Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧ НӘСИХӘ!


үренекле галим, РСФСРның һем Татарстанның атказанган фен эшлеклесе. филология фәннәре докторы Мехәммәт Гайнуллинга 80 яшь тулды Ул — СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г. Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иң елкән фәнни хезмәткәрләреннән Гомеренең яртысын дип әйтерлек шушы институтта үткәргән: биредә ул 1945 елдан башлап эшли, хәзер профессор-консультант вазифаларын башкара
Мехәммәт ага яңарак Мәскәүдәге Бәтендәнья әдәбияты институтына «СССР халыкларының Октябрь революциясенә кадәрге чор әдәбиятлары» күп томлы тарихы эчен XIX йөз татар әдәбияты турында бүлек язып тапшырды Ул яңа, зур иҗат планнары белән яши: XIX йөз татар поэзиясе антологиясен хәзерләүгә җитәкчеле* итә, Гыйльми совет утырыш ларында докладлар сейли, коллегаларын яңа табышлары белән таныштыра, шәкертләре белән әңгәмәләр алып бара Аның тормыш тәҗрибәсе гаять бай, әйтер фикерләре гаять күл. Шуңа күрә дә остаэ-галимнең иәсихәтләрен аның коллегалары да, шәкертләре дә зур игътибар белән тыңлыйлар бу юлы остаз-галимнең оч нәсихәтенә генә колак салыйк..
Беренче нәсихәт
«Остазы нинди—шәкерте дә шундый. Шәкертсез галим —
Укучы — остаз монәсәбәтләренә Мехәммәт ага үзенең әңгәмәләрендә шактый еш кагылып уза. Бер уңае — үзенең остазларын искә алганда Әңгәмәнең нигезе остаз- торбияченең укучыны тәрбияләүдәге роле, җаеаплылыгы кебек җитди темага барып тоташа:
— Остазы нинди, укучысы да шундый,— дип сейли Мехәммәт ага.— Укучының бәхете укытучыдан тора. Мин үземне бәхетле язмышлы дип саныйм. Гади балта остасының малае әтисе хыялына да китерә алмаган мәгърифәт тавының биек үрләренә менсен әле — бу бәхет түгелмени! Шушы юлга этәрүчеләр — беренче укытучыларым, остазларым. Минем бәхеткәдер инде, мәктәпкә укырга кергән елны авылыбызга яңа могаллим килеп, ботенләй яңача укыта башлады. Соңыннан без аның Җаек шәһәрендә (Уральскида) «Мотыйгия» мәдрәсәсендә Габдулла Тукай белән бергә укыганлыгын белдек. Исеме хәтердә бик тирән уелып калган — Зәки Ремиев. Үз тормышы турында әллә ни кайгыртмый иде — мәктәпнең бер бүлмәсендә гене тора, бар белгәне— китаплар, бар кайгысы — авыл балаларын белемле итү. аларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү иде. Тукай шигырьләре белән дә безне беренче буларак ул таныштырды.
Мехәммәт Гайнуллин соңыннан, одәбиятчы-гәлим булып киткәч, үзенең тикшеренүләрендә Тукай иҗатына һем шул чор әдәбиятын, публицистикасын ейрәнүгә киң урын бирә. Тукайга булган шушы олы мәхәббәтенең бореләнүе. ихтимал, шул Зәки Ремиевтан тыңлаган беренче дәресләрдән үк башлангандыр. Ул сабаклар исе Ко- хандагы Йончыгышны ойрәнү институтының филология факультетында укыганда (1928—1931) һем аспирантура үткәндә (1931—1934) тагы да тирәнәяләр Институтта ул X. Бәдигый, Г. Сәгъди, Г Шәрәф. Җ. Вәлиди. Г Ннгъмәти кебек күренекле галнмиәр-
К
нең лекцияләрен тыңлый, алардан әдәбият фәненең күп серләренә өйрәнә. Аспирантураны Г. Нигъмәти җитәкчелегендә үтүе дә аның күңелендә тирән эз калдыра. «Татар әдәбиятында интернационализм мотивлары», «Г. Камалның тормыш һәм иҗат юлы» исемле башлангыч фәнни хезмәтләре профессор Г. Нигъмәти кебек остазларының әдәбият фәнендәге юлын дәвам итеп китә, үзе остаз булып әверелә.
— Галим кешегә белем байлыгын җыя белү генә җитми. Ул үзендәге хәзинәне башкаларга кызганмый өләшә белергә дә тиеш!— дип саный Мөхәммәт ага. Бу юлда ул үзенең остазлары шикелле эш итә: күңел байлыгын, белем хәзинәсен мәкаләләренә, күп санлы фәнни хезмәтләренә күчерә. Шушы тел эшеннән тыш ул педагогия институтында һәм университетта студентларга лекцияләр укый, радиодан чыгышлар ясый.
«Шәкертсез галим — бәхетсез галим»,— дигән гыйбарәне Мөхәммәт ага, урыны килгән саен куллана. Ул үзе бу яктан да бәхетле. Аның шәкертләре гаять күп. Ул унһан артык аспирант тәрбияләп, фән юлына озатты, дистәләгән фән докторларына һәм кандидатларына оппонент буларак фатиха бирде. Аның турында «Укытучыларның да укытучысы» дип исемләнгән мәкаләләрнең басылуы һич тә очраклы түгел.
— Минем иң олы куанычым әдәбият булса, аннан кала — укучыларым, шәкертләрем. Юлымны дәвам итүчеләрем бар...— ди Мөхәммәт ага.— Шәкертләрем миннән уздырсалар, мин шуңа шат!
Болай дип күп шәкертләр тәрбияләгән бәхетле галим генә әйтә ала...
Икенче нәсихәт
«Бүлмә саклап утырмагыз, алып китмәсләр» Яңаны, беренче кул чыганакларны эзләге з.„»
Профессор Мөхәммәт Гайнуллин үзенең әңгәмәләрендә, чыгышларында еш кына галимнең яшәү рәвеше, эшләү принциплары турында да сүз кузгата. Бу мәсьәләдә дә аның үз карашы, үзе инанган, яклаган концепциясе, шәкертләренә әйтергә теләгән нә- сихәте бар.
— Мин эзләнә торган, бар булганы белән канәгатьләнми торган тынгысыз галимне яратам,—ди ул үзенең шәкертләренә нәсихәтләрендә.— Галим кеше һәрвакыт эзләнергә, яңалыкка омтылырга тиеш. Белгечлегең әдәбият тарихчысы дип атала икән, миеңә иң беренче киртеп куй — тарих өчен иң кирәге — беренче кул чыганаклар Шулардан башка тарих язып булмый, язылса да ярты-йорты гына килеп чыга...
Карт профессорның озак еллар дәвамында шушы өлкәдә эшләү тәҗрибәсеннән туган фикерләре бу. Мөхәммәт ага үзе шундый: тынгысыз, эзләнүчән.
— Кызганычка каршы, хәзер врачлар ерак юлга чыгарга рөхсәт бирмиләр. Әле дә өйдә утырмас идем, тотар идем дә ерак юлга чыгар идем. Менә, карагыз, тагын хатлар алдым. Мәскәүгә, Оренбурга, Әстерханга чакыралар...— ди ул өстәлдәге хатларга ишарә ясап. Аннары беравык тынып кала: үткәндәге озын һәм ерак сәфәрләрен искә ала булса кирәк.
— Баштарак мин китапханәләр белән генә чикләнә идем.— дип сүзен дәвам итә ул.— Үземнең китапларым үземә үк бик гыйбрәтле сабак бирделәр. Әдәбият тарихы буенча беренче китабым басылгач, Касыйм шәһәреннән Баширова фамилияле бер карт укытучыдан хат алдым. Ул минем китапта Закир Һади биографиясе тулы күрсәтелмәүне. туган һәм үлгән еллары дөрес бирелмәүне тәнкыйтьли, язучының кызлары исән булуын хәбәр итә. Шушындый хатлар минем күземне ачты. Карасана, безнең уйламаган булышчыларыбыз да бар икән ләбаса! Әдәбиятчы өчен архивта казыну гына җитми, киң җәмәгатьчелеккә дә таянырга кирәк икән! Әлеге хатлар ми-нем эзләнүләр мәйданын бик нык киңәйтеп җибәрделәр.
М. Гайнуллин гыйльми эшчәнлек юлына баскан вакытларда татар әдәбиятының тарихын яңа нигездә һәм фәнни итеп язу көн тәртибенә иң актуаль мәсьәлә буларак куелган була. Моңа 20—30 нчы елларда тәнкыйтьтә нык тамыр җибәргән вульгар-социологик тайпылышларның әдәбият тарихын язуда шактый нык авырлыклар тудыруы да сәбәпче иде. Аерым язучыларның иҗатын бәяләүдә бердәм фикер юк иде Шуңа күрә дә 40-50 нче елларда әдәбият фәненә килгән галимнәргә әдәбият тарихын әнә
шундый тайпылышлардан арындырып, язучыларны беренче чыганаклар буенча барлап чыгу буенча ифрат зур һәм җаваплы бурычлар йөкләтелгән иде М. Гайнуллин ивхъ менә шушы катлаулы эшкә алына. Ул төп объекты итеп XIX гасыр һәм XX га- , сыр башы әдәбиятын сайлый, К. Насыйри, 3. Һади, 3. Бигиев, М. Акъегет. Дәрдмәнд. F С Ремиев, Ш. Мөхәммәдов кебек күренекле язучыларның тормышы, иҗаты турында архивлардан, китапханәләрдән, әдипләрнең туганнарыннан, дусларыннан, кыскасы, ф киң җәмәгатьчелектән бик күл материаллар туплый, аларны фәнни кулланылышка ь кертә, язучыларның әсәрләрен барлый, аларны туплап, текстологик яктан хәзерләп, 2 матбугатка тәкъдим итә,
Мөхәммәт ага Гайнуллинның фәнни-тикшеренү орбитасы гаять киң булган кебек. £ аның эзләү-тикшерү мәйданы да күп тәбәкләрне, шәһәрләрие эченә ала. Мәскәү. т Ленинград архивларында булып, ул татар азучыларының цензурада тоткарланып 1 калган кулъязмалары яки әсәрләренең беренче басмалары белән таныша. Үзәк тарих ♦ архивында ул, мәсәлән, цензура тарафыннан тыелган XIX гасыр әсәре «Мәкәрҗә в бәетелиә тап була, 3. Бигиевнең «Катила» романын бастырырга сорап язган гариза- “ сын һәм цензор Смирновның кире бәяләмәсен очрата. Риза Фәхретдиновның «Китаб- п >л-ингисар лил-игътибар» исемле кулъязмасының цензор тарафыннан бастырылмыйча 2 калган нәсхәсе белән таныша. 3. Бигиевнең «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә» романы Е; элек 1896 елда язылган дип йөртелсә, галим аның 1887 елда инде басылган булуын — дәлилли. М. Акъегетнең биографиясен ачыклау нияте белән ул Пензага барып чыга. “ шәһәр архивыннан әдипнең тормыш юлын тулыландырырга ярдәм иткән яңа материаллар таба, Мәсәлән, шулердан берсе: элек аны Акъегет авылында туган дип язсалар галим аның Чембар шәһәрендә тууын ачыклый.
М. Гайңуллин Заһир Һади биографиясендәге төгәлсезлекләр турында язган адресатның сүзен тыңлап, Оренбурга юл тота, анда әдипнең кызларын эзләп таба, елардай 3. Һади тормышына, иҗатына караган күп материаллар алып, аларны фәнни кулланылышка кертеп җибәрә. Шул рәвешчә галим Ш. Мөхәммәдев, Дәрмәнд, С. Ремнев, Г. Коләхметов һ. б. әдипләрнең биографиясенә, иҗатына кагылышлы күл яңа материаллар туплый. Шундый яңа фактлар, чыганаклар әдип биографиясен генә түгел, шул чор татар әдәбияты тарихын да тулы итеп анализларга, татар әдәбиятын бетен байлыгы белән күрсәтергә ярдәм итәләр.
. —Бүлмә саклап утырмагыз, егетләр! — ди ул яшьләргә мөрәҗәгать ител.— Бүлмәгезне алып китмәсләр. Ә менә әдәбиятка кагылышлы кыйммәтле документлар, чыганаклар югала тора. Мин шундый аянычлы фактларга аз очрамадым Уральскида Да, Самаркандта да, Ташкентта да, Әстерханда да миңа: «Их. берничә ел алданрак килеп чыксагыз икән!»— дигән сүзләрне ишетергә туры килгәләде Дәрдмәнднең кызы Зәйнәп ханымны, улы Җәгъфәр Рәмиевне эзләп табып, мин алардан Дердмәнд- ноң мирасы ни рәвешле әрәм-шәрәм ителүен, бер сандыкка тупланган кулъязмалары поездда эзсез югалуын ишетеп, бик тә әрнедем Югалмасын иде алар! Аерым кеше хәзинәсе генә түгел, бөтен халык байлыгы бит алар1 Эзлик, табыйк, китапларга теркик, дәүләт архивларына — ышанычлы урынга тапшырыйк шул тапкан хәзинәләрне!
Уйнап түгел, уйлап әйтелгән сүзләр... Мондый сүзләрне халык байлыгы турында чын күңелдән кайгырткан галим генә әйтә ала.
Өченче нәсихәт
«Атлап үтмәгез, аңлатып үтеге 3„»
Әлеге гыйбарәне Мөхәммәт агадан шактый еш ишетергә туры килә. Бу настаете Дә аның уз иҗат лабораториясе белән аерылгысыз бәйле, үзенең фәнни эшчәилеген •чу эчен ачкыч ролен дә үти. Шушы фикер аның кырык елга якын сузылган фәнни зшчәнлегенең нәтиҗәсе, йомгагы буларак туган дияргә була.
М. Гайнуллин язучыларның биографияләрендәге, иҗатларындагы «ак тал.ларны ачыклау буенча алып барган эзләнүләрен әдипләрнең иҗат портретларын һәм әдәбият тарихын язу белән бергә тыгыз үреп бара Озак еллар дәвамында китапханә- ләрде, архивларда эзләнүләре, мәсәлән, аңар XIX гасыр татар әдәбияты панорамасын элекке дәреслекләр, тикшеренүләр белән чагыштырганда тулырак һәм баерак итеп
IS4
күрсәтергә мөмкинлек бирде. Шушы өлкәдәге беренче хезмәтләре 40 нчы елларның урталарында ук дөнья күрәләр. («М. Горький һәм татар әдәбияты». 1944; «Каюм Насыйри» 1945). Профессор Л. Климоаич яшь авторның К. Насыйри турындагы китабын укыгач: «М. Гайнуллин К. Насыйри турында архив һәм әдәби чыганаклар туплау буенча зур һәм катлаулы эш башкарган.дип билгеләп үтә, аңа шушы өлкәдәге тикшеренүләрен тагы да тирәнәйтә төшәргә киңәш бирә. Күренекле рус философларының җылы карашлары һәм киңәшләре белән рухланып, галим татар әдәбиятының катлаулы мәсьәләләрен чишү эшенә тагы да кыюрак алына. Тырыш хезмәт үзенең уңдырышлы нәтиҗәләрен бирә: 1947 һәм 1954 елларда аның «XX йөз татар әдәбияты», 1957 һәм 1968 елларда «XIX йөз татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматияләре басыла, рус телендә «К. Насыйри һәм татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте» (1955), «XX гасыр башы татар әдәбияты һәм публицистикасы» (1966), «XX гасыр татар әдәбияты» (1975) монографияләре дөнья күрә.
Бу хезмәтләрне берләштергән уртак сыйфатлар бар. Барыннан да элек, галимнең әдәбиятны шул чорның иҗтимагый-политик тормышы, фән-культура хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә каравы. Мөхәммәт ага татар әдәбияты үсешен мәгърифәтчелек һәм революцион-демократик хәрәкәт, китап басу һәм матбугат тарихы, публицистика һә/л әдәби тәнкыйть, эстетик фикер үсеше белән аерылмас бердәмлектә карый. Тарихка әнә шулай комплекслы якын килү галим өчен өстәмә авырлыклар тудырса да, әдәбият тарихын төпле, нигезле һәм масштаблы итеп аңлату өчен киң мөмкинлекләр ача.
М. Гайнуллин татар әдәбиятын үз алдына аерып, уз эчендә генә түгел, ә башка халыкларның әдәбиятлары белән дә тыгыз бәйләнештә өйрәнә. XIX йөз татар әдәбияты тарихын яктыртканда, мәсәлән, рус прогрессив культурасының, галим һәм әдипләрнең татар әдәбиятына шифалы йогынтысы, рус ориенталистларының татар әдәбиятын өйрәнүдәге хезмәтләре бай фактик чыганаклар җирлегендә күрсәтелә. Пушкин, Чернышевский. Некрасов, Горький, Гоголь кебек атаклы рус әдипләренең татар культурасы белән тыгыз бәйләнешләрен ачу буенча да ул әһәмиятле тикшеренүләр язды.
Бу хезмәтләрне характерлаучы тагын бер сыйфат — авторның тарих юлында туган катлаулы мәсьәләләрне, иҗатлары каршылыклы булган әдипләрне атлап үтмәве, ә аңлатып үтәргә омтылуы. Хәзер, мәсәлән, М. Акъегет иҗатының татар әдәбияты тарихында яктыртылуы бернинди бәхәс уятмый. Ә менә 50 нче елларда, Мөхәммәт ага үзенең китапларын чыгарган вакытларда, байтак рецензентлар М. Акъегет иҗатын уңай бәяләүгә, хәтта иҗатын дәреслекләрдә өйрәнүгә кертүгә каршы киләләр. М. Гайнуллин үз карашын яклауда ныклык һәм принципиальлек күрсәтү нәтиҗәсендә генә •■Хисаметдин менла» повесте һәм аның авторы әдәбият тарихында үзенең тиешле урынын ала 3. Бигиев, С. Рәмиев. Дәрдмәнд иҗатларын. XX гасыр башында чыга башлаган төрле гаэета-журналларны бәяләүдәге берьяклылык һәм чикләнгәнлектән арынуга да галим күп көч һәм тырышлык куя.
Риза Фәхретдинов һәм Фатих Кәрими кебек әдипләрнең иҗатлары байтак еллар бәхәсле булып килде. Кайберәүләр мәсьәләне җиңел генә хәл итү ягын якладылар: аларның каршылыклы дөньяга карашларын, иҗатларын атлап, сикереп кенә үттеләр. М Гайнуллин шундый караш белән килешмәде. Ул аларның иҗатларын җентекләп өйрәнде, иҗтимагый фикер үсеше, матбугат һәм әдәбият тарихындагы рольләрен ачыклап. .XIX йөз татар әдәбияты, дәреслегенең 1968 елгы татарча басмасында һәм русча монографиясендә (1975) Р Фәхретдиновка да. ф. Кәримигә дә принципиаль бәя бирүгә иреште. Мөхәммәт агага кадәр татар хатын-кыз язучыларының иҗатларын да атлап кына үтәләр иде. Галим әлеге юнәлештә дә җентекле тикшеренүләр алып барды, хатын-кыз язучыларның иҗатларына, әдәбият тарихында, беренче буларак, тиешле бәяне бирде.
- Әдипнең дөньяга карашы һәм иҗаты нинди генә каршылыклы, катлаулы булмасын, әдәбиятчы аны атлап, сикереп үтәргә тиеш түгел, ә аңлатып үтәргә бурычлы. Ленин тәгълиматы әдәбиятчыга әллә нинди чишелмәс кебек тоелган төеннәрне дә чишәргә булыша,-дип сөйләргә ярата Мөхәммәт ага нәсихәт-әңгәмәләрендә. Әлеге сүзләр галимнең иҗат кредосын ачарга да, аның кыюлыгын һәм принципиальлеген аңлатырга да булышалар. I