Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛГЫ СЫЗЫКТА БУЛЫЙК

 Публицистиканың урыны, чыннан да, паровозның алдында! Татарстан «аучылары съездында сөйләнгән төп докладта очерк һәм публицистикага багышланган махсус бүлекнең булуы әлеге жанрның рухи тормышыбызда гаять әһәмиятле роль уйнавы турында сөйли, һәм, гомумән, бу хәл аның табигате буенча ук әдәби фронтның алгы сызыгында хәрәкәт игәргә тиешлеген тагын бер мәртәбә искәртә. Шулай ук иҗат оешмабызда (автономияле республикалар арасында, минемчә бердәнбер буларак) махсус рәвештә очерк һәм публицистика секциясе тезелү дә бездә моидый жанрга зур игътибар бирелүен раслый Дөрес. СССР һәм РСФСР Язучылар союзлары каршында эшләүче очерк һәм публицистика Советлары белән бездәге секция арасында ниндидер охшашлык бар, әмма алар үзләренең «эш шартлары» буенча бер-берсеннән шактый аерылалар. Югарыда телгә алынган Советлар документаль жанр буенча эшләүче профессиональ осталарның зур «штаты»- берләштерә Алар арасында данлы исемнәр дә байтак Моидый авторларның эшләре исә шәхси уңыш булу белән беррәттән, күп милләтле совет әдәбиятының уртак казанышына әверелә бара Ә бездә очерк һәм публицистика йеген үзләренең күпчелек кәчләрен башка жанрларга бирүче прозаик, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче һәм журналистларга тартырга туры килә. Аларны бу эшкә алынырга, гадәттә, бүгенге менде күпләрне кызыксындырган актуаль темалар, җәмгыять һем дәүләт игътибарын сораучы проблемалар мәҗбүр итә Киң җәмәгатьчелеккә бигук таныш булмаган яңадан-яңа сугыш каһарманнарын ачучы тыйгысыз эзтабар язучы Самат Шакир тарафыннан язылган утызлап китапның яртысы очерк жанрына карый. Ике фронтта — проза һәм драматургия елкесеидә эшләүче Гариф Ахунов очерк һәм публицистика жанрын үзләштерүгә дә үзеннән леек/ңх элеш кертә. «Яшисе килә» исемле документаль повесть — Разил Вәлиевнәң зур уңышы, һәм автор әлеге әсәре эчен хаклы рәвештә Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды Үзенең иҗат биографиясен Шамил Рәиыйпое очерктан башлады Хәзер ул үз эшчәнлеген документаль повесть һәм романнар сериясе тудыру юнәлешендә дәвам иттерә Ә мондый әсәрләр, әйтик, традицион беллетристика алымнары белән язылган китапларга караганда яратыбрак укыла һәм китап укучыларның мондый серияләргә ихтыяҗы артканнан-арта бара Очерк һәм публицистика елкесеидә башкарылган оештыру чаралары һәм конкрет нәтиҗәләр, бер яктан, яэучыларыбыэ коллективының ресурслары турында сейлиләр икенче яктан, әдәби фронтның алгы сызыгында әле күпме мәмкинлеклер булуын һәм «ларның әлего аз файдаланылуын искәртәләр, үз алдыбызга зур бурычлар куерса П ендиләр Популяр энциклопедик сүзлекләрдә аңлатылганча, публицистика — заман ихтыяҗларын нечкәләп тоючы, үэенең игътибарын иң киеренке вакыйга һәм процессларга юнәлдерүче оператив әдәбият тере, җәмәгатьчелек фикеренә, кешеләрнең -эрегәне һәм күңеленә турыдаитуры йогынты ясау максатыннан, кен-үэәк социаль мәсьәләләр хакында уртага салып сәйләшү чарасы Ә тире-ягыбызда терле зәхмәт кешеләренең—фәнни лабораторияләрдә, кырларда һәм фермаларда станок янында һәм баш- чыларына киң эпик полотнолар яки шигъри китаплар гына бирәләр. Ә мондый әсәрләр, гадәттә, шактый акрын языла һәм шулай ук озак басыла. Хәзер документаль жанр үрнәкләренә, әйткәнебезчә, ихтыяҗ артты, чөнки мондый әдәбият (югары идея-эстетик дәрәҗәдә эшләнгән очракта) үзенең нәтиҗәлелеге ягыннан башка төр әсәрләрдән еш кына бер башка югары тора. Җир һәм кеше, авыл һәм шәһәр. КамАЗ һәм фән, бүгенге көнкүреш һәм иртәгәге көн бурычлары, узган еллар героикасы һәм замандашларыбызны борчыган мәсьәләләр — бездән тирән итеп үзләштерүне таләп иткән темалар әнә ничаклы! Ә без... мәсәлән, КамАЗны Мәскәү язучылары безгә караганда активрак үзләштерәләр. Безнекеләр әлеге гигант төзелешкә карата ничектер суындылар. Шулай ук гаять мөһим тема — Ленин темасы буенча да. Сибгат Хәким поэмалары, Рафаил Төхфәтуллинның унбиш еллап элек язылган ■Давыл чәчәге» һәм Виктор Байдеринның «Ленин Казанда» исемле китапларыннан соң, әйтергә мөмкин, безнең авторлар язмый башладылар; Шагинян һәм Прилежаева, Ульяновскидан Миндубаев һәм шулай ук Трофимов тарафыннан язылганнар һамдң да үрнәк булып кала бирә. Публицист таланты — үзгә талант. Яхшы публицист булу өчен әдәби күнекмәләр генә, тирән белем һәм компетентлык кына җитми, чын мәгънәсендәге гражданлык кыюлыгы да таләп ителә. Үзенең геройлары алдында икейөзләнүче, стандарт редакторлар көен көйләүче, авторитетлардан куркып торучы авторлардан беркайчан да чын публицистлар чыкмыйдыр. Публицистка бик авыр миссия йөкләнгән. Менә шуңа күрә дә, югарыда санап үтелгән кимчелекләрдән тулысынча азат булган документаль жанр осталары бик сирәк очрыйлар. Танылган публицист Анатолий Стреляный тикмәгә генә болай әйтмәгәндер: конкрет материал, уйлап чыгарылмаган тере геройлар белән эш итүче язучыларга, сәламәтлеккә зыянлы производстводагыча, өстәмә рәвештә сөт белән түләргә кирәк. Сүз дә юк, чыккан китаплар, «Казан утлары», «Азат хатын». «Ялкын» кебек журналларда басылган язмалар, телевидение һәм радио аша яңгыраган чыгышлар күп, әмма, кызганычка каршы, авторлар арасында бүгенге чынбарлыкка югары дәрәҗәдә политик һәм социаль анализ биргән, кичәге һәм бүгенгенең «очын-очка» дөрес ялгаган, хәл-шартларны дөрес аңлаган, фикер йөртүдә, бәя бирүдә һәм нәтиҗә чыгаруда партиячел һәм гражданлык принципиальлеге күрсәткән каләм ияләре алай ук мул күренми. Әгәр дә ки язучылар коллективының очерк һәм публицистика тармагындагы эш- чәнлегенә югары таләпләрдән чыгып бәя биргәндә, шуны әйтергә мөмкиндер: бу юнәлештә без беренче адымны атладык — әлеге жанрның алгы сызыкта хәрәкәт итәргә тиешлеген аңладык. Ә хәзер бер карыш та чигенмәскә кирәк. Ә эшлисе эшләр бик куп. Алар публицистиканы үстерергә омтылганда бигрәк тә ачык күренә, чөнки һәрбер башкарылган эш үз чиратында тагын да җитдирәк һәм җаваплырак проблемалар китереп чыгара. Шуны да ачык тоясың: безнең публицистика үрнәкләре казанышларны гына түгел, ә җитди югалтуларны, әйтик, язучыларыб^зның тормыш материалын әлегә тиешле дәрәҗәдә гомумиләштерә алмауларын, фикер йөртәсе, уйланасы урында, плакат һәм лозунглар белән сөйләүләрен, нигезсез мактауга бирелүләрен дә чагылдыра. Мәсәлән. кайбер публицистлар гомер эчендә бер яхшы уңыш җыйган хуҗалыкларга баралар да. тирәнтен уйлап тормастан, тиз генә шундый нәтиҗә ясап куялар: «җир белән сөйләшә беләләр...» Ә минемчә, «сөйләшергә өйрәнәләр», дип язу дөресрәктер (гәрчә игенчелек бик борынгы шөгыль булса да). Әнә бит. безгә бик яхшы мәгълүм булган ■җир академигы» Т. Мальцев кырчылык эшендәге алым һәм формаларны камилләштерү юнәлешендә кешеләр яңа ачышлар бусагасында тора дип белдерә. Уйландырырлык бер факт китерик. Эшче куллар җитешмәгән кайбер колхоз һәм совхозларда авыл мәктәпләрен тәмамлаган яшьләрне ике еллык мәҗбүри хезмәткә тарту «тәҗрибәпсен кертергә омтылалар, һәм, алай гына да түгел, әлеге наив модель үрнәк-эталон сыйфатында башкаларга да тәкъдим ителә. Ә тормыш үзенекен «сукалый» Борынгы крестьян хезмәте вакытлы кешеләр кулында яши аламы? Ни өчен авыл кешеләре миграция стихиясенә каршы тора алмыйлар? Безне менә нинди сораулар борчырга тиеш. Ин теп бела шунда: без кайчак публицистиканың бурычын онытып җибәргәлибез— дереслекне маңгайга бәреп әйтәсе урында, бәтенесен дә ал да гол итеп күрсәтергә тырыыабыз. Әлбәттә, тормыш матурлыгы турында күбрәк «зарга кирәк, әмма көнкүрештәге кайбер кыенлыклар хакында да суз кузгатырга онытмыйк Уртага салып сейләиик Зарланырга яратучыларга, шыңшып керүчеләргә азык калмасын Бүгенге имамның иң катлаулы проблемаларын хәл итүдә катнашучы гайрәтле кешеләрне ♦ данлыйк, аларның физик һәм әхлакый кечен, кыюлыгын һәм яхшы мәгънәдәге үҗәтх даган, рухи матурлыгын һәм киң карашлылыгын калку ител күрсәтик. Ә бит ааыр- § лыхлариы җиңәр эчен нәкъ менә шундый сыйфатлар сорала, һәм алар КамАЗ куәт- < парам үзләштергәндә дә, БАМ төзегәндә дә, Кара туфраклы булмаган зонаны үзгәр- “ тел корганда да, галәм киңлекләрен ачканда да кирәк. Күзәтүләр күрсәткәнчә, безнең кайбер очерклар дәреслек принцибыннан түгел. 3 ә «матур сүз әйтү» максатыннан. ялгыш караштан чыгып языла. Мисалмы! Безде һәм з башкалада китаплар чыгарып, актив кына иҗат итүче Әхәт Гаффарның «Казан утлары. J журналында (1982 ел, 1 нче сан) басылган бер очеркын искә тешереп үтик. Белгәне- ? бәзчә, 1981 ел безгә корылык алып килде, мәрхәмәтсез стихия тир түгеп үстерелгән < игеннәрне кейдерде. Менә шундый ааыр елда Ә Гаффар «1981 ел икмәге* исемле ж очерк язды. Әйтергә кирәк, күпләрне борчыган месъәләне күтәреп ае тор үзенең гражданлык вазифасын үтәде. Әмма... Кузгатылган мәсъеле очеркта ялгыш хәл ителә г Рәхимсез корМлык хуҗалык белән идарә итү осталыгын катгый тесте сынады Тә- - бигатъ бәлаказасы тотрыксызларны егып салды, ә кемсезләрне селкеткәлеп кенә ү>- ~ ды. Очерк авторы үзенең уйланулары ечен республикабыздагы иң икмәкле төбәк- ' лернең берсе — Буа районын нигез итеп ала. Ә бу район дересен генә әйткәндә сиксән беренче ел корылыгын авыр кичерде, һем, алай гына да түгел, унынчы бишъ- еллык планнарын үти алмады. Чынлыкта корылык кырларны түгел, кешеләрнең оеш _ ханлыгын, осталыгын һәм ныклыгын сынады Югыйсә, конкрет хәлләр публицистка - сетны үзләре үк әйтеп торалар: бәтенесен дә һава шартларына гына сылтаргамы, тә- < бигатъ стихиясенә каршы көрәшергә әзерләнмәгән кешеләргә гаепнең күпмә элеше ? туры киләТ . Ә очерк авторы «корылык алдында борыннарын төшермәгән, кәшелер- на юатудаН узмаган, һәм. җитмәсә, әлеге очерк ТАССР Министрлар Советы ашлык җитештерүдәге кимчелекләр турында җитди карар кабул иткән айда басылып чыкты 9 тәнкыйтъ ителгән районнар арасында Буа районы дә бар иде Шундый очраклар да була: кайвакыт язучы карашы рәсми органнар фикереннән шактый аерыла. Бу уңайдан Сергей Залыгинның партиячел позициясен, язучылык принцнпиалълеген бик ачык чагылдырган шундый бер фактиы иске төшерик Түбән Объ гидростанциясе проекты инде күп кенә хөкүмәт инстанцияләрен үтәл, раслану сәгатенә якынлашканда язучы әлеге тезелешне тормышка ашыруга каршы чыга Нн ечен! Сәбәбе шунда: сусаклагыч Тәмендәге булачак промыселларның зур элешен басып китәчәк. Язучы моңа каршы чыга һәм үзенең хаклыгын раслый «Залыгин кон- фликтыиннан соң инде чирек гасыр узды Хәзер Тәмен сазлыклары астындагы катламнардан кон саен бик күп нефтъ һәм газ чыгарыла. Кызганычка каршы, «1981 ел икмәге» очеркында гомум файдалы зш өчен яну, дөреслекне ачу юлында кыюлык күрсәтү сизелми Дәрес 1983 елгы >ш нәтиҗәләре ечен Ьуа районы КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, 8ЦСПС һәм 8ЛКСМ Үзән Комитеты байрагына лаек булды Әмма күпмедер вакыт аралыгында ирешелген Җиңү тынычланырга нигез бирми Хуҗалыклар унберенче бишъеллык планнарын үтә алырлармы! Ә бүгенге кендә район дәүләткә 42 мең тонна бөртекле ашлык. 10 мең тонна шикәр чегендере. 2,6 мең центнер ит биреп җиткермәде Ә план. КПСС Үзәк Комитетының апреля (1984) Пленумында иптәш К У Черненко тарафыннан басым магый, экономик, социаль һәм әхлак елкәләрендәге уңышларга турыдан-туры бәйләнгән, һәм бу уртак эштә публицистиканың да ярдәме таләп ителә, Бу җәһәттән «Казан утлары» журналының Татарстан атом электр станциясендә әдәби пост оештыруы хуплауга лаек. Соңгы вакытта журнал битләрендә төзелешнең барышы әйбәтрәк яктыртыла башлады. «Публицист» сүзе язучының публика, халык белән сөйләшүен аңлата. Әмма безнең очерк китапларыбыз әлегә республика чикләрендә генә калалар. Аларны тәрҗемә итү, Бөтенсоюз аудиториясенә җиткерү — күтәрелмәгән чирәм. Шөкер, Мәс- кәүдә прозаик һәм шагыйрьләрнең китаплары чыга тора, ә менә татар публицистларының хезмәтләре бөтенләй диярлек күренми. Соңгы унбиш ел эчендә яэучыла- рыбыз республикадан читтә дүрт йөздән артык проза, поэзия китаплары бастырдылар, ә очерк һәм публицистика жанрындагы казанышлар шулкадәр аз, аларны санар өчен бер кулдагы ике бармак та җитә. Ачыклабрак әйткәндә, ике съезд арасында Мәскәүдә очерк һәм публицистика жанрына караган бары ике китап — Э. Касыймов һәм Г. Ахунов китаплары дөнья күрде. Бу юнәлештә ни өчен пассивлык күрсәтәбез? Беренчедән, нигәдер мәкаләне, очеркны, документаль китапны русчага тәрҗемә итү гадәткә кермәгән. Икенчедән, кирәк-кирәкмәгәндә ике йөзгә якын членыбыз бар. яшь һәм башлап язучыларны да исәпләсәк, меңгә җитәбез, дип күкрәк кагарга яратсак та, бездә үзәк матбугатка үтеп керерлек көчләр юк дәрәҗәсендә. Үзәккә кемнәр юл яра? «Москва» журналы трибунасыннан Геннадий Паушкин чыгыш ясады. «Дружба неродовита — Рафаэль Моста- фин, «Смена»да Диас Вәлиев публицистик мәкаләләрен бастырдылар. Шулай ук Нонна Орешина да «Правда- газетасына үзенең яраткан геройлары — хәрби очучылар турында язгалап тора. Әмма әлеге язучыдан күбрәк тә көтәргә хакыбыз бар. Очерк һәм публицистика жанрында үзәккә тиешенчә чыга алмау, бәлки, тәрҗемә өлкәсендәге кыенлыклар белән аңлатыладыр?! Әмма республикабызда чыга торган газета һәм журналларда да яхшы публицистика үрнәкләре алай ук мул күренми. Үзеннән-үзе аңлашыла: әдәбиятның иң оператив һәм эшлекле жанрын үстерүне оештыру, аның югары нәтиҗәлелеген тәэмин итү вакытлы матбугат органнарының гына түгел, Язучылар союзы идарәсенең дә даими кайгыртучанлыгын таләп итә. ...Атаклы кавалерист-кыз Надежда Дурова, хәрби хезмәттән китеп, Алабугага кайта һәм язучылык эше белән шөгыльләнә башлый. Менә ул үзенең «Кавалерист-кыз яэмаларыпн А. С. Пушкин хөкеменә җибәрә. Бөек шагыйрь аның әдәби күнекмәсенә уңай бәя бирә, каләм белән, гусар кылычын уйнаткандагыча, оста эш итүен әйтә. Шуннан соң бер ай үтә — кулъязма беркайда да басылмый. Ике, өч ай уза — нәтиҗә күренми. Дүртенче айга чыккач, кылыч сугышларында күп мәртәбәләр катнашкан каһарман кавалерист-кыз. Россиянең бөек шагыйре авторитеты алдында югалып калмыйча. Александр Сергеевичка үзенең канәгатьсезлеген белдерә. Ә Пушкин исә җавап хатында китап бастыру эшенең четерекле һәм катлаулы булуын, шуңа күрә, дүрт айлык тоткарлануларның ихтималлыгын аңлата. Ә хәзер дүрт ай элек бирелгән кулъязма турында сорашып нәшриятка мөрәҗәгать итсәң, сиңа сәерсенебрәк карыйлар һәм кайчак җавап та биреп тормыйлар. Парадокс: нәшрият эшләре белән идарә итүдә күбрәк тәҗрибә туплаган саен, «нәшрият машинасы» (үзәктәгеләре дә исәпкә алына) акырынрак тәгәри шикелле. Югыйсә планлаштыру эшендә математик компьютерлар кулланыла, авторга консультантлар, рецензентлар торган саен күбрәк ярдәм күрсәтәләр. Ә нәтиҗә... Нәшрият машинасының тизлеген арттыру язучыларның көченнән килми, әмма иҗат эшчәнлеген төптән уйлап оештыру китапларның чыгу срокларына йогынты ясарга мөмкиндер. Шундый күркәм кагыйдә барлыкка килде: Татарстан китап нәшрияты һәм Язучылар союзы идарәсе китаплар чыгару планын бергәләп тикшерәләр. Әлеге форманы камилләштерү таләп ителмиме? Бу уңайдан шуны гына әйтеп узасы килә: без җыелган уңышны, кул астында булган әзер кулъязмаларны гына планлаштырабыз түгелме? Шулай да китаплар шактый озак чыга, кимендә ике-өч елдан соң гына дөнья күрә. Тормыш темпы елдан-ел арткан заманда очерк яки башка документаль китапларның шулай соңгарып чыгуы белән килешәсе килми, чөнки алар инде кешеләргә кичәге көн турында сөйләячәкләр. Менә шуңа күрә, эшне «көлтә суктырумдан түгел, ә күпкә элегрәк башлау нәтиҗәлерәктер. белгәнебезчә, китрпларны спецзаказ буенча аздыру да бар Әмма азучылар оешмасы һем нәшрият мондый алымны бик сирәк кулланалар КамАЗ турында беремчә лардән булып очерклар китабы чыгарган Г. Паушкинга берничә ел элек нәкъ мене шундый заказ бирелде «Түбән Каманың бәхетле сәгате, исемле документаль «итал та шулай язылды Әгәр мондый практиканы үстерү күздә тотылса язучылар оешмасы һәм нәшрият планны финишта түгел, ә авторлар кулъязма остендэ эшләгәндә үк карый башларга тиештер Язучыга конкрет эш йекләргә кирәк Хәтта роман, повесть пьесаларны да басылу вакытын алдан билгеләп яздыртырга мвмкнмдер Әлбәттә, мондый алым күп очракта әзер кулъязмалар белән генә эш итүче нәшриятка эстәмә мәшәкатьләр тудырачак. Язучылар союзына да китап бастыру буенча гына түгем, а китап яздыру юнәлешендә дә оештыру эшләрен киңәйтергә туры киләчәк Иң Очерк һәм публицистика жанрын үстерү турында сейләшкәидә әдәби тәнкыйтьнең йогынтылы качен дә истә тотарга кирәктер, чоики бу эштә белгәчләребезнең дә үзләрен җаваплы итеп тоюлары сорала. Күптән түгел профессор Мехеммәт Гайнуллинның «Татар әдәбияты һәм XX гасыр башы публицистикасы, исемле зур теоретик китабы донья «үрде Үткән тәҗрибәне анализлау яхшы, әмма мемуар үрнәкләрен бүгенге кон практикасы үриоклоро белен тулыландырганда, тагын да яхшырак булыр иде. Хормотле аксакалның яшь «әломдеш- ләре, фикердәшләренең шундый китаплары нигә күренми? Югыйсә. анализлау, тикшерү. киңәшү, бәхәсләшү эчен эшләр бихисап! Калом осталарының очерк язу практикасы. публицистика әлкәсендо газета һәм журналларның, шулай ук радионың тәҗрибәләре дә җитди гомумиләштерүләрне котәләр. Телепублпцистнкә да үсте Кор сәнең яхшы икәнен, чиратта нинди проблемалар торуын җентеклап анализлыйсы ие- »нҗе ясыйсы бар. Дәрес, без Ф Әгъзамоеның бүгенге очерклардагы геройлар, И. Ни- эамовның газета һәм журналлар теле турындагы аналитик зәхмәтләрен беләбез. Эмма болар гына аз. Әгәр мондый алымнарда барса, очерк Һәм публицистика проблемалары белән шегыльләнүче тәнкыйтьнең җанлы әдәби процесс темпына әмере алмавы меминн. Очәрк һәм публицистиканың остонлеге шунда әйтик, театрга, студиягә режиссерга бәйле пьеса яки сценарийдан аермалы буларак, бу жанрлар утләрен үзләре оемыйлар. Әмма моның ечен мәҗбүри шарт бар Алар югары таләпләргә җаоап бирерлек булырга, тормышның социаль-политик күренешләре белән тирен кызыксынуны гәүдәләндерергә, тикшерелә торган проблемалар халык хуҗалыгы һәм гомум кешелек әһәмиятенә ие булырга, бәя һәм нәтиҗәләр, фикер тел. стнль Ьем форма тегел булырга тиеш Әгәр дә шундый дәрәҗәдә эшләсәк, яхшы оешканлык «я югары Ф*—****** *^'*> лыгы һәм профессиональ җаяаплылык та естесек, боз партиягә дәүләтебезгә һем халыкка тагын да зуррак файда китерербез Язучы ечен моннан да мәһ—рәә бу рыч юк