КОЛ ГАЛИ-ХАЛЫК ХӘТЕРЕНДӘ СИГЕЗ ГАСЫР
Ул XIII гасырның беренче яртысындагы зур давыллы вакыйгалар чорында иҗат иткән. Бу чорда Чыңгыз хан яуларының һоҗүмнәре нәтиҗәсендә җир йеэеннән күплеген шәһәрләр югала, Евразиянең этно-политик картасы да яңадан тоэеле.
Шагыйрьнең тормышы хакында озек-озек кене мәгълүматлар сакланып калган.
Аның исеме Кол Гали була. Ул Болгарда, Хәрәзомдә белем ала, моселман Канчыгышының мәдәни үзәкләренә сәяхәтләр кыла. Шагыйрьнең үлеме 1236 елга — «Баек шәһәр* Биләр каласын Батухан гаскәрләре яулап алган вакытка туры килә дип уйлыйлар...
Шагыйрьнең бер әсәре — Урта гасырлар Идел буеның иң күренекле иҗат җимеше булган «Кыйссаи Йосыф* поэмасы — тулысынча сакланып калган Һәм ул татар халкының күңелендә, йерәгенде иң мактаулы урын алган Археография тикшоречүләр күрсәткәнчә, Идал буеның һәм Урал алдының татарлар яшәгән һем хәзер дә яши торган җирләрендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының басма яисә кулъязма несхолоре сакланмаган бор генә йорт тә булмаган диярлек. Соңгы 25 ел дәвамында, Идел буенда һем Урал ягы тобоклоренде үткәрелгән гыйльми экспедицияләр нәтиҗәсендә, поэманың 100 ге якын яңа күчермәләре табылды; алар XVIII—XIX гасырларда элеккерәк язылган үрнәкләрдән күчереп алынганнар
Татарлар арасында бу есер басма рәвештә дә киң таралган 1839 елдан башлап ул тулы килеш 70 мәртәбәдән күбрәк басылган
Әсәрнең сюжетына Коръәннең 12 нче сүрәсендә китерелгән хнкея— Ягкуб пәйгамбәр хәлләре һәм аның углы Йосыфның үз туганнарының конченого аркасында җәфалар чигүе — нигез итеп алынган.
«Кыйссаи Йосыф» поэмасының халыкта гаҗәп киң таралуын аның терки телләрдә терле вариантлары барлыкка килүе раслый. Кол Гали поэмасы, үзенең чагыштырмача архаиклыгына карамастан, татарлар арасында иң популяр һәм теле, поэтик агышы ягыннан аңлаешлы, халыкның милли рухына якын әсәр булып кала бирә.
Әсәрнең теле аңа киң катлау укучылар һәм тыңлаучылар игътибарын яуларга мемкиилек тудырса, поэманың мавыктыргыч эчтәлеге, автор карашының гуманизмы һәм демократиклыгы аны халыкка рухи яктан якын иткән.
Поэманың үзәгендә ил белән идарә итүче хекемдар һәм халык иминлеге проблемасы тора. Автор әсәрнең төп герое Йосыф образы аша хөкемдар кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтергә тырыша. Ул чор җәмгыятьтәге гаделлек барыннан да элек хөкемдарга бәйле булганлыктан, ул, шагыйрь фикеренчә, иң башта рухи яктан күркәм сыйфатка, шулай ук зур акылга, алдан күрә алу сәләтенә, баһадирларча көчкә һәм үз халкына карата тугрылык хисенә ия булырга тиеш. Кол Галинең телендә Йосыфка карата тугрылыклы, хыянәтсез дигән мәгънәдәге «сыйт- дыйк» сүзе юкка гына бик еш кулланылмый. Әсәрдә Йосыф чыннан да бик тугрылыклы итеп тасвирлана: ул тәңре алдында да, карт атасына мөнәсәбәттә дә, үзенең җәмгыять каршындагы бурычына, ниһаять, Зөләйхага карата да ахыргача тугры булып кала.
Аның җәмгыять каршындагы тугрылыгы Мисырда зур кытлык хекем сөргән вакытта ил-халык турында кайгыртучанлыгы аша гәүдәләнә. Атасына тугры калуы исә Йосыфны озак еллар буе михнәт чигәргә, рәхәтлекләрдән баш тартырга мәҗбүр итә. Чөнки, аның инануынча, бары тик Йосыфның чыдам һәм түземлелеге генә әтисенең газапларын җиңеләйтә ала икән. Әтисен һаман истә тотып яшәү аны түбәнлекләрдән, гөнаһлардан саклап кала...
Үзен кол итеп сатып алган Мисыр патщасына да ул тугрылык саклый; шуңа күрә дә Йосыф гүзәл Зөләйханың аздыргыч тәкъдимнәрен кире кага. Инде Зөләйханың никахлы ире булгач, Йосыф гомеренең ахырынача аңа тугры кала, шәрык хөкемдарларына хас булганча җарияләр тотмый, Зөләйха үлгәннән соң да яңадан өйләнми, бәлки, тол килеш кала биреп, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә...
Поэманың күп кенә сәхифәләре мәхәббәт темасыч поэтик һәм фәлсәфи яктан ачуга багышланган. Кол Гали әсәрендә мәхәббәт мистик планда бирелми. Дәртле, ихлас дөньяви мәхәббәтнең гәүдәләнеше сыйфатында Зөләйха тасвирлана. Төшендә күргәннән соң аның Йосыфка гашыйк булуын, күп газапларга тарыса да, барыбер үз максатына ирешә алуын, шулай ук гашыйк булган гүзәл кызның кайнар хисләрен шагыйрь гаҗәп оста сурәтли; Зөләйханың сөйгән кешесенә багышланган сүзләре шагыйранә ихлас яңгырый.
Кол Гали, шулай итеп, кешенең дөньяви мәхәббәткә хаклы булуын раслый. Әмма, ди ул, чын бәхеткә кеше бары пакь вөҗдан, намус белән генә ирешә ала. Тик, Зөләйханың бер кат ялгышканы шикелле, хыянәт юлына басарга ярамый...
Аталар һәм балалар мөнәсәбәте — поэманың үзәгендә торган төп мәсьәләләрнең берсе. Галимнәр хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, поэманың шәрык халыкларында таралган вариантларында бу момент традицион характерга ия. Әмма Кол Гали поэмасында ата-аналар белән балалар арасындагы мәхәббәт һәм ата кешенең бәхеткә хокукы мәсьәләсе социаль яктан калкытып куела, чын-чыннан кешелекле рәвештә хәл кылына. Сюжет агышы буенча Ягкубның иң сөекле улы урлана һәм коллыкка сатыла. Ләкин Ягкубка мондый кайгы очраклы гына килми: бу җәза аңар Йосыфны имезүче хатынның нарасый улын коллыкка сатып җибәргәнлеге өчен илаһи каргыш сыйфатында бирелә.
Ләкин Ягкубның менә шулай җәзалануын сурәтләгәндә Кол Гали схематизмга Со.п:-.:й. Ата газабын автор бик кешелекле рәвештә ача. Кайчакларын хәтта Ягкуб бер үзе генә газапланмый, бәлки аның белән бергә әйләнә-тирәсендәгеләр дә газап чигә. Бу юнәлештә поэмадагы көчеген югалткан ана бүренең кайгысын тасвирлау да гаять гыйбрәтле. Мөгаен, менә шушы дулкыңландыргыч хәлләр һәм аларның бик кешелекле төстә яктыртылуы «Кыйссаи Йосыфоны татар укучыларының иң яраткан әсәрләренең берсенә әверелдергәндер. Поэманың телдән-телгә күчә килгән куп вариантлары күрсәткәнчә, халыкта әсәрдәге Ягкуб — Йосыф сызыгына аерата әһәмият бирелгән. Шуңа күрә халык еш кына очракларда әсәргә автор тарафыннан
куелган «Кыйссам Йогыф» исемне үзгәртел, аны «Йосыф китабы» «ки «Ягкуб һәм Йосыф китабы» дип атаган. Шулай ук әсәрнең аерым булеклерен яттан сойләгән- нер, аның озекләрен кич утырган вакытларда койләгәинәр; мәдрәсәләрдә исе бу китапны уку есбабы ител тә файдаланганнар
Кәйлән уку турында суз чыккач, шуны да искәртеп үтик: дәртле Зеләйха белән тугрылыклы Йосыф образлары Казан татарларының җыр репертуарларында киң урын алган — алар хакында аерым дүртьюллыклар да, сюжетлы җырлар да иҗат ителгән. Кол Гали тудырган образларның фольклорга шулай тирән утеп керуе авторның әсәр тукымасына борынгы фольклор һәм этнографик мотивларны мул ител сеңдерүе белән аңлатылса кирәк
Кол Гали әсәрендәге Зеләйха үз сойгәне Йосыфның чәчен унике толымга буләп үрә. Ә мондый күренеш — ирләрнең толым йәртүләре — торкиләрдә ислам дине кабул ителгәнче таралган сыйфат иде. Борынгы теркиләр кеше үлгәннән соң аның җаны кош булып очып китә дип ышанганнар. Алариың мондый инанулары борынгы чор терки таш сыннарында да чагылыш тапкан: мәрхүмнең кыяфәте күкрәгенә кош утырткан килеш сурәтләнгән. Ягкуб аксакалның үлемен тасвирлаганда Кол Гали шундый ук традицион обрлзга мерәҗәгать итә:
Шәриф тәндин аерылды гьозиз җаны,—
Кош(к)а биңзәп оҗмах таба очар имди
Бу бик борынгы мотив Идел буе терки-татар шагыйрьләренең күбесе (Хоссам Кятиб, Мохәммәдьяр һ. 6) иҗатында кабатлана-кабатлана, егерменче гасырга кадәр килә һәм яңа чорның боек шагыйре Габдулла Тукай иҗатында исә тирән социаль коч белән яңгырый:
Очты донья читлегеннән тарсынып куңлем кошы,— Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...
Үз иҗатында мосолманча китап традицияләре белән җирле терки халыкларның фольклор мотивларын органик рәвештә бергә кушыл җибәргән Урта гасырлар шагыйре Кол Галинең исеме мено инде сигезенче гасыр татар халкының күңел түренде яши — халык характеры оешуда аның әсәре шифалы чишмә кебек чыганак буятам.