Логотип Казан Утлары
Повесть

АЧЫЛГАН СЕРЛӘР

МАҖАРАЛЫ ПОВЕСТЬ
I бүлек
килеп чыккан ахры».
Александр тагын бер ара көтеп торды да Закировның эш урынына шалтыратты. Телефон җавап бирмәде. «Монда килергә чыккандыр»,— дигән карарга килде Александр.
Жуков, ч}ен рәшәткә янына килде дә су өстенә карап тора башлады. Аның уйлары һаман шәһәр Советы башкарма комитеты хезмәткәре Древцовның үтерелүе һәм аның квартирының талануы турындагы эш тирәсендә бөтерелде
Бу эшне тикшерүгә ул моннан ике генә көн элек килеп кушылды. Эш белән моңарчы шөгыльләнгән лейтенант Тренькин әллә ни алга китә алмаган иде. Хәл чыннан да катлаулы. Беренчедән, җинаятьчеләрнең максаты ачык түгел: әллә бу террорлык актын — гади бер караклык. ә кеше үтерүне очраклы хәл итеп күрсәтергә тырышумы, әллә, киресенчә, кеше үтерү — алдан һич күздә тотылмаган гади бер өй басу гынамы? Икенчедән, тикшерү барышында Тренькинның кайбер хаталары аркасында җинаятьнең ачылуы катлауланган иде.
Җинаять эшләнгән урынны кабат карау, яна кешеләрдән сорау алу юлы белән Жуков күп кенә нәрсәләрне ачыклый алды Шулардан чыгып ул,— дөрес, хәзергә үзе өчен генә,— мондый нәтиҗәгә килде: җинаятьченең төп максаты Древцовның квартирыннан заманында атаклы рәссам булган әтисеннән калган кыйммәтле нәрсәләрне урлау булган.
Шуңа күрә ул элеккесенә капма-каршы булган икенче бер версия өстендә эшли иде. Таланган квартирны кабат караган вакытта алар унитаз бачогында мәрмәр төпчек савыты табып алдылар. Аны җинаятьче ташлаган булуы ачык иде. Экспертиза Древцовның нәкъ менә шул нәрсә белән бәреп үтерелгән булуын раслады. Өйдәге кыйммәтле әй
ай җиле инде кара-кучкыл төскә кергән былтыргы яфракларны себереп бара да. һавага күтәреп, бер мәл бөтереп ала һәм урамнарга, Казанка ярларына сибеп ташлый. Гадәттә тыныч кына аккан бу елга салкыннан бөрешкәндәй күренә, су өсте дерелдәп торган җыерчыклар белән каплана. Җилдән чайкалган өрәңге ябалдашлары эчпошыргыч моңсу авазлар чыгара.
Салкынча. Жуков кулларын уыштыргалады һәм, түземсезләнеп, сәгатенә күз төшереп алды. «Илдар нигәдер соңара,— дип уйлап алды ул.— Моңарчы андый гадәте юк иде, эшендә берәр нәрсә
берләрнең бик җентекләп эзләнүе һәм җинаятьчеләрнең эшне бик тиз тотулары да Жуковның күзенә ташланмый калмады, һәлак буласы көнне Древцовның дачадан очраклы рәвештә генә кайткан булуы ачыкланды: туганнары аны телеграмма белән шәһәрара телефонга чакырган булганнар.
Бүген Александр «домушниклар»‘ның картотекасын тикшерде. Архив ф тузанына күмелгән берничә җинаять эше белән танышып чыкты. Мәс- а. кәүгә берничә запрос җибәрергә дә өлгерде. ?
Александр уйларыннан аерылды һәм үзенең бердәнбер гадәти кос- S тюмына, ялтырар дәрәҗәдә чистартылган ботинкаларына күз төшерде 2 һәм алардан канәгать калды. НКВД офицеры формасын еш кими иде < ул. Бүген алар ахирәт дусты Илдар белән ресторанга барырга, анда г үзләренең элекке сабакташлары белән очрашырга тиешләр.
Жуков ашыгып килгән аяк тавышларын ишетте һәм. су өстеннән < күзен алырга теләмәгәндәй, ашыкмый гына шул якка таба борылды ♦ Килүче кеше Закиров иде. а
— Сәлам, Сашутка! Гафу ит, дускай. Кем әйтмешли, хәерчегә юл 2
каршы. х
— Ни булды тагың? «ч
Закиров көрсенеп куйды: £
— Инде чыгып барышым иде. баскычтан төшешли Михаил Ивано- х
вич Чурбанов эләктереп алды. Начальство яныннан чыгып килеше икән. Кыскасы, безнең бүлеккә кызык кына бер эш биргәннәр, ә ул, е озакка сузм'Ыйча, аны миңа тапшырды... а.
Александр, аның халәтен аңлап, баш изәде
— Эш муеннан,— диде Илдар,— ә без, җүләрләр, әллә кая барырга * җыендык.
— Я, ярый, шыңшыма. Сөйләшенгән икән — барырга кирәк.— Жу ков Илдарны учы белән төртеп җибәрде.— Менә хәзер Элька Бабани- наны күрерсең, бар борчуларың җилле көндәге төтен кебек таралып бетәр.
Дуслар «Центральный» ресторанына ашыктылар Шул мәл аларга кемдер эндәште Икесе дә берьюлы борылып карадылар Асфальтка дагалы кун итекләре белән каты-каты басып, аларга таба бер хәрби килә иде.
— Исәнлекме, малайлар!— диде теге, алар белән тигезләшкәч.— Ау этләредәй чабасыз, көчкә куып җиттем үзегезне.
Бу Саша белән Илдарның элекке сабакташы Коля Батенев иде Дуслар бу егет белән эледәй-әле очрашып торалар, ул хәрби училищеда укый һәм елына ике тапкыр каникулга кайта иде Ә хәзер аның петлицаларында нке ал кубик ялтырый — аңа моннан бер ел элек лейтенант дәрәҗәсе биргәннәр иде.
— Мин автобуста бара идем, сез күгәрченкәйләрне күрдем дә, төш мәкче булдым, ә ул мине бер квартал ары алып китте,— диде ул.— Шуңа күрә, аякларны кулга тотып, сезгә таба элдертергә туры килде.
Николай фуражкасын салды, тирләгән маңгаена кулъяулыгын тидереп алды, кесәсеннән зур гына сәгать чыгарды
— Соңарабыз бугай
— Эшкә түгел әле,— диде Закиров,— өлгерербез
Аларның элекке сабакташларыннан унбишләп кеше озын өстәл ти рәсенә утырганнар да, кызып кызып, нәрсә турындадыр гәпләшәләр иде.
— О-о-о!— дип бер тавыштан кычкырып җибәрделәр инде кыза төшкән яшьләр,— Күрешмәгәнгә күпме вакыт!!
Кул кысышулар, хәл-әхвәл сорашулар башланды
1 «Домушник» җинаятьчеләр телендә - ей басучы карак (Бнредә һәм киләчәктә автор искәрмәсе )
Соңга калганнарның бүтәннәре дә әкренләп килеп җитте. Зәңгәр күлмәк кигән зифа буйлы чибәр Эля Бабанина да килде. Аның матур муены нечкә алтын чылбыр белән уратылган иде. Озын керфекле зәңгәр күзләре ягымлылык һәм йомшаклык сирпеп торалар төсле. Илдарга кыз тагын да чибәрләнгән төсле тоелды, һәм ул йөрәгенең еш-еш тибә башлавын сизде. Юк икән шул, аңа карата булган хисләре сүрелмәгән икән. Илдарның бөтен барлыгын ниндидер кыюсызлык биләп алды. Алдан әзерләп куйган матур сүзләре кайдадыр югалды, мие фикер йөртә алмас дәрәҗәдә каткан иде.
«Мин йөрәгем белән тыелгысыз дәрәҗәдә шул кызга омтылам,— дип уйлады Илдар.— Ничә ел инде ул минем күршемдә яши. Ә мин үземнең хис-тойгыларымны аңа белдерә алмыйм. Әгәр бүген әйтеп бирсәм?..» Бу уйдан тәненең эсселе-суыклы булып киткәнен сизде ул...
— Син нәрсә, картлач, борыныңны салындырдың?— диде Александр, аңа кагылып.— Биергә чакыр үзен тизрәк, юкса бүтәннәр алып китәр.
Сүз артыннан сүз чыгып, алар залның халык белән тулуын сизми дә калдылар. Биергә теләүчеләр оркестр урнашкан мәйданчык янына җыелган иде. Бер-берсен алыштырып, танголар, фокстротлар уйналды. Менә оркестрның музыка фонына кинәт яшь бер җырчының яңгыравык көчле тавышы килеп кушылды:
Москва златоглавая — звон колоколов.
Царь-пушка державная, аромат пирогов. Конфетки, бараночки, лебеди-саночки... Эх. вы. кони залетные, слышу песнь с облучка...
Бу күңелле жыр кешеләргә дәрт өстәп җибәргәндәй булды, күпләр, кузгалып, бию мәйданчыгына ашыктылар.
Матур тенор бераз сагышлырак ноталар белән дәвам итте:
Гимназистки румяные, от мороза чуть пьяные Грациозно сбивают рыхлый снег с облучка.
— Я, нәрсә син бозау төсле шаккатып калдың?—дип пышылдады Жуков.— Бар инде тизрәк, моннан да уңайрак форсат таба алмассың.
Илдар урыныннан торды, һәм кыюсыз гына елмаеп, Эляны биергә чакырды. «Мәктәптә чакта мин күтәрелеп карарга да кыймый йөргән горур отличница — шул Элямы соң бу?—дип уйлады ул.— Хәер, мин хәзер дә артык кыю булуым белән мактана алмыйм бит».
Илдар битендә кызның кайнар сулышын, учында кулларының җылысын тоеп, йөрәгенең атылып чыгардай булып тибүен сизеп биеде. Кызга нәрсәдер әйтергә, аның белән сөйләшергә кирәк иде. Ләкин аның башына бернинди төпле уй килмәде. «Менә агач бүкән!— дип сүкте ул үзен.—Ләкин нәрсә әйтергә соң? Күптән яратып йөрим, дипме? Әгәр көлә башласа? Көлсә соң! Барыбер әйтергә кирәк... Менә .хәзер өстәл янына утыргач, тыныч кына уйлыйм да аны тагын биергә чакырам һәм барын да ярып салам»...
Закиров теге егет җырлап бетергәч кенә аңына килде. Алар өстәл янына килделәр. Жуков үз урынында юк иде.
— Ә Сашутка кайда?— дип сорады ул Буренкиннан.
— Шайтан белсен, каядыр китте! Ниндидер бер сакаллы кешене күреп алды да, киеккә тап булган сунарчы кебек, аның артыннан ашыкты.
— Күптәнме?
— Син биергә киткәч үк.
Илдарның күңелен шик биләп алды. Китәсе булса, Александр моны аңа әйтми эшләмәс иде. Ул нинди сакалбай икән тагын? Бәлки берәр танышыдыр? Шуның белән сөйләшергә генә чыккандыр? Ә бәлки...
Закиров Эля янына килде:
— Тагын бер тапкыр биербездер бит..
Кыз ана күзләрен тутырып карады
— Әлбәттә, әлбәттә...
— Мин бер генә минутка, Эля Мин хәзер...
Ул чыгу ягына таба ашыкты Жуков беркайда да юк иде. Швейцар < аңа әле генә өч ир кешенең чыгып китүен әйтте. а
Илдарның шикләнүе борчылуга әверелде, ул, ашыгып, урамга чык- ® ты. Битенә кичке салкын һава бөркелде. Көн инде сүнгән булса да, £ алсу буяуга манылган болытлар күктән йомшак яктылык сирпеп тора- и лар төсле тоела. 5
Үтеп йөрүчеләрнең силуэтларына игътибар итә-нтә, Закиров үзәк - урам буйлап ашыкты Караңгыда кешеләрнең йөзләрен аерыр хәл юк = иде, ана таныш сын күренмәде. Кая китте икән соң ул?
«Әллә инде Древцов эшенә бәйле булган берәрсенә тап булды- ♦ мы?»—дип уйлап алды Илдар. е
Ул кире әйләнеп килде һәм, як-ягына карый-карый, тыкрык буйлап о йөгерде. Йорт ишекләре янында туктап, тавыш-фәлән юкмы, дип тын- ~ лап торды. Берни дә ишетелми иде Тагын ике өйне үткәч, ул кыйшайган капкадан эчкә кереп китте. Бер кешесез тын ишегалды түрендә н утын әрдәнәсе агарып күренеп тора. Ә сулдарак — ишексез капка йорт * үтәли йөрешле иде. Илдар ишегалдын йөгереп үтте дә әлеге капка аша £ янәшә урамга барып чыкты Ләкин анда да беркем күренми иде. *
Ул кире йортка әйләнеп керде. Бер мәл колак салып, як-ягына ка- а ранып торды Әйләнә-тирәдәге бар нәрсә кичке караңгылык эченә кү- мслгән иде. Ашамлык калдыклары һәм хлорка исе килә Менә кинәт е нидер кыштырдаган тавыш ишетелде. Ул сагаеп кына подъездга таба ® берничә адым ясады. Кибеп беткән ишек ярыклары аша зәгыйфь кенә ут яктысы саркый.
«Тәмәке кабызырга шырпы яндыралармы соң? Әллә малай-шалай шаярамы? Закиров ишек янына килде, аны каерып ачты һәм, эчтәге хәлне күреп, тораташ булып катты
Керү юлында ук, ишеккә йөз белән борылган килеш, ике ир кеше ниндидер кәгазьләрне карап маташалар иде. Берсенең кулында пистолет, икенчесе янган шырпы тоткан. Аңардан бераз сулдарак, агач баскыч астында, бер кеше ята Ярым караңгыда аның көрән тапларга буялган ак күлмәге генә күренә иле
Бу коточкыч күренештән Илдарның йөрәге тибүдән тукталгандай булды: «Әллә Сашамы бу?»
Әлеге кешеләр берәү дә йөрми торган подъездга кем дә булса керер дип көтмәгәннәр, күрәсең Шулай да аларның озынрак буйлысы беренче булып аңына килде
— Легаш?I — диде ул куркыныч ачулы тавыш белән һәм коралын Закнровка төбәде.
Бу карлыккан саңгырау тавыш Илдарны кузгалырга мәҗбүр итте, һәм ул, көтмәгәндә, аягы белән озын буйлының кулына китереп типте. Тегенең пистолеты каядыр сулга, караңгы идәнгә барып төште Ә кара сакаллысы, шырпысын ташлады да сугар өчен кизәнде, ләкин Илдар йодрыгы белән сугып, тегене аяктан егарга өлгерде, һәм шунда ук озын буйлының күкрәк авызына тондырыр өчен аңа .ташланды. Теге артка чигенде, ләкин, сөртенеп, баскычка ауды, үзе артыннан Закировны да өстерәде. Ул Илдарны өстеннән алып ташламакчы булып карады, ләкин Закиров аны ычкына алмаслык итеһ китереп кыскан иле.
— Аягыннан өстерә шуны! — дип акырды озын буйлы үзенең әшнәсенә— Батыр шуңа кыптыңны3! Тизрәк!
I Легаш. легавый - караклар жаргонында милиция кешесе дигән сүз
5 Кыпты - пычак
Сакалбайның инде идәннән торган булуын чамалап. Илдар да аягына басмакчы булып карады, ләкин теге озын бәндә аның кулын келәшчә белән эләктергәндәй ныклап кыскан иде. Закиров бер аягын үзенә таба тартты, аның белән стенага терәлде дә чак кына гәүдәсен читкәрәк күчерде. Сакаллының силуэты ачык ишек фонында күренү белән, аңа тибеп җибәрде. Сакаллы бер мәл чайкалып торды да идәнгә ауды.
Закиров уң кулын тартып алырга маташып карады, ләкин җинаятьче аңардан көчлерәк иде, һәм Илдар ычкына алмады.
— Яндыр шырпыңны, Йөнтәс! Пушканы тап та дөмектер шуны!
Тегесенең, яңа йокыдан уянгандай, ишек янында капшана башлавы ишетелде.
— Ат инде тизрәк, эттән туган нәрсә! — дип яңадан акырып җибәрде бандит. — Тик ян-яктан кил, миңа тидерә күрмә!
Хәлнең мөшкеллеген аңлап, Илдар ни эшләргә икәнлеген чамалады: көтмәгәндә башы белән җинаятьченең битенә китереп бәрде дә бөтен көченә артка тартылды. Тегесе бу юлы аны тотып кала алмады.
Закиров караңгыда чамалап кына икенче җинаятьчегә ташланды, ләкин аны туры китерә алмады Сакалбай идәндәге пистолетны табып өлгергән иде, һәм Илдарга каратып атып җибәрде. Кысан подъездда ату тавышы туптан аткандай яңгырады. Закиров Сакалбайның кулын эләктереп алды. Яңадан ату тавышы ишетелде, түшәмнән штукатурка коелды. Илдар тегенең коралын тартып алырга маташып карады, ләкин булдыра алмады — алар янына килеп җиткән икенче җинаятьче йодрыгы белән аның күкрәгенә каты итеп сукты, һәм ул ишектән атылып чыкты да баскыч төбенә егылды.
Ишекнең эчке ягыннан:
— Ат, падла!—дигән тавыш яңгырады. Ләкин нигәдер алар бер мәлгә тоткарландылар.
— Бир әле монда, мин үзем! —диде әлеге үк тавыш.
Илдар, үз коралын алу өчен, кулын кесәсенә тыкты. Башыннан: «Соңардым, ахрысы, предохранительдән алынмаган»,— дигән уй йөгереп үтте.
Закиров пистолетын тартып чыгарды, ләкин Озын, ишек яңагы артына посып, корал тоткан кулын ишегалды якка сузды. Илдар, үзен ишек белән каплар өчен, яткан килеш гәүдәсен читкә ташлады. Тагын ату тавышы яңгырады. Ядрә Илдарның янәшәсендә генә җиргә килеп бәрелде, һәм шул чак, уйлап эшләүдән бигрәк, инстинкт белән, ул бар' көченә ишеккә китереп типте, һәм бу хәрәкәт аны үлемнән коткарып калды коры такта ишек, кинәт ябылып, коралның металл көпшәсенә килеп бәрелде, һәм шул ук мизгелдә тынлыкны тагын ату тавышы ярып үтте.
Пистолетны предохранительдән алып, Закиров ике тапкыр ишеккә төзәп атып җибәрде, ә үзе, йөгереп барып, стенага елышты. Теге якта тагын аттылар — як-якка вак йомычкалар чәчелде. Тып-тып басып, агач баскычтан менеп киткән аяк тавышлары ишетелде.
«Качалар, хәшәрәтләр!» — дигән уй белән Илдар ишекне тартып ачты һәм берничә тапкыр атарга өлгерде. Кемдер ухылдады. Ул, кулларын бутап, караңгылык эченә чумды. Илдар берара колак салып торды Өстәрәк кемдер хырылдЬш иде. Андагы квартирдан тәрәзә пыяласы ватылган тавыш ишетелде. «Берсе дөмекте бугай, ә икенчесе кач- макчы»,—дип уйлады ул. Аннары баскычтан күтәрелде дә, капшана- капшана, стена буйлап квартир ишегенә таба китте. Баскыч төбенә җитәрәк кенә кемнеңдер гәүдәсенә абынды һәм, ишек яңагына бәрелеп, башын авырттырды.
Закиров шырпы кабызды. Аңа пистолеттан аткан җинаятьче, стенага сөялеп, тынсыз утыра иде. Илдар аның кулыннан коралын алды һәм, ишекне төртеп ачмакчы булып, бөтен гәүдәсе белән этеп карады.
бу да файда итмәде. Ул йөгереп аска төште, ишегалды аша үтеп, күрше урамга чыкты, ләкин анда да беркем дә юк иде. Анын йөрәге шомланып тибә башлады. «Баскыч астында яткан кеше Саша түгел микән?» Ул, тыны кысылып, янадан подъездга йөгереп керде, шырпы яндырып, идәндә ятучының йөзен яктыртты һәм йөрәгенең әрнеп сызлануын сизде. Илдар колагын Александрның күкрәгенә куйды йөрәге бик тирән- ♦ нән сизелер-сизелмәс кенә тибә иде. Димәк, исән! £
— Исән!—дип, шатлыгыннан үз-үзен белештермичә, шашып кыч- ч кырып җибәрде ул һәм йөгереп урамга чыкты. — Сашутка исән! Әй, “ кем бар монда?!s
Ләкин ишегалды җан өшеткеч тынлык белән җавап бирде, һәм ул 2 якындагы телефонга таба бар көченә йөгерде. д
II бүлек *
a
Светловолжск шәһәре милициясенең Совет район бүлегендә дежур 2 торучы өлкән лейтенант Геннадий Севчукның кәефе шәптән түгел — х бүген алар хатыны белән сүзгә кергәннәр нде. Сонгы вакытларда алар- ныц мөнәсәбәтләре ничектер бозылып кнтте әле. Ул хезмәт урынына, ш үзе әйтмешли, «кәефе нульгә төшеп» килә, анда да сүрән кыяфәттә * утыра Өстәвенә әледән-әле хәтере чуала башлады. Гаиләсендәге кү- л ңелсезлек турында ул беркем белән дә, хәтта якын дусты Рәфкать Из- е майлов белән дә уртаклашма 1ы — тумыштан шундый йомык табигать- °- ле, бар нәрсәне эченә сеңдерүчән кеше иде ул. £
Менә кинәт телефон шалтырады. Севчук трубканы алды, берара ® тыңлап торды да ачыкларга кереште
— Алан... Нинди урамда дидегез?.. Уң як Болак? Ә аерым билгеләре нинди?.. Яхшы, хәзер килербез.
— Рәфкать,— диде ул Измайловка.— Уң як Болак урамындагы ил
ленче өй янында кеше талаганнар Таланган хатын көтеп торачак. Машина ал да шунда бар. *
— Есть!
Измайлов ишеккә таба ашыкты, коридорда оператнвникларнын аяк тавышлары яңгырады, тышкы ишек шапылдап ябылды, һәм яңадан тынлык урнашты Севчукка ялгыз калу кыен иде. Ул немец теле дәреслеген алды, кирәк битен тапты, ләкин артикульләрнең ничек төрләнүен һич аңлый алмады — уйлары таркалды. Башында бар нәрсә буталды, ниндидер вакыйгалар, кешеләр искә төште...
«Әйе, бу хәлдә мин бүген күп нәрсә өйрәнә алмам, ахрысы»,— диде Геннадий үз-үзенә, дәреслекнең калган битләрен актара актара
Аның күңелсез уйлары күп тапкырлар төрле хәбәрләр белән бүленә торды Төнге сәгать бердә төзелеш идарәсенең каравылчысы шалтыратты һәм сәгать уникеләрдә билгесез кешенең тәрәзә аша конторга керүен һәм андагы бар нәрсәне пыран-заран кутерүен: кәгазьләрне таратып ташлавын, андагы эш киемен ерткалап бетерүен хәбәр итте. Ләкин җинаятьче андагы әйбер сәйберне алмаган иде Каравылчы, тагын өстәп, ул мөгаен кулын пыялага кискән булса кирәк—идәндә кан таплары калган,— дигән фикер әйтте.
Севчук өйрәнелгән гадәт буенча бу хәбәрне журналга теркәп куйды һәм, озак уйлап тормастан. малай шалай эше бу. дигән карарга кнлде. «Оператив группа кайтыр да, җибәрермен,— дип уйлады Севчук. — Ә хәзергә участок уполномоченныена әйтеп куярга кирәк».
Нәкъ шул вакыт ана хатыны шалтыратты
— Беләсеңме, Геннадий, мин иртәгә аерылышу турында гариза бирергә булдым. Икебез өчен дә шулай яхшырак булыр
17
Хатыны бу сүзләрне бер тында әйтеп ташлады. Геннадийның үзенең дә мондый карарга килгәләгәне булср да, бу сүзләр аның өчен һич көтелмәгән иде. Ул каушап калды.
— Нигә шулай ашыгасың? — дип, үзенә дә таныш булмаган карлыккан тавыш белән сорап куйды Геннадий. Ул бу эшне сузуның берни бирмәячәген дә аңлый, ләкин ниндидер көч аны җимерелеп баручы гаилә куышының хәрабәләренә тотынып калырга мәҗбүр итә иде. — Тыңла әле, әйдә хәзергә аерылышмый торыйк, ә? Үтенеп сорыйм Әйдә, бер-беребездән читтә торып карыйк, шунда барысы да ачыкланыр. Я инде, сиңа бүтән бернинди үтенечем юк...
— Булмый,— диде металл чыңлавына охшаш хатын-кыз тавышы, һәм трубкада кыска гудоклар ишетелде.
Бу хәл Севчукны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Моннан соңгы ва-кыйгалар аңа төштә күргән нәрсәләр кебек кенә тоелды кемнәрнедер китерделәр, төрле протоколлар язылды, тоткарланган кешеләрдән аңлатмалар алынды.
Инде таң атып, кош-корт уянгач һәм Севчукның күзен йокы баскач, республиканың Эчке эшләр халык комиссарлыгыннан телефонограмма килде:
«Республика милициясенең барлык район бүлекләренә. Урта буйлы, коңгырт чәчле, таза гәүдәле, сакаллы һәм мыеклы җинаятьчене эзләү һәм кулга алу өчен һич кичекмәстән чара күрегез. Аның уң иңбашы яисә уң кулы яралы булырга тиеш. 22 00 сәгатьтә эзәрлекләүчеләрдән эз яшерде. Җинаятьче кораллы Бу вакыйгага кагылышлы булган сезгә билгеле барлык фактлар турында кичекмәстән хәбәр итегез»
Севчук кинәт айнып киткәндәй булды — бөтен тәне буйлап чиркандыргыч салкын йөгереп үтте, күкрәге сыкрап алды — бу күңелсезлек буласының бер билгесе иде. Ул үз-үзенә бер үк сүзләрне кабатлады: «Бу вакыйгага кагылышлы булган сезгә билгеле барлык фактлар турында хәбәр итегез».
Ул төзелеш идарәсе каравылчысы хәбәренең әлеге телефонограммага кагылышлы икәнен бөтен барлыгы белән сизенә иде. «Бу хәбәрне алгач, мин нинди чара күрдем соң? — Севчук башына суккандай калтыранып куйды. — Әллә берни эшләмәдемме?!» Ул куркынган кыяфәт белән ачык журналга күз төшерде: күрелгән чаралар графасында бернинди язу юк иде.
— Ал-а-а-й,— диде ул һәм, хәле бетеп, урындыкка утырды. — Менә сиңа мә! Ничек итеп мондый ялгышлык ясадым соң әле мин? — һәм Геннадий хатынының, шалтыратып, уйларын чуалтуын исенә төшерде.
йөрәге хәвеф буласын сизенүдән сыкрап куйды.
Ул урыныннан торды һәм бүлмәдә арлы-бирле йөренә башлады. Бер-берсен узарга теләгәндәй, башында төрле уйлар кайнашты: «Ул бит контордагы тужурканы ярасын бәйләр өчен ерткан. Ә кәгазьләр? Ә ала- рын идәнгә тамган кан эзләрен яшерер өчен, бүлмәгә кергән кеше башта ук аларга игътибар итмәсен өчен, вакытны отар өчен чәчеп ташлаган! Ә мин, юләр — Ул башын куллары белән кысты. — Ә мин монда оеп утырам... Хәзер үк Измайловны шунда җибәрергә кирәк. Ул кулыннан килгәннең барын да эшләячәк, барын да ..» Севчук, йөгереп, коридорга чыкты, постта торучы милиционерга кычкырды
— Тиз генә Измайловны чакырыгыз. Бик тиз!..
Ул моннан соң нәрсә булачагын аермачык итеп күз алдына китерде: «Берничә сәгатьтән, әлеге вакыйга булган урынны карап чыккач, аның турында хәбәр итәргә мөмкин булыр. Шуннан соң сорарлар, нигә телефонограмманы алгач ук хәбәр итмәдегез, диярләр. Төпченә башларлар: нәрсә, ничек, кайда, фәлән-фәсмәтән. . Минем эшлексезлек күрсәтүем ачыкланыр, нык кына кыздырырлар. Үз гаебеңне хатынга
сылтап булмый бит инде. Әйтсәң, начаррак та булуы бар әле мораль яктан таркалуда гаепләүләре бар »
Ул бүлмәгә кире әйләнеп керде. «Әгәр хәзер үк хәбәр итсәм? Ни булачак? Әмма, нәрсә дип хәбәр итим ди мин? Үземнең фараз кылула- рымнымы? Хәер, аларын вакыйга булган урынны караганнан соң туган нәтиҗә итеп тәкъдим итәргә мөмкин. Ә ул арада Измайлов тегендәге ♦ обстановканы белеп кайтачак. Минем өчен бәладән котылу юлы бит бу, £ кызыктыргыч юл...» ?
Севчук, тәрәзәдән башын тыгып, бер мәл, үзен центрифугада сынар- S га әзерләнгәндәй, башын боргалап торды, аннары яңадан өстәл янына х килде. «Юк,— диде ул, ниһаять — Инде без дә шулай алдаша башла- 2 сак, кемгә генә ышанырга кала соң?» з
Ул ике куллап урындык артына терәлде: <
— Шайтан белсен, әллә ни булды миңа! Мөгаен, Неля хаклыдыр ♦ башыма шундый әшәке уйлар килә икән, димәк, мин — юньле кеше ш түгел.
Берничә минуттан Измайлов, ике оперативникны һәм эт йөртүчене s ияртеп, әлеге төзелеш идарәсенә китте. Тәмам яктырган иде инде Кояш ч офыктан шактый күтәрелгән, аның нурлары, агач яфраклары аша үтеп, £ бүлмәдә тигезсез таплар булып таралды. Геннадий учын күзләре өсте- * нә куйды да күптән юылмаган, тузанлы пыяла аша урамга карап тора л> башлады. Начар күренгәнгә, ул тәрәзәне бөтенләй ачты. *
«Бәлки мин ялһыша торганмындыр? — дип уйлады ул ниндидер “• өмет белән. — Чыннан да малайлар шуклыгы гына булуы да ихтимал е ич?! Алай булса, Измайлов хәзер кайтып җитәргә тиеш»
Измайлов группасы төзелеш идарәсе конторасын тикшереп чыкты һәм идәндәге кан тапларына игътибар итте. Төнге кунакның кайсы якка таба китү мөмкинлеген һәм канның нинди юнәлештә тамуын чамалап, алар, теге кешенең уң ягы — кулы яисә иңбашы — яралы булырга тиеш, дигән карарга килделәр
Кан эзенең дәвамын таптылар — эзләр азык-төлек кибете янында югала иде Измайлов, теге кеше машинага утырып элдерткән булса кирәк, дигән карарга килде. Каравылчыны эзләргә тотындылар Ун минут чамасы үткәч, ул үзе килеп чыкты. Каравылчы хатын кибеткә каршы гына яши һәм, әйтүенә караганда, кибетне квартир тәрәзәсеннән генә карап утыра икән Башта оперативниклар аның бу сүзенә ышанмадылар, ләкин аларның Сакалбай турындагы сорауларына каршы каравылчы хатын шунда ук
— Күрдем мин аны,— диде. — Төнге сәгать берләрдә бу тирәдә кайнашты Ике тапкыр кибетне әйләнеп чыкты, урам этедәй минем будкага да кереп каралы. Мин инде, берәр нәрсә эләктерергә чамалап йөри бу, дип уйлаган идем. Әмма нәкъ шул мәлдә, ватык арбадан шал тырап, күрше егете Фоатның йөк машинасы килеп туктады Теге Сакалбай — Фоат янына Нәрсә турында сөйләткәннәрдер — әйтә алмыйм, әмма шуннан соң дьяконга охшаган әлеге кеше аның кабинасына менеп утырды, һәм алар китеп тә бардылар. Ә кая киткәннәрен алла белсен. Күршем ике сәгатьтән соң гына әйләнеп кайтты
Измайлов Фоатны уятты. Ул егерме биш сум бәрабәренә Сакалбайны Святовск поселогына илтүен әйтте. Шофер егетне үзләре белән машинага утыртып алып киттеләр Ул оператнвникларга Сакалбайны кайда төшереп калдыруын күрсәтте Эт авырлык белән эзгә басты, берничә тапкыр югалтып азапланды. Ә Идел буе монастырена, дөресрәге, аның Идел суына ук алып төшүче таш баскычына җиткәч, эз бө тенләй юкка чыкты. Оперативниклар анда шактый озак маташтылар, ләкин бу файда бирмәде
Измайлов иртән сәгать сигезләрдә генә әйләнеп кайтты.
— Беләсеңме, картлач,— дип башлады ул сүзен бусаганы атлау белән. — Уңмадым әле мин бүген. Менә маңгайга нинди фонарь куйдым, күрәсеңме? Тип-тигез урында, таш баскычта абындым бит...
— Сузма зинһар, тизрәк сөйлә!—дип, Геннадий түземсезләнеп аның сүзен бүлдерде.— Вакыт көтми, хәбәр итәргә кирәк 'тизрәк...
Ill бүлек
Республика Эчке эшләр халык комиссарлыгының тикшерү бүлегендә кнңәШ.мә уналты сәгатьтә башланды. Анда милициянең район бүлекләреннән дә кайбер кеше катнашты Начальник урынбасары, юанрак гәүдәле, пеләшләнә башлаган башлы майор Галләмов соңгы көннәрдә булган вакыйгаларның асылын аңлатып бирде. Ул аягүрә баскан килеш, гадәтенчә бераз чайкала-чайкала сөйләде. Кәгазьләренә күз төшермәде — хәтере яхшы иде аның. Кичәге вакыйгаларга да тукталды. Арыган, калтыравык тавыш белән милициянең таныш булмаган кешене тоткарларга маташуын, аның эзе Святовск поселогында,. Идел буе монастыре тирәсендә юкка чыгуын сөйләде. Майор. Закиров яралаган җинаятьче һәм төзелеш идарәсе конторасына керүче бер үк кеше булырга тиеш, дигән фикерне әйтте. Дәлилләр китерде аяк киеме калдырган эзләр бер үк төсле, һәр икесеннән кан аккан, вакыйгалар үзләре дә берсе артыннан икенчесе килә. Җинаятьчегә эз яшерергә мөмкинлек биргән сәбәпләрнең берсе — Совет районы милиция бүлеге хезмәткәрләренең эштә сүлпәнлек күрсәтүләре, дип басым ясап әйтте.
— Иптәшләр,— дип дәвам итте Галләмов, ачык тәрәзәгә караган килеш. — Жуковның теге ике кешене ни сәбәпле шик астына алып, алар артыннан китүе әлегә ачык түгел. Ул үзе авыр хәлдә больницада ята Врачлар, эшләр уңышлы барган очракта да Жуков белән бер атнасыз сөйләшеп булмаячак, диләр
Галләмов графиннан стаканга су салды һәм бераз эчеп куйды.
— Монда утыручыларның хәтеренә төшерим Жуков, Тренькин белән бергә, Древцовның үтерелүе һәм аның квартирасы талануы турындагы эшне алып бара иде. Без инде бу эшнең ни хәлдә булуы турында Тренькинны тыңладык. Кызганычка каршы, ул безне шатландырмады — Майор күзлеген салды һәм боерык тоны белән сүзен төгәлләде:— Бүлек тикшерү эшенә җитәкчелекне өлкән лейтенант Закировка тапшыра.
Ул Илдарга таба борылды һәм аңа сынаулы караш ташлады да бераз әкренрәк тавыш белән:
— Иптәш Закиров, бу уңай белән каршы әйтер сүзегез юкмы? — диде.
Закиров урыныннан торды:
— Юк. Ләкин минем өстә болай да ике ашыгыч эш...
Галләмов аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде
— Эшләрегезнең барысын да капитан Черныхка тапшырырсыз. Ул иртәгә ялдан килә, һәм шуны истә тотыгыз, Закиров, эшкә бөтен көч белән тотынырга кирәк. Инде ике атна үтте, ә нәтиҗә — песи күз яшедәй генә...
Аннары киңәшмәгә җитәкчелек итүче, әле шактый яшь булса да, коңгырт чәченә чал кунган, гимнастеркасының якасына өч шпал кадалган чибәр генә кеше урыныннан кузгалды. Кабинетта пышылдаулар шып туктады, тынлык урнашты.
— Иптәшләр,— диде бүлекнең җитәкчесе подполковник Чурбанбв,— соңгы көннәрдә Жуков үзе алга сөргән версия буенча картотеканы һәм
архив материалларын өйрәнә иде. Анын ресторанда Древцовны үтерүгә катнашы булган берәр кешене очраткан булуы бик ихтимал. Тагын шуны да исәпкә алмый булмый: Жуков тикшергән барлык эшләр моңа кадәр җинаятьчеләрнең кулга алынуы белән төгәлләнә иде. Минемчә, ул алга сөргән версия нык игътибар таләп итә. һәрхәлдә ул безгә билгеле булган фактларны һәм вакыйгаларны бер җепкә тезәргә мөмкин- ♦ лек бирә Шул ук вакытта җинаятьне җаваплы совет работнигына о. каршы террорлык акты дип аңлата торган элекке версиядән дә баш ч тартырга ярамый. Шуңа күрә Тренькинга күпмедер вакыт шул юнәлеш- ы тә эшләргә туры килер. Күпме икәнлеген Закиров үзе хәл итсен. Мө- х гаен, хәзергә бу ике версияне капма-каршы куярга кирәк түгелдер. <
Автономияле республиканың Эчке эшләр- халык комиссары белән § тоташтыра торган телефон шалтырый башлады. Чурбанов трубканы ? алды, йөзенең кинәт киеренкеләнеп китүенә, аның, ашыгып, нидер яза . башлавына карап, барысы да ниндидер җитди вакыйга булганлыгын * шәйләделәр. “
— Гафу итегез, иптәшләр,— диде Чурбанов сөйләшеп бетергәч.— х Дәвам итик. Иптәш Закиров, үтерелгән җинаятьченең һәм. мөмкин * булганча, Сакалбайның кем булуын бик ашыгыч рәвештә ачыкларга н тырышыгыз. Бу бер. Икенчесе; мин сезгә вакыйга булган урында, үте- “ релүченең квартирында булырга киңәш бирер идем. Бу күп нәрсә н ачыклар, уйланыр өчен азык бирер. Менә шул. Киңәшмә тәмам ®
Чурбанов бүлекнең кайбер хезмәткәрләренә тоткарланырга кушты. а Ул, калган кешеләрнең үзе әйтәчәк нәрсәләрне аңларга һәм бәяләргә п сәләтле булу-булмауларын билгеләргә теләгәндәй, аларның һәркайсын ® аерым-аерым күздән кичерде, бер кавым уйланып торды. «
— Әле генә Халык комиссары шалтыратты... Светловолжскидан Идел буйлап сигез чакрым түбәндәрәк төнге сәгать өчтә берничә минут дәвамында билгесез рация эшләгән. Ул тапшырганнарның бер өлешен безнекеләр язып алырга өлгергәннәр. Шифрны ачу өстендә эшләү бара. Оператив группа ачыкланганча, эз Святовск поселогы кырыендагы Идел буе монастыреннан алты чакрым ераклыкта югалган. Шул тирәдә, юл буендагы куаклыкта тәгәрмәче тишелгән велосипед табылган. Рация эшләгән урында бу велосипедның эзләре калган булырга тиеш, дигән фикер бар. Ә хәзергә, әйдәгез картага күз төшерик.
Чурбанов бүлмәдәгеләрнең барысын да республиканың картасы янына чакырды. Ул, кулына күрсәткеч таяк алып, аны төрле төскә буялган билгеләр буйлап йөртте.
— Мөгаен, ул менә монда тапшыру алып барган һәм, эше беткәч, борылмалы юлдан киткән булырга тиеш. Күрәсезме, менә монда ул юл Иделдән якын ук үтә...
— Аның нәкъ менә шунда көймәгә күчеп утырган һәм агым уңаена түбәнгә төшел киткән булуы да бик ихтимал,— диде өлкән тикшерүче майор Стеклов. — Агым тизлеген дә исәпкә алырга кирәк.
— Бу мөмкинлекне сызып ташлап булмый,—диде Чурбанов,— ләкин алда, ярты чакрым гына ераклыкта юл тармаклана... һәм шунда аны машина көтеп торган булуы да бар Ә аннан радист өч юнәлештә китә ала Димәк, борылмалы юлның елгага якын килүен, анда көймәгә утырырга мөмкин булуы фактын аларның безне алдау өчен файдаланган булулары ихтимал Моның киресен дә фараз кылып була дошман безнең нәкъ шулай дип уйлаячагыбызны алдан ук истә тоткан...
— Шулай да. иптәш подполковник, бер юлны йсәпкә алмаска була: ул, мөгаен, оператив группа килә торган якка хәрәкәт итмәгәндер. Bv бит Светловолжскидан бирегә килә торган бердәнбер юл,—диде Закиров. Ләкин шунда ук әйткәннәренең дөреслегенә үзе үк шик белдер-
де: — Алай дисәң, монда бит әле тагын вакытны да искә алырга кирәк. Оператив группа ул тапшыру алып барган җиргә күпме вакыттан килеп җитә ала?..
— Дөрес бу Хәзер уйлап карыйк инде..
— Мөмкинме? — ишектә йомышчы күренде.
Чурбанов шул якка борылды.
Йомышчы, тиешле формасын китереп, подполковникка мөрәҗәгать итте һәм аңа билгесез разведчикның эшләренә бәйле булган мәгълүматлар салынган пакетны тапшырды.
— Нәкъ менә шул сез әйткән мөмкинлектән чыгып фикер йөртеп карыйк,— дип дәвам итте Чурбанов, пакет эчендәге кәгазьләр белән та- ныша-таныша. — Радист, әлбәттә, рациянең эшләве һәм тапшыру алып бару урыны безнең контрразведчикларга билгеле булачагыннан чыгып эш иткән. Ләкин кемгә күпме вакыт кирәк соң? Эш уңышлы булган очракта рацияне пеленгалау һәм ул эшләгән урынга килеп җитү өчен ким дигәндә кырык — кырык биш минут кирәк. Юл чатында без утыз биш минуттан соң гына була алабыз. Ә радист ни эшли? Рацияне җыю, урнаштыру өчен аңа биш минут артыгы белән җиткән. Юл чатына кадәр — ике чакрым. Велосипедта ул араны алты-җиде минутта үтеп була. Шулай итеп, аның әле запаста егерме минут вакыты кала. Велосипеды ватылган тәкъдирдә дә юл тармакланган урынга ул бездән күпкә алданрак килеп җитә. Нәкъ менә шундый очрак өчен шпионның автомашина яисә көймә хәзерләп куйган булуы мөмкин.
Радистның нинди вариант буенча эш иткәнлеген тикшерү өчен, бүлек җитәкчелеге махсус группалар төзергә карар итте. Шулай ук рацияне эзләүне оештырырга кирәк дип табылды. Ул кайдадыр, торак пунктлардан ерак булмаган урман эчендә яшерелгән булырга тиеш, дип фараз кылынды. Галләмов белән Стеклов исә рацияне юл чаты белән Святовск поселогы арасындагы районда кеше йөрми торган текә ярдан эзләргә кирәк, дип саныйлар Якын тирәдәге бүтән өч торак пунктка аерата нык игътибар итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Майор Петр Прохорович Стеклов — гражданнар сугышында актив катнашкан, губерна ЧКсының махсус отряды командиры ярдәмчесе булган кеше, радистны эзләү буенча бу җитди эшне, аның фикеренчә, яшеренеп ятучы дошманнар, кара эчле кешеләр күп яшәгән Святовск поселогыннан башларга кирәклеген әйтте. Святовскида туып-үскән кеше буларак, ул бу поселок территориясендә урнашкан Идел буе монастырен шомлы, хәтәр урын дип саный иде.
Стекловның чыгышыннан соң киңәшмә ябылды, ләкин анда катнашкан кешеләр таралырга ашыкмыйлар иде.
— Петр П^охоррвич,— диде Чурбанов,— майорга мөрәҗәгать итеп.— минем ул монастырь турында күп ишеткәнем бар. Син биш минут эчендә,— уЯ сәгатенә карап куйды,— кыскача гына сөйләп бир әле: аның тарихын^ безн^кызыксындырырлык нәрсәләр бар?
Стеклов монастырь-крепостьның моннан өч йөз ел элек Алексей Михайлович патшалык иткән вакытта ук бөтен Рәсәйнең патриархы Никон инициативасы буенча төзелеп, башкала руханиларының һәм император гаиләсе әгъзаларының аерым химаясе астында булганлыгын сөйләп бирде. Патриарх Никон патшаны үзенә буйсындырырга, руханилар властен патша властеннан өстен куярга маташканлыгы өчен җәбергә эләккәч тә монастырьның хәле үзгәрмәгән. Аның тирәсенә күп төрле кешеләр килеп урнашкан. Еллар үткәч, бу авыл Святовск исеме алган. Монастырь исә теләсә нинди фетнәчеләргә, раскольникларга каршы көрәшү өчен форпост булып хезмәт иткән. Никон яклылар һәм иске диндәге раскольниклар православие тәгълиматына бүтән диндәге кешеләргә караганда да күбрәк зыян китерәләр — чөнки алар динне эчтән торып җимерәләр, дип санаганнар. Шуның өчен монастырь-
ны төзегән вакытта ук анда иске агым яклы еретикларны (старовер- ларны) җәзалау өчен яшерен палаталар булдырылган Соңрак, тирә- юньдә православие диненең иске агымы яклылар кырып бетерелгәч, ә исән калганнары урманнарга яшеренгәч, монастырьдагы әлеге яшерен палаталар чиркәү байлыкларын юлбасарлардан яшерү өчен файдаланылган. ♦
Инде илленең өстендә булса да, майор Стеклов яшьләргә хас дәрт в. белән кызып-кызып сөйли иде Ул гражданнар сугышы вакытында мо- ® настырьның дошманнар тарафыннан Совет властена каршы көрәштә S файдалануын, атаклы атаман Мефодийның күпмедер вакыт шунда ка чып ятуын әйтеп үтте. Ул вакыт безнекеләр, Мефодийның шунда икә- < нен белеп, монастырьны тыгыз боҗра белән өч тапкыр камап алганнар, * һәрвакыт Мефодий баш җитмәслек серле юл белән аннан кача алган, т
— Без соңгы тапкырында атаманның эзенә төшеп, монастырьны камап алгач,— дип дәвам итте Стеклов,— мин, шушы монастырь стена- ♦ лары янында утыз еллап яшәгән булсам да, гомеремдә беренче тапкыр “ үз колагым белән җир астыннан килә торган ниндидер гөрелдәү ишет- ° тем. Бала чагымда бабам миңа әйтә иде «Шайтан җир асты кыңгы- х равын кага башладымы — бәла буласын көт тә тор: монастырьда яшәү- м челәрнең берәрсен иблис сәнәк белән кадап үтергән булыр»,— дия иде. £ Мин ул чакта аңа ышанмаган идем Ләкин озак вакыт кара-каршы * атышканнан соң, без монастырьга бәреп кергәч, изге опостоллар чиркә- £ вендә безнең задание белән бандада йөргән кешене нәкъ менә шул чир- ө кәүдә пономарь булып йөргән бабам әйткән әлеге юл белән үтерелгән а. килеш таптык. Сүз уңаенда шуны да әйтим, бабам үзе дә сәер генә ® үлде.
Майор тәрәзә янына килде дә тәмәке кабызды. Барысы да аның п сүзен дәвам итүен тәкатьсез көтеп торалар иде.
— Әтием миңа шул чак әйтте: «Синең бабаң язмыш кушканнан элек үлеп китте, чөнки ул артык күпне белә иде Мин аның үлеме өчен монастырь хуҗасы Викентий-атадан үч алырга тиеш. Иллә мәгәр ярлы бер ялчы кеще нәрсә эшли ала соң? Ул бит мине черкине сыткан кебек сытып үтерәчәк. Ә сезгә, минем балаларыма, хәер сорашырга гына кала»,— диде, һәм архимандрит Викентий, .шул рәвешчә, безгә бурыч лы булып калды.
Стеклов папиросын сүндерде дә тәрәзә яныннан китте:
— Соңрак, инде патша бәреп төшерелгәч, бабамның тарихын әти миңа тәфсилләп сөйләде. Ә алары турында бүтән вакыт
Әллә тартынуданмы, әллә ышанып җитмнчәрәкме, Закиров сорап куйды
— Ә соң сез теге монастырьда тапкан кеше чыннан да сәнәк белән кадап үтерелгән идеме?
— Шайтан сәнәге турында раслап әйтә алмыйм,—дип елмайды Стеклов. — Ә менә аның гәүдәсе машина инәсе үткән төсле тигез сызык белән үтәли кадалган булуны үз күзем белән күрдем
— Сез, Петр Прохорович, атаман һәм аның шайкасы җир астындагы яшеренер урыннар аша качканнар дип саныйсызмы5 — дип сора ды Чурбанов.
— Минем монда шигем юк. һәм ул урыннардан дошманнарның явыз максатларда файдаланулары бар Михаил Иванович, мин монда бер ачыклык кертергә тиеш һәр очракта да атаман бер ялгызы гына качып котыла, ә банданың бүтән кешелефе я юк ителәләр, яисә безгә әсир төшәләр иде. Кулга алынган бандитларның берсе дә башлыклары- ның кайчан һәм нинди юл белән юкка чыгуын белмиләр иде Дөрес, монастырьга килгән вакытларында Мефодии үзе белән күп дигәндә ун-унбнш кеше ала иде. Ә бандада — йөз иллеләп кеше Кыскасы, монастырьда ул үзен өендә кебек хис иткән, качып котыла алачагын бел
гән, шуңа күрә үзе белән сак өчен генә шулай аз кеше ала торган булган. Аның каравы, бүтән җиргә барганда андый аз санлы бандитлар белән юлга чыгарга җөрьәт итмәгән.
— Ә сез, иптәш майор, аның һәр очракта ни өчен бер ялгызы гына качып китүе турында уйланмадыгызмы? Икенче төрле әйткәндә, ул яшеренер урыннар шулай бер кешелек кенә булганнармы, әллә ул, ниндидер зур бер серне ачмас өчен, үз кешеләрен аңлы рәвештә шулай үлемгә дучар иткәнме?
— Дөресен генә әйткәндә, мондый сорау минем башка баштарак килмәде. Ул турыда мин инде безнең тирәдә бандитлар юк ителгәч, ә атаман Мефодий, бер танышымның сүзләренә караганда, Әстерхан тирәләрендә үтерелгәч кенә уйлана башладым. Минем фикеремчә, атаманның берьюлы берничә кешене яшерерлек мөмкинлеге булган. Ә менә нигә ул моны эшләмәгән — әйтүе кыен. Минемчә, монда бер нәрсә бәхәссез: ул шулай тырышып саклаган сер кеше гомеренә торырлык булган. Менә шуңа күрә мин эзләүне Святовск поселогыннан һәм монастырьдан башларга тәкъдим итәм.
— Иптәш майор, ә атаман Мефодий үзе бу тирәләргә кайдан .килеп чыккан соң? — дип сорады Закиров.
— Ул монастырьның башлыгы Викентий-атаның улы булган.
— Ә-ә,— дип сузды тегесе гаҗәпләнеп. — Болай булгач, аның нигә гел бу тирәдә кайнашуы, мондагы һәр нәрсәне белүе аңлашыла.
— Иптәшләр! — диде Чурбанов. — Без монда артыграк утырдык, миңа шәһәр комитетына барырга вакыт. Петр Прохорович сөйләгән нәрсәләр, минемчә, кызыклы гына түгел, файдалы да булырга тиеш. Радист турындагы эшне сезгә тапшырам, майор. Ләк-ин Святовск поселогы белән артык мавыгып китмәгез. Светловолжскига да игътибарны киметмәскә кирәк. Дошман агентурасы үзенә кирәкле информацияне тик шунда гына таба ала. Бүтән торак пунктларда азмы-күпме игътибарга лаеклы предприятиеләр юк. Радист эшкә тотынган — бу исә, безнең информация читкә китә башлаган, дигән сүз. Бәлки ул үзенең хуҗаларына эшкә тотынуын гына хәбәр иткәндер. Бу чыннан да шу-лайдыр дип өметләник. Юкса, без монда дәүләт икмәген бушка ашап ятабыз булып чыга.
Барысы да таралыша башладылар.
— Иптәш майор,— диде Закиров, Стекловка мөрәҗәгать итеп, — әтиегез сөйләгәннәрне безгә дә әйтегез инде.
Алар янына бүлекнең яшь сотрудниклары Юрий Мишаков, Таһир Мотыйгуллиннар да килде, һәм барысы да, тыннарын кысып, Стекловка текәлделәр.
— Алайса, без кузгалыйк, юлда сөйләшербез... Монда эш Святов- скида берничә гасыр буе телдән-телгә күчеп йөргән риваятьләр белән бәйләнгән. Ә риваятьләр алар гадәттә дөреслектән ерак булалар. Еллар үтү белән, хакыйкать, диңгездә баткан кораб ләм белән капланган кебек, төрле уйдырмалар белән өртелә,— аның асылына барып җитү кыенлаша...
Майор күзлеген салды, аның пыялаларын марля кисәге белән сөртте һәм дәвам итте;
Бабам кинәт кенә үлеп китәр алдыннан әтиемә шундый бер нәрсә турында сөйләгән. Көннәрдән бер көнне кичке гыйбадәттән соң ул чаң кагу урынында йоклап кңткән. Кояш әле яна гына баеган, җылы чак булган, салмак кына җил исә икән. Менә шунда бабам изрәп киткән дә бер почмакка сөялеп утырган. Уянып китсә: кап-караңгы, ә баш өстендә кемдер тегермән тйшы әйләндерә төсле. Ул, сискәнеп, аягүрә баса, як-ягына карана һәм ни булганын аңлый алмый тора. Чаң кагу урынының читендә, әмма кырыенда ук түгел, кое сыман бер нәрсә ха-
сынл була. Караса — коеда монастырь башлыгы Викентий-атаның йөзе. Бабам, монастырь башлыгы кыяфәтенә кереп, шайтан үзе килгән дип уйлый, чукына башлый һәм куркуыннан күзләрен йома Ачса — берни дә юк!
Майор сүздән туктап, күзлеген күкрәк кесәсенә салды
— Святовскида бүгенгә тикле шундый риваятьләр йөри янәсе, үт- ♦
кән гасырларда кешеләр чаң кагу урынында төн уртасында ак стена ь фонында әледән-әле астан ниндидер серле ут белән яктыртылган кап- ? кара табутның пәйда булуын күрә торган булганнар Янәсе, ул кеше- g ләргә анда тагын ниндидер өрәкләр дә йөгерешеп йөриләр төсле тоел- я ган. Менә шундый хәлләр... £
— Ә сезнең бабагыз? Ул нинди нәтиҗәгә килгән соң? — дип сорады §
лейтенант Мотыйгуллин. ;
Стеклов елмайды.
— Аның нинди нәтиҗәгә килгән булуын белмим, тик, әтинең әйтүе- ♦
нә караганда, шушы вакыйгадан соң бабам халыкта йөргән сүзләрнең ® чын булуына ышанган һәм үзе күргәннәрне кайбер кешеләргә сөйләп х тә өлгергән. Әти фикеренчә, аны нәкъ менә шул нәрсә һәлак иткән: s икенче көнне үк аны агулап үтергәннәр — бабам монастырь ашханәсендә туклана торган булган. ' ы
Алар коридорның иң азагындагы тәрәзә янына килеп туктадылар. £ Стекловның кабинеты шунда гына иде Майор, тәрәзә төбеннән күзгә о күренми торган тузанны сыпырып алгандай итте дә. кулындагы пап- ө касын шунда куйды, тирән сулыш алды һәм тирәсенә җыелган егетләр- а. гә җылы караш ташлады. Ул яшьләрне ярата, аларга карата аталарча J игътибарлы иде. һәм тегеләре дә ана ихтирам белән карыйлар иде. ®
— Мин бүген имеш-мимешләрне һәм риваятьләрне уйдырмалар бе- и лән кушып сөйләп йөрүче корткага охшап калганмын икән, тагын өстәп, шуны әйтергә телим... Әгәр җир асты гөрелтесе, минем бабай уйлаганча, җир асты кыңгыравы монастырьда яшәүче алла колларыннан берәрсенең үтерелүен хәбәр итсә, чаң кагу урынында төнлә табутның пәйда булуы икенче бер афәтнең килүен кисәтүче билге булган иртәгесен Святовскида яшәүче «фетнәче еретиклардан» берәрсенең үле гәүдәсен таба торган булганнар Шулай итеп, поселок даими курку астында яшәгән. Мин моны үземнән чыгып та әйтә алам
Майор тәмәкесен тартып бетерде, чалбар кесәсеннән кабинетының ачкычын чыгарды һәм бер мәл уйланып торды
— Минем әти унҗиденче елда. Никитинның кирпеч заводында алган үпкә авыруыннан дөнья куйганда, әйтеп калдырды «Эшчеләр юлын нан беркайчан да тынпылма,— диде.— Туздыр бу бүре оясын Бабаң өчен үч алуың шул булыр Минем бу сүзләремне исеңнән чыгарма», диде..
Стеклов тирән көрсенеп куйды
— Аның сүзләрен хәтерлә саклыйм Тик менә монастырь башлыгы юкка чыкты. Үзеннән соң юлбасарларның атаманы булып киткән улын, кара эшләрен һәм күңелсез риваятьләрен генә калдырды Мин шулар- ның беркадәресен генә булса да ачмый торып пенсиягә китәргә теләмим.
— Иптәш майор, сез монастырьны, һич югында аның чаң кагу урыннарын тикшереп карамадыгыэмынн соң?
— Карадым, тикшердем, күп тапкырлар тикшердем, ләкин бар ты рышлыгым, картада багучылар әйтмешли, буш мәшәкатькә кайтып калды Монастырьдагы бар нәрсә элекке осталар тарафыннан гадәттән тыш нечкәләп эшләнгән. Мин ышанам анда эзләнерлек нәрсәләр күп..
Стеклов бүтән риваятьләр турында сөйләп тормады калганнары ке ше ышанырлык түгел иде Хәлбуки, майор үзе аларны да тикшереп карау ягында тора иде.
— Иптәш майор! — дип кычкырдылар коридорның аргы башыннан. — Сезне Халык комиссары урынбасары чакыра.
Стеклов гафу үтенде һәм шунда таба китте. IV бүлек
Күк күкрәүләре һәм көтелмәгән кыраулары белән май да үтеп китте. Июнь башында эссе, бөркү көннәрдән соң, шау-шу килеп, боз катыш яңгырлар яуды. Дымлы җир тәнгә рәхәт җиләслек бөркеп тора башлады. Больница палатасының ачык тәрәзәсеннән тупылларның яңа ярылган яфракларыннан исерткеч ис килә. Александр Жуков нәфис яшел яфракларда очкын булып ялтыраган яңгыр тамчыларына карап тора иде.
Баш шаулый. Кул һәм аякларга резинадан жгут салынган төсле. Кайдадыр күңел түрендә бер үк уй тынгы бирми: «Ничек болай килеп чыкты да, ничек мин ялгышлык эшләдем соң?..» Аның агарынган йөзенә бераз сары төшкәндәй тоела иде.
Дөрес, дәвалаучы врач аның туганнарын һәм дусларын, иң куркынычы инде артта калды, дип ышандырды. Шулай булса да, аңа озак вакыт сөйләшергә дә рөхсәт итмәделәр. Больницага көн саен килеп йөргән Закиров та дусты янына тугызынчы тәүлектә генә керә алды.
Илдарның Александрга әйтер сүзе күп булса да, аны ялыктырмаска булды. Дымсулана төшкән күзләре белән авыруның йөзенә караган килеш аның хәлсез кулын гына кысты.
— Син, Сашутка, нык бул. Иң мөһиме, борчылма. Врач синең эшләр әйбәт бара, диде. Тик әле бераз ятарга кирәк. Аңладыңмы?
Александр, аның белән килешеп, башын изәде.
— Оныта язганмын, безнекеләр сиңа күп сәлам әйттеләр.
— Рәхмәт.. Аларга да миннән... сәлйм,— диде Жуков хәлсез генә.— Ә Сакалбай белән әшнәсе ничек?..
— Әшнәсе инде теге дөньяда. Аның кем булуын әлегә белә алмадык. Ә син сакаллыны таныдың, шулай бит?
— Әйе...
— Хәтереңдәдер, аның исеме Валерий Фролов, кушаматы Йөнтәс. Шулаймы?
— Әйе, шулай...
— Молодец син, Саша. Мин бездәге фоторәсем буенча аны го.мер- дә таный алмаган булыр идем...
— Фролов сиңа утын пүләне белән бәргән...— диде Закиров.
— Мин алар төзегән сценарий буенча эш иткәнмен булып чыга... Алар хәйләдә мине уздырганнар
Шул чак ишек ачылды, һәм хатын-кыз тавышы:
— Җитәр, авыруга күп сөйләшергә ярамый,— диде.
Закиров Александрның кулын йомшак кына кысты:
— Хәзергә, дускай, синең версияң дөрес. Хәзер шуның буенча эшлим.
Закиров урыныннан торды. Ул, Александрның кәефен бозмас өчен, Йөнтәснең качуы турында аңа берни әйтмәде.
— Я, ярый, Сашутка, хуш. Тизрәк терел. Иртәгә тагын килермен.
Закиров саклык белән генә ишекне япты. Аны күреп сөйләшкәннән соң Александрның кәефе бераз күтәрелде.
Жуков Древцовның эшен күңеленнән кичермәкче булды, ләкин булдыра алмады. Аның томанланган хәтерендә ниндидер кешеләр, сүзләр калкып чыкты. '
...Менә ул чаңгыда шуып бара. Яңа гына яуган йомшак кар салкын кояш нурларында очкыннар чыгарып җемелди, күзне камаштыра.
Чаңгычыларның кыюраклары берән-сәрән генә Иделнең текә ярыннан шуып төшеп китәләр Александр, яр буендагы кечкенә генә наратлыктан чыгып, ярга якынлашып килүче сары чәчле кызны күрде Аның алдыннан, кулларын бик сәер рәвештә алга ыргыта-ыргыта, бер егет шуып бара иде. Чаңгы таякларын алга таба артык еракка сузганлыктан, аңа хәрәкәт итүе кыен иде Шулай да ул бар көченә тизлекне ♦ арттырырга тырыша, еш-сш атлый иде. Озын шарфы, җилдә җилфер- £ дәп, аякларына чорнала, барырга комачаулый иде ?
— Кара әле бу фраерга, чаңгыда ничек элдертә,— дигән сүзләрне g ишетте Александр. Борылып карады Якындарак кына бераз кызмача - дүрт ир кеше басып тора иде. Икесе чаңгы таккан. Алар, якынлашып 2 килүче егет белән кызга караган килеш, үзара нидер сөйләшәләр. з
Дүрт кешенең берсе, сары чәчле кыз белән килүче егеткә мөрәжә- 5 гать итеп, тәкәллефсез генә
— Ишетәсеңме, мастер, җәмәгатьчелек сезнең бу текә ярда слалом
үрнәген күрсәтүегезне сорый Кызый да сездән шуны ук көтә торган- ® дыр дип ышанам,— диде х
Яшьләр ирексездән яр астына күз ташладылар. Егет куркуыннан = артка ук чигенеп куйды, ә сары чәчле кыз хәвефләнеп:
— Сез нәрсә шаярасыз?! Монда сөякләреңне дә жыя алмассың!— ш
диде. *
— Сөяк жыярга үзебез булышырбыз, аның өчен борчылма,—диде ® әзмәвердәй бу кеше һәм, дустына мөрәҗәгать итеп, өстәде
— Иптәшкә батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтергә ярдәм £
ит. Мин бел эм: ул үзе моны тели, тик аңа стимул гына кирәк ©
Егеткә якынрак торган озын буйлысы тиз генә аның янына йөге- ® pen килде һәм бар көченә тегенең шарфыннан тартты, аннары, шул " шарфка тотып, аны яр буена өстерәп китерә башлады. Икенчесе егетне арттан этеп җибәрде.
Барысы да ярдан бик кызу шуып төшеп киткән чаңгычы белән ни буласын күзәтә башладылар Баштарак егет, тирән елга аша салынган тар басмадан чыгучы кеше төсле, кулларын чайкап барды. Тиздән, барысының да гаҗәпләнүенә каршы, гәүдәсен төз тота башлады. Ләкин, ярның уртасына җитәрәк, егет сөртенде һәм, таякларын, чаңгыларын сындыра-сындыра, тәгәрәтелгән йомры кар төсле аска мәтәлде
— Оят түгелме сезгә! —дип кычкырды сары чәчле кыз, аңына килеп.— Харап иттегез бит кешене!
— Сөяркәсе янына юлга чыгарга булышыгыз әле шуңа,—дип, әзмәвердәй адәм ямьсез итеп сүгенеп җибәрде.
— Үгезнең сүзе — минем өчен закон,— диде озын буйлы һәм, кызны култыгыннан тотып, яр кырыена таба тарта башлады Куркуыннан кызның күзләре зурайды Ул нке куллап озын буйлының киеменә ябышты. Тегеләрнең икенчесе кызның чаңгысына басты Кыз егылды Озын юри аның өстенә ауды
Александр бу шайка белән чәкәләшми булдыра алмаячагын аңлады. Башта чаңгыларын салмакчы булган иде, ләкин кире уйлады һәм, кыю атлап, кызга якынлашты.
Озын кеше кыз өстеннән торырга ашыкмый иде.
— Ай-Һай, Дюдя, мәткәнең кәефен чамалады бит!—дип ат кешнәгәндәй кычкырып көлде Үгез
Моннан соңгы вакыйгалар күз ачып йомган арада алмашынды. Александр Озынны аягыннан тартып шуыштырып китерде дә, әле генә чаңгычы егет мәтәлгән яр астына тибеп төшерде Аның янындагы әшнәсе Александрга ташланды. Жуков читкә тайпылып өлгерде һәм шунда ук аны беренчесе артыннан олактырды
Ул арада кыз. аягына басып, читкәрәк китте һәм, бик нык каушаган хәлдә, ни буласын күзәтеп тора башлады
Тегеләрнең икесе, чаңгы кигәннәре, Жуков өстенә ташландылар. Берсенең кулында пычак бар иде.
— Я. шпана, әйдәгез таудан төшик, аста сөйләшербез,—диде Жуков, аларга төрттереп.
Жуков текә яр кырыена ук килде дә, хулиганнарның игътибарын кыздан читкә юнәлтер өчен, боерык биргәндәй кычкырды:
— Әй, аумакайлар, әйдәгез минем арттан!
Тегеләрнең берсе, бу мыскыллы сүзләргә түзмичә, Жуков артыннан ташланды. Тизлекне торган саен арттыра барып, икесе дә түбәнгә очтылар Эзәрлекләүчене аркасы белән тоеп, Жуков кинәт сулга борылды. Теге дә тәҗрибәле чаңгычы булып чыкты: шундый ук вираж ясады. Александр, артык зур тизлекне бераз киметергә теләп, тагын берничә тапкыр юнәлешне үзгәртеп карады, ләкин теге аңардан калышмый иде.
Жуков бик яхшы аңлый иде: форсат туры килү белән теге хулиган чаңгы таягының үткен очы белән аның аркасына төртәчәк, аяктан егачак...
Яр текә булуга карамастан, ул баскыч сыман киртләч-киртләч: урыны белән җир бөтенләй диярлек тигезләнә. Жуков менә шул хәлдән файдаланырга булды. Эзәрлекләүче, уйлап-нитеп тормастан, аның «йө-решләрен» кабатлый, ә үзе һаман аңардан арттарак калып килә иде. Ярның яртысындарак, шундый тигез бер мәйданчыкны үткәч, Жуков кинәт читкә борылды, эзәрлекләүче дә шуны ук эшләде, ләкин борылганда ул әлеге мәйданчыкка төшеп кенә җиткән иде, шуңа күрә чаңгының каршылыгы кинәт артты, ул тигезлеген югалтты һәм кар эченә кереп чумды. Жуков аңарга якын ук килеп туктады. Теге, чаңгысы бер аягында калган килеш, көч-хәл белән торып басты, битендәге карны сыпырып төшерде, Жуковка ярсулы караш ташлады һәм аның янына югарыга менәргә талпынды, ләкин чаңгысыз аягы таеп китте, һәм ул тагын да аскарак шуып төште..
һәм менә хәзер, больницада шуларны уйлап ятканда, әлеге чалшайган, ачулы йөзне Жуков тагын кайдадыр күргәнен исенә төшерде. Әйе, әйе, чыннан да күргәне бар! Хәзер үзе өчен зур ачыш ясаячагын сизүдән аның хәтта тыны кысыла башлады
«Әйе, нәкъ шулай... Теге кеше нәкъ шул Үгез иде!..»
— Сестра! Сестра! — дип чакырды ул зәгыйфь тавыш белән.— Тизрәк НКВДга шалтыратыгыз, тизрәк килсеннәр!. V бүлек
Барлык сроклар үтеп бара, ә Закировның эшендә әллә ни алга китеш күренми иде. Древцовның үтерелүе турындагы эшкә, тигәнәк шикелле, вак һәм эре бүтән эшләр ябыша иде Аларның кайберләрен шунда ук буш кабыкны алып ташлаган кебек куптарып атарга мөмкин, кайберләре исә чишелмәгән мәсьәләләр булып кала бирделәр, күп вакыт таләп иттеләр. Шулай да Закиров андый эшләрнең туачагын алдан күрергә кирәк иде дип санады, аларга көтелмәгән нәрсәләр итеп карамады Мәсәлән, җинаятьчеләр кулыннан һәлак булуына өч ай элек Древцовның эшләгән җирендә квартир ачкычын югалткан булуы ачыкланды Бу детальне ул ахырынача тикшерде, ләкин бу көтелгән нәтиҗәләр бирмәде. Яисә тагын менә мондый нәрсә Древцовның кызы әйткәнчә, берничә атна буена кемдер аларның өй телефоныннан шалтыраткан, әмма, бер сүз дә әйтмичә, шунда ук трубканы куя торган булган. Мондый шалтыратулар атнаның төрле көннәренә туры килгән. «Өйдәгеләрнең тормыш расписаниесен өйрәнгәннәр,— дигән карарга
килде Закиров — һәрхәлдә, әллә ни чибәрлеге булмаган ирле хатын белән кызыксынучы эше түгел бу».
Бу көннәрдә Илдарны гел бер уй биләде: Древцовлар квартирын аларга элек тә кереп йөргән кеше баскан булырга тиеш. Ләкин Жуков белән Тренькин Древцовның танышларын берәмтекләп тикшереп чыкканнар, хәтта очраклы кешеләрне — слесарьларны, госстрах агентла- ♦ рын да игътибарсыз калдырмаганнар. Ләкин бу бернәрсә дә бирмәгән, а.
Аны тагын икенче нәрсә борчыды махсус заказ буенча эшләнгән g йозакка җинаятьче ничек ачкыч ярата алган? Техник экспертиза шун- “ дый карарга килде: ишек ачкычларның икенче нөсхәсе белән ачылган - Каерып ача торган нәрсәләрнең эзе күренми
Кулындагы кәгазьләрне кат-кат укыганда да. Древцов торган өйне ~ һәм аның квартирын күз алдына китергәндә дә Закиров үз-үзенә һаман < бер үк сорауны бирде «җинаятьче ачкычларны кайдан алган?» Ио- ф закны ясаган кеше хәзер исән түгел. Ул кеше йозакны кем өчен ясавын = белмәгән дә, чөнки аны Древцовның фронтташ дусты ясаткан
Әгәр квартир хуҗасының ачкычы кыска гына бер вакытка, әйтик, * күчермәсен алу өчен, бүтән бер кеше кулына күчкән, дип фараз кылсаң? Мондый вариантның булуы мөмкинме? Мөмкин Әйтик, ачкычны £ сиздермичә генә кесәсеннән алганнар, ди. Ләкин канчан? Бәлки жина- х ятьче Древцов артыннан күзәтеп йөргәндер, әйтик, ул ншек бикләгән- £ дә, югарыдагы баскыч мәйданчыгыннан карап торгандыр? Древцов- е ның эшкә китү вакытын белгән кеше моның өчен подъездда биш-ун ми- а. нут булырга тиеш. Бу әле эш уңышлы барганда. Ләкин аның ачкычны л> һаман бер үк кесәгә салуына ышаныр өуен, бу кешегә баскыч мәйдан- * чыгында берничә тапкыр таптанырга, тәмәке тартырга, күршеләрдән м берәрсенең кунагы булып кыланырга тиеш. Мөгаен, бу шулай булгандыр да Моннан нәрсә килеп чыга соң? Тикшерү эшендә әле исемнәре аталмаган күршеләрдән сорау алыргамы? йөнтәснең бу үтерүгә катнашы барлыгын расларга маташып караргамы? Менә бу инде конкретрак фикер. Алай иткәндә, версия фактлар җирлегендә тикшереләчәк.
«Шунда бер очтан баскыч мәйданчыгын һәм андагы тәрәзә төбен тикшерергә кирәк булыр»,—дип карар кылды Закиров
Алай да Древцовның ачкычын кайда кесәсеннән алганнар да, нн арада кире салып өлгергәннәр? Үз квартирының ишеге төбеннән подъезд янында аны көтеп торучы машинага кадәрге арада моны циркта эшләүче фокусчы да булдыра алмас. Шул арада бит әле тагын аның күчермәсен дә алып өлгерергә кирәк. Машина килеп туктый торган урыннан Древцовның кабинетына кадәр дә шундый ук ара
«Алайса, кайда кергәннәр соң аның кесәсенә?» — дигән уй, тынгы бирмичә, аның башында буталды Древцов мунчага йөрмәгән, ваннага керүне мәгъкуль күргән Кибетләргә йөрүдән һәм бүтән хуҗалык эшләреннән аны хатын-кызлар азат иткән Ул тик ара-тнрә дуслары һәм танышлары янына гына бара торган булган
— Алай ала-ай ..— дип куйды Закиров — Менә тагын тупик.
Ул урыныннан торды һәм билет кассасына тартым кечкенә генә кабинетында бер почмактан икенчесенә йөрергә тотынды Бүлмәнең тәрәзәсе зәгыйфь кенә юкә агачлары үсеп утырган ишегалдына караган иде Ул арада Илдар Жуковны исенә төшерде Сәгатенә күз салды Авырулар янына сәгать 18.00 дән соң кертәләр «Өч сәгатьтән аның янына кнтәм»,—дип уйлап алды Закиров Кинәнеп эшләү өчен аңа Александр җитми, алар бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар иде бит Бүлек җитәкчесе подполковник Чурбанов әйтмешли, Жуков белән Закнровның уйлары бер үк дулкында эшлиләр иде. Берсенең якында булуы икен
чесендә дә үзенә ышаныч уята. Бу — мәктәптә укыган вакыттан бирле шулай булып килде.
Закиров ишегалдына күз ташлады. Анда бинаны ремонтлау өчен тышкы җайланмалар куеп маташалар. Илдар анда эшләүчеләрдән көнләшеп куйды: «Алар ичмасам ни эшләргә кирәк икәнен ачык беләләр, ә менә мин... максатыма күзе бәйләнгән кеше төсле атлыйм, әле- дән-әле юнәлешне югалтам, сөртенәм. һәм бу хәлнең очы-кырые күренми. Хәзер мин ташлар актарырга, җир сөрергә, рәхәтләнеп риза булыр идем, тик эш кенә барсын иде. Кайдан эзләргә соң җепнең очын?»
Ул урындыкка килеп утырды, куллары белән башын кысты. «Александрга ни генә әйтә алам соң мин бүген?» — дип уйлады ул.— Берни әйтә алмыйм». Үгез кушаматлы кешенең кем булуы билгесез. Шулай булгач йөнтәскә илтә торган юл да күренми. Ул, әлбәттә, яшеренеп ята, хәзергә өскә калку ихтималы аз. Алай дисәң, кем белә...
Телефон шалтырады.
— Тыңлыйм.
Трубкада Чурбановның тавышы ишетелде:
— Иптәш Закиров, сезнең эшләр ничегрәк бара?
— Хәзергә бернинди яңалык юк, иптәш подполковник.
— Ике көн эчендә нинди эшләр эшләдегез соң? Дюдяның кем икәнен белә алдыгызмы?
— Без Тренькин белән архивта соңгы өч ел эчендә булган барлык эшләрне актарып чыктык. Судка эләккән кешеләрнең картотекасы белән таныштык, ләкин хәзергә уңышка ирешә алмадык...
— Мәскәүгә запрос җибәрегез. Бу бер. Икенчесе: Древцов яшәгән өйдәге кешеләр белән сөйләшегез. Минемчә, ЖЭКка кереп чыгу да зыян итмәс. Кыскасы, уйланырга һәм уйланырга кирәк. Ашыгырга вакыт. Ике көннән доклад белән килерсез.— һәм ул телефонны элде.
Тикшерү эшенең торышы Чурбановны бйк нык борчый. Хәер, нервлары ахыр чиккә җитеп киеренкеләнгән Закиров үзе дә моны аңлый иде.
«Ныклап торып бер пешерсә дә, берни әйтә алмас идең — эштә алга китеш юк бит,— дип уйлады Закиров.— Кемгә ничек итеп басым ясыйсын белә ул, иң әһәмиятлесе — акыллы киңәшләр бирә белә. Бу киңәшләрнең никадәр файдалы булуына монда эшләү дәверендә күп тапкырлар ышанганым бар».
Кабинетка, ялкау гына атлап, Тренькин килеп керде һәм урындыкка барып утырды. Сөйләүләренә караганда, Тренькинның әтисе — җиңел промышленностьта зур кеше. Бала вакытта Эдуардны эш кушып интектермәгән булулары күренеп тора. Биредә дә Тренькин эшне яратмый — аннан ничек тә булса читтә калырга тырыша иде. Импульсив кеше, тигез һәм тыныч кына яши алмый. Кайчак, үзе төзегән һәм реаль чынбарлыктан ерак торучы «конструкция» һәм «модель»ләргә ышанып, төп нәрсәләрне күрми үтә. Ләкин күпләр, ул әле яшь, тәҗрибәсез дип, аны гафу итеп киләләр. Тәкәллефсез булуы, мин-минлеге өчен күп кеше Тренькинны яратмый. Кайберәүләр аңа булган бу карашларын ачыктан-ачык әйтә, ә кайберләре сүзсез генә белдерәләр.
Башта Тренькинның үзенә генә тапшырылган Древцов эшенә Жуковны да катнаштыргач, тикшерүче Черных: «Менә, нәфис болан белән кәҗә тәкәсен бер арбага җиктеләр»,—дип куйды Кемнең «болан», кемнең «кәҗә тәкәсе» булуында берәүнең дә шиге юк иде. Әмма моңа кадәр Тренькин белән бергә эшләргә туры килмәгәнгә, Закиров аны аз белә иде.
Ул арада Тренькин тәмәке кабызып җибәрде һәм хатын-кызлар турында гәп сата башлады. Үз уйларына чумган Илдар аның сүзләренә
игътибар итмәде «Аңа әйтергә кирәк булыр иртәгә үк Древцов яшәгән йорттагылар белән танышып чыксын,— дип уйлады ул.— Бәлки берәр нәрсә ачыклый алыр Ә мин шул тирәдәге вак оешмаларны әйләнеп чыгармын — йөнтәс нәкъ менә шундый кечкенә контораларда эшләргә ярата».
— Менә шулай,— Тренькинның тавышы ерактан ишетелгәндәй тое- ф ла иде,— мин идеаль хатын-кыз юк дигән нәтиҗәгә килдем. Дөресрәге, а андыйлар ике очракта гына була: берсе — без үзебез яратканы, икен- * чесе — без әле танып белмәгәне.
— Ләкин андый очракта хатын-кызлар безнең хыялда гына яши °
булып чыга бит,— диде Илдар, үзенең аны тыңлавын белдерер өчен ; генә. £
— Нигә алай булсын? Хыялда гына түгел. Син урамда барганда 3
әле таныш булмаган гүзәл бер хатын-кыз очратасың һәм аны идеаль * итеп кабул итәсең. Ә ул бит безнең хыялда гына түгел, чынбарлыкта ♦ яши. Анысы дөрес, аның эчке дөньясын син хыялыңда үзең сурәтлисең. а Ләкин аның белән якыннан танышуың була, әле кайчан гына булган сок- о лануларың юкка чыга. Үз тәҗрибәмнән чыгып, сина шуны әйтә злам. ~ чибәрләрне күп очратканым бар, тик алар барысы да бер калыптан: 5 тыштан ялтырап, эчтән калтырыйлар н
— Ә синең үз хатының да... х
Тренькин илтифатсыз гына кул селтәде Аның бөтен кыяфәте, гүя: £ «Аңладым мин сине, дәвам итмәсәң дә була»,— дия иде е
— Өйләнүен өйләндем, ә аңынчы миемне селкетмәгәнмен, әтинең а сүзләренә колак салмаганмын Ә ул дөрес әйткән икән. Син, Эдик, чи- « бәр кызга гаилә йөгәнен киертергә азапланма, ди иде ул, барыбер то- * тып кала алмассың. Чибәр хатын — ул шәхси милек булудан битәр « җәмәгать милке Кем теләсә шул, аңа карап, сәнгать әсәренә сокланган кебек соклана ала. Менә шуннан чибәркәйнең башы әйләнә башлый. Чибәрлек ул гакылны бар дип тә белми
«Күрәсең, бу гаилә учагында артык пешкән булса кирәк,—дип уйлады Закиров.— Шуңа күрә эчен бушатасы килә Ә бәлки тумыштан ук шундый ачык холыклы кешедер?»
— Менә мин монда Древцов эше буенча кайбер нәрсәләрне сызга-
лаган идем, карап кара, диде ул һәм Тренькннга шушы арада башкарылырга тиешле эшләр планын тапшырды — Яна фикерләр булса, әйдә әйт, уйлашырбыз. *
Илдар Чурбановның телефоннан шалтыратуын әйтте. Аннары Тренькин ниндидер дустына шалтыратып, аны үзенә кунакка чакыра башлады. Тегесе баш тарта иде булса кирәк. Шуннан соң Тренькин шаярып, кавказ акценты белән
— Гинацвали, әгәр тау Мөхәммәт янына килми икән, мин үзем тау янына барам,— диде
Закиров исә һаман кәгазьләре белән маташты, газапланып, һаман шул бер үк сорауга җавап эзләде «Җинаятьче ачкычны кайдан алган?»
һәм кинәт, Тренькин Мөхәммәт пәйгамбәр турында сүз кузгаткач, аның башына бер уй килде җинаятьчеләр үзләре Древцов янына килә алмаганнар икән, аны үзләре теләгән, ягъни, ачкычтан күчермә алып була торган җиргә чакырып китерә алганнар ич! Ничек соң әле бу турыда мин-бүкәннең элегрәк башына килмәгән? Аларның бит моны берәр җайлы сәбәп табып эшләгән булулары бар Әйтик, нинди дә булса җыелышка яисә очрашуга чакыру сылтавы белән Ул — гражданнар сугышында катнашкан, шәһәрдә танылган кеше. Бәлки әле нинди дә булса чакыру кәгазе дә җибәргәннәрдер — ветераннар белән очрашу өчен йортлар идарәсенә яисә мәктәпкә, кыскасы, өске киемне —
пальто-плащны салырга кирәк була торган урынга чакыртулары ихтимал Ул бит. туганнарының кисәтүенә карамастан, ачкычын нәкъ менә тышкы кием кесәсендә йөртә торган булган Кызының әйтүенчә, ул кешеләргә артык ышанган, саклык белән эш итү кирәклеге турында әйтә башласалар, моны ишетәсе дә килмәгән. _
Закиров кәгазьләр салынган папканы сейфына куйды да пиджагын киде. Телефонга тотынды. «Әгәр фикерем расланмаса? дип уйлады ул,— нишләргә?» Бу уйдан аның тәне эсселе-суыклы булып китте. Ул тагын пиджагын салды. Древцовлар квартирының номерын җыйды. Ләкин җавап бирүче булмады. Шуннан соң Илдар тиз-тиз җыенды да Древцовның эш урынына ашыкты. VI бүлек
Стеклов күпердән аска карады. Су өсте баеп баручы кояш нурлары астында шадраланып ялтырап ятучы зур мәрмәр плитәгә охшаган иде. Якынлашып килүче көймә калдырган вак дулкыннар гына аста су икәнлеген хәтерләтәләр.
Аның су кереп аласы килеп китте, ләкин шунда ук кире уйлады: теге каһәр суккан радикулит китереп каптырса, ике атна буена билеңне бөгә алмаячагыңны көт тә тор. Аннан да мөһиме — эшләп булмаячак, ә эш көтми. Алар бүген, бер группа солдатлар һәм милиция работниклары белән, яр буендагы куаклыкларны карап чыктылар, шик уятырдай түмгәкләрне махсус капшагыч белән тикшерделәр, кайбер урыннарда кәз катламын алдылар. Ләкин рацияне таба алмадылар. Берничә чакрым җирне биләгән мәйданда рацияне эзләү тайгада тамгалы җәнлекне эзләүгә тиң икәнен ул аңлый иде.
Радист эз яшерү чарасына алдан ук хәзерләнгән булган, дигән нәтиҗәгә килде Стеклов. Велосипедын да шины тишелгәнгә күрә ташламаган— ул аны үзе тишкән. Чөнки велосипед табылган урыннан берничә генә метр ераклыкта алар төзек тәгәрмәч эзен күрделәр. Бу әле табылган велосипед эзе иде. Дошман агентының хәйләсе шулай итеп ачылды.
«Радист көймәгә күчеп утырган, дип фараз кылыйк, ди. Аның агымга каршы, Светловолжскига таба китүе шикле. Беренчедән, ишкәкләр белән агымга каршы әллә ни еракка китә алмыйсың. 29 майда иртән, балыкчыларның әйтүенчә, бу тирәләрдә моторлы көймә күзгә чалынмаган. Тик ике баржа һәм «Казан» пароходы гына үтеп киткән. Бу соңгысын пароходчылыкта да расладылар».
«Ә икенчедән — нәрсә?—дип уйлады Стеклов.— Тукта әле, без бит бу районга Светловолжскидан патрульлек итүче милиция катерларын җибәрә ала идек! Безнең аларны җибәрмәвебез, әлбәттә, хата булган. Ләкин радист, мөгаен, аларны җибәргәннәрдер, дип уйлагандыр. Шуңа күрә нигә дип ул рациясе белән безнең каршыга чыксын ди? Дөрес, ул рациясен суга да ташлый алган булыр иде. Тик тәҗрибәле шпион мондый нәрсәгә бармас. Разведкада кыска вакытка гына да рациясез калу — ике кулсыз калу белән бер. Алар бит почтадан яисә элемтәнең башка төрләреннән файдалана алмыйлар.
Стеклов блокнот белән карандашын чыгарды да радист көймәдә агым буйлап киткән тәкъдирдә тиз йөрешле катерның кайсы урында- рак аны куып җитә алуын исәпли башлады. Ул Светловолжскидан бирегә кадәр булган араны, катерның чама белән чыгып китү вакытын һәм көймәнең йөзү тизлеген искә алды. Аның исәпләүләре буенча шулай килеп чыкты катер көймәне Святовск поселогы тирәсендә куып җиткән булыр иде. «Димәк, ул кеше көймәдән элегрәк, Святовскига
чама белән чакрым-чакрым ярым кала чыккан булырга тиеш. Эзләү эшен нәкъ менә шул тирәдә алып барырга кирәк»
Телефон будкасыннан ул Халык комиссарлыгына шалтыратты, тиз генә машина һәм бер-ике кеше җибәрүләрен үтенде Чирек сәгатьтән алар лейтенант Таһир Мотыйгуллин белән Святовск поселогына таба баралар иде инде. ♦
Кояшның кызгылт тонык нурлары агач ябалдашларына кунган, о. Юлга төшкән күләгәләр куерып килә торган эңгер һәм томан белән ” өртелә башлаган. Кичкә таба бераз суытты. Текә борылышларда ма- & шинаның пыялалары төшерелгән ишеге аша биткә ылыслы урман- * ның хуш исендә төнәтелгән салкын һава дулкыны бәрелә.
Икесе дә сүзсез бардылар «Яшь чакта,— дип уйлады Стеклов,— ч табигатьнең гүзәллеген күрмисең, шулай булырга тиеш дип кенә ка- ? рыйсың...»
Аның бу уйларын Мотыйгуллин бүлде ♦
— Карагыз әле, озын колак чаба! — диде ул Аңа, шәһәрдә туып ®
үскән кешегә, тере куянны күрү гаҗәп тоела нде. Куян берара юл х буйлап чапты да юл читендә куе булып үскән кычыткан эченә кереп х чумды 2
— Менә шайтан! Аны кычыткан да чакмый,— диде шофер сабыр ш гына елмаеп.— Әгәр караңгыдарак булып, фараларны кабызсак, куян £ яктыртылган юлдан бер чакрым чамасы йөгерер иде.
Тагын тынлык урнашты. Мотыйгуллин кулын кабинадан чыгарды. Салкынча һава агымы аның учларына рәхәтлек бирә иде. £
Юл чаты күренде. Стеклов, шоферга таба иелеп: ө
— Муса, машинаңны Святовскнга бер чакрым кала туктатырсың.— ® диде.
Тегесе баш какты. Борылыштан соң юл бозылды, әледән-әле машинаны сикерткәлн башлады. Озын буйлы Мотыйгуллин урындыгына ябышты, башын иде. Тик Стеклов кына юлның сикертмәле булуына игътибар итмәгән төсле иде. «Төрле башваткычларны һәм серләрне ачу буенча махсус контора оештырырга уйласалар, мнн: андый оешма бар инде, тик вывескасын гына алыштырырга кирәк,— дияр идем Чыннан да, безнең агай-энегә ни белән генә шөгыльләнергә туры килми — ишек йозагыннан алып самолетларга кадәр».
Уң якта, урман артында нәрсәдер ялтырап китте
— Аҗаган,— дип кунды майор, үз-үзенә генә әйткәндәй
«Алай да табышмак уйлап чыгаруга караганда аны чишү кыенрак,—дип уйлады Стеклов —Шуңа күрәдер инде, әкиятләрдәге патшалар ул табышмакларны чишүне түгел, уйлап табуны үзләре өчен кулайрак күргәннәр Ә менә табышмак катлаулы һәм кем өчендер мөһим булса,— аны сер дип атыйлар Әй-йе Кайбер серләрне ачу өчен, кеше гомере дә җитми» һәм аның уйлары хәтер түреннән тагын аңа теш авыртуы төсле гел тынгылык бирми торган Идел буе монастырен казып чыгардылар.
— Иптәш майор, Святовскнга бер чакрымнан аз гына артык калды. Кайда туктыйбыз? — дип сорады шофер
— Әйдә, Муса, сулга. Машина юлдан күренмәслек булсын.
— Аңладым
Урман эчендә тынлык хөкем сөрә иде. Эчпошыргыч тавыш белән черкиләр безелди башлады Мотыйгуллин. битеннән күзгә күренми торган пәрәвез җепләрен алып ташлый-ташлый, бераз йөреп килде.
— Муса, син безне шунда көтәрсең!
— Есть, иптәш майор!
— Әйдә киттек,—диде Стеклов Мотыйгуллинга
Алар, кычыткан белән аралашып үскән куаклыкларны һәм абага
33
үләннәрен ерып, алга атладылар. Мотыйгуллин, кычытканнан сакланып, кулларын иңбашына куеп атлады. Майор, юан чыршыларның кытыршы кәүсәсенә кагылып, кулларын битенә якын китерә-китерә, бераз алданрак барды. Шул рәвешчә бер чакрым чамасы үттеләр.
— Беләсеңме, Таһир,—диде Петр Прохорович, артына борылып,— бала чактан ук чәер исен яратам мин. Менә хәзер дә тәмәке иснәүчеләр кебек шуны иснәп барам...
Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин нәкъ шул мәлне алда саескан тавышы ишетелде. Майор туктап калды һәм шыпыртлап:
— Синең күз үткенрәк, яхшылабрак кара әле, нәрсә бар икән анда? — диде.
Икесе дә тукталдылар
— Алда су күренә.
— Анысын мин болай да беләм. Оясына кеше якынлаша башласа, саескан шулай итә. Беркем дә күренмиме?
— Юк.
Стеклов, бераз гына уңгарак каерып, тагын алга атлады Еш-еш туктап, агач кәүсәләренә сыенып, колак салып торгалады. Лейтенант та аның хәрәкәтләрен кабатлады. Ул инде черкиләрне куып маташмый иде. Менә майор тагын туктады. Бу хәл Мотыйгуллинның эченә шом салды, һәм шунда ук аңлап алды, тавышына караганда, саескан яр буйлап сулга таба очып китте. Димәк, теге кеше — капма-каршы якта. Ә бәлки ул балыкчыдыр? Кем йөрмәс монда? Бу бит фронттагы нейтраль сызык түгел. Анда гына ул очраган һәр кеше диярлек дошман була. Нигә соң әле ул шулай сагайды?»
Лейтенант бу фикерен Стекловка әйтергә генә теләгән иде, кинәт аңа уңда, кырык метрлап арырак, куаклар селкенеп куйгандай тоелды Лейтенант, тын да алмыйча, агачка сыенды. Ул сагаеп кына Стеклов- ның кулына кагылды:
— Уңда, куаклык эчендә кемдер бар...
Майор башын шул якка таба борды, чүгәләп утырды һәм, киек барын сизенгән сунарчыдай, тынып калды.
Алар шактый озак көттеләр. «Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр?»— дип. Таһир шикләнә үк башлады: анда беркем дә булмаса, оятыңнан кая барырга белмәссең. Ичмасам берәр җәнлек тә килеп чыкмый шуннан. Җиңелрәк булыр иде».
Вакыт үткән саен, Мотыйгуллин үзен ныграк сүкте: «Әллә шайтан телемнән тарттымы минем? Юкка Стекловның игътибарын бүлдем».
Кинәт куе кара тап булып күренгән куаклыктан бөкрәя төшеп атлаучы кеше сыны аерылды. Таныш түгел кеше бер кавым туктап басып торды, аннары җирдән кәрзин алды да, аксый-аксый, поселокка таба кузгалды.
— Аксак бер карт бугай ла бу,— дип бераз күңеле төшеп пышылдады лейтенант. Ләкин шунда ук аңарда шик уянды: «Куаклар эчендә нишләп шулкадәр маташты соң ул?»
Майор, иелә төшеп, тавыш-тынсыз гына әлеге куаклыкка таба китте.
Менә ул куаклык. Икесе дә чүгәләделәр. Майор, як-ягына карана- карана. бераз көтеп торды һәм фонарен кабызды. Кулы белән җирне капшап карады, аннары яшел стена аша алга атлады Җирдән дым исе, былтыргы яфрак исе килә иде. Аңа тагын яшь яфраклар исе һәм тагын әллә нинди ят ис тә кушылган. Лейтенант борынын тартып куйды «Шулай дип уйлаган идем аны, куаклык эчен бәдрәфкә әйләндергән, җүнсез. Бәлки шуңа1 күрә озак маташкандыр да? Алла белсен аны»
Майор фонарен сүндерде
Таһир, син калып тор. Ул-бу булса, обстановкага карап эш ит. Ә мин тегенең артыннан барыйм әле.— һәм ул агачлар арасында юк
булды. Мотыйгуллин, пистолетын чыгарып, агачка сөялде дә сагаеп тыңлана башлады. Елга якында гына булса да. су тавышы ишетелми. Ләкин зәгыйфь кенә җил. йокысыннан яңа уянгандай, урманга таба исә башлаган чакларда, су исе үзен сиздерә иде Кайдандыр ерактан пароход гудогы ишетелде, һәм тагын бар нәрсә тынып калды.
...Ул арада майор аксак картны куып җитте һәм аңардан берничә * дистә метр арттарак калып атлый башлады. Карт туктамады, тик әле- * дән-әле як-ягына гына каранып барды «Яннан күрү сәләте бар ахрысы g бу картта: артында ни булганын чамалап бара.—дип уйлады Стек- “ лов.— Рация белән әллә соң шушы кеше эшләгәнме?» х
Карт бик тыныч, хәтта артыгы белән тыныч атлый иде. һәм бу хәл * ике төрле хис уята: аның шикле кеше булуына ышанасы килми, ләкин § хәрәкәтендә нәрсәдер сагаерга мәҗбүр итә иде 5
Картның кәрзинне җиңел генә күтәреп баруына караганда, майор . фикеренчә. рация кәрзиндә булырга тиеш түгел иде
Стекловның аяк астында чыбык сынган тавыш ишетелде, ләкин “ карт моңа да игътибар итмәде. «Әллә чукрак инде3 Ә бәлки ул шулай s кылана гынадыр? Ихтимал! Хәзер үк моны тикшерергә кирәк — Май- = ор адымнарын ешайтты, шул ук вакытта карт та ашыгыбрак титаклый башлаган кебек тоелды аңа.
— Тукта! — дип кычкырды Стеклов, картка якыная төшеп
Ләкин теге атлавын дәвам итте һәм тирән чокыр янына килеп җит- « кәч кенә туктады. Kapf акрын гына башын борды Менә хәзер ун метр е чамасы арадан төнге кунакны җентекләбрәк карарга мөмкин иде. Аның £ кәкре борыны, бераз бөкрерәк сыны Стекловка бик тә таныш тоелды, ә
Ул бу карт белән кайчан һәм ничек очрашкан булуы турында баш ® ватып торган арада, теге, искитмәле җитезлек белән, артына борылды да аңа кәрзин белән китереп бәрде, ә үзе чокырга сикерде. Майор кәр- зиннәи читкә тайпылды, картка таба ыргылды, ләкин җирдән чыгып торган юан нарат тамырына сөртенде. Бу хәл аны үлемнән коткарды, чөнки нәкъ шул мәлдә теге пистолеттан атып җибәрде. Пуля Стекловның башыннан фуражкасын очырып төшерде Майор җиргә ауган мәлдә үк кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды һәм ике тапкыр атып өлгерде. Стеклов җинаятьченең тирән чокыр буйлап елгага таба китүен сизде. Ул аягүрә басты, ләкин шунда ук аягы коточкыч авыртудан тагын җиргә ауды Аста, текә ярның сөзәк урынында үскән куаклык эчендә, агач ботаклары сынган тавыш ишетелде Кораллы җинаятьче куакларны үгез сыман ерып бара иде
Майор, агачка тотынып, аягүрә басты, бер аягы белән титаклап, текә яр буена таба китте Аның карт күрерлек урынга килеп чыгуы булды, шунда ук ату тавышы яңгырады, пуля аның колак яныннан гына сызгырып үтте. Майор җиргә утырды һәм поселокка таба качып баручы дошман ягына таба берничә тапкыр атты, ләкин тидерә алмады Карт куаклык эченә кереп чумды. Стеклов аны хәзер берничек тә туктатып булмаячагын аңлады. Майор аксак картның җитезлегенә, бигрәк тә аның төз атуына гаҗәпләнеп торды Ләкин ш\л ук вакытта үзенең атып та тидерә алмавына гарьләнү хисе биләп алды ЧКда озак еллар эшләү дәверендә аның мондый гарьлекне бер тапкыр да хис иткәне юк иде әле «Хурлык Нинди хурлык!» Бу турыла бит рапортта язарга туры киләчәк' Малай-шалай төсле алдады бит! Яшьләр өчен нинди әйбәт үрнәк! Алар алдында нинди абруем булсын ди минем хәзер?! Көлкегә калдым бит! «Хәлсез, аксак карт артыннан барган, ә тегесе аны кәрзин белән бәреп еккан, котын алган, ә үзе исән-имин качып котылган, днячәкләр».
«Шулай да берничә көн баш ватуым тикмәгә булмаган Рациянең яшерелү урынын дөрес чамаладым бит. Аны бу урыннан алырга беренче көннәрне үк кнлмәячәкләрен сизендем Әлбәттә, радист үзе
яисә бүтән берәү безнең эзләнүләребезне белгәннәр. Көндезләрен эзли бирсеннәр, ә без төнлә килербез дә мәшәкатьсез генә алып китәрбез, дип тә уйлаганнардыр әле. Ә менә без төнлә килеп төштек! — Майор көрсенеп куйды.— Хәзер рациясен табасы иде ичмасам».
Стекловның бу минутлардагы халәте ачлык елны үз җирен сөреп- чәчеп, зур кыенлыклар белән анда иген үстереп тә, саксызлыгы аркасында ул игенне яндырган крестьян халәтенә охшаш иде. Ул күңелендә әрнү катыш ачыну сизде. Бу ачыну аның ихтыярын баса, уйларын тарката иде. Хәтерендә, акрын-акрын, моннан ун ел элек булган вакыйгалар бер-бер артлы котылгысыз рәвештә калкып чыккан саен, аңарда бу ачыну хисе көчәя барды.
«Менә хәзер әле генә кулдан ычкындырган кешенең кем икәнлеген хәтерләдем бугай... Ул бит шпионнарның да шпионы, күп кешенең башына җиткән явызларның да явызы Вячеслав Варев,— дип пышылдады Стеклов, үз ачышына үзе шаккатып, һәм шунда ук маңгаена салкын тир бәреп чыгуын сизде.— Аның аркасында бөтен гражданнар сугышын минем белән бергә үткән иң яхшы дустым Вася Быков һәлак булды бит».
Шул чакта, дустын күмгәндә, ул кабәхәтне тапмый калмам, дип, Стеклов үз-үзенә ант иткән иде. Ә хәзер ул кеше менә монда гына, якында гына иде бит. Ычкынды! Борын төбеннән ычкынды, өстәвенә Стекловның үзен теге дөньяга җибәрә язып калды.
һәм аның бөтен барлыгын чиксез гарьләнү биләп алды. Үз-үзен ачулануы иде бу аның. Ә мондый ачу-рәнҗү кешене икеләтә газаплый. Көчсезлек, чарасыз калу хисен тою моңарчы Стекловка таныш түгел иде. Аның каравы бүген ул аны артыгы белән татыды
Аны ярсу биләп алды, һәм бу нәрсә ничектер аңа көч бирде, һич кичекмәстән бөтен бу төбәкне камап алырга, юлларны ябарга кирәк! Ләкин кешеләрне кайдан алырга? Соң инде! Бер сәгатьтән бу берни дә бирмәячәк. Менә тиздән Мотыйгуллнн йөгереп килеп җитәр. Ләкин аңа Варевны куып җитәргә кушу — файдасыз. Караңгыда этсез табып булмаячак. Ул кабәхәт хәзер үк яшеренәчәк, төпкә ятачак, һәм аны табу җиңел булмаячак. Җинаятьченең Святовскида яшәве икеле. Аның кебек кеше өчен бу — яңгырдан соң җыелган урам күлдәвекләренә зур көймә җибәрү белән бер — шунда ук күзгә ташланачак. Ул. мө-а?н, Светловолжскида яши торгандыр — анда халык күп, яшеренүе җиңел. Ярый, хәерле булсын, табылыр. Ә кәрзиндә рация юк иде. Ул безне элегрәк күргән булырга тиеш. Хәйләкәр һәм явыз, шайтан алган нәрсә!
...Варев турында беренче кабат Стеклов моннан ун ел элек ишеткән иде. Ул бер заводта булган авария сәбәпләрен тикшерә иде. ОГПУ- да диверсия эше кузгатылды. Аны тикшерү озакка сузылды. Ахыр чиктә, ярты ел чамасы узгач, азмы-күпме шикле кешеләрдән дүртесен аерып алдылар. Шулар арасында бухгалтер Вячеслав Варев та бар иде. Василий Быков шул ук заводта бухгалтер булып эшли иде. Ул тикшерүләргә актив булышты. Аның ярдәме белән күп нәрсә ачыкланды һәм корткычларның берсе фаш ителде. Ләкин ул кулга алучыларга кораллы каршылык күрсәткәндә үтерелде. ОГПУда кайберәүләр саботажны үтерелгән җинаятьче ялгызы гына оештырган, дип санадылар. Ә менә Быков, саботаж бер генә кешенең эше түгел, дип барды. Ул үзе белән бер йортта яшәүче күршесе Варевтан шикләнүен әйтте, фаш ителгән саботажчының аның квартирына кнлгәләп йөрүен үз күзем белән күрдем, диде. Шуннан соң Варевны тикшерә башладылар. Ә Быков, бу эшне тизләтер өчен, дошманны үзе генә фаш итәргә була. Эшне алып барган суд тикшерүчесе аның бу ниятен хуплый, ризалык бирә. Ләкин ул Быковка вак кына бер нәрсә турында кисәтми — һәм бу тегенең һәлакәтенә китерә.
Быков, хезмәте буенча, яшерен документлар белән эш иткән, һәм бу нәрсәне файдаланырга була Ул бухгалтердан өч атнага ике мен сум акча биреп торуын үтенә Аның максаты мондый була Варев бу акча өчен расписка таләп итеп, соңыннан аны шантаж өчен файдалан-' . маемы, әгәр расписка-мазар сорамаса, үзенә тозак коруларыннан шикләнеп, акчаның нәрсәгә икәнен төпченмәсме? «
Быков, акча сорап. Варев янына килә дә Бөгелмәдә промышлен- S ность товарлары складында мөдир булып эшләүче туган сеңелесенең зур и суммада акчасы ким чыгуын һәм, әгәр тиз арада бурычын капламаса, $ аның төрмәгә эләгәчәген әйтә Бухгалтер аңа акча биреп торырга риза була, ләкин, акчаны саклык кассасыннан алырга кирәк, ди һәм эштән соң кассага бергәләп кереп чыгарга чакыра Алар шулай эшли- * ләр дә. Варев акчасын ала һәм, соңыннан билгеле булганча, аларны. ф бер кырыйда көтеп торучы Быковка бирмәс борын, номерлары аерым а бер кәгазьгә алдан ук язып алынган икенче акчалар белән алмаштыра, о
Варевны бик нык күзәтү астына алалар Ләкин тегесе Быковнын | туганнары белән бөтенләй кызыксынмаган булып кылана Өч атна тан ч Вася акчаны кире кайтарып бирә, һәм шул ук көнне кичен ишегалдын- £ да аның үле гәүдәсен табалар Варев моннан соң юкка чыга Быковны * үтерүче Николаев кулга алына Менә шул кеше Быковның нәрсәдә хата £ җибәргән булуын һәм ничек итеп тозакка эләгүен сөйләп бирә. *
Суд тикшерүе шуны ачыклый, элек патша жандармериясендә хез- °- мәт иткән Варев үтерелгән бер кызылармеецның документларын үз- £ ләштергән була Гражданнар сугышы вакытында адмирал Колчакның Ф контрразведкасында эшли Аклар тар-мар ителгәч, банда оештыра һәм п Идел буенда юлбасарлык итә Соңрак Мәскәүдән зур шпион Варев- Поленскийны эзләргә кирәклеге турында хәбәр алына Соңыннан мәгълүм булганча, ул Германия разведкасының агенты сыйфатында берничә тапкыр дәүләт чиген үтеп чыккан икән. Ул елларны аңа берничә тозак куеп карыйлар, ләкин һәр очракта да ул качып котыла. Тәҗрибәле, сизгер акыллы бу җинаятьченең көче аның үзенә кирәкле кеше ләр белән тиз аралаша белүендә һәм әледән-әле аларга үзенә бер төрле сынау оештыруында була. Күпләр аның бу тикшерүен сизми дә калалар Стекловка мәгълүм булган соңгы бер очракта да шундый нәрсә кабатлана Варев Халык комиссарлыкларының берсендә инженер булып эшләүче Дочков белән таныша, аракы эчү, хатын кызлар белән чуалу җирлегендә аның белән дуслашып китә һәм саклык белән генә аңардан үзенә кирәкле информацияне ала башлый Ә Дочковның үз- үзен тотышында болай беренче карашка гел күзгә ташланмый торган үзгәрешләрне сизү белән аны тикшерергә була
Чыннан да бу вакытта Дочков үзенең Поленскнйга карата (Варев ның яца фамилиясе) булган шиге турында ОГПУга хәбәр иткән була Варев тегеңә аларнын уртак сөяркәләре булган бер ханымны Халык комиссарлыгына эшкә урнаштырырга тәкъдим итә Чибәркәй Неляга начальникларның күзе бик тиз төшәчәк,—ди ул,—һәм алар бу ханымны үзләренә якынлаштырырга тырышачаклар, әйтик, секретарь итеп алачаклар Ә син моны эш урынында югары үрмәләү өчен файдалана алачаксың.
Неляны эшкә бүтән рядовой сотрудникларны алган кебек алалар, һәм бу Варевта бернинди шик уятмый. Бу эш белән шөгыльләнүче ОГПУ хезмәткәре болай фикер йөртә Варев комиссарлыкка үз кешесен урнаштырып, аны яшерен информация алу өчен файдаланырга уйлый Димәк, беренчедән, ул Дочковның серне безгә ачканлыгын белми. юкса эшчәнлеген активлаштыра төшмәс иде. Икенчедән, Варев алына торган информацияне чагыштыру өчен һәр ике каналдан фай- даланмакчы була Нелли Чудикованы эшкә урнаштыруда ярдәм итеп,
тикшерүче аның аша Варевның шпион булуын исбат итәргә, ә иң мөһиме,— аның ярдәмчеләрен табарга тели.
Чудинованы комиссарлыкка үзенә бер төрле «жим» итеп урнаштырып, Варев алда нәрсә буласын зур киеренкелек белән көтә башлый. Ханымны «югарырак баскычка» күтәрсәләр, бу аның өчен куркыныч турында сигнал булырга тиеш. Тикшерү нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Җинаятьче Дочковның мөмкинлекләрен ул яхшы белә. Неляга үз идарәсендә техник хезмәткәр итеп урнаштыру чыннан да бу кешенең кулыннан килә торган нәрсә, ә инде ханымны тагын да югарырак күтәрү — аның «теше үтәрлек» нәрсә түгел. Моны, әлбәттә, куркынычсызлык органнары гына эшли алырлар иде. һәм әгәр шулай эшләнсә, бу хәл Варевка, Дочков минем турыда ОГПУ органнарына хәбәр иткән, дип уйларга нигез булыр иде. Неляны нинди срокта күчерерләр, кая күчерерләр? — моны белү Варев өчен аерата мөһим була.
Ай ярым үтәр-үтмәс, Чудинова халык комиссары урынбасарларының берсенә техник секретарь итеп күчерелә, һәм Варев, бер генә көн дә сузмыйча, канализация коесы аша кача. Ул торган өйнең күзәтү астында булуы да ярдәм итми.
Стеклов үз вакытында Варев турында мәгълүматлар җыйган һәм бу вакыйгаларга кагылышлы һәр кәгазь белән танышкан иде. Әле дә хәтерендә, ул теге чакта чекистларның ике зур хата җибәргән булуларын үзенчә билгеләп үткән иде: Чудннованың икенче эшкә күчерелүендә, моның бик тиз эшләнүеннән битәр, аның аеруча мөһим промышленность тармагы белән җитәкчелек итүче кешегә билгеләнүе Варев- ны сагаерга мәҗбүр иткән.
Стеклов бу уйлардан тәмам арып җиргә ятты. Шулай да: «Менә нинди ерткычны ычкындырдым мин бүген!» — дип, үз-үзен җәзалауны дәвам итте.— Ахмаклык ягыннан мин тегеләрне барысыннан да арттырып җибәргәнмен. Өстәвенә әле тагын бүтәннәрнең хаталарын тикшереп яткан булам».
Шул чак, йөгерүдән тыны кысылып, Мотыйгуллин килеп җитте. Ул зират белән чиктәш булган чокыр янына килеп туктады да як-ягына карангалый башлады.
— Синме бу, Таһир? — диде Стеклов тыныч кына.
— Ни булды сезгә, иптәш майор? — Мотыйгуллин, куркып, аның янына ташланды.— Әллә яраландыгызмы?
— Миңа нәрсә булсын! Нигә куаклык яныннан киттең? Хәзер үк кире кайт та яхшылап күзәт!
Мотыйгуллин аптырап калды. Ул бит күреп тора: майорга нидер булган, әнә ич бик сәер кыяфәттә ята, кулында пистолеты.
— Бәлки сезгә ярдәм кирәктер? — диде Таһир каушап.
— Беләсеңме... сул аякны, табаныннан тотып, нык кына тарт әле... Тайдырдым, ахрысы. Аннары тегендә йөгер.
Лейтенант Стекловның аягын тартуга, майор аңын югалтты. Мотый-гуллин су буена төшеп менде, аның маңгаена сулы чүпрәк куйды. Майор шуннан соң гына аңына килде.
— Таһир, — диде ул зәгыйфь тавыш белән,— хәзер үк тегендә... куаклык янына йөгер. Бәлки кем дә булса килер...
— Иптәш майор, ә соң сез?
— Хәзер үк йөгер. Мин иртәнгә кадәр күренмәсәм, Мусаны җибәр.
— Аңладым. Йөгерәм, иптәш майор.
Лейтенант куаклык эчендә берничә сәгать утырды, ләкин беркем дә күренмәде. Аның аяклары агачтай булып катты. Төнге урман салкыны тәненә үтеп керде. Көнчыгышта тонык нурлар күренде. Кошлар уяна башлады Таһир машина янына киткәндә, сәгать иртәнге өчләр иде. Шофер, кабинасының ишеген бикләгән дә, берни белештерми йоклый 38
«Әйбәт урнашкансың урнашуын,— дип уйлады Таһир, салкыннан иңбашларын җыерып,— ләкин барыбер уятырга туры килер».
Шофер бик тиз аңына килде һәм, Мотыйгуллин аңлатып бирү белән, машинасын Святовскига куды. Ул арада Мотыйгуллин кире куаклык янына кайтты. Сәгать бишләр тирәсе иде. Инде яктырган, урман сыек томан белән өртелгән. Таһир игътибар белән әйләнә-тирәсен ка- ♦ рарга тотынды. Куакларны әйләнеп чыкты һәм бер урында тораташ с. булып катып калды, алар кичә кич фонарь яндырып тикшергән җир- £ дә, шайтан таягы төбендә җир казылган иде Мотыйгуллин юан са- □ бактан тартты һәм аның астында ярты метр тирәнлектәге чокыр кү- ° ренде... Аның төбендә дүрт кырлы әйбернең эзләре калган иде Мотый- < гуллин бу эзне үлчәгәч, чокырда рацияне яшереп тотканнар, дигән нә- ч тиҗәгә килде. Кайчандыр, әле бала чакта, сарай түбәсеннән егылып ? төшкәндәге төсле тыны кысылды, авызлары кипте.
«Ни арада алып китәргә өлгергәннәр? — дип аптырашта калды лей- ♦ тенант.— Мин Стеклов янына барып килгән арада микәнни соң?» в Башыннан кечкенә генә бер өмет чаткысы булып: «Бәлки рацияне ° кичә үк алган булганнардыр? — дигән уй йөгереп үтте.— Чокыр өсте- = нә ябылган һәм үлән тамырлары белән чорнап алынган җир катламын ч майорның күрмәве дә ихтимал, чөнки аны әрекмән яфраклары һәм ку- !" ак ботаклары каплап тора» Таһир шул урын тирәсендә бераз йөренде к дә монда артык торуның мәгънәсе юк. дигән карарга килде £
VII бүлек «
Ф
Закиров килгәндә, Светлана Древцова әле эшендә иде. Ул, «Бай- ” бак» дигән җырның көеп чыгарырга азапланучы озын буйлы, кара күзле кызга кушылып, фортепьянода уйный иде Илдар, минут саен сәгатенә карый-карый, түземсезләнеп, коридорда йөренде. «Әгәр хәзер җинаятьченең Древцов квартиры ачкычларыннан күчермә алуы турын да минем версия расланмаса, бөтен эшне яңадан башларга кирәк булачак». Зарипов, түземсезләнеп, яңадан аудиториянең ишеген ачты Бу юлы Древцова Илдарны күреп алды һәм, яшь җырчы алдында гафу үтенеп, ашыгып коридорга чыкты
— Светлана Петровна, гафу итегез, сезне бүлдердем бугай Ләкин минем сезгә бик ашыгыч йомышым бар,— дип, кыюсыз гына башлады Закиров — Мин сезне озак тоткарламаска тырышырмын
— Әйе, әйе.. Мин тыңлыйм, рәхим итегез.
— Әнтегезче, кышын яисә язын сезнең әтиегезне кая булса да чакырмадылармы?
— Нинди мәгънәдә? Кая? Кем?
— Әйтик, военкоматка. ЖЭКка җыелышка, ветераннар белән очрашуга яисә шундыйрак бүтән бер җиргә...
Древцова уйга калды Закиров тын да алмын көтте, аның йөзенә ялвару билгеләре чыкты зинһар, үтенеп сорыйм сездән, коткарыгыз мине, исегезгә төшерегез, бу ифрат мөһим
Древцова хәтерләмим дип башын чайкамакчы булган иде, ләкин күзе Илдарга төшкәч, сүзсез генә бер ноктага текәлеп калды
«Аңлашыла,— дип уйлады Закиров, күкрәк түрендә нәрсәнеңдер өзелеп төшкәнен сизгәндәй,— минем фараз кылуларым сабын куыгы кебек кенә булып чыкты»
Икесе дә бер мәл сүзсез тордылар
Закиров акка буялган киң тәрәзә төбенә бармагы белән нидер сыз галады «Мин бу ханымның күңел газабын тагын яңарттым, күрә сең,—дни уйлады ул,—бу аңа, әлбәттә, кадерле кешесе тормышында
гы вак детальләрне искә төшерергә комачаулый» Нәкъ имтихан биргән вакыттагы төсле: билетны аласын да шунда, укытучы күз алдында ук аны укып чыгасын һәм артык гасабилануын аркасында хатер дигәнен бөтенләй эшләми башлый, син инде билеттагы сорауларның берсен дә белмисен кебек. Ләкин, тынычлану белән, һәр нәрсә үз урынына баса. Шулай итеп. Илдар күнелендә да өмет чаткысы кабынды.
— Светлана Петровна, сез тыныч шартларда тагын бер тапкыр уйлагыз әле. Зинһар Ә мин. рөхсәт итсәгез, кич беләк сезнен өйгә кереп чыгар идем. Бәлки ирегез берәр нәрсәне ачыклый алыр.
Древцова сәгатенә карап алды: .
— Беләсезме, ул хәзер өйдә. Безнең өйгә барыгыз. Мин дә тиздән эшемне бетерәм, туры өйгә кайтырмын.
Закиров бу тәкъдимгә риза булды.
Древцованың ире Николай Петрович, аның звонок бирүен көтеп кенә торгандай, ишекне шунда ук ачты. Закировны танып алгач, кы- зу-кызу:
— Рәхим итегез, рәхим итегез, иптәш тикшерүче, үтегез. Мин монда чәй дә кайнатып куйган идем, туры өстәл янына утырыгыз,— диде.
Кунакчыллыгы өчен хуҗага рәхмәт әйтеп, Илдар түгәрәк валиклы күн белән тышланган диванга килеп утырды. Бүлмәгә күз йөртеп чыкты: анда бөтен нәрсә үзгәрешсез калган иде.
Николай Петрович аның сорауларына, яхшы билгеләренә генә укучы икенче сыйныф баласы кебек, уйлап-нитеп тормастан, тиз-тиз җавап бирде. Хәер, Закиров аңардан үзен юатырдай җавап көтми дә иде. Ул Николай Петровичның каенатасы белән салкынрак мөнәсәбәттә булуын, икесенең дә үз интереслары белән яшәгән булуларын белә иде.
Тиздән Древцова кайтты. Ул бусаганы атлап керү белән:
— Кызганычка каршы, бернәрсә дә исемә төшмәде. Мөгаен, андый нәрсә булмагандыр да,— диде.
Закиров, китәргә җыенып, урыныннан торды һәм кинәт:
— Светлана Петровна, сез хатларыгызны, алган открыткаларыгызны кайда саклыйсыз? — дип сорады.
— Ә без аларны менә болай...— диде Николай Петрович, хатыны өчен җавап биреп.— Кыскасы, ертып ташлыйбыз...
— Сез үзегезгә килгән хатларны шулай итәсездер. Ә әтиегез, бәлки, аларны саклагандыр?
— Булырга мөмкин,— дип аның белән килеште Николай Петрович.
— Коля, комодта әтинең тартмасын кара әле,— дип сүзгә катнашты Светлана Петровна.— Анда ул дусларыннан алган котлау хатларын саклый иде.
— Минем аның әйберләренә кагыласым килми,— диде аңа ире, ри-засызлык белдереп, һәм шунда ук: — Тартмадагы нәрсәләр белән иптәш тикшерүче үзе генә танышса, әйбәтрәк булыр иде,— дип куйды.
Закиров аның бу фикере белән килешергә ашыкты.
Комод тартмасында Древцовның күптәнге фоторәсемнәре, грамоталары, открыткалары һәм дусларыннан алган хатлары ята иде Илдар аларны саклык белән генә актара башлады «Соңгы көннәрдә бу кәгазьләр белән күп кеше танышкан,— дип уйлады ул, аларны бер урынга өеп, һәм һәркем нәрсә булса да эзләгән». Әмма ул үзенең иң мөһим нәрсәне —зур җинаятьне ачу өчен кирәкле ачкычны эзләвенә шикләнми иде.
Грамоталарның, хатларның һәм открыткаларның эчтәлеген укый укый, ул тәмам арыды, ләкин, адресы машинкада басылган бер конвертны кулына алгач, сискәнеп киткәндәй булды. Почта штемпеленә күз төшерү белән, аның йөрәге сикереп чыгардай булып тибә башла
ды. Конверттан чирек бит кәгазь чыгарды һәм, квартир хуҗаларына таба борылып, кычкырып укыды:
«Кадерле Петр Львович!
32 номерли мәктәп коллективы Сездән шул мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсендә гражданнар сугышы турындагы истәлекләрегез белән чыгыш ясавы- ▲ (ызны үтенә.
Кичә шушы елнын 15 мартында, шимбә квнне. 19 сәгатьтә булачак. %
Сезгә алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез. ч
Зур ихтирам белән, мәктәпнең укытучылар коллективы>. м
и
Закиров Древцова янына килде: <
— Бу чакыру турында сез нәрсә әйтерсез?
Древцова, кәгазьдән күзен алмыйча
— Туктагыз әле, аны чыннан да чакырганнар иде бугай шул..— *
диде. ♦
— Ул анда бардымы? в
— Әйе. Менә хәзер исемә төште. Баруын барды, ләкин бнк тиз о
кайтты. Z
— Кайткач ни әйтте сон? d
— Берни дә әйтмәдеХәер, бәлки әйткәндер дә Булып үткән ва- *
кыйгалардан соң хәтерем тәмам чуалган
Закиров хатны үзе белән алырга рөхсәт сорады һәм шунда ук мәк- ф тәпкә ашыкты. «
Аның юлы уңды: мәктәптә чыгарыш сыйныф укучылары өчен кон- °- сультация бара иде. Аңа ул кичәне оештыручы Валентина Геннадьев- £ на Зайцева булганлыгын әйттеләр. Тагын бер нәрсә ачыкланды: алар Ф беркемгә дә язма чакыру җибәрмәгәннәр
«Уф ичмасам бер тотыныр нәрсә табылды — Илдар иркен сулап куйды.— Хәзер йомгакны сүтә башларга кирәк»
Иртәгесен иртәдән үк Закиров Древцов яшәгән өйдә торучылар белән шөгыльләнә башлады. Ә Тренькннга теге чакыру кәгазен ачыкларга кушты, һәм бу юлы да аның эше уңды күрше подъездда ^оручыларның берсе моннан ике атна чамасы элек ишегалдында сакаллы бер ир кешене күргән булуын әйтте, аның төс-кыяфәтен сурәтләп бирде. Бу билгеләр Фролов-Иөнтәснеке белән тәңгәл килә иде. Шаһит тагын шуны да өстәде: попка охшаган сакаллы ир кеше беренче подъездга кереп китте, диде. Таланган квартир нәкъ менә шунда нде
Дөрес. Йөнтәснең «хезмәт кенәгәсендә» моңа кадәр кеше үтерү язылмаган иде. Күрәсең, бу юлы да җинаятьче мондый нәрсәне күздә тотмаган Древцов үз квартирына көтмәгәндә кайтып кергән һәм. күрәсең. җинаятьчене тоткарламакчы булган Көрәш башланган, һәм шул чакны Йөнтәс кулына беренче эләккән әйбер — мәрмәр көл савыты белән тегене бәреп үтергән, һәрхәлдә Жуков шулай днп бара Ә хәзер бу версияне шаһит сүзләре раслый •
Фроловның җинаять эшеннән күренгәнчә, соңгы елларда ул бер ялгызы гына эш иткән. Аның тактикасы да шуннан чыгып билгеләнгән; җинаять ясаласы объект янында яшәр урын табып, обстановканы бик җентекләп өйрәнү, тнк шуннан соң гына эшкә керешү
Ул башка җинаятьчеләр белән элемтә тотмаска тырышкан, очраклы кешеләргә ышанмаган, урланган малны да бүләргә яратмаган Ялгыз яшәгән, шау-шулы урыннарга йөрмәгән Ара-тнрә эшкә урнашкан. ләкин мондый адымга ул билгеләнгән объектына якынрак булу өчен һәм әрәмтамак булып яшәүдә гаепләмәсеннәр өчен генә барган
Менә шушы нәрсәләрне искә алып. Илдар Йөнтәснең эшкә урнашуы мөмкин булган якын тирәдәге берничә оешманы ашыгыч рәвештә тикшереп чыгарга карар бирде.
Вакыйга булган җирне карау протоколын игътибар беләнрәк укыган саен һәм Древцов квартирының планын күңелендә яңарткан саен, Закиров җинаятьченең элек тә бу квартирга кергәне булган, дигән фикерен ныгыта барды. Чыннан да, аның тиз арада иң кыйммәтле әйберләрне табып алуы, бернинди эзен калдырмавы шул турыда сөйли иде. «Бәлки җинаятьче хуҗаларның телефон аша сөйләшүләрен тынлап, үзенә файдалы нәрсә тапкандыр?» һәм Закиров үзенең эзләнүләрен телефон станциясеннән башлады. Ләкин өмете акланмады: станциядә Фролов эшләмәгән иде.
Станциядәге кызлар белән сөйләшкәндә, икенче бер нәрсә ачыкланды: моннан берничә көн элек ниндидер ир кеше аларга шалтыраткан да Валерий Маркович Фролов белән кызыксынган. «Мин ул сөйләшүне шуңа хәтерләп калдым,— дип аңлатты кыз — Башта ул кеше ниндидер сакалбайны сорады. Минем: «Сакалбайларның кайсысы кирәк, бездә алар икәү»,— диеп шаяртып соравыма каршы ул Фролов фамилиясен атады».
Закиров башта бу шалтырату Тренькин эше булырга тиеш, дип уйлады. Аның шулай, беркемгә кисәтми-нитми, иптәшләре әйтмешли, вакыйгаларны узып китәргә тырыша торган гадәте бар Ләкин Илдар шунда ук фикереннән кире кайтты: Тренькин инде күптән үзенең шикләнүен, бу шиген ачыклау өчен ниләр эшләвен әйткән булыр иде.
Көннең калган өлешен Илдар бүтән вак оешмаларга йөреп үткәрде. «Металлоремонт» мастерскоенда ул телефон станциясендәге кебек үк көтелмәгән хәбәр ишетте. Закиров мастерскойда телефон аппаратының булмавына игътибар итте. Ул заказлар кабул итүчедән:
— Туктагыз әле, сез Фроловны сорадылар, дидегез, ләкин сезнең телефоныгыз юк бит? — диде.
— Ә ул үзе монда килде. Таза гәүдәле, кара сакалы бар. Кепкасын күзенә үк төшереп кигән.
Илдар әлеге кешенең тышкы чалымнары, аның тавышы, өстендәге киеме турында биредәге тагын берничә кешедән сорап карады. Ләкин ул инде ишеткәннәренә әллә ни өсти алмады.
Хәзер инде шик юк: Йөнтәсне эзләүдә, аңардан уздырып, Тренькин түгел, бүтән берәү бара. Ләкин кем ул? Өй басучы Фролов тагын кемгә кирәк булган? Кемдер, кулга эләгүдән курыкмыйча, аны эзләвен дәвам итә. Димәк, ул аңлы рәвештә шулай тәвәккәлли, димәк, аның йөнтәсне табарга теләве кулга алыну куркынычын да җиңәрлек.
«Фролов, безгә кирәк булган кебек үк, бүтән бер кешегә дә кирәк. Бәлки аны, үзләренә өлеш таләп итәр өчен, шпаналар эзлидер? Алай дисәң, алар Древцовның квартиры басылган булуны кайдан белсеннәр? Юк. эзләүнең сәбәбе акчага бәйләнмәгән. Монда икенче бер сәбәп».
Илдар Жуков янына — больницага ашыкты. Уйларына чумып тук-талышка җитүгә, кешеләр төркеменең аны күтәреп диярлек трамвайга алып менүләрен һәм бер почмакка китереп кысуларын сизми дә калды ул.
«Нәрсәгә кирәк булды икән соң Фролов аларга? — Илдар үз-үзенә һаман бер үк сорауны бирде.— Бәлки аны үз эшләренә тартып, аның оста карак булуыннан файдаланмакчылардыр? Мөгаен, болай уйлау дөресрәк булыр. Фролов — тәҗрибәле җинаятьче. Соңгы елларда милициянең дә, үз ишләренең дә күзенә чалынмады, алар әйтмешли, «төпкә ятты» Ниндидер зур эш башламакчы була, күрәсең, һәм Фролов, мөгаен, милициядән генә түгел, үзенең ишләре — җинаятьчеләрдән дә яшеренеп йөри.
Шулай да, Йөнтәсне нәкъ менә бу төбәктә эзләү фикере алар башына ничек килгән? Моның өчен, беренчедән, аның шундый җинаять эшләгән булуын, ә икенчедән, йөнтәснең гадәтләрен белергә кирәк һәм тагын, мөгаен, бу кешеләрдән берсенең генә булса да,- әлбәттә, очрак
лы рәвештә,— аны шушы тирәдә күргән булулары кирәк «һәрхәлдә, аларнын башлыклары ахмак булмаска тиеш*,— дип уйлады Закиров
«Тукта әле,— ул кинәт сискәнеп киткәндәй булды,— нигә сон әле мин Йөнтәсне кем дә булса эзли, дип саныйм? Эзләүче кеше үзе йөнтәскә охшаган түгелме соң?! Охшаган!. Фролов Фроловны эзли булып чыга бит әле бу! Тикшерүчеләрне ялгыш юлдан җибәрү өчен эшләнгән ♦ алым?»
— 4Шайтан белсен! — дип куйды Закиров, үзен-үзе белештермичә g Янында басып торучы өлкән яшьтәге бер хатын аңа шикле караш таш- - лады һәм, кешеләрне этеп-төртеп. трамвайның икенче почмагына таба - ашыкты
«Тиле кешегә саный башладылар инде үземне»,— Закиров көлемсе- 5 рәде Ул арада кондуктор «Культура паркы»,— дип, чираттагы тукта- $ лышны игълан итте Илдар ишеккә таба китте.
Яңгыр сибәли Түбәннән генә йөзеп баручы соры болытлар аша зәгыйфь яктылык сирпелә Болытлар биек булып үскән тупылларның ® ябалдашларына тиеп-тиеп алалар сыман. х
Закиров урам аркылы чыкты да тимер рәшәткә буеннан больницага s таба ашыкты Аны инде монда белеп бетергәннәр иде: урындыкта утыручы авырулар Жуковны бакчаның кайсы почмагында эзләргә икәнен ы әйттеләр Менә өченче көн инде аңа һавага чыгарга рөхсәт итә башла- * дылар Илдар дустын шунда ук тапты Жуков инде палатасына керер- ® гә җыенган иде
— Сәлам, Сашок! — Илдар ерактан ук кычкырып җибәрде.— Ничек £
синең хәлләр? Ярыйсымы? е
— Ярыйсы — Жуков, елмаеп, аның кулын кысты
— Син гафу ит, дустым, кичә эш күп булды һәм
— Ташла әле. Болай да инде минем янга килеп, көн саен күпме вакытыңны әрәм итәсең. Мине берәр нәрсә белән шатландырсаң, әйбәт булыр иде
Яңгыр көчәйде, һәм алар, бинага кереп, коридордагы тирән кәнәфиләргә утырдылар
— Шатландырырлык әйбер юк шул әле, Сашок. Шулай да нидер әйтә алам Сүз уңаенда сорыйм әле канчан чыгаралар соң сине? Яраңнан җепләрне алдылармы әле?
— Алдылар. Бер ун көннән чыгам дип торам
— Менә монысы әйбәт,—диде Закиров шатланып.— Күп калмаган
— Тыңла әле, сузма зинһар, әйтәсе булсаң — әйт
Закиров соңгы ике көн эчендә булган вакыйгаларны сөйләп китте Жуков исә, әледән-әле нәрсәнедер ачыклап, кайтарып сорашып утырды, Илдар сөйләп бетергәч, Жуков аның җилкәсенә кулын салды
— Сине котларга кирәк, картлач — молодец Билләһи молодец!
— Шулаен шулай да,—диде Илдар уйчан гына — Менә Валерий Фроловка охшаш бер Сакалбайның үз күләгәсен үзе эзләп йөрүе сиңа сәер тоелмыймы?
— Ә син, чын Фролов, эзен яшерер өчен, үзен-үзе эзли дип уйлыйсыңмы? Мин сине дөрес аңладыммы?
— Әйе, дөп-дөрес
— Ә менә син үзең җинаятьче урынында булсаң, шуны эшләр идеңме?
— Мин бу турыда уйладым инде. Эзләүчеләрнең минем эзгәбасма- ганлыкларын белсәм, мин моны эшләмәс идем
— Әгәр эзеңә баскаклыкларын белсәк?
— Белсәм дә эшләмәс идем, мөгаен Таякның икенче башы ла бар бит әле монда — кемгәдер күренеп йөрергә кирәк һәрхәлдә, син шушы эзләнүләрен белән үзеңнең җинаятьчегә берәр төрле катнашың барын
күрсәтәсең. Бу очракта тикшерү органнары һичшиксез бу яңа кешене дә эзли башларга тиеш булалар
— Мин, Илдар, беләсеңме, ничек уйлыйм Фролов мондый адымга бармас Сәбәбе бик гади: Древцовның үтерелүен аның шәхесе белән бәйләвебезне белми бит ул
— Алайса безнең белән кем шулай шаяра соң? Нигә кирәк бу маскарад?
— Синең, жинаятьчеләр Фроловны үзләренең эшендә катнаштыру өчен эзлиләр, дигән фикерең белән килешсәк, кадерле тикшерүчем,— Александр арыган кыяфәт белән елмаеп куйды,— маскарадны нәкъ шулар оештырган булып чыга
Илдар уйга калды, урындык артына сөялде дә күзләрен йомды.
— Бәлки шулайдыр да,—Закиров урыныннан ук сикереп торды — Чыннан да шулай, йөнтәсне күпмедер вакытка безнең күздән качыру өчен, алар төтен пәрдәсе жибәрәләр Тикшерүче, аңына килеп, төтеннән соң күзендәге яшен сөрткәләгәнче шактый вакыт үтәчәк.
— Шулай шул. Монда әлеге кешенең индивидуаль заказлар буенча ачкычлар эшли торган мастерскойга ник мөрәжәгать итүен дә ачыкларга кирәк Шунысы хак: алар да нәкъ безнең кебек уйлыйлар, шуңа күрә бу төбәктә кайнашалар. Минемчә, аларнын икенче максатлары да бар йөнтәсне эзләмиләрме икәнен белү, ә бер уңайдан, мастерскойны үзләре өчен файдаланып булу-булмауны ачыклау
— Ай-Һай, Сршок, мондый очракта алар мастерскойга мөрәжәгать итеп маташырлар иде микән? Бу безне алдау өчен генә эшләнә: менә, янәсе, безнең куркыр нәрсәбез юк, без — намуслы кешеләр, ә мастерскойга болай, өй мәшәкате белән генә килдек... Мин аңлыйм, әлбәттә: аларга инструментлар кирәк. Әмма алар бу конторага икенче тапкыр килмәячәк.
Закиров Александрга күз төшерде һәм:
— Мәнсез кеше дә инде мин — күп сөйләшеп, сине ардырып бетер-дем,— диде.
Александр елмайды Аның суырылып калган йөзенә кызыллык чыга башлаган иде иһде. Ләкин зур күзләрендә арыганлык чалымнары бар иде әле Ул тәрәзәгә күз төшерде:
— Яңгыр туктады бугай, бәлки саф һава суларбыз?
— Әйдә, Саша, әйдә...
Бакчага чыккач, Жуков кесәсеннән бер кечкенә китап чыгарды:
— Менә рус поэзиясенең атасы Державинны укый башладым әле. Палатадагы күршем биреп торды Бик көчле тәэсир калдыра.
— Заманында аңа бөтен Россия сокланган — тикмәгә түгелдер,— диде Илдар.— Пушкин да аның турында язган. Әй-е Булган бит шундый кешеләр Аларның вакыты узган. Алар да. нәкъ менә безнең кебек, картаербыз, дип уйламаганнардыр, гомер мәңгелек булып тоелгандыр. Ләкин алар башкарган эшләрен үлемсез дип санап ялгышмаганнар Аларга жиңелрәк булган
— Жиңелрәк булганмы, юкмы — анысы билгесез Бәлки киресенчә- дер. Озаграк яшәгән булсалар, халыкка күбрәк файда китергән булырлар иде Ә бәлки аларның һәркайсы. бигрәк тә Пушкин, иң яхшы әсәрен киләчәктә язарга өметләнгәндер Шуңа күрә бөек кешеләргә тормыштан китү аерата авыр. Менә шулай, Илдар.
Жуков дымлы урындыкка килеп утырды. Бакчаның исерткеч һавасын мул итеп күкрәгенә алды.
— Ә синең Державин шигырьләрен укыганың бармы? Димәк, укы-магансың Минем дә моңарчы укыганым юк иде. Шулай да син аны укы әле Өстәвенә ул бит, тарихчы һәм әдип Карамзин кебек үк, татарлардан чыккан кеше. г
— Булмас!
— Булмас, имеш. Менә снн бу биттәге сүзләрне укып кара Анда язылган: «Державинның нәселе татар морзасы Баһриннан башланган»,— диелгән.
— Кара әле, шулай икән шул,— диде Илдар исе китеп Ул Жуков
янына килеп утырды һәм баш артын кашып алды.— Минем наданлыкны фаш иттең син. *
Кинәт якында гына яшен яшьнәде, һәм шунда ук көчле күкрәү яң- а гырады.
— Әйдә, картлач, ашыгыйк Хәзер коеп ява башлаячак!
Алар икәүләшеп палатага йөгерделәр.
VIII бүлек 5
«
Яңгыр төн буе яуды Күк күкрәп, тәрәзә рамнарына тикле селкетә ♦ дә Стеклов уянып китә иде Аягы сызлый Ул еш-еш урыныннан тора. а аксый-аксый кухняга чыга, тәмәке тарта Идән такталарының шыгыр- ° давына хатыны Анастасия Федоровна да уяна
Хатыны сизенә: ниндидер күңелсезлеккә очраган аның ире Ул бер- S кайчан да хатынына үзенең эше турында сөйләми, шулай да озак еллар £ бергә яшәгәнгә Анастасия Федоровна аның эшләренең уңышлымы, х уңышсызмы баруын чамаларга өйрәнеп беткән иде £
Ичмасам бераз йоклар идең, Петя, гел арлы-бирле йөренәсең,— е диде хатыны әкрен генә — Тайган аякка тынычлык кирәк а.
Иртәнгә таба аның йокысы бөтенләй качты Петр Прохорович эш'£ турында уйламаска тырышып карады. Әмма хата җибәрүе турындагь! i аянычлы уйлар аны бөтенләй биләп алдылар Ул бүген үк эшкә чыгар- ' га булды Ике көн өйдә утырды бит инде, бүтән түзәрлек әмәле калмады
Иртәнге сәгать алтыда ул инде аяк өстендә иде Анастасия Федоровна да торды, ашарга әзерләде Петр Прохорович радионы җибәрде; Германия гаскәрләренең Франциядә алып бара торган сугыш хәрәкәтләре турында сөйлиләр иде
— Петя, ә соң немец безнең өскә сугыш белән килмәс микән? — дип сорады хатыны борчулы тавыш белән.
Стеклов бер мәл тын утырды да
— Кем белә аны —дип кенә мыгырдады
Сәгать сигездә, кул таягына таянып, эшенә китте Бу көннәрдә аның бөтен барлыгын биләп торган эчке киеренкелек арыганлыкны киметә төшкәндәй тоела иде Бүлектә майор велосипедның берничә җирендә бармак эзләре табылуын белде. Шушы арада велосипедын югалткан гражданнардан алынган гаризалар милиция бүлекләрендә тикшерелгән Әмма юл чатында табылган әлеге велосипедның хуҗасын таба алмаганнар
Көн уртасында оперативник Хөсәен Зарипов шалтыратты һәм Стек- ловка Совет районының милиция бүлегенә кергән бер кызыклы гариза турында әйтте. Гражданка Смирнова бу гаризасында велосипедлар белән спекуляция алып баручы әрәмтамак Чемизовка карата чара күрүләрен үтенгән иде Шул ук көнне Чемнзов бу гариза уңае белән аңлатма биргән Ул ПВЗ маркалы велосипедны сатканлыгын раслаган Әйтүенә караганда, ул аны кечкенә шөребеннән башлап узе җыйган һәм моннан бер ай чамасы элек Светловолжскнның толчук базарында урта буйлы, кара тутлы кешегә саткан Теге кеше сатулашып тормаганлык тан, аның Йөз чалымнарын хәтерләми Ана теге велосипедны күрсәткәннәр. һәм Чемнзов аны шунда ук таныган Өстәвенә велосипедтагы бармак эзләренең кайберсе Чемизовныкы икәне беленгән
«Шуннан нәрсә килеп чыга инде? — дип үз-үзенә сорау бирде Стеклов.— Радистны табар өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?»
Бүлек җитәкчеләренә биргән рапортында майор: «Варев — радист роле белән генә канәгатьләнеп кала торган кеше түгел, ул — бик зур фигура»,—дип язды Әмма фактлар аның бу фикерен расламыйлар, киресенчә, кире кагалар иде. Ул бит үзе дә Варевның рацияне алырга дип килүен инкарь итми Юл чатыннан башлап Святовск поселогына кадәр арада яр буенда эзләнүләр барган вакытта аның кебек оста, тәҗрибәле шпионның шундый хәтәр нәрсәгә баруы бик тә икеле. «Варев кебек кешенең резидент булуы да бик мөмкин,— дип уйлады Стеклов — Мөмкинен мөмкин, ә чынлыкта кем соң ул? Ничек кенә булмасын, бер нәрсә ап-ачык — биредә ул ялгызы гына түгел, һәм соңгы рольне дә уйнамый»
Аны Чурбанов янына чакырдылар Стеклов гаепле кеше сыман, авыр хисләр белән барган иде Подполковник аны ягымлы йөз белән каршы алды Сәламәтлеге турында сорашты. Тиешенчә дәваланмаганы өчен шелтәләп алган булды.
— Петр Прохорович, син авырып яткан арада мин монда кайбер нәрсәләр эшләдем.— диде ул, майорның халәтенә игътибар итмәскә тырышып — Өченче көн теге рация яшеренгән урынга барып кайттым
«Менә, шайтан, анда барырга да өлгергән»,— дип канәгатьләнү белән уйлады Стеклов.
— Менә шулай. Башта миңа урманда сезнең белән булган вакыйга балалар өчен чыгарылган китаптагы бер рәсемне хәтерләтә иде. Анда бер карга көчекнең койрыгын чукый, һәм көчек әлеге каргага ташланган арада, икенче карга, майлы сөякне алып, очып та китә.
Стеклов бөтен гәүдәсе белән алга талпынып куйды. Мине дә бит шулай- алдаганнар булып чыга, дигән уй аны дулкынландырып җибәрде.
Чурбанов сүзен дәвам итте:
— Ләкин соңыннан шик туды: Мотыйгуллин белән сез куаклык яныннан китеп торган арада караңгыда рацияне табарга гына түгел, алып китәргә дә кирәк бит әле Өстәвенә бу төбәк камап алынган. Капкын тирәсендә икәүләп кайнашу да ачыкланмый — артык хәтәр.
Чурбанов сейфны ачты, аннан кәгазьләр алды да Стеклов янына килде
— Ләкин, икенче яктан, чокырдагы рация эзләре, Варевның ул тирәдә күренүе,— ул анда һава суларга чыкмаган билгеле,—болар барысы да каршылыклы картина тудыра Бу эшкә без университетның туфрак белгечләрен — биологларны тартырга мәҗбүр булдык. Менә алар- ның фикере,— дип ул кәгазьләрне Стекловка бирде.
Подполковник урындыкка утырды, стаканга су салды һәм аспирин таблеткасы эчеп җибәрде: кичәдән бирле туңдырып торганга, ул авырып ук китмәгәем дип курка иде.
Майор укып бетерде:
Бу документтан күренгәнчә, чокырга капкач ролен үтәгән кәз катламы моннан өч-дүрт көн элек бераз күтәренкерәк хәлдә калдырылган.— Ул датага күз төшерде. Унҗиденче июньдә «Экспертиза вакытында кәзнең дымлылыгы, балчыкның коелучанлыгы тикшерелде.— дип укып китте Стеклов,— үсемлекләрнең тамыр системасы өйрәнелде...» — Ул, кәгазьне читкәрәк этеп, өстәп куйды —Димәк, алар бу кәз катламына унөченче яисә ундүртенче июньдә кагылган булганнар. Ә Варевны без анда уналтысында очраттык.. Димәк, ул көнне, ягъни уналтысында, рацияне алып китмәгәннәр... Ләкин аннан элегрәк алып киткән булсалар. аңа ул тирәдә йөрү нигә кирәк булган? Юк, Варев юк-барга кайнашмас. Монда нәрсәдер бар. Тик шунысы шиксез: бу — безнең өчен
ифрат мөһим кәгазь,— диде Стеклов биологлар биргән документка ымлап — һәрхәлдә ул
— безгә кирәгеннән алда буталмаска ярдәм итә,— дип Чурбанов, елмаеп, аныц сүзен төгәлләде.
Стеклов, әйтәсе тәкъдимнәренең төрле вариантлары турында уйланып, бүлек башлыгына карап торды Биологлар биргән документ one- ф ратив чараларны тамырдан үзгәртүне таләп нтә иде. а
— Документларның әһәмияте турында бераз соңрак сөйләшербез... g
Мин тагын менә нәрсә турында әйтергә теләр идем ышанычлырак бул- g. сын өчен, галимнәр шул тирәдә тагын бер шундый ук чокыр казыган- « нар һәм бер тәүлеккә шул килеш калдырганнар һәм менә аның белән ; чагыштырганда... ц
— Алар да тикшерү эксперименты үткәргәннәр булып чыга
— Әйе. Мин сине алар әйткәннәрнең дөрес икәнлегенә ышандыр- * макчы булам. Юкса, беләм мин сине юл буе шикләнеп барачаксың.. +
Чурбанов маңгаена кулын куепторды, пульсын санады а
— Нәрсә, Михаил Иванович? Авырып киттеңме әллә,— дип борчы- °
лып сорады Стеклов. s
Подполковник кулын гына селтәде: ч
— Юк, юк, зарарсыз. £
Стеклов подполковникның йөзе табигый булмаганча кызарган, күз *
төпләре күгәргән булуга шуннан соң гына игътибар итте. £
— Михаил Иванович, кадерлсм, сиңа ятып торырга кирәк бит,— ө
диде Стеклов аталарча җылылык белән Чыннан да Стеклов аңа ата с. булырлык иде. £
— Ә соң син үзең, Петр Прохорович, нигә дәваланмыйсың? Сиңа. Ф хәтерем ялгышмаса, врачлар ун көнләп ятарга кушканнар иде m
Стеклов бер сүз дә дәшмәде.
— Петр Прохорович, әгәр рация чокырда булса, дошман ул чокырны күзгә бәрелерлек итеп ачык хәлендә калдырыр идеме?
— Юк
— Дөрес Калдырмас иде. Димәк, рацияне чокырдан син ул тирәгә килеп чыккан вакыттан берничә көн элегрәк алып киткәннәр Шулаймы?
— Шулайдыр, мөгаен.
— Бу бер Икенчедән, нигә алар чокырны тиешенчә япмаганнар?
Монысы да тикмәгә түгел, дип уйлыйм
— Мин дә шулай уйлыйм Тапсыннар, күрсеннәр, дип юри шулай калдырганнар. Әйе бит?
Стеклов уйга калды Чурбанов, ачың җавабын да көтмичә, дәвам итте
— Әйе. Рация яшсрелгән чокырның буш булуын күргәч, без. алар исәпләгәнчә, бу төбәк белән кызыксынмый башларга тиеш булабыз Әгәр син Варевка юлыкмасаң, бу чыннан да шулай булыр иде Безнең дошманнар моны алдан күрә алмаганнар Алар үзләрен безнең урынга куеп караганнар да без бу төбәкне күзәтүсез калдырабыз, дигән нәтиҗә ясаганнар Чыннан да. шундый хәлдән соң кайсы җүләре бу тирәдә буталып йөрсен ди?
— Димәк. Михаил Иванович, куаклык эчендәге чокыр күз буяу өчен генә хәзерләп куелган Аңлавымча, син, бу чокырда рациянең исе дә булмаган, димәкчесең?
— Син мине дөрес аңлагансың
— Ә чокыр төбендәге эзләр? —диде ул. һәм Чурбановка әйтергә дә бирмичә, үзе үк җавап кайтарды — Күрәсең, андагы эзләрне дә юри калдырганнар — һәм ул сүзләрен шнк астына алды — Ә бу деталь нәрсә белән раслана?
— Кадерле Петр Прохорович, радист урынында булсаң, син рацияне ничек күчереп йөртер идең.
— Кеше күзенә ташланмаслык итеп... , I
— һәм...
— һәм моның өчен рюкзакны яисә капчыкны җайлаштырыр идем. Рациянең формасын үзгәртер өчен, капчыкка башта күпрәк-чапрак яисә шуңа охшаш нәрсә тутырыр идем
— Во! Кадерле Петр Прохорович, син бик дөрес җавап бирдең. Аппаратны чокырга да шул капчыгы белән .салыр идең.
— Әлбәттә Аны чыгарып торуның ни хаҗәте бар? Өстәвенә аны яшергәндә, ашыгасың-кабаланасың Чокырда дым да артыграк — яңгырлар ява бит Брезентсыз булмый
— Ә алар, Петр Прохорович, алар рацияне чокырга шәрә килеш куйганнар. Белгечләр аның эзен дә тикшереп карадылар Менә, син әйтмешли, бу деталь турында да кәгазь бар
Стеклов, ул биргән кәгазьне укып чыкты, бер мәл кулында әйлән- дергәләп торды да Чурбановка кайтарып бирде. Тегесе аны сейфына салып куйды. Аннары майорга таба борылды
— Әйдә хәзер нәтиҗә ясап карыйк инде,— подполковник урындыгына утырды.— Мин үзем, Петр Прохорович, шундый фикергә килдем: рация кайдадыр якында гына булырга тиеш
Майор кинәт башын күтәрде һәм Чурбановка карап куйды:
— Әйе, әйе, майор, ул кайдадыр шул тирәдә, һәм синең күптәнге танышың нәкъ шуны алырга килгән булган. Ләкин сез аны куркыткансыз Ул куаклыкка яшеренгән һәм сез киткәнне шунда көтмәкче булган Бер үк вакытта ул икенче бер максатны — әгәр аны куаклык тирәсендә күрсәләр, безнең тикшерүчеләрне ялгыш юлдан җибәрү максатын да күздә тоткан. Моның өчен ул чокырны алдан әзерләп куйган
Стеклов уйчан гына башын селкеде:
— Син нәрсә, ул төбәкне күзәтү астына да алдыңмы инде?
— Алдым шул Өченче көһ иртән үк. Ләкин син үзең беләсең: урман эчендә күзәтү алып бару кыен Безгә нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Үзең беләсең, алар бүген булмаса — иртәгә барыбер киләчәк, һәм, әлбәттә, маскарад киеме киенәчәкләр: турист булыпмы анда, гөмбә җыючы булыпмы Әгәр шикле нәрсә күрсәләр, шунда ук юкка чыгачаклар Шуңа күрә урмандагы барлык артык кешеләрне кичекмәстән аннан куарга кирәк.— буталып йөрмәсеннәр.
— Михаил Иванович, менә син миңа шуны әйт әле, нигә безнең дошманнар бу төбәккә ябышып яталар?
— Алар өчен,— дип башлады Чурбанов,— һәр минутта эзләүчеләр килеп чыгу ихтималы булган урынга караганда аулаграк җирдә эш итүе куркынычсызрак Бу бер Икенчесе — урыны бик уңайлы якында гына торак пункты, Идел, олы юл. Син, Петр Прохорович, мөгаен, хак- лысыңдыр синең туган поселогыңда кемдер яшеренеп ята, ахрысы.
Стеклов шунда ук җанланып китте. Чурбановның поселок белән җитди рәвештә кызыксына башлавы аны шатландыра иде. Ә ул кызыксына икән—тәмам ачыкламый торып тынычланмаячак. Идел буе монастыре да аның игътибарыннан читтә калмаячак, ә бу — Стеклов өчен иң мөһиме. Петр Прохорович монастырь серләрен ачу турында күптән хыялланып йөри.
Гражданнар сугышыннан һәм егерменче еллардагы бандитлар хәрәкәте бастырылганнан соң поселок куркынычсызлык органнарының игътибарын үзенә артык җәлеп итмәде. Ул елларда монастырь белән бәйле булган риваятьләрне һәм төрле-төрле имеш-мимешләрне тикшерергә вакыт та булмады. Хәер, күп кеше аларга ышанмый да иде. Ул тарихи чорда күзгә күренеп торган дошманны җиңәргә, халык хуҗалыгын
торгызырга кирәк иде. Өстәвенә ЧКда квалификацияле кадрларның җитешмәве дә үзен сиздерә иде.
һәм менә шулкадәр озак вакыт үткәннән соң, поселок яңадан үзенә игътибарны жәлеп итә башлады.
Чурбанов куаклык тирәсендә яшерелгән рацияне бик жентекләп эзләргә кушты. Эзләү группасы иртәгәсен жидедә үк эшкә кереште. Ра- ♦ диусы йөз .метр чамасы булган түгәрәк билгеләделәр дә озын саплы £ металл капшагычлары һәм мнна эзләгечләр белән жирне «тыңлый» £ башладылар Бу мәйданда ул-бу сизелмәгәч, Стеклов группаны елгага - табарак күчерергә булды =
Кояш инде офыктан шактый күтәрелгән иде. Көн эссе, бөркү Төш- 5 кә кадәр эзләүчеләр шактый арыдылар Майор тирә-юньдә солдатлар 5 казынып маташкан нарат төбенә килеп утырды Аңа бер үк сорау тын- $ гы бирми иде «Кайда соң рация? Чурбанов белән безнең хата нәрсәдә соң?» Эзләнү эшендә система юклыкны һәм бу нәрсәнең рацияне табуга комачаулавын ул сизенә, ләкин бу «системаның» нәрсәдән гыйбарәт ® булырга тиешлеген үзе дә белми иде Берничә көн баш миен эшләтми = тордыңмы — фикер үткенлеген югалтасың. «Бәлки бу картлык галәмә- = тедер?.» р
Лейтенант Мотыйгуллин житәкчелегендә берничә кеше яр буенда * казына иде. Лейтенант итекләрен салды, чалбар балагын кайтарды һәм * суга керле дә, комлы җирдән күзен алмыйча, яр буйлап китте. Солдат- * лар гажәпсенеп ана карап тора башладылар Кайсыдыр түзмәде:
— Әллә балык эзләвегезме, иптәш лейтенант? — дип сорады
— Юк, монда нинди ташлар бар икән дип карыйм е
һәм ул аксыл-көрән төстәге яссы известь кисәкләрен алып, аларны ®
игътибар белән карарга тотынды Суда тагын бераз йөрде дә аягына w киенде һәм, кулына бер башы очлы металл таяк алып, теге вакытта дошман утырып торган куаклык янына китте.
Мотыйгуллин туктады, таякны мөмкин булганча жиргә кадады, аннары таякның жиргә кергән өлешен үлчәде Тагын шулай итте һәр очракта таяк жиргә 60 - 70 сантиметрга бата һәм ташка әверелгән известняк катламына барып төртелә иде. Калкурак жнрдә үскән куаклыкта да туфрак катламы шундый ук тирәнлектә иде
«Калкулык әйбер яшерергә дип чокыр казу өчен унай урын,—дип уйлады лейтенант,- Җир асты суларыннан куркасы юк, атналар буе ятса да, рациягә берни булмаячак Иң мөһиме — монда үтеп йөрүчеләрнең күрүеннән шикләнмичә, тынычлап казырга мөмкин» Ул. яр читенә баскан килеш, әгәр мин алар урынында булсам, чокырны кайда казыр идем икән, дип чамалап торды һәм шундый фикергә килде «Биредә куаклыктан да уңанлырак урын юк»
«Рацияне жиргә яшерергә ниятләгән кеше чокырны известьташ катламына төшеп җиткәнче казыган булырга тиеш»,— дип уйлады ул — Ә казыганда чыккан туфракны һәм өч бармак калынлыгындагы известьташ катламын алар һичшиксез суга ташлаганнар» Бая ул туларны эзләп йөрде дә Ә тапкач, үзенең дөрес уйлаган булуына ышанды димәк. каты катламны да казыганнар Шулай булгач, капшагыч 60—70 сантиметрдан да тирәнгәрәк батарга тиеш һәм ул бер үк операцияне кабатлый башлады
Мотыйгуллин төбендә рация эзләре калган чокыр янында туктап калды Аннары капшагычын жиргә батырды Үлчәп караса — 75 сантиметр Тагын шуны ук кабатлады, каты токым монда башка урыннарга караганда да тирәндәрәк иде «Мөгаен, әзрәк известьташ катламын алганнар да. рациянең эзе ачыграк беленсен өчен, чокыр төбенә бераз мондый туфрак салганнар Ләкин, туктагыз әле, тукта, шпион әфәнделәр Җирне кирәгеннән артыграк казып, аннары шул ук туфракны кн
49
ре салып торуның нигә кирәге булды соң?..» Шул урында ул тотлыгып калгандай булды, һич көтелмәгән бер уйдан аның башы кайнарланып китте. Ул тезләнде дә чокыр төбендәге җирне куллары белән тиз-тиз алып ташларга тотынды. Каты токымга җиткәч, известьташ катламын аралый башлады. Металл таяк ярдәмендә бу катламны да күтәрде. Аста зур гына таш күренде. Мотыйгуллин аны да кузгатты һәм чокырның ян-ягында куыш сыман бер бушлык күреп алды. Анда капчыкка салынган бер нәрсә бар иде. Лейтенант, ашыгып, аны капшап карады: рация ич бу!
— Таптым!—дип, балаларча шатланып, кычкырып җибәрде ул.— Таптым, иптәш майор!
Стеклов дәррәү урыныннан купты һәм, аягы авыртуны да онытып, титаклый-титаклый, куаклыкка таба йөгерә башлады Килеп җитүгә, капчык бавын чиште дә клеенкага төрелгән рацияне тартып чыгарды. Рациянең капкачы юк иде.
— Ә-ә, менә нәрсә белән ясаганнар икән чокыр төбендәге эзне!
Стеклов известьташ катламына, металл таякка, линейкага күз төшерде һәм барын да аңлап:
— Ничә сантиметрга ялгышканнар? — дип сорады.
— Биш сантиметрны исәпкә алып җиткермәгәннәр, иптәш майор Якында гына торган солдатлар, аларныц ни турыда сөйләшүләрен
аңламыйча, аптырап карап тордылар.
Дулкынланган майор лейтенантка таба атлады һәм аны кочаклады.
— Рәхмәт сиңа, энем. Миңа караганда акыллырак булып чыктың!
IX бүлек
— Элеонораны чакырыгызчы,— диде Закиров, телефон будкасының һич ябылмый торган ишеген кулы белән тоткан хәлдә.
— Хәзер, бер генә минут,— дип җавап бирде хатын-кыз тавышы.
«Сеңелесе булса кирәк,— дип уйлады Илдар.— Ә тавышы Эляныкы- на охшаган». Трубкада:
— Тыңлыйм,— диделәр.
— Эля. исәнме,— диде Закиров, үзендә эчке бер киеренкелек сизеп.— Илдар борчый әле сине.
— Ә-ә-ә, Илдарчик, сәлам. Сабакташымның тавышын ишетүгә шат- мын.
— Мин сиңа бер шалтыраткан идем. Командировкада, диделәр.
— Әйе шул. Кичә генә кайттым Истә калырдай булды. Бу бит минем беренче командировкам.
— Димәк, ошады?
— Бик кызыклы сәяхәт,— диде кыз тыныч тавыш белән.— Шулай да өйдә әйбәтрәк.
Закиров* Эляның аңа сабакташ итеп кенә каравын яхшы аңлый, шуңа күрә сөйләшүне үзе теләгән эздән җибәрергә курка иде. Бер кавымга тынлык урнашты.
Ә сез. Ә син. .— дип башлады ул тотлыгып,— шимбә көнне нишлисең? һәм кызның җавап бирүен дә көтмичә, әйтеп салды: — Әйдә, Эля, театрга барабыз.
— Безнең сабакташлардан тагын кем бара соң?
— Без икебез генә...
Эля бераз сүзсез торды.
— Кара әле, Илдар, бу бит һич көтмәгәндә... Аннары шимбә һәм якшәмбе көнне минем вакытым юк.
— Бик кызганыч.. Ә сиңа тагын шалтыратырга мөмкинме?
— Әлбәттә, Илдар. Без сабакташлар ич Теге атнада шалтыра
— Рәхмәт, Эля. һичшиксез шалтыратырмын.
Аларның сөйләшүе шуның белән тәмамланды.
«Ну бу каһәр суккан кыюсызлыкны! Әгәр мин кыюрак булсам, аның белән тугызынчы класста ук дуслашкан булыр идем инде. Ул бит мәктәптә үткәрелгән бер кичәдә үзе мине биергә чакырган иде Ә мин ни- * гәдер курыктым, үзем аны чакырырга базмадым Нигә? Шикләнмичә £ әйтергә мөмкин, шул кыюсызлыгым мине бәхетемнән мәхрүм итте». ? Әгәр шул чакта Элеонора белән дуслашып киткән булсам, бу дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелгән булыр иде, дип ышана иде ул
Шундый күңелсез уйларга чумган хәлдә Закиров хезмәтенә, дөрес- * рәге, торак контораларының берсенә юнәлде. Иртәдән үк көн сүрән 3 иде. Ләкин төшкә таба болытлар таралды, кояш күренде, кыздыра баш- ? лады. Көннең беренче яртысында Закиров районның берничә кечкенә . оешмасында булды Ләкин бу файда китермәде
Ул учреждение коридорына бик аз охшаган караңгы подвал бүлмә- “ гә килеп керде һәм күзенә төшкән беренче ишекне төртеп ачты. Чехов = әсәрләре битләреннән төшкәнгә охшаган, интеллигент кыяфәтле, пенс- = не кигән өлкән яшьтәге ханымнан сорашып, контора начальнигының кайда утыруын белде Аның килүе начальник кешегә әллә ни тәэсир w ясамады әйтерсең НКВД кешеләрен кабул итү — аның көндәлек эше. £ Илдар бирегә килүенең сәбәбен аңлатты.
— Валерий Фролов дигән кешенең бездә эшләгәне юк,— дип жавап бирде начальник.— һәрхәлдә соңгы өч елда эшләгәне юк
— Әйтегезче, сезнең штатта урта буйлы, кара тутлы, кара сакаллы * кешенең торганы юкмы5 Әйтик, соңгы елда.
— Сакаллы, кара тутлы кеше дисеңме? — ул уйга калды — Андый кеше бар иде бугай. Әйе, бар иде. Техник булып эшләде. Күптән түгел генә эшеннән чыкты
Ул телефон трубкасын алды
— Лидия Павловна, безгә НКВДдан бер иптәш килгән, аны работникларның личный делолары белән таныштырыгыз — Ул каршысында утырган Закировка карап алды һәм битараф тавыш белән өстәде: — Уң якта икенче ишек
Лидия Павловна, урта яшьләрдәге бер ханым, шунда ук техникның фамилиясен һәм исемен атады Валериан Фроловскнй Ул зур гына агач шкафның ишеген ачты да шәхси дело папкасын эзли башлады Ләкин таба алмады
Лидия Павловна, каушаудан кулларын жәеп
— Шушында иде ләбаса Мин аны бик яхшы хәтерлим,—диде
Закиров өчен бар нәрсә ачык иде әлеге техник кәгазьләрне үзе белән алып киткән Эзен калдырмаска булган Тәкъдим ителгән фоторәсемнәр арасыннан Лидия Павловна шунда ук йөнтәсне танып алды
— Менә ул Валериан Фроловскнй
— Аңлашылды,—диде Закиров, иркен сулап
Йөнтәс бу эштән моннан бер ай элек, ягъни Древцовнын үтерелүе алдыннан ук киткән булып чыкты
Закиров Лидия Павловнадан Древцов квартирында табылган хатны күчереп басуын үтенде Бу эшләнгәч, Илдар машинка янына үзе утырды «Фролов — профессионал түгел, димәк аның бармаклары машинка клавишына бүтәнчәрәк баскан булырга тиеш Ә тикшерү өчен моны белү бик мөһим Конторада машинка берәү генә бит»
Текстны басып бетергәч, ул Лидия Павловнадан монда булган сөй ләшү турында беркемгә дә әйтмәвен үтенде
Лидия Павловна көлемсерәп куйды
— Сез, ягъни сезнең хезмәткәрләрегез, бар нәрсәне үз-үзегездән дә яшерәсез, шуңа күрә берегез ни эшләгәнне икенчегез белми.
Закиров сагая калды:
— Нигә алай дисез?
— Сезгә кадәр дә НКВДдан бер кеше килгән иде. Ул да беркемгә дә әйтмәскә кушып китте.
— Кайчан булды ул?
— Мөгаен, моннан ике атна, ә бәлки өч атна электер. Фроловский эштән киткәннән соң күп тә үтми.
— Ә ул кеше таныклыгын күрсәттеме?
— Юк Миңа аның кирәге дә юк. Бездә кемнең дә булса эшләве яисә эшләмәве сер түгел ич.
Закиров ул кешенең тышкы кыяфәте турында озаклап сорашты. Лидия Павловна әйткәннәрне «Металлремонт» мастерскоенда ишеткәннәр белән чагыштырып карагач, Закиров Йөнтәсне эзләүчеләр арасында әллә ни уртаклык тапмады
Бераз уйланып торганнан соң Илдар:
— Ә *ул хезмәткәрегезнең фоторәсеме сакланмадымы? — дип сорады
— Әлбәттә сакланды. Онытып торам икән.
Ханым картотеканы карап чыкты, ләкин рәсемне таба алмады.
— Бары да аңлашыла...— дип куйды Закиров уйчан гына.— Ә сез аның тору урынын белмисезме?
Документлары югалудан кәефе кырылган Лидия Павловна бер мәл фикерен туплый алмый торды.
— Хәзер, хәзер... уйлыйм әле Ул кеше кайдадыр автовокзал тирәсендә тора иде бугай., һәрхәлдә минем аны шул тирәдә күргәнем булды... Ә менә урамын, гафу итегез, искә төшерә алмыйм...
— Фроловскийның яшәү урынын кем белә икән?
— Әйтә алмыйм шул.
— Монда ул кем белән булса да дус идеме?
— Ничектер хәтеремдә калмаган Ул һәрвакыт ялгыз иде. Безнең слесарьлар бәйрәмнәрне билгеләү өчен еш җыелалар. Ләкин Фроловский аларга катнашмый, өенә ашыга иде.
Закиров торак конторасының барлык хезмәткәрләре белән дә сөйләшеп чыгарга булды Кичкә таба гына кайбер нәрсә ачыклана төште. Эшчеләрнең берсе Фроловскийны Нәриман урамындагы ике катлы өйдән чыгып барган чагында күргән булган. Шул кеше белән алар Нәриман урамына киттеләр. Әлеге өйне таптылар Сораша торгач, йөнтәснең пенсионерка Минкинада фатирда торганлыгы беленде. Аннары. Минкина сүзләренә караганда, ул компрессорлар заводының тулай торагына күчеп киткән. Шунда эшкә урнаштым, дип әйткән. Ләкин Закировның моңа ышанасы килмәде: йөнтәс бик сак эш итүчән җинаятьче, алай эз калдырып йөрмәс.
Минкинадан сорау алу тагын шуны күрсәтте: йөнтәс шимбә һәм якшәмбе көннәрендә еш кына шәһәр читенә китә торган булган. Кая икәнен хуҗабикәгә әйтмәгән. Автобуска утырып йөргән. Минкина аның берничә тапкыр тасма-тасма билетларын чүп чиләгенә ташлавын күргән. Шулкадәр билетның күпме торуы турындагы сорауга карчык: «Тасмада унбиш тиенлек җиделәп билет була торган иде,— дип җавап бирде.— Шул чак мин әле бер сумга мин көне буе яшим, ә Валериан шулкадәр акчаны бер якка автобус билеты алу өчен генә туздыра, дип уйлап та алган идем».
Автовокзалда Закиров бер сум биш тиенгә Светловолжскидан якында булган дүрт торак пунктына, шул исәптән Святовск поселогына барып булганлыгын белде.
НКВД хезмәткәрләренең якындагы авылларга баруы нәтиҗә бир
мәде. Бу торак пунктлар арасында Святовск—иң зурысы иде. Анда хәзер җирле оешмаларда эшләүчеләрнең личный делолары белән танышучы чекист яши иде.
Икенче көнне экспертлар Древцовны мәктәпкә чакырып язылган хатның Фролов эшләгән торак конторасындагы <Континенталь» маркалы машинкасында басылган булуын әйттеләр ♦
Шулай итеп, йөнтәснең җинаять эшенә турыдан-туры катнашы’ - барлыгы ачыкланды. Хәзер эшнең иң әһәмиятлесен башкарырга — 2 йөнтәсне кулга алырга кирәк иде Аның фоторәсемен НКВДның бар- й лык район бүлекләренә тараттылар
Кичен Закиров Древцовның үтерелүе турындагы эшне тикшерүнең < нәтиҗәләре турында Чурбановка һәм Галләмовка доклад ясады Док- г ладының азагында шундый тәкъдим кертте:
— Мин Древцовка карата террорлык акты ясалган, дигән версия- < не кире кагылган дип саныйм Җыйналган материаллар шуны күрсә- ♦ тә. Бу эшне тикшерүне милиция һәм прокуратура органнары тәмам- а ларга тиеш, аларга тапшырырга кирәк
— Алай Аңлавымча, бу сезнең үз фикерегез? — дип сорады Гал-s ләмов — Ә Тренькин бу хакта нинди фикердә тора?
— Ул хәзергә авыру, иптәш майор Ләкин мин аның белән күп- £
тән түгел генә сөйләшкән идем Ул үз позициясендә кала бу җинаять- х не совет работнигына каршы террорлык акты дип саный £
Закиров урындыкка утырды. ө
— Минемчә, Михаил Иванович,—диде Галләмов, Чурбановка мө- а. рәҗәгать итеп,— эшне тапшырмый торырга кирәк. Җыйналган мате- » риаллар чыннан да тикшерүче Закировның фикерен раслыйлар. Лә- * кин тикшерүдә Жуков — Закиров версиясен шик астына куярга мәҗ- « бүр итә торган ак таплар бар
һәм ул берничә дәлил китерде Алар түбәндәгеләргә кайтып кала иде Террорлык акты эшләргә җыенган кеше йөнтәснең ярдәменнән файдаланырга була йөнтәс, Древцов квартирына керү юлларын табып. террорчының сигналын көтә Ә тегесе, телеграмма турында белеп һәм Древцовның шул телеграмма буенча өенә кайту вакытын чамалап, йөнтәс белән бергә, Древцов квартирына керә Аларның берсе кыйммәтле әйберләр белән шөгыльләнә башлый, ә икенчесе хуҗаның кайтуын көтә. Алар, ике арада сугыш чыгарган булып, тәмәке савытын эшкә кушалар.
— Ничек кенә булмасын, шушы көнгә кадәр йөнтәснең ялгызы гына эш, иткән булуы расланмаган,— диде Галләмов.— Мин, җинаятьчеләр икәү булган, дип кистереп әйтмим, ләкин моның шулай булуы ихтимал. Ә бу хәл йөнтәсне кулга алгач ачыкланачак
Бүлек башлыгы эшне тапшыруны кичектереп торырга карар итте.
Докладтан соң берничә минут та үтмәгәндер, Закиров үз кабинетына кереп җитү белән, аны Галләмов чакырып алды
— Иптәш өлкән лейтенант,— диде ул гадәттәгечә рәсми, коры тон белән,— без бүген бер аноним хат алдык Танышыгыз Бәлки ул сезгә нәрсә дә булса әйтер?
Закиров газетадан кисеп алынган хәрефләр ябыштырылган чирек бит кәгазьне кулына алды.
Республиканың ЧК НКВДсына
Начәлннк! Кәҗә тәкәсс-агентларыгызны минем бакчага - Кәрим авылына жмбәр- магез Анда минем хатыннар кетүе (гарем) Анда керү сәламәтлек ечен зыянлы — суеп ташла\лары бар
Дустың.
— Сәер хат бу,—диде Закиров уйчанланып — Минемчә, исемсез автор безнең игътибарны Кәрим авылына юнәлтүне максат итеп куйган Ни өчен? Әйтүе кыен
— Шул шул менә. Ләкин сез хаклы.
Кабинетка Чурбанов килеп керде:
— Нәрсә, ребус чишәсезме?
Икесе дә аягүрә бастылар
— Утырыгыз, утыр,— дип кулын изәде подполковник һәм өстәл янына килеп утырды.
— Михаил Иванович, без монда Закиров белән бер нәтиҗәгә килдек.— Ул мәсьәләнең асылын аңлатып бирде дә өстәп куйды:—Алар безнең игътибарны бүтән торак пунктларыннан читкә юнәлтергә маташмыйлармы?
Майор Галләмов республика картасы янына килде.
— Картага күз төшерик. Кәрим авылы белән янәшәдә генә — Макфирово, Ключищи, Святовск. Барысы да бер үк ераклыкта. Шулаймы?— Чурбанов белән Галләмов сүзсез генә картага карап тордылар.— Соңгы вакытта Святовск тирәсендә җитди вакыйгалар булып алуыннан чыгып карасак,— дип дәвам итте Галләмов,— безнең игътибарның нәкъ менә шунда тупланган булуы бик табигый.
— Сез нәрсә тәкъдим итәсез? — дип сорады Чурбанов, урындык артына аркасын терәп.— Исемсез хатны игътибарсыз калдырыргамы?
— Кәрим авылында өч меңгә якын кеше яши. һәр яңа кешенең күренүе күзгә ташланмый калмый. Соңгы вакытта, әйтик, соңгы атнада анда нинди чит кеше күренгән — шуны белешергә кирәк...
— Марс Әхтәмович, минем аңлавымча, сез хатны ул авылда яшәүче кеше язмаган, димәкче буласңз?
— Әйе. Минемчә, анда даими яшәүче кеше, хат язып, кем әйтмешли, үзенә төбәп ут ачуларын теләмәс Андый кеше икенче бер торак пунктын, әйтик, Макфировоны атар иде.
— Бик ихтимал,— дип подполковник аның сүзен җөпләде. Ул аягүрә басты, картага карап торды.— Димәк, язган нәрсәсен почта ящигы- на ташлар өчен ул кеше Кәрим авылына махсус килгән?
— һәрхәлдә, почта штемпеле шул турыда сөйли,— диде Галләмов.
Чурбанов урынына барып утырды. Учы белән күзләрен каплады. Күпмедер вакыт сүзсез утырды. Аннары кинәт торды, телефон янына килде. Эчке эшләр халык комиссарының авыл җирләрендә милиция хезмәте белән шөгыльләнә торган урынбасарының телефон номерын җыйды.
— Николай Иванович? Исәнмесез. Чурбанов мәшәкатьли әле. Минем Кәрим авылындагы обстановканы беләсем килгән иде.
Трубкада бер мәл берни ишетелмәде. Комиссар урынбасары кем беләндер сөйләшә иде. «Җитди сөйләшүләрен бүлдердем ахрысы»,— дип уйлады Чурбанов.
— Гафу ит, Михаил Иванович, Кәрим авылында тынычмы, дип сорадың бугай... Тыныч иде...
Чурбанов сагая калды. Йөзе җитдиләнде.
— Ә кичә анда безнең работникны үтерделәр... Пычак белән кадап.
— Участковыйнымы?
— Юк. Совет район бүлегеннән лейтенант Севчукны.
— Җинаятьче кулга алынганмы?
— Качкан Бар кешене аякка бастырдык. Ләкин хәзергә...— Яшен- ков йөткерә башлады. Аннары сорады:
— Нәрсә, әллә синең конторага да барып җиттеме?
— Безгә аноним хат килде. Үтерү белән куркыталар.
Алар очрашып сөйләшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, һәм Чурбанов үзенең урынбасары белән полковник Яшенков янына китте.
Кабинетына кайткач, Закиров уйга калды. Йөнтәсне кулга алуны ничек тизләтергә? Тикшерү эшенең бүлектә калдырылуына ул эченнән
генә шатлана да иде — күп нәрсәгә ирешелгән бит, өстәвенә бу мәсьәлә аны чын-чынлап мавыктыра да. Закиров, эшне тиз көндә тәмамлап булыр, дип исәпли иде.
Аның уйларын көтмәгәндә Элеонора биләп алды. Бүген дүшәмбе — яңа атна башланды «Бәлки хәзер үк шалтыратыргадыр? Ничектер уңайсыз Атна уртасында шалтыратырмын инде». ♦
Берничә көн элек Закиров булып чыккан торак конторасыннан £ шалтыраттылар Башта Илдар контора начальнигының ни сөйләвен ? аңламый торды Хәер, аның уйлары эштән ерак иде шул. Ләкин ул “ шул ук мәлне сискәнеп киткәндәй булды: х
— Алло, алло! Нәрсә дидегез? Кабатлагыз әле, зинһар! Нинди та- 2
ныклык? §
— Нинди дип... Моннан ярты сәгать элек безгә сез шалтыратмады- J гызмынн?
— Кем? Кем шалтыратты? — дип кайтарып сорады Илдар, уры- ♦
ныннан ук торып. ®
— Миңа бер ир кеше шалтыратып әйтте: «Гафу итегез, НКВДдан 2
шалтыраталар,— диде.-—Мин шушы көннәрдә сезнең конторада бул-х ган идем, шунда таныклыгымны онытып калдырганмын;» Ә мин сезгә кире кайтарып бирдем ич,—дидем һәм Лидия Павловнадан сорарга ш вәгъдә иттем Ләкин анарда да сезнең телефон номерыгыздан башка £ беркем бер нәрсә дә калдырмаган булып чыкты. «
Закиров урындыгына лып итеп утырды. Ояларына таяк тыгылган ө кортлар кебек, аның фикерләре төрле якка сибелде. «Безнең җинаять- °- че эшенә төшкәнме-төшмәгәнме икәнебезне ничек җиңел белгәннәр. £ Димәк, кемдер Йөнтәсне саклый. Ә бәлки бу аның үз эшедер? Моңар- Ф чы ул андый нәрсәләр белән шөгыльләнми иде төсле. Ни генә булма- m сын, бер нәрсә бәхәссез — аны үз әшнәләре — җинаятьчеләр эзләгән».
Ул бер мәл ни эшләргә белми утырды
Ул арада Рәхмәтуллии янына килергә кушып. Халык комиссарының секретариатыннан шалтыраттылар
«Чыгып кына тора бит,— дип уйлады Закиров озын коридор буйлап атлаганда.— Комиссарның үзенә үк шулай ашыгыч нигә кирәк булдым икән? һәрхәлдә рәхмәт әйтергә чакырмыйлардыр Ни генә әйтмә, бүләкләгәндә ашыгычлык булмый».
Комиссар бүлмәсендә Чурбанов, Галләмов һәм Яшенков утыралар иде. Закировне да утырырга тәкъдим иттеләр.
— Древцовның үтерелүе хакында эш ничек бара? — диде комиссар Закировка игътибар белән карап.— Кайчан тәмамламакчы буласыз?
Закиров эшнең төп этапларын аңлатты
— Озакка сузмагыз,— диде Рәхмәтуллии коры гына.— Юкса бандитлар тәмам котырындылар, инде сезнең адымнарыгызны контрольгә алганнар Куркыныч янамаганын сизеп алганнар, күрәсең.
Халык комиссары урыныннан торды, кабинет буйлап йөренде һәм тәрәзә янына килеп туктады. Аннары. Яшенковка ымлап
— Рәхим итегез, Николай Иванович, иптәшләрне таныттырыгыз,—
диде. .
Яшенков бер бит кәгазь алды да укый башлады: «Кичә, якшәмбе көнне өлкән лейтенант Севчук, Кәрим авылында туганнарында кунакка баргач, унтугыз сәгатьтә НКВД органнары эзли торган гражданинны күргән. Кино сеансы беткәч, әлеге кеше үзенең бер танышы белән клубтан чыккан да ашыгып урманга таба киткән. Севчук Галимҗан исемле малайны тиз генә участковый Зотов артыннан җибәргән «Геннадий абый Йөнтәсне таныды, аның кай якка китәсен тикшерергә булды, Чистай тракты ягына, урманга таба китте. Коралын алсын да мине куып җитсен, дип әйтте». — дияргә кушкан 19 25 тә сержант Зотов урманнан ерак түгел җирдә, коры елга төбендә хәрәкәтсез ятучы ке-
шене күргән һәм аның янына төшкән. Аркасына пычак кадап үтерелгән кеше Севчук булып чыккан». •
Закиров шаккатты Ул Геннадий Севчукны яхшы белә иде. Бу хәлгә ышанасы килми иде. һәм тагын — Йөнтәс!
— Безнең эштә акрын кыймылдау менә нәрсәгә китерә,— диде комиссар.
Барысы да тын утырдылар.
Закиров башын күтәрде. Аның каршында Галләмов утыра иде. Аның бөтен кыяфәте: <Менә күрдеңме инде әйттем бит мин сиңа, йөнтәснең бер ялгызы гына эш йөртүенә күз йомарга ярамый, дидем. Синең версияң җимерелә түгелме?» — ди сыман иде. Әгәр биредә булма- салар. Галләмов бу сүзләрне кычкырып әйтәчәк иде
Рәхмәтуллин, кайгылы кыяфәт белән, картларча авыр сулады:
— Кызганыч Шундый яшь килеш! Нинди егет иде бит!
Тагын тынлык урнашты
— Якын киләчәктә нәрсә эшләргә уйлыйсыз? — Арыган тавыш белән шыпырт кына сорады комиссар Чурбановтан — һәм гомумән бу үтерүдә безгә мәгълүм вакыйгалар белән үзара эчке бәйләнеш, уртак закончалык күрмисезме?
— Зариф Рәхмәтуллович (Халык комиссары мондый чакта үзенә хәрби званиесе белән мөрәҗәгать иткәнне яратмый иде), сез Древцов- ның үтерелүе һәм Севчукның һәлак булуы арасындагы элемтәне күздә тотасызмы?
— Монысы — тышкы элемтә, Михаил Иванович. Мин исә күренеп тормый торган эчке элемтә турында сорадым. Сүз уңаенда шуны да әйтим, безнең эштә күзгә ташланып тора торган нәрсәләр вакыйгаларның үзара бәйләнешен раслый алмый. Сез моны үзегез дә яхшы аңлыйсыз.
— Зариф Рәхмәтуллович, әгәр без сүзне нәкъ шул мәгънәдә алып барсак, минем фикеремнең буш хыял җимеше булып күренүе ихтимал.
— Кемгә? — дип сорады Рәхмәтуллин, аны бүлдереп. Без бер бүлектә эшләмәгәч, бер төрле фикер йөртүне онытканбыз, димәкче буласызмы? Ягез әле. Михаил Иванович, хыял җимешегезне уртага салыгыз әле.— дип елмайды ул.— Карап карыйк.
— Минем бу фикерем әле өлгереп җитмәде,— дип башлады Чурбанов— Шуңа күрә аны алдан ук әйтергә теләмәгән идем. Севчукның үтерелүе, билгесез радистның пәйда булуы, Святовск поселогы янындагы хәлләр — болар барысы да бер үк чылбырның буыннары.
Үз фикерен аңлатуны дәвам итмәс борын, Чурбанов Халык комиссарына күз төшерде. Ул, аның йөзенә карап, әйтелгәннәрне ничек кабул итүен белергә теләгән иде. Рәхмәтуллинның күзендә шаян чаткылар күргәч, Чурбанов уйлап алды: аЛарның фикерләре элеккечә тәңгәл икән. «Ә Рәхмәтуллин — молодец, үткен фикер йөртү чослыгын югалтмаган»,— дип уйлады ул. һәм шатланып куйды, димәк, версия дөрес!
— Беренчедән, Древцов белән Севчукның үтерелүе арасындагы элемтә — очраклы, аларны уртак бер максат берләштерми. Тик үтерүченең бер үк кеше —йөнтәс булуы гына Ә ул карак. Древцовны үтерүне алдан күздә тотмаган.— Шул чак Закиров Галләмовка күтәрелеп карады Тегесе берни булмагандай утыра иде.— Бу фикер эштәге материаллар белән дә раслана
Чурбанов кабинетта утыручыларга күз йөртеп чыкты — барысы да зур киеренкелек белән тыңлыйлар иде.
— Икенчедән: Йөнтәсне ниндидер шикле кешеләр эзләп йөргән...
— Үзләре шикле булса да, акыллары зирәк,— дип сүз кыстырып куйды полковник Яшенков.
— Ә менә бу соңгылары караклар белән дә, чит ил разведкасы белән дә элемтәдә булырга тиешләр. Шик юк, алар белән бик тә тәж- рибәле, акыллы һәм мондагы обстановканы яхшы белүче кеше җитәкчелек итә. Шулай итеп, йөнтәсне берәр эштә жим итеп файдаланган булулары Ихтимал Табигый ки. шунда берьюлы аны кулы-аягы белән «юеш эш»кә II— Севчукны үтерү эшенә бәйләргә булганнар ♦
Чурбанов стаканнан су эчте, маңгаен сөртте һәм дәвам итте: £
— Кемдер бар көченә безнең игътибарны бүтән торак пунктларын- 5
нан һәм, әлбәттә, беренче чиратта, Святовск поселогыннан читкә юнәл- “ тергә тырыша Безнең өчен дә, дошманнар өчен дә һич көтелмәгән ж булган вакыйгалар нәкъ менә шул поселок тирәсендә башланды ич. 2 Без аларның эзләренә шулай тиз төшәрбез, дип алар һич көтмәгән. 5 Әгәр без шул көтслмәгәилектән тиешенчә файдалана алмаганбыз J икән, монысы икенче мәсьәлә һәрхәлдә без. үзебез дә сизмәстән. Варев белән булган очрашудан соң аларны безнең игътибардан читкә * юнәлтергә тиешле адым ясарга мәҗбүр иттек. Менә шуңа күрә алар ® аноним хатны милиЦиягә түгел, куркынычсызлык органнарына язалар. х Аннары иң ахыргы адымга — кеше үтерүгә баралар х
Чурбанов папкасыннан бер конверт чыгарды *
— Бу конверттагы почта штемпеле хатның шимбә көн җибәрелүе ы турында сөйли Ә Севчукны якшәмбе көн үтерәләр. Без исә аларның * хатын дүшәмбедә алабыз Димәк, без шул көнне генә нидер эшли ала- п быз. Алар әлбәттә, хатның ничә көн барачагын белгәннәр. Димәк. е шимбәдә һичкемнән курыкмыйча эш иткәннәр: авылда участковый ми- “• лиционердан гайре беркем дә юк бит. Аларга кемне үтерсәләр дә ба- £ рыбер булган. Төп максат: бу авылга безнең игътибарны жәлеп итү ® һәм менә бу кадәресен мин тагын бер тапкыр аеруча басым ясап әй- ” тергә теләр идем
Чурбанов бер кавым сүзсез торды һәм тыныч тавыш белән дәвам итте:
— Менә килеп туган хәлнең эскизы шундый
Аннары Чурбанов аерым детальләргә күчте, аларның һәркайсын дәлилләп, тасвирлап бирде. Ул сөйләп бетергәч. Халык комиссары, җанлана төшеп, аның сүзен җөпләп куйды:
— Сезнең фикер бик ачык, Николай Иванович
Чурбанов авырыксынып кына урынына утырды Үз чыгышы аңа ошамады, дәлилләрне жнтэр'лек китерә алмадым, сүземдә эзлеклелек җитенкерәмәде, дип уйлады
— Сораулар бармы? Тагын кем сүз әйтергә тели? —дип сорады Халык комиссары
Сүз әйтүче булмады Чурбановның фикерләре кабинетта утыручыларның күбесе өчен һич көтелмәгән булганлыктан, беркем дә яклап та, каршы килеп тә сүз Әйтергә әзер түгел иде.
— Ярый, иптәшләр, сөйләргә теләүчеләр юк икән, минем үземә бер' ничә сүз әйтергә туры килер.
Ул өстәл тартмасыннан бер кәгазь чыгарды, аңа күз төшереп алды.
— Материаллар белән танышканда мин үзем өчен кайбер нәрсәләрне сызгалап утырган идем Гөнаһ шомлыгына каршы, биредә Михаил Иванович әйткән фикерләр, аныкы кебек үк ачык булмаса да, минем башта да уянган иде Менә мин монда язып куйганмын: «Сев- чукның үтерелүе белән радистның эшләре арасында элемтә булуы турында уйланырга һәм бу версияне тикшереп карарга»,— дип язылган.— Комиссар кәгазен чнткәрәк куеп, күзлек пыялаларын сөртте:
— Дөрес, Чурбанов алга сөргән версия әлеге дәлилләр белән расланмый Шулай да ул иң җитди игътибарга лаек. Мин аның яклы Та
II «Юеш эш» — кеше үтерү бел-ш бәйле булган җинаять
гын кайбер фикерләремне әйтергә теләр идем: — Минемчә, Кәрим авылында алар, йөнтәстән файдаланып, ике төрле максат куйганнар. Беренчедән, аның шик астында булу-булмавын белергә теләгәннәр. Бу нәрсә җинаятьчеләрнең торак конторасына телефоннан шалтыратулары белән раслана. Икенчедән, инде монда әйтелгәнчә, Йөнтәсне жим итеп файдалану да күздә тотылган. Моннан тагын икенче бер нәтиҗә ясау да сорала. Әгәр йөнтәс чит ил разведкасы йогынтысына эләккән икән, тегеләр аны үз максатларында файдаланачаклар Димәк, ул гади бер карак булудан туктый. Монда бер сорау туа: нигә соң әле алар Йөнтәс белән шул тикле мавыгалар? Бу хәл безне сак булырга мәҗбүр итә. Мөгаен, алар Йөнтәс кебек өй басучыдан башка булдырып булмый торган тагын бер зур җинаять эшләмәкче булалар. Әлбәттә, чит ил разведкасын өй басулар кызыксындырмый. Аларга яшерен информация һәм диверсия актлары кирәк. Менә шул әйткәннәрдән чыгып, безгә бик якын киләчәктә күп кенә чаралар күрергә кирәк.
Чурбановның һәм Рәхмәтуллинның чыгышларын Закиров тын да алмый тыңлады.
Киңәшмәдә Древцовның һәм Севчукның үтерелүе турындагы җинаять эшләрен хәзергә берләштермәскә, дигән карарга киленде.
X бүлек
Кулга төшерелгән шифрны чишү өстендә белгечләр өч атна буе баш ваттылар. Ярдәм сорап. Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итеп карадылар. Бәлки алар да шундыйрак шифрга юлыккандыр, дип өметләнгәннәр иде. Аида, чыннан да, ике урынлы саннар белән аралашучы биш урынлы саннардан торган бер шифр язып алынган булган. Ләкин әлегә кадәр «укылмаган» булып чыкты.
Стеклов көн саен бүлеккә килеп йөрде. Радио дулкыннарының ешлыгын һәм диапазонын үзгәртеп, безнең пеленгаторларга «эләкмичә», дошманның бер-йке тапшыру алып барган булуы бик ихтимал, дигән фикердә тора иде ул.
Шифрның сере очраклы рәвештә ачылды. Дөресрәге, шифрлар бүлеге хезмәткәре Старовойтовка нәкъ шул көнне кунакка килгән бер тарихчы-галим ярдәм итте. Николайның нәрсә турындадыр бик газапланып уйлавын да сизмичә, әлеге тарихчы Тимофей Денисов үзенең Идел буйлап югарыга сәяхәте турында мавыгып сөйләргә керешә. Ул үзе өчен бер ачыш ясаган булган: борынгы Болгар дәүләтенең вәкилләре— Идел буе татарларының бабалары — уникенче гасырда елга буйлап югарыга китә һәм анда бистәләр сала торган булганнар, һәм алар биредәге төп халык булган руслар белән тыныч һәм дусларча элемтәдә яшәгәннәр. Андый бистә Кострома шәһәрендә дә сакланып калган Бу шәһәрдә беренче татар зираты 1150 елда нигезләнгән булган.
Старовойтов, бу санны ишетү белән, үзе дә сизмәстән, аның ярдәмендә шифровканы үлчәргә керешә. Аннары көтмәгәндә китап шкафы янына ашыгып килә дә әбисеннән калган тәүратны эзләргә тотына. Православие чиркәвенең изге синоды тарафыннан 1896 елда бастырып чыгарылган бу зур китапны табып, аның битләрен кабаланып актара башлый. Дусты Николай аңа аптырап карап тора. Менә Старовойтов- ның түгәрәк йөзе^ кинәт бөтенләй үзгәрә, шаян кеше битлеге кигәндәй була. Ул Тимофей янына йөгереп килә дә аны кочаклап ала.
— Миңа нинди зур ярдәм иткәнеңне син күз алдыңа да китерә ал-мыйсың! ди ул дулкынланып һәм, гафу үтенеп, хезмәт урынына ашыга.
Моңа тикле файдасыз кәгазьләр булып яткан шифровкаларны «укырга» менә шундый очраклы хәл ярдәм итә.
...Шифровальщик Стекловны бүлек башлыгы Чурбанов янында тапты һәм аларга үзенең ачышы турында сөйләп бирде, һәм бер сәгатьтәй «укылган» радиограммаларны китерергә вәгъдә итте
Стеклов, кесәсеннән «Казбек» тартмасын чыгарып, папирос кабыз- ♦ ды. тирән итеп суырды һәм иркен сулап куйды. £
— Менә хәзер кайбер нәрсәләр ачыкланырга тиеш.
— Тиеш, тиеш,—диде Чурбанов та.—Болай да инде хуҗалар кыса ■“
башлады. Кичә өлкә комитетыннан шалтыраттылар.... Алар безгә бик х зур өмет баглыйлар, Петр Прохорович . Ә без хәзергә куелган таләп- * тән ерак торабыз — аз эшлибез §
— Менә монысы инде һәрхәлдә сиңа кагылмый —днп каршы төш- $ те Стеклов.— Син, туганкай, болай да йөк атыдай тартасың. Һаман әле . терелеп тә бетә алганың юк. Шулай ярыймы инде, я? Сиңа бераз ятып * торырга кирәк иде. Юкса, ходай сакласын, өзлегеп китүең бар
Чурбанов кулын гына селтәде: х
— Җитәр инде. Прохорыч, син тагын мине үгетләргә тотындың, эш = дигән нәрсә ул...
— Авыру ул синең эшеңнән куркып тормый,—Стеклов аның сүзен ы бүлдерде һәм өйдә сөйләшеп утыргандагыдан йомшак тавыш белән * әкрен өстәп куйды: — Сәламәтлек белән алай шаярырга ярамый. Ми- ™ ша, ярамый. Ул сиңа кирәк булачак, әле ничек кенә кирәк булачак. 6
Чурбанов көлемсерәде.
— Әллә сез дәвалаучы врач белән сүз куештыгызмы? Анысы Халык « комиссарына шалтыратам, дип куркыта. Менә бу төенне чишеп бетер- ® сәк, дәвалана башлыйм, дөресрәге, ял алам да кая булса китәм — Ул w сәгатенә карап алды.
— Тиздән шифрны карарбыз, дошманнар нәрсә язалар икән
— Алар, чекистлар тәүрат кебек дин китабын укып маташмый торганнардыр әле, дип уйлаганнар һәм шуңа исәп тотканнар Җитмәсә тагын ачкычы да гадәти түгел, тәүратка бернинди катнашы булмаган төсле.
— Аларның эшләре дә тәүратта әйтелгәннәргә туры килми ич,— дип куйды Чурбанов. Әгәр тәүратның яшәеш турында сөйли торган «Борынгы васыять» дигән беренче китабын укып карасың, тәңре Адәмне. үзе килеп чыккан җирне эшкәртсен, дип Эдем бакчасына куып чыгара Ә шул Адәмнең бүгенге балалары нишлиләр? Алар җир өстенә явызлык чәчәләр, кеше үтерәләр, аларга тыныч яшәргә бирмиләр
Бүлмәгә ашыгып шифровальщик килеп керде
Чурбанов радиограммаларны алды, кәгазьләрне селкеп:
— Менә алар, әле без түләмәгән векселләр,—дип укырга кереште.
Штольцка.
Кирәкле ике кеше таптым Кушаматлары Үгез һәм Чмо Алар ярдәмендә еченче кешене эзлим Анык аша объектка да чыгарга тиешмен
ЧефодмА
Чурбаңов укыган битне бер кырыйга куеп, икенчесен кулына алды:
Аларны эзләү эшенә унеченчен? дә тартыгыз 1нп объектка Роза аша чыгарга ’“l"'"™'-' ШтОАШ
— һәм менә соңгысы,— днде Чурбанов канәгатьсез тавыш белән.
Штольцка —
Хәзерлекне төгәллим Үгез үтерелде Өченченең кайда икәнен ачыкладым Тиздән күзгә чалынырга тиеш Роза елады Эшләр алга китте
Шифровальщик чыгып киткәч, Стеклов радиограммаларны укып чыкты да
— Хәзер монда кайбер нәрсәләр ачыклана,— диде, һәм никадәр яңа сораулар килеп туа...
— Берни дә эшләр хәл юк. Бәлки синең Мефодиең яңадан терелгәндер? Әллә бу очраклы туры килү генәме?
— Ул исән булса да үз исеме белән йөрмәс иде. Менә мин. Михаил Иванович, үземә калса, андый нәрсәгә бармас идем
— Бәлки ул шулайдыр да, Петр Прохорович. Мин дә шулай дип саныйм. Ә бәлки алар безнең шулай дип уйлавыбызга исәп тотканнардыр?
— Аннан ни файда? Әллә дөньяда исем беткәнме? Хәер, бәлки алар шуның белән безне читкә юнәлтеп, моннан егерме ел элек булган вакыйгаларны тикшермәкчеләрдер? Без монда уйлап маташкан арада алар үз эшләрен башкарып та өлгерерләр.
Чурбанов бер кавым уйлап торды.
— Бәлки чыннан да шулайдыр. Шифрлары ачылган тәкъдирдә безне ялган юлдан җибәрү — алар өчен начар фикер түгел. Күп нәрсә ачык булмаганлыктан, безгә. Петр Прохорович, шик уята торган нәрсәләрнең барысын да тикшерергә кирәк. Тик бу турыда соңрак.
Алар шифровкаларның эчтәлегенә анализ ясап, аларны төрле детальләр. вакыйгалар белән чагыштырып шактый озак утырдылар, һәм икәүләшеп шундый фикергә килделәр: радиограммаларда сүз Закиров белән бәрелешү вакытында үтерелгән Үгез кушаматлы җинаятьче турында бара Ә бернинди шик уятмый торган икенче нәтиҗә радиограммаларның рацияне эзли башлауга кадәр җибәрелгән булуына кайтып кала иде. Аларда тагын шундый уй да туды: шифровкада телгә алынган «Өченче» — ул йөнтәс түгел микән?
Ә кем соң ул Роза? Нигә ул «елаган»? Ә «эшләр алга китте» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? «Төп объект» дигәннәре кайда? Ул чак әлеге <төп объект»тан тыш тагын бүтән объектлар да бар булып чыга бит? Бу сорауларга җавап хәзергә юк иде
Шифровкалар белән эш беткәч. Чурбанов белән Стеклов рация яшерелгән чокыр тирәсендә засада оештыру мәсьәләсенә күчтеләр. Моннан элек Халык комиссары үткәргән киңәшмәдә ул төбәктәге «туристлар» палаткасын алырга карар ителгән иде. Кайберәүләр палатка урынына шул тирәгә махсус баржа китереп туктатырга һәм шуннан торып күзәтү алып барырга, дигән тәкъдим керттеләр Ләкин бу тәкъдимнең үз кимчелекләре бар баржадагылар яр читенә йөзеп чыкканчы җинаятьче качып өлгерәчәк. Өстәвенә төнге караңгыда баржадан күзәтү алып барырга гомумән мөмкин түгел. Шуннан соң Кәрим авылыннан ерак түгел җирдә табор корып җибәргән чегәннәрдән ярдәм сорарга карар иттеләр. Чыгышы белән чегән булган бер милиция работнигын таптылар Аның аша таборның Идел буена күчеп урнашуын оештырдылар Чегәннәр элек тә шул тирәдә тукталган булганлыктай, бу күчү шик уятырга тиеш түгел иде.
Чегән чатырларының янәшәсендә үк оперативникларның шундый ук чатырлары урнашты. Алар тышкы кыяфәтләре һәм кием-салымнары белән дә таборныкылардан аерылып тормыйлар иде. Чурбанов вакыйгаларның ничек дәвам итәчәген күз алдына китерергә тырышып карады Бер карашка барысы да алдан күрелгән кебек иде. Ләкин ул бу операцияне күңеленнән кат-кат үткәрде, аның детальләре турында Гал- ләмов һәм Стеклов белән киңәште.
Икенче көнне Чурбановны авыру тәмам аяктан екты Аның урынына Галләмов калды.
Чокыр казылган урын өзлексез күзәтү астына алынганнан бирле дүрт көн узды, ләкин беркем дә күренмәде
Табор исә үз тормышы белән яши бирде. Иртән үк хатын-кызлар Светловолжскига һәм тирә-юньдәге авылларга китәләр Ирләр ат көтәләр, утын хәзерлиләр, йоклыйлар, карта уйныйлар Кичкә таба табор җанлана: хатыннар кайта, алар белән бергә шук бала-чага кайта, ф куанып көлешкән тавышлар ишетелә. Ә төнлә табор, чатырлар, шу- . лар тирәсендә утлап йөргән атлар караңгылыкка төренгәч. Идел өсте-. <2 нә чегән учакларының кызгылт чаткылары белән бергә ягымлы һәм дәртле моң тарала Жырлар житез биюләр белән алмашына Анна- и ры тагын җыр яңгырый. <
Кичләр сизелмичә генә үтеп китә Оперативникларга көндезләрен | күпкә кыенрак аларның палаткасы көн уртасында мунчаны хәтерлә- з- тер дәрәжәгә җитеп кыза Ә ике-өч кеше гел шунда булырга мәҗбүр. * ә төннәрен алтысы да шунда. ♦
Берәрсе килеп, чегәннәрдән үзенә кирәкле мәгълүматны ала алма- « сын өчен иртән оперативникларның өчесе табор кешеләре белән ат кө- ° тәргә китә Чыннан да. тәҗрибәле агентка табордагы халыкның соңгы = берничә атна әчедә артуын һәм кем хисабына артуын белү бик жит- =* кәй: ул шунда ук үзенә тиешле нәтиҗә ясаячак. ш
Чекистлар рация хуҗасын төрле кыяфәттә күз алдына китерделәр. * Стеклов, мәсәлән, ул таборда чит кеше юклыгына ышану өчен, башта шунда сугылырга тиеш, дип уйлый иде Аның фикеренчә. ул тоткан ° балыгын сатып йөрүче сыйфатында киләчәк. Галләмов исә. шпион яи- £ сә аның иярчене үзенә кирәкле мәгълүматны көндезләрен табордан « китүче хатын-кызлардан алырга тырышачак, дигән карашта торды. ® һәм. мондый хәл була-нитә калса дип кайбер чаралар да күрделәр "
Мәсьәлә табор Идел буена килеп урнашканнан соң алты көн үткәч ачыкланды. Ул көнне Наталья Большанинова һәм Рада Биленко, үтеп баручы машинага утырып, Светловолжскига килделәр Шактый вакыт кибетләрдә, шәһәр базарында йөрделәр Төштән соң. рәхимсез кыздырган кояштан качып, вокзал каршындагы бакчага керделәр һәм. үтеп-сүтеп йөрүчеләрне туктатып, күрәзәлек итә башладылар Ләкин киләчәктә үзен нинди язмыш көтәсен белергә ашыгучылар аз иде. Большанинова. инде уңышка өметен өзгән булса да. акрын гына атлап килүче көрән тужуркалы, таза гәүдәле, урта яшьләрдәге бер ирне туктатты Тегесе чегән хатынына бер мәл карап торды, елмайды һәм урындык янындагы агачка килеп сөялде. Большанинова карталарын күрсәтте. ә теге кеше биш сумлык акча чыгарды
— Бирегә акча эшләр өчен бик ерактан килгәнсез, ахры,— дип шаяртты ир кеше.
Нишлисең инде, чибәркәем? Гаилә бар. әнә күрәсез ич.— һәм чирәм өстендә нидер кимереп утыручы икс кызчыкка ымлады — Менә алар аркасында шундый эссе көнне Святовскндан килергә туры килә. Шуңа күрә алтынлатсаң икән минем кулны, энже бөртегем
Большанинова әлеге кешегә якын киләчәктә аны нинди шатлык- бәхетләр көтүен, аның нинди рәхәт көннәр кичерәчәген әйтеп бнрде. Ир кеше, башын изәп. кнтмәкче булды, ләкин күрәзәче чегән хатыны аны болай гына ычкындырырга теләмәде, юлына аркылы төшеп, хатынының һәм балаларының да язмышын әйтеп бирергә теләвен әйтте
Теге кеше иңбашын сикертеп куйды
— Минем гаилә турында нәрсә әйтә аласың соң син,— үзеңнең таборың турында да җүнләп белмисеңдер әле!
— Кем белми? Минме?
Ул арада теге, акча эзләгән булып, кесәсен капшарга тотынды Ләкин кулын кесәсеннән чыгарырга ашыкмады
— Я, әйт. ничә кеше хәзер сезнең таборда? — диде ул, ниһаять, ун сумлык акча күрсәтеп.
— Җитмеш ике.
— Әгәр мин сезгә кунакка килсәм, җитмеш өченче буламы?
— Юк, нигә? Кадерле кунагыбыз буласың,— диде чегән хатыны, күзен акчадан ала алмыйча.
— Сездә хәзер кунаклар юкмыни?
— Бар. Алты кеше. Горький өлкәсеннән килгәннәр.
— Кунакның җүнлесе өч көннән артык тормый. Ә алар сезнең сый- хөрмәттән симереп беткәннәрдер инде. Үзләре, баксаң-күрсәң, сезнең җырларны җүнләп белмиләр дә булыр. Инде бию турында әйтеп тә тормыйм. Шулаймы?
— Дөрес сөйлисең, кадерлем. Йоклаудан башлары чыкмый. Гомумән, ул ирләрдән файда аз.
— Үз телләрендә сөйләшә беләләрме соң? Әллә онытып бетергән-нәрме?
— Онытканнар, кадерлем. Берсе генә аз-маз ермачлый шунда,—чегән хатыны акча сорап кулын сузды.
— Ә бәлкем алар чегән дә түгелдер?
— Кем белә инде аларны?
— Алар сездә күптән яшиләрме соң?
— Иртәгә бер атна була, кыйммәтлем минем.
Ир кеше аңа унлык акча сузды:
— Әйдә тагын бер тарат әле карталарыңны: минем үземә дә, гаиләгә дә. Телең бик татлы.
ЧегЗн хатыны кочак-кочак бәхет, санап бетергесез байлык вәгъдә итеп такылдый башлады.
Ләкин көрән тужуркалы сәгатенә күз төшереп алды:
— Фу, шайтан алгыры! Поездга соңга калам бит,— диц, йөгереп диярлек китеп барды.
Шуннан соңгы вакыйгаларның мәгънәсен Большанинова һич аңлый алмады. Ул урындыкка килеп утырырга да өлгермәде, аның янына кара костюм кигән егет килеп туктады һәм аңардан әле хәзер генә киткән кеше белән ни турында сөйләшүләрен сораштыра башлады Чегән хатыны башта кул селтәп кенә котылмакчы иде, ләкин егет милициядән икәнен әйтте һәм таныклыгын күрсәтте; ә үзе көрән тужуркалыга әле- дән-әле борылып карады. Әлеге кеше табор һәм аның кунаклары турында сорашмадымы, дигән сорауга чегән хатыны уңай җавап биргәч, милиционер тегенең артыннан торып йөгерде.
Көрән тужуркалы инде ераклашып бара иде. Менә ул, куркыныч барын сизенепме, урам аркылы чыкканда артына әйләнеп карады һәм, аңа таба йөгерүче егетне күреп, тыкрыкка борылырга ашыкты, ләкин шул чак, ал арның һәр икесе өчен һич көтмәгәндә, якындагы ишегалдыннан милиция сержанты килеп чыкты. Шунда арттан килүче егет:
— Туктагыз әле, гражданин! Туктагыз! — дип кычкырды.
Көрән тужуркалы теләр-теләмәс кенә туктады һәм сержантның килүен көтеп торды, аннары тиз генә артына борылды, күз ачып йомган арада уң кулы белән тегенең эченә китереп сукты да тыкрык буйлап йөгерде.
— Тукта! Юкса атам!—дип кычкырды эзәрлекләүче егет.
Көрән тужуркалы кеше күп йөри торган бу урамда атмаячакларыи яхшы аңлап, кычкыручыга һич игътибар итмичә, бар көченә чатка таба йөгерде. Урамдагы кешеләр бу күренешкә гаҗәпсенеп карап тордылар. Менә пистолеттан аткан тавыш яңгырады. Егет тагын кычкырды:
— Тукта!
Урамдагы халык як-якка сибелде. Ниндидер бер ир кеше йөгерүчегә каршы төшмәкче иде, ләкин теге, туктап тормыйча гына, бер ая-
гын алга ташлады да, каршы чыгучыны аяктан екты Егетнең һаман калышмавын күреп, җинаятьче каешына кыстырылган наганын тартып чыгарды һәм, төзәп тормастан, атып җибәрде. Ләкин тидерә алмады.
Милиция хезмәткәре кирпеч бинаның стенасына елышты. Чылтырап пыяла ватылганы ишетелде. Якындагы тыкрыкка борылмас борын көрән тужуркалы тагын ике тапкыр атты. Тавышлар, хатын-кызларның ф кычкыруы ишетелде. Ниндидер бер ир кеше а
— Ярдәм итегез! Бандитлар! Үтерәләр! Ка-ра-ул —дип акырды. - Җинаятьче урамны аркылы чыкты да, ишегалдына кереп яшеренер й
өчен, якындагы өйгә таба йөгерде.
Милиционер, алдарак атлаучы егет белән кызны күреп
— Тотыгыз бандитны! —дип кычкырды. п
Алда баручыларның берсе Тренькин иде. Ул артына әйләнеп кара- # ды. аңа таба якынлашучы кораллы кешеләргә карап торды һәм шул ук * мәлне коточкыч курку аның бөтен тәнен челлә салкыныдай куырып ♦ алды. Ул акбурдан агарунды, стенага елышты. Җинаятьче Тренькинга а җитәргә нибары ике адым кала тагын коралың күтәрде. Аның артын- ° нан йөгерүче егет, теге атып җибәрмәс борын ук, өметсез саналган туп- | ны тотарга тырышучы волейболчыдай, җиргә егылды һәм, дошман пу- =: лясы аңа тими калды. £
Җинаятьче, тир исе бөркеп, Тренькинның яныннан ук йөгереп үтте к һәм ишегалдына таба борылды. Эдуард, бу тирәдән тизрәк китәргә £ теләп, акны-караны күрмичә, үзе белән килгән кызга таба атлады, лә- е кин Шунда ук аксый-аксый җинаятьче артыннан йөгерүче милиция хез- ь мәткәренә килеп бәрелде. Тегесе Тренькинның йөзенә күз төшерде, «> «фу, шайтан», дип сүгенеп алды һәм ишегалдына йөгерде Тренькин тә- * мам аптырап калды: бу егет шәһәр милиция идарәсендә эшләүче Юрнй т Герасимов иде. Лейтенант Герасимов, перспективалы хезмәткәр була- •рак, аларның резервына кертелгән һәм кайчак менә шундыйрак операцияләргә катнаштырыла иде.
Шул чак Тренькинны икенче бер курку биләп алды «Әгәр ана бернинди ярдәм күрсәтмәвемне эшләгән җирдә белеп алсалар?» һәм бу курку аны Герасимов артыннан ишегалдына таба йөгерергә мәҗбүр итте Ишегалды үтеп йөрмәле түгел иде. Анда да ату тавышлары яп гырады. Үлем куркынычы куркак исемен күтәрүдән, намусына тап төшүдән шүрләүгә караганда көчлерәк булып чыкты, һәм Тренькин кире борылды. Шулай да аның күңелендә: «Бу ыгы зыгы арасында Гераси мов мине танымагандыр әле».— дигән өмет чаткысы уянды Шулай үзен тынычландырып, ул әлеге урыннан ераграк китәргә ашыкты
«Туры килеп торуын кара син. Ни пычагыма кирәк иде,миңа монда килергә? — дип пошынды Тренькин.— Тиктомалга чебен урынына үтереп ташлый яздылар бит үземне Барысы да шул Людка аркасын да. «Әйдә, җаным, урам әйләнеп керик», имеш»,— һәм ул янында бару чы кызга усал караш ташлады. Тизрәк котылырга кирәк моннан Бар бит дөньяда үзләре белән гел мәшәкать һәм күңелсезлекләр генә алып килүче кешеләр
Тренькин, күңелсез уйларыннан айнып, тизрәк кайтып кнтү ягын карады. Ә янындагы кызга, тиздән хатын өйгә кайтырга тиеш, дигән булды Саубуллашу билгесе итеп кулын изәде дә урамдагы халык ара сына кереп югалды
Ул арада җинаятьче, аучылар куып килгән бүредәй, ишегалдында атылып-бәрелеп әйләнде. Менә ул ике катлы өй ишегенә кереп китте. Аның наганында патроннар беткән иде инде. Өйнең чормасына менде, аннан калай белән капланган түбәгә чыкты һәм. дыңгыр-даңгыр килен, янгын баскычына таба йөгерде Җинаятьчене тере килеш тотарга теләп, Герасимов атмады. Түбәгә чыгу белән ул җинаятьчене янгын бас кычыннан аска төшә башлаганда куып җитәчәген аңлады. Монын
Т. Хаэциәхмәтов рәсеме
шулай булачагын һәм үзенең уңайсыз хәлдә калачагын җинаятьче дә чамалады ахры. Шуңа күрә ул түбә уртасында туктап калды һәм. Герасимов аңа якынлашу белән, котырган эттәй, аңа ташланды. Герасимов аның йодрыгыннан читкә тайпылды, ләкин аны үзенә якын җибәрмичә булдыра алмады Теге гаять көчле булып чыкты, оперативникны тимер кыршау белән кыскандай, кочаклап алды. Шулай да Герасимов ♦ терсәге белән тегенең яңак сөягенә китереп сугарга өлгерде. Ул шунда а. ук аңа йодрыгы белән дә берне тондырырга теләгән иде, ләкин җн- ? наятьче аның башына сукты. Герасимовның башы әйләнеп китте, һәм £ ул. егылып китмәс өчен, дошманына ташланды, аны бугазыннан эләк- ° тереп алмакчы булды Менә шунда алар, бер берсенә ябышкан хәлдә. < түбә кыегыннан аска тәгәрәделәр һәм ике катлы өй биеклегеннән җир 5 гә егылып төштеләр
XI бүлек ®
Закиров соигы көннәрдә Идел буендагы бер торак пунктыннан = икенчесенә йөреп чыкты. Кәрим. Макфирово авылларында. Святовск 4 поселогында булды. Ләкин җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмады Бары £ шул нәрсә ачыкланды шимбә көн кичкырын аларны Макфирово авы- * лыннан ерак түгел җирдә бер көтүче, ә төнге сәгать унда Святовск по- п селогындагы агач склады каравылчысы үлгән. Сакаллы, попларныкы е төсле озын кара чәчле, карсак буйлы бер кеше Макфирово ягыннан <*■ килүче ЗИС-5 маркалы йөк машинасыннан сикереп төшеп калды, диде * ул. Закиров шул тирәдәге «Кызыл байрак» колхозыныкы булган бу ® машинаны эзләп тапты. Ләкин шофер берни әйтә алмады Куаклык " янындагы борылышта — ул. гадәттә, тизлекне киметә торган җир икән — сикереп менеп утырган булуы ихтимал, днп кенә котылды Бу борылыш Макфирово авылыннан ярты чакрым чамасы
Димәк, йөнтәснең эзе Святовск поселогына килә. Ә Святовскидан Светловолжски га бары тик ике юл белән: автобуста яисә Идел буйлап су трамваенда барып була. Ләкин автобус станциясендә дә. пристаньда да Фролов-йөнтәсне күрүче табылмады.
«Әгәр, Стеклов уйлаганча, Святовскида вакыйгаларның барышына йогынты ясый алырдай зур бер козгын оя корган булса.— дип уйлады Закиров,— ул Йөнтәскә бу тирәдә буталырга рөхсәт итмәс иде» Мондый нәтиҗә подполковник Чурбановның фикере белән дә тәңгәл кнлә Димәк, Фроловны бу поселоктан эзләү файдасыз.
«Ә бәлки ул хуҗасының сүзен тыңламыйча, үз белдеге белән шунда калгандыр?» Менә шунда ул Йөнтәснең, чама белән бер сумлык билет алып, каядыр шәһәр читенә йөргәнлеген исенә төшерде. Андый билет белән дүрт торак пунктына, шул исәптән Святовскнга барырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясаган иде бит ул йөнтәс элек йорт басучы гына булган һәм чит ил разведкасы белән элемтәдә тормаган, шуңа күрә теләсә кайда яши алган Хәзер исә. күрәсең, хәл үзгәргән аның хәрәкәтләрен. ни эшләргә, кайда яшәргә тиешлеген шеф хәл нтә булыр Шул ук вакытта Фроловның элек тә Святовскнга килеп йөргүр булуын искә алсак, аның бирегә элекке гадәт буенча, хуҗасының рөхсәтеннән башка да килгән булуы ихтимал Менә туларны уйлап. Закиров җинаятьчене Святовскидан эзләргә кирәк, дигән фикергә килде. «Иртәгә үк шул поселокка күчеп киләм»,— диде ул эчүннән
Кичен. Светловолжскига кайткач, ул Бабанинага шалтыратты Көне буе чабып арыганга күрәме, дулкынлануы басыла төшкән иде аның «Дулкынланырлык көч калмаган».— дип уйлады ул Эляның тавышын ишеткәч.
— Беләсеңме. Илдар,— трубкада кызның тавышы ерактан ишетелде,— минем бер тәкъдимем бар.
Илдар сагая калды. Көтелмәгән һәм гадәти булмаган бер нәрсә буласын сизү шатлыгы аның арыганлыгын тәмам юк итте.
— Хәзер сәгать 19.40. Шулаймы?
— Шулай,— диде Закиров, сәгатенә карап.
— Минем бер дус кызым бүген институтны тәмамлавын билгеләп үтмәкче була. Мине дә чакырды. Үзем генә барасым килмәгән иде. Әгәр теләсәң, бергәләп барабыз.
— Уңайсыз булыр инде ул. Мине чакырмадылар ич,— диде Илдар каушап, ләкин шунда ук ашыгып риза булды. — Дөресен әйткәндә, мин рәхәтләнеп риза...
Алар кайда һәм кайчан күрешәчәкләре турында сүз куештылар.
Илдар зур кыенлык белән чәчәк бәйләме тапты, бер тартма конфет алды. Бабанина көттермәде, тиешле вакытта килеп тә җитте. Ул өстенә кара панбәрхет күлмәк кигән, муенына Клеопатраның профиле төшерелгән алтын кулон таккан иде.
Илдар аңа чәчәк бәйләме тоттырды, һәм алар якындагы дүрт катлы кирпеч йортка таба киттеләр. Ишекне тантананың сәбәпчесе үзе — сары чәчле, озын керфекле, алсу битле кыз ачты.
— Ниһаять,—диде ул шатланып һәм Илдарга кызыксынып карап куйды. — Мин инде килмәссез дип уйлаган идем.
Ярым ачык ишектән алгы бүлмәдә сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә иде.
Хуҗабикә Закировка кулын сузды:
— Фәридә.
— Бик шатмын,— диде егет һәм, башын бераз ия төшеп, өстәде.— Илдар.
— Рәхим итегез,— кыз, яңа килгән кунакларны түргә узарга чакырып, ишекне киңрәк ачты. Озын өстәл тирәсендә кунаклар тезелешеп утыра иде.
Өстәл янына ике йомшак урындык китереп куйдылар да Илдар белән Элеонораны рәттән утырттылар. Мондый урындыкларны Закиров театр сәхнәсендә, дворяннар тормышыннан алып язылган спектакльләрдә генә күргәне бар иде. Бу квартирдагы бар нәрсә: күпертмә бизәкле түшәм, стенадагы келәмнәр, алтынланган рамнарга куелган рәсемнәр,— хуҗаларның борынгы әйберләрне яратулары турында сөйли иде.
Шундый обстановкага эләккәч, Илдар, күпмедер вакыт, үзен уңайсыз сизеп, тартынып утырды. Нигәдер Эрмитажда беренче тапкыр булуын исенә төшерде. Анда күргән нәрсәләр аны тәмам шаккатырганнар һәм ул үзен ничектер кечкенә бөҗәк хәлендә итеп сизгән иде.
Шул вакыт ул өстәлнең аргы башында утырган Тренькинны күреп алды. Ул мыскыллы елмаю белән Закировка карап-карап ала иде: менә, янәсе, гомерендә беренче тапкыр адәм рәтле өйгә эләккән дә, хәйран калып, авызын ачып утыра, танышларын да күрми Закиров, ияк кагып, аның белән исәнләште. Тренькин исә, күзләре белән ашардай булып, Элеонорага текәлгән иде.
Кунаклар Фәридәне өстәл янына чакырдылар, синнән башка күңелсез, диештеләр. Аннары тостлар башланды.
Закиров Фәридәнең аңа карап торуын сизде. Моны Эля да күреп алды:
— Дус кызымның сиңа күзе төште, ахрысы,— диде ул.
— Юк ла, Эля, сиңа гына шулай тоелгандыр.
— Син алай димә. Мин аны бик яхшы беләм, болай итеп берәүгә
дә караганын күргәнем юк иде. Шунысын да әйтим, аның хәзергә беркеме дә юк,— дип елмайды Эля.
Сүзне икенчегә бору өчен Закиров
— Фәрид.» белән янәшә утыручы карт кем? — дип сорады
— Ой, син мине гафу ит. Илдар. Онытып торам икән, без бит профессор Хәбибуллиннарда, дөресрәге, аның кызында кунакта. ♦
Кунаклар аз эчтеләр, әмма өстәл янында иркенлек, самимилек хөкем сөрде. Аларга каршы утыручы юан гына бер кеше жор теле, тап- £ кыр сүзе белән бөтен мәҗлес халкын үзенә каратты Әкренләп Илдар S да үзен иркен сизә башлады. Тиздән пластинкалар уйната башлады- ° лар, кайберәүләр биергә үк тотындылар. Эляның биисе килми иде. шу- < ңа күрә Илдар, кызыклы хәлләр турында сөйләп, аның күңелен табар- ц га тырышты. Әлеге юан кеше, кунаклар исеменнән, Фәридәнең скрип- = када берәр көй уйнап күрсәтүен теләде. Тегесе ялындырып тормады. * Ул инструментны тикшереп карады, аягүрә басты, сызгычын кылларга ♦ тидерде, һәм бүлмәгә нәфис моң таралды. в
— Яруллинның <Шүрәле»сеннән бу вальсны мин һәрвакыт дулкын- °
ланып тыңлыйм,— дип пышылдады Илдар —Ә Фәридә бик әйбәт уй- = ный... ч
— Син, Илдар, молодец булып чыктың, боксны гына түгел, классик « музыканы да беләсең икән..
Закиров дәшмәде. Эляның бу мактавы аңа ошамады. «Минем туры- m да әйбәт үк фикердә түгел икән бу кыз.. »
Фәридә уйнап бетергәч, барысы да аягүрә басып кул чаптылар. °- Аның тагын нәрсә булса да уйнавын үтенә башладылар, әмма Марк * Егорович—теге юан кешене шулай атыйлар иде — тавышын күтәрә Ф төшеп әйтте:
— Кадерле кунаклар, бүген Фәридә — безнең күңелне, без аның күңелен ачарга тиеш, аңа бераз ял бирик
Кунаклар өстәл яныннан кузгала башладылар Бер почмакта Тренькни берәү белән музыка турында сөйләшеп тора иде Аларга Илдар да килеп кушылды.
— Безнең кадерле коллегабыз Закиров җинаять эшләреннән ары китә алмый,— диде исерә төшкән Тренькни, әллә ни тәкәллеф саклап тормыйча. Аннары тагын өстәде: — Вакыт үтә, ә без синең белән, бөек идеяләр тудырасы, зур эшләр башкарасы урынга, шайтан белсен ни белән шө! ыльләнәбсз.
Закиров иңбашларын сикертеп куйды:
— Ә кем соң сиңа комачаулый? Тудыр, иҗат ит Гомумән, вакыт турында сөйләшеп кенә калмыйлар, җырлыйлар да Кайбер музыка әсәрләре вакытның тыелгысыз агышын сүзләргә караганда яхшырак тасвирлап бирә.
— Ә син конкретрак сөйләш,— диде Тренькин төмсәләнеп.
— Менә мисал өчен Масснэның «Элегия»сен алыйк. Бу бит чиксез кадерле, мәңге кире кайтмас үткән вакыт турында йөрәк әрнеткеч кыч кыру, кадерле үткән гомер турындагы газапларның апофеозы.
— Минемчә, музыка турында сөйләүгә караганда үзен тыңлау рә хәтрәк,— диде Тренькин. — Менә син безгә шул «Элегияэне уйнап күрсәт Белгән кеше булып такылдарга барыбыз да булдырабыз.
Илдар Тренькинның аны уңайсыз хәлдә калдырырга тырышуын аң лады. Ул башта шундый ук тонда җавап бирергә теләгән иде. ләкин соңыннан, оятка калмас өчен, чыннан да уйнап күрсәтү хәерлерәк булыр, дигән карарга килде, һәм шунда кулыннан тотып музыка мәктә бенә йөрткән әнисен рәхмәт хисе белән искә алды Бүлмәдә кызыл агач тан эшләнгән, Бетховен барельефы төшерелгән, бронза шәмдәлләр куелган «Клннгман» маркалы пианино тора иде
— Кайчак бергә эшли торган иптәшеңнең киңәшенә колак салырга кирәк,— диде Илдар, елмаеп. Аннары, Фәридәгә мөрәҗәгать итеп, өстәп куйды: — Сез каршы түгелдер?
— Юк, юк, киресенчә. Үтенәбез...
«Буталмасам гына ярар иде»,—дип уйлады Илдар дулкынланып. Клавншлар буйлап бармакларын йөгертеп алды да баритон тавыш белән җырлап җибәрде. Илдар «Элегия»нең көен бөтен -җаны-тәне белән тоя-сиземли иде. Ул бөтен күңелен биреп, рухланып уйнады һәм җырлады, ә уйнап бетергәч, аны мактарга тотындылар.
— Менә кайда яшеренеп ята икән талант! —диде Фәридә, аңа туры карап.
— Илдар,— диде Элеонора елмаеп,— ничек син үзеңнең шундый яхшы һөнәреңне еллар буе сабакташларыңнан яшереп йөри алдың?
— Яхшы сыйфатыңны яшерә белү — зирәклек ул,— диде Марк Его-рович, хәйләкәр елмаеп: — Дошманнарда көнчелек уятмый.
Илдарны тагын уйнарга һәм җырларга мәҗбүр иттеләр. «Я встретил вас» романсын башкарганда. Илдар стенага сөялеп басып торган Элеонорага карап-карап алды. Кыз да аның бу карашын сизә иде.
Илдар янына Фәридә һәм тагын бер күзлекле кыз килеп утырдылар. Теге кыз күзлеген рәтләбрәк куйды да, биючеләргә кырын карап, әйтте:
— Борынгы Грециядә, антик эстетика үсә башлаган чорда, Еврипид: музыка яхшылыкка алып бармый гына түгел, киресенчә, кешене бозыклыкка илтә, аңарда хайвани теләкләр уята, дигән, һәм ул хакыйкатькә якын килгән, минемчә.
Шул чак якында гына күңелсез кыяфәт белән утырган Марк Егорович җанланып китте:
— Менә ничек?! Кызык. Минем кайдадыр Платон белән Эпикур-, ның да чат саен музыканы сүгүләре турында укыганым бар иде барын. Ләкин алар мондый ук катгый нәтиҗәгә килмәгәннәр бугай. Аңлавымча. Еврипидның фикеренә сез дә кушыласыз.
— Әлбәттә!
— Сез соң һәр төрле музыканы шулай кире кагасызмы? — диде Закиров.
— Нигә алай булсын? Классик музыканы кабул итәм. Ә менә мон-дыйны,— диде кыз, биючеләргә ымлап. — Амбар йозагы белән бикләргә кирәк.
Күзлекле кыз әйткән бу ахмак сүзләр, нәкъ афоризм кебек: алар икесе дә озак яшәүчән, дип уйлап алды Закиров.
— Монысы инде зәвык дигән нәрсәгә бәйле. We gustibus disputan- dum’. Кыскасы, кемгә нәрсә ошый бит,— диде ул һәм Фәридәгә мөрәҗәгать итте: — Ә сез ничек уйлыйсыз?
— Tempera mutanturIII IV. Ошый икән, теләсә нинди музыканың яшәргә хакы бар, — диде Фәридә. Аның бөтен кыяфәте «Без институтта латинчаны өйрәнмәсәк тә, аз-маз сукалыйбыз. Зинһар, борын чөймәгез»,— дия сыман иде.
«Менә син нинди икәнсең,—дип уйлады Илдар, Фәридәгә ихтирам белән карап. — Беркатлыга охшамаган бу, үзен-үзе яклый белә торганнардан». Нәкъ шул мәлне ул эшенә шалтыратырга кирәклеген исенә төшерде.
— Сездән шалтыратып алырга мөмкинме?
— Әлбәттә. Рәхим итегез. — һәм кыз аны телефон янына алып килде.
III Зәвык турында бәхәсләшмиләр (латинча)
IV Заманалар үзгәрә (латинча)
Трубканы Галләмов алды.
— Сез кайда югалдыгыз? — дип мыгырданды ул сәлам бирәсе урынга —Без монда Тренькин белән сезне эзли-эзли арып беттек инде. Хәзер үк бирегә килегез.
— Иптәш майор, әллә берәр көтелмәгән нәрсә бармы? —дип сора- ♦
ды Закиров, башына кан йөгергәнне сизеп. а
—- Бар шул. Машинаны кая җибәрергә? £
Закиров адресны әйтте.
— Машина хәзер чыга. Тренькиннын кайда икәнен белмисезме? S
— Ул да монда. <
— Менә ничек? Аңа да әйт, бергәләп килегез.
Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч. Тренькин ачуыннан шартларга җи- т теште, Закировка әллә нәрсәләр әйтеп бетерде.
— Үзең генә бар. мин бармыйм! — диде ул, Бабанинадан күзен ал- ♦ мыйча. Аннары иелеп, Илдарның колагына —Мин авыру, аңладыңмы ® шуны? Майорга шулай дип әйт,—дип пышылдады.
Закиров Элеонорага: «Безне бик ашыгыч чакыралар Әгәр теләсәң, 3 сине дә өеңә илтеп куярга була»,—диде. Кыз берсүзсез ризалашты ?
Элеонораның өенә кайтырга карар итүен белгәч, Эдуард та фике- “ рен үзгәртте һәм алар белән бергә китәргә булды. н
Машинага чыгып утыргач, Эля шыпыртлап £
— Пианинода уйнаганда син, миңа карап, нәрсә турында уйладың? х Илдар алгы утыргычта баручы Тренькин ишетмиме икән, дип, аңа » карап алды һәм шулай ук шыпыртлап *
— Синең турыда, Эля. Мин инде күптән синең турыда уйлыйм, бе- «•> ренче күргәннән бирле. Тик бу турыда әйтергә генә кыймадым .Мин синсез яши алмыйм, Эля.
Кыз җитди-сагышлы күзләре белән Закировка озак карап торды, ләкин берни әйтмәде.
Элеонораны өенә кадәр илткәч, машина Халык комиссарлыгына таба ашыкты. Барышлый Тренькин Илдардан:
— Синең ул кыз белән мөнәсәбәтләрең ниндирәк, сер булмаса? — дип сорады
— Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер! — дип кызып китте Закиров. — Безнең арага тыгылма.
Ниһаять, машина Халык комиссарлыгының подъездына килеп туктады. Илдар белән Тренькин кергәндә майор Галләмов ниндидер кәгазьләр актарып маташа иде. Менә ул башын күтәрде, аның һәрвакыт ачулы йөзенә арыганлык билгеләре чыккан иде. «Чурбановсыз кыенга туры килә шул аңа»,— дип уйлады Закиров.
Галләмов аларга утырырга кушты.
— Бүген сәгать 18.30 да,— дип башлады ул,— бик әһәмиятле пред-приятиенең баш инженеры урынбасары Әхмәтов квартирындагы сейфны ачканнар. Квартирда сейф барып аның гаиләсе генә белгән булган Конструктор кичләрен һәм төннәрен эшләгәнгә күрә, аның квартирында яшерен сейф җиһазлаган булганнар. Инде мәгълүм булганча, җинаять челәр нибары ун минут эчендә, ишек йозагын ватмыйча гына кереп, сейфның ачкычын табып ачканнар Сейфта саклана торган кәгазьләр белән дошман агентурасы танышкан, дигән фикер бар. Ләкин ул туры Да соңрак, тиешле экспертиза тәмамлангач, тәгаен белербез
Галләмов, тикшерүчеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карый карый, кәгазьдән укыган төсле сөйләп китте
— Конструктор Әхмәтовның әнисе коридорда үле хәлендә табылган. Сугылган-бэрелгән урыннары юк. Врачлар да үлемнең сәбәбен өзеп кенә әйтергә кыенсыналар.
Майор карашын Закировка туктатты:
— Ә сезгә, өлкән лейтенант, икенче бер сюрприз. Мин әйткән ва-кыйгалар Древцов яшәгән өйдә үк булган, подъездлары гына икенче. Кыскасы, бу җинаять кайбер детальләре белән сез әле һаман очына чыга алмаган эшне хәтерләтә.
«Начальствоның шелтәләре бер-бер артлы сибелеп кенә тора,— дип уйлап алды Закиров. — Чыннан да Древцов эшен төгәлләргә вакыт. Бар нәрсә шул каһәр суккан Йөнтәскә килеп терәлә. Берни эшләр хәл юк,— тикшерүченең язмышы шундый инде аның».
— Менә шулай, иптәш Закиров, сез теге эштә артык озак казынасыз, шуңа күрә менә монысын да үзегезгә алыгыз. Ә хәзер, Тренькнн белән бергәләп, вакыйга булган урынга барыгыз. Безнең иптәшләр анда..
Егетләр китәргә җыендылар. Инде ишек бусагасына килеп җиткәч, Илдар майордан иртәгә өч-дүрт көнгә Святовскига барырга рөхсәт сорады. Фролов нәкъ менә шул поселокта яшеренеп ятарга тиеш, диде.
Галләмов кул гына селтәде:
— Анысы соңыннан, өлкән лейтенант, иртәгә хәл итәрбез. Әмма мин сезгә бу эштән тайчынмаска киңәш бирер идем. Заманында, әле мин тикшерүче булган чакта, безнең һәрберебезгә берьюлы унлап эш бирәләр иде. һәм без шуларны ерып чыга идек.
— Соң мин тайчынмыйм ич...
— Я, ярар,—дип кырыс кына бүлдерде аны Галләмов. — Икегез дә хәзер үк шунда барыгыз... Хәер, бер генә минут. Әхмәтов квартирында булган хәлнең серен җинаятьчеләрнең ачкычны табу һәм сейфны ачу өчен бик аз вакыт сарыф иткән булуларыннан эзләргә кирәк, минемчә. Икенче төрле әйткәндә, бу эштә өйдәге хәлне бик яхшы белүче кеше катнашкан булырга тиеш. Сейфның ачкычы бүлмәдәге мәче башлы ябалак сыны аягының бер өлеше итеп эшләнгән булган. Баргач, үзегез күрерсез әле. Кыскасы, эшкә тотыныгыз.
XII бүлек
— Фамилиягез, исемегез?—дип сорады Галләмов умрау сөяге марля белән бәйләнгән, таза гәүдәле, кара туткыл кешегә текәлеп. Ләкин теге кеше бу сорауның үзенә бернинди кагылышы булмагандай ята бирде.
— Сез нәрсә, чукракмы әллә? — дип сорады майор. Җинаятьче, те» ләр-теләмәс кенә, кырын күзе белән карап алды һәм, сүзен эченнән сыгып чыгаргандай, әйтте:
— Начальник, мин авыру кеше. Бераз ял итәргә бирегез.
— Ял итәргә вакыт юк.
— Ә минем ашыгасым юк. Монда да сәндерә, тегендә дә сәндерә...
— Юк инде, гражданин... Исемегез ничек әле?..
— Бәйләнмә, нәчәльник. Исемсез кеше мин.
— Менә монысы инде бер дә юкка. Әйтергә туры килер, бүтәнчә чарагыз юк.
Җинаятьче исән кулы белән ишарә ясады, башын селекте һәм усал елмаеп куйды:
— Әйе, андагы хаза 1 тимер-бетоннан эшләнгән—беркая китәрлек түгел. — Аннары бөтен гәүдәсе белән алга талпынып куйды: — Сорауны тухты 2 алып барасың, нәчәльник: бернинди психологиясез. Турыдан ярасың. Криминалистика дәресендә сезгә башкача өйрәткәннәрдер әле. Беренче тапкыр өй баскан өчен сәндерәгә яткырыр алдыннан минем
' Хаза —караклар жаргонында — ей. жыелу урыны мәгънәсендә.
’ Тухты — начар мәгънәсендә
эшне бер начальник алып барган иде. Менә ичмасам эш! Әле төлкедәй койрыгын болгый, әле мәче булып мырлый, әле ишәктәй бакыра .
Галләмов түбәдән егылганнан соң аягы сынып һәм мие селкенеп хәзер шифаханәдә ятучы милиция оперуполномоченные Герасимовка бик нык каршылык күрсәткән бу җинаятьчене бүлдермәде. Куелган ятьмәгә ниндирәк кош—гади бер каракмы яисә дошман агентымы ♦ эләккән булуын аңларга тели иде майор а.
— Менә нәрсә, гражданин, сез урланган ыштан саткан өчен түгел, ч
биредә шпион булганыгыз өчен утырасыз. Сәндерә белән рәшәткә ту- £ рында сезгә уйлыйсы да юк. Ишетәсезме — уйлыйсы да юк! Сезне сте- “ на V көтә! <
— Нинди стена ул тагын? Чегән хатыныннан бактырган өченме?! 5 Ярый, кесәмдә наганым бар иде... куркытыр өчен генә, төзәп тормыйча У гына аттым — төзәгән булсам — дөмегә иде. Минем эш ике статьяга * туры килә рөхсәтсез корал йөртү һәм, хулиганлык ясап, урамда ату. ♦
— Юк. Сез, исемсез гражданин, үзегезгә бик җиңел тормыш сай- «
лыйсыз. Ә чынлыкта карталар бүтәнчәрәк чыга шул чит ил разведка- ° сы өчен кирәкле мөһим мәгълүматларны җыярга, ягъни чегәннәр табо- = ры янында, рация яшерелгән урын тирәсендә безнең засада бармы юк- =« мы икәнен белергә маташу. Бу бер. Милиция хезмәткәренә һөҗүм итү. £ Монысы ике. Боларның һәр икесе өчен дә җинаять кодексында җәза * чарасы итеп атып үтерелү карала. Сезнеңчә әйтсәк — стена. Менә « шулай. *
Майор, җинаятьчедән күзен алмыйча, артсыз урындыкка барып & утырды. £
— Ә хәзер җитди сөйләшүгә күчик. Чегәннән сорашып белгәннәрен- ф не кемгә тапшырырга тиеш идең?
Авыру, башын мендәргә салган килеш, сүзсез ятты Маңгаена тир бәреп чыккан иде.
— Мин арыдым, мин авыру кеше, начальник Бүтән булдыра алмыйм.
— Син әле үгездәй таза. Түбәдән егылып төшкәч тә качып китмак- че идең.
— Сөйләүнең мәгънәсе юк, начальник. Үзең үк әйтеп торасың бит, атып үтерү каралган ике статья чәпәячәкләр, дип.
— Барысын да ачыклап сөйләп бирсәң, суд моны искә алачак. Бер ук эшнең кайчак күп яклы төсмере була. Ә менә бу — нәкъ шул очрак. Үзең уйлап кара: сине йомышчы итеп кенә тоталармы, әллә син үзен шпионмы Күрәсең, барын да аңлатып бирү үзең өчен файдалы.
— Менә син кая борасың. Син миңа шпионлык чәпәмә, начальник Үзең күреп торасың — блатной 2 мин
— Тәнеңә кадап ясалган сурәтләр, караклар жаргоны,— безнең өчен болар түгел, синең эшләгән эшләрең мөһим, без шулардан чыгып хөкем йөртәбез. Син моны үзең дә яхшы беләсең.
Галләмов папкасыннан бер бит кәгазь чыгарды
— Үзең язасыңмы, әллә ярдәм изимме? — диде ул, инде хәл ителгән нәрсә турында сөйләгәндәй, тыныч тавыш белән
— Үзегез языгыз,—диде җинаятьче. «сез»гә күчеп.
Майор тумбочка янынарак килеп утырды.
— Горошкин Василий Сафонович, кушаматым Чалышаяк Моннан ике ай элек, җиде еллык срокны тутырып, кояшлы Колымадан кайттым Без җиде ел элек монда бер кибетне талаган идек. Идел буе район суды хөкем итте...
— Кем белән баскан идегез?
V Стена янына бастырып ату мәгънәсендә
’ Карак мәгънәсендә
— Мин шухерда 1 гына тордым. Бүтәннәр хәл кылды.
— Я, шуннан. Горошкин?
— Колымада Үгез белән таныштым. Ул да бу яклардан.
— Аның фамилиясе? — дип сорады майор, сагая төшеп.
— Ивеев Бугуруслан. Ямаш урамында, егерме өченче йортта тора иде.
— Шуннан...— майор, җинаятьченең йөзе ап-ак булуны күреп, аны ашыктыра башлады.
— Аның аркылы Чмо белән таныштым. Ә ул миңа бер багана2 бирде дә велик3 табарга кушты. Светловолжскиның барыгасында4 тап тым. Кемнән алганымны әйтә алмыйм. Вак балыкка охшаган иде.
— Кайчан булды бу хәл?
— Май азагындамы әллә июнь башындамы — әйтә алмыйм, начальник.
— Шуннан, шуннан, Горошкин?
— Великны Чмога бирдем.
— Кем ул Чмо? Адресы?
— Белмим, миңа әйтмәде. Кайда яшәгәнемне белгәнгә, Чмо үзе мине таба иле. Моннан ике көн элек менә бу эшне кушты. Ьиш багана бәрабәренә. Өчесен алдан биреп куйды. Икесен соңрак, йомышны үтәгәч, диде. Ләкин, билләһи дип әйтәм, мин аларга моның нәрсә өчен кирәклеген белмәдем. Рация турында ул миңа бер сүз дә әйтмәде. «Чегән хатыннарыннан сорашып бел, аларның таборы тирәсендә энкеведе кешеләре юк микән, булса кайчан килгәннәр?> — дип кенә әйтте. Чмо ул хатыннар белән ничек сөйләшергә икәнен дә өйрәтте. Чегән хатыны белән сөйләшкәндә мин ул әйткән сорауларны гына кабатладым...
Горошкин. майор аңа ышана микән, дип чиктән тыш киеренке көрәш белән аның йөзенә текәлде. Моңа ул артык күп көч сарыф итте булса кирәк,— җинаятьче шабыр тиргә батты, сулышы ешайды. Ул күзен йомды.
Галләмов аңа бераз көч өстәп җибәрергә булды:
— Я. ярый, сез рация турында һәм бу мәгълүматларның нигә кирәк булуы турында белмәдегез, ди. — Майор тегеңә кружка белән су бирде. Горошкин кабалана-кабалана эчте. Хәзер Галләмов каршында тәмам җебеп төшкән кызганыч бер кеше утыра иде. Җинаятьченең дөресен сөйләп бирергә булганлыгы, моның бердәнбер котылу юлы икәнен аңлаганлыгы күренеп тора иде. Аның бу халәтен майор да сизде.
— Алган мәгълүматларыгызны сез кайда һәм кемгә тапшырырга тиеш идегез?
— Елга портына барырга тиеш идем. Анда икенче пристань янында 19.00 белән 19.30 арасында минем янга Чмо киләчәк иде.
— Аның белән ничәнче числода күрешергә сүз куешкан идегез?
— Шул ук көнне, өченче көн,— диде Горошкин ашыгып.— Ул бүтән вакыт билгеләмәде.
— Алайса, нигә соң сез пристаньга баручы трамвай тукталышына таба китмәдегез?
— Миңа Чмо. шунда бер очтан Серов урамындагы кибеткә кереп, кырык өченче размерлы галош алырга да кушкан иде.
— Нәрсә өчен?
— Белмим, нәчәльник. Моны Чмо миңа әйтмәде.— һәм Горошкин кибеткә нинди юллар белән барырга тиеш булуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Шухерда тору —сакта тору ’ Багана — мец сум акча 3 Велик — велосипед ‘ Барыга — базар
«Шул ишсгалларының берсендә Горошкинны кемдер көтеп торган, күрәсең, дип уйлады майор — Юкса, шундый катлаулы маршрчт билгеләүнең ни хаҗәте булган?VI VII
Горошкин җим ролен генә үтәгән булырга тиеш әгәр ул кибеткә яисә пристаньга бару юлында юкка чыкса,— димәк, җимне каптырдылар, димәк, засада турындагы хәбәр читкә китмәсен өчен табор халкын > күзәтү астында тоталар.
Галләмов, бу уйларыннан аерылып:
— Горошкин, сез наганны кайдан алдыгыз? — дип спрады.
— Бу эшкә китәр алдыннан Чмо бирде.
— Аның әшнәләреннән кемне беләсез? <
— Беркемне дә белмим Ул үзе турында берни сөйләми иле.
— Ә Үгез аны кайдан белгән? =
— Бу кадәресен дә белмим. Бездә артык сораулар бирү гадәте юк. «Чмо — танылган карак, ул бик хәйләкәр һәм бик куркыныч Бер-бер ♦ хәл булдымы —
янтавыңа кыпты, җеназа .укымый да калырлар»,— диде миңа Үгез.
— Ә сез аңардан курка идегезме?
— Мин теләсә кайсы шпананы дөмектерәм Ике бармагым белән көмеш тәңкәне бөгә алам. Кирәк булса, аның танавын ертырга да күп сорамам.
— Ләкин эш көчтә генә түгел, Горошкин. Ничек кенә булмасын, ул сине шухерда тоткан һәм һәлакәтле статья астына үзе урынына сине китереп тыккан.
— Иреккә чыккач, мин апа ул бурычны кайтарам әле. Миннән калмас.
— Аңа кадәр ерак әле, син көтеп торма — хәзер үк кайтар.
— Ә син өйрәт, начальник, ничек кайтарыйм?
— Үгез кая китте? — Сорауга сорау белән җавап бирде Галләмов.
— Чмо миңа, аны майда ук сезнекеләр дөмектерде, диде. Мин үзем аны
егермеләрендә күргән идем. Үгез белән Чмо икәүләп Ключншидагы бер кибетне басканнар иде бугай. Аннары алар Ивановский тыкрыгындагы бер малинага 1 килеп йөргәннәр. Мина бу турыда Үгез ычкындыр ды. Мине дә алып барырга вәгъдә иткән иде
— Ул Ивеев тагын кайларда була иде соң?
— Вахитов урамында бер хазасы бар иде бугай. Анда Наталка- хваталка дигән бер хатын янында еш кунгалый, имеш. Бөкре ман башларында мәтәлгәнче үк, бу турыла мин аңардан ишеткән идем. Теге мәткә Бөкрене дә сыендыра торган булган. Фартовый хатын диләр үзен, әмма бик хәтәр комсыз: бүлмәсен һәм үзен коточкыч кыйммәткә сата икән. Ә минем андый җиргә барырлык чама юк сукыр бер тиен сәмәнсез2 утырам, кесә тишек. Кемгә дә булса өлешкә керергә теләмәдем. Эшкә урнашырга иде исәп.
Майор «коточкыч кыйммәткә» дигән сүзләрне тегенең нинди ачу белән әйтүенә каршы үзалдына көлемсерәп куйды
— Мескен караклар һәм талаучылар, мескен җинаятьчеләр! Алар- иың үзләрен талаучы кешеләр дә табыла икән дөньяда! — диде Галләмов. — Начар кешеләр алар, шулай бит, Горошкин?
Тегесе дәшмәде.
— Эх, Горошкнн, Горошкин, аңлыйсыңмы син шуны син һәм синең ншеләр кешеләргә тыныч яшәргә һәм эшләргә комачаулыйлар бит! Менә син күз алдына китер әйтик, синең әниең, сеңелең яисә энең намуслы хезмәт белән күпмедер акча тапты, .ди, шуннан чыгып,
1 Малина - караклар җыела торган )рын
VII Сәмән акча
ЗӨФӘР’ФӘТХЕТДи нов
үзләренә ниндидер план кордылар, ди. һәм кинәт кайдандыр ниндидер бер мөртәте килеп чыга да, аларның бу хәләл акчаларын тартып ала, үзләрен кыйный, ә кайчакта үтерә дә. Без, Горошкин, мондый гаделсезлек белән килешеп тора алмыйбыз. Әтиләребез һәм абыйларыбыз егерме ел элек революцияне моның өчен дип ясамадылар.
Галләмов урыныннан торды һәм гасабиланып камера буйлап йөренә башлады. Бераз тынычлангач кына утырды һәм сорау алуын дәвам итте.
Горошкин, Йөнтәснең һаман шул элекке стиль белән, ялгызы гына «эшләвен» ишеткән булса да, аның кайда икәнен белми иде. Аның каравы ул Дюдя турында кайбер нәрсәләр сөйләде.
— Дюдя, производство теле белән әйткәндә, — күп станокта эшләүче. Үзе гаҗәп оста фармагончы: кешене күз дә йоммый алдый бит. Урта кул йорт басучы, юеш эштә 1 йөрүчеләр белән дә дус. Бер тапкыр мин аны Бөкре белән дә күргәнем бар. Алар дуслар. Бөкренең әйтүенчә, Дюдяның кыз-хатынга хиресе бик зур. Шәһәрнең малиналарында аны теләп кабул итәләр. Акча туздырырга бик оста — ә кыз-хатынга бу нәрсә ошый.
— Ә ул Чмоны беләме?
— Бу турыда берни әйтә алмыйм, нәчәльник. Белгән булырга тиеш. Чыннан да белгән: Чмо да бит Иран шаһы сараенда хәрәм агасы түгел. Ул да мәткәләр тирәсендә фыртланырга бик ярата. Хәзер генә исемә төште: бервакыт Үгез мине кабакка чакырды. Менә шунда сөйләгән иде.
— Минем белән Чмо да бара, дидеме?
— Шулай бугай.
— Ә син нигә бармадың?
— Әйттем бит инде, нәчәльник: сәмән юк чак иде. Ә мин кеше хисабына эчәргә яратмыйм. Аннары шунысы да бар: бәйдәге көчектәй юеш эшкә өстерәүләреннән курыктым. Менә шулай, нәчәльник, алардан башка гына йөрим.
— Син инде кеше үтергәнем юк, димәкче буласың?
— Нәчәльник, мин сине алдамыйм. Юеш эшкә барганым юк. Әнием белән ант итәм. Бер генә фрайер да моны әйтмәс.
Соңрак Горошкин әйткәннәрнең күбесе расланачак. Чемизов вело-сипедын нәкъ менә Чалышаякка саткан булуын әйтер Җинаятьче үзе дә аның сүзен раслар. Шулай итеп, радист файдаланган велосипед белән булган вакыйга өлешчә ачыкланыр.
Сорау алу вакытында шул ук Чалышаяк биргән мәгълүматлар буенча каты режимлы колониядә утырган Бөкрене дә эзләп таптылар. Ул Ивановский тыкрыгында һәм Ярославский урамындагы җыелып эчү урыннарының адресын, шулай ук квартирында җыен карак-угры җыела торган Наталка-хваталканың тору урынын әйтеп бирде. Бөкренең сүзенә караганда. Дюдя кушаматлы Ленарис Абдулловиы Чмо үзе эшкә катнаштыра торган булган. Ул биргән мәгълүматлардан шул ачышлары Дюдяның даими яши торган урыны юк, ул җил-үлән төсле, теләсә кайда кунып-түнеп йөри, төрле хатыннар белән тора, ешрак Натал- ка-хваталка тирәсендә бөтерелә, имеш. Ә менә Йөнтәс турында ул берни дә белми булып чыкты.
Оперативниклар типтерү урыннарын һәм Наталка-хваталка — Наталья Хватова квартирын күзәтү астына алдылар. Милициянең район бүлегендә Ивановский тыкрыгындагы караклар оясының моннан ике атна элек туздырылган булуы беленде. Ләкин өйнең хуҗабикәсен генә кулга алганнар булып чыкты.
Җинаятьчеләр жаргонында «юеш эш» — кеше үтерү
Ике атна буе күзәтү алып бару нәтиҗә бирмәде. Чмо да, Дюдя да күренмәделәр Икенче атнаның азагында Ярославский урамыннан, участок милиционерыннан шундый хәбәр алынды урамның иң аргы башындагы агач баракта районнардан килгән күп кенә туристлар урнаша икән. Бу баракның аерым керү юлы булган берничә бүлмәсен шушы тирәдәге бер предприятие читтән килгән кешеләр өчен гостиница итеп ♦ файдалана, әмма еш кына ул бүлмәләр буш була икән. Ул көнне дежур торган лейтенант Зарипов килгән кешеләрне тикшереп карарга булган. 5 Баракның тәрәзә капкачларындагы ярыклары аша яктылык урамда rj җыелып горган яңгыр суына төшә. Эчтә ни барын аерырлык түгел. х ниндидер шау-шулар гына ишетелә. Килүчеләр өчен билгеләнгән бүл- 2 мәләргә коридор аша үтеп булмый —ишек эчтән бикле Лейтенант 5 икенче подъезд аша коммуналь квартирның коридорына керә һәм агач $ баскычтан баракның чормасына менә. Электр фонарен кабыза, саклык белән генә тулай торакның коридорына төшә торган люк янына килә. * Ләкин люк металл эшермә белән бикләнгән булып чыга. Бикнең эшер- ® мәсеч гади пәке белән дә күчерергә мөмкин, дип уйлый Зарипов. Лей- 2 тенант ярыкка колагын куеп тынлап карый. Уң яктан исерек ирләр = һәм хатын-кызлар тавышы, ә якындагы бүлмәдән кемдер җыр суза. Күп эчүдән карлыккан тавыш
— Ох. кыен да соң бу дөньяда нагансыз... — дип акырып җырлап *
җибәрә. Аста, нәкъ люк турысында, ике бәндә якага яка килгәннәр дә п иң азгын җинаятьчеләрнең жаргон сүзләрен оятсыз сүгенү белән ара е лаштырып, үзара мөнәсәбәтләрен ачыклап маташалар Ул арада, бер £ хатын-кыз чыгып, аларны аермакчы була. Шул мәлне бик тә ачулы © тавыш Ф
— Ша, падлалар! Нәрсә әтәчләнәсез, фрайерлар! Үз кодлаңдагы дусларыңны түгел, җыен чүп-чарны бугазларга кирәк! — дип акыра
«Шәһәрнең культура памятннклары белән танышу өчең колхозлардан килгән кешеләргә охшамаганнар болар,—дип уйлый Зарипов. — Кичекмәстән оператив группа чакыртырга кирәк».
Ярты сәгатьтән баракны камап алдылар. Фонарьлар янмый, һәм милиция, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең сыннары төн караңгылыгында эреп югала иде. Группа белән майор Галләмов үзе җитәкчелек итте
Коридорга чарлактагы люк аша үтеп керделәр, тышкы ишекне ачтылар, һәм берничә сотрудник бүлмәләр янына ашыкты Ишеге ярым ачылган почмак бүлмәдә карлыккан нәзек тавышлы берәүнең гитарага кушылып җырлаганы ишетелә иде. Шул чак тузган чәчле берәү ишек тән башын тыгып карады һәм. суярга дип тотылган дуңгыз баласыдай чинап
— Легавыйлар. легавыйлар'. җәмәгать! Качыгыз' — дип кычкырды.
Шунда ук коридор һәм бүлмәләр кая барып бәрелергә белмәгән кешеләрнең аяк тавышлары һәм кычкыруларыннан гүли башлады Ки нәт бар бүлмәләрдә дә ут сүнде, ату танышлары ишетелде Кайтадыр гөрселдәп шкаф ауды, тәрәзә пыялалары ватылды Почмак бүлмәгә якын килерлек тә түгел иде аннан бертуктаусыз атып тордылар Наган тавышлары урамда да ишетелде.
Төнге караңгылыктан файдаланып берәү дә кача алмасын өчен, би регә машиналар китерергә һәм барак тирәләрен фара белән яктыртырга карар ителгән иде. Бандитлар тәрәзәдән сикерешеп чыга башлагач, фараларны чыннан да кабыздылар
— Тукта! — дип кычкырды Галләмов — Коралларыгызны ташла гыз! Юкса атабыз!
1 Легавый җннаятьчелзр милиционерларны шулай атыйлар
Бандитлар башта кинәт кабынган уттан каушап калдылар, ләкин шунда ук, караңгыга качучы тараканнар төсле, төрлесе төрле якка сибелделәр. Ике бандит атыш вакытында үтерелде. Өчесен тоттылар. Алар арасында Дюдя да бар иде. Ләкин Чмо да, Йөнтәс тә күренмәде.
Дюдядан (Ленарис Абдулловтан) шунда ук сорау алдылар. Сорау алу иртәнге дүрткә кадәр дәвам итте. Дюдяның күрсәтүенә караганда, Чмо (фамилиясен белми) май башларында мехлар белән сату итә торган комиссия кибетен басуны оештыра һәм бу эшкә аны да ала. Май ахырында шул ук Чмо аңа Древцов квартирын басканнан соң төпкә яткан VIII Йөнтәсне эзләп табарга куша. Абдуллов Йөнтәснең соңгы эш урынын ничек табуын аерата горурланып сөйләде. Дөрес, Чмо аңа башта ук йөнтәсне эзләүнең юлларын өйрәткән була. Аның әйтүенчә, Фролов торак конторасыннан ул килгәнче үк китәргә өлгергән. Абдуллов чекистларның, йөнтәсне эзләүдә Чмо үзе дә катнашкан булырга тиеш, дигән фикерләрен раслады. Аерым алганда, Чмо телефон үзәгендә, металл әйберләр мастерскоенда булган һәм, һәр очракта. Йөнтәснең нәкъ үзе булып киенгән, битенә, аныкына охшатып, сакал һәм мыек ябыштырган. Шулай итеп, Чмо оперативникларны ялгыш юлдан җибәрергә теләгән. Ул Абдулловка йөнтәснең йозаклар буенча зур белгеч булуын һәм бик четерекле бер эш өчен кирәк икәнлеген әйткән. Ләкин бу эшнең нәрсәдән гыйбарәт булачагын ачыклап тормаган, йөнтәсне эзләгәне өчен Чмо аңа җиде мең сум акча биргән һәм, әгәр таба алса, тагын бирергә вәгъдә иткән. Шуннан соң Абдуллов милиция работнигы исеме астында торак конторасында булган, анда эшләп киткән бер ханым белән сөйләшкән һәм аңардан Йөнтәснең йөргән хатыны турында сорашып белгән. Ул бу турыда Чмога әйткән, һәм шуннан соң Чмо суга төшкәндәй юк булган. Шул чак Абдуллов Чмоның әлеге хатын аша Йөнтәсне тапкан булуын аңлаган.
Сорау алу вакытында шунда утырган Закиров Фроловны эзләгәндә бер хата җибәрүен торак конторасында эшләп киткән кешеләр белән сөйләшмәвен аңлады. Галләмовның күз карашы да аңа, гүя. «Җинаятьче сезгә караганда зирәгрәк булып чыккан»,— дип әйтә сыман тоелды.
Комиссия кибетен басканнан соң, Чмо аю кебек бер елга йокыга талырга исәпләде, диде Абдуллов, әмма аның ни өчен мондый карарга килгәнлеген әйтә алмады. Аның сүзенә караганда, Чмо ифрат сак эш йөртә башлаган: очрашуларны бик сирәк билгели, үзе һич көтмәгәндә килеп чыга, ә кайчак телефоннан гына шалтырата икән. Шуңа күрә Абдуллов аның кайда яшәгәнлеген белми иде.
— Әйтегез әле. Абдуллов. Древцовның квартирын басу — йөнтәс эше икәнлекне Чмо белдеме?—дип сорады Галләмов.
— Моны белү читен эш түгел. Йөнтәс бары тик өй басу белән генә шөгыльләнә һәм гел берьялгызы гына эшли. Әгәр кайдадыр әйбәт кенә бер фатирны бассалар һәм ул турыда безнең агай-эне берни белмәсә, димәк бу йөнтәс эше. Тагын шунысы да бар: ул бер вакытта да йозакны ватмый.
— йөнтәснең кеше үтерүе мөмкинме?
— Юк. Тик берәрсе аны тоткарларга теләгәндә генә. Төрмәне бер дә яратмый ул.
Галләмов көлемсерәде:
— Ә кем ярата соң аны? Бәлки сездер?
Шулай да бүтәннәр аңа ничектер тынычрак карыйлар. Минем үземнең артык исем китми: аңа яраклашырга өйрәндем инде. Анда ичмасам бернәрсә турында да уйламыйсың.
VIII Төпкә яту — качып яту
Абдуллов Фроловның йөргән хатыны — Зеленодольская урамындагы азык-төлек кибетендә эшләүче Косовская турында да сөйләде.
— Димәк, сез, Абдуллов, йөнтәсне күреп белмисез? — дни сорады Галләмов, тегеңә игътибар белән карап — Алайса, бәлки аның туганнарын беләсездер?
— Минем аны, гражданин начальник, берничә тапкыр күргәнем ♦
бар: төксе чырайлы, кыяфәтсез генә, попка тартым, тик рясасы гына о- юк. Ә менә аның сеңелесен чәчәктәй чибәр нәрсә диләр. Бәлки шуңа кү- ? рәдер, исемен дә Роза кушканнар. ш
Галләмов шунда ук ниндидер Роза турында сүз барган шифров- = каны исенә төшерде. Аның башыннан «Бәлки Фроловны шул сеңелесе аркасында эзләгәннәрдер?:» — дигән уй йөгереп үтте һәм майор, бөтен з барлыгын биләп алган дулкынлануны яшерергә тырышып, тыныч та- < выш белән икенче сорауны бирде: Ф
— Ул аның бертуган сеңлесеме?
— Әйе.
— Кияүгә чыкканмы?
— Нәрсә, начальник, әллә сыланырга исәпме?
Галләмов, тегенең сүзләрен ишетмәгәндәй, тыныч кына кабат со- “ рады: *
— Кияүдәме, юкмы? *
— Кияүдә бугай.
— Каян беләсез?
Абдуллов тагын шуларны сөйләде. Көннәрдән бер көнне, моннан Ф ике еллап элек, Йөнтәс, янәсе, Наталка-хваталка янына лаякыл исереп л килә. Моны ишеткәч Абдуллов гажәпләнэ, чөнки Фролов аракыны авызына да алмый торган кеше. Менә шул чак йөнтәс, имеш, әйтеп сала туйда бертуган сеңелемне сатып эчтем, ди.
Абдуллов Фроловның сеңелесе турында аңа кем сөйләгәнен тәгаен генә хәтерли алмады, Чмо булырга тиеш, дип кенә әйтте, чөнки Чмо белән Фроловның канчандыр уртак эшләре булган, ләкин соңрак ара ларыннан кара мәче үткән, диләр
Абдулловтан бүтән бернинди файдалы нәрсә дә ишетеп булмады
,Сәгать тугызда кибет ачылуга Зеленодольская урамына I алләмов белән участок милиционеры килеп төштеләр Ләкин сатучы Косовская эшендә юк иде. Ялга китте, диделәр, ләкин кая киткәнен тәгаен белүче табылмады Наталья Хватова да сорау алу вакытында Абдуллов сөй ләгәннәрдән гайре берни дә әйтә алмады.
«Хәзер инде һич шикләнүсез әйтергә мөмкин,— дип уйлады Галләмов — Чмо чит ил разведкасы кушуы буенча эш итә Аны никадәр тизрәк кулга алсак, радистны табуны да шулкадәр тизләтәчәкбез Димәк. алар Фроловны тапканнар, һәм ул да хәзер алар кушканны эшли Шулай да безнең өчен кем әһәмиятлерәк? Фроловтыр, мөгаен Алай булмаса, җинаятьчеләр шул тикле тырышып аны эзләмәсләр иде Өс тәвенә хәзер, сеңелесе барлыгы беленгәч, безнең өчен аны табуның әһәмияте аеруча арта. Ниндидер төп объектка агентлар нәкъ әнә шул Роза аша чыгарга уйламыйлармы’ Бик ихтимал Моны Фролов үзе генә әйтеп бирә ала Шулай итеп, Фролов-йөнтәс күп нәрсәгә безнең күзне ача алачак. Мөгаен, монда бик кирәк булса да, Закнровнын үтенечен канәгатьләндерергә һәм Святовск поселогына җибәрергә кнрәк Җинаятьченең шунда яшеренеп ятуы бик ихтимал*
Галләмов шәһәрнең барлык предприятиеләрендә Роза исемле яшь хатынны эзләү турында тиешле күрсәтмәләр бирде
XIII бүлек
Конструктор Әхмәтовның квартиры — икенче катта. Куе булып үскән тупыл ябалдашлары яшел стена хасыйл иткәннәр дә тәрәзәләрне машиналар йөри торган юлдан һәм киң урамның каршы ягындагы биш катлы биналардан аерып торалар Закиров, тәрәзә янына баскан килеш. яфраклар аша урамда ниләр барын күрергә тырышты. Үз-үзенә һаман бер үк сорауны бирде «Ничек итеп җинаятьчеләр тәрәзә аша сейфны күрә алганнар соң? Куе яфрак бар нәрсәне каплаган бит».
Җинаятьчеләр урамнан торып күзәтү алып барганнар, дигән уй Әх- мәтовлар квартирын караганнан бирле аңа тынгылык бирми иде. Чыннан да сейф турында өйдәгеләрдән башка бер генә чит кеше дә белмәгән. Сейфны куючылар — барысы да ышанычлы кешеләр. Гаилә әгъзаларыннан берәрсе әйткәнме әллә? Әхмәтов сүзләренә караганда, аның әнисе беркая да чыгып йөрми торган күрше карчык белән генә аралаша торган булган. Өстәвенә, ул күп сөйләшүчән кеше дә түгел. Хатыны Нина Васильевнага килгәндә, хезмәт урынында аның үзенә яшерен информация белән эш итәргә туры килә, шуңа күрә ул тел яшерә белә. Ә өч яшьлек Альберт бөтенләй исәпкә керми. Әхмәтовның чит кеше барында беркайчан да сейфны ачканы булмаган.
Сейф—тәрәзәгә каршы. Аның нәкъ стенадагы төсле обой ябыштырылган ишеге берни белән дә аерылып тормый. Өстәвенә аны зур рамлы рәсем каплап тора. Ә инде сейфның ачкычын табу — чит кешенең кулыннан һич килмәстәй эш.
Закиров тыныч иде. Менә шул эчке тынычлык аңарда серне ача ала-чагына ышаныч уята иде. Хәлбуки, ул хәзергә тынычланыр өчен бернинди нигез юклыгын да аңлый. Дөрестән дә, бүгенгәчә әле ачылмаган Древцов эшенә бик охшамаган авыр җинаять эшләнгән. Димәк, бу эшнең дә һавада асылынып калуы ихтимал. Җинаятьләр чыннан да охшаш квартирларның һәр икесенә, хуҗалар өйдә юк чакта, йозакны ватмыйча гына кергәннәр. Кичке алтыларда Әхмәтовның әнисе, күрше карчыгы белән бергәләп, бакчадан оныгын алырга киткән. Юлда кибеткә кергәннәр. Ләкин Әхмәтова акча алырга оныткан булган. Ул ашыгып квартирына кайткан (кибет шул ук бинаның беренче катында) һәм анда чит кешеләр барын күрүгә, йөрәген тотып егылган, һәрхәлдә. мәетне ярганнан соң врачлар йөрәге ярылган дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Әхмәтова көтеп-көтеп тә килмәгәч, күрше карчыгы да кире кайткан. Квартирның ишеге ачык булган. Алгы бүлмәдә ул хәрәкәтсез яткан Әхмәтованы күреп алган. Идәндә зур-зур аяк киеме эзләрен дә искәртә ул (подъездда ремонт бара икән). Карчык ашыгыч ярдәм станциясенә һәм милициягә шалтыраткан.
Башта бу вакыйганы квартир басарга маташу дип саныйлар. Ләкин Әхмәтов үзе кайтып, сейфны тикшергәч һәм андагы кәгазьләрнең куз-гатылган булуын күргәч, эш бөтенләй икенче юнәлеш ала. Җинаять урынына чекистларны чакыралар.
Алгы бүлмәдәге аяк киеме эзен үлчәп карадылар. Ул кырык өченче размерлы булып чыкты. «Бик сәер туры килү бу,— дип уйга калды Закиров. — Чмо да Горошкинга шундый ук үлчәүдәге галошлар алырга кушкан бит. Бәлки шушы эш өчендер? Ләкин биредә нәкъ менә шул җинаятьче булганлыкны раслый торган дәлилләр кайда соң?» Алар хәзергә юк иде...
Криминалистлар квартир хуҗасының өйдә кия торган тапочкала- рының эче известькә буялган булуга игътибар иттеләр: әйтерсең, кемдер аларны аяк киемен салмыйча гына кигән. Бу шулай булып чыкты да: аларны идәндә эз калмасын өчен шулай кигәннәр. Тапочкаларны
дактилоскопия IX күзлегеннән чыгып та тикшерделәр һәм аларда квартир хуҗасының бармак эзләреннән башка.. Валерий Фроловның имән бармагы эзен дә таптылар. Тикшерүчеләр өчен көтелмәгән зур укыш иде бу. Закиров, җинаятьчеләр Фроловны конструктор Әхмәтовнын квартирына керү һәм аның сейфын ачу өчен эзләгән булганнар, дигән нәтиҗәгә килде. Ләкин бу бит әле, алар ачкычтан файдаланганнар, ♦ дигән сүз түгел иде. ' а
Илдар Әхмәтов янына килде:
— Вагыйз Әхмәрович, сез кайтканда сейф ачкычы кайда иде?
— Ничек кайда? Мәче башлы ябалак тәпие эчендә,— диде ул ба- и
шын күтәреп. <
Закиров шкаф янына килде һәм ябалак сынын тикшерергә тотын- ч ды. Очып китәргә җыенгандай, канатларын җәйгән ябалак сыны cap- т гылт-яшел зур күзләре белән аңа карап тора иде. Тәпиләре бер-берсен- * нән һич тә аерылып тормый. «Ачкычның монда икәнен алдан белмә ♦ сәң, һич башыңа киләчәк түгел,—дип уйлады ул Моны чит ил аген- а турасы да белмәгән булса кирәк. Аларның йөнтәсне бик тырышып эз- ° ләүләре шуның аркасында булмады микән?»
Илдар Әхмәтовка карап алды. Ул. битен учлары белән каплап, ди- 5 ванда утыра, иңбашлары калтырый «Әнисен кызгана,— дип уйлады £ Закиров. — Беләсе иде, исән чагында да шулай кызгана иде микән ул х аны?» Ул Геннадий Севчукны күмгән вакытны исенә төшерде. Мәрхүм- £ нең хатыны, кычкырып елый-елый, аның каберенә бер кочак чәчәк ки- ө тереп салды. Бу ханымның иренә исән чактагы мөнәсәбәтен белгән а. Рәфкать Измайлов әйткән иде шунда «Кешене үлгәч түгел, исән ча- ® гында ихтирам итәргә кирәк»,— дигән иде
Закиров карашын Әхмәтовтан тәрәзәгә күчерде. «Тукта әле,—диде <ул үз-үзенә,—сейфның ачкычы йокы бүлмәсендә, ә сейф үзе — каби нетта. Димәк, җинаятьчеләр кабинет тәрәзәсеннән күзәтү алып барган нар, дип фарыз итсәк, табигый ки. ачкычның кайда яшерелүен алар белмәскә тиешләр иде. Ишегалды ягыннан күзәтү алып барырга мөмкин, дип саныйк. Әгәр биредә бу квартирга килеп йөри торган кеше булган, дип уйласак, ул кеше сейф турында гына түгел, аның ачкычын кайда яшерүләре турында да белергә тиеш Ләкин моны белгән кешегә йозаклар буенча белгечнең кирәге юк. Алайса, йөнтәс нигә кирәк бул ган? Квартир ишеген теләсә кайсы йорт карагы да ача алган булыр иде. Шулай килеп чыга биредә квартирны тышкы яктан күзәтеп торган чит кеше эш иткән».
Закиров конструктор кабинетына әйләнеп керде һәм карашы белән тәрәзәнең тышкы ягындагы куе яфракларга текәлде. Агачка менеп күзәтмәгән ләбаса инде алар?! Андый кешене шунда ук күргән булырлар иде. Өстәвенә аста кибет, халык йөреп тора «Тукта әле. тукта! - диде ул эченнән. — Алар бит бу өйне бер ике көн генә түгел, атналар, айлар буе күзәткәннәрдер? Чыннан да шулай? Алар күзәтүне бу агач ларда әле яфраклар юк чакта ук башлаганнар! Ничек соң бу фикер башына элегрәк килмәде?»
Хәзер июль башы. Димәк, Әхмәтовны һәм анык квартирын апрель май айларында күзәтә башлаганнар «Ә кайдан торып күзәткәннәр5 - дип сорады ул үз-үзеннән. — Урамның теге ягыннанмы? Ләкин аннан караганда, квартирда нәрсә барлыгын чамалап булмый бит Өстәвенә тәрәзә тюль белән капланган Димәк, барыбер агачка менәргә кирәк? Ләкин бу мөмкин түгел! Алайса, ничек сон?»
һәм яңа бер уй аның аңын яктыртып җибәргәндәй булды «Бинокль дән файдаланганнар! Әлбәттә шулай! Яисә труба! Ә андый приборларны кеше күзе алдында кулланып булмаганлыктан. алар күзәтүне кар шыдагы өйнең тәрәзәсеннән яисә чормасыннан алып барганнар»
IX Дактилоскопия — бармак менә карап кешеме табч
Ул, стенага таба чигенеп, сейф янына ук килеп басты да, каршыдагы бинадан торып нәрсә күреп булуын чамаларга теләде, ләкин һаман шул агачлар комачаулый иде Шул чак бүлмәгә Тренькин килеп керде һәм, ЗакировКа гаҗәпсенеп карап
— Син нәрсә унлыкка тидерергә теләгән укчы кебек бастың? — диде.
— Син дөрес әйттең, Эдик: мин нәкъ менә унлыкка тидерергә телим. Тик менә мишеньны күрергә агачлар комачаулый.
— Ә-ә,—диде Тренькин — Андый фикер минем башка да килгән иде. Ләкин ул, нәкъ борчак төсле, әнә теге яшел стенага килеп бәрелә дә кире сикерә,—һәм ул каршыдагы агачларга ымлады.
— Шулай булгач, комачауламасыннар өчен, ул агачларның ябалдашын кыркырга кирәк.
— Әллә син шпионнар да шулай эшләгән дип уйлыйсыңмы? — дип көлемсерәде Тренькин.
— Аларга болай эшләп торуның кирәге булмаган.
— Аңламадым.
— Кем белә, бәлки алар күзәтүне кышын яисә язын алып барганнардыр.
— Тукта әле, әйбәт фикер бит бу!—диде Тренькин. — Әлбәттә, алар озак хәзерләнгәннәр. Шулай булгач, аларның бу квартирга күп тапкырлар кергән булулары да ихтимал. Яисә тагын бер тапкыр керергә чамалаганнар. Юкса аларга, сейфны кире бикләп, вакыт әрәм итеп тору ниемә кирәк булыр иде.
Тренькинның бу фикере Закиров өчен көтелмәгәнрәк булды.
— Син, мөгаен, хаклысындыр, Эдик. Моны тикшерергә кирәк. Бу эшкә син үзең тотын,— диде ул уйчанланып.
Закиров үтенече буенча Эчке эшләр халык комиссарлыгының район бүлегеннән торак конторасына шалтыраттылар, һәм тиздән өй каршында агачларның очлары киселде.
Чама белән билгеләп, каршыдагы өйнең икенче катыннан башлап дүртенчесенә кадәр урнашкан кырый тәрәзәләрдән, оптик приборлар ярдәмендә, сейфны күреп була, дигән фикергә килделәр. Закиров майор Галләмовка шалтыратты, аңа үзенең фикерләрен әйтте һәм хезмәткәр-ләренең берәрсенә әлеге тәрәзәгә караган квартирларны тикшереп чыгарга кушуын үтенде. Майор бер кавым сүзсез торды, аннары, хәзергә буш кешеләр юк, диде. Шуңа күрә бу эшне лейтенант Тренькинга кушачагын әйтте. Майорның тавышыннан ук Илдар шуны аңлады: квартирны каршыдагы өйдән торып күзәткәннәр, дигән фикер белән ул килешеп бетми иде бугай.
Әхмәтовның сызымнарын тикшерү шуны күрсәтте: берннчәсенең поч-магында гади күз белән күреп булмый торган язу карасы таплары калган. Экспертлар, бу сызымнарның почмагына кара савыты куйганнар, дигән нәтиҗәгә килделәр. Әхмәтов шулай аңлатты аның эш өстәлендә чыннан да язу карасы тутырылган шешә тора, ләкин сызым өстендә эшләгәндә ул аны бервакытта да кәгазь почмагына куймаган. Кайчандыр Әхмәтовның улы аударганнан соң шешә карага манчылган килеш бер кырыйда тора биргән. Квартирда саклана торган сызымнарны фотога төшергәндә агент, артык кабаланып, шушы шешәдән файдаланган, дигән фикер туды. Шулай итеп, Тренькинның фараз кылуы раслана башлады: димәк, җинаятьчеләр сейфтагы сызымнар белән моңа кадәр дә файдалана килгәннәр. Ләкин ничә тапкыр файдаланганнар? Кайчан алар Әхмәтов сейфын ача башлаганнар? Бу сорауларга җавапны Тренькин конструкторның үзе ярдәмендә табарга тырышты.
— Вагыйз Әхмәрович, бу сызымнар һәм исәп-хисаплар өстендә кай-чанрак утырган идегез, хәтерли алмыйсызмы? — диде ул, Әхмәтовка кара савыты эзләре калган сызымнарны сузып.
Әхмәтов аларга игътибар белән карап чыкты да, авыр сулап:
- Гомумән, мин сезгә шуны әйтергә тиешмен: эшләнеп беткән нәрсәләрне мин өйдә ике-өч көннән артык тотмыйм Менә боларны мин егерме сигезенче июньдә, җомга көн эшләп бетердем, иртәгесе көнне заводка алып барырга исәпләгән идем. Ләкин соңыннан аларны тагын бер тапкыр тикшереп чыгасым, якшәмбе көнне дә эшләп аласым килде. ♦
— Димәк, сез бу сызымнарны егерме сигезендә эшләп бетергән бу- луыгызны тәгаен хәтерлисез?
— Әйе, моны тикшерүе кыен түгел: без исәпләүләрне изделиенең 2 һәрбер узелы буенча алып барабыз. Ә изделиеләрне эшләү шундый ук - эзлеклелек белән бара.
— Ә менә бу исәпләүләр кайчан төгәлләнгән иде? — диде Тренькин, | математика формулалары төшерелгән берничә бит кәгазьне күрсәтеп -
— Моннан ике көн элек
— Икенче июльдә, сишәмбе көнме? ♦
— Әйе. <а
— Ә заводка кайчан илттегез? °
— Кичә. х
— Аларны кайчан эшли башлаган идегез? 4
— Менә шушы сызымнар белән берүк вакытта,— диде конструк- ш
тор, кәгазьләр төргәгенә күрсәтеп.
— Ә кайчан? а
Әхмәтов кашларын җыерды *
— Бу узелны булдыру турындагы уй минем башта күптән түгел, а. моннан ике атна чамасы элек кенә туды. Шуннан сон әле бер-ике көн * уйланып йөрдем. Кыскасы, эшкә моннан ун көн чамасы элек кереш- ® тем,—диде Әхмәтов, аннары тикшерүченең фикерен укыгандай, өстәп m куйды. — Өйдә мин сызымнарның караламасын гына эшләдем һәм исәпләүләрне башкарганга кадәр үк заводка илтеп куйдым. Сызымнарны анда эшләп бетерергә тиешләр иде ..
— Әйтегезче, Вагыйз Әхмәрович, сезнең каралама сызымнар һәм исәпләүләр буенча дошман агентурасы конструкторлык бюросының нәрсә өстендә эшләвен белә аламы?
— Заводның нәрсә чыгаруын, минемчә, шәһәрдә һәркем белә. Без ул продукцияне инде ун елдан артык чыгарабыз Ә менә изделиенең техник-экономик күрсәткечләре — анысы икенче мәсьәлә. Дөресен әйткәндә, аерым узелларга карап кына изделиенең сыйфатын белергә мөмкин түгел. Ләкин шунысы әһәмиятле: бу узелда техник яңалыклар, ягъни уйлап табу элементлары бар.
Әхтәмовның сызымнары һәм исәпләүләре буенча үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән танышканнан соң, Галләмон бик ашыгыч рәвештә бүлекнең киңәшмәсен җыйды. Анда атаман Мефодийның нидән үлүе турында мәгълүматлар җыю өчен Әстерханга киткән майор Стек лов кына юк иде. Галләмов бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты, гасаби- ланып, бер мәл тәрәзә белән өстәл арасында арлы-бирле йөрде, аннары сәгатенә карап алды да, Тренькинга мөрәҗәгать итте
— Я, лейтенант, тикшерүнең барышы турында Ьөйләгез. Сезгә биш минут,—диде.
Тренькин экспертиза нәтиҗәләре турында, конструктор Әхмәтов әйткәннәр турында сөйләде һәм ахырда:
— Минем фикеремчә, дошман агентлары, җинаятьче Пөнтәс ярдәмендә, Әхмәтов квартирына кереп, аның сейфындагы кәгазьләр белән танышуны үткән якшәмбедән, ягъни 30 июньнән башлаган, һәрхәлдә, экспертиза конструктор үз өендә эшләгән документларның дошман кулында булганлыгын раслый торган эзләрне таба алмады Бу бер Ә икенчедән, Әхмәтов квартирына керү өчен реаль мөмкинлек 30 июнь дә генә туган — ул көнне алар бөтен гаиләләре белән туганнарына ку
накка китәләр һәм төнге уннарда гына кайталар. Нәкъ шул арада Йөнтәс сейф механизмын тикшерергә өлгерә. Ә икенче тапкыр алар квартирга дүшәмбе көн, 2 июльдә кергәннәр Аларга, элек уйлаганча, егерме минут җиткән дә булыр иде. ләкин көтмәгәндә кайтып, теге карчык эшне бозган.
— Иптәш лейтенант, сез дә, Закиров кебек, Әхмәтов квартирын тәрәзә аша күзәткәннәр, дигән фикердә торасызмы? — дип сорады майор. Аның сүзләрендә шикләнү ноталары бар иде.
Тренькин икеләнеп калды:
— Кистереп әйтә алмыйм... Әлбәттә, тикшереп карарга ярый...
«Аңлашыла,—дип уйлады Закиров Тренькин турында. — Началь-никларда ризасызлык уятасы килми моның».
— Алайса, чит ил разведкасы Әхмәтов квартирында сейф барын каян белгән? — дип сорады майор Тренькиннан.
Ләкин ул, Закиров фикереннән баш тарткан булса да, бу сорауга үз җавабын бирергә әзер түгел иде.
— ... минем уйлавымча . монда хатын-кыз гаепле... алар күп сөйлә- шүчән булалар... менә шулар аркасында... Алар аралашкан кешеләрне тикшерергә кирәк...
Галләмов ияк какты һәм, утырырга мөмкин икәнне белдереп, кулы белән ишарә ясады.
— Тренькинга сораулар бармы? — дип сорады Галләмов кырыс тавыш белән. Аннары бер мәл сүзсез торды да, өстәп куйды: — Бәлки бүтән фикерләр бардыр?
— Миңа мөмкинме, иптәш майор? — дип аваз салды ишек янында почмакта утырган Закиров.
— Сөйләгез!
— Лейтенант Тренькинның фикере нигездә дөрес,— дип башлады Илдар.
Майор аңа таба борылды да җирән кашларын күтәрде. Аның маңгае гармун күреге төсле җыерылып килде. Бу исә, бүлек кешеләре белгәнчә, гаҗәпләнүне яисә ризасызлыкны аңлата иде.
Ләкин бу хәл Закировны каушатмады, ул сүзен дәвам итте:
— ...бу фикерне тагын шуның белән раслап була: Чмо белән Дюдя ачкычлар буенча белгеч саналган Фроловны моннан ике атна элек тапканнар. Бу хәл үзебезнең эзләнү нәтиҗәләре белән дә, Дюдяның әйткәннәре белән дә раслана. Димәк, дошман агентлары Әхмәтовның сейфына Тренькин әйткән вакыттан элек якын килә алмаганнар. Фроловны тапканнан соң да әле шпионнар квартирга керү өчен уңай вакытны көтеп торганнар. Сейфтан күп тапкырлар файдаланырга теләгәнлектән, алар ачыктан-ачык эш итүне кулай күрмәгәннәр, һәм менә андый көн килгән 30 июньдә, якшәмбе көн төштән соң, Әхмәтовлар гаиләсе кунакка киткәч...
— Без бу турыда ишеттек инде,— диде Галләмов, аны бүлдереп.— Берәр яңа нәрсә әйтә аласызмы, юкмы?
Закиров хәзер дошман эзен яшерергә маташачак, дигән фикер әйтте.
— Әгәр шифровкада телгә алынган Роза Фроловның сеңелесе бул- маса, ул хәзер алар өчен кирәкмәс бер йөк кенә, һәм алар йөнтәстән котылу ягын караячаклар Гомумән, ул артык күзгә чалына торган кеше. һәм алар моны бик яхшы аңлыйлар Безнең бурыч ничек кенә булса да Фроловны кулга төшерү. Ә аны Святовск поселогыннан эзләргә кирәк.
— Ярый, аны табарга тырышып карагыз. Сезгә иртәгә үк Святов- скига китәргә рөхсәт. — Галләмов өстәлендәге календарьның битләрен актарды — Бүген атна кич, ә киләсе дүшәмбедә сезне биредә көтәм.
— Аңладым, иптәш майор.
— Ләкин сезнең белән сөйләшәсе сүз бетмәде әле, иптәш Закиров.— Майор аркасы белән креслога терәлде. — Сезнен сүзләрегездә элек әйткәннәрегез белән чагыштырганда каршылык бар. Сезнеңчә, конструктор Әхмәтов сейфы белән бәйле булган вакыйгада укышка ирешүдә чит ил агентларына җинаятьче Фролов ярдәм иткән Шулаймы?
— Әйе, мин моңа ышанам. ♦
— Алайса, нигә Фролов Древцов квартирына ачкыч ярату өчен шул % кадәр вакыт әрәм иткән? Әллә ишек йозагы катлаулыракмы? Алай тү- £ гел ләбаса! Әгәр Фролов тышкы ишекне ача алмаган икән, сейфны ачу Н аның кулыннан килми дә килми бит инде!
—• Монда, әлбәттә, уйланырлык нәрсә бар Ләкин, минем фикерем- Ь чә, монда менә нәрсәне истә тотарга кирәк: Древңовларның ишек йоза- з гы индивидуаль заказ буенча эшләнгән, һәм аңа ачкыч ярату мөмкин < түгел. Кыскасы, монда отмычкасыз берни эшләп булмый. Ә көне буе * кеше йөреп тора торган подъездда отмычка белән маташу бик кыеп, вакыт күп кирәк. Мондый шартларда чит кеше квартирына сиздермичә “ кереп булмый. Тагын шуны да истә тотарга кирәк каршыдагы квар- = тирның ишегенә «күз» куелган, кем белә — бәлки аннан күзәтеп тора “ торганнардыр. Димәк, квартир ишеге төбендә бер минуттан артык тот- н карланырга ярамый, ә моның өчен үз ачкычың булу кирәк
Закиров нидер язып маташкан майорга күз төшерде һәм. пәрдә бе- £ лән капланган зур тәрәзәгә таба борылды да, ашыга төшеп е
— Ә Әхмәтов квартирында — кибеттән алынган стандарт йозаклар, а һәм аларга ачкыч ярату Фролов кебек оста карак өчен — көнбагыш « ашау белән бер... Ә инде сейфка килгәндә, ул да Фролов өчен зур кар- * шылык түгел, җиде сәгать җитеп ашкан
Галләмов кул селтәде.
— Җинаять турындагы хокук фәне бүтән фәннәрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый, өлкән лейтенант, анда да теләсәң нинди теорияне уйлап чыгарырга, капма-каршы булган күп нәрсәләрне аңлатырга мөмкин.
Бүлмә хуҗасы, җәйге бөркүлекне бераз киметү өчен, вентиляторны эшләтә башлады, тәрәзәнең ак пәрдәсен төшерде.
— Менә сезгә икенче сорау әгәр Әхмәтов квартирын тәрәзәләрне яфрак капламаган вакытта, ягъни кышын яисә язын күзәткән булса лар, ул чагында күзәтүне җәй көннәрендә ничек алып барганнар5 Ә бит алар бу эшләрен туктатмаганнар. Ял көйне Әхмәтовлар гаиләсенең кунакка китүен белгәннәр ич. Айлар буе подъездда яисә ишепалдында тормаганнардыр бит инде. Минемчә, агент кайдадыр якында гына булырга тиеш, бәлки шул ук өйдә яши һәм Әхмәтов гаиләсеннән берәрсе белән яисә аларга кереп йөри торган кеше белән элемтә тота торгандыр.
Закиров бер кавым эндәшми торды, аннары әкрен генә
— Монысы инде икенче операдан ария, иптәш майор дип куйды. — һәм аның мөстәкыйль яшәргә хакы бар
— Белгечләр теле белән әйтсәк, монда арияләр чыннан да төрле, ләкин алар бер үк музыкаль нигезгә корылганнар Бербөтен музыкаль әсәрдәй үзгә буларак, аларның кайсысы безнең өчен әһәмиятлерәк икәнен әйтүе кыен.
— һәрхәлдә мин аларны капма-каршы куймас идем икесенең дә әһәмиятле булуы бар. Минем бер нәрсәдә шигем юк — һәр ике версия не кичектермәстән тикшерергә кирәк.
Майор көлемсерәде:
— Сезнеңчә, биредә шпионнарның бөтен бер шайкасы оя корган булып чыга. Шпиономаннягә бирелмик, дни әйтүем Әлбәттә. һәр ике версия җентекләп тикшереләчәк.
кз
— Иптәш майор, сезгә бер үтенечем бар: каршыдагы өйдә, дөресрәге, тәрәзәләреннән күзәтү алып барырга мөмкин булган квартирларда торучылардан сораштырырга рөхсәт итегез.
Майор Тренькинга таба борылды:
— Ишетәсезме, лейтенант, бу сезгә кагыла.
Тренькин урыныннан торды:
— Эшләнер, иптәш'майор.
Майор Тренькинга шулай ук Әхмәтовлар гаиләсенең хатын-кызлары белән аралашкан кешеләргә аеруча зур игътибар итәргә кушты.
Икенче көнне сәгать җидедә Закиров су трамвае белән Святовскига китте. Ә Тренькин иртән үк майор кушканнарны үтәүгә кереште. Әх- мәтов квартирындагы хәлләрне беренче булып күргән карчык белән б'ер сәгатьләп сөйләште. Аңардан яңа бер нәрсә дә ишетә алмагач, подъездлардагы җыештыручылар белән танышты. Алар да соңгы вакытларда шик уятырдай бер нәрсә дә күрмәүләрен әйттеләр. Ишегалды себерүче дә шуны ук кабатлады.
Көндез, кояш төшлеккә менеп бик хәтәр кыздыра башлагач, кирпеч йортның подъездына кергән Тренькин салкынча һавада бераз хәл алып торды. Ул биредәге алты квартирда булырга тиеш иде. Торак конторасына кереп, бу квартирларда кемнәр яшәвен белеп чыккан иде инде ул. Алар барысы да диярлек күптәннән яшәүчеләр иде. Соңгы ике елда бары тик бер кешенең — тау инженерының гына пропискага кергән булуы беленде. Вакытлыча яисә пропискасыз яшәүчеләр бөтенләй юк, диделәр.
Ул унҗиденче квартирның ишек төбендә тукталып звонокка басты. Тиздән эчтә лыштыр-лыштыр атлаган аяк тавышы ишетелде. Ишек бераз ачыла төште һәм ачулы хатын-кыз тавышы:
— Манька янынамы? Җаныгызга төкерим! — дип мыгырданды.
Мондый нәрсәне көтмәгән Тренькин каушап калды.
— Кертмим,—диде әлеге тавыш, һәм ишек шапылдап ябылды.
Тренькин тагын звонокка басты.
— Әйттем бит инде,— дип кычкырды шул ук хатын.— Әллә милиция чакырганны көтәсеңме?
Тренькин ишеккә якын ук килде дә үзенең НКВДдан булуын әйтте.
Ниһаять, ишек ачылды. Тренькин таныклыгын күрсәтте. Өлкән яшьтәге ханым аны карашы белән баштанаяк капшап чыкты. Шуннан соң гына теләр-теләмәс артка чигенде һәм лейтенантны коммуналь квартирның коридорына кертте Коридорны тузан белән капланган тонык лампочка яктырта иде. Гомуми кухнядан керосин, тозлаган кәбестә' исе, тагын әллә нинди әче исләр килә иде.
— Нәрсә кирәк?—диде карчык тәкәллефсез генә.
«Гомуми квартирда шундый күрше белән торсаң, күңелсезлектән интекмәссең»,— дип уйлады Тренькин, бәрәңге саклана торган әрҗә өстенә утырып.
— Сезнең квартирда вакытлыча яшәүчеләр юкмы?
— Без барыбыз да бу фани дөньяда вакытлы гына. Син соң кем турында сорыйсың, фатирчылар турындамы?
— Әйе, шулар турында.
— Күптән шулай диләр аны,— дип мыгырданды кортка. — Бездә андыйлар юк.
— Сез, гражданка, ашыкмагыз әле. Миңа торак конторасында шушы адрес белән ике ел буена Матюгов дигән кеше яшәгән иде, диделәр. Шулаймы?
— Яшәде бугай.
— Кайчан һәм кая китте?
Аның пропискадан төшкәненә бер айлап булды инде, наныкай. Ә кая киткәнен алла белсен, миңа әйтмәде.
— Ә квартиры?
— Монда аның хатыны калды. Теге аның икенче ире иде. Беренче
се белән күптән аерылышкан. Бозык, исерек бер нәмәстә иде Иреннән аерылгач бу хатын Воркутага китте... Ә анда, үзең беләсең, шахталар. Менә ул анда шушы тау инженерын казып чыгарган. Монда ▲ алып кайтты. Ә ул кеше чыннан да бер хәзинә булып чыкты эчми тартмый, кыйнашмый, хатын-кызлар белән йөрми. Безнең заманда ан- « дый ирне табып кара син: кая карама — ата мәчеләр дә исерек 5 башлар. v
Тренькин көлемсерәде =
— Сезнеңчә, бөтен кеше бозык булып чыга,— диде ул һәм, кортка-
ның тагын нидер әйтергә җыенуын күрмәмешкә салышып, кырыс та- = выш белән: — Ата мәчеләрнең дә төрлесе була... Я, ярый соң, шуннан * теге кеше?.. ф
— Петр Петрович,— диде хуҗабикә.
— Әйе. Петр Петрович, сезнең канатлы фәрештәгез, күрше хатын с
яныннан кире очып киттеме? х
— Кем белә инде аларны? Каядыр язылып китте бугай. Ә монысы 5
ның китәсе килмәде: салкын анда, ди. н
— Бәлки ул язылып китмәгәндер, төрмәгә эләккәндер? “
— Анысын мин белмим инде, наныкай. Менә кичен Клашка кай- ь
тыр, үзеннән сорарсың. *
Тренькин кемнең тәрәзәсе урамга каравын белеште. Берсе Сыркина фамилияле хатынның квартирыныкы булып чыкты. £
— Ә Сыркинаның фатирчы тотканы юкмы? е
— Маньканыңмы?— һәм кортка җавап урынына иңбашын гына ® сикертеп куйды.
— Ә хәзер кайда соң ул?
— Булмаганны сөйләп гөнаһлы булыр хәлем юк, ә булганы шул
f — Кыскарак тот,— диде Тренькин. аны бүлдереп.
Кортка почмак бүлмәгә таба баш изәде һәм шыпыртлап
— Татлы уеннарны бик ярата шул, куркып тормый.. Менә хәзер балалар тудыру йортында... Әйттем мин аңа Җүнлегә илтми
— Аңлашыла йөргән ирләре монда пропискасыз торалар идеме?
— Юк, берсе дә атнадан артык тоткарланмады. Мин дә монда бардак оештырырга рөхсәт бирмәдем. «Я язылышып кешечә тор. яисә монда килеп идән таптап йөрмәсеннәр, милициягә барып әйтәм>,— дидем. Ә кайберләрең бөтенләй кертми идем.
Тренькин корткадан күршеләре турында сораша башлады Тегесе күлне белә торган булып чыкты һәм кемнең кемгә, күпмегә килүен бәй нә-бәйнә сөйләп бирде. Аның әйтүенчә, өченче катта, нәкъ аның өстендәге квартирда командировкага килгән бер кеше шактый озак вакыт яши икән. Кыш көне үк фатирга кергән булган
— Ул кеше безгә дә кермәкче иде.— диде кортка, — ләкин мин аның тәртәсен кире бордым — күзләре бик уйнаклый иде: берәр нәрсәне чәлдермәгәе дип курыктым.
Тренькин өченче катка менеп китте Анда, Метелева квартирында, кортканың әйтүенә караганда, теге фатирчы яшәргә тиеш иде Хуҗа бикә үзе өйдә юк иде шифаханәдә ята. диделәр Тренькинны авыру апасын карар өчен бүтән шәһәрдән килгән бер ханым каршы алды. Әмма ул фатирчы турында берни әйтә алмады
Метелева яши торган бүлмәләрнең икесенең дә тәрәзәләре урамга карый, һәм алардан Әхмәтовлар квартирының тәрәзәсе яхшы күренә иде. Тренькин Метелеваның кайсы шифаханәдә ятуын сорашып белде Лә шунда китте. .Метелева урология бүлегендә бөере белән ята иле Тренькин авыруга үзен танытты да фатирчысы^ турында сораштыра башлады. Аның әйтүенчә, фатирчысы Анатолий Сергеевич Постнов
төпле, интеллигент кеше. Февраль аенда җәйгә кадәр торырга дип кергән һәм фатир хакын ярты елга алдан биреп куйган. Магнитогорски- дагы металлургия заводыннан командировкага килгән икән. Бүлмәдә даими яшәми, озак вакытка югалып торгалый икән. Мин тәэминат эшендә, шуңа күрә еш кына кайтып-килеп йөрергә туры килә, дип аңлаткан. Фатирчысын вакытлыча пропискага кертү турында Метелева ничектер уйламаган. Постнов яши торган бүлмәдә элек Метелеванын фин сугышында үлеп калган улы яшәгән икән.
— Квартир буенча күршем Шамил Искәндәр улы Нигъмәтуллин— геолог кеше. Ул еллар буе палаткада яши. Өенә елына бер-ике генә тапкыр, анда да азга гына кайта. Шуңа күрә мин, гел ялгыз тормас өчен, фатирчы кертергә булдым,—диде ул.
— Ә хәзер фатирчыгыз кайда? — дип сорады Тренькин.
Метелева иреннәрен кысты, йөзенә кайгы билгесе йөгерде.
— Үлде шул ул.
— Үлде?
— Моннан ике атна элек Магнитогорские кайтып киткән иде...
— Димәк, июнь урталарыннан ул сездә яшәми.
— Шулай бугай. Көнен тәгаен хәтерләмим...
— Ә үлгән булуын каян беләсез?
— Хат алдым мин, иптәш тикшерүче,— диде Метелева һәм тумбоч-касына сузылды. — Менә ул.
Тренькин конвертны әйләндергәләп карады, почта штемпеленә игътибар итте.
— Ал-а-а-й... егерме сигезенче июньдә җибәрелгән... беренче июльдә килгән. — Ул хатны чыгарды да укырга кереште:
Кадерне Мария Петровна! Сезгә күршебез хөрмәтле Анатолий Сергеевич Постнов- ның 26 июньдә вафат булуын хәбәр итәбез Без барыбыз да якын иптәшебезнен вакытсыз үлүе унае белән тирән кайгы кичерәбез
Буровлар гаиләсе
— Ә мин Магнитогорские барырга һәм Анатолий Сергеевичларда туктарга җыенып йөри идем,— диде авыру хатын зәгыйфь тавыш белән. — Минем ирем шунда күмелгән, гражданнар сугышы вакытында тифтән үлгән иде... Менә күрәсезме, нинди кеше ул, үләр алдыннан да минем турында кайгыртырга онытмаган. Баргач, кайда тукталырга белми аптырап йөрмәсен, дип, үзе тәкъдим иткән иде. Анда минем беркемем дә юк бит...
Ә Тренькин ул арада икенче нәрсә турында уйлады: «Хат егерме сигезендә җибәрелгән, ә Әхмәтовлар квартирына утызында керәләр. Димәк, хатны җибәрүче ул көнне монда булмаган. Исән булса да, бер тәүлек эчендә бирегә килеп җитә алмас иде. Постнов исән һәм хатны Метелева килеп йөрмәсен өчен җибәргән булырга тиеш. Авыру карчык белән кемнең мәшәкатьләнәсе килсен?»
Эдуард, хатны үзем белән алыргамы-юкмы дип, бер мәл икеләнеп торды. Ахырда, аның Әхмәтюв квартирындагы вакыйгага бернинди кагылышы булмаганлыгына ышанса да, алырга булды.
«Версиянең сабын куыгыдай юкка чыгуын белгәч, Закировның чырае сытылыр инде»,— дип уйлады Тренькин. Ул сәгатенә карады: эш көне тәмамланганга бер сәгать үткән иде инде. «Оһо, ә мин. тиле, әле һаман эштә», — диде ул үз-үзенә.
Ул тагын Закировны исенә төшерде. «Беләсе иде, минем Эляга шал- тыраткалавым турында ишетсә, нишләр иде икән? Ә бөтенләй тартып алсам, ни әйтер? — Тренькин елмайды. — һуштан язар».
Элеонора турындагы уй аңа көч өстәл җибәрде, кичке бөркү аркасында туган хәлсезлек юкка чыкты. Ул кинәт тәнендә җиңеллек сизде,
күңеле күтәрелде. Кыз белән тиздән очрашу шатлыгына алдан хәзерләнүдән аның йөрәге кытыкланып куйды.
Ни өчендер ул күптән түгел Юра Герасимовның җинаятьчене куып баруын, ә үзенең, чит кешедәй, аңа ярдәм итмәвен исенә төшерде. Куркаклыгымны бүтәннәр дә беләчәк, дигән күңелсез уй аның бөтен барлыгын биләп алды. Күнел күтәренкелеге юкка чыкты «Шул кадәр на- ♦ чар итеп яратылган бу кеше дигәнең,—дип уйлады Эдуард. — Гүзәл нәрсә турында уйлый башларга, аның тәмен татырга да өлгермисең, § синең күңелгә шунда ук ямьсез уй килә дә төшә: хәтернең бер почма- & гыннан килеп чыга да, синең аңыңны агулый, күңелеңдәге матур ун- и ларны пычрата». ' ;
Икенче көнне Метелева ята торган дүртенче шәһәр шифаханәсеннән | урология бүлегендә ятучы Тараткина исемле бер авыру хатынның кол- ? баса белән агулануын хәбәр иттеләр Билгесез кеше шифаханәнең ка * бул итү пунктына азык-төлек салынган пакет китергән һәм аны Мете- * левага бирергә кушкан. Палатада Тараткина Метелевадан колбаса со- = pan алган булган. Ә Метелеваның бу вакытта ашыйсы килмәгән Озак х та үтми Тараткина үлгән s
XIV бүлек
га
Гурьевта майор Стеклов чон X отрядында бергә хезмәт иткән күп * тәнге танышы Сергей Бажановны эзләп тапты. Сергей шәһәр азык- төлек торагында эшли иде. Алар аерылганнан соң үткән алты ай эчен- £ дә ул бик нык үзгәргән кайчандыр куе булган чәче коелып беткән, үзе Ф юанайган, олыгайган, җитдиләнгән иде. Ул үз өендә, тыныч шартлар п да, Каспий буе төбәгендә күптән булган вакыйгалар турында сөйләп бирде. 1924 елның көзендә, армиядә хезмәт итеп кайткач. Бажанов Әстерхан ОГПУсының Гурьев шәһәре буенча уполномоченные булып эшли. Тынгысыз заман шәһәр читләренә әледән әле бандитлар килеп чыга, төннәрен атышлар булып тора. Шәһәрдә Кутеповның эмиссар лары — монархияне торгызу турында хыялланучы элекке патша офи церлары күренгәли. Аларны тоту буенча үткәрелгән бер операция ва кытында чекистлар кулына элекке патша армиясе поручигы Идел буендагы монархистлар белән элемтәдә торган Шергин дигән кеше эләгә Атаман Мефодий — Александр Викентьевич Волковский турында әнә шул кеше сөйләп бирә. Элекке атаман бу вакытта инде тыныч урынга — Әстерханга күчеп урнашкан һәм ни өчендер әлелән-әле Гурьевка килеп йөри икән. Аксөяк алпавытлар ыруы вәкиле поручик Шергин кайчандыр Волковский белән бергә гимназиядә укыган була Алар әти-әниләренең дуслыгын дәвам итәләр Шергиинар өендә. Викентий-ата Россиянең иң бай кешеләреннән бер дә калышмый, дип, Идел-Кама банкында гына да аның миллион сумнан артыграк акчасы саклана, дип сөйли торган булалар.
— Поручик Шергин,— дип сөйләп китте Бажанов, каты итеп пеше релгән чәйне чокырларга агыза-агыза.— атаман Мефодийныи кулында авырлыгы илле караттан да ким булмаган бриллиантлы гаҗәеп матур йөзек күргән булуы турында сөйләгән иде. Бриллиантның астында кан дай кызыл төстәге тәре сурәте дә булган. Атаман Мефодий, йөзек — ул йөз еллар буе күп кеше эзләп таба алмаган серне белү өчен ачкыч кы на, дип, ә үзе аның ярдәмендә табарга мөмкин булган хәзинә белән чагыштырганда бернигә дә тормый, дип мактана торган булган Вол ковский әлеге байлыкларны үзе белән алып, чит илгә качарга җыенып йөргән. Шергинны да бу эшкә катнаштырырга вәгыә иткән. Поручик
X Чон - части особого назначения — махсус билгеләнгән частьлар
ның сүзләренә караганда, аның дусты соңгы вакытта монархия режимын торгызу турында уйлаудан битәр, исән-имин чит илгә качып котылу турында кайгырткан, шуңа күрә җинаять акцияләрендә дә аз катнашкан.
Бажанов чәйле чокырны майорга таба этәрде, аннары үзенекен кулына алып, бераз өреп торды, ашыкмый гына бер йотым эчте һәм шактый арыган кыяфәт белән утыручы Стекловка күз төшерде дә:
— Әйдә, Петя, чәйне эчеп бетерик тә, бераз йоклап алыйк. Бүген ял көне бит. Аннары мин ул атаман турында сөйләп бетерермен, ярыймы?
Стеклов риза булды. Ләкин аның күзенә йокы кермәде, көндезге бөркүлек аны тәмам әлсерәткән иде. Ләкин төштән соң коры, эссе җил бераз басылды, ә сәгать бишләрдә Каспий ягыннан салкынча дымлы җил исә башлады Стеклов, кич җитеп, өйдә җиләсләнә төшкәч кенә хәл алды.
— Тыңла әле, Серега, көн саен шундый мунчада ничек түзәсен син, ә? Мин менә икенче генә көн торам, анда да аяк сузар хәлгә җиттем.
Тегесе, аңа җавап итеп, елмайды гына. Кичке аштан соң өй хуҗасы сүзен дәвам иттерде:
— Шергин сөйләгәннәрдән чыгып, без күптәнге танышыбыз атаман Мефодийның эзенә төштек. Бу тирәләрдә ул инде бүтән исем астында йөри иде. Ниһаять, ул килеп йөри торган яшерен квартирларның берсендә без аның өстенә үк барып чыктык. Ләкин ул бирелергә теләмәде һәм атыш вакытында үтерелде. Шергин аны таныды. Яшерен квартир хуҗабикәсе дә үтерелгән кешенең атаман Мефодий-Волковский икәнен әйтте. Сине кызыксындыра торган нәрсәләр турында минем белгәнем менә шул.
— Ә теге серле йөзек атаманның үзе белән идеме соң?
— Ә-ә! Әйтергә онытканмын икән йөзек үтерелгән атаман кулында табылмады. Бар киемнәрен, кем әйтмешли, соңгы җөенә тикле тикшереп чыктык, яшерен квартирның астын өскә китердек, ләкин бу бернинди дә файда бирмәде.
— Бәлки квартир хуҗабикәсе берәр кая яшергән булгандыр?
— Юк. ул андый йөзекне атаман кулында беркайчан да күргәнем булмады, диде.
Икесе дә берара сүзсез утырдылар. Бажанов ут кабызды һәм тәрәзәләрне япты.
— Черки кереп тулыр да, йокларга бирмәс,— диде ул.
Бераз уйланып утырганнан соң, Светлов:
— Ә атаман белән кемнең элемтәдә булуын, аның якыннарын ачыклый алмадыгызмы?
— Ул чак игътибарга лаеклы берни дә белә алмадык... Тик менә әлеге хуҗабикә генә атаман янына кыяфәте белән аңа өхшашлы хатын-кыз чырайлырак чибәр бер егетнең килеп йөрүен әйткән иде. Анын сүзенә караганда, атаман бу егет белән бик җылы мөгамәләдә булган.
— Ә ул егетне тота алмадыгызмы?
— Юк. Аның кем икәнлеге ачыкланмыйча калды.
— Волковский белән Шергин кайда бергә укыганнар?
— Тукта әле, тукта... — Бажанов маңгаен җыерды. — Әллә Ярославльда, әллә Костромада. Кайдадыр Югары Идел буенда икәнлеген генә хәтерлим Ул тагын ниндидер Ипатий монастыре турында да әйткән иде Шергинның сүзләренә караганда, Романовлар династиясенең беренче вәкиле патша итеп шул монастырьда игълан ителгән. Оят булса да әйтим, ул монастырьның кайсы шәһәрдә икәнен мин белмим...
Костромада, — диде Петр Прохорович, нәрсә турындадыр уйлаган җиреннән. — Боярин Михаил Романов Россия дәүләтенең патшасы итеп шунда игълан ителгән.
— Димәк, алар Костромада бергә укыган булганнар - диде Бажанов
— □ теге яшь егет атаман Мефодийның энесе булмаганмы соң?
— Бу турыда берни әйтә алмыйм, Петя. Бу фикер минем уема килмәгән.
«Балалары гимназиядә укыганнар икән, ата аналары да шунда, ♦ Костромада яшәгән булырга тиешләр. Атаманның әтисе дин әһеле’бул- j ганлыктан, җепнең очын, мөгаен, чиркәү архивларыннан эзләргә ки- £ рәктер Викентнй-ата ниндидер мәхәлләнең башында торган булырга “ тиеш,—дип фикер йөртте Стеклов. — Әгәр теге егет атаманның энесе - булса, бүген Мефодий өрәгенең яңадан калкуын һәм хәзер бу исем ас- * тында кем яшеренгән булуын ничектер аңлатырга мөмкин Архивларда 5 Викентий-атаның шәҗәрәсен ачыкларга туры килер»
Дуслар, элекке көрәштәшләрен һәм һәр икесен дә дулкынландырган сугышчан вакыйгаларны искә төшереп, төн уртасына кадәр сөйлә- * шеп утырдылар ®
Стеклов кайту белән командировкасының нәтиҗәләре турында бү- - лек җитәкчеләренә сөйләп бирде. х
Галләмов, бу командировка инде мәгълүм булган нәрсәләргә бер- * нәрсә дә өстәмәде, диде һәм, бер хезмәткәрне Костромага җибәрергә ы кирәк, дигән тәкъдимне хупламады. *
— Ул мәгълүматларны без болай да ала алабыз.— диде ул. — Әс- п тәвенә, мин чит ил разведкасы шифровкаларында телгә алына торган е Мефодий белән атаман Мефодий арасында туганлык җебе булуына бик °- нык шикләнәм. Разведка эшендә мондый туганлык традициясен саклау е гадәте юк. Аның ахыры начар булып бетүе бар Әгәр инде дошман мо- ® ңа бара икән, ул моны фәкать контрразведканы ялгыш эздән җибәрү ” максаты белән генә эшли
— Шулаен шулай, Марс Әхмәтович,—диде Стеклов. — ләкин ва кыйгаларның һәм фактларның үзара туры килүен дә искә алырга кирәк: шифрның ачкычы Костроманың тарихы белән бәйле, ә хәзер Болконскийларның да шул ук шәһәрдә яшәгән булулары ачыклана Ата майның якыннарыннан берсенең аңа бик нык охшаган булуын кая куясың? Әгәр ул егет чыннан да атаманның энесе булса, аның абыйсы «тормышын» дәвам итәргә теләве дә психологик яктан аклана
— Дәлилләрегез уйланырга мәҗбүр итсә дә. монысы инде уйдырмалар өлкәсеннән,— диде Галләмов, Стекловны бүлдереп Мин хәзер өзеп кенә берни әйтергә дә җыенмыйм. Петр Прохорович Чыннан да башта тикшерергә кирәк. Шушы көннәрдә Жуков *шкә чыгарга тиеш. Мин кичә аның янында булдым. Менә аны җибәрербез Ә хәзергә «бик ашыгыч» дип Костромага сорау җибәрегез
Галләмов хәзер бүлектә эшнең муеннан булуына, кешеләрнең җитешмәвенә зарланып алды Җитмәсә тагын көтелмәгән бер хәл килеп чыкты, диде ул Милиция хезмәткәре Герасимов җинаятьчене куып кил гәндә лейтенант Тренькинның да шул тирәдә булуы һәм аның, куркак лык күрсәтеп, ана ярдәмгә килмичә, күздән югалуы мәгълүм булды.
Стеклов башын селкеде
— Әгәр расланса, бөтен бүлеккә тап төшәчәк.
Шул вакыт безнекеләр кулга төшергән радиограмманы китерделәр
Ннгәэндәшмнссз? Элемтәнең икенче вариантыннан файдәланыгы. Очрашу урыны 3-М. еч парашют гембәтс астында, һәр пәнҗешәмбе. 11 00. Дашкова Штольи
— Менә укып карагыз, Петр Прохорович Галләмов шифрны майорга бирде, тегенең укын бетергәнен көтеп торды да. өстәде -
Табышмак артыннан табышмак, һәрхәлдә, «3-М» шартлы очрашу урыны булырга тиеш. Ә менә «өч парашют гөмбәзе астында» дигәне нәрсә аңлата?
Стеклов иңбашын җыерды:
— Сүз парашюттан сикерү турында булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Алайса, бу нәрсәне аңлата — башыма сыйдыра алмыйм.
— Монысын инде расшифровкага биреп булмый. Хәзер төп белгечләр — без үзебез. — Галләмов шифровканы тагын бер кат укып чыкты. — «Дашкова»сы — пароль булса кирәк. Тик шунысы ачык түгел: бу сүзне телдән әйтергә тиешләрме, әллә... Тукта әле, — майор кулын маңгаена куйды. — Дашкова дигән авторның китабы бар бугай. Ул ханым, әгәр хәтерем ялгышмаса, әби патша заманында Россия Фәннәр академиясенең президенты булган. Ә менә китапның исемен хәтерләмим.
— Бәлки сүз икенче бер Дашкова турында бара торгандыр? — дип шик белдерде Стеклов. — Безнең илдә язучылар яисә галимнәр арасында Дашковалар азмыни? Хәер, моны тикшереп белеп була. Республика китапханәсенең картотекасында казынырга кирәк.
Очрашу урыны билгесез булганлыктан, моның бернәрсә дә бирмәячәген аңласа да, Галләмов бу фикерне хуплады.
Соңгы көннәрдә Стеклов Идел-Кама банкының архивларында керем-чыгым кенәгәсеннән Викентий Волковский салган суммалар турындагы мәгълүматларны эзләде. Кенәгәне, ниһаять, тапты. Саргаеп беткән кәгазьләрдән күренгәнчә, 1914 елның 1 августына Волковский- ның банкка салган акчасы алтын белән ике миллион сигез йөз илле мең сум булган. Бу гаять зур сумма Стекловны таңга калдырды, һәм ул Бажанов сөйләгәннәрне исенә төшерде. «Поручик Шергинның әтисе Викентий-атаның байлыгы бик зур булу турында тикмәгә генә сөйләмәгән икән». Тик менә кая киткән бу акчалар? Чыгымнар графасында барлык сумманың 1914 елның 1 августында, ягъни беренче бөтендөнья сугышы башланган көнне, алынуы турында язылган. Викентий-атаның акчасын банктан алуы тикмәгә генә булмаган: сугышның төрле борылышлары аны бар булган байлыгыннан мәхрүм итәчәген яхшы аңлаган ул. Бик зур инфляция башланыр да. шул уңай белән хөкүмәт банктагы акчаларны вакытлыча бирми тору яисә алтын урынына кәгазь акчалата кире кайтару турында карар чыгарыр, дип курыккан. Ә сугыш вакытында алтынны кәгазь акчага алмаштыру — ул бөлгенлеккә төшү, дигән сүз.
«Әйе, хәйләкәр кеше булган, шайтан,— дип уйлады Стеклов. — Ләкин бу кадәр сумманы кайда яшереп тотарга мөмкин?» Алтын акчалар берничә йөз килограмм тәшкил итәргә тиеш булган лабаса! Нинди зур яшерү урыны кирәк аларга! Бу кадәр йөкне ул берьялгызы гына ничек күчерсен дә, ничек яшерсен? Аннары бу серне кемгә ышанып әйтә алган ул? Ихтимал, үз балаларына гына Атаман Мефодий Шергинга йөзекнең сере турында сөйләгәндә нәкъ менә ул хәзинәне күздә тотмады микән? Йөзек белән яшерелгәи хәзинә арасында нинди бәйләнеш бар? Ә бәлки Викентий-ата алтынын чит илгә озатырга өлгергәндер?
«Викентий поп үзенең мәхәлләсендәге кешеләрне рәхимсез талаган. Юкса, аңа шулкадәр күп акча кайдан килсен? — дип уйлады Стеклов. — Ул яшергән алтын алданган меңнәрчә гади кешеләрнең күз яше белән сугарылган. Димәк ул — халыкныкы». Шунда ул монастырь хуҗасының колак ишетмәгәнчә комсыз булуы турында бабасы сөйләгәннәрне исенә төшерде. Ул хәтта монахларны да талаган, аларны ачлы- туклы тотып, акчасын янга калдырган. «Ә шул урланган акчаны,— ди иде аның бабасы,— алла сараенда — гыйбадәтханәдә яшереп саклый, гөнаһыннан да курыкмый бит, мөртәт».
«Ә бәлки поп урлап җыйган миллионнарын шунда, монастырьга яшергәндер,—дип уйлап алды Стеклов,—Моннан да уңайлырәк х рып- ны эзлисе дә юк бит», һәм яңадан аның фикерләү юлына, биек таудай, үтә алмаслык булып, тагын шул Идел буе монастыре килеп басты. «Монастырь булмады бу, чишә алмастай бер төен булды Ләкин ул монастырьга бер-бер юл табылырга тиеш бит инде. Гомере беткәнче * шул юлны таба алмас микәнни соң ул? Экскаватор алырга да шундагы * бар җирне казып чыгарга иде. Юк, ярамый: архитектура памятнигы 5 Димәк, кадерле Петр Прохорович,— диде ул үз-үзенә,— бүтән юл эз- $ ләргә кирәк. Ләкин нинди юл соң ул?» х
g
XV бүлек
Святовскига килү белән Закиров туры поселок Советына керде Ул * анда оперуполномоченный Денисов һәм күптән түгел милициядән алар- ® га. күчкән Измайлов белән очрашырга тиеш иде. Бу ике кеше берничә х көн инде поселокта яшиләр. Алар биредәге кирпеч заводы эшчеләренең 5 делоларын карап чыктылар, тегү ательесында, кибетләрдә булдылар. жәза срокларын тутырып кайткан кешеләрнең документларын тикшер- ш деләр, Йөнтәс ашарына алырга кибеткә килми калмас, дип анда дежур * тордылар Ләкин Фролов анда күренмәде. Бәлки аның ашарына бүтән Q берәү алып кайта булыр? Ә кем? Иллә мәгәр аларнын бер нәрсәдә е шикләре юк: йөнтәс ниндидер бер хатын-кызда яши Паспорт өстәле £ биргән белешмәдән күренүенчә, поселокта ике йөзләп ялгыз хатын е бар. аларның кырыктан түбәнрәк яшьтәге һәм үз өйләрендә яисә аерым ® бүлмәдә яши торганнары — ике дистә чамасы Шул ук көнне НКВД хезмәткәрләре, янгын инспекторлары исеме астында, поселок Советы рәисе белән бергәләп, үзләрен кызыксындырган өйләрдә булдылар Ләкин бу да нәтиҗә бирмәде,
— Ә бәлки ул,— дип шикләнүен белдерде Измайлов,—бөтенләй бүтән җирдә яши һәм түшәмгә төкереп ята торгандыр?
Денисов та аны яклады.
— Биредә ул, егетләр, биредә,—диде Закиров.— Автобус билетлары шул турыда сөйли. Севчукны үтергәч тә. бирегә чумган Әхмәтов өенә кергәч, шулай ук бирегә кайткан. Шуны да истә тотыгыз ул кабахәтне тотканчыга кадәр биредә каравыллаячакбыз! — Аннары гасабиланып өстәде:— Уйлагыз, уйлагыз, шайтан алгырлары!
Икенче көнне контрразведчиклар тагын кибетләрне күзәтә башла дылар Закиров автобус тукталышы белән пристань арасында йөренде
Төшкә таба күк йөзе болытлар белән капланды Төньяктан салкын җил күтәрелде, дулкыннар, текә ярга еш-еш бәрелеп, шаулый башладылар Вак яңгыр сибәләргә тотынды Пристаньның буш залында Закиров тәрәзә янына барып басты «Кайдан гына эзләргә соң бу Фроловны?—дигән уй башыннан китмәде,—Бер генә нәрсә эшлисе кала җинаятьченең фоторәсемен кибеттә һәм ательеда эшләүчеләргә күрсәтергә» Ләкин моның да уңыш китерәчәгенә өмет аз - җиде ел элек төшерелгән фоторәсемдә йөнтәс чәче китәртелгән килеш, ә бу инде кешенең тышкы кыяфәтен бик нык үзгәртә Бары бер юл көтәргә генә кала «Үзе генә яши микәнни соң ул? Юк. моның булуы мөмкин түгел: кибет тирәсендә күренми калмас иде Димәк, монда хатын кыз катнашкан... Аларның да ялгыз яшәүчеләрен тикшереп чыктык Әллә ире булып та, каядыр озакка киткән берәр хатын янына сыенганмы? Тукта әле, әйбәт фикер бит бу! — Янгыр түгәрәкләре белән капланган су өстенә карап торган Закиров сискәнеп киткәндәй булды.—Мондый хәл снрӘк булса да очраштыргалый бит».
Поселокта ирләре төрмәдә утыручы хатыннар яшиме икәнлеген ачыкларга ниятләнеп, ул, ашыга-ашыга, милиция бүлегенә таба атлады. Барышлый кибеткә сугылды. Лейтенант Денисов янына килде Тегенең чыраена карап, яңалык юклыгын аңлады.
— Иптәш өлкән лейтенант,— диде Денисов.— Ә йөнтәс тәмәке тар-тамы?
— Тарта иде. Хәзер белмим.
— Ташламагандыр әле. Минем башта бер фикер туды.
— Әйт, тизрәк, Коля,— диде Илдар түземсезләнеп.
— Кибетчедән сорашып белергә кирәк: хатын-кызлардан кайсысы папирос сатып ала икән?
— Шуннан,—диде Закиров, һаман үз уйларыннан аерыла алмыйча.— Шуннан нәрсә?
— Мондый кечкенә торак пунктында тәмәке тартучы хатын-кызлар аз була бит
— Анысы шулай, ләкин яраткан ирләре өчен тәмәке сатып алучы хатыннар да җитәрлек була. Хәер — Закиров уйларыннан аерылды. — Хәер, дөрес фикер бу! Монда яшәүчеләр бер-берсен яхшы беләләр. Кем дә булса тәмәке яисә дракы сатып ала башласа,— бу нәрсә күзгә ташланмый калмый Әгәр сатып алучысы ирсез яисә ире каядыр киткән хатын булса,— бигрәк тә...
Лейтенант, фикерен яклаучы табылуга шатланып:
— Менә мин дә шулай уйлаган идем шул,— диде.
— Кыскасы, Измайлов белән икәүләп тикшерегез, ә мин тиз генә милициягә барып киләм, бер нәрсәне ачыкламакчы булам.
Денисов ашыгып кибеткә таба китмәкче иде, Закиров аны туктатты.
— Тагын бер нәрсә Барып чыкмаса, кибетчегә Фроловның фото-рәсемен күрсәт Аңладыңмы?
— Аңладым
— Алайса, бар.
Дүрт кеше эшли торган милиция бүлеге кибеттән ерак түгел генә урнашкан иде. Өлкән яшьтәге, карачкы шикелле чандыр сержанттан ул моннан бер ел элек кирпеч заводында эшләгән ике кешенең хулиганлык өчен төрмәгә утыртылган булуларын белде. Аларның берсе —Вася Топтыгин — төрмәгә эләгүеннән берничә ай гына элек өйләнгән булган икән. Хәзер ул Воркута тирәләрендә. Хатыны Гражданская урамында, җиденче йортта яши Сержантның сүзләренә караганда, аңа егерме биш яшь тирәсе, үзе чибәр генә, исеме Зинаида Закиров сержанттан бу хатынны ничек шулай яхшы белүен сорады.
— Әллә ул сезнең танышыгызмы?
— Аны кем генә белми икән? Кибеттә сату итә ич.
— Менә ничек?!— Контрразведчик урыныннан ук сикереп торды — Кайсы кибеттә?
— Әнә генә ич,— диде сержант, тәрәзәгә таба ымлап.
Закиров ашыгып ишеккә ташланды. Сержант, берни аңламыйча, аның артыннан карап калды
Сәгать нәкъ бер иде. Закиров соңга калуыннан курыкты кибет төш-келеккә ябылырга тиеш иде. Ничек кенә булса да кибетче Топтыгинаны күздән ычкындырмаска кирәк иде. Денисов белән Измайловның кибеттән берни дә белә алмыйча киткән булуларына ул шикләнми иде. Аның исәпләвенчә, әгәр Фролов чыннан да шул хатын өендә яшеренеп яткан булса. Топтыгина хәзер үк өенә ашыгырга тиеш. Ә Фролов — тәҗрибәле җинаятьче, эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук чамалаячак Аннары тотарсың аның койрыгын
Закиров кибет янына йөгереп килде. Ишеккә йозак эленГән иде Як-ягына каранды: кибетче дә, егетләр дә күренми. Якындагы тыкрыкка
таба Йөгерде. «Кайда соң бу шайтан алган урам?» Тирә-юньдә жан әсәре юк Закиров якындагы өйнең тәрәзәсен какты Аннан башын тыккан жирән чәчле кыздан Гражданский урамының кайда икәнен ф сорашты
Ул, аяк астына жыелган яңгыр суына да игътибар итмичә, урамдагы § үрдәк-тавыкларны пычратып, бар көченә йөгерде. Бакчалары яшел- gj леккә күмелгән тар гына урамга борылгач, коймага кагылган фанер и тактага игътибар итте «Гражданский урамы»
Аңардан ике йөз метр чамасы алдарак таза гына гәүдәле бер хатын 5 ашыгып атлый иде. Дранча түбәле өйгә таба иелеп үскән зур гына ? каен агачы янына житкәч, әлеге хатын туктады, як-ягына каранды һәм ' ашыгып өйалды бакчасына үтте. Хатын кыяфәткә бик чибәр иде ♦
«Шул булса кирәк,— дип уйлады Закиров — Мине күрде! Хәер, хә- ® зер моның әһәмияте юк инде Фролов, әгәр ул анда булса, куркыныч х турындагы сигналны барыбер соңарып алачак Бу юлы ычкына алмас». s
Закиров каенлы өй яныннан үтеп китте. Өй жиденче номерлы иде £
«Тизрәк егетләргә хәбәр итәсе иде,—дип уйлады Илдар — Тик моны “ ничек эшләргә? Миңа моннан китәргә ярамый бит!» Фролов ишегал- н дыннан кача алмасын өчен, Закиров койма аша эчкә үтте һәм Топты- ™ гина өен әйләнеп чыкты Өйалды ишеге күренеп торырлык итеп, мунча почмагына барып басты Дөрес, болай эшләүнең бер кимчелеге бар £ Йөнтәснең тәрәзәдән урамга сикерүе ихтимал Хәер, җинаятьче көпә- ө көндез тәрәзәдән йөрмәс, дип уйлады Закиров Ул бит әле өйнең күзәтү ® астында икәнлеген хәзергә уена да китермидер
«Әгәр хужабикә чыгып, өй тирәсендә чит кеше юкмы икән, дип тикшеренә башласа, Фролов биредә булып чыга», дип уйлады Закиров
Яигыр туктады Ләкин мунча түбәсеннән тамчылар һаман тама иде әле һава чиста һәм хуш исле. Ярты сәгатьтән өйалдымда әкрен генә баскан аяк тавышлары ишетелде Закиров стенага елыша төште, коралын чыгарды Болдырда хужабикә күренде. Ул. ишегалдына карап та тормастан, ишекне бикләде дә. берни булмагандай, урамга чыкты Янкапка янында бер кавымга туктап, яулыгын рәтләде һәм поселокның үзәгенә таба атлады
Закиров чарасыз калды Баягы ышанычның эзе дә калмады «йөнтәс биредә түгел микәнни соң?».
Шул вакыт урам яктан
— Ярдәм итегез! Үтерә-әә!—дип чыелдап кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Закиров шул тавышка таба йөгермәкче булган иде. ләкин шунда ук аңына килде һәм өйалды турысында туктап калды Җан әрнеткеч кычкыру тагын кабатланды Күрше ишегалдыннан ниндидер хатын-кыз икенче берәүгә
— Федька үзенең Танькасын кыйный Самогон чөмергәндер әле Бар. ярдәм ит .— диде
Кычкыру-каргаулар беразга тынды Закиров, сагаеп кына, өйне әйләнеп үтте дә. койма ярыгыннан урамга күз төшерде Анда ике ир кеше жнрдә ятучы өченче берәүне бәйләп азапланалар Шунда ук чәче-башы тузган бер хатын басып тора. Алар янына милиция сержанты килеп туктады Закиров аны күргәч шатланып китте Ул. сагаеп кына, кулына асылынып күтәрелде дә, койма аша урамга карады. Аның, карашы Из майловныкы белән очрашты
— Сез монда ничек килеп эләктегез?—дип пышылдады Измайлов
— Соңыннан, лейтенант. Сержантны чакыр
Аннары Денисовка
— Койма аша монда кер. Тизрәк!— дип боерды
Закиров лейтенантка бурычын аңлатты. Ул урам як тәрәзәне кара-вылларга тиеш иде. Ә Измайловка Топтыгинаны чакырып китерергә кушты Үзе өйалды почмагына басты. Аның янына Денисов килде:
— Безгә Галләмов шалтыратты. Косовскаядан сорау алганнар Ул күптән түгел генә кайтып төшкән Аңардан Фроловның бу поселокта ниндидер Зинкага фатирга кереп торуын белгәннәр Сержант безгә сезнең Зинаида Топтыгина белән кызыксынуыгызны әйтте, һәм без тизрәк бирегә...
Ул арада куркынган Топтыгина күренде. Измайлов аның артыннан иярде Закиров бер кавым көтеп торды да баскычтан күтәрелә башлады Нәкъ шул мәлне аның каршында, жир астыннан калкынып чыккандай, Йөнтәс пәйда булды Җинаятьче, туктап тормастан, күз ачып йомганчы аңа китереп сукты һә.м күршеләрнең коймасына таба йөгерде. Закиров баскычтан тәгәрәп төшеп китте. Денисов йөнтәсне койма аша сикерергә җыенганда КУЫП җитте. Алар арасында көрәш башланды Фролов лейтенантны җиргә екты һәм шашкан кешедәй коймага ташланды, ләкин ул арада Денисовка ярдәмгә Закиров килеп өлгерде. Икәүләп алар Йөнтәсне егып салдылар.
Менә Фролов, куллары бәйле килеш, Топтыгина өендә утыра, сорауларга җавап бирергә теләми Тентү вакытында Древцов өеннән урланган кыйммәтле әйберләрнең кайберләре табылды. Слесарь тартмасыннан яңа гына игәүләнгәне күренеп үк тора торган катлаулы конфигурацияле бер ачкыч килеп чыкты Аның сейф йозагын ачар өчен ясалган булуында шик юк иде. Шунда ук пластилин кисәге дә ята.
Денисов пластилинны һәм ачкычны Фролов алдына куйды да:
— Бу ачкычны пластилинга төшерелгән эз буенча кем өчен эшләдегез, гражданин Фролов? — дип сорады.
Әмма җинаятьче, телсез кешедәй, сүзсез утыра бирде.
— Чәнчелеп китсен, эндәшмәсен,—диде Закиров мич артыннан.— Чмоны кулга төшергәч теле ачылыр әле. Хәер, без болай да барысын да беләбез инде.
Чмо исеме телгә алынгач. Фролов кыбырсый башлады
Измайлов пүнәтәйләрдән:
— Сез. күршеләр буларак, боларга кемнәр килеп йөргәнне күрмә-дегезме?— дип сорады.
Уңып беткән яулык бәйләгән бер кортка тешсез авызы белән:
— Энекәем, барышын да күреп бетереп буламы шоң? Өйдә савыт- саба юып, кәҗәне савып бетерә алмыйшың, караңгы төшкән була. Тәрәзәдән карарга вакыт та калмый,— дип пышылдады
Янәшәсендә утырган карт та аның сүзен җөпләде:
— Эшсез бәндә генә бар нәрсәне күреп, белеп тора, ә эш кешесенен вакыты калмый.
Закиров Топтыгина янына килде:
— Әйтегезче, Зинаида Семеновна. Бу. фатирчыгыз әлеге ачкычны сезнең күз алдында эшләдеме?
Хужабикә кызарынып башын түбән иде
— Әйе...
— Монда аның әшнәләре килеп йөри идеме? ,
— Бер ир кеше дүрт-биш тапкыр килде
— Аның тышкы кыяфәте ниндиерәк?
Хуҗабикә сөйләп бирде.
— Минем аңлавымча,— диде Закиров, Фроловка таба борылып.— Бирегә Чмо килгәли булса кирәк. Симез кош ул. Без аны көтеп алырга да иренмәбез.
Топтыгина утырды һәм, гасабиланып. яулык читен бөтерә башлады
— Сез яраткан бу кешегезнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белә иде-гезме?— дип сорады аңардан Закиров
— Белмәдем. Ул миңа, геолог булып эшлим, ә хәзер озак вакытка ял алдым, диде
Хужабикәдән сорашып, 30 июньдә, якшәмбе көн, Фроловның өйдә кунмавын, дүшәмбе генә кайтуын, аннары яңадан юкка чыгуын бел- ♦ дел әр ' с.
— Димәк, сезнең Валерочкагыз сишәмбедә, ягъни, икенче июльдә 2 юкка чыкты,—диде Закиров — Шулай бит?
— Шулай бугай Әйе, шулай
— Теге көннәрне ул, геолог буларак, квартирлар тикшерү белән <
шөгыльләнде,— диде Илдар, җинаятьчедән күзен алмыйча 5
Тегесе өметсез бер кыяфәт белән кулын селтәде
— Я. ярый, начальник Ул чүпрәк белән мәтәшмәгез Үзем сөйлим. <
Тик шуны искә алыгыз — үз теләгем белән... ♦
— Килештек,— дип риза булды Закиров һәм үзен күптән борчып “
килгән сорауларны бирергә ашыкты. х
— Чмоның фамилиясе ничек? х
— Моратов Марат Минаевич Бу ачкычны мин аның өчен кичә күчермәсен китергән иде иртәгә килергә булды ы
— Сезнең сеңелегез бармы? *
Фролов бер мәл сүзсез торды, аннары.
— Әйе. бар,— диде.
— Аның исеме ничек? Кайда эшли? ’ £
— Исеме Роза Роза Полыханова Заводта эшли инженер ө
— Древцов квартирына үзегез генә кердегезме?
Фролов тәрәзәгә таба борылды аның сул күз кабагы тартыша башлады. Ул эндәшмәде.
— Ә Кәрим авылында милиционерны кем үтерде Сезме?
— Юк Мин үтермәдем — Җинаятьченең бөтен гәүдәсе тартышып куйды, башын Закировка таба борды: — Чмо... Моратов эше...
— Ә Әхмәтовлар квартирында карчыкны кем үтерде?
Фролов куырылып кнлде Аның көчле гәүдәсе йомшарып киткәндәй булды
— Ул үзе. куркуыннан,—диде ул, сүзен кысып чыгаргандай
— Конструктор өендә сейфны сез ачтыгызмы?
— Мин.
— Кайчан?
— Утызында, якшәмбе көн
— Тагын кем бар иде?
— Мин ул кешене белмим Картрак кына бер нәрсә, бераз аксын, ләкин үзе бик хәтәр җитез. Мине аның белән Чмо таныштырды. Ә Моратов үзе шухерда торды
— Ул картлач кәкре борынлымы?
— Әйе
Закиров авыз суын йотты «Әллә тәҗрибәле шпион һәм кеше үтерүче Варев тагын калкып чыктымы?>
— Күрсәтеп торучы кем иде?
— Шул картлач булса кирәк.
— Конструктор квартирында аңа нәрсә кирәк иде?
Фролов картның ниндидер сызымнарны фотога төшерүен сөйләде
Ә ул үзе ишек һәм сейф йозаклары белән маташкан Моның өчен аңа өч багана төрткәннәр
Закиров яңадан Древцов квартиры турында сораштыра башлады Ләкин җинаятьче бу вакыйганы үз өстенә алырга теләмәде Соңыннан, кире кагып булмаслык дәлилләр китергәч кенә, ул Древцовның кинәт
кайтып керүен, аны тотарга маташуын һәм шулчак үтерелүен танырга мәҗбүр булды.
...Аннары Закиров йөнтәсне тотулары турында Галләмовка хәбәр итәргә йөгерде. Галләмов аны уңышы белән тәбрик итте һәм аларга машина җибәрде. Топтыгина өендә засада калдырдылар.
Алар Йөнтәснең сеңелесе Полыханованын конструкторлык бюросында эшләүче, бик купшы киенеп йөрүче тәкәббер хатын Роза Зеленская белән якын элемтәдә булуын ачыкладылар Зеленскаяиың ире — теш технигы, «сул» эшләр белән күп акча таба һәм шул сәбәпле милиция һәм финанс бүлекләренең кәгазьләрендә телгә алына башлаган иде инде.
«Ике билгесезле мәсьәлә булды бит бу.— дип уйлады Закиров.— Дошман шифровкасында нинди Роза турында сүз бара икән соң? Бәлки бу ханымнардан берсенең дә аңа катнашы юктыр?»
Авырып терелгәннән соң эшкә чыккан подполковник Чурбанов йөнтәс ясаган ачкычның Полыханова белән Зеленская эшли торган заводтагы сейфларның берсенә ярамыймы икәнлеген бик тиз генә тикшереп белергә кушты. Заводка Закиров китте. Бүлек начальнигы, пинжәгенең кайтармасына Кызыл байрак ордены беркетелгән юантык гәүдәле, пеләш башлы кеше, Закировның таныклыгын бик җентекләп тикшергәннән соң, пичәтләп куелган зур гына сейфтан бер бәйләм ачкыч чыгарды һәм Закиров алдына куйды.
Закиров үз кесәсендәге ачкычны алды, һәм алар икәүләп аны әлеге бәйләмдәге ачкычлар белән чагыштыра башладылар.
— Мәгъсүм Нәжметдинович.— диде Закиров, бүлек башлыгына мө-рәҗәгать итеп,— сездә ачкыч югалту очраклары булдымы?
Тегесе сүзсез генә урыныннан торды, сейфтан ниндидер журнал алды һәм:
«1938 елның 19 октябрендә цех начальнигы Гәрәев 27 номерлы сейфның ачкычын югалтты. Ул ачкыч 20 октябрьдә, ягъни бер тәүлектән соң цехта табылды»,— дип укып китте дә, үзеннән өстәп куйды:— Бүтән мондый очракның булганы юк. Ә теге сейфны без алыштырдык.
— Димәк, моннан ике ел чамасы элек.. Ә ул ачкыч хәзер кайда, шушы бәйләмдәме?
Бүлек башлыгы кирәкле ачкычны тиз генә табып бирде. Закиров аны үзендәге ачкыч белән чагыштырып карады. Туры килмәде. Инде дүртенче дистә ачкычларны карый башлаганда Закировка 19 номерлы сейфның ачкычы аныкына бик охшаган төсле тоелды. Моңа кадәр күздән кичерелгән ачкычларның номерларын бик тыныч кына язып утырган бүлек башлыгы урыныннан торды һәм, каушап, калтыранган куллары белән ачкычларны алды да тонык тавыш белән:
— Болай охшаган төсле, ләкин мин безнең заводта андый хәлнең булуына...
— Кайда ул сейф? .
— Барлык сызымнар җыела торган җирдә җыю цехында —диде тәмам каушап төшкән бүлек башлыгы.
Төшке ял вакытында икесе дә җыю цехына киттеләр. Анда, махсус бүлмәдә әлеге 19 номерлы сейф тора иде. Башта аны цех начальнигы күз алдында бүлектә саклана торган запас ачкыч белән ачтылар. Закиров. йозакка «үз» ачкычын кертеп, әкрен генә боруга сейф ишеге ачылып киткәч, бүлек башлыгының маңгаена тир тамчылары бәреп чыкты, ә цех начальнигы бу хәлгә бер могҗиза күргәндәй карап тора башлады.
Закиров Роза Полыханованың шушы җыю цехында эшләвен һәм из- делиеләрнең сызымнарына кагылышлы булуын ачыклады Цех началь-нигыннан тыш сейфны тагын аның урынбасары һәм смена начальниклары ача ала икән. Ачкычның күчермәсен заводта эшләүчеләрнең генә ала алуына шик калмады: һәркем ачкычны кул куйдырып тапшырыр- 9в
га тиеш, һәм ул пнчәтләнә торган махсус сейфта саклана Чит кешенек җыю цехына керергә һәм, бигрәк тә, ачкычтан файдаланырга мөмкинлеге юк Шушылардан чыгып, ачкычның күчермәсен телгә алынган дүрт җаваплы работник турыдан-туры аралаша торган һәм, ул ачкыч белән шушы ук цехта эшләүче кеше яисә бу цехка кереп йөрергә хаклы булган икенче бер кеше файдаланырга теләгән, дигән нәтиҗә ясарга Заки- ♦ ровный нигезе бар иде t
Закировка җыю цехына кереп йөрүче кешеләрнең исемлеген бирде- ч ләр. Алар арасында Полыханованың дус хатыны Роза Зеленская да ы Ьар идек Алар урта мәктәптә бергә укыган булганнар х
Закиров сейфны ачарга хакы булган хезмәткәрләр белән якыннан * аралашкан кешеләрне, аларның да жыю цехында эшләүчеләрен һәм § цехка кереп йөрергә хакы булганнарын тикшерергә тотынды Ул Федо- ; рукның цех партия оешмасына биргән гаризасына игътибар итте Бу хатын иренең Роза Зеленская белән очрашуы турында яза һәм иренә ка- * рата чара күрелүне таләп итә иде. Федорук смена начальнигы булып ® эшли, һәм аның сейфны ачарга хакы бар х
Партоешма секретаре бу гаризаның чыннан да нигезле булуын Зе- х ленскаяның һич кирәксезгә Федорук кабинетына кереп йөрүен раслады
Подполковник Чурбановка тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләгән- “ , дә, Закиров Зеленскаяны бик нык күзәтү астына алу кирәклеге турында * басым ясап әйтте Ә менә Федоруктан сорау алу белән хәзергә ашык £ маска кирәк, дип саныйм, диде. Подполковник аны тыңлаганда элек алынган шифровкаларны, карта ачкандагы төсле, алдына таратып сал- £ ды. Аларга бер мәл карап торды да: ө
— Федорук турында аңардан сорау алсак, бу ачкычтан күчермә ® алган кешегә мәгълүм булачак, димәкче буласызмы?— һәм, Закиров- ның җавап бирүен дә көтмичә, өстәде—Әйе, мондый куркыныч бар Чурбановның уенда тагын нәрсәдер булуы күренеп тора иде.
— Иптәш подполковник, әгәр Зеленская шифровкада телгә алынган Роза булса, хуҗалары аны эшсез тотмаячаклар
— һәм Йөнтәстә табылган ачкычның нәкъ аның өчен эшләнгән буылуы да ихтимал,—дип өстәде подполковник
— Нәкъ шулай,— диде Закиров, аның белән килешеп — Ул хуҗаларына үз кулы астында булган информацияне генә булса да җиткереп торачак. Әлбәттә, аның кулында булган нәрсәләр !9 номерлы сейфта саклана торган информациягә караганда чүп кенә Дошман агентурасы яңа изделие турындагы информацияне, кем әйтмешли, бер чумыруда алмакчы булган Хәзер безгә шуны белү бик кирәк Зеленская информация тапшырамы, әгәр тапшырса — кемгә һәм ничек?
Закиров Чурбановка күз төшерде Тегесе, аңа нидер әйтергә җыенып. алдындагы кәгазьләрен бер якка этеп куйды
— Илдар Мәхмүтович, мин хәзер генә менә нәрсә турында уйлап алдым Фроловның кулга алынуы ачкычны көтеп торучыны сагайтмасмы икән? һәм ул кеше хәл ачыкланганга тикле шыпырт кына ятмасмы?
— Алай буЛуы мөмкин Ләкин, икенче яктан, бу нәрсә йөнтәсне ач кычтан файдаланырга тиешле кеше белән тоташтыручы «буын»нан бәйле
— Ягъни?
— Без бит хәзергә Моратовның заводта эшләүче агент белән туры- дан-туры бәйләнеше бармы, яисә алар арасында тагын кем дә булса бармы икәнен тәгаен генә белмибез бит әле. Агентның, әйтик. Розаның, нәрсә эшләячәген нәкъ менә шул «кем дә булса» хәл итмиме икән?
> — Сез Моратов белән, әйтик, Роза арасындагы «буын»ның Варев булуы ихтимал, дип уйлыйсызмы?
— Әйе, иптәш подполковник.
— Варев,— диде Чурбанов,— бик хәйләкәр, карт төлке, заводта эшли торган агентның контрразведчиклар күзәтүе астына эләгүенә тәмам ышанмый торып, ул аны шунда тотачак һәм аңардан үзенә кирәкле информацияне ала торачак.
— Эземә төштеләр, дип сагаю өчен нинди нигезе бар аның? — дип дәвам итте подполковник.— Фроловның һәм, хәтта, әгәр эләктерә алсак,— Моратовның да кулга алынуы, аның күзлегеннән чыгып караганда, әле Розаны куркыныч астына куймый. Варев, шифровкалар — безнең өчен әле чишелмәгән табышмак, днп уйлый. Димәк, аныңча, без әле Роза турында бер нәрсә дә белмибез. Шулаймы?.. Шуңа күрә игътибар итегез: Моратовның канда яшеренеп ятуын Фролов белми. Ә үзләренә кирәк чакта алар Фроловны шунда ук табалар. Күрүебезчә, биредә элемтә бер яклы гына. Мин ышанам: Моратов белән аның хуҗасы арасында да шундый ук элемтә. Мондый хәлнең бер кимчелеге бар барын: ул тиз аралашуны кыенлаштыра Аның каравы югарыдагы буыннарның фаш ителү куркынычы кими. Моның шулаймы-юкмы икәнен без Моратовтан белербез, дип уйлыйм.
Ләкин Святовск поселогында вакыйгалар алар уйлаган сценарий буенча бармады. Фролов кулга алынганнан соң икенче көнне кичен Топтыгинаның ишеген шакыдылар. Зинаида ишекне барып ачты— аның каршысында ниндидер малай басып тора иде. Малай Валя абыйны чакырырга кушты.
— Ә син өйгә кер, энем,—диде аптырашта калган Топтыгина. Ләкин малай, мин урамда гына көтеп торам, диде. Топтыгина, Валя абыйны чакырырга дип, өйалдына кереп китте. Тиздән ишектә лейтенант Денисов күренде.
— Нәрсә кирәк, малай?
— Анда, кое янында,— диде малай, кулы белән шул якка күрсәтеп,— сине Марат абый көтеп тора. Миңа шулай дип әйтергә кушты.
Моратовның бу адымын оперативннклар көтмәгәннәр иде. Денисов югалып калды Аның башыннан «Нәрсә эшләргә?—дигән уй йөгереп үтте. Чыксаң, засада барын сиздерү була. Юк, миңа чыгарга ярамый. Топтыгннаны җибәрергә кирәк, ә без, тегеңә күренмичә, арттан барырбыз».
— Хәзер синең белән менә бу апаң барыр. Ә мин чыга алмыйм, аягымны тайдырдым,— диде ул малайга.
Топтыгина белән малай ашыкмый гына коега таба киттеләр. Анда беркем дә юк иде. Топтыгина, бераз көтеп торды да, кире борылды. Коелы тыкрыктан ике йорт үткәч, кемдер аңа шыпыртлап кына дәште. Топтыгина туктады.
Капкадан Моратов килеп чыкты
— Ә Валерка кайда?—дип сорады ул, як-ягына каранып.
— Ул аягын тайдырган,—диде малай ашыгып.
— Ә бәлки ул сакалын да югалткандыр?— днп малайга таба борылды җинаятьче.— Ник дәшмисең? Ул абый сакаллы идеме?
— Караңгы иде анда... тик сакалы юк иде төсле...
— Ә син ни әйтерсең? — дип ысылдады ул Зинаидага һәм кесәсеннән фин пычагы чыгарды.
Топтыгина куркуыннан телдән язды. Ул караңгыда ялтырап киткән пычактан күзен ала алмас хәлгә килде һәм, ни әйтергә белми, башын селкеде дә артка чигенмәкче булды. Ләкин Моратов аны чәченнән тотып алды һәм пычагын аның бугазына ук китерде.
— Сатлык кәнтәй, энкеведечыларны җылытып ятасыңмы?! Я, әйт, алдасаң — кадыйм ..— Җинаятьче бик иләмсез итеп сүгенде.
Малай куркуыннан башта артка чигенде, аннары Топтыгиналар өенә таба йөгерде.
— Син кая?—дип акырды аңа Чмо —Тукта хәзер үк! Падла' Шул чак күрше ишегалдыннан бер кеше килеп чыкты, үзе артыннан
янкапканы япты да тротуардан аларга таба килә башлады
Моратов бармакларын Зинаиданың чәченнән алды, аның кулыннан кысып тотты һәм пычагын хатынның янтыгына китереп терәде
— Тавышың чыкмасын — үтерәм,— диде ул.
Читтән караучыга ике гашыйк басыл тора төсле иде Шуннан сон көтелмәгән хәл булды. Теге кеше кинәт кенә борылды да тегенең башына китереп сукты Чмо башы белән капкага кнлеп бәрелде, пычагын кулыннан төшереп җибәрде. Зинаида, үз-үзен белештермичә, алга ташланды һәм җинаятьче белән әлеге кеше арасында калды Бу хәл тегенә,—ә ул Денисов иде,— тагын берничә тапкыр сугарга комачаулады Ул арада Моратов аңына килде, капкага таба ыргылды һәм кесәсеннән пистолетын чыгарырга теләде Ләкин Денисов, йөгереп килеп, Чмо- ның кулыннан тотарга өлгерде, әмма шул чак төнге тынлыкны ату тавышы бозды: Чмо, пистолетын кесәсеннән чыгармыйча гына, атып ти дермәкче булган иде
Поселокның төрле очында берьюлы этләр өрә башлады Топтыгина ачыргаланып кычкырып җибәрде
— Үтерәлә-ә-р!! Ой, үтерәлә-ә-р!!
Денисов җинаятьчене коралсызландыра алмады Ул Моратовны коймага китереп кысты һә.м аның пистолет тоткан кулын читкә каерды Шул чак караңгылык эченнән Измайлов кнлеп чыкты Моратов. аны күргәч, аңлап алды «Засада!» Ул коточкыч көч белән капкага таба ыргылды, ә сул терсәге белән Денисовның яңак сөягенә китереп сукты Лейтенант бер мәлгә хәлсез калды Шуннан файдаланып, Чмо уң кулын да ычкындырды һәм аның өстенә килгән икенче оператив- никка туп-туры атарга ниятләде Ләкин Денисов, инде егылып барган килеш, соңгы секундта йодрыгы белән аның уң кулына бәрде, һәм шуның аркасында пуля Измайловка зыян китерә алмады
Моратов исә янкапкадан ишегалдына кереп китте. Измайлов, Чмо- ның хәзер капкага төбәп атачагын аңлап, җиргә иелде. Ул капка аегыннан йортка күз йөртеп чыкты җинаятьче инде ишегалды уртасына житкән һәм, артына борылып тормыйча гына, капкага таба ата иде Чмо хәзер йөгереп кача икән, аны бу караңгыда табып булмаячагын оперативник яхшы аңлый иде Җинаятьченең кара шәүләсе боры лышта күмелә дигәндә генә, Измайлов бер-бер артлы нке тапкыр атып өлгерде Моратов алпан-тилпән килеп берничә адым ясады да өйнең нәкъ почмагына килеп сөялде һәм әкрен генә җиргә шуып төште
Соңыннан Измайлов, мин аның аягына төзәп аткан идем, умырткалыгына ялгыш тигән, дип акланачак Ничек кенә булмасын, Моратов ны коткарып кала алмадылар һәм Варевка таба сузылган җеп тагын өзелде
Ахыры кил»се санда