Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРСӘЙ ӘМИР БЕЛӘН ОЧРАШУ


ашкортстан хатын-кызлары өчен чыга торган «Яңа юлда» газетасы редакторы булып эшләгән чакта, 1934 елның февраль урталарында Уфада елкә газеталары хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Казаннан да берничә язучы килгән иде. Алар арасында Мирсәй Әмирнең булуы гомерлеккә хәтеремдә калды. Тәнәфес вакытында тәрле елкәләрдән һәм районнардан килгән вәкилләрнең күбесе белән «кыннан таныштык. Бер-беребез белән эш тәҗрибәләрен уртаклаштык. М Әмир үзенең Мәләвез районы Җиргән авылыннан икәнлеген әйткәч, мин: «Бу авылны яхшы беләм, барганым да бар. ирем Абдулла Баязитов шул авылдан»,— дип әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, ул: «Алай булгач, сез безгә кодача буласыз икән. Абдулла бит безгә кода тиешле»,— дип елмайды. Шуннан соң без күптәнге танышлар кебек сөйләшә башладык. М. Әмир газетабыз эше белән бик кызыксынды, аның тоткан урыны, анда хатын-кыз хәбәрчеләренең ни дәрәҗәдә катнашуы турында сорашты.
Шушы киңәшмәдән соң шактый еллар очрашырга туры килмәде Без бары тик 1957 елны Мәскәүдә уздырылган Татарстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә генә күрешә алдык. Шул вакытта Мирсаяф белән Абдулла авылда кабат очрашырга сүз куештылар.
М. Әмир белән Фәүзия ханым август аенда үзләренең туган-үскән яклары Башкортстан туфрагына — туган авыллары Җиргәнгә бөтен гаиләләре белән сәфәр чыгалар. Алар артыннан без дә Җиргәнгә юл тоттык.
Авылда күптәнге танышларыбыз белән очрашып, кунак булып йөргәннән соң, без Уфага кайтып киттек.
Казан кунаклары авылда калдылар... Алар Җиргәннән туп-туры безгә килделәр, һәм берничә көн тордылар, Башкортстан язучылары белән очраштылар. Башкортстан язучылары кунаклар хөрмәтенә бик шәп әдәби кичә оештырдылар, әйбәтләп кунак итеп, Казанга озатып калдылар
М. Әмир һәм Фәүзия ханым белән миңа бүтән очрашырга туры килмәде Әмма без һаман хәбәрләшеп тордык. Әдип еш кына типография буявы да кибеп бетмәгән өр-яңа китапларын «Кадерле якташларым Абдулла белән Галиягә» дип языл җибәрә иде. Аның хатлары күләмле бер әсәрне күз алдына китерә Моңа мисал рәвешендә аның хатыннан кечкенә генә бер езекне укып карыйк;
«Кадерле Галия кодача!
Үзегезгә, хермәтле авылдашыбызга, Абдулла кодага, шулай ук ул-кызларыгызга бездән сәлам.
Үзебез, чирләштерә-чирләштерә булса да, исән-сау йереп ятабыз әле. Сезнең белән күрешмәгәнгә 13 еллап вакыт узып китсә дә, бездә картаюдан башка әллә ни үзгәрешләр юк кебек.
Үзем 1969 елдан Язучылар союзы председательлегеннән бушадым. Хәзер теп вакытым иҗат эшенә бирелә. 7 ел буе председатель булып эшләвем сәбәпле, каләм эшендә отчет-докладлары, әдәбият турындагы мәкаләләр, публицистик чыгышлар язудан ары китә алмаган идем.
Бушангач, беренче эшем ител, шул характердагы хезмәтләремнән бер җыентык тәэедем. Хәзергә басылып чыкмаган әле Тагы «Җан кееге» дигән бер повесть яздым. Анысы да хәзергә беркайда да басылып чыкмаган Яңа бер повесть естендә эшлим
Б
Галия! Сез миннән «Башкортстан кызыина яза торган мәкаләгездә кулланырлык сүзләр көтәсездер инде Кызганычка каршы, капыл гына әйтергә матур фикерләр башка килми, Җайлабрак уйлап утырырга вакытым тыгызрак чакка туры килде иртәгә Мәскәүгә китәргә җыенам. (Юбилеи' сессиясендә катнашырга чакыралар.) Хәзергә шуны гына әйтә алам:—Башкортстан кызларына минем рәхмәтем бик зур Алар арасында минем укучыларым бик күп. Әсәрләрем турысында фикерләр әйтеп, матур-матур сүзләр язалар. Мина яхшы теләкләрен белдерәләр. Шулай күңелемне күтәрел, мине, якташларын, яңа әсәрләр язарга рухландырып торалар
Хәтта ул Башкортстан кызларының берсе һәрвакыт минем янымда була. Уңыш-ларыма минем белән бер дәрәҗәдә куанган кебек, кайгыларыма да үзем белән бер дәрәҗәдә хәсрәтләнә. Яңа әсәрләр язган чакларымда ул минем беренче укучым һәм иң туры сүзле, кырыс таләпле беренче тәнкыйтьчем дә Алай гына да түгел, мин яздырган газвта-журналларны, мин алган китапларны үземә караганда тизрәк һәм күбрәк^укыл өлгерә дә, үзенчә һәйбәт дип, бик кирәк дип тапканнарын миңа да укырга куша. Ул тәкъдИм иткәннәрне укып бер вакытта да үкенгәнем юк. v Кайберләрен укып өлгермәсәм, эчтәлеген сөйләп бирергә дә иренми. Ничек рәхмәт әйтмисең шундый Башкортстан кызына?
— Кем соң ул?—дисезме?
Фәүзия кодачагыз инде, кем булсын.
Тагы бер Башкортстанга кайтып, таныш якташлар белән күрешеп, таныш ____ бул
маганнары белән танышып киләсе, яшь чакта туган якларда торып калган истәлекләрне яңартасы килә.
Күңелемдә үткән тормыш юлына нигезләп, бер әсәр язу теләге йөри. Шуны тормышка ашырырга насыйп булса, ул истәлекләр бәлки файдалы гына бер эшкә ярап куяр иде Исән булсак, мөгаен бер кайтып күрешербез әле дигән өметтә калабыз.
Барыгызга да куп сәлам белән, М. Әмир.
16/IV—1970 ел».
Хат ахырында тагын мондый юллар да бар:
«Хәзерге кыяфәтемне чагылдырган бер фоторәсемемне җибәрәм һәм шушы форсаттан файдаланып, Сезгә, кадерле авылдашларым итеп, өч томлык әсәрләр җыентыгымны да («Агыйдел» повестен да) салам.
Бәләкәй генә бер русча җыентыгымны да кыстырам
Боларны аерым бандероль итеп җибәрәм»
М. Әмирнең зур бәйрәмнәребез белән котлап язган открыткалары һаман килеп торды. 1980 елда Май бәйрәме белән котлап язган открыткасы — аның безне иң соңгы котлавы булды.
ГАЛИЯ МИРЗАГИЛДИНА-БАЯЗИТОВА.