Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКА СӘНГАТЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫГЫ

Шушы елның январь аенда күренекле совет композиторы, татар балет сәнгатенә нигез салучы Фәрит Яруллинның тууына 70 ел тулды. Фәрит Яруллин атаклы 'Тукай маршы»н иҗат иткән талантлы музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә туып, кечкенәдән музыка яратып, үзе дә фортепьянода уйнарга өйрәнеп үсә 1930 елдан башлап Ф Яруллин Казан музыка техникумында. 1933 елны—Mac кәү консерваториясе каршындагы рабфакта, тагын бер елдан соң татар опера студиясендә укый. Шул чорда ук Фәрит Яруллин виолончель һәм фортепьяно өчен соната, симфония. «Зөлхәбирә» операсының беренче кисәген яза. Бу вакытта инде аның •Комсомолка-партизанка». «Колхоз кызына», «Егерменче елларда» дигән лирик җырлары һәм романслары халык күңелен җәлеп иткән була Уку елларында композиторны Габдулла Тукайның •Шүрәле» поэмасы рухландыра Бу кызыксыну Ф. Яруллинга шушы әкият-поэма нигезендә балет иҗат итәр.- ■ илһам бирә. 1941 елда Ф Яруллин хәрби училищеда укый Аннары, кулына корал алып, фронтка китә 1943 елда композитор Фәрит Яруллин сугыш кырында һәлак була Сәнгатебезнең йөзек кашы булган «Шүрәле» балеты беренче тапкыр 1945 елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела Тамашачылар ины туган илебезнең бик күп шәһәрләрендә һәм чит илләрдә алкышлап каршы алдылар. Журналыбызның бу санында танылган сәнгать эшлеклеләренең Фәрит Яруллин турындагы истәлек һәм уйлануларын урнаштырабыз. Йөрәк түрендә ...1941 елның язы. Казанда әле генә ачылган опера һем балет театрында зур кызыксыну белән яшь композиторның беренче зур әсәрен әзерләп йериләр. Барысы дә, бигрәк тә автор үзе һәм аның остазы профессор г и Литинский дулкынлана Яшь композиторга зур еметләр баглана Ник дигәндә, ул бит беренче тапкыр татар әрит Яруллин... Бу исем барлык музыка сөючеләр күңелендә горурлык һәм соклану хисе тудыра һәм шунда ук үзенең кабатланмас яктылыгы, үзенчәлоге белән сәнгатебез тарихына кереп калган беренче татар балеты искә теше балетын язган! Бөтенесе дә сабырсызлык белән премьера көтә. Тамашачы ничек кабул итәр аны, ошатырмы!.. Ләкин бетен якты өметләрне, шатлыклы дулкынлануларны башланып киткән Бөек Ватан сугышы ялмал ала Фәрит Яруллин сугышның башыннан ук ил иреге өчен алгы сызыкта көрәшә. Аның йөрәгендәге моң чишмәсе халкыбыз батырлыгына багышланган яңа әсәр — симфония булып яңгырарга тора. Тик кызганыч: күңелләргә күчеп тантана итәчәк бу симфония тәмамлана алмыйча, ак кәгазь битләренә төшә алмыйча кала. 1943 елның сентябрендә бөтен дөньяга танылачак талант иясенең гомере яу кырында өзелә. Ләкин композитор өчен үлем түгел иде бу. Чөнки аның моңнары, аның үзенең якты образы безнең йөрәкләр түрендә. Аның үлемсез әсәре «Шүрәле»нэң бөтен Җир шарында тамашачысы һаман арта, һаман саен күбәя барз. Ул елларда әле туып кына килгән татар балетының гадәти булмаган шундый зур уңышка ирешүен ничек аңлатырга соң? Бу сорауга бер сүз белән генә җавап биреп булмый, әлбәттә. Шулай да, минемчә, бу уңышның сере иң әүвәл халкыбыз шагыйре Габдулла Тукайның шигъри әкиятпоэмасындагыча тирән һәм мәһабәт халыкчанлыкта. Күңелләрне кечкенәдән үзенә тартып торган чын поэзия һәм халык тапкырлыгы белән тулы бу әсәр Фәрит Яруллин музыкасы белән бербөтен булып сәхнәгә күтәрелде, тагын да җанланып китте, баеды. Әлеге әкият инде күптәннән халык җанының бер кисәге булып яши иде. Хәзер ул сәхнәдәге моң һәм бию аша яңадан туды. Биредә халкыбыз зирәклеге, яктылык һәм яхшылыкның усаллыкны җиңел чыгуы тантана итә. Әсәрнең ифрат зур идея көче әнә шунда, һәм, әлбәттә, балет музыкасының һәркемне таң калдырырлык лирикага байлыгы, халкыбыз җырларына якынлыгы күңелне биләп ала. Шул ук вакытта бу музыка Европаның гомумбалет сәнгате кануннары буенча, профессиональ кул белән, оста симфоник телдә язылган. Былтыр белән Сөембикә биредә халык күңеленең сафлыгына, аның холкындагы иң яхшы якларга җыелма образ буларак иҗат ителгәннәр. Ә Шүрәле кул астындагы көчләр өчен кискен, хәтта, тәнең белән тоя алырлык итеп, «кадап» ала торган интонацияләр тудырылган. Бу — композиторның сокландыргыч, моңа кадәр күрелмәгән табышы. Чыннан да, «Шүрәле» балетын карап, югарыда әйтелгәннәрне тонганнан соң, бар, онытып кара бу «урман сарыгын!» Юк, оныта алмыйсың син аны, гомерең буе оныта алмыйсың! Бу балеттагы чын сәнгатьчә уңышларны һәм табышларны тиз генә сөйләп бирү мөмкин түгел. Тик шунысы хак: әсәр безнең балет сәнгатебезнең йөзек кашы булып тора!