Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХКА КЕРГӘН БЕР КӨН


ез Татарстан атом электр станциясе тезелешенә 1983 елның 10 фев ралеидә килдек. Аннан соң инде шактый вакыт узды, зур үзгәрешләр дә булды. Шуңа күрә бу кенне гаять меһим саналган проблема лар, бүген ирешелгәннәр биеклегеннән караганда, ихтимал, алай ук искитәрлек тә тоелмас. Ләкин зур тезелешнең тарихында әнә шул беренче адымнар да бик меһим.
Иртән
Юл кешесенең иң зур борчуы — транспорт. Дерес, рәсми эштәгеләргә һаркайда ярдәм итәргә әзер торалар. Ләкин машина — үз кулыңда, үз яныңда булмагач, барыбер шикләндерә: вакытында килеп җитмәс тә. сейләшенгән, ки лешенгон җиргә өлгерә алмассың кебек. Бу юлы да партиянең Түбән Кама шәһәр комитетында кичтән вәгъдәләшеп куйган идек. Бүлек мөдире Камил Баһа- утдинов үзе дә безнең белән йөреп кайтырга булган иде. Бу инде ышанычны бөтенләй гарантияли. Ләкин иртәнгә планнар үзгәргән булып чыкты. «Нефтехим» берләшмәсендә яңа завод сафка басу уңае белән зур митинг буласы икән, мөдиргә шунда барырга кушканнар.
— Сезнең белән райбашкарма комитеты председателе иптәш Тимофеев ба рачак, хәзер килеп җнтәр,— диде ул, шикләнергә һичнинди урын калдырмыйча.
Үзе, телефоннан тоташып, председатель турында белеште.
— Александр Васильевич атомчылар янына китте,— диде мөлаем тавышлы хатын-кыз.
— Ул горкомга керергә тиеш иде...
— Анысы миңа билгесез, Камил Сәлимраич!
Пычаксыз сую, дип, халык шушындый халәтне әйтәдер, мөгаен. Мөдир, борчылуын күрсәтмәс өчен, ниндидер мәзәк сөйләп алды. Ләкин икебезнең дә кәеф кырылган иде инде. Тиздән ул үзе дә китеп барды, коридорда ялгызым басын калдым. Ни эшләргә, бердәнбер юл — олы юлга чыгып, шул якка баручы маши наны тоту.
Кабаланып киенергә тотындым. Шул чак кемдер җилкәдаи какты.
— Казан журналисты сез буласызмы?
— Сез — Тимофеевмы?
— Бераз тоткарландым, гафу итегез.
Кая ул гафу итмәгән, бу минутта мин аиы кочаклап үбәргә әзер идем.
Б
һәм менә без юлда. Кичтән җепшек кар яуган иде. Иртәнгә бераз суытып җибәргән. Шуңа күрә юлга урыны-урыны белән ак кар сагыздай ябышып каткан. Өсте кезге шикелле ялтырап тора. Кайбер урыннарда хәтта юл чистартучы зур-зур машиналар да канау читенә борыннарын твртеп, хәрәкәтсез калганнар. Ә без элдертәбез генә. Шофер мондый юлга күнеккән, күрәсең, машинаны зур осталык белән алып бара.
Ниһаять, Кама Аланына килеп җиттек. Беренче күзгә ташланган нәрсә: актарылып ташланган тауи-ау балчык еемнәре. Бер-берсенә сыенышып утырган тәбәнәк вагоннар бу еемнөр арасына кысылып калган кебек. Җир селкетеп машиналар үтә, сварка утлары җемелдәшә, торна борын-краннар бөтерчектәй әйләнә: «Майна!» «Вира!»
һәркем үз эше белән мәшгуль, килгән-киткән кешегә игътибар итүче дә юк. Нәкъ КамАЗдагыча, 70 елларда анда да шушындый ук шау-шу иде.
Александр Васильевич авылда машинадан тешеп калды, без юлны станция салыначак якка таба дәвам иттердек.
— Сессиягә кайтып җитегез.— дип озатып калды ул.
Бу маршрутны безгә тезелә торган атом электр станциясенең бүлек начальнигы Анатолий Павлович Кротов өйрәткән иде.
— һаман шул бер балык башы: Камполяна да, Камполяна,— диде ул,— АЭСиең үзе турында да язарга вакыт.
Ул стенаның буеннан-буена эленгән зур схемага озын бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә станция, аның объектлары турында рухланып сөйләде. Сусаклагыч үзе генә ни тора. Камадан ике-өч мәртәбә киңрәк! 3 мең гектардан артык мәйданда җәйрап ятачак ул. Зәй ГРЭСы сусаклагычыннан ике тапкыр диярлек зуррак булачак. Тимер юл, автомобиль магистральләре, причал — ни генә юк?!
Моннан аз гына алдаирак «Татэнерго» идарәсе управляющие Николай Александрович Баныкин белән очрашып сөйләшкән идек. Кайбер кешеләр: Татарстанның энергия базасы болай да җитәрлек, АЭСне республика территориясендә төзү шул кадәр үк зарур идемени, дип сорыйлар. Бу хакта матбугат органнарына да күп кенә хатлар килә.
Чыннан да хәзер бездә көн саен 90 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерелә. Бу — җан башына күчереп исәпләгәндә, Англия, ГФР, Франция һәм Италия кебек алга киткән капиталистик илләрдә җитештерелгәнгә караганда шактый күп. Унберенче бишьеллыкта гына да Татарстанда файдалануга тапшырылачак энергетика куәтләре ГОЭЛРО планы буенча 10—15 ел дәвамында бөтен илдә сафка кертелгән куәтләргә тиң.
Шуңа күрә әлеге сорауны укучылар исеменнән Николай Александровичка без дә бирдек.
— 60—70 елларда Кама аръягында зур индустриаль үзәк барлыкка килде.— диде ул, — бу төбәкне экономистлар «Түбән Кама йолдызлыгы» дип атыйлар. Республика промышленностенда гына түгел, бөтен илебез экономикасында зур роль уйный. Мондагы предприятиеләргә бик күп электр һәм җылылык энергиясе кирәк. Шуңа күрә энергетиканы үстерүгә игътибар артканиан-арта бара. Мәсәлән, КамАЗда — бер, Түбән Камада ике ТЭЦ эшли. Зәй ГРЭСы һаман камилләшә. Түбән Кама ГЭСының II энергоблогы ток бирә. Уйлап карагыз, бу бит бер төбәктә! Энергиягә ихтыяҗ да арта бара. Аннан соң, Татарстан электр энергиясен башка өлкәләргә дә чыгара. Бу — бер. Икенчедән, безнең республикада теләсә нинди бурычларны да уңышлы хәл итә алырлык көчле төзелеш оешмалары бар. Ленин орденлы «Камгэсэнергострой» берләшмәсе әнә шундыйларның берсе.
Ягулык-энергетика ресурслары елдан-ел кими барган бу чорда атом станцияләре төзү — иң перспектив юнәлеш. КПССның XXVI съездында ул шулай дип билгеләнде дә. «СССРның Европа өлешендә электр энергиясе җитештерүнең үсешен нигездә атом һәм гидроэлектростанцияләр куәтен арттыру исәбенә тәэмин итәргә», диелә «Төп юнәлешләр»дә. Хәер, дөнья масштабында да хәл нәкъ щулаи тора. Ник дисәң, традицион энергия чыганаклары булып саналган нефть, газ, ташкүмер запаслары һич тә чиксез түгел. Кайбер галимнәрнең исәпләвенчә,
мәсәлән, энергия куллану бүгенге дәрәҗәдә генә калганда да АКШтагы нефть һәм газ чыганаклары чирек гасырга гына җитәчәк.
1972 елда җир шарында 123 АЭС бар иде. 1980 елда исә АЭС ларда электр энергиясе җитештерү ун мәртәбә артты. Атом энергиясен беренче булып тыныч максатларда кулланган безнең илдә үсеш аеруча зур. Ләкин алга китеш шактый булса да, бу юнәлештә күп эшләр башкарасы бар икән шул әле. «Теп юнәлеш- ♦ лвр*дән күренгәнчә, мәсәлән. СССРда 1985 елда 1550—1600 миллиард киловатт- х с&гать электр энергиясе эшләп чыгару билгеләнә, шуның 220—225 миллиард * киловатт-сәгате генә — атом электр станцияләрендә җитештереләчәк. £
— Татарстанда АЭС тезелү бик урынлы,— диделәр безгә дирекциядә. — й Атомны кеше ихтыярына буйсындыру чын мәгънәсендә Казанда башланган бит. S Сугыш чыккач, Ленинградның физика-техника институты вакытлыча Казанга ә. эвакуацияләнә. Мәшһүр атомчы галим Курчатов 1942—1944 елларда шушы х институтта атомны «йөгәнләү» ысулларына өйрәнә.
... Без станция төзеләчәк урынга барабыз. Анатолий Павлович дөрес әйтә, * моңа кадәр матбугатта, башлыча. Кама Аланы турында гына язылды. Ә анда, - билгеле булганча, АЭСнең шәһәрчеге корыла. Ә станциянең генподрядчысы — «ТатАЭС» төзелеш идарәсе. Моңа кадәр ул Зәйдә ГРЭС, шәһәр күтәрде, КамАЗ ♦ объектларын төзеште. Быел ул бөтенләйгә монда күчеп киләчәк. ю
Беляхча авылы — «Шешмииец» совхозының бер бүлекчәсе. Кечкенә булу О сәбәпле Татарстанның административ картасында да күрсәтелмәгән. Һәм уя * билгесез килеш бу урыинан мәңгелеккә күчәчәк. Чөнки АЭС нәкъ шул авыл * урынында салыначак.
Участок начальнигы Миңлекасыйм Салихович Садыйков та шунда иде. Үзен- г нән көч ташып тора. Аны күрүгә, күңелдә ышаныч арта, җиргә ныграк басып л йөрисе килә башлый. ь
— Авыл күчерү — бик мәшәкатьле эш,— диде ул,— алай да куелган бу- *
рычиы үтәми калмабыз! <
Әйтәсе дә юк. мәшәкатьле эш. Кешеләрне туган-үскән нигезләреннән капылт г шулай башлана.
— Станция үзе кайчан төзелеп бетәчәк соң? — дип сорыйбыз.
— 1988 елда беренче реактор энергия бирә башларга тиеш. — диде Михаил Исаакович көр тавыш белән.
АЭС — бик катлаулы, дәвамлы корылма. Төзүчеләрнең аны мөмкин кадәр тизрәк төзеп бетерергә тырышуы шуңа күрә аеруча мактаулы да.
Көндез
Сессия сәгать 1 гө билгеләнгән иде. Без Беляхчада вакытта Александр Ва еяльевнч Тимофеев шул мәшәкатьләр беләк йөргән икән. Тмк сәгать угы бергә якынлашып килсә дә, кеше фәлән күренми. Председатель дә, оештыру группасы әгъзалары да борчылып, сәгатькә еш-еш күз төшереп алалар.
— Барысы да беләләрме?— диде Тимофеев сабырсызланып.
— Белдерүләр эленгән...
— Белдерү - белдерү, чакыру хатлары җибәрергә иде. тезүче халкын бе- ләбеа...
кына күчереп кую җиңел түгелдер, әлбәттә. Бигрәк тә өлкәннәр авыр кичерә. Дөрес, берәү дә аяк терәп каршы килми икән. Төзүчеләр Йорт саен кереп һәркем белән сөйләшеп чыкканнар, кешеләрнең уй-фикерләрен. теләкләрен исәпкә алганнар. Яшьләр хәтта күчүне хуп күрә. Алар аңлый яңа Беляхча заманча корылачак, йортларында бөтен уңайлыклар булачак.
— Каралты-куралары белән барысы 80 йорт төзиячәкбеэ,— ди участок на чальиигы. — Быел шуның 34 ен салу планлаштырыла.
Идарә начальнигы Михаил Вайнер сүзләренә караганда, авыл бик әйбәт урынга күчерелә. Совхозның үзәгенә дә якын була. Беляхчаиың яңа гарихы әнә
Шул чак коридорда аяк тавышлары ишетелде.
— Килделәр!
Депутатлар чишенеп залга узды.
— Шиккә салдыгыз, валлаһи...
— һәр минут исәптә, төш вакытын сессиягә туры китереп үзгәрттек, өс- башны алмаштырасы да бар бит,— диде участок начальнигы Рәис Сәләхов һәм өстәп куйды. — Сессиягә кем эш киеменнән килә инде.
Төзүчеләр бер-берсенә карашып елмаештылар. Аларның күбесенең монда кешелеккә кия торган киеме дә юк, гаиләләре кайсыныкы — кайда яши. Әмма йөзләрдә — шатлык: халык аларга зур ышаныч күрсәткән ич, 6 нчы февральдә яңа оешкан Кама Аланы поссоветына сайлауларда депутат итеп сайланганнар! Барысы 30 депутат. Алар арасында Александр Федоров та бар.
Без аның белән моннан берничә көн элек танышкан идек. Махсус урта белемле бригадир. Була бит шундый кешеләр, беренче карашка алар игътибарны җәлеп итмиләр: ни йөзләре, ни буйлары дигәндәй. Александр да юка сынлы, кечкенә гәүдәле. Җитмәсә, юашрак та кебек күренә. Ирексездән: кешеләрне тыңлата ала микән бу, дип тә уйлап куйдым. Баксаң, бик абруйлы икән үзе.
— Таләпчән, гадел, мәрхәмәтле,— диделәр аның турында хезмәттәшләре.
— Мәрхәмәтле булганга да бригададагы 26 кешедән яртысы китте,— дип көлде ул.
— Ничек китте?
— Мондагы тәртипкә, эш ритмына түзә алмадылар. Җиңел кәсеп эзләп килүчеләрне, акча артыннан куучыларны, эштән эшкә күчеп йөрүче җилбәзәкләрне җаным сөйми.
Бу сүзләрне Александр Константинович цехком председателе буларак та әйтә. Дисциплинаны ныгытуга монда зур игътибар бирәләр. Бу аңлашыла: тәртип юк икән, анда эш тә юк.
Александр Федоров АЭСка гаиләсе белән Казаннан килгән. Аңа кадәр Брат- скида чыныгу үткәннәр. Хатыны Наташа тәрбияче булып эшли. Алик исемле уллары. Лариса исемле кызлары бар. Исәпләре — Кама Аланында төпләнеп калу.
... Залга шаулашып тау ягы төзүчеләре килеп керде. Кама Аланы ике тау куенына сыенып утырган. Менә мин кем дигәндәй кәперәеп утырганы — авылны сул яктан. Уратма елгасы ярыннан башланган сөзәге Ширәмәт ягыннан кочагына алган. Таулар бер-берсе белән очрашмый. Биеге, Кама буена җнтәрәк, бөтенләй өзелеп кала, сөзәге, тора-бара тигезлеккә әверелеп, елга буена җәелә. Зәйлеләр тау ягында эшлиләр. Шуңа күрә аларны «тау ягы кешеләре», дип йөртәләр дә.
— Бетон кортлары килде,— дип көлде кемдер.
Тау ягы вәкиле бу сүзне үзенчә аңлатып бирде.
Михаил Исаакович, шушылар гаебе белән безгә беренче сменага да, икенчесенә дә измә эләкми, берәр чарасын күрәсе иде,— дип шаярткандай идарә начальнигына мөрәҗәгать итте ул.
— Завод ни карый?
Бетон заводы кешесенең җавабы әзер иде.
— Кем алдан җитешә, шул ала.
— Иртәрәк торырга кирәк, димәк!..
Сүзне уенга борсалар да. бетон — АУСта бик мөһим проблема. Чөнки бу көннәрдә бер генә завод эшли иде, икесе әлегә әзер түгел. Башка материалларны да Брежнев. Түбән Кама. Зәй шәһәрләреннән ташыйлар. Аралар ерак: 50— 100 километр.
Гомумән, төзелештә хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Безгә тау ягында участов начальнигы урынбасары Григорий Захарович Сало вагонында түбәндәге сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде.
- Мин гына «шар ндаы,- „„ T.S.K БИТ.„ ШОФЕ күал.раш»,
ут чәчеп. * г
— Урын юк!
— Мин — командировкадагы кеше, урын табыгыз!
— Акчасын аласың бит.
— Акча белән генә булмый, минем адәм тесле эшлисем килә!
Әйе. кайсы гына темага кагылма, һәрберсе проблема! Торак урыннар җитми, материалларга кытлык, ә кешеләрнең колач җәеп эшлисе килә. Ләкин башлан- ♦ гыч чорның үз кыенлыклары, үз мәшәкатьләре бар шул. Әйтик, шоферлао = командировкада саналсалар да, Түбән Камага, Зәйгә кайтып йөрергә мәҗбүрләр: * күпме вакыт уза, күпме ягулык тотыла. Элемтәне әйтеп тә торасы юк. Бераз S алгарак китеп булса да үзебезнең баштан кичкән тагын бер вакыйгага тук- 10 талыйк. s
Ширәмәт тавына җитәр-җитмәс шофер машинасын туктатты.
. — Нәрсә бар? — диде Александр Васильевич Тимофеев. *
— Алга карагыз! <
Тау үзе генә түгел, аның итәкләре дә машиналар белән чуарланган иде. х
— Телефонга! — дип әмер бирде Тимофеев. <
Ләкин эш, председатель уйлаганча, җиңел генә барып чыкмады. АЭС беләк н дә, Зәй, Брежнев белән дә туры элемтә юк икән. Сузсаң, кем әйтмешли, кул җи- ♦ торлек ара, ә сөйләшеп булмый. Түбән Камага шалтыратып, аннан рация аша а Зәйгә хәбәр иттеләр. Анда кирәкле кеше урынында юк иде. Әле ярый совхоз ° ярдәмгә килде. Ә бит бызылдап яткан машиналар төзүчеләрнеке. Алдан кайгыр- < тып, тауга ком сибеп чыгучысы гына табылмаган. х
Бердәм җитәкчелек булмавы әнә шулай адым саен үзен сиздереп тора. Әй s тик, КамАЗ бер район җирлегендә, бер учка йомарланган төзүчеләр көче белән Z салына башлады. Ә монда хәл бөтенләй башка. Кама Аланы — «Прикамский» я совхозының ерак бер бүлекчәсе генә. Авыл Советы Ширәмәттә. аңа 12 километр. н Төзүчеләр үзләре дә, гәрчә «Камгэсэнергострой» берләшмәсенә карасалар да, а. инде ойткәнебезчә, төрлесе төрле җирдән. Аларның Һәрберсе үз ягын гына каера. < Шуңа күро Кама Аланында поселок Советы оешу бик вакытлы һәм кирокле * чара иде.
Безгә беренче, оештыру сессиясендә катнашу бәхете туры килде. Аны мәктәп директоры Алексей Федорович Зимин ачты.
— Без тарихи көннәр кичерәбез,— диде ул, — Кама Аланы поселок Советы төзелү бу төбәкнең йөзен тамырдан үзгәртәчәк. Күп тә үтмәс. Кама буенда тагын бер матур шәһәр үсеп чыгар. Быел ук инде 250 урынлы ике ашханә сафка басачак. Мәктәп, балалар бакчасы биналарына нигез салынырга тиеш. Гомуми мәйданы 20 мең квадрат метр булган торак йортларны файдалануга бирү планлаштырыла...
Депутатлар бертавыштан поселок Советы председателе итеп Рахимов Рәшит Габделхаковичны сайладылар. Ул Горький шәһәрендә партиянең югары мәктәбен тәмамлаган. «Родина» колхозында җиде елдан артык партком секретаре булып эшләгән. Тәҗрибәле, әзерлекле кеше. Сессиядә даими комиссияләр төзелде, халык контроле группасы оештырылды.
Поссовет оешу белән генә мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителмәячәк, билгеле. Барыннан да элек, инициативалы эш таләп ителә. Партия һәм совет органнарына тәрбия чараларын да бик белеп алып барырга туры килә. Бигрәк тө төзүчеләрдә җиргә сакчыл мөнәсәбәт булдыру мөһим. Инде хәзер үк теләсә кайсы урыннан юл яру, урман-болыннарны таптау очраклары бар.
Төзелеш 5 мең гектар җирдә алып барылачак. Монда уңдырышлы, мамык тай йомшак кара туфраклы басу-кырлар да. хәтта сугарыла торган җирләр дз эләгә. Җыеп кына исәпләгәндә, яңа корылмаларга бер совхоз биләмәсе кадәр мәйдан бүленгән.
— Ләкин моңа карап, без авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне ки метергә тиеш түгел,— диде үзенең чыгышында Александр Васильевич Тимо фоов,—Сүз фәкать уңышны арттыру турында гына барырга мөмкин.
Депутатлар һәр мәсьәләне дәүләткүлэм күзлектән карап чишү ысулларын эзлиләр.
Шәһәр-авылларның да язмышы, кешеләрнеке кебек үк. тәрлесенеке төрлечә. Әйтик, моңа кадәр Мари авылы Помарыны үз тирәсендәгеләр генә белгәннәрдер. Хәзер ул бөтен дөньяга билгеле. Аның исемен мәшһүр газ магистрале күтәрде. Кама Аланы да тиздән картага гына түгел, калын энциклопедияләргә дә керер. Поссовет оешу — әнә шул зур киләчәкнең тәүге адымы. Алай гынамы, бүгенге депутатларны мәктәпләргә, клубларга чакырып, истәлек-хатирәләр дә сөйләтер-ләр әле. Әйе, андый вакыт та килеп җитәр. Хәзергә алда зур эшләр тора: станцияне, шәһәрне төзергә кирәк. Һәм алар, парадтан фронтка киткән солдатлар кебек, сессиядән туры төзелеш объектларына таралдылар.
■ Кич
Без, эшкә барам, өйгә кайтам, дип сөйләшергә гадәтләнгән инде, һәм бу бик табигый. Рәис Сәләхов җитәкчелегендәге 172 төзүченең исә эше дә, тору урыны да бер җирдә: барасы да, кайтасы да юк. Нәкъ курсантлар кебек көнгә өч мәртәбә ашханәгә йөриләр. Эш вакыты белән шәхси вакыт арасында аерма юк диярлек. Аларның тормышы Ш. Камалның «Матур туганда» әсәрендә сурәтләнгән коммунаны хәтерләтә. Чөнки бөтен кеше бер уй, уртак хыяллар белән яши, яшерен нәрсә юк, һәммәсе күз алдында. Монда икейөзле була алмыйсың: яман- мы-яхшымы. хәзер беленә. Бәйрәмнәр бергә уза, туган көннәр...
Яшь йөрәкләрне ашкындыра торган романтика, мөгаен, шушыдыр инде ул. Мондый тормышның үз яме, үз бизәкләре бар. Рәис исә аны икенче мәртәбә кичерә.
Хәтердә. 1970 елның язы иде. КамАЗ төзелешенең гөрләгән вакыты. Безне «Кама» кунак йортыннан ерак түгел биш катлы бер төзелешкә алып бардылар. Тик төш вакытына туры килгәнбез икән, аны бригада вагонына кергәч кенә белдек. Төзүчеләр уртага сузылган озын такта өстәл янына түгәрәкләнеп утырганнар, алларында ашамлык, шешәләр...
Түр башында кара чәчле, мөлаем йөзле чибәр егет утыра. Менә ул эчемлек салынган кырлы стаканны кулына алып, урыныннан торып басты.
— Туган көнең котлы булсын, Валя,— диде ул янында утыручы кызга. — КамАЗ өчен!
Күзләр маңгайга менде. «Уттай эш вакытында җыелышып мәҗлес уздырырга кем рөхсәт биргән боларга?» Шешәдәге «Шифалы су» этикеткасын күргәч кенә борчылу басылды.
Рәис Сәләхов белән беренче күрешүебез иде бу. Моннан соң Рәиснең исеме газета-журнал битләреннән төшмәде. КамАЗда иң беренче ярыш инициаторы булды ул, Алексей Стаханов янына да барып кайтты. Бергә төшкән рәсемнәре хәзер уникаль рәсемгә әверелде. Шуңа күрә аны АЭСндә очратуыбызга бер дә гаҗәпләнмәдек. Ник дисәң, давыл хәбәрчесенең урыны һәрвакыт күктә, биектә.
Җитәкче булу, кешеләр язмышын үз кулыңда тоту өчен белем генә җитми, табигый сәләт, талант та кирәк. Иң әһәмиятлесе, синең башлык икәнлегеңне башкалар танысын. Монысы төзелештә аеруча мөһим. Чөнки төзүчеләр «коммуна «сында участок начальнигы иң зур җитәкче, кемгә дә булса аркаланырга, югарырак баскычтагыларга сылтарга урын юк. Һәр мәсьәләне үзеңә шунда ук һәм дөрес хәл итәргә кирәк.
Вагон эчендә кеше өзелми. Һәрберсенең үз гозере. Ләкин алар барысы бергә коммуна гозере дә.
— Кабель җылына, Рәис Сәләхович, нагрузка зур,— диде монтер. Борчылу йөзенә чыккан. — Нишлибез?
— Кешеләрне караңгыда утыртып булмый бит инде.
— Ә тикшерү килсә?
— Әнә телефон бөтенләй кулны пешерә,— дип көлде Рәис,— Брежнев беләв бердәнбер линия, ул да өзелсә, кая барырбыз?
Берничә минуттан шулай да теләгенә иреште.
—Сүзеңдә торасыңмы син, юкмы? — дип ачуланып кычкырды ул трубкага. Сөйләшкән кешесе танышы иде булса кирәк, тегесе озаклап нидер аңлатты.
— Безнең котәргә чама юк,— диде Рәис ачуланып һәм трубкасын урынына куйды. Тик куюга ул тагын шалтырый башлады.
— Тыңлыйм. Кем бу? Хәйләкәр кеше сия, Леонид Иванович. Тавышыңнан таныйм, яшермә. Ә9 Гаебең бар, шуңа фамилияңне әйтмисең. Сүтелергә тиешле ® йорт хуҗасына акча түләмәгәнсең бит. дустым. Әйе. әйе. Акча алмыйча, ойдән * чыкмыйм, ди. Ә безгә мәйдан кирәк. Тизрәк, дускай, тизрәк.
Сәләхов шома маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен кулъяулыгы белән = сөртеп куйды да монтерга карады. 2
— Энергетиклар безнең йортны планга кертмәгәннәр, дустым, шуңа күр-э £
колак яфраклары да селкенми. Курыкма, без дә юлын табарбыз. <
Ишек уемында цехком председателенең куян бүреге пәйда булды.
— Һич тынгы бирмиләр, теге мәгълүматларны җыюыңмы? — дип түзем- £
сезләнеп каршы алды аны участок начальнигы. н
Председатель сүзсез геио аның өстәленә шап итеп яшел тышлы дәфтәр таш- ♦ лады. Жиленнән отчет саннары язылган юка шытырдык кәгазьләр кош канат- = лары кебек җилфердәшеп куйдылар. о
— Доклад бит бу! “
— Башта эчен ачып кара. х
— Хуҗа Насретдин, ике җөмлә белән өч санны ярты бит кәгазьгә дә төше- —
pen була лабасл. л.
Рәис, ак тигез тешләрен ялтыратып, туйганчы көлде.
— Мин контор күсесе түгел, балта остасы.
— Тешең сызлый инде әллә синең. Саша. д.
— Теш түгел, йөрәк... Бетончылар ярты көн буе идән себереп йөрделәр, эш- * ие бу?
— Җо, гел бер сүз сөйләмә әле. Миннән генә тормый.
— Тәртип шуннан башлана, Рәис Сәләхович.
— Берәрсе безнең шартларга риза булмыйча эштән киттеме? Юк.
— Илле кеше эштән чыгарылды.
— Алары — Ляля клиентлары.
Сәләхов миңа карап елмаеп куйды. Бу вакыйганы ул миңа сөйләгән иде инде. Авылның кибетчесе, төзүчеләр килгәч, эш хакын икеч»ч мәртәбә артыграк ала икән. Аракы яратучылар өчен гаять уңайлы булган ул. Исерткечләрне тәүлекнең телосә кайсы сәгатендә алалар икән.
Ләло урынына башка кибетче китерткәннәр. Тәртип өчен көрәш чыи мәгънә- ‘ сендә шуннан соң башланган.
— Балалар бакчасы белән ни эшлибез, менә шуны ойт син. председатель,— диде Рәис
— Вакытлыча вагоннарны көйләргә туры килер.
— Теш врачы ничек урнашты?..
Мошокатьләр. мәшәкатьләр! Аларның монда иге дә. чиге дә күренми. Бер карасаң, тормыш мәшәкатьле булганда гына кызыклы да инде ул.
Соңгысы мастер Пилал Фәизов фикере. Ул поссовет урнашвча^к бүлмәнең ачкычын тотын, кемгә бирергә кеше тапмый йөри иде, шул чакта тап булыштык. Сүз башлауга, монысы да бетон, такта, юл, дип зарланырга тотына инде, дип уйлап алдым. Локин Пилалның башында бөтенләй башка нәрсә икән.
— Филармония артистлары булып киткән ич. Мастер озын кара керфекләрен сирпел миңа
карады.
— Система турында әйтэм мин. традиция турында.
— КамАЗдагы кебек язучылар, артистлар белән очрашулар үткәрүне көйләп җибәрәсе иде. «Казан утлары, журналының төзелешне шефка алганын ишеткәч, бик куандык,— диде ул,— хәзергә әле кино карыйбыз да. кино карыйбыз.
Пилал үзе дә каләм тибрәтергә ярата икән. Төзелештә мондый кешенең булуы бик яхшы. Чөнки аңа безнең кебек «тормышны өйрәнү өчен» командировкага барасы юк. Ул аның эчендә кайный. Кем белсен, бәлкем, хезмәттәш замандаш лары турында китап язарга да уйлыйдыр.
АЭС төзүчеләргә культура хезмәте күрсәтүгә килгәндә исә, ул чыннан да вакытлы чара гына түгел, һәм алай була да алмый. Чөнки төзелеш озак барачак. Мастерның бу хакта борчылуы бик урынлы. Уйландыра.
Төзелеш әле генә башланган кебек иде. инде балалар бакчасы кирәк. Инде ТатАЭСнең үзендә туган, тарихка теркәләчәк бәхетле нәниләр дә бар икән. Саша Смирнов — төзүчеләр поселогында дөньяга килгән беренче бала. Үсеп буй җиткергәч, кем булыр, монда төпләнерме, башка төбәкне сайлармы, анысы әле билгесез. Тик ул кайда гына булса да бу якларга сагынып, ашкынып кайтыр. Кеше өчен, әнисе һәм туган җирдән дә кадерлерәк тагын нәрсә бар?
Сашаның әнисе бизәүче, әтисе электр белән эретеп ябыштыручы. Яшьләр бәхетләрен гүзәл Кама буенда тапканнар: тәүге бала, беренче квартира, яраткан шөгыль. Шушы түгелме бәхет?
— Поселокта өч бала туды инде,— диде безгә цехком председателе. — Биш төзүчебез декрет ялында, ишәябез!
Бүлмәгә берьюлы өч кеше килеп керде. Тау ягыныкылар икән. Яңа өлгергән йорттан аларга ордер биргәннәр. Исәпләре — квартираларны карап, ачкычларын алу. Дәгъвалары да бар сыман тоела, бик үк ачылып сөйләшмиләр, төрттергәләп куялар, янәсе, кемнең кулында, шуның авызында. Өметләре күбрәккә булган, күрәсең.
Безне юл көтә, кузгалырга вакыт. Аңлашсыннар, әйдә, иркенләп, андый вакытта чит кеше комачау гына.
— Балык кайтарткан идем, уха пешерербез, куна калыгыз, — диде Рәис озата чыккач.
Килгән кешегә кунакчыл булу, табыныңны аның белән бүлешү — халкыбызның бик матур гадәте. Шуңа күрә сыеннан битәр игътибары сөендерде. Вакыт юклыкка, мәшәкатьләргә дә сылтый ала иде бит. югыйсә. Рәис кебек җитәкчеләре булганда, бу күркәм гадәт яңа җирдә дә ныклы тамыр җибәрер шәт.