Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИСТӘЛЕККӘ ШӘҺӘР БҮЛӘК ИТӘМ»


Баш өстендә түбәсе булмаган кеше үзен бәхетле тоя алмый. Өйсез кешегә якты кояш нуры да — көйдергеч афәт кенә, таң җилләренең назы да үзәккә үтүчән салкын гына өрә, ләйсән яңгырының шифасы да җан өшеткеч юешлектән генә гыйбарәт һәркем борын- борыннан, йорт-кура өлгертеп кергәч кенә үзен мөстәкыйль саный алган, бәхет өмет итә башлаган
Бәхетлеләрнең дә төрлесе була, иң көчле- ләре башкаларны бәхетле итүдән күбрәк ләззәтләнәләр. Аларның шатлык-куанычы бәхетле иткән кешеләре санынча арта бара. Әгәр шулай икән, төзүчеләрдән, кешеләрнең иң беренче ихтыяҗы булган торак белән тәэмин итүчеләрдән дә бәхетлерәк кемне табарсың?!
Үзәге Татарстанның Брежнев шәһәренә ур-нашкан гКамгэсэнергострой» берләшмәсенең йортлар салу комбинаты начальнигы Марат Бибишев әлеге игелекле хезмәткә утыз елдан
Сорау: Сездәй төзүче инженерларның фидакарь иҗаты аркасында Татарстан киң колачлы корылмаларны башкарып чыгарга сәләтле өлкәләр сафына басты. Берничә дистә ел эчендә республикабызда өр-яңа шәһәрләр салынды. Хәзер алар- да нефтьчеләр, энергетиклар, химиклар, машина төзүчеләр рәхәт гомер кичерәләр. Ул калалар — сезнең иҗатыгызның аерым баскычлары. Сез, үз эшегезгә бәя биргәндә, аларга карап фикер йөртәсездер: кайда, нинди уңышлы яңалык кертелгән, кайчан хата җибәрелгән; яңа төзелешләргә тотынганда, үткәндәгеләр сезгә, билгеле бер дәрәҗәдә, өлге ролен үтидер, мөгаен.
Инде сезнең комбинат төзүчеләре Татарстан атом здектр станциясе энергетиклары яшәячәк шәһәргә нигез салды. Шул уңайдан ачыклыйсы килә: торак
артык гомерен багышлаган Соңгы вакытларда ул Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр өчен яңа шәһәр иҗат итү белән мәшгуль Без шул бәхетле кешегә журнал
укучыларын кызыксындырырдай сораулар белән мөрәҗәгать иттек
йортлар, яңа калалар тезүдә иң мөһиме нәрсә? Яңа шәһәрләрне, төзүчеләр башкарып чыккан эшне бәяләгәндә, аның кай ягына игътибар итәргә кирәк?
Марат Бибишев: Бу сорауга өзеп җавап бирүе шактый кыен, чөнки мин ничек кенә уйласам да, һәркем шәһәрләрне, өйләрне үз аршины белән үлчәячәк. Берәүләргә — аның тирәлегенең табигый шартлары, башкаларга — анда нинди предприятиеләр булуы, өченчеләренә исә өйләренең архитектурасы, уңайлыкла- * ры, хәтта кибетләрендә ниләр сатылуы яки тагын да, минем карашымча, әһэмн- Л яте кечкенәрәк тоелган яклары мөһим санала. Кыскасы, бу — кешеләрнең 2 шәхси сыйфатларына, дөньяга карашларына, эрудицияләренә бәйле. Шунлыктан = мин дә бу очракта бары тик шәхси карашым, үзем инанган хакыйкать турында п гына әйтә алам һәм аны расларга тырышачакмын.
Миңа калса, йорт салучыларга, шәһәр төзүчеләргә генә түгел, һәр һөнәр ия- ~ се өчен, үз эшен бәяләүдә, төп бер үлчәм бар: синең кылганың кеше табигате- ‘I иә, аның көткәненә, теләкләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә?! Син салган йортта £ яшәгәндә, ул үзен бәхетле хис итәме, рәхәтме аңа? Минем бу кагыйдәм кайбер ф коллегаларымда ризасызлык та тудыра. Архитекторларның Бөтенсоюз киңәшмә- * сеидә, шушы фикерне алга сөреп ясалган минем бер чыгышым шактый чете- i: рекле бәхәс тә кузгатып җибәргән иде. Күпләр, заман төзелеше, архитектурада £ гы яңалыклар, ягъни мода, кешене тәрбияләргә, аны шул шартларга буйсын- g дырып, яраклаштырырга, өйрәтергә тиеш, дип кенә уйлыйлар. Чакрымнарга сузылган төп-төз киң урамнар, күк гөмбәзен тишеп үтәрдәй биек ташпулатлар... ♦ Өсләренә карасаң, баш әйләнә. Тольятти шәһәрендә булучылар беләләрдер: анда и гы урамнарның киңлегеннән зиһенең чуалырлык. Иксез чиксез мәйдан, өйләре- ~ нең биниһая биеклеге сине бөтенләй кечерәйтеп, куркытып калдыра. Брежнев _ шәһәрен салганда, без бу хәлне истә тоттык. Монда урамнар да чамадан тыш ia киң түгел, күпкатлы йортлар тәбәнәкләре белән аралаштырылды. Сезнең чама - лап караганыгыз бар микән: биниһая биек бинаны төрле ысуллар белән бүлгәләргә, җанга җылы бирә торган кыяфәткә кертергә була. Ян-якларына тәбә- < нәгрәк өстәмәләр куясың, балконнарын башка төскә буйыйсың, гомум күренеш °- үзгәреп китә. Брежнев шәһәре — күркәм рәсем шикелле.
Миннән еш кына: «Ну, Бибишев, син биш катлы йортлар салудан кайчан туктыйсың инде?» — дип сорыйлар. Тавышларында ук канәгатьсезлек сизәм. Тик дөресен әйтми булдыра алмыйм. «Беркайчан да! — дим.— Әгәр Җир өслеге чикләнмәгән булса, мин әле бер катлыларны гына салыр идем» Чыннан да, кешегә гөлбакчага күмелгән, бер катлы аерым йортларда яшәү мең-миллион тап кыр рәхәтрәк булыр иде. Уйлагыз әле: ни өчен без, юк вакытны бар итеп, урман куеннарына, су буйларына ашыгабыз. Учак ягарга яратабыз. Аның ялкы нында пешкән шулпаның, шунда кайнаган чәйнең тәме айлар буе безне сагын дырып тора. Хикмәт нәрсәдә? Мин моңа үземчә җавап табам шикелле. Кеше миллионнарча еллар буе табигать куенына сыенып яшәгән. Аның цивилизацияле тормышка ирешүенә, бөтен формалашу дәверен исәпләгәндә, бик аз вакыт үткән. Димәк, безнең җан, үзебез дә аңламаган эчке кагыйдәләр нигезендә, табигать хозурлыгына тартыла һәм, шул теләгенә ирешкәндә, кеше аеруча рохәтлек тоя.
Шәһәрләребезне без мөмкин кадәр кеше рухына туры килерлек итәргә тыры шабыз. Кайчак урам ягына кечкенә генә бер бизәк төшереп куйсаң да. йорт кө леп җибәрә сыман. Брежнев шәһәрендә 62 ишекле бер өй бар. Үзе бер кала! Тоташтан туп-турыга бастырып куйсаң, кешенең котын алыр иде. Без аны шундый итеп бормаладык ки, берничә ишеккә аерым ишегаллары булдырдык, хәзер күрсәгез... Әйтерсең лә анда берничә генә гаилә гөрләттереп яшәп ята.
Сорау: Атом электр станциясен төзүчеләр һәм энергетиклар өчен салыначак шәһәрдә сезнең бу принцип ничегрәк тормышка ашырылачак?
Марат Бибишев: Монда без булачак шәһәрнең урынын сайлаганда ух кеше күңеленең омтылышларын алга куеп эш иттек. Кяма буендагы иң күркәм тирә лек алынды: суы да. урман да, таулары да бар. Шәһәрне, һичнинди өстәмә м3 шокатьләр тудырмыйча гына, тип-тигез җирдә төзм башларга да мөмкин иде. Минем күзләр әлеге билгеләнгән урыннан аска, таулар ышыгына елышкан бо
рынгы авылга текәлеп калды. Үзем: «Кеше никадәр акыллы,—дип уйлыйм.— Бездәй төзүче инженерларга алардагы акылга ирешергә күпме кирәк әле! — дим.— Әнә бит. алар нинди җайлы урынга утырган, бөтен уңайлыкны табигатьнең үзеннән алган!» Янымда проект төзиячәк оешма вәкилләре дә бар иде, фикеремне аларга да әйттем.
— Юк! — дим.— Яңа шәһәрне бу тау башы шәрәлегенә салырга ярамый!
— Үз тәкъдимеңне керт алайса! — диләр.
— Әнә ул! — Мин борынгы Кама Аланы авылына төртеп күрсәттем.— Яңа шәһәр шунда утырырга тиеш!
— Ну. Бибишев! Үз өстеңә кү*1ме өстәмә мәшәкать аласың!..
Дөрес, эше дә. чыгымнары да артыграк булачак. Тик төзүче инженер иц әү- вәл кешеләр мәнфәгатен күз алдында тотарга тиеш. Әгәр өстенә шәһәр корып куйсак, карт-коры гына яшәп калган ул авыл да бөтенләй харап булачак иде. Шәһәр аны таптап, изеп китәчәк. Без исә аларны бик әйбәт өйләргә урнаштырачакбыз. Бусы — бер. Икенчедән, яңа шәһәребез җилләр генә уйнап торган шәрәлектән котыла, атомчыларыбыз әкияттәгедәй матур шәһәрдә яшәячәкләр.
Сорау: Станция эшли башлагач, сезне сокландырган тирәлекнең күркәмлеге кимемәсме?
Марат Бибишев: Барысы да — кеше кулында. Станция салынмас борын, табигатьне саклау чаралары күреләчәк. Файдалануда булган суны чистарту өчен көчле фильтрлар куелачак. Без табигатьтән хуҗалык өчен кирәкне ала да белергә тиешбез. Әйтик, әлеге очракта, илгә энергия җиткерү максат итеп куелган. Моңа ирешү юлында ниндидер каршылыклар туа икән, аны җиңәргә туры килә. Нәкъ шундый ук станция Башкортстанда да салына. Аларга без дә булышабыз. Андагы шәһәрне салырга тип-тигез яңа урын сайланган. Эш өчен рәхәт, әлбәттә. Безнең өйләр таулар-калкулыклар арасына төзеләчәген ишеткәч, алар да миннән көлде! «Их, син. Бибишев, җүләр, үзеңә күпме мәшәкать уйлап чыгаргансың!»— диләр. Шаяруга каршы шаяру белән җавап бирергә туры килде: «Әйдә, көлегез, дим, бик беләсегез килсә, дөньяның иң зур кыенлыкларын шул «җүләрләр» күтәреп тора да инде!»
Табигать шартларының иминлеген саклау да кыенлыклар, өстәмә чыгымнар таләп итәчәк. Мондагы тирәлекнең гүзәллегенә хилафлык китерсәк, безне үз вөҗданыбыз ук кичермәячәк.
Сорау: Марат ага. Сез башкаларның эшчәнлегенә бик таләпчән. Күңелегезгә ошамаган якларын күрсәгез, хезмәткәрләрегезне бик каты ачуланасыз: чыдасаң, чыда, чыдамасаң... да чыда. Тәнкыйтькә үзегез ничек карыйсыз?
Марат Бибишев: Тәнкыйть төшенчәсе гаять киң мәгънәле. Максатыңны кемнедер тәнкыйть итүгә генә юнәлдерсәң, иң кирәкле эшне дә эттән алып эткә салырга була. Мин үзем кешеләрнең пошмаслыгын, ялкаулыгын яки, миннән киткәнче — иясенә җиткәнче, дип. кушылганны астан-өстән генә үтәп, күз буяп йөрүчеләрне кичерә алмыйм.
Әйтик, әлеге Кама Аланына салына башлаган беренче йортларның идәнен җәйгәндә, түшәүчеләрне ачуланырга туры килде, тиешле әзерлеген күрмичә, тиз генә матурлап, шомартып куймакчылар. Каерып карадым да егылып китә яздым. Бу рәвешле ябылган ленолиум бераздан купшакланып чыгачак, идән коточкыч салкын булачак. «Кемне алдыйсыз?», «Ни йөзегез белән өр-яңа шәһәргә брак кертергә җыендыгыз?» кебек сүздәр телгә үзеннән-үзе килә инде. Анысы — бер хәл. сия күрмәгәндә дә, өйнең ямен-тәмен җибәрердәй шундый кимчелекләрне кабатламаслык итәргә иде! Җитәкче даим саен тикшереп тора алмый, намуска каравыл куеп булмый...
Инде мине тәнкыйтьләүләренә килсәк, турысын әйтим, авыр кичерәм. Бигрәк тә. урынсыз икәнен сизсәм, җан кыйнала. Инде, эшең барып чыкмавына пошынып йөргәндә, ачуланып булса да, берәрсе этәргеч бирердәй тәнкыйть фикере әйтсә, нәтиҗәсенең куанычын алдан күреп, тынычланасың. Иң ачу китергәне — сүз юктан сүз табып, өйрәтергә азапланган кеше белән эш итү.
Без Кама Аланында беренче эш итеп өч катлы йорт төзүне билгеләдек. Аны иске мәктәп урынына салырга кирәк иде. Минем фикергә каршы чыктылар.
.Иске мәктәпкә, яңасын салмыйча, тотынасы түгел! — диләр,— Балаларны укудан мәхрүм итмәкче буласыңмы әллә?..» Бу твр бәхәсләргә игътибар итсә, тезүче бер нәрсә дә эшли алмас иде. Мин Рәис Сәләхов егетләре белән киңәштем дә тәвәккәлләргә булдым. Шунсыз ярамый. Кыю тәкъдим кешегә җаваплылык камыты да кидерә бит ул. аны аңлый белергә кирәк. Җиңел булмады, ике ай эчен дә. ял кеисез эшләделәр, мәктәп өлгерде. 40—50 бала карамагына зур шәһәр- ф лардәге кебек үк әйбәт бина тапшырылды. Уку елын да, 1983 елның чыршы бәй- , рәмен дә балалар шунда каршыладылар.
Тагын да җитдирәк бәхәс Брежнев шәһәрендәге спорт комплексын сала баш- Ь лаганда куерган иде. Бәхәсләштек, кычкырыштык, уртак фикергә килә алма * дык. Нинди генә сүзләр ишетмәдем: «үзсүзле», «багАбаштак», «киребеткән»... Ми- § иемчә. инженер — иҗат кешесе ул. аның уй-теләкләрен кырт кисеп куелган кы- 2 елларга кертергә тырышу — ахмаклык. Мин дә тәвәккәлләдем. Ярдәмчем Фәрит о. Селәйманоа белән сөйләштем. х
— Мин бик аңлыйм да бит. Марат Шакирович,— ди бу,— сарайга дигән Э җирнең геодезистлар билгеләп биргән документы да, проектыбыз да юк.
Миндә боларның барысы да әзер иде инде. Проектны үзем төзедем, урынның g няндилеген дә ачыкладым, аның ничә квадрат метры нинди авырлык тотып тора Ч алачагын яттан беләм, хәтта төзелеш материалларын кайдан, ничек алырга икәнем дә чамалап куйган идем. =
Зуррак җитәкчеләр сизгәләгәнче. спорт комплексының төп заллары әзер дә > булды. Ул шактый арзанга төште, чөнки проект үзебезнеке, төп материаллар — . зур заводлар төзелешеннән калган поскан нәрсәләр. Башка чыгымнар планда ш каралганнан тыш экономияләнгән мөмкинлекләрдән ясалды. Спорт сараен g тантаналы рәвештә ачарга чакыру билетлары тараткач, минем беренче теләккә s каршы төшкән тәнкыйтьчем аптырап калды.
Юк, мин иң мөһим җиңүне аның агарып чыккан ачулы йөзен күрүдә булды ю дип санаудан ерак торам. Безнең тәвәккәллекнең иң файдалы нәтиҗәсе шул: хә- н зер һәр көнне сигез йөз бала спорт комплексының мәрмәр баскычларыннан йөге- * рә-йөгерә менеп-төшеп йөри. Спорт белән мавыкмасалар. алар урамда ялгыш < юлга кереп китү куркынычы алдында калырлар иде. Егерме биш метрлы төзү < бассейныбызның сикерү җайланмалары да бар. Брежнев шәһәре спортчыларына мин зур ышанычлар баглыйм. Кеше гомере бик кыска. Аның һәр мизгеле алдан ук билгеләнгән файдалы шөгыль белән узарга тиеш. Без Кама Аланында да спорт комплексына урын билгеләдек инде...
Сорау: Бу кадәр мавыгып китәрлек булгач, сез. мөгаен, үзегез дә физкультура белән шөгыльләнәсездер? *
Марат Бибишев: Хәзер минем спортка бүләр вакытьф азайганнан азая бара. Яшь чакта классик көрәш белән «җенләнгән» идем, хәзер ныгытып торып күне гүләр ясарга ара юк. Шулай да кышын, кичке сигезләрдә, чаңгы киеп, Кама буйларын уратып узам, тимераякта йөгерергә яратам. Шугалакка улым белән бергә барабыз. Дөрес, ул минем киемнәрне кочаклап, читтән карап кына тора. Шуарга кыстасам: «Миннән җитәр, әтием, икенче курста зачет биргән идем виде!» — ди. Мин аңардан келәм, ул — миннән. Җәен су керергә йөрим. Вакыт чикле, тик мин физкультурага багышланган сәгатьләрне кызганмаска кирәк, дим, чөнки ул сиңа, кыймылдарга куркып утыручы адәмгә караганда, икеләтә өчләтә артыграк эшләргә куәт өстң. Гомернең пешмәгән, булдыксыз, ялкау кешеләрне тикшереп, аларга вәгазь укып узган минутлары кызганыч.
Сорау: Атом станциясен төзергә килүче яңа кадрларда ниндирәк сыйфатлар күрергә теләр идегез? Сез. әлбәттә, тәҗрибәлеләрне хуплыйсыздыр, тик яңа төзелешкә берни белмәгән яшьләр дә килергә мөмкин бит.
Мпрат Бибишев: Бу төзелешкә әллә ни күп кеше кирәкми. Дөрес, әлего без ноң көчләр җитми һәм яңаларны чакырудан, сайлап алудан котылып булмаячак. Моңарчы катнашкан төзетешләрем тарихыннан чыгып әйтә алам: һәрьяклап син теләгән сыйфатларга гына ия хезмәткәрләрне көтеп торырга ярамый КамАЗны сала башлаганда да без үзе оста, холкы күндәм, гаиләсе бөтен булгап тезүчеләрне генә кабул итәргә теләгән идек — андыен гына каян табып бетерә
сең аның? Сайладык, кайберсенең күзгә күренеп торган начар яклары сизелсә дә, кире борырга ашыкмадык. Тора-бара ышанычлы коллектив тупланды. Мннем кулдан да меңнәрчә гаризалар, автобиографияләр узды. Бер вакыйга хәтердә аеруча нык саклана. Эш көне азагы иде инде, бүлмәмә унбиш-егерме егет килеп керде, төзүче булырга телиләр. Тазалар, чибәрләр.
— һөнәрегез нинди? — дим.
Эндәшмиләр, төзелешкә яраклы осталыклары юк, күрәсең. Арадан берсе:
— Мин төзелеш училищесында укыган идем,— дип куйды.— Ташчылыкка өйрәнгән идем.
Аптырабрак калдым. Эш белмиләр, дип, мондыйларны да кире борып утырсаң, ул йортларны, моңарчы дөнья үзе дә күрмәгән ул заводларны кем салыр?
— Бөтенегезне бер бригадага кабул итсәк, кайсыгызны бригадир ясарсыз? — ДИМ.
— Әнә, ул булдырыр! — дип, теге училище белемле егеткә күрсәттеләр.
Килештек. Дөньяларыбызны онытып, кирпеч түшәүнең элементар кагыйдәле рен кабатлап чыктык. Мин үз белгәннәремне күрсәтеп-күрсәтеп бирдем. Алар һәр сүзне йотып алырдай булып тыңладылар. Шунда мин гел тәҗрибәлеләр белән генә мавыгуның дөрес түгеллеген аңладым. Андыйлар ялгышларга да, бракка да ияләнгән була бит. Яшьләрне үз һөнәреңә өйрәтүнең икенче төрле ләззәте бар. Әлеге егетләр янында мин шуны тойдым.
Сорау: Аннары, аннары?
Марат Бибншев: « Аннары»сының азагы юк әле. Егетләрем, ышанычны аклап, • объект арты объектны өлгертеп кенә торалар. Ул көнне бригадирлыкка тәвәккәлләгәне — Социалистик Хезмәт Герое Вазыйх Мәүликов. Әле күптән түгел Вазыйх белән шул беренче көннәр турында сөйләшкән идек. «Без, сезнең бүлмәгә барып ирешкәнче, җиде оешманың ишегеннән кире борылган идек инде.— дип тасвирлап торды Вазыйх.— Безнең белән юньләп сөйләшүче дә булмады. Сез безгә сәгать ярым вакытыгызны бүлдегез»... Кешеләр үзара сөйләшеп аңлашырга тиеш, тел безгә шуның өчен бирелгән. Атом электр станциясе янында яңа шәһәр салучы участок начальнигы Рәис Сәләхов та — минем шәкерт. КамАЗ төзелеше егетнең сәләтен төрле яклап ачты: аны СССР Верховный Советына депутат итеп сайладылар. Ул бригадасын комплекслы итеп оештырды, төзелешкә кирәкле барлык һөнәр кешеләрен туплаган җитмеш кешелек бригадада бердәм наряд белән эшли башладылар. Рәис Злобин методын камилләштерде, һәм моңа ул үз эзләнүләре аша килде. Кешеләр тапканны кабатларга бик үк өнәп бетерми ул„.
Сорау: «Минем кебек» дип өстәрсез шикелле тоелды. Сезнең үзегез турында да, кеше кушканга аның бик исе китми, Бибишевның үз сиксәне сиксән аның, дип сөйлиләр. Сез хәтта Мәскәү проект төзү институты директоры академик Борис Рубаненко фикерләренә дә каршы төшкәлисез икән. Алардан проект килеп өлгермәс борын, үз белдегегез белән йортлар салгалагансыз. Рационализатор-, лык тәкъдимнәрегез дә артык кыю икән. Мондый каршылыклар күбәеп китеп, көннәрдән бер көнне бу постны бушатырга кушмаслармы?..
Марат Бибншев: Гаҗәп тә тоелыр, бәлки, әмма мин үзем хакында ишетелгән әлеге сүзләрнең күбесен дөрес дип табам. Кеше кушканны яки гадәтине генә башкарып утырырга яратмыйм. Кайчак күңелгә гаҗәеп төрле яңа бер өйнең проекты кереп оялый, исәпли башлыйсың, сызасың. Бу нәрсә шәһәргә, кешеләргә кирәк булганга бөреләнгән икән — шуны да аңлыйсың. Берсендә мин яшь гаиләләр өчен бик уңайлы йорт проекты иҗат иттем. Коллегаларым да яңа проектны хуплады. Мәскәүгә, Борис Рафаэлович Рубаненко институтына расларга җибәрдек. Шактый вакыттан соң академикның безгә киләчәген хәбәр иттеләр. Каршы алдык. Аңа шәһәрне күрсәтеп йөрим. Яратты ул безнең шәһәр урамнарын, йортларыбызга соклануын да яшермәде. Аннары: «И-и. кара инде, онытып торам, мин бит сезнең теге проектны раслатып алып килдем»,— ди. Мин көлеп җибәрдем: «Рәхмәт, Борис Рафаэлович! — дим.— Безнең андый типтагы йортларда моннан ике ел элек рәхәтләнеп яшәп яталар инде!» Шоферым ул арада безне нәкъ шул йортлар янына илтеп туктаткан иде. Урам ягындагы бизәкләр йортны гаҗәп күркәм итте, лоджияларының башка төстә булуы да аңа аеруча килешә
яде. Академигым мине, алардан рөхсәт алмрй торып, үз белдегем белән мондый эш башкарган ечен ачуланасы урынга, котларга мәҗбүр булды.
Яңалык ачу беркайчан да. берәүгә дә җиңел түгел. Бигрәк тә төзелешнең элекке гадәтләренә бераз каршы төшүчән яңалыкны тормышка ашырганчы (ай- һай), чәчләрең агара. Әмма инженерның фикере төзүче хезмәтен җиңеләйтүчән, шәһәрләрне матурлатучан. чыгымнарны киметүчән эзләнүләрдән тукталмаска ти ♦ еш. Минемчә, андый ачышка омтылыш кеше җанына табигать тарафыннан ук . салынган. Үземнән чыгып әйтәм. Мине, әле малай чакта, әни бәрәңге төбенә өяр- д гә чыгара иде. Тиешлесен бүлеп бирә дә әйтә: «Шул эшеңне бетермичә, бер кая S да китмисең!» — ди. Мин чамалап карыйм: малайларның су керергә җыелган м вакытына өлгерерлек түгел. Ни дисәң дә, вак эш бит. Мең мәртәбә иелеп, бәрәң R генең һәр төбе тирәли биеп торырга кирәк. Кызурак селтәнгәләп тә карыйм, эш & үрчеми. Уйлап тордым да. башта буразнаның бер ягын өеп буеинан-буена барыр- 5 га булдым, аннары икенче ягын өеп менәм. Эш күзгә күренеп тизләште... Бу й да — үзенә күрә, рациональ ачыш булган. Һәр эшнең камилрәк ысулын табарга 9 мөмкин, кеше акылының чиге юк. Ачышыңның язмышы нинди кешегә барып 2 бәйләнә: яңалыкны хуплаучыгамы, әллә киребеткән бер юньсезгәме — шунысын “ гына алдан белеп булмый. §
Соңгы вакытта мин төзелеш темпларына сизелерлек этәргеч булырдай яңа- Q лыклар белән хыялланып йөрим. Беренчесе — иң зур тоткарлык тудыра торган “ агач материалларны алыштырырдай бетон детальләрне заводта коеп чыгару те- ф ләге. Минемчә, агачны өлешчә алыштырырга мөмкин булачак.
Мине тагын йортларның нигезен ныгытуга сарыф ителә торган вакыт һәм чы- ш гымнар борчый. Өйләрнең стенасын өеп менгезү берни түгел, фундаментның Э өлгерүен көтеп, тәмам саргаябыз. Дөрес, моннан берничә еллар элек бераз алга “ китеш булды. Ныгытылган нигез ысулы тәкъдим ителде. Биек йортларның ниге- = зенә субай батыру өчен бик көчле механизмнар чыкты. Мин шул алымны һәрь- л яклап камилләштермәкче булам. -ь
Әйтик, безнең оешма «Азыктөлек программасы»н тормышка ашыру җәһәтен- * нән авылларда да йортлар сала. Без авылдагы өйләрнең алтмыш җитмеш про- < центлабы бер гаиләгә бирелә торган, ба'кчалы, аерым йортлар булуын телибез. Шул ук вакытта күп катлылар да салынсын. Аларында белгечләр, интеллигенция вәкилләре, авыл тормышына әле тирән тамыр җибәреп олгермәгәнрәк яшь гаиләләр торып тора ала. Инде гомергә шунда калырга, төпләнергә ниятлиләр икән, акрынлап аларын да аерым өйләргә күчерергә мөмкин.
Аерым өйләрнең ике метрлап тирәнлектәге идән аслары булырга тиеш. Нигезне ныгытмый ярамый. Теге мәһабәт ташпулатлар нигезен ныгытучы механизмнар артык зур. Мин шуның авыл өйләре нигезен ясаучы кечерәйтелгән вариантын уйладым. Сызымын фәләнен ясадым инде, машина тиздән өлгерәчәк. Без аны иске-москы механизмнардан гына оештырырга булдык.
Мондый яңалыклар тыныч кына, ияләнелгән гадәт буенча эшләп ятучыларга ошамый. Өстәмә борчу, мәшәкать Тик. минемчә, мәсьәләнең бу ягы — вак нар со. Тәндә — җан, күңелдә — дәрт, башта фикер барында, төзелеш инженеры уйланырга тиеш. Аның нинди постта утыруы, аннан төшерүләре — формаль нәрсәләр. Урыннан алып кына талант иясенең сәләтен бетереп булмый. Төзелеш инженерының чын кыйммәтен аңлаган кешеләр, шул исәптән академик Рубанеико да. мине алай «киребеткән кеше»га түгел, о «үз фикерен яклый белүче мнже нер»га саныйлар. Үзеңә булган мөнәсәбәтне дә объектив бәяли белергә кирәк бит әле.
Сорау: Сезнең хезмәтләрегез Татарстан җирендә барган зур төзелешләргә кушылган. Алар сезгә дә дан китергән: Ленин. Хезмәт Кызыл Байрагы. Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнгәнсез. Ничек уйлыйсыз: сезнең катнаш белән салынган ул« корылмалар шәһәрләр төзү- тарихының ерак киләчәгендә үз эзләрен саклап калырлармы?
Марат Бибишев: Билгеле булганча, шәһәрләр тик томалга гына төзелми. Алар кешенең ихтыяҗына бәйле рәиештә туалар. Татарстанны дөнья мәйданына чыгарган нефть. Европада иң куәтледән саналган ГРЭС, АКШ автомобиль произвол
ствосы магнатларын шаккаттырган КамАЗ, продукциясен Дистәләгән чит илләргә озатучы нефть-химиясе берләшмәсе — безнең шәһәрләр берсеннән-берсе кыйм- мәтлерәк әнә шундый предприятиеләр таләбеннән туды. Бу коллективлар исә елдан-ел колачлырак була бара. Татарстанның, СССРның гына түгел, дөньяның ихтыяя^ын канәгатьләндерүгә зурдан-зур елеш кертәләр. Алар белән бергә без салган калаларның да абруе күтәрелә.
Сорау: Сез — зур эшләргә чумган, бик мәшгуль кеше. Сезне Мәскәүдә дә, Казанда да күпләр белә, Брежнев шәһәрендә сезгә йөзләрчә кешеләрнең йомышы төшә. Үзегез шуларның кайсының язмышы беләк якыннан таныш, кемнәрне яхшы беләсез?
Марат Бибишев: Төзүче инженерларның гомум гадәте — кеше ярату. Безнең хезмәтнең төп максатыннан киләдер инде бу. Кеше әйбәт шартларда яшәсен, дип тырышабыз. Әйбәтлекнең исә чиге юк. Инженерлык сәләтен үстерүгә бер этәргеч бу. Әмма без нинди генә затлы сарайларның проектын сызып бирсәк тә, никадәр җайлы материаллар тапсак та, әгәр терсәктән — измәгә, тездән балчыкка батып, баштанаяк буяуга чумып эшләүче гади төзүчеләр: ташчылар, монтажчылар, слесарьлар. кранчылар, буяучы-сылаучылар булмаса, безнең хыяллар, ак калалар рәвешендә, җир өстенә калкып чыга алмас иде. Минем иң якын дусларым, кадерле кешеләрем дә — алар. Тәмам өлгереп җитәр алдыннан өйгә буяучылар керә. Разия Шагазина, Галия Вәлиева. алар өйрәткән уннарча кызлар... Разияны мин күптән беләм. КамАЗ салырга ерактан яшьләр агыла башлагач, алар, без моңарчы гомердә ишетмәгәнчә: «Истәлеккә... шәһәр бүләк итәм!»—кебек матур максатлар куеп, җиң сызганып, гайрәт орып эшләргә дә тотынгач. Разнябыз, инде без нишләрбез, дигән кебегрәк, шүрләп тә калган иде. Янәсе укымышлы яшь җилкенчәк җыела да, элекке буяучылар артыкка чыга. Яшьләрне төзүче итәр өчен, нәкъ Разия кебекләр кирәк иде. Без аны училищены яңа гына тәмамлаган кызларга бригадир итеп билгеләдек. Депутат булды ШагазинабыЗ, орденнар алды. Аның дусты Галия Вәлиева — «Камгэсэнергострой»да бердәнбер «РСФСРның атказанган төзүчесе»...
Сорау: Меңнәрчә төзүчеләре булган берләшмәдәге нң якын кешеләрегезне әйтүне үтенгәч, сез. һич көтелмәгәнчә, кызлар турында сөйләп җибәрдегез. Шул уңайдан аларга булган шәхси мөнәсәбәтегезне дә аңлатсагыз иде! Сезнеңчә, кыз- хатынның тормыштагы һәм гаиләдәге урыны нинди? Һәм Татарстан АЭСен салганда. алар нинди роль уйнар?
Марат Бнбншев: Бу очракта мин халыктан уздырып әйтә алмам: ир — баш, хатын — муен. Кайберәүләр моңа хатыннарны кимсетү итеп карамакчылар. Дөрес түгел. Муены булмаган баш җирдә тәгәрәп ята. Баш ул, бары тик муен булганда гына, биектә утыра һәм, муен кая борылса, шул якка борылырга мәҗбүр. Гаиләдә генә түгел, төзелештә дә шулай.
Сорау: Сезнеңчә, иң бәхетле гаилә нинди була?
Марат Бибишев: Иң зур гаилә бәхетле. Безнең ике улыбыз бар. Алар минем һөнәрне сайладылар. Ата кеше өчен моннан да зуррак бәхет юктыр.
Сорау: Сезне Брежнев шәһәренә килгәннән бирле уңайлыклары шактый чикле бер квартирада яши, дип. аптырап сөйлиләр. Балконыгыз да юк икән, бүлмәләрегез дә кечкенә, ди. Инде әллә нинди яңа проектлар буенча бик җайлы өйләр салынган. Яңа өйгә күчәргә тәкъдим ясаганнар. Кузгалмагансыз. Әллә атомчылар янына. Кама Аланына китәргә чамалап торасызмы?
Марат Бибишев: Үземнең кайда яшәү турында уйларга вакытым да юк минем. Дөрес, матурлыкларына сокланган шәһәрләрем күп: Киев, Фрунзе, Ташкент. Балтик буендагы совет республикаларының искиткеч күркәм шәһәрләре... АЭС кешеләре яшәячәк Кама Аланы да бик матур, җыйнак, уңайлы кала булачак. Тик. яшәр өчен кайсын сайлыйсың, дисәләр, мин... авылга китәр идем. Әнә. безгә якын гына Суксу авылы бар... Киләчәктә авыл өйләренә бөтен уңайлыклар кертелер, нык юллар сузылыр һәм кешеләр авылга кызыгырлар. Татарстан атом электр станциясе энергетикларына без бүләк итәчәк яңа шәһәр дә кешеләрнең шундый омтылышларын күздә тотып салыначак.
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Изге теләкләрегез тормышка ашсын!
Әңгәмәне язучы КОЯШ ТИМБИКОВА алып барды