Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ КАЙНАРЛЫГЫ


аң сугудан башланып китте безнең дискуссия. Дөресен генә әйткәндә, әдәбиятыбыз күгендә давыллы яңгырның беренче билгеләре инде күптәннән сизелә иде. М Мәһдиевнең «Әдәбиятта яңалык тойгысы» («Казан утлары», 1981. 10 сан) исемле сөйләшүдә әйгкәи сүзләре шушы давылның беренче хәбәрчесе кебек булды һәрвакыт үзенчәлекле фикерли торган бу язучы ул чакта беркатлырак итеп «Кайчан безнең китапларыбызны, Айтматов китаплары кебек, чиратка язылып укырлар икән». — дип әйткән иде. Монысы күбрәк аның үзе турында булды. Ә менә тулаем татар әдәбияты алдына таләпләрне «Айтматов, Быков, Абрамов, Бондарев. Распутиннар осталыгына ирешергә кирәк», дип куйды язучы.
Аяз Гыйләҗевның бу сөйләшүгә сәбәпче булган «Тынычлану зарарлы!» дигән мәкаләсе әдәбият күгендәге яшен уты кебек тәэсир итте Яза белә Аяз, шәл яза Образлы тел белән һәм көн кадагына сугып яза Безнең әсәрләребезне рус, совет, хәтта бөтендөнья әдәбияты мисаллары белән чагыштыра, нәтиҗәләр ясый. Аның мәкаләсе миңа Леонид Утесов җырлаган иске бер җырны хәтерләтте: «Все хорошо, прекрасная маркиза, все хорошо, за исключением пустяка...» Ә «пустяк» дигәне янгын икән ләбаса. Шуның шикеллерәк түгел микән бездә дә? Әнә шуңа күрә чаң сугабыз түгелме?
А. Гыйләҗевның проблемага субъектив карашы — мәкаләнең көчле ягын тәшкил итә! Чөнки субъективизм белән субъективлык арасында искиткеч зур аерма ята. Йөрәк ялкыны белән акыл, белем кушылганда. А. Гыйләҗеаның аерым язучыларга карата әйтелгән чәнечкеле сүзләре, арттырып җибәрүләре үзләреннән үзләре аклана, һәм романтизм белән сугарылган пафос яңа сыйфат ала. Бәхәс тә кызыклы, эчтәлекле була. Бу очракта мин дә. әдәбиятыбызның уңышларына сөенүче кешеләр белән бергә аның пафосына кушылмый кала алмыйм
Әдәби тәнкыйть — әдәбиятның документларга нигезләнгән төгәл өлкәсе Чиклән-мәгән хыял җимеше булган прозада» поэзиядән драматургиядән аермалы буларак тәнкыйть даими үзгәреп, хәрәкәтләнеп торган әдәби процесс белән эш итә. һәм шуңа күрә ул үзе һәрвакыт объектив, төгәл фәнни булырга тиеш А. Гыйләҗевка килсәк, ул, художник буларак, теоретик Гыйләҗевтан күп тапкыр көчлерәк һәм өстенрәк Бу аның мәкаләдә китергән фактларында да чагыла Гадәттә, киң Күңелле тәнкыйтьчеләр гомуми картина дөрес булганда аерым очракларга гына бәйләнеп тормыйлар! Әмма бәхәс барганда кечкенә генә факт та игътибардан читтә калмый һәм, кылычларны чыңлатып, аларның да асылын аңларга кирәк була. Әйдәгез, А. Гыйләҗевка «Йөз ел ялгызлык» романы авторы Габриэль Гарсиа Маркес үгет-нәсихәт бирсен әле. Ә минем вазыйфам Г Маркесның «Чуайааа исе» дигән китабыннан тиешле юлларны гына китерү бульРр.
Аяз Гыйләҗев: Билгеле, әдәбиятта гомуми законнар юк...
Габриэль Маркес: Ирекле тоелган иҗат эшендә һәрвакыт төгәл закончалыклар хөкем сөрә...
Аяз Гыйләҗев: Асылда Эдуард Касыймов — бер генә китап авторы...
Габриэль Маркес: Китаплар күп томнарда һәм төрле исемнәр белән чыксалар да, һәр язучы бер генә китап авторы.
Ч
Үз темасын галием андый язучылар татар әдәбиятында да берничә дистәгә җыела...
Дискуссия барышында әдәбияттагы прогресс, үсү, алга таба бару мәсьәләләре калкып чыккан икән, миңа да, телимме-теләмимме дигәндәй, оппонентыма җавап бирергә туры киләчәк Гомумән, әдәбиятта үсү, алга китү нәрсә ул! Аны ничек билгеләргә мөмкин! ♦
Минемчә, әдәбияттагы прогресс мәсьәләсенә зур үлчәүләр, глобаль масштаблар 2 беләи килергә кирәк һәм позицияң теоретик яктан ачык, методологик яктан дәрес 3 булырга тиеш.
Яңа кешене тәрбияләү эшендә әдәбиятның роле ничек кенә зур булмасын, ахыр ~ чиктә, барыбер, прогрессның нигезен материаль базис тәшкил итә. Әлбәттә, мате- 5 риаль тормыш һәм яңа кешене тәрбияләү чаралары үзара нык бәйләнештә була, * бер-берсенә тәэсир итә. Ләкин шуны да онытмыйк ФТР производствога торган саен 5 кечлерәк тәэсир итә. җитештерүче көчкә әверелә бара. Кыскасы, фән һәм техника- £ ның тормышка тәэсире әдәбият-сәнгатьнекеннән көчлерәк була бара.
Әмма тарихта җәмгыятьнең рухи тормышын нәкь менә әдәбият әйдәп барган ♦ чорлар да булган бит. Безнең чорда әлеге тигезсезлек нилектән килеп чыга соң! х Сәбәбе нәрсәдә! Моны ничек аңлатырга!
Үткән заманнарның лабиринт кебек катлаулы иҗтимагый тормышында буталып < калмас өчен, безгә К. Марксның «Экономик кулъязмаларга кереш»ендә әйтелгән фи- < керләре методологик нигез булып хезмәт итә. «Сәнгатькә карата шунысы билгеле,— = дип яза К. Маркс,— аның чәчәк атуының мәгълүм чорлары һич тә җәмгыятьнең гому- х Ми үсешенә һәм, димәк, җәмгыять оешмасының скелетын тәшкил итә торган нөр- *г сә — аның материаль нигезе үсешенә дә туры килмиләр» с
Бу сүзләрдә, фокуска җыелгандай, сәнгатьтәге прогрессның специфик үзенчәлек- ләре чагыла. е;
...Россия XIX йездә экономик яктан артта калган дәүләт булып яшәде Шул ук - вакытта бу дәвердә бөек рус әдәбияты искиткеч биек баскычка менде Шундый биек баскычка менде ки, дөньяның иң бөек әдәбиятына әверелде Пушкин, Лермонтов, Белинский, Гоголь. Гончаров, Герцен. Тургенев, Достоевский, Некрасов. Остроеский, Салтыков-Щедрин. Чернышевский, Толстой.
Китап киштәсеннән Сергей Залыгинның «Литературные заботы» исемле китабын алам, 282 битен ачам. Анда «Язучы һәм традицияләр» исемле мәкалә урнаштырылган Укыйм: «Бер үк хатын-ныз бу кешеләрнең барысына да ана була алыр иде: ул *7 дә Пушкинны тапса, 46 да Толстойны тудырыр иде» Кемне генә алма — барысы да титаннар! Безнең күз алдына генийлврдан гына торган бер зур гаилә килеп баса
Бер гасырдан соң татар әдәбияты да шуңа охшаш прогресска иреште. Габдулла Тукай. Гафур Колахметов. Фатих Әмирхан. Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһммоа Мир- «әйдәр Фәйзи, Галиәсгар Камал. Шәриф Камал. Дәрдмәнд. Сәгыйтъ Рәмиев кебек татар әдәбияты классиклары '905 елгы беренче рус революциясе дулкынында усал чыктылар. Әгәр миннән рус әдәбияты белән татар әдәбиятының типологик охшашлыгы нәрсәдән гыйбарәт дип сорасалар, бераз схемалаштырып булса да «Самодержавиегә каршы протесттан гыйбарәт!» — дияр идем
Рус әдәбиятында да. аның белән тыгыз бәйләнештә булган татар әдәбиятында да тарихи яктан караганда социалистик реализм критик реализмнан биегрәк баскычта тора, чөнки ул — социалистик тормыш җимеше Ул критик реализмнан прогрессиврак күренеш Без һәрвакыт совет әдәбиятына новаторлык, яңалык хисе хас дибез, ченки совет әдәбияты дөнья әдәбиятының үсеш юлында аңа бор этап булып тора. Совет әдәбиятының төп лозунгы — социалистик җәмгыятьне раслау! Шуңа күрә анда уңай геройның роле критик реализмдагыга караганда күп тапкырга артты. Әмма моның белән генә социалистик реализмның эстетикасы һәм поэтикасы чикләнә микән! Ачылган мөмкинлекләр бер нәрсә, ә бит реаль нәтиҗәләр бөтенләй икенче нерсе!
Совет әдәбиятының хәзерге казанышлары зур Әмма безгә критик реализм ирешкән уңышларны да онытмаска кирәк «Үзең яшәгән чор прогрессы белен горурлану,—дип яза Белинский,—үз казанышларың түгел еле ул. һем үзеңә кадер яшәгәннәрдән алда булу да hop очракта дә елардай естеи, яхшырак һәм мактауга лаеклы- рак дигән сүз түгел».
Егерменче елларда, үткән заманнарның культура мирасын инкяр итү модага кергәч, футуристлар: «Пушкинны заман корабыннан ташлап калдырырга!» — дип шау-лаштылар. Алар Тукайны да шулай ук инкяр итәргә маташтылар. Вакыт исә, киресенчә — Пушкинның да, Тукайның да үткәндә генә түгел, ә киләчәктә дә яшәячәген раслады — совет әдәбиятының киләчәгендә дә!
Сәнгатьтә зур сүзне һәрвакыт зур шәхес, талант әйтә. Заман, тарих, вакыт таләп-ләрен истә тотканда, аңлаганда, художникның иҗаты искиткеч бай җимешләр бирә, һәм менә кайбер тәнкыйтьчеләр (арада язучылар да бар) замандашларының китапларын үткән дәвер шедеврлары белән чагыштыралар да ялгыш фикергә киләләр. Мисалны әллә кайдан эзлисе юк, ул шушы дискуссиядә дә байтак куренә.
Әйтик, В М. Шукшинны без барыбыз да яратабыз Әмма моңа карал кына әле Шукшин белән Чехов арасына тигезлек билгесе кую кирәк микән? А. Гыйләҗев үз мәкаләсендә мондый билгене куя. Дәрес, үзен аклар өчен ул бер дәлил дә китерә: янәсе, әдәбиятның асылын һәрвакыт кешеләр, характерлар билгеләде, һәм Шукшин бу ягы белән йөзләгән, меңләгән язучылардан аерылып тора.
Классиклар һәм хәзерге заман язучылары турында уйланганда, иң элек охшаш-лыкны түгел, аерманы эзлисең. Талантлы язучы Шукшин әсәрләрендә, мәсәлән. Чехов белән Бунинда булмаган сыйфатлар — кинематографиклык бар. Шул ук вакытта Шукшинга Чехов белән Бунин әсәрләрендә булган сыйфатлар — чынбарлыкны уни-версаль күрү, вакламыйча тасвирлау җитенкерәми. Аннан соң мәсьәләнең асылы шунда — алар икесе ике тарихи дәвер, ике социаль система вәкилләре һәм шуңа аларны янәшә кую, чагыштыру мөмкин дә түгел. А. Гыйләҗев арттырып җибәрүен үзе дә сизә шикелле, шуңа күрә ул гомумиләштерүдән ерак торган «миңа калса» сүзен куллана, фикеренең шәхси мөнәсәбәт кенә икәнен яшерми.
А. Гыйләҗев позициясе Фуат Галимуллин тарафыннан берсүзсез кабул ителә Дискуссияне башлап җибәрүченең дәртле, форма ягыннан да кызык килеп чыккан мәкаләсеннән сихерләнеп (А. Гыйләҗев чыгышы булмаса, мин бәлки кулыма каләм дә алмас идем, ди ул), «Мөмкинлекләр бар!» исемле мәкалә язган Мәкалә тулысы белән А Гыйләҗевны һәм башка язучыларны яклауга багышланган Аның: «Гомумән, тәнкыйть язучының шәхесенә карап түгел, әсәрнең үзеннән чыгып кына язылырга тиеш» дигән сүзе дә бик гаҗәп! Бу — методологик яктан башка сыймаслык установка! Марксистик тәнкыйть, француз тәнкыйтьчесе Сент-Бев нигез салган биографик мәктәп казанышларыннан файдаланып, сәнгать әсәрен һәрвакыт художник шәхесе белән берлектә өйрәнә. Ф. Галимуллин ирекле манерада язылган Корней Чуковский. Юрий Тынянов, Виктор Шкловский, Ираклий Андронников китапларын күрмәде микәнни?! (Бездә бу жанрда язучылар чыннан да аз — Рафаэль Мостафинның «Өзелгән җыр артыннанпы белән Ибраһим Нуруллинның «Габдулла Тукае» гына искә төшә.)
Ни өчен бәхәсләшәбез соң ул чакта?
Рафаэль Мостафин үз мәкаләсендә проблеманы реалистларча аңлаган. Бөтен союз масштабларында фикер йөртүче тәнкыйтьче соңгы еллардагы татар прозасын безгә уч төбендәге кебек күрсәтеп бирде. Беренче чиратта авторның оста полемист икәнлеге күзгә бәрелә. А. Гыйләҗевка хөрмәте зур булуга да карамастан (бәлки нәкъ шуның аркасындадыр да), ул бәхәстә үз карашын кыю үткәрә һәм язучыны субъективлыкта, волюнтаризмда гаепли. Р. Мостафин мәкаләсендә үткәрелгән кон-цепция белән мин тулысынча килешәм. Аның мәкаләсе мине бер уңайдан гомуми күзәтүләрдән, төрле авторларның фамилияләрен санаудан азат итә. Анализ ясамыйча гына исемнәр әйтү акылга да, күңелгә дә берни бирми. Ә бу хәлне, кызганычка каршы, тәнкыйтьтә без еш очратабыз.
Шулай итеп, бәхәс кыэганнан-кыза бара. Журналда яшь тәнкыйтьче Фәез Зөл- карнәевнең «Чакма чакмый ут чыкмый» (нинди кызык исем!) исемле мәкаләсе дә басылды. Аның мәкаләсенең яхшы якларыннан берсенә генә тукталам. А. Гыйләҗев М. Мәһдиев стиле турында язганда аның поэтик үзенчәлеге итеп стиленең фрагмент-лардан торуын әйткән иде. Тәнкыйтьчеләрне шул индивидуаль стильнең серен ачарга да чакырган иде. Шул ук вакытта ул Мәһдиев стилендә «өзелмәс моң бар» дип тә язды. А. Гыйләҗевтан аермалы буларак, Тәлгат Галиуллин үз мәкаләсендә М. Мәһдиев стиленең «серен» психологизм һәм милли колоритта күрде. Аларга өстәп, Ф. Зөлкарнәев кино сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Дэига Вертовтан
уңышлы цитате китерә һәм Т. Галиуллииның фикерен тагын да җитдиләндерел, киңәйтел җибәр». М. Мәһдиевиең мозаик, фрагментлар стиленә характеристика бир» Бу характеристиканы да бераз киңәйтергә кирвктер. күрәсең Әлбвтт». гүзәллекне төрле стиль, терле алым кулланып тудырып була, шул ук М. Мәһдиевкә хас алым белен дә. Әмма фрагментлар белән мавыгу — нишләсәң д». җитешсезлек, көчсезлек билгесе! Геройның эчке дөньясын күрсвтү. психологизм, һәр детальг» тукталып, характерны җентекләп тикшерү — хәзерге рус прозасында бик тә гадәти хәл (татар прозасында гына ул ниндидер яңалык булып кабул ителә), һәм бу нәрсә беркайчан да сюжет төзүгә, композициягә игътибарны киметергә тиеш түгел, Сюжет фабула, кискен хәлләр, вакыйга булдыру — тулы канлы әдәби образ тудыру өчен алыштыргысыз нәрсәләр. Кызыктыргыч сюжет ярдәмендә киң катлам укучы күңеленә ачкыч табып була. Шуңа күрә М. Мәһдиевкә сюжетны ныгыту әстемдә күбрәк эшләргә кирәк, һәм шул ук вакытта йөрәккә үтеп керә торган шигърилеген, моңсу юморын, әсәрләрендәге музыканы да югалтмасын иде ул.
Мәкаләнең логикасы буенча миңа күптән инде тәнкыйтьли башларга вакыттыр күрәсең.
Сүзне тәнкыйть нинди стиль (фәнни яки образлы) белән язылырга тиеш дигән бәхәсле проблемадан башлап карыйк Хәтерегездәме, дискуссия барышында Ф Зеп- карнәев Р. Мостафин өстенә; '«Оригиналның асыл сыйфатын белмәгән, аның тәэсир көчен татымаган кеше кебек...» һ, б. шундый гаепләр ташлаган иде Дөресен "генә әйткәндә, Р. Мостафин бу сүзләрне ишетергә тиеш түгел иде. Моның шулай икәне Ә. Еникинең «Глядя на горы» китабына язган тирән мәгънәле, язучының иҗатын бөтен нечкәлекләре белән ачып салган кереш сүзендә дә раслана Ф Зәлкарнәев мәкаләсендә игътибарны җәлеп иткән артык фәнниләштерелгән бер урын булмаса, яшь тәнкыйтьченең бу сүэләреи искә дә алып тормас идек, ләкин моны искәрми үтеп булмый. Нәрсә яза соң ул? пР. Мостафинның факт дигәне артефакт түгел микән, дим мин!» Брр! Тапкан бит сүзен дә, ә?! Специалист кына аңларлык Ләкин Ф Зөлкариә- евнең моңа исе дә китми. Сүзлекләр исән булсын, алар булганда нәрсә куркып торырга! Сүзлекне ачабыз, карыйбыз; .«Артефакт—ялгыш аңлашылган күренеш, бер системага хас сыйфатларны икенчесенә күчерү». Яшь тәнкыйтьченең мәкаләсендә адым саен структуралистларга хас терминнар очрый «эчке структур сыйфатлар », «структураның аерым элементлары» һ б Кыскасы. Ф Зелкарнәевтә. А. Толстой әйтмешли, «художестволы рефлексларның фәнниләшүе» сизелә. Әмма бу әтәчләнү дә аңа ярдәм итми,— мәкаләнең публицистик кайнарлык, дәрт белән язылган өлеше барыбер кызыклырак килеп чыккан, әдәби талант барыбер үзенекен иткән.
Кызык кына парадокс килеп чыга! Бер яктан, шигырьләр дә иҗат иткән Ф Зәл- карнәеа фәннилеккә омтыла, икенче яктан, сәләтле галим Т Галиуллин шушы бәхәстә әдәбилеккә тартыла, җиңел укыла торган стиль белән яза. һәм уңышка ирешә д» Мин, әлбәттә, биредә Т. Галиуллин яклы. Тәнкыйть бер үк вакытта фәнни дә, әдәбиләштерелгән дә булырга тиеш.
яКаршылыклы чорыбыз чагылышы — каршылыклы күңелләргә беэ бай — дип яза шул ук Ф. Зөлкарнае*.— ләкин андый шәхесләр шул каршылыклар арасында изаланудан котылып, шуларны үзләре эчен хәл итеп, шулердан өстен булып, үсеп китә алмыйлар.. Күңел каршылыклары талантның көчен тарката, ваклый» Тарката микән! Монда әле уйлап карыйсы бар Партиячел принципиальлек, эрудиция, дөньяга булган киң караш — чынбарлыкны гомумиләштерүче факторлар, шушы сыйфатлар булмаганда. материалны яхшы белә торып та китап яэарга утырмаска кирәктер, күрәсең. Болар барысы да аңлашыла, тик бар нәрсә генә аңлашылмый — ничек инде су түгем дип, тагарактагы баланы да төшереп җибәрергә мөмкин? Партиячел принципиальлек, эрудиция һ. б. язучының тормыш күренешләреннән туган икеләнүләренә, кызгану хисен», андагы рефлектив башлангычка, кеше җаны ечен ахырына хәтле керешү теләген» һич т» каршы килмиләр (М. Горькинның «Дело Артамоновых» романын язу
Әлбәттә, бу проблема һаман әле бәхәс кузгата, тәнкыйть һәм әдәбият белеменең әдәбиятның бер төре булуын шик астына куя торган дәлилләр дә китерелә Әмма шуны әйтергә кирәк: язылу ысулы белән алар әдәбият булса, методы белән — фән! Шулай да бу дискуссия барышында куренгәләгән кайбер үземә ошамаган нәрсәләр турында әйтеп китмичә булдыра алмыйм
тарихын гына укып карагыз). Киресенчә, алар янәшә торып, үзара гармониядә, диалектик бердәмлектә яшиләр Ф Зөлкарнәевкә менә шундый бердәмлек турында кайгыртырга кирәк иде. Ә ул: «...шулардан өстен булып...»,— ди. Болай итсәң, кешеләрне ярату урынына, алардан аерылып. модернизм сазлыгына кереп батуыңда бар
Биредә безгә татар, рус һәм бөтенсоюз әдәбияты тәҗрибәсе ярдәм итә. Тукай иҗатының бөтен рухы кыерсытылганнарны кызгану, яклау, алар өчен газапланудан гыйбарәт Гамлет Печорин. Раскольниковларны гына алыйк! Алар күңелендә төрле икеләнүләргә мәңгелек мәсьәләләр белән газаплануларга урын булмаганмы әллә? Әмма аларның рефлексиясе дөньяны гуманистик идеяләр яктылыгында берүзең үз-гәртеп корырга теләүдән килә, һәр яңа буын өчен алар бүтәнчә яңгыраячак, чөнки чын әдәбиятның әхлакый мөмкинлекләре, заманнар килгән саен, ачыла гына бара. Шекспир, Лермонтов, Достоевский. Толстой. Бу шәхесләр үз-үзенә сораулар бирүче җанның, аңның чиксез тирәнлекләренә үтеп кереп, шул ук вакытта гражданлык һәм әхлакый бурычлар югарылыгында кала аямаганнармы әллә?! Алар яхшы мәгънәдә тенденциоз булганнар ягъни үз концепцияләрен, үз позицияләрен гениаль рәвештә чагылдыра белгәннәр. Чернышевскийның Толстой иҗатына карата әйтелгән «җан диалектикасы* дигән сүзе үз вакытында революцион-демократик тәнкыйтьтә зур яңалык булып яңгырады, Чернышевский әйтүенчә. Толстой иҗаты башка талантлардан — башыннан ахырынача күрсәтелгән психологик процесс, аның формалары, законнары, рухи тормышның, фикернең, хисләрнең үзгәреп торуы белән аерылып тора «Күңел диалектикасы» — бу шул ук күңел каршылыгы түгелме соң? Ә Ф- Зөл- карнәеа аны язучылар практикасыннан сызып ташларга чакыра. Критик реализм теориясенә нигез салучы Чернышевский рецензиясеннән түбәндәге юлларны китермичә булдыра алмыйм: «Үзен кеше буларак өйрәнмәгән кеше башкаларны беркайчан да тирәнтен белә алмаячак».— ди ул.
Кызык кына килеп чыга бит әле; иҗаттагы икеләнүләрне, шәхеснең икегә бүленүен инкяр иткән Ф Зөлкарнәев үз мәкаләсен нәкъ менә шул ысул белән, ике тавышның бәхәсе формасында язган. Бу ике тавыш, яшь тәнкыйтьченең әйтүенә караганда, бәхәскә керә. Журналистика тарихында мәкаләнең эчтәлеге «теза», ә формасы «антитеза» булуы — сирәк очрый торган хәл. Яшь тәнкыйтьче бу ике «тавышның» ниләр кыландырганын читтән генә карап тормакчы булса да. алар ахырда кушыла башлый.
Татар язучыларының, русча тәрҗемә ителеп тә, бөтенсоюз күләмендә яңгыраш таба алмавының сәбәбе нәкъ менә тәрҗемәләрнең начар булуында диючеләр белән килешмичә булдыра алмыйм. Әмма бу фикерне дә ачыклап үтәсе килә. Шактый катлаулы мәсьәлә бу Монда сәбәпләр күп. Бер яктан, татар язучысы бөтенсоюз укучысына барып ирешә, ә икенче яктан, җирле укучыдан канәгать булып яшәргә мәҗбүр.
Хәзер бездә әсәрләре бөтенсоюз укучысына барып ирешкән язучылар күплеген берәү дә инкяр итә алмый Кайберләре хәтта Европа телләренә дә тәрҗемә ителде. Үрнәк өчен бер генә мисал. Укучылар Кави Нәҗминең «Язгы җилләрне. Гомәр Бә- шировның «Намус» романнары СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнүен әле дә булса хәтерлиләрдер. Зур бүләккә лаек булу бу романнарның бөтен ил күләмендә абруен күтәрде, аларны тугандаш халыклар гына тәрҗемә итеп калмады, чит ил телләрендә дә басылып чыктылар. Күптән түгел миңа «Полымя» журналын җибәрделәр,— анда минем белорус-татар әдәбияты багланышларына караган мәкаләм басылган иде Тышлыкның өченче битендә «Юность» нәшриятының белдерүенә күзем төште: Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повесте белорус теленә тәрҗемә ителгән Димәк, белорус укучылары татар халкының тормышы, гореф-гадәтләре, бо- рын-борыннан килгән югары әхлак традицияләре белән танышачак. Аксакалыбызны совет әдәбиятында шундый озын гомер яшәве белән котлыйсы гына кала!
Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев. Нурихан Фәттах. Атилла Расих. Әхсән Баянов. Вакыйф Нуруллин кебек танылган прозаикларыбыз- ның әсәрләрендәге геройларны (алар күптән инде русчага тәрҗемә ителгәннәр) бөтенсоюз укучысы һәм Мәскәү тәнкыйтьчеләре игътибар беләнрәк тә барлый алган булырлар иде Әлбәттә, монда сәбәпләр күп, һәм аларга туктала башласаң, мәкалә бик озынга сузылыр иде.
Инде тәнкыйтьнең татар әдәбиятын пропагандалауда тоткан урьжына әйләнеп кайтыйк. Соңгы елларда купмөдер җанлану сиэелуга карамастан, тәнкыйтебез һаман да але бүгенге проза, поэзия, драматурги я дан артта кала. Тәнкыйть йоклый Тукай әйтмешли, аны уятырга кнрак. Үзәк һәм башка республика матбугатында чыгыш ясаган тәнкыйтьчеләрне бармак белән санап була
Шул ук вакытта культураның дәрәҗәсен, бигрәк тә милли культурамын дәрәҗә- * сон, үз халкы ечен зур булган әдипнең башка халыкларда да популяр булуы белән 3 генә билгеләү гаять кыен. Милли әдәбиятларның үз юлы, тизләтелгән үсү ритмы 2 бар. Бу ритмны аларга Беек Октябрь бирде һәм алар үзләренә хас милли үзенчә- -Е лек белән алга баралар.
КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Ю 8. Андропов СССРның 60 ел- < лыгына багышланган берләштерелгән утырышта ясаган докладымда болай дигән иде х «Эшнең бүгенге таләпләргә туры килә торган, культураларның бер-берен баетуын 5 нәтиҗәлерәк итәргә, барлык кешеләргә халыкларыбызның һәркайсының культурасы >■ бирердәй бетен яхшы нәрсәгә киңрәк юл ачарга мәмкинлек тудыра торган формаларын һәм методларын тырышып эзләргә кирәк...» ♦
Мәкаләнең ахырында әдәби меиәсәбәтләребезнең стиленә тукталып, дискуссиядә = катнашучыларның һәм аны укып баручыларның игътибарын бер мәсьәләгә юнәлтә- £ сем килә <
Без еш кына: китапны яратыгыз — китап белем чыганагы, дибез! Шул ук вакытта бер-беребезне күп укуда, китапка таянып язуда гаеплибез, күп уку икенчел про- ~ дукция генә тудыра, дибез Әмма ияреп язу, эпигонство—ул культура дәрәҗәсе * түбән булган кешегә генә хас нәрсә Яхшы китап сәләтле язучыда һәрвакыт тирән * уйланулар уята, хисләрен кузгатып җибәрә, ул аны үзенчә кабул итә, яхшы китап - иҗатчы ечен зур этәргечкә әверелә ч
Чын язучылар үзләренә остаз итеп һәрвакыт зуррак һәм тирәнрәк язучыларны ч сайлыйлар. Үсәр ечен. Ә үзләре бәтенләй икенче терле язалар «Бу кабинетта бул- — ды. Лев Николаевич естәлгә иелгән килеш мине күрмәгән дә шикелле эшләп утыра Кырыйдарак торган кечкенә генә лампа аның әстәлен яктырта Ул. кашларын җыерып, язуын белә... Утыра-утыра да, кәгазьдән башын күтәрми генә, нидер кычкырып куя: «Ах!» Димәк, нәрсәдер барып чыкмаган — тезәтә, юл арасына тагын нидер кыстыра, аннан дәвам итә»
Беек рус язучысы турындагы әлеге күзәтүне «Л Н. Толстой в последний год его жизни» исемле китап авторы Валентин Булгаков язып калдырган Ул чакта аңа әле 22 яшь кенә булган. Билгеле китап булса да, минем кулга ул әле генә килеп керде Шундыйрак берәр нәрсә укысам, мин үзебезнең әдәбиятта да шуңа охшаш әйберләр зэлим. Әлеге юлларны укыгач, хәтергә 1955 елның 3 январенда булган бер хәл килеп тоште. Миңа да бер вакыт 8. Булгаков ролендә булырга туры килде Яшь. «емет- ле» тәнкыйтьче буларак, миңа ул чакта «Совет Татарстаны» газетасы Сервантесның «Дон Ки«от»ына 350 ел тулу уңаеннан мәкалә язарга тәкъдим итте. к
Билгеләнгән сроктан биш кон соңарып, кыяр-кыймас кына редакция бүлмәсенә килеп кердем. Мин күренгәч. Фатих Хосни урыныннан ук торып басты Ләкин сер бирми, мәзәк сүз белән каршылый.
— Мин инде кетә-кетә котек булып беттем! Алып килдеңме язмаңны» — ди.
Шуннан минем материалны редакцияләргә керештек. Ул—әстәл артында, мин каршысыида утырам. Чал кере башлаган куе чәчле башын игән до материалны укый.
Ф. Хоснннең тынгы белмәс шаян характеры шунда ачылды да куйды Мин аның йез үэгерешләрен, фикер хәрәкәтен, берәр фразаны ошәтмәсә елмаеп куюын күзәтел утырам, менә ул бер авыр җомләгә тукталып, аңа яңа деталь тосмер эсти, аннан: «Я, ничек булыр'» —дип хәйләкәр генә карап ала Минем белен киңәшә, янәсе. Ә мин, урындыкка кадаклангандай, баш кагып утырам. Кайда инде ул бәхәсләшү! Ул чакта Ф. Хосни танылган язучы иде инде, яше до кырык алтынчы белен бара, мин аны картая башлаган язучыга санап йер* идем Ничек ялгышуымны хәзер гене аңлыйм!
Күп милләтле илебез әдәбиятлары, бигрәк тә рус әдәбияты контекстында донья- күләм багланышлар мәсьәләсе аерата киң урын ала. Киң катлам укучылар һәм тон-
кыйтьчеләр фикеренә караганда, хәзерге көндә алгы сафка чыгып баскан Ч. Айтматов, Ю. Бондарев, В. Астафьев. Н. Думбадзе, В. Белов. В Распутин, Г Матевосян һ. б. язучылар уз иҗатлары өчен бик куп нәрсәне Достоевский, Толстой, Чехов, Бунин, Горький кебек зур әдипләр тәҗрибәсеннән алганнар. Хәзерге чорда классиканың гүзәл үрнәкләрен саклау һәм үстеру рухи һәм социаль прогрессыбызның төп максатына әверелеп бара.
Соңгы сүз итеп, әдәбиятыбызда киң карашлы, җәмгыять интереслары өчен янып иҗат итүче язучыларның аз булуын әйтеп үтәсе килә. Кыскасы, бездә кайбер авторларның тормышка булган ныклы карашлары юк. Шуның аркасында сүлпән әсәрләр туа, «буяулар» төссезләнә, күргәнне генә кәгазьгә төшерү хөкем сөрә. Тормышның үзәгендә кайнаган, аның бөтен каршылыкларын күңеленә сыйдырган, шуларны уйлап борчылган геройлар җитми безгә. Андый геройларны зур шәхес булган язучы гына тудыра ала. Язучының җаны, күңеле бертуктаусыз эштә, хәрәкәттә, уйда булырга тиеш. Шул вакытта гына заманыбызның гүзәл, катлаулы кешеләре аның әсәрләренә керә алачак.