Логотип Казан Утлары
Шигърият

В. В. МАЯКОВСКИЙНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


В. Маяковский
Сул марш
(Матросларга)
Сез атлагыз марш адымы белән! Ни мәгънә бар буп-буш сүздә? Ораторлар, тукта! Иптәш маузер, сүз бирелә Сезгә.
Адәм белән Хава биргән закон калсын артта, калсын артта.
Ташла мескен атын син тарихның. Сул аяктан атла!
Ишетәсезме, тельняшкалы халык! Сез кисегез океаннарны!
Югыйсә соң броненосецларның киле ашалганмы?!
Күр, ыржайган британ арысланы акыра, карап безнең якка.
Ә коммуна яши. ул буйсынмас. Сул аяктан атла!
Анда, ерак җирдә, тау артында — күз яшьләре, ачлык, хәсрәт. Миллионлаган халык, диңгез аша адымыңны яшьнәт!
Чолгаса да банда һәм кысса да елан кебек корыч алка,— Антанталар җиңмәс Россияне. Сул аяктан атла!
Бөркет күзе сүнми! Бүген безне сукырайтмас иске заман!
Пролетариат, әйдә, бу дөньяның син ал бугазыннан! Күкрәк киереп,— алга! Зәңгәр күкне ал флаглар белән капла! Кем ул баса уң аякка? Сулы белән атла!
1918
КАМИЛ МОСТАФИН тәрҗемәсе
Ә сез уйнап бирә алырсызмы?
Сүрән көннең болгаттым мин картыларын буяу сибеп җибәрдем дә стаканнан; бер коштабак койка алып, күрсәттем мин кыйгач яңак сөякләрен океанның.
Калай балык тәңкәсеннән укыдым мин яңа ярлар чакыруын сабырым сынып. Ә сез, яңгыр торбаларын флейта итеп, берәр ноктюрн уйнап бирә алырсызмы?
1913
Тыңлагызчы
Тыңлагызчы!
Әгәр дә йолдызларны кабызалар икән — димәк — бу кемгә булса да кирәк?
Димәк — кем булса да аларның булуын тели?
Димәк — кем булса да шул төкрекчекләрне энҗе бөртекләре дип атый.
һәм, челлә тузаннары давылында хәлдән таеп,
алла янына бәреп керә, соңгардым дип куркып елый-үкерә, аның сеңерләнеп беткән кулларын үбә, һәрвакыт бер генә булса да йолдыз булсын дип үтенә!— йолдызсызлык газапларын күтәрә алмаячагына ант итә!
Ә соңыннан,
тыштан түзсә дә, эчтән борчылып бетә. Кемгәдер сүз ката: «Хәзер сиңа ярыйсы ич? Куркыныч түгел һич?
Әйеме?!»
Тыңлагызмы!
Әгәр дә йолдызларны кабызалар икән — димәк — бу кемгә булса да кирәк?
Димәк — бу мөһим эш —
һәр кич
ей кыеклары өстендә
бер генә булса да йолдыз кабыну?!
1914
Мыскыллаулар
Хыяпымны тавис койрыгыдай кабартам да, җанны атам көтелмәгән рифма өере иркенә.
Тегеләрнең —
үзләрен туендырган имән тамырын танау белән актаручыларның — гәзит баганалары эченнән ыржайганнарын тагын ишетәсе килә.
1916
Айлы төн
(Пейзаж)
Ай булачак.
Инде беленә.
Күккә эленде тулы укасы.
Ихтимал, алла
гаҗәеп
көмеш кашык белән болгатадыр йолдыз ухасын.
1916
Яз
Шәһәр кышкы тышкысын салды.
Селәгәен тыймый кар кере.
Тагын да яз. Хәтерләтә салкын аңгыра, сафсатачы юнкерны.
1918
РЕНАТ ХАРИС тарҗемоларе