Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӘГАТЬ


изкультура дәресендә Гөлгенәнең сәгате югалды. Күкеле сизгәндәй, өстен алыштырып килгәнче үк, алъяпкыч кесәсенә кулын тыгып караган иде — эче жу-у итте. Тыны кысылып, күз алдында яшел- ле-сарылы боҗралар әйләнде, чигә тамырына кан бәрә башлады, тәне бер кызды, бер калтыранды. Аннары, тын алыр хәлгә килгәч, ашыгып-кабала- нып эзли башлады. Спорт залының швед стенкасы куелган ягына каршы кыска аяклы эскәмияләр тезелгән иде. Дәрескә кергәч, укучылар киемнәрен шунда куялар, талчыгып китсәләр, утырып ял итәләр. Гөлгенә чишенер алдыннан сәгатен кая куярга белми аптырады. Гөл яфрагы кадәр генә кулъяулыгына төреп, алъяпкыч кесәсенә салган кебек иде. Күңелгә килгән алга килә, диләр бит, кулъяулыгы шунда, ә сәгате юк. Аның үзеннәи-үзе төшеп югалуына ышанмады Гөлгенә, шулай да эскәмия асларын тикшереп чыгасы итте, бала-чага аягы белән тапталып, урыны-урыны белән пеләшләнеп беткән келәм читен дә күтәреп карады, салып куйган аяк киемнәренә хәтле урыннарыннан кузгатты. Ике-өч көн буена җыелмаган залның мамыклы тузаныннан башка кулына берни дә эләкмәде. Кызның күңеленә башта ук кереп утырган әшәке уй тәмам төпләнеп, тамыр җәеп өлгергән иде инде. Башкача булуы мөмкин дип уйламады да. уйларга да теләмәде Гөлгенә. Баш миен бораулап, һаман бер сүз әйләнде дә әйләнде алганнар! Алганнар, алганнар!..
Тотып кына кайсысыннан шикләнергә дә белмичә, классташлары ның барысына да ачу белән карады Ә тегеләрнең аида-монда эшләре юк, алдагы дәрескә җитешергә дип. ашыга-ашыга киенеп яталар Фи знк күнегүләрдән кайнарланган каннарын тыя алмыйча, бер уңай тан
төрткәләшеп алырга да өлгерәләр, кулларын йодрыклап, бокслашкан да булалар, ә кызлар, чытлыкланып, уч төбе кадәр көзгедән чиратлашып карый-карый, кашларын, күзләрен төзәтеп маташалар, үзләре чыркылдап көләләр, кычкырып сөйләшәләр. Гөлгенәнең кайгысымыни соң аларда.
Фәридә инде киенеп өлгергән, дымлы маңгаена сибелеп төшкән ак сыл-сары чәчләрен кайнар сулышы белән өргәләп, җиң очы сәдәфләрен төймәләп тора иде. Гөлгенәнең:
— Сәгатемне күрмәдеңме? — дигән соравына шаярып җавап кайтарды
— Күрдем, .ишектән чыгып бара иде.
— Ахмак!
Ул шуннан соң гына кызның йөзенә игътибар итте һәм урынсыз шаяруын аңлап:
— Нинди сәгать? — дип сорады.
— Нинди, нинди,— диде Гөлгенә үртәлеп, — сәгатемне алганнар!
Гөлгенәнең беләгендәге алтын сәгатьне күргәне бар иде Фәридәнең Ләкин аны кемнең дә булса алу ихтималын башына да китермәде.
— Кемгә кирәк ул. Идәнгә төшкәндер, яхшылап кара.
Аның гөнаһсыз күңеле тыныч иде әле һәм, үзенең шушы тынычлы гын Гөлгенәгә дә бирергә теләгәндәй, салмак кына аңлатырга кереште:
— Әллә берәрсе шаярып яшергәнме? Теге вакытта Алик химия дәф-тәреңне алып ни эшләтте...
Дәфтәр битен тутырып шигырь язып бирде, дип әйтергә теләгән иде, өлгерә алмый калды. Үзе янганда башкалар да борчак кебек куырылырга тиеш, дип уйлаган кызның бу сабырлык ачуын гына кабартты. Кып- кызыл булып бүртенгән Гөлгенә:
— Сөйләп торган булмасана! Дәфтәрмени ул, сәгать бит, алтын сәгать! — дип, үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәрде.
Фәридәнең яңагына чалтыратып суктылармыни, ике бите, колак яфраклары ут булып яна башлады. Җыерылган кашларының шәүләсе төшкәндәй, күзендә нурлар сүнде. Гөлгенәнең тавышына тирә-юньдә- геләр дә әйләнеп карады, ни булганын белергә теләү нияте белән якынрак елыша башладылар. Фәридә, елап җибәрүдән куркып, иренен тешләде, үзе Гөлгенәгә әйтергә ачулы сүзләр эзләде, тик башына берни килмәде, телен әйләндереп сүз әйтә алмады.
Ул арада Гөлгенә йөгереп барып ишек янына басты да, берегезне дә чыгармыйм дигәндәй, кулларын як-якка җәеп җибәрде.
— Туктагыз!
Кызның тавышы каты иде, колак пәрдәләрен ертып керерлек ачы иде, спорт залының тимер челтәр корылган тәрәзәләренә бәрелеп, бик озак чыңлап торды. Классташлары шаулашудан туктадылар, нәрсә булырын көткән кызыксыну белән кызның шашкан кыяфәтенә аптырап карап тордылар. Аптырарлык та иде шул Гөлгенәнең кыяфәте. Яңаклары. муены тимгел-тимгел булып кызарган, шар ачылган күзләрендә яңгыр алдының караңгылыгы бар.
— Туктагыз! — дип кабатлады ул, кату кычкырудан тамагы карлыгып. — Мин... минем алтын сәгатем югалды. Шул табылмыйча, берегез дә моннан чыкмыйсыз!
" Гөлгенәнең сүзе залдагыларны әйтерсең лә йокыдан уятты. Башта берсе, аннан икенчесе, өченчесе тавыш бирүгә кинәт кенә бака туе башланды
— Оһ-һо!
— Безнең ни гаебебез бар?
— Югалткан кеше үзе эзләсен.
— Шаярып алсагыз, бирегез, егетләр! Звонок булды.
— Тарихка соңга калабыз.
— Тарихка керәбез дә керәбез инде болай булгач.
— Кит ишек яныннан. Әллә тентергә торасыңмы?
— Бирмәсәгез. тентермен дә.
— Вот еще!
— Позо-ор!
Әле генә ишеткәннәренә ышанмыйча, уенын-чынын бер итеп, җиңел- ♦ чә генә сүз атышкан егетләр-кызлар Гөлгенәнең авызыннан шундый сүз А чыккач, кинәт кенә бик тә хурланып, моңа кадәр күрелмәгән, алар ара < сында һичкайчан булмаган, әгәр шушында ачыкланмаса, барысына да <5 кара тап булып төшәчәк аяныч бер хәл алдында торганлыкларын абай- и лап. җитдиләнеп киттеләр. Кая ул шаярып сүз кату, алар хәтта бер- ♦ берләренә күтәрелеп карарга да уңайсызланалар, ялгышып кына берәр- < сенең күз карашын тотып алсалар, сынап карамыймы дип шикләнәләр ® иде. һәм менә шушы минутта әле генә гөж килеп торган залда шундый х тынлык урнашты ки, Гөлгенәнең сәгате аяк астында текелдәп ятса, * берәү дә ишетми калмас иде мөгаен. Шул вакыт Фәридә үзенең янә- х шәсендә басып торган Аликның, буыла язып
— Гөлгенә-ә! — дип пышылдавын «шетте. «
Баскетбол командасына ярарлык озын буе белән иптәшләреннән £ аерылып торган егетнең кыяфәте әле генә йокысыннан уянган көйсез ю баланы хәтерләтә иде. Фәридә аңламады: Гөлгенәне яклый идеме ул, ™ әллә аның калын иреннәре хурланудан шулай дерелди идеме. Кызның уенча, Алик хәзер Гөлгенә янына барып басарга тиеш иде. Әгәр шулай булса, әгәр дә Алик шушы күңелсез мәсьәләне чишәргә булышса, Фәридәнең үзенең дә, башкаларның да баш очында асылынып торган болыт кебек кара шикне алып ташлар, яшен яшьнәп, күк күкрәми калуына шатлангандай, барысы да җиңеләеп китәр, бер-берсенең күзенә сынап караулардан котылыр кебек иде. Уйлавын шулай уйласа да. аның бу егетне бер генә дә Гөлгенә янына бастырасы, шушы әшәке эшкә катнаштырасы, түбәнсетәсе килми иде. Каш астыннан сөзеп ка pan торган егетнең эре-эре атлап килүен һәм әле һаман ишеккә аркы лы торган Гөлгенәнең кулын ансат кына сыпырып төшерүен күргәч, җиңел сулап куйды.
— Гөлгенә! Син нишлисең? Акылыңа кил!—диде егет ачыргаланып. Аликның тавышыннан кызның бу эшенә гаҗәпләнү дә, шушы хәл дән аны ничек коткарырга белмичә аптырап калу да. иптәшләреңнән гафу үтен дип, ялыну-ялваруны да аңлап булыр иде Аликны тыныч ландыру өчен Гөлгенәнең бер җылы сүзе, алай да булмаса, ишек яныннан бер адым, бары бер генә адым читкә атлавы кирәк иде. Ләкин Гөлгенә аны эшләмәде, киресенчә, ачудан шартларга җиткән күзләрен төбәп:
— Ә нигә сәгатьне бирмиләр! — дип кычкырды.
Алик ярсып кулын күтәрде. Барысы да, суга инде бу дип көтеп торганда, кыз, куркынып, читкәрәк тайпылды. Ләкин егет үзен тыеп кала белде, кызга булган ачуын алырга теләгәндәй, бар көче белән ишеккә китереп типте. Өч метрлы авыр ишек, тупсасыннан атылып чыгардай булып шартлап ачылды, һәм Алик, коридордагы балаларга бәрелә-сугыла, китеп барды
Алик артыннан ишек ябылгач, иптәшләреннән гафу үтенгәндәй, як ягына карана-карана Рәсим дә чыгып китте Берәүнең дә моңа исе китмәде. Киресенчә, җан дусты артыннан иярмичә биредә торып калса, бу үзе гаҗәп тоелыр иде. Шуның өчен артыннан
— Атла, атла, адьютант. сыпырт! — дип кенә калдылар.
Ләкин буа ерылган иде инде. Ниндидер кодрәт белән генә тыелып торган көчне хәзер берәү дә тотып тора алмаячак Залдагылар берьюлы хәрәкәткә килделәр, менә-менә ярылырга тиеш булган бомбадан качкандай, ишеккә ташландылар Килеп тыгылган төркем астында
изелмәс өчен, Гөлгенәгә ишек яныннан китүдән башка чара калмаган иде. Минут та үтмәгәндер, зыңгылдап торган буш залда, кеп-кечкенә булып, үз кайгысына буылып, Гөлгенә япа-ялгызы басып калды.
Фәридәнең аны юатасы, хәтта сәгатен эзләшәсе килгән иде. Кешечә ипләп кенә әйткән булса, башкалар да аның хәленә керерләр иде, мөгаен. Шундый кыйммәтле әйберне югалту уен эш түгел. Гөлгенәнең унынчы классны бетергән көненә бүләккә дип алып куелган сәгать икәнен дә, түземсез кызның ул сәгатьне әти-әннсеннән яшереп тагып йөрүен дә, хәзер менә шул табылмаса, җавап бирергә кирәклеген дә белә иде Фәридә. Ә җавабы, аның уенча, җиңел булмаска тиеш. Чөнки Гөлгенәләр гаиләсе аңа бик билгеле, бу гаиләдә сәгать хәтле сәгать түгел — җитмәсә алтын сәгать әле — энә дә санаулы икәнен белә ул. Алар күршеләр, ишекләре ишеккә орынып кына тора. Әллә ни керешеп йөрмиләр йөрүен, дөресрәге, бөтенләй керешмиләр. Шулай да күп кирәкмени кемнең кем икәнен белергә.
Була бит шундый кешеләр, гомер буе бер йортта яшәсәләр дә, күр-шеләренең исемен белмиләр. Ишегалдының бер үк ташларын шомартып бетерсәләр дә, узганда-барганда, ичмасам, баш кагып кына да да исәнләшмиләр. Гөлгенәнең әтм-әнисен дә аларның биш катлы, дүрт подъездлы йортларында бик аз гына кеше белә, белгәннәре дә аларны исемнәре белән түгел, чит кешеләр кебек итеп, Касыймовлар дип йөртәләр. Касыймовлар берәү белән дә аралашмый, күршегә йомышкз керми, үзләре дә йомыш бирми торган карун кешеләр иде. Бүтәнне әйтәсе дә юк, Фәридәнең башкалар турында гел яхшы уйда гына булган әнисе, мәсәлән, шырпы-тоз ише вак-төяк кирәк булганда бишенче катка хәтле менсә менеп китәр, кыенсынмас, әмма орынып торган Касыймов- ларга кагылмас.
Фәридәнең генә ишегенә бишәр йозак салган «оҗмах»ның эчен кереп күрәсе килгән чаклары бар иде. Әмма ике яктан да тыю катгый булды. Бердән, кызның әнисе кеше йөдәтеп йөрмәскә кушты, икенчедән, Гөлгенәнең үзенә «бала-чага аягын бастыру» нык тыелды. Күршедә генә яшәсәләр дә, ун ел буе бер класста укысалар да, Фәридәнең Гөлгенәләр өенә кереп караганы булмады. Хәер, аның алдында да бер ачылды бу серле ишек. «Мең дә бер кичә» әкиятендәге кебек «сим-сим, ач!» дип әйтмәсә дә, ачылып китте. Тормыштагы гап-гади бер сәбәп булды аның ачкычы. Җиденчедәме-сигезенчедәме укыган чаклары иде. Гөлгенә дәрескә килмәде. Ни өчен килмәвен белүне укытучы Фәридәдән үтенде.
Биш йозакның бишесен дә челтерәтеп борып бетергәнче, ишек артында шактый озак басып торырга туры килде кызга. Бераздан аркылы салынган чылбыр киңлегендә генә ишек ачылды. Шушы тар ярыктан озынча булып хуҗа хатынның кырыс й<зе күренде. Бигрәк тә аның без кебек чәнчеп караган күзләре күңелдә, нигә килдем, дигән үкенечле уй кузгата иде. Әгәр укытучыга биргән сүзе булмаса, .Фәридә кермәс, кире чигенер иде бу ишектән. Шундый теләк булса да, кире борылмады ул, юкка йөрмим бит, классташым хәлен белергә керәм, шикле күз белән карарга ни хакы бар дигәндәй, чылбыры ычкындырылган ишекне юри зур ачып, кыю атлап керде. Хуҗа хатын исә кызны ишектән уздырса да, ялгышып та алга атлама дигәндәй, олы гәүдәсе белән каршын та басып калды. Гөлгенәне чакырып китергәч кенә, озын халат итәкләрен җилфердәтеп, залга кереп китте. Ишек төбендәге трюмодан залның бер почмагы күренеп тора иде. Фәридә үзе Гөлгенә белән сөйләшә. үзенең күзе көзгедә. Салават күперенең җиде төрле төсен балкытып янган бәллүр люстраны, инкрустацияләп эшләнгән затлы шкафның бер бүлемен, идәндәге һәм стенадагы чәчәкле зур келәмнәрне исе китеп карап торды ул. Күзне иркәләгән шушы матурлыктан аерылырга
теләмичә. Гөлгенәне озаграк сөйләштерергә теләде. Ләкин төсле телевизор каршындагы креслога чумып утырган Касыймова кызын бик тиз чакырып алды
— Урынына кереп ят. Гөлли, өзлегерсен.
Өзлегерлек каты авыру түгел иде Гөлгенә Иртәгесен үк укырга килде Әнисенең сүзе кызым сиңа әйтәм. киленем син тыңла дигәндәй. * Фәридәгә чыгып китәргә кушуы иде. £
«Урыныңа кереп ят, Гөлли!» Шушы сүз белән генә озаткан булса- лар, ул хәтле үк хурланмас иде әле Фәридә. Ишеккә таба борылганда - тагын бер тапкыр көзгегә караган иде, Касыймованын сәер кыланышын ♦ күреп алды кершән-пудра, затлы духи шешәләре белән тулы трюмо ч алдына ишарә ясады ул һәм, утырган җиреннән үрелеп, күзен алмыйча ® кыз артыннан карап калды. Моның мәгънәсен бик яхшы аңлады Фә 2 ридә. Ай ул чәнечкеле күз карашлары! Фәридәне айлар буе эзәрлеклә- < де, артыннан карап торгандай, көтмәгәндә исенә килеп төшә дә җилкә * тамырлары сызлап куя. Гомергә кичермәм, дип уйлаган иде, эчендә кер = саклый белмәгән кыз әкрен-әкрен тынычланды тагын. Күңел ярасы да а төзәлгән кебек булды. Җөе генә, чак кына кагылсаң да, әрнеп сызлый ® иде. Бүген дә искә төшерде ул үзен. Бу юлы «син» дип, турыдан-туры ’ әйтмәделәр аңар. Гаепләү бу юлы бөтен класс өстенә ташланды. Анар карап кызга җиңел булмады. Әгәр сәгать табылмаса, бу кара шик алар 4 өстендә мәңге гЪрып калачак бит. Сәгать нәрсә, берсе югалса, икенчесен алырлар. Гөлгенәләрнең анлык кына хәле бар. Яман атны яхшыга алыштыруы гына кыен. Озакламый укулар бетәр Фәридәләр төрлесе төрле якка таралырлар. Шушы көе аерылышырлармы инде алар? Бер очрашмый тормаслар бит. очрашырлар. Шул чакта күңелләрдә һәм күзләрдә бер үк сорау булмасмы’ Очрашмаган тәкъдирдә дә, мәктәптә үткән ун ел гомерне сагынып искә алганда, кара шәүлә булып, шушы вакыйга арага килеп кермәсме?
Укучы балаларның классларга таралышып, коридорлардан кабинет ларга күчеп, тавышларының ябык ишекләр аша тонык гөжләү булып ишетелгән чагы иде. Укытучыдан алда дәрескә кереп өлгерер өчен, ике басманы бер итеп сикерә-сикерә, Фәридә үзләре укый торган катка менеп килә иде. Баскычның урталыгына җиткәндә колагына ниндидер ят аваз килеп керде, тик ашыгуы белән апа игътибар итеп тормады Сулкылдап чыккан аваз яңадан кабатланмаса, шул көе үтеп тә китәр иде. Очкылык тотуны хәтерләткән тавыш кызны туктарга һәм сак кына кире төшәргә мәҗбүр итте.
Баскыч астындагы ярым караңгы урында Алик белән Рәсим басып тора икән. Алик йөзе белән стенага капланган да йодрыклап стенага суга, суккан саен бер сүзне кабатлый
— Ник... Ник... Ник ул алай...
Рәсим дәшми. Дустын юатырлык сүзләр табылмый, кайгысын бүлешер иде, анысы да мөмкин түгел. Ничек ярдәм итәргә белмәүдән гаҗиз булып, көтә генә ала ул. Дустының бераз бүшаганын. сүрелә төшкәнен көтәргә сабырлыгы җитә Рәсимнең.
Алар Фәридәне күрмәделәр. Кыз үзе дә, аяк очларына басып, артка чигеиә-чигенә килде дә әкрен генә югары катка менә башлады
Аликнын авыр минутына тан булган Фәридә анар карата һич кенә дә битараф һәм чит булып кала алмады Чөнки Алик Фәридә өчен көч дә күрешеп торган классташларының берсе генә түгел, башкалардан үзгәрәк иде ул анын өчен. Гөлгенәнең дус кызы буларак, егет Фәридә не дә якын итә һәм бу өч яшь кешенең дуслыгы соңгы елда һич аерылмаслык булып ныгыган кебек иде. Моңар хәтта Аликтан бер адым да
калмый йөргән Рәсимнең булуы да, аның кызлардан бераз гына көнләве дә комачау итмәде.
Аерыласы көннәрнең һаман саен якынлаша баруыннанмы, Алик Гөлгенәгә шигырь белән хат артыннан хат яудыра башлады. Кыз ул хатларга шатлануын яшерми, сердәше итеп сайлаган Фәридәгә дә укый. Ләкин үзе җавап бирми. Кызлык горурлыгымы бу, әллә хисләрнең әле уянып җитмәвеме. Хатларны укыганда Фәридә тыныч кына утырып тора алмый, хискә бирелеп китеп, Гөлгенәне кысып-кысып кочаклый, син чыкмаска кердең уема... сөенеч идең, инде сагышыммы... дип, шигырь юлларын кабатлый. Ә Гөлгенә елмая гына. Бу хатларны ул Фәридәдә саклый, өйләрендә тотса, әниләре күрер дип шикләнә. Фәридә кайчагында уйлап та куя Касыймовларнын музей кебек өйләрендә шушындый кыйммәтле әйбергә ничек урын табылмый икән. Гөлгенәнең бу хатларны кат-кат укыйсы, күкрәгенә яшереп җылытасы, битенә куеп иркәлисе килмиме икәнни? Фәридәгә калса, ул үзе кәгазь битен яндырырлык бу сүзләрне укый-укый ятлап бетерде инде. Аларның бүтән кешегә атап язылганын, үзенеке түгеллеген дә белә, барыбер рәхәт аңар. Бу юлларны нәкъ менә аның үзенә атап язганнар кебек тоела.
Фәридәнең кинәт дәрескә керәсе килми башлады Тарих кабинетының ишеген ачарга үрелгән кулын кире алды. Әрле-бирле сугылып коридорны бер әйләнгәч, укытучылар күзенә күренмәс өчен, аскы катка төште. Анда да җанына тынычлык тапмады. I өлгенәне кызгана да ул, аңа ачуы да килә иде. Бу сәгать чыннан да табылмаса, зур каза, билгеле. Ләкин Фәридә классташларына үзеннән артыграк ышана иде. Әгәр алар син шундый да, син тегенди, дип төрле яктан әйтеп торсалар, тузан бөртеге хәтле дә гаебе булмаган көе, әллә мин чыннан да шундый микән, дип уйлавы мөмкин, ә иптәшләре турында... юк!
Ә шулай да ниләр бар икән хәзер класста?
Кергән укытучы классның гадәттән тыш тәэсирләнгән булуына сәерсенсә дә, дәресен тыныч кына башлап җибәрде. Ләкин укучыларның чыш-пыш сөйләшкәләп алулары, бер-беренә кәгазь язып ыргытулары игътибарны ала, дәреснең ритмын боза, эчне пошыра иде. Аның шелтәле .карашына буйсынып, класс тора-бара тынычланды да кебек. Әмма Гөлгенә, күңеле белән әллә кайларда йөргәндәй, әле дә булса тәрәзәгә карап утыра. Шундый да тирән уйга баткан, хәтта укытучының кисәтүен, янына килеп басуын тоймый калды.
— Китабыңны ал, Касыймова, эшкә тотын,— диде укытучы, кызның иңбашына йомшак кына кагылып.
Гөлгенә сискәнеп китте, ашыгып сумкасына үрелде, каушавы белән кулыннан ук төшереп җибәрде. Сумка эчендәге әйберләр шапылдашып идәнгә коелды. Җыеп алырга иелгән кыз өнсез калды, үз күзенә үзе ышанмады, иреннәре «сәгать!» дип пышылдады. Китап-дәфтәрләр ара-сында, көзге кояш кебек салкын нур балкытып, сәгать ята иде. Гөлгенә аны чылбырыннан тотып алды да, барысына да күрсәтергә теләгәндәй, кулын югары күтәрде.
— Сәгатем табылды! — дип кычкырды ул, дәрестә утыруын да онытып. Ләкин аның шатлыгын күтәреп алучы булмады, кызыксынып башта аңа, аннан бер-берсенә караштылар.
Эшсезлектән каңгырып йөргән Фәридә бу турыда берни белми иде әле. Ул Аликларны калдырып киткән җирдән тагын бер әйләнеп килде. Аида егетләр юк иде инде. Кызны бераздан Рәсим үзе килеп тапты.
— Алик кайда? — дип сорады Фәридә.
£Эен.> кайтып китте,— диде Рәсим һәм Фәридәнең күзләренә ка pan: — Гөллиеңә әйт, йөрмәсен безнең белән буталып.