Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯ—ЧОРЫБЫЗ БАЙРАГЫ


оннан 80 ел элек тарих иң әһәмиятле вакыйгаларның берсенә шаһит булды. 1903 елның июль аенда Россия эшчеләр сыйныфының революцион оешмасы — большевиклар партиясе туды. Хәзер җир шарында иң куәтле, җитлеккән социалистик җәмгыятьнең җитәкче һәм рухландыручы көче булган Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең тарихы шуннан башлана.
Партиябезнең үсү һәм чыныгу тарихын совет кешеләре белән беррәттән барлык илләрнең демократик һәм революцион җәмәгатьчелеге кызыксынып өйрәнә, үрнәк һәм гыйбрәт ала.
Партиянең II съездыннан соң узган еллар югарылыгында торып уйлаганда, бу партияне оештыручы, рус халкының ялкынлы йөрәкле даһи улы Владимир Ильич Ленинның зирәк акылына, марксистик фикер тирәнлегенә, революцион инанганлыгына, теоретик һәм практик көченә, алдан күрә белү сәләтенә хәйран каласың...
Тарихи прогрессны хәрәкәткә китерүче төп көч — халык массалары. Шуның белән бергә иҗтимагый тормышта бөек шәхесләрнең роле дә бик аур. Вез моның гаҗәп матур үрнәген фәнни коммунизмга нигез салучылар, эшчеләр сыйныфының бөек остазлары һәм юлбашчылары — Карл Маркс, Фридрих Энгельс һәм Владимир Ильич Ленин эшчәнлегендә күрәбез.
Мәгълүм ки, барлык материаль һәм рухи байлыкларны тудыручы булсалар да, хезмәт ияләре гасырлар буе коллыкта изелеп, таланган һәм мәсхәрәләнгән килеш яшәделәр. Дөрес, халыкның авыр язмышына борчылып, аңа азатлык һәм бәхет юлын күрсәтергә тырышучылар да аз түгел иде. Ләкин марксизмга кадәрге вәгазьчеләр һәм күрәзәчеләрдән халык игелек күрә алмады. Бу хакта олы әдибебез Галимҗан Ибраһимовның 1913 елда әрнеп әйткән сүзләре искә төшә. «Адәмнәрнең бәхете, сәгадәте, мәсгудияте» турында лаф орган «алла илчеләренә», галимнәргә, философларга мөрәҗәгать итеп, «Көтүчеләр» дигән әсәрендә ул болай язды: «Юлыгызның яктылыкка, бәхеткә, иреккә ирештермәвен тәҗрибәдә күреп, яңа юллар эзләргә кушмыйсызмы?..
Сөйләгез! Без, тормышның тобендәгеләр, сездән җавап сорыйбыз! Ничә мең еллык тәҗрибә иске юлларның хатасын ачмадымы? Без җавап көтәбез! Миллион нарча ач балалар, ачлыктан баласын имезергә сөте булмаган миллионнарча аналар, гомеренчә эшләп тә, ахырда урамга ташланган картлар, аһ-зарлары, кайгылары белән җир йөзен каплаган барча мазлумнар — без сездән җавап көтәбез...»
Мазлумиар гасырлар буе көткән җавап табылырга тиеш иде. Ниһаять, ул табылды. Иске юлларның һәм вәгазьләрнең хатасын аңлап, эксплуатациядән, хә
М
ерчелектән котылуның бердәнбер дерес юлын халыкка пролетариат идеологлары Маркс, Энгельс, Ленин күрсәттеләр.
Шунысы гыйбрәтле: -XIX гасырның уртасында Маркс белән Энгельс — Европада, ә шул гасырның соңында, XX гасыр башында Ленин Россиядә бер-беренә тиң хезмәт башкардылар, иҗтимагый фикер үсешендә, революцион хәрәкәттә, эшчеләр сыйныфы һәм изелгән хезмәт ияләре язмышында тирән борылыш ясадылар. Быел, Марксның ту$ына — 165, үлүенә 100 ел тулу уңае белән, бу хакта аерып алып әйтү бигрәк тә урынлы.
Кешелек XIX гасырга аяк басканда, Көнбатыш Европа илләре феодаль тәртипләрне җимереп, капиталистик мөнәсәбәтләр урнаштыру процессын кичерде. Шуның нәтиҗәсендә пролетариат үсеп чыкты һәм капиталистик эксплуатациягә каршы көрәш башлады. Әмма бу көрәш әле оешмаган стихия иде. пролетариат үзенә йөкләнгән тарихи миссияне аңлап җиткерми иде. Максатка ныклап төшенмәгән хәлдә, якты идеалга ирешү юлларын белмәгәндә, уңышлы хәрәкәт тә була алмый. Димәк, эшчеләр сыйныфын ачык идея, фәнгә нигезләнгән максат, революцион теория белән коралландырырга, аның көрәшенә дөрес юнәлеш бирергә кирәк иде.
Моны кем эшләргә тиеш иде соң? Ул чакта шактый киң таралган тәгълиматлар — Кант, Гегель. Фейербах тудырган немец философиясе, Смит һәм Рнкардо- ның политик экономиясе. Сен-Симон. Фурье, Оуэн алга сөргән утопик социализм эшчеләр сыйныфына ярдәмгә килә алмады.
Эшчеләр сыйныфының мәнфәгатен беренче булып даһи акыл ияләре Маркс һәм Энгельс аңлады. Алар чын азатлык һәм гаделлек өчен, кешелекнең якты киләчәге булган социализм өчен көрәштә хәлиткеч көч — пролетариат икәнлеген күрсәттеләр. Телгә алынган идея агымнарына тирән анализ ясап һәм кимчелекләрен тәнкыйтьләп, Маркс һәм Энгельс алдынгы иҗтимагый фикерне иң югары баскычка күтәрделәр, дөньяны үзгәртеп коруда куәтле идея коралын — фәнни коммунизм теориясен иҗат иттеләр.
«Массалар аңын биләп алгач, теория материаль көчкә әйләнә»,— диде Карл Маркс. Ул, үзенең иң якын фикердәше, дусты, көрәштәше Фридрих Энгельс белән бергә, шушы хакыйкатьне гамәлгә ашыруга бөтен гомерен, ихтыярын, оештыру көчен бирде. Теория массалар аңына үз-үзеннән керми. Эшчеләрне революцион теория белән коралландыру һәм аның көрәшенә җитәкчелек итү вазифасын аның үз партиясе генә башкара ала. Маркс һәм Энгельс шундый партиягә нигез салдылар, 1847 елда «Коммунистлар союзы»н төзеп, аның программасын — атаклы «Коммунистлар партиясе маннфесты»н яздылар. Алар эшчеләрнең халыкара бердәм оешмасы I Интернационалга җитәкчелек иттеләр, мөстәкыйль пролетар партияләр тууга турыдан-туры булыштылар.
Капитализмнан социализмга күчү законнарын, пролетариатның тарихи революцион миссиясен, дөньякүләм социаль прогрессның тулы һәм ышанычлы юлын яктырткан Маркс һәм Энгельсның бөек хезмәте һичкайчан онытылмас, марксизм мәңгегә кешелекнең сүнмәс маягы булып балкыр.
Инде XIX гасырдан без яшәгән гасырга аяк басканда Россиядәге хәлгә күз салыйк. Илдә капитализм үсә генә түгел, башка буржуаз илләрдәге кебек, соңгы этабына — социаль каршылыклар тагы да кискенләшкән, тирән кризис кичергән империализм чорына керә. Эшчеләр сыйныфы царизмга һәм буржуазия хакимлегенә каршы актив сугышка күтәрелә. Бу вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтеп торган Маркс һәм Энгельс Россиядә «иң зур социаль революция өлгереп килә», «Россия — Европадагы революцион хәрәкәтнең алдынгы отряды»,—дип яздылар.
Тик Россиянең үзендә моңа ышанучылар әле аз иде. Вак буржуаз народниклар капитализм үсешен, пролетариатның формалашуын инкарь итсәләр, экономистлар «стихияле агымга» буйсынуны җайлы күрделәр, эшчеләрне бары тик
• бер сумга бер тиен» дәгъваларга гына өндәделәр, аларны буржуазия койрыгына тагу юлын карадылар. Өстәвенә «легаль марксистлар» дип аталган икейөзлеләр, капитализмлы аклап, эшчеләрне буржуаз идеология тоткынлыгында тоту өчен тырыштылар.
Илдәге иҗтимагый-экономик һәм политик үзгәрешләр перспективасын бары тик марксизм теориясенә таянып кына дөрес аңлатырга мөмкин иде. Бу юнәлеш- ♦ тә беренче аДым Г. В. Плеханов тарафыннан ясалды. Женевада ул оештырган 2 «Эшчеләр сыйныфын азат итү» группасы марксизмны Россиядә актив тарату 5 эшен башлап җибәрде. Ләкин үз иленнән, андагы эшчеләр хәрәкәтеннән читтә g торганга күрә, диалектик фикер йөртү җитмәү һәм марксизмның катып калган догма түгел, бәлки иҗади фән икәнлеген аңламау сәбәпле Плеханов эзлекле революционер була алмады, оппортунизм агымына кушылды.
Империализм чорында, революцион хәрәкәтнең үзәге Россиягә күчкән шарт- Z ларда марксизм теориясенә турылыклы булып, аны иҗади алга үстерү буенча т гигант хезмәтне В. И. Ленин башкарды. Ул яңа эпохага тирән анализ ясады. аның социаль каршылыкларын фаш итте, социалистик революция турында тәгъ- X лиматны яңа мөһим положениеләр белән баетты. Ленин ачыктан ачык, револю- - ция илнең барлык ишекләрен шакый, һәм ул дөньякүләм социалистик револю- £ циянең башлангычы (прологы) булыр, дип игълан итте Күрәсез, нәкъ Маркс бе- ф лән Энгельс кебек: иҗтимагый вакыйгаларга реалистик бәя биреп, һәртөрле уй- я дырма-хыялны кире кагып, алдан күрә белү даһилыгы һәм эшчеләр сыйныфы- ш ның революцион көченә тирән ышанып!
Социалистик революциянең алшартлары җитлегү — объектив процесс. Әмма * революцион ситуацияне социализмның җиңүенә китереп җиткерү өчен субъектив факторларның көчле булуы кирәк. Бу — революцион сыйныфның югары аң- 4 лы, коммунистик инанган һәм нык оешкан булуы дигән сүз. Моңа исә эшчеләр у сыйныфының үз ппртиясе булганда гына ирешергә мөмкин. Һәм Ленин бу мәсьә- < ләме дә Маркс һәм Энгельс үрнәгендә хәл итте: эшчеләрнең, хезмәт иясе мае- * саларының политик аңын үстерү, царизмга һәм капитализмга каршы аяусыз көрәшкә туплау, социализмның җиңүенә алып бару өчен чын чынлап революцион партия кирәк дип санады.
«Бирегез безгә революционерлар оешмасын — һәм без Россиянең астын өскә китерербез!» — В. И. Ленинның бу сүзләре капитализмнан социализмга күчүдә партиянең хәлиткеч ролен бик ачык аңлата.
Россия социал демократик эшчеләр партиясе дөньяга җиңел генә килмәде. Ленинга, коммунистларга пның өчен киеренке көрәш алып барырга кирәк булды. Партиянең II съездында 26 социал демократик оешмадан 43 делегат катнашты. Алар арасында төпле марксистик позициядә торучы эзлекле революционерлар гына түгел, оппортунизм һәм реформизм чире Доккай, идея-политик карашлары буталчык кешеләр дә бар иде. Партия төзелүне игълан иткән чакта ук бу ике төркем арасында тирән каршылыклар туды. Партия төзелеше, аның максатлары, көрәш стратегиясе һәм тактикасы турында бәхәстә социал демократиянең ул вакытта иң авторитетлы ветераны дип саналган Плеханов та ялгыш фикерләрне яклады. Аның якташлары Мартов. Аксельрод, Засулич Россия эшчеләр сыйны фы партиясен Көнбатыш илләрендәге реформистик партияләр үрнәгендә күзалладылар (белгәнебезчә, алар аннары, марксизмга хыянәт итеп һәм меньшевизм агымын тәшкил итеп, I! Интернационал оппортунизмы сазлыгына баттылар).
Съездда Ленин 11 Интернационал партияләреннән үзгә, яңа типтагы партияне, ныклы оешкан һәм каты дисциплиналы, буржуазия йогынтысына бирешмәүчән. оппортунизм һәм реформизм белән һич тә килешмәүчән. эшчеләр сыйныфының чын-чыннан җитәкчесе булырлык, царизмны һәм капиталистик стройны җимереп ташлау өчен көрәштә һичнинди киртәләр һәм кыенлыклар каршында тез чүк- мәүчон партияне төаү бурычын куйды. Партия, диде Ленин, вшчелор сыйныфының алдынгы отряды, авангарды, фәнни теория белән коралланган юлбашчысы булырга тиеш. Ленин һәм аның яклы революционерлар шундый партиянең оешуы ка ирештеләр дә.
Туп-туры әйтергә кирәк: Лениннан, аның искиткеч фидакарьлегеннән, килеш- мәүчән коммунистик принципиальлегеннән башка илебез хезмәт ияләрен иң гадел социалистик тормыш тантанасына алып килгән партиябезне күз алдына китерү дә мемкин булмас иде.
Гаять дәрәҗәдә катлаулы, авыр һәм сокланырлык данлы юл узды безнең ленинчыл партиябез. Тарихның һәр этабында ул үзен халык бәхете өчен көрәшүче бердәнбер партия буларак исбат ңтте. 1905—1907 еллар революциясе, кара реакция еллары, беренче дөнья сугышы һәм февраль революциясе давыллары аша ул халкыбызны Бөек Октябрь социалистик революциясенә алып килде. Совет халкы партиянең зирәк һәм акыллы җитәкчелегендә, аның программасын һәм политикасын хуплап, эксплуататор сыйныфлардан тәмам котылды, язмышын үз кулына алып, яңа тормыш, дөньяда беренче социалистик җәмгыять төзеде, аның куәтле материаль һәм культура потенциалын тудырды, социалистик Ватанны күп санлы явыз дошманнардан саклап калды, тарихта күренмәгән батырлык күрсәтте. Барлык казанышлары өчен совет халкы Коммунистлар партиясенә бурычлы.
Партия үз программасында алга куйган бөек бурычларны тайпылышсыз һәм уңышлы үтәп килә, шуның белән бүтән илләрдәге тугандаш партияләргә марксизм-ленинизм нигезендә нык тору, революцион теориягә, коммунистик идеалга хыянәт итүчеләргә, сыйнфый дошманнарга карата килешмәүчән позиция үрнәген бирә.
Бер-ике генә мисал.
Буржуаз дәүләтне җимереп, хезмәт ияләре интересларына тулысынча җавап бирүче дәүләтне, ягъни пролетариат диктатурасын урнаштыру — фәнни коммунизмда иң мөһим төп мәсьәлә.
Бу — Коммунистлар партиясенең беренче бурычы дип өйрәттеләр Маркс һәм Энгельс. Шуңа карамастан. Көнбатыш Европадагы социалистик партияләрнең җитәкче даирәләре пролетариат диктатурасы идеясеннән баш тарттылар, буржуаз парламентаризм һәм реформалар аша гына, капиталистик дәүләткә тимичә генә социализмга күчеп була, дигән ялгыш карашта тордылар һәм хәзер дә торалар. РСДРПның II съездында шундый ук фикерне бернштейнчы экономистлар һәм бундчылар күтәреп чыкты. Янәсе, башка социалистик партияләр программаларында булмагач, безгә дә пролетариат диктатурасы турында пункт кертмәскә кирәк. Съездның Ленинга кушылган күпчелеге бу оппортунистик дәгъваны кире какты. Бу марксизм-лениннзмның зур җиңүе иде. Ул партиянең революцион тактикасын, илебездә социализм язмышын хәл итүче иң әһәмиятле фактор булды.
Капитализмнан социализмга күчү чорында пролетариат диктатурасы котылгысыз һәм демократик дәүләтнең максатка ярашлы формасы икәнлеге Октябрь революциясе һәм башка илләрдә җиңгән социалистик революцияләр тәҗрибәсендә тулысынча расланды. Безнең илдә инде ул бөтенхалык дәүләтенә әйләнде. Социалистик дәүләтне ныгыту, социалистик демократияне өзлексез киңәйтү һәм камилләштерү — тулы коммунистик җәмгыятькә ирешү закончалыгы. Партия безне шул юнәлештә ышанычлы адымнар белән алып бара. Ленинчыл партиянең бөтен дөньяны сокландырган зур казанышларыннан берсе — милли мәсьәләне хәл итү. Бу бит — иҗтимагый фикерне күптәннән борчыган, буржуаз идеологлар тарафыннан бик нык буталган һәм беркайчан да чишә алмаслык дип исәпләнгән иң нечкә, иң четерекле проблема. РСДРПның II съездында да ул кискен бәхәс тудырды. Съездның пролетар интернационализм югарылыгында торган күпчелеге, бер яктан — вак буржуаз милләтчелек, икенче яктан, милли нигилизм тенденцияләренә отпор биреп, В. И. Ленин тәкъдимнәрен кабул итте, барлык милләтләр эшчеләре өчен бердәм, интернациональ партия төзү принцибын һәм милләтләрнең үз язмышларын үзләре билгеләү хокукын раслады.
Без әле генә Совет Социалистик Республикалар Союзының 60 еллык юбилеен билгеләп уздык. Бу бәйрәм бөтендөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп ит-
те. Дуслар безнең белән бергә шатланды, ә дошманнарның ачуы тагын да куера төште. Чөнки, буржуаз идеологлар бернинди ялган белән дә инкарь итә алмаслык гаделлек җиңде. «Бездә эксплуататорлык строе калдырган хәлендәге милли мәсьәлә уңышлы хәл ителде, тәмам һәм катгый хәл ителде,— диде иптәш Ю. В. Андропов.— Тарихта беренче тапкыр буларак, илнең күп милләтле составы йомшаклык чыганагынна-н көч һәм чәчәк ату чыганагына әверелде». ♦
Йөздән артык милләтнең, тугандаш гаилә тәшкил итеп, бер дәүләткә тупла- 3 нуы, аларның хәерчелек һәм караңгылык дөньясыннан яктылыкка, һәрьяклап < чәчәк ату дөньясына кискен сикереше — күпләргә могҗиза кебек тоела. Тик бу — Е могҗиза түгел, бәлки социализм закончалыгы, ленинчыл милли политиканы из тормышка ашыру буенча Коммунистлар партиясенең эзлекле, акыллы, оста эш- £ чәнлеге җимеше, милләтләрнең СССРга берләшүе нәтиҗәсе.
2
О т
1903 елда, партия әле оешкан гына чакта, ул 3,5 мең чамасы революционер- 1 ларны берләштерә иде. Бүген КПСС үзенең сафларында эшчеләр сыйныфының, - колхозчы крестьяннарның һәм совет интеллигенциясенең 18 миллионга якын иң алдынгы вәкилләрен туплый. Ул әнә шулай коммунистларның мәһабәт армия- С сенә, чын-чыннан халык партиясенә әйләнде. Җитлеккән социализм җәмгыятен- ф дә аның җитәкчелек роле үскәннән-үсә, авторитеты һаман арта бара.
КПССның XXVI съезды совет халкының материаль һәм культура тормышын w тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрү, социалистик иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ка- о милләштерү, кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләү һәм һәр яктан җитлек- < кән шәхесләр формалаштыру буенча фәнни нигезгә корылган программа эш- ® кәртте. Совет халкы партия куйган бурычларны чын күңелдән котлап кабул Ч итә һәм уңышлы башкарьр чыгу өчен зур тырышлык белән эшли. Коммунизм 7 тантанасын якынайтыр өчен партия безне фидакарь хезмәткә рухландыра, шу- < ның белән бергә эшлексезлек, дисциплинасызлык, әхлаксызлык, комсызлык, эч- * кечелек, җәмәгать милкенә кул сузу, культурасызлык, тупаслык, бюрократизм кебек социалистик тормыш рәвешенә чит булган күренешләрне бетерергә чакыра. Бу мәсьәләгә КПСС Үзәк Комитетының 1982 ел ноябрь Пленумы аерата зур игътибар бирде.
Коммунистлар партиясенең халыкчан, гуманистик һәм интернационалистик асылы аның җирдә тынычлыкны ныгыту политикасында, империалистик реакцияне, аның агрессин планнарын аяусыз фаш итүендә, азатлык сөюче барлык халыкларның мөстәкыйль үсешен, бөтен доиьяда демократик хәрәкәтне, эшчеләр сыйныфының, Коммунистик партияләрнең империализмга каршы, иҗтимагый прогресс һәм социализм өчен көрәшен яклауда, дөньякүләм социалистик системаны ныгытуда ачык чагыла.
80 еллык тарихында КПСС һәрвакыт марксизм-ленинизм теориясенә таянып эш итте һәм итә, аны социалистик төзелеш тәҗрибәсе белән раслый һәм баета килә. Партиянең какшамас көче — марксизм ленинизм фәненә тугрылыкта, коммунистларның идея-политик бердәмлегендә, халык белән тыгыз элемтәсендә. КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советының һәм СССР Министрлар Сове тының 1982 елның 12 ноябренда Коммунистлар партиясенә, совет халкына мөрәҗәгатендә болай әйтелә: «Совет халкы партияне үзенең сыналган коллектив юлбашчысы, зирәк җитәкчесе һәм оештыручысы итеп саный. Партиянең иң югары максаты һәм аның бөтен эшчәнлегенең мәгънәсе — эшчеләр сыйныфына, хезмәтчел халыкка хезмәт итү. Партия һәм халыкның какшамас бердәмлеге совет җәмгыятенең җиңелмәс көч чыганагы булды һәм шулай булып кала. КПСС хезмәт ияләре ышанычын изге итеп кадерли, массалар белән элемтәсен даими ныгыта. Вакыйгалар нинди генә борылыш алмасын, нинди генә сынаулар булмасын, партиябезнең үз тарихи миссиясе югарылыгында калачагына халык практикада инанды».
Партиянең 80 еллык юбилее — бөтен халык бәйрәме. Совет кешеләренең барысы да партиягә йөрәктән кайнап чыккан мәхәббәтен, тирән ихтирам хисе/i
белдерә, якты, изге өметләрен аңа баглый. Аларның җылы тойгысы фронтовик шагыйрь Гали Хуҗи иҗатында матур чагылыш тапкан:
Снн, Партия, бердәй күрдең безне, Син уяттың безне тормышка;
Синең йөздә күрдек йөзебезне, Тойдык сине һәрбер сулышта. Снн юнәлеш бирдең теләкләргә, һәммәбезиең бердәй якыны;
Тоташтың снн безнең йөрәкләргә, Тормыш булып, Ленин аркылы.
Әйе, партия — социалистик җәмгыять үсешенә, халкыбызның изге омтылышына дөрес юнәлеш бирүче бөек көч, политик системабызның үзәге. Халык үзенең барлык казанышларын һәм өметләрен аның эшчәнлеге белән бәйли. Шуңа күрә партия коммунистлардан үзләренең авангардлык ролен эзлеклерәк һәм тулырак үтәүләрен, партия членының исемен һаман югарырак күтәрүләрен, массалар белән элемтәне өзлексез ныгыта баруларын таләп итә. РСДРПның икенче съездының 80 еллыгы турында КПСС Үзәк Комитеты карарында әйтелгәнчә, «КПСС һәр коммунистның бөек идеалларның тантанасы өчен фидакарь көрәшче булуы турында, марксизм-ленинизм идеяләрен, партия политикасын тирәнтен белүе, аңлавы һәм тормышка ашыруы турында кайгырта. Партиядә тору бертөрле дә өстенлекләр бирми, ул илдә эшләнгән бар нәрсә өчен, социалистик төзелеш һәм иҗтимагый прогрессның язмышы өчен коммунистларның тагын да зуррак җа- ваплылыгын гына аңлата».
КПСС Үзәк Комитеты партиянең 80 еллык юбилеен коммунистларны һәм барча хезмәт ияләрен Ватаныбыз куәте хакына, бәхетле һәм тыныч тормыш, коммунизм тантанасы хакына яңа хезмәт. уңышлары белән билгеләргә чакыра. Бу данлы дата әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә дә дәрт һәм дәрман өстәр, партиялелек һәм халыкчанлык рухы белән сугарылган, тирән эчтәлекле һәм кызыклы яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландырыр.