МИНУТЛАРНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛИК!
Гомумән. төп җитештерүче көч — ул. албаттә, кеше, аның хезмәт эшчэнлеге
(•КПСС Үзам Комитеты Генеральный секретаре ипт<*ш Ю В Андроповның Пленумда ясаган рече*инан)
ез техника прогрессы заманында яшибез. Мондый шартлар, завод-фабрикаларда булсын, иген кырларында булсын — кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге үсүгә китерә. Берничә генә мисалга тукталыйк. Газеталар хәбәр итүенчә, хәзер Татарстанда кон саен 200000 тоннага якын нефть, 7000000 кубометрдан артыграк газ чыгарыла, 300 ләп «КамАЗ» машинасы ясалып тора.
Димәк, хәзер эш вакытының һәр минуты бик кыйммәт, һәм ул зурлык артканнан-арта бара. Шушы хакыйкать безне иҗатка, хезмәткә, ялга бүленгән сәгатьләрнең, гомумән, гомер агышының кадерен белергә, бу хакта тирәннән уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Бәхеткә каршы, соңгы вакытларда дисциплинаны ныгытуга җитди игътибар бирелә башлады.
Дөрес, дисциплина дигән сүз шактый кырыс, хәтта аяусыз яңгырый. Мин үзем аны хәрби телдә генә йөри торган термин итебрәк төсмерлим.
Әйе, хәрби дисциплина да бар. һәм без беләбез: армия дә — тормышыбызның бер өлеше. Солдатта да хезмәт итәләр. Шактый авыр, катлаулы эшләр башкаралар. Кыскасы, кеше хезмәте булган җирдә, дисциплинасыз — дөнья сансыз. Дисциплинадан башка солдат стройда бер адым атлый да алмый.
Ләкин кеше, солдатта гына түгел, кайда гына булса да, нинди генә эшләр кылса да, нинди генә хәрәкәт ясарга теләсә дә, барыбер ниндидер «команда»га буйсынырга тиеш. Моның да исеме — дисциплина.
Дисциплинадан башка шырпы да кабызып булмый. Хәтта, җирдә тик кенә яткан таш та билгеле бер закончалыкка буйсынган. Гомумән, бу дөньяда бары да дисциплинага нигезләнгән.
Мин кайчак биек йортка карап таң калам. Ул кинәт авар кебек Юк, аумый, хәтта бик көчле давылда да аңа куркыныч янамый. Могҗизамы? Юк, бернинди могҗиза да юк. Бу биек корылмага проект сызучы осталар барысын да исәпкә алганнар. Йортның үз авырлыгын, нигезенең ныклыгын, төзү материалларының катылыгын сынал-тикше- реп караганнар. Шулай итеп, төзүчеләр бу йортның һәрбер кирпечен дисциплинага бастырганнар. Шул тәртип сакланганда, бу корылма йөз еллар'буе төз торача*.
Кеше гомере өчен дә билгеле тәртип бар. Аның тормышы, хезмәте, иҗаты, башка закончалыклардан да аермалы буларак, аңлы дисцип
Б
линага нигезләнгән. Кешеләр җәмгыятьтәге вазифаларын үз көчләренә, сәләтләренә лаек итеп бүлешкәннәр.
Заводтагы конвейерны күзәтик. Әгәр шул конвейерда эшләүчеләрнең берсе үз бурычын башкармый кала икән, инде аның күршесе дә үзенә тиешле вазифаны үти алмый. Ул күршенең күршесе дә тоткарланырга мәҗбүр була. Шулай итеп гомум эш туктала.
Нәрсә килеп чыкты әле? Дисциплина бозылды. Менә нәрсә килеп чыкты! Тормышта да шулай була. Бер генә члены үз вазифасын үтәүдән баш тарта икән, яки үз эшен яртылаш-портылаш кына башкара' икән, коллективта тәртипсезлек туа.
Менә шунда инде дисциплина турында сүз чыкмый хәле юк. Соңгы вакытларда бу хакта гел сөйләшәләр, гел яза торалар. Хәзер бу мәсьәлә бик күпләрне нык борчый, дулкынландыра.
Нәрсә булды? Нигә без бу мәсьәләгә яңадан кайтып төштек әле? Әллә элекке елларда бездә дисциплина юк идеме? Бар иде, әлбәттә, бар иде. Әммо заман таләпләреннән калышкан ул. Без моны бераз сизмичәрәк торганбыз. Моңа игътибарны йомшартканбыз. Эш әнә шунда.
КПСС Үзәк Комитетының 1982 елгы ноябрь Пленумында Юрий Владимирович Андропов, дисциплина турында бик борчылып, өзеп әйтте. Хуҗалыкның теләсә кайсы тармагында да эшләп чыгаруны арттыруда дисциплинаны, иң зур, иң кулай резерв, дип атады. Моңа һичбер өстәмә чыгымнар да тотасы түгел, диде.
Алга куелган планнарның вакытында, тиешле күләмдә, тиешле сыйфат белән үтәлмәүләренең сәбәбе әнә кая кереп яшеренгән. Турырак әйткәндә, эш урыннарында дисциплинаның йомшак куелышында, моңа игътибарсызлыкта. Эшнең турыдан-туры үзенә катнашмыйча, кәгазьләр белән, циркуляр, приказлар белән канәгатьләнеп калуда.
Юрий Владимирович Андроповның бу күрсәтмәләрен мин яңа ачыш белән тиңләр идем. Дөресрәге, эштә, яшәештә, промышленностьның бөтен тармакларында да — яңа алым, яңа башланыш хәрәкәткә китерелде дип әйтергә мөмкин. Моңа инде без үзебез дә турылыклы булып калырга тиешбез. Дисциплина — ул безнең ихтыярыбыздагы, үз кулыбыздагы чара.
Дисциплина турыдан-туры вакытка һәм хезмәт җитештерүчәнлеге- нә бәйле.
Вакыт һәм хезмәг бер-берсе белән кул алышып яшиләр. Вакытны— хезмәт, хезмәтне вакыт белән билгелиләр. Алга куйган максатына гомере буе ирешә алмаган ялкаулар бар. Бар, бишьеллыкны ике-өч елда үтәп, хезмәт нәтиҗәсе белән исәпләгәндә, вакытны узып, ике- шәр-өчәр ел «алданрак яшәүче» уңганнар. Предприятиеләрдә моны, хронометраж ярдәмендә, бик төгәл исәпләп баралар. Хәер, кеше тормышы үзе дә нәкъ хронометр сыман. Ул барысын да исәптә тота. Вакыт белән безнең яшебезне сыный. Гомереңне заяга уздыргансың икән, эш тәртибен бозгансың икән, аның яман нәтиҗәсен «ялт» иттереп күрсәтә дә куя.
Без, дисциплинаны уйлап чыгармаганнар, аны тормыш үзе кушкан дип әйтеп узган идек инде. Ул «кушу» да үзлегеннән генә килеп чыкмаган. Дисциплинаның үрнәген безгә бөек табигать күрсәткән.
Билгеле булганча, безнең планетабыз ниндидер бер вакыт арасында кояш тирәсендә әйләнеп чыга. Бу чакта елның дүрт фасылы булып тора. Нәкъ үз вакытында. Бу нәрсә? Дисциплина бу! Инде җир шары үз күчәрендә бер әйләнеп кайтса, көн вә төн туа. Ягъни, бер тәүлек узган була. Бер дә кичекмичә, үз «графигын» бер дә бозмыйча. Нәкъ үз вакыты белән. Бу нәрсә? Бу — шул ук катгый тәртип, кырыс закончалык, дисциплина!
Кешеләр, шул бер тәүлектә 24 сәгать вакыт уза дип, календарьга язып куйганнар. Моны беркем дә, беркайчан да үзе теләгәнчә үзгәртә алмый. Ә бу нәрсә? Дисциплина. Телисеңме, теләмисеңме, моңа риза булып яшәргә, буйсынырга туры килә.
Әмма без, җирдәге иң алдынгы җәмгыять кешеләре, табигать законнарына буйсынудан бигрәк, әле аңлы рәвештә дә вакыт мизгеллә- ф рен файдалы эш белән үткәрергә тиешбез. Безнең җәмгыятьнең төп _ принцибы бар: кем эшләми, ул ашамый, дибез. Хезмәт — яшәү чыга- = нагы, кешенең җирдә гомер итү мәгънәсе. Тәртипне боздың исә, син 5 вакыт дисциплинасын да бозгансың булып чыга. 24 сәгатьнең кайсыдыр “ бер өлешен җилгә очыргансың. =
Юрий Владимирович Андропов, эшчеләр белән очрашкач, вакытны 3 тиешле рәвешчә файдалану мәсьәләсен дисциплина белән янәшә куеп < сөйләгән иде.
Без моңа кадәр дә вакыт белән санаша килдек шикелле. Беләккә 3 бәйләнгән, урам чатларына тагылган сәгатьләрдән күз алмый торган £ идек. Эш урыннарына да нәкъ вакытында килә идек.
Кайчак исә сизгерлекне киметкәлибез. Бер көн, ике көн эшкә бар- - мый калу, яки кичегү гадәткә керә башлаган икән. Юрий Владимире- = вич Андропов моны шактый кискен рәвештә искә алды.
Юк, биш-ун минутка кичегү шикелле кечкенә фактлар турында ♦ әллә ни сүз куертып, вакланырга кирәк түгелдер, бәлки, диде ул. Төп - гаеп анда түгел. Сүз эш вакытыннан хуҗаларча дөрес файдалану ту- “ рында барырга тиеш. £
План буенча бирелгән эаданиене тиешле срогында, югары сыйфат - белән башкарып чыгу һәркемнең изге бурычы ител каралсын Эш ва- - кытын әнә шундый аңлы дисциплинага корырга!
Аңлы дисциплинаның мәгънәсе тирән. Барысыннан да элек — на- - муслылык ул. Намус үз бурычыңа тугры булу беләң генә, җан сафлыгы белән генә күрсәтелә. Дисциплина кешене шундый сынауга куя. Сынатырга ярамый. Без инде утлы сынаулар аша узган кешеләр. Әмма үткәндәгеләр бүгенге тормышыбызда тәртипне йомшартып җибәрү өчен башкарылмаган бит ул. Бүгенге бурычлар бездән тагын да җитдирәк мөнәсәбәт, нык дисциплина таләп итә.
Бездә беркем дә бары үз файдасы өчен генә бил бөкми, һәр кеше үзенең тырыш хезмәте белән туган иленә, туган халкына да дан китерә. Тормышны тагын да тулырак итә, яшәүне тагын да бәхетлерәк, шатлыклырак дәрәҗәгә күтәрә.
Безнең теләкләребез моның белән генә дә чикләнми әле. Без кемнәр? Без — коммунизм төзүчеләр. Безнең киләчәк юлларыбыз өстендә шул маяк яна. Безнең тир түгеп башкарган хезмәтебез шуңа багышланган. Без үзебезнең эшләребез белән, уңышларыбыз белән дөнья халыкларына үрнәк күрсәтергә тиешбез. Безнең әле шундый изге бурычыбыз да бар. Дөнья безгә өметләнеп, ышанып карый.
Ул ышанычны без бары тик һәркайчан да, һәркайда да үзебезнең тотнаклы, аңлы, күркәм дисциплинабыз белән генә аклый алабыз. Аңлы дисциплина — илнең язмышын, шатлыгын, хәсрәтен тоеп яшәү.
Безнең язучыларга да, сәнгать әһелләренә дә олы бурыч тапшырылган. Безнең әсәрләребез, романмы ул, поэма, шигырьме, җыр, музыкамы, яки рәсемме — илебез кешеләрендә җаваплылык тәрбияләргә тиеш.
Хезмәт — кешенең рухи горурлыгы да, намусы да, бөек бурычы да. Әсәрләребездәге геройлар укучыларга әнә шул идеяләрне алып килсеннәр.
Кеше горур яңгырый, дип әйткән иде безнең олы остазыбыз Максим Горький. Вакыт агышына, хезмәткә иҗади, дисциплиналы мөнәсәбәтебез белән без горурлыгыбызга тугрылык сакларга тиешбез.