Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИСКУССИЯГӘ УКУЧЫ КУШЫЛА...


ик дәрес тынычлану зарарлы һәр яктан да Шуңа күрә тынычлыкны бозган Аяз Гыйпәҗевка рәхмәт белдермичә булмый Җитешсезлеклерне күреп, аларны танырга кыюлык җитү генә түгел, ә тамырларын ук актарып карарга тырышу — мактауга лаеклы хәл. Ләкин Мостафин кебек, Гыйлеҗев кебек язучылар да кайбер сорауларны җавапсыз калдыра икән, бу җитди мәсьәлә зур сөйләшүгә мохтаҗ диген сүз.
Американы ачарга җыенмыйча, прозаның сыйфатын күтәрүдә ярдәм итәрлек бер аспектка игътибарны җәлеп итәргә уйлыйм.
Прозабызның күптәнге авыруы бар — ничек кенә булса да бәхетле бетемгә омтылу. Мәсәлән, «Хәзинә» романында Г Ахунов үзенең яраткан героена зур кресло естене сабан-туй батыры сөлгесе биреп кенә калмый, аның шәхси тормыш сукмагына да ак келәмнәр җееп куя. Героебызның күзе хатыны сеңелесене тешәп өлгерми, үз хатыны үлеп тә китә. Автор яраткан героен кызгангандыр имде: ул ике ут арасында яна башласа, аңа кыен булу мөмкин ич1 Ә болей — барыбызга да яхшы.
А. Расихның «Сынау»ы — бик яхшы әсәр Проблематикасы зур, сюжеты мавыктыргыч, сурәтләве тормышчан, диалоглары җанлы Ләкин тагын шул: А. Расих та бөтен нокталарны урынына куоп бетереп кенә саубуллаша Әгер Фәритнең соңгы хаты булмаса укучы бераз уйланыр иде. һәр укучы геройларның язмышын үзенчә күз ал
Б
дына китерер иде. Авторга ул да җитмәггж— эпилог ести әле. Шул эпилогта автор Әлфиянең бәхетле булуына, калганнарның андый бәхеткә ирешә алмаячагына ышандырырга тырыша. «Бәхет» дигән асыл котның нәрсә икәнен аңлатырга тырышучылар бик күп булса да, борын заманнан бир ле кешене канәгатьләндерерлек аңлатучы юк әле. А. Расих та соңгы сүздә үз естенә күтәрә алмаслык бурыч йөкләгән.
Ф. Галимуллин: «...ничектер бераз кыюсызрак безнең укучы»,— дип яза. Юк, егетләр, укучыны соры масса дип санасаң гына шулай тоела ул. Әнә Р Мостафин да язучыларыбызда укучыга андый мөнәсәбәт булганын билгеләп үтә. «Еш кына безнең прозаиклар укучының уйлый белүенә, акыл сәләтенә ышанып бетмиләр, бөтенесен аңлатып бирергә, чәйнәп каптырырга тырыша.пар»,— ди ул.
Укучы буларак, шуны әйтәсем килә: безгә, ташка басылган сүзне олылау ана сөте белән кергән булса да, чынны ясалмадан, сәләтне булдыксызлыктан, кыюны куркактан аера белү сәләтен тормыш тәҗрибәсе генә түгел, башка әдәбиятлар белән танышу да бирә.
Бер генә мисал. «Казан утларыпның 3 нче санында, прозаның сыйфаты турында җитди әңгәмә барганда, Газиз КашаповныҢ «Н(ир җылысы» дигән повесте бирелгән. Автор «үткен моментларны бераз кетекләп ала: сугыштан соңгы башак җыюлар, әтисеннән формаль рәвештә ваз кичәргә мәҗбүр булуның фаҗигасе, мәктәптәге ханҗалык... Ул бүгенге көндәге иң мөһим темалерның берсенә тотынган.
Әмма нәрсә әйтергә теләгән соң Г. Кашапсв? Әсәрдә аның максаты — колхозга яхшы рәис кирәк дигән сүзне әйтү. Моны кем ‘белми соң? Ә бәлки авторыбыз артта калган колхозны ничек итеп алга тартып чыга.ру юлларын яңа рәис аша эзлидер? Юк, юк һәм тагын да юк1 Кинода да күрдек, радиодан да ишеттек, китапларда укыдык андый рәисләр турында. «Литературная газетамдагы Б. Можаев, К. Кожевникова, В. Шубина кебек корреспондентларның бер мәкаләсе нык югары тора бу повестьтан. Нәрсә эшли соң яңа рәис повесть буенча? Бер утырыш үткәрә, 5 минут радиодан сөйли, аның өстәвенә Закирҗан картка «нәчәнникчә» түгел, кешечә сөйләшә белүен күрсәтә. Чү, тагын бер эше бар: яшьлек гөнаһы н хәтерләп ята. Хәер, ул гөнаһ та бик уңай булып чыга. Туган авылына колхоз рәисе булып кайтканчы чын тормыш юлдашы очрамаган икән. Ә хәзер — яшь чактан ук сөйгән кызына өйләнергә була, җитмәсә, 18 яшьлек җиткән кызы белән дә таныша. Килә икән бәхет бер килгәч: бу кыз главбух урынына рөхсәт алып кайткан икән, ә элекке начар рәис элекке начар главбух хатынны үзе белән алып киткән икән.
Повесть дигән әсәргә сюжет кирәк, төйнәлү, чишелү, конфликт, кульминацияләр белән. Начар тип Разаев райкомга жалу белән барган иде дә — үзен фаш итеп кенә кайтты. Бәлки колхозчылар бик ялкаудыр? Ялкаулык белән көрәшү җиңелләрдән түгел ич! Юк инде, авыл халкы тырыш. Халыкның йөзе саналган Закирҗан карт әйтүенчә, «башлап җибәрүче» генә кирәк булган. Димәк, конфликт юк — геройның да йи- рәге юк.
Герой турында сүз барганда укучының Хафизовка ллөнәсәбәте мөһимдер. Укучы буларак, аны яратып булмый (үзе ярата белмәгәнгәдер, мөгаен — яратса, яшьтән сөйгән кызын эзләп табар иде ул), сокланырга сәбәп юк, ошарга тырышырлык сыйфатлар табылмый — кешегә охшаган кеше генә. Уртача статистик индивидум.
Р. Мостафин мәкаләсен укыганда бу фикер тагын да көчәя. Гыйләҗевның өч олы язучыны аерып алып, аларга ышаныч белдерүе тәнкыйтьчегә ошамый. Берсен мактап, берсен мактамасаң, соңгысы гарьләнеп куяр. Шуңа күрә давай, мактауларны тигезләп бүлик, ди ул... Безнең күренекле тәнкыйтьчебез Мостафин да шундый принципка, дөресрәге, принципсызлыкка күнектерүче мәкаләләр язгач, башкаларга ни кала инде?!
Сүз юк: Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов агалар безнең әдәбиятта «Намус» белән эшләп, «Сүнмәс утлар» кабыздылар. Моның белән Аяз Гыйләҗев тә ризадыр. Әмма ул үзенең мәкаләсендә прозага күзәтү ясау максатын куймаган. Аңа күренекле проза әсәре кирәк, кемнән көтеп алырга мөмкин аны — менә нинди сорауга җавап эзли Гыйләҗев. Бу мәсьәләдә Гыйләҗев чыннан да эзлекле. Ул нәрсә теләгәнен белә, ул критерийлар куйган һәм нәкъ шул критерийлардан чыгып сайлый өметле авторларны.
Критерий дигәннән. Минемчә, әсәрнең үзәк нәшриятта басылу-басылмавы аңа бая биргәндә тел критерий була алмый. Ә м>9ие «традицияләрне инкарь итүгә* чакырып, Мостафии артыкка җибәрде инде. Бары тик бөтенсоюз әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрелер өчен генә традицияләрне инкарь иту— бик кыйммәт бәя ул.
Юк, егетләр, традицияләр калыбрак торс ын әле — нигилист булмыйк. Новаторлык ул «дәрес, иҗади үзләштергән» традицияләрне тагын да ныграк үстерү чара- ♦ ларын эзләү Ә моның өчен башка әдәбиятларның казанышларын, алымнарын., юк файдаланырга түгел (Р. Мостафии өндәгәнчә), ә өйрәнергә кирәк, яңа казанышлар- 2 га, алымнарга ия булыр өчен. 3
Ә менә Мостафиниың прозабызга кыюлык җитми дигәи сүзенә ике кул белә 4 > риза. Чынлап та, әдәбият тирәсендә кыюсызлык яхшы гына тамыр җәйгән.
Автор башта үзеннән курка: языйммы, юкмы, барыл чыгармы соң! «Язмыйча у булдыра алмасаң гына яз»,— дигәнне онытып инле, әлбәттә. 3
Аннан соң ул укучыдан курка. Аңламавы мв-мкин, ди. ярып салыйм еле. аңла- 2 тыйм барысын да. Укучыны канәгатьләндерер әчсвн, азагында да «безнекеләр җиңде» - булсын. z
Хәзер редактордан курку чираты җитә. Шуңа күрә, автор әсәрен сыйпый, тарый. - сылый, 'аклый — кыскасы, формасын китерә. «Бәлки, бу Хөлли абзый бер метр ярым- * га супдарак басып торырга тиештер, күчереп куйыйм әле»,— ди.
Ә Шукшин.. Нәрсә ул Шукшин? Ул популярл ык эчен де. гонорар эчен дә тырышмаган. Шуңа күрә генә кыю язган. Үзенчә язган —язмыйча булдыра алмаган. Шук- * шин белән чагыштыручыларга бер соравым бар: сезнең ул үлгәнче, аның хикәяләрен укып ка.р-аганыгыз бар идеме соң? Менә шул-шул1.
Дөньяда шәхси эз калдырам дигән кеше ден>.я кызыклары артыннан куаламый, тирә-яккә карап «кеше ничек — мин дә шулай» булырга тырышмый, кеше бален ме- несәбәт бозмыйм дип буш опуслар язмый — кеше 1>улып кала.
Менә шундый уңай геройлар кирәк безнең әдә биятка. Персонаж сыйфатында дз. автор сыйфатында да. 

Айрат Ибраһимов

Зур әдәбиятыбызның проблемалары да байтак. Т ормыш үзе киң адымнар белән алга барган саен яңадан-яңа проблемалар күтәрелеп чыга. Хуҗалык, соцналь-куль- тура тезелеше өлклсендө бишьеллык планнар булган кебек, әдәбиятның дә үэ планнары булырга тиеш
Татар азучыларының яңа романнары, повестьлары еледән-әле басылып тора. Пьесалары башкалабыз Мәскәү театрларының сәхнәләренә дә менә Ләкин нрешелгәннер белән тынычлану һәр эштә дә безнең эчен чит нәрсә — коммунистлар партиясе шуңа өйрәтә
Укучы мәхәббәтен казанып, совет әдәбиятының алт ын фондына кергән әсәрләребез күп безнең/Алар бүген әдәби осталыкка ейрәнү мәктәбе булып хезмәт итәләр.
Күптән түгел Ә. Е никинең «Соңгы китабын» бик яратып укыдым. Тик китапның исеменнән сизмәстән сискәнеп куясың. Әмирхан ага ке>5ек талантлы язучының соңгы китабы була микән? Аның язылган әсәрләрен халык яр. зтып укый һәм укыячак, алар әледән-өле басылып торалар, ә мондый әсәрләрне, һ» «чшиксез, килер буыннар да яратып кабул итәр. Ә талантлы әсәрне уку һәрвакыт һәм һәркем өчен ерактагы якын дустың белән очрашу бәхетенә тиң нәрсә.
Әсәрләре популярлашып киткән язучы өчен ике-еч әсәр белен гене чикләнеп калу укучыны бу язучы *>чен «аңа ни булды икән» дип <5орчуга төшерә Драматург Ш. Хәсәенов белән де шулай. Язганнары өчен рәхмәтен рәхмәт тә. ләкин үзен зур талант иясе итеп таныткан әдип эчен бу гына аз. ченки Aw П. Чехов алам эшләмәгән, врачлык һем язучылык эшен бер генә минутка да туктат* «агам, үэ максатына әхыры- иача турылыклы булып калган.
Әдәбиятта билгеле бер тема буенча специальләшүне хупларга кирәк. Ләкин язучының иҗаты күпкырлы булырга тиешлеген онытырга ярамый. Мисал өчен ерак барасы түгел. Г. Әлсәләмов иҗатын алыйк. Авыл тормышыннан — «Газинур», шәһәр тормышыннан — «Сүнмәс утлар», медицина профессоры турындагы «Ак чәчәкләрме...
Ә Н. Исәнбәт? Драматург та, шагыйрь дә һәм фольклор, тел белгече дә ул. Ни язсаң да ярый, ләкин ул көннең кадагына сугып барырлык оста һәм укучының күңеленә хуш килерлек итеп язылган булырга тиеш.
Әдәби тәнкыйтьнең тоткан урыны искерүне белми. Аның урыны — тормышчан әдәбият өчен көрәшнең алгы сафында. Элек тә шулай иде ул, бүген дә шулай. Тәнкыйтьне хөрмәт итмәүче автор үзен дә хөрмәт итми дигән сүз. Тәнкыйтьче шул ук укучы бит ул. Ә язучы укучы өчен иҗат итә. Үз укучысын, аның фикерен ишетергә теләмәгән «мин-минлек» чире йоккан автор язган «әсәрнең» кемгә кирәге бар? Халык әйтсә, хак әйтә. Ә ул болай .дигән: «Сүзгә әйтелгәнче син хуҗа, авызыңнан ычкынгач ил хуҗа». Татар хал>А>1на хас әдәплелек, оялчанлык дигән сыйфат бар. Лә кин кайбер әсәрләрдә моның кирессзн күрәбез. Сүзсез да аңлашыла торган табигый нәрсәләр турында язу белән мавыгу безнең әдәбиятка килешеп бетми.
Яшь авторларның зур күләмле Ьулмаган повестьлары белән еш очрашабыз һәм аларга өметләр баглыйбыз. Зур әдә биятка уңышлы старт булсын иде алар. Г.* Бәши- ров, М. Әмир, Г. Гобәй, И. Гази да бит романнар язганчы повестьлар иҗат иткәннәр. Ә повестьлары нинди! «Сиваш», «Агыйдел», «Маякчы кызы», «Катя Сорокина...»
«Казан утлары»ның быелгы 2 иче санында басылган Ә. Мушинскийның «Кайту» повестен кызыксынып укыдым.
Бер гаилә хроникасы ул. Берәү ләре хезмәт итә, икенчеләре укый, зур тормышка әзерләнә, гыйшык дигән нәрсә д<> читләтеп үтелми. Барысы да үз урынында, тормышчан. бүгенгебез өчен актуаль тема яктыртыла. Ләкиң Сания белән Т әлгатьнең үзара мөнәсәбәтләре турында төл1ле бер фикергә килә алмадым. Егет ятимә кыз Санияне баласы белән калдырып Мәскәүгә укырга дип китә, анда җилбәз.ак күңелле Майя белән яши башлый. Барысы ның күз алдында яшь гаилә җимерелә. Моңа берәү дә игътибар итми. Тәлгатьнең әти әнисе дә, остазлары да, дуслары да уз эшләре белән генә мәшгульләр. егетне бер әү дә тәртипкә чакырмый, җәмәгать оешмаларының да йогынтысы сизелми. Ә бит гоилә ул җәмәгатьчелек эше дә. Минемчә, әсәрнең тәрбияви әһәмиятен арттыра төшәргә иде. Безнең көннәрдә гаять катлаулы мәсьәләне укучы хөкеменә генә чыгару -җитми. Автор уз позициясен дә ярып салырга тиаш.
Укучы язучыларыбыздан гер оиц чорыбызга лаек әсәрләр көтә. Мондый әсәрләрне тормыш эчендә кайнап һәм халкыбызның бай, күпкырлы тормый зын өйрәнеп кенә иҗат итәргә мөмкиндер дип әйт: всем килә.
ӘНВӘфБИК МӨХСИНОВ.
Горький.
Бу минем редакциягә бер сиче хатым. Моңа кадәр күп тапкырлар җыенсам да, язмый калына иде. «Казан утл ары» журналында чыккан Рафаэль Мостафинның «Перспективаны югалтмыйк», Аяз Гыйләҗевның «Тынычлану эарарль:», Тәлгать Галиуллии- ның «Нәфисәләр юксындыра*. мәкаләләрен укыгач, ничектер, кем беләндер фикер уртаклашасы, сөйләшәсе, бәх зсләшәсе килеп китте. Хәзер ген:» андый мөмкинлек юк һәм мин үземдә туган фике рләрне сезгә язмакчы, күңелемдәген әйтмәкче булдым.
Моңарчы мин журналның Һәр санын укып барырга тырышсам да. тәнкыйть мәкаләләренә күз йөртеп кенә ч ыга идем. Болай бирелеп, автор белән бәхәсләшә-бәхәс- ләшә укыганым юк иде.
Мин әле яшь, әдәбиятны ,■ яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Шулай да әйтәсем килә. Сез язган фикерләр инде укучыларда да туа башлаган иде: Нигә алай? Нигә әсәрләр төссез? Яңа әсәрне укыйсы: t, инде берничә көннән аның исемен, хәтта баш геройларын да онытасың. Нигә эл» »кке классиклар кебек язучылар юк хәзер? Язучылар күп.
белеп бетереп та булмый, һем нигәдер татар әдәбияты казанышлары турындагы чыгышларда гадәттә әдәбиятыбызның казанышлары итеп ниндидер әсәрләр исеме саналмый, ә язучылар саны әйтелә
Аннан соң, мәкаләләрдә уңай яктан телгә алынган әсәрләр арасында ииктер Атилла Расихның «Сынау» романы телгә алынмаган, ә аны укучылар бик яраттылар бит. Бәлки, язучылар күзлегеннән караганда ул кадәр үк югарылыкта түгелдер! Ләкин ул, әле яңа китап булуга карамастан, инде таушалып елгерде
Тагын Рафаэль Мостафин язучы Габдрахман Әпсәләмоа турында матур фикерләр әйтә. Нигәдер, аның турында бездә, яшьләрдә, ялгыш фикер дип әйтимме, уят- ■каннар. Мин, мәсәлән, аның әсәрләрен кабат кайтып укысам да, тәнкыйть күзлегеннән карап укыйм, яратып укыйм.
■Казан утлары» журналы бүгенге проза турында сәйләшүдә зур мәсьәләләр куе- гата. Укучыны яңа әсәрләр укыганда анализлап укырга, уйланырга әйрәтә.
ФӘНЗИЛӘ ГОМӘРОВА.
Әгерҗе районы, Тәбәрле авылы
Хермәтле укучылар!
Бүгенге проза турында дискуссия девам итә. Сездән хатлар, фикерләр, мәкаләләр кетәбеэ!