КҮКРӘГЕҢДӘ ШИГЫРЬ УТЫ САУМЫ
Астрономнар Галлей исемле комета ачканнар. Җирдә аны соңгы мәртәб> 1910 елны күзәткәннәр. Ул безгә яңадан 1986 елны күренәчәк. Халыклар ның даһи шагыйрьләре дә. шул комета шикелле, бик сирәк кенә туа' Нәкъ Тукай шикелле. Ул бездән ерагайган саен, йөз еллык юбилее якынлашкан саен, якыная зурая бара. Галлей кометасын символлаштырып, без әдәби галәмебездә сигез гасыр элек калыккан һәм безнең күңелләрдән китми торган Кол Гали кометасы дип тә күз алдына китерә алабыз. Тукай йолдызлыгы да шуннан, борынгы Галиләрдән. «Галлей кометасын күрәм әле мин»,— дип кабатларга ярата иде Хәсән Туфан. Кометадан да бигрәк. Кол Галинең 800, Тукайның 100 еллыгын күрергә ашкынгандыр инде шагыйрь. «Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән, аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар»,—дип, идеал кеше тибын эзләгәндә Тукаебыз Хөсәен Ямашевлар белән бергә, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан кебек, үзеннән соң киләчәк шагыйрьләрне дә күз алдына китергән сыман. Поэзиябез 80 нче елларга Туфанын — бөек шагыйрен югалткан хәлдә килеп керде. Әмма шагыйрьнең рухы, изге мираска әверелгән иҗаты шигъриятебезнең җанында кала бирә. Поэмага ничә яшь дисәгез, җиде йөз дә илле яшендә. Барлык әсәрләргә ул Дәү әни шигъри шәҗәрәбез башында. Утыз буын язучыларына әдәби тел, көй һәм җыр сеңдергән халык тормышының энциклопедиясенә әйләнгән беренче татар поэмасы —«Кыйссаи Йосыф» алдында без бүген хөрмәт белән баш иябез. Күлме поэмалар әле тарих хәрабәләрендә күмелеп калган, күлмеләре сугыш утында яндырылган, юк ителгән... Муса Җәлилнең табылган дәфтәрендәге язмасын без хәзер тирән үкенеч һәм әрнү белән укыйбыз: «Әсирлектә һәм таш капчыкта 135 шигырь һәм бер поэма иҗат иттем... Әмма кайда языйм? Үзем белән бергә үләләр...» Рәхим Саттарның серле һәлакәте — үзе бер югалган поэма. «Язылмаган поэмаяны язгач, мин Дахау концлагеренда үлем барагында соңгы тапкыр Хәйретдин Мөҗәйне күргән Вәли Бикташевтан хат алдым. «Крематорийда яндырылыр алдыннан Хәйретдин миңа күңелдән шигырьләрен һәм бер поэмасын сөйләде»,— дип язды ул. Хәйретдин Мөҗәйнең соңгы поэмасы да үзе белән бергә фашистлар тарафыннан яндырыла. Фашизмга каршы көрәшеп туфракка һәм көлгә әйләнгән ике шагыйрьгә һәм ике поэмага мәңгелек дан! Татар совет шигърияте фашист тоткынлыгында да үзенең җиңелмәс рухын күрсәтте. Муса Җәлил, Абдулла Алиш шигырьләре белән бергә, авторлыгын югалткан поэзия, көрәшчеләр иҗаты туа. Кулдан-кулга телдән-телгә күчеп, патриотизм тойгылары уяткан, актив көрәшкә чакырган яңа төр халык иҗатын аерым китап итеп тә чыгарырга, халык иҗаты китапларына кертеп тә өйрәнергә вакыттыр. Хәзер мин атылулардан, янулардан исән калган, тыйнак фронтовик шикелле онытылган бер поэма — Ватан сугышының шигъри елъязмасы — дастаны турында сөйләргә телим. Бу — 2 нче Белоруссия фронты сугышчыларыннан татар халкына хат. Татар сугышчыларының үткән җиңүле юлын, каһарманлыгын реалистик-поэтик сурәтләп, киләчәк гасырларга калдырган киң масштаблы героик эпос. Дастанның геройлары — маршаллар, генераллар, солдатлар... Аның астына генераллар Чанышев, Булатов, Ганиев, герой очучы Мәгубә Сыртланова, шагыйрь Шәриф Мөдәррис, язучылар Хатип Госман, Атилла Расих, Гамир Насрый һәм башкалар... барысы дүрт мең татар сугышчысы кул куйган. Халыклар дуслыгына, батырлыгына дан җырлаучы бу гаҗәеп А аirw> журналында һам шул ук елны аерым брошюра булып чыкканнан соң, аның им бар талкыр да денья күргәне юк. Дастанның иҗатчылары (инде аларның күбесе дамада түгел) —явыз дошманны юк итүчеләр — ышаныч белән киләчәккә мерәҗә- т иткәннәр. Ирешсен сиңа хатыбыз мәңгелек китап булып, Яуда җиңгән улларыңнан сугышчан хисап булып Мануэле* китап булып антологияләргә, дәреслекләргә керерлек бу шигъри хәзинә ил«р буыннарга сәлам хаты онытылып ята бирә... Ә сугыш, кырыктан артык ел узса да, онытылырлык түгел.. Шагыйрь Г Рәхим. «Казан утлары» журналының РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре Дуга дәһшәтләрен онытмаган -Г-мтво, җәлилчеләргә суд оулгон ----- ■ н«ң вамышым, горурланып, Европа уртасына басып соАяи ор«а » . «".р .... .М.Ы.ЛЫ. »»•- «>»»"• _ .......rwruiuK* наошы »з артыннан КҮКРӘГЕҢДӘ ШИГЫРЬ УТЫ САУМЫ? баш редакторы Р Харис А Воллин (сулдан уңга) исемле шигъри новелласын проза итеп та язып булыр иде. әмма авторның шигъри осталыгы вакыйга сюжетында да өстенлек алган. Р. Харисның «Ат иярләү» әсәрен дә поэтик новелла дип атарга мөмкин. Вакыйгага корылган кечкенә формалы поэмада геройның каршылыклы психологиясе ачыла. «Җәлилчеләр» исемле икенче поэмасында Р. Харис унике җәлилченең лирик монологын бер лейтмотив белән бәйли алган һәм бу темага үзенчә якын килгән. Р. Ммнгалимовиың «Күк астында» әсәре авторның бу жанрда тагын да остара баруына дәлил. Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасына алынуы да кыю омтылыш иде. Әсәрдә көчле әйтелгән фикерләр, бүлекләр бар. Шулай да Р Фәйзуллинның Сәйдәшкә әлегә шигъри ачкыч табалмааын хаклы әйттеләр. Заман проблемасының үзәгенә үтеп кергән, мәхәббәт һәм нәфрәт хисен трибуналарга күтәргән, публицистик дәртле, үзенчәлекле поэма туды. Ул — Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастанны Иң матур әкиятне — кешелекне, киләчәкне юк игәргә уйлаган дошманнарга каршы набат-чакыру авазы булып яңгырый бу поэма. Әгәр автор әсәрнең берничә кимчелегенә игътибар итсә, ул тагын да зуррак яңгыраш алыр иде. «Циркта бунт» һәм «Биеклек» бүлекләре әсәрнең олы идеясен ваклыйлар, зур фикерне таркаталар, драматизмны киметәләр. Поэманы укып чыккач, миндә үкенечле бер уй туды. Родариның «әкиятне югалтмыйк!» дигән фикеренә дәлил итеп үзебезнең әкиятчебез Абдулла Алишны да алганда әсәр отар гына иде. Җирдә әкиятне югалтмас өчен гильотинага барган баһадир үзе бит инде Алиш! Һади Такташ «Киләчәккә хатлар»ын языл, һмчшнксеэ, аларның килер буынга барыл җитәренә ышанды. Бүгенге заман шагыйрьләре моңа кадәр беркем алдында да тумаган куркыныч проблема алдында калдылар: безнең Киләчәккә язган хатларыбыз адресатларына барып җитәрләрме, әллә, Роберт Әхмәтҗановның «Япон шагыйрьләренә» мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, илләр Хиросимага әйләнерме? М. Әгъләмов публицистик поэмасын «Онытма, Европа!», X. Әюпов «Кеше тавышы» дип атады. Поэтик яктан әллә ни зур ачышка дәгъва итмәсәләр дә. мондый әсәрләр укучыны уяу булырга тынычлык өчен көрәшче булырга чакыралар. Поэмаларда геройларның дөнья белән бәйләнешләре, гомумкешелек проблемалары белән яшәүләре, масштаблы фикерләүләре көчәйде. Кайбер тәнкыйтьчеләр вакыйга сюжетының чигенүен, фикергә корылган поэманың гына заманга хас булуын раслап килделәр. Иҗат тәҗрибәсе заман фикере һәм хисе, актуаль олы проблема белән үрелгәндә, эпик поэманың да яшәргә хаклы икәнен исбат итә. Яңа фикере һәм хисе булмаган поэманы сюжет та, сюжетсызлык та коткара алмый. Күп кенә поэмаларны баштан ахырга кадәр үсә барырга тиешле фикер, бөтенлек һәм драматизм булмау көчсезләндерә. Халкыбызның узган героикасын, тынычлык өчен көрәшен күрсәтүдә уңышлар булса да поэмаларда бүгенге көн кешесенең уена-хисенә, яшәешенә игътибар кимегән. Димәк, безнең алда чор кешесенең образын — 80 нче елларның Алсуларын, Мокамайларын, Гайҗан бабайларын, Аникиннарын, Әүхәди- Майшәкәрләрен тудыру традициясен яңарту бурычы тора. Бу кимчелекне шигырь җанры бераз төзәтә шикелле. Шигырь заман сулышы белән яшәргә омтылган: КамАЗ; Әлмәт якларында, Уралда һәм Себерде яшәүче авторларыбыз үзләре аралашып яшәгән эшчеләрнең тормышын чагылдырганнар Бик күп шагыйрьләребез игенче хезмәтенә дан җырлаганнар. Фәнни-техник революция китереп чыгарган конфликтлы проблемалар да, моральәхлак, мәхәббәт мәсьәләләре дә күтәрелгән. Эчтәлек-тема ягыннан караганда поэзиябез шактый киң яңгырашлы. Соңгы елларда Фәнис Яруллин иҗаты туктаусыз үсә бара. Роберт Әхмәтҗановның «Хәтер елгасы» китабын укыгач, аның үзе генә ачкан лирик материгына барып керәсең Н. Арслан күккә ашулы романтик рухын, төрки халыкларының борынгы тарихлары аша бүгенге көннең реаль проблемалары белән куша алды. «Иделем- илем» исемле җыентыгы — поэзиябезне яңа бер биеклеккә күтәргән шагыйрьнең зур ачышы Традиция буларак яңарып, баеп яшәүче романтик юнәлеш Әхсән Баян, Рәшит Әхмәтҗанов. Зөлфәтләр аша. яңарак буын яшьләренә: Рашат Низамиеә, Нурия Измайлсваларга күчә. Шигъриятнең төрле юнәлешләргә, стильләргә бай икәнен картаюны белмәс иҗаты белән һаман алдынгы сафларда барган Сибгат Хәким дә тормышчан гади фәлсәфәгә ия булган Нәби Дәүли дә. реелнзмнан бер адым да чигенмәгән Хисам Камалов та. туган ягының уҗымнарын күрмичә яши алмаган, авыл белән Бездә Тукай, Такташлардан калган дусларча елмаю һәм үтергеч келү жанры яши. елла ни күтәрелеп китә аямаса да, яңача сыйфатлар ала Гамил Афзал озак еллар ф лирика белән кочаклашып яшәгәннән соң, аңа хыянәт итмичә генә, яңадан үзенең башлангыч нигезенә —юмор, сатирага кайтты. Ул һич тә бирешмичә «бер елмаю 3 белән ун ялганны сугып ега», «хөсет җанлы мәкер белән», «алтын тешле заман хә- * әрчеләре белән» якалаша. Лирика белән сатираны бергә алып бару сәләте бик * сирәк шагыйрьләргә генә эләгә. Гамил Афзалның ике өлкәдә дә ачышлары зур. 3 Бу жанрның тәҗрибәле осталары Салих Баттал. Әхмрт Исхак, Зәки Нури Шеүкәт * Гелиев. Фәнис Яруллин, Роберт Миннуллиннар да бу фронтта үз постларым ташла- ь мадылар. Дөрес, Шәүкәт Галиев үз артыннан Р Миңнуллнниы да ияртеп, табигый. ? акыллы юморын балалар поэзиясенә күчерде һәм ул өлкәне алга алып китте, Сеене- з без генә: бер үк фронт бит! Мрннур Саттаров, ниһаять картайгач, кытыклап келде- п рерлек тә хәле калмагач, нәшриятта «Мылтыклы шүрәле» исемле җыентыгын чыга- руга иреште. Күрәсез, юмор-сатира жанрын алып баручыларыбыз бик аз. Шигырь кисапларын J чыгаручы яшьләр арасында бер генә юмористны да эзләп табалмагач мин шөбһәгә £ калдым. Мәктәп яшендәге авторлар конференциясендә нәни юмористларны күргәч кенә бераз тынычландым. Поэзиябезне сыйфат ягыннан үстерүдә үзебезнең остазлар, рус һәм тугандаш ш халыклар классиклары белән бергә, дөнья шигъриятенең осталары да катнаша. Хә- m зарга заман татар шагыйре ул — бөтен дөнья поэзиясе казанышларын үз милли 2 шигърияте җирлегендә дәвам итүче, баетучы да Шул ук вакытта безнең поэзиябез х үз милли традицияләренә тугрылыклы булып кала Милли үзенчәлеген югалткан ша- < гыйрьнең башка халык укучыларында кызыксыну уятуы шикле. Ни эчен тапар «Шу- рәлелсе поэма булып та, балет булып та илләр гизә! Ни эчен бәләкәй генә татар - малае Шәвәлине башка милләт балалары да үз итеп кабул итәләр! Димәк, аларда миллилек белән бергә башка халыклар очен хас сыйфатар да бар Кайбер шагыйрь ләребезнең шигырьләрендә миллилек «минем бабаларым—болгар!» дип күкрәк сугып мактанудан узмый... Тукай үз халкының бөеклеген дә, фикерхнс байлыгын да, тапкырлыгын да, алга бару очен комачаулаган мокытлыгын, наданлыгын, комсызлыгын да ачып салган һәм. фикерен халык массаларына җиткерү очен, үзеннән алда туган бай әдәби алымнарны кулланган, алар гына җитмәсә үзе яңа формалар тапкан ш»һар арасында яшәүче кешенең драматик кичерешләрен өзелеп җырлаган Рәшит Герай дә, Ык буеның табигатенә мәңге гашыйк Марс Шабаеа та. «Шахтер моңы» исемле беренче җыентыгы белән үзенчәлекле тавышын ишеттергән Рифгат Закиров- мр да раслыйлар. Алымнар, формалар бертөрлелеге шигырьне ярлыландыра, эчтәлекнең тәэсирен киметә, укучыны да туйдыра. Әмма тирән эчтәлек алып килмәгән формалар, нинди генә яңалык алып килсәләр дә. әдәбиятны баета, үстерә алмыйлар Гадәттә, талантлы яшь шагыйрь үзеннән алдагы шигъриятне инкарь итеп, юкны табарга дип килә Яшь Такташ шулай Туфан да бунтарьларча, йөрәкне инкяр итеп киле Кушаматында ук-әермә. давыл, җимерү.. Ике бунтарь Туфан һем Такташ, искене җимереп яңа пролетар поэзиясе тудыру өчен кереш башлыйлар. 26 яшьлек Туфан, гебмгыи лирик •Канына ирек бирмичә, бунтарь Хабулны иҗат ите. Шагыйрь очен шигырьдә иң элек — акыл, обраэ-сурәт Чор шундый геройларны таләп ите Ритм — ватык ирекле, авыр. Хәбулның үзе шикелле дуамал Аннан соң эшче Мннап. Малый, Гыймай Шагыйрьрәссам кулы белән сурәтләнгән типлар, шигырьләрдәге образ-сурәтләр шул килеш тә поэзиядә кабатланмас бер чор булып калалар 1930 елларда Туфанда - борылыш. 1933 елда язылган «Акк.ән. ш-гыр.инеи башлап ул «-.рек кебе, җылы уй»га күче башлый, ритм төзекләнә, фикер хистән, эмоциядән туа Белмим бәлки аны якын дусты Te-т.шның үлем, т.тр.тк.нд.р Ә бәлки. Такташ -pwn. шигыре нең, новаторлыгының миллионнар күңеленә барып тоташканын үз. тоеп - орган Ту- Фан. йөр.г.н.ң табигый егышына ир.« биргеңдер Бел-. Талашның аның турында: «Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге с-рәк. ләкин ешь аңа хисләре, күп аатытта геиыплы тирән хисләр. 6.".- җылылык керт, башла- ДЫ»,—дип «зып калдырган сүзләре уйга «алдыргандыр Кем бел. бетм. аны Сәй- дәш музыкаль ритмнарының халык күңеленә нәкъ Такташча табигый агышы уйга калдыргандыр... Ничек кенә булмасын, Туфан үзенең эволюциясендә иҗатының иң олы биеклегенә — Гүзәл Гамьгә бара һәм 50 нче елларда «Агыла болыт агыла», «Сөйли торган материя», «Ә Җир барыбер әйләнә», «Киек казлар». «Кайсыгызның кулы җылы» кебек шедеврларын тудыра. Шулай итеп, Туфан Гамьне, уйны-фикерне гүзәл итеп бирүнең югары дәрәҗәсенә иреште һәм поэзиябезне Гүзәл Гамь дигән яңа үргә күтәрде. Ирекле шигырьнең иң гүзәл яңгырашын тапкан, шул алымда шедеврларын иҗат иткән Такташ гомеренең соңгы елларында ирекле ритмнар белән артык мавыкмый. «Киләчәккә хатлар»да инде нигездә тигез үлчәүле ритм... Заманында Сәгыйть Рә- ммев тә ирекле шигырьгә чыгып карый һәм, ахры, ямь табалмыйча, үз формасына кире кайта. Бәлки, мондый формада эзләнүләрдән безгә дә ваз кичәргәдер? Юк, талантлы шагыйрь эчтәлек таләп иткән теләсә нинди формада да поэзияне ачышлар белән бает$ ала. 60—70 нче елларда кызыклы эзләнүләр, буыннарны бер-берсенә каршы кую. хис белән фикерне сугыштыру кебек бәхәсләр, үзләреннән алдагы ачышларны санга сукмау кебегрәк моментлар булып алды. Шигъриятебездәге шушы чор терле буын шагыйрьләрен эзләнүгә, яңа ачышларга тартты. Бераз нигилист, бунтарь акыллы, хәзер урта буын дип йөртелгән талантлы шагыйрьләр инде үзләре дә сабырландылар һәм үз принципларын даулашып түгел, иҗатлары белән исбат итә башладылар. Әмма ул елларның инерциясе иҗат процессыңда тенденция буларак яшәешендә дәвам итә. Фәнни-техник революция китереп чыгарган яңа катлаулы эчтәлекне чагылдыру формаларында, шагыйрьләрнең күпчелеге гасырлар буена сыналган алымнарга, дөнья әдәбияты һәм гыйлеме казанышларыннан күбрәк авыз иткән яшьләрнең кайберләре ирекле шигырьгә таяндылар. Ничек кенә булса да, бу юнәлешләр поэзиябезне яңа эчтәлек һәм формалар белән баетты. Татар поэзиясе традицияләренең кслы булмыйча, яңаны тудыруы белән аерылып торды һәм шул сыйфаһгы белән гомумсовет шигъриятендә дә алдынгы позицияләрнең берсен яулады. Заман героеның уйкичерешләрен С. Хәким, Н. Арслан, М. Садри, Г. Латыйп, Ә. Маликов, 3. Нури, 3. Мансуров нинди генә формаларда бирмиләр? Хисам Камалоата, Рәшит Гәрәйдә. Мәхмүт Хөсәендә, Зөлфәттә, Мөдәррис Әгъләмовта шигырьнең нинди генә төсмерләрен, төрләрен тапмыйсың... Димәк ки, борынгы шигъри калыпларыбыз да үз эченә заманыбызның катлаулы уй-кичерешләрен сыйдырырга сәләтлеләр икән. Инде кызыклы бәхәсләр кузгаткан шагыйрьләрнең кыю эзләнүләренә килик. Алдыбызда — Шамил Анакның Шигырьләре тупланган «Тыйнак табын» җыентыгы. Заманча эчтәлек: чорның иң үзәк, четерекле проблемалары! Ш. Анакның иң көчле ягы — образ сурәт, фикернең логик үсеше нык, таркалмаслык. Заман шигърияте өчен кирәкле сыйфатлар болар! Дөнья поэзиясендә туган эчтәлек һәм форма яңалыкларын татар шигърияте белән бәйләргә, җиһанның масштаблы интеллектуаль фикерен м1илли тел чаралары белән бирергә омтылу, әлбәттә, прогрессив күренеш. Ш. Анакның китабы катлаулы язмышка очрады. Шигырьләре башкортча, русча, татарча берничә тапкыр басылуга, тәнкыйтьтә уңай бәя алдылар. Шулай да, минемчә аның күп кенә шигырьләре туган халкының рухыннан, күңеленнән, теленнән, әнкәсенең күкрәк сөтеннән сеңгән уй-хи