ИСТӘЛЕКЛЕ МИЗГЕЛ
,М. И. Калинин Татарстан крестьяннары янында кунакта.-. Әлеге картинага караш ташлау белән үк республикабызның утызынчы еллардагы тормышы күз алдына килә. Колхозчы-ударникларның I съездына «Бөтенсоюз старостасы» М. И. Калинин да чакырыла. Әсәрдә менә шушы тарихи ва кыйганың бер мизгеле гәүдәләндерелгән. Ә гомумән, Михаил Иванович Ка занда берничә тапкыр була: 1900 елда — беренче сөрген урынына үтеп барышлый, 1919 елда — В. И. Ленин тарафыннан оештырылган «Октябрь революциясе» агитацион-инструкторлык поездында һәм 1933 елда Татарстан крестьяннары чакыруы буенча килә. Соңгы килүендә ул Казан һәм Арча кантоннарындагы «Память Ленина» һәм «Авангард» колхозларында авыл хезмәтчәннәре белән очраша, колхозчыларның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. ...Гадәти татар өе. һәр тарафтан яктылык, җылылык һәм пөхтәлек сирпелеп тора. Түрдәге өстәлгә бәйрәмчә ашъяулык җәелгән. Шулай ук өйдә- геләр дә сабан туендагыча киенгән. Бусагадан хөрмәтле зур кунак атлап кергәнлеге әллә кайдан ук күренеп тора. Картина геройларының түгәрәкләнеп әңгәмәләшүе сөйләнелә торган сүзләрнең җитди һәм шул ук вакытта ихлас булуын искәртә шикелле. Тәрәзәләрдән сирпелеп кергән кояш нурла ры кешеләрне яктылыкка чыгарган Октябрь таңына символик ишарә буларак аңлашыла. ТАССРның халык, РСФСРның атказанган рәссамы В. И. Куделькинның профессиональ осталыгы әлеге картинада аеруча тулы чагыла. Ә мондый камиллек дәрәҗәсенә ул катлаулы тормыш һәм иҗат юллары аша күтәрелде. Гражданнар сугышы елларына туры килгән балачак, Чабаксар художество училищесында һөм Мәскәү художество институтында белем алу. Бөек Ватан сугышы фронтлары, Казан художество училищесында укытучылык һәм директорлык эшчәнлеге... Рәссамның актив иҗтимагый позициясе кызыклы натура эзләүдә генә күренми, ә аның тормыш үзәгенә омтылуы; бүгенге замандагы яңарышларны иҗат итү эшенә үзеннән өлеш кертүе белән билгеләнә. Үзенең геройларын ул хезмәт фронтының алгы сызыгында баручылар арасыннан эзли. Менә «Сәлахов һәм Новицкий портреты», «Электросварщик Любовь Шевцова», «КамАЗ хатын-кызлары», «Никольский авылы сыер савучылары», «Дан орденының тулы кавалеры Н. И. Зотов», әнә татар язучылары Н. Исәнбәт. Ә. Еники, Д. Вәлиев портретлары... Замандашларыбыэның әлеге образлары үзләре турында үзләре сөйлиләр. Һәм әлеге әсәрләрдә туктаусыз үсеш юлыннан баручы тынгысыз җанлы рәссам, портрет һәм тематик картиналар остасы Виктор Иванович Куделькинның үз йөзе дә бөтен тулылыгы белән чагыла.