Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ ОЧАР КАНАТЛАР

Татар балалар әдәбияты ничә яшьтә, дисәләр, ул — Кол Гали яшендә. ЮНЕСКОның Парижда чыга торган «Яңалыклар» информацион бюллетене Йосыф кыйссасы турында: «мәдрәсәдә ул китап уку әсбабы булды» дип язды. Татар совет балалар әдәбияты революцион кызыл байрак астында көрәшергә чакырган беренче шигырьләрдән башланды. Ә 1934 елны, моннан илле ел элек, Татарстан язучыларының беренче съездында балалар әдәбияты турында доклад ясаган Фатих Кәрим: «Хәзерге көндә татар совет балалар әдәбиятына ныклы нигез салынып бара»,— дип белдергән иде. Бу нигезнең ныклыгы бик тиздән — җиде елдан соң ук— Бөек Ватан сугышында сыналды. Патриот язучылар — балаларның рухи комиссарлары — үз әсәрләрендәге иман һәм инануны гомерләре белән раслап, үзләре үстергән укучыларны әйдәп, Туган ил хакына ут эченә керделәр һәм җиңүчеләр булып чыктылар. А. Гайдар, Ю. Фучик, Я. Корчаклар белән бер сафта М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, X. Мөҗәйләр дә бар. «Бозган идем мөгезен, юашланды үгезем» дип атаклы шигырен язган Мөхәммәт Әхмәтгалиев кебек бик күп яшь язучылар фашизмның мөгезен генә түгел, муенын сындырдылар. Бу көрәштә балалар әдәбиятының киләчәктә эшләргә тиешле язучылары корбан булды. Әйе, дәһшәтле сынау көннәрендә балалар әдәбияты да җитди сынау үтте, әмма сынатмады. Миллионлаган укучылары какшамас рух ныклыгы, туган илгә тугрылык, чын совет патриоты булуларын күрсәттеләр. Безнең балалар әдәбияты ныклы рухи нигездә үсә. Бүген икеләнмичә әйтергә мөмкин: татар совет балалар әдәбияты үзенең ирешкән уңышлары белән күпмилләтле илебез халыклары арасында алдынгы сафка басты, аның илдә танылган, дөньяга мәгълүм булган әдипләре бар. Ике съезд арасында жанрларның һәркайсында яңа сыйфат үзгәрешләре булды, аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләре ачылды. Безнең заманда гадәтигә әйләнеп киткән могҗизалар күп. Бер дә ис китми генӘ: акыллы машина, уйлый торган машина дип сөйләшәләр. Әмма чын могҗиза кеше үзе — хикмәтле машиналарны да ул тудырган. Могҗиза түгел диген — дөньяга килеп дүрт яшенә җиткәндә ул инде гомерлек мәгълүматларның яртысын туплап өлгерә! Шулай Да күп нәрсәгә, төрле фәннәргә өйрәтәсе бар әле аны. Кеше булу фәненә— шәфкать-миһербанлылык. яхшылыкка — Ватанга хезмәт итәргә дә аны әдәбият өйрәтер. Укытучы булырга әзерләнгән кешеләрнең әдәбият дигән бөтенхалык аудиториясенә килүләренең хикмәте шундадыр. Андый укытучылар бездә аз түгел. Татар совет балалар прозасының күренекле вәкиле Л. Ихсанова 35 ел инде балаларны олы тормышка әзерли. Аның дәресләре — укучылар кулына кергән унике повестенда, күп санлы хикәяләрендә, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә. Язучы иң кирәкле дәресләрне алып бара — үсмерләргә коммунистик әхлак, дөньяга карашның югары совет гуманизмын өйрәтә. Соңгы биш елда иҗат ителгән унлап хикәясендә, «Фаил һәм Наил», «Милиционер малае» повестьларында — бүгенге мәктәп, гаилә һәм тынгысыз үсмерләр. Проблемалар тормыштагыча кайнар, хәвефле һәм катлаулы, аларда һәркайсыбызны борчыган актуаль мәсьәләләр куела. Психологик тирәнлеге, чынлыгы белән ышандыра ул сурәтләгән тормыш. Л. Ихсанова үсмерләр турында белеп һәм яратыл, аналарча кайгыртып яза. Бик җаваплы миссия бу Ф Достоевский әйтмешли киләчәк буыннар үсмерләрдән хасил була бит. Р Вәлиевның «Яшисе килә!» — исемле повестена М. Җәлил премиясе бирелү безнең хәзерге буын яшьләренең батырлык традицияләрен лаеклы дәвам итүләре турында сөйли. Бөек Җиңүебезнең 40 еллыгы якынлашкан көннәрдә без моны аеруча канәгатьләнү хисе белән билгеләп үтәбез. Язучылар союзының хәрби-патриотик комиссия председателе Ш. Рөкыйпов бу өлкәдә күп еллар буе эшли, төрле милләт Т Батырлык дигәч. Ф. Яруллин искә тешә. Аның балалар әдәбиятында эшләве үзе бер вакыйга, язганнары балаларның көндәлек тормышыннан туган, алар яшәешенә ♦ бик якын. Якынлык мәктәп яныннан утеп йөрүдә түгел ул — күңелең, тынгысыз җа- -иың белән алар янында булуда. Тиз үзгәрүчән бүгенге тормыш калейдоскобыннан * балалар харктерларын, үзенчәлекләрен күрел ала Фәнис Шигырьләре һәм химаяләре. < язучының шәхси үрнәге кебек үк. ихтыяр ныклыгына, кеше рухын югары тоткан иҗа- < ди хезмәт батырлыгына өнди. Хәзерге фөн-техиика заманы балалары үткен акыллы булса да, йөрәкләре салкын, 2 дигән сүзләр ишетергә туры килә. Р Мөхәммәдиеәнең «Кояш нурлары* исемле акты э да, моңсу да повесте нәкъ менә шушы күңелләрне эретер өчен язылган сыман Бала 2 җанында ярату, башкалар өчен әрнү-сызлана белү сыйфатлары уята торган әсәр ул. * Димәк, авторның «Яңа елга күчтәнәч* исемле беренче хикәяләр җыентыгына фатиха "3 биреп дөрес эшләгәнбез. Ф Шөфигуллииның үзеннән соң да бер-бер артлы хикәяләре укучыларга җитеп * торды, иАк яллы бүреләр» повесте басылды. Үзе яратыл язган «якты күзле малайлар* ♦ күңелендә калган нурлар сүнми, алар яхшылык, гаделлек, игелек булып тормышны а яктыртачак ф. Шәфигуллинда балаларны үзенә тарткан сыйфатларның берсе — җитди ы сүзенә бик табигый кушылган мөлаем юмор иде. Заманында И. Гази балалар әдәбиятында юмор булмауга борчылып: .Китап битле- < реядәге эчпошыргыч күңелсезлеккә. җайсызлыкка, ике куллы, ике аяклы кагыйдәләр- ~ га чик куярга аакыт җитмәдеме икән?» —дигән иде Килде андый вакыт балалар әдәбиятына, үсешенә көчле импульс бирде, тынын-сулышын, офыкларын ачып җибәр- х де, табигый геройлар, җанлы тормыш килеп керде Юмор — халкыбызның күркәм £ сыйфатларыннан берсе, мең еллар яшәешендә туган оптимизм билгесе, ул аның 3 Шомбайларында, Насретдиннарында яшәгән, буыинан-буынга күче килгән И Гази Г. Мөхәмметшинның балалар өчен язган чын халыкчан есәрләреи күрел өлгерде Газиздән соң бу сыйфатны Ф Шәфигуллин күтәрел алды халык тормышыннан гуган телдән үскән язучыга бу жанрның мөмкинлекләре чиксез икәнлекне исбат итте. Ф. Яруллин юморның төсмерләре тормышның үзе кебек төрле икәнлекне күрсәтте Аңа тагын да яшьрәк буын — К. Коримое чаялыгы килеп кушылды. Әдәбиятта камилләшүнең дә чиге юк бит — хәзер инде Р Селимҗаноа уңышларына сөенәбез Прозадамы, поэзиядәме. драматургиядәме, кайсы жанрда булса да. юмор үзмаксат түген, әлбәттә, сүзне балага җиткерү чарасы, аның табигатенә нң якын юл һәр әсәр мәзәк пе булсын димибез, мәзәк мәгънәле булган кебек, җитди сүз дә талкыр булсын. Чор үзе шуны таләп итә — фентехника тиресендә йөгерек җитез уйлылар алдыра, кыю фииерлелор ота. Сатира турында аерым әйтәсе килә Фольклорны хәтерләгез, тормышларын күзәтегез — балалар бер-берсенең кимчелегенә шактый түземсез хәтта ки шәфкатьсез дәрәҗәдә усал! Күрәсең, яхшырып үсерге инстинктив омтылыштыр бу Рухи сәламәтлекнең сере дә балачакта Табиблар тикмәгә генә бала чактагы авырулар белән кызыксынмыйлар. Соңгы елларда безнең беләләр әдәбиятында сатира териәиләиеп киле. Чиренә карата — даруы, диләр. Сатира дәвалардай чирләр барын яшермик Бай Һәм төрле безнең балалар прозасы. Менә Беренче съездыбызда пионер булып чыгыш ясаган, хәзер табигать җырчыбыз Г. Хәсәнов парчалары, диңгезче язучыбыз М. Юнысның кызыклы, мавыктыргыч язмалары, Н. Дәүлинең яңа повесте, Ә Баянов ның дәреслекләр өчен бик кирәкле кыска хикәяләре Балаларны хыялга, иҗади фикергә канатландырган фантастыбыз А Тимергалинның «Таш алиһә» исемле маҗаралы повесте Шулай ук бу жанр ишеген ачкан Р Фәизов хикәяләре М. Галиевнең бала күңелендә каршылыклы кичерешләрне — намус уянуын, кешенең үзен җиңүен сурәтләгән хикәяләр җыентыгы. Ике съезд арасында балалар өчен шактый хикәяләр дә язылды Конкурсларда бүләкләнгәннәре дә, мактап телгә алынганнары да булды. Әмма, еш кына, бу жанрда канат җегәре җитеп бетми, бала күңелен, үсмер хыялын кабындырырлык энергия сизелми Бу исә дөнья танырга атлыккан, эзләнүчән җаннар көткән мавыктыргыч вакыйгалар, фикерләр булмаудан киләдер. Балачакта күргән бер эстрада номеры искә төшә. Зур төргәк бүләк күтәреп сәхнәгә чыкты да артист, шуны сүтә башлады Әй ^үтә бу, әй сүтә, бөтен җир кәгазь белән тулды... Сүтеп бетергәч, бер кочак кәгазь эченнән бармак башы кадәр сыбызгы чыкты Кайсыбер проза әсәрләрен «сүткән» укучыларга сыбызгы да чыкмый, аптырап үзе сызгырырга кала... Әлбәттә, балалар һәм яшүсмерләр прозасының торышын бүгенге көн таләпләренә җавап биргән уңышлы әсәрләр билгели. Шулай да, Гайдар традицияләрен еш искә төшереп, геройларын юксынуыбыз, әсәрләребездә бүгенге ишләрен күрергә теләвебез дә тикмәгә түгелдер. Бу бурычны үтәр өчен өлгереп җиткән әдипләребез бар, димәк киләчәктә иҗади казанышларының берсе шул булыр дип ышанырга урын бар. Балалар поэзиясенең тематикасы баеды, эчтәлеге тирәнәйде. Катлаулы, олы тормыш киңрәк чагылыш таба, актуаль проблемалары килеп кушылды. Психологик кичерешләр гаммасы тулырак бирелә хәзер, замана баласының рухи дөньясы торган саен үзенчәлерәк ачыла Тарихыбызда беренче тапкыр, Татарстан китап нәшрияты әзерләп чыгарган «Татар балалар поэзиясе антологиясе» бу жанр ирешкәннәрне тулы итеп, ышандырырлык күрсәтә алды әдәби тормышыбызда вакыйга булды. Бүгенге балалар поэзиясе турындагы сүзне Р. Мйңнуллиннан башлау дөрес булыр. Ике съезд арасында ирешкән иҗат уңышларының саны белән дә, сыйфаты белән дә сөендергән шагыйрь ул. Аның бу этаптагы хезмәте югары бәя алды — М. Җәлил премияләре тарихында беренче булып балаларга язылган шигырьләр өчен лауреат исеме бирелдё. Г. Тукай, Б. Рәхмәт традицияләрен дәвам итеп, Р. Миңнуллин балалар поэзиясен үз ачышлары белән баета килә Иҗат диапазоны киң — балаларның уз дөньясын табигый сурәтләгән хәлдә, олы тормыш проблемаларын шундый ук чынлык белән катнаштыра «Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе», «Бөтендөнья балалары, берләшегез!» исемле шигырьләре, мәсәлән, тынычлык турында, илләр, халыклар язмышы турында публицистик рух белән язылганнар. Бу уңайдан әлеге теманың безнең поэзиядә яңача һәм үтемлерәк ачыла баруын әйтеп үтәргә кирәк. Җир язмышы кыл өстендә торган мондый хәвефле чорда башкача булуы да мөмкин түгел. X. Халиков мәктәп белән гомер буе тыгыз бәйләнештә, ихтыяҗларын яхшы белә, октябрятлар, пионерлар белән бергә кайнап иҗат итә. «Иң шатлыклы көнем» җыентыгында дөнья язмышы турында уйлана белүче балалар бар Телевизордан сугыш афәтләрен күреп бер малай: «Дөньядагы һәр кешегә шатлык өләшәсе килә... Көрәшәсем килә!» — ди Соңгы елларда безнең поэзиядә интернациональ дуслык темасы көчлзрәк яңгыраш алды Африка илләренең берсендә азатлык өчен көрәшүче Фернандо, кубалы Хосе. гарәп малае Әхмәт һәм башкалар шигырьгә керделәр. Бу урында балалар әдәбиятының идеологии көрәштә нинди җаваплы позиция тотуын искәртеп китәсе килә. Көрәшнең алгы сызыгы балалар һәм үсмерләр күңеле аша уза Көнбатыштагы берәүнең язганнары турында белгәч, рухи дошманның ни дәрәҗәдә мәкерле һәм оятсыз булуын төшенәсең. Ул адәм болай язган: «Россиягә сугыш белән ничә барып та отмадык һәм ота да алачак түгелбез. Ул илне эчтән җиңәргә кирәк, моның өчен һәр күңелдәге Ленинны үтерергә...» Күрәмсез, юлбашчыга атучылар хәзер дә бар, агуланган пуля кебек, агуланган сүз белән аталар. Моны бәяләп җиткермәү, җавапсыз калдыру хата булыр иде. Совет ленинианасында беренче зур әсәрләрдән булган «Гасырлар һәм минутлар» йотмасы язылганга алтмыш ел тулды. Такташ дәвамчыларын һәр буыннан күрсәтергә булв. С. Хәкимнең иәкь менә шул рухтагы поэмалары шигырьләре РСФСР Дәүләт лреиияса белән бәяләнде. Татар совет поэтик ленинианасы узе бер том булыр иде һәм аны укучыларыбыз юлбашчының тууына 115 ел тулу уңае белән көтәргә хаклы дип уйлыйм. Китапны балаларның Ильичка багышланган шигырьләре белән ачып ♦ җибәрү урынлы булыр. Күрсен дошманнар. Ленин исеме, Ленин идеяләре һәр иаре- - сый йәрәгендә — киләчәк йөрәгендә яши, һәм аны үтерү мөмкин тугал! С В. Михал- “ ков балалар һәм яшьләр әдәбиятын бик урынлы рәвештә, биектә очкан пар канат < белән чагыштырган иде. Ул ике канатның йөрәге —Ленин Ватанына булган мәхәббәт < хисе, әдәбиятны киләчәккә илткән канатларны шул биек күтәрә Р. Фәйзуллин олы төшенчәләрне балага ишеттереп куярга, күңеленә салып калды- * рырга омтыла. Бәлкем кайберсен яши-яши төшенеп җитәр бала, үз тормышы, таҗ- ® рибәсе аша аңлар. Балалар өчен язганда шагыйрь фикере табигыйрәк, ачыграк тоө- 2 ла, «Ничек яхшы булырга?» шигырендә ул болай ди; «Билгеле инде нишләсе — гел ~ яхшы эш эшлисең! Ә эш эшләгән кеше — була бик яхшы кеше!» Эшкә өндәү — бала- ны тормышка әзерләү, тормышны төзүче тәрбияләү — балалар әдәбиятының төп бу- х рычларыннан берсе. Хезмәт маймылны кеше иткән, дисәк, хезмәттән качканнарның кире маймылга әверелүен дә күрергә туры килә... ♦ Хезмәткә багышланган шигырьләрне ике төркемгә бүлеп карап булыр иде Эчтен ш сурәтләү — эш тәмен тойдырып, шул илһамлы процессны укучыга тәэсир итәрлек “ итеп язу. Икенчесе — тыштан сурәтләү — эшнең әзер нәтиҗәләрен санал чыгу Хеэ- мөт турындагы шигырь үзе дә илһамлы хезмәттә туарга тиеш Шагыйрьләр бу темага * үз ачкычларын табарга тырышалар. Я. Игәнәй шигырендә малайлар «кем булырга» дип баш ватканда берсе сүзгә катнашмый «Хуш! Ашыгам, кырга китеш менә — ком- . байнда ярдәмче мин әтиемә...» ди Я. Игәнәй кебек Р Велиев. X Хесиуллии, Н Медь- “ яров, Р Бәшәров, М, Матшин да КамАЗда яшиләр, якыннан әйбәтрәк күреиа ккен — т гади автомобиль дип түгел, туган якның горурлыгы дип күрсәтәләр Э «Табигать турында, кешеләр турында, бар донья турында балалар җыры бу1» — ди Г. Рәхим «Чәчәк такыя» исемле китабында. Болай әйтергә хакы бар — чын балалар шигырьләр бар. Балалар әдәбиятын уз жанры итеп килгән яшьләргә аеруча текәлеп һәм емет белән карыйсың. А. Нигъмәтуллин — Ш. Маннур якташы. Мамадыш районында чит тел укыта һәм балаларны туган телнең тәмен белергә ейрете. Ул кәннер буе балалар арасында, бүгенге көн төсмерләренең бала холкында чагылышын алданрак күреп ала Гадәттә, фамилияләр санау ялыктыручан. Балалар поэзиясе сафларына ышанычлы адымнар атлаган тагын берничә каләмдәшемнең исемен бик рәхәтләнеп саныйм Менә алар: М. Галиев, X Гайнетдиноа, Р Корбанов. Д Гарифуллин. Г Саде Г Мо- икенчел бу С,,М.п.ри .. 6.Й..Й, «.р. 6.Р..РГ. .... .......... -М -—-"ММ инсеэ-чнксоз Атом заманында сүзнең »ч«е»"еР' и всем *****K*6^^*">« ич. басмасында шигыре дә. исеме дә ю. Т-Р—- -Р*’ е-сш. - МЧЮ бала Тукайны ишетмичә әлифбд белен хушлаша Моны ничек тә аңлатып улмын стан вшьләре. газетасында басылган бер «аттан Тукайны белмәүчеләр бар. Диемме укып сәерсенгән идек, болай булгач, ышанырга да туры килер. лап материал балаларча зирәк, шаян һәм үтемле Ш««« рәсемнәр саны диоедәп артык. Шулерның берсе — урындык аякларын тигезләүче малай хакында «Урындыкның •ягы озынрак, кисәп алыймчы аны азрак»,— ди торгач бөтенләй кисеп бетергән де "Их, ялгышканмын икән азрак!»-дип башын кашып тора Хәзерге дәресле- еетор- лары да, кыскарта торгач, дәреслекпәрдеге юморны да әләге урындык ваклары сы- «Гомуми әдәби хәрәкәттә һәрбер жанрның үзенчәлекле урыны бар»,—диелә X класс дәреслегендә, һәм барлык жанрлар санала, ә менә балалар әдәбиятына, нишләт ар. урын юк. Хәер, бер җөмлә бар икән: «Ә. Фәйзи балалар өчен дә матур-матур шигырьләр, әкиятләр иҗат итте»,— диелгән. Балалар әдәбияты үсешенә зур этәргеч ясаган әдип турында бары шул гына. Анысы да һәркемгә тәтеми. Б. Рәхмәт иҗаты бөтенләй өйрәнелми. Бары тик «Кызыклы грамматика» дигән китапта: «Шигырең өчен, Бари Рәхмәт, бездән сиңа зур рәхмәт»,— диелә. Рәхмәтегезгә рәхмәт инде, әмма бу хакта җитдирәк уйланыр вакыт җитте, моны балалар әдәбиятының зур тарихы да, бүгенге дәрәҗәсе дә таләп итә — балалар әдәбияты буенча махсус дәреслек китабы кирәк! Бу жанр укытылган Алабуга педагогия институтының башлангыч класс укытучыларын әзерләү факультеты өчен, Арча һәм Минзәлә педагогия училищелары өчен кирәк. Әлегә исә расланган программасы да юк. Мәктәп реформасы уңае белән бу проблема әлбәттә искә алыныр дип ышанабыз. Рус совет балалар әдәбияты буенча бик матур үрнәкләре — дәреслеге дә. хрестоматиясе дә бар. Безнзң балалар матбугатында күркәм гадәт яши: укучылар иҗатына урын иң түрдән бирелә. Мәктәп әдәби түгәрәкләрендә җанлану сизелә. Язучылар союзы идарәсе председателенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары И. Юзеев иҗатчы мәктәп балаларының республика конференцияләрен үткәреп, стратегик масштабларда эш башкарды. Бу — киләчәккә юнәлтелгән, озак дәвам итәсе чара. Балалар өчен нәшриятыбызда чыгарыла торган китапларыбызның художество эшләнеше, техник башкарылышы турында сүз кузгатып, башта ике язучыбызның фикерен китермәкче булам. «Балалар китабы һаман начар кәгазьдә, начар оформление- дә һәм соңга калып чыгуда дәвам итә. Инде моңа чик куелырга вакыт»,— ди берсе. «Нәшриятларга бу съездда балалар китабының техникасын яхшыртуны нык куярга туры килер»,— ди икенчесе. Ф. Кәрим белән М. Җәлил сүзләре бу. Беренче съездыбызда борчылып әйткән бу сүзләрдән соң зур тарихи чор узды. Бу өлкәдә ирешкәннәр аз түгел. Әмма проблема кала, ул заман белән бергә акселерат бала сыман үсә— төсле дәреслек, төсле телевизорга ияләшкән бала төсле рәсемле китаплар эзли. Дөньяны үз төсендә таныйсы килә аның, һәм бу бик табигый. Балалар китабы совет иле гражданины, көрәшче тәрбияли торган чара, политик китап с^ман игътибарга лаек, балалар китабы да — политика! Безнең дөнья ярминкәләренә чыгып тәкъдим итәрлек әсәрләребез бар. Бары тик аларны тиешенчә «киендерергә» генә кирәк. Үткән съездда күп томлы «Татар совет балалар әдәбияты» китапханәсен бастырып чыгару турында тәкъдим булды. Әдәбиятыбызның күренекле вәкилләренең заман сынавы үткән әсәрләрен тиешенчә чыгару күздә тотылган иде Тәкъдимне нәшрият кабул итте. Әмма «Балалар китапханәсе» сериясеннән съезд арасында нибары бер китап чыкты. Андый китаплар берәмләп тә түгел, күпләп чыгарылырга тиеш — шунсыз без байлыгыбызны укучыга җиткерә алмаячакбыз. Язучыларның балалар әдәбиятында эшләвен стимуллаштыру максаты белән СССР Госкомиздатының махсус күрсәтмәсе булды. Олылар өчен китабы чыккан елны да язучы балалар китабы чыгара ала, диелгән анда. Безгә дә моны гамәлгә кертергә кирәк, аннары нәниләр өчен бик кирәкле «Мои первые книжки» тибында зур тираж белән татарча, русча китаплар чыгару мөмкинлеге булыр иде, һәм бу балалар өчен язуны хуплау булып кабул ителер иде. «Балалар китапханәләрендә СССР Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән китапларның 30— 50 проценты, авылларда 80 проценты бөтенләй юк»,— дип яздылар Р. Шөм- сетдинова һәм Т. Дунаева иптәшләр 1983 елны «Казан утлары»нда басылган «Китап һәм укучы» дигән мәкаләдә Сискәндерә торган хәл бу. Мәсьәлә гаять җитди һәм уйланырлык. Балалар өчен китап бастырып чыгару эше безнең балалар әдәбияты ирешкән дәрәҗәдән артта кала. А М. Горький, балаларны ярату, аларны тәрбияли белү искиткеч зур дәүләт эше, дигән иде. Моның шулай икәнен мәктәп реформасын тикшерүдә бөтен илнең катнашуы ачык күрсәтте. «Гомуми белем мәктәбе һәм профессиональ мәктәп реформасының Төп юнәлешләрепндә бөтен тирәнлеге белән чагылды. Татар совет балалар әдәбиятының киләчәк буынны коммунистик рухта тәрбияләү кебек җаваплы эштә керткән лаеклы өлеше бар, алда торган бурычларның җитдилеге безгә тагын да зуррак җаваплылык өсти, илһамлы иҗатка өнди.