АТ ИЯРЛӘҮ
Ир-егетнең йөрәгендә Иярләгән ат ятыр.
Татар халык мәкале
Кырык бернең җәе искә төшә Тугайлардан атлар кайтканда. Кешеләр генә түгел. ул елны бит Армиягә китте атлар да.
Рәшит Гәрәй
Әй, малкаем, малкаем, болыт ялкаем минем, җитмеш биш чакрым җирдән син ничек кайтып җиттең? Син ничек юлны саптың? Ничек таптың авылны? Әй, малкаем, малкаем! Ульянга үзем илттем, үзем керттем вагонга — башка атлар янына, солдат атлар янына. Бик күп йөргән ул вагон, ядрәләр зилзиләсен күргән ул көрән вагон сине миннән аерып алып киткәнне күрдем. Яру җигеп йөргән ат, Харис җигеп йөргән ат, Фәтхи җигеп йөргән ат, Гата җигеп йөргән ат, Җанша җигеп йөргән ат керделәр, күмелделәр. Син ишек аратасын, түш белән бөгә-сыга, миңа таба тартылдың... Әй. малкаем, малкаем, юеш ялкаем минем.
ПОЭМА
Качып кайтты Кәрам аты... Киткәннән соң ун көн узгач... Кайтып җитү шатлыгыннан шартлар хәлгә килеп, шашып, йоклаган өйгә кешнәде — тынының кайнарлыгыннан тәрәзәләрдә ут «абынды... Китереп типте капкага — суырылып чыкты келә кертим дип тизрәк шатлыкны... Атылып керде кайнар ат, ишек алдын урап чыкты чәчрәтә-чәчрәтә күбек, кеше кебек, хуплау көтте караңгы болдырга карап... «Кем бар анда?» — дип кычкырды йокыдан карлыккан Кәрам. Кара төн пошкырып куйды.
«Кем ул анда?» — дип кычкырды кемне дә көтмәгән Кәрам.
Кара төн янә пошкырды, кара төннең ялтырап китте коточкыч таныш күзләре... «Синме?.. Ничек?» — диде дә
Кәрам ат муенын кочып алды, улын кочаклаган кебек...
Күзләре кизләү булдылар, сүзләре — сыктау...
Шул чагында күзеңнән ак томан агып чыкты, ул җәелде, куерды, вокзалны күмеп китте, бугазыма төелде, күзләрне ачыттырды... һәм томан таралганда перроны бушап калган, ә күңелдә авыр таш — таш әле дә авырта... Әй, малкаем, малкаем, кашкалы башкаеңа йөгәнне дә мин салдым, кыз биледәй кытыкчан сыртыңа ыңгырчакны җайлап-майлап мин салдым, бөгәлҗә муеныңа камытны М1ин кигерттем, тәртә арасына да мин керттем сине, малкай, сөрербез дип кырларны, урманга йөрербез дип, кунак озатырбыз дип, туйлар чаптырырбыз дип... Пушка тартып йөрергә, кеше канын күрергә, керергә янган утка китәрсең дип белмәдем, әй, малкаем, малкаем. Мин сине биш ел җиктем... Капкамнан кермәгән көн һич кенә булмагандыр... Инде бер атна була, колхоз башка ат бирде — шуны җигеп йөримен. Алаша да әйбәт ат. Синең кушамат белән эндәшеп аптыратам — ул шомарта колагын, хатыны авызыннан сөяркәсе исемен ишеткән ир шикелле... Синең эшлеяң эшсез, рәеш йөгәнең чөйдә — җиз тиен-төймәләрнең ялтыраулары саргайды... Син төшемә керәсең... Синең яныңда — улым... Аның юлы киселде... Сине озатан көнне аңардан хәбәр килде. Туш кесәмдә тозланып беткәндер инде хәбәр. Серемне сиңа чиштем... Әнисе берни белми, берни белми хатыны.. Син кайттың, ә ул гүрдә Украина җирендә..
Әй, малкаем, малкаем! Өйнең серен беләсең, агын, керен беләсең, лапас түрен беләсең, әткәй гүрен беләсең, улым җырын беләсең, әнисе моңын белерсең, хатыны моңын белерсең, ә мин сиңа ачылдым дус итеп, сердәш итеп. Күземнән яшь агылды, күңел күгем ачылды төтеннән, болытлардан. Ә йөрәктә авыр таш, шул таш ай-һай авырта. Әйдә, малкай, лапаска — үзең ташыган печән сихәт бирсен үзеңә.
Ат естенә чыпта ятты... Наз күп күрде, мондыйны—юк: Кәрам җан җылысын япты. Әллә нәрсә булды атка...
Колагына сихер-тылсым агып керде аның кинәт. Әллә нишләп, әллә нишләп китте йөрәге атның...
Ни күрмәде башы! Әмма кашкасына кеше башы терәлгәнне хәтерләми. Мие аша яшен үтте...
Ни кермәде күзләренә — юл тузаны, күк тамчысы, буранның энәле кары!.. Әмма кешенең күз яше тамгач аның күзләренә әллә нәрсә булды атка — адәм аңы, хайван җаны аңлашырлык тел таптылар. Әллә нәрсә булды атка! Ат түзмәде — телгә килде...
Поезд куып барган мәлдә араталы ишек аша
сикереп калдым... Мәтәлдем...
Сагындым кулың җылысын, сагындым шушы лапасны, үзем тартып алып кайткан печән исе, аркан булып, мине монда тартып торды. Поезд алга чапкан саен, шушы аркан тартыла барды,
һәм, ахырда, сөйрәп алды мине көрән ул вагоннан. Суырылып чыктым аннан — башка атлар арасыннан, читлектән кабат иреккә очып чыккан бер кош сыман. Бераздан сусыным купты — танавыма килеп керде ышкыла-ышкыла көйгән имән күчәрләрнең исе... Бөтен эчемә ут капты... Зөя суын эчеп кенә янгынның сүнәсен сиздем. Зөя исе, аркан булып, мине монда тартып торды, минем башымны каерды. Поезд кызуланган саен катырак тартылды аркан һәм, ахырда, сөйрәп алды мине көрән ул вагоннан. Суырылып чыктым аннан — башка атлар арасыннан, ярдан яңадан дулкынга эләккән бер балык сыман... Безне саклап барган солдат гармунын тартып җибәргәч, искә төште шушы җәйдә синең улың өйләнгәне, аннан — сугышка киткәне яшьтәш иптәшләре белән. Дугамда кып-кызыл башлы ак сөлгеләр җилфердәтеп, Казманың бөтен урамын, Черкеннең бөтен урамын җиз кыңгырау, көмеш телле гармун тавышына күмдек... Шул тавышларның бер башы йөрәгемне чолгап алган, ә бер башы калган аның синең капкаңа бәйләнеп.
Шул тавышлар аркан булып мине монда тартып торды. Поезд алга чапкан саен. Катырак тартылды аркан һәм, ахырда, сөйрәп алды мине көрән ул вагоннан. Суырылып чыктым аннан — башка атлар арасыннан, янгын сүндерергә кереп исән чыккан адәм сыман. Мин тезләрем, янбашларым уелган-суелган килеш юл буенда аунап калдым, кызыл-көрән поезд китте, йөзләгән аттай пошкырып, ара-тирә моңлы кешнәп. Вагонның һәр тактасыннан дары исе килә иде, канга батып үлгән атлар: көчле айгырлар, яшь бияләр, дәртсез алашалар исе...
Мин кергәч үк чамаладым кая китеп баруымны Зөя суларын калдырып, ташлап сутлы болыннарны, көчле, дәртле бияләрне...
Минем бил — ыңгырчак өчен, минем сырт — эшлея өчен, минем көчем — кырлар өчен, урманнар, болыннар өчен!.. Мин сугыш айгыры түгел — сугышмадым җайлы урын, җайлы камыт, азык даулап, бия аулап талашмадым — булса — булды, булмаса — юк. Мин — эш аты, хезмәт аты, көндәлек ат, бәйрәм аты — сука тартып, сабан тартып кешегә шатлык бирергә яратылган затлардан мин!.. Мин кергәч үк чамаладым поездның кая барганын — үр күтәрелгән чагында вагоннан сикереп калдым. Ә башка атлар киттеләр өч-дүрт айлар гына элек синең улың киткән якка... Күрәсең, инде үлгән дә бер атырга өлгермичә...
Дөрес иттем, дөрес иттем — язмыш аратасы аша сикерергә көч табалдым. Көч тапмаган атлар калды... Минем тез генә ярылды, янбашым гына канады. Көне-төне чаба-чаба мин синең яныңа кайттым, җилне иснәп, йолдыз карап дөрес сукмак таба-таба.
Ничә тапкыр адаштым мин — җилдән янгын исе килә, җилгә дары исе сеңгән, җилне кан исе исерткән. Мин ачлык татырга риза, чыбыркы ашарга риза — дары гына көйдермәсен, тик ярчык яраламасын, тик ядрә җанны алмасын! Мин иртә үлүдән куркам. Сал ыңгырчак, кидер камыт, сал авызлык, алаша ит, керт тәртәләр арасына — сугышның иң авыр йөген
тартыйм тыныч юллар буйлап монда гына...
Синең кебек...
«...Синең кебек... Синең кебек.. ...Минем... минем... Минем кебек...» Кәрам аң-исенә килеп, үзенә-үзе караса — печән кочаклап лапаста миңгерәп тора лабаса!.. Кочагыннан учма-учма йолкып алып әллә печән, әллә хисләре көлтәсен, әллә йөрәгенең итен ат чәйнәп тора лабаса!.. Ә йөрәге чәйнәлгәндә кеше бик тиз аңга килә. Егерме өч яшьлек улын — беренчесен һәм соңгысын — сугышка озаткан чакта, стансага барганда да, перронында торганда да, улын кочаклап елаган хатынына бакканда да, бер ай гына торып калган килененә бакканда да шушындый сүзләрдән торган шөбһәле авыр өермә өтте Кәрамның йөрәген.
Ул чагында да әллә ат телгә килгән булды микән, әллә кеше хайван белән хайван булып аңлаштымы?.. Ә йөрәге өтелгәндә кеше җавапны нык эзли... «Тукта, тукта: куйыйк нокта — бер-беребезне аңлагач, ат та, мин дә бер үк заттан булып чыга түгелме соң?!» «Тукта, тукта: куйыйк нокта — кайсыбыздан чыксалар да, ул сүзләр күңелгә якын, аларны кире какмыйм ич — килешәм, димәк, килешәм, димәк...»
Йөрәгеннән кан сауганда кеше җавапны тиз таба...
«Малы иясенә охшар!— дип әйткәннәр борынгылар. Димәк, мин дә аңа охшаш! Бу ат, димәк, ат кына түгел, бу ат, димәк,— минем күңел!, һәм Кәрамның кочагыннан печәне коелып төште, һәр сабак бүрәнә булып Кәрамның аягын сытты. «Үлемнән курку кешедә һаман булган, һаман булыр.. Афәт килгән көннәрдә дә тын, ләззәтле төннәрдә дә буар аңны, бутар җанны, җебетер рухның нигезен, изеп, колга әйләндерер... Ә Ватан алдында бурыч?! Ә халык алдында бурыч?!» һәм Кәрамның бавырына ноябрьның салкын дымы эрегән тоз булып акты — ул оят төсле кызарды, аптырау төсле агарды, ул хурлык төсле күгәрде, ачу күк чатнап яктырды — лапастагы караңгылык ярыклардан чыгып очты иксез-чиксез киңлекләргә, кара төннең караңгысын тагы да каралта төшеп...
Күзләреннән шатлык аккан, аңладылар дип куанган малкаен үтәли күреп, Кәрам кычкырып җибәрде: — Юк! Юк!—
Минем йөрәгемдә син түгел, ә башка бер ат... Иярләгән... Иярләгән... Әйе, әйе! Иярләгән! Өзәңгеләре асылган, тезгене ияр өстендә... Юк, юк! Минем йөрәктәге ат түгел син — югал! Югал...
Ә ат печән кимерә бирде җәннәттәй җылы лапаста.
Йөрәге өзгәләнгәндә кеше артык күп эзләнми — карар кыла, катгый карар, акыл белән киңәшмичә, тыны белән сөйләшмичә, алда туачак көн белән мәслихәтләшмичә генә...
һәм Кәрам да карар кылды..
Әгәр төн белән киңәшсә, шәт, төн аңа әйтер иде, кереп йокла, көнне җиткер — көн киңәше төплерәк, дип...
Әгәр көн белән киңәшсә, шәт, көн аңа әйтер иде, авыл белән киңәшеп ал, гавам киңәше төпле, дип. Ә авыл белән киңәшсә, нәрсә әйтер иде авыл? Мал иясенә охшар дипме?
һәм Кәрам карарын кылды йөрәге телгәләнгәндә...
Малкайны нукталап алып, салып бәсәргән авызлык. алып чыкты ишек алдына, уң кулына уннан үргән, тисә, тәнне ярып кергән каеш чыбыркысын алды, сул кулы белән малкайнын тезгененнән урап тотты...
Бар көченә бер кизәнеп сыдырды Кәрам атына. Чыбыркыдагы ун төен кызарды җилгә ышкылып, ялтырады утлы куздай — төнге күктә әйтерсең лә койрыклы йолдыз янды, эзле пулялар өере атның тәнен өтеп аһды
Ә Кәрамның җаны пеште...
Уннан үргән уң чыбыркы атның арткы бәкәлләрен урады ут-елан булып, чакты төклетура булып — биетеп хурлыклы бию ишек алды уртасында...
Ә Кәрам үзе биеде иле, җире каршысында...
Уттан үргән уң чыбыркы • ялмап алды атның ялын, йолкып атты бер көлтәсен ите-ние белән бергә.
Атның тәне җыерылды, Кәрамның тартышты җаны..
Уннан үргән үт чыбыркы атның алгы тезләренә утлы кыршау булып ятты. Үрә басты шашынган ат, маңгаен, чалу сөяген, чигәләрен япмак булды бу хурлыклы өермәдән, тешләре белән болытка ябышып качмакчы булды бу мәхшәрдән, мәсхәрәдән, һәм гөрселдәп килеп төште түше белән туң кантарга. Йөрәгенә үтте сызлау атның да... һәм Кәрамның да... Уннан үргән канлы каеш атның маңгаена сызды.
Ишек алды уртасында шартлады коточкыч аваз — әллә инде кешнәү булды, әллә шашынган Кәрамның җан өзгеч ыңгырашуы — лапас түбәсе каерылды, койма ауды, капка ауды, пыялалар зыңладылар. Өйдән атылып чыктылар котлары очкан әнисе, хатыны белән килене. Ябыштылар, асылдылар ярсыган ир кулларына. Селтәнеп кенә җибәрде — өчесе дә өч тарафка тәгәрәште өч хатын-кыз: берсе каравыл кычкырып, берсе тотып канлы кашын, берсе — дүрт айлык көмәнен...
Ауган капкадан агылды ярты авылның ир-аты — асылдылар, ябыштылар ярсыган ир кулларына Селтәнеп кенә җибәрде — урам буйлап тәгәрәшеп киттеләр аптыраш ирләр, агачларга, коеларга, ташларга бәрелә-бәрелә... Бик күп тапкырлар шартлады авыл өстендә ул тавыш — кешене кем туктаталсын. кешене ни туктаталсын үз күңелен кыйнаганда, утлар белән өтә-өтә, яше белән тоэлый-тозлый, каны белән юа-юа үз намусын пакьләгәндә?!. Замананың үткәнеме? Замананың киләсеме?— Кешене кем туктаталсын, кешене ни тыя алсын йөрәге калкасын ачыл, иярсез алаша урнына иярле айгыр керткәндә!?
Йоклап та тормады Кәрам, бозлы су белән йөрәге тозларын ипләп юды да, өс-башларын алыштырды, әнисен кочаклап үпте, Хатынын суырып үпте, киленен кочаклады да илле бере тулган көнне ил явына чыгып китте...
Малкайны тотып чалдылар..
Рейхстагның диварына кызыл кирпеч чаты белән авылы исемен язып, күкрәк тулы орден тагып кайтты Кәрам-доброволец..