«ИШЕГАЛДЫМ ЯШЕЛ ЧИРӘМ...»
уган йортның ишегалды! Ул инде шәхси тешенчә гене түгел, ә белки иҗтимагый өһемият ала бара. Ишегалды — хуҗалык көзгесе ул. Кешенең үз йортына, йорт тиресе участогына менәсәбете исе аның иҗтимагый карашына барып тоташа. Статистика да бүгенге крестьян табышының шактый елешен йорт тиресе участокларыннан җыеп алуын күрсетә. Бу елеш аз түгел. «Иш янына куш» дигендей, бу да халыкның экономикасына саллы байлык булып естәле.
Шунлыктан ишегалды, каралты-кура тирәсе участокларына партиябез кабул итмен Азык-төлек программасында да җитди әһәмият бирелә. СССРның 1990 елга тикле чорны эченә алган бу мөһим программасында һәр гаиләгә йорт-каралты тиресе участокларында эшләргә, кош-корт, мал-туар асрарга бетен шартлар булдыру кирәклеге ассыэыклап әйтелә. Шуның естенә ишегалды, каралты-кура тирәсендәге бакча-участоклар крестьян көнкүрешендә гомер-гомерден зур практик әһәмияткә ия булып килде: аларда бил бөгеп, казынып, булачак игенчеләр, терлекчеләр буыны тәрбияләнде, бу бүген дә үзенә бер лаборатория, ейрәну, теҗрибә-сынау мәйданы булып тора. Бусагадан үрмәләп чыккан сабый да иң беренче булып денья белән шунда таныша бит...
«Ишегалдым яшел чирәм»,— дип тә җырлаганнар элек. Әмма халык җырындагы бу сүзләрне бүген инде хуплап булмый: ишегалдында ургып үскән яшел чирәм — муллык билгесе түгел. Без бүгенге ааылларның күлчелек ишегалларында рәшәткәләп алынган яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларын күреп куанабыз. Карашка нур естә- гән муллык билгеләре болар!
Шулай да әле күл кенә йортларның капкаларын ачып керүгә, яшеллек урынына кош-корт кына тибенеп йөргән кап-кара бушлыкны күреп, күңелсезләнеп тә каласың. Күршесенең ишегалды гелбакчага охшап тора! Юкса күршеләр генә бит!— Ә менә элек файдаланылып та хәзер алабута, кычыткан басып киткән уем-уем буш мәйданнар күпме? Юкса, хезмәт куйсаң, бу җир кысыр ятмас, табынга сый-нигъмөт биргән булыр иде...
Җирнең кадерен беләбезме без? Хуҗалыкларда аңардан тулы файдаланалармы? Шунысы хак: әлегә буш яткан, әрекмән, кычыткан каплаган мәйданнар да шактый
Мисалга ерак барасы юк. Элек безнең су тегермәне янында яшелчә бакчасы бар иде. (Каравылчысының куганын да хәтерлим әле балачакта! Чәнечкеле кыярлары изүдән сукмакка коелып калган иде). Кәбестә, кыяр, кишер аеруча мул булып уңа иде анда Хәзер су тегермәне дә (анысының, хәер, инде хаҗәте боткай), яшелчә бакчасы да юк. Ул урында алабута, ат кузгалагы котырып үсә...
Күмәк хуҗалыклар, билгеле, иң беренче чиратта иген ашлыгын, бортеклеләрне җитештерү белән мошгульләр Чөнки сер түгел, планны да үтәргә, арттырып үтәргә кирәк. Хуҗалыкның нигезе — иген ашлыгы һем бәрәңге Шулай да бу юнәлеште ааыл җитәкчеләренең кайгыртучанлыгы кирәктер Кызыксынган якларда бит. әнә. бер икмәк белән генә бармый хуҗалыклары.— буә-плотиналарда көмештәй хәзинә итеп балык та үрчетәләр, яшелчәчелек эчен дә мәйдан һәм игьтибар табыла. Алма бакчалары да шаулап үсә. Бу мәсьәләләр, әлбәттә, яңа нәрсә түгол, моның белән мин. кем әйтмешли, бернинди дә -Америка ачарга» җыенмыйм. Уртага салып сөйләшердәй булгач, шуны гына өстисе килә хәзер азык муллыгы ечен керәшү естенә. аның төрләрен дә арттыру, ягъни «аш төрләндерү» ягына да игътибар итү хаҗәте туды түгелме? Бу үзенә бер проблема — производство эстетикасы дигән сыман—
«Аш төрләндерү» дигәндә, мин тагын табыннар бүгенгедән күпкә «такыр» булган балачакка кайтам. Әбинең югын бар итеп пешергән бәйрәм сыйларын күз алдыма китерәм. Ниләр генә пешерми иде ул! Менә кайберләре: тулма, бәлеш, киндер пәрәмәче, ясмык ашы, әлбә, дурчмак, көлчә, кабак бөккәне, кыстыбый, катлама, сосла, кабартма, коймак, тары боткасы, борчак чумары, уртасына ак май салган арыш боламыгы... (Аның тамак төбен кытыклап төшүен бүген дә тоям кебек!) Әйе, әбиләр иренми иде шул безнең!.. Ничә төрле аш! Әле ул чактагы юклык белән бит болар!.. (Бу «меню»га хәзер республикабызның иң мәшһүр аш осталары да көнләшеп карарлар иде кебек!) Ә ул чактагы технология? Киле-кисап, бүкәнне кисел ясалган яргыч — «кул тегермәне»! Тарыны урак белән уру, чабагач белән сугу, җилпуч белән җилгә тотып җилгәрү, килегә салып кизәү.. Карабодай һәм солы ярмаларын җиткерү эше тагын да мәшәкатьлерәк иде. Хәзер инде болар бар да бәлки кулинария һәм этнография өчен генә кызыклыдыр? Шул өлкәләр өчен генә әһәмиятледер? Ләкин истәлекләр безне бүгенге белән дә бәйли бит. Алар бүгенгә тоташ.
Хәзер авыл җирендә яшәүчеләрнең җир мәйданнары җитәрлек, практик яктан чикләнмәгән диярлек. Ә менә шул җир участокларын бар урында да тоташ дип әйтерлек иңеннән буена бәрәңге биләп тора. Кайбер авылларда яшел суган да булмый. Яшелчә утыртуга никтер игътибар ителми.
Юкса бит бүгенге авылларда көнкүреш шартлары камилләшә бара. Авыл тормышы яңача төсмерләргә байый. Кешеләре исә һәрберсе — үз эшенең галиме. Җитәкче һәм белгеч кадрларның хәзерлекле булуын әйткән дә юк инде! Күбесе махсус белем алган. Заманча уйлый, фикер йөртә. Шулай булгач—
«Гигант» колхозының еллык гомуми отчет-сайлау җыелышында колхозчыларның, күмәк хуҗалыкка кагылган олы мәсьәләләрне зурдан күтәреп, чыгыш ясаулары күңелгә кереп калган. Колхоз зоотехнигы, мәсәлән, терлекче хезмәтенә фәлсәфи, төпле якын килеп, конкрет рәвештә аның өч асыл сыйфатын билгеләп үткән иде: «1) Авылда иң беренче булып, терлекченең капкасы ачыла; 2) Мал-туарны ярату хисе уку белән генә бирелми; 3) Таудан-тауга чабып кына көтүчедән хасият юк: аннан гына терлекләр тук булмый»,— дигән иде ул.
Тоем һәм тәҗрибә естенә бүгенге Игенче-Терлекче фәннең иң яңа казанышларына, дөньякүләм ачышларга да таяна ала. Болар аның уз кулында. Шулар естенә радио, телевидение, әдәбият. Ниһаять, буыннар тәҗрибәсе... Мин балачактан игенчеләрнең һава хәлләренә, туфракка, елның дүрт фасылы билгеләренә җете игътибарын күреп-тоеп үстем. Бабам минем фенолог түгел иде. Заман карты. Кулыннан бөтен эш килгән хезмәт сөючән карт. Иртәнге чәйгә чаклы ул ишегалларын йөреп керер дә, күзлеген киеп, тәрәзә естенә кыстырып куелган дәфтәрен алыр иде. Бу — аның һава хәлләре көндәлеге. Аның арасына ярты бармак озынлыгында шәмәхә карандаш та кыстырылган булыр иде. Аннан, тәрәзәдән тышка карап, аз гына калтыраган куллары белән язып куяр: «Бүген искечә беренче дикәбер. Хәйран карлы булды... Фәлән-фәлән...» һ. б. Ел әйләнәсе шулай. Елы елга туры килмәсә дә, үз- өйрәнчек «фенолог» бабамның күп кенә күрәзәлекләре дөрескә чыга иде. Ул кечкенә генә җирне дә бушка яткырмады. Файдага җикте.
Мәгълүм булганча, колхоз һәм совхозлар шәхси хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтәләр: бөртекләтә дә. терлек азыгы да бүлеп бирәләр. Мал-туар асрар өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Бу шартлар исә безнең крестьян агай-эненең кулларын ишегалды, каралты-кура тирәсендәге участокларда бүтән файдалы эшләр белән шөгыльләнү өчен дә азат итә «Синдә булса, миндә дә булыр» диТән сүзләр реаль мәгънәгә ия Билгеле, әлбәттә: шәхси хуҗалыкларда җиләк-җимеш, яшелчә үстерүне мәҗбүри иткән карарлар юк югын. Бу һәркемнең үз ихтыяҗыннан тора, әмма шулай да иске җырның: -ишегалдым яшел чирәм» дигән сүзләрен көнкүрешебезчә үзгәртеп, яңартып җырлау яхшырак булыр иде.
Ишегалды — йортның күрке. Ишегалды — хуҗалык көзгесе. Өстәмә муллык мәй-
Балык Бистәсе. Иске Арыш авылы