Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
24 майда язучыларның ачык партия
җыелышында «Казан утлары» журналының проза
бүлеге отчеты булды Журналның проза бүлеге
редакторы Марсель Галиев доклад белән чыкты
Бүлекнең эше, журналда басылган проза әсәрләре
турында фикер алышуларда ТАССР Язучылар
сокмы идарәсе председателе Г Ахунов. язучылар
Г Баширов, Б Камалов. «Казан утлары»
журналының баш редакторы Р Харис,
тәнкыйтьчеләр Р Мостафии, Ф Мнңнул лин,
Татарстан язучылар союзының партия оешмасы
секретаре Р Мөхәммәдиев һ б. чыгыш ясадылар
«КаЗан утлары» журналының проза бүлеге эшенә
нигездә уңай бәя бирелде
ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Май аенда Казанда «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә
сәнгатьчәлек критериена комплекслы караш»
дигән фәнни конференция булып узды Аны СССР
Фәннәр академия се каршындагы бөтендөнья
культурасы тарихын тикшеренүче фәнни
советының художестволы нжатны комплекслы
өйрәнү комиссиясенең Казан база группасы Та
тарстан язучылар союзы һәм Казан дәүләт
университеты оештырды Конференцияне Казан
унивг рситстынын ф <н эшл >р бу енча
проректоры Ш. Т Хәбибуллии ачты
Конференциядә Киев. Ереван, Казан. Свердловск.
Чимкент, Днепропетровск. Тарту. Симферополь.
Ижевск шәһәрләрен нән килгән галимнәр һәм
язучылар чыгыш ясадылар
ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ — ҮЗӘКТӘ
31 майдан 2 июньгә кадәр Брежнев
шәһәрендә РСФСР язучылар союзының яшь
әдәбиятчылар белән эшләү советы күчмә
утырышы булды Автомобиль төзүчеләр каласы
һәм Кама буе төбәге яшь әдәбиятчылар ижатын
тикшерү өчен Мәскәү, Ле нннград һәм Казаннан
танылган язучылар кнлде Күчмә утырышта
катнашучы кунак ларны КПССның Брежнев шәһәр
комите тының беренче секретаре Р К Беляев тәб
рикләде һәм аларга яна шәһәрдә культура үсеше,
тәрбия эшендә әдәбият һәм сәнгатьнең мөһим
роль уйнавы турында сөй ләде, шәһәрнең
соцналь-экономнк тормышы белән таныштырды.
Яшь әдәбиятчылар белән эшләү сове тының
пленар утырышында Мәскәү делегациясе
житәкчесе, РСФСР язучылап союзы идарәсе
секретаре Михаил Шевченко, ТАССР язучылар
союзы идарәсе предсе дателе Гариф Ахунов.
Брежнев шәһәре язучылар оешмасының
жаваплы секретаре Разил Вәлиен чыгыш ясады
Проза һәм поэзия жанрлары буенча
семинарларда яшь авторларның кулъязма лары
тикшерелде Күчмә утырыш дәвам нт кән көннәрдә
кичен «Гренада» кинотеатрында һәм сәнгать
училищесында кунаклар, яшь язучылар
катнашында әдәби кичәләр үткәрелде Яшьләр
нжатын тикшерүгә багышланган форум 4 июньгә
кадәр Россия Федерациясе әдәбияты көннәре
рәвешендә дәвам нттерелде Күчмә утырыш
эшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты куль-
тура бүлеге мөдире М. М Мусин кат нашты
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА
ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ
ТАШКЕНТТА
5 30 майда Үзбәкстан башкаласы Таш кеитта
Татар дәүләт трама һәм комедия театрының
гастрольләре булып узды
Театрның репертуарында татар драма
тургларынык әсәрләре белән бергә купмил ләтле
совет драматургиясе үрнәкләре дә зур урын били
Ташкент шәһәренең «Яшь гвардия» театры
бинасында башланган гастрольләрнең маршруты
көннән көн киңәя барды Гөлстанда, һавастта.
Янгнерда. Самаркандта. Болыигырда, К
зттәкургаида Пахтакорда күрсәтелгән < псктакльл
.р. . г. матачылар алкышлап каршылады
ТАТАРСТАН СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ
ЛЕНИНГРАДТА
Бөек Җиңүнең 38 еллыгын билгеләп у т кән
көннәрдә Татарстан сәнгать осталары герой
шәһәр Ленинградның иң яхшы Куль тура
сарайларында чыгыш ясадылар Кон цертларда
сонет халкының батырлыгы, аның тыныч
тормыштагы фидаклрьлетс те малары киң
чагылыш тапты Ьер атнага якын сузылган
концертлар һәрклйда тур уңыш белән үтте
Концертларда республиканың танылган
сәнгать осталары РСФ(.'Риыи халык ар тисты
Айрат Арсланов Татарстанның ха лык
артистлары Әлфия Афзалова, Нафир.»
Гыйззәтуллина. Гали Ильясов. Татарстан нын
атказанган артистлары Зиннур Нур мөхәммәтов.
Римма Ибраһнмова һәм яшь ләр дә чыгыш
ясады
КОЛ ГАЛИ ТУРЫНДА «ЮНЕСКО»
Халыкара «Юнеско» оешмасының «Но
пости» («Якалыклар») информацион бюллетене
үзенең быел) ы 5 нче санында төрки-татар язма
әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе.
Болгар чоры шагыйре Кол Гали иҗатына
багышланган мәкалә урнаштырган «Сигез гасыр
халык күңелендә» дип исемләнгән әлеге
мәкаләнең авторы — В И Ульянов-Ленин
исемендәге Казан дәүләт университеты
укытучысы тарих фәннәре докторы Миркасыйм
Гос- манов
Сигез гасыр буе әтн-бабаларыбыз бик
яратып укыган «Йосыф китабы» (атама
вариантлары — «Йосыф вә Зөләйха». «Йосыф
кыйссасы») авторының кыяфәт-сурә- тен рәссам
Тавил Хажиәхмәтов ясаган Биредә шагыйрьнең
Болгар шәһәре һәм Идел фонында иҗат итеп
утырган моменты алынган.
«Новости» информацион бюллетене рус
теленнән башка тагын инглиз, немец, француз.
испан, гарәп, һинд, япон һ. б. телләрдә басылып
таратыла
БАШКОРТСТАНДА ФАТИХ КӘРИМ
КӨННӘРЕ
Татар совет шагыйре Фатих Кәримнең туган
җирендә — Башкортстанның Бишбү- ләк районы
Ает авылында шигърият бәйрәме уздыру матур
традициягә әверелде Ул бәйрәм быел да июнь
аенда уздырылды Башкортстан язучылар союзы
чакыруы буенча анда Казаннан татар шагыйрь-
ләре Ренат Харнс. Рәдиф Гатауллин булдылар
Аетта шагыйрьнең музей-йорзыида чыгыш ясап.
Р Харис музейга китаплар бүләк итте Ает авылы
клубында баш корт шагыйрьләре Р Бикбаев. Ә
Игебаев белән бергә уздырылган әдәби кичәдә
ша гыйрьләребез чыгыш ясап, татар шигьрия те
турында сөйләделәр, яңа шигырьләрен
укыдылар Икенче көнне Татарстаннан килгән
кунакларны КПССның Башкортстан өлкә
комитетының идеология буенча секретаре иптәш
Т. И Ахунжанов кабул итте.
«КЫИССАИ ЙОСЫФ»: ӨЙРӘНҮ
ТАРИХЫ. КАЙБЕР НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ
ПРОБЛЕМАЛАР
Гасырлар дәвамында гомумшәрык мәдәният
үсешендә тирән эз калтырГан, халкыбыз өчен
гүзәллек, мәхәббәт һәм тугрылык китабы булып
килгән мәшһүр «Кынс- сан Йосыф» әсәре
кулъязма китапларда һәм телдән-телгә күчеп
килүче риваятьләрдә яши, меңнәрчә күңелләрне
яктырта, әдәбиятыбыз тарихының олылыгын
раслый
II майда Татарстан язучылар союзы ның
әдәби тәнкыйть секциясендә Кол Галинең шушы
үлемсез поэмасы язылуга 750 ел тулу уңае белән
галимнәр һәм язучыларның фикер алышуы
уздырылды Срй- ләшүдә профессор X Госман,
филология фәннәре докторы Н Юзиев. язучы һәм
галим Н Исәнбәт. ТАССР язучылар союзы
председателе урынбасарлары Ф Миңнул- лин һәм
И Юзеев, «Казан утлары» журналының баш
редакторы Р Харис, филология фәннәре
кандидатлары Ш Абилов. Ф Фаснев. II Хнсамов. Ф
Мусин һ. б. иптәшләр катнашты
Н. Хнсамов «Кыйссаи Йосыф» поэмасын
әдәби һәм дини чыганаклары белән чагыштырып
өйрәнүнең беренче нәтиҗәләре хакында сөйләде,
әсәрнең идея проблематикасы. образлар
системасындагы төрки әдәбият традицияләре
белән уртак һәм үзенчәлекле якларга басым
ясады Докладчы «Кыйссаи Йосыф» әсәренең
татар халкының рухи тормышындагы, культура
тарихындагы. гомумтөркн һәм дөнья әдәбияты
контекстындагы урыны турында фикерләре
белән уртаклашты. Бәкер Яфаров. Җәвад Алмаз.
Габдрахман Таһиржанов. Хатип Госман. Шакир
Абилов. Фазыл Фа сиев хезмәтләренең
әһәмиятен билгеләп, поэманы өйрәнү
юнәлешендәге яңа бурычларга һәм
проблемаларга игътибарын юнәлтте
Кол Гали поэмасының татар әдәбияты
үсешенә ясаган тәэсирен, бигрәк тә аның хәзерге
поэзиядәге традицияләрен тагын да әтрафлырак
һәм тирән итеп ачкан хезмәтләр кирәк Әсәрнең
татар халык иҗаты контекстындагы яшәеше һәм
эзләре бербө тен итеп күз алдына бастырылырга
тиеш Аннан халыкта яшәгән вариантлары һәм
көйләре фәнни яктыртуны сорый Әсәрне
пропагандалау, көйләрен яңгырату, беренче
чиратта балалар һәм яшьләр өчен текстын
әзерләү — шулай ук бу юлдагы мөһим бу-
рычларның берсе, диде Н. Хнсамов - Бер
хакыйкатьне, тарихн-фәнни таләпне истән
чыгармыйк. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы татар
әдәбиятының кыйммәтле ядкаре булу белән
бергә, язма культуралары борынгыдан килә
торган төрки халыкларның уртак мирасы итеп тә
бәяләнергә тиеш Чөнки аның йогынтысы, кече,
тарихи әдәби әһәмияте мнллн чикләрдән киңрәк
«Кыйссаи Йосыф» поэмасының татар
халкының рухи культурасына, сәнгатьчә
фикерләвенә һәм әдәбият тарихына тирән
тәэсире турындагы сүзне дәвам нтеп. 111 Абилов
аның шигъри үлчәме, сурәтләү алымнары белән
халык авыз иҗатына якынлыгын искә төшерде.
— «Кыйссаи йосыф»ның шигъри үлчәмендә
һәм формасында (ягъни баштагы өч юлның
рифмалашып кнлүе. ә дүртенче юлның «имди»
рәдифе белән төгәлләнүе рәвешендә) язылган
әсәрләрне татарлардан башка төрки
халыкларның поэзия тарих лары белми Татар
халкының «Кәҗә бәете». «Уяну бәете». «Мужик
бәете» кебек авыз иҗаты әсәрләре дә Кол Гали
поэмасының шигъри төзелеше үрнәг ендә чыга-
рылганнар Гасырлар дәвамында поэзиябез өчен
гадәти норма, өлге булган «Кыйсса” Йосыф»
нәзымына ияреп, аның калы бында иҗат ителгән
иң борынгы әсәрләрнең берсе — XIV йөзләргә
караган «Авык кыйссасы» (авык ывык — кыр
кәҗәсенең борынгы исеме);
Авык әюр: тагдин тагга чыкар нрдем Төрлүк-
төрлүк сачәкләрне утлар нрдем.
Кәчә кәлүп балаларым имезүр ирдем. Бу көн
кәлуп. бу бәлага төшдем имди.
«Авык кыйссасы». «Кыйссам Йосыф»
поэмасы кебек үк. бары тик татарлар яшәгән
урыннарда гына таралган
Кол Галидән соң килгән һәр чор татар
шагыйрьләре «Кыйссаи Йосыф» әсәрен яхшы
белгәннәр, аны үзләренә үрнәк итеп алганнар XVII
йөз ахыры-XVIII йөз башларында яшәгән, хәзергә
исеме билге сез татар шагыйре «Ишан Хуҗа
хәзрәтләренә мәдхия» дигән поэмасы тулысынча
«Кыйссаи Йосыф» нәзымында язган. XVII йөз
шагыйре Мәүла Колый «Кыйссаи йо сыф»тан бик
актив, иҗади файдаланган Утыз Имәни «Ишаннар
һәм суфилар» поэмасын (1789). Г Кандалый
«Нәзмы Йосыф» (1840) әсәрен әлеге поэма
үрнәгендә иҗат иткәннәр XX йөз башы поэзиясенә
күз салсак, үзенчәлекле мисаллар тагын да
күбрәк Г Тукайның «Русларга бер сүз». «Я'з
галәмәтләре». «Кечкенә генә бер көйле хикәя»
кебек шигырьләрен генә искә төшерик. 1905—1907
елларда Кол гали әсәре нең шигъри өлгесендә
патша тәртипләренең череклеген фаш иткән
сатирик һәм револю- цион рухлы шигырьләр
дөньяга килә. 1906 елны «Карчыга» журналында
басылган «Күз яшьләре» исемле шигырь әнә шун
дыйлардан:
...Күбәйде һәр җирдә асылу һәм атылу. Хисабы юк
яндырулар һәм ватылу. Мода булды сары
алтынга сатылу. Болар бар да — Столыпин
ысулы имди. Караңгы төн никадәр озын
булмасын, Жир йөзе золым илә һәм тулмасын.
Арсланнар Себергә күпме куылмасын. Ниһаять,
бер таң атмый калмас имди.
Бу — «Кыйссаи йосыф»ның, аның шигъ рн
төзелешенең гаять халыклашканлыгы турында
сөйләүче мисалларның берсе Кулына каләм
алган һәр татар кешесенең уенда, күңелендә әлеге
«кыйсса»нык музы каль аһәңе, сәнгатьчә
сурәтләре булган. Шушы дулкынлану, шушы аһәң
аны иҗат ка рухландырган Кол Гали әсәренең олы
традицияләре бүгенге поэзиягә дә актив тәэсир
итә», диде Ш Абилов.
Кулъязмалар нигезендә «Кыйссаи Йосыф»
поэмасының өйрәнелү дәрәҗәсенә бәя биреп. Ф
Фасиев шушы юнәлештәге кайбер ялгыш
фаразлар һәм дәлилсез нәтиҗәләр булуын да
искәртте
— Әсәрнең исемен һич сәбәпсез «Йосыф һәм
Зөләйха» рәвешендә үзгәртеп, без аның төп
фикри акцентын бозабыз һәм бү тән
халыкларның «Йосыф — Зөләйха»лары белән
бутауга урын калдырабыз Ә бит нәкъ шушы исем
һәм сюжет охшашлыгы гади укучыны гына түгел,
танылган фнло логларны да ялгыш юлга кертеп
җибәр- гәли Хәлбуки күчмә сюжет бер нәрсә, ә
шул сюжет нигезендә иҗат ителгән ае рым автор
әсәре —- бөтенләй икенче нәрсә ул мәгълүм
җирлеге, чоры, халкы, дәү ләте. язма теле һәм
поэтик традицияләре булган конкрет язма
әдәбиятка карый,— диде Ф Фасиев — Сюжет
уртаклыгы гына бу очракта гомучнлек «ярлыгы»
тагу өчен һич тә нигез була алмын. Төрек, төрек-
мән. үзбәк, уйгур, әзербәйжаинарның һәр-
кайсында үз «Йосыф — Зөләйха»лары булуы,
авторлары да үзҗирлекле булып, кулъязма
нөсхәләре, китаплары һәм әдәби традицияләре
шуннан табылуы әлеге фикерне куәтләп кенә
тора.
Әсәрнен төп чыганаклары — кулъязма
нөсхәләре кайдан табыла сон? Ф Фасиев бу
сорауга җавап рәвешендә түбәндәге таблицаны
тәкъдим итте
— Төрле төбәкләрдә яшәгән татарлар
арасыннан әлегә 161 нөсхә табылган,— диде ул —
Шуларның 115 данәсе Татарстаннан Башка
төбәкләр буенча мондый картина: Астрахань —
4. Башкортстан
АССР —9. Бәхтияр авылы (Волгоград өлкәсе) — I.
Горький өлкәсе (Сергач татарлары)—6. Касыйм
шәһәре (Рязань өлкәсе)—2. Кнровобад
(Әзербәйжан ССР) —1. Оренбург өлкәсе — 2,
Пенза өлкәсе — I. Пермь өлкәсе—II. Свердловск
өлкәсе — 3. Төмән өлкәсе —3, Ульяновск өлкәсе
— I. Чиләбе өлкәсе (Троицк шәһәре) — 1. табыл
ган урыны төгәл билгесез - 2 Шулардай
Кнровобад кулъязмасы, мәсәлән, Идел буеннан
күчеп килгән татар гаиләсе белән бәйле.
Астраханьдагы кулъязмаларның ике се
Татарстанның Мәңгәр авылында күчерелгән
Күпчелек нөсхәләр XVIII—XIX йөз ләргә карый
Ф Фасиев кулъязма нөсхәләрне җыюда актив
ярдәм күрсәткән галимнәрне, язучыларны һәм
энтузиастларны рәхмәт хисе бе лән искә алды
— Әлбәттә, кулъязмаларның бер өлеше әлегә
аерым кулларда, билгесез чормаларда саклана
Кулъязма мнрас бөтен халык байлыгы һәм анын
җуелмавы, бүген дә халыкка, фәнгә, әдәбиятка
хезмәт итүе өчен барыбыз да җаваплы, диде ул
«Кыйссаи Йосыф» әд.>би культурабыз һәм язма
телебезнең кыйммәтле җәүһәрләреннән берсе, ул
халкыбызның университеты. сәнгате, әдәп-әхлак
энциклопедиясе хезмәтен гасырлар буенча үтәп
килгән һәм хәзер дә ана хезмәт нтә Әсәрнең
фәнни тексты Татарстан китап нәшриятында ба
сылып чыгу Кол Гали шәхесен өйрәнү, аның
үлемсез поэмасын төрле яктан тикшерү.
кулъязма чыганакларын туплауны дәвам итү
юлында яңа бер адым һәм куәт ле этәргеч булыр
дип ышанабыз
X. Госман поэманың сюжет үзенчәлекләре.
шигырь төзелеше: фәлсәфи эчтәлегенә бәйле
күзәтүләре белән уртаклашты
Н Исәнбәт. И Юэнев. М Гайнетдннов һәм Р
Даутов «Кыйссаи Йосыф» әсәрен төрле
аспектларда өйрәнү бурычларына. Кол Галннен
800 еллыгын һәм аның улем сез поэмасы язылуга
750 ел тулу датасын билгеләп үтү* мәсьэләләренә
тукталдылар