КОЛХОЗ МӘКТӘПТӘН БАШЛАНА
Укытуны җитештерүчэн хезмәт белән кушу — тәрбиянең яхшы чарасы.
(КПСС Ү1>к Комитетының Генеральный секретаре ип таш Ю В Аидропоикын Пленумда ясаган речениаи)
төрле төсмерләргә төрендереп тасвирланганнар....
Берсендә, район үзәгеннән шактый ерактагы авылга баргач, апты- рап-сискәнеп калдым. Кич иде инде, нәкъ менә җырларда сокланып җырлана торган айлы, тын, җылы кич иде. Караңгы да төште, хуҗалыктагы эшләрнең түгәрәкләнер чагы җитте, капка төбенә сулу алырга, гәп сатарга чыккан карт-коры да кереп ятты. Көтәм. Юк кына бит! Нигә ерак урам чатыннан гармунчы егет һаман чыкмый соң? Икенче яктан, аңа җавап биреп, сыздырып җибәрүчесе дә ишетелми. Дөнья тутырып, колешә-көлешә, чыркылдашып *үтүче кызлар кайда?
Өстән таптатып киткәндәй колак тондыргыч тырылдык тавыш белән берьюлы әллә ничә мотоцикл узды. Ачык тәрәзәдән бүлмәгә бөр
Безнең әдәбиятта авылга багышлап язылган әсәрләр күп: романнар да, повестьлар-хикәяләр дә, поэмалар да, шигырьләр- җырлар да җитәрлек. Алардагы иң матур юллар, минемчә, авыл кичләренә бәйле. Ул, эңгер- меңгер төшкәч, яшьләр-нең су буена җыелулары, ул айның серле яктысы, ул йолдызларның җемелдәшүләре һәм, әлбәттә, караңгылыкны сискәндереп җаннарны җилкендереп яңгыраучы гармун моңы — барысы да әдип-ләребез тарафыннан га- сырдан-гасырга төрледән-
келеп, тузан керде, әче май исе тулды. Буш вакытта нишләргә белми йөдәгән яшүсмерләр, авылның әле бер, әле икенче башына атылып- бәрелеп, шактый озак йөрделәр. Егетләрнең кайберләрэ, башкалардан аерылыбрак тору өчен, мотоциклларның тавыш тоныклау җайланмасын алып аткан, андыйларының тырылдавы түбәңнән кереп, үкчәңнән чыга. Бу яңа төр «кичке уеннар» вакытында авыл өстендә колак тондыргыч мотор гөрелтесе, магнитофоннар бакыруы эленеп торды.
Тирәннән уйландырырлык хәл иде бу. Колхоз җитәкчеләре:
— Авылда кызлар юк,— дип офтанып сөйләделәр.— Кичен клубка унбиш-егерме егет килә. Шар сугалар, телевизор карагандай итәләр дә берәм-берәм таралып бетәләр. Өсләренә карарга кызганыч: озата барырга, капка төбендә яки ындыр артында серләшеп утырырлык бер кыз да булмагач, аларга күктәге аең ни дә, йолдызыңның җемелдәве ни?1 Күңелләре китек. Әнә шул машина, мотоцикл, магнитофон белән юанып яшиләр...
Күңел төшенкелеге — яман хәл. Әмма бусы да — мәсьәләнең бер ягы гына әле. Колхоз-совхоз җитәкчеләре соңгы елларда көннән-көн көчлерәк механикалаша барган хуҗалыкларга кадрлар җитенкерәмәү': дән зарлана башладылар. Өр-яңа машина кайта — ышандырып тап-шырырга кеше юк. Терлек санын арттырабыз — сыеры, танасы, бозавы меңнәр белән исәпләнә, аларны тәрбияләргә, сөтен саварга кеше җитешми. Кайбер колхозларда хәтта төркем-төркем сыерларның тәүлек буе савылмый калган очраклары булгалады. Сәбәпләрен тикшереп карагач, хәйран калырлык хакыйкать ачылды — соңгы ун-унике ел эчендә районнан унөч меңләп кеше шәһәрләргә киткән. Башны хафага салырлык һәм кичекмәстән тиешле чаралар эзләргә мәҗбүр итәрлек мәсьәлә иде бу.
Азык-төлек программасы кебек, авыл хуҗалыгындагы эшләрне тамырдан яхшырту буенча олы бурычны күздә тотканда, әлеге чара бик тиз арада үтәлергә тиеш иде.
Колхоз-совхозларыбызның җитәкчеләрен райкомга җыеп, аяныч бу хәлне уртага салып, иркенләп бер киңәшләштек. Иң әүвәл авылдан кемнәрнең һәм ни сәбәпле китүләрен ачыкладык. КамАЗ, Түбән Кама предприятиеләренә, Атом электр станциясе төзелешенә кызыгучыларның күпчелеге урта мәктәпне тәмамлаган яшьләр булып чыкты. Хуҗалыкның иң алдынгы сафында атларга тиешле, өлкәннәрнең җегәре дә, белеме дә җитмәстәй кыенлыкларны җигелеп тартырдай егет-кыз- лар китә. Ник китәләр? Чөнки шәһәрдә яшәү рәхәтрәк: тиешле сәгатеңне тутырып, эштән кайтасың да, иң затлы киемнәреңне киеп, төзә- тенеп-ясанып, такыр юлдан тек-тек басып, мәһабәт культура сарайларына, стадионнарга, ашханә-рестораннарга рәхим ит!
Уртак нәтиҗәгә килдек. Димәк, җиргә хезмәт күрсәтүләрен теләсәң, төп таянычың булырдай яшьләрңең күңеленә үтеп кер һәм аларга шәһәр кешеләренекеннән ким булмаган шартлар тудыр икән. Максатлар ачыклангач, кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләрне, җа-ваплы кешеләрне билгеләве ул кадәр үк кыен түгел инде. Юллар ту- рыдан-туры районның урта мәктәпләренә илтә иде. Шунлыктан бурыч нигездә, ВЛКСМның район комитетына, халык мәгарифе бүлегенә йөкләтелде. КПССның район комитеты исә бу өлкәдә башкарылачак һәр эшне даими контрольгә алды, кирәк чакта, һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер торды. Алдан шунысын әйтеп куярга мөмкин: авылларыбызда үскән балаларда туган якка мәхәббәт соңгы елларда көчәя төшкән икән, җиргә карата мөнәсәбәтләре ягымлылана башлаган икән — монда иң зур казаныш итеп, бездәге бердәмлекне санарга кирәк. Барысының да; мәктәпнең дә, комсомол оешмаларының да, колхоз-совхоз һәм район җитәкчеләренең дә, ата-аналарның да бер үк теләк белән януы гына уңай нәтиҗәгә китерә ала.
1981 —1982 уку елының буеииан-буена урта мәктәп коллективлары унынчы классларда аңлату алып бардылар. Педагогика кагыйдәләре дә, халык гадәтләрен, ата-ананы олылау зарурияте дә — һәммәсе истә тотылды. Укучылар белән индивидуаль әңгәмәләргә аеруча игътибар ителде. Класс җитәкчесе бер яктан аңлатма үткәрә, клуб мөдире шул ук укучыларны үз карамагындагы күңелле чараларга тарту әмәлен карый, колхоз председателе аларның хуҗалыкка бик кирәк икәнен тәкъ- ~ рарлап тора. Әле укучылар, әле аларның ата-аналары белән тыныч * кына, салмак кына, әмма бик даими рәвештә сөйләшәләр.
Ниһаять, беренче шатлыклы хәбәр килеп иреште Леләкәй урта - мәктәбенең унынчы класс укучылары бөтенесе дә уз колхозлары «Ма- 5 як»та калырга теләк белдергәннәр!» Күп көч куеп ирешелгән бу бе- = ренче җиңүне мөмкин кадәр хупларга зурларга кирәк таптык.
Район слеты оештырылды Актаныш культура сараена авыллары- J бызның яшь игенчеләре, терлекчеләре, урта мәктәп чыгарылыш класс укучылары һәм, әлбәттә, барлык җитәкчеләр җыелды. Трибуна Телә- g кәй урта мәктәбенең район күләмендә беренче буларак изге теләк g белдергән укучылары карамагына бирелде. *
— Әйдәгез, кадерле балалар, күңелегездә шундый фикер уянган ф икән, бөтен район алдында авыз тутырып, күкрәк киереп әйтегез! — а дидек.
Комсомол оешмасы секретаре Айсылу Мәгъдәнова сүзләре Телә- * кәй урта мәктәбе чыгарылыш класс укучыларының уртак карары бу- п лып яңгырады. *
— Безнең «Маяк» колхозына сыер савучылар кирәк; кайвакыт, өй z борынча йөреп, савымчы эзлиләр, әбиләргә ялыналар. Без авылыбыз- * ны шул хәлдә калдырып, китеп барыйкмы?! Минемчә, колхозыбызга ч шушы кыен хәлендә чакта ярдәм итү — безнең изге бурыч. Аннары о колхоз да безнең киләчәккә булган теләкләрне искә алыр. Хәзер авыл- * га белемле кадрлар кирәк. Без укуларыбызны дәвам итәрбез, колхоз идарәсе, һичшиксез, безгә ярдәм кулы сузар.
Айсылу сүзенә егетләр кушылды. Алар бүгеннән тракторга, комбайнга утырырга ризалар иде.
Чыгышлар гел шул юнәлештә барды. Авылга булышырга алынучы укучыларның берсе дә. «Без унны бетердек, шул җитте, инде гомер буе фермада сыер тиресе көрәргә яки тракторда утырып картаерга да ризабыз»,— димәде, һәркемнең тагын да укырга теләге барлыгы сизелеп торды. Хәзер үк колхоз эшендә калулары хуҗалыкның зур бурычларын тирәннән аңлаудан аңа ихлас күңелдән ярдәм игәргә теләүдән икән. Монысы — тәрбия эшләрсбезнең иң кыйммәтле ягы. Тагын да укырга теләүчеләргә без биш куллап ярдәм итәргә әзер идек.
Теләкәйлеләрнең күркәм башлангычына тирә-күршедәге урта мәктәпләрнең иң алдынгы укучылары кушылды. Алар да, трибунага чыгып, үз колхозларында кимендә бер ел эшләргә сүз бирделәр, дус-ишлә- рен дә мөстәкыйльлеккә шул юлдан атлап китәргә өндәделәр.
Слет районның барлык чыгарылыш класс укучыларына һәм колхоз-совхоз яшьләренә бик үтемле Мөрәҗәгать кабул итте. Ул: «Дус- лдр! Хезмәт юлыбызны туган җиребездән башлыйк!.. Якты эзебез, киләчәк буынга үрнәк булырдай изге эшләребез калсын»,— дигән сүзләр белән тәмамлана иде.
Ел буена дәвам иткән аңлатуларыбызның һәм бу слетның тәэсире көткәннән дә яхшырак нәтиҗәгә китерде Өлгергәнлек аттестаты алган укучыларның 31 Зе Актаныш җирендә колхоз-совхоз эшенә ярдәм итәргә калды
Яшьләрнең, сүз тыңлап, хәлгә кереп, туган җиргә хезмәт итәргә алынуы әле беренче адым гына икән. Шуннан соң безнең җилкәгә мең
төрле яңа мәшәкать йөкләнде. Иң алдан яшьләрне даими эш белән тәэмин итәргә кирәк иде. Ул аларның мәктәптә алган белеменә, хезмәт дәресләрендә өйрәнгән һөнәренә дә туры килерлек булсын, җанында рәхәтлек тудырсын, хакы да әйбәт түләнсен. Икенчедән, ялларын ничек үткәрү дә, көнкүрештәге ихтыяҗлары да истә тотылырга тиеш. КПССның район комитетында шушы бурычларны эшлекле төстә хәл итүчән штаб төзелде. Аны җитәкләү райкомның икенче секретаре Равил Камильяновка йөкләтелде. Идеология секретаребыз Рәфига Галиева аның белән кулга-кул эшләргә алынды. Райкомның башка хезмәткәрләренә дә төрле хуҗалыкларда калган яшьләрнең хәлләрен белеп тору, аларга ярдәм итү бурычы тапшырылды. Бары тик бик җитди, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырып һәм практик аралашып тору гына, бу беренче бөреләрне кырау сугудан, җил-яңгырдан саклап калачак иде. Аз гына илтифатсызлык күрсәттеңме, өч йөздән артык эн-тузиастның берсенең генә күңелен сындырдыңмы — киләчәктән уңыш өмет итмә. Адәм баласының дәртен ике тапкыр сүндермиләр, бер сүндердеңме, кабат кабызырмын димә. Бу кырыс хакыйкатьне без барыбыз да тирәннән аңлап, җан-тән белән тоеп тордык.
Мәгълүм ки, зур бер хуҗалык кадәрле гвардия, колхозларга хезмәт күрсәтергә әзербез дип белдергән икән, без дә аның һәр үтенеченә колак салырга, теләкләрен үргә алырга тиеш идек. Укучылар арасында моннан ике-өч ел элек үк югары уку йортларына китү турында хыяллана башлаганнары да бар иде. Иптәшләренең ихлас тәкъдимнәрен хуплау йөзеннән, алар да беренчел теләкләреннән баш тартып торырга булдылар. Нур Баян исемендәге колхозда калучылар арасында Пучы урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Рушания Исламова, аттестатындагы бишлеләр арасында бер генә дүртлесе булган Фәнүсә Гыйлметдинова кебек, илнең теләсә кайсы югары уку йортына барып кереп, студентлар төркеменә кушылырдайлары байтак иде. Аларның кайсы юрист, бер ише врач яки укытучы һөнәре турында хыяллана. Бу колхозның председателе Таһир Әхмәев алда укырга теләге барларны канатландырып кына торды.
— Теләсәгез, ел буе вуз программалары буенча консультацияләр оештырттырам,— диде.— Мәктәбебез укытучылары, сез теләсәгез, кирәкле темплар буенча кабатлау дәресләре үткәрерләр... Ну, аннары сезгә тагын бер үтенеч булачак — институт дипломы алгач, туп-туры үзебезгә кайтасыз) Безнең авылга юрист та, врач та, инженер да кирәк!.. ,
Председатель Таһир Әхмәев япь-яшь әле. Шулай да кемгә ни әйтергә, нинди җиргә кайсы җимне сибәргә икәнен яхшы чамалый. Аның үз авылы яшьләрен колхозда калдырырга ниятләп алып барган эше һичнинди очраклы ышандыруларга яки хәйләле вәгъдәләргә корылмаган. Ул барын да халык алдында ачык аңлатып, яңа башлангычның бүгенгесен һәм киләчәген күрсәтеп, аңа бәйле кыенлыкларны яшермичә эш итә. 1981—1982 уку елыннан соң колхозга ярдәмгә килгән яшьләр идарәнең игътибар үзәгендә тордылар. Иң әүвәл, авыр имтихан айла-ры үткәч, яшьләр Мәскәүгә сәяхәткә барып кайттылар. Бусы — ял өчен генә. Аннары председатель Таһир абыйлары белән бер автобуста Брежнев шәһәренә, Түбән Камадагы предприятиеләргә сәяхәт ясадылар. Бу юлда җитәкченең максатлары шактый күп төрле иде. Яшүсмерләр Түбән Кама шәһәре янындагы Шәңгәлче авылының заманча җи- һазландырылган терлекчелек комплексын күрделәр. Автоматик җайланмалар. Ап-ак халат киеп кенә эшләүче горур кыяфәтле савымчылар — иң абруйлы шифаханәләрдәге табиллар диярсең! Моны күрү авылның киләчәге әнә шундый, дип ышандыру өчен кирәк иде.
Авылның саф һавасы, гүзәл табигате, шифалы суы белән генә мактанырга ярамаганны чамалап, Нур Баян исемендәге колхоз, беренче
булып, кайбер тармакларда ике сменалы эшкә күчте. Хәзер урта белемле кызлар караңгыдан-караңгыга сыерлар арасында гомер уза дип зарлана алмыйлар. Җиде сәгатен тутырып кайта да — дүрт ягы кыйбла! Аларга дигән төшке ашны авылның иң оста пешекчесе өлгертә. Чәе, сөтле ашы да — җаның теләгәнчә, колхоз хисабына өлгертелә. .
Савымчыларның һәрберсенә кием шкафлары бүленгән. Кызлар, эш сәгате тулуга, ферма киемен салалар да, Европадагы теләсә кайсы х шәһәрнең иң үзәк урамында кәеф-сафа корып йөрүче кешесеннән ае- рып алгысыз матур кыяфәткә кереп, авылга төшәләр, ял итәргә кай- Э талар. Озак көттермичә, башка колхозларда да фермаларны ике сме- 13 налы эшкә күчерделәр. Яшьләр генә түгел, гомер буе шунда сыер S сауган, бозау үстергән хатыннар да бик канәгать. «Кара инде,— ди- fc ләр,— элегрәк ничек башка кил,мәгән соң бу безнең? Тәүлек буе шул 2 фермага бәйле була идек: киләбез дә китәбез, киләбез дә китәбез. * Өеңдә дә әллә ни майтара алмыйсың, фермада да басылып кына эш- г ләп булмый. Хәзер икеләнеп тору юк, җиде сәгать буе, бетенең бер 8 булып, эшлисең дә кайтып китәсең. Җаның тыныч — терлекләр кул- =: дашыңа кала...» 2
Яшьләр буш вакытларын ничек үткәрәләр диярсез. Анысы да уй- А ланылган. Бәхеткә каршы, безнең як кешеләре табигатьләре белән үк сәнгатькә, музыкага гашыйклар. Пенсиягә чыккан әби-бабайлардан 0 алып, әле мәктәпкә дә йөри башламаган сабый балаларга чаклы үзеш- ? чән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Район культура йортында, ел әйләнә * диярлек, аларның ярышы үткәрелә. х
Республикада, концерт-спектакльләр смотрын ике елга бер тапкыр = гына оештырырга, дигән күрсәтмә дә бар. Безнекеләр моңа риза тү- $ гел. «Ничек була инде ул? — диләр.— Ел буе тик тор да икенчесендә генә ярышка чык, имеш. Без өйрәнүдән туктамаска тиешбез!» Ф
Болай фикерләүдә дә хаклык бар кебек. Шуңа күрә без, һәвәскәр- * ләр теләген искә алып, сәнгать түгәрәкләренең эшен туктатып тормаска, бер елны — республика күләмендә сынашыр өчен, икенчесендә иҗади отчет төсендә ярышлар үткәрергә карар кылдык. Урта мәктәпне тәмамлап, колхоз эшендә калган егет-кызларыбыз исә бу иҗет коллективларының төп терәгенә әйләнде. Фермадан, иген кырларыннан кайтып, бераз ял итәләр дә культура йортына, төрле түгәрәкләрнең репетицияләренә җыелалар. Катлаулы уен коралларында уйнарга өйрәнәләр, берничә тавышлы хорда катнашалар, сюжетлы хореографик чыгышлар ясыйлар — барысына да шул яшьләр башлап тотына. Колхоз идарәләре исә түгәрәк членнарына яңадан-яңа костюмнар, кыйммәтле уен кораллары алдырып тора, өйрәтүче профессиональ осталар да чакыртыла.
Авылда кызлар да күпләп кала башлагач, волейбол, чаңгы кебек спорт уеннары да җанланып китте. «Маяк» колхозы савымчы кызлары Нур Баян исемендәге колхоз кызлары белән волейбол ярышы ачып җибәрделәр. Быел Нур Баян исемендәге колхозда эштә калган Айрат Гыйззәтуллин комбайнда бик әйбәт эшләү өстенә чаңгы ярышында да осталык күрсәтте. Аның инде зурларга бирелә торган II нче разряды бар.
«Яшьләр тирәсендә җыры-биюе, спорт ярышлары гөрләр инде аның,— диярсез.— Шулай да аларның эшкә ярдәме турында күбрәк сөйләшик әле». Авыл хуҗалыгы шактый катлаулы. Хәзер бит аның сы- ер-сарыгы да бары тик фән кушканча гына тукланырга, режим белән савылырга-кыркылырга өйрәнгән. Бозау үстерүе, дуңгыз симертүе, куян үрчетүе — барысы да тәҗрибә, белем таләп итә. Бер тармакта гына дилбегәңне ычкындыра башла, хуҗалыгыңның көймәсе комга терәлә дә кала. Ун ел буе китап-дәфтәрдән аерылмаган бала-чага баштанаяк мөханикалаштырылган ул фермаларда, «К-700», «Нива». «КамАЗ»
шикелле машиналарга таянучы игенчелектә ничек эшләрләр соң?» Хәтта мондый сорауны бирүче булмаса да, һәр җитәкче бу хакта алдан ук уйларга тиеш.
Карап торырга шактый четерекле күренгән шушы мәсьәлә безнең район күләмендә тулысынча мәктәпләргә тапшырылган. Билгеле ки, һәр мәктәптә хезмәт дәресләре бар. Әмма күп җирдә урта мәктәпне тәмамлаучы, өлгергәнлек аттестаты алган яшьләр һичнинди һөнәрсез калалар. Аларга ышанып, бернинди эш тә тапшыра алмыйсың. Димәк, өлгермәгәннәр әле алар. Безнең район балаларына аттестат белән бергә хуҗалыкның берәр тармагында эшләрлек һөнәр буенча документ бирелә.
Бу яктан «Октябрьның XII еллыгы» исемендәге колхозның уңышлары аеруча зур. Ул үзләрендәге Сәфәр урта мәктәбе укучыларын өйрәтүгә, җәен колхоз эшенә тартуга бик зур игътибар бирә. Председатель Марс Шәвәлиев, партия комитеты секретаре Рәмдис Шаһиянов, мәктәп директоры Ренат Шакиров — бары бер булып, колхоз белән мәктәп тормышын аерылмаслык юлга салганнар. Марс Шәвәлиев хәзер иркен сулап:
— Без колхоз эшендә кеше көченә кытлык сизмибез,— дип кенә җибәрә.— Тугызынчы класс кызлары, җәйге каникулларының бер аенда фермадагыларны ял иттерә, моңарчы савымчыларга отпуск бирү проблема иде. Менә, җаен таптык. Кызлар тырышалар. Алар эшләгән арада да сөтнең кимегәне юк...
Сәфәр мәктәбендә укучы егетләр арасында эш бүлешү тагын да җайлырак көйләнгән: тугызынчыны тәмамлаучылар, урак өстендә, комбайнга утыра, сигезенче класс малайларын үзләренә ярдәмче итеп алалар. Аңлашыладыр: бер ел үтә, былтыргы ярдәмчеләр мөстәкыйльлеккә чыга. Узган елда абыйларыннан өйрәнгәнне үзләреннән кечеләргә тапшыралар...
Укучыларны зур хезмәт дөньясына озату өчен, Сәфәр урта мәктәбендә гаҗәеп киң колачлы тәрбия алып барыла. Мәктәпнең биниһая иркен, биек бер залында булачак механизаторларга дәрес бирелә. Монда машина йөртү мастеры, укытучы Наил Сәхәбетдинов өйрәтмәләрен тыңлыйлар. Бу Укытучы җәен «Колос» комбайнында эшли. 1982нең уңышын җыйганда, ул 6 мең 700 центнер ашлык суктырды. Менә шундый укытучы ул безнең! Аның карамагына тапшырылган залга өр-яңа комбайн, көпчәкле һәм чылбырлы тракторлар кертеп куелган. Аларның һәр детален күрергә һәм эшләтеп карарга була. Машиналарның аерым частьларын хәрәкәтләндерү электрга көйләнгән. Стеналарга эленгән әсбапларда әлеге машиналарның төзелешенә, эшләү ысулларына кагылышлы сораулар һәм җаваплар бар. Укучы, дәрес барышында, алардан теләгәнчә файдалана ала Инде үзенә җавап бирер вакыт җиткәч, ул кулындагы күрсәткеч таяк белән тиешле җавапка төртеп кенә күрсәтә. Шул чак, укытучыдан тыш, автоматик җайланма да «телгә килә»: җавабың дөрес икән, югарыда «гөлт» итеп ут кабына, ялгышсаң, залны яңгыратып, кыңгырау чыңлый башлый, әйтерсең, синең хатаңа машиналарның да ачуы чыга!
Нәкъ шундый ук мөмкинлекләр кызларның сыер саву җайланмаларын өйрәнү кабинетында дә бар. Саву аппаратын эшләтеп карарга телисең икән, рәхим ит! Сорауларга әзерләгән җавапларыңның дөреслеген беләсең килсә, автоматик таблога күз сал, әйтә дә бирә.
Кыскасы, мәктәпне тәмамлаучылар колхозга ярдәм итәрлек кадрлар булып чыксыннар өчен, укытучылар коллективы да, колхоз идарәсе дә ихлас күңелдән тырышканнар. Хәтта мәктәпнең диварлары да туган җирне, авылдашларны хөрмәт итәргә өнди кебек. Бусагадан атлап кергән укучыны колхоз алдынгыларының, хезмәт һәм сугыш ветераннарының фотосурәтләре каршылый. Алар — шул ук укучыларның
әти-әниләре, әби-бабайлары яки кардәшләре. Дәрестән икеле билгесе алып чыксаң, ул сурәтләр каршыннан ничек узарсың'
Озын коридор стенасына авыл күренешләренең, колхозга килгән хөрмәтле кунакларның, үзешчән сәнгать түгәрәгенә катнашучыларның, мәктәптә уздырылган мөһим чараларның фотосурәтләое эленгән. Борылышларга, бер каттан икенчесенә күтәрелә торган баскыч өсләренә берсенәя берсе гыйбрәтлерәк сүзләр язып куелган. Балалар $ «Укуыбыз, хезмәтебез — туган Ватаныбызга!», «Тормышта юллар күп— син кайсын сайларсың?» кебек ул язуларның берсен күреп, игътибар- Н сыз калса да, икенчесен яки өченчесен укыганда, һичшиксез уйланып «= куяр. «Колхоз мәктәптән башлана!»—дигән үзе кыю, үзе бик тә дө- jj pec сүзләрне дә мин шушы Сәфәр урта мәктәбендә күреп алган идем, ± «Кыю» диюем шуннан — бу сүзләр колхоз хәтле колхозны бер уч уку- 2 чылар һәм укытучылар коллективына бәйләп куя сыман. «Дөрес!» — j дим, чөнки, чыннан да, колхозның бүгенгесе никадәэ генә «өчле бул- '■ са да, аның киләчәге мәктәпкә, балаларга барып тоташа Шул хакый- о катьне аңлаган җитәкчеләрнең генә эше алга китәчәк, хуҗалыгы кадр- g ларга сусамаячак. ж
Сәфәр урта мәктәбендәге, балаларны киләчәк хезмәткә әзерләү ф мөмкинлекләре хәзергә бик сирәк мәктәпләргә эләгә. Андыйлар ил- _ дә дә бармак белән генә санарлык. Бәхеткә, бу авылда яңа мәктәп э белән бергә үк диярлек, зур спорт сарае да ачылды Мәктәпнең спорт ? дәресләре колхозның спорт сараенда үткәрелә ала, ә мәктәпнең * шундый ук залына комбайн һәм тракторлар кертеп куярга мөмкинлек = туган. Бу мәктәпнең төрле кабинетларында җиде телевизор бар. Уку 1 программасына кагылышлы тапшыру башлана икән, укучылар аны $ һичнинди ыгы-зыгысыз тамаша кыла ала. ’
Монда беренче булып әйтелгән әлеге «Колхоз мәктәптән башлана» « дигән хакыйкать хәзер башка колхозларыбызның җитәкчеләренә дә х бу өлкәдә җитди эш алып барырга кирәклеген раслады. Әле мәктәптә чакта ук балаларны колхоз эшенә кызыктыру чаралары шактый актив үткәрелә. Председательләр уз колхозларында урта мәктәп булдырырга тырышалар Бу — гади эш түгел Яңа урта мәктәп ачу колхоз хисабына бер бина салып бирү белән генә чикләнми Председатель үз җилкәсенә мең төрле яңа мәшәкатьне алырга, мең җирдә мең төрле җавап тотарга тиеш була. Шуңа да карамастан, районда яңа урта мәктәпләр ачыла. Бу уку елын «Игенче». Киров исемендәге совхоз һәм «Таулар» колхозы балалары да яңа салынган үз урта мәктәпләрендә каршыларлар.
Киров исемендәге совхоз җитәкчеләре дә мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә тора. Монда тугызынчы классның кырыклап укучысы, укудан аерылмыйча, бозаулар карарга алынганнар. Ике йөзгә якын бозау балалар тәрбиясенә күчкән, һәр укучы 25 ләп бозау карый. Бу — алар атнага бер-ике көн иртән, дәресләр башланганчы, сәгать 6 га фермага бара, укудан соң тагын сәгать ярым чамасы эшләп кайта дигән сүз. Укучылар бик төгәл график төзегәннәр. Фермада исә аларны өйрәтеп торырга бер остаз бар Кыенмы бу эш! 9 нчы «Б» классы укучылары Әлфия Гарипова белән Рәмилә Нәгыймова миңа икесе берьюлы.
— Юк! — дип җавап бирделәр.— Без әле фермадагы эштән соң үзешчән сәнгать түгәрәгенә дә йөрибез.
Әлфиясе — шигырь сөйләргә, Рәмилә җырларга ярата икән. Ай азагында балалар хезмәт хакы алалар. Хак дигәннән, комбайнда эшләүче егетләр дә, җәен савымчыларны ял иттерүче кызлар да, узган уку елыннан соң бер ел колхозда эшләргә тәвәккәлләгәннәр дә күп акча алулары белән шапырынырга һич ашыкмыйлар. Дөресен әйтергә кирәк — аларның хезмәт хакы шактый чыга. Җәен комбайнда эшләгән
Сәфәр урта мәктәбе егетләреннән Илнур Кунафиев, мәсәлән, әтисенең комбайнында урдырып — 723 сум, Разил Салихов 429 сум, Гөлүс Галимәрдәнов 398 сум акча алган. Киров исемендәге совхозның укудан аерылмыйча бозау үстерүче балалары аена 18—20 сумлап хезмәт хакы эшли. Нур Баян исемендәге колхозда сыер саварга калган кызларның керемен тикшереп караган идек — аларныкы да шактый чыга. Фәнүсә Гыйльметдинова җиде айга — 1365 сум. Алия Газетдинова— 1231 сум, Рәҗүдә Төхвәтуллина 1308 сум алганнар. Яшьләрнең күбесе хезмәт хакының күпме булуы белән кызыксынмый да икән. Егетләр хәтта бухгалтериягә дә керми, акчаларын алырга әниләрен генә җибәрәләр.
Аларны күбрәк хезмәттәге ярыш, сынашуда җиңү кызыктыра. «Маяк» колхозыннан Римма Арсланова республиканың яшь савымчылары ярышында беренчелекне яулап алды. Егетләрдән Нияз Идрисов Татарстанның яшь тракторчылары арасында өченче урынга чыкты. Мондый уңышлар балаларны гына түгел, безне дә шатландыра. Акча җыюга кызыгып кына калган бала ата-анасын да, колхозны да кинәндерә алмас иде ул. Бусы — бер. Икенчедән, аларның акчага мөкиббән китмәве безнең еллар буе алып барган тәрбия эшләребезнең дә дерес юнәлештә икәнлеген күрсәтә. Безгә моны белеп тору бик кирәк, чөнки бу юлда беренче адымнар гына ясалды бит әле. Алда тагын да катлаулы бурычлар тезелгән. Бердәмлегебезне югалтмыйча, ирешелгәннәр- дән артык һаваланмыйча, бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер торган хәлдә, башкарасы эшләр байтак әле.
Бердәмлеккә кат-кат басым ясавым юктан түгел. Узган ел, һич көтмәгәндә, ата-аналар тарафыннан каршылык сизелде. Кайберләре ачык- тан-ачык әйттеләр:
— Авылда үзебезнең чиләнүебез дә җиткән, китсеннәнр! — диючеләр булды.— Рәхәтләнеп шәһәрдә яшәсеннәр!
Андыйлар хәтта үзенең бөтен тапканын шәһәр җирендә үз урынын таба алмыйча интегеп яшәүче баласына җибәреп торырга да риза. Картлыгын ялгызлыкка хөкем итүе турында да уйламый, кабатлап тик тора: «Бар, балам, кит, калага урнаш!»
1981—1982 уку елын тәмамлаучыларның икенче слетында гыйбрәт итеп сөйләрлек хәл булды. Анда, мәктәпне алтын медальгә тәмамласа да, Нур Баян исемендәге колхозда эшкә калган Рушания Исламованың әнисе чыгыш ясады.
— Мин монда утырган әти-әниләргә берничә сүз әйтер идем,— дип башлап китте ул.— Былтыр, алтын медаль алып, юристлыкка укырга китәргә әзерләнгән кызыбыз,- «Мин фермада эшкә калам!» — дип кайтып әйткәч, сабырсызланып еларга тотынган идем. Минем үземнең дә фермрда эшләп караганым юк. Алмадай кызымны тездән тирескә батып эшләргә ничек чыгарып җибәрим, дип, бик кайгырдым. Айлар үтте. Өебездә шушы чордан да рәхәтрәк вакытларны хәтерләмим. Үз күзләрең белән балаңның янып-көеп эшләп йөрүен күрүдән дә ләззәтлерәк кичереш юк икән ул! Раушаниям күзгә күренеп җитдиләнә, кешеләрне танырга өйрәнә, хезмәтнең тәмен татый. Балаңның шул адымнарын күреп тору, кирәк чакта киңәш бирү — үзе зур бәхет ул. Без, әле буынга да утырмаган балабызны ашык-пошык ерак шәһәрләргә озатканда, бик хаталанабыз икән. Бу чыгарылыш укучылары бездән, үзләренең әти-әниләреннән акыллырак булып чыкты...
Мондый чыгыш бик кирәк иде. Чөнки кайбер ата-аналар, балаларын авылда калдырмас өчен, шул дәрәҗәгә барып җитәләр ки, хәтта үзләре дә, йорт-җирләрен таркатып, шәһәргә күчәргә җыендылар. Теләсә нинди югалтуга риза, баласы колхозда гына эшләмәсен, янәсе.
Ата-аналарның бу теләге белән дә санашмыйча ярамый. Аларның күңеле изгелектә бит — балаларын яхшы шартларда яшәтергә тыры
шалар. Шуны аңлап, без, үз чиратыбызда, колхозда калган балаларның теләк-омтылышларын исәпли башладык. Үзләренә дә мөрәҗәгать иттек: «Әйтегез! — дидек.— Ни телисез? Кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, шәһәр кызларыннан, егетләреннән ким булмассыз!»
Чәчрәп чыгып, үз шартларын тезел китәрләр дип уйлаган идек тә — ~ юк, алай сабырсызланмадылар. Шулай да акрын-акрын аңлаттылар.
— Әнә, безнең күрше кызы Казаннан елтыр йонлы тун киеп кайт- х кан да әллә кем булып йөри,— ди берсе.
— Аякларында — импортный читекләр!—дип, икенчесе өстәде.
Яшьләрнең заманча киенәселәре килә икән — шул аңлашылды. “ Районның сәүдә оешмалары аша яшь колхозчыларыбызга һәйбәт тун- 5 нар, Югославиядә, Чехословакиядә тегелгән аяк киемнәре кайтарт- = тык. Врачларыбыз, парикмахерларыбыз чәчләрен-битләрен, тешлә- £ рен-күзләрен, дигәндәй, төзәтеп җибәрделәр Аерып алып кара син £ аларны хәзер Казан кызларыннан! Әллә кайсы шәһәрләрдән гастроль- т гә килгән артистларның концертларына чакыртып кына алабыз үзлә- ° рен. Иң алгы рәттә утыралар— хур кызлары диярсең!
Канатландырып җибәргәч, егетләр-кызлар үзләре дә авылны шәһәр кебек үк итәргә тырыша башладылар. Бу җәһәттән кызык бер хәл ис- ♦ кә төште. Иске Сәфәр авылындагы яңа культура сараеның вестибюле- в нә Казандагы Яшьләр үзәге ресторанындагы кебек кечкенә фонтан ° ясаганнар. Арадан берсе карап-харап торган да: <
— Нишләп балыгы юк соң моның? — дигән.— Яшьләр үзәгендәге £
фонтан бассейнында балыклар йөзеп йөри бит! х
Шул сүзне ишетеп калган малайлар йөгерттереп, су буена төшеп д киткәннәр дә, инештән олы коштабакны тутырганчы, эт балыгы сөзеп л> менгәннәр. Икенче көнне карасалар, Иске Сәфәр культура сарае вес- Jjj тибюлендәге бассейнда эреле-ваклы балыклар да йөзеп йөри икән, х «Менә хәзер әйтеп кара, кайсы ягы белән Казаннан ким!» янәсе...
Беренче адымнар безне шактый нәрсәгә өйрәтте. Авылда калырга теләк белдергән балалар белән әңгәмәләр үткәргәндә, аларның табигый сәләтләрен ачарга тырышу да бик кирәк икән. Барысы да савымчы яки механизатор гына булмаска да мөмкин бит. Бу яктан Нур Баян исемендәге колхоз җитәкчеләре аеруча сизгер җанлы булып чыктылар. Алар быел колхозда калган кайбер кызларның да механизаторлыкны хуп күрүен белеп алганнар. Кызларга дип, көпчәкле, өр-яңа тракторлар саклап торалар. Таһир исемле егетнең атлар яратуы беленгән. Таһир Ризаев ел саен авылда, Актанышта гына түгел, хәтта Минзәлә, Тукай районнарына барып та ат чабышында да катнаша икэ’н. Чаптарын ел әйләнә, председательдән яшергәли-яшергәли. тәрбияләп тота, ди. Колхозда исә йөздән артык ат бөтенләй кыргыйлыкка чыгып бара. Авыл халкы, мең бәясенә төшүен исәпләп тормый, тизлегенә кызыгып, бер көлтә салам өчен дә, кырга трактор яки машина куа. Атның алыштыргысыз үз урыны, үз рәхәте бар. Нур Баянлылар әнә шул игелекле хайванның элекке абруен кире кайтарырга ниятләп торалар. Бу юлда аларга урта мәктәпне быел тәмамлаган Таһир Ризаев һәм аның берничә дусты ярдәм итәчәк.
Быелгы чыгарылыштан соң колхоз эшенә килүчеләр безне тагын да ныграк сөендерә. Аларның алдында былтыргы апа-абыйларының матур үрнәге бар. Быелгылар бәргәләнмичә, шикләнмичә киләләр. Язын Пучы мәктәбенең 10 класс укучысы Әнзия Ханнанова
— Без шушы авылда үсеп, урта белем алдык. Инде Туган җиребезгә аз булса да хезмәт итәргә тиешбез. Без бит аңа муеннан бурычлы.— дип сөйләгән иде.
Уйлап карасаң, япь-яшь кыз бала нинди акыллы сүзләр әйткән! Барыбыз да шул фикердә яшәсәк, һәр кеше үзен үстергән Җир алдын
дагы бурычын, җаваплылыгын һәр даим тоеп торса, бөтен сәләтен, көчен җирне матурайтуга юнәлтсә, тормыш тагын да мулрак, ямьлерәк булыр иде1
Бәхеткә каршы, безнең актанышлылар. бу яктан, мактауга лаек. Хуҗалыкларыбызның иң җаваплы тармакларын шулай ук район күләм эшләрне үз җиребездә туып үскән туган ягын ихластан яратучы кадрлар әйдәп бара. Колхозларда да шул ук күренеш Мәсәлән, Нур Баян исемендәге колхозның председателе Таһир Әхмәев, партия оешмасы секретаре Рифкат гыйлфаноа, парткабинет мөдире Рәсим Шагалиев, баш зоотехнигы- Зөлфәт Фәрдиев. баш экономисты Зөһрә Галиева — барысы да Пучы мәктәбен бер үк елда тәмамлаганнар, хәзер югары белем алган һөнәр ияләре. Баш инженер Фирдәвес Ләесов та—алар- ның яшьтәше.
һәр тармакта яшьләр үсеп килә. Районның күз өстендә кашы саналган Инсаф Камалетдинов, Ясәви Хөсәенов Кәрам Гарипов, Гадел Салахетдинов кебек өлкән яшьтәге председательләребезнең карусыз хезмәте аларга бернинди хикмәтле суз белән дә төшендереп булмастай хакыйкатьне аңлатып тора Аларның Актаныш җиренә күрсәткән игеле-ге буыннан-буынга телдән төшерми сөйләрлек. /
Инде менә чагыштырмача яшь тоелган кадрларыбызга да алмаш әзерләү мәсьәләсе килеп басты Эзләнүләр безне мәктәпкә илтте, һәм, ышанып әйтергә кирәк, ялгышмадык Сәфәр укучыларының үзләренә әләм итеп язып элгән сүзләре бик дөрес: колхоз мәктәптән башлана! Башлана! Күркәм башлангычны үстереп җибәрү, чыныктыру, рухи дөньябызның ихтыяҗына әйләндерү, сәнгатьтә сурәтләү, җырларда яңгырату — безнең бурыч.