Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» 1984 ЕЛДА


Татар совет әдәбиятының иң күренекле әсәрләре укучыларыбызга иң элек
«Казан утлары» аша барып ирешә. СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре
лауреатлары да, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәү ләт премияләре
лауреатлары да үзләренең әсәрләрен беренче булып журнал битләрендә
бастырдылар. «Казан утлары»нда басылып чыкканнан соң ул әсәрләр әлеге
югары бүләкләргә лаек булдылар. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе
лауреаты шагыйрь Муса Жәлнлнең ерак Европа илләрен гизеп кайткан атаклы
«Моабит дәфтәре» дә «Казан утлары» аша бөтен дөньяга танылды. Бу традиция
дәвам итә.
«Почет билгесе» орденлы «Казан утлары» бүген дә чорыбыз белән бер сафта
атлый. Ул халкыбыз тормышына торган саен ныграк якыная. Журнал
битләрендә «Бүгенге проза геройлар, проблемалар» нсемле дискуссия дәвам итә.
Быел Татарстан атом электр станциясендә «Казан утлары»ның әдәби посты
оештырылды.
1984 елда да «Казан утлары» үзенең укучыларын яңа романнар, повестьлар,
пьесалар, җырлар, авыл кешеләренә багышланган очерклар, язучылар,
артистлар, рәссамнар, композиторлар турында мәкалә ләр, шигъри әсәрләр
белән таныштырып барачак. Алар арасында, мә сәлән, Мөхәммәт Мәһдиевнең
«Торналар кайтыр» романы, Чиләбедә яшәүче язучы Рөстәм Вәлиевнең Тукай
турындагы яңа романы, Әмир хан Еникиның «Соңгы китабы» (өченче кисәк)
бар
Г. Бәширов, С. Хәким, А. Шамов, Н. Дәүлн, Г. Ахунов, И. Юзеев, Ш. Галиев,
Р. Фәйзуллин, Н. Фәттах һ. б. әдипләр журнал битләрендә үзләренең яңа әсәрләре
белән катнашачаклар. Ел дәвамында татар халкының килеп чыгышы, гореф -
гадәтләре, культурабыз тарихына кагылышлы материаллар да басылачак.
Күренекле әдипләрнең архивларыннан яңа публикацияләргә, М. Жәлил, Г.
Ибраһимов, X. Туфан турындагы истәлекләргә урын биреләчәк.
Укучыларыбыз игътибар иткәндер: быел безнең журнал яңача би зәлештә
чыга башлады. Алдагы елларда да тышлык Татарстан рәссамнарының киң
билгеле картиналарыннан фоторепродукцияләр белән бизәләчәк. Анда
спектакльләрдән төсле фотолар, күренекле артистларның, җырчыларның,
сәнгать эшлеклеләренең портретлары булачак. Журналның эчке битләрендә
роман-повестьларга, шигъри әсәрләргә рәссамнар тарафыннан иллюстрацияләр
дә ясалачак.
«Казан утлары» Бөтенсоюз каталогына кертелгән. Аның индексы — 73210.
Журналга Советлар Союзының барлык почта бүлекчәләрендә язылырга
мөмкин. Еллык бәясе—10 сум 80 тиен.