Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ишет, дөнья!

— Бергә Идел кичик әле, Әйдәгез! дип, Ил яшьләре!— Әллә Идел тавышы белән Яшь Ульянов эндәшәме?— Әйтерсең лә бу кайтаваз Яңрап узды хәзер генә!— Ал гөлләрдән өзелеп төшкән Яшьлек илгә кадерле лә! ...Яшьләр өчен бар да яңа! Батырлык та, яр да яңа! ...Бөек Ленин исеме белән Горурлана Идел-ана. Горурлана Идел-ана: Ил! Партия! Эш! Тынычлык!.. Баскан саен чыныга җир, Ныгый буын, ныгый дуслык. Калка кала уртасыннан Түр бакчалар, мәрмәр сыннар. Килә Даһи олы юлның Без табынган кыйбласыннан. Килә Даһи яшьлегеннән Армыйталмый бүгенгәчә... Ишет, дөнья! Ильич булып Бүген сиңа Ил эндәшә. Ил эндәшә: — Җир йөзен, дип, Аралагыз атомтөштән!.. Гомер бит ул бәгырьләрдән, Ал гөлләрдән өзелеп төшкән! ...Шул ук йөрәк!.. Шул ук бәгырь!.. Бездә шул ук бер көч әле! Ишет, дөнья! Шул сүзләргә Беркетелгән җир күчәре. Безнең бөек партиябез Нигез салган шул эш өчен: «Без бернинди коралны да Тотмас идек сугыш өчен!» Без яңарыр, үсәр идек, Куәт алып Идел-судан! ЯшЬ Ильичның яшь тавышы: — Әйдәгез!— дип, күкри шуннан. Әй, халкым Минем дә халыктан Күчереп аласы. Көйләргә саласы җырым бар. Яңа җыр җырларга, ' Тыңларга теләсәк, Күп бездә очрашыр урыннар. Килдек без бирегә Башаклы кырлардан, Урманнан, тургайлы тугайдан. Бу — безнең Тукайлы Шигърият мәйданы, Россия мәйданы — бу мәйдан! Гәүдәне төз тоту, Мәйданга йөз тоту Килешә кешегә һәрвакыт... Тукайның Кырлаен, Такташның Тамбовын Туярмы шагыйрьләр яратып? ...Мәйданнар ачканда, Алмашка басканда Хисебез, эшебез — бер бөтен!. Әй, халкым, бар синең Тарихи сәнгатең,— Өзелмәс иң нәфис өметең! Ә шулай да . Килде безгә космик очыш чоры (Арткан чоры алтын хакының!)... Чорга кагылып үткән үзгәрешнең Үз иңемдә барын татыдым. Сатулыкта үз күзләрем белән Алтыннарның күрдем төрлесен ...Күктә кошлар очыш дәвамында Аваз салып барлый бер-берсен. Шул аваздан чыгып алтын чыңы Сафлыгына сеңә һаваның. «Алтын кошлар безгә канатташ!»— дип, Шатланадыр шуңа заманым. Ә шагыйрьләр шигырь язалардыр, Мактап алтын куллы халыкны... Җырга ашкан бар зурлыгы белән Туган халкым үзен танытты һәм калыкты дөнья күләменә, Тынычлыгын даулап дөньяның. Шул калкулык белән бер төбәктә Алтын көзләр көткән күз явым! Үз-үзенә әгәр тугры калса Бу замана, бу чор, бу вакыт — Сатулашып һичбер алтын алмам! Кош та алмам, хәтта, ук атып. Ә шулай да алтын хәреф тезеп, Канатына килер язымның: «Мин — гади кыз! Мин — СССР кызы, Татар кызы!»— диеп язармын. Ярасы сызлый гомергә, «Сау булсын илем, балам!»— дип. Бәгырьләр тураклана.. Җир йөрәге нишли икән?— Яшәү иминлеге өчен Ничәмә ватан табына Көчкуәт сорап аңа!? Бу бәйрәмнәр әле... СочысМ Счл^ймамова нетмиаи Мин бит синең җырларыңа күчкән Ерактагы дустың, якының: — Кайтып җиттем, ач, Саҗидә!— диеп, Ишегеңне кабат шакыдым. Көтәмен кич тә, иртә дә Тиеш ич кайтып җитәргә!— Юлда ич газиз балам! Юлларда Ватан уллары! Талмасын аяккуллары Азмасын йөрәк ярам. Йөрәктә — узган сугышның Кабат йөгереп урамнарга чыкТым: а Багышланып синең исемгә, Киләчәккә киң юлларын сузыл. Урам үскән Әлмәт эчендә. Кайтуымнан монда ни файда соң,— Урамнарың урап йөрмәсәм!? Гомеремдә, синнән үрнәк алып, Мин дә язам, яшим, көрәшәм. Дан-җирлегең белән яд иткәндә Көрәшләрнең зурын, алгысын, Җиде катлы күкнең иң югары Тарафыннан яңгырый тавышың. Ача кебек якты күк капусын Илдә син калдырган хак җырлар. Йөрәгеңнән сикереп, җир куенына Чумдың чөнки ничә тапкырлар! Иҗатта син үзең үскән саен, Үсүләргә безне чакырдың. Мин кайларга китеп юлыксам да, Чакыруыңны ишетеп кайтырмын. ...Чакырулы булгач, Әлмәт өчен «Ят кунак!»— дип, мине кем әйтер? ...Бу бәйрәмнәр әле хәтерләрне, Тавышларны безнең көчәйтер. Күчергәндә данлы калаларга Шагыйрьләрнең абруй, исемен... Әй, Саҗидә! Син котланган түрдән Котлар илне Сергей Есенин! ...Котлашырсыз! Шигъри тантанада Алкышлаулар белән зал гөрләр: Сез — бер көнне туган шагыйрьләр ич,— Бердәй туракланган бәгырьләр! Ә мин — синең җырлар белән үскән, Якындагы якташ дустың ич! Шуңа, ахры, миңа көрәшмичә. Юл йөрмичә яшәү — куркыныч... Үз-үзеңнән китеп буламыни? Күкеле сәгать секундларны саный. Секунд бит ул — диңгездән тамчы су, Кояш яктысыннан бер чаткы. Чаткылардан җыйган тойгы-уйлар Нигә урау икән бу чаклы? ...Вакыт миннән зур уяулык сорый!— Стеналар зыңлый, таңнар зыңлый: «Мәртәбәгә заман юл ача... Кояш сүнмәс, яшәү сүнмәс дигән, Киләчәккә юл өзелмәс!»— дигән Ышанычым — гигант куласа! Куласасын тормыш әйләндерә. Әйләнә дә күке чыгып баса — Бар бит чөнки өзелеп көтүче! Минем өзгәләнгән үзәгемнең Җанга ялганасы ишедер ул Сәгать-күке... вакыт күкесе. Күкеле сәгать гасырларны җыйган!. Ыруыбыз белән җыйналсак та, Бу җыйнак кош бездән өрекмәс! ...Үзүзеңнән китеп буламыни,— Тормыш сине санга суккан җиргә Кәккүкләрең белән береккәч, Кояшларың белән береккәч.. Балачак Мин бала чакта нигәдер Көн озын сыман иде: Казлар ишле, бәби елак. Әбиләр чыдам иде. Әбкәем каз куа иде Инеш чирәмлегенә!— Хәтерләмим зарланганын Көннең сүрәнлегенә. ...Ел шулай әйбәт килгәнме Әбиләр гомеренә? Кирәк булганмы аларга Гомергә йөгерергә?— Җеп эрләп, йомгак урарга, Көйләргә станнарын,- Үзеннән «эшкә оста»ның Тыңларга — кушканнарын?.. истәлеге Хәтерлим бишле кылычны Күзлексез саплаганын; Таңгача киндер сукканын, Ә кичен ятмаганын ...Каз... Кылыч... Киндер станы — Әбкәйдән калган маллар! Үлгәнче эшләгән әбкәм,— Кем бирсен аңа яллар!? Ә бәлки кул-аягы Чыдамлык яратканга — Очкандыр газиз әбкәем Үлемсез канатларда? Безгә дә көтү кирәктер Кошлы, канатлы гомер!— Юкса, балачак төшләргә Боегып, елап керер. ...Йомшаклыкның тойдым туфрактагын, Чисталыкның күрдем судагын... Су сафлыгын, туфрак игелеген Уңар игенемә юрадым Тойгыларым җанга тугры икән, Юрауларым, шекер, юш икән!— Мин үземне шуңа җир-суларның Чын хуҗасы кебек хис итем.