«КЫЙССАИ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫНЫҢ ИДЕЯ ПРОБЛЕМАТИКАСЫ ҺӘМ СӘНГАТЬЧӘ ЭШЛӘНЕШЕ
ерки культура тарихында куелмас эз калдырган Кол Гали поэмасы тагар әдәбияты үсешендә аерым урын тота, Бүгенге кәйгә аны югалтмый- имгәтми татар халкы китереп җиткергән. Әсәрнең йеэ илледән артык кулъязмЛсы татарлар арасыннан табып алын/ куп нәрсә сеили. Иҗат ителгән чорында ук аның болгар укучысы кулында булуына җитди дәлилләр бар.
Әсәрдә җырлаигаи идеяләр һәм мотивлар «атар халкының катлаулы тарихи язмышына аваздаш яңгыраган, алгы планга куеп тасвирланган ата — үгьт мәхәббәте һәм халыкчан рухта хәл ителгән егет — кыз тугрылыгы аңа һәрвакыт иҗтимагый-әх лакый елге булып торган Әсәрнең поэтикасындагы зпш башлангыч тв халык рувивте ихтыяҗларын канәгатьләндергән Шунлыктан «Кыйссан Йосыф» поэмасы ханында татар халкының милли эпосы буларак кыю рәвештә сүз алып барырга мемкин Халык китапларына хас булганча. И>»ь-ф >.-.<бык элә де үзенең эстетик кыйммәтен саклый.
Әлеге кадәр терки әдәбиятларда Йосыф—Золейяа сюжетына яхылгви башка әсәрләр схемасын механик рәвештә Кол Гали поэмасына да күчереп, аның тематик нигезен егет — кыз мәхәббәте рәвешендә билгеләү хәкем сердә. Хәлбуки Е. Э Бартельс үк Фирдәүси поэмасы кебек җитди версияләрдә мәхәббәт сызыгы сюжетның ярдәмче элементы гына дигән фикерне әйткен иде Соңрак ул Дурбек поэмасына карата да шуны язды III
Кол Гали әсәренең исеме үк аның Йосыф хакында икәнлеген күрсәтеп тора. Сюжет нигезендә ата — угыл мәхәббәте Йосыфның Иагиубка тугрылыгы ята. Герой язмышындагы иң зур фаҗига да аның аюсыннан аерылуына байле
Шагыйрь әсорнәң үзәгенә хәкемдар һәм «алык бәхете проблемасын куя. Калган барлык мәсьәләләр иҗтн гый, әхлакый. эстетик планда шушы үэәк тирәсенә туплана.
Проблема герой образы а хәл итәлә Хәкемдар шәхесе нинди булырга тиеш* Шагыйрь, шул сорауга җавап бирү эчен, каһарманны бала чагыннан алып тарле сынауларга куеп карый, шулар аша аның кешелек сыйфатларын ача
Кол Гапи есарендә Йосыфның хәлиткеч сыйфаты итеп тугрылык тасвирлана. Сюжетның Кенбатыш еерсиялеренде герой даимен «Гүзәл Йосыф» дип аталса. еКыйС* саи Йосыфьта ул—«Йосыф Сыйддыйк», ягъни Тугры Йосыф
Тугрылык дигәндә шагыйрь, барыннан да элек, атага тугрылыкны күздә тота, бу мотив каһарманның юш юратуын- башланып, атасы белән янә күрешүенә чаклы үстерелә Әсәрдәге терпе шартларда аның бу сыйфаты витка, бурычка тугрылык, ахыр чик. тугай халкына, ачың гореФ-i одвтеиә тугрылык рәвешен ала.
III Бертельс I Дурбек и его повит
* Камулардан — барысыннан да Кыйссам Посыф Казан университеты табгханәсе. 1839 57 бит Гарәп хәрефендә Алга таба чыганакмын бит саннары гына күрсәтелә
> Әнисел мориднн ва шәмсел-Мәҗалис (иярченнәрнең дусты һәм мәҗлесләрнең кояшы) - фарсы телендәге прозаик әсәр Көнчыгышны өйрәнүчеләр аны XI гасыр һират |алиме Абдулла Әнсарнга нисбәт итәләр. "«»«««
Т
Йосыф язмышындагы иң кискен очрак — Зепайха вәсвәсәсенә бирешми калу да «Кыйссам Йосыф»та атага тугрылыкны сынау тесен ала. Зөләйханың сүзләреннән эреп, елмаеп куйгач та, Йосыфны хата эшләрдән кисәтеп, күз алдына атасы Йагкуб килеп баса, һәм егет үзендә яңадан ныклык таба. Атасының истәлеге һәрвакыт аның вөҗданы сагында тора. Сюжетка төрки шагыйрь алып килгән шундый яңа нюанслар әсәргә үзенчәлекле яңгыраш бирә.
Тугрылык идеясе — «Кыйссаи Йосыф» поэмасының лейтмотивы. Бу әхлак сыйфаты кешенең бәхеткә ирешүе өчен төп шарт икәнне шагыйрь Зөләйха язмышы белән раслый. Әсәрнең героинясы, кырык ел тугрылык саклап, сабыр итүе нәтиҗәсендә Йосыфка тиң һәм лаек була.
«Кыйссаи Йосыф» — борынгы төрки поэзиянең беренче сюжетлы әсәре. Аның сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр шушы хакыйкатькә бәйле. Әле сюжетлы әсәр коруда терки әдәбиятның мөстәкыйль казанышлары булмаганлыктан, шагыйрь фольклор тәҗрибәсенә таяна. Образларны эшләү, сюжет борылышларын кору, стилистик ялгамнарны тәэмин итүдә ул тылсымлы әкият һәм каһарманлык эпосы тәҗрибәсеннән файдалана. Аның сәнгатьчә фикерләве дә нигездә эпик поэтика кысаларында бара, эпик идеаллаштыру кануннарына буйсына.
Мәсәлән, Йосыфны уңай герой итеп күтәргән төп сыйфатлар — тугрылык һәм зирәклек. Ә инде матурлыгы — аның тумыштан бирелгән һәм дөньякүләм данын тотып торган үзенчәлеге. Мисырда аны кабат сату вакытында базар хәбәрчеләре ун сыйфатыннан берсе итеп батырлыгын да телгә алалар:
Алтынчы: камулардан бик куәтләү — Кырык ирдән куәти артык имди.1
Вакыйгалар барышында Йосыфка көч-куәт күрсәтү бөтенләй кирәк тә булмый. Әмма шагыйрь төрки укучының каһарман дастаннар традициясендә тәрбияләнүен истән чыгармый: ә аларда геройның беренче сыйфаты — ул батырлык. Эпик идеаллаштыруның иң мөһим күрсәткечләреннән тылсымлы көчкә ия булу санала. Бу — каһарманның өстенлеген тәэмин итү өчен кирәк. Мәсәлән, Кодес (Иерусалим) бәге, Йосыфны алып калу өчен, кәрван артыннан унике меңле гаскәр белән куа чыккач, каһарманның бер күз карашыннан өч көнлек йокыга тала.
Йагкуб образында да эпослардагы зирәк аксакал гәүдәләнә. Бу, барыннан да элек, аның фикер йөртүендә, сөйләмендә чагыла. Үгет бирәме ул, кисәтәме, үз-үзен тынычландырамы — һәр очракта аның сүзләре мәгънәле, гыйбрәтле.
Зирәк аксакалның үлемен тасвирлаганда, дәдә Коркыт турындагы эпик легендаларга һәм угыз-кыпчак дастаннарына хас мотивлар килеп керә. Йосыф сюжетына Кол Галидән элек иҗат ителгән әсәрләрдә Йагкубның тере көе үзенә кабер казучыларга юлыгуы тасвирланмый. Бары «Әнисел-мөридин»дә 2 генә аның мәзтен бабалары күмелгән мәгарәгә алып килүләре һәм шартлы сүзләр белән эндәшкәч, мәгарә ишеге ачылып, табутны эчкә кертүләре языла.
«Кыйссаи Йосыф» та исә Йагкуб. туган җиренә кайтып барышлый, кабер казучы фәрештәләргә тап була. Кабернең эчен күрергә дип тереләй кереп китә һәм шунда җан бирә. Бу дәдә Коркытның, үлемнән качып йөргәндә, дөньяның дүрт тарафында да үзенә кабер казучыларга туры килүе хакындагы легендаларны хәтерләтә. Себер татарларыннан язып алынган «Ак Күбәк» дастаны да каһарманның атка атланган көе кабергә кереп китүе һәм шунда күмелүе белән тәмамлана. Ак Күбәкнең кабер казучылар белән сөйләшүе гаҗәп дәрәҗәдә Йагкубның фәрештәләр белән әңгәмәсенә охшаган.
Күп санлы шушындый детальләр Кол Гали поэмасына төрки колорит бирә һәм сюжетның төрки җирлектәге үзенчәлекле сәнгатьчә яшәешен тәэмин итә. Зөләйха,
Позма кулъязмасының бср неге.
НУРМӨХӘММӘТ X И С л
MOB ф «КЫЯССАИ ЯОСЫФ*НЫҢ ИДЕЯ ПРОБЛЕМАТИКАСЫ ф
ул үз чоры Көнчыгышындагы күп хатынлылыкка каршы чыга, Йагкуб гаиләсе өстенә килгән бәла-казалар, кардәшләрнең ата мәхәббәтен бүлешә алмыйча ызгышулары — барысы да күп хатынлылык бәласе, дигән фикерне үткәрә. Поэзиядә Йосыф сюжетын эшкәртү тарихында Кол Гали бу яктан беренче юл яручы була.
Мондый тәвәккәл идеяләрне күтәреп чыгу өчен, ниндидер тарихи-иҗтимагый шартлар яисә, шуңа өстәп, эстетик факторлар этәргеч бирергә тиеш. Бу очракта этәргечнең берсе төрки фольклор булса, икенчесе — мөселман Көнчыгышы әдәбиятында гуманизмның чәчәк атуы. Шагыйрьгә бер яктан моногамияне яклаучы халык поэзиясе тәэсир итсә, икенче яктан Көнчыгыш әдәбиятын яңа баскычка күтәргән Низами иҗаты йогынты ясый. Шушы ике чыганакны искә алганда гына, «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә куелган мәсьәләләрнең хәл ителеш үзенчәлеген аңларга мөмкин. Кол Гали иҗатының гомуми әһәмияте төрки поэзияне Низаминың идея-эстетик каза-нышларын үзләштерүгә тәмам якынайтудан гыйбарәт. «Кыйссаи Йосыф»та Низами
'Кыйссаи Йосыф» поэмасының Дрезден нөсхәсеннән бер үрнәк әсәрләрендәге детальләрне дә аермачык күрсәтеп була. Мәсәлән, Зөләйха сараеның эче сандал агачыннан бизәлү Низаминың «Җиде гүзәл» поэмасындагы Баһрам шаһның Рум патшасы кызына салдырган сараен искә төшерә.
Зөләйха сарае тулаем да автор фантазиясенең байлыгына дәлил. Сарай күренешләрен тасвирлаганда Кол Гали шактый мөстәкыйль эш иткән. Барыннан да элек, шагыйрьнең төрки укучы каршында үтә әдәп саклавы күзгә ташлана. Фирдәүсидә Зөләйха Йосыфны тәхеттә ялангач утырып каршылый, һәм Йосыф, күзен кая гына төбәсә дә. көзгеләрдә аның чагылышын күрә. «Әнисел-мөридинпдә дә (Кол Гали сюжетын нигездә шул чыганакка таянып эшли) эротик мотивлар ярылып ята. «Кыйссаи Йосыф» авторы Йосыф һәм Зөләйха сурәтләреннән тыш, үсемлек, кош-корт һәм хайван сурәтләренә киң урын бирә. Алтын агачларга кунган кошлар, ул агачлар янында иярле алтын ат, көмеш үгез сурәтләре борынгы төркиләрнең ышануларына һәм мәҗүсилек чоры сәнгатенә барып тоташа. Бизәлештәге үзәк мотивларга төрки дастаннардагы нәсел агачы тасвиры күчерелгәнлеген күрү читен түгел. Казан татарларының чигү сәнгатендә нәсел агачының ике ягына утыртып ясалган алтын яисә көмеш кош сурәт-
fa''*!'
*Р*1*Ш)1
парен соңгы чорларга кадәр күзәтергә мөмкин... Кыскасы, һәр урында деталь һәм эпизодны эшкәрткәндә, әсәргә >ңирле колорит бирү әчем, шагыйрь эпик фольклорга мерәҗәгать иткән.
Кол Гали әсәрендәге үзәк проблема да халыкчан хәл ителә Хекемдар һәм халык проблемасы башлангыч тәстә сюжетның барлык эшкәртелмеләреидә куела Әмма аңа халыкчан яңгыраш биргән беренче аатор — КолГали. Аңа кадәрге чыганакларның берсендә дә Йосыф чын мәгънәсендәге хөкемдар түгел. Тәуратта һәм Коръәндә _ тәфсир һәм «Кыйссасел-әнбияпларда Йосыф Мисыр патшасының вәзире дәрәҗәсенә О ирешә. Фирдәүсидә аның күтәрелүе берничә баскыч үтә Башта ул фиргааеннең якы- иы була, аннары, үзе үләр алдыннан, фиргавен тәхетне аңа васыять итә. «Әиисел- £ меридинидә Мисыр мәлиге үзенең төшен юраган Йосыфка тәхет һәм таҗ тәкъдим ? иткәч, каһарман патша булудан баш тарта.
Бары «Кыйссаи Йосыфята гына каһарман, төшне юрауга ук, патша була. Шагыйрь - биредә тылсымлы әкиятләр схемасына таяна. с
Йосыфның идарәсен шагыйрь байга да, ярлыга да тигез караучы «идеаль» итеп = тасвирлый. Бу — асылда Йосыф Баласагуиидаи башлап, татар әдәбиятында мәгърифәт- 5 челәргәчә дәвам иткән прогрессив-демократик, әмма хыялый-утопик идея. Кол Гали аңа гаять үзенчәлекле төсмер бирә ул. илдәге идарә гадел булсын өчен, хөкемдар Z түбәннән, халык эченнән күтәрелергә тиеш дип саный Бу идея татар мәкалендәге J «карадан чыккан хан яхшы» дигән фикергә аваздаш. Шагыйрьнең шушы мәсьәләгә 3 аерым игътибар итүе аны өстәмә мисаллар белән ныгытуыннан күренә. (Мондый 5 алым — Кол Галинең иң яраткан сәнгатьчә тасвир ысулы. Аны без шартлы рәвештә ® «кабат раслау» дип атыйбыз.) <
Гадел идарә эчен хөкемдарның түбәннән күтәрелү зарурлыгын шагыйрь вәзир t эпизоды белән кабат раслый. Йосыф тәхеткә утыргач, аның вәзире мәсьәләсе килеп 3 баса. Каһарман сәйранга чыкканда, беренче очраган кешене үзенең вәзире итәргә "S була һәм шулай эшли дә Ул үтә йолкыш, кыяфәтсез, фәкыйрь бер кешегә юлыгып, ф шуны вәзир итә. Вәзир исә Йосыфка лаек акыллы һәм гадел булып чыга. Бу эпизод башлап Кол Галидә очрый. Мәсьәләнең хәл ителешендәге әкиятчелек беренче очра- Q ган кешене сайлап алуда чагыла Мондый мотивны байның үзенә ялчы сайлавы, яки X берәр гозерен үтәүдә ярдәмен емттләнеп, беренче очраган кешене сыйга чакыру * хакындагы бик күп татар әкиятләрендә күрергә мемкии Әсәрнең проблематик кон- г текстында мондый детальләрнең эчке логикасы бар, шунлыктан алар сәнгатьчә хакый- * кать буларак ышандыралар.
«Кыйссаи Йосыф» поэмасы үзенә кадәрге әдәбият үсеше нәтиҗәсендә барлыкка 7 килеп, үзеннән соңгы терки әдәбият үсешенә де йогынты ясаган әсәр. Шунлыктан, X аның эчтәлеге нинди чыганакларга таянуын һәм аның сәнгатьчә йөзен барлыкка ’ китергән эстетик факторларны ачу әдәбият тарихында традицияләр формалашу һем j аларның үсешен күз алдына китерү нисбәтеннән дә әһәмиятле.
Гасырлар буе эшкәртелеп камилләштерелген сюжзтка терки авторның үзеннән л яңалыклар эстәве нинди юллар белән барган соң?
Геройларны иҗат итү, сюжет төеннәрен иҗади оештыру яңа эпизод һәм детальләр кертүнең аерым мисалларын инде элешче карап үттек һәм шагыйрьнең башлыча эпос һәм тылсымлы әкият традицияләренә таянуын күрдек Сәнгатьчәл-тк мәсьәләләрен хәл итүдә фольклорның башка жанрлары да шагыйрь өчен мөһим чыганак булган.
Мәсәлән, ата белән угыл арасындагы хәбәрләшүнең үте драматик моментларын шагыйрь үзенчә хәл итә Менә күзгә иң бәрелеп торган Кәнган гарәбе эпизоды. Аның Мисырга килешли зиндандагы Йосыф белән сейлешүе «Әнисел-меридииадә үк бар Йосыф сәүдәгәрдән туган җире һем атасы турында сораша, кайткач, сәлам тапшыруын үтенә. Бу сейләшү анда ачыктан-ачык, бернинди тел яшерүсез эшлене.
Кол Гали үзенең каһарманын гарәп сәүдәгәре каршында серле зат итеп калдыра Шагыйрь социаль психологияне һем момент үзәнчелеген нечкә тоемлап эш итә Йосыф үз каршында тукталган узгынчыга сорауларын табышмакка терел бирә
Йосыф әйдер: «Кәнтәйдән кәлүрмүсәи. Анда бер каба йегач бепүрмусәи.
Чүрәсендә1 ботаклари белүрмусән.
Ул ботаклар ун икимү тәмам имди!»
Теге дә тешеп калганнардан түгел — табышмакны тиз аңлап ала:
Гарәб әйдер: «Аңладым бу сүзеңни, Белдем, фәһем әйләдем бу разыңни. Вә ләкин дыңлыйурмән бу сүзеңни. Бу >ш ичрә нә хикмәт әар».— диүр имди. Каба йегач дидекең Йагкуб дорыр.
Ун бер угли хезмәтендә хазир дорыр. Ун икенчи Йосыф адлу гаиб ’ дорыр,
Хакыйкатьдә ани корд йиди 3 имди».
Бу аңлашудагы «каба йегач» метафорасы игътибарга лаек. Ул «биек агач» дигәнме аңлата. Нәсел агачы мотивы терки эпосларда даими күренеш булып йөри. Кол Гали шушы традициягә таяна.
Табышмаклы аңлашу исә гомумән борынгы дәвердә яшерен телнең актив кулланылуын чагылдыра. Дастаннарда, әкиятләрдә, никахлашу һәм туй йолаларында яшерен тел, ягъри метафорик аңлашу, зур урын тоткан. «Патша, вәзир һәм тегермәнче» дигән татар әкияте тулысынча шуңа корылган.
Элгәреге чыганакларда сюжеттагы роле пассив булган персонажларны җанландыру өчен, шагыйрь гаять оригиналь алым куллана. Мәсәлән, Йосыфның бер анадан туган кардәше Ибнейәминнең рухи һәм әхлакый дөньясын ул балаларының исемнәрендә чагылдыра.
Мәгълүм ки, төрки халыкларда балага исем кушканда, ата-ананың изге теләкләре, бала язмышын алдан юрап кую яисә аны бәла-казадан саклау нияте чагылыш таба Ибнейәмин балаларының исемлегендә дә шушы хәлне күрәбез. Бу деталь Кол Галигә кадәрге чыганаклардан беренче тапкыр «Әнисел-мөридинпдә очрый. Анда Йосыфның энесе җиде улы, өч кызы барлыгын, ә исемнәренең «Йосыф, Бүре һәм Кан» булуын әйтә. Чыганакта, шул рәвешчә, өч исем генә аерым атала.
«Әнисел-мөридин»дә Йосыф энесеннән мондый исемнәр куюның сәбәбен сорагач, тегесе: «Аларны чакырганда, сине искә төшерәм»,— дип җавап бирә. Төрки шагыйр» бу детальнең сәнгатьчә мөмкинлекләрен абайлап ала һәм, аны тулыландырып, персонажның бөтен бер әхлак кодексын ачыг бирә. Балаларның санын ул сюжет нигезендәге символик санга туры китереп, унике итә, «Әнисел-мөридин»дәге ике исемне генә ала. Корт (Бүре) һәм Кан. «Йосыф» исеме ■— аның өчен бердәнбер, һәм ул үзенең кабатланмас кыйммәтен сакларга тиеш. Персонажның олы улына ул «Диңгез» исемен куша. Бу, әлбәттә, «Угызнамә» традициясеннән килә: «Угыз — каганның алты улыннан берсе шулай аталган. Идел буенда угыз ыруларының таралган булуы һәм аларның шактые татар халкы составына да кергәнлеге тарихи, археологик, тел һәм топономик мәгълүматлардан билгеле.
Ибнейәмин балаларының исемлеген шагыйрь шулай төзи: Диңгез, Корт ’. Койу, Кан, Гар, Дар. Гүр, Арыслан, Моэдур, Гариб, Кайгу, Кол. Чыганагы белән төрки булмаган сюжеттагы исемнәрнең төрки булуы кызык: шагыйрь әсәргә һәрьяклап җирле колорит бирергә, аны үз халкының тел, әдәбият, фольклор стихиясенә якынайтырга тырыша. Тулаем исә исемлек шактый ямансу эчтәлекле.
Шагыйрь исемнәрнең мәгънәсен ачуның үзенчәлекле композицион алымын эшләгән. Строфаның һәр юлы бер исемгә карый, нәүбәттәге строфа исә шуның эчке мотивын бәян итә. Мәсәлән, беренче дүрт исемгә бәйләп, Ибнейәмин болай ди:
Диңгезләр катында чук атладым, Тагдагый кортлара чук ант вирдем.
1 Чүрәсендә — тышында, тирәсендә
1 Гаиб — юкка чыккан
1 Корд йнди — бүре ашады
•Дрезден нөсхәсе, 56 а Корт бүре Гар — тау куышы. Дар — тарлавык. Моэдур ялчы. Гариб—юлчы, иленнән аерылган
Канли күңләкеии труб чум йалвардым. Чук койулар имена бакдим имди .
ушындый шәрехләүче строфаларда персонажның рухи день ясы ре эмоциональ булып гэудәленә. Ул үзенең агасын гомер буе эзлеген, балаларына да Йосыф исте- леген яңартучы итеп кенә караган романтик шәхес булып күз алдына баса. Шагыйрь бу образда тылсымлы әкияттәге агаларын эзләү юлында зур газаплар кичерүченеме энекәш мотивын гәүдәләндергән («Ак бүре». «Унберенче Әхмәт* кебек татар әкиятләрен искә тешерегез).
Ибнейәминнең иҗтимагый-әхлакый дөньясы бигрәк тә соңгы оч исемне шәрехләүче строфада ачык чагыла.
Кол |лари| күричәк хуш дотар идим. Гариблари күричәк сурар идим. Кайгулари күричәк аглар идим һәм коллара миһербан улдум имди.
Шул рәвешчә, колларга мәрхәмәт күрсәтүдә шагыйрь персонажны Йосыфка тиң 3 итеп тасвирлый. Монда да аның яраткан алымы — «кабат раслау» чагыла.
Эпик башлангыч поэманың стилендә дә остеилек итә. «Кыйссаи Йосыфпны шул сюжетка язылган барлык әсәрләр арасында аерып торган моһим үзенчәлек — ул сой- g ләмнең диалогка корылуы. «Йагкуб әйдәр», «Йосыф өйдер». «Зөләйха сидер- кебек Б компоэициои-стилистик ялгамнар, һичшиксез, төрки халыклар фольклорындагы ой- — телешләрго һәм дастан поэтикасына барып тоташа.
Диалог шагыйрьгә сөйләмне мәгълүм дәрәҗәдә индивидуальләштерергә мом- - кинлек биргән Дөрес, урта гасыр әдәбиятында аңлы бер сәнгатьче күренеш буларак х индивидуальләштерү бөтенләй диярлек очрамый Бу— чорның гомуми үзенчәлегеннән килеп чыга: сәнгатьнең, фикерләүнең һәр өлкәсендә гомумилеккә омтылу, күренешләрне шартлы символларда чагылдыру, индивидуаль сыйфатлардан бигрәк уртаклык- ° ка, гомумилеккә игътибар итү урта гасыр эстетикасының йоэен билгели. Менә шушы ? шартлар эчендә Кол Гали персонажларны икегә — уңайга һәм тискәрегә аера Герой- < ларның уңай булуына беренче шарт итеп, ул зирәклекне куя. Табигый ки, андый пер- сенажларның теле дә афористик Афоризмнар башлыча Йосыф сойләменә хас х
Үэ-үзен тотышындагы акыллылык һем афористик тел каһарманның рәнҗетүчеләре |_ каршында остенлеген. вакыйгалардан югары була белүен күрсәтә Мәсәлән, үзен ™ коллыкка саткан агалары турында ул сәүдәгәргә; «һәр кеши үз лайыкын эшләр им- у ди».— дип җавап бирә. Сәүдәгәрнең әле хатаны тезәтергә соң түгел дигәненә каршы -в «Көчән күз кирү кәлмәз»,— ди.
Тискәре персонажларның телендә гомум әһәмиятле мәгънәгә, гомумиләштерүче у кечкә ия бер генә сүз дә юк Менә алар ничек җиңел уйлыйлар (17 бит)
...Йосыфи атамыздан деләйәлүм,
Алуб илтүб бер дерлү эш әйләйәлүм.
Йә үлдерәлүм. йә йыракга сата|лу|м имди.
Атамыз кашында без иалалум.
һәмишә сәуеклү без улалум..
Беэ мохтәрәм. без мекәррәм улалум имди.
Персонажлар сойләмен оештырудагы нечкә төсмерләрдә шагыйрьнең осталарча >ш итүе күренә
Мәгълүм булганча. Йосыфның явыз агалары арасында бор Йаһудонең күңөлә йомшара, һәм ул энесен яклап, туганнарына үгет бирә Аның үгете чыганактан-чыгә- накка шулай үзгәреп килә Мәсәлән. Коръәндә ул ике гонә сүз әйтә «Йосыфны үтермәгез!» Табари Тәфсирендә үтерүгә гомумкешелек әхлагы күзлегеннән бәя бирелә, гыйбарә күп сүзле нәсыйхәт рәвешен ала «Йосыфны үтермәгез — ченки кеше үтерү —
ул олы гөнаһ» Фирдәүси поэмасында үгетнең гуманистик мәгънәсе таррак эгоистик төс ала. «Минем энемнең канын түгәргә ярынмы соң?!»
«Әнисел-мөридинидә бу төсмерләр бергә туплана һәм бер-берсен тулыландырып килә. «Йосыфны үтермәгез—ул гаепсез! Гаелсезгә түгелгән кан җәзасыз калмас— Үз кардәшеңне үтерү ярый торган эш түгел!..» (46 бит).
Кол Гали гыйбарәне афористик рәвешкә кертә (13 бит),
Кареидәш карендәшне һич үлдермәз... Оҗмах виреб тамуг утыйн сатуи алмаң!
Үтерүне гаепләү идеясе монда гомумкешелеккә хас мәгънә алган.
Поэмадагы афористик юллар һәр очракта хис каршында акыл өстенлеген дәлилләп киләләр. Уңай геройлардан Зөләйха белән Ибнейомин сөйләмендә генә мәкальләр очрамый, чөнки алар икесе дә — хис кешеләре Шагыйрь кешелекле мәхәббәт һәм турылык хисен олыласа да, акылны бар нәрсәдән өс ген куя Ул Иосыф образында акылны гәүдәләндерсә, Зөләйха образында хисне чагылдыра
Әй-дерье-зә тар-лык йау-лак ә- сэр кыйл-дый,
Аш-лык а- лу Мыс-pa УЯ-РЫҢ, дә-йер им-ди.
/Кыссаи Иосыф*ны кчил.ш ■'ч.шки! у •, рн.и . .. ре. ( ',/ди Шәрәповадан язып илыш)ы e.iAo п/.-о* ) \паг районы Цпрнош "вы
Би ХУД у- ЛЫБ деш-де-цез-му дэ- йея йм-ди.
Зәйнәпбану Мәхмүтпвадан ччып алын<1ы (I'll К e.ula тугин) Чүпрәле районы Мунчәли аоылы
Габарит Кәбнр гәрҗечасх Жнлд оүво t Чынбарлн т«ш, !290 fluiApiii
Кан ган и-ли йау-лак ка-тьп! кыт-лык ул-дый,
Ма-куБсаү-чи уг-лан-.та-рый һәм бо-йь!Р-дый,
Ба- нем ьицзем* СУЛ-ДЫ- ГЫЙНББР-^" де не»-му.
бея ьак-ма-дан әл^ лэ-р^ ңез(е) кэс-де-Кез му
Йосыф сюжеты денья әдәбиятында бер язмышның күп терпе катлаулы күренеш- ләреннән, әле бәхет-рәхәт дәньясыииан газапка ташлану, әле янә җәмгыятьнең игътибар үзәгенә калкып чыгуыннан торган үзенчәлекле сюжет хисаплана. Аның шушы хасиятен философ, хикмәт иясе буларак сиземләгән сәнгатькәр шуңа тиң тасвир ысулын да сайлый белгән.
Кол Гали — Йосыф сюжетының үзенчәлеген үтә нечкә тойган авторлардан. Герой язмышындагы кискен күчешләрне билгеләгәндә, сюжет борылышындагы яңа этапны башлау һәм теркәү эчен, ул каршылыклары ягыннан чик төшенчәләрне куллана.
Кардәшләре коллыкка саткач, Йосыф үзенең халәтенә шулай ачына:
Атам бәни нкени үзә күтәрер иди, Уйкум кәлсә, йастуи үзә йаткырур иди, Уйгаисам. терлүк тәгам йидерер иди, Ул нигъмәтдән бу михнәтә дешдим имди.
Шушы контраст тасвир каһарман язмышының күп терле борылышларына карага кулланыла.
Поэманың сәнгатьче эчтәлегендә шагыйрьнең үз образы аерым игътибарга лаек. Аны әсәрнең лирик керешеннән һәм хәтимесеннән (эпилогыннан) шәйләп була. Керештән укучылар каршында зур иҗат җаваплылыгы тоючы шагыйрьнең илһамлы образы килеп баса, хотимәдә үзенең поэзия алдындагы олы бурычын башкарып чыгудан тирән канәгатьләнү кичерүче, мәгърур һем тыйнак сенгатькәр зат гәүдә-ләнә. Ул үз хезмәтенең мәгънәсе турында уйлана, аның әһәмиятен янә бер күздән кичереп чыга һәм җуелмас кыйммәтенә иманын ныгыта. Бу элешләрнең фәлсәфи стиле есер каһарманнарыннан Йагкубиың. зирәк һәм затлы фикерләү рәвешенә аваздаш булса, шагыйрьнең үз-үзенә ныклы ышанычы Йосыфның тәвәккәл характерын хәтерләтә Әмма шулай да шагыйрьнең фикерләү стиле, тормыш, язмыш һәм әхлак турындагы хәкемнәре Йагкубка якынрак тора. Ул гомумән вакыйгаларга баласы язмышы эчен гадәттән тыш җаваплы ата педагогик һәм фәлсәфи менәсәбәте зур
Поэма кулъязмасының бер нөсхәсе
күренешкә әверелдерсен
күзлегеннән бәя бирә. Аның мәсьәләгә
тормыш тәҗрибәсе туплаган шактый олы яшьтәге кешене күз алдына китерә. Димәк, каһарманнарында шагыйрь үзе гуманистик идеалын чагылдырган, аларны үзенә охшатып иҗат иткән.
Шул рәвешле. Кол Гали үзенең эрудициясе һәм талант кече нәтиҗәсендә гаять җаваплы һәм читен иҗади бурычны хәл кылган инде Шәрык дөньясында күптән оешып утырган сюжетка яңа тормыш кече биргән, оригинальлек дәрәҗәсе югары булган әсәр барлыкка китергән, халыкара сюжетны терки колоритлы милли әдәби