Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК ЧЫГАНАКЛАР


агыйрьнең иҗаты турында хөкем йертер ечен, иң элек аның иҗтимагый- эстетик идеалларын белергә, бу идеалларга ирешүдә әдәбияттан, сәнгатьтән ничек файдаланырга уйлавын күз алдына китерергә кирәк. Бу хактагы уй-фикерләрен шагыйрь, гадәттә, мәкаләләрендә, хатларында яки әдәбият- сәнгать турында махсус язылган китапларында әйтеп бирә. Әмма Кол Галидән безгә хат та, сәнгать турында махсус язылган хезмәтләр дә килеп җитмәгән. Мондый очракларда шагыйрьнең иҗтимагый карашлары нинди булганын, әдәбият-сәнгать һәм иҗат мәсьәләләрендә нинди юл тотканын аның безгә килеп җиткән әсәрләреннән чыгып ачыкларга мемкин. Кол Галидән исә безгә тик «Кыйссаи Йосыф» әсәре генә килеп җиткән.
Чын сәнгать әсәре, кайсы гына заманда язылса да, аның үзәгендә җәмгыять белән шәхес Ирасында булган багланыш һәм мөнәсәбәтләр яктыртыла, Ду мөнәсәбәтләр, үз нәүбәтендә, шул замандагы җәмгыятьтә нинди сыйныф хакимлек иткән дә, нинди сыйныфлар аңа буйсынулы, мәҗбүриятле ителгән булуына бәйләнгән. Кол Гали заманы — халык массалары өстеннән феодаллар хакимлек иткән рәхимсез заман. Монда хезмәт иясе булган шәхесләрнең үз араларында булган мөгамәлә һәм мөнәсәбәтләре — теләктәшлек рухында, гуманистик мәгънә белән сугарылган; әмма хезмәт ияләре белән феодаллар, аларның да иң дәве булган патша арасындагы мөнәсәбәт һем мөгамәләләр сыйнфый антагонизм, дошманлык, нәфрәт белән сугарылган Феодалларга хас ерткычлык, явызлык, халыкка нәфрәт күзе белән карау сыйфатлары, патша шәхесендә бергә җыйналып, аерата рәхимсез власть көченә әверелгән. Ләкин халык массалары патша сыйфатларында бөтен бер эксплуататор сыйныфның хас сыйфатлары бербөтенгә оешып гәүдәләнә дип уйламаганнар. Хәтта бик намуслы акыл ияләре, укымышлылар, галимнәр дә бу сыйфатлар патшаның үз табигатеннән, тәрбиясе җитмәүдән, гыйльме-белеме булмаудан килә дип санаганнар. Шушыннан инде явыз патша урынында тәрбиясе белән халыкка хуш килерлек кешелекле, укымышлы һәм гадел ниятле патша утырса, ил-көн. бөтен халык бәхетле заманнарга барып чыгар иде дип өметләнгәннәр. Шулай, урта гасырларда халык хыялында мәгърифәтле һәм кешелекле гадел хөкемдар идеалы туган. Бу идеал үткән заманнарда, әдәби образ рәвешенә кертелеп, Көнчыгышның һәм Көнбатышның күп кенә язучылары тарафыннан тасвир итеп үтелгән. Кол Гали — шундый язучыларның берсе.
Ул заманда Көнчыгышта патшалар турында төрле легендалар сөйләнгән һәм язылган. Шулардай берсе — Ибраһим Әдһәм турында. Ул 776—783 елларда Бәлх шәһәрендә патшалык иткән. Ләкин, башка кешеләр хезмәте белән табылган хәзинә исәбенә яшәү — явызлык дигән нәтиҗәгә килеп, бер көн патшалыгыннан, тәхетеннән ваз кичкән; дәүләтнең хәзинә сарайларын ачтырган, алтын-көмеш һәм затлы әйберләрне халыкка тараттырган, үзе дәрвишлеккә чыгып киткән; калган гомерен төрле илләрдә физик эшләр башкарып кичергән.
Бу — феодаллар заманындагы иҗтимагый явызлыкка бер протест күренеше, ләкин пассив протест күренеше булган. Бөтен бер илнең бар-булган дәүләтен таратып ташлауда анархистик шаукымны чамалау кыен түгел.
Кол Гали бу юл белән китмәгән. Аңарда дәүләтчелек идеясе — тотрыклы, нигезле идея. Аңарда булган дәүләтне җимереп ташлау түгел, бәлки аңа, патша итеп, мәгъ-Әсәрдәй шагыйрьнең сәнгатькә, шигърияткә карашларын да ачыклап була. Ул үз заманы тормышындагы ялган, хыянәт, гадел кешеләрне җәберләү кебек явызлыкларны фаш итеп, кеше өчен хакыйкать, бәхет һәм матурлык эзли; явызлыкны фаш итүдә сәнгатьне көчле чара итеп ала. Бу фикерне аңлатыр өчен, чагыштыру ясарга кирәк. В. Шекспирның «Гамлет» (1604) әсәрендә Гамлетка атасының өрәге, мине абыең белән әниең, хыянәтчел төстә, колагыма агу салып үтерделәр дә елан чагып үтерде дигән ялган хәбәр тараттылар, дип белдерә. Соңыннан Гамлет: «Өрәк әйткән чынмы? Әллә чын түгелме?» — дип газаплана. Ул сарайга килгән күчмә актерлардан файдаланырга уйлый. Ишетүенчә, уен барганда, тамашачылар арасында утырган җинаятьче сәхнәдә барган вакыйгалар тәэсирендә намусы уянып, сикереп торырга һәм бөтен халык алдында үзенең яшерен гаебен әйтеп салырга мөмкин икән- Актерлар белән сөйләшеп, ул уйналачак әсәрнең вакыйгалары арасында атасын үтерү эпизодын керттерә. Уен барганда алгы сафта Гамлетның абыйсы белән әнисе утыра. Әлеге эпизод уйналып үтүгә, Гамлетның абыйсы (хәзер ул — король), яраланган ерткыч кебек акырып, сикереп тора да, бөтен залны тәшвишкә салып, шашы-нып залдан чыгып китә. Шушының белән Шекспир сәнгать кеше күңеленең иң тирән, караңгы почмагында яткан серләренә дә барып җитә ала һәм аларны ачып сала дигән идеяне раслый.
■Кыйссаи Йосыф»та да мондый эпизод бар.
Ачлык елны Йосыфның абыйлары, икмәк алыр өчен, Мисырга киләләр. Икмәкне өләшүче — Йосыф. Ул абыйларын таный, тегеләр моны — юк. Ул алар белән сөйләшүен дә тәрҗемәче аша гына алып бара. Йосыф шул арада сарай һәм шул сарайда кунак залы төзетә. Ул залның стеналарын матур эшләнгән рәсемнәр белән бизәтә, рәсемнәрдә исә абыйларының Йосыфны ничек коллыкка сатып җибәрү эпизодлары күрсәтелә. Йосыф абыйларын залга чакыра, тегеләр рәсемнәрдә үз гаепләре ачып салынуын күргәч, коелып төшәләр. Йосыф сый тәкъдим итә. тегеләр ашамыйлар—
Бу эпизод «Кыйссаи Йосыфита Шекспирдан 400 ел элек язылган. Ләкин ике шагыйрьнең сәнгать турындагы карашлары бер.
Сәнгать кодрәте, идея буларак, гуманизм, матурлык, нәфислек формаларында гәүдәләнә. Тасвирлау осталыгы, тасвирлау матурлыгы да шул исәпкә керә. Әсәрен башлаганда ук шагыйрь «Акылым тулы, телем татлы булсын иде»,— ди, шигъри юллары укучыга <>гөл-рәйхан аңкышлары булып ирешүен» тели, сүзләренең энҗе-мәрҗән булып тезелүенә омтыла, аларның укучыга рухи ләззәт китерүен максат итә.
Зөләйха линиясе Йосыфның, шәхес буларак, рухи әхлак сыйфатларын сынау өчен алынган, дигән идек. Ләкин бу — мәсьәләнең бер ягы гына әле. Югыйсә әсәрдә Зөләйха образы—үзенә мөстәкыйль, бөтен образ. Аның Көнбатыш Европа әдәбиятларындагы тарихи юлын алсак, Еврипидның үзеннән үк башлап, драматурглар бу образ ярдәмендә замандаш хатын-кызларының үзенчәлекле холык-фигыль, психологиясен, гомумән, кешелек хасиятләрен ачарга омтылганнар.
Кол Галидә шунысы бик мөһим: Зөләйханы ул һәртөрле шәригать, патриархаль гадәт-йола чылбырларыннан ычкындырып җибәреп тасвирлаган. Ул — матурлык һәм акыл иясе, хис кешесе. Тыелгысыз хисләренең ихтыярына бирелеп китеп, кирәкмәс, хәтәр адымнар да ясап куя ул. Ләкин Зөләйха шунысы белән ягымлы — күңелендә яшерен зәһәре юк, ул — кинә тотучан түгел. Аның мәхәббәт хисе чын, кайнар, алыштыргысыз, гаепле адымнарын да ул шушы хис ихтыярына бирелеп китү аркасында ясый. Шуңа күрә укучы аны кичерә.
Матурлыкның үз диалектикасы бар. Йосыфта матурлыкны сөю тойгысы бик көчле, Хәтта ул матурлыкны иҗат иттерә — матур сарайлар төзетә. Әмма аның иң зур матурлыгы — кешеләрне яратуында, хәтәр хәлләрдә кешеләргә, халыкка ярдәмчел булуында. Ул, әлбәттә, Зөләйханы да ярата, ләкин серен ачмый. Аңарда, Зөләйхадан аермалы буларак, идеал ачыклыгы белән ихтыяр көче бергә килгән. Идеалы — ачлык кырып салачак халыкларны коткарып калу, гадел хөкем иясе булырга омтылу. Аның калган барлык теләк һәм ниятләре шул идеалга буйсындырылган. Ул — көчле акыл, намус иясе генә түгел, көчле ихтыяр иясе дә. Идеал һәм ихтыяр көче аның барлык сыйфатларын бер бөтенгә җыеп алган. Зөләйхада мөстәкыйль сайлап алган иҗтимагый идеал күренми. Ләкин ул зур идеалга ия булган геройның юлдашы булырга ашкына. Шушы хәл аның тормышын да мәгънәле итә, матур итә.
■Кыйссаи Йосыф» әсәрен шушы яклардан якын килеп өйрәнәсе бар әле.