Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИХЛАСЛЫК


Әгер дә без, балачам тәэсирләрен күңелебездә якты яисә яман истәлекләр сыйфатында гына саклап йәрү белән чикләнмичә, аларны кендәлек тормышыбызда сабак ител, урыны һәм вакыты белән кирәгенчә куллана белсәк, балалар тәрбияләгәндә үзебезне дә, сабыйларыбызны да никадәрле хатадан йолып кала алган булыр идек. Ләбибә Ихсанова үзенең иҗатында менә шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап эш итә. Ул табигый рәвештә сабыйлар деньясына кайта белә. Аның әсәрләрендәге геройлар нәкъ үз деньяларында яшиләр, уз холыкларына ятышлы рәвештә хәрәкәт итәләр. Ә бит чыннан да, балаларның һәр кыланышында, олылар күзлегеннән караганда беркатлырак күренсә дә, самими бер логика, ихласлык була. «Космонавтлар урамы» диген повестьның теп геройларыннан берсе Алик, мәсәлен, үскәч космонавт булырга хыяллана. Җиденче класс малае инде хезер үк үзенең бетен тырышлыгын шушы максатка юнәлтә, физкультура түгәрәгенә йерн. космонавтикага кагылышлы әдәбият белен кызыксына, Юрий Гагаринга хат яза... Кыскасы, аның ечен хәзер космонавтлыкка әзерләнүдән дә меһимрәк шегыль юк. Классташлары пыр тузып емәдә йергән бер вакытта ул, ялгызлыкка, тынлыкка күнвгәм Дип, караңгы бүлмәләргә кереп бикләнә, сәгатьләр буе шунда утыра Дәрес, ул моның бик үк килешә торган эш түгеллеген дә аңлый. Тик биредә бит әле икенче герле логика да бар — балалар логикасы: шундый матур кояшлы кенде үз теләгең белән ябылып ятуы әллә ансатмы? Моның эчен дә батырлык, түземлек кирәк ич.
Әсәрдән күренгәнчә, бу һич тә Аликның ялкаулыгыннан яисә кирелегеннән түгел, е балаларча генаһсыэ бер адым гына. Язучының «Саралан малайлары» диген повестендагы Нияз белен дә шундыйрак хәл. Ләкин аның характеры катлаулырак, фикер серешлере һәм шуннан килеп чыккан үзенчәлекләре дә каршылыклы.
«Саралан малайлары» Ләбибә Ихсановаиың иң уңышлы әсәрләреннән берсе булганлыктан, аңа киңрәк тукталу да зыян итмәс кебек.
Әдәбият матур итеп хыяллана белүче, шигъри күңелле иҗат кешеләре тәрбияләргә тиеш, дибез. Ләбибә Ихсановаиың бу повесте да. башка әсәрләре кебек үк. нәкъ менә шушы максатка хезмәт итә. Ниләр генә эшләмиләр дә. нинди генә хәлгә тарып бетми Саралан малайлары! Алар Шәймәрдән картка бакча каравылларга да булышалар, печән дә чабалар, колхоз байлыгын сакларга дип куелган каравылчыларның уяулыгын дә «сыныйлар», трактор йортерге әйрәнвләр. хәтта үзләренә мәстә- кыйль бер колхоз да тоэилер Болар барысы да чын күңелдән, ихластан эшләнә Бер үк вакытта уен да. күмәк хезмәт тә булган шул вакыйгалар кочагында малайларның моңарчы тирэигәрәк яшереп йерткен холыклары калкып чыга, характерлары »•< мер- ләне башлый. Укучы күз алдыннан һәрнәрсәне гәптән уйлап, җае белен хәл итәргә яратучы тыйнак табигатьле Шамил, авылдагы бәтан хәлне белеп, мииуты-сәгвте белән иптәшләренә җиткереп торучы һем шуның эчен «Соңгы хәбәрләр» дигән кушамат алган Фәрит, аю күк кечле. амма аумакайрак холыклы Сәлмеи. тәвәккәл. бул
дыклы, ләкин үзсүзле, өстенлек дәгъвалаучы Нияз һәм башкалар уза. Шулар белән янәшә бригадир ярдәмчесе. Шамилнең апасы Кәримә дә матур гына чагылып үтә. һәркайсының үз йөзе, үз сурәте.
Әйе, теге яки бу сыйфаты, үзенчәлекле характеры белән укучы күңелен җәлеп итәрдәй геройлар байтак бу әсәрдә. Шулай да йекнең иң авырын, вазифаларның ин катлаулысын язучы Нияз җилкәсенә салган. Ул повестьның буеннан-буена күздән югалмый, оеткы, катализатор хезмәтен үтәп, әсәрдәге конфликтны куерта һәм шуның белән «Саралан малайлары»ның тәрбияви әһәмиятен бермә-бер арттыра, уку эчен кызыклы итә. Бу уңайдан французларның юморист һәм сатирик художнигы Жан Эффель рәсемнәре хәтергә килә. Аның рәсемнәрендә Иблис, ходайның бетен эшенә тыгылып, атлаган саен зыян китереп йөри. Ниязның да кайбер кыланышлары эне шуны хәтерләтә.
Печәнчеләр бригадасына җитәкче кирәк булгач, кыюлыгы, җитезлеге белән масаеп йөргән Нияз үзен бригадир итеп сайларлар дип әметләнә. Әмма зш ул уйлаганча барып чыкмый. Шуннан соң малай, ике кулын чалбар кесәсенә тыгыл, ялынырсыз әле дигәндәй, эре генә атлап иптәшләре яныннан китеп бара.
Әмма малайлар Ниязга ялынмыйлар, эшләре аннан башка да герләп бара. Шәймәрдән бабайдан чалгы тотарга да өйрәнәләр, печәнен дә рәхәтләнеп чабалар. Тик соңрак бер хәл борчый башлый аларны: печәнчеләрдән кала бүтәннәргә, бигрәк те кызларга эш юк. Уйлана торгач, укучылар мөстәкыйль бер колхоз төзергә булалар. Чыннан да, колхозда эш күп ич ул. Тик нидән башларга? Әлбәттә инде, идарәдән! Шамилләр бакчасындагы корт ее идарә өчен суйган да каплаган ич...
Ә Нияз? «Ул да төшеп калганнардан түгел, колхоздан да болайракны уйлап табар әле ул. Барысының да исе китәр». Шулай дип хыялланып йери торгач, чыннан да, башына бер тәвәккәл уй килә моның. Әгәр колхоз милкен каравыллаучының уяулыгын тикшерсә, Шамилләрнең печән чабуына тормасмыни? Бу эшкә ул печәнчеләр бригадасында әйбәт кенә эшләп йөргән Сәлманне дә күндерә, һәм алар икәүләп төнге походка чыгып китәләр. Әмма авантюра барып чыкмый, Сәлмән яшелчә бакчасын каравыллаучы Шәймәрдән бабай кулына эләгеп, хур була, ә Нияз үзе чак кына качып югала.
Ләкин Нияз барыбер бирешергә теләми, берничә көннән соң, батырлык күрсәтергә теләп, авылдан шактый ерактагы кара урманга барырга уйлый. Иптәш тә, минем батырлыкка шаһит та булырлар дип, күршеләрендәге игезәк малайлар Илдус белән Рафаэльне дә ияртә. Бер уңайдан укучыларның колхоз идарәсенә барометр урынына элеп куйган компасларын да алып китә, урманда кирәк булуы бар бит...
Тик малайлар адашалар. Терле маҗараларга тарып, ике тәүлек буталып йөргәннән соң гына, нефть эзләүче геологларга очрап, зур бәлаләрдән котылып калалар.
Ниһаять, инде Нияз да уйга кала, кылганнары өчен үкенә башлый. Әнә шулай әкренләп, реаль тормышның ачы сабакларын татый-татый, иптәшләре йөргән сукмакка тешә һәм инде аңлы рәвештә коллектив ихтыярына буйсына.
Үсмерләргә сабырсызлык хас. Аларга яшьтәшләре арасында тизрәк танылу, шәхес буларак үзен тизрәк раслау вәсвәсәсе тынгы бирми. Әлеге тыелгысыз омтылыш аркасында ни хәтле конфликт, хата килеп чыга, акылга бик сыймый торган ни кадерле күңелсез нәрсәләр эшләнә. Язучы Нияз образы аша әнә шуны ышандырырлык ител күрсәтә.
Ләбибә Ихсанованың күпчелек әсәрләре кеше гомеренең мәктәп елларына туры килә торган чорына багышланган, Бу аңлашыла да. Чөнки әлеге чорда балалар һәм үсмерләр аеруча актив, көчләре, ни дә булса майтару теләге һәркайсында ташып тора. Ләкин бу активлыкның кыйбласы төрле балада төрлечә. Аны баштан ук дөрес билгеләргә кирәк. Ә үсеп килүче яшь кеше өчен бу бер дә җиңел түгел. Язучы, үрнәк һәм маяк булырдай геройлар иҗат итеп, яшь буынны коммунистик тәрбияләүгә зур хезмәт куя.
«Саралан малайлары» шикелле үк отышлы һәм күләмле тагын бер әсәргә тукталасы килә. -Гөлләр кояшка үрелә» дип атала ул. Язучы «Көмеш елга», «Җир астында җиде көн» дигән әсәрләре белән татар әдәбиятында сәяхәтләр жанрын тудырган иде. «Космонавтлар урамы», «Саралан малайлары». «Авылдашлар», «Үкенү», «Тал бөгелә» һәм башка күп кенә повестьлары, хикәяләре белән ул, Гайдар һәм Алиш традиция-
арен дәвам итеп, дуслык, илтешлек, батырлык, намуслылык, табигатькә акыллы ме- асәбет, хезмәткә мәхәббәт темаларын үстерүгә зур елеш кертте. «Гелләр кояшка арый» дигән әсәре белән исә Ләбибә Ихсаиояа үзенең иҗат диапазонын тагын да киңәйтеп җибәрде.
Пояесть резолюция алды елларын, Казанда Октябрь кеннәрен һәм резолюциядән соң татар милләтчеләренең, дин башлыкларының үзара берләшеп. Советларга каршы ♦ фетнә оештырып йәргән вакытларын сурәтли. Әсәрнең яшь геройлары — Мәтәли. ж 'азизә, Гапсаттар, Закирәләр дә резолюция дошманнарына каршы алгы сызыкта то- s рыл керешүче әтиләренә, абый һәм апаларына кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр аллалар шушы кырыс елларда да, кояшка үрләгән геллер кебек, яктыга, белемгә J змтылалар, революция алып килгән саф җилләрдән, совет власте биргән игелекләрдән = канатланып, революциянең чын солдатлары, илнең ышанычлы хуҗалары булып үсәргә ♦ хыялланалар. Әсәрне укып чыкканнан соң, язучының вакыйгаларны, геройларның ки- _ черешләрен оста тотып алган детальләр аша сурәтләве аркасңнда, аларның бу кә- е катлы, изге хыяллары тормышка ашачагына шик калмый. Әнә шундый ышандыру п кечене ия булганлыктан, Ләбибә Ихсанованың бу повесте татар совет балалар про- п эасында тарихи-реаолюцион теманы яктырткан иң яхшы әсәрләр рәтеннән урын 3 алды. Ул СССР язучыларының VI съездында да югары бәяләнде <
Балалар әдәбиятының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар Шуны сизмәгән әдип Ч балалар язучысы була алмый. Ул теләсә нинди вакыйга, кешенең теләсә нинди кат- лаулы кичерешләре турында бала дорес аңларлык ител, ятышлы алымын һәм фор- ч масын табып сейли белергә тиеш. Бу да аз. син әле тагын шул сәйләгәннәрнең артына яшеренә дә бел, укучы сине күрмәсен, вакыйгалар, вакыйгалардан алынган <- тәэсирләр үзләре турында барысын да үзләре сәйләсеннәр Моның очен балалар психологиясен тнрәнтен аңлау таләп ителә икән, кыланып түгел, ә чын мәгънәсендә, табигый рәвештә сабыйлыкка яисә үсмерлеккә кайта белергә кирәк. Ләбибә Ихсанова хәзер совет язучыларының әнә шундый осталыкка ирешкәннәре сафында атлый. Аның әсәрләре үзәк матбугатта да, әдәби мәҗлесләребезнең зур трибуналарыннан да югары бәяләнде.
Әлбәттә, язучы бу уңышларга кинәт кенә ирешмәде. Без дә биредә аның иң әл- гергән, язучы буларак инде тәмам җитлеккән чорда иҗат ителгән яисә кабат кайтып эшләнгән әсәрләре турында сүз алып бардык Ихсанованың иҗатын даими күзәтел барган кеше «Саралан малайларынның «Нияз», «Нияз мәктәптә» диген повестьларын берләштереп, яңадан язып чыгу нәтиҗәсендә туганлыгын сизми калмас Заманында (1948 ел) Мәгариф министрлыгы, китап нәшрияты, Татарстан Язучылар союзы үткәргән конкурста һәм Бәтенсоюз конкурсында бүләкләнгән «Кемеш елга» хикәясе, аннан соңрак иҗат ителгән «Җир астында җиде ион» повесте белән дә шундый ук хәл. Ләбибә аларны да ер-яңадан языл чыкты һәм дәрес эшләде. Югыйсә ул. «Кемеш елгахдагы Зефәргә, «Җир астында җиде кен-дәге Шәүкәткә уибер-унике яшьлек малайларның хәленнән килмәслек йек күтәртеп, белемнәрен, тормыш тәҗрибәләрен искә алмыйча, олылар гына әйтерлек сүзләр сейлетеп. әсәрләрнең ышандыру кечен шактый киметкән иде. Болар барысы да язучының үз иҗатына карата таләпчән булуы турында сейли.
Ләбибә Ихсанова иҗатында татар балалар прозасының, бәтен уңышлары һәм кимчелекләре белән, кырык еллык тарихы, үсеш этаплары чагыла. Әйтик, шул ук «Кемеш елга», «Җир астында җиде кен» һәм тагын кайбер әсәрләренең беренче вариантларын, хәзерге үлчәүгә салып карасак, ничек булыр иде икән? Аерма шактый булачак. Шуңа күрә Ләбибә Ихсанова иҗатына багышланган махсус бер хезмәт язылса, анда бик кызыклы күзәтүләр керер иде. Үзенең иҗатын тулысы белен диярлек балалар һәм үсмерләр прозасына багышлаган бердәнбер язучыбыз бит ул хәзер
Ә гомумән алганда безнең балалар прозасы шактый бай. Аның тарихы бик ераклардан килә. Шуңа карамастан, әлеге кенге кадәр балалар прозасына атал язылган бер гене хезмәт тә юк. Илебездәге күлчелек әдәбиятлар белән ярышырдай әдәбиятыбызның зур бер тармагы булган балалар әдәбияты моны кичерә алмый, әлбәттә
иҗатын бизеп, туендырып киләләр Болар Ләбибә Ихсанова иҗатына да хас нәрсе- лар. Аның биографиясе белән азмы-күпме таныш булган кеше моны бик ачык сизә.
Авыл баласының иң зур бәхете — табигатькә якын булуындадыр. Бусага атлап чыгу белән аны, яшел яфраклары белән лепердәп, ботакларын киң җәеп утырган әянкеләр, ак күбеккә күмелгән шомырт, миләш, баланнар кетеп тора. Шунда ук уй- нак-шаян бәтиләр, яшь бозаулар, бибиләре белән каэ-үрдәкләр, маэмайлар һәм тагын әллә ниләр... Болар инде сиңа китап битләренә тәшерелгән рәсемнәр генә түгел, һәркайсының җаны бар, теле бар... Аяылны икегә ярып инеш агып ята. Анда исә үзенә бер денья. Авыл очыннан ук куе әрәмәлекләр башлана. Шуңа ук ялганып диярлек тайга урманнары китә. Ерак та түгел Вятка суы... Ләбибә Ихсановага табигатьнең әнә шундый бай һәм ямьле бер почмагына утырган Түбән Шен авылында (Киров өлкәсе) үсәргә насыйп булган. Ул, телдә генә түгел, ә чын мәгънәсендә сәләтле, тирән белемле, сабыйлар күңелен бик нечкәдән аңлаучы педагоглар булган Ленин орденлы Гыйлембану апа һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденлы Фаиз абый гаиләсендә тууы белән дә бәхетле.
Ишле һәм тату гаиләдә, киң карашлы ата-ана кулында тәрбия алгангадыр, Ләбибә хезмәт сеючән, тыйнак, сабыр, әмма максатка омтылучан кыз булып үсә. Югары классларга күчкәч ул пионер вожатые булып эшли. Унынчы классны тәмамлау белән аны бригадир ярдәмчесе итеп куялар, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Шунысы гыйбрәтле, ул сайланганда, егетләр сугышка киткәч, кызлар кайсы кая таралышкан, оешмада барлыгы әч кенә кеше калган була. Комсомол оешмасы зшен яңабаштан торгызырга туры килә, һәм ул торгыза да. Ел тулыр-тулмаста оешмада комсомоллар саны егерме биш кешегә җитә. Сугыш чорында, берне биш итәргә кирәк чакта, бер йодрыкка тупланган бу көч колхоз өчен ныклы терәк була.
Булачак әдипнең тормыш юлы әнә шундый җитди сынаулардан башлана. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетындагы студент еллары, шул ук чорда әдәбиятка таба ясалган беренче адымнар... Беренче булсалар да, ышанычлы — «Көмеш елга», «Җир астында җиде көн», кебек өметле адымнар иде алар. Әсәрләрнең һәр икесе балачагында, мәктәп һәм студент елларында язучы үзе кичергән вакыйгаларга, шул вакыйгалардан алган тәэсирләргә нигезләнеп язылган. Аларда сурәтләнгән табигать күренешләре дә Л. Ихсанованың туган авылы Түбән Шен тиреләрен хәтерләтә. Көмеш елга буена практикага килгән шигъри күңелле студент кыз Саниядә Ләбибәнең үз чалымнарын сизәсең. «Саралан малайлары» повестендагы бригадир ярдәмчесе Кәримә образыннан да без авторның үзен таныйбыз.
Язучының башка әсәрләрендә дә биографик моментлар бик оста файдаланыла. Алар күзгә әллә ни бәрелеп тормыйча, вакыйгаларга табигый рәвештә үрелеп, сабыйларның, үсмерләрнең үзләренә хас дөнья тудырырга ярдәм итәләр. Шуңа күрә балалар әлеге хикәя һәм повестьларны бирелеп укыйлар да.
Ләбибә Ихсанова әсәрләрен башка милләт балалары да бер үк дәрәҗәдә яраталар. Алар йөзләрчә мең тираж белән рус, украин, эстон, башкорт, чуваш телләренә тәрҗемә ителделәр. Ул хәзер утыздан артык китапның авторы, һәм аларның барысын да диярлек тормыштан аерылмыйча кайда да булса эшли-эшли язды. Аның бай хезмәт биографиясе бар. Университетны тәмамлагач та Ихсанова Татарстан радио комитетының балалар өчен тапшырулар редакциясендә, «Татарстан яшьләре» газетасында, китап нәшриятында эшләде. Ул «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналының баш редакторы һәм озак еллар «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре булды. Шуның өстенә Ләбибә Ихсанова җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып килә. Ул Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены. Язучылар союзының партоешма секретаре булды, РСФСР яэучыларының оештыру съездында, СССР язучыларының IV, VI съездларында делегат булып катнашты. Ике тапкыр рәттән Халык депутатларының Казан шәһәр Советына сайланды. Озак вакытлар Язучылар союзының балалар әдәбияты секциясен җитәкләде. Хәзерге вакытта Ләбибә Ихсанова СССР Язучылар союзының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты буенча Совет члены буларак зур эшләр алып бара.
Ләбибә Ихсанованың публицистика өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре дә мактауга һәм зур игътибарга лаек. Ул нҗтимагый-политик темаларга, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә, кендәлек вакыйгаларга кагылышлы бик күп мәкаләләр, очерклар,
к|л*мд»шл»ренең аерым всерлвреиә рецензияләр язды һәм яза, заманыбызның актуаль проблемаларына карата радиодан, телевидениедән чыгышлар ясый. Болар барысы да язучының, коммунистның иҗтимагый йоэен күрсәтүче, тормыштагы активлыгын раслаучы күркәм сыйфатлар.
Язучының иҗтимагый тормыштагы активлыгы, әдәбият элмәсендәге уңышлары югары бәяләнде. Ул В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән «Хезмәттәге батырлык эчен» медаленә, ТАССР Верховный Советы, КПСС елке комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Почет грамотасы, Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Ләбибә Ихсанова хәзер дә бик бирелеп, колач җәеп иҗат итә. Күтәренке, романтик рухлы, балалар күңеле кебек якты әсәрләре белән яшь дусларын әледән-әле сееидереп тора ул. Аларны гына түгел — безне, елкәннәрне дә, кайчандыр үзебез яшәгән сабыйлар доньясына алып кайтып, гомербезнең иң шатлыклы, иң самими чорында кичергән куанычларны кабат яңартып бик «ш шатландыра язучы.