Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕ ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ


Узган елның декабрь аенда Мәскәүдә РСФСР Язучылар союзы идарәсенең дра-матургия. театр тәнкыйте һәм әдәби тәрҗемә советларының берләштерелгән утырышында бүгенге татар драматургиясенең үсеш мәсьәләләре каралды. Анда С. В. Михалков. А. Г. Алексин. Г. А. Ахунов, Н. И. Мирошниченко. В. В. Фролов, П. М. Градов, Ю. П. Чепурин. Н. Ю. Голикова. Ю. А. Мочалов. В. В. Губин, И. Г. Лазутин иптәшләр катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Утырышта шулай ук Казаннан килгән театр белгечләре А. Г. Әхмәдуллин. И. И. Илялова. Р. М. Игьламов, драматурглар Туфан Миң- нуллин. Илдар Юзеев, Диас Вәлиев һ. б. катнаштылар.
Түбәндә без укучыларны әлеге утырышта ясалган кайбер чыгышларның кыскар-тылып алынган стенограммалары белән таныштырабыз.
С. В. МИХАЛКОВ:
— РСФСР Язучылар союзы идарәсенең иҗат советлары һәм Секретариат безнең милли әдәбиятларыбыз һәм аерым жанрларны үстерү турында даими кайгыртып тора. Бик күп санлы семинарлар, киңәшмәләр, утырышлар уздырыла Мондый фикер алышулар, семинарларда әйтелгән фикерләр эзсез югалмый, алар аерым җыентыкларга туплана. Шулай итеп, безнең тәнкыйть семинарлары нәтиҗәсендә яңа, яшь әдәби кечләр үсешен чагылдыручы китаплар басылып чыга. Яшь әдәбиятлар үсеше турында кайгыртуның ачык мисалы инде бу
Россия әдәбиятын без беркайчан да зур яисә кечкенә әдәбият дип бүлеп йөртмәдек Кайда тууына карамастан, безнең олы Россия әдәбиятыбыз бар Безнең барлык тугандаш халыкларыбыз ничек бертигез булса, әдәбиятларыбыз да шулай. Бу безнең социалистик чынбарлыгыбыздан. СССРны тәшкил иткән бердәм, нык республикалар Союзы чынбарлыгыннан туа һәм ул очраклы хәл түгел, ә социалистик җәмгыятебезнең закончалыгы. Бу хакыйкатьне без бүген олы, күп милләтле, куәтле совет дәүләте СССР төзелүгә 60 ел тулу алдыннан бигрәк тә яхшы тоябыз.
Безнең берләштерелгән утырышыбызда игътибар үзәгенә татар драматургиясенең бүгенге үсеш мәсьәләләре куела. Әлеге мөһим мәсьәләне утырышка куюның сәбәбе нәрсәдә? Әлбәттә, гадәттән тыш хәл килеп чыгуда түгел, киресенчә, аның көчле булуында. Әмма без кемгәдер мәдхия җырларга дип тә җыелмадык. Принципиаль тәнкыйть. иптәшлек позициясеннән чыгып, һәркем тиешле бәясен алыр. Ә шулай да без татар драматургларын тәнкыйть камчысы белән тәрбияләргә җыенмыйбыз. Биредә иҗади, эшлекле әңгәмәгә профессионаллар җыелганнар, шуңа күрә сөйләшү дә партиялелек һәм профессиональлек югарылыгында алып барылачак.
Татар әдәбияты, татар драматургиясенең бик тирәнгә, революциягә кадәрге чорга барып тоташкан бай тарихы бар Туган илебезнең, союздаш һәм автономияле рес-публикаларның гүзәл бердәмлеген чагылдырып, күренекле Татарстан республикасы халкы тормышына һаман саен тирәнгәрәк үтеп кереп, татар әдәбияты бертуктаусыз алга атлый.
Татар драматургиясе соңгы ун ел эчендә аеруча зур үсешкә иреште. Бу безне бик шатландыра. Әлеге алга омтылышны чагыштырмача яшь драматурглар әйдәп бару безне куандыра. Алар өлкән буын тәҗрибәсен оста файдаланып, татар драматургиясендә бер адым алга киттеләр. Болай дигәндә мин Т Миңнуллин. А. Гыйләҗев, И. Юзеев. Д. Вәлиев һәм башкаларны күз алдында тотам Алар чагыштырмача кыска
вакыт эчендә республиканың күренекле драматурглары булып җитештеләр һәм бөтенсоюз аренасына чыктылар. Бу инде республика, милли драматургия җиңүе генә түгел, ә безнең бетен совет театрыбызның зур казанышы.
Бүгенге татар драматургларының башка тугандаш әдәбиятлар белән уртак, аваздаш проблемалары бар. Шуның естенә бары тик үзләренә генә хас. җирле характердагы, дөресрәге иинтим» проблемалары да бар.
Мәсәлән, татар сәхнәсенең бүгенге көн уңай герое проблемасы Татар драматургиясендә коммунизм төзүче кешенең иң яхшы сыйфатларын чагылдыручы күзгә бә- = релеп торган уңай герой, заман герое бармы?
Партия Үзәк Комитетының 1982 елгы ноябрь Пленумы яктылыгында коммунистик җәмгыять төзүче совет кешеләренә аяк чалучы кимчелекләрне партиячел, принци- ’ пиаль анализлау зур әһәмияткә ия
Болай дигәндә мин, әлбәттә, партиячел сатира жанрын күз алдында тотам Та- = тарлар шаяртып, уен-көлке белән яза беләләр һәм шаяртып кына да җитди әйбер- -j ләр әйтә беләләр н
Әлбәттә, бөтен совет әдәбиятының төп бурычы — яңа җәмгыять төзүче заман- <j дашыбыэның көрәшен һәм уңышларын талантлы һәм образлы итеп чагылдыру ~
Ләкин патриотизм һәм туган халкыңа мәхәббәт хисе җәмгыять каршында үз бу- Z рычын яхшы аңлаучы, илдә бара торган эшләр белән тирән бәйләнешле булган чын “ художниктан үз әсәрләрендә партия позициясендә торып, тормышның яңа җәмгыять S төзүгә аяк чалучы кимчелекләрен күрсәтүне дә таләп итә
Кыскасы, проблемалар бар һәм алар хәл итүне көтәләр Ә аларны КПСС Үзәк Комитетының 1982 елгы ноябрь Пленумы карарларын искә алып хәл итәргә кирәк *
Без барыбыз да шул Пленумда иптәш Ю 8 Андропов сөйләгән эшлекле һәм бик н принципиаль речь тәэсирендә йөрибез Анда безнең үсеш юлларыбыз, перспектива- - ларыбыз күрсәтелгән, проблемаларыбызга басым ясалган Без, художниклар аларга - нык игътибар итәргә тиешбез. £
Безнең берләштерелгән утырышыбыз югеры таләпчәнлек рухында дусларча ягымлылык, бер-береңә теләктәшлек атмосферасында, партиялелек рухында үтер ♦ дип ышанам һәм бу татар драматургиясе өчен генә түгел, әйткәнемчә, башка милли драматургияләр үсеше өчен дә файдалы булыр. Чөнки уртак проблемалар байтак
В. В. ФРОЛОВ
— Мин бик шатланып татар драматургларының 15 пьесасын укып чыктым Алвр миңа бик кызыклы, күренекле иҗади шәхесләр ачып салдылар Мин Татарстан сәнгатен күптәннән күзәтеп барам Тәнкыйтьчеләрнең иҗади лабораториясенә сигез еллап җитәкчелек итәм Казаннан килгән бүгенге кунаклар арасында минем шәкертләрем дә бар
Татарстанның Россия белән элемтәсе тирән һәм иҗади Ул уртак элемтә Россия татар интеллигенциясенә бертуктаусыз ярдәм ител килгән, ә татар интеллигенциясе рус интеллигенциясенә үзенең культурасы, милли традицияләре татар теленең матурлыгы белән йогынты ясаган
СССРның 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә тугандаш культураларның үзара бәйләнеш мәсьәләсе аеруча актуальләшә Татарстан культурасы Россиянең үзәгендәге зур республиканың рус культурасына, Идел-Урал буе республикалары культураларына тирән тамырлар белән берегүнең ачык мисалы. Татар культурасы, татар театрының йогынтысы бик күп республикаларга тарала.
Минем иң башта татар драматургиясенең тол проблемасына — жанрлар төрпелеге. бүгенге драматургиянең практикасында жанрлар кушылмасы, аларның үзара бәйләнеше мәсьәләсенә тукталасым килә. Җитлеккән социализм эпохасында театр сәнгате тирән эчтәлеккә ия булды Ул актив, милли генә түгел, күпмилләтле, колоритлы, үзенчәлекле Ул һәр милләтнең традицияләренә бәйле Совет сәнгате бигрәк тә җитлеккән социализм эпохасында эчтәлеге белән социалистик, милли формалары белән күп герле, рухы һем характеры белән интернациональ сәнгать ул. Аның рухы белән интернациональ булуы бигрәк тә әһәмиятле Бу җитлеккән социализм эпохасы сыйфаты гына түгел, е сәнгатьче гомумиләштерү югарылыгы бетен кеше-
лек дөньясы өчен уртак коммунистик әхлакны аңлауга күтәрелү. Әхлак проблемасы бөтен кешелек өчен уртак, интернациональ мәгънәсендә татар драматургиясендә төп урында тора.
Яңа әхлак —бөтен кешелек дөньясына уртак нәрсәләр — образлылыктан, миллилектән һәм конкрет сюжетлардан, жанрдан үсеп чыгуны раслаучы соает әдәбияты, драматургиясе, шул исәптән, татар драматургиясе практикасында соңгы елларда үсеш алган, формалашкан яңа сыйфат ул. Болар барысы да дөньяга марксистик-ленинчыл караш нигезендә формалаша. Яңа шартларда социалистик, коммунистик әхлак әнә шулай үсеп чыга.
Татар драматурглары пьесаларының уңышын мин конкрет материалдан, бүгенге милли колориттан бөтен кешелек дөньясына уртак мәсьәләләргә булган карашлар системасының барлыкка килүендә күрәм.
Татарстан яз/чыларының пьесаларында совет драма жанрында формалашкан барлык мәсьәләләр дә чагылыш табамы? Бүгенге эшлекле кеше проблемасы, производство темасы, минемчә, бераз күләгәдә калып бара кебек, һәрхәлдә, мин укыган пьесалар арасында андыйлар туры килмәде Әмма мин моны гаеп итеп әйтмим, чөнки татар язучыларының драма-комедияләрендә, хәтта трагедияләрендә дә фәлсәфи нигез бар. Бөтен кешелек дөньясы өчен уртак, безнең социалистик җәмгыятебезгә хас тирән сыйфстлар бар Ләкин, бәлки, сезнең И. Дпорецкий. А. Гельман, Н. Мирошниченко әсәрләре кебек пьесаларыгыз әлегә юктыр Булса да азрактыр. Ә шу- лзй да сезнең лирик драмаларыгыз, драма-притчаларыгыз. драма-легендаларыгыз — алар барысы да драма жанрын, әдәбиятны бизи һәм алар югары профессиональлек, тормышны бик яхшы өйрәнү, аны сәнгатьчә югары гәүдәләндерә белү билгесе булып тора.
Мин чыгышымның конкрет өлешен комедия жанрыннан башлыйм
Укылган комедияләр җылы лирик юмор, күзгә артык бәрелеп тормый торган тыныч юмор белән сугарылган. Катгыйлык юк. Тискәре герой оятсызлыгына басым ясап әйтү өчен кирәк булган очракларда әсәргә кертелсә, ул диссонанс булып яңгырый Кискенлек сезнең комедияләрегезгә хас түгел. Сезнең комедия төзелеше милли мотивлардан һәм характерлардан, кешегә милли караштан чыгып эшләнә. Тискәре герой төзәлер, безгә үзенең уңай ягы белән борылыр дигән өметкә нигезл,әнә.
Мондый мактау сүзләрен мин Р Хәмиднең «Иске йорт кешеләре» исемле комедиясе турында да әйтеп узар идем Бу әсәрдә кеше квартираларын бинокльдән карап, үзенә кызык табучы Әнисә түти сурәтләнә. Аның эчке дөньясы да бик сәер. Ул уз йортын тарихи архитектура әсәре дигән уйдырма белән яши. Чынлыкта исә ул йорт кайчандыр аның әтисенең трактиры булган, ә ире, наяндыр табып, аңа колонналар куйдырган икән.
Әсәрдә Әнисә түти мещанка итеп сурәтләнә. Ул бик җиңел, лирик күтәренкелек белән, нәфрәтсез генә көлкегә алына Шунысы миңа бик ошады. Әсәрдә яңа геройлар Ренал, Резеда, ялгыз ана беренче планга чыгарылган Финалда сәхнәгә беренче ранглы капитан керү дә күңелгә хуш килә. Башта, катнашучылар исемлеге белән танышканда, миндә: «Капитан монда нәрсәгә кирәк, ул нинди роль уйнар икән».— дигән уй туган иде. Ахырда аның Әнисә түти янына үзенең дә бинокле барын, ул да бинокле белән күршеләрен күзәткәнен әйтергә кергән булып чыкты. Бу Р Хәмиднең югары зәвыгы, көчле тәэсирле әйберләр таба белүе турында .өйпи торган бик оста зирәклеге.
Мин тагын талантлы комедиограф Ю Сафиуллинның ике әсәре белән таныштым. Берсе «Әллә өйләнергә инде» дип исемләнгән Бу комедиянең төп герое аш пешерүче булуы сөендерә. Пешекчеләргә, гадәттә, караш шәпләрдән түгел. Еш кына алар турында сатирик әйберләр языла һәм бу профессия кешеләре надан, карак дип тасвирлана. Ә менә Ю. Сафиуллин комедиясендә аш пешерүче — игелекле, яхшы кеше. Шуның өстенә милли ашлар турында китап та яза, һәм ул китап бездә генә түгел, чит илдә дә басылып чыга. Ул мөлкәтле кеше, әмма саран түгел. Кунакханәдә эшләүче дусты өчен ул үз акчасына йорт төзи, катер сатып ала. Аның акчага карашы башкалар карашыннан нык аерылып тора Аны берәүгә өйләндерергә телиләр, тик ул башка кешене ярата.
Әсәр матур шигърият, юмор белән сугарылган. Мин үзем комедия турында суз алып барганда «уңай герой» дигән нәрсәне яратмыйм Яхшы кеше шәхес кешеләргә изгелек эшләүче кеше дисәк, дересрәк булыр
Әле>е повар дөньяны аңлый, кешеләргә яхшылык эшли Һәм бу турыда сөйләшеп йөрми, моны геройлык дип санамый. Кешеләрнең бу тибы милли тормыштан, көнкүреш үзәгеннән алынган. Бу миңа бик тә ошады
«Менә без очраштык та» дигән икенче комедиянең миңа тезелеше, структура алымы ошады. Пьесада төрле тавышлар бар дорфа тавышлы кеше, арган тавышлы кеше һ. б. Кызык алым бу
Минем тагын Т. Миңиуллинның «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» (Ю Мочалов тәрҗемәләре) дигән талантлы әсерләренә тукталасым килә. «Дуслар җыелган җирдә»—бик әйбәт комедия. Мин бу әсәрнең рус сәхнәсендә дә баруын теләр идем.
Нурислам исемле художник, мастерскоен, әсәрләрен күрсәтер ечен, дусларын кунакка чакыра Аларга ул мәгънәле бер тост тәкъдим итә. Дусларын, иптәшләрен яхшы белгәнгә күрә, ул ике бөкре кеше турында тирән мәгънәле һәм гыйбрәтле хикәят сөйли Бер бөкре урман аланында бертуктаусыз «Чәршәмбе, чәршәмбе» дип кычкырып, биеп йөрүче пәриләр төркемен күрел ала. Ул көнне җомга булса да, бу бөкре дә, пәриләргә кушылып, «Чәршәмбе» дип кычкыра башлый Пәриләр башлыгы моңардан. «Бүген җомга икәнен белә торып син нишләп «чәршәмбе» дип кычкырасың әле?»—дип сорый. «Сез «чәршәмбе» дип кычкырасыз ич, минем дә шуңа күрә «чәршәмбе» дип кычкырасым килә»,— ди бөкре Пәриләр башлыгы аның бөкресен юкка чыгара.
Моны күреп шаккаткан икенче бөкренең дә үз җитешсезлегеннән котыласы килә Беренче бөкре аңа урман аланына барырга һәм хикмәтнең нәрсәдә икәнен төшенергә кирәклеген аңлата Икенче бөкре, аландагы пәриләрнең «чәршәмбе» дип кычкырып йөргәнен күргәч: «Сез нишләп чәршәмбе дисез, бүген җомга ич»,— ди Дөрестән дә җомга булганга, ул үзе бертуктаусыз «җомга» дип кабатлый Пәриләр башлыгы белән дә дөреслекне яклап бәхәскә керә Дөресен әйткәнне яратмаучы пәриләр башлыгы ачуыннан моңа тагын бер бөкре өстәп куя
Минем бик күп комедияләр укыганым бар, әмма мондый көчле логикалы комедияләр бик сирәк очрый. Гади комедия түгел, ә логик көч, логик төзелешле комедия бу. Биредә комедия логик төзелештән туа
Нурисламның бу тостыннан соң дуслары тирән уйга кала Алар үзләре теге пәриләр кебек «чәршәмбе» дип кычкырып йөрмиләр микән соң? Таралгач та бу уй аларны борчып тора һәм алар кайбер эшләре өчен үкенә башлыйлар Шулай итеп, бу комедия бик тапкыр, зирәк психологик комедия
«Әлдермештән Әлмәндәр»—комедия-притча, Биредә авторның фантазиясе Гоголь, Булгаков дәрәҗәсенә күтәрелгән Ходай тәгалә Газраил пәйгамбәргә туксан яшьлек Әлмәндәр картның җанын алырга боера Күп яшәгән, җитәр, янәсе Үлем бу алтын куллы карт янына килә, ләкин гадәттәгечә үзеннән куркып калу белән очрашмый,
киресенчә, халыкчан тапкырлык, хәйләкәрлек, тормыш сөю һәм егетлеккә тап була. Биредә автор кешенең үлемне җиңеп чыгуын сурәтли. Дөрес, бу дүртенче килүендә үлем Әлмәндәрне алып китә, тик карт җиңелми, тирән оптимизмын югалтмый. Бу әсәрне мин Гетеның «Фаустмы, Р Ролланның «Кола Брюньон»ы. Шарль де Костерның «Уленшпигель турында легенда»сы, Гогольнең «Тарас Бульбапсы кебек дөньякүләм үрнәк әсәрләргә якынайган сокландыргыч әсәр дип карыйм. Ул — әдәбиятның иң яхшы традицияләре дәвамы Әгәр дә автор киләчәктә дә ашыкмый эшләсә мин аңа зур өметләр баглыйм.
Б Турай-Р Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» исемле комедиясе турында дә минем уңай фикер әйтәсем килә. Бу әсәр олы, әхлак мәсьәләләре, гаилә көнкүреш, якыннарыңа игелекле мөнәсәбәт мәсьәләләре күтәрүе, мелодрамага барыл тоташуы белән дә кызыклы
Бераз гына кыскартканда, бу пьеса тагын да әйбәтрәк булыр иде Ул мелодрамага тарткан урыннары белән озынрак булып күренә. Мелодрама биредә сыер савучы Зифа исемле колхозчы хатынның сеңелесе Дилә ташлап киткән малайны тәрбияләүдә, ничә еллардан соң малайның үз әнисе кайтып, малайны алып китәргә матә-
шуында. А. Блокның «Незнакомка», «Балаган» диген пьесалары искә төшә. Аларда да мелодрама бар, һәм ул трагедия, комедия белән кушылган Мелодрама рус, татар әдәбиятында милли традицияләргә якын торган, бик милли һәм әйбәт жанр. Турай әсәрендә мелодрама өстенрәк чыга, ә комедия күмелебрәк кала. Аятор үзе әсәрен моңсу комедия дип атаган.
Бүгенге татар драматургиясенең бик яхшы драмалары бар. Мәсәлән, Р. Хәмиднең «Кайтыр идем. » дигән драмасы. Ул төп драматургии алымга нигезләнгән бик яхшы, чын лирик драма. Әсәрдәге мин әйткән алым — Зирәк Замановның балачагы темасына мөрәҗәгать итүе. Герой безне елга буена алып килә һәм үзенең яшүсмер чагы, шул вакыттагы вакыйгалар белән таныштыра. Заманов—бүгенге көн герое, бригадир, агроном. Ул хатыны Зилә аркасында газаплы язмышка, күңелсезлекләргә дучар була. Зирәк Зиләгә гашыйк булып, аңа өйләнә, һәм менә бала туа. Ләкин аның Зирәкнеке түгел, башка берәү — Азатныкы булуы ачыклана. Соңыннан Азат килеп чыга һәм баласын таләп итә башлый.
Кайвакыт драма яисә комедия укыйсың, аларда кешеләр михнәт чигәләр, ә синең күңелдә аларның хәленә керергә теләү хисе тумый. Р. Хәмиднең бу әсәрен укыганда исә герой башыннан узганнарны без ничектер үзебезнеке кебек, күңелебез белән кабул итәбез, йөрәгебез аша уздырабыз. Автор драматик вакыйгалар аша характерлар. кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен чагылдырып әхлакый мәсьәләләрне тирәннән яктырта белә.
Ш Хөсәеновның «Әни килде» драмасы башкачарак планда язылган. Мин аны мелодрама дияр идем. Пьесаның темасы — анага, иң кадерле кешегә рәхимсезлек, миһербансызлык темасы. Тирән, дөньякүләм тема. Әсәрдә бер гаилә тасвирлана. Ана дүрт-биш малай табып үстерә. Аларның берсе сугышта һәлак була, икенчесе сугыштан Ватан бүләкләре алып, инвалид булып кайта. Калган ике малайның берсе әле яшь егет, игелекле, мәрхәмәтле кеше, ә менә икенчесе — Ислам — тупас, әшәке бәндә, акча колы. Исламның туганнары фронтта кан койганда, ул дезертир була, төрмәдә утыра. Аннан чыккач, төньякта унбиш ел рудникта эшләп акча туплый. Аннары Казанга кайтып йорт сала, өйләнә, бала үстерә.
Ананың бу дөньяда санаулы көннәре генә калып бара — ул начар авырудан интегә Аңа тәрбия кирәк, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аны үз янына алырга кеше табылмый Исламның мөмкинлеге бар, ләкин аның авыру ана белән җәфаланасы килми. Хатыны да аңардан җирәнә, авыруы кызына йогар дип курка. Ә шулай да ананы карарга берәү риза була — аны кече улы Сәярнең квартира хуҗасы үзләренә ала. Римма белән Сәяр әле бик яшьләр, тормышларын башлап кына җибәргәннәр, аларның берниләре дә юк, аның каравы хуҗа хатынның күңеле киң, шәфкатьле, мәрхәмәтле кеше.
Ислам кебек кабахәт кеше тормышта каян килеп чыга соң? Менә дигән ана тәрбияләгән яхшы гаиләдән шундый каты күңелле, әшәке кеше килеп чыксын өчен аның тормышында ниндидер тетрәндергеч хәл булырга тиеш түгелме? Автор моны күрсәтми, шуңа күрә әсәр язылып бетмәгән кебек тоела. Мондый характер өчен мелодрама чит нәрсә бит. Шуңа күрә явызлык һәм әхлаксызлыкны тасвирлауда еш очрый торган чамасызлык, арттырып җибәрү түгел микән бу?
Безнең социалистик заманыбызда, бөек гуманизм заманында Ислам кебек хәшәрәттә дә ниндидер кешелек сыйфатлары булырга тиеш. Ул безнең чынбарлыкта үскән кеше ич. Акча артыннан куып, тормышын бозып бетергән булса да, аның да ниндидер уңай яклары булырга тиеш, һәм бу әшәкелекнең чыганаклары турында да уйларга кирәк.
Драмада Ана образы һәм аның төпчек улы Сәяр образы бик матур бирелгән.
Татар драматургиясендә поэзиягә, лирикага, эпоска якын драма хакимлек итүенә мин бик шатландым.
Минем хәзер шактый сирәк очрый торган трагик формаларда язылган бик кызыклы легенда турында әйтәсем килә. Сүз И. Юзеевның «Онытылмас бәет» исемле әсәре турында бара. Пьесаның хәзерге заман мифына корылуын мин беренче мәртәбә очратам Гадәттә мифлар һәм легендалар борынгы заманнардан алыналар. Ә бу очракта Бөек Ватан сугышыннан соң туган легенда алынган.
Табигатьнең бик матур бер почмагында кеше язмышы драмага дучар була. Ике
фронтташ. Шаһинур һем Вәдүт сугыштан кайткач, Хәтимә исемле кызга гашыйк булалар. Мәхәббәт керәшендә Вәдүт җиңеп чыга, Хәтимәгә әйләнә. Кеннәрдән бер көнне Вәдүткә йез мең сум дәүләт акчасын районга илтергә кушыла. Хатынының, тирә- юньдә бандитлар күренгәли икән, йөрмә, диюенә карамастан, Вәдүт юлга тәнлә чыгып китә һәм юкка чыга. Имеш-мимеш хәбәрләр, легендалар йөри башлый Берәүләр аны үтереп, акчасын алганнар, дип сөйли, икенчеләр Шаһинурдан шикләнә Саф намуслы егет күңеленә бу авыр таш булып ята. Тиздән, дөньяга кыз бала китереп, Хәтимә вафат була. Шулай итеп, Шаһинур кеше баласын үстерә
...Вакыт уза. Кеннәрдән бер көнне авылга 70 яшьлек Вәдүт кайтып тешә Ул кызын ззләл таба һәм илле мең сум акча бирергә теләвен әйтә. Кызы аны танымый, акчасын алмый. Кызы гына түгел, ничек кенә инәлмәсен, аны хәтта элекке дусты да танымый. «Бу кешене белмим мин»,— ди ул.
Пьесада шуидГй бер урын бар.
— Мин сезгә яңа белән илле мең акча бирергә телим. Тормыш тәҗрибәсе туплаган, тормышның кайбер серләрен аңлаган кеше буларак, минем сезгә файдалы киңәш бирәсем килә,— ди Вәдүт — Тормыш — ул язгы ташкын Яши белмисең икән батасың. Әгәр башкаларны батырырга, түбәнсетергә, хәтерен калдырырга курыксаң, син үзең өлешсез каласың.
Тартып ал, урла. Менә Вәдүтнең әхлакый позициясе Рәхимсез позиция Горький- ның «Тормыш тебендәге» Карты кебек коточкыч кеше ул Вәдүт
Бу формада күмәклек, бердәмлек принцибы хекем сөргән бүгенге авыл, аның Хезмәтчән кешеләре фонында ялгызлык трагедиясе кичерүче кеше сурәтләнә Мораль караклык юлына баскан олы яшьтәге, кайчандыр фронтовик булган кеше ялгызлыкка. бәхетсезлекме дучар. Аңа син карак, жулик, диюче юк Кешеләр аңардан баш кына тарталар, кешелексез эш эшләгән кешене беркем дә танырга теләми
И. Юзеев пьесасында, шулай ител, комсызлык психологиясен җиңел чыккан яңа социалистик әхлак, саф намус философиясе чагыла. Легенданың мәгънәсе әнә шундый тирән
Белинский трагедияне драматик шигъриятнең таҗы дип атый. Трагедия — читен жанр. Шуңа күрә бу жанрга якын торган һәр пьеса безне шатландыра
Трагедия — олы конфликт, герой җиңеп чыга алмаслык конфликт, геройның «трагик гаебе». Бу классик жанрның тел сыйфатлары әнә шундый.
шиксез, авторның зур уңышы.
Мин М. Җәлилгә багышланган тагын бер пьеса — И Юэеевның «Соңгы тен» әсәрен укыдым. Бу бик яхшы пьеса, һәм минем авторны эур уңышы белән котлыйсым килә. Әсәрнең уңышы нәрсәдә! Минемчә, аның нәфис сәнгать законнары, символлар һәм метафоралар законы буенча язылган булуында Пьеса персонажы Мефистофель шагыйрьнең җанын сатып алырга тели, ә моның өчен аңа тормыш, шатлык бүләк
Д, Вәлиев ике пьесасын «1887 ел» һәм «Икс кене» дип исемлеп. аларның жанрларын трагедия хроникасы белен билгеләгән. Беренче пьеса, минемчә драма-хроника. В. Ульянов һәм аның студент иптәшләре Казан университетында сходка оештыруга багышлап язылган талантлы пьеса ул Әсәрде капма-каршы көчләрнең бәрелеше бар. Студент Никонов, жандарм вәсвесесенә бирелеп, рухи бәлагә очрый һәм хыянәтче булып калмас ечен. трагик гаебеннән үлеме бәрабәренә акланмакчы була. Никоновның сейгән кызы Звонарская да. бернинди гаебе булмауга карамастан егете артыннан үлемгә бара Широков язмышы да нәкъ шундый трагик бизәкләр белән гәу- дәлендерелгән Әсәрдә студентлар. Широковны хыянәтче дип уйлап, аны үлемгә хекем итәләр. Ә соңыннан хыянәтченең ул түгел, ә башка иеше — Бронский икәне беленә Әсәрдә мондый трагик халәт бар бер якта — революцион яшьләр Ульяновлар лагере, икенче якта — кечле жандарм Гангардлар дөньясы. Дошманнар лагере автор тарафыннан фальшьсыэ язылган, монда карикатура кебек нәрсә аз гына да юк. Әмма бу ике лагерь яшәешендә тоташ бер бетеилек юк Бер яктай — революцион яшьләр, икенче яктан — акыллы булса да. жандарм Алар арасында нинди бердәмлек булсын инде!
Д Вәлневнең «Икс йене» драмасы миндә тетрәндергеч тәэсир калдырды Ул— М. Җәлилнең кереше һәм үлемене багышланган трагедия хроникасы Бу әсәр, һич
итәргә җыена. Д. Вәлиев реалистик сюжет линиясе белән барса, И. Юзееа аңа тагын да читенрәк, шартлылык юлы белән килә. Шагыйрьне без М. Җәлил, Гете дип уйлыйбыз. Биредә тагын да илһамлырак, Шекспирча. чын сәнгатьчә максат куелган.
Пьеса турында бик күп сейләргә мөмкин булыр иде Ул шагыйрьнең мәңгелек, мәһабәт рухы, аның иреге турында. Шагыйрь җаны сатылмый.
Әзерләнә донья һәлакәте...
Җир тынмаган әле. Җир яна- Саклагыз сез, кешеләр, Җир-Ананы. Син үзең дә саклан, Җир-ана!
Шагыйрьнең соңгы рефрены бу. Шагыйрь үлемгә бара, әмма сейгән анасына, Ватанына турылыклы булып кала. Мефистофель аның турында: «Ул җанын сатмады»,— ди. “
Алдарак мин, татар драматургиясендә лирик драмадан тарихи трагедиягә кадәр терле жанрлар булуы шатландыра, дигән идем. И. Юзеев пьесасы — трагедия жанрында яңа баскыч ул, минемчә Д. Вәлиевнең трагик хроникаларыннан соң бу әсәр иң югары дәрәҗәдәге әсәр
Терле-төрле жанрларга бай татар драматургиясенең иң яхшы әсәрләре кешеләргә яңа денья ача, рухи матурлыкка әнди. табигатьнең һәм кешелек җәмгыятенең гүзәллеген аңларга, тормышның социалистик, интернациональ рухын тәшенергә чакыра.
Ю. П. ЧЕПУРИН:
— ...Мин татар драматургларының ике әсәрен — Р. Хәмиднең «Синең урыныңа кайттым» һәм «Китәм инде...» пьесаларын укыдым. Бу әсәрләрнең мине шатландырган ягы — авторның бүгенге кеннең иң зур иң җитди проблемалары хакында үз сүзен әйтергә теләге булуда.
■Синең урыныңа кайттым» драмасында авторның тел фикере бик кечле, сәнгатьчә гәүдәләндерелгән. Биредә драматик әдәбиятның иң яңа, заманча формасы табылган, геройлар бик ачык, күзгә бәрелә торган итеп бирелгән, характерлары җентекләп, уйланылып язылган. Метафоралылык гомуми атмосфера, шигъри фон корырга ярдәм итә.
Р. Хәмид бу пьесасында бик әһәмиятле мәсьәлә—кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны турында уйлана. Кеше үз-үзенә бәя бирә беләме? Ул бәя сиңа тирә-юньдәге- ләр биргән бәя белән туры киләме? Сүз әнә шул турыда бара. Автор үзенең персонажларын бик кыю бәрелештерә, аларның характерларын чәкештерә. Әтн-бабайлар, ата-аналар, балаларның, ягъни туганнарның гаилә мәнәсәбәтләре аша олы социаль проблемалар күтәрә һәм бик тегәл, нечкә һәм сәнгатьчә чагылдыра белүен мин Р. Хәмиднең уңышы дип атар идем.
Бу хәл драмада катнашучы персонажлар составын артык киңәйтмәскә мөмкинлек бирә, һәм авторга әйтәсе фикерен әйтү эчен шактый зур урын калдыра.
Пьеса ни ечен актуаль һәм бик әһәмиятле? Ул бүгенге, хәтта иртәгәге көн җи-тәкчесенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген бәян итеп, аның кешеләр белән, халык белән аралашу юлларын, кайсы юл халыкка якынрак булуын һәм эштә яхшы нәтиҗәләргә алып баруын тикшерә.
Биредә кайбер геройларның характерындагы рәхимсеэлекне чагылдырганда саг- рак булу кирәклеге турында әйтелде инде Р Хәмиднең бу пьесасында да бераз чамадан чыгу сизелә. Тел герой Наил характерында кансызлык сыйфатлары кимрәк булса, образ эрерәк һәм отышлырак булыр иде. минемчә Буяуларны куертыбрак җибәрү Р Хәмиднең «Китәм инде...» дигән пьесасының кайбер геройларына да хас. Шуның аркасында образлар беркатлырак һәм схематиграк килеп чыга.
Җитәкчеләр үзләре һәм аларның эш стиле нинди булырга тиеш? Алар ничек яшәргә, уйларга, үзләренең тормыш һәм көрәш тәҗрибәсеннән эштә ничек файдалана белергә тиеш? Авторның уңышы турында әйткәндә, мин иң элек сәхнәдә зур яңгыраш тапкан менә шушы проблемаларны бер гаилә членнарының үзара мөнәсәбәте аша күрсәтә белүен күз алдында тотам.
Пьесаны укыганда аның милли драматург тарафыннан язылганын тел үзенчәлек-ләреннән, милли билгеләрдән таныйсың. Ә тел — драматург ечен төп корал ул!
Әйтик. «Синең урыныңа кайттым» пьесасында «Без Хәбировлар». «Син Хәбиро»» дигән сүзләрнең рефрен булып кабатлануыннан башта уңай герой кебек күренгән Наилнең ахырга таба әтисе шикелле ук халыктан читләшүен, аның кире традицияләрен дәвам итүен, бабасы кебек үк кешеләр тормышында үз ролен артык күпертүен аңлыйсың. Әнә шулай тискәре якларның буыннан буынга күчеп баруын күреп, без Наил кебекләргә алмашка гадел, шәфкатьле, кеше хәленә керә белә торган кешеләр ♦ килсен эчен бик күп эш эшлисе барын тешенәбеэ. >.
Н. Ю. ГОЛИКОВА:
Татар пьесаларын укыганда мин үзенә бер аерым, тирән милли тамыр җибәргән 5 дәньяга юлыктым. Легендалар, шигърият, милли кенкүреш билгеләре Д. Вәлие», 3 Р. Мингалимов. И. Юзеев пьесаларында күп очрый. Мин укыган пьесаларның күбесе > трагедия жанрына тартым. Д. Вәлие» тарихи драмасын трагедия дип билгели. а И. Юзеев гаилә драмасын трагедия дип атый. Жанр әлкәсендә үзенчәлекле Ьәм кызыклы эзләнүләр бу. Эзләнүләр трагедия жанрында бигрәк тә күп алып барыла. “
Авторлар драмада да, комедиядә дә. трагедиядә дә мелодрама элементларын > оста куллана беләләр Татар драматургиясе үсеше бик индивидуаль, бик үзенчәлекле < юл белән бара. Үз тавышлары, үз проблемалары белән сәхнәгә менеп театр тормы- < шын билгеләүче татар драматургларының яңа буыны эзләнүләрендә, уйлануларында. Ч тәҗрибәләрендә гомуми агымга — без яңа драматургия дип атый торган драматур- 5 гия агымына кушылып баруы бик куанычлы. <
Яңа драматургиянең тәп сыйфатларыннан берсе — әхлак проблемаларына кискен *” борылыш Татар драматурглары камил идеяләрне әхлаклы кешеләр тормышка ашы- ра. дигән фикерне бик әйбәт уздыралар Д. Вәлие» әсәренең бер персонажының “ этика категорияләрен алсак, халыкта бер кеше тормышын гына түгел, ә дәүләт J тормышын күрә белергә кирәк булуы турында дәрес әйтә. .
Шәхесенә, аның уңай якларына гына түгел, җнтешсезлекләренә дә. кешене ка-милләштерү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирү — боларның барысын да кеше рухын туктаусыз әйрәнгәндә генә булдырырга мемкин. Гаилә драмасына кискен борылыш, аны зур кызыксыну белән тирәнтен әйрәиү — татар драматургларына хас сыйфатлар
Алар хикәяләп, бәян итеп бирү моментын бик актив кулланалар Хикәяләү моменты — персонажларга монологлар, >ч серләреңне ачыл бирү алымы. Монологик структураны, кеше биографиясе, аның башыннан узганнары һәм тормышы белән таныштырырга омтылуын мин үзем укыган пьесаларның күбесендә очраттым Менә шундый притчага тартымлык, ераклаштырып, читләтеп әйтү Р Мингалимовның «Дүрт кешелек утыргыч», «Өченче бүлмәдә эт яши» пьесаларына хас. Бу аз персонаж.’ы эре планлы әсәрләр һәркемгә дә ялгызлык килергә мемкин һәм аңардан котылу — башкалДр белән аралашуда, дигән фикерне алга сәрәләр Беренче пьеса — сәхнәгә кую эчен читенрәк булса да, изгелек һәм явызлык, җинаять һәм җәза кебек тирән тә- шенчәле категорияләр турында бии җитди фәлсәфи әсәр Геройларын бер тәенгә ныклап бәйләмәсә дә, автор аларның әхлагын тулысы белән ачып бирә алган. «Өченче бүлмәдә эт яши», «Кайда сез, ирләр?» әсәрләрендә сүз гаилә меиэсәбвтларе ирләр үзләренең ир. ә хатын-н.члар үзләренең хатын-кызлыгын оныткан чакларда туган хәлләр турында бара. Берничә гаилә урманга ялга чыга. Алар белән чыккан кыз Луиза үзенең кияүдәге иптәшләрен «Ирләрегезнең кадерен белмисез»,—дип үгетләргә тырыша. Ирләрегез минем белән шаярмакчы булалар дип тә эсти Луизага күзе тәшкен егет килеп керә дә аны үзе белән алып китмәнче була Бу оятсыз егеткә ирләр түгел, ә хатын-кызлар каршы чыга Ирләр белән хатыннарның урыннары алышына. Мене шушы хәл инде комедиянең нигезен тәшкил итә Шушы вакыйгадан файдаланып, автор тамашачы алдына: «Кайд» сез, ирләр?»—дигән соравын куя һәм уйланырга мәҗбүр итә.
Диалоглар һәм ситуация миңа авыррак тоелуын да әйтми булмый. Бу Р Минга- лимовиа гына хас нәрсе түгел. Татар драматургларының җнтешсезлеклере дә уртак Бигрәк тә композиция тәзүдә. Әсәрләренә кискен һәм зур күләмле һәрберсе аерым
К
— Мин чыгышымны беек оүс художнигы И. Релиннын милли Лоомасын югалт- ®
пьесаның нигезе булып хезмәт итарлек шартлар тутырып, алар еш кына композицияне читенләштерәләр, тәп фикерне читкәрәк этә тешәләр. Бу кимчелек Ә- Гаф- фарның «Соңгы ләкләк» пьесасын укыганда бигрәк тә күзгә ташлана.
В. В. ГУБИН:
— Татарстан драматургларын һәм аларның әсәрләренең күбесен белгәнгә күрә, минем татар драматургиясе чыннан да алдынгы драматургияләрнең берсе дип әйтәсем килә. Бетенсоюз һәм республика смотрының тәмамланган этабы бу драматургиянең нык алга китүе турында сейлиләр. Татар драматургиясенең туктаусыз үсә баруы, бу өлкәдә системалы рәвештә яңа исемнәр туа торуы республиканың партия оешмалары. Язучылар Союзы, РСФСР һәм ТАССРның культура министрлыклары, Бетен- россия театр җәмгыятенең зур тырышлыгы белән бәйләнгән.
Д. Вәлиев. Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, И. Юзеев, Р Хәмид, Б. Турай. Р. Минга- лимов кебек талантлы драматургларның исемнәре Татарстанда гына түгел, башка республикаларда да билгеле.
Милли драматургия әсәрләрен пропагандалауда һәм таратуда тәрҗемәләрнең роле аеруча зур. Соңгы елларда бүгенге татар пьесаларын рус теленә тәрҗемә итүдә талантлы һәм югары квалификацияле язучылар — В. Розов, Ю. Эдлис, В. Тур, О Перекалин, В. Коростылев, С. Прокофьев. Ю Мочалов, Л. Виноградов һ. б. катнашуы бик мактаулы эш. Аларның милли авторларга, бигрәк тә яшь драматургларга пьесаларын әдәби эшкәртүдә, редакцияләүдә, сәхнәгә төзеп бирүдә ярдәме дөньяга чыккан әсәрләрнең идея-художество сыйфатын нык күтәрде.
Чынбарлыкның иң мөһим проблемаларына мөрәҗәгать итү, совет халкының со-циаль һәм мораль асылының милли үзенчәлекләр белән тыгыз бәйләнешен чагылдыру, гәүдәләндерелгән тормыш материалының яңалыгын, колоритлы һәм үзенчәлекле характерлар, жанр һәм тематик яктан төрлелек — бүгенге татар драматургиясенең иң яхшы әсәрләренең характерлы сыйфатлары.
Совет кешесенең актив тормыш позициясен формалаштыру, хезмәт эшчәнлеге- нең әхлакый аспектлары мәсьәләләре татар драматургларын нык кызыксындыра.
Бу мәсьәләләр Д. Вәлиев иҗатында төп темага әверелделәр. Аның хезмәт кешесенең характерын өйрәнүгә, эшчеләр коллективы тормышы проблемаларына багышланган «Сиңа тормыш бүләк итәм» дигән әсәре хәзер бик нык танылды.
Г. Ахуновның «Хәзинә» романының инсценировкасы («Кошның да үз оясы була») Татарстан нефтьчеләренең героик хезмәте турында. Бүгенге көн шәхесе үсешен сәнгатьчә анализлап, автор әсәрнең үзәгенә скважина бораулауда рекорд куйган производство алдынгысы мастер Кәримнең психологик катлаулы образын куйган Масаю, мин-минлек, иптәшләренә кимсетеп карау аны трагик үлемгә дучар итә. Автор моңа капма-каршы итеп, кешегә ягымлы, үткен фикерле егет Шәвәлинең көр күңелле оптимизмын, югары әхлакый кешелеклеген куя
Талантлы драматург Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасында безнең гади генә замандашыбыз Мәдинә Сафинаның уңай образы үзәккә куелган.
Шушы ук автор үзенең «Әлдермештән Әлмәндәр» дигән талантлы комедиясендә гади бер кешенең рухи матурлыгын, тормыш сөюен, характер ныклыгын бик матур чагылдырган. Әсәрендә Т. Миңнуллин, комедия жанрының законнарыннан оста фай-даланып. кеше тормышының асылы һәм әһәмияте, үлем һәм үлемсезлеге турында иркен, күңелле һәм бер үк вакытта үткен итеп тирән фәлсәфи әңгәмә алып бара
А. Гыйләҗевнең «Китмәгез, тургайлар» дигән пьесасы персонажы энергияле яшь колхоз председателе Азамат Актай тавында кешелек, гаделлек, тормыш шигърияте чишмәсе суын эчә
Чибәр яшь егет Алим —А. Гыйләҗевның «Эңгер-меңгер» исемле икенче пьесасының төп герое Ул хезмәт сөя, яхшылыкны начарлыктан аера белә, үзен кыерсытырга ирек куймый. Ә иң мөһиме — Алим игелекле, ул олы, зур эшләргә ашкына.
Драматург И. Юзеев җир йөзендә матур тормыш, табигатьне һәм кешелеклелек- не саклау өчен көрәштә актив тормыш позициясен ныгыту мәсьәләләренә «Санду, гачлар килгән безгә» исемле пьесасын багышлаган
Әлбәттә, бу пьесалар сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан бер үк төрле түгел. Кай- берләрендә ситуацияләрнең өслегеннән генә бару, беркатлы драматик алымнар, кай
бер проблемаларны хәл иткәндә тирәнлек һәм гакыл җитмәү характерлардагы штамплар еш очрый. Бу кимчелекләр драма әсәрләренең танып-белү кыйммәтен һәм эстетик йогынтысын чикләми калмый, ә шулай да авторларның типик характерларны гәүдәләндерүгә, җәмгыятебезнең зур, җитди мәсьәләләрен чишәргә омтылуларын мактамыйча булмый
Бүгенге татар драматургиясенең үсешендә икенче мөһим юнәлеш — тарихи-рево- люцион, героик-патриотик тема, совет халкының революцион сугышчан һәм хезмәт традицияләрен үстерүгә һәм дәвам итүгә багышланган тема.
Д Вәлиевнең М. Н. Ермолова исемендәге Мәскәу театрында. Казанның Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачылар театрында куелган «Казан университеты» исемле пьесасы В И. Ленин биографиясендәге әһәмиятле эпизодларның берсен, студентлар революцион хәрәкәтенең авырлыклар аша туып килүен тасвирлый
Драматург булачак юлбашчы шәхесенең формалашу процессын ачып бирергә тырыша, 8. Ульяновны башка студентлардан аерыл торган сыйфатларны күрә, көрәшнең авырлыгына яңача караш таба. Бүгенге буын тамашачылары өчен әле тормыш һәм көрәш тәҗрибәсе булмаган революцион студентларның рәхимсез патша ялчылары белен интеллектуаль, психологик бәрелеш сәхифәсе батырлык, революцион идеалларга тугрылык. Ватан өчен көрәштә үэ-үэеңне аямаучанлык үрнәгенә әверелә
Д. Вәлиевнең үзенчәлекле героик-лолитик «Икс көне» исемле әдәби әсәре авторның кешеләргә, вакыйгаларга кыю карашы белән үзенә җәлеп итә. 1943—1944 елларда булган вакыйгаларны эченә алган бу трагик хроника М. Җәлил һәм аның дусларының фашист концлагеренда алып барган көрәше турында. Реаль шәхесләре арасына хыялый персонажлар кертеп. Д Вәлиеа аларның язмышларын, тормыш һәм үлемнәрен фәлсәфи планда ачарга омтыла. Тормышта исән калуны хыянәт бәрабәренә сатыл алган кешеләр халык нәфрәтеннән барыбер котыла алмый Хыянәтче эзсез югала. Ә фашизмны тар-мар итү, югары патриотик идея өчен үз-үэләрен корбан иткән М Җәлил һәм аның көрәштәшләре үлемсеэлеккә ирешә
Үлем бугазыннан тоткач та куркып капмыйча, ирек өчен көрәшүче кеше, вакыт узу белән онытылмый, киресенчә, ныгый гына бара торган батырлык темасы үзенчәлекле һәм сәләтле икенче бер драматургны — Т Миңнуллинны да дулкынландыра һәм үзенә тарта
Ул да «Моңлы бер җыр» исемле пьесасын М Җәлилгә багышлаган Җәлил рухының, ихтыярының көче нәрсәдә? Менә шушы сорауга җавап эзләп, безнәң көннәрдә яшәүче шагыйрь хыялында Ватан сугышының трагик көннәренә барыл җитә Ике буын кешеләре турындагы тынгысыз фикерләр пьесаны югары патриотик аһәң белен сугара. Бүгенге көн шагыйренең үлемнән котылу юлларыннан башка терпе вариантлары булгандыр ич, диюенә каршы М Җәлил «Веҗдан. намус бер генә бит ул. вариантлык юк»,— дип җавап бирә. Менә шуңа күрә дә бүген вакыт һәм пространство чикләрен үтеп, үлемсез М Җәлил яңа буын кешеләре белән Ватан алдында иешенең изге бурычлары турында әңгәмә алып бара, ә аның батырлыгы тормышы һәм кереше героик җыр булып яңгырый,
Югары идеяләр белән рухланып, олы максатка юнәлгән көчле ихтыярлы, героик
характерлар гәүдәләндерүгә омтылып, әле санап ниткән авторлар совет сәигатенең художестволы эзләнүләренең тел юнәлешләренә барып чыгалар Татарстан драма-турглары коммунистик мораль яңа соает кешесен тәрбияләү өлкәсендә актив эшлиләр. Бу тематик юнәлештә — коммунистик әхлак идеалларын ныгыту юнәлешендә эзләнүләр аларны уңышларга алып килә
Б Турайның «Кичер мине, әнкәй» дигән пьесасы герое 16 яшьлек Миргаян тормышта үзе өчен бик мөһим мораль ачышлар ясый Яманаты чыккан хатын исемен йөртүнең авырлыгына карамастан, нәни чагыннан ук кеше баласын карап үстергән Зифаның рухи батырлыгын йөрәге белән аңдыи һәм бәяли Миргаян
Мораль проблемалар Р Хәмид иҗатында да зур урын тота Хәбировлар гаиләсенең рухи таркалуы, бер караганда башкалар кебек үк булса дә, күкрәгендә йөрәк урынына арифмометр йөртүче робот-кешенең кансыз, рәхимсез эшләре, аның әхлакый һәлакәте «Синең урыныңа кайттым» исемле пьесаның төп проблемасы
Шул ук авторның «Иске йорт кешеләре» дигән әсәре дә бүгенге мещаннарны тәнкыйть утында көйдерүгә һәм коммунистик мораль темаларын ныгытуга бәгыш-
ланган Тиздән Р Хәмиднең тагын бер әсәре — русчага 8, Розов тәрҗемә иткән «Китәм инде...» пьесасы дөнья күрәчәк. Бу драма бик үзенчәлекле, ул авторның тирән шәхси карашы белән сугарылган. Үзара дошманлыкта яшәүче ике семьяда туып-үскән яшь егет һәм яшь кыз мәхәббәтенә багышланган бик таныш сюжет линиясен кулланып, автор үз әсәрендә кешенең киләчәк алдында, яңа буыннар алдында җаваплылык бурычларын куя.
Т. Миңнуллин «Дуслар җыелган җирдә» дигән әсәрендә яшьлек идеалларына турылыклы булып калу никадәр мөһим икәнлеге турында сүз бара.
«Без унике кыз идек» дигән пьесаның авторы А. Гыйләҗев үзенең героиняларын яшьлекләрен искә төшерергә, үткән юлларына борылып карарга мәҗбүр итә. «Син кем, башкалар авырлыкларга очраганда, синең кешелегең, дуслык хисләрең, мәрхә- мәтлелегең кая китә?»— дип сорый автор үзенең персонажларыннан һәм һәрбер тамашачыдан.
Семья, көнкүреш проблемаларын, әхлак мәсьәләләрен хәл иткәндә, әсәрләренең финаллары еш кына күңелсез бетсә дә, татар драматургларына пессимизм һәм күңел төшенкелеге ят нәрсә икәнен аерым әйтеп үтәсе килә. Аларның пьесаларында геройлар шәхси драмага очрап, үзләре өчен бик мөһим ачышлар ясыйлар, үткәннәренә башка күз белән карарга өйрәнәләр, искечә, гадәттәгечә, җиңел генә яшәүдән баш тарталар.
Татар драматургиясенең тематик киңлеген, әсәрләрдә гәүдәләндерелгән тормыш материалының күп төрлелеген, жанрларның күпкырлылыгын да әйтел китми мөмкин
Болар барысы да һәр авторның индивидуальлеген ачып бирә һәм бу пьесаларны татар культурасы гына түгел, бөтен совет культурасы байлыгы итә.
Минем бу пьесаларны тарату мәсьәләсенә дә туктыйсым килә Пьесаларның те-матикасы, әдәби югарылыгы аларның милли театрларны гына түгел, РСФСР һәм башка союздаш республикалар театрлары афишаларын да бизи ала дип расларга хокук бирә. Кайбер татар пьесалары Татарстан чикләреннән чыгып китә алса да, шактый күп санлы әсәрләр әлегә бердәнбер театр милке булып кала бара. РСФСР Культура министрлыгына, РСФСР Язучылар союзына, ВТО га, ВАППка һәм Татарстан рес-публикасы дәүләт оешмаларына милли драматургияне пропагандалау турында җитди уйланасы бар.
Ә шулай да теге яки бу әсәр популярлыгының төп сәбәбе — пьесаның тирән эч-тәлекле булуында һәм әдәби яктан яхшы эшләнешендә. Кызганычка каршы, нык алга киткән социалистик җәмгыятьнең оптимистик тормышын чагылдырган, зур-зур проб-лемаларны эченә алган пьесалар татар драматургиясендә әле җитәрлек түгел. Татар-стан — һәм промышленносте, һәм авыл хуҗалыгы, һәм культурасы зур үсеш алган рес-публика. Аның тарихы революцион, сугышчан һәм хезмәт традицияләренә бик бай. Республикада бу темаларга алынып һәм җиренә җиткереп эшләрлек талантлы драма-турглар да җитәрлек. Тамашачылар аларның әсәрләрендә республиканың йөзен күз алдында үзгәртеп коручы бүгенге көн геройлары, илнең актив гражданнарын, заман үсешен күрергә телиләр. Әмма татар драматурглары чиктән тыш кысан тематик бер-төрлелек эченә кереп бикләнгәннәр, тормышны белеп җиткермиләр. Мондый әсәр-ләрнең эчтәлеге сай. проблемалары ясалма булуы, конфликтларының әле дә тор-мышта очрый торган вак-төяк негатив мәсьәләләр, мәхәббәт кичерешләреннән уза алмавы, табигый, аларга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә алмый.
Әйткәнемчә, Татарстанда талантлы драматурглар җитәрлек, аларның кызыклы әсәрләре дә шактый, ләкин ирешелгәннәргә таянып, алга барудан туктамаска кирәк.
И. И. ИЛЯЛОВА:
— РСФСР Язучылар союзында татар драматургиясенең торышы хакында бүгенге сөйләшү бик табигый хәл. Чөнки бу драматургиягә берничә елдан йөз яшь тула. Безнең драматургия театрыбыздан алданрак туган һәм аның үсешенә зур йогынты ясаган. Минем дә үземнең чыгышымда драматургиябез күтәреп чыккан проблемаларга тукталасым килә. Ә алар совет драматургиясе белән уртак безнең Татар дра-матургиясенең үсеше совет драматургиясе үсеше югарылыгында бара. Тарихи-рево-
люцион темамы ул. хэрби-латриотик яки авыл темасы, ямса мораль-этик тема бул-сынмы, әсәрләрдә гомумхалык һәм милли сыйфатлар тыгыз бердәмлектә бирелә
Шунысы да кызыклы, безнең драматургия, әйтик, производство мәсьәләләрен күтәрсә дә. аны әхлак проблемалары аша бирә, аларны хәл иткәндә кешенең мораль сыйфатлары ачыла, актив тормыш позициясе формалаша һәм активлаша.
Т. Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстекь пьесасы да эшчеләр нефтьчеләр династиясе турында гына түгел. Бу проблема аша хәтер, патриотизм, туган җиргә рухи якынлык темалары да күтәрелә. Бу пьеса бик кешелекле, ул сәхнәдә дә шундый булып чыкты. Пьесаның авторы һәм спектакльнең режиссеры, тел рольләрне уйнаган артистлар Ш. Биктимероа, Р. Таҗетдинов. Р Хәйретдинова «Драматургия һәм театрда бүгенге заман эшчесенең образып девизы белән уздырылган Бөтенроссия театр фестивалендә хаклы рәвештә лауреат исеменә лаек булдылар
Безнең драматургия кеше хәтере, аның туган җиренә рухи якынлыгы проблемасына зур игътибар бирә Т Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр». «Монда тудык, монда үстек», «Моңлы бер җыр» пьесалары әнә шушы яктан бик характерлы Соңгысында автор поэтик трагедия жанрыннан файдаланып, совет Ватанын чын күңелдән сөюче. тормышка гашыйк патриотны сурәтли. Ләкин ул яшәү белән үлем арасында да намусына тап төшерми, намусының вариантларын эзләми, туган илгә тирән мәхәббәт барысыннан да өстен чыга. Бу пьеса совет кешеләренең иң яхшы сыйфатларына мәдхия җырлый.
И. Юэееаның «Кыр казлары артыннан», А. Гыйләҗевның «Югалган бер көн» әсәр-ләрендә дә тел фикер туган җирне, аның бөек матурлыгын саклау турында бара.
Татар драматурглары әсәрләрендә гаҗәеп дәрәҗәдә матур картлар образлары бар Әлмәндәр («Әлдермештән Әлмәндәр»}, Хәмзин («Сандугачлар килгән безгә»), Бикташев («Кыр казлары артыннан») һ. б. Алар — Ватанның, халыкның рухи байлыгын, совет кешеләренең төрле буыннары бердәмлеген тәшкил иткән образлар Милли драматургиядә бу бик кызыклы күренеш, һәм аның нигезендә олы, тирән фикерләр ята.
Шушы ук проблематика эчендә безнең драматурглар кеше тәрбияләү рухи тазалык һәм сукырлык, мораль яктан җитлеккән һәм җитлегеп бетмәгән шәхес мәсьәләләрен дә күтәреп чыгалар Яшәү һәм үлем, үлем һәм үлемсезлек кебек фөлсефи мәсьәләләр дә аларның игьтибар үзәгендә Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» исемле әсәрендә палач һәм шагыйрь образлары капма-каршы куела, палач образы инкарь ителә һәм коммунистик идеяләргә турылыклы булып калу проблемасы чишелеш таба.
Р Мингалимовның бәхет, шәхси тормышта чын кеше булу мөһимлеген алга куючы «Өченче бүлмәдә эт яши» исемле әсәре дә зур кызыксыну уята Бу тема безнең бүгенге кон драматургиясендә бик актуаль һәм актив тема. Шуңа күрә ул театрда да үзенә киң яңгыраш таба