Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОКЛАНАМ ҺӘМ УЙЛАНАМ


үгенге проза хакында бәхәс ачуга каршы килүчеләр булмады кебек Чыннан да, эпик жанрларның хәзерге хәле, киләчәге, ил-кен алдындагы абруе мәсьәләсе укучыларны да, язучыларны да хәтсездән борчып килә. А. Гыйләҗеанең йөрәге янып, чаң сугуы бер дә юкка түгел. Ачыклыйсы, хәл итәсе нәрсәләр байтак җыйналган, Хәзер безгә прозаның уңышларын, иҗади казанышларын хуҗаларча барлап, кимчелекләрне ачып, үсеш юнәлешен тегәл билгеләргә кирәк. Уртага салып гәпләшүдән тик бер генә нәтиҗә кетелә — кимчелекләрнең сәбәпләрен ачыклап, яңа сыйфат сикереше ечен юл яру Бу исә бик күл нәрсәгә: гомум иҗат атмосферасына, таләпләр бердәмлегенә, бәяләрнең төгәллегенә һәм, барыннан да бигрәк, талантның дәртләнеп, олы максатлар белән янып эшләвенә, яңа иҗат биеклекләренә омтылуына бәйләнгән
Татар совет прозасының зур таләпләр куеп сөйләшерлек ныклы җирлеге бар Ул «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт», «Акчарлаклар» «Матур туганда» «Казакъ кызы» «Кара йөзләр», «Рәүфә», «Агыйдел», «Тапшырылмаган хатлар». «Маякчы кызы» тәҗрибәләренә таянып иҗат итә. Мәдәният тарихында һәркайсы зур урын алып торган бу әсәрләр әдәбиятыбызга югары художестволылык үрнәген алып килделәр, сәнгатьчә фикерләүнең яңа биеклекләрен тудырдылар, әдәбият сөючеләрдә югары зәвык тәрбияләделәр Сугыштан соңгы елларда һәм безнең көннәрдә болар янына «Тукай», «Язгы җилләр», «Намус», «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Онытылмас еллар», «Сүнмәс утлар», «Саз чәчәге», «Әйтелмәгән васыять». «Тынычлану». «Чын сөю бармы?», «Авылдашым Нәби», «Йолдызым». «Этил суы ака торур» кебек гүзәл әсәрләр килеп кушылды. Алар укучыларны фикернең масштаблылыгы, проблемаларның җитдилеге, тормыш серләренә кеше күңеленә үтел керүнең тирәнлеге, образларның терелеге, характерларның ачыклыгы, телнең лиризмы, моңы белән кыскасы, сәнгатьчә матурлыклары, бөтенлекләре белән сокландыралар.
Эпик хикәяләүнең күтәрелешендә өлкән буын язучыларының хезмәте зур булды. Аларның күбесе әдәбиятка тормыш төбеннән күтәрелеп, фронтлардан, завод- фабрикалардан, буразнадан килеп керделәр. Беренче адымнарын атлап киткәндә әле теоретик әзерлекләре дә юкарак, дөнья классикасы белән танышлык та чамалырак иде. Әмма тырышлык, эш сөючәнлек, сәнгать биеклекләренә омтылыш бик кечле иде. Шулар ярдәмендә сәләтләре, талантлары әсәрдән әсәргә ныграк ачыла барды, һем тора-бара алар дөнья әдәбияты тиңендәге әсәрләр иҗат итү осталыгына ирештеләр. Әйбәт хикәя, повесть, роман язуны алар намус эше. тормышның, яшәешнең теп мәгънәсе дип карыйлар. Прозага керешкәнче Ш Маннур шагыйрь буларак үзенең иҗат йезен инде тәмам ачып җиткергән иде Тәүге романында ул гаять киеренке, героик-драматик темага мерәҗегать итте. Дөнья әдәбиятында шуңа охшаш материал җирлегендә җанны тетрәтерлек кечле әсәрләр иҗат ителгәнлеге мәгълүм. Ш. Маннур исә. яңа жанрга күчү белен, әле тиз генә үз стилен табып җиткерә алмады, романдагы Муса образы тормыштагы реаль шәхестән майтышрак булып чыкты. Бу тема әле прозада үзенең талантлы иҗатчыларын көтә. Әмма Ш. Маннур, өлкән яшьтә булуына да карамастан, прозаик буларак әсәрдәй әсәргә үсә барды. Аның «Чын сөю бармы?» лирик повесте бетен прозасының таҗын билгели.
Б
«Чын сею бармы?» повесте, чәчмә формада хикәяләнсә дә. матур поэма кебек укыла, яңгырашы, бөтен аһәңе белән шигъри поэмага якын тора. Анда хисләр, моңсу кичерешләр зур урын ала, кабатланмас язмышлар, гыйбрәтле хәлләр, ялгышулар, үкенечләр күрсәтелә, мәхәббәт тантанасы белән аның драмалары аралаша «Безнең беренче сөюләр саф иде, якты иде, мәңге онытылмас җыр иде...»,— ди геройларның берсе. Бу сүзләр бөтен повестьның рухын билгелиләр. Автор сөю хисён кешенең бөтен табигате, әхлак йөзе белән бәйләнештә карый, еш кына мәхәббәт, тойгы каршылыкларының иҗтимагый конфликтларга барып тоташканлыгын, интим хисләрнең социальлеген күрсәтә.
Өлкәннәр турында сүз чыккач, Г. Бәшировның да яшьләрчә илһамланып, дәртләнеп язуын әйтеп китмичә булмый. Ул заман рухына аваздаш яңгырашлы, өлгергән фикерле, интеллектуаль бай, эмоциональ аһәңле «Җидегән чишмә» исемле кыю китап иҗат итте. Биредә тирән фәлсәфилек белән тойгы-кичерешләр муллыгы органик үрелеп бара. Аның шушы арада басылып чыккан «Сарут» хикәясе халык рухын үзенчәлекле яктан килеп яктырта, халык этикасына, әхлак нормаларына кизәнүнең драмасын чагылдыра.
Әңгәмәне ачып җибәргән мәкаләсендә А. Гыйләҗев хәзерге әдипләрдән аеруча Ә Еники, Н. Фәттах М. Мәһдиев әсәрләрен зур кызыксыну белән укуы, аларга кат-кат әйләнеп кайтуы турында яза. Р. Мостафйн моның белән килешми. «Бу язучыларның бер генә әсәренең дә, әйтик, Ч. Айтматов, М. Кәрим, М. Слуцкие, А. Нур- пеисов әсәрләре кебек, гомумсоюз күләмендә чын киң яңгыраш алганы юк»,— ди. Бу мәгънәдә, миңа шулай да Аяз фикере аңлаешлырак тоела. Әгәр дә мәсьәләне тәрҗемә сыйфатына, китапларның үзәктә басылып таратылуына гына кайтарып кал- дырмасак, объектив художество дәрәҗәсенә карап фикер йөртсәк, кчренекле әеәр- ләребезнең сәнгатьчә фикерләү ягыннан гомум әдәбият казанышлары югарылыгында иҗат ителгәнлеге аңлашылыр. Ә. Еникинең кайбер гүзәл хикәя-повестьларын чын мәгънәсендә шедеврлар рәтеннән карарга була. «Әйтелмәгән васыять»не башлап җибәргән моңсу табигать күренешен генә күз алдына китерегез. Хрестоматияләргә кереп китәрдәй, шагыйрьләр игътибарын җәлеп итәрдәй андый чын поэтик юллар әдәбиятта күпләп очрамый. Аның әсәрләрендә һәр деталь сәнгатьчә камиллек дәрәҗәсенә җиткереп эшкәртелгән, мәгънәле, эстетик тәэсирле була. Ә. Еники тасвирлау өчен шактый кыен өлкәне — күңел тибрәнешен — үзенә бер төрле осталык, төгәллек белән сурәтләп бирә белә. Моңа тагын әдипнең тормыш сулышына үтә сизгерлеген дә китереп кушыйк. Ә.Еники — күп кенә якты образлар иҗат иткән язучы. Шулар белән беррәттән ул халыкның рухи-әхлакый байлыклары, югары идеал хакына мещанлыкка каршы көрәш турында менә дигән әсәрләр язып чыкты. Хәзер ул проблемаларны күп кенә танылган совет язучылары үз иҗатла-рында гәүдәләндерәләр. Турысын әйткәндә, без Ә. Еники әсәрләренең эстетик кыйммәтен дә башка халыкларда шундыйрак китаплар басылып чыккач кына ачыграк күрә һәм төшенә башладык. Аңа хәтле шактый гомерне Еники әсәрләре белән бәхәсләшеп үткәрдек, аларны кире кагуга байтак көч салдык. Язучы исә, шау-шулар, буш яңгыраулар аркылы күркәм сабырлык һәм түземлелек белән үтеп, акрын, ләкин тайпылышсыз рәвештә укучының җылы карашын үзенә җыя килде. Һәм тирән уйларга салырдай, хисләр ташкыны кузгатырдай сокландыргыч әсәрләре белән укучы күңелендә кадерле урын биләп алды. Р. Мостафинның «ул соңгы елларда иҗат активлыгын сизелерлек киметте» диюе, минемчә, хакыйкатькә туры килми. Дөрес, әсәрләрнең үрчемлелеге җәһәтеннән ул кемнәрдәндер бәлки калышадыр да. Ләкин шулай да мин Ә. Еникине пассивлашты димәс идем. 1979 елда ул — «Тынычлану», 1981 дә — «Соңгы китапиның беренче өлешен, 1982 дә — икенче өлешен бастырды Ә Еники кабаланмыйча-каударланмыйча, җиренә җиткереп яза, шуңа күрә һәр әсәре зур кызыксыну белән көтеп алына, күзгә күренерлек була.
Инде Н. Фәттйх иҗатының ил күләмендә яңгырашы мәсьәләсенә килгәндә, аның әле. беренче романыннан башка, күренекле әсәрләре тәрҗемәсенең үзәк матбугатка тәкъдим ителгәне юк. Тәкъдим ителсәләр, игътибардан бөтенләй үк читтә калмаслар иде дип уйлыйм. Татарстан китап нәшриятында йөз мең тираж белән русча басылган . Этил суы ака торур...» романы, кайнар комга сибелгән су кебек, күз ачып йомган арада сеңде дә бетте. Үзәк матбугат аны дөнья әдәбияты җәүһәрләре белән

белдерү чарасы ул. Агачның яфраклары, ботаклары — кәүсәгә. ә кәүсә тамырлар ярдәмендә җиргә тотынып торган шикелле, әдәби әсәрнең барлык компонентлары да сюжетка берегеп торалар, алар хәрәкәт барышында гына әсәр мәйданына кереп урнашалар. Тезүче кирпечләрне үзара измә белән ябыштырган шикелле, әдип ул компонентларны бердәм ситуациягә бәйли, бәйләнмәстәйләрен бу әсәренә кертмичә калдыра. Үзенчәлекле характерлар белән киеренке тоташ сюжетның кушылуы нинди зур эстетик кечкә ия булганлыгы бетен әдәбият тарихы белән генә түгел, М. Мәһдиевнең үзенең «Фронтовикларлы мисалы белән дә раслана...
Бүгенге әдәбият үсешенә урта буын язучылар сизелерлек өлеш кертәләр. Өлкән әдипләребездән үзгә буларак, урта буын язучылары әдәбиятка ныклы гына теоретик әзерлек белән килделәр, әдәби осталык серләренә җиңелрәк төшенделәр. Р. Техфәтуллин, Н. Фәттах, Г. Ахунов, Ә. Баян, А. Гыйләҗев, М. Юныс, В. Нуруллин, Э. Касыймов, X. Хайруллин, X. Камалов, Ш. Бикчурин, Г. Рәхим матур-матур роман, повестьлары белән укучы игътибарын җәлеп иттеләр, һичшиксез талантлы, сәләтле язучы икәнлекләрен расладылар.
Күптән түгел басылып чыккан әсәрләрдән тәнкыйть В Нуруллинның «Аккан су юлын табар», «һәлакәт», А. Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» повестьларын уңай бәяләде. Минем үземә шулай да «Аккан су юлын табар». «Җомга көн кич белән» әсәрләре ныграк тәэсир итте, кыюлыклары, җитдилекләре, гражданлык позициясенең активлыгы һәм ачыклыгы, олы мәсьәләләрне яктыртулары белән ошадылар. Сүз, әлбәттә, шаян, җиңелчә рухтагы әсәрләрне өнәмәү турында бармый, һәрберсенең әдәбиятта үз урыны бар.
•Әтәч менгән читәнгә» повесте моңарчы җитди әсәрләре белән танылган әдипнең көлкеле повесть язарга да сәләтле икәнлеген күрсәтте. Биредә автор шаян сүзләр арасына җитди-җитди генә фикерләр дә кыстырып бара. Язучы авыл тормышын, ике күрше йортның бозылышып китүен сурәтли, мөнәсәбәтләр кискенләшүенең сәбәбен бүгенге җитешле тормышта яшәүдә, көнчелек хисләренең баш калкытуында, саранлыкта, кирәк-яракны әрәм-шәрәм итмәүдә дип аңлата.
Алга чыгу омтылышын образлы рәвештә күз алдына китерү өчен булса кирәк, автор Хәйдәр белән Мидхәтне «Жигули» һәм «Москвич» машиналарында узыштыра. Иң зур тизлеккә җиткәч, «очып диярлек барган шәпкә ике машина икесе дә казылган җиргә борыннары белән барып төртелделәр». Автор, күрәсез, геройларына котылгысыз һәлакәт ситуациясе әзерли. Әмма нәтиҗә бу хәтәр ситуациягә тәңгәл килми: кешеләрнең өчесе дә исән кала, машиналарның берсе үз аягы белән китә, икенчесен бераз ремонтларга туры килә. Әлбәттә, геройларын хәвефле хәлдән җиңел котылдыру авторның үз иркендә. Әмма ул чагында әдип шуңа кулай ситуация төзергә бурычлы — артык та түгел, ким дә түгел. Сәбәп белән нәтиҗәнең ярашмау мисалларын без сәләтсез язучыларда күпләп очратабыз. Әллә соң бу җәһәттән алар талантлы язучыларыбызга да йогынты ясый башладылармы, дип уйлап куясың. Булыр да. Байтак эстетик грамотасызлык тәнкыйтьләнми калган кебек, сәбәп-нәтиҗә төгәлсезлекләренә дә тәнкыйть җитәрлек игътибар итмичә узып китә.
Сәнгать биеклекләренә күтәрелер өчен урта буын язучыларының иҗатына кайчак концепция, художество тигезлеге җитеп бетми, бер үк авторның әсәрләрендә бу җәһәттән шактый зур аерма күренә. Киң танылган язучыларыбызның илһамланып. тирән уйланып иҗат ителгән бер дигән әсәрләреннән соң ук әлеге авторларның иҗат мөмкинлекләреннән күп түбән, йомшак әсәрләре басылып чыкты. X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын» һәм аннан соң язылган «Картлык кемгә шатлык?» повестьларын күздә тотып, А. Гыйләҗев мондый хәлне тормыш тәҗрибәсенең. күзәтүләрнең сайлыгы, иҗат түленең юкалыгы, бер генә әсәргә җитәрлек булуы белән аңлата. Аерым авторларга карата бәлки бу фараз туры да киләдер. Ләкин контраст сыйфатлы әсәрләр бирүчеләр арасында иҗади бушанып калучылар. кризистан мантып китмәүчеләр генә түгел, бәлки бөтен тормышын әдәбият белән бәйләгән, анда үзенең лаеклы урынын тапкан күп кенә язучылар да бар бит Әлеге уңышсызлыкларының нигезендә, минемчә, язу процессын җиңелләштерергә чамалау, рухи киеренкелекнең кимүе, иҗат ялкынының сүрелүе ята булса кирәк. Игътибар итегез: һәр яхшы әсәр күп көч куеп, тормыш закончалыклары.
-4әхлиж awaxhcedaV daatfam енәд еунәэеЖиден AAdexmc HixwveA-Hixwde uadevdeae cA гядеимиээеих axHetf auAedgnixj вид ixAmeuxeAdA неиәд aaegHdixeA cA еУнәэеи -axaw ■< jdeuApVuoa-deucAa ixweVHixdeHHixdxx һаминэех ф едхех Ад deuemeA edeAAx н1ядафи>я» оалэажоУАх deuedegxW uaAdax deuewiecoA даУиУнин едемэед неУежэед eV awadeudeae недтяирд ииВ иесАд һи deuxHnwoVAx dAg әиәдиид aAauHejdoimeu -иимам ехядедиеэ aAOUHexAdexmc едиех-елиеи ’ixAiauHPACa xaudaHV енәАд adowoA MIX -■dauua эеми>яд|яно” hixHHcej И ■HAmixdixA eadeAH и ә лад dag ‘итПшяМ иеиад адад -gaxew иедиАд ан(яхиах ixndeue 'ixVixmeA OHadeae «ятАт ’иеУнрд1ятед хаееихин ен)яэ -«о наид 'иА nixdeuHA audatfex һи 'aeVAexew һи aaedoxAHbi PHixxuey зяУиаэ хам aeq -имид uA enadeae Адм HV иеиод иА eVnixdAA ixeedex нехиеиед '|яииеаеЖ eVetaedeV ин ан|ядеһ<и сА һ1янаәеэА^ инжех «чхАса auxawadAx HeAHeuAedA} ayniMHewod «еитим недаУи^м иидеАх ад aodHmeg j әнdaииф xA иАт «hiasauAg HpydiaciawpA и1яд|яэ >янһ1яиах аяхмад дядһоэ едясадах ха еУндядахиах —"ихинд е иу —'wHiawnamia wacA иим ан)яАд|Ях иаиии de>e (ятха 'тяса анод иәһиХС’ 'имиих енәд неиәд иод ДРЭИО PV OAAiaxaa dog iMdaumiaxa ядаднеэ ндях awwg deupdeAixx uiadiaAsag еУнәиех awauadax Hddeudese 'davauiaAwo eAdodeAmeuuahHh< (яндаһди aV deunxAca doguax ‘uodAx нан E -HOW 'edeg ixssahodu AdOAmeuuahHhc әндемсәх 'Аеихаи енәэехииһд ехинхәд әндеитс вд хисиф dixae адд1яхеа oAdacex euAg ииэех енәх иәдАд dnA еэи дефи!яэ дяглху
xedHx еэиАд аинх HeVAdegHh< UIXAIXHO нәдедидед AdiaVneuxos һәиядед ■м -неэ неннәдәинедАд hiaHHHdaAHdx ихиед ‘иәдАд андяд HeVAmiadixA eAdeda PAdoiae иех x Ag 'нахи идядхем иэнехех 'тясАj-uixAdeA яди1яинед andese HejdoA nwdng дессеи вид
* -әдэс eV (яхмед dog хехиех deAg недиеииед С1яляд неиәд х)яи1яиоядэәжоУАх ixdPACB X eV OAauauaHAdeu '1яд1яинехх|яиех ЬдяндеЖц eue еиенеэ uixuAg adese ядаднеэ них 2 енәд әтәмиһс демсәх HexmodH еххәиэифен xixAdixVHeuxo3 вид ixdeg uA әтәниЖ ® дсһси HeAuOAdexmc uodaxAHhc euo3eh<edeV хәииесАд 'хәииимех dAc һи 'HPAdoA Hixd03
xixvmixdixA ӘНМӘСАА exAdee eV eVHixiede adeudeA xixudeg һәнАемсәх — еэи adc9e ядаднеэ edoA uixxueg 'еди иәиеһ< нәдехяииУ hOHdeuomax неиәд OAOUwexdAx һәй g -әсА ед тс иуед һи эдеУехиа >яэиех еэеиэд *he3dexmeg иэди едхеи 'uadng иәһАх
^әмимеииеэ едхех иАт ене naew i -иеииАх eV Һәияди1яхнед HexAe3dAx ен1Яд ce OHdeuxauaxwMx 'әАнеииах ен1яд eHixdex
* -HtxxuAV Аедхем иэд haHdevuahAx eVdeumixuoix^ ,н«яии иәдАд Adeg етеииеЖ еддесх _ әдэа хае ‘xedexHtxwuemAeA •ехи1ями1ядее "АемиАх deuAP3xew dAc Чхеэем deVexdog
AuAg ядеденех eHixdeg р«оэ eve3deH иедез иәдАд нихмеж Aedex UHV uex И1ядмдад
4 ед хиц (яном нахе даидеУе недиАд 09aHt»HVedA над 'ixxxdeA HIXCQ IXVPWAA deuaA9oa
5 -ou ’Hewed 1яихәеи enixaeuoAx UH ‘xixudixuAg еди1чхеа ewwe ’ixVdoA ei/ixea deude3e i Ситэ dAAew еунәхс иә сдядА ixjho^ *ue de9 eseuodeAAx xedixde3o< deVexdog eV > HeHHO3eh<edeV оадэәжоУАх hanadeudede недиУ ixmxa хнд ’ixmxa hixHcixgixdeuHxAc»
әдәие ’хеэиУ xnixwmixuex нрнн1ЯдаидеУе союэнәдөд eV deAe ’еУиехдие Ha9ade|/
v deuemAx ехяиех eV deueAOA ’deu
-MrtwdoA uixAea meg eV aVHixdAA Adng мәэи HeVdediXAha әиенчдем ’аитаиих exadeu -de3e cA cixgixdeuixxAca хахие^ се вид — eHixdeudexew 'uAx — eHixdeuixmxa :еднһ uixuAg недиәдн ф^рэ exaudei ena9audeA a3aHAdanc деЖи 'xewHtf 'deuixAXtxx uouxx xaudanV uixmixga eHixdeuixAeVue ’eVede сид хид ixdpucix9Hedixx-ca93eA ’ixdeuxemwox |ядһоэ HeVdeuAm Q недшяса Aixxea xeco ‘UIXHPUHA nedHA eVnixdAA ixdaAxedex deuamax
эта ■Midvu 'ema >AWOH I'HOW 'OAdaAx меди деэхем енасА еэаи deq анАди деЫи
еУ»>яд>яи>яаедо< devAm еУнедиУ "«к we ели *ewrex eaeWadeV оадэежоУАх-ааУи h»Hdavda>e мадам «deuua aewviwxHQ” '«I'jewxAs атам әиАае^к* ‘аэАиен» u«vAg M«MdA Н1ЧИВ хи vjacodu аднедАд һенсад axmedeM йене Аеэа aiwdtxw лофину
ed»g хәиннхмем ejdiadixVAt Hewod ледиа елОели дежи ииычн»ти HaxdM еляхАса Auag неиәд edeuxavexxOH dag i4MmRwd<a ■•■«dvM Һ>яиу wax uixdOA еддих amaue uAx вид edox енәд adoHHOAUHx ixd/д ехдәж -<хэ 'ендяд ixce хид hixudeumixgeA иннеф 'елледие 'еднемо^ ен1чдод awadese идеУа axixj ҺоJ неннАт “елях uixca deuiawcex HWXUHIXA әихәиедхс nadni ixieVHixAixuixdeAO< маф ajdacei еУигяхех deue ,BHedxa xedeuAg фоэоддиф ’WHUPA veaAe һи иәйеияи1ииф -xixuox haHdavamax 'iXHxtxudegHixx 'неиәд Amadax адамад HxxdeA еһв ‘ид ixuxaeu рдОрдндчди amaaed Aaumc һ|яихелдеф н HeHHixdeuixxAca HixAg eдdЛ неддацеМ Ag
dewHOj
дип санарга тиешле. Прозаның абруен күтәрүгә хәрмәтле аксакалларыбыз да, урта Һәм яшь буын язучылары да лаеклы өлеш кертә алалар, өлкән әдипләребезнең иң бай тәҗрибә туплаган, урта буынның — төпкә җигелеп тарта торган, яшьләрнең— дәртләнеп иҗат сәләтләрен ачып җибәрә торган чагы. Тик моңа язучылык хезмәтенә мөнәсәбәтне үзгәртеп, күбрәк тир түгеп, зуррак максат куеп эшләп кенә ирешү мөмкин.
Мостай Кәримнең әйткән сүзе бар: йөгереп куян куалар, утырып акыл җыялар. Әдәби әсәр — тулысы белән уй җимеше ул. Шуңа күрә аның художество дәрәҗәсе дә иҗатчының утырып акыл җыюына, фикерләү сыйфатына барып тоташа. Бөек язучыларның әсәрләре безне автор фикеренең, хыялының куәте, тирәнлеге белән сокландыралар.
Байтак гүзәл әсәрләрнең озак вакыт аралыгында иҗат ителгәнлеге билгеле. Шуның белән бергә шактый тиз язылган классик әсәрләр дә аз түгел. Димәк, әсәрнең сәнгатьчә сыйфаты вакыт факторы белән генә билгеләнми икән. Хикмәт нәрсәдә соң? Минемчә, әсәргә салынган рухи энергиядә, шуның сыйфатында. Ашык- мый-кабаланмый, һәр детальне үлчәп, уйлап, кат-кат төзәтеп, ювелирларча эшкәртеп язылган әсәрләргә нинди зур акыл көче сарыф ителгәнлеге болай да аңлашылып тора. Тиз язылган яхшы әсәрләрне иҗат итүгә дә чама белән шундый ук интеллектуаль энергия китә. Ләкин бу очракта инде иҗат киеренкелеге, фикерләү интенсивлыгы, анализлау, синтезлау куәте бермә-бер арта төшә. Кайчак без, әсәрне иҗат итүгә киткән вакыт турында сүз барганда, әдипнең өстәл янына утырып күренешләрне ак кәгазьгә төшергән чорын гына күздә тотабыз. Хәлбуки, иҗат процессына аңа кадәрге уйланулар да керә.
Бигрәк тә кече һәм урта күләмле әсәрләр чагыштырмача кыскарак вакыт эчён- дә язылырга мөмкин. Зур масштаблы жанрлар исә шулай да озаграк, җентеклерәк уйлануны сорый. Аннары бит әсәр бинасының төп төзү материалы — кирәкле сүзләр. тәгъбирләр дә хәтернең өске катламында гына сакланмый, аларны башка бик күп сүзләр арасыннан актарып чыгарырга, сайлап алырга туры килә.
Әгәр дә кайбер әсәрләр тоташы белән кызыксыз картиналардан, сүрән сюжеттан, ясалма интригалардан, үзара бәйләнешсез төрле темалардан укмаштырылган икән, художестволы нигезләүдән, элементар логикадан мәхрүм икән, сәбәп — бер якка, нәтиҗә — башка тарафка тарта. Раслау урынына кире кагу килеп чыга икән, бу — фикер үшәнлеге сөземтәсе, автор уеның өстән-өстән генә. су күбекләре арасыннан гына шуышып йөрүе, тирәнгә, тормышның, кеше табигатенең асылына барып җитмәү билгесе. Кайбер каләм ияләре үзләре төзегән гади генә ситуациядә дә адашып калалар, кая барып чыгарга белмичә аптырап бетәләр, вакыйгаларның очы очка ялганмый, эш-гамәлләр, мөнәсәбәтләр чынбарлыкка хилаф киләләр. Ул язмаларда ихлас ярату да, чын нәфрәтләнү дә юк. авторның ни-нәрсә раслаганлыгы, нәрсәне кире какканлыгы сизелми. Кайсыдыр ноктада конфликт төене бөреләнеп алгандай була да ачылып китмичә шиңә,— язучы аны я онытып калдыра, я кирәксезлегенә төшенә.
М. Хәбибуллинның «Сулар үргә акса да» романында Зөлфия «бер күрүдә гашыйк» итәрлек Бәхтияр дигән егет белән таныша. Егет кыз күңелен биләп ала. Казанка буенда Зөлфиянең икенче бер дус егете Барый һәм аның иптәшләре Бәх- тиярне кыйнап, имгәтеп ташлагач та, Зөлфия Бәхтиярне оныта алмый. «Шул егетне очратырмын дип өмет итә» («К. У.» 8 сан, 35 6.). Беркадәр вакыттан соң Бәхтияр- ләр гаиләсе Зөлфияләр күршесендәге өйгә күчеп килә. Зөлфия, ике-өч ел буена аның яныннан көн саен үтеп-сүтеп йөрсә дә. нишләптер егетне танымый. Бәхтиярне имгәткән егет белән йөрүен дәвам иттерә, тик ике-өч елдан соң гына автор ихтыяры белән Бәхтиярне кинәт танып ала. Биредә шулай ук саклык кассасын баскан тәҗрибәле каракның, машинасы булган көе, милиционерларны үз өендә көтеп торуы, алар килеп җиткәи кенә кача башлавы да, җитешле тормышта яшәүче күренекле җырчы артистканың — пенсионер карчыкның япь-яшь күршеләренең идәнен юып йөрүе дә, квартира хуҗасы подполковник Якубның шуны табигый санавы да логик һәм сәнгатьчә нигезләнмәгән. Югыйсә, үз өен җыештыру өчен дә артист халкы кеше чакыртучан була бит.
Тел кытыршылыклары, тыныш хаталары да еш очрый әлеге әсәрдә.

принциплары гаепле түгел. Вәлки ул принципларны, художестволы фикерләү традициясен җитәрлек төшенмәү, ул мемкиилекләрдән файдалана белмәү гаепле.
Әдәбиятның югары сыйфаты өчен көрәштә, әлбәттә, тәнкыйтькә зур бурычлар йөкләнә. Ләкин шулай да бу мәсьәләне киңрәк аңларга кирәк. Бетен иҗат оешмасында, матбугат органнарында әсәр сыйфатына карата югарырак таләпләр куелганда гына, иҗатчы аларны норма дип кабул иткәндә генә реаль нәтиҗәләр туарга мөмкин. Мин прозабызның зур үсеш мөмкинлекләре бар дип уйлыйм.