Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛЕ МОҢ


София. Берлин, Монреаль, Вашингтон. Хьюстон. Милан. Гавана бу соңгы елларда Казан авиация институты студентлары •Прометеи* конструкторлык бюросының төсле музыка җайланмалары куелган күргәзмәләренең тулы булмаган географиясе СССР Халык Казанышлары күргәзмәсендә <Прометей»чылар карамагына бөтен заллар бирелде Анда алар төсле концертлар куйдылар Ул концертларда зал буйлап хәрәкәт итүче авазларга корылган музыка сеанслары үткәрелде, көнкүреш автомат җайланмалары күрсәтелде. СКБның әкүкрәгендә» СССР Халык Казанышлары күргәзмәсе медальләре генә дә-35. СССР Югары уку йортлары Министрлыгының 'Иң яхшы студентларның фәнни эше өчен» медале — 5, B-'IKCM Үзәк Комитеты. ДОСААФ фәнни-техник җәмгыятьнең уннарча Почет Дипломнары. 1980 елны СКБ Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Болар ‘Прометей* эшчәнлегенең тышкы дәрәҗәләре. Алар артында егерме елдан артык дәвам иткән киеренке хезмәт ята. •Прометей* СКБсы җитәкчесе, философия фәннәре кандидаты Б М Галиев мәкаләсе СКБ экспериментлары, бу проблемаларның бездә һәм чит илләрдә торышына һәм яңа төр сәнгатьнең тарихына, алгы көннәренә багышлана
езнең гасыр башында «Прометей» дигән төсле музыка әсәрен язган рус композиторы А. Н. Скрябин дөньяны бөтенләй яңартып кору турында хыялланган. Аның фикеренчә, бу хәл социаль көчләр нәтиҗәсендә түгел. ә сәнгатьнең бик зур активлыгы аркасында хәл кылынырга тиеш була. Бу очракта сәнгать, гадәттәге төшенчәсендә калмыйча, бөтен кешелекнең гомум катна-шында. рампасыз һәм рамкасыз, башкаручыга һәм иҗатчыга аерылмаган хәлдә күз алдында тотыла. Сәнгатьтә музыка, сүз, бию, драма, төс — бөтенесе бергә кушыла,
Әлбәттә, бу бөек, якты фикер, әмма хыялый фикер була. Гомум бәйрәм нечкә генә дирижер чыбыгы әмере белән килергә тиеш дип ялгышу иде бу. Бәлки, Скрябинның «һәркем өчен» сәнгать әсәре турындагы уйланулары да хыялый гына булгандыр. Аныңча төс органнары чыгарган балкышлар чын кояш баешлары һәм яшен чарпылышлары белән кушылырга, ә зал ролен күк гөмбәзе уйнарга, хәрәкәтне сүз дәвам иттерергә, күк күкрәүләре хәрәкәтчән төсләр архитектурасы белән җайлашып яңгырарга, төсле линияләр бәйләме музыка партитурасы тукымасына полифоник рәвештә үрелергә тиеш була. Әле, гомумән дә, сәнгатьне бөтен җир йөзенә трансляцияләү реаль эшме соң ул?
Скрябин хыялларына тормыш төзәтмәләр кертте кертүен. Әмма бүген без моны реаль эш дип тә әйтә алабыз. Инде хәзер үк без ерак араларга тавыш һәм сурәт тапшыру заманында яшибез. «Радио кешеләрне бер җан итеп берләштерү, даими рәвештә рухи бергәлек дулкынына куярга тырышкан храмнар бурычын хәл кылды»,— дип радиолаштыру таңында ук хәйран калып язган иде шагыйрь Велемир Хлебников. Телевидение мөмкинлекләрен белгән булса, нәрсә дияр иде икән ул?
Хәзер төрле шәһәрләрдә бер-бер артлы төсле музыка концертлары бирүче иҗади оешмалар барлыкка килә (Казанда — «Прометей»—Студентларның Конструкторлык Бюросы (СКБ), Харьковта, Мәскәүдә — «Россия» һәм Октябрьский төсле музыка заллары). Икенче бер зур шагыйрь Валерий Брюсовның да алдан күреп әйткән сүзләре тормышка аша. «Яңа сәнгатьләр тууы мөмкин.— дип язган иде ул,—Мин ишетүгә корылган сәнгать кебек үк күз өчен дә сәнгать килер дип хыял итәм Анда сурәт, төс һәм ут бергә сыешачак. Тойгылар хәзергә караганда бүтәнрәк чаралар белән биреләчәк». Соңгы елларда тәҗрибә тәртибендә генә булса да төсле музыка фильмнары төшерелә башлады. Аларда кино техникасы белән «төсле авазлар сәнгате» бурычлары хәл ителә. Мәсәлән, «Прометей «Мәңгелек
Б

белгәнлеген искә төшереп үтик. Әйтик, тамашачы аны биюдә. музыкаль пластика сәнгатендә дә күргән. t
«Прометей» СКБсының соңгы эшләре төсле электрон нур трубкаларының яктылык музыкасын тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләре барлыгын күрсәтте. Ә бу техниканы күптән түгел соәет галимнәре иҗат иткән лазерлы кинескоп белән бергә кушсаң, ничек булыр иде икән? Телевизион төсле музыкаль сурәтне гаять зур экраннарда күрсәтергә мөмкинлек туар иде. ФТР шагыйрьләр һәм фантаст язучылар прогнозларын узыл, хыяллана белергә эйрәтте.
Хыял тормышка аша. Тбилисида. Грузия фәннәр академиясенең бер фәнии- тикшереАү институтында, калын катламлы тасмаларда күләмле голограммалар булдырдылар. Лазерлар тудырган бу сыннарны һәр яктан карарга мөмкин, Топографик фильмнарның хыял дөньясыннан бүген инде чынбарлыкка әйләнгәнен истә тотканда, реаль объектларны гына түгел, ә күләмле төсле музыка композицияләрен күрсәтә алырлык голограмма фильмнары турында да уйланырга мөмкин. Моннан берничә ел элек чыккан «XXI гасырдан репортаж» дигән китапта күренекле совет галиме, югары ешлыклар техникасы белгече Г. И. Бабатның тәҗрибәләре турында языла. Бу галим, заманында төнлә зур шәһәрләр өстендә куәтле югары ешлык генераторлары антенналары нурларын бер ноктага җыеп, гаять көчле җегәрлекләр булдыру, шуның белән «ясалма кояш» кабызу идеясен тәкъдим иткән иде. Тәҗрибәләрен ул камалыштагы Ленинградта дәвам иттерә һәм бу хакта көндәлегенә болай дип яза: «Ниһаять, приборның металл таҗ яфраклары өстендә дерелдәп торучы электр ялкыны кабынды. Ул әле генә ачылган, балкып торган чәчәккә охшаган иде». Галим лабораториясен кечкенә генә кояш яктыртып ала һәм ул уйлап табучының йөрәгендә мәңгегә кала. Г. И. Бабат җайланмага гадәти «тигез» ток түгел, ә модульләнгән ток тоташтыра. Гадирәк итеп әйтсәк, ул аны эшләп торучы радиоалгыч аша җибәрә. Электр тогы тибрәнешләренә буйсынып, ялкын әле зурая, әле кечерәя, дерелди. Ул гүя мембранага әйләнә. «Кояшларың белән кил син миңа».— дип җырлагандыр бәлкЁм ялкын. Ә уйлап табучы аннан күзен дә алмыйча сихерләнеп тыңлый. «Җырчы ялкын», «җырчы кояш». . Хәзер инде Чюрленисның «Әкият» дигән картинасын искә төшерик: киң күңелле корольләр кояш булып балкучы шәһәрне кулларына күтәргәннәр. Аның «Дуслык» дигән икенче картинасын исегезгә төшерегез. Ябык йөз, алга сузылган нечкә генә беләкле куллар. Ике картинаны бергә кушыйк,— мәһабәт һәйкәлне фараз итик. Биек постаментта зифа сынлы Прометей, аның кулында, бармак таҗлары эчендә «җырчы кояш» балкый, ул электрон аккордлары уңаена тибрәнә...
Марста алма үсәрме, юкмы — анысы билгесез. Әмма айдагы торакларның гөмбәзләре, Марстагы фәнни базалар интерьерларында видеомагнитофон уйный башлар, һәм, экран җир шары кешесенә тантаналы яктылык — төсләр аккорды белән җавап бирер. Бу иртәгәге көн. Тик, билгеле булганча, киләчәк бит бүген башлана. Ул меңләгән радиотехника һәм студентлар түгәрәкләрендә, үзешчән сәнгать коллективларында башлана, өлгерә килә. Яктыртучы авазлар сәнгате ____________________________________________________________________________ яшь
сәнгать. Аның язмышы да яшьләр кулында.