Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЭПЭ


ЮМОРЕСКА
өхтәснм эштән соңлап кайтты.
Моңача бер дә андый хәл булганы юк иде Хатынының күңелендә шик яралды
— Нигә алай озак?
— Бүген кайтып җиткәнгә рәхмәт әйт!—диде Мөхтәсим, гомерендә беренче тапкыр хатынына каты бәрелеп
— Өс-башыңны кара, пальтоң мунчалага әйләнгән!— Хатынның шиге арта төште.— Кайда шулай әвәләнеп кайттың?
— Кайдан булсын, эштән!— диде Мөхтәсим Уф. тәмам хәлем бетте!..
Хатыны ирнең пальтосындагы сыңар җепкә генә эләгеп торган төй мәне өзеп алмакчы иде, төймә арасына кысылган берничә бөртек чәчне күреп алды
— Бу кем чәче?
— Мин каян белим! Бәйләнмә әле!
— Әх, шулаймы?!- Хатыны тагы да яманрак бәйләнергә тотынды Кем янында булганыңны да белмисеңме?
Ул Мөхтәсимйен пальтосыннан да төрле төстәге чәч бөртекләре чүпләде.
- - Кара син, җилкуар, бер кичтә күпме хатын-кызның башын әйләндергән!
Мөхтәсим ничек акланырга да белмәде
— Син нәрсә?..
Шул чак хатын аның муенындагы помада эзләрен шәйләп алды
— Лх, хыянәтче! Кызыл иренле хатыннар янында булдыңмы?
Мөхтәсим помада буявыннан да ныграк кызарып чыкты
— Юк, түзә алмыйм бу гарьлеккә’ дип пыр тузды хатыны — Ир тәгәдән үк, син алдакчыны ташлап, әнкәйләргә кнтәм. Юлга акча бир'
Ул иренең кесәләрен әйләндереп карады Чалбар кесәсеннән трам вай билеты килеп чыкты
— Ничек кергән ул синең кесәгә?
— Үзем салдым,— диде Мөхтәснм - Бүген эштән беренче тапкыр трамвай белән кайткан идем
Хатын, ниһаять, иркен сулап куйды
— Исән! Ничек исән-сау калалдың, картым!—дип. үзе дә сизмәстән, иренең муенына килеп асылынды
1 Чэпэ — гадәттән тыш хәл
М
Кизәнов
Тәкәббер тәкә
Көтүдә дә, абзарда да, Өскә төбәп күзен, Эре тота үзен:
Дәшми, сәлам бирми,
Елмаймый һәм көлми, Аңлап булмый сүзен...
Димәк, белми әле шашлык Буласын ул көзен.
Сөйли халык
— Сөйли халык, чынмы: имеш, оин бит Кемгәдер ярдәм иткәнсең: «Упкынга батыра алмаммы Икән?!» дип ярдан эткәнсең?!
Калдыктан... байлык
Төзелеш калдыгы дигән Чүп-чар саткан кеше таптым.
һәм... шуңардан менә дигән Ике дача төзеп саттым.
Үзе һәм улы
Кайнар күмер көри үзе көн дә Кеше кулы белән.
һәм акчаны эштә бергә урлый... Кече улы белән.
Бичара күргән чара
Төзелеш конторасында Иң дәү түрә утыра. Ә тишек түбәдән үткән Яңгыр һаман котыра.
Шундый көнгә калыр икән
И бичара, и мескен: Киптергеч белән... киптереп Утыра өстәл өстен.