Логотип Казан Утлары
Хикәя

Чаткы конкурсыяна катнашкан яшь иҗатчылар сүз ала


Кырмыска малае
әкият
Бер кырмыска малаеның дәү буласы бик килә икән.
— Әни1— ди ул.— Нигә мин бик кечкенә?
— Үсәсең бар әле, нәнием,— ди әнисе.
Ал эшләпәле юантык гөмбә янына бастыра да улының буен үлчи, баш өсте турысына кирт
ясап куя.
— Буең менә ничаклы, нәнием. Күпме үскәнеңне белү өчен шушында килеп үлчәнерсең,—
ди.
Икенче көнне иртә таңнан кырмыска малае гөмбә янына йөгерә. Килеп тә җитә, үлчәнергә дә
баса. Караса, кичәге кирт әллә кайда өстә, ди. Аптырый малай. Төн үткәнче гөмбәнең шулай нык
үскәнлеген аңларга башы җитми аның. Уйлый-уйлый да:
— Әни, кера әле, никадәр үскәнмен!— дип шатлана.
НУРАНИЯ КАШАПОВА.
Актаныш районы Зобәер сигезьеллык
мөктөбөнең 5 иче класс укучысы.
Куян — фотограф
У әкият
Бүренең фотоаппарат сатып алуы турындагы хәбәр урманга бик тиз таралган. Җәнлекләрне
фотога төшерә, ди.
һәркайсы бүре янына ашыккан.
Үзенең елмаеп төшкән рәсемен куян бик ошаткан. «Нигә әле миңа да шулай эшләмәскә?»—
Дип уйланган ул. Киткән ди кибеткә. Ләкин фотоаппаратның ничек аталуын белми икән. Шулай да
сатучыга аңлаткан:
— Миңа «тек» итә торган әйберне бир әле!— дигән.
Сатучы: «Ни сорый икән соң бу?»—дип уйлап-уйлап торган да мо- ңарга мылтык китереп
тоттырган. Мылтыкны җилкәсенә салып киткән ди куян урманга. Юлында төлке очраган.
— Төлке апай, әйдә, фотога төшөрәм үзеңне. Әнә теге каен төбе нә бас,— дигән аңа озын
колак.
Төлкебикә шатланып риза булган. Төзәтенеп, бизәнеп үзен фотога төшерүне көтә башлаган.
— Елмай, төлке апай, елмай,— ди икән куян, «фотоаппаратын» тегеңә төзәп.
Урманны гөрселдәтеп мылтык тавышы яңгыраган.
Бераз вакыттан соң гына һушына килгән куян. Торып утырган. Ко лагы шаулый, ди. Тирә-юньдә
мылтык төтене икән.
— Иртәгә рәсемеңне алырга кил, төлке апай,— ди икән үзе, төтенне куа-куа.
Тик Төлке аны ишетмәгән. Чатанлый-чатанлый урманга таба җилдергән генә, ди.
САНИЯ ХӘБИБУЛЛИНА.
Башкортстандагы Краснокама районы Яңа Хаҗи сигезьеллык
мәктәбенең 5 нче класс укучысы.
Алтын көз
Тик кояшның гүя гамендә юк. Күрми дә ул гүя көз барын — Алтын көянтәсен
күтәргән дә Менә һаман, менә югары.
Чайпалыпмы китә чиләкләре — Алтын суы җиргә түгелә.
Әрәмәле күлләр, авылыбыз — Барча дөнья нурга күмелә.
РӘФИЗӘ ХӘЙБУЛЛИНА, Әлки районы Иске
Салман сигезьеллык мәктәбе укучысы.
«Батыр» аучы
Менә эзе куянның, Артыннан барам
аның. Хәйләкәр икән куян — Эзен
чуалтып куйган.
Көтмәгәндә сикереп Каршыма
чыкты куян. Шул куянны күрүгә,
Егылганмын куркудан.
Атмады агач мылтык,
Атыйм дигәч куянны. I
Торып чаптым артыннан. Барыбер
тоттырмады...
Әйдә, ярар, шул куян Тоттырмаган
ачудан, Ял көне генә җитсен — Бүре
ауларга чыгам!
САЛИХ АЛИМОВ.
Горький әлкәсендәге Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча урта
мәктәбенең 8 иче класс укучысы.
Йолдыз сөйли
Йолдызлар ява ак кар өстенә, Җемелдәп куна безнең иңнәргә. Берсе
пышылдый:
— Күтәрелик,— ди, Могҗиза тулы
күкне иңләргә!
Каушап калдым мин. Йолдыз сөйлиме?!
Әйдә, бергәләп меник, дидеме?
— Йолдызым минем, сереңне әйтче!
Җирне калдырып, күкне сөйдеңме?
Сөйдем күгемне, сөйдем җиремне!
Ике дөньяны сөю җиңелме?
Сөюем мине тоташ нур итте, Яктымны мәңге сүнмәс зур итте.
ВЕНЕРА СӘЛӘХОВА,
Чүпрәле районы Иске Кәкерле урта мәктәбе
укучысы.