Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫС РЕАЛИЗМ


яз Гыйләҗевнең яңа китабына XI өч повесть кергән. Аларның берсе «Өч аршин җир» инде күптән язылган һәм журналыбызда басылган иде. Повесть зур бәхәс уятты, капма-каршы фикерләр күп булды, бәхәскә хәтта «Литературная газета» да кушылды Аннары повесть, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Дружба неродовита басылды, журналның махсус премиясенә лаек булды. «Җомга көн кич белән» һәм «Әтәч менгән читәнгә» — әдшнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре.
Татар укучысы А. Гыйләҗевне егермеләп пьеса язган драматург буларак та, романчы итеп тә, хикәяче буларак та әйбәт белә. Әмма әдип прозада аеруча зур уңыш казанды. Минем уемча, А. Гыйләҗевнең «Өч аршин җир», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят». «Язгы кәрваннар», «Җомга кән кич белән» һәм «Әтәч менгән читәнгә» кебек иң яхшы повестьларын татар прозасының бу жанрдагы иң олы казанышлары белән янәшә куярга мөмкин.
Аяз Гыйләҗев повесть жанрын нигә бик ярата соң?
Бердән, татар һәм күп милләтле совет әдәбиятында хәзер бу жанрның чәчәк аткан чагы. Бездә повестьлар романнардан күбрәк басыла, һәм әле. ихтимал, әйбәт хикәяләргә караганда да күбрәктео алар. Күрәсең, повесть үзгәрүчән чынбарлыкның төрле якларын оператив тасвнр- ларга мөмкинлек бирә торган өлгер һәм күп сыйдырышлы жанрдыр. Роман язу өчен вакыт та, көч тө күбрәк сарыф ите ns бит. Хикәя исә катлаулы тормышны диа лектин
XI Аяз Гыйләҗев. Җомга көн кич белән По вестьлар. Казан. 1982
үзгәрешләрдә чагылдырып бетерә алмый. Моның өчен аның күләме кечкенә Повесть авторга нинди дә булса бәр фикергә. проблемага яки геройга тукталып бу проблеманы төрле яклап яктырту мөм- кинлегэ биоә.
Икенчедән, монда, күрәсең А. Гыйләҗев иҗатына гына хас үзенчәлекләр дә чагы-лыш табадыр Аның нәкъ менә повестьлары озын гомерле булыр дип уйлыйм мин Ал арда А. Гыйләҗев каләменә хас булгаг- сыйфатлар ачыграк күренә. Менә шуңа күрә дә яңа китап безнең прозаны күптән инде тәпке җигелеп тартучы, әмм<> тәнкыйтьчеләр тарафыннан һаман әле тие-шенчә бәяләп җиткерелмәгән бу көчле һәм үзенчәлекле язучының бөтен иҗат юлына киңрәк караш ташларга мөмкинлек бирә.
Теге яки бу язучының йөзен билгели торган төп сыйфатны табу җиңел түгел. Ник дисәң, язучы бер урында гына тормый. аның иҗаты камилләшә, үсә. ул яңа буяулар эзли. Әмма үзгәреш нинди генә зур булмасын, бу үзенчәлекне табарга мөмкин. А. Гыйләҗевкә хас төп сыйфат — кырыс һәм хәтта, әйтер идем, аяусыз реализм
А. Гыйләҗев үз заманы һем үз буыны турында дөресен генә яза. Бу дөреслек нинди генә авыр булмасын! Ул хәтта үз буыннары кичергән кыенлыкларны моя
Н
таҗлыкларны кайчакта калкытыбрак та тасвирлый, төчелектән, сентиментальлектән кача. Чынбарлыкны бизәп күрсәтүдә һич тә гаепләп булмый аны!
А. Гыйләҗевкө хас бу сыйфат аның стилен Р Төхфәтуллии стиле белән чагыштырганда ачык күренә. Р. Төхфәтуллии да сугыштан соңгы авылның азыр көнкүреше турында яза, әмма аның әсәрләрендә лирик агым көчлерәк. Р. Төхфәтуллии күбесенчә эчке монслсг алымыннан файдалана, чөнки бу алым эмоциональ киеренкелекне бирү өчен бик кулай. А. Гыйләҗевнең стиле исә сабыррак, хәтта бераз корырак та күренә. Аның лиризмы тирәнгәрәк яшеренгән, һәм ул әйтерсең лә әсәрләрнең эчке агымын тәшкил итә. Өске агымда — тыенкы сурәтләр, җыйнак һәм саран детальләр.
Кыенлыкларны яшермичә, чынбарлыкны артык матурлап күрсәтмичә язу М. Мәһ- диевкә дә хас. Ләкин аның күзе кешеләрдә иң элек нинди дә булса көлкеле сыйфатны, күңелгә ятышлы әкәмәт якны күреп ала. Мәһдиев — юмористик деталь остасы, һәм аның иң чын, иң рәхимсез әсәрләре дә йомшак, игелекле, ә кайчакта мыскыллы елмаю белән өретелгән була (моны Гыйләҗевтә бөтенләй диярлек очратмый-сың).
Аяз Гыйләҗев реализмының кырыслыгы заман чалымнарын, кыенлыклар һәм мох-таҗлыкларны дөрес тасвирлауда гына тү-гел, ә бәлки иң элек уз геройларына карата аяусыз булуында күренә. Геройларны ул иң кыен, иң драматик ситуацияләргә
«Берәү»- повестеннан Исхакны гына искә төшерик. Ул мәхәббәтен, яраткан эшен, кешеләргә ышанычын, ниһаять, иң кадерле нәрсәне — туган ягын, үзе туып-үскән һәм гомерен багышларга ниятләгән авылын югалта. Шуңа да карамастан, ул үзен, үз йөзен җуймый. Яки менә «Җомга көн кич белән» повестеннан Бибинурны алыйк. Кем соң ул? Беркемсез калган ялгыз карчык. Ул хәтта иң гади бәхетеннән — балалар бәхетеннән дә мәхрүм. Ә үги балалары аны кирәксенми. Бибинур карчык мохтаҗлыкта яши. тиеннәрен санап көн күрә. Аның каравы күңеле нинди бай. йөрәге нинди игелекле! «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» повестендагы Арзуга, «Язгы кәрваннарядагы Адиләгә, «Өч аршин җирядәге Шәмсегаянгә да авыр-авыр тор-мыш сынаулары төшә. Җиңел язмышлы ке-шеләр язучыны бөтенләй кызыксындыр-мыйлар да. Ул кешедәге түземлекне, рухи көчне чамалап карарга тали.
Әгәр Аяз Гыйләҗев геройларын, әйтик, Н. Фәттахның «Артта калган юллар» повесте персонажлары белән чагыштырсак, аның геройларына х^с тагын бер сыйфатны ачык күз алдына китерербез. Н. Фәттахның Хәмдиясе — тормыш шартлары корбаны. Ул фаҗигале хәлләрдән чыгу юлын таба алырлык түгел — артык сүлпән. Хәмдиягә капма-каршы буларак, Гыйләҗевнең күп геройлары үз дәрәҗәләрен беркайчан да югалтмыйлар һәм яманлык белән актив көрәшәләр. Әйтик. «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» повестенда Арзуның хәле Хәмдиянекеннән җиңел түгел, ләкин ул бу язмышны үзе сайлый, газиз кешесен коткарыл калу өчен төрмәгә керә. Ул үзен түбәнсетми, һәм шуңа да бездә кызгану хисе түгел, бәлки ихтирам уята.
Бер әңгәмә вакытында («Казан утлары», 1973 ел, 11 сан) А Гыйләҗев үз кыйбласын менә болай аңлата:
— Шәхсән минем үземне «гыйбрәтле» геройлар кызыксындыра, мин шундый ке-шеләрне яратам Үзләре яшәгән чорга би-тараф булмаган, мәхәббәтне* һәм нәфрәтне сиземли торган кешеләр... Уйлана һәм уй-ландыра торган кешеләр! Коммунизм идеалларына турылыклы кешеләр... Шул ук вакытта ул турылыкларын лозунг итеп күтәреп йөрми торган тыйнак кешеләр Киң күңелле кешеләр.
А. Гыйләҗевнең геройлары һәрвакыт гади кешеләр, күбесенчә авыл халкы булыр. Ләкин аларның эш вазифалары гына гади, ә эчке дөньялары һич тә гади түгел. Бу да очраклы рәвештә килеп чыкмый. Шул ук әңгәмәдә. А. Сеит-Экзюпери иҗаты турында әйтеп, А. Гыйләҗев болай ди: «Гади кешеләрдә бөеклек сыйфатлары таба алу. аны күрә, аера белү, үзеңнең күзәтүләреңне укучы белән уртаклашу — язучының иң гүзәл сыйфатларының берсе шул түгелмени?»
Бу сүзләр әдипнең үз иҗатына да кагыла.
Әлбәттә, язучы тудырган һәр уңышлы образ тормышның үзендә барлыкка килгән типны чагылдыра һәм шуңа күрә уникаль була. Әмма язучы битараф көзге түгел. Фәлсәфи термин куллансак, ул объектив дөньяның субъектив образын иҗат итә. Язучы үз шәхесеннән, моңарчы тупланган бөтен тәҗрибәсе, биографиясе, кызыксынулары, белеме киңлегеннән баш тарта алмый һәм тиеш тә түгел. Менә шу
Ңа күр» әдәби геройлар, нинди ген» үзен-чәлекле, кабатланмас булмасыннар, алар автор шәхесен дә чагылдыралар.
Мархүм Хасан Сарьян язучы Аяз Гый- ләҗеене махаббат һәм нәфрәт җырчысы дип атаган иде. Бу сүзләрдә А. Гыйләҗеә- нең талантын билгеләүче икенче бер сый-фат— аның кайнарлыгы, ваемсыз булмавы бик дерес тотып алынган. Язучы нәрсәне-дер җаны-тәне белән ярата, мөкиббән китә, нәрсәнедер күралмый, җене сейми. Әнә шул чагында ул кулына каләм ала. Гыйләҗевнең геройларын хисләр керәшене бәйле рәвештә ике тап категориягә бүлергә мамкин.
Менә «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» әсәре. Биредә бер якта — Искәндәр һәм Арзу, Хәбибрахман агай һәм Рәхимҗан бабай, Искәндәрнең дуслары, ә икенче якта — Мәүлиха апа һәм аның ялкау кызлары. Язучы яхшылыкны, гаделлекне, намусны никадәр көчле яратса, намуслы кешеләргә тыныч яшәргә һәм эшләргә комачаулый торган һәр нәрсәне шундый ук кеч белән күралмый. «Моңарчы ялкаулык дисәләр — күз алдыма Мәүлиха апа килә иде. Моңарчы гайбәт дисәләр — бары тик аны уйлый идем. Мәүлиха апаны. Моннан соң, мәкер дисәләр, шул апаны исемдә тотармын». Иксез-чиксез мәхәббәт һәм ташып чыккан нәфрәт шуңа китерә: әдип инде уңай һәм тискәре сыйфатларны тигезләргә омтылмый башлый. Ул кешене я тулаем, булганынча кабул итә яки аны катгый рәвештә кире кага, аңа хурлык тамгасы суга. Бу аның кайбер геройларын бер яклырак итә. Авторның кече дә нәкъ шунда, чәнки аның актив позициясе чагыла. Чыннан да, әгәр Мәүлиха ала гаебе белән әйбәт кешеләр газап чигә икән, әгәр ул үз бәхетен башкаларның бәхетсезле- гендә кора икән, автор аның турында ничек итеп тыныч яза алсын диП
«Онытырлык итмәде. Нәфрәт тә мәхәббәт кебек үк үзен мәңгеләштерә белә1 Моннан соң нәфрәт дисәләр, хәтеремә кара күләгә булып шушы кән. шушы көн- иең илһамчысы булып Мәүлиха апа иңәр! Их, чыраена берне төкерергә! Үтмәс пычак белән тиресен тунарга!» Бу сүзләр по-вестьның төп герое Искәндәр исеменнән әйтел», әмма аларда авторның үз мөнә-сәбәтен дә сизәсең.
«Дүртәү». «Берәү», «Җомга кон кич белән» повестьларында, «Урамнар артында яшел болын» романында, әдипнең бетен әсәрләрендә дә диярлек геройларның шундый ике лагерьга бүленүен аермачык күрәсең.
Әмма кайчакта нәфрәт авторның күзен томалый, менә шул чакта ул чаманы югалта. «Мең чакрым юл» повестенда шулай Шактый зур һәм таркау повестьның ба-шыннан ахырыча кадәр язучы төп герой Әскәр Моратовның яңадан-яңа ямьсез як-ларын ача тора. Чыннан да, Моратовны куралмас өчен сәбәпләр җитәрлек — ул әдәбиятның чиста тәнендәге паразит Тик аны фаш итү өчен шул хәтле тырышырга кирәк идеме соң? Укучылар нәфрәт белән йөз чөерсен өчен автор үзенең герое турында сөйләгәннәренә уннан бере дә җитәр иде бит. Ә язучы, ихтыярыбызга каршы килеп, безне аның белән йезгә-йөэ тота, чама хисен югалтып, укучыда бүтәнчә реакция тудыра
«Җомга көн кич белән» повестенда Би-бинурның тискәресе буларак аның берту-ганы Зөһрәбану бирелгән. Бибинур карчык никадәр соклангыч булса, аның кыз туганы шулкадәр дәрәҗәдә үк начар, ялганчы, җәнҗалчы. Әмма, язучы аның характеры ны ң эчке пружиналарын а чм а г ан Зөһрәбануның үз туганына булган нәфрәтен эчтән күрсәтмәгән. Шуңа күрә мин — укучы — образга ышанмыйм. авторның нәфрәте мине аптырата, ризасызлык уята, Мин боларны язучының кечле яклары да, көчсез яклары да бер чыганактан — тормышка битараф карый алмаудан, аны яратудан икәнлеген ассызыклау өчен әй-
Гыйләҗев геройларының кискен рәвештә яхшы күңеллеге һәм усалга, уңайга һәм тискәрегә бүленүе аның әсәрләрен тирән конфликтлы, драматик итә. Усаллыкны гәүдәләндерүче кешеләр булганда (бигрәк тә алар көчкә, властька ия икән), көрәш тә үткен, драматик, ә кайчакта хәтта трагик үк төс ала. Ул бер персонаж күңелендә барырга яки тышкы көчләргә тормыш шартларына каршы юнәлгән булырга мөмкин. Әмма аларда кереш һәрвакыт бар.
А. Гыйләҗеә җиңел аңлашыла торган язучы түгел. Чөнки әсәрләрдә тормыш катлаулылыгы чагыла. Аларда фәлсәфи ишарә күп. Әдип яшәү максаты, яхшы белән яманның кеше күңелендә барган мәңгелек көрәше турында уйлана. Әлеге фәлсәфә күбесенчә образлар логикасыннан килеп чыга. Әмма ул кайчак лирик чигенешләр. авторның уйланулары рәвешендә дә бәреп чыга. «Зәй энҗеләре» повесте
әйтик, мене болей башланып китә. «Кеше.. Уйлап торсаң, гаҗәпкә калырлык. ...Сан- сыэ-исәпсез урманнарда бер-берсенә тәмам охшаган ике яфраклы агач юк диләр. Бер-берсенә охшаган, аерып ала алмаслык ике кеше бармы дөньяда?»
Бу өзектән күренгәнне, язучыны алга илтә һәм яңа иҗади эзләнүләргә илһам- ландыра торган хис — кешенең үзенә генә хас сыйфатларны табу теләге. Ул төрле калыпларны, әзер схемаларны дошман кү-рә, үз иҗатында «тормыш — үзе дә кабат-ланмас нәрсә бит ул» дигән принциптан чыгып эш итә.
«Өч аршын җир» повестендагы Мирвәли дә — катлаулы язмыш иясе. Ул гомер буе үз авылдашларына ачу саклый һәм үләр алдыннан гына аңлый: аны рәнҗетмәгән-нәр, ул аларны үзе кимсеткән икән. Ул халык байлыгын яндыра, турый, иң ач, авыр елларда ашлыкны кием-салымны юк итә. Әлбәттә, авылдашлары ансыз да яши, ә Мирвәли алардан башка гомер итә алмый һәм зур мәрхәмәт сорарга — туган авылы зиратында өч аршын җир сорарга мәҗбүр. Кеше һәм җәмгыять — автор әлеге повесть материалында әнә шундый гаять җитди социаль һәм фәлсәфи проблеманы
А. Гыйләҗев реалистик төгәл детальләр остасы. Аның әсәрләрендә һәрвакыт икенче план, аскы агым сизелә. Язучының төп жанры — лирик-фәлсәфи ишарәсе булган реалистик повесть. Ул эчке монолог алы-мына бик сирәк мөрәҗәгать итә. Сүз беренче заттан барган очракта да тыныч хикәяләү өстенлек итә. Тыныч хикәяләү, ләкин битараф түгел!
Кайберәүләр язучыларның үзенчәлеген формада гына күрәләр. Әмма яңача тас-вирлау чаралары үэеннән-үзе генә табыл-мый бит. Ул үзе — яңа эчтәлек, чынбар-лыкка бүтәнчә мөнәсәбәт, дөньяга яңа төрле караш нәтиҗәсе.
Аяз Гыйләҗев яраткан бер фикер бар. Ул аның бөтен зур әсәрләре аша диярлек кызыл җеп булып сузыла. Туган ягыңнан, сине ашаткан-эчерткән, тәрбияләп үстергән туган авылыңнан аерылу кешенең эчке дөньясын тетрәндерә — бу фикер «Берәү», «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән» повестьларында, «Урамнар артында яшел болын» романында һ. б. әсәрләрдә үткәрелә. Ул бераз шиклерәк тоелырга мөмкин. Чөнки авылдан китүчеләрнең ба-рысы да аерылуны авыр кичерми бит. Күпләр яңа урында тепләнеп, әйбәт кенә яшәп тә китәләр. Шәһәргә күчүнең һәрвакыт рухи югалтуга китерүе һич мәҗбүри түгел. Шәһәр кешене күлмедер дәрәҗәдә баета да бит әле. Фән-культура казанышларын үзләштерергә, потенциаль мөмкинлекләреңне, сәләтеңне тулырак ачарга җай тудыра.
Шулай да бу фикернең җирлеге бар.
Туган җирдән аерылу—кеше күңеле өчен кайтарып булмый торган югалту. А. Гыйләҗев әнә шул хакыйкатькә таяна. Туган авылларын ташлап киткән геройларның күбесе туган якларны сагына, алай гына да түгел, күңелләрендә тирән яра йөртә, ә кайберләре танымаслык булып үзгәрә дә.
«Җомга көн кич белән» повестенда Бибинур карчыкның балалары әнә шундый үзгәреш кичерә. Авылдан киткәч, аларның тормышлары герләп бара кебек; зур исем- дәрәҗәгә ирешәләр, материаль як та шәп, һәркайсының үз квартирасы, дачасы бар, инде машина алу турында уйлыйлар. Тик, байлык артыннан куып, алар күңел җылысы һәм рәхим-шәфкать кебек иң күркәм сыйфатларын югалтып бетергәннәр. Бу аларның әниләренә мөнәсәбәтләрендә ачык күренә. Алар башта Бибинур карчыкның бар нәрсәсен алып беггерәләр, аны оныталар, ә инде алыр әйберсе калмагач, аңа хат та язмый башлыйлар. Язучы безнең алда антитеза кора: бай тормышлы балалар рухи яктан хәерче, ә карчык, үзе фәкыйрь булса да. бай күңелле.
Язучының иҗат манерасы үзгәрешсез түгел, аның әсәрләрендә әледән-әле яңа- дан-яңа төсләр күренә. Еллар узу белән, әдипнең әсәрләрендә элек булмаган сарказм, киная, һәм хәтта гротеск очрый башлый. «Әтәч менгән читәнгә» повестенда автор гаять мөһим һәм актуаль проблема — хосусый милекнең кеше күңеленә тәэсире проблемасын күтәрә. Бу турыда безнең әдәбиятта аз язылмады. Тик язучы лары-быз. урнашкан традиция буенча, комсыз-лык, байлык артыннан куу кебек сыйфат-ларны башлыча тискәре геройларга гына бирә килделәр. А. Гыйләҗев повестенда исә яхшы күңелле, хезмәт сөючән, мөхтәрәм кешеләр сурәтләнгән. Ләкин әлеге «авыру» аларга да йоккан. Димәк, хәтәр чир бу, һәм аның турында зурдан кубып сөйләргә кирәк.
Әдипнең әсәрләрендә икенче символик мәгънәгә ия детальләрнең дә әһәмияте арта. Исегезгә төшерегез: бер малай иске зиратта кеше башы сөягенә тибә. Футбол
тубына типкән кебек, ул шулай авылның үткененә. тарихка, культура, традиция- лер г ә тибә.. Яки менә автомобиль узышы җиңүчеләр юк, барысы да оттыра. Бу кү-ренеш безне шундый фикергә юнәлтә: байлык артыннан куганда. туктал калу мөмкин тугел, оту да мөмкин түгел. Ә оттыру котылгысыз һем зур: намусны, го-рурлыгыңны. кешелегеңне оттыра аласың...
Мондый мисалларны А. Гыйләҗев әсәрлә-реннән күлләп китерел була.
Әйе, язучының яңа китабы сөендерә А. Гыйләҗеа нең бүгенге рухи көрәшләрдә актив катнашуына тагын бер мәртәбә ышана укучы.