Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИ МӘХМҮДОВ—ХАТТАТ

Гали Махмудов культурабыз тарихында зур һәм үзенчәлекле роль уйнаган шәхес. Аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге моңарчы куп кене тикшеренүче дикъкатен җәлеп иткән. Махмудов хакында язылган мекалә-очерклар да байтак. Ләкин шуны әйтергә кирәк: болар аның зшчен ләгән берьяклырак яктырта, төгәлрәк әйткәндә, нигездә педагогик һем тел өлкәсендәге эшенә кагыла. Шул ук вакытта, бу затның гарәп-тәрки каллиграфия сәнгате мәйданындагы гамәле һем казанышлары һаман да игътибардан читтәрәк кала килде Шушылариы исәпкә •лганда, Г. Мәхмүдовның хәттат1 һәм каллиграф-педагог сыйфатлары белән беркадәр таныштыруның хаҗәте бәхәссездер. Гали (Мөхәммәтгали) Махмудов 1824 елда Казан еязе Мәмдәл волосте (яеэерге Биектау районы) Селангер авылында дөньяга киле. Башта шунда башлангыч белем ала, соңра Казанның бер мәдрәсәсендә укый. 1842 елдан башлап гарәп каллиграфиясе укытучысы буларак Казан университетында эшли, бер үк вакытта шәһәрнең беренче гимназиясендә дә укыта. Биредә ул 1868 елга надәр дәрес бирә 1876—1881 елларда Казандагы Татарская учительская школаның инспекторы вазифасын башкара- Г. Мея- мудоа 1891 елда вафат була. Гали Мәхмүдовның исеме иң беренче нәүбәттә нәкъ менә каллиграфия сәнгате, аерым алганда ул сәнгатьнең казан татарлары мохитендә үсеше белән бәйләнгән Бу үсешнең сызыгы исә IX—X гасырларга барып тоташа Гарәп язуын куллана башлау белән болгар халкы эчендә, табигый, аның осталары да барлыкка килгән XIII йез ахыры — XX йез башы дәвер эчендә иҗат ителеп дөньяга килгән герле характердагы күп кене язма ядкарьләр — безнең карамагыбызда. Алар язма культурабызның нң югары дәрәҗәгә ирешкәнен раслый торган бәһасез истәлекләр Халкыбыз тарихын гарәп язуыннан башка күз алдына китерү мемкин булмаган шикелле, ул язуны аның каллиграфик герләреннән аерып булмый Культурабыз тарихында Г Махмудов тоткан урынны дерес аныклау өчен без нәкъ шушы факторны истен чыгармаска тиешбез. Донья күлемендә танылган каллиграфик сәнгать гареп язулы халыкларда бүгенге көндә дә туктаусыз үсеш юлында Совет галиме Б В. Вәймарн бу җәһәттән болай дип яза: «Эстетик әһәмият һем сәнгатьче эшләнеше ягыннан дөньяның бер әлифбасы да гареп язуы дәрәҗәсенә ирешмәде» 5 Гареп каллиграфиясенең мондый, башка бер милли язуда да күрел-өгән үсүе иерсе белем • Месглман Канчыгышында матур азу ост яд ярма шула* *’!*Л*!7 . ВгПмярн В В. Искусство арабских стран к Ирана N.. IYM. Г СССР Педагогия фәннәре Мирза МӘХМҮТОВ. академиясенең академигы Әбрар КӘРИМУЛЛИН. филология фәинаре докторы аңлатыла соң? Билгеле булганчг.г мөселманнарда я.|у изге эшләрнең берсе санала, яэу осталары нык ихтирам ителә. Шул ук вакытта сәнгатьнең мөһим төре — сурәтче* лек, ягъни кеше рәсемен ясау ислам тарафыннан мәҗүсилек һәм христиан дине белән бәйләп каралган, шуларны тарату, пропагандалау чарасы исәпләнгән. Башлыча әнә шул сәбәпле сынлы сәнгать мөселман илләрендә (Иранны беркадәр кагыйдәдән чыгарма итеп караганда) ныклап тамыр җәя алмаган. О. Г. Большаков язганча, «ислам дине баштан ук үз идеяләрен пропагандалауда сынлы сәнгать булышлыгыннан баш тарткан...» Ләкин, гүзәл язу бары тик сынлы сәнгать урынын биләү бәрабәренә үскән дисәк, хата булыр. Мәсьәләнең тагы бер ягы бар һәм ул әһәмияте буенча югарыда күрсәтелгән сәбәптән һич калышмый. Сүз гарәп язуының табигый сыйфатлары: хәрефләрнең үзгә формалары, сызыкларның сыгылмалылыгы, хәреф элементларының үзара ярашып торуы һ. б. турында. Бу үзенчәлекләр сәнгатьчә иҗат өчен чиксез мөм Гарәп яэу төрләренең иң борынгы ике төре—нәсех белән куфи. Соңгысы гарәпләрдә ислам дине кергәнче үк кулланылган. Соңрәк, X гасырда, «хотуты ситтә» ягъни «алты яэу» дип исемләнгән төп язулар төркеме барлыкка килә. Болар эченә нәсех белән бергә сөлес, мохаккак, рәйхани, тәукыйгъ һәм рикъка керә. Шуннан соңгы чорда иҗат ителгән язу өслубләре теге яки бу дәрәҗәдә әлеге «алтылыкка» барып тоташа. 1 Большаков О. Г. Ислам и изобразительное искусство Труды Государственного Эрмитажи, т X Культура и искусство народов Востока Л . 1969. 152 6. Гарәп язуы каллиграфиясен яхшылап белмичә торып, Шәрык дөньясын, мөселман халыклары мәдәниятын тулысынча аңлау мөмкин түгел. XIX йөздә Казан университетында эшләгән ориенталист галимнәр шушы хакыйкатьтән яхшы хәбәрдар булып, Көнчыгыш телләр бүлегендә укучы студентларны гарөп-төрки каллиграфиясенә өйрәтү кирәклеген белгәннәр. 1843 елда төрки телләр белгече профессор А. К. Какинлекләр тудыра киңәше нигезендә Казан уку округы попечителе М. Н. Мусин-Пуижмм унм- ^рситет советына махсус хат яза. Аннан мондый сүзләрне укырга мамкин «Гареп һем төрек-татар каллиграфиясе үзенә бер терле сәнгать тәшкил итә. Анда ояМиылган язу ысулларының күптерлелеге һәм нәфислеге махсус ейрөнүг» лаек. Шулай итеп, Г. Мәхмудовның Казан университеты мөгаллиме булып китүе да бу уку йортының гарәп каллиграфиясе укытучысына мохтаҗ булуы белән бәйле Канат гүзәл язу кагыйдәләрен балачагында ук өйрәнә башлаган «Мәсәлмен цяраидә хермәт ителгән каллиграфия сәнгате белән мин кече яшемнән бирле ше- гммпендем»,— дип яза ул Казан уку округы попечителенә тапшырган гаризасында 2 Мадрәсәдә укыган елларда ук инде Г. Махмудов оста һәм килешле язган А К. Каэем- бек аның маһирлыгына игътибар итеп, соңыннан талантлы шәкертне каллиграфия укытучысы сыйфатында Көнчыгыш телләр бүлегенә тәкъдим итә. Мәхмудовның дәрес бирү структурасы ориенталист студентларга каллиграфия теориясеннән тепле мәгълүмат үзләштерергә, язуның гамәли күнекмәләрен алырга туяы мемкинлекләр биргән. Махмудов үз эшен яратып башкарган, аңа ихлас күңел- дви бирелгән кеше булган. Бер генә фактны искә алыйк Каллиграфик азу белән шөгыльләнүнең төп шарты — очы кагыйдә буенча киселгән каләм, шомартылган кәгазь һәм махсус әзерләнгән кара булдыру Менә шул әсбапларны җитештерү мяшь- хзтен үз өстенә алып, мөгаллим, Казем-Бек И И Лобачевскийга хәбәр иткәнчә .зур булмаган хезмәт хакының бер өлеше исәбеннән»' алты ел буена студентларны каләм- ■ара белән тәэмин итеп торган. Г. Мәхмудовның каллиграфик мирасына килгәндә шуны истә тотарга кирәк кызганычка каршы, хаттат кулы белән күчерелгән китаплар, язылган «кыйтгеләр«ның (язу үрнәкләре) зур өлеше 1902 елда янгын вакытында көлгә өйләнгән Ләкин безнең көннәргәчә сакланган кадәресе дә хәттатның сокландыргыч маһирлыгы хакында сәйли. Останың безгә билгеле булган тәүге язу үрнәкләренә күз салыйк« Ул аларны гариза белән бергә попечительгә тапшырган булган. Шушы дүрт кыйтгада ук инде унсигез яшьлек каллиграф үзен гүзәл язу сәнгатенең асыл кагыйдәләре и нан гулы- сынча хәбәрдар икәнен күрсәтә. Шулай ук тәҗрибәнең әле бигүк җитәрлек булмавы кайбер хәрефләрне төзәткән җиреннән чамалана. Кыйтгаларның беренчесендә пөхтә, бик җыйнак «нәстегъликъ-н хафи. (вак нәстәгьликъ) ысулы белән бер фарсы шигыреннән өзек язылган Ностегъликъ теренең нигез принципларыннан берсе — язуда калыи сызыкларның нечкәләре белән чиратлашып килүен төгәл күрсәтү. Шушы, хәттаттан югары осталык өстене, нечкә зеаыклы булуын сораган алымны Мөхмүдов бөтен күркәмлеге белән башкара Икенче үрнәк эре нәстәгьликъ (нәстәгъликъ-и-җели.) стилендә язылган Монысы композиция ягыннан аерылып тора. Кайбер очракта каллиграф, аерым сүз язылышы белән канәгатьләнмичә, аны төзәтеп, гомуми композицион тукымага ярашлырак. ятышлырак иттереп, бүтәнчә рәвештә урнаштырган. Гомумән, нәстәгьликъ белен язылган бу ике кыйтга XIV йез ахырында Иранда барлыкка килгән стильнең бетен гүзәллеген һем җиңеллеген туплаган дип әйтергә була Янә бер үрнек. Монысында «нәсех» язуы кулланылган. Күренекле сәнгать белгече П. М. Дульский үзенең 1930 елда чыккан мәкаләсендә бу өзекне «элеккесе (нестегъ- ликъ белән язылганы — Р. К.) кебек ачык язылмаган» дип бәяли ' Ләкин бу Ф-«ер белен килешеп булмый. Нәсехне Махмудов башка язу тәрлерен өйрәнгән дәрәҗә дә Үк яхшы үзләштергән. Әлеге кыйтгада яшь оста язу ритмын тегел саклый Әяедән-еле ■ерефлернең горизонталь элешләрен сузып җибәрүе (бу алым хәттатлар телемдә •ирсал* * дип атала) нәсех стиленең асылын ачыл салуда ярдәм ите. Ирсал алымын систематик рәвештә һәм урынлы куллану билгеле дәрәҗәдә «саллы» булган нәсехне жиңеләйтерге, алга омтылышлы итеп күрсәтергә мөмкинлек тудыра. Ниһаять, уку өчен шактый авыр дуртвнче каллиграфик язу үрнәге. Биредә кул ланылган ысул — «шикәстә»Тышкы күренеше талымлы, катлаулы бизәкне хәтерләтә Бу ысул белән яхшы яза алу каллиграфлар каршында гомуми осталыкның бер кри терие саналган. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк китап һәм кулъязмалар бүлегендә Г. Махмудов кулы белән күчереп язылган китапларның берничәсе саклана.. Мондый зур күләмле әсәрләр күчерү каллиграф эчен һәрчак җитди сынау була. Аларны хаттат урта яшьләрдә чакта язган. Җитлеккән талант, күпкырлы тәҗрибә бу кулъязмаларда үзләрен бөтен көче-куәте белән сиздерә. Мәсәлән, Махмудов күчергән фарсы авторы һатифиның «һәфте манзар» («Җиде күзәтү») исемле шигъри әсәр язуының нәфислеге, нәэакәтлелеге белән сокландыра. Китапта башлыча «нәстәгьликъ» стиле кулланылып, декоратив «сөлес» язуы да урын алган, атап әйткәндә, аның белән бүлек исемнәре язылган. Хәрефләрне салмак, талгын рәвештә тезеп бару осталыгы, язуның гомуми ятышлылыгы — һәммәсе дә әйбәт тәэсир калдыра. Шулай ук «нәстәгьликъ» язулы, 250 биттән дә ким түгел, «Тәзкирә әш-шөгара» әсәренең күчермәсе каллиграфның иҗади уңышы булып тора. Китапка үткән заман гарәп шагыйрьләре, шул җөмләдән, мәшһүр Әбү әл-Галя әл-Мәгари тормышы һәм иҗатыннан күп мәгълүмат тупланган. Текстны күчергәндә Махмудов кара һәм кызыл төстәге -карадан файдалана. Биредә язу төрләре кулланылышындагы бик хароктерлы бер үзенчәлек белән очрашасың: текстның фарсы телендәге өлешләре «нәстәгьликъ», гарәпчә шигъри парчалар исә «нәсех» язылышында бирелгән. Бу күренеш билгеле төр язуның башлыча билгеле бер географик өлкәдә, мәгълүм бер халык тарафыннан кулланылу традициясе белән аңлатыла. Күргәнебезчә, Г. Махмудов гарәп язу стильләренең байтагын камил үзләштереп, алар белән бердәй дәрәҗәдә оста эш иткән. Элек-электән, профессиональ язу техникасы кагыйдәләрен бик яхшы белү белән бергә, хәттатлардан югары әхлак сыйфатларына ия булу таләп ителгән. Бу таләпне үтәү осталыкның иң биек дәрәҗәсенә ирешүнең зарури шарты итеп каралган. Иранның мешһүр хаттагы, «нәстәгьликъ» остасы Солтан Гали Мәшһәди әлеге принципны кыска һем төгәл рәвештә болай аңлаткан: «Язу сафлыгы — күңел сафлыгыннан». Мәхмүдов- ның каллиграфия өлкәсендәге казанышлары, шиксез, шушы асыл принципка һәрдаим йөз тотуты белән дә бәйле Г. Мәхмүдовның безгә мәгълүм фоторәсемнәре бик аз. Күптән түгел хаттат төшкән тагын берәү булуы ачыкланды. Ул күп еллардан бирле Мөхмүдов оныклары — аның кызы, татар хатын-кызлары арасында демократик хәрәкәтнең күренекле вәкиле Гайшә һәм танылган юрист, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Терегуловларның балалары — Мәдинә апа Керимова белән Хәлимә апа Булатованың шәхси архивында саклана. Чама белән 1870 еллар башында төшерелгән фотода без Гали Мәхмүдовның үзен, хатыны Гөлчирә һәм олы кызлары Гайшәне күрәбез. Үткән гасыр җәмгыятебез культура эшлеклеләре сафында сәнгать кешесе һәм галим Гали Мәхмүдов чордашлары Ш. Мәрҗани, К. Насыйри кебек олы затлар белән беррәттән милли мәдәниятыбызның горурлыгы булып тора.