Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОНДРАТ МАКСИМОВ ҖИЛӘКЛӘРЕ


Сынлы сәнгатьне сөючеләр РСФСРның атказанган. Татарстанның халык художнигы
Кондрат Максимовның иҗатын профессиональ осталыгы, әсәрләрендәге образларның
гадилеге һәм ачыклыгы өчен күптән яратып өлгерделәр Рәссам үзенең калын урманнары,
мәһабәт киңлекләре белән күпләрне сокландырган Вятка губернасындагы Шишкино
авылында туып үсә Казан сәнгать мәктәбендә укый Аның хезмәтләре беренче мәртәбә 1928
елда Ленинградтагы А И. Куинджи исемендәге жәмгыять күргәзмәсендә урын ала.
Пейзаж һәм натюрморт рәссам иҗатының төп жанры булып санала Бу әсәрләр аша
табигать белән аралашканда, күңелдә җирнең иксез-чиксез байлыкларын татып карау
шатлыгы уяна
Ә менә урман киңлекләре К Максимовның иң яраткан күренешләре булса кирәк. Күзгә
артык ташланып тормаган матурлыклары белән жәлеп иткән урманнар, кояш нуры тулы
кырлар, яктыдан-якты наратлыклар, чытырманлыклар — болар барысы да кечкенәдән
табигатькә гашыйк рәссамның йөрәк җылысы белән эретелгәннәр
Гомеренең соңгы елларында К Максимов искиткеч матур натюрмортлар ижат итә
«Көз». «йөзем белән ак ваза». «Җиләк» — боларның исемнәрен генә ишеткәч тә. менә дигән
«чәчәкле» серия күз алдына килә Үтә күренмәле сынлы сәнгатьне, чәчәк төсләренең нечкә
нәфислеген, форма үзенчәлекләрен, сурәтне хыялый тоюын файдаланып, рәссам бәйрәмне,
гүзәллек бәйрәмен нжат итә Автор натюрмортларында һәрбер чәчәк янсә чәчәк сабагы
төзелешенең үзенчәлеген ачып бирә Чөнки ул кечкенә генә детальдә дә
гомумматурлыкнын. дөнья камиллегенең дәвамын күрә.
«Җиләк» натюрмортына күз салыйк Өстәлгә җәелгән ашъяулык өстендәге вазада —
кыр чәчәкләре бәйләме Ваза алдындагы тәлинкәдә — кып-кызыл жнләкләр Натюрмортта
табигать, урман-болыннарның. гөлбакчаларның күңелләрне дулкынландырырлык хуш
нсләрен саклаган хәлдә, бөтен тормышчан яктылыгы белән тасвирлана
Өстәл өстендә кояш нурларының уйнаганы күренми Әмма сурәт балкып тора Чөнки
жиләк һәм чәчәкләр кояш нурын эчкәннәр Шуңа күрә алар нур сибәләр, безнең күз
карашларын җәйнең җылы жнлләре белән иркәлиләр шикелле...
Бу әсәр хәрәкәтләргә бай булуы белән аерылып тора Автор биредә тере табигать
сулышын һәм кеше кулларының эзен бик оста «тотып» алган Өлгереп җиткән сусыл
җиләкләр ашыгыч кына тәлинкәгә бушатылган Артык аерып тормыйча, тиз- тиз генә
җыелган чәчәкләр әле генә сулы вазага куелганнар һәм төрлесе төрле якка тайпылган
Әйтерсең лә. алар әле дә кыр киңлекләрендә яшиләр, җилләрдә тирбәләләр.
К Е. Максимовның «Жиләк» натюрмортын жиләкле-чәчәкле болын тәрәзәсенә, җәй
көннәрендәге ярсу табигатьнең бер мизгеленә охшатырга мөмкин булыр иде
Д. САДЫЙКОВА,
Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре