Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЛЕ ДӘ КҮЗ АЛДЫМДА

 

Узган ел минем кулга «Современник» нәшриятында чыккан «Мәскәү-80» диген хикәяләр җыентыгы килеп эләккән иде. Кызыксынып, хикәяләрнең барысын да диярлек укып чыктым. Китаптагы 26 хикәядән икесе хәтергә сеңел калган: берсе инде мәрхүм Федор Абрамовның «Бабилей» исемле, икенчесе Евгений Чернов дигән язучының «А завтра домой» хикәяләре Беренчесенең кыскача эчтәлеге болай- фермада савучы булып эшләүче хатын үзәнең илле яшьлек юбилеен үткәрә. Гомер буе сыер абзарыннан чыкмаган хатын бүген үзенең бәйрәмендә бөтенләй икенче кешегә әйләнә: уйный, кәлә, бии Тескә-башка да чибәр икән ул, хәтта үзенең кызларыннан да яшьрәк күренә. Бәләкәй генә авыл кешеләре табында әңгәмә корып утыралар Моң-зарлары да бар икән аларның авыл кеннән-кән кимүгә бара, аны бөтенләй бетерү турында да сүз чыга икән җитәкчеләр авызыннан. Шушы кайгыларын уртаклашырга, шул бәладән котылырга ярдәм итмәсме дип, әмет ител, алар язучыны да кунакка чакырганнар икән. . Ә икенче кәйне кайтып китәр алдыннан саубуллашырга дип килсәләр, ни күрсеннәр, кичәге шат йөзле хуҗабикәне алмаштырганнармыни— картайган бер карчык, битен-күэен яулык белен каплап, аш- су хәстәрләп йөри. Ә өстәл артында биш-алты ир утыра (ире һәм уллары!), килеп кергән кешеләргә алар комсыз күзләре белән карыйлар шешәләре юк микән! Кунакларга тизрәк чыгыл китүдән башка чара калмый. Кичә бәйрәмдә кайда булган соң бу ир! Туйганчы эчертеп, исертеп, кунакларны сыйларга, күңел ачарга комачауламасын дип, лапас башына менгереп ташлаган булганнар икән аны. Ә кунаклардан калган эчемлекләрне, әтиләренә калдырмыйча, уллары, кияүләре эчеп бетергәннәр Шуның үчен чыгарып, йорт хуҗасы хатынының күзен-башын күгәрткән «А завтра домой» дигән хикәянең герое моннан биш ел элек институт бетерел киткән шәһәренә килә. Максаты — аспирантурага керү шартлары белән танышу Аспирантурага ул фән өлкәсендә берәр ачыш ясау, илгә файда итү теләге белән түгел, ә хатыны кушкан өчен керергә тели: балалар үсә, зуррак шәһәргә урнашырга кирәк. Балаларны урнаштыра башласаң, фәнни дәрәҗә дә кирәк булачак Бу шәһәрдә үзе белән бергә укыган, әле һаман тормышка чыкмаган кыз да яши икән Бетен зшләрен бетереп, иртәгә китәргә билет та алып куйгач, бер генә теләк кала: шул кыз белен күңелне ачып булмасмы!! Шушы ике хикәя инде елдан артык күңелдән китми. Авторларына ачу килеп йәри: тапканнар язар нәрсә, эчкечеләрне, үзләре өчен генә яшәүче адәм актыкларын сурәтләмәсәләр. яхшы кешеләр беткәнмени, колхозларда намус белән эшләүчеләр юкмыни, җанын-тәнен фәнгә биргән, гомерен илебез куәтен үстерүгә багышлаган кешеләр азмыни бездә!! Авторлар белән менә шулай әрепләшеп йәрдем моңа кадәр. Хәтта «Литературная газета»га язып җибәрергә дә уйлаган идем «Казан утлары» журналында башланып киткән бүгенге проза проблемаларына багышланган сөйләшү материалларын укый башлагач, шуны аңладым бу әсәрләр күңелне иң авырттыра торган проблемаларга багышланган икән, өстәвенә, бик оста язылганнар икән, шуңа күрә минем җанны айкап чыгарган, онытылмаслык булып күңелгә кереп утырганнар икән. Балкар шагыйре Кайсын Кулиеаның бер мәкаләсен укыгач, бу язучыларга ихтирамым артты. «И снег не бесполезно тает» дигән мәкаләсендә ул менә нәрсә ди: «...искусство ставит вопросы, поднимает тревогу. ..Смотрите, люди, может случиться беда, не опоздайте, примите вовремя меры». Кеннән-кән ныграк тамыр җәйгән ямьсез күренеш — эчкечелеккә, үзе өчен генә яшәүчеләрнең кеннән-кән күбәюенә йерекләре әрнеп, шуңа каршы протест белдергәннәр икән хикәя авторлары У лыкка каршы чыга ул, кемнәрнеңдер тыныч сазлыгына таш ата. Ә менә Р. Мостафин- ның позициясе аңлашылып җитми. Ул Аяз Гыйләҗев мәкаләсендәге «тырпаеп торган почмакларнны шомартырга тырыша. «Шулай ител, тагын кабатлыйм, минемчә, прозабыз ул кадәр үк аяныч хәлдә түгел. Ләкин бәла шунда: безнең әдәбияттагы хәтта иң биек «наратларыбыз» да соает һәм дөнья әдәбиятының киңрәк фонында караганда еш кына уртачадан узмаган гади агач булып, кайчакта куак кына булып күренә». Гыйләҗев та шул ук фикерне куәтләмимени? Тагын берәр татар язучысы Муса Җәлил биеклегенә күтәрелсә, зыян итәр идемени?! Бәхәстә тагын бер бик үк килешеп бетмәгән нәрсә күзгә ташлана. Кайберәүләргә ни өчендер Аяз Гыйләҗевның өч язучы әсәрләрен яратып, кат-кат укуы ошамаган. «Нигә сиңа алар гына ошый, нигә мин дә ошамыйм» дип, Аяз Гыйләҗевның авызына суккан кебек тоелды миңа кайберәүләр. Бүтән авторлар ошамый икән, бу бит әле аларны бетереп ташлау түгел. Сугыш чоры һәм аннан соңгы буынны тәрбияләп үстергән язучылар К. Нәҗми, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, И. Гази, М. Әмир, Г. Гобәй, Ф. Хөсни, Г. Кутуй, Ш. Маннур һ. б (барысын да санап бетереп тә булмыйдыр) турында бармый бит бу мәкаләдә сүз. Бу язучыларны кимсетү, бу чор татар әдәбиятын бәяләмәү дә аңлашылмый мәкаләдән. Бу язучыларның геройлары үз миссияләрен башкарганнар. Галияләр, Нәфисәләр, Мөнирәләр. Галимнәр, Артыкбикәләр, Гаязлар, Илсөярләр һ б. һ. 6. балачаклары һәм үсмер еллары сугыш һәм аннан соңгы чорга туры килгән буынның күңеленә кереп сеңгәннәр инде, аларны аннан йолкып алып булмаячак Бу әсәрләр дәреслекхрестоматия битләреннән хәзерге буынны тәрбияләүдә дә зур роль уйныйлар. Сүз бит хәзерге әдәбият, хәзерге проза, чагыштырмача яшь язучылар һәм әдәбиятның киләчәге турында бара. Әхсән Баяновның поэзиясе бигрәк кызык. «Әдәбиятта җитди тикшерү эшләрен «пик»лар белән мавыгу ыгы-зыгысына кайтарып калдыру — матур шөгыль түгел. Артык мәшәкать...» Бик кызык фәлсәфә бу. «Мин сиңа тимим, син миңа тимә. Минем дөньяга яраклашуыма комачаулама» дип тә өстәргә кирәк иде. Фәнне борын-борыннан «тыныч һава көтүчеләр» түгел, ә бертөрлелеккә, торгынлыкка каршы көрәштә җаннарын да аямаган чаялар алга этәрә түгелме соң?1 Әхсән Баяновка тагын әсәрләрне «талантлы» һәм «урта кулига бүлү ошамый. Ә ни өчен соң кайбер әсәрләрне укып булмый. Ә кайбер авторларның, тагын нинди әсәрләре бар икән, дип, эзләп алып укыйсың. Бу очракта кем гаепле: укучымы, автормы? Бәхәстә тагын «укучылар ни өчен Г. Әпсәләмовның әсәрләрен яратып укый икән», дигән аптырау, гаҗәпләнү бар. Әпсәләмов чын тормышны сурәтли бит, җанлы кешеләр турында яза. Аның геройлары- тулы канлы, алар шатлана да, кайгыра да, уйлана да. хисләнә дә, ярсый да беләләр (хас тормыштагыча). Ә ничек ирешә икән соң ул моңа? Җавапны мин Ф. Галимуллин мәкаләсеннән таптым. «Репортер өчен ике атна да җитә торгандыр, ә язучыга кешеләрне өйрәнер өчен еллар кирәк. Кеше бит деталь түгел, аның җаны уйнап тора, салават күпере төсләренә кереп, күзләрне дә чагылдыра, кайчак сукырайта да. Кыскасы, кешеләргә озак карарга, аларның күңел нечкәлекләрен анык белергә кирәк». Әнә ничек күл кирәккән Әпсәләмовка әсәр язар өчен. Ә Әхсән Баяновка роман язар өчен «газеталардан артып калган тәҗрибә» дә җиткән (үз сүзләре). Бәхәстә катнашкан барлык авторлар да конкрет мисаллар кирәклеге, предметлы сөйләшү турында фикерләр әйтәләр. Тик, гаҗәп, берсе дә уңышсыз әсәрләр турында гомуми төстә әйтеп китүдән узмый (уңышлы әсәрләр турында бераз фикерләр бар, билгеле). Солтан Шәмси үзенең мәкаләсендә: «Соңгы елларда эшчә темасына язылган әсәрләрнең сәнгать ягыннан йомшак булуы — әдәбиятка журналистларча килү, аны иллюстрацияләү чарасы итеп кенә карауның бер нәтиҗәсе» дигән фикерне әйтә. Тик нинди әсәрләр керә соң андыйларга — монысын әйтми. «Казан утлары» журналында басылган яхшы әсәрләрне укып барырга тырышам. Шундыйлардан, Ә. Еники әсәрләре, М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар». «Ут чәчәге», «Без —кырык беренче ел балалары», Гариф Ахуновның «Хәзинә». «Хуҗалар» романнары. X. Сарьянның «Бер ананың биш улы», А. Расихның «Сынау» романы, В. Нурул- линның «Аккан су юлын табар», Г. Бәшировның «Җидегән чишмәисе, Хәниф Хәй- руллинның «Канатлар талмасын* дигән әсәрләре күңелгә сеңел, хәтердә калганнар Менә күптән түгел генә журналның быелгы дүрт санын кулга алдым Беренче санда Әхсән Баяноаиың «Таш китап» романы басылган. Нинди роман икән бу дип, укый башладым. Беренче битләрен укыдым да... журналны читкә алып куярга мәҗбүр булдым. Мәдинә Маликоааның «Ак давылда тал бересе» романын аерыла алмыйча, бетен дөньямны онытып укып чыктым. ♦ Менә журналның быелгы саннарында ике авторның романы басылган. Берсен укыйсы килми, икенчесеннән аерыла алмыйсың. Ни ечен шулай ул? Тәнкыйтьчеләр 2 аңла га аламы шуны? < Беренче әсәрдәге геройларның язмышы җылытмый да. ошетми дә. яндырмый 2 да, көйдерми дә Ә икенче әсәрнең геройлары белән бергә яшисең, алариың уй- < хисләре белән янасың, көясең Нилектән шулай икән? Әсәрдә чын тормыш сурәтләнгән. һәрхәлдә, автор сине шуңа ышандыра. Ә беренче әсәрдә герой, образ дигән х нәрсә бөтенләй ачылмаган, ул юк. Икенче әсәрдә Зәйтүнәнең кичерешләрен автор ң (М. Маликова) ничек оста сурәтли, ә Зәриянең ни уйлаганын да белмибез. Ул уйлый j белми микәнни? Ул гади эшче, ә Зәйтүнә кебек врач түгел, диярләр, бәлки. Про- § фессиясе буенча кем генә булса да, ул бит кеше. Кеше яна. көя, уйлана, хыяллана, * ярсый... Зәрия бит профессиясе буенча бизәүче, ни эшли ул. канәгатьме эшеннән? Бизәүче — үзенә күрә иҗат итүче кеше булырга тиеш бит. Бәлки, ул рухи яктан бик _ байдыр, Камадан өстенрәктер ул? Ә моны укучы күрми Каманың Зәриягә биргән О характеристикасы: «ПТУ бетергән кыз», хатынын яклаучы ирнең сүзе: «Ни сөйлисең, “ ул бит минем законлы хатыным» Акыл хезмәте белән физик хезмәтнең тигезләнүе ге чорында эшче кызга бирелгән характеристика шулай булырга тиешме? Шул герой замана герое була аламы? Фәез белән Кама арасындагы мәхәббәт тә ышандырмый. Имеш, бер төнне бергә з» уздырганнар да, гомергә бер-берсэн яратканнар. Каманың хыялы — шул тәнне тагын = бер мәртәбә кабатлау. Бу — мәхәббәтмени, бу бит — җенси азгынлык. Азгын хатын- л ның ирләрне аздыру процессын да кешене ышандырырлык, нәфрәтләнерлек итеп ♦ яза белгән бит Мәдинә Маликова. Бу әсәр производство темасына багышланган, интеллигенция тормышына түгел, дип әйтер, бәлки, автор. Ә бит Г. Ахуновның «Хәзинә*, «Хуҗалар* романнары нефтьчеләр тормышына багышланган, нефть промыселларындагы эш процессы да. шәһәр тезү дә. электростанция салу да сурәтләнә. Ул романнарда тулы канлы тормыш бар Ә Арслан, Мөнәвәрә. Сәгыйдә арасындагы мөнәсәбәтләр? Алар шулкадвр тормышчан итеп бирелгән, ышанмыйча мөмкин түгел. Бу язмышларга битараф калып булмый, ул геройлар күңелгә кереп урнашалар Замана герое — рухи яктан бай. югары максатка омтылучы, кешелекле, гадел булырга тиештер ул, минемчә Әдәбиятны җыен чүп-чар образ белән тутыру дөрес микән? Соңгы вакытта әсәрләрдә интим мөнәсәбәтләрне тәмләп-тәмлеп сурәтләү киң таралды. Роман булгач, шуннан башка ярамый, диләр микән? Әсәрнең тәрбияви әһәмияте турында уйлау да юк. Бу мәсьәләдә Ләбибә Ихсаиованың фикерләрен хуплыйм Сугыштан соңгы әдәбиятта йөрәкләрне тетрәтерлек мәхәббәтләр сурәтләнә нде бит. бозыклык юк иде, сурәтләнгән очракта да, шуңа карата нәфрәт тойгысы уятырлык итеп сурәтләнә иде Безнең буынны: «Өйләнешкәнче егетләр белән яту — мәхәббәт түгел, бозыклык, әшәкелек».— дип өйрәтәләр нде Ә хәзерге кайбер әсәрләрдә бозыклык сурәтләнә Моның белән язучылар яшьләрдә җенси азгынлык пропагандаламыйлар микән? Яшь буынны җенси тәрбияләү турында газета-журнал битләрендә күп сөйлибез, ә чынбарлыкта, укытучыларга, әдәбиятчыларга ярдәмгә килердәй әсәрләр бик сирәк бит. Шундый әсәрләр до була, укучыларга тәкьдим итәргә чирканасың. «Укымасалар ярар иде» дип уйлыйсың. Яшьләрдә сафлык тәрбияләүче, тормыштагы бозыклыкка каршы торырлык итеп тәрбияләүче әсәрләр күбрәк булсын иде Аяз Гыйләҗеаның «Кызлар хатлары» ке- бегрәк гыйбрәт, сабак бирүче әсәрләр (бу әсәрне мин 1972 елдан бирле ел саеи 7—в нче класс укучыларына биреп укытем, туздырып бетерделәр инд» китабымны, малайлар да урлап алып укыйлар икән). Мин, укытучы буларак, яшьләргә тәрбия бирүче әсәрләр ягында Укытучыларның, тәрбиячеләрнең ярдәмчеләре булырлык әсәрләр күбрәк булсын иде Нәфислеккә, матурлыкка, рухи байлыкка омтылдыручы әсәрләр басылсын иде! Бер яза башлагач, күңелгә ошаган тагын бер язучының әсәрләре турында әйтми булдыра алмадым. Ул — Хәсән Сарьян әсәрләре, бигрәк тә «Бер ананың биш улы» әсәре турында. Мин шуңа гаҗәпләндем: журналда басылган ун мәкаләнең авторларыннан бары тик Фәиз Зөлкарнәев кенә Сарьян исемен, аның «Бер ананың биш улы» әсәрен телгә ала. Сарьянның «Әткәм һөнәре» повесте һәм «Идел егете» җыентыгына кергән башка хикәя, повестьлары һәрберсе үзе бер тарих, һәрберсе йотлыгып укыла торган әсәрләр бит. Аның геройлары — заман геройлары түгелмени? Ә ана образы! Улы Сиринның: «Әни, бу хәлләргә син ничек түзәсең?» дигән әрнуле сүзләренә каршы ул: «Мин дә түзмәсәм, бөгелеп төшсәм, бу балаларымның балаларын кем аякка бастырыр!»—дип җавап бирә. Дәһшәтле сугыш елларының бөтен авырлыгын үз иңнәренә йөкләгән, сугыштан соңгы авыр елларда илне һәм балаларын аякка бастырган, киләчәктә матур тормыш туасына өметен өзмәгән, шуңа балаларын ышандырган Ана образы ул! Ул бөтен кайгы-хәсрәтләрен җиңәр, оныкларын да аякка бастырыр, туган илгә турылыклы кешеләр итеп тәрбияләр. Укучы моңа чын күңелдән ышана. Бу әсәрне мин моннан өч-дүрт ел элек, журналда басылып чыккач укыган идем, ә геройлар, әле генә укыган кебек, күз алдымда торалар. Менә шундый, татар укучыларының күңелен тетрәндерерлек әсәрләр, бөтенсоюз укучысының да күңеленә хуш килмәс иде микән? Бик күп авторлар әйткәнчә, бөтенсоюз укучысына лаеклы әсәрләрне генә тәкъдим итәргә кирәк. Вак-төяк әсәр белән нигә татар әдәбиятының данын сатарга!?