Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
26 июльдә Татарстан азучыларының ачык
партия җыелышында КПСС Үзәк Комитетының
июнь (1983 ел) Пленумы йомгаклары, КПСС ҮК
Генеральный секретаре иптәш Андропов Ю В
рече һәм пленумда кабул ителгән карар
яктылыгында партия оешмасы алдында торган
бурычлар турын да җитди сөйләшү булды
Доклад белән партия оешмасы секре таре
Ринат Мөхәммәдиев чыкты Доклад буенча
фикер алышуда, Татарстан Язучы лар союзы
идарәсе председателе Г Ахунов, язучылар С.
Хәким, Р Кэрами, Р. Гатауллин. Н Дәүли һ б.
катнашты.
Югары күтәренкелек белән узган бу
җыелышта татар совет әдәбияты алдында
торган яна, принципиаль мәсьәләләр кузга-
тылды
КҮЧМӘ УТЫРЫШ
Казанда РСФСР Язучылар союзының әдәби
тәрҗемә буенча советы һәм «Сов ремснник»
нәшриятының күчмә утырышы булып узды.
Биредә «Современник» нәшриятында Идел
белән Урал арасындагы автономияле
республикаларнын әдәби әсәр ләрен бастырып
чыгару мәсьәләсе карал ДЫ
Утырышны РСФСРның нәшрият эшләре
буенча Дәүләт комитеты коллегиясе члены,
«Современник» нәшрияты директоры Г М Гусев
ачты Утырыш эшендә ДОәскәү дән һәм
автономияле республикалардан килгән
нәшрият хезмәткәрләре, язучылар һәм әдәбият
тәнкыйтьчеләре катнашты
«Современник» нәшриятының РСФСР
халыклары әдәбияты редакциясенең бүлек
мөдире В. В Дементьев доклады тыңлан ды
Аннары СССР һәм РСФСР Язучылар союзы
идарәләре секретаре. Татарстан Язу чылар
союзы идарәсе председателе Г А Ахунов
чыгыш ясады
Фикер алышуларда «Литературная Россия»
газетасы редколлегиясе члены М Н. Ломунова.
РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены. Мари
АССР Язучылар союзы идарәсе председателе
В С Столяров, Удмуртия АССР Язучылар
союзының рус секциясе һәм тәнкыйтьчеләр
секциясе председателе 3 А Бого юлова, мордва
язучысы К Г Абрамов. Татарстан Язучы лар
союзы партия оешмасы секретаре, тән кыйтьчс
Р С Мөхәммәдиев, Брежнев шә hope язучылар
оешмасының җаваплы секре тарс Р И Вәлиен,
«Современник» нлшрия тынын РСФСР
халыклары әдәбия1Ы ре двкцнясснсң бүлек
мөдире урынбасары Е II Корнеева. язучы Н X
Дәүли һәм тәнкыйтьче Р Ә Мостафнн катнашты
Утырышта катнашучыларны КПСС өлкә
комитеты секретаре М Ф Валиев кабул итте
Кунаклар Татарстан бяшкаласынын
Ленинга бәйле истәлекле урыннарында бул-
дылар, М Җәлилнең м\ зеЯ-квартнрасын
карадылар. X. Ямашев исемендәге Татарстан
мех производство берләшмәсе эшчеләре.
Балык бистәсе районы хезмәтчәннә- ре,
Татарстан китап нәшрияты һәм «Казан утлары»
журналы редакциясе коллективлары. галимнәр
белән очраштылар, Актерлар йортында
уздырылган әдәби кичәдә катнаштылар. Казан
сабантуен карадылар
Күчмә утырыш эшендә КПСС өлкә ко-
митетының культура бүлеге мөдире М. М Мусин
катнашты
ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘР
Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака
демня театрының илебез башкаласы Мәе кәүдә
сугыштан соңгы чорда гына да инде алтынчы
мәртәбә чыгыш ясавы иде бу Ул чын
мәгънәсендә театр һәм башкала тама-
шачылары өчен олы бәйрәмгә әверелде Бу
юлы гастрольләр өчен атаклы МХАТ сәхнәсе
бирелү менә шушы олы ихтирам нын матур
чагылышы булып тора
Гастрольләрне ачу тантанасында СССР
культура министрының беренче урынбасары Ю
Я Барабаш. РСФСР культура ми нистры Ю С
Мелентьев. КПССның' Татарстан өлкә
комитеты секретаре М Ф Вәлисв. ТАССР
культура министры И Н Алиев катнашты
Иҗат отчеты программасына театр ре-
пертуарындагы нн яхшы үрнәкләр кертел де
Гастрольләр «Монда тудык, монда үс тек»
исемле спектакль белән ачылды Билгеле
булганча, әлеге спектакле «Драматур гиялә һәм
театрда бүгенге заман эшчесе образы» дигән
девиз астында үткәрелгән Бөтен россия
смотрында күрсәтелде һәм диплом белән
премиягә лаек булды Ә дра матург Туфан
Мнңнуллинга шушы пьесасы •чем махсус
диплом бнрелдс
Мәскәүлеләргә Т Миннуллнннын тагын икс
.каре «Әлдермситән Әлмәндәр» һәм «Моңлы
бер җыр» исемле пьесалары б.ен ча куелган
спектакльләр тәктаим ителде Әлеге
спектакльләрнең беренчесе РСФСР нын К С
Станиславский исемсид.-. с премиясенә лаек
булды, икенчесе Бөтенсоюз театр сәнгате
фестивалендә лауреат исемен алды
Болардин тыш. мнллн классика үрнәк
ләреннән «Качаклар» (Н Ис-шбәт) һәм «Казан
өлгесе» (К Тинчурин! спектакль-
ларе күрсәтелде. Ә рус классикасыннан
тамашачыга «Бирнәсез кыз» (А Островский)
һәм «Ябырылу» (Л. Леонов) спектакльләре
т әкъдим ителде.
Гастрольләр башлану алдыннан РСФСР
Культура министрлыгы залында матбугат
конференциясе үткәрелде Иҗат отчеты ба-
рышында хезмәт коллективларында очра
шулар оештырылды.
Гастрольләр программасында совет дра
матургиясенең классик әсәрләреннән бер се
Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре
лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое Леонид
Леоновның «Ябырылу» пьесасы буенча куелган
спектакль дә бар Гастрольләр барышында
театр коллективы вәкилләре әдипнең
Переделкинодагы дачасында күренекле язучы
янында кунакта булдылар.
Күренекле совет язучысы Л. Леоновның
«Ябырылу» дигән әсәре буенча театрның баш
режиссеры М Сәлимжанов куйган спектакль
труппа өчен аеруча житдн имтиханга әверелде
Бу кичтә театрда автор үзе дә булды Ул
кәмаллыларның эшен бик яратып карады,
режиссер һәм артист ларны чын күңелдән
котлады, аларга зур рәхмәтен белдерде.
Спектакльдән соң язучыны сәхнәгә ча
кырдылар, аңа чәчәк бәйләмнәре тапшыр
дылар.
Илебез башкаласындагы бу ижат отчеты
зур уңыш белән узды.
Татар дәүләт драма һәм комедия театры 11
июльдән 5 августка кадәр Г Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры бинасында
үзенең 50 еллыгына багышлан ган иҗат отчеты
уздырды
РӘСЕМНӘРДӘ —А. М. ГОРЬКИЙ
17 18 майда А. М. Горький музеенда боек
язучы фоторәсемнәренең төп нөсхәләреннән
күргәзмә ачылды. Ул Халыкара музейлар
көненә багышланды
Музей фондларында кадерләп саклана
торган бу фоторәсемнәрнең күбесе беренче
тапкыр күрсәтелә. Заманында аны шәһәргә
язучының хатыны — Екатерина Павлов на
Пешкова бүләк иткән иде
Рәсемнәр язучы тормышының төрле чор
лары — Петербургта. Италиядә булуы белән
бәйле Алар арасында профессионаллар да.
һәвәскәрләр төшергән рәсемнәр дә бар.
ШАГЫЙРЬНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ КИЧӘСЕ
23 майда Казанның Төзүчеләр сараенда
өлкән әдип. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт
ветераны, коммунист шагыйрь Мөхәммәт
Садрига 70 яшь тулуга багышланган кнчә
уздырылды. Әдипнең тормыш һәм ижат юлы
турында шагыйрь Рәдиф Гатауллин сөйләде
Соңыннан Татарстан сән гать осталары
башкаруында М. Садри әсәрләреннән торган
зур әдәби-музыкаль кичә булды
КҮРЕНЕКЛЕ МӘГЪРИФӘТЧЕГӘ
БАГЫШЛАП
7 июньдә Г Ибраһнмов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтының әдәбият.
сәнгать, ижтимагый фикер тарихы
секторларының берләштерелгән гыйльми \
тырышы булды Анда журналист, нәшир һәм
жырчы Камил Мотыйгынның тормышы һәм
ижаты турында докладлар белән тарнх
фәннәре докторы Н Г Юзиев чыкты Фи кер
алышуларда галимнәрдән М. Нигъ- мәтжанов.
Я Абдуллин Һ. б чыгыш ясады
ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
10—22 майда, Пицундада Ман Плену-
мының еллыгына багышлап, яшь язучыларның
Бөтенсоюз семинар-киңәшмәсе бу лып узды
Семинар утырышында яшь әдипләр Мәскәүдә
«Яшь гвардия» нәшриятында басылып чыгачак
әдтбн-документаль әсәр ләрне тикшерделәр
Татарстаннан бу семи- нар-кннәшмәдә Әлмәт
язучылар оешмасының жаваплы секретаре
Әхәт Гаффаркат нашты һәм Татарстан
авылларының хәзерге проблемалары турында
чыгыш ясады
Брежнев язучылар союзы оешмасының
чираттагы утырышында КПСС Үзәк Ко-
митетының июнь (1983 ел) Пленумы йом-
гаклары яктылыгында алда торган бурычлар
хакында эшлекле сөйләшү булды Доклад белән
оешманың жаваплы секретаре Разил Вәлиев
чыкты Фикер алышуда Э Касыймов. X
Хөснуллин. Г Кашапов, Р Хнсмәтуллин. Р
Бәшәр һ б катнашты
Киңәшмәдә язучыларның хезмәт кол-
лективлары һәм авыл белән бәйләнешен тагы
да тирәнәйтү һәм активлаштыру турында
конкрет чаралар планлаштырылды
Брежнев язучылар союзы оешмасы белән
Түбән Кама шин производство берләшмәсе
арасында ижади дуслык договоры төзелде
Предприятиенең генераль директоры Н А
Зеленое, партком секретаре А И Пиков һәм
язучы Разил Вәлиев үзләренең чыгышларында
бу килешүнең һәр ике як өчен дә зур әһәмияткә
ия вакыйга булуын билгеләделәр.
Я. ГАШЕК ИЛЕНДӘ
Июнь аенда язучылар Р Кәрами һәм М
Маликова Я Гашекның тууына 100 ел тулу уңае
белән чакырылган махсус туристик группа
составында Чехословакиягә барып кайттылар
24 июньдә Гавричков Брод шәһәрендә Я
Гашекның тормыш юлына һәм ижатына
багышланган симпозиум булды. Анда Р. Кәрәми
чыгыш ясап. Совет-Чехословакня дуслыгы
җәмгыятенең Казан бүлеге һәм бөек чех
язучысының
Бөгелмә шәһәрендәге эшчәнлеге хакында
сөйләде Икенче квнне татар язучылары
Лилнины шәһәрендә Я Гашекка бюст ачылу
тантанасында катнаштылар, әдипнен музеенда
булдылар, каберенә чәчәкләр салдылар
норежиссер Фатыйх Мнннехаиович Шәрә фнев
КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР
Министрлар Советынын Почет грамотасы
белән бүләкләнде
Апрель аенда РСФСР язучыларынын
махсус туристик группасы составында татар
шагыйрьләре Равил Фәйзуллнн һәм Рәдиф
Гатауллин Испаниядә булып кайт тылар Алар
анда Барселона, Сеговия, Авила, Мадрид.
Толедода булдылар. Бар селона
университетының рус теле бүлеге студентлары
белән очрашуда катнашты лар
ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР
Татарстан Язучылар союзының матур
әдәбиятны пропагандалау бюросы июнь аенда
республикабыз районнарына язучылар
җибәрүне дәвам итте Шагыйрьләр Г Латыйп. С.
Шакир. Ж. Дәрзаманов, яшь әдипләр К.
Каримов, Э Мостафин, Ф Ннзамова, яшь
композитор Р Гатаут лнн һәм ТАССРнын
атказанган артисты X Ж.ӘЛӘЛ0В Аксубай.
Куйбышев. Әлки районнарында булып
кайттылар Алар көндез механизаторлар һәм
терлекчеләрнең эш урыннарында, ә кичен
культура йорт ларында әдәби-музыкаль кичәләр
үткәрде ләр Татар әдәбиятына кагылышлы бу
очрашулар бнк җанлы үтте
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры артисткасы Гәүһәр
Абдулловна Камаловага, РСФСР Верховный
Советы Президиумының 1983 ел, 27 нюнь Указы
белән, <РСФСРның атказанган артисты* дигән
мактаулы исем бирелде
Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хез
мәтләре өчен түбәндәге иптәшләргә. Та гарстан
АССР Верховный Советы Презн лиумының 1983
ел, 28 июнь Указы белән. «Татарстан АССРнын
атказанган сәнгать эшлеклссе» дигән мактаулы
исем бирелде;
Адылов Нәүфәл Исмәгыйловнчка—скульптор
Снтдыйков Әмил Гарнфовнчка - художник-
график г Совет кинематографиясендә озак
еллар ИӘТИҖәле эшләгәне өчен һәм алтмыш
яше тулу уңаеннан Татарстан АССР Кинемато-
графистлар союзы идарәсе секретаре, ки
Кама Аланында «Союзпечать>нен беренче
киоскы эшли башлады Татарстан атом электр
станциясен һәм яка шәһәрне төзүчеләр
вакытлы матбугаттан даими рәвештә
файдалану — газета, журналларны үз
вакытында сатып алырга, дөнья хәлләре белән
көнендә үк танышып барырга мөмкинлек
таптылар Моннан тыш Кама Аланы поселогында
ачылган элемтә бүлегендә барлык газета-
журналларга язылу мөмкинлеге дә,
булдырылды
Апрель ае азагында Тат АЭС һәм бу лачак
шәһәрне төзүче комсомолларнын бе ренче
җыелышы булды Ләкин бу бер дә очраклы хәл
түтел иде Удар төзелештә эшләүче
комсомоллар үзләренең оешмасы
пролетариатның бөек юлбашчысы Владимир
Ильич Ленин туган көнне оештырылсын дип
уйладылар Яна сайланган комсомол
комитетының җитәкчесе итеп моңарчы тө-
зелешне механикалаштыру идарәсендә прораб
булып эшләгән Әмир Тайнудлинны сайладылар
Яна комитет җиң сызганып эшкә кереште —
беренче өмәләр, ял сәгать ләрен файдалы
үткәрү чаралары оешты рылды
Күптән түгел Кама Аланында төзүчеләр
тырышлыгы белән яңартып төзелгән клуб
үзенен ишекләрен ачты Шул ук па кытта биредә
төзелеш мәйданындагы бер ләштерелгән
партия комитеты һәм комсо мол оешмасы
җитәкчелегендә тупланган беренче үзешчән
сәнгать коллективлары төзүчеләр каршында үз
осталыкларын күрсәтергә дә өлгерделәр
Брежнев шәһәренең олы төзелешләрендә
чыныгу алган комсомол оешмасы - шәһәр
комитеты кече туганы Тат АЭС комсомолы һәм
яшьләренә культура хезмәте курс>түне үз
өстгиә алды Моның беренче нәтиҗәләре — күз
әлдында Брежнев яшь ләренен үзешчән
осталары «Ника» театр студиясе Һәм «КамАЗ»
культура сараеның Ренат Гобәйдуллин
җитәкчелегендәге «Сердәш* вокаль ансамбле
АЭС төзелешендә чыгыш ясады