Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сигезьюллыклар


Тәлгәш-тәлгәш җыеп кайта идек Туган якның миләш-баланын. Суларында маймыч сезә идек Җылым итеп ыштан балагын Тубал тутырып, җиләк җыя идек Урманында, яшел аланда... Ялан тәпи туп уйныйсы килә Тугайларга чыгыл һаман да.
I
Җимешне мул бирмәгәнгә микән. Йолкып, чия ярдан ташланган. Яр ишелеп күмгән тамырларын, Ул чәчәккә төренә башлаган...
Дошман куллар яман кагылсалар. Моңа артык исең китмәсен;
Тик тамырлар җиргә нык берексен. Тамыр булсын. Тамыр кипмәсен.
Бу дөньяда акыл таулары бар, Мин бер нокта алар янында. Тауга карап бер тау булмасам да Кимсенү юк минем җанымда. Урындагы нокта мәгънәләрен Аңлатырга нинди сүз белән? Нокта-өтерләрне онытканга Газиз башлар кайчак өзелгән.
Гел беркатлы булып яшәдем дә. һәр әйтелгән сүзгә ышадым.
Шуңа җуйдым күпме җан дусларны, Сәбәп булды телем-дошманым.
Чын сөюне таптым туган якта.
Моңа шаһит кырда кушкаен.
Сөю таптым, тагын дуслар таптым.
Сәбәп булды телем-дускаем.
— Әйтче, гармун, нигә көйләмисең, Син торасың тынып почмакта?
Сихри моңнарыңны тыңлап үстем, Гашыйк идем сиңа яшь чактан.
— Кайгы-моңнарымны сөйли алмыйм Зәңгәр кичтә искән җилләргә.
Яшь уйнаучым көрәш кырларыннан Кайтмый калды туган җирләргә.
Яр буена барып чишенде дә Колачларын җәеп бер мәлне, Йөгереп барып суга ташланды кыз, Көмеш күлдә дулкын тирбәлде. Күңел дәрья, ул гүзәл кыз, гүя, Күңелемә минем оикерде. Тынгы белми хәзер дулкынланам, Давылдагы диңгез шикелле.
Әйтер сүзләремне әйтә алмыйм...
Кыюланган булып киләм дә.
Гүя, син җир, ә мин юлдашыңмын, Кая барма, йөрим тирәңдә. Ераклаша алмыйм, якынаймыйм, Якын килсәм... (Ах, бу мөмкинме!) Ялкынланып янар <идем кебек... Атылып янган йолдыз шикелле.