МАКСАТЛАР УРТАК
Язучы кулына сүз дигән куәтле корал бирелгән. Шул коралга ия булу язучыны кешеләр алдында гаять җаваплы итә. Әйе, ул әйткан сүзләре өчен генә түгел, әйтә алып та. төрле сәбәпләр аркасында әйтми калган, әйтеп җиткермәгән сүзләре өчен дә бурычлы. Ике съезд арасындагы биш ел Диас Вә- лиев өчен аеруча нәтиҗәле булды. Әдәбиятта үз-үзен раслау җиңел бирелмәде аңа. Әмма тапканы — төпле ышанычлы. Эзләнү, кызыксыну офыклары, кузгаткан проблемалар диапазоны киң. һәм шулар нәтиҗәсе — драма әсәрләреннән торган ике җыентык. Аларның бер өлеше илебезнең күп театрларында куелды. Тәнкыйть тә, тамашачы да Д. Вәлиев драмаларын җылы каршылады, һәм мин моны бик хаклы дияр идем: сәхнә дөньясының үзгәлеге, конфликт киеренкелеге, көчле кичерешләр. куелган проблемаларның актуальлеге— болар бөтенесе безне яшәү мәгънәсе, тормыштагы урыныбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Менә хәзер безнең алда — прозаик Вәлиев. Аның «Мәңгелек түгәрәк» дип исемләнгән повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы — кешеләрне психологик яктан анализларга омтылыш ясау. Очрашу-кавышулар, әйтеп бетерми сөйләшүләр, яшерен хисләрнең ымсындыргыч дөньясы—суз аһәңенә ләззәтләнеп укыганда мавыктыра бу. Әмма, китапны ябып, бераз тын торганнан соң, хыялый дөньядан, төштән арынгандай сискәнеп куясың, әнә генә бит ул тормыш — шау-шу, төрле авазлар, хәрәкәт тулы дөньяга тәрәзәңне генә ачып җибәр... Диас Вәлиевнең байтак драмаларыңда уңышлы сәхнә алымы дип табылган, еим- вол-персонажларга, хисләрнең гадәттән тыш киеренкелегенә, күпертелгән тойгыларга урын калдыручы шартлылык—ти- рәнтен уйлаучы, максатчан, тормыш күренешләрен үзенчәлекле һәм шул ук вакытта табигый анализларга сәләтле прозаик Диас Вәлиев әйтә алган һәм әйтергә тиеш булган зур чын сүзне күләгәли. Соңгы вакытта мин анык бер максат куймыйча һәм статистик мәгълүматлар тупламыйча гына, яшьләрнең нәрсә укуын күзәтәм. Минем күзәтүемчә, китап укучылар өч категориягә бүленә: берәүләр та- рихй һәм документаль жанрны, ягъни мәгълүмат бирүче әсәрләрне өстен күрә; бүтәннәрне маҗаралы һәм детектив әдәбият мавыктыра. Психологик анализ һәм тормышны аңлап төшенү өстенлек иткән әсәрләрне яратучылар аз. Калганнары исә мондый төр әдәбиятка сагаеп карыйлар. Нигә? Җаваплар менә болайрак: «Чыи-чыннан акыллы әсәрләр аз, хисләр белән уйнау, сөюгыйшык вариантлары, чынга ашмаган бәхет кыйссалары туйдырды инде. Классикларны кабат алып укуың мең артык». Ә яшьләр тагын да өзебрәк әйтә: «Китаплардан яшәргә өйрәнәсе һәм аз гына булса да геройга охшарга тырышасыбыз килә». Үзебезнең балачакны һәм сугыштан соңгы яшьлегебезне хәтерләтмиме бу сүзләр? Ул чагында «Чын кеше» повесте малайларны очучылар училищесына китерде, Павка Корчагин да әле безнең арада яши кебек иде. ә яшь гвардиячеләрне чордашларыбыз, яшьтәшләребез кебек якын күрдек. Батырлыклар, чын кешеләр турында йотлыгып укыганда скрипка кылыдай сизгер күңелләребездә нәрсәдер зыңлап куя иде. без батырлык эшләү турында хыяллана һәм шуңа әзер икәнлегебезне тоеп яши идек. Аннары әдәбиятка яңа агым килеп керде. Бу китапларның күбесендә сүлпән, гадәти, төссез әдәби геройлар яши иде, алардан бернинди pyxилһам бирерлек көч бөркел тормый, шуңа күрә үзләрен әдәби герой дил тә түгел, персонаж дип кенә атыйсы килә иде. Бу этап та кирәк булгандыр: язучылар, гүя, реаль тормышка текәлебрәк карарга, персонажларны күрәләтә уңай һәм хәттин ашкан тискәре персонажларга бүлүдән арынырга өйрәнәләр кебек иде. Тәнкыйть, әдәби сүзнең кырыслыгын һәм нәфислеген, фактларның психологик чынбарлыкка туры килүен таләп итеп, әдәбиятта икейөзлелеккә каршы көрәште. Ләкин сәер бер күренеш күзәтелә: гаделсезлек һәм явызлык тамырына көнкүЯ рми ситуацияләре аша төшеп, укучы кү- ^мндә караңгыдан яктыга чыгу теләге улып. ягъни тискәре аша уңайга кипел, (е> баштарак үзебез теләгән нәтиҗәгә ирешәбез — кешедә намуслы, әмма кемсез, физик һәм мораль яктан таянычсыз. накъ шулай ук авторның яшерен ' докыма алып кит», сүз шагыйрьнең кү- тирбеиешләренә, хисләрен» карусыз буйшиа. Җыентыгына сүз башы урынына яэган уйлануларында Кутуй болай ди: «Минем (има һаман бер китапны язам, зурайтам кабак тоела. Ул, мегаен, тиз генә төгел- мимастер әле. һәрхәлдә, әгәр мин бер озын еллар китабын язып бетерә алсам, гомерем бушка узмады дип санармын». Бер озын еллар китабы... Ә соң бу, адашкан юлаучы кебек, үз эзеңә кабат басканыңны абайламыйча йомык сызык буй- лел йерүгв китермәсме? Ләкин талантлы «ешедәи күбрәкне көтәсең! Ростом Кутуй- ның: «..җҗвг — хатирәләр ул» дигән сүз- мре белой килешергә ярыймы икән? f Иҗат ул —иң элек, алдан күрүчэнлек, ки-» лачаине сиземләү дияр идем «Иҗат итү» фигыле үзе үк бит яңаны тезүне, тудыруны аңлата, хәтта үткәнгә, хатирәләргә да киләчәк хакына, аларны ныграк аңлау эчен әйләнеп кайталар Кутуйиың М. Зарипов китабына. И. Кәлимуллинның шигырьләр җыентыгына. Л. Топчийның сайланма шигырьләр җыентыгына язган суз башларын укыгач, аның үзен д» яңв баштан ачкандай буласың — иҗат портретлары шундый тогол, калку •ратып Һәм шул ук вакытта таләпмен язылган; үзе яхшы белгән һәм якын күргән кешеләргә ничек сак һәм сизгер ул Бәлки бу — яңа Кутуйиың тууы, аның бала- . чак дөньясыннан аерылуыдыр? Илгиз Колимуллинның «Таңнар минам *ша үтә» һәм «Туар конгә ышанам» ши- гырь җыентыклары — ихтыяр ныклыгы бо- «вн үз язмышын иҗат иткән, Р. Кутуй сүзләре белән әйткәндә, «үзенең кешелек Деиьясына кирәклеген тоя алган» кешенең күңел көндәлеге. Николай Беляевның яңа шигырьләр җы янтыклары —«Хәтер» һәм «Казан дофте ре»— үзенчәлекле әхлакый эзләнүләр белән аерылып тора. Чын хисләр һореамыт аңлаешлы; оригиналь булырга тырышмау матурлыкны үзмаксат итмәү исе — чын ос талык билгесе. Шагыйрьләр Вячеслав Бәшироа —«Вакыт һәм кон уртасы». Николай Аләшкое «Мине бәхетле дип хәтерлә». Владимир Лаарншко —«Элемтә узелы» исемле беренче китапларын укучылар игътибарына тә«ъдим иттеләр Туасы ел д. »шьлер эчен «уңдырышлы» булыр ахры. Сергей Малышевның «Хәтердәге яфраклар» җыентыгы— беренче өмет карлыгачы Рус әдәбияты һәм тәрҗемә секциясе исеменнән, Татарстан китап нәшриятына яшь талантларга игътибарлы булган очеи рәхмәт әйтәсе һәм башлап язучы шагыйрьләргә прозаикларга киләчәктә дә нәшрият планнарында, алар инде тәмам олгереп җиткәч кенә түгел, ә иҗат йөзләре формалашкан чакта ук урын бирелер дигән өмет белдерәсе килә. Ләкин ашыгу да хәтәр. Шунысы куанычлы: Вячеслав Бә- ширсеның иңде хәзер ук үзенчәлекле уз стиле сизелеп тора, ул образның чынлыгын, төгәллеген ярата. Николай Аләшкоа эзләнә әле Шәһәр, зур төзелешләр колачы, динамикасы, проблемалар күплеге бик кызыктырса да, аоыл малае, җир улы Алешковка баш-аягы белен анда чуму кыенрак. КамАЗга соклану һәм авылда узган балачакның кадерле мизгаллврә — Алешковның күңеле ике арада барг. үрне. Шушы хисләр тартышы— аның шигъри үзенчәлеге Әмма шагыйрь аоыл урамнарының патриархаль тынлыгы бетәр бер көннән арырак үрелеп «әрәмәсе, евыл пейзажы һем аграр комплекслар бергә үрелгән яңа авылны кабул итмөсә бу юл аны тупикка алып керәчәк Производство темасына язарга кыюлым иткән бердәнбер кеше — Владимир Лае ришкс Хезмәт мәхәббәт, фаҗигале һәм көлкеле хәлләр, производство проблемалары гаять зур тезелеш ноктасыннан марал тасвирлана «Элемтә узелы» поэмасында ниндидер конкрет шигырь алгышлары да табылыр, әмма. г ом умей елгамда, зур тезелешнең зшлокле һәм миеронке пульсы сизелеп тору, азмышы автогигант язмышы белен үрелгән рәссамның мәгълүм бер позициясе. моллоктзюта «еше һем күмәк «езмәт булу — әеториың казанышы Геннадий Трошинның балаларга адресланган «Көмеш балык» исемле хикәяләр җыентыгы укучыны гаҗәеп су асты дөньясына алып китә. Кызганычка каршы, мондый китаплар сирәк языла. Ә бит алар балаларда табигать белән кызыксыну уята, аларның аңында актив шәхес сыйфатлары тәрбияли. «Басуларым, кырларым»— Алексей Королевның бу хикәяләр җыентыгы авыл тормышына, җир-анага, изге икмәккә багышланган Сөйләм гадилеге аша җир моңы ишетелә, вакыйгалар талгын гына ага, әмма фикернең риясызлыгында — халыкчан зирәклек, тормыш тәҗрибәсе. «Алар Казанда булганнар» очерклар җыентыгында Мария Елизарова Максим Горький тормышын өйрәнүне дәвам иттерә. Архив материалларын бик әйбәт белүдән гыйбарәт булган ныклы фундаментны тоеп тору күңелле. Әмма авторның теленә сурәтлелек һәм сүз белән иркен эш итү җитмәгәнлеге сизелә. Өч яшь автор — Әхәт Мушинский, Майя Вәлиева Валерий Ногмановларның «Кайту», «Чиктә», «Өермә» повестьларын уз эченә алган «Юл башы» исемле җыентык аерым игътибарга лаек. Бу авторлар бер- берсеннән тема сайлауда да, образларны ачу, проблема кую, чишелеш табу җәһәтеннән дә бик үзгәләр. Характерларны һәм вакыйгаларны психологик яктан анализларга омтылу, башлап язучы әдип өчен кыю адым — җәмгыять мәнфәгатьләре бс лән шәхси интересларны әхлакый планд бәрелештерү, эгоизмга, рухи мещанлыкк бердәм һөҗүм итү дә берләштерә алар ны. Быел Әхәт Мушинскийның тагын ик< повесте басылып чыгарга тиеш. Әйе, язучы үзенең әдәби-психологии һәм тарихифилософик тикшеренү өлкәсен үзе сайлый, яткын җирләрне үз көче үзенә генә хас ысуллар белән күтәрә, үзенең хыял орлыкларын, фикер энҗеләрен чәчеп, урак вакытында я танылу, я тәнкыйть җыйнап ала. Әмма һәркемгә кагыла торган бер мөһим шарх бар. Бу — үз-үзеңә бикләнеп калмау, тормышны, проблемаларны тоя белү, реаль кешеләргә якын тору — әнә шулар гына тормыш һәм вакыт дәрьясында алга таба юл күрсәтә. Юнәлеш билгеләү, каләмеңне яңа темага төбәү өчен шуны онытмаска кирәк: иң биек күтәрелеш тә, хәтта космик очыш та җирдән башланып, җирдә төгәлләнә. Җир безгә куәт бирә, һәм ни генә булса да җирдән аерылырга ярамый. Мәкалә ахырында А. И.' Герцен сүзләренә мөрәҗәгать итәсе килә: «Китап баштан кичергәннәрдән генә тормый — ул документ. Шушы документ белән без бүгенге көнгә, газаплар бәрабәренә табылган, кайвакыт кан һәм тир белән сугарылган барлык хакыйкать һәм тырышлык суммасына хуҗа булабыз; китап—киләчәк программасы». Наил Курамшин һәм Фәрит Гобәев фотолары