Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИШКИН «АЛАН»Ы


Күренекле якташыбыз Иван Иванович Шишкинның Татарстан сынлы сәнгать музеендагы
картиналары арасында «Алан» исемлссе аерым әһәмияткә ия Аның үз тарихы бар Бу зур булмаган
пейзажны рәссам гомеренең соңгы елларында ижат итә Казанлылар аны беренче мәртәбә 1898
елда Казан сәнгать мәктәбе бинасында оештырылган күргәзмәдә күрәләр Шул ук күргәзмәдә
художникның «Дача янында» дигән хезмәте дә була. Пейзажларның икесен дә тамашачылар зхр
игътибар белән, бик яратып карыйлар Шул ук елда фән-промышленность музее советында бу
әсәрләрне сатып алу өчен рөхсәт сорау турында сүз бара, һәм менә 8 мартта Казанга мондый
телеграмма килә «Сезнең тәкъдимегез белән бик теләп килешәм — Шишкин» Мондый шатлыклы
хәбәрне укыган кешеләрнең берсе дә нәкъ шушы көндә зур художникның йөрәге тибүдән туктавын
белми әле Чөнки ул кайгылы хәбәр Казанга соңрак килеп жнтә. Шулай итеп, әлеге пейзажлар буенча
килешү талантлы якташыбызның соңгы телеграммасы була
Вакытлар узу белән, бу ике әсәрнең берсе — «Дача янында» дигәне Шишкинның Алабуга
шәһәрендәге музей-йортына күчерелә. Картина бу музейның сынлы сәнгать залын бизәп тора
Гомеренең соңгы елларында Шишкин Петербург янындагы Преображенск стан циясендә яши
һәм аның шунда 1897 елда ижат иткән «Алан» исемле картинасы, менә дигән останың хушлашу
бүләге булып, бөтенләйгә Казанда кала
Типография ысулы белән ясалган рәсемнәрнең кайсын гына алма, аларнын барысы да.
сурәтнең үзе белән чагыштырып караганда, бик күпне югалта Бу хакыйкать бездәге пейзажларга
да кагыла, билгеле Төсләрнең гажәеп гармониясен рәссам табигатьтә күреп алган, яз нурлары
балкып торган якты, аксыл-зәнгәр күкне пөхтә һәм нәфис итеп киндергә төшергән Бу әсәрендә
рәссам 1880 елларда баш- танган палитраны яктырту эшчәнлегенең иң югары ноктасына күтәрелә
Нәкъ шул вакытта Шишкин хезмәтләренә кояш яктысы һәм һава иркенлеге килен керә, ә буяулар
үзгә бер сафлык белән үзләреннән-үзләре яктырта башлыйлар «Алан»ны тормыш һәм яз
шатлыгына мәдхия днп атарга да мөмкин
Инде менә 85 ел узып китте, музейда бөек якташыбызның күп кенә башка хезмәтләре
барлыкка килде, ләкин «Алан» картинасы һаман элеккечә музей экспозициясен бизәп тора һәм
тамашачыларның иң яраткан картиналарыннан берсе булып кала.
В. ЧЕРНЫШЕВА.
Татарстан сынлы сәнгать музееның бүлек мөдире