Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢЫШЛАРЫБЫЗНЫ ДА КҮЛӘГӘЛӘМИК...


ыннан да, кем соң ул безнең замандашыбыз? Ул бар нәрсәдән пакь илаһи зат та, ниндидер күз алдына китерүе кыен булган абстракт шәхес тә түгел. Ул — материаль дөньяда кеше исемен бөек тотып яшәүче бүгенге көннең җанлы кешесе. Ул матурлыкка соклана, аны үзе иҗат та итә. Ул хез-мәтне шатлыкка әйләндерә, тормышта үз урынын табу өчен көрәшә. Ул хаталана һәм газаплана, табигать белән гармонияле яшәргә омтыла, җир язмышы өчен борчыла. Ул сугышка үзенең нәфрәтен белдерә, аны булдырмау өчен хезмәте белән тынычлыкны ныгыта. Ул сөя дә. сөел» дә.
Ул — шушы тормышның законлы хуҗасы. Ә хуҗа кеше өчен гамьсезлек һәм битарафлык ят нәрсә. Ул безнең гүзәл тормышыбызны күләгәләп торучы кимчелекләргә, ямьсез күренешләргә түзеп тора алмый. Аларны үз ^акытында юк итәргә омтыла һәм шуның өчен көчен, энергиясен аямыйча көрәшә Ул олы җанлы, олы натуралы көрәшче.
Менә безнең бүгенге замандашыбыз нинди! Ә бу күркәм сыйфатлар югарыда телгә алынган характерларда тупланмаганмыни?! Минемчә, күбесе тупланган. Димәк, культура байлыгыбыздагы рухи хәзинәне күрә белергә кирәк.
Шул ук вакытта, прозабызның бай традициясен, зур уңышларын күреп куану белән бергә, яшәп килгән кайбер кимчелекләргә тукталып китәсе килә. Элегрәк язылган күп кенә роман, повестьларыбызда яшерелгән алтынны эзләүче геройлар сурәтләнә иде. Башта аны М. Әмир үзенең «Саф күңел» романында бәян итте. Аннан соң Г Мөхәммәтшин («Йөрәктәге эзләр»), Ф. Хөсни («Алтын эзләүчеләр»), М. Хәбибуллин («Чоңгыллар»), X. Хайруллин («Картлык кемгә шатлык») геройлары алтын таба башладылар...
Бер эпидемия бетми, икенче эпидемия башлана дигәндәй, инде соңгы еллардагы әсәрләребезне «мәхәббәт өчпочмагы» басып китте. Кайсы гына романны, повестьны алма, анда «өчпочмаклы» мәхәббәт сурәтләнмичә калмый. Мисаллармы? Менә алар.
Фирая белән Марат Алар арасында Сәлим («Сагышлы кояш»), Фәләх—Роза— Гасимә («һәлакәт»), Равил — Әлфия—Фәһимә («Тәвәккәл таш яра»), Якуб—Гөлбикә— Вәсилә, Гөлбикә — Якуб—Хәлил («Сулар үргә акса да»), Моратбакый — Зарема — Зәйтүнә («Ерактагы урман авазы»), Кадыйр — Шәрәфә — Кәлимә («Кышкы талпыну»), Камил — Йолдыз—Зөһрә («Үкенечкә калмасын»). Мондый өчпочмаклы мәхәббәт галереясын тагын да сузарга булыр иде...
Тагын бер нәрсәне әйтми булмый. Әсәрләргә прокурор образы килеп кердеме, ул һичшиксез, кешедән кер. гаеп эзләп йөрүче бәйләнчек кеше итеп сурәтләнер. М. Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала», Г. Әдһәмованың «Үкенечкә калмасын» повестьларын гына алып карыйк. Алардагы Улибаева һәм Бикмуллин персонажлары шулай сурәтләнмәгәнме? Шулай бит! Әйдәгез, прокурор булган өчен генә аннан кире сыйфатлар эзләмик, бу һөнәр кешеләрен урынсызга рәнҗетмик һәм шуны да онытмыйк әле җирдә гаделлек диген бөек нәрсә бар бит. Ул хакыйкатькә тугры
Ч
һәм дәрес хөкем итә. Җинаять эшләдеңме, җәмгыять законнарын боздыңмы — кулың белән эшләгәнсең икән, иңең белән күтәр — тиешле җәзасын ал. Ул элек тә шулай булган, бүген дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булачак. Монда прокурор- I иың нинди гаебе бар? Юк! Шулай булгач, мондый хезмәт башкаручыларга карата укучыларда кире хис тәрбияләмик
Тааыкның салган һәр йомыркасы алтын булмый, диләр. Шуның шикелле, язучының бар язганы да шедевр булып җитмәс, үзендәге мөмкинлекләрне тулысымча файдаланып бетмәгән, уртачалыктан әллә ни югары күтәрелмәгән кайбер әсәрләре дә очрар. Әмма моңа карап кына без үзебездәге уңышларны гел күләгәләп кенә күрсәтергә тиеш түгелбез. Кайбер тәнкыйтьчеләребез әдәбиятыбызның уңышларына күз йомып, кечерәйтеп күрсәтергә, укучыларыбызның зәвыгына хуш килерлек ээлә- нүле, проблемалы әсәрләрне урынлы да. урынсыз да юкка чыгарырга тырышалар Алар үзләренең бу кизәнүләрен бөтенсоюз әдәбиятындагы традиция һәм тәҗрибәләргә нигезләнеп акларга тырышалар.
Инде бүгенге проза турында сөйләшүебезне башлап җибәргән «Тынычлану зарарлы» исемле мәкаләгә килик. Менә мәкалә авторының «Картлык кемгә шатлык» повестена биргән бәясе: «Бу повесть кулы азмы-күпме шомарган, сюжет тезә бел гән, фабуланы, образлар системасын сиземли алган грамоталы кешенең гади язмалары булып чыкты. Әсәр әдәби тормышыбызда аз гына диярлек эз калдырмады басылып чыкты да онытылды». Бу юллар белән берничек тә ризалашып булмый. Әсәрне укучылар җылы кабул иттеләр- Язучылар җәмәгатьчелеге дә уңай яктан гына бәяләп үтте. «Казан утлары»ның 1975 ел 1—6 саннарын тикшерүгә багышланган җыелышта язучы һәм галим X. Сарьян докладында бик хаклы рәвештә «Повесть озын түгел, әмма бик тыгыз. Язу алымы да бик үк яңа булмаса да. үзенчәлекле бүгенге белән үткәнне органик рәвештә үреп, ике сюжет, ике язмыш йомгагын тигез сүтеп бара... Повесть әдәби яктан да бик нык эшләнгән. X Хайруллин гомере буена Татарстанның телгә аеруча бай. үзенчәлекле бер төбәгендә — Сарман ягында яшәгән кеше. Халыкның үэ эчендә яшәгәнлектән, телне дә шул халыкның үэ эченнән айкап алганлыктан, әдәби сүзе, тәгъбирләре, образлау рәвеше гел безнең-чә, татарча»,— дип әйткән иде. «Социалистик Татарстан» газетасында оештырылган «Бүгенге татар әдәбиятында заманчалык» дискуссиясендә тәнкыйтьче М Вәлиев тә «Повесть реаль тормыштагы олы матурлыкка баруның яңа юлларын гадилектән башланган бөеклек эзләрен ачыклый»,— дип әсәрне бик хаклы билгеләп үткән иде. Тәнкыйтьче Э. Нигъмәтуллин да «Типиклаштыру турында уйланулар» («Казан утлары» 10 сан, 1980 ел) исемле мәкаләсендә әсәрнең төп геройларына карата: «Нәтиҗәдә Хәсән белән Асыл образлары бер-берсен тулыландырып, ике кеше бер язмыш белән яшәгәндәй тоела башлый» дигән кызыклы һәм уңай фикере белән уртаклашкан иде. Әдәби җәмәгатьчелекнең фикере белән исәпләшмәү бер дә килешми инде.
Авторның Э. Касыймов иҗатына карата әйтелгән кайбер фикерләре белән дә килешеп булмый. Имеш. Э. Касыймов «Гомер ике килми» романы белән генә язучы булып торган, ә анан соң язылган әсәрләр фикер, уй ягыннан чуалчыклар Юк, мондый фикерне әйтергә ашыкмыйк. Бер селтәнүдә «Кемеш яэулы кылыч». «Чул- ман — оныклар дәрьясы» шикелле әсәрләрне юкка чыгармыйк һәм ике китаптан торган соңгы әсәрнең эшче образларын тудырган әсәрләр ярышында Бетенсоюэ премиясе алуын да онытмыйк әле Мондый премияне юкка гына бирмиләр Шундый әсәрләр тагын да күбрәк язылсын да, шундый Бөтенсоюз премиясенә лаек булсыннар иде әле. Шатланыр гына идек.
Иҗат — ул хезмәт, ә кеше хезмәтенә җиңел карамыйлар Кеше хезмәтенә гадел киле белергә кирәк. Аннан соң безнең мәкаләләр укучы эчен дә языла. Алар язучының уңышларын билгеләргә, иҗади үзенчәлеген ачарга, кимчелекләреннән арынырга юл күрсәтергә, укучыга әсәрнең сәнгатьчә асылын тешендерерге булышырга тиеш. Әдәбият хакындагы мәкаләләребез дәрес һәм нигезле булсын. Әйдәгез уңышларыбызны да күләгәләмик һем яңа биеклекләр турында да онытмыйк Юлларыбыз бөтенсоюз әдәбияты үрләренә сузылсын!
ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАР!
Бүгенгь проза турында дискуссия дәвам итә. Сездән хатлар, фикерләр, мәкалә ләр көтәбез!