Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКТАШЫМ

Эштән кайтып, киемемне алыштырырга да өлгермәдем, телефон шалтырады Кем булуы мөмкин моның? Трубканы алсам, якташым Хәлил абый хатыны Тәзкирә апа икән. Тавышы моңсу, күңелсез Исәнлек-саулык сорашканнан соң ул миңа — Кара әле, Ибраһим, Хәлил абыең авырып китте бит әле, — диде.— Иртәгә вакыт табып, без гә килеп чыга алмассыңмы икән? Сине бик күрәсе килә аның. Мин бер мизгелгә җавап бирә алмын тордым, чөнки моннан берничә көн элек кенә Хәлнл абый ны урамда очраткан идем, кәефе яхшы нде, сәламәтлегеннән бер дә зарланмады Ә бүген — авырый Бу хәбәр белән ничектер күңелем килешми Шулай да уз үземне җиңеп — һәй, Тәзкирә апа. шулаймыни әле, бик кызганыч, бик кызганыч' — дип, аны юатырга тырыштым — Борчылмагыз, терелер алла бирсә Нн беләк авырый? Кайчаннан бирле? — Дүртенче көн инде, — диде телефондагы тавыш — Врач чакырдыгызмы соң? — Чакырдык. Чакырмыйча буламыни' — Ни әйтә соң врач? — Ни дисен, йөрәк, ли, нервылар, ди Ятып торырга кушты, беркая да чыкма, диде. Дарулар язды Даруларын эчә болай — Тәзкирә апа, иртәгә кичкә кырын барсам, ничек булыр? Телефон чыбыгының аргы башыннан <Ярый. алай да ярый Хушыгыз!»— дигән сүзләр ишетелде, аннары кыска сигналлар гүләргә кереште Мин дә трубканы куйдым Хәлил абый Габбасов мина караганда олы, өлкән могтәбәр кеше Бөек Октябрь революциясенә чаклы туып, гасырның азагына таба бара Моннан бернке ел элек алтмыш бишне тутырды Озакламыйча җитмеш булачак Үзенең сүзенә караган.та. гомеренең түгәрәк даталарын беркайчан да бәйрәм итеп үткәрмәгән икән Моңа сәбәпләре булгандыр, күрәсең. Ә менә бусын, исән булса, киләчәк җитмеш ел лыгын, үзенчә зур итеп, матур итеп үткәрергә исәбе бар Еллар тыныч булса, фронтташ дусларымны, кордашларымны җыям, бәйрәм итәм. дип тора, узганнарны искә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга Кайда соң аның дуслары, кордашлары, фронтташ иптәшләре? Исән нәрме алар, исән булсалар, аның юбилеена килә алырлармы? Дуслапы да, кордашлары да күп булган аның. Тик аларның күбесе, төрлесе төрле җирдә, канлы көрәшләрдә ятып калганнар Халхин-Гол- да. фин кампаниясендә, соңыннан, бераз өлкәнәя төшкәч, балалар әтисе булгач. Бөек Ватан сугышы фронтларында, Мәскәү оборонасында, Сталинград бәрелешләрендә, Курск дугасы ялкыннарында, ниһаять, Берлинны штурмлаганда. Дәһшәтле, сынаулы көннәр аз кичмәгән алар башыннан! Соңыннан, туплар гөрселдәве басылгач, дөнья тынгач, яңа эшләр, яна бурычлар, хуҗалыкны аякка бастыру, авыл хуҗалыгын күтәрү, яңа шәһәрләр, яңа заводлар салу... Комсомол, партия сафларын та тәрбияләнеп, чыныгып үскән токым кешеләре алар. Коммунистлар партиясе ни кушса, шуны эшләгәннәр, кая барырга кушса, шунда барганнар, гомерләрен халыкка хезмәткә оагышлаганнар, Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге, шанлылыгы өчен, халык бәхете өчен көрәшкәннәр алар.. Билгеле, табигый үлем дә алып киткән аларның кайберләрең. Нишлисең, кешенең елгаларны кирегә борырга, тауларны бер урыннан икенче урынга күчерергә көче, осталыгы, кодрәте җитсә дә, табигать канунын үзгәртерлек, газраил балтасына каршы торырлык әмәле юк. Табигать кану- < ны котылгысыз, мәрхәмәтсез... Дуслары, кордашлары күпме калган соң аның? һай, замана, замана, аз гына калган икән ләбаса. Хәлил абый аларны кул бармаклары белән генә саный. Еллары бик авыр, дәһшәтле, давыллы, ялкынлы булды шул. Күпләрне, менә дигән егетләрне, балалар атасы, ил агасы буласы кешеләрне бик вакытсыз алып китте. Илне, азатлыкны, бәхетне, шатлыкны саклап калу өчен корбан булдылар алар. Шунсыз мөмкин булмады. Гасырлар онытмаслык эш башкардылар алар. Авыру янына буш кул белән баруны килештермим, ничектер уңайсыз, халкыбызның матур гадәтен бозу шикелле булып тоела. Шуңа күрә иртәгесен иртүк торып, бакчама киттем. Виктория әле кызарып, пешеп кенә килә. Балаларым шуларның иң пешкәннәрен, иң кызылларын күп итеп җыеп бирделәр, суыткычта лимоннары да бар икән, аның да икесен алып тыктылар. Карчыгым, бер литрлы пыяла банкага тутырып, варенье да тоттырды: «Тәзкирә апага миннән күчтәнәч булыр». . — диде. Әй, карчыгым, карчыгым, онытмыйсың ла син әшнәләреңне! Мин барып кергә ♦ рырга. Ә тротуардан кешеләр өзлексез узып тора. Нигә берсе туктасын у да, нигә берсе ярдәмгә килсен... Табак бит белән сөйләшә башлагач = ук, дөресе, кычкырыша башлагач ук, йөрәгем сызларга кер.шкән иде. < ә инде аның, мине хурлап, әшәке сүзләр белән сүгенүен ишеткәч, күк- х рәгем таш кебек катты, сүз әйтә алмаслык, урынымнан кузгала алмаслык хәлгә җиттем. Кесәмнән валидол алып капмыйча булдыра алма ♦ дым. Моны күргәч, әлеге кеше, олаучы, тәмам котырды, мине эттән ® алып эткә салды мин холера да, эт үләксәсе дә, күптән кабердә череп J ятасы бәндә дә икәнмен. Әтн-әннләрне дә калдырмады Моңача мине « берәүнең дә болай сүккәне юк иде Бу минутта син аның авызын = күрсәң иде, якташ,—диде ул. миңа карап,—валлаһи, җәеннең дә ч ул чаклы булмас. < Хәлил абын бу күңелсез вакыйганы тыныч кына сөйли алмый, кнрә- « * геннән артык дулкынлана иде Кай мизгелләрдә ул аерым сүзләрне < кычкырыпкычкырып әйтеп куя. кулларын бер секунд тыныч тотмый, сүз җаена, аның мәгънәсенә, әйтелешенә карап хәрәкәтләндерә, селкн Битенә дә ниндидер кызгылт тимгелләр бәреп чыкты, күзләре уттай яна башлады Бу хәлне сизгән Тәзкирә апа аны берничә мәртәбә сүзеннән туктатырга талпынып караса да. файдасы булмады Ахырда мин. аны бераз тынычландырырга теләп, сүз катарга мәҗбүр булдым — Карагыз әле, Хәлил абый, күңелегезгә ул хәтле авыр алмагыз аны,— дидем —Узган эш бит. онытыгыз, тынычланыгыз Сезгә борчы лырга ярамый. Аннары бик очраклы хәл бит бу Бөтен кеше андый т\ гел бит. Әллә нигә берсе генә Сүземне Тәзкирә апа да яклады — Төкерсәнә шуңа, сиңа әйтәм! Нигә ул хәтле исең китте ана' Чәең суына, эч. Табындагы әйберләрне дә бераз капкала ичмаса Күрә сең. кунак ашамыйча утыра. Син ашагач, ул да ашар. Якташым, сөйләвеннән туктап, икебезгә дә гаҗәпләнеп карады — Юк,— диде ул, башын чайкап, — юк. төкермим, төкерә алмыйм мин аңа. Икмәк ул' Икмәккә мөнәсәбәт! Халык байлыгына мөнәсәбәт1 Менә монда утыра ул,—диде, кулы белән йөрәгенә төртеп күрсәтеп,— монда! Хурлавына ла ачуым килә, билгеле, анысын яшермим Әмма җәен авызның гына түгел, теге егетнең дә икмәккә булган мөнәсәбәтен оныта алмыйм Әгәр без барыбыз да шундый эшләргә төкереп карасак, аны тиз генә онытсак, ярар идеме соң? Ә? Яңадан кызып, дулкынланып сөйлн башламасын дип, аны тагын сүзеннән бүлдерергә кирәк таптым — Бәхәс шуның белән беттеме? — Юк, бетмәде. Бәхеткә каршы, каяндыр өч хатын кнлеп чыкты Яныбызга килеп туктаулары булды, шундук тегене элеп алдылар Аты на күмәч ашатканы өчен дә, җирдә сибелеп яткан күмәч кисәкләре өчен дә. мине, карт кешене сүгүе, хурлавы өчен дә. кыскасы, барысы өчен дә орышыр! а керештеләр Әтәчләрмени Табак битнең өстенә генә менеп кунмыйлар Мнңа гына гайрәтләнгән икән хулиган җан Хатын нар алдында кикриге бик тиз шиңде, җебегән тавык сыман булды да калды. Чөнки хатыннар аңа «Милиция'» дип кычкыралар. «Судка бн рергә кирәк?» диләр «Аты нис белән хәзер үк илтеп бирик'» диләр һай, хатыннар, хатыннар' дип көлеп җибәрде Хәлил абый Мондый хәлләрдә алардан ла яхшы ярдәмче юк' Чынлап әйтәм Рәхмәт аларга* Югыйсә, табак бит мине аяктан егачак иде Хәлем шул чиккә җиткән Т Хаҗиәхмәтов рәсеме иде. Ибраһим туганкаем. Шуны да әйтим әле, хатыннарның сүзеннән мин менә нәрсәне аңладым ул кеше шәһәр тирәсендәге бер совхозның каравылчысы икән Атына дип бирелгән солыны колхоз базарына алып барып, кыйбат бәягә сата икән, атына магазин илне ашата икән Менә хикмәт нәрсәдә! Ж.ирбитне син аны' Шунда да казнаны талын Каян чыга шундый кешеләр?—дип, ул бик гаҗәпләнеп, башын чайкап тор- ♦ ды. Аннары сүзен тыныч кына тәмамлады з- — Йөрәгемне каптырып алды бит каһәр суккан авыруым Валидол | ның да файдасы булмады. Тик нитроглицерин капкач кына җиңеләй- < гән сыман булды. Тавышның басылганын көтмәдем, әкрен генә кайтып ; киттем Үзүземне орышып кайтам җүләр, дим. ахмак, дим, бәйләнеп тормаска, милициягә хәбәр итәргә кирәк иде, дим * Аның бу сүзләрен ишеткәч, карчңгы — Мин дә сиңа шуны әйтәм ич,— дип, сүз кыстырып куйды.— Нигә s кирәкмәгәнгә тыгылып йөрергә Яшь кешемени! Яшь кеше булсаң иде < Карты аның иңенә кулы белән орынды гына, бер сүз әйтмәде Бу 3 аның; «Тукта әле, карчыгым, сүземне бүлдермә әле».— дип әйтүе иде. Тәзкирә апа шундук тынды. * Хәлил абый сүзен дәвам иттерде ө — Чүп өстенә чүмәлә, дигән сүзне ишеткәнең бармы синең?— диде * ул мина — Ишеткән булсаң, ярый Күңелсезлек өстенә күңелсезлек дигән сүз ул. Шул көнне тагын бер җан әрнеткеч нәрсәгә туры килдем. Табак бит белән бәхәсләшкәннән соң сыкрый-сыкрый кайтып кил’эм, чак атлыйм Бераз хәл алыйм дип. урам бакчасына кереп утырдым Асфальт мәйданда малайлар футбол уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар Ни күзем белән күрим, каткан булканы туп итеп тнпкәләп йөртәләр' Үзләре шаулашалар, көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар Күрсәң иде. Ибраһим, бөтен булка Күңел хакы өчен тешләп тә. кабып та карамаганнар Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Моннан соң берәү белән дә бәхәсләшмим дип, тәүбә итүемә карамастан бардым Нишлим, җаным түзмәде Тәзкирә апа бу вакыйганың ничек башланып, ничек тәмамлануын инәсеннән җебенә хәтле белсә дә, пырхылдап көлеп җибәрде — Әй. картым, картым!—диде ул, аның аркасыннан сөеп— Шуи- . дый әкәмәтләр гел смна туры килеп тора' Берәрсенә эзләп тә. туры килмәс Хәлил абый, аның шаяртуына игътибар итмичә, сәйләнен дәвам итте; — Шунда.. уймаучы бер малайдан сорыйм. Зур түгел, кечкенә малай. Тугыз ун ишендә генә булыр Кычкырмыйм, җикеренмим, аллам сакласын! «Нигә булка белән уйныйсыз?» дим. «Тубыбызны алып чыкмаган идек», ди. «Каян алдыгыз сон аны?» дим «Чүплектән», ди кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтә «Улым, син яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле ипине шулай тнпкәләп уйнарга ярыймы соң?»— дип сорыйм тегеннән Малай җавап бирми, башын иеп. тик басып тора Борынын тарткалап ала Кем малае икәнен дә. кайсы йортта торучы икәнем дә әйтергә теләми Ахырда мин апа «Кара әле. улым, тыңла әле. менә нәрсә,—дим — Ипине алай мыскыл итеп, тип кәләп уйнарга ярамый,— дим — Ипи бик кадерле, бик кыйммәтле әйбер Аның һәр бөртеген эшләп табалар Тир агызып эшлиләр Беләсеңме, дөньяда аннан да кадерле нәрсә юк Бер кеше дә иписез яши алмый». дим Малай бер сүз лә әйтмәде, сүземне тыңлап торды да. мин рөхсәт иткәч, иптәшләре янына йөгерде Малайлар шундук уйнауларыннан туктадылар, нидер сөйләштеләр, миңа таба да караштыргалап алдылар, аннары төрлесе төрле якка йөгерделәр .Менә бөтен авыруым шуннан башланды. Ибраһим туганкай,— диде Хәлил ага. сүзен тәмам лап.— Бөтенесе шуннан башланды. Чәебез суынган иде инде. Чәйнек тә суынган булса кирәк. Тәзкирә апа аны, кайнарлатып керим дип, кухняга алып чыгып китте Без, сөйләшүдән туктап, бер мәлгә тынып калдык. Тышта индг зәңгәрсуланып караңгы төшеп килә, залга утлар алынган. Якташым, сул кулы белән иягенә таянып, уйланып утыра. Уеның җаена булса кирәк, алдында, өстәл өстендә сибелеп яткан күмәч валчыкларын бармаклары белән бер урынга әкрен генә җыеп китерә дә аннары алафны сакланып кына таратып җибәрә. Валчыклар сибеләләр. Ул аларны яңадай бергә җыя, яңадан тарата, ә үзе нидер уйлый, кашлары җыерылган, күзләре өстәлгә текәлгән Мин исә әле генә сөйләнгән вакыйга тәэсиреннән арына алмыйм. «Каян килә бу чир» Чыганагы кайда аның? Нинди мохитта, нлнди социаль җирлектә? Байлык, муллык сәбәпме аңа, әллә мин белми торган, уема килми торган башка сәбәпләр бармы?» Мин шулай уйланып утырам Каяндыр, югарыданмы, әллә күрше квартираларның берсеннәнме, өзек-өзек кенә булып елап, сыкрап, скрипка моңы ишетелгәләп китә,— бер ишетелә, бер тына Нинди көй, нинди моң? Төшенә алмыйм... Хәлил абый да бу моңга игътибар итте булса кирәк, алдындагы валчыкларны җыеп, бер читкә этеп куйды да, башын күтәрә төшеп, бераз тыңлап торды. Аннары, урыныннан торып, ябык тәрәзәләрнең берсен барып ачты. Скрипка тавышы шундук залга тоташ моң булып, җыр булып сызылып керә башлады. Борынгы көйләрнең берсе икән. Ләкин нинди көй,— һич тә хәтеремә китерә алмыйм Әмма моңлы көй, милли көй, хәсрәтле көй. — Кем уйный моны? — Мәстүрә Җаббарова Безнең йортта тора ул. Бу атаклы артистка концертларын мин һәрьюлы яратып, бирелеп тыңлый идем. Ул үзенең таланты, осталыгы, уенының нечкәлеге, сихри моңы, нәфислеге белән тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәтә белә иде. Бу юлы да ул күңелемне бик тиз биләп алды, скрипка моңнары белән бергә мине табигать кочагына, чәчәкле болыннарга, яшел урманнарга, тылсымлы елга буйларына алып китте. Гүя арып-талыл, кызарып кояш батып бара. Аның соңгы нурлары белән бизәлгән, алсуланган дулкыннар, бер-берләреннән калышырга теләмичә, каядыр ашыгалар, йөгерәләр; яр буендагы буш көймәләр, моңсуланып, хәсрәтләнеп, бер-берләренә бәрелә-бәрелә, чайкала-чайкала, аларны озатып калалар, яр өстендәге таллар да җил беләнме, әллә болай гынамы, сагышларына түзә алмыйча, сыгылалар, талпыналар. Кайдадыр, калфак чугын чәйнәп, кайгысыннан нечкәбил елый, кемнедер чакыра, өметләнә, ашкына Ачык тәрәзәдән кичке җил белән бергә борынгы тылсымлы көй агылып, сызылып керүен дәвам итә... Көй кинәт өзелде, тынды, уйнаучы скрипкасын куйды булса кирәк, без дә фани дөньяга кайттык. — Гаҗәп бит ул халык моңы, Ибраһим туганкай,— диде якташым, сүзен башлап,— гаҗәп! Ул мина шундый тәэсир итә: яхшы музыка тыңлаганнан яисә берәр концертта булганнан сон мин яшәреп, тынычланып, сафланып китәм, күңелем яхшы уйлар белән тула, кешеләргә, җәмгыятькә кирәкле, файдалы кеше буласым килә. Җаным ашкына, каядыр омтыла. Яхшы музыка һәркемгә шулай тәэсир итәме икән әллә ул? — Белмим. Әйтә алмыйм. — Шулай да кайчак ул күңелемдәге әрнүле уйларны баса алмый. Начарлыкларны, бозыклыкларны күргәч, җаным әрни минем Бик әрни, Ибраһим. Шөкер, җәмгыятебез таза, сәламәт Халкыбыз тырыш, батыр, гадел, тугры халык. Ленин байрагы астына тупланган халык. Бөек идеаллар белән яши торган халык. Мин моңа шатланып бетерә алмыйм. Шул халыкның бер вәкиле булуым белән горурланам. Ләкин, кызганычка каршы, шундый беек халык арасында җанны әрнеткеч аерым шәхесләр, тискәре җаннар бар спекулянтлар, кеше исәбенә яшәргә теләүчеләр, әрәмтамаклар, казна талаучылар, эш яратмаучылар, исерекбашлар, башка шунын кебек җан көекләре Менә шуна бнк әрним мин, Ибраһим туганкаем Каян, кайсы сазлыктан өстерәлеп килеп чыгалар алар? Нигә аларга безнең коммунистик тәрбиябез, яхшы сүзе- ♦ без тәэсир итми? Нигә бозык алар? Нигә җәмгыятькә бернәрсә бир- I мичә, аннан иң зур, иң тәмле калҗаларны гына каерып алырга мата- | шалар? Хикмәт нәрсәдә? Әллә алар туганда ук шундый рухи гарип < булып туганнармы, әллә инде тәрбияләү ысулында берәр кимчелек * бармы? Булса, нинди кимчелек' Нәрсә җитми’ — Белмим, Хәлил абый,—дидем мин - Белмим Бу мәсьәлә мине дә бик борчый. Бераздан көтмәгәндә ул миннән * — Урак урганың бармы синең’— дип сорады Нигә сорый икән дип гаҗәпләнеп башымны чайкадым — Юк, урырга туры килмәде. Без үскәндә колхоз иде инде Маши- < на белән уралар иде — Ә минем урганым бар,—дип, ул мнңа сул кулын сузды —Чәнчә < бармагымны күрәмсең? Андагы яра эзләрен’ Ә? Урак урганда киселгән эз алар. Ж.иде яшемдә урак ура башладым мин Бер таңнан икенче таңгача уракта була идек Беренче елларны әллә нн урдым днп мактана алмыйм Шулай да әти белән әнн үзләреннән калдырмыйлар иде Эшкә күнегә торсын дип йөртүләре булган инде аларнын Хәлил абый ике кулы белән чәчен сыйпап алды Бу аның күнегелгән гадәте Сүз арасында ул шулай, фикерен тупларга кирәк булганда, ике кулы белән чәчен сыйпап ала Бу юлы да шулай итте — Безнең әтнәниләр бик дөрес эшләгәннәр,— дип дәвам иттерде ул сүзен,— Безне хезмәткә, ипинең кадерен белергә бик яшьли өйрәттеләр Моның өчен рәхмәт аларга1 Бик зур рәхмәт' Бүген дә бу хисне, ипигә булган яхшы мөнәсәбәтне, аның кадерен белүне балаларга ана сөте белән кертәсе иде. Ипигә булган мөнәсәбәтне генә түгел, бөтен социалистик милеккә булган яхшы мөнәсәбәтне дә ана сөте белән кертәсе иде,—дип кабатлады ул,—Ничек кертергә моны’ Нинди юл белән? Тәрбия белән, билгеле Хезмәт белән. Ләкин ничек? Күрәсең, балаларыбызга бирелә торган тәрбиядә ниндидер бер кимчелек бар Нинди кимчелек? Әйтә алмыйм, чөнки белмим Кара әле. якташ, хәзер матбугатта, телдә «исраф», «гөнаһ» дигән сүзләр бармы? Дини мәгънәсендәге сүзләр турында әйтмим Аларны алмаштырырлык сүзләр турында әйтәм Бармы шундый сүзләр? — Юк — Юк шул менә!—дип, ул тавышын күтәрә төшеп әйтеп куйды — Юк! Ә булсын иде. Бнк кнрәк андый сүзләр Диннәр, хорафатлар белән бертөрле дә бәйләнеше булмасын аларнын Анлыйсыңмы’ Бертөрле дә! Әмма көче, мәгънәсе белән алар аннан көчлерәк, тәэсирлерәк булсыннар Безнең социалистик аңыбЫз белән, коммунистик идеалларыбыз белән бәйләнешле булсыннар иде алар Төшенәсеңме’ Коммунистик идеалыбыз белән' Менә шундый сүзләр кирәк Гаепле эш эшләүче теләсә кемгә шундый сүзне әйтсәң, йөрәге сискәнеп, дерелдәп китәрлек, вөҗданы уянырлык булсын Кызганычка каршы, юк бит андый сүзләр Юк. Хәлил абый сөйләргә ярата Кайчак ул рухланып, янып, хәтта канатланып сөйли Бераз авырып торганнан соң аның янына хәл белешергә килгән иптәшләре белән ул өстәл янында, чәй эчә эчә. сөйләшеп утырырга ярага Күрәсең, авырып ятканда ул үзенең тормыш юлын тагым бер тапкыр башынан кичерә, андагы яхшы эшләре өчен шатлана. ә ялгышлыклары, хаталары өчен чын күңеленнән көенә, уфтана булса кирәк. Шуның белән бергә ул киләчәк турында да хыяллана торгандыр дип уйлыймАвырып терелгәннән соң хәлен белешергә барган саен ул миңа үзенең нинди дә булса берәр яңа фикере, хыялы турында сөйли. Фикерләре, хыяллары бик реалистик була аның, бер вакытта да тормыштан аерылып, һавада гизеп, буталып йөрмиләр. Хәзер ул пенсиядә, лаеклы ялда. Шулай да ул үзен эшләүчеләр сафында итеп саный, җәмгыятьтән аерылмый, күңелендә туган тәкъдимнәре белән партиянең район комитетына, я шәһәр комитетына бара, алар белән киңәшә, әгәр алар аның тәкъдимнәрен кирәкле дип тапсалар, яшьләрчә канатланып, рухланып кайта Район комитеты аны әле- дән-әле җәмәгать эшенә чакыра, берәр заводка, предприятиегә пропагандист итеп билгели. Райком биргән йөкләмәләрне ул яратып, чын күңелдән бирелеп үти, үзен стройда дип саный, шуннан җан азыгы таба. Менә шундый карт ул. Бүген мин ул ипине әрәм-шәрәм итү турында бик ачынып, янып- көеп сөйләгәндә дә, аннары, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә күчеп, шул турыда фикер йөрткәндә дә «Шөкер, сәламәтлеге яхшыра икән»,— дип куанып утырдым. Тәзкирә апа, чәйнекне алып кереп, икебезгә дә кайнар чәй ясап куйды, табындагы тәмле азыкларны ашарга тәкъдим итте. Хәлил абый, чәен кашыгы белән бераз болгаткалап торганнан соң, кабат сөйли башлады: —Мин үзем егерме беренче елгы ачлык газабын татыган кеше. Бик зур ачлык булды ул. Халык чебен урынына кырылды. Бер үләт тә, ваба да ул чаклы кырмагандыр халыкны. Бер кабарлык алабута ипие, яфрак, каеры ипие иң кадерле азык булды. Менә нинди булды ул егерме беренче елгы ачлык, Ибраһим туганкаем. Берәүгә дә, хәтта дошманыма да күрергә язмасын аны! Дошманыма да! Әле бүгенгедәй хәтердә, күз алдында... Аның әкренәйгәннән әкренәя барган моңсу, әрнүле тавышы кинәт өзелеп киткән сыман булды, ул сүзен әйтеп бетермичә, башын ике кулы белән тотып, тынып калды. Тәзкирә апа аның янында утыра иде. Бу хәлне күргәч, кулы белән аңа орынып, аны юатырга теләгәндәй: —Ташласана, картым, сөйләмә шуларны, исеңә төшермә,— диде. Аның тиз генә тынычланмаячагын төшенеп булса кирәк, миңа Хәлил абый биографиясендәге кайбер фаҗигале хәлләрне сөйләп бирде Үзе сөйли, ә үзе, моның өчен үпкәләмәсме икән дип, әледән-әле иренә ка- раштыргалап ала. — һәр юлы шулай ул... Ачлык елы турында сөйли башласа күңеле тула, сөйли алмый. Беләсеңме икән син, юкмы: егерме беренче елны ачлыктан әнисе белән ике сеңлесе үлгән. Менә шуңа күрә ул көннәрне искә төшерү бик авыр аңа. Әгәр шул вакыт Совет власте ярдәм итмәгән, ятим балаларны җыеп алмаган булса, Хәлилем дә ачтан үлгән булыр иде... Хәлил абый белән күптән таныш булсам да, моны ишеткәнем юк иде әле. Менә нинди дәһшәтле, фаҗигале хәлләрне башыннан кичергән икән ул. Якташым, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, миңа күрсәтмәскә тырышып, күзләрен сөртеп алды да: — Син, Ибраһим туганкай, көлмә, гаеп итмә мине,— диде — Нервларым бик какшаган. Картлык... картлык.. Тавышы һаман моңсу иде әле. —Нинди көлү ул!—дидем мин чын күңелдән.— Ни сөйлисең син, Хәлил абый! ...Мин, саубуллашып, урамга чыкканда инде тәмам каракгы төшкән, машиналар хәрәкәте басылган, тротуарлардан узып китеп йөрүчеләр дә сирәкләнгән иде Мин, өемә кайтып китәргә ашыкмыйча, капка төбендә бераз уйланып басып тордым да. ниндидер бер көчкә буйсынып, якташым утырткан каеннарга таба юнәлдем Тагын бер күрәсем килә иде аларны йортны урап, Хәлил абый тәрәзәләре караган якка барып чыктым Каеннар карангыда, тәрәзәләрдән төшкән яктылыкта ап-ак шәмнәрдәй булып тезелешеп, басып торалар Үскәннәр, матурланганар. Кайчандыр бу урын бушлык иде,— кирпеч ватыклары, төзелеш калдыклары, төрле чүп-чарлар өелеп ята иде Ә хәзер монда, зифа буйлы кызлардай, каеннар үсә. Яшь каеннар! Егерме беренче гасырга барачак каеннар! Аларны утыртучы, карап, тәрбияләп, су сибеп үстерүче якташым, кордашым Хәлил абый киләчәк гасырга барып житә алырмы икән? Ай-Һай, барыл житә алмас, картайган, еш авырый, ә каеннары барып житәрләр Кем белә, бәлки алар Хәлил абыйнын, гади тыйнак кешенец, тынгысыз жаинын исемен дә үзләре белән киләчәк буыннарга алып китәрләр Кашки, шулай булса иде