Логотип Казан Утлары
Повесть

БОЛЫН

ин. үземне белгәннән бирле, күңелемдә сурәтләнгән бер күренеш белән саташам Миңа бик авыр мизгелләрдә, бар дөнья, кинәт тынып, телсез-өнсез булып кала да, мин тагы үземә—күңелемдәге шул ак томаннар дөньясына китәм. Башта мин ул дөньяга кыяр-кыймас кына килеп керәм. Ул—чәчәк исләреннән оеп яткан җәйге бер болын. Көн үзе бик якты да кебек, ә шулай да болын өстен әллә нинди шомлы болытлар каплап киткән. Җиле дә бар кебек. Мин анысын йөгерә башлагач кына тоям. Мин гел шулай, болынга кыяр-кыймас кына килеп керәм дә аннан әкрен генә йөгерә башлыйм. Кар
шы искән жил минем озын кара чәчләремне кирегә куа, алар, мин атлаган саен, бер очып китәрдәй булып күккә күтәреләләр, бер нәүмизлә- неп, хәлсезләнеп, минем муеныма, җилкәләремә уралалар. Ә мин һаман йөгерәм дә йөгерәм... Үзем чәчәкләр арасыннан йөгерәм, үзем бөтен җаным-тәнем белән өстән шомлы болытларның түбәнгә агылуларын, миңа таба якынлашуларын сизәм Кулларым өметләнеп алга сузылган, миңа һаман арырак, болынның әнә теге башындарак, миңа таба да кемдер шулай йөгереп киләдер кебек тоела. Мин рнде арыйм, хәлем бетә, ләкин туктый да алмыйм, тукталсам, теге авыр соры болытлар куып житәрләр дә.. Куып житәрләр дә . Ә каршыда һаман берәү дә юк . Болын искиткеч зур да. чәчәкле дә, матур да, шомлы да Ә мин һаман бер ялгызым йөгерәм Кая соң ул. кочагын жәеп, ми-нем каршыма йөгерергә тиешле кеше?-! Килеп капланыр идем шуның көчле кулларына, качар идем шул шыксыз салкын болытлардан...
Мин инде шушы ялгыз йөгерүемнән мәңге туктала алмаячагымны аңлаган хәлдә, котылгысыз рәвештә һаман текә яр буена якынлашам. Ләкин мин нигәдер курыкмыйм, мин инде бик арыган, миңа инде барыбер Шул якты да, шомлы да гомер болынымнан йөгереп килгәнем хәлендә, мин инде упкын читенә үк барып җнтәм Ә аста ап-ак томан, минем аягым астыннан ук ап-ак томан башлана. Мин, кап-кара чәчләремә урала-урала, шул ап-ак томан эченә ташланам Арып, хәлсезләнеп. гаҗизләнеп, тынычланып, һәм үзем дә ап-ак томанга әйләнәм. Ап-ак томанга
Мин. үземне белгәннән бирле, әнә шул күренеш белән саташам. Ләкин мин, чәчләрен җилдә туздырып, болын буйлап йөгереп килүче бу ялгыз кызга берничек тә ярдәм итә алмыйм Упкын читенә барып җиткәч, туктата да алмыйм. Күзләремне йомам да, үзем дә аның бе
лән ап-ак томан эченә ташланам Шулай итеп мин. вакытлыча гына булса да, өстемә ябырылып килгән усал болытлардан качам, үз-үземә качам, үземә китәм Миңа нидер әйтәләр, аңлаталар, мыскыллап көләләр, ә мин барыбер ишетмим, мин бит инде ак томаннар арасында хәзер...
Аннан, жулар диләр дә, китеп баралар Ә мин бит җүләр түгел, ту- ♦ гел, мин бары тик аларга охшамаган гына Ә нигә кеше кешегә охшар- s га тиеш соң әле? Әгәр мин дә аларга охшаган булсам, минем болыным буенча кем шулай йөгерер нде икән соң? Әллә барыбыз да шул болын- 2 нан йөгерер идекме икән? Бөтен кеше берьюлы йөгерә-йөгерә дә. барысы да берьюлы төпсез упкынга оча Тавыш-тынсыз, сырхау-газаплар- сыз гына барысы да юкка чыга. Юк. алай яхшы булмас нде. Алай * булмасын. Ул бит минем генә болын, ул — мин генә очасы упкын, ул — о минем генә дөньям... ' ' s
Мин шәһәрдә туып-үстем. Ләкин һәр жәй мине авылга, әбиләремә 2 кайтаралар иде. Ул кайтуларны мин әкият дөньясы кебек итеп көтеп я ала идем Шәһәрнең кырыс режимыннан соң, кыш буенча мәктәп белән s үзем яшәгән йорт арасыннан башка дөнья күрмәгән бер кыз бала өчен * авыл ул могжиза иде! Ул әкият нде. Ул моң иде
Мин, авылга кайтуыма, аякларымнан кыйммәтле шәһәр түфлиләрен * салып ташлыйм да, болынга йөгерәм. Беркемнән курыкмыйча, оялмыйча, әдәп-кагыйдәләрнең дөньяда барлыгын да онытып, тилереп, кыргыйланып, мин болынга йөгерәм Андагы чәчәкләр минем билемә җитәләр, алардан таралган әллә нинди тәмле исләр минем елыйсымны китерәләр. Шунда ук мең төрле бөжәк мыж килә, болын өстендә әллә нинди кошлар сайрый! Мин инде, бу кадәр дә могжиза, матурлыкка түзә алмыйча, күзләремне йомам да, болын чәчәкләре өстенә авам Бармак ларым салкын жир белән очрашкач, сискәнеп китәм. Кара инде, болында жир жәй көнендә дә салкын була икән бит, куе үлән арасына кояш нуры төшеп җитми микәнни? Ә барыбер рәхәт Өстә — җылы кояш, аста — салкынча. дымлы жир. Чәчәкләр, иелеп-иелеп. минем битләремнән, күзләремнән үбеп алалар, муенымны кытыклыйлар Мин аларны өзмим—өзгәч, алар шунда ук шиңәләр, ямьсезләнәләр Мин аларны беркайчан да өзмәячәкмен, мин аларны карарга һәркөн саен бирегә йөгереп киләчәкмен Ж,әй бит әле башлана гына, мин әле аның бетәре- нә дә ышанмыйм Мина гел шулай жәй булыр кебек, гел шулай болын булыр, чәчәкләр булыр кебек.
Ә бер көнне бирегә йөгереп килгәч, мин чәчәкләремне тапмадым Болыным да үзгәреп, боегып калган Чәчәкләр бер рәт булып жиргә ауганнар, төпләре шыксызланып тырпаешып торалар Инде ялан тәпи бу болында йөрерлек тә түгел иде. Аякларым авыртуданмы, болынымның, җанымның шулай рәхимсез талануыннан әрнепме, мин елый елын печән чабучы ирләр янына йөгерәм
— Нигә тиясез сез ул чәчәкләргә?! — дип кычкырам мин кнлә-кн- лешкә.
— Бу нинди бала тагы? — дип сорый ирләрнең ямьсез кыяфәтлесе
— Ә... Шәһәр кызы ахры Авыл баласы мондый уттай эш өстендә чәчәк эзләп йөрмәс.
— Нигә тиясез сез ул чәчәкләргә?! — дип сорыйм мин кабат \земә салкын гына карап торган кешеләрдән
— Ә син аны. сеңелем, бар инде, әбиеңнән кайтып сора Пәриләр шунда, җыен эшлексез, үлән таптап.
Мин аның соңгы сүзләрен тыңлап та тормыйм Аякларымның әрне:: үтереп сызлауларына да карамастан, чабылган болын буйлап аныл ягына йөгерәм.
— Әби! Нигә ул чәчәкләргә тияләр? Нигә болынны ямьсезлиләр алар?!
— Ә... Ул ни бит, балам, чабалар инде аны. Бүген печәнгә төштеләр шул.
— Ә нигә чабалар’! Алар бит әле шундый матурлар иде!
— Соң, вакыты җиткәч, чәчәкләрне дә чабалар инде, балам. Чәчәк дип. үлән бит инде ул. Кышка малларны ач тотып булмый бит.
— Чәчәкләрне дә малларга ашаталармы?
— Әйе, сыерыбыз менә шуны ашар да сиңа күп итеп сөт бирер, каймак бирер.
— Кирәкми миңа андый сөт! Кирәкми миңа андый каймак! Сез барыгыз да усаллар! Мин сезне яратмыйм! •
Мин тагы, тузан туздырып, авыл буенча йөгереп узам. Кая барасыммы үзем дә белмим, хәзер инде барып капланырга болын да юк. Минем кайгымны аңларлык кеше да юк. Барысы да ду килеп утын- печән әзерли. Аларга бу кыңгырау чәчәкләре — печән, менә бу ак каенкаем. мескен каенкаем — утын. Алар миңа да бер җүләргә караган кебек кенә карыйлар. Мин бит сизеп торам! «Шәһәр кызы кайткан икән!» —дип аркамнан шапылдатып сөюләрен дә яратмыйм. «Шәһәр балалары бигрәк матур булып үсәләр инде»,— дигәннәренә дә ышанмыйм. Чөнки мин китүгә, икенчесе әйтеп куя аның: «Эшләп үсмәгәнгә шулай ул,— ди.—Ап-ак булып, буйга cjpaen, йом-йомшак булып үсәләр иркә-ләнеп».— ди. Мине, шәһәрдә үскәч, татарча аңламый дип беләләр инде. Мин татарча аңлыйм, мин менә аларның үзләрен генә аңламыйм Алар- ның матурлыкка шулай битараф булуларын, табигатьтәге һәр нәрсәне файдалы-файдасызга бүлеп кенә кабул итүләрен аңлый алмыйм Алар гомер буе эшлиләр дә эшлиләр, дөньяга сокланырга аларның вакытлары да юк.
Әбием мине ачулангалый башлады. «Кешеләргә алай кара көеп йөрмә. — ди — Авыл халкы кыланган кешене яратмый ул».— ди. Ә мин кыланмыйм, һәм аларны яратмыйм да.
Икенче җәйдә мин инде болынның чабылачагын алдан ук белә идем. Өченче җәйдә мин инде аның чабылырга тиеш икәнен аңладым. Калган җәйләрдә мин инде беркайчан да тилереп-кыргыйланып ул болынга йөгермәдем Барсам да тыныч кына, ял итәргә генә бара идем. Тик беркайчан да. беркайчан да мин үзем ул чәчәкләрне өзмәдем! Минем балачак хыялларымны шулай үткен чалгы белән бер селтәнүдә юк итә алсалар да. матурлыкка табынган җанымны сындыра алмадылар. Мин ул чәчәкләрне беркайчан да өзмәдем...
Минем дөнья хәзер икегә аерылды: аның берсе — озын салкын кыш. шәһәр тормышы, икенчесе — жәй, авыл, болын. Әгәр җәйләрен авылга кайтмасам. мин акылымнан шашар идем. Җәйләрен эссе асфальт урамнарда бәрелеп-сугылып йөргән яшьтәшләремне кызганам. Аларның балачаклары бөтенләй юктыр кебек. Балачакка дип бирелгән еллар бар. ә балачаклары — юк. Аларның әле бәлки беркайчан да яланаяклап җиргә басып караганнары да юктыр. Кара урманда адашып калганнары да юктыр (Ә мин адашам — һәр җәй саен урманда бер адашмыйча калмыйм Иң кызыгы — шул. Үзе куркыныч, үзе рәхәт. Ә соңыннан табылуы рәхәт!)
Әбием әйтә, сине хәзер җәйләрен авылга кайтарырга да куркыныч, ди. Башта болын дип йөрәгемә төштең, хәзер урман дип саташасың, ди. Болынны бигрәк иртә чабалар шул, әле җәйнең яртысы да җитмәгән була, болынны инде чабып та ташлыйлар. Чапканнан соң. мин анда бармыйм инде, бер-ике көн нә^мизләнеп, күңелсезләнеп йөрим дә бакча башыннан гына урманга чыгып йөгерәм...
Безнең шәһәр янында да урманнар бар. Ләкин мондагы урманнар — бөтенләй икенче. Анда куак төбе саен чүп-чар. шешә ватыклары аунап
ята, яланаяк җиргә басарга да куркыныч. Ә мондагы урманнарда ул абагаларның куелыклары, ул җирдән килгән баш әйләндергеч исләр Ә агачлар гел гөжләп торалар кебек. Болын жәй уртасында үзгәрә, ямьсезләнә, урман исә мине гел менә шулай шаулап-гөжләп каршы ала, озатып кала
Минем бүген адашасым килә. Кичә болынны чаптылар, жил белән ♦ болын ягыннан кипкән печән исе килә. Мин. үлгән чәчәкләр исе, дим. s Әби ачулана Синнән чыгар инде ни чыкмаса, ди Кешеләргә бу ис з ошый, ә мине ул буа. Минем кычкырасым, елыйсым, аларга тупас сүз- о ләр әйтәсем килә, мин, кырт борылам да авылдан чыгып йөгерәм Бу юлы инде болынга түгел, урманга таба йөгерәм. Ул да авылдан ерак ♦ түгел, кыр аша гына бераз барасы-барасы да, аннан урман башлана. <
Болынны чапкан көн — минем урманда адашу көнем Ул көнне мин авылга кайтмыйм, урманда кунам Авыл халкы инде минем адаша- s сымны белә, «Теге Рәйханның җүләр кызы (Рәйхан минем әнием була ? инде) тагы адашкан икән. Буе үскән, акылы - юк Булса да булыр <с икән шулкадәрле тулыксыз бала»,— дип сөйләшәләр Шүна күрә ми- ® нем авылда да иптәшләрем юк. Минем яшьтәш кызларым баш күтәр- й ми печән-утын әзерлиләр, кичләрен су буена чыгып, җырлый-мырлый * әйлән-бәйлән уйныйлар Аннан ду килеп, бер-берсе каршына очып ки- т лә-килә, тыпырдап бии башлыйлар Миңа бу да күңелле түгел Алар- £ ның җырлый-җырлый җитәкләшеп йөрүләреннән минем башым әйләнә ♦ башлый Мин ул такмакларның сүзләрен дә аңламыйм Кыш буе дөнья классикларының шедеврлары белән шыплап тутырылган башым бу такмакларны кабул итә алмый Әнием, нинди заманча, оригинальный әнием, хәтта ул да, яшьләрнең кичке уен җырларын ишетсә, күз алдында үзгәреп, моңсуланып, кечерәеп кала Су буеннан ишетелгән ул җырларны әнием ярты төнгә хәтле капка баганасына сөялеп тыңлап тора ала. Өйдә әбием дә йокламый Аһ та ух килә, и гомерләр ди, гел без яшь чактагы кебек җырлыйлар бит, ди Ә минем нигәдер Есенин шигырьләре исемә төшә, яки үземне Толстой геройлары урынына куеп карыйм, барысына да ышанам, табынам, тик такмаклардагы сүзләргә — юк. Әбием шәһәрне гаепли, баланың моңы юк, ди. Авылга кайтып, үз иптәшләре белән сөйләшә алырлык та теле юк. ди Пнрн аннан соң ялгыз кәккүк кебек әле болынга барып чәчәкләр белән сөйләшеп, әле урманнарга чыгып китеп адашып, ди Их. әби, әби! Телдәмени хикмәт. Безнең бит җаннарыбыз төрле алар белән. Менә берсе генә килсен иде туларның минем яныма, кызыксынсын иде чәчәкләрнең җаны белән, минем җаным белән. Ә алар киләләр дә, бу джинсыңны кайдан алдың? диләр Шәһәрдә хәзер нәрсә модный, диләр Егетләр белән үбешкәнең бармы әле? диләр Мин җавап бирмәгәч, әй. кыланчык, әллә кем булган, шәһәр кызы булдым дигәч тә, дип, миннән кычкырып көлеп, китеп баралар
Мин бу авылда да HI ялгыз
Минем бүген адашасы килә Мин инде кайсы якка барганымны да белмим Миңа барыбер Менә шулай йөри торгач, барыбер урман кырыена килеп чыгасымны беләм бит мин Мондагы урманнар да кечкенә бит Аларның кеше аягы басмаган урыннары юктыр инде Әнә бнт күпме сукмак, ат. машина, көпчәк эзе Ә мин аларның берсеннән дә бармыйм. Чәчләремне куаклардан йолкыта йолкыта. битләремне тырнатып канатып, кеше йөрмәгән җирләрдән үҗәтләнеп үземә юл салам Тырналган урыннарым сулкылдап сызлый, чыбык төртелеп, күзләремнән туктаусыз яшь ага, мин аның сыен кыргыйлана, ярсый барам
— Әй син!
Кайсы куак шулай эндәште миңа? Мин инде чытырманлыкта басып торам, яшь каплаган күзләрем берни күрми
— Сиңа әйтәм! Нишләп чәбәләнәсең анда баядан бирле?
Чуалып күземә төшкән чәчләремне бер селтәнү белән артка алып ташлыйм, атылып куаклар арасыннан чыгам. Каршымда — бер малай Авыл малаена охшаган.
— Тропинка салам.
— Нәрсәгә кирәк ул сиңа тропинка? Менә бит сукмак яныңда гына.
— Булса ни! Ул бит — синең сукмак. Ә минем — үземн’еке.
— Урманда һәркем үзенә юл салмый инде. Әллә җүләрме соң син?
— Әйе шул, җүләр, җүләр! Ә сиңа барыбер түгелмени?
— Түгел шул. Син бит анда куакларны сындырасың. Әнә күпме
чәчәкне таптагансың инде. _ _
Урманда кинәт бөтен кошлар берьюлы сайрый башлады. Минем каршымда басып торган авыл малае да әллә нишләп үзгәреп, җанланып киткән кебек булды Кап-кара чәчле, кап-кара күзле минем яшьләрдәге бер малай. Без инде әйтәсен әйтеп бетереп, гаҗәпләнеп, аптырашып, бер-беребезгә карап торабыз.
— Син әллә... адаштыңмы соң?
Минем гомеремдә беренче тапкыр кемгәдер зарланасым, аннан сон юату сүзләре ишетәсем килеп китте. Әбием, минем киреләнгәнне күреп, сер бирәсең килми инде, ди иде. Менә минем хәзер сер бирәсем килеп китте.
— Әйе шул, адаштым шул мин.
— Кайсы авылныкы соң син?
— Мин авылныкы түгел, шәһәрнеке.
— Ә... Әйтәм аны сукмаксыз җирдә сукмак салып йөрисең... Кайсы авылга кайттың?
— Күллегә.
— Ә Бездән ерак түгел ул. Син инде йөри-йөри безнең авыл турына ук килеп чыккансың.
Без аның белән инде безгә кадәр дә кемнәрдер йөргән урман юлыннан барабыз Кара, кеше салган сукмактан баруы да рәхәт икән. Бигрәк тә, яныңда сөйләшергә иптәш булганда.
— Исемең ничек синең?
— Алсу... Ә синең?
— Алмаз.
— Икебезнең дә «А»га башлана икән...
Тагы бер тын сүзсез генә барабыз. Икебез дә яланаяк. Мин беренче тапкыр ялангач аякларымнан оялып куйдым. Аннан кофтамның ертылган урыннарыннан оялдым. Битемдәге тырналган эзләрдән, чәчләремә ябышкан пәрәвез җепләреннән оялдым.
— Син ничәнче класста укыйсың?
— Җидедә.
— Мин дә җидедә...
Без авылга тиз кайтып җиттек. Кара, безнең авыл урманга бигрәк тә якын икән. Алмаз авылга кереп тормады. Мин, рәхмәт, дидем бугай, ул... бүген кич белән уенга чыгасыңмы? дип сорап куйды.
— Уен?.. Күңелле түгел бит анда
Ул бер сүз дә әйтмәде. Мин дә. Аннан, ул инде шактый киткәч, мин кыр ягына карап кычкырдым:
— Мин чыгам бүген уенга, чыгам...
Ул борылып кул болгады. Аннан, кая басарга белмәгән яшь колыннар кебек, икебез ике якка торып йөгердек. Мин рәхәтләнеп, көлә-көлә йөгердем. Атылып өйгә кайтып кердем. Ишек төбендә бөкрәеп нидер эшләп яткан әбиемне дә бәреп ега язганмын. Әнием дә кайткан икән.. Икесе дә гаҗәпләнеп миңа карап торалар. Мин көлә-көлә түр якка уздым. Куак-ботаклардан кыйналган тәнемне, әллә нәрсәсенә котырынып киткән җанымны караватка аттым Ә теге якта әби белән әни сөйләшәләр. Бөтен сүзләре дә миңа ишетелеп тора. .
Бу балага нәрсә булган тагы? — Монысы әби. Хәвефле, борчулы тавыш. т •
Печәнгә төшәләр, дип телеграмма суктың бит Тагы урманга китеп адашыр дип курыктым.— Монысы әни Аны әби чакыртып кайтарткан икән...
Елның елында адаша торган иде. Баштарак бөтен авыл эзләргә « чыга иде Быел нәрсә булгандыр Көнендә үк кайтып җитте х
— Соң, бик әйбәт булган кайтса =
Әйбәтен әйбәт тә. Әллә нәрсә эшләгән бнт. Гомер болан очынга- § ны юк иде. ,
Алар теге якта көйләп кенә һаман нәрсәдер сөйләшәләр. Өйдә сал- * кынча, рәхәт. Күңелдә әллә нинди сәер тойгы — гел иртәгә бәйрәм бу- * лыр кебек Ничә еллар буе үҗәтләнеп, кыргыйланып бәргәләнгән жа- о ным кинәт кенә тынычланды да калды Тәнем шундый җиңел. ул әллә г нинди зәңгәрсу-ал яктылыкта тирбәлә Яктылыкта тирбәлә
Кичен мин ашыга-ашыга уенга жыена башладым Джинсымны са- с лып, бер матур гына күлмәк киясем килеп китте Әби бөтенләй курку- 2 га төште:
— Кызым, әллә жарың бармы соң синең? — ди ул кулларыма ка- s гылып.
— Нигә, әбием? Ю-юк... Нигә алай әйтәсең? л
— Уенга куып та чыгарып булмый иде бит үзеңне элек Күлмәк ки- ө мәгәнеңә дә инде кайчаннан.
— И, әбиемI Син бит әйтәсең, что мин кыз кеше Ә кыз кеше күлмәктән дә йөрергә тиеш иногда.
Әби көлә. Аңа кушылып әни дә көлә. Мин дә көләм. Аннан әби әйтеп куя: «Кызым, сине бүген урманнан алыштырып кайтармаганнардыр бит?» — ди. «Безнең кызмы соң бу?» — дигән булып, сөякчел куллары белән чәчләремнән сыйпап куя
— Адашмаска булдың инде, кызым, ә? — Әни инде гел шулай үзенчә төрттереп алырга ярата
— Мин бәлки адашкан да булыр идем Мине таптылар, адаша башлаганда ук.
— Шулаймыни?! Кем тапты соң сине?
— Алмаз.
— Кайсы Алмаз икән ул тагы? Кем баласы икән ул?
— Күрше авылныкы
— Ә... булыр, булыр... Куркытмадымы сон үзеңне.. Кем дисең әле?
— Алмазмы? Что син, әбием, беләсеңме, ул нинди яхшы малай?!
Әби белән әни мәгънәле генә карашып алалар Әбинең күзләре моңлы, әнинең — сынаучан. Карашлары минем аша үтә. Мин дөрләп яна башлыйм, аннан утлы очкын булып кабынам да урамга атылам
Кичке уен буласы урынга иң беренче мин барып җиттем Яшьләр биредә уенга соң чыгалар — көтүләр кайтып, бөтен йорт эшләре эшләнеп беткәч кенә су буена җыелыша башлыйлар Анда да әле төрле- төрле төркемнәргә бүленеп; олыраклар бер урында бииләр, ә икенче бер такыр җирдә минем яшьтәгеләр ду килә, тагы да кечерәкләр, инде күптән ятып йокларга вакыт булса да, су буен бетереп чабышып йөри ләр.
Мин уенга катнашмыйм Мине чакырмыйлар да Тик бүген минем якка сәерсенеп карап-карап кына алалар. Нигә икән? Бер үземә басып торырга уңайсыз, җиргә утырыйм дисәм джинсы булмагач, утырып та булмый икән бит. Ә. кызлар шуңа карыйдыр инде миңа гаҗәпләнеп, күлмәк кигәнгәдер...
Мин Алмазны табармын микән соң бу караңгыда’ Танырмынмы икән? Шулай уйлавым булды, күз алдымда аның йөз чалымнары пәйда булды Кара чәчләре тәлгәш-тәлгәш булып ап-ак маңгаена төшкәй, каш-
лары да сызып куйган кебек матурлар, каралар .. Ә күзләре... күзләре бераз моңсурак иде бугай. Миңа гына шулай тоелдымы икән?
Бер урында таптана-таптана күпме генә көтсәм дә, Алмаз күренмәде. Уен ничек кисәк башланса, шулай кисәк кенә бетеп тә куйды. Бер заман су буенда беркем дә калмады Әрәмә буеннан гына кемнеңдер чырык-чырык көлгәне ишетелә. Төнге авыл буйлап кайсыдыр дөпелдәп йөгереп уза Саташып кына гармун кычкырып куя да . тына Бөтен дөнья тып-тын булып кала. Шул тынлыкта, үз аяк тавышларымнан үзем үк оялып, мин дә кайтырга кузгалам Бер-ике капка төбендә пырхылдашып минем арттан көлеп калдылар шикелле. Караңгыда аклы күлмәгем чекрәеп торадыр инде. Моннан соң күлмәк киямме соң мин?! Алмаз дип. При чем монда Алмаз? Мин вообще аның өчен киенмәдем. Бик кирәге бар иде ул бер авыл малаеның!
Инде үземнең бу халәтем өчен оялу үтә. аның урынына кирелек килә, кирелекне әндәкли-әйдәкли, горурлык килә...
Мин икенче көнне тагы чыгам уенга. Үзем көне буе чыкмыйм дип киреләнеп йөрдем, ә кич җитүгә, чалбарымны кидем дә тагы шул якка чыгып йөгердем Рәхәт чалбар кигәч Хет утыр, хет тәгәрә чирәм өстендә. Мин. читкәрәк барып утырдым да. эч пошканнан, олырак кызларның әйлән-бәйлән уйнап җырлауларын тыңлый башладым Алар әллә нинди озын, моңлы көй җырлыйлар да. аннан такмаклап бии башлыйлар.
Бишмәтеңдә алты төймә.
Нигә төймәләмисең’ Аралар да ерак түгел. Нигә килгәләмисең?
Абау, нәрсә турында җырлыйлар алар? Бик тә аңлашыла бит бу җыр, мәгънәсез дә түгел. Ну. бишмәтен белмим инде, ә «аралар да ■ерак түгел, нигә килгәләмисең?» дигәне. Ә Алмаз нигә килми икән’ Аларның да авыллары әнә генә бит. болын аша гына. Әнә утлары да җем-җем итеп күренеп тора. Тонык кына булып, эт өргәне дә ишетелә бугай. Ә кызлар җырлыйлар да җырлыйлар Мин башымны тезләремә ■салып, күрше авыл ягына карап, аларның җырларын тыңлыйм.
Исемнәре Нәфисә.
Шул яклардан җилләр иссә. Бәгырьләремне кисә.
Минем әле бу кадәр дә матур җырларны беркайчан да ишеткәнем юк иде Нигәдер, гел минем хакта җырлыйлардыр кебек. Минем Алмаз турында уйлаганымны белеп шулай җырлыйлардыр кебек. Алмаз исеме. аның сурәте янына җыр сүзе килеп өстәлде, аннан, күз яшьләрем төсле булып, моң иңде. Минем болынлы, урманлы, кыргый дөньяма, шул моңга, җырга ияреп, икенче берәү килеп керде. Мин аның турында хәзер чәчәкләргә караганда да күбрәк уйлый идем инде...
Алмаз өченче көнне дә килмәде. Мин инде кичке уеннарга чыкмый башладым Капланам да ятам, капланам да ятам Әби уфылдап йөри, йөри, өйгә бер керә, бер чыга. Дәшми. Сорашмый. Әни булса, әллә кайчан теңкәмә тияр иде инде. Белмичә тәки туктамас иде. Ә минем нигәдер аңа берни дә сөйлисем килми Әбигә сөйлисем килә, ә әнигә — юк... Әнигә нәрсә сөйлим мин. ул «әйе» белән «юк»ны гына белә бит Машина кебек Әйтсә, өзеп әйтә. Аның өчен урталык юк. Мин беренче класста укыганда, безнең бөтен кызлар бию түгәрәгенә йөриләр иде. Мин дә йөгереп әни янына кайттым. «Әни. мин дә йөрим әле биюгә».— дидем. Әнинең сүзе бер генә булды. «Юк!» «Нигә — юк? Барысы да йөри бит?!» «Син барыбер биюче булмаячаксың. Юкка вакыт әрәм итмә». «Минем биисем килә!» «Син быелдан чит телләр өйрәнә башлаячак-
СЫН». «Минем биисем килә!!!» «Аннан шахмат түгәрәгенә иярерсең Хә зер акыл заманы Хис, бию заманы түгел»
Шулай итеп ничә кышым, кар тауларында ауный-тәгәри чана шуып үтәсе кышларым, хәрефләп-иҗекләп чит телләрдә «кыш», «кар» сүзлә рен өйрәнү белән үттеләр дә киттеләр Ятлый-ятлый, елын-елый шахмат уйнарга өйрәндем. Мин кар яуганын да. б\ран котырганын да тәрәзә ♦ дән генә карап үстем... ' х
Әнигә бернәрсә сөйләп булмый Мин, үскән саен, аннан ерагая гына барам ахры Иптәш кызларым да юк Ә кем беләнлер сөйләшәсе килә 2 Менә өй уртасында япа-ялгыз басып торам инде. Юк. бөтен авылында берүзем Бөтен дөньясында бер ялгызымдыр мин бүген
— Кызым, бик уйланма һаман шулай . Башыңа сугар бит, башыңа *
• Әбием икән Ишек яңагына сөялгән дә, тилмереп миңа карап тора о Үзе шундый бәләкәй, шундый якын. х
— Нәрсә сугар, әбием?
— Уең сугар, балам, уең Болын, урман дип саташып йөрүләрен Е яхшырак булган икән әле
Әллә әбием елый инде? Йөгереп барып, аның ябык гәүдәсен кочак лап алам Әбием минем яным за бөтенләй кечкенә генә булып кала - Аны кызгануымнан йөрәгем өзелеп төшкәндәй була Бала гәүдәле, ” юка, ап-ак әбиемне юатасы урында, үзем мышык-мышык елый баш « лыйм. Озак елыйм мин, ә әбием мине сүзсез генә юата, аркамнан сөя, * чәчләремне сыйпап куя Мин аның саен үксебрәк елыйм Аннан кн нәт тынычланып, яктырып, җиңеләеп калам
— Әби, ә нигә Алмаз килми икән?
— Кайсы Алмаз ул, кызым?
— Соң теге көнне, урманда адашканда мине тапкан малай. Ул әнә теге авылныкы. Болынның теге ягында гына
— Ә... Сарылы малае Кем баласы икән соң ул. кызым5 Үзебезнең авыл яшьләренең дә исемнәрен белмим инде мин хәзер Шул, ата-аналарына охшатып төсмерләсәм генә инд?
Әби, алъяпкыч итәген бөтерә-бөтерә. көйләп кенә сөйли дә сөйли Ә миңа барыбер рәхәт... Әле ярый дөньяда әбиләр бар Менә шулай үз алдына, моңлы гына көйләп утыра белүче бәләкәй әбиләребез бар
Урманда Алмаз минем әллә күземә генә күрендеме икән соң? Адашкан, адашырга теләгән җанга гына шулай кеше булып тоелдымы икән? Ж,ен булмагандыр бит инде? Алай дисәң, безнең кыр юлы буй лап бергә кайтуыбыз? Соргылт тузанда янәшә калган аяк эзләребез? Аннан аның болын ягына таба йөгереп китеп баруы? Ә авыллары әнә генә бит инде, болын аша гына Әллә, берәр сәбәп табып, барып кай тыйммы икән авылларына? Кибеткә дигән булыпмы шунда
Ләкин миңа Сарылы авылы кибетенә барып кайтырга туры кил мәде...
— Алмазыңның кайгысы зур икән әле балакаем дип. әби ми нем бөтен планнарымны челпәрәмә китереп ташлады — Атасы улгән икән балакайның. Биш ятим белән утырып калды инде Хәтимә Ходай чыдамлыклар бирсен үзенә Бүген инде өчесен уздыралар икән
Өчесе . Биш ятим Атасы үлгән Моңа кадәр мин бөтенләй бел мәгән нәрсәләр, һәм бу сүзләр, өрәкләр кебек һаман Алмаз тирәсен дә бөтереләләр Монда инде урман да юк Монда инде болын да юк Юк. болын бар. шул болын белән икс арала упкын да бар Ул упкын
ГҺаман җәелгәннән җәелә бара, ул инде болын өлешенә дә керә, мин инде болын аша йөгереп кенә Алмазлар авылына ла барып килә алмыйм. Ул упкын ап-ак томан эчендә, аның упкын икәнен дә без генә
беләбездер әле. Ике ягында — икебез... Башта — болын аша, аннан — упХын аша. .
Быел көз иртә килде. Печәннәрне чак киптереп өлгерделәр, коен яңгыр ява башлады. Шуннан инде бер дә туктамады. Әллә миңа гына туктамаган кебек тоелдымы? Болын өстендә бигрәк тә утырып ява кебек. Сарылы авылы күренми дә. Ике арадагы елга тулып агадыр инде Әни әйтә. «Болын яңадан чабарлык булыр инде болан булгач»,— ди. Әбием әйтә: «Әгәр тамырында черемәсә,— ди.— Бик коя бит, кояш җылысы юк»,—ди. Болынны елына ике тапкыр чабалар микәннр? Салкын көзләргә каршы курыкмыйча тернәкләнеп чыккан үлән-чәчәк- ләрне тагы чабалар микәнни? Матурлыкны, өметне, хыялны гел шулай чабып-кисеп торалар микәнни?! Шул болынны күпсенделәр инде табигатьтән. Әле чалгылар белән яныйлар, әле упкыннар белән кискә- лиләр. Ничек түзә икән моңа болын, ничек түзә икән?!!
Мине быел авылдан да иртә алып киттеләр. Үзем дә, башка еллардагы кебек, китмим дип чат ябышып ятмадым. Авыр иде миңа һаман томан аша аргы ярга карап торуы. Атка утырып, коеп яуган яңгыр астында авылны чыктык, коеп яуган яңгыр астында кыр юлы буйлап бардык. Монда инде Алмаз белән минем эзләр юк, иртә килгән яңгырлар аларны юып, балчык, тузан белән бутап, ике авыл арасындагы елга-упкынга илтеп тә ташлагандыр инде.
Урманга кергәч тә күтәрелеп карамадым. Җәй көне минем белән сугышып яткан куаклар үземне танырлар да инде яфраклары коела барган шәрә ботаклары белән йөземә сугарлар кебек тоелды. Мин сискәнеп киттем. Нәрсәдә гаеплиләр соң мине бу җандай нечкә талчыбыклар? «Качасың, качасың»,— дип гөжлиләр түгелме соң алар?! «Дустыңа кайгы килгәндә качасың бит, кызыкай!» — дип мәсхәрәләп көләләр түгелме алар?!
— Туктатыгыз атны!
Әни зәһәрләнеп миңа карый, ат тотучы абзыйның дилбегәсен тартып ала да ярсый-ярсый атны кыйный башлый. Арбадагы сумка-тө- енчекләр үрле-кырлы сикерешә; юлдагы яңгыр суы биткә, күзгә чәчри, шул мизгелдән файдаланып, юл читендәге куаклар, үрелеп-үрелеп, чәчне йолкып алалар, һәм мин сикереп төшәм дә кирегә йөгерәм. Артымнан беркем кумаса да. җүләрләнеп, үз тыныма үзем буылып, йөгерәм дә йөгерәм. Яңгыр суы түфлиләрем эченә кереп җәфалый. Мин, түфлиләремне салып ташлап, яланаяк йөгерә башлыйм. Үзебезнең авылда да туктап тормыйм, болыным аша очып кына узам Менә елга. Ике авыл арасындагы елга. Минем күңелемә упкын булып шом салган елга. Яңгыр суларыннан ул тагы да күтәрелгән, кара-кучкыл булып, дәһшәтләнеп, актарылып ага Шул дуамал агымы белән ике арадагы тар гына агач күперне дә алып киткән... Ә авыллары әнә. күренеп кенә тора. Миңа—ундүрт яшь... Мин кире чигенә алмыйм. Мин бүген шушы упкын каршында куркып артка чигенсәм, гомер юлым гел чигенүләрдән генә торачак! Әйләнгеч юллар эзләүдән торачак!! Башкалар салган сукмаклардан шуышып барудан торачак! Нинди мескен киләчәк!! Юк, бу киләчәккә риза булганчы, мин үзем теләп кайнап торган упкынга сикерәм. Мин аны йөзеп чыгарга тиеш. Чөнки миңа — ундүрт яшь.
Йөзеп чыктым мин ул елганы, йөзеп чыгу теләгем шулкадәр көчле иде, мин ничек елганы кичүемне дә, каршы яктагы тайгак ярга ничек үрмәләп менүемне дә сизми калдым. Юеш киемнәрем тәнемә ябышкан, ялангач аяк-кулларыма, тез башларыма яр пычрагы сыланган. Шул кыяфәттә мин авылга йөгереп килеп кердем. Бу авылда минем беренче тапкыр булуым. Алмазларның кайда торганнарын белмим. Кешеләрдән сорыйм. Кайсы Алмаз, диләр
— Аталары үлгән,— дим.
Бер йортка төртеп күрсәтәләр Батыраеп, туп-туры шунда таба ки- ТӘМ иЭПКа төпләренә килеп җиткәч кенә, котыч чыгып, туктап калам. Нәрсә дип әйтәм инде мин анда кергәч? Әллә кире торып йөгерим микән. Ишегалдында кемнәрдер сөйләшәләр Алмаз тавышы да бар Тагын бер тапкыр упкынга сикергән кебек, капканы этеп җибә- рәм 1еге якка атлап керергә хәлем юк Алмазны күрәм Ул да мине ♦ күрде ахры Күтәргән утыннарын берәм-берәм җиргә куя башлады, х Аның янындагы бала-чага да. шым булып, барысы да бер булып, мн- Э на текәлделәр Лапас астыннан карлыккан тавыш ишетелде
Нигә кертмисез берегез дә? Якты күздә ташып бетерергә кирәк . тизрәк. - ’
Бала-чага бер Алмазга, бер лапас астына карый Аннан тагы тас- * раешып мина текәләләр
— Нәрсә булды сезгә анда, ә? И-и. төшәсез бәгырьләремә!..
Лапас астыннан таза гына гәүдәле бер апа чыга Алмазнын әнисе 2 шушыдыр ниде, Хәтимә ападыр бу. Ул да. чыга-чыгышка шаккатып, к бер мәл мина карап торды
— Нәрсә кирәк сиңа, бала?
— Мин Алмаз янына килгән идем. 2
Алмазнын кечкенә сеңелләре, ял үтәргә җай чыкканына сөенеп. п шыбыр-шыбыр әниләре янына җыелдылар Әмма Хәтимә апаның игъ- о тибары аларда түгел, миндә иде *
— Кайсы авыл кызы соң син, бала? Бер дә күргән-белгәнгә охшамагансың.
— Мин Күлле авылына кайттым Казаннан.
— Ә... Ә безнең Алмазны кайдан беләсең соң?
— Урманда очраткан идем Теге теге әтиегез үлгән көнне Ул мине авылга кадәр озатып куйган иде
Апага әллә нәрсә булды. Күзләре бер кысылды, бер зурайды, ул үз тирәсенә чүмәшкән бала чаганы этеп җибәрде һәм Алмаз каршына килеп басты
I — Син. . Атаң үлеп ятканда Синең аркада үлде бит ул Шушы шәһәр нәмәрсәсе белән Әз генә иртәрәк кайтсаң да үлми иде бит атаң..
Апа акырды да акырды Ишегалды тулы бала-чага, зәһәрләнеп, каш астыннан мине күзәтте, беркем бер сүз әйтә алмады Алмаз да берни эндәшмәде. Ул. башын иеп, анасы кизәнеп-кнзәнеп куйган саен, сискәнеп муенын җыерды, пычкы чүбе белән буталган пычрак җирдә таптанды Ә ямьсез сүзләр очтылар да очтылар Минем мондый сүхпәр- не беркайчан да ишеткәнем юк иле әле Сүзләр артыннан утын пүлән- нәре оча башлады Балалар, пырхылдашып, куркышын, кайсы лапас астына, кайсы баз, мунча артына качышып беттеләр. Алмаз гына урыныннан кузгалмады Бер чи утын пүләне Алмазның аягына ук килеп тиде, таеп китеп, ул юеш җиргә егылды Аннан, башын куллары белән каплады да, мышык-мышык елый башлады.
Мин каттым да калдым Ни аягымны, ни кулымны кыймылдата алмыйм Мин. беренче тапкыр, үсмер ир-баланын чарасыз булып, йөзен дөньядан яшереп үксеп елаганын күрәм Аны һәм үземне кызганудан, рәхимсезлектән. хаксызлыктан минем үземнең дә кычкырып елыйсым килә Ләкин мин елый да алмый идем! Утын пүләне аңа түгел, миңа тигән булса икән ШУЛ чакта
— Бар, утырма монда җан көйдереп - Әнисе Алмазга аяк очы белән тибеп узды. Алмаз, сикереп торып, бакча ягына таба йөгерде Ул миңа күтәрелеп карарга да оялды ахры
— Нәрсә басып каттың анда? Бар. бар. юлыңда бул Синең кайгың мыни бездә хәзер—Ярсуы басылган ана инде хәзер үзе еларга җитешкән иде — Биш бала белән утырып калдык бит менә Өелешеп уты
рып калдык... Син атаң-анаңа бер баладыр анда Бетте Алмазның ваемсыз чаклары Ата канаты астында яшәгән чаклары. Үзенә җигелеп тартырга хәзер. Бу ыбыр-чыбыр кызларда өмет юк. Алмазда инде бар ышаныч, Алмазда.
Үзе әле генә улын тотып кыйнады, үзе, бар ышаныч шуңарда, ди. Нәрсәгә кыйнады инде ул аны, нәрсәгә шундый әшәке сүзләр белән ачуланды? Урманда мине очраткан өченме?..
— Әле син һаман торасыңмыни терәлеп? Синең кайгылармыни бездә хәзер?.. Кая таралып бетте соң балалары да? Бу чи утын белән ничек кермәк кирәк кышларына да? И-и, бар икән күрәселәр...
Ул үзе сөйли, үзе көйли, үзе елый да бугай. Ул инде минем якка карамый да иде. Давыл узганын сизеп, качкан жирләреннән әкрен-әк- рен генә кызлар да чыга башладылар Алмаз гына күренмәде Ул мин монда торганда чыкмас инде. Аякларымны пычрак жирдән кубарып алдым да, мин алардан чыгып киттем. Мин инде килгәндәге кебек йөгерә алмый идем Мин хәтта юньләп атлый да алмый идем бугай. Мин, аякларымны көчкә сөйрәп, урамның нәкъ уртасыннан, пычракның нәкъ уртасыннан көч-хәл белән бардым да бардым. Бөтен тәнемне куырып алып,«әллә кайдан салкын җил исә башлады. Ул юеш киемнәремне әле калтыранган тәнемә китереп сылады, әле изүемнән кереп, җилкән итеп кабартты. Мин шул хәтле арыган идем, шул хәтле тетрәнгән идем, менә шушы пычрак җиргә егыласым, эзләп табып алганчы, шунда бөгәрләнеп ятасым килде. Ләкин кем эзләсен мине? Әни китте инде ул бүген Казанга, аның кире борыла торган гадәте юк. Әбием бернәрсә дә белми, ул бит мине дә әни белән китте дип уйлый. Алмаз Ә нигә мине Алмаз эзләргә тиеш әле? Аның үз кайгысы да баштан ашкан бит әнә. Эзләмәячәкләр, кызый, син егылма, бар да бар инде. Менә син бүген беренче тапкыр үз язмышыңны үзең хәл итәсең— егылыргамы сиңа, эзләп тапканнарын көтеп ятаргамы, әллә, үр-мәләп булса да, алга барыргамы? Йөгереп тә булмый ичмасам, әзрәк җылыныр идем.
Менә елгага да килеп җиттем. Я хода! Мин моны ничек кичәрмен икән инде? Су кырыена барырга да куркам, актарылып, күбекләнеп агуын күрүгә үк тәнем чымырдап китте. Ә яңгыр һаман ява да ява. Елгадагы су да күзгә күренеп күтәрелә кебек. Менә хәзер инде үрмәләп тә барып булмый. Бу тирәдә күпер-фәлән барын да белмим. Ә безнең авыл, әнә, күренеп кенә тора. Мин хәтта үзебезнең йортны да кү- рәм кебек, ап-ак морҗасын күрәм, өй эчендә әкрен генә кыштырдап йөрүче әбиемне күрәм. Юк, мин берни дә күрмим, мин инде елыйм, үзебезнең авыл ягына карап үкерә-үкерә елыйм. Кайвакытта тавышым үземә килеп ишетелә. Мин, тагы да өметсезләнеп, тагы да кызганычрак итеп еларга тотынам.
Яр буенда шулай күпме үкереп йөрер идем икән, яңгыр шавы аша кайсыныңдыр эндәшкәнен ишетәм.
— Син елама инде һаман... Тукта инде...
Алмаз бит бу! Ничек тапкан ул мине?!
Мин йөгереп яр өстенә менәм, ә үзем нигәдер Алмазга якын килергә куркам. Ул да минем янга килергә кыймый ахры. Мин телемә беренче килгән сорауны бирәм;
— Аягың бик авыртмадымы, Алмаз?
— Юк.. Ялгыш кына таеп егылдым бит мин.
Тагын тик торабыз Ялангач аякларыбыз белән яр балчыгын таптыйбыз Тагы мин сүз башлыйм.
— Әтиең ничек үлде соң синең?
— Ул... ул... мин урманнан озак кайтмыйча торгач мотоциклга утырып Мине эзләргә барышы булган . Борылышта машина бәрдереп киткән
— Үлгәнме?
— Срази. Мин кайтканда шунда ята иде әле.
Мин. котым чыгып, шул мизгелне күз алдыма кнтерәм. Менә Алмаз, миннән аерылып, болын ягына йөгерә Ул кичен безнең авылга уенга киләчәк. Кичкә кадәр инде күп калмады Менә ул. өйләренә кай- - тып, киемнәрен генә алмаштырыр да Авыллары инде күренеп тора ^л ике арадагы чабылган болын буйлап йөгерә, күпернең (ул вакытта 5 әле күпер китмәгән була) тар такталарын ике-өч кенә сикереп уза § Авылларына житәрәк, олы юлга чыга торган борылышта, кара болыт а кебек халык төркеме җыелып торганын күрә һәр адымы белән нинди ф зур кайгыга якынлашканын сизмичә, ул шул якка китә. Аны күреп. < төркем тирәсендә чуалган берничә малай каршына йөгерәләр, берсен- а нән-берсе уздырып, «яңалык* җиткерергә ашыгалар
— Синең атаңны машина бәрдереп киткән!
— Матаегызны челпәрәмә китергән!
— Матай нәрсә монда! Атасын да бетергән бит инде .Алмазның. £
— Сине эзләргә барышы булган бит аның.
Алмаз инде йөгерми, аны малайлар этеп диярлек алып баралар я Төркемдәге халык аңа шундук икегә ярылып юл бирә Елый-елый ше- = шенеп беткән әнкәсе, ап-ак кәфен кебек басып торган малае өстенә > ташлана
— Әниең... гел шулай кыйныймы сине?
— Юк инде Нишләп кыйнасын Әни әйбәт безнең. Кайгысына гына түзә алмый ул. Элек ул гел көлеп кенә йөри иде әле
Алмазның әнисен елмайган хәлдә күз алдына китерә алмыйм Чәчләре яулык астыннан бүселеп чыккан, иреннәре зәһәрләнеп кысылган, таза гәүдәсе ярсудан дер-дер килә Кулында чи утын агачы Менә ул аны Алмазга тотып ата. Алмаз, җайсыз гына сикереп куя да, арты белән юеш җиргә барып төшә. Юк, мин аның әнисен елмайган хәлдә күз алдына китерә алмыйм
— Әле ничек кача алдың соң?
— Бакча башыннан чыгып йөгердем Бүген тими инде ул Соңыннан жәлли инде ул үзе дә.
Яңгыр һаман ява да ява Елга һаман шулай котырынып, киреләнеп ага
— Теге якка ничек чыгарбыз инде. Алмаз?
— Бераз арырак олы күпер бар Син аны белмисеңмени’
- Юк
Килгәндә кайдан чыктың соң?
— Менә шушыннан
— Монда басманың киткәненә әллә кайчан бит инде
- - Мин йөзеп чыктым
Алмаз гаҗәпләнеп миңа карый Ул мине белмәгәнгә шулай карый Ә мине кем белә соң? Мине беркем дә белми Кире диләр, жүләр диләр, хыялый диләр, кылана диләр. Ә мин менә шушылай, тилерә тиле рә. үҗәтләнә үҗәтләнә, әле беркем дә. хәтта Алмаз да. хәтта үзем дә белмәгән дөньяга кереп барам Суларга сикерә-смкерә. урманнарда адаша-адаша, болыннарда тәгәрәп елын елый
— Әйдә алайса, шул күперне эзләп барабыз
— Монда гына ул Әйдә. йөгердек Сиңа суыктыр.
Без. яңгыр тамчыларын куа куа. күпергә таба йөгерәбез Бу күпер киң икән, аннан җитәкләшеп тә чыгып була икән. Аны яңгыр сулары гына алып китә алмыйдыр шул.
I Алмазга болын ягына чыгып тормаска кушам S.i менә ш\шы к\ оерда генә калсын Болын ягына мин үзем генә чыгам Мин хәзер юл ны беләм инде
— Киләсе җәйгә дә кайтасыңмы. Алсу?
— Мин җәй саен кайтам...
— Кайчанрак кайтасың?
— Болын әле чабылмаган була...
Янгыр жиле, су жиле, минем соңгы сүзләремне эләктереп ала да, ике арадагы күпер өстендә әйләндерә. Аннан, өзек-өзек булып, үз сүзләрем үземне куып җитә: «Болын... әле... чабылмаган... буда... чабылмаган . чабылмаган...»
Ләкин, икенче җәйдә дә, өченчесендә дә мин авылга кайта алмадым. Теге вакытта авылдан киткәндәге жүләрлекләрем, кыланышларым әнинең күңелен таш иткән иде. Шуның өстенә айлар буе үпкәм шешеп больницада ятулар да өстәлгән иде. Әни, үзенә хас үҗәтлек, ныклык белән «Җитте! — диде —Авыл сине боза,* кыргыйландыра, тәмам кулдан ычкындың,—диде.— Кеше арасында үз-үзеңне тота белмисең. элементар әдәп кагыйдәләрен үтәмисең. Син — җиткән кыз. Кеше алдында миңа синең өчен оят»,— диде.
Әнигә шактый кызарырга туры килә шул минем өчен. Мин кыш көне дә өйдә яланаяк йөрим. Әни янына еш кына телевидениедән (ул шунда режиссер булып эшли) дуслары килә. Алар югары культура, дөнья әдәбияты турында бик матур гына, зур дәрәҗәдә генә сөйләшеп удырганда үз бүлмәмнән яланаяклап мин килеп чыгам. Әни кызара: «Гафу,— ди. Аннан әдәп белән генә миңа кисәтү ясап ала.— Җиткән «кызга яланаяк йөрү килешми, кызым».
Кунаклар, сөйкемле генә елмаеп, миңа карап торалар. Аларның карашында мине кызгану да (кара инде, хәзерге заманда нинди кыргый бала!), шул ук вакытта миңа кызыгу да бар Әллә аларның үзләренең яланаяк йөриселәре килмиме?! Бик килә! Оялалар гына алар! Бар хыялларын, теләкләрен аяк астына салып, әнә шул кадак үкчәле түфлнләренә бәйләп куйганнар. Ха-ха-ха! Мин, түфли үкчәсенә бәйләнгән хыялларны күз алдына китерәм дә, тыела алмыйча көлә башлыйм. Әни бу юлы янымнан үтеп барышлый гына татарча пышылдай: «Җиттеме сиңа, юкмы, тиле нәрсә?!» Җитте, җитте! Миңа шул гына кирәк иде. Миңа сезнең үзегез булып уйнавыгыз кирәк иде. Гафу!
Зал яктан тагы матур гына, гөлдерәп кенә сөйләшә башлыйлар. Бу юлы сүз музыка турында бара. Алар, берсен-берсе әдәпле генә бүлдереп, «берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез?» дигән булып, музыка дөньясындагы экстра-яңалыкларны сөйләргә ашыгалар . «Сез беләсезме әле, Англиядә днскокампанияләрне шулерлыкта гаепләп, бик зур скандал чыккан». «Пугачева быел Казанга килүдән баш тарткан. Тамашачы ужасный бит бездә. » «Америкада төсле музыканың корсактагы балага тәэсирен өйрәнәләр икән. Бәлки бездә дә кызыксына башларга кирәктер?»
О, нәрсә генә белми, ниләр турында гына «хыялланмый» алар. Аннан музыка турында бу коры сөйләшү туйдыргач, сүздән көйгә күчәселәре килепме, пианино янына мине чакыралар. Әни: «Музыка мәктәбен отличнога тәмамлады»,— дип әйтеп куярга да онытмый.
Мин, яланаяклап, (принципиально кимим!), пианино янына килеп утырам. Аларга карамыйча гына, нәрсә уйныйм дим.
— О, Шопен!
— Бетховен! .
— Штраус!
Ә мин тотам да ә мин тотам да «Тәфтиләү»не уйный башлыйм. Нечкә бармакларым арасыннан үзәкләрне өзәрлек моңлы авазлар агылып чыгалар да, кадерле кунакларның гаҗәпләнгән салкын йөзләренә бәрелеп, аяк астына сибеләләр. Аннан, таш белән бастырып куйган
жанлы чишмә тибеше сыман, яңа моң, яңа авазлар сулкылдый башлый Алар, бу бүлмәләрнең тарлыгыннан, бу кешеләрнең битарафлы гыннан качарга теләгәндәй, калын тәрәзә пыялаларына кнлеп капла налар, аларда тоткарланып, бераз зыңгылдап торалар да ачык фор- точкадан урамга, ак кар дөньясына ташланалар Буран тавышы, җил ф тавышы белән кушылып, зур шәһәрне уята да сискәндерә дә алмый- - ча, салкын кыш кочагында калып жан бирәләр
«Очтыдөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы .» Үзем уйныйм. | үзем елыйм Күз алдыма бәләкәй генә, ябык кына әбием килеп баса Ничек сагындым мин аны! Ап-ак чәчле, ап-ак жанлы әбием! Минем ♦ авылга кайтасым килә! Минем әбием янына кайтасым килә. Узган жән- * дә дә кайтармадылар, ике мәктәптә берьюлы имтихан бирәсең бар о дип, әни кайтармас өчен мең төрле сәбәп тапты Тугызны бетергән ел ' да, бер генә айга дип, үзе белән Кырымга алып китте дә жән буе ? шунда яттым. Мин ул тоташ диңгезгә, ул сап-сары, комлы пляжларга с карый алмас хәлгә килдем Минем күңелемә яңгыр кирәк иде. минем ? аякларыма бу ком түгел, яңгырдан юешләнгән урман юлы. чабылган булса да — болын, адаштырмаса да, урман кирәк иде! Ә УЛ мине җәй - буе диңгез комына бәйләп тотты.
Үзем пианинода уйныйм, үземнең күз алдымда барысы бергә бу- « тала — диңгезе, урманы, болыны ө
— Бала арыган. Быел укуы бик каты шул — Әни мине җайлап кына үз бүлмәмә кертеп җибәрә дә ишекне ябып куя Буе биш адым аркылысы дүрт адымлы бүлмәдә бер ялгызым калам Бүлмәнең бер тәрәзәсе бар. Каршыдагы йортның соры стенасына чыга Мин аның һәр кирпечен беләм инде Башта ул ак төстә булган, хәзер инде ямьсезләнгән, сорыланган, кирпечләре ашалып-ашалып кергән урыннары да бар. Бу стена артында да кешеләр яшидер бәлки Әнә шул стена каршында-бәлки менә хәзер минем кебек үк бер кыз басып торадыр Аның тәрәзәсеннән ни күренә икән? Әнә теге йортның стенасыдыр Шу лай дәвам итәдер, шәһәр беткәнче. Стена аша, стена аша. стена аша
Быел инде унны бетерәм Әни. чит телләр институтына керерсең, ди. Ул өйдә еш кына минем белән инглиз, француз телләрендә сөйләшә. Аннан русчага күчәбез, аннан тагы французчага, инглизчәгә Минем кайвакытта туктыйсым, татарча гына «Әни, арыдым бит!» диясем килә. Ләкин кая ул! Әни аның саен ныграк котырачак, текст ятлатып, тәржемә иттереп төне буе утыртачак Кайвакытта минем бер телдә дә сөйләшәсем килми. Бер телдә дә! Телсез кешеләрдән көнләшә башлыйм. Бер генә көнгә, бер генә атнага булса да. телсез булып торасым килә. Ә вакыт төрле телләрдә, төрле әйтелешләрдә һаман минем аңым ны даулый, аннан һаман әкренләп урманнарымны, болыннарымны кысрыклап чыгара бара. Алар урынына сүзләр, сүзләр, сүзләр генә кала
Тәрәзәгә карасам, соры стенага килеп төртеләм, ишеккә барсам, кыланып көлгән, һаваланып сөйләшкән авазлар юлымны буа Бун га — биш адым, аркылыга — дүрт адым Аһ. чыгып йөгерер идем хәзер шушы тар зинданнан, дөньяның иркен җирләренә. иксез-чнкс< ч җирләренә Ап ак кар дөньясына Sn болыннар кыш көне кар астын да нинди булалар икән? Ә урман? Җәйләрем куак чытырманлыклары белән сугышып үткән серле урман? Ә Алмаз?
Алмаз бер якыная, бер ерагая Бер якыная, бер ерагая Кара тында үпкә дә бар. көтү дә.. Мин аңа. киләсе җәйгә кайтырмын, ди гән идем бит. Ул жәй дә үтте, икенчесе дә... Ә бу җәйдә авылга кан., •турында бөтенләй дә уйлап булмый Башта унны бетергәнгә имтихан нар тотасы бар, аннан институт. Институтка керсәң, җәйләрен тагы авыл кайгысы булмас Хыялымдагы авыл, чәчәкле болын урманнар һаман ерагая, алар белән бергә Алмаз да ерагая Мнн аны куып җи
теп. туктатырга ашыгам, ә ул һаман шул урманнарга керә дә адаша, керә дә адаша. Карашында рәнҗеш, рәнҗеш...
«Хәзерге заманда мәхәббәткә бернәрсә дә комачау итми»,—дисәләр. ышанмагыз! Мин үземдә, белемем арта барган саен, хиснең, хыялның. мәхәббәтнең һаман арткарак чигенгәнен тоям. Инде минем тилерергә вакытым юк, инде мин әкиятләрдәге пәри малайларына ышанмыйм. инде мин үземнең җир малае — Алмаздан да һаман ерагая барганымны тоям. Тоям—туктата алмыйм. Вакыт, үзенең ярсу вакыйгалары, исбатланган һәм исбатлаңасы мәсьәләләре, кагыйдәләре, телләре белән минем аңыма ябырыла. Мин, бөек бер акыл иясе булам дип йөргән, шуларның барысын да зиһенемә сеңдерә барган заман баласы. Вакыт каршында үземне мескен, изелгән бер нокта итеп кенә тоя башлыйм. Миндә хәзер җансыз чәчәкләргә җанлы итеп карау түгел, җанлы кешеләргә җансыз итеп карау үзенчәлеге үсә бара кебек. Мин дә—автомат, алар да — автомат Җыябыз, җыябыз да ул белемне, шуңа таянып, болыннарны юк итәбез, матурлыкны, җанны юк итәбез. Алар урынына ясалма болыннар, ясалма җаннар уйлап табабыз.
Хәзер мин төштә генә үзем балачакта күргән нәрсәләр белән юанам. Минем төшләремдә гел авыл була, мин гел яшел болын буйлап йөгерәм, һәр иртәдә мине, күпер уртасына басып, Алмаз озатып кала... Бу шул чаклы гади, шул чаклы самими төшләр була, иртә белән уянгач, мина бу кырыс чынбарлык дөньясына кайту куркыныч төсле тоела башлый.
Ә үзем мин «биш»кә генә укыйм. Ун ел инде, «бнш»кә генә укыйм. Акылым теоремалар, физик күренешләр, тарихи вакыйгалар белән шыплап тулган. Башымның кайсы гына өлешенә кул тидерсәң дә, аннан тарихи шәхесләр, молекулалар, квадратлар, өчпочмаклар сикереп төшәрләр кебек. Шуларның авырлыгыннан башым зыңлап тора. Алар өс- тенә инглиз, француз телләре... Музыка... Тап-тар бүлмә, буе —биш адым, аркылысы дүрт адым...
Мин инде бу буразнадан чыга алмыйм. Минем аннан инде чыгасым да килми. Чөнки аннан чыксам, мин адашырмын кебек, күпләр адашкан төсле, я кибет тирәсенә, я төнге маҗараларга барып чыгармын сыман...
Миңа уналты яшь. Мин үземдә зирәк аксакаллар акылы сизәм. Ә хис — юк. Бәлки киресенчә кирәктер минем яшьтә? Бәлки җүләрлә- иеп, берәрсенә гашыйк булыргадыр? Әнә бит безнең класста кызлар бер-берсе белән сугышуга хәтле барып җитәләр малайлар өчен. Хәзер малайлар өчен кызлар сугыша бит. Әле малайлары нинди диген? Бер ■фикерсез дистрофиклар. Алар өчен сугышырлык та түгел. Миңа алар- ның берсе дә ошамый. Мине дә беркем яратмый. Кичәләрдә биергә дә чакырмыйлар. Үземә ишетелерлек итеп- «Круглая отличница»,—диләр, артымда: «Круглая дура»,—дип хихылдашалар. Ә миңа барыбер. Миңа шулкадәр барыбер —мин, аларны яратмаган кебек, аларга нәфрәтләнә дә алмыйм. Минем җаным, чабылган чәчәкләрне кызганып еларлык нечкә, үкереп аккан суларга сикерә алырлык көчле җаным —бу салкын дөньядан, бу кешеләрдән мең кат стена артында, мең кат стена артында! Аның аша санаулы кешеләр генә керә ала минем җаныма. Шуларның берсе —Алмаз. Мин аны җаныма бикләдем дә, шуннан чыгара да алмыйм, калдырырга да көчем җитмәс кебек. Бәлки ул анда калырга үзе үк теләмәс. Ул хәзер моннан ике ел элек күргән малай түгелдер инде, аның үз күңеле бардыр, ул күңелнең үз тәртипләре, үз аллалары бардыр. Кагылып карарга иде шул күңелгә, күрергә иде инде ничә еллар төшләремдә үземне җитәкләп йөргән Сарылы егетен. Салып ташларга иде аң-зиһен кабыгын, сизелер-сизелмәс сулкылдап яткан хисләрне ычкындырырга иде бәйдән... Тугарылсыннар иде, йөгерсеннәр иде,
җүләрлансенн.»р иле. Күгәргәнче, кагын бизга онланганча тилерен калсыннар иде.
Хәзер мин чыгам да
Юк, мин башта киенәм Нык итеп, җылы итеп. Хәзер мин чыгам да..
Кая барасын, Аллочка? — Әни матур гына итеп, француз телендә миннән сорап куя. • ♦
— Мин киттем, әни. Авылга. х
— Син нәрсә?! Кыш уртасында — авылга?! Ике аягыннын берсен F дә атламыйсын.
Боларын инде әни татарча гына кычкыра. Мине ачуланганда ул, үзе ф дә сизмәстән, гел татарчага күчә Кунакларның күбесе, татарча белмә- сәләр дә, әнинең кычкыруыннан нәрсәдер сизенәләр (кычкыру — кайсы = телдә дә кычкырудыр инде ул), сораулы карашларын мина төбәгәннәр °
Мин авылга кайтам Син кычкырма да, борчылма да
Әни минем кирелекне белә. Мин әле озак кына уйлап йөри алам, “ бер карарга килә алмын интегәм, инде бер карарга килдемме — бетте $ Мине берни тота алмый Иң мөһиме — мин үз-үземне тота алмыйм л Мин. тарттырып, кысып тоткан нерв җепләрен ычкындырып җибәрим « дә, үзем дигәнчә барам да барам барам да барам Барып бәрелгәнче *
— Юлга акчаң бармы соң хет?
— Бар. ;
— Ниләр күрер инде синең белән бу башларым? Ни теләсәң, шуны кыланасың бит Әле хәзердән шулай, тора бара нәрсә булыр3
Ул, зарлана-зарлана, мине ишеккә кадәр озата бара Мин, тар бүлмәмнән. ясалма әдәплелекләрдән, ясалма елмаюлардан, ясалма тормыштан котылуыма мең сөенеп, ак кар дөньясына катнашып эрим, юкка чыгам, очам, бөтерсләм, бөтерелим .. Тәрәзәдән әнинең борчылыр га тырышып кырысланган матур йөзе күренеп ала Борчылмыйсың бит син, әнием, борчылмыйсың! Без бит синең белән икебез ик дөньяда яшибез, икебез ике юлдан йөгерәбез. Син, заманнан калышмаска теләп, оригинальный булырга тырышып, һаман танылган кешеләр тирәсендә мәж киләсең, әдәбият-сәнгать өлкәсендә барган бәхәсләрдә үз фикерең белән ялтырыйсың. Ә яныңда гына бәргәләнгән мине — үз кызыңны мең юл чатында басып торып та. үз юлын таба алмыйча адашып йөргән кызыңны күрмисен Минем дөньям синен өчен бикле Ул сезнең бары гыз өчен дә бикле! Аңа санаулы гына кешеләр керә ала һәм ҮЛ кешеләрне мин үзем сайлап алам! Үзем, үзем, үзем'"
Район үзәгенә кадәр башта автобус белән кайттым, анда кайтканда ук үзебезнең Күлле авылы кешеләре белән таныштым Дөресрәге, алар мине үзләре эзләп таптылар Күллеге кайтуымны белгәч, кемгә тә кемг» дня бер гаҗәпләнсәләр, Рәйханә әбиләргә кайтам дигәч, икенче тапкыр аптырашта калдылар «Кыш көне түгел, җәйләрен дә Рәйханә әбиләр гә хәзер беркем кайтмый бит»,—дип. ярты юлга кадәр шушы хакта сүз куерттылар Таныйлар микән алар мине — чабылган болын чәчәкләрен кызганып елаган, һәр җәйне урманнарга барып, адаша торган бер җүләр кызны? Мөгаен, төсмерләгәннәрдер инде. Әдәп йөзеннән генә төпченмиләрдер. Монысы өчен дә рәхмәт аларга.
Аларның очравы минем өчен бик җайлы булып чыкты Район үзәгенә килеп җитүгә, мине дә үзләре белән ияртеп, алар авыл башына таба ашыктылар Мин, биткә бәреп яуган кардан башымны күтәр.» алмыйча, аларга ышыкланыбрак, артларыннан калмыйча бардым да бардым Ул арага кичке караңгылык уртасыннан, ялт итеп, көчле ут яктылы сузылды. Кар бөртекләре сөенешеп, шушы кнч каршында сихерләш .н дәй, ду килеп биешә башладылар Агайлар, .тайлар да шатлан*.шып трактор, трактор килә, дип шаулаштылар Кайсы кулындагы тө ■ кайсы бияләен салып, якынлашып килүче шул ут каршында ы
Трактор безнен турыга җитте дә моторын сүндерми генә туктап калды. Апайлар-агайлар кабина тирәсен сырып алдылар, кайберләре сумка- биштәрен трактор чанасына ыргыта ук башлады. Аннан үзләре дә төялешү ягын карадылар. Мин дә алар тирәсенә елыштым...
— Син, сеңелем, кабинага керерсең. Өстеңдә дә бик юка, өшүең бар бу салкында.
Кабинага икән — кабинага. Әллә нинди дерелдәп торган тимерләргә абына-сөртенә, кабинага кереп тә утырам. Кара, монда нинди җылы икән Бераз караңгырак кына караңгысын. Ә барыбер рәхәт. Менә трактор кузгалып та китте бугай. Әкрен генә калтырап без тылсымлы корабта йөзәбез кебек... Менә ул кораб безнең болыныбызга килеп туктый, үзе шунда ук җәй икән, тирә-якта ап-ак кар түгел, ап-ак чәчәкләр шулай җемелдәшә икән. Мин шул чәчәкләр арасыннан йөгерәм Әллә каян гына Алмаз да килеп чыга, ул да миңа кушылып йөгерә башлый, аннан кинәт кенә миннән аерыла да. үз авылларына таба китеп бара. Мин аны туктатырга телим, бар көчемә «Алмаз, Алмаз!» — дип кычкырам. Ул, әллә нинди ят. өлкән тавыш белән, «Нәрсә кирәк сезгә?» — ди. Мин тагы нидер әйтмәкче булам, башым шап итеп ниндидер каты әйбергә килеп бәрелә дә... сискәнеп уянып китәм.
— Тотынып утырырга кирәк, апасы.
Әле мин һаман төш күрә.ммени? Нигә төштәге тавыш миңа эндәшә?
— Сез мине каян беләсез?
«Мин — сезне? Юк, мин сезне белмим. Мин сезне күрмим дә бит бу караңгыда.»
— Исемем белән дәшкәч, әллә беләсезме дигән идем.
— ... Төштә бит ул... Ул — икенче кеше. Сез дә Алмазмыни?
— Әйе.
— Күлленекеме?
— Юк, Сарылыныкы мин. Күлле аша үтеп кенә йөрим.
Әллә трактор дерелди, әллә минем йөрәгем. Әллә башым бәрелеп уяндым мин, әллә һаман төш күрәм. Тик күзләремне ачарга куркам. Нигәдер, куркам.
— Нигә сезнең биредә шулай караңгы?
— Хәзер яктыртабыз аны, апасы.
Ходаем, ник әйттем. Хәзер бит күзне ачасы була, ачасы да...
Ул нәрсәләрнедер шатыр-шотыр китереп бора, күземне, зиһенемне, үткәннәремне ярып, кыш уртасында, трактор кабинасында ут кабына. .Керфекләрем башта сискәнеп бер-берләренә ныграк сыеналар, аннан, озак йомылып торуга түзә алмыйча, әкрен генә ачылалар
Трактор руле артында, өстенә җылы сырма кигән, бит-куллары әллә салкын җилдән, әллә трактор маеннан ялтырап каралган, кырысланган, олыгайган Алмаз утыра. Ул да мине таныды ахрысы, трактор кинәт кыр уртасында дөп итеп туктап калды. Без икебез дә мондый очрашуны көтмәгән идек, без икебез дә аңа әзер түгел идек. Без ничә еллар буе бер-беребезнең хыялларында, төшләрендә генә яшәдек, менә без хәзер янәшә генә, инде барысы да чын, табигый иде, ләкин артык табигый, артык чын иде. Без янәшә дә идек, ләкин бер-беребездән сүзләр дә, хәрәкәтләр дә барып җитә алмаслык дәрәҗәдә ерак та идек...
Чанадагылар кабина түбәсен төя башладылар. Тракторның моторы да сүнгән икән, ул, салкын кышкы төкдә, кыр уртасында, сүнгән моторы белән, япа-ялгыз каралып, кызганыч хәлдә, ярдәмчесез хәлдә туктап калган иде. Алмаз нәрсәләрнедер боргалады, шырпы сызып карады, ан нан, кабина ишеген ачып, төн караңгылыгына сикерде. Урамнан шундук салкын җил бәреп керде, ир-атларның борчулы авазлары ишетелде. Мин урынымнан кузгалмадым. Кузгалып та нишли ала идем инде мин?
Мин беренчг тапкыр үтемне көчсез итеп, фикерск итеп, кирәксез итеп тойдым
Ир-атлар трактор тирәсендә озак кайнаштылар Әле берсе, әле икенчесе кабинага кереп кабызып та карадылар Аннан кар-буран эченнән Алмаз үзе килеп керде. Нәрсәләргәдер җан кече белән бастымы, нәрсәләрнедер җан кече белән бор (ымы трактор башта яман итеп, үзәк ♦ өзгеч итеп кычкыртып җибәрде, аннан бер-ике тапкыр шулай сул кыл- = дап куйды да, тыныч кына гүләргә тотынды Кабина тирәсендә таптан п ган ир-ат шыбырдашып яңадан арбага төялде. Трактор тагы әкрен генә 2 кузгалып китте.. *
Без башка берни дә сөйләшмәдек. Без икебез дә сөйләшергә курка идек бугай Ул мине әбиләр каршында төшереп калдырды, башкалар ~ да шушында коелыштылар. Алар төшеп бетүгә, ул тракторын тагы ачы о итеп бер кычкыртып алды ла. Сарылы ягына таба кузгалып китте... *
Менә шулай итеп мин, үз гомеремдә беренче тапкыр, кыш уртасын- ь да авылга кайтып төштем Әбиемнең, мине күргәч, өне калмады. Башта с ул бернинди хәл дә булмаганына ышанмады, ышангач, минем тикто- х малдан шулай кайтып төшүемә ышана алмады Аннары минем мин бу- ж луыма ышанмады! Ялгыз бәләкәй әбием минем! Ничек арыгансың син х көтә көтә. Көтел-көтеп тә саргайганда кайтмагач, инде менә хәзер, көт- £ мәгәндэ, тнн уртасында, кыш уртасында кайтып кергәч, син инде ыша- т> на да алмыйсың. Бу мин. синең оныгың! Әле үз-үзен тапмаган, ләкин в һичшиксез табачак, әле үз юлын белмәгән, ләкин һичшиксез беләчәк киребеткән оныгың!
Ә авыл! Ә болын! Ә урман?!
Я хода! Мин шушы яшемә кадәр бу кышкы матурлыкны күрмичә ничек яши алдым икән?! Ә хәзер тотмагыз мине, туңасың бит дип тә, өшерсең дип тә әйтмәгез. Әбием, алайса бир мина киез итекләреңне, бир үзең бәйләгән җылы мамык бияләйләреңне, бир бабамнан калган теге иске тунны! Мин хәзер кырларга китәм, урман, болыныма китәм! Ки и тә-м!!!
Тун чабуларыма урала-урала, юлсыз җирдә юл салып билдән карга бата-чума, баткан саен, очарга талпынган кош кебек, кулларымны җилпеп көлә-көлә. ап-ак кар булып, болын ягына таба тәгәрим. Ә болын һаман юк та юк. Минем үзен эзләгәнне сизенеп, болыным һаман ераккарак кача, мине һаман ераккарак ымсындыра кебек. Карда әвә- ләнә-әвәләиә, ниндидер чыбыклар янына килеп чыктым Башта мин аларны әллә юри шулай утыртып чыктылармы икән дип уйлаган идем, бер-икесен тартып карап та чыкмагач, аларның шушында тамырланып үсүләрен аңладым. Соң, бу бит бу әрәмә бит! Болын буендагы әрәмә. Аның әнә теге кырыенда әле яшьләр уен уйныйлар иде Әле менә бу тирәдә бөрлегәнлек тә булырга тиеш. Мин, болынга төшкәч, ничә тапкыр кереп ашап чыкканым бар ул тәмле җиләкләрне. Әрәмә хәзер кар астында калган, шуңа күрә аны танып та булмый икән. Димәк, минем болыным да шушында була бит инде! Димәк, мин аның өстеннән шулай бата-бата йөзеп узганмын!..
Бөтен болын ап-ак кар астында. Тигез түгел, әллә нинди дулкын- дулкын булып яткан кар каплап киткән болынны. Жил уйнавы шундый хәлгә кертеп калдыргандыр инде аны Үзе турында истәлек калдыру өчен. Ә тегесе, ап-ак күңелен ачкан да, җил малаена тулы ирек биргән— ни теләсәң, шуны яз. Ә җил дулкын-дулкын. дулкын-дулкын. Аның ак күңеленә кагылудан бер тетрәп китеп, дулкынланып елагандыр, бер бу күңелнең артык салкынлыгын, артык аклыгын, артык серлелеген, тиң түгеллеген тоеп, үкереп күкләргә ашкандыр Аннары тагы төшкәндер ул болынына, җәйге көннәрнең кайнарлыгын, кичләре- • нең наз тулы аулаклыгын исенә төшерергә тырышып, әрәмә куакларын
да шаһитлыкка чакырып, өздсреп-өздереп сызгыргандыр. Барыбер уятырмын, барыбер бу салкын матурлыкны буйсындырырмын дип өметләнеп. кыш буе болын өстендә бөтерелгәндер. Ләкин болынга уяныр өчен иң якты кояш кирәклеген, иң шашкан, иң ташулы яз кирәклеген ул аңларга теләмәгәндер, беркатлы җңл малае!
Ике арадагы елгадан соң болын бетә. Болын безнең якта гына. Елганың теге ягында бераз көтүлек җирләре, аннан Сарылы авылы башлана. Анда—Алмаз. Әле теге вакытта ул басып калган күпер дә моннан ерак түгелдер. Аны да кар күмде микән? Әллә барып карыйм микән? Юк, бармыйм, хыялымда ул, котырып аккан су өстендә, ике як ярны тоташтырып торган бердәнбер ныклы урын булып торып калсын. Шулай калсын. Хыялымда гына булса да. кар күммәсен аны. җимерелмәсен... Хыялымда гына булса да...
Ә нигә мин кичә Алмаз белән берни дә сөйләшә алмадым? Ничә -еллар буе идеаллаштырып, табынып, беркем белән алмаштырмыйча төшләремдә яшереп яшәттем дә, үзе белән очрашкач, куркып, күзләремне йомдым. Тагы шул хыял дөньясына, төш дөньясына, төшләремдәге Алмаз янына кайтасым килде. Алар икесе ике кеше иде. Әллә миңа гына шулай тоелдымы? Миңа Алмазны күрмичә, аның белән аңлашмыйча, кире шәһәргә китәргә ярамый. Ул соры стеналар дөньясында төшләремдәге Алмаз да булмаса. бу бушлыкны ни тутырыр, яшьлек дигән чәчәкле болында мин кемнәрнең тезләренә башымны салырмын, кем минем яшьле күзләремне иелеп үбәр дә, кем мине, кулларына күтәреп, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне әйтеп, алласы урынына күреп, миңа табыныр? Кем?!
Кич. Җил малае аркамнан этә. «Бар кайт инде, ди, калдыр инде мине болыным белән ялгыз гына»,— ди. Нигәдер, туңып китәм. Әллә куркам да инде? Әнә авыл ягында сүрән генә утлар җемелдәшә. Әбием борчыладыр инде. Аһ, әбием, күпме уй-хәсрәт өстимдер мин синең чал -башкайларыңа! Дөньяда иң-иң яхшы, иң-иң изге кешем!.
Итек асларымны шыкыр-шыкыр китереп, тун табуыма ябышып каткан кар-буранны өстерәп, җылы, якты өйгә кайтып егылам. Әбием, йомшак кына әрли-әрли, минем шакыраеп каткан киез итекләремне салдыра, аякларыма тизрәк мич башыннан алып җылы, йомшак, ап-ак йон оекбашлар кидерә. Авыр тунымны салдырып, җилкәмә мамык шәлен сала, кулларымны, битләремне каз мае белән уа. Башта мин авыртудан. аннан җаныма иңгән рәхәтлектән, үземне шулкадәр яратып, кызганып, җанын ярып бирерлек булып яшәүче кеше барлыгын тоюдан, шуның рәхәтлегеннән елыйм Нигә әнием дә мине шулай итеп яратмый икән? Аның бит мине иркәләү, назлау түгел, сөйләшеп утырырга да вакыты юк. Кайтасың — записка, китәсең — записка. Без аның белән уч төбе кадәр кәгазь аша гына аңлашабыз: «Мин киттем. Нәрсә булса да аша». «Мин бүген соң кайтам. Мине көтмә, йокла». Ә кемне көтим мин, аны да көтмәгәч, кем белән сөйләшим мин, аның белән дә сөйләшмәгәч?
Ә әбием менә бер дә аңа охшамаган бит. Аның әнисе бит инде югыйсә. «Бик иртә кулдан китте шул,—ди әби әнинең холкын сизеп, уфтанып.— Бер үзе шәһәргә чыгып китте, ундүрт яшеннән. Бәрелде, сугылды — авылга барыбер кайтмады, тирес арасында черисем юк, диде. Ырды-ерды, тәки үзенекен итте. Укырына да керде, эшнең дә яхшысына урнашты, тик менә ирдән генә уңмады, тыныша алмадылар атаң белән. Сиңа яшь тә тулмаган иде, аерылыштылар. Гел берүзенә булды шул тормыш, гел берүзенә. Шуңа күрәдер, холкы да үзгәрде, тоткан җирендә сындыра инде, бер дә икеләнүне белми, уйлануны белми. Кечкенә чагында йомшак кына бер бала иде бит югыйсә...»
Менә шул тоткан җирендә сындыра торган әнием мине дә сындырды
бугай инде. Яки сындырырга җыенамы? Мин бит агач түгел, мни— кеше, .минем мен, сорауга җавап эзләп тыпырчына торган тере җаным бар, минем әллә нинди, кешедә юк борчуларым бар. Ә шуларны уртаклашыр кешем — юк ..
Әбием бүген әллә нинди тәмле бәлешләр, өчпочмаклар пешергән. Өстәлдә зур самавыр чыжлап утыра. Өйдә шундый җылы, рәхәт Әбинең ризыклары шундый тәмле. Бер дә кулинарныйда пешкән пирогларга охшамаган. Әби аларныг мин кайтканчы дип, тастымалларга төреп, эссесен дә суытмый саклаган. Әби белән кара-каршы утырып чән эчәбез. Мин, әби белән сөйләшә-сөйләшә, яртылаш кар күмгән тәрәзәгә күз салып алам. һәм... кулымнан чынаягым төшеп китә яза. Әби дә минем куркып, агарынып киткәнемне сизә, күз кырые белән генә тәрәзәгә карап ала.
— Әби, анда кемдер йөри кебек,— дим мин, якадан ул якка карарга куркып.
— Песи мазардыр, кызым Я эт-фәләндер.
Тәрәзәдән чнткәрәк китеп утырам һаман кемдер шыгыр-шыгыр итеп йөргән кебек. Әллә бүреме икән? Монда кыш көне бүреләр капка төбенә хәтле килә дип сөйлиләр.
— Әби, әллә бүреме икән?
— Быел күренмиләр әле бүреләр. Булса да, тәрәзәдән кереп, тотып ашамаслар Бүре үзе курка хәзер кешедән
Ул арада кемдер шык-шык итеп ишек кага башлады. Әби, өстенә иске бишмәтен элде дә, күрше-фәләндер дип, өйалдына чыгып китте. Бераздан әби йөткеренә-йөткеренә кире керде.
— Кызым, сине сорыйлар анда.
Мин аптырап киттем. Мине?1 Мине бит монда беркем дә белми Аннан, мин караңгы өйалдына чыгарга да куркам әле Әйдә дә әйдә, дип, әбигә ялына башладым. Әбием әллә нәрсәсенә киреләнде дә куйды (анда да минем холык бар шул), бар, бар. кешене көттереп торма, дип, җилкәмә үзенең бишмәтен салып, мине өйалдына чыгарып җибәрде.
Әни диюгә, зиһенемне сызып, коеп яуган яңгырлы көн, пычрак ишегалды, чәчләре бүселеп чыккан, авызлары кыйшайган таза бер хатын, утын пүләннәре арасында башын тотып елап утырган яшүсмер малай күз алдыннан йөгереп узды. Мин күтәрелеп Алмазга карадым, теге вакытта әйтә алмаган юату хисе, яклашу теләге күңелемә килеп төялде; мин Алмазны кулыннан җитәкләдем дә, тиз генә караңгы өйалды аша узып. өйгә, әбием янына алып кердем.
— Кунак кызы килгәнне егетләр дә сизгәннәр икән, кыз күзләргә килгәннәр икән.— Әбием кет-кет көлә, үзе яшәреп киткән, эчендәге әллә нинди сөенечләре нур булып йөзен балкыта.
Өйалдында караңгы иде, дөбердәп, әллә нәрсәләргә килеп бәрелдем, калшана-капшана өйалды ишеген ачып җибәрдем Ап-ак кар яктысында, йорт стенасына сөялебрәк басып торган Алмазны күргәч, әллә курыктым, әллә сөендем... Мин аны көткән дә, көтмәгән дә идем. Без танышлар да, ятлар да идек. Ләкин аны монда, ишек төбендә дә тотып булмый иде, бу әдәпсезлек булыр иде. Мин аны өйгә чакырдым Ләкин Алмазның анда керәсе килмәде, мин башка сөйләшер сүз таба алмадым. Җиңелчә генә кленеп чыкканлыктан, туңа да башладым.
— Миңа суык. Өйгә керергә кирәк.
— Әзрәк торыйк инде. Бар, җылырак киенеп чык.
Ләкин минем монда торасым да, җылырак киенеп чыгасым да килми. Минем тизрәк җылы өйгә, әбием янына керәсем килә.
— Әйдә, үзең безгә кер. Әбием бик тәмле бәлеш пешергән.
— Бәлеш өйдә дә бар ул анысы. Әни бүген көне буе мич янында кайнашты.
— Әби, Алмаз бит бу.
— Кайсы Алмаз икән соң, балам?
— Сарылыныкы ул. Теге вакытта әтисен машина бәрдергән Алмаз.
Үтергән дип әйтергә телем бармады. Әби дә җитдиләнеп китте. «Әй, балакай!» — дия-дия, шап-шоп итеп аркасыннан сөеп, Алмазны чәй янына утыртты, аннан, минем турыда да онытып, җентекләп аның өй хәлләрен сораштыра башлады.
— Анаң ничек соң? Кыз туганнарың?
— Әни мәктәптә җыештыручы булып эшли. Сеңелкәшләр барысы да укыйлар.
— Үзең эшлисеңме, укыйсыңмы соң?
— Эшлим инде мин, әби. Бер әнигә генә авыр бит.
— Шулай булмый ни, балам, шулай булмый ни... Кайда эшлисең соң?
— Тракторчы мин.
— һөнәрең бик пачутлы икән. Яшь кенә булсаң да, анаңа терәк бит әле менә.
— Армиягә киткәнче булса да, эшли торыйм дидем инде.
— Эштән кеше үлми, балам. Син хәзер өйдә глауный хәзәин бит анда. Синдә — өйнең тоткасы...
Әбием, үз җаена, медер-медер сөйләнә-сөйләнә. өстәл өстендә күренгән ипи валчыкларын чүпләп җыя башлады, бөртеген дә калдырмый җыеп бетергәч, уч төбенә алып, аларны тешсез авызына озатты. Ул бервакытта да өстәлдәге ризык валчыгын сыпырып чүп чиләгенә илтеп салмын, тастымал астында башланмаган түгәрәк ипиләре өелеп торса да, ул өстәл өстендәге валчыкларны чүпләп каба. Минем бәләкәй әбием моны шулкадәр якты бер тынычлык белән, тантана белән эшли, без тып-тын калып, борынгылар аллага табынгандай, аңа карап торабыз. Аннан әбием, җыерчыклар белән челтәрләнгән, үтә күренмәле булып юкарган кечкенә кулларын бит турына китерә дә, күзләрен йома төшеп, иреннәрен лепер-лепер китереп, озак кына итеп дога укый. Өстәленнән ризыгын өзмәгән өчен, кешеләрне рәхим-шәфкатеннән ташламаганы өчен, адәм балаларына моннан соң да яхшы ниятләрдә торуын теләп, үзенә генә билгеле булган алласына багышлап озак итеп дога кыла да, мин дә шуңа кушылам, дигән кебек, кулларын битләре өстеннән шудырып уза. Аннан дөньялардан ваз кичкәндәй, бер тын оеп кына, хәрәкәтсез генә утыра. Моңлы гына итеп, и дөньялар, дип әйтеп куя. Бу мизгелләрдә анда ике дөнья — серле дә, шомлы да, котылгысыз да булган теге дөнья, авыр да, якты да, кыска да булган бу дөнья очрашкан кебек. Алар бер мизгелдә шушы кечкенә генә карчыкның юка гәүдәсе аша үтәләр дә, моң булып, аның күзләрендә эленеп торалар, уфтану булып, тавышында калтыранып куялар...
Әбием, әкрен генә урыныннан кузгала да, каба-җебен алып, агач урындыкка килеп утыра. Орчыгын ипле генә итеп, зырылдатып кына бөтерә-бөтерә, башын бераз кыңгыр салып, гәүдәсен төз тотып, җеп эрләргә тотына. Аның орчыгына хәтле моңлы булып, әбиемнең җанын аңлагандай, чәчәкле алъяпкыч япкан тез өсләрендә үз җае белән генә бөтерелә дә бөтерелә. Кабадагы йон да бер дә бетмәс кебек, агач орчык та бөтерелүеннән һич туктамас кебек, әбием дә шушы каба артында мәңге җеп эрләп утырыр кебек...
Алмазга күңелсез ахры, ул, башын читкә борып, берничә тапкыр авызын ачып иснәнеп тә алды. Безнең арада һаман сүз ялганып китә алмый. Әллә нәрсәләр сөйләрмен, әллә нәрсәләр киңәшермен, аңа гына, бары аңа гына әле беркемгә дә әйтелмәгән сүзләремне әйтермен дип кайткан идем. Каршымда әллә нинди чит кеше утыра кебек. Алмаз да кебек, түгел дә. Исеме шул, күзләре, чәчләре дә элеккеге Алмазныкы
бугай әле, ә менә күңеле, уйлары, хыяллары — мин белгән Алмазныкы түгел кебек. Тукта, нинди син белгән Алмаз ул? Син аны ни дәрәҗәдә белә идең соң? Я, син аны ничә тапкыр күрдең? Ике. Берсе — урман юлында, икенчесе, яңгыр яуган көнне, су буенда Калганын, идеалга әйләндереп, шушы кеше рәвешендә син үзең тудырдың. Үзең ничек күрергә телисең, күңелеңдә әнә шундый образ тудырдың. Тормыштагы ♦ үзең белгән бөтен яхшы сыйфатларны, гади кешеләрнең кулыннан кил- = мәгән бөтен бөеклекләрне, фанатикларча инану белән, син шушы кеше ң тирәсенә җыйдың. Менә хәзер, кайтып үзе белән очрашкач, күңелеңдәге 2 бөеклек җирдәге артык гадилек, артык гадәтилек белән уртак сүз таба - алмагач, бер-берсен танымагач, диванның икебез ике башында тын гына утырабыз. Алмазның йокысы килә, туктаусыз иснәнә, ә минем * уянасым, үз саташуларымнан, үз хыялларымнан уянасым килми. Ул о минем төшләремдә җанлырак иде, ул минем хыялларымда җүләррәк * иде, ул минем саташуларымда назлырак иде...
Агач орчык бөтерелә дә бөтерелә. Аның зырылдаган көенә Алмаз Е калгып-калгып куя. Урамда буран күтәрелә ахры, җил тәрәзә артында 2 нәрсәнедер шакы-шокы китерә, аннан, көйли-көйли сузып, әллә нинди к үкенечле тавыш белән, бик югары тональиостьта сызгырып тора. Шул = югарылыгында кисәк кенә өзелә дә, җаннарыгызны уята алмадым ин " де, дигән кебек, инде бастырылып кына, офтанып кына, әрнеп кенә о сулкылдап ала. *
Җил тавышы Алмазны бөтенләй баса. Ул, авырлык белән генә уры ныннан кузгала да, камыр булган аякларын көч-хәл белән җыеп, ишеккә таба кузгала. .
— Буран чыга ахры, мин кайтыйм инде,— ди беркемгә дә карамыйча гына.— Иртәгә иртүк станцага комбикормага да менәсе бар.
— Ярар, улым, ярар, үзең беләсеңдер — Әби дә каба төбеннән кузгала. Оеп киткән аякларына ава-түнә басып, Алмазны ишеккә хәтле озата бара.—Тагы кил, улым Алсуга да күңеллерәк булыр бергә- бергә.
Алмаз чыгып киткәч тә әбием берни сорашмый. Тик, үзалдына гына сөйләнгәндәй, миңа да ишетелерлек итеп, урын җәйгән арада һаман әйткәләп куя.
— Бик тә инсафлы бала күренә,— ди —Хәтимәнең бер яктан бәхете булмаса, икенче яктан ходай бәхетне кызганмаган,— ди — Малае бик җүнле күренә,— ди.
Үзе, каз мамыгыннан гына торган түшәк-ястыкларны күтәреп ала да, кат-кат итеп, мин ятасы караватны түши. Ул минем яраткан урынымны белә—олы якка, мич белән стена арасындагы караватка җәя урынны. Түшәк-ястыклар тау кадәр булып өелгәч, әбиемнең буе да җитмн башлый, кардай ак җәймәне мамык тавы өстенә мин үзем җәям Озын ак күлмәгемне киям дә, күзләремне йомып, йомшак урынга чумам. Әбием минем өстемә мамык юрганын яба, аннан шау чәчәкләр сибелгән чаршауны тарттырып куя да, ниндидер догалар укып чәч башла рымны сыпырып, утны сүндереп, үзе кече якка чыгып китә Чин, көнчыгыш әкиятләрендәге хан кызлары кебек, биек, йомшак урында, чаршаулар арасында әллә нинди серле дөнья рәхәтлегендә калам Бер ягымда — әле кичтән генә ягылган, эсселе дә суынып өлгермәгән ап ак мич, икенче ягымда — сап-сары бүрәнә стена Бу бүрәнәләрнең теге ягында — урам Анда — салкын, анда — кыш. Анда — Алмаз
Кайтып җнттс микән инде Сарылыга? Куркынычтыр инде төнлә берүзенә. Болынны үтте микән инде? Елгага җитте микән? Иртәгә дә килер микән? Килсенме икән сон? Ә мин каян белим Син күңелеңнән сора . Бүтән вакытта бит күңелең ни кушса, шуны гына эшли идең. Бүген дә төшкә керер микән Алмаз? Үзен күргәч, кермәс инде
Күзләрем йомыла, йомыла... Җаным да... Аңа да ял кирәк икән бит. Шартлап өзелмәс өчен, жүләрләнеп, тәрәзәдән сикермәс өчен, кешеләр арасында яши алырлык көч табу өчен...
Икенче көнне көне буе буран котырды. Әбием белән бер көянтә-чиләк суга чак барып кайттык. Атлый барабыз, эзебезне буран себереп күмә бара. Чайкалдыра-чайкалдыра, ярты суым түгелеп бетә язды, чайкалган суым боз булып чиләкләрем кырыена ката барды. Авырая-авы- рая, кайтып җиткәнче тәмам җилкәмне кисеп, һәр чиләк берәр потлы булып тоела башлады. Чишмә ерак иде, тау астында ук иде. «Әби ничек алып кайта икән моннан көн дә суны?» — дип, әбиемне уйладым. Таягына таянып, бата-чума текә таудан иңенә көянтә-чиләк асып су ташуын күз алдына китердем. Без бит шәһәрдә суның нәрсә икәнен дә белмибез. Кранын борып җибәрәбез дә, япканчы ага да ага, ага да ага'. Болай ташыйсы булса, кадерен белер идек без аның.
Әбием әйтә, бүген башка бармабыз инде, ди. Бу суны чәйгә генә тотарбыз, ди. Мал-туарга кар суы эретергә куйдык. Әбием, карт булса да, һаман сыер асрый әле. Печәнне сатып ала икән. «Курмы алырга акчаны анаң сала бит, бер дә белмисеңмени шуны?» — ди. Белми идем шул. Без бит әни белән күп нәрсәләр турында сөйләшмибез дә, киңәшмибез дә.
Малларга азыкны әби үзе салып керде. Рәтен дә белмисең, йөрмә, ди, мыскаллап кына тоткан печәнемнё чәчеп, әрәм-шәрәм итеп бетерерсең, ди. Әбинең иске бишмәтенә ияреп, өйгә, суык белән бергә, кипкән печән исе. болын исе кереп тулды. Мин, йөгереп килеп, аның бишмәтенә ябышып калган үләннәрне җыйдым, чәч арасыннан бер кипкән чәчәк тә килеп чыкты әле. Мин шуларны иснәп, нишләргә белмәдем, аһылдадым, күзләремне йомдым... Әби рәхәтләнеп көлә. «Бәләкәй чагыңда, шул чәчәкләргә нигә тиясез дип елый идең,— ди.— Хәзер кызганмыйсың бугай инде, күр ничек рәхәтләнеп юанасың»,— ди.
Хәзер дә кызганам, әбием. Тик хәзер башка кызгану. Мин аларның чабылырга тиеш икәнлекләрен үземә күптән исбат иттем инде. Исбат итү генә түгел, шулай кирәк, шулай дөрес дип тә таптым. Күңелемнән мин аларга үзем хөкем чыгардым, җәзасын гамәлдә башкалар үтәде. Хәзер миңа хөкем чыгаручылар да, җәзалаучылар да кызганыч. Матурлыкны юк иткәндә әле һаман хиснең елый-елый көлүен акылларына сыйдыра алганнары өчен...
Әле яңа гына йокыдан торган кебек идем, инде кич тә җитте микәнни? Әллә урамда буран булганга, тәрәзәне кар көрте басып киткәнгә генә әбием утны яндырдымы? Без бүген пилмән пешерәбез. Әбием инде чоланнан оннарын кертеп куйды. Ул онны безнең кебек полиэтилен капчыкта йөртми, җилпуч дигән нәрсәгә салып алып кергән Аннан шул •онны матур итеп, үзенә күрә бер көе, җае белән генә или. Иләкне алып, кул арасында мин дә йөртеп караган идем, кулымнан төшә дә китә, төшә дә китә... «Бигрәк кулың эшкә ябышмый шул, кызым,— ди әбием, -башын чайкап.— Анаң бер дә өйрәтмимени соң үзеңне?»
Соң, безнең өйдә мондый әйберләр юк бит! Җилпуч та юк, иләк тә юк. күп вакытта оны да булмый әле аның бездә. Чөнки без пирогларны, пилмәннәрне барысын да әзерне, кибеттән генә сатып алып кайтабыз. Өстәлнең икебез ике башында кулга китап тотып тын гына ашыйбыз да, икебез ике якка чыгып та йөгерәбез. Безнең вакыт юк бит, әби!
Әби моның белән риза түгел. Үзеңә ашарга да пешерә белмәгәч, нинди яхшы килен чыксын синнән, ди. Менә мин, бер ялгызым булсам да, атна саен таба ризыгы пешерәм, бер көнне дә итле шулпасыз калганым юк, ди. Мин шәһәрдә нәрсә ашаганымны да хәтерләмим, ашала-
дыр инде ул, ач йөрмисеңдер, ләкин нәрсә ашыйм, нәрсә яратам мин — әйтә алмыйм. Мөгаен, ни туры килсә — шуныдыр.
Без инде пилмән ясыйбыз. Минем пилмәннәр ябышмыйча тенкәгә тияләр. Әби кулымнан тотып өйрәтә, эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр, ди. Син бит кеше кешесе буласы, ди.
Беренче тапкыр киләчәк турында, үземне хатын кеше итеп, аш-су ♦ тирәсендә йөрим итеп күз алдыма китереп карыйм Миңа куркыныч бу = лып китә. Мин бит бернәрсә дә эшли белмим! Мин чит телләрдә сөйлә- ч шә беләм, пианинода уйныйм, дөнья классикларының әсәрләре турында ° үз фикерем бар, ә йорттагы хатын-кыз урынына куеп карагач, мин үземнең йөз процентлы булдыксыз икәнемне сиздем. Пилмән дә ясый белмим, он да или белмим, җеп тә эрли белмим. (Аларын әни дә белми бугай әле аның.) Тагы нәрсәләр белмәгәнемне әле үзем дә белмим. о
Әби мактый тагы үземне, әнә бит. тырышкач була, ничек матур * чыга пилмәннәрең, ди. Болай гына әйтә инде, минем күңелем төшмә- е. сенгә генә. Менә болары матур булган икән чыннан да. Өйрәнәм мин, = әбием, өйрәнәм, өйрәт кенә! ш
Пилмән белән мәж килеп, кичне дә җиткердек. Инде кайтканыма х ике көн, ник бер китап укыйм, ник бер телевизор карыйм дип әйтим. = Казанда бит мин китапсыз, телевизорсыз бер минут тора алмыйм. Мон- J да әбинең телевизоры бөтенләй юк та. Ә вакыт үтә барыбер, әле сизел- п ми дә. Ә! Белдем! Эш эшләгәнгә сизелми икән бит ул вакыт. Адәм ба- е ласына, акылдан шашмас өчен, эш тә кирәк икән бит!
Минем үземне тагы берәр эштә сынап карыйсым килә, әбинең ар тыннан калмыйм, эш сорап тинтерәтәм. Әби әйтә, эшне аны сорап эшләмиләр, тавык чүпләп бетергесез безнең монда эш, ди. Ә мин бернәрсә дә күрмим. Бөтенесе тәртиптә кебек, бөтенесе инде эшләнгән. Ә әбием һаман кыймылдый, юка. җитез гәүдәсе бер яктан икенче якка очып кына йөри, куллары бер дә эшсез тормый. Я булмаса, иске бишмәтен киеп, абзар, чолан тирәсенә үк чыгып китә. Мине ияртми, өйдә генә утыр, әнә, башлаган оекбашым бар, шуны бәйли тор, ди. Мин, ул күрсәткән бәйләмне алып, кулымда әвәлим, бишинәсен саныйм, йомгагын тотып карыйм, аптырагач, иснәп тә карыйм (сарык исе килә), тик бәйли генә алмыйм Аптырап, гаҗизләнеп, үртәлеп, тыштан әбиемнең кергәнен көтәм. Әбием керә, тик яныма килеп, оекбаш бәйләргә өйрәтергә ашыкмый.
— Синең янга, кызым, теге Сарылы малае килгән анда,— дн ул өстен чишенә-чишенә,— Өйгә кермәде. Үзеңне чакыра.
Юк! Чыкмыйм мин анда! Калсын хыялымда гына, калсын төшләремдә генә, тормышта ул андый түгел, чыкмыйм мин аның янына. Мин аның белән сөйләшергә сүз таба алмыйм, мин аның янында бөтенләй йомылып калам
— Алай килешми, кызым. Шушы буранда интегеп килгән бит кеше. Бар, җылырак киен дә, чык
Ә бәлки чыгаргадыр? Чыгарга да әйтергәдер? Син башка килмә инде, Алмаз, безнең балачак белән ике арада күпер юк, дияргәдер? Мин инде киенә башлыйм, әби миңа итекләрен бирә, ак мамык шәлен ябын дыра, кызым, ерак китмә, озак тЪрма, дип әйтергә дә өлгерә.
Буран улавын ишетермен дигән идем, шулкадәр дә тынлык тоеп, аптырап калдым. Буран туктаган икән бит! Төн дә җылынып, җепшеп киткән. Әллә мин җылы киенгәнгә генә шулаймы? Алмаз кая соң әле? Әллә, мин чыкмый икән дип уйлап, кайтып ук киткәнме?
Минем инде өйгә керәсем килми Капка төбенә чыгыйм әле, тап тар ишегалдында шулай сихри булганны, урамда нәрсәдер анда. Итекләрем белән кар көртен ера-ера, капкага таба кнтәм, капканы ачып, урам якка атлыйм дигәндә генә, кулларымнан кемдер эләктереп тә ала Юк,
IDS
мин курыкмыйм, мин кычкырып та җибәрмим. Мин аның Алмаз икәнен беләм ТнК аның шулай, караңгыга яшеренеп, тәкәллефсез генә кулымнан тотып алуы мине өшетеп җибәрде. Мин кулымны ычкындырмакчы булам, тартылып карыйм, ләкин ул нык тоткан, минем көчсез генә тартылуымны гадәти хәл итеп кабул итә. күрәсең.
— Нигә син алай тотасың кулларымны?
— Алайса кереп китәсең бит син. Белгән инде кызларны.
— Юк... Мин кермим әле. Урамда бик матур бит.
Ул. гаҗәпләнеп, ышанмыйча миңа карый. Минем тыныч карашыма килеп бәрелә дә күзләрен аска төшерә. Куллары, оялып, әкрен генә минем кулларымны ычкындыра.
— Әйдә, авылны бер әйләнеп килик, Алмаз. Бигрәк матур бит.
— Ни... Юл юк бит. Көрт бөтен җирдә. Беркем йөрмәгән. Менә монда дз чак ерып кердем әле.
— Болынга да барырлык түгелме?
— Ю-юк! Кая ул! Анда бөтенләй котырган буран. Әйтәм бит, үрмәләп диярлек килдем.
Күңелемнең әллә кайсы биге зыңгылдап куйды. Мин ул бик артында нәрсә барын үзем дә белми идем әле. Хатын-кызның башкаларга биреләчәк зур һәм кечкенә корбаннары яшеренгән ахры анда. Шуны тоя алу хисе яшеренгән.
Карашымның терелеп китүен Алмаз да сизде, ахры. Тагы да дәртләнеп сөйли башлады.
— Әйе, үрмәләп инде менә. Кичтән буран котыра, әни, кая барасын тагы төнгә каршы, ди. Кичә дә төн уртасында кайтып егылдың, ди. Безнең әни бәйләнә башласа...
Беләм... Хәтерлим... Яңгырлы көн... Тайгак ишегалды. Башын куллары белән каплап утырган малай. Елаудан, гарьләнүдән, оялудан ябык аркасы дер-дер килә.
Алмазның кулыннан җитәкләп алганмын икән. Кулы нинди зур, кы-тыршы. кайнар...
— Әниең һаман кыйныймы сине, Алмаз?
Кул, сагаеп, хәрәкәтсез кала.
— Нишләп кыйнасын ди ул мине, жүләр. Аның хәзер миңа буе да җитми инде.
Кулга тагы җан керә, сизелер-сизелмәс кенә дерелдәгән бармакларымны кысып-кысып куя.
— Нишләп син теге җәйдә кайтмадың? Мин җәй буе сезнең капка төбен сагаладым. Икенче җәйне дә кайтмадыгыз.
— Шулай килеп чыкты инде. Менә... хәзер кайттым бит.
— Тракторга утырганда, башта сине танымадым мин. Күллегә кайтучы берәр студенткадыр дип уйладым. Аннан... Син йокыга киттең дә... Минем исемне әйтеп кычкырдың. Шуңа йөрәкләрем жу итеп китте...
— Мин сине төштә күргән идем анда. Мин сине гел төштә күрәм Менә ничә ел инде... Ә син... Бер дә күрмәдеңме?
Кул. уңайсызланып, тартылып куя.
— Юк шул. Безнең эше дә инде. Эт булып арыйсың. Кайда ятканыңны да белми йоклыйсың.
— Теге, ике арадагы күпер, торамы әле?
— Кайсын әйтәсең — зурысынмы, кечесенме?
— Син басып калганы...
— Анысы тора. Кечкенәсен ел саен яңгыр агызып алып китә. Ә зу- рысы тора. Анысы болай гына бирешми аның.
Сүз бар да кебек, юк та кебек. Ике арада күпер бар да кебек, юк та кебек Бар — узганнарда икебез генә белгән вакыйгалар, икебезгә генә таныш истәлекләр бар. Тар бүлмәләрдә күңелемне тарлыктан кот
карып калган, иң караңгы мизгелләрдә дә өметләндереп яктырткан төшләрем бар Кыргый күңелемә сорамыйча килеп кергән, күпер уртасында мин» озата калган (бу якка - аңа. ул якта миңа юл юк!), аннары ка бат-кабат төшләремдә саташтырган, кабат-кабат төшләремдә саташтырган... Алмаз..
— Син мине көттеңме? ♦
— Мин сине... Үзем көттем, үзем курыктым... Син безнең авыл кыз- = ларына охшамагансың. Син беркемгә дә охшамагансың
— Мин кыргый... , °
— Юк. син кыргый түгел. . Мин менә кыргый кебек күренәмдер ф
синең яныңда. Бер авыл трактористы. <
— Алай әйтмә... Син минем өчен Алмаз... Алмаз..
■ Әллә ул мине үзенә тарта, әллә мин, ү.з хисләремнән үзем башым s әйләнеп, үз төшләремә үзем ышанып, сихерләнгән кебек ана тартылам. п> Ике арадагы бушлык юкка чыга, битләремне аның кайнар сулышы £ яндырып үтә, иреннәрем, аңнарын җуйгандай, аның килеп орынуын л көтәләр. Кинәт, бар дөнья, безне тотып торган җир дә, салкын гына “ яктыртып торган ак кар да, урманнар, болыннар да. тар шәһәр бүлмә- « ләре дә, барысы да берьюлы юкка чыгалар Мин үзем дә эреп шулар “ арасында юкка чыгам. Күзләремне ачсам, якында гына аның күзләре, >• аларда сагыш та, соклануда, табу да. югалтуда бар кебек. Аның озын в керфекләре тетрәп йомылалар, иреннәре сүзсез генә тагы мнңа табыналар, миңа табыналар.
Күк! Мең йолдызың күрдеме бу төннең яктылыгын’!
Мең йолдыз! Сез күрдегезме җирдә дә бер йолдыз кабынганны? Аның исеме мәхәббәт икәнен, ул безнең мәхәббәт, безнең өчен бердәнбер булган, кешелек тарафыннан берекче мәхәббәт дигән сагышлы һәм якты исем бирелгән мәхәббәт кабынганын күрдеңме син. мең йолдызлы күк?! Миңа кадәр дә гашыйклар, бер-берләренә килеп орынгач, шулай аңнарын җуялар идеме’ Миңа кадәр дә чит бер кеше каршында, дөнья да нәкъ син очрарга тиеш идең мнңа. дип, алла урынына күреп тезләнәләр идеме? Дөнья та миңа кадәр дә минем кебек сөя беләләр идеме, мең йолдызлы күк?! Син туларның барысын да күреп торганда, ничек йолдызларыңа ут капмады, ничек син һаман шулай үзгәрешсез, тыныч кына кала алдың?!
— Әйдә, Алмаз, күктәге йолдызларны күзәтәбез. Берәрсенә ут капмадымы икән?
— Капса да, моннан күренмәс инде ул барыбер.
— Алайса, әйдә, җирне ятып тыңлыйк әле. Ут ташкыны күтәрелмиме икән астан? Тетрәмиме икән җир бу төндә?
— Кары бик калын бит, барыбер сизелмәс. Аннан, безнең бу яклар да бик тыныч. Алай җир мазар тетрәп интектерми
Ә мин барыбер бәхетле! Икебез ике телдә сөйләшсәк тә. Бер дэ сөйләшмәсәк тә. Ничә еллар буе мине буып, кыргыйландырып торган кире бер көч, аның иреннәре килеп кагылгач, әллә нинди садә якты бер моңга әйләнде дә калды Мнңа хәзер бөтен дөнья, бөтен кешеләр искиткеч әйбәтләр, яхшы күңеллеләр булып тоела Минем бөтен кешегә дә елмаясым, барысына да әллә нинди яхшылыклар эшлисем килә. Төнге урамны яңгыратып көлә-көлә, Алмазны ап-ак кар өстен.» төртеп егам Ул башта гаҗәпләнеп миңа карап тора да аннан үрелеп мине Дә үз янына тартып аудара. Без. ап-ак кар булып, оеп утырган кечкенә өйләрне сискәндереп, бер беребезгә сарылган хәлдә көлә көлә кар диңгезендә йөзәбез. Я хода! Дөньяда мондый төннәр дә. адәм баласында мондый халәт тә була ала икән! Мнңа — уналты яшь. Минем, бәхетем каршына кочагымны җәеп, көлә-көлә йөгергән чагым Вакыт' Узып ки тә күрмә мине алда, сөйли күрмә мнңа сүрелгән мәхәббәтләр, аянычлы
язмышлар турында Мин белергә тиеш түгел аларны! Уналты яшемдә булса да. мин мәхәббәткә, тормышка, кешеләргә ышанырга тиеш! Ышанырга тиеш...
Шәһәргә кайткач, әни мине таный алмый интегә. Бүлмә ишеген шарт итеп ябып чыгып киткән җүләр кызың кайтып муеныңа сарылсын әле! Гомер булмаганны! Кайчаннан бирле елмаюның-көлүнең нәрсә икәнен белмәгән, кешегә күтәрелеп карап бер җылы сүз әйтә алмаган кыргын кызың көлә-көлә синең косметика каплаган битләреңнән үпсен әле! Гаҗәпләнерсең дә. Әни миңа нинди телдә эндәшергә дә белми. Минем кочуымнан, сарылуымнан котылган арада, татарча гына аһ-вах итәргә тотына.
— Нәрсә булды соң сиңа, кызым? Чирләп килмәгәнсеңдер бит авылдан?
Чирләп? Авылдан чирләп киләләрмени? Яктылыктан, сафлыктан, мәхәббәттән кеше чирли димени, әнием?!
Пианино янына йөгереп киләм дә, шашып-котырынып, Штраус вальсларын уйный башлыйм. Аннан Бетховенга, Чайковскийга күчәм, аннан бәгыремне сызып, күңелемне әллә нинди биеклекләргә күтәреп,’ татар көйләре агыла башлый. Тар бүлмәләргә сыя алмыйча. «Урман», «Болын», «Гөлҗамал»лар сулкылдыйлар. Көйнең кылдан нечкәреп җаннарда чыңлаган, өзеләм-өзеләм дип бәгыремдә бәргәләнгән бер мизгелендә мин түзә алмыйм, салкын пианино клавишларына капланам да үксеп елап жибәрәм. Бу — үзе бер көй. Бу — үзе бер моң Бу — үзеңә килгән мәхәббәтне, бәхетне тоеп елау Дөньяның бөеклеген танып, яктырып елау. Бу — сагыну.
Мин яшьлекнең үзендә, мин инде яшьлегемне сагынам. Мин инде кичәге көнемне, кичәге бәхетемне сагынам. Сине сагынам, Алмаз! Ләкин бу өметсез, билгесез, бер яклы сагыну түгел, минем сагынуым да якты, сагышым да шатлыклы.
Әни аптырап калган. Миңа кушылып еларга да, көләргә дә белми. Ул инде минем кирелекләремә, җүләрлекләремә өйрәнгән, мондый бәхетле җүләрлегемне генә күргәне булмаган. Бөтен нәрсәне дә аңлап, барысына да үз карашы булган әнием, уналты яшьлек кызының мәхәббәттән үксеп елавын аңлый алмый гаҗизләнә. Әллә аңлап та, бу мизгелнең шулай тиз килеп җитүенә, заманнан калышмый йөгерә торгач, заманның барыбер аны узып киткәненә, каршына буй җиткән кызын җитәкләп чыгып басуына хәйраннар калып, гаҗәпләнеп басып торадыр. Беренче тапкыр үзен ана ролендә, буй җиткән кызның анасы ролендә күреп, куркып калуыдыр...
Мәктәптә дә миндәге үзгәрешне сизеп алдылар. Мин барысына да елмайдым^ барысына да ярдәмгә йөгердем. Миңа үземнең классташларымнан да яхшырак, якынрак, минем җанны аңлый алырлык кешеләо юктыр кебек тоела башлады. Ничек ун ел буена бергә укып, янәшәмдә нинди кешеләр булганын сизмәгәнмен соң мин? Аларны гел үземнән көләләрдер дип уйладым, алар белән үзем арасында һәрвакыт стена барлыгын тойдым. Алар әнә нинди гадиләр икән, нинди беркатлылар үзләре. Тыштан караганда, яннарына барырга куркыныч — барысы да әллә нинди салкыннар, бөекләр кебек. Ә якыннанрак белә, аралаша башлагач, мин аларның да җаннарында мең төрле борчу барын, кечкенә генә шатлыктан да кабынып китәргә әзер торуларын, битарафлык кабыкларын да шаулап торган бу дөнья сытып-изеп китмәсен өчен генә кигәнлекләрен аңлый башладым. Алар барысы да кай яклары белән- дер миңа охшаганнар. Алар барысы да яратырга, яхшылык эшләргә әзер торып та, салкын дөньяның мең төрле каршылыкларына килеп бәрелгәч, челпәрәмә ватылып, шул ватыкларга баса-баса кайсы үҗәтләнеп һаман алга баручы, кайсы өметсезләнеп артка таба шуышучы
билгесез җаннар иде. Әмма аларның яратасылары һәм яратыласылары килә, бик килә иде! Чистарынасы, табынасы һәм табындырасылары килә иде...
Әгәр авылга кайтып килмәсәм, Алмаз белән аклык дөньясында җитәкләшеп йөгереп йөрмәсәм, мин ун ел ничек шулай сукыр булсам, иптәшләрем яныннан, аларның очкынланып, тетрәп торган тормышлары ♦ яныннан шулай берни күрми үтеп тә киткән булыр идем. Күләгә кебек. = яңгырсыз болыт кебек, сүзсез-моңсыз җыр кебек. Әле ярый авылга =? кайтканмын, әле ярый Алмазны тапканмын. §
Алмазның беренче хаты мине күктән җиргә төшерде. Чөнки мин татарча укый белми идем. Хәрефләрен җыеп сүзләр ясасам да. аларның мәгънәләрен аңлый алмый идем мин. Хәрефләп җыя-җыя. иҗекләп укый-укый, алай да ахырына кадәр ерып чыктым Ләкин мин көткән о серлелек, мин көткән якынлык шул хәрефләрдә таралды да бетте. Лә- * кин җавап хаты язу укудан да авыррак булды. Монда инде мин бөтен- е. ләй чи надан идем. Сүзләрем мәгънәсез, язганым салкын килеп чыкты. ® Мин аптырадым, йөдәдем дә хатымны русча яздым да җибәрдем. Хат- 2 лар аша шулай сөйләшә башладык —ул татарча, мин — русча. Ул чи к нем хатларны ничек укыгандыр, күңеленә ничек кабул иткәндер, мина = аның хатларын укуы көннән-көн кыенлаша башлады. Мин аларны ан- £ лап укымый идем, үзем укырга, үзем күрергә теләгән нәрсәләрне күздә тотып укыйм да, шулардай чыгып җавап яза идем. Бер хатын, аптырагач, е аңлый алмый йөдәгәч, әнигә күрсәтеп карарга булдым. Әнинең, хатка күз төшерү белән, чәчләре үрә торгандай булды. Бармаклары белән чеметеп тотып, хатның әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндергәләде. Авыз кырыйлары салынып төште, тигез, шома маңгаенда беренче тапкыр җыерчыклар күрдем.
— Бу нинди хат?—диде ул салкын, кырыс тавыш белән.— Бу нинди пычрак хатлар килә тагы сиңа?
— Нишләп пычрак булсын ул. чиста бит
— Син аның эчтәлеген кара, ахмак! Кемнән килә сиңа мондый хатлар!
— Нәрсә язган соң ул анда шул хәтле?
— Укый да белмәгәч, ни пычагыма дип хат алышасын син анын белән?
— Мин аның кайбер төшләрен аңлыйм. Кайбер сүзләрен генә
— Моны син түгел, мин дә аңлап бетермим. Атаң белән аерылганнан бирле мондый сүзләр ишеткәнем юк иде. Нәрсә яза бит, авыл мокыты
— Нигә син алай дип әйтәсең? Белми торып.
— Беләсе юк, менә тыңла, аңламасаң. тәрҗемә итәрмен... Так. менә бу төшен. «Син анда, шәһәр егетләре белән типтергәндә, монда, трактор маена батып йөрүче мине уйламыйсыңдыр да инде. Кызларны беләбез инде аны, үбешкәндә генә җаным-бәгырем. Син инде анда әллә кайчан башкаларга сырышкансыңдыр»..
Тукта, укыма, тәрҗемә дә итмә. Нәрсә укыйсың син?! Алмаз алай дип яза алмый. Аның сүзләре түгел бу!
— Кайдан таптың син бу трактористы?
Дәшмәгез! Бикле! Минем күңелемнең ишеге бикле! Шакымагыз аны җәрәхәт ясалганчы, тинтерәтмәгез мине үзем дә җавап бирә алмаган сораулар белән!
— Авылдандыр инде, кайдан булсын Бик ашкынып кайтып киткән идең бит кышын авылга
Мин җавап бирмим. Мин куркам, ул сүзләрнең нәкъ Алмазныкы булуыннан куркам. Күңелдә үзем тудырган образның барыбер юкка чыгасын, җнмереләсен аңлаудан куркам Барысыннан да качарга те-
Тавил Хаҗиәхмэтав рәсеме.
ләп, күзләремне йомам да, үз дөньяма китәм Бу —чәчәкләр исеннән оеп яткан тын болын. Башта мин анда кыяр-кыймас кына килеп керәм, аннан әкрен генә йөгерә башлыйм. Каршы искән җил минем озын кара чәчләремне кирегә куа, алар, мин атлаган саен, бер очып китәрдәй булып күккә күтәреләләр, бер нәүмизләнеп, хәлсезләнеп, минем муеныма, ф җилкәләремә уралалар. Ә мин һаман йөгерәм дә йөгерәм... Үзем чәчәкләр арасыннан йөгерәм, үзем бөтен җаным-тәнем белән өстәге шомлы з болытларның түбәнгә агылуларын, миңа таба якынлашуларын сизәм. § Кулларым өметләнеп алга сузылган, миңа һаман арырак, болынның әнә 13 теге башындарак, миңа таба да кемдер шулай йөгереп киләдер кебек ♦ тоела. Мин инде арыйм, хәлем бетә, ләкин туктый да алмыйм, тукта- < сам, теге авыр соры болытлар куып җитәрләр дә . Куып җитәрләр дә... ® Ә каршыда һаман берәү дә юк. Болын искитеч зур да, чәчәкле дә. г матур да, шомлы да... Ә мин һаман бер ялгызым йөгерәм! Кая соң ул а> кочагын җәеп, минем каршыма йөгерергә тиешле кеше?’! Килеп капла- £ ныр идем шуның көчле кулларына, качар идем шул шыксыз салкын болытлардан... ®
х
Алмаз белән һаман икебез ике телдә сөйләшәбез. Хатлар аша гына. >• Мин аны, кулларыннан җитәкләп, хыялымда гына булса да, кабат ак £ кар дөньясына алып кермәкче булам. Мең йолдызлы күкне шаһитлыкка чакырып, дөньяда мәхәббәт барлыгын, тик аның тупас уйлардан, саксыз кагылышлардан да сызылыплар гына бетәрлек бер халәткә әйләнергә мөмкинлеген кисәтергә тырышам. Өскә ябырылып килгән бу дөньяда, бу зур, ят дөньяда без бер-беребезне табышканбыз икән, салкын кышта очкын булып кабына алырлык хисләр уятканбыз икән, сүндермик инде без аны, Алмаз?! Мин куркам, ул очкын сүнсә, минем кешеләргә ышанычым да, тормышка, киләчәгемә өметем дә сүрелер кебек. Карап, ымсынып барырга шул очкын булмаса, адашырмын бит мин бу тормыш урманында, адашырмын!
Алмаз минем җәйгә авылга кайтуымны көтә. Ачыктан-ачык, күзгә- күз карап сөйләшәсе бар, ди. Бу хатлар аша гына, икебез икс телдә ым кагып сөйләшүләр туйдырды, ди.
Ә җәйгә! Ә җәйгә!.. Күпме экзаменнар! Унны бетерергә, аннан институтка керергә... Алмаз! Син, барысын да ташла да кайт авылга, дисең. Мине салкынлыкта, хиссезлектә гаеплисең. «Син инде барысын да оныткансың, кыш көне әйткән сүзләрең дә чын булмаган, син уйнагансың гына минем белән», дисең. Нигә алай әйтәсең, Алмаз?! Мин моңа хәтле бөтенләй белмәгән, ишетмәгән сүзләр әйтәсең, мин хатта аларны аңлый алмый бер интексәм, тормышта бөтенләй нәрсә икәнлекләренә төшенмичә йөдим. Минем хәзер бик җаваплы, бик авыр чагым, Алмаз! Аптыратмыйк, бүлгәләмик без бер-беребезне юк-бар шикләнүләр белән...
Күңелгә, нишләптер, бик авыр. Үзе яз көне, ә үзе. нигәдер, бик авыр. Кыш көне яктырак та, сафрак та кебек иде дөньяда. Башым — тубал. Анда теоремалар, формулалар, тарихи даталар сикерешә, әллә ничә телдә дөньяның, материянең мәңгелеге турында бәхәсләр кабына, аларның барысын күмеп, бөтен җиһанны тутырып, Бетховен музыкасы агыла башлый. Дөнья бер караңгылана, бер яктыра Күңелем, бер оч кынланып кабынып китә, бер чарасызланып. сүнеп кала.
Кыш миннән ераклашканнан-ераклаша, җәйгә дә керәсем килми, мин ул җәйдән куркам, мин үз-үземнән куркам, мин киләчәктән куркам. Мин дөнья уртасында тагы япа-ялгызым калам...
Җәен мин авылга кайта алмадым Ярты җәем урта мәктәпне тәмам лаганга имтиханнар биреп үтсә, ярты җәем институт белән бәйләнгән
иде Мин институтнын чит телләр бүлегенә имтиханнар бирдем, мин анда керә алырыма шикләнми идем. Чит телләрдә инде мин туганнан бирле сөйләшәм, бу телләрдә мин бәхәсләшә алам, язма рәвештә аңлашам. Институтка керү дә минем өчен авыр проблема булмады.
Әни минем өчен бик шат. Алай ачылып сөйләшмәсә дә, соңгы вакытта мине нык күзәткәне, нервларының бик киеренке булуы сизелә. Ул минем өчен борчыла, берәр җүләрлек эшләп ташламасын тагы дип уйлыйдыр Мин тыныч. Миндә ниндидер киеренке тынлык. Давыл алдыннан була торган тынлык кебек. Шомлы тынлык, битараф тынлык. Башымны күтәрми укыйм. Башымны күтәрсәм, кешеләрнең күз карашлары белән очрашырмын кебек. Мине басып торган дәһшәтле тынлыкка саксыз кагылырлар да, күңелемнең тагы ялгызлыкка, юлдашсыз- лыкка хөкем ителүен аңларлар. Аңларлар да, үз киңәшләре, үз чаралары белән бу бәргәләнгән җанга дәва эзли башларлар Юк!!! Мин тагы битарафлык кабыгы киям. Минем җаным авыру, бу — ялгызлык авыруы, бу — кешесезлек авыруы.
Көзен Алмазны Армиягә алдылар. Бернинди очкынсыз, бернинди хиссез гадәти генә хатлар языштык. Әллә нәрсә иде бу—бер-беребездән көннән-көн ераклаша баруыбызны да тоябыз, икебез ике дөнья кешесе икәнлегебезне дә сизәбез, ә хатларны һаман язышабыз. Бу үткәннәр алдында, безне адаштыра язып калган урманнар, төшләрдә очраштырып сөендергән болыннар, мең йолдызлы күкне шаһит итеп чакырып беренче тапкыр үбешүләребез алдында — аклану идеме, кабынып китә алмаган очкынны бөтенләй үк сүндермәскә теләу генә идеме?..
Олы сөю көтеп тә, шул көтү халәтеннән үземнән-үзем куркып, артык гади һәм гадәти тормыштан кача-читләшә үз күңелемә бикләнеп, унсигезем дә үтте, унтугызым да, егермем дә Мин җанымның уянмас борын йомыла баруын тоям, мин хисләремнең кабынмас борын сүнүгә дучар ителүләрен тетрәнеп, тыштан барысына да салкын, битараф, эчтән дөрләп яна-яна кичерәм. Минем яшьтәш кызларым инде ничә тапкыр гашыйк булдылар, инде кемнәргә алла итеп табынмадылар да кемнәрне канлы яшьләре белән каргый-каргый. яшьлекләре белән хушлаштылар. Ләкин алар барыбер миңа караганда бәхетлерәк иделәр. Алар яши иделәр, алар үзләре дә яна-яна. дөньяны да яндыра-яндыра яши иделәр!!! Мин — таш кыя! Мин — салкын стена. Гомерем буе үзем төзедем мин ул стенаны. Чынбарлык белән хыял арасында. Җаным белән тәнем арасында. Хәзер ул стенаны җимереп үзем дә чыга алмыйм, башкалар да аңа үтеп керә алмыйлар. Ә дәһшәтле тынлык һаман үсә, үсә бара...
Алмаз Армиядән кайткан җәйне без авылда очрашырга булдык. Минем инде болынымны да күптән күргәнем юк иде, сагынган идем мин шау чәчәктә утырган ул назлы болынкайны! Әле чабылганчы кайтып җитә алам бит мин аңа, дымлы җиренә капланып, җанымны ашаган, яндырган бу бетмәс ялкыннарны сүрелдерә алырмын бәлки анда? Анда бит әле Алмаз да бар — беренче мәхәббәт төсендә кабынырга тиеш булып та, һаман кабынып китә алмаган, һаман сүнәр-сүнмәс кенә очкынланган бер якты хис бар. Анда — минем тиле балачагым, анда — минем кыргый үсмерчагым, анда — минем сәер яшьлегем...
Әбием бик нык картайган. Әллә танымады да инде мине? Аның да карашлары инде әллә кайда, әллә кай дөньяларда. Юкка-барга сөенеп, инде өй арасында йөгереп тә йөрми, күбрәк кулына тәсбихен тотып, бер ноктага текәлеп утыра. Авыз эченнән генә һаман нидер укый, нидер укый. Мин, болынга барам дигәч, нишләптер уянып киткәндәй булды, йөзе буйлап күләгә узды, авырлык белән генә:
— Барып йөрмә инде син анда, кызым,— дип куйды.
— Әбием! Чин авылга кайтып, болынны күрмим.i китәмме соң?
Мин болынга барып, балачагым белән очрашмыйча түзә аламмы’ Шул хәтле арып килеп бу мизгелгә, көтеп арып, ялгызлыктан арып, билгесезлектән арып...
Әллә яланаяк кына чыгып йөгеримме икән? Көлмәсләрме икән5 Сез көлмәгез инде миннән, кешеләр! Аңлагыз дип әйтмим, мине аңлау бө- ♦ тенләй дә кирәк түгел. Адашып калдым мин сезнен арада. Менә сезнең х һәрберегезнең үз сукмагы, үз максаты бар. Ә мин кая барып бәрелә- j= семне дә белмим. Мин нигә баш күтәрми укыганымны, ул укыганым- ° ның нигә кирәк буласын да белим. Миңа барыбер Мин әллә ниндн са- ф ташулы йокы белән йоклыйм кебек. Ләкин мин уянырга да куркам, әле уянганчы ниндидер өмет бар кебек, әле бу төштә генә шулай бит, * менә, уянырмын да, барысы да яхшы булыр, кызыклы булыр дип уй- о лыйсың. Әгәр уянып та ниндидер бушлыкка, юлдашсызлыкка барып * төртелсәм?! Юк, мин уянырга куркам, уянырга куркам
Ләкин... Кайда сон ул болын? Канда болын буендагы куе әрәмәлек? Сискәнеп, авыл ягына борылып карыйм. Авыл үз урынында Әнә мин ю әле генә яланаяк йөгереп узган урам. Әнә, каршыда. Сарылы авылы к күренеп тора. Ә ике арадагы болын, мин кечкенәдән кайтып, аунап үс- 5 кән болын, кайда соң ул?! Кайда соң кып-кызыл бөрлегәннәре белән > янып, исерткеч исле колмакларына чорналып утырган әрәмәлек?! Алар- £ ның урыны буш, аларның урынында кантар-кантар кәсләре кайтарып ташланган кара җир генә актарылып ята. . Болынны күптән түгел генә сукалап киткәннәр ахры, үлән-чәчәкләрнең мәңгегә өзелгән тамырлары, җәрәхәттән ачылган нерв җепселләре кебек, таралып, җиргә китәсе тармакларын күккә төбәп, җан биреп яталар Кантар араларына әллә яңгыр суы, әллә җирнең күз яше җыелган. Юл да юк. сукмак та юк. болын да юк. әрәмәлек тә юк. Тоташ сукаланган да сукаланган. Тагы, котым чыгып, авыл ягына әйләнеп карыйм Авыл тора. Күктә, берни булмагандай, тәгәри-тәгәрн кояш көлә, һава шундый чиста, зәң-гәр Авыл өстендә әнә беленер-беленмәс кенә рәшә тибрәнә Ә биредә, мин басып торган җирдә — үлем тынлыгы Меңләгән бөҗәк-кортлары, чикерткәләре гөжләп-җырлап, йөзләгән кошлары сайрап торган больш шулай тавыш-тынсыз гына, моңсу гына дөнья белән хушлаша. Мең еллык бәгырен тимер сукалар ертып үткәндә, иңрәдеме икән нчма.ам?! Кемнең кулы барды икән мең еллык матурлыкны шулай бер селтәнүдә юкка чыгарырга?!
— Үзебезнең авылдан берәү дә риза булмады — Әбием, әллә нинди моң белән, әллә бәет, әллә мөнәҗәт әйткәндәй, сөйли дә сөйли - Прсндәтелнең аякларына тезләнеп ялвардылар, кагылма болыт а, дип. Ай наена карамады халыкның... Яңгырлар башлангач, болынга кереп булмас дип, печәнен чабып алуга, сукалатырга булган. Шулай дигәч, халык печәнен чабарга да төшмәде. Шулай итеп кенә алып калып булыр дип уйлаганнардыр инде, бахырлар. Булмады. Машина кертел чаптырдылар да, печәнен җыеп алуга сукалатып та ташладылар. Үзе- безнекеләр риза булмагач. Сарылыдан килеп сукаладылар Теге елларда... синең арттан йөргән егет Алмаз сукалап китте болыныбызны Су эчәргә дип кергән иде, бирмәдем, суым юк, дидем Пөзенә күтәрелеп карыйсым килмәде, йөзенә..
Ике арадагы күпер дөбердәп, җимерелеп, ишелеп төште. Аннан бө- терелә-бөтерелә, ярларга бәрелә бәрелә, хатирәләре, төшләре, мең йолдызлы күкләре белән кайнап торган тормыш упкынына очты Мин аны туктата алмадым..
Мин килеп кергәндә, Алмаз бер якта берүзе гырылдап йоклап ята иде Артымнан ук кебек атылып әнисе килеп керде.
— Уята күрмә, йокласын,— диде ул, кабаланып, малаен ниндидер
> <К У> М9
113
афәттән сакларга теләгәндәй җил-җил килеп.— йокласын. Кичә көне буе Күлле болынын сукалады. Санын җыялмый, эт булып кайтып егылды. — Шунда гына мине яңа күргәндәй, гаҗәпләнеп карап тора башлады. — Бәрәч, син кем буласың соң? Бер дә күз күргән кешегә охшамагансың.
— Мин сезнең авылныкы түгел.
— Шулайдыр шул, шулайдыр... Безнең Алмазны кайдан беләсең соң?
— Мин аны белмим. Мин аны беләм дип йөргән идем. Белмим икән...
— Менә тагы, иске авыздан яңа сүз... Белмәгәч, нигә кирәк соң ул сиңа?
— Әйе шул...
Мин, төштәге кебек салмак адымнар белән, ишеккә таба китәм.
— Туктале дим... Соң, сорый килгәч, белмәгән кешең түгелдер? Алмаз, Алмаз дим. Әнә сине сорап килгәннәр анда. Бу кадәр дә үлек йокысы белән йокларсың икән!
Диваннан ыңгырашып кына, авыр гәүдәсен чак сөйрәп, бер ир-ат күтәрелә. Озак йоклауданмы, башка сәбәпме — күз төпләре шешенеп беткән, карашы сүрән, йөзе караңгы. Чыннан да, мин бу кешене бөтенләй белмим бит Китәргә кирәк булган миңа моннан башта ук. Нишләп килдем соң әле мин монда? Болын!!!
— Син сукаладыңмы болынны?
Алмаз, каш астыннан гына сөзеп, әллә нинди битарафлык, салкынлык белән миңа карый. Кинәт аның күзләреннән ниндидер дулкыннар йөгереп үтә, йөзендә — гажәпләнү, сөенү, уңайсызлану.
— Алсу! Син бит бу, Алсу?!
— Ә. син буласыңмыни инде ул Алсу. — Таза апа да канатларын җнлпи-җилпи минем янга килә. — Телендә гел син идең инде элегрәк. Ул урысча язган хатларың белән баз өсте тулы.
— Әни!.. Бар син, чәеңне кара әле, әни. — Монысын Алмаз әйтә. Бу инде башын куллары белән каплап, анасының типкәләгәнен көтеп утыра торган малай түгел. Бу — бөтенләй икенче кеше...
— Соң, ярар, ярар. Чәй эчеп китәрсең, кызым, чәй куя торам.
Без бүлмәдә икебез генә калабыз. Алмаз, кулларын жәеп, минем каршыма килә. Менә ул инде миңа бөтенләй якын, менә шешенгән йөзе миңа таба иелә, аракы катыш тәмәке исе йөземә килеп бәрелә.
— Болынны нигә сукаладың, Алмаз?!
— Син һаман шулай жүләр икәнсең әле. — Алмаз, диванга ава да, кычкырып көләргә тотына. — Вот, кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, йөргән кызың, ничә ел күрмәгән йөргән кызың, җаным, дип кочакка ташланасы урында, шул черегән болыннан башласын әле сүзен.
Ул, башын артка ташлап, шаркылдап көлә дә көлә. Көлгән саен, муенындагы төере ямьсез итеп сикереп-сикереп куя. Минем тизрәк чыгып йөгерәсем, бу карлыккан көлү тавышыннан, бу шешенгән йөздән, бу чит кеше яныннан качасым килә. Мин инде аның, кушалар икән, болынны гына түгел, ярты дөньясын шулай актарып, сукалап чыгасына ышанам. Миңа хыялый үсмерчагым, алсу төшләрем, беренче мәхәббәтем, шуңа шаһит булган мең йолдызлы күк каршында оят. Мин, артыма да борылып карамыйм, урамга чыгып йөгерәм. Мине аның шаркылдап көлгән авазы куа килә, бер кырыйдан, еламсырап, кыргый үсмер чагым йөгерә. Бу тупас көлү инде бөтен болын өстенә, бөтен дөньяга җәелә. Ул инде минем җанымны да басып китмәкче була. Юк!.. Ишекләр бикләнә, дөнья тынып, телсез-өнсез кала, елганың теге ягында үсмерчакның үрсәләнеп сулкылдаганы ишетелә. Хәтта аңа да инде кайту
юлы юк. Ишекләр бикле... Хәтта хыялларга да, хәтта төшләргә дә. Хәтта уз-үземә дә. Тагы күпме сөйрәп йөрисе булыр икән бу җансыз тәнне... Арыдым бит мин, арыдым
Бишенче курсны тәмамлаганда, мине бер егет белән таныштырды лар Әнинең дуслары тырыштылар. Әни үзе инде минем язмышым өчен ♦ артык борчылмый, без тыныч кына, ярсып кабынып китми генә яши х идек инде. Әни әле шактый актив, бер дә кешедән калышырга теләми, бер дә картайган булып күренергә теләми иде. Мин генә бөтен нәрсәгә 2 битараф, мин ген.» әллә яши. әллә йоклый идем.
Башта мин ул егет белән бөтенләй кызыксынмадым Килә, утыра, * нидер сораша, мин нидер җавап бирәм. Барысы да өстән-өстән генә, * барысы да төштәге кебек кенә. Җаным бикле. Миңа шулай җайлырак, о Мин мең кат кабыкка уралган. s
— Ә мин әнә теге йортта гына яшим... 2
«Теге соры стена артындамы? Шулай янәшә генәме? Ә синең тәрә- к зәләреңнән нәрсә күренә иде?»
— Әнә теге йортның соры стенасы.
— Синең аны кайбер вакытта төртеп җимерәсең килми идеме? s
— Мин аны җимергәләп тә карадым. Астан ничә кирпечен чокып т кердем мин анын... £
Миңа кызык булып китә. Минем беркайчан да стена җимереп ка- * раганым булмады. Ә бу егет, әнә, җимереп карадым, ди.
— ...Әни, теге, безгә килгән егетнең исеме ничек иде аның?
— Ничә көн сөйләшеп утырып, исемен дә белмәдеңмени соң?
— Мин. . кызыксынмадым да. .
— Менә, кызыксынмыйсың да шул. Я алла, карт кыз булып утырып калырга ахры синең исәбең.
— Миңа барыбер.
— Хәзергә барыбер ул. Соңыннан бер дә барыбер булмас. Ничек үз- үзеңне ашаганыңны күрәм бит мин.
— Ә нишлик соң, әнн?
Мин, бёренче тапкыр, нишлик соң. дип. киңәш сорыйм. Минем, беренче тапкыр, нидер эшлисем, нидер үзгәртәсем килә
— Сөйләш менә шушы егет белән. Бик практичный кеше күренә.
Әни сөйли, ә минем күз алдыма ул егет түгел, һаман теге соры стена килеп баса. Мин инде кешеләрнең йөзләрен дә хәтеремдә калдыра алмыйм. Барысын да оныта барам кебек.
Ә ул онытмаган, ә ул көн саен килә минем яныма Исеме дә бар икән—Гомәр. Инде институт тәмамлаган, зур заводларның берсендә баш инженер булып эшли икән. Әниләр, аның дус-ишләре аһ-уһ киләләр, менә дигән пар инде, ничек бер берегезне көтеп ала белдегез, дип, безнең янда йөгерешеп йөриләр. Гомәр бик игътибарлы, бик төгәл, әдәпле кеше Мина аның кайгыртучанлыгы ошый Миңа кайвакытта рәхәт тә булып китә аның янында — син тыныч кына, бәргәләнми, ярсы мый гына яшисең, синең турыда кайгыртучы бар, сине үз ышыгына, үз канат астына алучы бар..
Әниләр инде туй турында сөйләшәләр Барысын да Гомәр үзе баш лап, үзе оештырып йөри. Миңа барыбер Төштәге кебек кенә Мин, әйтерсең лә, читтән генә күзәтеп торам .. Кемгәдер туй күлмәге киертеп карыйлар, әнә, кемнедер, кулларыннан җитәкләп, загс баскычыннан алып менәләр Әнә халык белән тулы туй мәҗлесе, барысы да, ду ки леп, «Горько!» кычкыралар. Әнә ап актан киенгән ап ак бер кыз бала, әкрен генә торып баса да, янындагы егеткә карый. Егет, аны сак кына кочаклап ала да, иреннәренә нелә
Шул чакта мин. сискәнеп, күзләремне ачам. Мин бит бу! Ә ул, миңа
таба иелгән дә, иреннәремнән үбә! Чин бит бу кешене бөтенләй белмим. мин бит барысын та төшемдә генә күрәм дип уйладым. Мин бит аны бөтенләй яратмыйм' Чыгарыгыз мине биредән Минем Tyevf түгел •бу, түгел! Яратмыйм мин аны. яратмыйм, яратмыйм!
Әни кулларыма асылынып елый Икенче ягыма ап-ак булып агарынган Гомәр килеп баса. Мине тынычландырмакчы була, «син арыгансың. Алсу!» дип, әкрен генә чәчләремнән сыйпый һәм уин ышанам! Үземнең бик нык арыганлыгыма ышанам, Гомәрнең Гомәр булуына ышанам, бу туйның да үз туем булуына ышанам Ышанам да. Гомәрнең киң күкрәгенә капланып, үксеп-үксеп еларга тотынам. Елаган саен җиңеләя барам, җиңеләя барам . Егерме ике ел буена күңелдә утырган юшкын, туй кичемдәге күз яшьләреннән эреп, юкка чыга. Миңа җиңел булып кала Мин, елап туйган сабый бала ий. беренче тапкыр Гомәрнең кочагында арып йокыга китәм...
Мин Гомәргә ияләнергә тырышам Гомер буе ялгыз бәргәләнү халәтеннән бик арыган идем инде мин. Минем дә кемгәдер сыенасым, иркәләнәсем. бик авыр вакытларда, алдына капланып елыйсым, кешеләр кебек бер рәхәтләнеп көләсем — яшисем килә иде!
Өйләре янәшә генә булса да, Гомәр бездә яшәп калды. Аида аның тагы ике энесе бар иде. Әнинең дә мине белмәгән-күрмәгэн җиргә чыгарып җибәрәсе килмәде, ул һаман минем тынычланып, Гомәргә ияләнеп китә алуыма ышанмый иде ахрысы.
Мин дә, укуымны тәмамлап, зур гына бер оешмага тәрҗемәче булып урнаштым. Биредә дә Гомәр булышты, кемнәр беләндер алдан сөйләште, җайлады, һәм мин, иптәшләремнең күбесе авылларга укытырга китеп барганда. Казанда җайлы гына урнашып калдым Мин моңа уңайсызланмадым, җаным да борчылмады Мин бу хәлләрнең барысын да шулай тиешле итеп кенә кабул иттем. Мин инде күп нәрсәләргә, шулай тиеш, дип кенә карый башладым. Мин. югары белем алып, чит телләр буенча белгеч булып чыктыммы? Бу — шулай тиеш Зур дәрәҗәле, акыллы бер. егеттә кияүдәме? Бу да шулай тиеш. Ниһаять, танылган бер оешмада тәрҗемәче булып эшли башладым. Димәк, монысы да шулай тиеш.
Көн саен иртә белән Гомәр мине, машинасына утыртып, эшемә озатып куя. Кич белән килеп ала. Ял көннәрендә без, икәү генә, Идел буйларына, урманнарга чыгып китәбез. Гомәр минем һәр капризымны үти. Аңа минем белән бала-чагадай мәж килү ошый, ахрысы Ул мине инде машина йөртергә дә өйрәтте. Мин, урман юлында үсеп утырган кыңгырау чәчәкләрен таптатып (кулда руль барында күренмиләр икән алар!), Гомәрне куркытып та, сөендереп тә. кыргыйланып көлә-көлә әллә кая ашкынам Минем кулда хәзер вакыт машинасы! Минем кулда заман үзе! Төссез, бәйрәмсез, сөелүсез үткән яшьлегемә үч итеп, мин бүген ашкынып яшәп калырга телим. Чәчәкләрнең машина тәгәрмәче астында сытылып, пычранып калуларын мин күрмим' Машина тәрәзәсенә ялгыш килеп капланган күбәләкнең өстенә мин салкын су сиптер- тәм! Элек миңа карата дөньяның карашы барыбер иде, хәзер мин дөньяга барыбер дип карыйм. Мин үземнең җанымнан, нечкә күңелле чакларымнан, үзем дә белмәгән тарафка, ләкин минем өчен барыбер булган тарафка качам. Дөньяның мең төрле соравыннан,. гаҗәпләнгән күкнең мең якты йолдызыннан, үземнең тетрәп торган мең төрле халәтемнән бер халәткә — тыныч битарафлык халәтенә оча идем ахры мин.
Мин Гомәргә, үзебезнең тырышып-тырышып, акыл белән төзегән тормышыбызга карата да артык тыныч, битараф була башладым. Безнең барысы да артык тыныч, артык гадәти иде! Безнең барысы да бар иде — һәм ниндидер коточкыч шомлылык, шул тук шомлы тынлык миннән, сезнең арада бернәрсә дә юк, дип, мыскыллап көлә кебек иде
Мин, хатын-кызларга хас сиземләү, курку белән, бу ялтырап торган шома боздай тормышыма ябышмакчы, бозны — ут дип. битарафлыкны — тынычлык дип, яшәргә тырышуымны яшәү дип исбат итмәкче булдым Авылларга эшкә киткән группадаш кызлар очрашуларга үзләре кебек үк гади, үзләре кебек үк шаян ирләрен, нәкъ үзләренә охшаган түгәрәк битле балаларын җитәкләп килделәр. Мин соңгы елларда ♦ ул очрашуларга да бармас булдым. Мин хәзер инде алардан бик ерак- х та, елавым да, көлүем дә барып җитә алмаслык бер чит-ят дөньяда j5 идем. Бу хәтта минем үз дөньям да түгел иде. Бу салкынлык, бу бита- 2 рафлык хәтта минем үз җанымны да басып алган, җаным өшеп йокыга киткән, инде аны уятырлык көч, инде аны тетрәндерерлек хис дөньяда бөтенләй дә булмас кебек... *
Эшемнән мин юаныч та, бу халәтемнән котылу, онытылу мөмкин- о легс дә таба алмадым Мин чит телләрдә тутырылган техник документ- * ларны рус теленә тәрҗемә итә идем. Бу иҗади эш тә түгел иде, илһам- о. ланып, янып, борчылып башкарыла торган хезмәт тә түгел иде. Кайва- х кытларда миемнең бер почмагында, барысын да ташларга да, мәктәпкә ? укытырга китәргәме әллә, дигән фикер дә уянып куя иде. Ләкин мин ж болай эшләргә дә курка идем, гомер буе кешеләрдән читтә, үз дөньяма s гына бикләнеп яшәү мине инде алардан бөтенләй аерган, берәр чара- « сын күрмәсәң, тиздән дөбердәп өстемә җимереләчәк бу шомлы тынлык- Ф ны үзгәртергә мин үземне әзерлексез, чарасыз итеп тойдым. Эшкә бар- е дым, эштән кайттым... Тагы эшкә бардым, эштән кайттым... Шушы төссез, хыялсыз, буш түгәрәктә әйләндем тә әйләндем Бу түгәрәкнең очы- кырые булмас кебек тоела башлады. Әле утыз яшемә дә җитмәс борын, мин инде арыган идем, минем, тормышымның алдыннан түгел, артыннан сөйрәлеп барырга да көчем, теләгем юк иде...
Башта бәхетеннән кая басарга белми йөргән әни, минем тагы үз дөньяма китә баруымны күреп, мине җиргә төшерергә, уятырга тырышып карады. Ул минем рухи ялгызлыгыма, бөтен дөнья шаулап, актарылып торганда, минем генә һаман шуңа кушылып актарыла, яна алмавыма гаҗиз булып, инде өметләрен дә өзеп, мең дә беренче кат миңа ялварырга тотына
— Нигә дөньялардан ваз кичеп йөрисең син, нигә?!—дип башлый >л сүзен. Әни, картайган саен, һаман үз теленә күчә бара. Французча, инглизчә түгел, русча да ул миңа хәзер сирәк эндәшә. Каршыма килеп утыра да татарча гына әрли дә әрли. Шундый вакытларында әбиемә дә охшап кит.) бераз Өй тутырып хәзер дус-ишләрен дә җыеп утырмый, һаман, аһ-вах килеп, минем артымнан тагылып йөри.
— Нигә күзләреңне бер ноктага текәп, кичләр буе ялгызың утырасың? Чык кеше янына, күңел ач. Нәрсәләр җитми сиңа, и бала?.. Кияүне дә тәмам биздереп бетерәсең бит үзеңнән.
Әйе, кичләрен мин А зер ялгыз идем.
Баштарак әле без Го >р белән дус-ишләр янына, мәҗлесләргә дә еш йөри идек Миңа, моңа кадәр андый компанияләрдә булмаган кешегә, бу мәҗлесләр бик шау-шулы булып, бик ялыктыргыч булып тоелалар иде. Ә Гомәр? Гомәр андый мәҗлесләрнең күркенә әйләнә, бөтен кешене авызына каратып, үз тирәсендә җырлатып биетеп, үзе дә егылганчы күңел ачып яши. Мине дә үзе белән җитәкләп йөртә, биетә, каршына бастырып җырлата, минем арыганымны, ялыкканымны уйларга да теләмичә, күп кичләрен әнә шулай уздырырга күнегеп китте.
Ләкин бер мәҗлестән соң мин Гомәргә ияреп йөрүдән баш тарттым.
Җәйге кичләрнең берсендә булды бу хәл. Гомәрнең ниндидер иптәше безне туган көн мәҗлесенә чакырды Әллә нинди тыныч, моңсу кич me. Күңелләрне иләсләндереп, Казанка ягыннан бакалар кычкырганы ишетелә Нәкъ авылдагы кебек . Нәкъ әрәмә буендагы кебек. Әрәмәне
корыткач, бакалары кая китеп бетте икән? Әбием хатларында, болынга бәрәңге утыртып карадылар, тик үсеп китә алмый, тамырында чери, дип яза. Дым артык күп, ди, күз яше, моң артык күп бәрәңге өчен, ди... Гөл үсәсе урын иде шул ул. гөл...
Күптән авыл турында уйлаганым, болынны исемә төшергәнем юк иде. Кинәт миңа, үземнең бу канәгатьсезлегем, ясалма битарафлыгым авылга кайтып, бер болынны күрсәм, бетәр кебек тоела башлады. Сукаланган булса да, бәрәңге утыртылган булса да! Бу теләк миндә шулкадәр көчле иде, мин бүген кич буласы мәҗлес турында онытып, Го- мәргә, авылга кайтыйк, дип ялына башладым. Менә хәзер үк, машинага утырабыз да, авылга кайтып китәбез! Мин бит синең белән күпме йөрдем ул җаным сөймәгән мәҗлесләреңә, син дә, бер тапкыр булса да, тыңла мине?!
Гомәр, минем бу теләгемне ишеткәч, шаркылдап көлә башлады. Аннан, кулларымнан өстерәп, инде барабан тавышларыннан гүләп торган ресторанга таба алып китте. Ләкин минем анда керәсем килми иде! Ясалма елмаюлар, начальниклары килеп кулымнан үпкәндә, шуңа шатланган кыяфәттә торулар, ярты төнгә кадәр сер бирмичә, кешедән калмыйча, аяктан егылганчы бәргәләнүләр — арыткан иде мине болар... Минем күңелем тормышның бу ритмын кабул итәргә теләми иде.
Кемнәрдер килеп кулларымнан үпте, кемнәрдер төче комплиментлар әйтеп узды, кайсыларыдыр биергә дә чакырдылар бугай. Ярымкараңгы залда тирләгән чит куллар калтыранып аркам буйлап шуыштылар, минем бу дөньяда булмавымны, исергән дип уйлап, кыюланып китеп, тыннары белән муен, күкрәк тирәләремне көйдерделәр... Ире хатынын, хатыны ирен күрмичә, музыка ритмына чайкалып, чит гәүдәләргә сырыштылар, тәннәре, хисләре белән инде ничәнче тапкыр бер-берләренә хыянәт иттеләр, шуның белән ләззәтләнделәр.
Мин кинәт үземнең зал уртасында ялгызым басып калганлыгымны тойдым Юк, янымда Гомәр дә бар икән әле. Ул мине бирегә җитәкләп чыгарып куйган Нишләп мин биредә басып торам соң әле? Тынып калган бу ят карашлар нәрсә көтә миннән?
Гомәрнең.. — җырлый, — ...дигәнен ишетәм. Әнә ул елмаеп тагын кабатлый. «Хәзер минем хатын сезнең өчен җырлый... Люб-бой телдә!>
Кызмача зал аның бу сүзләренә аһ иткән була. Кайсы немецча, инглизчә, кайсылары, давай, үзебезчә, русча гына җибәр, дип кычкыралар. Мин өйдә Гомәр өчен шулай төрле телләрдә үзем уйнап җырлый идем. Ләкин мондый халык алдында...
Гомәр җиңелчә генә минем беләгемне кыса. Әйдә, янәсе, күрсәт әле бу деревняларга үзеңне! Ә мин һаман, төштә кебек, айный алмый басып торам. Зал инде тынычсызлана башлый. Минем һаман бер ноктага текәлеп басып торуымны күргәч, чыш-пыш килә башлыйлар.
— Исерек бит ул,— ди ун бармагына ун алтын балдак кигән бер хатын.
— Әллә соң... тегеләйрәкме бераз? Җитеп бетмиме? — Монысын, биегәндә мине кысып-кысып карап та, күзләремдә уяну, теләк чаткылары күрмәгән юан ир әйтә.
Мин һаман уртада басып торам. Карашлары белән барысы да миңа төртеп, көлеп узалар. Алар таралышалар бугай инде. Гомәр җилтерәтеп мине читкә алып китә.
— Слушай, кайда очасың син?! — ди. •
— Мин... болында йөрим... Ул әле сукаланмаган да, ул әле шау чәчәктә утыр£...
— Син нәрсә? Әллә мин күрмәгәндә эчеп куйдыңмы бераз?
— Әйе.. Чык бөртекләрен тезләнеп эчтем... Салкын иделәр... Чиста иделәр...
Безнең янда басып торган хатыннар пырхылдашып көлешә башлый лар. Иелеп, ирләренең колакларына нидер әйтәләр. Тегеләре әллә кыз ганып, әллә кызыксынып, Гомәргә карыйлар. Мине инде биергә дә беркем чакырмый. Мин аларның барысы өчен дә сәер, җүләр бер хатын идем. Мин бу сәерлегем белән аларны өркетә, читләштерә идем ахры
Гомәр юл буе миңа эндәшмәде... Казанка буенда шашып-шашып ♦ бакалар кычкыра... Йөрәгемне рәхәт оетып, елыйсыларымны китереп, = мине тагы болын үзенә тарта, чакыра башлады... Гомәрдән ерагайган | саен, аңа, андагы үз-үземә ныграк якыная барам. Үземнең Гомәр янә- g шәсеидә ничә еллар буе бары тик тырышуымны гына — яшәргә тыры- шуымны, яратырга тырышуымны аңлыйм. Әмма бу яшәү дә, ярату да * түгел иде. Түгел иде!! Түгел иде!!!
Башта Гомәр сынды. Ул бу салкынлыкны, бу киеренкелекне күтәрә © алмады — кичләрен өйгә бик соң кайта башлады Бөтенләй кайтмый s калган төннәре дә ешайды. Элеккеге кебек ул инде минем белән шаяр- ? мый иде, мин дә аның бу уйнауларыннан, бу ялтыравык тыныч тормы- с шыннан туйган, арыган идем. Кайтмый калган кичләрендә дә эзләп ар- £ тыннан чыкмадым, ничек минем тормышыма сиздерми генә килеп керсә, шулай сиздерми генә китеп тә баруын аңладым, тойдым. Ләкин, “ тукта, дип әйтерлек көчем, кабын дип әйтерлек хисем юк иде. Бу ясал- ма ут иде, бу ясалма тормыш, ясалма мәхәббәт иде...
Ул кайвакытларда әле мине элекке кебек кочып алмакчы, иреннә- * ремә орынмакчы була. Ләкин миндәге салкынлыкны, миндәге битараф лыкны күрә дә, тешләрен кысып, йөзен читкә бора
— Мин кайтмаганга да борчылмыйсың, яныңа ятмаганга да сүз әйтмисең, җаның юкмыни соң синең?! — ди ул ярсып, әллә салкын стенага, әллә миңа...
— Юк минем җаным... Күптән үлде инде...
— Нигә болай булды соң әле бу, Алсу?!
— Сиңа чыккан көннән... җаным үлгән иде минем. Мин... тырыштым гына... Ияләнергә тырыштым... Яшәргә тырыштым, яратырга тырыштым... /
— Әмма син минем белән бәхетсез булмадың бит?!
— Бәхетле дә булмадым...
— Синең бар нәрсәң дә бар иде!
— һәм... бер нәрсәм дә юк иде...
— Нәрсә кирәк соң сиңа, нәрсә?!
Ул, ярсып, урыныннан сикереп тора. Күзләрендәге боз сөңгеләре белән мине салкын стенага кадаклый.
— Нәрсә кирәк тагы сиңа? Ник дәшмисең? Рәхәтеңә, маеңа чыдый алмыйсыңмы?
— Миңа... мәхәббәт кирәк... Чабылмаган болын кирәк... Мин шул болын буйлап йөгерер идем... йөгерер идем... Ә анда — упкын... Төпсез упкын... Бары ак томанга гына уралган... Томан булганга гына белеп булмый аның упкын икәнен... Упкын ул, упкын
— Әллә инде акылыннан шашкан?—Ул гаҗәпләнеп, шикләнеп, миңа карый.— Соң син... тере дурак икәнсең бит. Я хода?! Ничек яшәдем мин синең белән җиде ел?!
Аннан мендәрләрен тиз-тиз генә җыештыра да, диванга барып ята. Ул инде шуннан, караңгыдан гына минем өскә әллә нинди куркыныч сүзләр ыргыта... Сиңа психиатрга күренергә кирәк, ди. теләсәң, иртәгә үк үзем җитәкләп алып барам, ди. Мин туй көнендә үк бераз шикләнгән идем инде, ди. Син «Горько!» кычкырып үбешкәндә дә аягүрә басып рйоклый идең, күзеңдә нур юк иде, мәет күзләре кебек иде күзләрең, ди Җиде ел дурак белән торганмын бит, ди дә, урыныннан сикереп торып, ваннага кереп китә. Җанымны әле кайнар су агызып пешерә, әле боз
дай су белән калтырата. Өстемә, керле киемнәре белән бергә, соңгы сүзләрен ыргыта.
— Валлаһи, чирканам бит мин синнән хәзер. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, җүләр хатын белән җиде ел тордым дигәнгә. Җүләрләр йортында бит синең урының! Җүләрләр йортында! Яшисең килсә, бар иртәгә үк врачка. Может, алып кала алырлар...
Үзе ашыга-ашыга өстенә киенә, үзе соңгы ташларын атып калырга тырыша. Утны яндырып, портфеленә нәрсәләрнедер җыештырып сала да, стенага сеңеп беткән бу үле гәүдәгә күтәрелеп тә карамыйча, өйдән чыгып китә...
Аның артыннан ук бүлмәгә ашыгып әни Килеп керә. Ул, минем күзләрем йомык булгач, йоклый дип белә ахры, калтырый-калтырый мине уятырга ашыга.
— Кызым, тор әле, тор. Төн уртасында кияү чыгып китте бит!
Мин дәшмим. Минем күземне дә ачасым килми. Җанымны таптап чыгып киттеләр ни, тәнемне ни. Миңа инде барыбер. Минем уянмыйча, уянмыйча йоклыйсым килә...
— Нинди җан белән йоклап ятасың син, кызым?! — Әни минем янәшәмдәге буш урынга каплана да, үксеп елый башлый. — Сер бирмәскә тырышып, мин ирсез гомер иттем. Үзем генә белдем, үзем генә белдем хәлләремне! Инде син дә шул көннәргә калырсыңмы икәнни?! Уян, бар, чык кияү артыннан!
Нигә кагылалар миңа?! Нигә минем уянуымны таләп итеп, җаным өстендә чаң кагалар! Минем уянасым килми!! Мин уянырга куркам! Үземне көтеп торган ялгызлыктан, бушлыктан куркам. Киләчәктән куркам! Җибәрегез мине үткәннәремә! Җибәрегез хәтеремдә мәңге чабылмаган чәчәкле болыныма.
— Әни! Алып кайт мине авылга! Минем үземнең анда кайтып җитәрлек хәлем юк инде.
Әни тавышсыз гына елый. Үзе әллә миңа, әллә артындагы соры стенага текәлгән, йөзендә бер хәрәкәт юк, ә яшьләре агалар да агалар...
— Әбиемне бик күрәсем килә... Алып кайт мине авылга.
Әни сулкылдап урынга ава:
— Әни, мин бер сүз дә әйтмәс идем анда. Болынга да йөгермәс идем, урманда да адашмас идем. Сүзеңне гел тыңлар идем. Әбием янында гына утырыр идем.
Әни елап шешенгән йөзен күтәрә. Әллә кайдан, тормыш төбеннән үк, тонык, ят тавыш ишетелә...
— Әбиең... үлде бит инде, балам... Үзең ни үле, ни тере йөри идең... Шуңа күрә әйтмәдем...
Әбием?!!
Агач орчык күз алдымда очынып бөтерелә-бөтерелә дә, тәгәрәп, идәнгә барып төшә. Бәгырьләрне зыңгылдатып, җир белән күкне тоташтырып торган соңгы кыл шартлап өзелә. Бөтен дөньяны, инде аралап чыга алмаслык итеп, ап-ак томан урап ала. Йөземне каплап, шул томан арасына ташланам. Каршы искән җил минем озын кара чәчләремне кирегә куа, алар, мин атлаган саен, бер очып китәрдәй булып күккә күтәреләләр, бер нәүмизләнеп, хәлсезләнеп, минем муеныма, җилкәләремә уралалар. Ә мин һаман йөгерәм дә йөгерәм.. Үзем чәчәкләр арасыннан йөгерәм, үзем бөтен җаным-тәнем белән өстән шомлы болытларның түбән агылуларын, миңа таба якынлашуларын сизәм. Кулларым өметләнеп алга сузылган, миңа һаман арырак, болынның әнә теге башындарак, миңа таба да кемдер шулай йөгереп киләдер кебек тоела. Мин инде арыйм, хәлем бетә, ләкин туктый да алмыйм, туктасам, теге авыр соры болытлар куып җитәрләр дә... Куып җитәрләр дә.. Болын искиткеч зур да, чәчәкле дә, матур да, шомлы да... Ә мин һаман бер
ялгызым йөгерим! Кая соң ул кочагын җәеп, минем каршыма йөгерергә тиешле кеше!!! Килеп капланыр идем шуның көчле кулларына, качар идем шул шыксыз салкын болытлардан...
Мин инде шушы ялгыз йөгерүемнән мәңге туктала алмаячагымны аңлаган хәлдә, котылгысыз рәвештә һаман текә яр буена якынлашам! Ләкин мин, нигәдер, курыкмыйм. Мин инде бик арыган, миңа инде ба- * рыбер. Инде упкын читенә килеп житәм дигәндә, инде ап-ак томан = арасына соңгы тапкыр ташланам дигәндә, кинәт яр буенда мин аны ч күрәм Ул нәкъ минем юлым өстендә тора, упкын белән ике арага кыя 3 булып баскан да, мине һәлакәттән саклап калырга теләгәндәй, кулларын як якка җәеп жибәргән. Тик нигә мина таба килми соң ул, томан арасында бер күренеп, бер юкка чыгып, нигә һаман бер урында басып £ тора? о
Тыным бетеп, туктала да алмыйча, һаман упкын читенә якынлашам. * Аны да инде якыннанрак күрәм. Җилдә тузгып торган ап-ак чәчләр, а. акыллы, моңсу күзләр. Ул минем үзенә таба йөгереп килгәнемне күрә, = ул инде мине болынның әнә теге башыннан ук күреп алгандыр — ш әнә бит, күзләрендә, йөзендә — гел көтүләрдән генә торган ап-ак ж арыганлык. s
Минем аны әйләнеп узарлык көчем дә, теләгем дә юк. Гомер болы- > нымнан ялгызым йөгереп килгәнем хәлендә, туктала алмый аның күк- * рәгенә килеп капланам. Без инде упкын читендә икәү басып торабыз. Үткәне, киләчәге, бүгенгесе бергә буталып, упкын читендә вакыт туктап кала...
— Уян!
Кемнәрдер миңа ялварып эндәшә.
— У?н!
Мин күзләремне ача алмыйм. Аларга ак томан сарылган. Тәнемне дә ап-ак томан баса. Минем инде бу томаннан араланып чыгар көчем дә юк. Әкрен-әкрен эрүемне, юкка чыгуымны тоям. Минем инде хәтта бер жирем дә авыртмый да, мина инде барыбер...
Шулчак... О могжиза! Керфекләремдә кемнеңдер кайнар бармакларын тоям. Аннан ул бармаклар әкрен генә минем битләрем буйлап шуып үтәләр, иреннәрем тирәсендә бераз тукталып торалар да юкка чыгалар. Мин, сискәнеп, күзем ачам... Үземә таба иелгән ап-ак чәчле, ак халатлы бер ир-атны күрәм. Минем бит инде аны кайдадыр күргәнем бар иде. Упкын читендә!.. Упкын читендә күрдем бит мин аны! Чә чәк, болын исе дару исе больница исе белән бутала, ак халатлы кеше бер якыная, бер ерагая. Мин куркынып күзләремне йомам, ләкин зиһенем инде уянган, жаным, почмакка поскан кош баласыдай, бу ак ха латлы кеше янында куркып дерелди, бәргәләнә иде.
— Күзләреңне йомма, зинһар... Бик озак ачмадың бит син аларны. Алсу, ишетәсеңме мине?
Ә ул мине каян белә икән? Әллә күзләремне ачып карыйммы икән үзенә? Мин, курка-курка гына, күзләремне ачам. Ап-ак чәч.. Ап-ак халат. Арыган, сабыр йөз. Ә күзләре шундый моңлылар...
— Сез... кем буласыз?
— Мин синең дәвалаучы врачың Мин синең күзләрең ачылуны бик озак көттем.
Врачың? Димәк, мин больницада?
— Минем бит бер жнре.м дә авыртмый Нигә больницада соң мин?
/ — Син... бик озак йокладың... Сиңа уянырга кирәк иде.
Йөрәгемне жу иттереп, тәрәзәсе соры стенага чыга торган тар бүлмәм исемә төште Битемә керле киемнәрен ташлап чыгып киткән ирем, буш урынга ятып елаган әнием күз алдыма килде. Шул дөнья күз алдыма килү белән, мин үземнең тагы бушлыкка очуымны тойдым. Уп
кын төбенә бәрелеп, челпәрәмә киләм дигәндә генә, керфекләремдә тагы ул кешенең җанлы бармакларын сиздем. Алар җинелчә генә дерелдиләр. минем җеп очында гына эленеп торган гомеремә җан өрергә теләгәндәй, керфекләремә нидер сөйлиләр, нидер сөйлиләр... Үзе дә миңа эндәшә ахры, мин инде аның тавышын таный да башладым...
— Сиңа уянырга кирәк, Алсу, уянырга.
— Минем уянасым килми... Мин уянырга куркам... Минем көчем юк... уянгач яшәрлек.
Җавап юк. Битләремнән иркәләп сыйпаган бармаклар да юкка чыга. Керфекләрем, куркышып, упкын читенә ябышалар... Аска очмас өчен.. Ул кешегә тагы бер күтәрелеп карар өчен...
— Мин сезне башта... алла дип белдем. Сез ап-ак. Мин аллаларны сезнең кебек була дип уйлаган идем.
— Мин врач кына, Алсу, алла ук түгел. Син терелеп аякка бассаң, бәлки үземне алла итеп тә хис итеп куярмын. Минем сине уятасым килде... Мин сине уятырга тиеш идем...
Әллә кайдан, тавыш-тынсыз гына, әни килеп керә. Әнием түгел бит бу, әби! Әбием!! Мин, сикереп тормакчы булып, алга таба тартылам... Күз алдымда яшен утлары ялт-йолт килеп ала да, мин тагы урыныма егылам. Колагыма әнинеңме (әллә әбинеңме?) еламсырап ялварган тавышы ишетелә...
«Зинһар, алып кала күрегез баланы»...
Алып кала күрегез... Алып кала күрегез... Ә мин тагы китеп барам... Башта, яланаяклап, атылып болынга килеп керәм. Сукаланган кара болын, кантарлары белән үкереп, минем өскә килә... Мин, тыным бетеп, урманга кереп адашам... Мине урманнан да куып чыгаралар... Ул да булмый, киемнәрем белән, актарылып, күбекләнеп аккан кап-кара суга ташланам... Бөтен җирем су... Әллә каян йөгереп Алмаз килеп чыга. Тракторына утыра да, мине куа башлый... Үзе шаркылдап көлә. Инде куып җитә, инде таптый дигәндә, Гомәр килеп чыга да, кулларымнан өстерәп, ялтырап торган боз өстенә алып кереп китә. Мине әйләндерә- әйләндерә дә, боз өстендә ялгызымны ташлап, көлә-көлә чыгып йөгерә.
Кинәт ак томаннар арасыннан ул килеп чыга. Мине җиңел генә күтәреп ала да, упкын төбеннән өскә алып чыга башлый. Үзе мин ишетерлек итеп кенә пышылдый.
— Син уянырга тиеш... уянырга тиеш...
Минем гомеремдә беренче тапкыр уянасым, уянасым да... үземне уятырга тырышкан кешене күрәсем, алдына тезләнеп, коткаруын үтенәсем килә. Ачам мин бу күзләремне, барыбер ачам! Мең кат ак томан басып китсә дә, мин аларны ачарга... мин... яшәргә тиеш!
Я алла! Әле ярый ул китмәгән. Минем ябыша-үрмәли упкын төбеннән менеп килүемне, ыңгыраша-саташа яшәргә теләп аваз салуымны ул ишеткән! Менә ул минем хәлсез кулларымны үз кулларына алды, минем үткәнемдәге барлык газаплы кичерешләремне дәшми-тынмый гына үзенә кабул итте...
— Син яшәргә тиеш, Алсу!
— Яшим мин, яшим! Тик сез генә... китмәгез. Алмагыз минная ку-лыгызны. Мин үзем генә калырга куркам. Ул төпсез упкын мине тагы үзенә йотар да, мин инде аннан мәңге чыга алмам кебек...
Мин хәзер күзләремне йомарга куркам Күзләремне йомсам — ул юкка чыгар кебек. Аның кулларын да җибәрмим. Җибәрмим...
Тагы әни (әллә әби?) тавышы...
— Кызым, Әхнәф абыең арыгандыр инде. Бераз ял итсен.
Бу больницага әнине ничек керткәннәр?
— И бала, бала Больница түгел бит бу, үз бүлмәңдә ятасың бит син... Бирәмме соң мин сине больницага үзем исән вакытта...
Димәк, мин больницада түгел. Ә Әхнәф абын? Мин җүлэр булмагач, ул кем була сон инде биредә?
Әхнәф абый көлә...
— Мин синең дәвалаучы врачың булам,—ди - Врачың.
Аллалар да көлә белә икән... Аңа ияреп, минем дә көләсем килә Әллә нинди үзем дә белмәгән бәхеттән, сөенечтән елый-елый көләсем ♦ килә... Әни белән Әхнәф абый мине ике кулымнан тотып идәнгә басты- х ралар Идән бераз чайкалып куя да, тынычлана... Утыз ел буе тар бүл- | мәмие яктырткан сыңар тәрәзә көлә-көлә мина таба килә.
Ә тәрәзә каршындагы теге стена соры түгел икән бит! Аксыл төстә . икән ул! Мин, борылып, бүлмәгә күз ташлыйм Минем карашымнан сте- * налар артка таба чигенәләр, бүлмә киңәя, зурая, яктыра'
— Димәк, мине уятучы — сез?
— Мин. ’ ?
— Ә мин сезне башта алла дип белдем. Сез апак томан арасыннан п. килеп чыктыгыз... Үзегез дә ап ак идегез...
— Оныт инде син аларны, Алсу. Бик күп уйларга тырышма алай, ш — Мин бит авыру түгел! ж
— Мин бик шат Кирәк булсам, тагы чакыртырсыз.
Мин, кирәк! дип кычкырып өлгерә алмыйм, ул ишек төбендә эреп > юкка чыга. Бүлмә эче тагы караңгылана, ул чыкканны гына көтеп тор £ ган стеналар тагы минем өскә килә башлыйлар. Мин, кычкырып, ишеккә ташланам. Калтырап торган тәнем белән аңа килеп бәреләм. Башымны аның күкрәгенә яшерәм, кинәт бөтен тәнемнең, нидер көткәндәй тынып, йомшарып, хәлсезләнеп калуын тоям, һәм кинәт үзем килеп сарылган бу гәүдәнең алла да түгел, врач кына да түгел, ир-ат икәнлеген, бер кагылуы белән мине ничәеллар буе йоклаган йокымнан уята алырлык, китүе белән мине яңадан тилертә дә, юк итә дә алырлык кеше икәнлеген аңладым. Гомер буе эзләп, көтеп, килергә, нәкъ миңа ки лергә тиешле кеше икәнлеген аңладым Авыру булып күкрәгенә ба янымны салсам, хатын-кыз булып күзләремне күтәрдем. Алардагы назны, алардагы сусау, көтүне ул да күрде, аркамда яткан кулы кинәт калтырап куйды, ул, ниндидер көчкә буйсынып, мине үзенә табарак тартты. Бу минем туганнан бирле көткән нң бәхетле мизгелем иде Бу минем хатын-кыз буларак беренче ачылуым, нр-атка беренче тартылуым, беренче тапкыр уянуым иде..
Мин җирдән очып йөрдем!
Үземә очраган һәр кешедән, үзем баскан һәр таштан, хәтта үз-үзем- нән, үземнең үткәннәремнән тезләнеп гафу үгенәсем килде. Кешеләрдән — моңарчы аларны күрмәгәнем, битараф булганым өчен Үз-үзем- нән — йокылы-уяулы үткән тонык гомерем өчен. Үткәннәрем шулай — үз-үземнән ваз кичәрлек дәрәҗәдә өметсез, караңгы булмаса, бәлки мин бүгенге көннең кисәк кабынып киткән яктылыгын бәяли, аңа тартыла да алмас идем. Ә ул яктылык миңа ничек кирәк иде! Мин дә адәм баласы идем бит... Хатын кыз идем Минем инде гомерем, үзем аңа ипчек битараф булсам, ул да миңа карата шулай салкын булып, төссез генә узып бара иде! Минем, утыз яшькә җитеп, акылдан шашарлык булып сөйгәнем бар, ә сөелгәнем юк иде. Мине әнә шул, күңел ялгыз лыгы, бушлык акылдан шаштыра иде. Ничек кирәк булган икән мина бу уяну! Дөньяның — дөнья икәнлеген, үземнең кеше булуымны тану өчен һәм шул дөньяда беренче тапкыр яктырып, чнетарып. күкләргә ашып яну өчен!
F Минем бу уянуым, бернигә дә карамый, өмет белән, ышаныч белән, әйтелмәгән наз, сөелмәгән җан белән үзенә каршы йөгерүем аны да гаҗәпләнеп туктап калырга, миңа инде авыру бер хатын итеп кенә түгел, хатын кыз дип карарга мәҗбүр итте ахры. Ләкин ул тормышында
бу тукталышны көтмәгән иде, минем кебек, көтеп-көтеп арымаган иде. Мин моны аның иркәләп түгел, кызганып караган күзләреннән күрдем, мин аңнарымны җуеп табынганда да, салкын калган иреннәреннән тойдым... Ул, үзе дә сизмичә, мондый нәтиҗәне үзе дә көтмичә, мине гомерлек йокымнан уяткан да, хәзер инде үзе үк чарасыз булып, ялкын сарышкан таш стена хәлендә калган иде. Ялкын күпме генә бәргәләнмәсен, ташка ут капмаячак, каралып, бәгырендә эзе калса да, таш стенага ут капмаячак иде! Ялкын гына үз эссесеннән үзе көеп, хәлсезләнеп, бер-ике сулкылдар да, сүнеп, аның аяк астына егылыр... Без моны икебез д$ бик яхшы аңлыйбыз, мин шомланып, ул арып, алҗып бу ял кынның соңгы тапкыр тилереп күкләргә атылуын, күкләргә атылуын да, анда да чит-ят булып, кабат иңрәп җиргә егылуын көтәбез. Бер җиргә егылгач, инде кабат тора алмасын, инде мәңге үрләп китә алмасын белгән тәкъдирдә дә... шуны көтәбез...
Мин инде моңсу көземә кереп барам кебек. Уянганыма үкенмим, сөюнең ни икәнен белмәсәм, бу ялгыз көземдә кемнәргә табыныр идем? Инде сүнәм, уянмыйм дип тынып барган бер мизгелемдә, дөрли-дөрли кабынып китүем, аны яндыра алмыйча, үзем генә булса да яна, сөя алуым —минем өчен бу да бәхет иде, минем өчен бу да яшәү иде. Тик ул гына югалмасын. Минем кебек үк тилереп ярата алмаса да, яратуымнан гына качмасын, минем кебек үк бәхетеннән күктә очып йөрмәсә дә, күкләрдән генә ваз кичмәсен. Бармакларының җылысы керфек очларымда саклана, иреннәрем аның салкын иреннәренә дә риза. Ап-ак чәчләре алдында, минсез узган ап-ак гомере алдында тезләнеп бер елар идем. Артык соңга калуым өчен, ул дөньяда яшәп тә, моңа кадәр аны белмәвем, уяна алмавым, эзләп табалмавым өчен... тезләнеп гафу үтенер идем...
Вакыт! Мин сине барыбер туктата алмадым. Сине туктатсам, мин а н ы да туктатыр идем... Чәчләренең күзгә күренеп агаруыннан, җанының моңсу гына сүңә<аруыннан туктатыр идем... Син нинди мәрхәмәтсез, вакыт! Адәм балаларына тыелгысыз хисләрне, ашкыну, мәхәббәтне әле үзләре дә кадерләрен белми торган чакларында өеп-өеп бирәсең дә, аларның бу бәһасыз байлыкны җил-давылга очыруларын сиздерми генә, көлеп кенә күзәтеп торасын. Инде адәм балалары бу җүләрлек- ләреннән бер акылларына килеп, уянып, гомер буе көттереп килгән мәхәббәтләре каршында таң калып торганда, син инде аларның чәчләрен агартып, хисләрен суытып, арытып, алҗытып өлгергән буласың. Мин синең бу шәфкатьсез көчеңә ышанам... Ышанам... Ләкин күралмыйм мин сине! Иртәрәк уянып, аны синең тырнакларыңнан тартып ала алмавым өчен... күралмыйм мин сине, вакыт!
Күкләр көлә... Вакытка барыбер — ул инде үзенекен эшләгән. Аллалар арыган — инде могҗизалар тудыра алмыйлар. Мин үзем эшлим ул могҗизаны! Мин аның янына үзем барам! Инде бөтен җаным тоташ бер әрнүгә әйләнгәч, инде бөтен тәнем, һәр күзәнәгем аның иркәләвен сагынып шашынган бер мизгелдә, мин кешеләрне дә күрми, стеналарны, дөньяны да күрми аның янына чыгып йөгерәм. Килеп җитеп өл- гермәсәм, менә-менә ул юкка чыгар, минем бер ялгызлыгымны шушы олы дөнья уртасында калдырып, юкка чыгар кебек тоела. Мин, тыным бетеп, аның бүлмәсенә атылып керәм. Егылмас өчен, чытырдатып ишек тоткасына ябышам. Бераздан караңгылык тарала башлый, мин якында гына тагын аның ап-ак чәчләрен, арыган йөзен күрәм, ап-ак хала тын күрәм.
— Сиңа начармы әллә, Алсу?
— Миңа? Юк... Әйе... Миңа...
Мин, мөлдерәп, тилмереп, ниндидер могҗиза көткәндәй, аллам итеп, аңа карыйм. Күзләрендә—һаман шул моңсулык, һаман шул арыган
лык Мине сискәндереп уятып та, үзенең инде мәңге уяна алмаслыгын аңлау арыганлыгы. Бүлмәгә кемнәрдер керәләр, чыгалар, әллә авырулар. әллә медсестралар. Мине приемга килгән бер авыру дип уйлыйлар ахры—карашларында җансыз битарафлык. Өстәлдә секундомер ята. Акыл чиген сикереп узучыларның соңгы талпынышларын санаучы. Финишка килеп җиткәч кенә китереп басасың да — вакыт туктады! ♦
— Әхнәф абый?! Вакытны туктатып буламы? =
Я, әйт инде?! Туктат, диген! Мин синең ап-ак вакытыңны туктатыйм § да, үземә кушыйм Мин бит сина шуны әйтү өчен бөтен шәһәр буйлап 2 йөгереп килдем! Гомерем буе йөгереп килдем. Сиңа шушы сүзләрне ф әйтү өчен бит...
— Вакытны туктатып булмый шул. Алсу... Булмый. а
Секундомерның тимер боҗрасы, минем калтыранган бармакларым ° арасыннан сикереп чыга да, нечкә уклар, бәгырьне телә-телә, тагы ко- тырыпЫп чабышырга тотыналар Мин вакытны туктата алмадым, Әх- - нәф абый!! Мин вакытны туктата алмадым бит! *
— Тынычлан, Алсу! Сиңа борчылырга ярамый. «а
— Мин тынычланырга куркам Тынычлансам, кабат йокыга китәр- я мен дә, инде мәңге уяна алмам кебек... Зинһар, китмәгез миннән... Кур- = кам мин ял1ызым бу дөньяда... Куркам... >•
Ул, тынычландырырга теләп, кулларымнан ала. Куллары аша ва- £ кытның миңа күчүен тоям. Менә бу кулларның мине тормышта бердәнбер тотып тора алырлык көч икәнен тоям. Минем ул кулларга сыенасым, һәр бармагын берәм берәм үбәсем, гомер буе тәнемдә аларнын кайнарлыгын тоясым килә! Ләкин ул, минем кулларымны көч белән үзеннән аера да. читкә борыла. Я хода! Мин бит ана бөтенләй кирәк түгел!.. Бөтенләй кирәк түгел...
Кемнәргәдер бәрелә-бәрелә, урамга чыгып йөгерәм. Тик. барыр урыным, миллион җанлы шәһәрлә килеп сыеныр кешем юк. Ә иң авыры, иң куркынычы, биредә мин кирәк булган, минем килүемне көтеп торган бер генә урын да юк иде... Мин гомер буе йөгергәнмен, эзләнгәнмен, шулай йөгерә йөгерә инде гомеремнең яртысын үтеп киткәнмен. һәм менә уянгач, котым чыгып карап торам бу дөньяда мин япа-ялгыз икәнмен бит! Мин тормышта иң зур байлыктан мәхрүм ителгәнмен — Кешеләрсез калганмын! Артык болай яшәргә ярамый иде. Болай яшәү җинаять иде.
Мнн зур шәһәрнең тар бүлмәсен калдырырга булдым. Әйберләрем бер чемоданга сыйды. Анысы да китаплардан гына тора Минем белән тар бүлмәнең теге ягына чыгарга аларның гына хакы бар Хатирәләргә. авыруларга, бәргәләнүләремә — үткәннәргә анда урын юк
Әни бер ялгызы мине вокзалда озатып кала. ' Әни дә кечерәйгән, ябыккан. Гаебе бар кешедәй, астан мөлдерәп миңа карый Аның бу карашыннан күзләремне кая яшерергә белмим. Мнн сине кайтып алырмын әле, әнием’ .Мин сине һичшиксез кайтып алырмын. Без синең белән тагы шау чәчәкле болыннар дөньясында, карурманнар дөньясында яшәрбез...
Әни абына-сөртенә поезд артыннан йөгерә. Күзе һаман миндә, кулларын сузыл, нидер әйтә-әйтә, поезд артыннан йөгерә Бу хәлне күрмәс өчен башымны читкә борам Миңа инде әйләнеп кайтырга ярамый, үткәннәргә юл — юк!
Бөтен хыялым болынлы, урманлы бер авылда балалар укыту иде. 'Кеше, гадәттә, бу хыялын 20—21 яшьләрдә тормышка ашыра Мин менә утызны үткәч шул эзгә төштем Артта тау-тау газап калдырып, ярты җанымны калдырып. Алмазны, Әхнәф абыйны калдырып.
Урман куенында утырган кечкенә генә бер авылда урнашып кал
дым. Зур бер шәһәрне ташлап, авылга, чит тел укытырга килүемне белгәч, укытучылар арасында гаҗәпләнебрәк, шикләнебрәк караучыларда булды. Аннан тора-бара ияләнделәр. Ләкин мине иң куандырганы балалар булды. Шулкадәр ышану, зурлау, ярату иде аларның күзләрендә, миңа әле дөньяда берәүнең дә болай караганы юк иде. Беренче дәрес бетү белән, учительскаяга чыккач, сөенечемнән өстәлгә капланып еладым. Инде бераз тынычланып, башымны күтәрсәм, үземне укытучылар әйләндереп алган. Кайсы юата, кайсы тынычландыра — барысы да минем янда. Дөньяда беренче тапкыр кешеләрнең якынлыгын тоям. Үземнең моңа кадәр иң зур җәзага — ялгызлыкка дучар булуым исемә төшә. Шуларны оныттыра, мине үз араларына сыендыра алган бу зур җанлы кешеләр каршында тезләнеп рәхмәт әйтәсем килә...
Ә бер көнне, җыйнак кына фатирымда әнигә хат язып утыра идем, бер укучымның ашыга-ашыга безгә таба килүен күрдем. Җиденче класста укый ул. Алмаз исемле. Нишләптер, күңелемә якын шул малай. Якын иткәнемне үзе дә сизә ахры, апа, дип, күземә генә карап тора.
— Апа, апа! — дип кычкырды Алмаз ачык тәрәзә аша. — Анда сезнең янга бер кеше килә. Мин велосипед белән яныннан үтеп киттем. Безнең авылны сорады. Сезне сорады.
йөгереп урамга чыктым, йөрәгем, хәлсезләнеп, тибүеннән туктар кебек. Егылып китмәс өчен Алмазның велосипедына тотынам.
— Ниндирәк кеше иде ул, Алмаз? — Могҗиза көткәндәй, малайның күзләренә карыйм.
— Ап-ак чәчле. Ап-ак чәчле бер абый.
Алмазның соңгы сүзләрен ишетмим. Авыл аша олы юл ягына чыгып йөгерәм. Авыл яныннан ук болын башлана. Ул шул юлдан килергә тиеш! Ул миңа шул юлдан гына килә ала!
Мин, кулларымны алга сузып, болын буйлап йөгерәм. Минем тыным бетә, күз алларым бер караңгылана, бер яктыра, ләкин мин туктый алмыйм, миңа туктарга ярамый! Чөнки болынның теге башыннан ул да миңа таба йөгереп килгәнен беләм мин. Без гомер буе бер-беребез каршына йөгергәнбез, бер-беребез яныннан үтеп киткәнбез, менә хәзер, кире борылып, тагы бер-беребез каршына киләбез!
Мин, йөгереп килгән уңайга, аның күкрәгенә капланам. Аның ап-ак чәчләре минем чуалган кара чәчләрем белән бутала, йөзендәге җыерчыклар кипшергән иреннәрем астында калып тигезләнә, юкка чыга. Аның ап-ак җаны аша үтеп, вакытның үземә күчүен тоям. Менә бу күзләргә, бу кулларга, бу җанга мин кирәк икән бит! Мин кирәк икән...
Ә болын яши...
Үзенең мең кошы, мең төрле чәчәге белән яңа җәйгә керә. Гасырлар буе шулай булган. Тере җан иясенә салкын кышлардан соң барыбер язлар, җәйләр килгән...
— Бу безнең болын булыр, ярыймы, Әхнәф абый?
— Безнең болын булыр, Алсу. Безнең дөнья...