Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛДА УЙЛАНУЛАР


Вавилон елгалары. Шәрык. ин диңгездән бер тапкыр аерылган идем инде. «Ярты гомеремне ашадың, ташлап кнтәм, котылам'» — дип, ләгънәт укып киткән идем мин аннан Үзәк матбугатта чыга торган яшьләр журналы 1977 елда мине диңгезчеләр турында мәкалә язар өчен командировкага җибәрде. Эшемне Жданов шәһәреннән башладым. Ждановтан соң Одессага, Новороссийскига һәм Батумига барырга тиеш идем Әле дә хәтеремдә: кояш баткан чакта диңгез ярына килдем Зур океан корабы порттан чыгып бара Палубага диңгезчеләр җыелган Ярда калган кешеләр аларга кул болгыйлар Кораб һаман ерагая, минем йөрәгем һаман кысыла бара Ниһаять, теплоход торбасыннан ак төтен ургылып чыкты — саубуллашу гудогы колагыма килеп бәрелде Икенче көнне иртән, йокысыз үткәргән төннән соң, мин кулыма гаризамны тотып, кадрлар бүлегенә диңгезчелеккә ялланырга килдем.
Диңгез минем ләгънәт укып ярга чыгып китүемне кичерде Ул вакчыл түгел Күңеле киң аның Диңгез чын ир-егетләргә охшаган. Ул мине атасының йортына кире кайткан «блудный сын» кебек кабул итте һәм тагын өч елымны суырып алды
Шул елларда күргәннәремне язарга ниятләп утырам Алдымда — ак кәгазь. Саф, пакь, гөнаһсыз аклык Әле аңа бер хәреф тә куелма ган Нидән башларга? Нәрсә язарга? Сәяхәттә күргәннәр, каютада ялгыз утырганда күңелгә килгән уйлар, тыныч яшәргә ирек бирмичә, эчне тырнап газаплыйлар Шулардан котыласым килә, язмыйча алардан котылып булмастыр кебек
Бу әсәрдә диңгезчеләр язмышы һәм минем сәяхәттә туган сорауларым урын алыр
Бүлмәсендә телевизор карап утырган егерменче гасыр кешесе сәя хәтчедән күбрәк күрә, әмма ул күргән нәрсәләрен кулы белән тотып- капшап карый алмый Сәяхәтче чит илләрнең туфрагына басып йөри, андагы һаваны сулый, чит ил чишмәләреннән ятып су эчә Телевизор исә ерак илләрнең шәүләләрен генә күрсәтә
Сәяхәткә йөрү — мавыктыргыч, тылсымлы эш Юлда йөргәндә, һәр таңда кояш яңа офыктан калка Покыдан уянган саен, яңа атаулар, ят диңгезләр, чит ярлар күрәсең Яңалыклар сине баета, тәҗрибәле итә
Ләкин сәяхәтнең икенче ягы да бар Ул сине туган илеңнән, якыннарыңнан, дусларыңнан аера Сәяхәткә йөрү белән артык мавыгырга ярамын Бирешмәскә кирәк аның татлы вәсвәсәсенә. Ул синең көннәреңне, айларыңны, елларыңны, юл тузаны итеп, йөргән җирләреңә чәчеп бетерә Юл — озын, гомер — кыска...
Бу әсәр минем җир шарының ерак диңгезләренә, океан киңлекләренә чәчелеп калган гомерем турында.
Беренче бүлек
Увозят милых корабли.
Уводит их дорога белая.
И стон стоит вдоль всей земли.
аМой милый, что тебе я сделала'/.»
Марина Цветаева
Хыял
Бер сүз турында уйлап утырам Чамасыз еш куллана башласаң, сүз таушала, тоныклана, хәтта әкренләп үзенең асыл мәгънәсен югалта башлый диләр. Иң башта нинди сүз таушала икән? Беренче чиратта, мөгаен, модага кергән сүз таушаладыр. Без андый сүзне кирәге бар- мы-юкмы. һәр очракта тизрәк сөйләмебезгә кыстырырга ашыгабыз. Сүз карыша. Аның алай ашыгасы килми, ул киреләнә, чыгымлый. Без исә аны көчләп, рәнҗетеп булса да һаман йөгәнләргә тырышабыз.
Шундый еш кулланудан таушалып, мәгънәсен югалта башлаган сүзләрнең берсе, минемчә, «романтика» сүзе. Яшьләр газетасын яисә үсмерләр өчен чыккан китапларга күз салып карагыз әле. Укыганда, абзац саен диярлек шушы тәти сүзгә килеп төртеләсең.
Минем ике китабым «Кайда син, романтика?» рубрикасында чыкты. «Кайда син?» Бу сорау — җир йөзендә романтика белән тулы ниндидер махсус төбәкләр була икән дигән мәгънәдә яңгырый. Димәк, романтиканы эзләргә кирәк булып чыга. Аны табарга була, тапкач, шунда яшәргә була дип аңлыйсың. Матбугат романтиканы яңа төзелешләрдә, геологик экспедицияләрдә, сәяхәттә табып була дип аңлата.
Элек мин моңа чынлап торып ышана идем. Җилкәнле корабка утырып, «үкереп торган кырыгынчы параллельләр» аша үтүче. Чайльд- Гарольд шикелле тормыш ыгы-зыгысыннан качып, горур ялгызлыкта сәяхәт кылучы сукбай чын романтик булып тоела иде миңа. Ә хәзер, утыз елга якын сузылган, төрле мохитта, төрле эштә узган тормыш тәҗрибәсеннән соң, бу турыда башкачарак фикер йөртә башладым.
Диңгездә беренче йөзә башлаган елларда Николай Гребенкин дигән бер карт матрос белән дуслашкан идем мин. Ул — тәненә «бер карыш тоз сеңгән» чын «диңгез бүресе» токымыннан иде. Аңа табынуым, соклануым шулкадәр иде ки, мин шушы бәндәдән сораштырып, җир йөзенең кай урыннарында нинди могҗизалар, нинди романтик гүзәллекләр барлыгын ачыклармын дип өметләнә идем. Бер-ике сөйләшүдән соң минем өмет-соклануларым юкка чыкты. Ул кеше үзе дә тоныкланып калды, табыну тәмам бетте. Безнең әңгәмә гадәттә менә шушы рәвештәрәк бара иде:
— Николай Семенович, сезнең Австралиядә булганыгыз бармы?
— Биш мәртәбә. Ике мәртәбә Яңа Зеландиянең Веллингтон портында булдым.
— Изге Елена атавында да булдыгызмы?
— Өч тапкыр.
— Наполеонның каберен күрдегезме соң?
Гребенкин кычкырып көлә һәм. мыегын сыпырып, өсти
— Кабер карап йөрергә мин мәет күмүчемени?
Бер мәртәбә пароход Венеция портында торганда. Дожлар сараена экскурсия оештырдык. Гребенкин шәһәргә чыгудан катгый баш тартты.
— Трамвайда бару өчен — утыз, утырып кайту өчен — тагын утыз лир, сарайга керү өчен билетка йөз илле лир түләргә кирәк Ике йөз ♦ лирга мин ике пар нейлон оекбаш алам да калган ун лирга ярты круж- а. ка пиво эчәм. Нәрсә ул экскурсия? Экскурсия ул юкка акча туздырып * йөрү,— дип җавап бирде мине сокландырып килгән «диңгез бүресе». =
Матрос Гребенкиннын гажәп үзенчәлекле бер таланты бар иде. Үз R күзе белән күргән йөзгә якын илнең дүрт йөздән артык портында тоз- > шырпыдан алып затлы яхтага кадәр булган һәр нәрсәнең хакын төгәл < белә иде ул. Шул турыда сөйләгәндә, әсәрләнүдән Гребенкиннын кү- 5 зеннән яшь бөртекләре тәгәри иде. 2
Шулай, Англиянең Плимут портында торабыз. Кич белән шәһәр •> карарга чыктык. Гребенкин безгә иярде. «Оча торган фәрештә» исемле и диңгезчеләр клубына барышлый бер магазинга сугылдык Пароходка з кайтканда, Николай Семенович миңа кырык төрле әйберләрнең хәзерге 2 бәяләрен һәм моннан җиде ел элек ни хак булуларын сөйләп бирде. 2
Матрос Гребенкин егерме сигез ел сәяхәттә йөргән Ж,нр шарын х ничәмә ничә тапкыр әйләнеп чыккан. Ләкин, әйтик, шул кешедән тро- * пик диңгезләрдә кояш калкуы, могҗизалы котып балкышы, альбатрос- п ның давыл белән көрәшүе яки Неаполитан култыгындагы фирүзә зәң- * гәрлек турында сорасаң, ул, авызын ачып, аптырап калыр иде. Болар- & ның берсен дә күрмәгән иде Николай Семенович һәм күрергә дә телә- 2 ми иде һәр нәрсә, фәкать хакы куелганнан соң гына, чынбарлыкка әйләнеп. Гребенкиннын игътибарына лаек була иде. Гребенкиннын романтикасы — әйберләр хакы, бәя, файда иде.
Хәзер Николай Семенович пенсиядә. Дюк Ришелье һәйкәле янындагы эскәмиядә аркасын җылы кояш нурларына терәбрәк утырган җиреннән ул сәяхәткә китүче корабларны, төтеннәре офык эченә кереп эрегәнче, карап-озатып кала. Бер көнне шунда утыруын күреп, мин аның ни сәбәптән гомерен бәя белән кызыксынуга багышлавын аңладым шикелле. Диңгезчеләргә бер-ике мәртәбә тавернага кереп сыра эчеп чыгарга җитәрлек чит ил акчасы — валюта бирәләр. Гребенкин әнә шул печтек акчага йөкләп товар алып кайтырлык берәр әкияти ил очрамасмы дип гомер буе ымсынып йөргән, күрәсең. Агыйделнең аръ-ягында бер энәгә бер сыер дигәндәй, мескен матрос егерме сигез ел эзләп тә, андый җирне таба алмаган, әлбәттә.
Романтиканың әнә шундые да була Кызганычка каршы, андый кеше белән матурлык моңы, көрәш ләззәте турында сөйләшеп, фикер алышып булмый Ул аларны аңламый һәм аңларга да теләми
Чыннан да. кайда һәм нәрсәдә соң ул романтика? Нилектән КамАЗ төзүдә романтика күп тә, авылда мал карап йөрүдә юк икән ул? Минемчә, мал көтүдә дә бар ул романтика Журналист чакта без романтика эзләп яңа төзелешләрдә йөрүчеләрне үтереп мактый, аны таба алмыйча кайтып китүчеләрне тетеп хурлый торган идек. «Нилектән шул ук төзелештә берәүләр романтика таба, икенчеләр таба алмый кайтып китә икән?» — дигән сорау ул чакта безнең башка да кереп карамаган
Инде хәзер төшенә башладым — романтика кешенең йөрәк тибеше белән бәйле хис булса кирәк. Көндәлек тормыш шатлыгын кем тоя белә, шунардаи кемнең йөрәге ярсып тибә башлый? Романтиканы да, минемчә, әнә шундый кешеләр арасыннан эзләргә кирәктер Яшәү ул үзе көчле, матур романтика Романтик табигатьле шәхес яшәүне — көрәш, белемне — зур байлык итеп тоя белә, шуңа ихлас күңелдән, балаларча эчкерсезлек белән куана ала Шундый куанычка ирешә алма 

ган кешегә, романтика эзләп, Мадагаскар атавына барып та йөрисе юк. Ул аны анда барыбер таба алмаячак. Кайткач: «Каһәрле урый ул Мадагаскар атавы — черки талап теңкәмә тиде»,— дип шыңшып йөриячәк...
Каен урманының чәчәкле аланына чалкан ятып, төпсез зәңгәр күккә караганыгыз бармы сезнең? Өстә чиксез биеклек. Ул, сип яткан җирдән башланып, йолдызлар янына, аларны да үтеп, ерак галактикаларга китеп югала. Иксез-чиксез, тоташ, илаһи зәңгәрлек. «Ак күмәч белән ашарлык саф һава». Кошлар сайрый. Урман моңы — яфраклар шаулавы ишетелә Тоташ зәңгәрлек тә, саф һавасы да, кошлар сайравы да — барысы да синеке. Алар синең йөрәгеңдә һәм канында Алай гына да түгел, син үзең —зәңгәр күк, урман, кошлар сайравы. Күктән яуган кояш нурлары да — үзең. Син алардан аерым түгел — тоташ, йөрәгең ярсып тибә, бәхетең шундый мул, шундый ачык — төгәл, күңелдә әллә нинди кайнар тылсымнар кабына. Карап ята торгач, шушы биеклекнең үзеңнең үткән гомереңдә һәм киләчәгеңдә дә булуын тоясың, хәтта шушы мизгелдә биеклекнең сине үзенә чакыруын да ишетә башлыйсың сыман.
Романтика эзләп, урмандагы аулак аланга да барып йөрисе юк. Ул безнең үзебездә, йөрәк тибеше ритмында.
Койма буендагы чирәмлеккә тезләнеп, җиргә җентекләп карагыз әле. Аяк астында аунап яткан үлән сабакларын күзәтә башлау белән, исең китеп, хәйран каласың. Үлән тамырлары тармакланып, чуарланып, барысы да җир астына, тирәнгә сузылганнар. Аска төшкән саен, тамыр тармаклана, нечкәрә, кыл юанлыгы гына кала һәм, үрмәкүч җепләредәй меңләгән нечкә капиллярларга әверелеп, җиргә сеңә. Ничек шул нечкә, нәзберек җепләр каты җирне тишеп керә алганнар? Тамырны бер мәртәбә тартып чыгарсаң, мәңге кире урынына утырта алмыйсың. Хәйран калырлык бөек могҗиза бит бу! Үләннең тагын бер гаҗәеп сәләте сокландыра мине. Ул үз юлында очраган һәр нәрсәне урап уза белә. Аны моңа кем өйрәткән?
Әйтик, менә койма тактасы урыныннан кубып чыккан. Ул үләннәр өстендә асылынып тора. Бер генә үлән дә сабагы белән коййа тактасына килеп төртелмәгән. Алар коймага җитәргә бер сантиметр кала читкә борылганнар. Үлән тактаны ничек, кай жире белән күрә?
Үләннәр күләгәдән кояш нурларына таба сузылганнар. Үлән кояш нурын, аның яктылыгын сизә һәм һәрвакыт шуңа омтыла. Ул аны ни рәвешле белә?
Үсемлекләрне җансыз днп без бик тә ялгышабыз. Җансыз нәрсәнең акылы булмаска тиеш, ә үлән — акыллы. Үлән генә түгел, җир йөзендәге һәр матдә, һәр атом бөртеге акыллы. Мин шуңа гаҗәпләндем: тоташ акылдан торган галәмдә каян туа икән сугыш, җәбер, сәясәт тәкәбберлеге шикелле акылсызлыклар?
Сезнең һавадагы болытларга игътибар белән караганыгыз бармы? һавада агылган болытлар сезгә нәрсә булып күренә?
Романтик кеше шул болытны давыл белән көрәшкән җилкәнле кораб сурәтендә, прагматик — базарга барырга комачаулаучы яңгыр итеп күрә. Романтик йөрәгендәге канатлы дәрт шулай күрсәтә болытны.
Дөрес, романтика— эчке бер тынгысызлык, ләкин тынычлыктан качып давыл эзләп йөрүче романтик бәндәгә шикләнеп карыйм мин Адәм баласы тынычлык өчен яралган, чын тормышны туган-үскән җирдә, тынычлыкта гына корып була. Ахыр чиктә, тыныч яшәү генә канәгатьләндерә ала адәм баласын.
1969 елны мине Диңгез флоты министрлыгына бүлек начальнигы итеп билгеләгәннәр иде. Озак сәяхәттә йөреп алҗыганнан соң бу эш миңа бик тә рәхәттер кебек тоелды. Үз кабинетың. Алгы бүлмәдә һәр әмереңне үтәргә әзер торган секретарь кыз утыра Эшкә җиңел ма-
шинага гына утырып йөрисен. Сәгать тугызда гына эш көне башлана. Алты тулу белән, ачкычны секретарьга тапшырасын да кайтып китәсең. Тешең-тырнагың белән ябыш инде шушы урынга. Кадерен белеп, тырышып эшлисе югыйсә. Юк, өч елдан мин шул кабинеттан ычкыну җаен эзли башладым Давыл сагынудан, романтика эзләп түгел, эш минеке булмаганга күрә. Түрә булып, боерык биреп утыру минем өчен ♦ чит. йөрәккә ятмый торган эш булып чыкты. Кабинет тәрәзәсеннән - Кремльнең Спас манарасы күренеп тора. Урамда машиналар ташкыны, g Гөжлиләр, гудок биреп, кысынкылыкка зарланалар. Авылда яшәгән = чак, атка утырып йөргән заманнар искә төшә. Машиналарга ияреп, ч ат килеп чыгуын көтәм... Кыскасы, кабинетта ат сагынып, җирсеп уты-* рам «Бахбаем, эшкә мин сиңа атланып килер идем... Урам аша гына < күренеп торган аулак урынга бәйләп, алдыңа солы салып куяр идем . 5 Өйлә җиткәч, Мәскәү елгасына төшереп, су эчереп кайтыр идем Алтыда сиңа атланып өемә кайтып китәр идем ..» Менә шушындый саф- ♦ сата һәм дуамал уйлар артык бимазалый башлагач, тилерүдән кур- u кып, эшемнән китәргә мәҗбүр булдым 2
Тыныч эшне ташлап, диңгезгә китү читтән караганда давыл эзләп ~ качу булып күренә. Инде хәзер аңлый башладым Диңгезчелекнең бер “ күркәм ягы тарткан икән мине Корабта эш авыр, ләкин анда мөнәсә- 1 бәт гади һәм куаныч та гади — ифрат мөлаем, балаларныкына охшаш 2 эшчеләр куанычы Министрлыкта исә андый гадилек юк иде. Буйсыну « һәм буйсындыру. Рәсми мөнәсәбәтләр Кәгазьгә табынуга көйләнгән * җитди ыгы-зыгы, һәм мин аңа күнегә алмадым. Жан азыгы — к>аныч “■ эзләү мине кабат диңгез сәяхәтенә куды.
Татарның «Кая барсаң да, кара сакалың үз артыңнан калмасэ дигән әйтеме бар Кем генә булып эшләмә, җир шарының кай җирендә генә йөрмә, йокыдан уяну белән, син иң әүвәл үз уйларың, үз теләк- омтылышларың белән очрашасың. Без хәйран катлаулы машиналарны эшләтә, искиткеч четерекле мәсьәләләрне чишә яки кагыйдәләрне исбат итә, дәлилли алабыз. Ә күңелдәге уйларның, йөрәктәге теләкомты- лышларның каян туганын, нигә болай яки тегеләй булуларын аңлый да, аңлатып та бетерә алмыйбыз Мәктәптә дә. университетта да безне аңа өйрәтмәгәннәр Хәер, өйрәтә дә алмаслар иде Чөнки аларны бары тик яшәү тәҗрибәсе, бары тик тормыш мәктәбе генә аңлата ала Укып белем алу, һөнәргә өйрәнү генә канәгатьләндерми кешене Үзеңне өйрәнү, үз теләк-омтылышларыңны аңлый, ачыклый белү кирәк безгә Тик үкенечлесе шул: без моны бик соң аңлый башлыйбыз шул
Кораб
Дөнья экономикасында ягулык кризисының кара шәүләсе куера башлагач, җилкәнле корабларны тагын искә төшерделәр Бу хакта сүз хәзер көннән көн ишәя куера бара Кичә без дә кают компаниядә шул хакта ләчтит сатып утырдык. Имеш. Николаев шәһәрендә бер конструктор җилкәнле кораб проектын төзеп хөкүмәт комиссиясенә тапшырган икән.
Күп илләрдә хәзер җилкәнле кораб — бриг, бригантина, барк, шхуна төзү турында баш ваталар. Философиядә «инкярне инкяр итү» дигән бер бөек канун бар Кораб төзү дә шуңа буйсына, күрәсең. Корабларны пар белән йөрүче пароходлар юкка чыгарды Пароходларга алмаш теплоходлар килде. Хәзер теплоходларның үзләренә үлем чираты җитеп килә Ягулык көннән-көн кыйммәтләнә. Көн тәртибендә җилкәнле кораблар Аларга ягулык кирәкми, ләкин җил корабының бер кимчелеге бар. җилкән белән идарә итү өчен, кимендә җитмеш биш — сик
сән кешедән торган экипаж кирәк. Хәзерге көндә һәр теплоходның экипажы кайбер илләрдә — унике — унбиш, бездә —утыз — утыз биш кешедән артмый. Җилкәнле корабны утыз — кырык кеше идарә итәрлек итеп камилләштерүгә, ул кабат диңгезгә чыгачак.
Океан корабларының күләмен зурайту белән мавыгу шаукымы да хәзер сүрелеп килә. Биш йөз мең тонна нефть сыешлы танкердан соң миллион тонналы супергигант төзү турында хыяллана башлаганнар иде Ләкин әлегә ул хыял булудан узганы юк. Хәзер аягыңны юрганыңа карап сузу таләп ителә.
Фәнни-техник революция кешегә иксез-чиксез мөмкинлекләр тудырды. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, без туйганчы жир асты бай- лыкларында актарындык. Планетаның тирән карынында яткан рудаларны, нефть-газиы туктаусыз чыгара, файдалана тордык Планета юмартлыгының да чиге була икән. Җир шары кысырая башлады. Капиталистик илләрнең галимнәре инде океан төбендәге рудаларны чыгару. айдагы минералларны жиргә ташу мөмкинлекләре турында баш ваталар.
Моннан фәкать унбиш — егерме ел гына элек океандагы балыкларның чиге-чамасы юк иде кебек. Алар мәңгегә җитәр дип өметләнә идек. Хәзер инде диңгездә балык азайды дип зарланабыз.
Нефть ташучы супертанкерлар суда яшәүче тереклекне агулау белән генә чикләнеп калмый. 1977 елны «Торри Каньон» исемле Америка танкеры, Британия ярлары буенда су асты кыясына бәрелеп, урталай сына Аның фарсы култыгында төягән ике йөз җитмеш мең тонна нефте диңгезгә түгелә. Норд-Ост жиле нефтьне Европа ярларына куып китерә дә ярга сирпел ыргыта. Яр буенда яшәүче кош-корт — акчарлаклар, каз-үрдәкләр барысы кырылып бетәләр. Балык, устрица плантацияләре агуланып юкка чыга Җәйге ял вакытында (Европа илләрендә ялны жәй бирәләр) иллешәр миллион су коенучы җыела торган Франция пляжлары дегет элпәсе белән каплана. Капиталистик илләрдә һәр нәрсәне акчага күчереп исәпләү гадәте бар. Газеталарның хәбәр итүенә караганда, менә шул «Торри Каиьон»ның һәлакәте яр буе халкына ике миллиард ярым доллар күләмендә зыян китергән имеш.
Мине, бөтен рәсми раслану баскычларын берәм-берәм узганнан соң, «Матвей Муранов» дигән теплоходка эшкә билгеләделәр. Мин шул ту-рыдагы приказны тотып, портка юнәлдем.
«Матвей Муранов» причалда тора иде. Тугыз ел эчендә Жданов порты бик нык үскән, үзгәргән Яна причаллар өстәлгән, күмер төяргә көйләнгән эстакада ясаганнар, зур бетон мәйдан — контейнер терминалы барлыкка килгән.
Причалларга сырышып торган кораблар да яңалар, зурлар. Алар- ның архитектура рәвешләре миңа ничектер сәер тоелды. Минем ундүрт ел эшләгән «Чолым» пароходын Испаниягә сатканнар. Әле кичә генә пароходны Кадис портына илтеп тапшыручы капитанны күреп сөйләшкән идем. «Без аны металлоломга дип саткан идек, пароходны испаннардан греклар сатып алган икән. Исемен үзгәртеп, аңарда Итея портыннан Европага боксит ташыйлар ди»,— диде «Чолым»нын соңгы капитаны
Чемоданымны күтәреп, «Матвей Муранов» теплоходы янына килеп туктадым Пөрәгем дөп-дөп тибә. Беләсем килә: нинди сөенечләр, нинди мәшәкать-авырлыклар көтә икән мине-бу корабта5 йөк төялеп беткән Палубада тып-тын, беркем күренми Трюмнар ябылган. Бары тик саклаучы матрос кына, фальшбортка таянып, причалга карап тора.
Бу корабта мин ят кеше әле Ят кешедән, бигрәк тә беренче ярдәмчедән, экипаж яхшылык көтми. Башта аның үзеннән фәкать кимчелек кенә эзлиләр Куркуданмы ул, әллә яңа кеше күнегелгән гадәтләрне бозар, катлаулык, кыенлыклар тудырыр дипме? Хәер, эше дә шундый-
рак бит Беренче көннәрдә яна корабка ияләшү ифрат авыр була
Трап саклаучы матрос миңа капитанның беренче ярдәмчесе яши торган каютаны күрсәтте Ишек шакыдым. Мине яше кырыктан узган шактый юан, шактый түгәрәк битле бер кеше каршы алды Аның чыраенда ниндидер шөбһә-курку галәмәте бар иде Башымнан «Бу кеше ф миннән бераз курка шикелле»,— дигән уй йөгереп узды
Таныштык Аннары озакка сузмыйча конкрет эшкә күчтек. Коллега эш кәгазьләрен тапшыра, мин кабул итә башладым Катыргы папка- i ларга тутырылган төрле кәгазьләр. Утыздан артык папка Приказлар, £ күрсәтмәләр, документлар, экипаж әгъзаларының чит нл паспортлары, £ таможня декларацияләре, эшләнеп бетмәгән эшләр, гамәлгә ашырасы фәрманнар, әллә нәрсәләр... 5
Кабул итү кәгазенә куллар куйганнан соң, утыз өч кешелек экипаж- 2 ның язмышы, эш-гам ә.зе тулысы белән минем мораль җаваплылыкка ф күчте дияргә була «Әйбәт кешеләр генә булсагыз иде инде!» — дип, эчемнән генә ялварам үзем, алдымда яткан исемлеккә күз төшереп. 2 Аннары, дулкынлануымны яшерергә тырышып, ялга китүче коллегам- х нан сорыйм: 2
Исемлек буенча кемнең ниндирәк кеше икәнлеген кыскача гына s сөйләп чыксагыз иде,— дим. «
Коллегам бер тын уйланып тора да сөйләргә керешә. Аның сөйләве “ буенча «Матвей Муранов»та эшләүчеләр артык әйбәт тә, бик үк начар < да түгелләр. Беләм мин аның нигә болай тыйнаклануын. Начар кеше- £ нең яман эшләрен фаш итәргә коллеганың батырлыгы җитми. Сүз чы- = гар, гайбәт таралыр дип курка ул Мондый эштә тәҗрибәсе бар һәр г кеше нәкъ шулай сөйләр иде Пи сәбәптер, холыксыз, гауга куптару- чаи кешедән курку, аңа юл биреп, аны урап узу модага керә башлады хәзер. Алар яулап алган позицияләрен ныгытып, һаман һөҗүмнәрен үстерәләр. Без чигенәбез
Айлар, еллар буе экипажның һәр әгъзасы белән якын аралашып яшәгән кеше, гадәттә, әкренләп аларның кайсы яхшы, кайсы начар икәнлеген дә асра алмый башлый Таләпчәнлек йомшарса, тырыш ның — тырышлыгына, ялкауның — ялкаулыгына, күз буяучының күз буявына әкренләп күнегәсең, дә. бераздан шулай тиештер дип үзең үк ышана башлыйсың. Тәрбия эше ифрат катлаулы
«Шешә» белән чиктән тыш кемнәр мавыга?—дип сорыйм Коллега җилкәсен кашый.
Без болай сөйләшик, - ди ул. уңайсызлыктан күзләрен челт-челт йомып Бу сүз инде синдә генә калсын Капитанның өченче ярдәмчесе Максютин бик әшәке эчә. Үзе әйбәт егет: белемле. Юаш, но «шешә» күрсә- бетте, тыела алмый. Акылын җуйганчы чөмерә
Кисәткәнегез, шелтә биргәнегез яисә җыелышка куйганыгыз булдымы соң? дип сорыйм
Файдасы тимәячәк,— ди коллега һәм, тагын да авыррак елмаеп, җилкәсен кашый Ул хәзер куркуын яшереп тә азапланмый иде
Берәр дәрәҗәле яклаучысы, «кулы» бармыни?
Әтисе ХЭГС I начальнигы, безнең өстән идарә итә Аңлашылды.
Тагын кемнәргә күз-колак булу кирәк?
Икенче механикның кулы «озынрак», «обслуга» кызларының итәкләренә үрелгәли.
Бусы инде чиктән тыш гаугалы, кәеф кырылырлык яман хәбәр
Гауганың башын шерше ля фам - хатын-кыздан эзлә, ди француз әйтеме Сәяхәт вакытында ике егет арасында гауга купса, аның асы
I ХЭГС хозрасчетная экономическая государе пн иная «лужАа (хозрасчетлы экономик даулат службасы)
лын аңлау өчен экипажга аш әзерләп, өләшеп торучы кызларны тикшерүдән башлау мәслихәт. Гауга бер кубып, җанланып китсә, таудан тәгәрәп төшкән җепшек кар шикелле, үсә, юлында очраучыларны зур тизлек белән үзенә ябыштыра бара Җентекләп тикшергәндә, еш кына аның беренче очкыны шул кызлардан чыккай була. Диңгезчеләр кораб кызларын беркемнеке булмаган очракта гына ихтирам итәләр. Экипаждагы хан кызы морякның берсе белән ботка пешерә башласа, калганнарын үзенә дошман итә. Диңгезчелек эшенә нигә кыз-кыркынны яллыйлар икән?
Тапшыру-кабул итүне тәмамлап, рапорт яздык та капитанга кереп раслаттык. Капитанның имзасы гына җитеп бетмәс шикелле тоелды безгә. Каютага әйләнеп кергәч, бер-беребезгә уңышлар теләп, рюмка күтәрдек. Коллегамны порт капкасына кадәр озатып куйдым. Ул китте, мин калдым. Ул ял итәчәк. Ә мин?..
Вазифамны кабул итеп өстемә алу белән касыгымда кургашка тиң бер авырлык барлыкка килүен сиздем. Әйтерсең, бармакларымны шүрәленеке шикелле итеп бүрәнә ярыгына кыстырып куйдылар. Бармакларны суырып алып булмый. Без аны акт язып, кул куеп беркеттек.
Шүрәле дигәннән. Тукайның мескен Шүрәлесен шушы көнгә кадәр кызганып йөрим мин. Алдап Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырган мәкерле крестьян егетенә карата мәктәп елларыннан бирле нәфрәт саклыйм. Беренче мәртәбә шул шигырьне укып чыккач, Тукайга хәтерем калды: шагыйрь дә мескен Шүрәлене шундый авыр хәлдә ялгызын ташлап киткән шул мут егет ягын тота бит.
«Матвей Муранов» — җиде мең ярым тонна сыйдырышлы универсаль коры йөк корабы. Биш трюмы (кораб карынындагы базга охшашлы урын) бар. Шуларның берсе — тиз бозыла торган ашамлык төяр өчен ясалган суыткыч-рефрижератор. Чагыштырмыйча, җиде мең биш йөз тоннаның әзме, күпме икәнлеген күз алдына китереп булмый. Сугыш елларында мин ат белән элеваторга ашлык ташыдым. Арбага өч центнер бодай төяп була иде. «Матвей Муранов» алып кайткан йөкне сыйдыру өчен егерме дүрт мең җиде йөз илле олау кирәк булыр иде. Биш тонна сыешлы йөк машинасы белән ташыганда да бу корабның трюмнарын тутырыр өчен бер мең өч йөз мәртәбә юл ясарга кирәк.
Корабның тизлеге — сәгатенә унҗиде миль. Самолет белән чагыш-тырганда кораб әкрен йөри. Әкрен барса да, ул, бертуктаусыз, ялсыз, көне-төне, атналар, айлар буе барганлыктан, әллә кайларга барып җитә. Әкрен йөрешле кораб тәүлегенә алты йөз километр ара үтә. Бу яктан аның белән башка нинди транспорт ярыша ала?
Теплоход берьюлы уртача зурлыктагы заводның барлык җиһазларын сыйдыра ала. Заводны самолетка төяп ташып кара әле! Корабның тагын бер отышлы ягы бар: автомобильгә—асфальт, поездга рельс кирәк, корабка юл салып торасы юк — аңа юлларны табигать үзе салып куйган.
Фәнни-техник революция диңгез флотына автоматика кертте. Ав-томатизация физик көч түгел, көчәнеп эшли торган эшләрне киметте һәм диңгезчеләргә тагын бер вазифа — автоматларны карап, көйләп тору хезмәтен өстәде, йорт эшендә дә шул ук хәл: кер юа, идән себерә, камыр изә торган машиналар барлыкка килүдән, ни сәбәптер, хатын- кызның эше кимемәде. Алла белсен: әллә тормыш мәшәкате арта тора, әллә машина үзе бер мәшәкать?
Мин ярда эшләгән арада корабларга нинди үзгәрешләр кергән? Шуны ачыкларга тырышам. Җилкәнле кораблар калдырган мирас мачталар, аларны як-яктаи тарттырып торучы вант, штангалар юкка чыккан йөк угын беркетү өчен, трюм араларында тимер баганалар гына тырпаен тора Фәнни-техник революция гадәти кораб архитектурасын челпәрәмә китереп ташлаган: корабның койрыгы — җәлпәк; ко
рылманы түгәрәкләп, жыйнаклап азапланмаганнар, дүрт кырлы тимер куб утыртканнар да куйганнар
Тойгыларым кабул итмәде бу яңалыкны. Минем зәвыгым иске кануннарга көйләнгән иде. «Картаю торгынлыгы, яңалыкны аңларга көч җитмәү менә шушыдыр инде»,— дип уйлап алгач, корабның каюталарын, экипажның тормыш шартларын тикшерергә керештем.
Диңгезчеләр тормышы <
Е
«Матвей Муранов»ның һәр катына күтәрелеп, бик озак такта жәй- « гән палуба эзләп йөрдем. Палубалар һәммәсе дә тимердән иде. Соңгы § елларда кораб палубаларына такта жәйми башлаганнар Бу — минем 2 өчен зур югалту иде Такта палубаның аслыгы тиз тутыга. Аны чистар- > тып, буяп торырга кирәк. Аның каравы, жәй көннәрендә комлап юыл- у ган жылы тактага ялан аяк басып йөрүе, чиста палубага сузылып ятып з кояшта кызынуы шундый рәхәт була иде. х
Каюталарның стеналарын, түшәмнәрен элеккеге шикелле фанер бе- 2 лән тышлау беткән. Стеналарга фанер урынына пластик ябыштырган- - нар. Мин аны башта чикләвек агачы белән тышлаганнармы әллә дип к уйлаган идем. Карап торышка бик матур үзе. Пычранса, сабынлап * юасың да, шундук чистарып, ялтырап китә Ләкин уңайсызлыгы шун- < да: икенче көнне үк тән, стеналарның агач түгел икәнлеген сизеп, тын- о. гысызлана башлады. Пластикада табигыйлек юк. Тропикның кайнар, s тозлы һавасында аннан сасы ис чыга башлый.
Корабның күп механизмын электр көче эшләтә Стеналар фанер белән тышланган чакта электр алай куркыныч түгел иде Яңа корабларның пластик стеналарына электр кыры туплана икән. Яныннан узганда чытырдап стенага күлмәк итәге ябыша, башыңны терәсәң, чәчләреңнән чаткы чәчри. Яна корабларда мәче асрап булмый дип зарланалар Мәче электр кырып кешедән ныграк сизә икән. Корабка керү белән, ул түзә алмыйча чыелдый башлый, бераздан аның йоны коела һәм әкренләп вафат була, ди. Ә кеше түзә. Безгә табигать зур көч — түземлек биргән
Кузгалып, диңгезгә чыккач, тагын бер яңалыкка — вибрациягә юлыктык. Двигатель эшли башлау белән, теплоход дерелдәргә кереште. Тешләр бер-берсенә шак-шок бәрелә. Кул калтырый, каләм тотып булмый.
Бер айдан вибрация тештәге пломбаларны бәреп чыгарды Двигательнең әйләнеше бик көчле, вибрация — шунлыктан. Гажәп хәл әкренләп вибрациягә дә күнегәсең. Адәм баласы барысына күнегә, түзә, берәр төрле дәлил табып, яшәү шартларының әйбәт булуына ышана башлый
Болары яңалыкның кимчелекләре. Уңай яклары шактый, хәтта алар- ны санап та бетерерлек түгел.
Миңа күп еллар күмер ягып йөри торган «Чолым» пароходында эшләргә туры килде Андагы каютам иңе өч, буе өч ярым адым зурлыкта иде Тар тимер карават, бәләкәй өстәл Кием шкафы (рундук) һәм башың гына сыярлык сыңар иллюминатор. Кысан иде* «Чолым» каютасында Яна корабтагы каютамның тәрәзәләрен саныйм, бер. ике, өч . Алты тәрәзә. Алгы бүлмә, иркен салон, йокы бүлмәсе, ванна, саи- блок. Каютада ясалма климат. Тропикларда һаваны — суытып, корытып, тузаннан чистартып, кышкы салкыннарда жылытып, дымландырып кертә.
Каютада ашамлык саклау өчен суыткыч тора Шунда ук савыт-саба буфеты, китап шкафы, кием-салым гардеробы Помшак креслолар, кә
нәфи, язу өстәле; табынныкы — аерым Палубага кыйммәтле келәм җәелгән. Зур радиола һәм телевизор. Дөресен әйткәндә, бу җиһазларның күбесе кирәк тә түгел. Телевизор кызыл почмакта да, комсостав салонында да бар. Кают-компаниядә — зур суыткыч шкаф Алган ашамлыкны анда да саклап була. Мин ярда яшәгән арада пароходчылык шактый баеган.
Без әле байлыкка өйрәнеп җитмәгәнбез. Кирәкме-юкмы, йорт җиһазы җыя, кием-салым... әллә нинди кирәксез нәрсәләр җыярга тотынабыз Байлык әйбәт нәрсә, әгәр ул комсызлык, саранлык тудырмаса. Байлыктан баш әйләнү — вак буржуазлык мирасы түгелме икән?
Каюта — минем эш урыны. Монда йоклыйсың, ял итәсең. Слесарь — үзенең цехында, тракторист тракторы өстендә яшәми бит. Без яшибез. Каютаның эш урыны икәнлеген стенага кадаклаган язу раслый.
«Матвей Муранов»та һәр диңгезче аерым каютада яши. Матрослар-ныкы салонсыз, санблоксыз. Шулай да — аерым каюта. «Чолым» паро-ходында бер каютада дүртәр диңгезче яши иде. Диңгездә йөзгәндә кы-санлыкка түзеп була. Ә инде портка кайтып, хатыннар белән очрашкач, «Чолым» пароходында трагикомедия башлана иде. Бер каютада хатыннарын назларга сусап кайткан өч-дүрт ир — ходай язмасын...
«Матвей Муранов»ның спорт залы, мунчасы (сауна), суы җылытыла торган бассейны, кер юа һәм кер үтүкли торган машиналары да бар. «Чолым» пароходында без керне, бауга тагып, диңгезгә ыргыта идек тә, бер-ике сәгатьтән дулкын юган керне кире сөйрәп чыгара идек. Бер тапкыр Кызыл диңгездә барганда чалбарымның бер балагын акула өзеп йотып киткән иде.
Ерак диңгезләрдә йөзгәндә семьяң белән элемтә тоту өчен радио-телефон куелган. Хәтта көн саен яңа басылган газета уку мөмкинлеге дә бар. Чыккан газетаны алу өчен факсимиле дигән аппарат кунганнар Телетайп та бар. Бер минут эчендә министрлык, портлар белән документлар алышып аласың. Томан, калын караңгылык аша алдагы юлны күзәтү өчен ике радар эшли. Навигация приборлары турында сөйләп тә торасы юк.
Ипи корабның үзендә пешерелә. Тәүлегенә өч мәртәбә кайнар аш. Көн аралаш каютаң җыештырыла. Башка ни кирәк адәм баласына? Чын җәннәт тормышы. Шундый тәрбияле, рәхәт яшәү булырга тиеш, ләкин... нигәдер...
Мин «Матвей Муранов» теплоходының затлы каютасында яшәү ту-рында уйлап утырам. Үкенеп тә куям. Бер мәрәтбә диңгезне ташлап киткәч, бәлки кире әйләнеп кайтасы калмагандыр? Аерылышкан хатын янына кире әйләнеп кайтырга ярамый дип сөйлиләр бит. Бәлки, диңгез эшенә дә кире кайтырга ярамый торгандыр? Кызганычка каршы. яшәүнең һәркемгә яраклы уртак, универсаль кагыйдәсе юк. Берәүләргә бәхет китергән кагыйдә икенчеләрне бәхетсезлеккә дучар итә. Бәхетле булу кануны һәркемнең үзендә, ул аны үзе таба.
Урынымнан торып, коридорга чыгам Күперчеккә күтәреләм. Машина бүлегенә төшәм. Кире каютага кереп телевизор кабызам. . Сәяхәт озакка сузылса, шушы комфорт, шушындый уңайлы шартлар җирсүне, өйгә кайтасы килүне тагын да көчәйтеп җибәрәчәк. Җилкәнле флот чорында бер кубрикта кырыгышар кеше яшәгәндә, диңгезчеләр тәүлегенә унсигезәр сәгать эшләгәннәр. Эш авыр булган. Шунлыктан алар- иың сагынуга көчләре дә, вакытлары да калмаган. Дөнья бу. Аны аңлап бетерерлек түгел.
Экипаж әгъзалары өйләренә таралышкан Аларның күбесе шушы портта. Ждановта яши. Мин регистрация кенәгәсен күздән кичердем. Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дүртәү. Дневальный булып эшләүче кызның әти-әнисе Макеевкада тора Электромеханикның семьясы — Херсонда. Токарь — Керчь шәһәреннән һәм мин — Мәскәүдән.
Сәгать икенче яртыда экипаж янә җыелачак. Сәгать төнге икегә чикне ябар өчен чик саклаучылар белән таможенниклар килә. Кесәдә калган акчалар, исемлеккә теркәлеп, кораб кассасына тапшырылырга тиеш, һәр диңгезче «таможенная декларация» дип аталган документ тутырачак. Таможенниклар эшне бетергәч, чик саклаучылар кереп, каютаңда чит кеше юкмы икәнлеген ачыклыйлар, синен йөз-чыраеңны паспорттагы фоторәсем белән чагыштырып карыйлар Туган ил белән ае- < рылышу ритуалы әнә шундый. 5
Нәкъ бер сәгать егерме минуттан соң минем күз алдымда нәкъ ме- = нә шушы эш башланачак. Мин шуны көтәм. Көткән арада экипаж f әгъзаларының исем-фамилияләрен хәтердә калдырырга тырышам Ал- =* дымда диңгезчеләр телендә «судовая роль» дип- аталган экипаж исем- 5 леге. Анда утыз җиде кеше—минем юлдашларым. Дүртенче, өченче, 5 икенче һәм өлкән штурман; дүртенче, өченче, икенче һәм өлкән меха- * ник, электромеханик, рефрижератор механигы, радиостанция началь- ♦ нигы, доктор. Боцман, плотник һәм биш матрос — болары штурманнар u белән бергә палуба командасына керәләр. Токарь, ике электрик, элек- з трогазосваршик, өлкән моторист һәм алты гади моторист — болары Z механиклар белән бергә машина бүлеге командасын тәшкил итә. Кок, ипи пешерүче, буфетчы, җыештыручы — боларын «обслуживающий = персонал» — диңгезчеләр шивәсендә: «абелуга» (никадәр эзләнсәм дә, = бу сүзнең татарчасын таба алмадым)
Утыз жиде кеше. Утыз жиде төрле фигыль-холык Утыз җиде төрле u өмет. Утыз жиде төрле теләк-омтылыш Математикада сочетание дип * аталган бер гамәл бар. Шул гамәлгә таянып фикер йөртсәң, вакыйгага, j кәефкә, сәяхәтнең озынлыгына һәм тагын әллә нинди туктаусыз үзгәреп торган шартларга бәйләнешле катлаулы үзара мөнәсәбәтләр җыелмасы килеп чыга!
Башкарган эшнең сыйфаты, чит илдә йөргәндә таләп ителгән политик уяулык, тәртип саклау, әхлакый сафлык, өйрәнүләр, авариясез йөзү — экипажның тавык чүпләп бетерә алмаслык әнә шундый эшләре өчен без капитан белән икәү җавап бирәбез
Болай булгач, капитанга аерым тукталып китмичә булмас ахры..
Капитан
Бала чакның хыял диңгезләрендә минем дә капитан булып йөзгәнем бар иде Хыял дәрьясында малайларның барысы да — я очучы, яисә капитан
Җаваплы эш — ул океан корабы белән идарә итү. Кораб белән идарә итүнең башка җаваплы вазифадан аермасы шунда башка эштә үзеңнән югарырак утыручы начальник белән киңәшеп эш итәргә була, ә монда андый мөмкинлек юк.
Капитанның җаваплылыгы чиксез зур, мәҗбүрият кырыс һәм катгый булгангамы, капитаннар арасында мәзәк кыланышлы кешеләр дә еш очрый.
Азов пароходчылыгында эшләүче бер капитанның «Каютада ялгыз калган чакларымда үлеп китүдән куркам»,—дип миңа зарланганы бар. Диңгездә чакта ул, мескен, рубка диванына ятып йоклый, ә портта торганда янына хатыны кунарга килеп йөри иде Бер мәртәбә ни сәбәптәндер хатыны килми калган
Ул чакта кораб портта тора иде. Лөк бушату көйләнгән Хәзер ул тәмамланганчы шулай дәвам итәчәк. Мин йокларга яттым. Төнге өчтә ншек шакыдылар Ачтым Каршымда дер калтырап, «дәүләт ышанычы, тапшырылган шәхес» — капитан басып тора
з «к У » ■** 6
17
— Гафу итегез, Миргазиян Закирович,— диде капитан, варенье ур-лаганда тотылган бала шикелле.— Тыным кысыла. Доктор кайдадыр кунып йөри Ярдәм итәр кешем юк Инфаркт түгелме икән?
«Түгел!» — дип кенә ишекне ябасы иде дә жылы урыныма чумып йоклыйсы иде югыйсә. Юк, мин, аның йөрәк тибешен, сулыш алышын тикшермәк булып, каютасына кердем. Мин керү белән, өстәлгә «Ми- такса» коньягы, закускалар йөгерешеп килеп утырдылар Бу минутта ул мине үз каютасында чыгармыйча тотар өчен жанын бирергә дә риза иде. Миңа «СССР гражданнарының абруен һәм интересларын сак- лаучы»ны ялгызлыктан саклап, яктырганчы, аның каютасында утырырга туры килде.
Минем беренче мәртәбә диңгезгә чыккан корабымның капитаны мәрхүм Василий Степанович Миронов исә ырымга бик ышанучан кеше иде. Палубадан диңгезгә төкерергә, кнехт 1 өстенә утырырга, дүшәмбе һәм айның унөченче көнендә диңгезгә чыгу яки корабтагы хәлләр турында аның белән сүз кузгатырга һич тә ярамый иде Бервакыт Потидан Одессага кайтып килгәндә, боцман: «Кич белән Одесса портына керәбез. Бүген мин үз өемдә кунам»,— дип шатланып әйтте. Капитанның чырае сытылды:
— Вон күперчектән! — дип кычкырды ул боцманга.— «Өемдә кунам» имеш... Күрәзә!
Кич белән Одесса рейдына килеп житеп, якорь ташладык. Портта буш причал юк иде. Керергә рөхсәт бирмәделәр Рөхсәт итүләрен ике тәүлек көтәргә туры килде. Портка эләгә алмауны капитан боцманның алдан күрәзәлек итүенә ягып калдырды. Инану логикага бәйләнмәгән шул.
Яшь чагында Миронов, матрос булып, инглиз корабында йөзгән. Патша заманында теләсә кайсы илдә эшләргә рөхсәт ителгән булганга. штурман дипломын алганнан соң ул шактый озак вакыт Италия, Мисыр һәм Франция флаглары астында йөзүче корабларда ялланып эшләгән Капитан биш телдә иркен сөйләшә иде.
Диңгез мәкерле ул. Кайчак ул синең өмет-хыялларың, корып куйган планнарың белән һич исәпләшми, аларны көтмәгәндә кинәт жимерә дә ташлый. Кырык ел диңгездә эшләгән иде Василий Степанович. Шул вакыт эчендә аның ничә тапкыр өмет, хыяллары жимерелеп юкка чыккандыр? Ул шулай, әкренләп, диңгездә кешеләрнең өметләрен жиме- реп, юкка чыгарып торучы ниндидер илаһи көч барлыгына инана башлаган, күрәсең. Шуннан инде ниндидер планнар корып, планнарның тормышка ашуын көтмәскә өйрәнгән. Чыннан да. диңгездә йөзгәндә, синең алдан корып куйган планнарың бик сирәк очракларда гына тормышка аша.
Диңгездәге тормыш гажәп кырыс. Шул кырыслыкны берәр төрле эш-гамәл белән йомшарта беләсең икән, син — бәхетле. Берәүләр китап укый, икенчеләр домино уйный, өченчеләр кораб моделе, рәсем ясап юана. Корабта чигү белән шөгыльләнүче, оекбаш, свитер бәйләүче, чыпта, кәрзин үрүче морякларны очратканым бар минем. Бернинди мавыгуы, өстәмә шөгыле булмаган диңгезче аш пешереп, балык тозлап. варенье кайнатып булса да юанырга тырыша Капитан Миронов әнә шундый «шөгыльле» кешеләрдән берсе иде. Буш вакытын камбузда, плитә янында кайнашып уздыра иде ул. Җир йөзендә ничәмә-ничә мең төрле мнлләт-халык бар Аларның барысының да үзләре генә белгән тәмле аш пешерү серләре бар. Шуларның күбесен Василий Степанович белә иде Танышкан көнне үк ул миңа татар ашлары турында дулкынланып сөйләргә кереште. Чибәрәк, азу, бәлеш, өчпочмак, сумса.
Кнехт — швартов бавын беркетә торган җайланма
тутырган тавык, казылык.. Шулай да казанлыларның ашлары кырым татарларыныкыннан аерымрак булуын ул белмәгән икән Мин капитанга гөбәдия, кыстыбый, катлама, боламык, каклаган каз, карта бәлеше турында сөйләдем. Шуларны пешереп карамыйча тынычланмады Василий Степанович, һәм шул ашларны татып караганнан соң капитанның татарларга карата ихтирамы тагы да артты *
— Яши белгән бу халык, ә! Мондый тәмле ашлар әзерли белгән халык культурасыз булмаска тиеш,— дип сабыйларча куанып йөрде. 5.
һәм бер мәртәбә, Поти портында торганда, ул мине шәһәргә алып 5 чыкты. Тәвәккәл һәм хирес атлап китте ул: g
— Лачын (яшь диңгезчеләргә ул шулай дәшә иде), мин сине бер *
жиргә алып барам §
Ярты сәгать чамасы бардык. Шәһәрдән чыгарак, бер кечкенә таш 5 кибеткә кердек Кибеттә, тузанга батып, авыл хужалыгы кораллары — сәнәк, чалгы, ураклар аунап ята. Сатучы, шәрык кешеләренә хас хис- ♦ ләнү белән дөрләп кабынды да, Василий Степановичны кочаклап алды, и Учлары белән бер-берсенең аркаларына суккалап, бик озак аһ-ваһ ки- - леп, тел шартлатып тордылар, шушындый бәхетле очрашуга хәйран 2 калып, бот чабып, кычкырып сокланыштылар
Кибетче безне базга алып төште. Капитан аның белән төрекчә сөй- = ләшә иде. Базга төшкәч, кибетче, татарчага күчеп, утырырга кушты х һәм елмаеп сорады: £
— Үз телеңне әллә белмәстерсеңме, нәмә дәшмисеңдер? u
Ул чакта татарча сөйләшергә ояла идем мин Чит милләтләр ара- * сында, бигрәк тә тупасрак кешеләр арасында яшәгәндә, үз телеңдә £ сөйләшергә тартынасың. Ишетсәләр, өнәмәсләр, әллә пи уйларлар дип шөллисең. Безнең канга ниндидер тирән курку сеңеп калган Әллә нинди астыртын, сәбәпсез курку. Шул тойгы үз гадәтләреңне тотарга, үз кыйблаңны сакларга комачаулый
һава тынчу. Күктә субтропик кояшы. Тышта — мунча һавасы, подвалда салкынча иде Гажәп тыныч, рәхәт иде монда Таш подвалның ярты өлешен йөз чиләк керешле зур имән мичкә, һәркансы илле, егерме биш, унике, алты, өч чиләк керешле вак пар мичкәләр алып тора иде. Шәрабне мичкәдән агызганда, аның эченә һава керә, вино ачый. Шуңа күрә кулланыр алдыннан шәрабне икегә бүлеп бәләкәйрәк мичкәләргә агызалар
Агач өстәл Дүрт урындык. Өстәлдә кызарып пешкән озынча помидорлар. хуш ис таратып торган ләвеш, йөзем тәлгәшләре, сулугуни һәм балчыктан ясалган кружкалар Өстән, түшәмгә тиеп торган бәләкәй түгәрәк тәрәзәдән кояш нуры кереп, ул подвалның сыек караңгылыгын кыйгачлап тишеп чыккан Яктылык баганасында миллионлаган тузан бөртекләре биеп тора Капитан белән кибетче һаман төрекчә сөйләшәләр Ә мин газапланам
— Син. лачын, чын шәраб эчеп караганың бармы? — днп сорады Василий Степанович, русчага күчеп.— Юк, сез хәзерге заман моряклары, тәм өчен, ләззәт өчен эчә белмисез. Сез исерер, исерек баштан шапырыныр өчен генә эчәсез. Градус кирәк сезгә, сугып аяктан ега торган алкоголь дәһшәте кирәк.
Подвал хужасы почмакта торган кечкенә мичкәдән озын муенлы чүлмәккә шәраб агызырга кереште. Карасу кызыл ахакка, анар ташына охшашлы йөзем суы, агып төшкәндә, тонык, ниндидер тылсымлы тавыш чыгарып чупылдый иде
— Вино кеше шикелле ул,— дип дәвам итте капитан Миронов — Аның акыллысы-акылсызы, затлысы-арзанлысы, дусы-дошманы бар Адәм баласының холкы нинди шартларга бәйле? Иң әүвәл, кешенең токымына. Безне токымсызлык харап итә Токымсыз кешегә белем бир, аны зур чинга күтәр, күкрәген тутырып, орденнар так. шөһрәт*
данга төреп ташла. Әгәр ул барахло икән, барахло килеш калачак. Шәхесне токым ясый. Аннан соң — нәсел, тәрбия, әхлак атмосферасы, яшәгән урыны, эше. белеме. Вино да шундый. Лаеклы винога әверелсен өчен, виноградка — токым, нәсел, затлы урында, әйбәт кеше тәрбиясендә’ үсү кирәк Жыйган җимешне винога талантлы кеше әверелдерергә тиеш. Асыл виноны авызыңа капсаң, тәнеңә кояш нурлары тарала. Шәрабка даладан искән саф таң жиле, виноград җыючы кыз-ларның елмаюлары, кошлар сайравы, дулкыннар тавышы сеңгән була. Син шуларның барысын да эчәсең Аңладыңмы, лачын?
Хужа өстәлдәге чүлмәк кружкаларга шәраб агыза башлаган иде, Василий Степанович туктатты:
— Мостафа, син мина стаканга салып бир. Эчкәндә мин аның төсен күрергә тиеш. Хванчхара чын/ахактан да матуррак була — мин белим.
Капитан әсәрләнгән иде. Аның мондый чагын күргәнем юк иде әле.
Мостафа, өстәл тартмасыннан борынгы пыяла стакан чыгарып, шә- рабне шуңа салып бирде.
— Елмаюларыбыз табигый, шатлык мүл булсын өчен,— диде капитан, стаканын күзенә якынайтып, һәм стакан читен ирененә тидереп тә өлгермәде, келт итеп пыяласы чатнады. Капитанның түшенә, чалбар балагына, подвал идәненә канга охшашлы шәраб түгелде. Уелып төшкән стакан төбе җир идәндә җәйрап ята иде.
Капитан елмаерга тырышып карады һәм кинәт агарды, ияге асылынып төште, күзләре шарланды. Чыраенда кан бөртеге калмады. Хәлсез куллары дерелдәп, асылынып тора иде
— Нәрсә бу? Нилектән бу, ә? Ризыгым бетте микәнни?
Подвал хуҗасы яңа стакан алды, яңадай вино агызып бирде. Мескен капитанның шәраб тәмен сизәр хәле калмаган иде.
Без. ашык-пошык саубуллашып, корабка кайтып киттек.
Капитан йокысыз төн үткәрде. Икенче көнне, диңгезгә чыгар өчен күперчеккә күтәрелгәндә, ул тәмам картайган, йончулы кыяфәттә күренә иде. Кораб белән идарә итәрлек хәле калмаган иде аның. Без көчкә порттан чыга алдык.
Ул чакта миңа капитанның надан карчыклар- шикелле кылануы көлке тоелган иде. Хәзер уйлыйм — авызыма китергән стаканның төбе төшсә, мин үзем дә куркып-шөбһәләнеп калган булыр идем Гомер кыскарган саен, шик. хорафатларга ышану көчәя бара икән ул Без барыбыз да адәм балалары бит...
Капитан Иван Андреевич Белов белән мин унбер ел бергә эшләдем. Аның белән к\ пме шатлык, күпме авырлык уртаклашылгандыр? Актык сынык икмәкне дигәндәй урталай бүлеп, соңгы йотым суны да уртаклап эчәргә туры килде безгә. Безнең семьялар да бер гаилә булып. бер табыннан ашап яшәделәр. Очраттыммы икән мин тагын андый гадел, намуслы, кешелекле адәмне?
Капитан Беловның да бер сәер ягы бар иде: үл пароходчылыкта һәм башка идарә итү учреждениеләрендә эшләүчеләрдән шөлли иде. Ж,и- тәкчерәк кеше күрү белән югалып кала, тәмам таралып төшә. Урыны капитанныкыннан түбән булган, җитәкчеләр тирәсендә чуалучылардан курка иде Иван Андреевич Шунлыктанмы, гаҗәп оста кораб йөртүчене рәсми рәвештә мактаучы да, күтәрүче, күрсәткән эшләрен телгә алучы да булмады.
Аның житәкчерәк кешедән өркүенә карап, 6ү булдыксыз, җебегән капитандыр дип уйлыйлар иде
Хәтеремдә бер вакыйга сакланып калган. Төи урталарында Гибралтар бугазыннан Атлантик океанга чыгып киләбез Парохотка ток биреп торган динамомашина кинәт сафтан чыкты Кораб - үлеккә әйләнде Гирокомпас әйләнми, руль эшләми башлады навигация утлары
сүнде Аккумуляторга көйләнгән аварийный ут юк иде пароходта Штурманнар, керосин фонаре яндырырга шырпы таба алмыйча, әрле- бирле чабышып йөриләр Ниһаять, шырпы таптылар, әмма ут кабыза алмадылар Фонарьның керосины беткән булып чыкты Гигант танкер безгә туп-туры якынлаша Өч минут — ул безне урталайга өзеп китәчәк иде Вахтадагы штурман, башка чакта шактый тәвәккәл кеше — нишләргә белмичә югалып калды Ул күперчектә әрле-бирле йөгереп 5 йөри Шул чакта Иван Андреевич, күперчеккә күтәрелеп, тыныч кына 5 машина телеграфын «полный назаджа күчереп куйды Гигант танкер, = безгә бәрелә язып, янәшәдән узып китте Анын жиле биткә бәрелеп g калды. Эшендә капитан Белов кыю, тәвәккәл кеше иде
Хәзер Иван Андреевич пенсиядә. Ул гомер буе бакча үстерү турын- 5 да хыялланып йөрде һәм пенсиягә чыгар вакыт житкәнен зарыгып 5 көтә иде. Пенсиягә чыкты, әмма юашлыгы аркасында бакча ала алмады Ул хәзер йорт эшендә: базарга, магазиннарга йөри, семьясына аш ♦ әзерли, һаман әле бакча үстерү турында хыяллана.
Капитанлыкка гел Миронов, Белов шикелле кешеләр генә куелып ; торса, беренче ярдәмче булып эшләүнең авырлыгы да булмас иде. 2
Капитан вазифасының нинди катлаулы булуын тагын бер нәрсәдән күрергә була: алтмыш яшькә җитеп, пенсиягә чыкмаган капитаннар = корабта чиктән тыш сирәк очрый =
Насыйрбашев =
«Матвей Мурановжың капитаны Булат Җамалович Насыйрба- шевны күптәннән күреп белсәм дә, моңа кадәр безнең бергә эшләгән юк иде. Аның исеме — газета битләреннән, рәсеме Мактау тактасыннан төшми, үзе дә ул дан-шөһрәтне ярата торган кешеләрдән иде. Аның юмартлыгы, горурлыгы турында бернинди фантазиягә сыймаслык анекдотлар сөйлиләр иде.
Кавказлылар арасында андый кешеләр еш очрый. Аларның тар кагыйдәгә сыймый торган киң колачлы гадәтләрендә теләсә нинди капма-каршылыклар бергә сыеша ала. Алар кыланса да. барысы да килешә аларга
Кавказлылар, чыннан да, югары сыйфатлы җете буяуга буялган шикелле ерактан ялтырап күзгә ташланып торалар. Пилектән бу?
Шәрык халкы бала ярата Аларда сабый баланы башта бик иркәлиләр, сөяләр, назлыйлар, ана ни теләсә шуны рөхсәт итәләр. Бала яшеннән үсмер яшькә күчкәч, киресенчә, аны каты кулда тоталар Әмма бала чактагы наз иркәләүләр, кайнар яратулар аның табигатенә ннде сеңеп өлгергән була Шунлыктан, гомер буе аның йөзе балкып тора, табигате юмарт ярату хисе белән сугарылган була
Булат Җамалович белән без кадрлар бүлегендә очраштык Без берберебезне күптән яратышып йөргәнбез булса кирәк — кочаклашмыйча түзә алмалык
Грузиннар югары урыннарда эшләгән дәрәжәле кешеләр турында энәсеннән-җебенә кадәр белергә тырышалар Капитан, күрәсең, мин Мәскәүдә эшләгән чакта ук минем белән якыннан кызыксынып, мине өйрәнеп йөргән Ул минем биографияне шактый яхшы сукалый иде Бәйрәм ашы кара-каршы мин дә аның барлык орден-медальләрен әй теп, күрсәткән геройлыкларын санап чыктым Ошадык бер-беребезгә Салпы якка салам кыстыру кемгә ошамый?
Элегрәк очрашкан вакытларда Насыйрбашев искиткеч чибәр кеше булып истә калган иде Бу очрашуда ул бераз шиңгән, тоныклангандай күренде.
Каршымда уртачадан тәбәнәгрәк (элек ул шактый озын булып күренә иде) кеше басып тора Юка гына маңгай. Зур борын. Төссез, кояшта уңган каш-күз. Өстәвенә, берөзлексез кулы дерелди. Кызганыч булып китте: абруй зур, түш тулы орден, тәжрибә мул, квартир әйбәт, кием-салым затлы Синең яшь чактагы теләкләреңнең барсы да үтәлгән. Ә нигәдер куанычы юк?! Картаю — тозсыз ашны хәтерләтә. Аш— каз шулпасы, сөләйман балыгы салып пешергән уха булуы мөмкин, ләкин тозы булмаганлыктан, аның тәме юк, тәмен картаю алган. Капитанга карап, мин шушы турыда уйлап куйдым
Кадрлар бүлегендә эшне көч-хәл белән бетереп, без корабка юл тотабыз. Очраган бер кеше Насыйрбашев белән кул биреп күрешә. Без ашыгабыз. Вакыт тар Ә капитанны адым саен диярлек туктатып, сөйләштереп торалар
— Бусы кем? — дип сорыйм
— Портта эшли, йөк төяүче Аның хатынының абыйсы башкарма комитетта бүлек начальнигы булып утыра.
Аңлашылды.
— Ә бусы?
— Прокурор кияве.
Капитанның прокурор кияве белән танышлыгы миңа сәер тоела. Сискәнеп китәм:
— Каян беләсез сез ул прокурор киявен?
— Шәһәрнең баш хирургы аркылы. Шуларда мәжлестә утырганда таныштык.
— Ә баш хирург мәжлесенә ничек эләктегез?
— Универмаг директоры алып барды
Башка сорашмыйм Татарның «...дус-иш кирәк дөнья көтәргә...»се биш йөз елдан соң да һаман актуаль яңгырый Еш кына мәжлесләр ачык бер максат белән оеша башладылар. Диссертация яклаудан алып бәрәңге кайтарыр өчен машина сорауга кадәр — барысын да мәжлестә хәл итәргә омтылалар.
— Соңгысы кем булды? — дип сорыйм, капитанның бу танышы прокурорга да, пароходчылыкта эшләүчегә дә охшамаганын күреп.
— Кем белгән инде.
— Соң бит, танышлар шикелле сөйләштегез.
— Кызганычка каршы, мине таныйлар, һәр адымымны белеп торалар.
Шул чак миңа күренекле кешеләр тормышының бер уңайсыз ягы ачыкланып киткәндәй булды Капитан Насыйрбашевны бөтен Жданов белә. Ждановта гына түгел, аны Кара диңгез, Азов портларының һәр- кайсынла да беләләр Рәсеме шәһәрнең мактау тактасыннан төшми, аның турында елына берничә тапкыр газетага язалар, миф. легендалар чыгарып торалар. Без әкиятсез яши алмыйбыз бит. Мифсыз көндәлек тормыш майламаган арба шикелле шыгырдый башлый. Миф кешегә сокланырлык матур сыйфатлар тага. Ә чынбарлыкта ул үзе тормыш ыгы-зыгысында безнеңчә яши.
Корабтагы йөкне Сомали порты Берберага илтергә дип төйи башлаганнар иде. Йөк төялгән арада ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәреп, безгә мәгълүм булмаган яңалыклар барлыкка килде, йөк төялеп бетүгә, рейс үзгәргән иде инде. Хәзер безне Мисыр порты Александриягә жибәрергә булдылар Димәк, юл кыскара. Александрия — «Матвей Муранов» шикелле корабка өч тәүлеклек юл. Әгәр теплоходны вакытында портка кертеп, вакытында бушатып өлгерсәләр, ике атнадан без яңадан туган илгә әйләнеп кайтырга тиешбез. Моңа куанырга кирәк иде. Ләкин диңгезчеләрне бу хәл шатландырмады Хикмәт шунда: безнең моряклар Мисырга баруны яратмыйлар Мисыр — Шәрык иле. Шәрык исә катлаулы, аңлашылмый торган дөнья ул без
гә. Диңгезчеләр генә түгел, күп кеше аңлап бетерми Шәрыкны.
Төнге өчтә, йокының иң тәмле чагында, чикне яптылар. Кораб урыныннан кузгалды. Шәһәр утлары әкрен генә бездән ерагая, караңгылыкка кереп югала башлады, йөрәкне аянычлы авыр тойгы — аерылышу, югалту тойгысы чорнап алды.
Язмыш мине тагын диңгез кулына китереп тапшырды. Мин — диң- * гез кочагында. &
Бугаз эче |
Азов диңгезе давылдан соң ял итә иде. Аның көрән суы винт ас- § тыннан актарылып чыга да, күбекләнеп, кайнап кала Кораб артыннан 2 сызылып калган кильватер эзе диңгез сөрергә чыккан сабанчының бе- ф ренче буразнасын хәтерләтә. Чәрелдәшеп, винт миңгерәүләткән балыкларны арттан чүпләп килүче комсыз акчарлаклар да сабанчыга ияргән каргаларны хәтерләтәләр. х
Көзге диңгезнең тынычлыгы озакка бармый. Керчь бугазына җит- 2 кәндә янәдән жил кузгалды. Кара диңгездә тугыз баллы норд-ост ша- х шынып дулкын куа иде. Дулкыннар котырган эт өеренә охшап тепло- к ходка ташланалар. Дулкын корабка бәрелеп ватыла да, авыр тамчы- “ ларга әйләнеп, югарыга томырыла Ике бармак калынлыгы нллюмн- < натор пыяласы шытырдап куя Кораб ыңгыраша Нәрсәдер гөрселдәп t ава. һавага очкан эре тамчылар бергә кушылып, кире кораб өстенә х явалар. Иллюминатор пыяласыннан туктаусыз су ага Пыяладан ак- 5 кан су шәфкать сорап, ялварып елаган корабның күз яшен хәтерләтә «Матвей Муранов» юлын дәвам итә Бу минутта ул миңа ничектер кызганыч тоелды. Җылы толыпка чумып чанада барганда, буран аша алга атлаучы атны шулай кызганасың
Алда — Босфор, аннан соң ят диңгезләр, чит илләр. Артта — ярда калган тыныч тормыш, үткән гомер, искә төшкәндә йөрәкне ачыттырып алган аянычлы истәлекләр...
Аста, машина бүлегендә, тешләрен шакылдатып ач бүреләр үкерә сыман Двигатель клапаннарының тавышы бу. Ә каютада тыныч Каюта стенасын тышкы яктан жил талый, диңгез кыйный. Алар эчкә үтеп керә алмыйлар Шушы ике дәһшәтнең синең яныңа керергә көчләре җитмәве күңелдә ышаныч уята.
Диңгез өстендә үзара куышып, шашынып йөгерешкән ак яллы яшькелт дулкыннар ару-талуны белми шаулыйлар да шаулыйлар
Күк йөзендә авыр, алама болытлар агыла Алар да каядыр ашыгалар. Аларның офык читенә китеп күздән югалулары ямансу уйлар уята Диңгездә күмәк, гаилә тормышы белән бердәм яшисен Ләкин күмәк яшәү генә диңгездәге ялгызлыкны бетерә алмый Үзеңне туган җирдән еракта тою күңелдә юксыну хисе тудыра Бу тойгыдан берничек тә котылып булмый Кают-компаниягә жыелып ләчтит сатасыңмы, кызыл почмакта, дөньяны онытып, домино сугасыңмы, кичләрен ашханәдә кино карап утырасыңмы—барыбер, корабның һәр почма-гында сине әлеге күмәк ялгызлык хисе сагалап тора
Диңгезчелекнең шушы михнәтеннән бары тик фатирыңа кайтып гаилә тормышына яшеренеп кенә котыла аласың. Ә анда икенче төрле тынычсызлык кухнядагы кран су жибәрә, бәрәңге беткән, кызыңның итеге тишелгән, хатының эштә, ул кайтуга аш әзерлисе бар Гомер буе нәрсәдер җитми адәм баласына. Туган көннән алып үлгәнче, күңелдә даими бер мохтаҗлык яши. Шул мохтаҗлыкны җиңә белү генә бәхеткә iipeuiTcpo.
Дннгездә үткән көннәр корабка таба тәгәрәп килгән дулкыннарга
охшаганнар Ерактан киләләр, шаулап ватылалар, эзсез юкка чыгалар. Аларның каян килгәне дә, кая киткәне дә билгесез. Аткан таңның. сүнгән шәфәкънең кирәкме-түгелме икәнен дә анлап булмый. Көннәр эз калдырмыйча, синең тәкъдирең аша үтә, югала торалар. Хәтта гомернең кими барганын да сизмисең. Гомер кыскаруына ышанасың да килми — ышанмау отышлырак.
Сәяхәттә йөргәндә, син нәрсәдер табасың шикелле, карасаң йөргән арада зур бер кисәк гомерең үтеп тә киткән. Хәер, өйдә утырганда да гомер тиз үтә. Аерма тик шунда: өйдә утырганда көнләп уза, сәяхәттә — айлап, еллап. Ерак юлдан әйләнеп кайткан арада өч-дүртаең төтен булып очкан була.
Алсу шәрык таңы нурларында әнә алда серле Босфор да күренде. Таң пәрдәсе артыннан әкияткә төренгән ярлар чыгып килә Уңда — су эчендә басып торган көрән кыялар. Аларны ашыкмыйча гына дулкын кыйный. Таш кыялар артында, өстәрәк, көрәнсу йортлар, киптерергә элгән ятьмәләр, каплап куйган көймәләр. Таң нурларына төренгән сылу ак манара — Румели маягы
Ярлар тоташ әле, шунлыктан бугазга керү юлы күренми. Сулдарак, Азия ягындагы яр читендә, томанга төренеп, Кара диңгездән килгән корабларга Анадолу маягы сәерсенеп карап тора. Маяк артыннан текә калкулык башлана Калкулык сыртында соры томан аша, тылсымлы шәүлә булып, борынгы ныгытма — кальга төсмерләнә.
Төрекләр Босфорны «Бугаз эче» дип йөртәләр. Якынлашкан саен, Бугаз эче киңрәк ачыла бара. Аргонавтлар да шушы урынга якынлашканда, тауларның урыннарыннан кузгалып, әкрен генә киңәеп ачыла башлаганын күргәннәрдер, мөгаен. Таулар ачылып киткәч, балачак әкиятләрендәгегә охшаш каланың әкрен генә сиңа таба якынлашканын күрәсең. Ул да булмый, яр ягыннан корабны каршыларга давыл хәбәрчеләре һавага күтәрелә. Алар, очып килеп, теплоходны әйләнеп узалар да, алга чыгып, Бугаз эченә керергә юл күрсәтеп бара башлыйлар Көрән кыялар янына җиткәч, кошлар, дәррәү борылып, кирегә— башка корабны каршыларга китәләр...
Бу изге эшкә аларны кем өйрәткән икән? Каян беләләр икән алар диңгезчеләрнең кош сагынганын? Давыл кошларының очуы гаҗәеп күренеш Алар унбишәр, егермешәр булып бер сафка тезеләләр; аралары тигез, артка калучы да, алга чыгучы да юк — шундый бердәм, шулкадәр күмәк оча беләләр! Очканда, аларның канатлары диңгез өстен сызып бара Тигез сафта җитез канатларын сызгыртып, тирә- якка шатлык таратып очалар давыл хәбәрчеләре. Сокланудан пульс үзгәрә, йөрәк ярсыбрак тибә башлый
Моннан тугыз ел элек соңгы сәяхәттән кайтканда да мине давыл кошлары озатып калган иде. Бу юлы алар әнә каршыларга чыкканнар Менә бит нинди алардагы тугрылык хисе!
Мин югында Бугаз эче бер мыскал да* үзгәрмәгән шикелле. Калкулык сыртындагы борынгы таш ныгытма-кальга әүвәлгечә үз урынында тора Аңа хәзер ничә яшь икән?
Яр буенда кармак салып утыручы төрек картын беренче мәртәбә мин моннан егерме өч ел элек күргән идем. Ул да урыныннан кузгалмаган шикелле. Күңелдә—яңадан тетрәнү. Егерме өч ел буе гел бер урында балык тотып утырган микәнни? Юк, бу икенче кеше, әлбәттә. Минем беренче күргән балыкчым инде күптән кара җиргә кергәндер. Яшәү тукталмый. Картлар урынына яшьләр килә Әкренләп алары да картая Кеше китә, буын кала.
Кулыма бинокль алам, карыйм Кармак салып утыручы минем беренче күргән картка бик охшаган.
Бала чакта ук мине бер хәл хәйран калдыра иде. Безнең Исергәп кешеләрендә бәхет эзләп читкә китү гадәте бар. Уналтынчы гасырдан
ук башланган котылгысыз гадәт. Берничә елдан сагыну хисе бу читкә китүчеләрне кире авылга куып кайтара. Ләкин алар шул берничә ел эчендә инде үзгәреп өлгерәләр. Донбасста эшләгәннәре—украинга, Урта Азиядәгеләр үзбәккә охшаган булалар. Кайтып күпмедер вакыт узганнан соң карыйсың: ул охшашлык янә юкка чыга, алар тагын безнең Исергәп кешеләренә әйләнәләр. ’
Босфор буендагы балыкчыларның яшәү шартлары, теләкләре, өметләре — уртак, бер төрле Шунлыктан үзләре дә бер-берсенә охшаш бу- £ лалар, күрәсең. =
Бугаз ярлары әкрен генә артка таба шуыша Европа ярында моңсу ч кипарислар күренде. Безнең Кавказ искә төште, анда да шундый ки- * парислар үсә... Кипарислар алар тол калган солдат хатыннарын хәтер- « ләтәләр. Ирексездән «Ж,ир йөзендә гореф-гадәтләрен югалтудан тол | калган халыклар да бар бит әле»,— дип уйлап куйдым. Кеше өчен иң * каһәрле, каргышлы язмыш —ул милли горурлык хисенең үтерелүе. ♦ Милли горурлык хисен югалткан халык яши алмый, үлә, юкка чыга, и
Әнә зират Ак мәрмәрдән куелган кабер ташлары суга карап моңа- 3 еп утыралар |
Зиратны шул ук боек кипарислар — кайгы-хәсрәт символлары урап алган. Янә Кавказ искә төшә. Безнең Татарстанда үсәр идеме икән ки- х парие? Үссә, шуны алып кайтып, әниемнең кабере өстенә утыртыр s идем.
Кипарислы зираттан соң чинар, каштан һәм хөрмә агачлары ур- * манчыгы башлана. Бакча уртасында утырган төнге клуб. Кабаре. Чел- - тәрле койма эчендә пөхтә коттедж. Кечкенә генә ике манаралы ак таш * мәчет Ат сыны. Мәрмәрдән ясалган. Ялгыз ат һәйкәлен беренче күрүем иде. Гадәттә ат сыртына патшалар, генераллар, башкисәр геройлар атланган була. Күп очракта ат сыны хөкемдар утырган урындык хезмәтен үти. Ә төрекләр, атның тугрылыгын, акылын һәм хезмәтен данлап, аның махсус үзенә һәйкәл куйганнар
Шәһәр читендәге аулак бакчалар, мең төрле ханәләр, мең ысулда күңел ачу вәсвәсәсен тәкъдим итеп, кул сузып, ымсындырып артта калдылар. Алда — мәһабәт манаралар. Зифа буйлы, очлы мөгезләре белән болытларны сөзеп торган Истамбул манаралары. Аларның күбесен яңартканнар Моннан тугыз ел элек Галата чардагының очы сынык иде — төзәткәннәр.
Кояш Азия ягыннан күтәрелеп килә Алсу нурлары Европа ярындагы йөзләгән манараларның ярым ай сурәтләрендә чагылып балкый
Истамбулның манараларын кисеп ташласаң, нәрсә булыр иде икән? Манарасыз яшәргә күнегерләр иде микән төрекләр? Кем чыгарды нкән мәчетне манаралы итеп салуны? Мәшәкатьле авыр эш бит биек манара утырту, һәм тормыш-көнкүреш өчен аның кирәге дә шулкадәрле генә. Әнә, су басымы өчен куелган башнялар — алар файдалы Ә манара — бер кирәксезгә тырпаеп утыра.
Әмма Истамбул манаралары — чын мәгънәсендә шәһәрнең күрке, йөзе, горурлыгы Болытларга кадәр муеннарын сузып торган бу манаралар: «Күрегез, бу шәһәрдә безне төзи алырлык даһи осталар яшәде!» — дип горурланып, «Исламгол» данын жир шарының төрле почмакларына таратып торалар. Биек манара төзү — адәм баласының күккә менү хыялының бер чагылышыдыр Манара салу — күзаллау офыкларын киңәйтергә тырышу юлындагы бер этап Самолетны манара төзүчеләр токымыннан туган кеше уйлап чыгаргандыр дип уйлыйм мин.
Мин күрми торган арада төрек жире үзгәргән, бу илгә дә яңалыклар өстәлгән
Истамбул һәм аның тирәсендәге дача поселоклары үскәннәр, киңәйгәннәр Ун-унбиш ел элек бугаз эченә керү белән Европа ярындагы
Бөек Лиман, Яңа Мәхәллә. Бөекдере, Еникәй, Истинья, Арнауыткон ише кечкенә авыллар чинар агачлары, яшел чирәм каплаган калкулыклар арасында югалып утыралар иде. Ул чакта Бугаз эченең ярлары тулысынча диярлек урман, җимеш бакчалары, эшкәртелгән басу-жир- ләрдән тора иде. Истамбул шәһәре үзе Уртакой дигән урынга килеп туктаган иде. Ә хәзер авыллар үзара тоташып, калага кушылганнар. Яна дачалар, биек йортлар, коттеджлар барлыкка килгән Бакчалар кимегән, кырлар өстенә асфальт җәйгән урамнар сузылган. Шушы хәлне күргәч, шәһәрләшүнең нәрсә икәнлеген аңлый башлыйсың.
Тагын бер хәл уйланырга мәҗбүр итте. Яна Мәхәллә дигән поселоктан бераз читтәрәк, тимер-бетон каркаслы ак плитәләр белән тышлап, яңа йорт салалар. Ике катлы йорт: аста гараж, өч яклап верандалар. як-ягында чәчәкләр утыртыр өчен ясалган түтәл-мәйданчыклар. Ярлы кеше мондый йорт сала алмый, билгеле. Мин моны беләм, ә шулай да гаҗәпләндерә — үз көчең белән менә шундый йортлар салу мөмкинлеге гаҗәпләндерә. Гомер буе үз кулым белән салган йортта яшәү турында хыялландым. Акчаны мул алып эшләдем, ләкин йорт салырга көчем җитмәде дисәм, дөрес булмас иде — мөмкинлекләр булмады. Акчам булганда — урын бирмәделәр, урын табылган чакларда — төзү материаллары юк иде. Минем йөрәгемдә йорт төзүчеләргә карата кайнар ихтирам яши. Торак төзү миңа иң изге эш кебек тоела.
Тагын бер яңалык күзгә ташланды — төрекләр Босфор аша күпер салып өлгергәннәр. Безнең кораб күпергә якынлашып килә. Искиткеч зур, матур күпер.
Шул гигант күпер ярның Азия һәм Европа якларындагы капкага охшашлы пар баганаларына тимер аркан белән асып куелган. Гомеремдә минем мондый да озын, мондый да биек күпер күргәнем юк иде. Ә үзе карап торышка кечкенә, уенчык шикелле генә булып күренә. Архитектурасы төгәл, жыйнак булганга шулай ул.
Диңгезче халкы төпченергә, һәр үзгәрешнең асылын аңларга тырыша Күпер турында төрек ярларын карарга машина бүлегеннән күтәрелгән моторист Иван Кучма сөйләп аңлатты:
— Икс ел эчендә төрекләр бар чыккан расходларын каплап өлгергәннәр. Түләүле күпер ул. Акча түләмичә аңа кертмиләр,— диде.
Күпер караудан туктап, Кучма фамилияле диңгезчене күзәтәм. Экипаж исемлегендә Дәрвиш, Рәхмәтуллин, Әфәндиев кебек сәер фамилияле рус егетләре бар.
Кучма сөйләгәнгә бик ышанасым да килми. Ләкин төрекләрнең Босфор аша күпер салуларын исбат итеп торасы юк — без хәзер шуның астыннан үтеп барабыз. Минем каютамда белешмәләр өелеп ята. Теләсәм, хәтта кечкенә бер Баулы районының утызынчы еллардан башлап шушы көнгә кадәр дәүләткә күпме сөт тапшыруын, аның киләсе бишьеллыкта күпме, ничә квадрат метр торак йортлар салачагын да белә алам.
Босфор аша салынган күперне барлык белешмәләрдән эзләп карадым — табып булмады.
Инде бу язмаларны редакциягә тапшырыр алдыннан минем кулга «Правда» газетасының корреспонденты Алексей Васильевның төрекләр турында язылган «Босфор аша салынган күпер» исемле китабы килеп керде. Анда әйтелгән: «Босфор аша салынган күпер Европа белән Азияне тоташтыра. Аны 1973 елның 30 октябрендә Төрек республикасының илле еллыгы көнендә ачтылар. Аның биеклеге 64, озынлыгы 1074 метр. Күперне төзүдә төрекләр, инглизләр, немецлар һәм японнар катнаштылар. Проектның төп авторы инглиз фирмасы «Фримен Фокс һәм партнерлары» инженеры Уильям Браун. Күпер җиңел һәм искиткеч матур күренә. Аның баганалары Стамбулның манаралары белән гар
мониядә. Төрекләрнең кайберләре күперне транспорт төзелешенең, икенчеләре — яңа Төркиянең символы итеп саныйлар*
Фок мачта күпергә тияр дә, я сынып төшәр, яисә без туктап калырбыз дип курыккан идем. Тугыз катлы йорт биеклеге «Матвеи Муранов» нәкъ күпер астында. Тоташ ташкын булып күпердән машиналар агыла КлотикII өстенә тагын бер мачта утыртсаң да күпергә тимәс ♦ иде. Ул шундый биек булып чыкты. *
Күперне узуга каршыда янә давыл кошлары пәйда булды. Алар £ бер күтәрелделәр һәм ук кебек атылып түбән төштеләр. Суга кадал- = дылар дигәндә, дулкыннарны канатлары белән сыйпап, кире югарыга — зәңгәр биеклеккә күтәрелделәр. >>
Эх, давыл кошлары шикелле яшисе иде бу дөньяда. Матурлык өчен, * хакыйкать һәм ирек өчен генә яшисе иде! Чын бәхет шундый яшәү- 5 дәдер бәлки?
Мин дә сагынган идем давыл кошларын. Аларның давыл белән ♦ кычкырыша-кычкырыша безне каршы алырга килүләре искә төшә, и Бәлки, мине давыл кошларын сагыну хисе диңгезгә кире кайтар- з гандыр?
Чит илгә чыгу белән, миңа еш кына үзебезнең туган тел бик кирәк булып куя. Бу юлы да Босфорга керер алдыннан мине күперчеккә ча- 1 кырдылар Төрек лоцманы инглизчә бераз сукалый иде. Штурманнар, “ «.тел белгән» өчен, ун процент өстәмә акча алалар Ә тулысынча аңла- "» шып сөйләшә белүче юк Алар тел өйрәнү урынына имтихан бирергә * өйрәнгәннәр. *
Без төрек лоцманы белән мәш килеп сөйләшәбез: ул төрекчә, мин — £ татарча. Аңлыйбыз бер-беребезне Аңлашу һәрвакыт куаныч тудыра. Без ихлас куанабыз.
Сорауларым күп иде Тик иркенләп сөйләшеп булмый Каршы килүче пароходларга юл бирергә, аркылы чыгучы көймәләрне урап узарга кирәк Сөйләшүгә мавыгып китеп, кораб тирәсеннән үтеп торган көймәләрне батырып ташлавың бар Шулай да беркадәр серләшеп алырга өлгердек. Аңлаша торгач, уртак танышларыбыз барлыгы да ачыкланды
Алтмышынчы елларда «Чолым» пароходында мин бер Вахид исемле лоцман белән танышкан идем Ул безне берничә тапкыр бугаз аша үткәреп җибәргән иде. Бер мәртәбә Босфорда аның белән Назыйм Хикмәт шигырьләре турында да сүз чыккан иде. Лоцман шул Вахид исемле кешенең улы икән. Штурманлыкка Франциядә укып диплом алган Берничә ел Америка корабында эшләгән. Өйләнгәч, хатынын озакка ташлап китә алмаганлыктан, лоцман булып эшли башлаган Исеме — Азиз
Лоцман Азиз көләч табигатьле, зирәк кеше булып чыкты Мине кунакка чакыра Әтисе йорт сатып алып, авыл җиренә күчеп киткән
«Әти белән Назыйм Хикмәт турында гәпләшерсез. Ул татар шигырьләре белән дә кызыксына Мин күбрәк Европа әдипләрен укыйм Шулай да татарларның Дәрдмәнд, Тукай атлы шагыйрьләре барлыгын әтиемнән ишетеп беләм Шулар турында иркенләп сөйләшерсез»,— ди. Рәхмәт әйтеп, баш тартам Төркиядә кунакка йөрүнең бик катлаулы икәнлеген аңлатуы кыен «Врачлар Кырымда ял итәргә киңәш бирәләр Мин ел саен шунда барам».— дим Төрек лоцманы елмая «Бугаз эче климаты нәкъ Кырымныкы шикелле,— ди.— Безнең һава һичшиксез килешәчәк» «Бәлки килеп тә чыгармын әле,—дигән булам.— Алдан план корып куярга яратмыйм»
Истамбул шәһәре шактый яңарган Галата өлешендә егерме бишәр катлы йортлар калкып чыккан. Алар «мәңгелек» каланың панора
II Мачта очы
масын боза алмыйча, иске ысулга буйсынганнар. Шәрыкның сылу нәзберек архитектурасы беркайчан югалмаячак.
«Исламгол»ның тарихи өлеше—Бәйоглы һәм Кече Базар тирәләренең бер тамчы үзгәрмичә электәгечә калуына чын күңелдән куандым Әнә солтан Әхмәт салдырган Зәңгәр мәчет. Урта гөмбәз тирәсенә сырышкан нефлар. бина әйләнәсендә ярым айларын зәңгәр күккә чөеп утыручы кызлар сыныдай зифа алты манара Мәчет эченә өч йөз алтмыш витраж тәрәзәләрдән салават күперенә охшашлы нурлар коела. Мин шул нурларга чумып, Идел буеннан килеп шушы мәчеттә белем алучылар турында уйланып утырган идем бер тапкыр.
Шушындый мәһабәт, мәгърур манаралар кешенең рухи дөньясына да көчле тәэсир ясый торгандыр күрәсең.
Айя-Суфия дә үз урынында. Инде ничә гасырлар Айя-Суфия белән Зәңгәр мәчет үзара беренчелекне даулап, ярышып утыралар. Мөселманнар Зәңгәр мәчетне яраталар, христианнарга Айя-Суфия күркәмрәк күренә.
Византия греклары салган храмны мәчеткә көйләгән чакта аны пакьләндерү өчен төрекләр собор эчен роза чәчәге мае белән юганнар. Ничә тонна май тотылганы хәтеремдә калмаган Хак-бәя белән эш итәргә яратучылар шул кыйммәтле май бәрабәренә Айя-Суфия зурлыгы тагын ике мәчет салып булыр иде дип офтаналар. Без, исергәп- леләр, нәкъ шулай, мәчет эчен роза мае белән юучылар шикелле кыланырга яратабыз. Баламншкинлыкның бер төре бу
Әнә Истамбул базары. Анда елан мөгезе, күгәрчен сөте һәм кешене мәңге унҗиде яшьтә саклый торган бәлзәмне дә табып була диләр. Нәрсә белән генә сәүдә итми мәшһүр базар! Аның турында нәрсә генә сөйләмиләр! Бер мәртәбә «дуслык» визиты белән килгән Америка авианосецының электрон-хисап аппараты ватылган, имеш Бу дөньядагы бердәнбер уникаль аппарат булган. Авианосецның өлкән инженеры исерек баштан, эчен бушатыр өчен, базар картларына аппаратның ватылуы һәм шуның аркасында эшеннән куылачагы турында зарланып сөйләгән, имеш. «Карап карарбыз, өч көннән кил»,— дигәннәр картлар. Инженер ышанмаган, шулай да базар картлары янына сугылып чыгарга ниятләгән. Аның килүенә Истамбул базары әһелләре нәкъ шундый яңа электрон-хисаплау аппараты әзерләп куйганнар, имеш
Кораб Мәскәүдәге Оружейная палатага охшашлы Төпкапы музее янына килеп җитте Якында Истамбулның ике университеты һәм бер юлы биш үгез түшкәсен кыздырып пешерергә көйләнгән Сөләйман солтан Кануниның гигант ашханәсе.
Ата төрек күпере, данлыклы Таксим мәйданы, меңләгән тар урамнар, синең һәр теләгеңне үтәргә әзер торган тылсымлы, яшереп Шәрык ханәләре — боларның барысы да үз урынында иде.
Истамбул моннан биш мең ел элек тә зур кала булган Атом сугышы кабызып, җир шарын тузанга әйләндермәсәләр, бездән соң тагын биш мең ел үткәч тә монда гасырлар серенә күмелеп зур, мәһабәт кала утырачак.
Бу каланы мин беренче тапкыр моннан егерме дүрт ел элек күрдем Чирек гасыр эчендә мин күргән тауларның күбесе тәбәнәкләнде шикелле, хәтта күк йөзе дә, әзме-күпме зәңгәрлеген җуеп, бераз тоныкланды кебек, ә мәңгелек кала һаман шул килеш. Бу шәһәрдә, үзалдына тирән уйларга чумып, Галиәсгар Камал йөргән. Бәлки, Дәрд- мәнднең кораб турындагы бөек шигыре дә бугаз аша үтүче ак җилкәннәргә карап, халык язмышы турында уйланганда барлыкка килгәндер?
Истамбул картаймый, яши. Картаю — аерым кешенең генә котылгысыз трагедиясе ул.
Чынык кала лиманы
Азия ярындагы Чынык када тугыз ел элек Бөгелмәнең уннан бер өлеше хәгле генә иде. Хәзер үскән. Ул чорда монда ике катлы йортлар да сирәк иде әле. Инде дүрт, биш, хәтта егерменче гасырның кеше * тутырырга көйләнгән тугызар катлы универсал тартмалары барлыкка килгән. Панельләрдән корылган индустриаль кетәкләр төрек җиренә дә J юл тапканнар. Әнә, шәһәр читенә кызыл кирпечтән фабрика салып ~ азапланалар Әле ул салынып та бетмәгән, ә аның клизмага охшашлы g биек торбасы инде зәңгәр күкне ыслый башлаган. Дарданелл бугазы * өстендә «Илиада»ның бөек җырчысы Гомер сурәтләгән саф, зәңгәр § күк Хәзер аны да сөремнәргә тотынганнар
Чынык кала артындагы сөзәк тау кабыргаларын яшел чирәм каплаган. Шул чирәмлектә ялгыз ат утлап йөри. Чабылган печән урыны- ♦ на шытып чыккан яшел йомшак курпы өстендә атның сылу гәүдәсе и ерактан ук күренеп тора.
Армиягә киткәнче мин өч елга якын колхозда сабан сөрдем Минем X сабанга җиккән күк алашама охшаган иде төрек аты Атсыз яшәүнең кимсенүле тәмен мин даими тоеп йөрим Бу турыда беркемгә, хәтта = иң якын дуска да сөйләп аңлатып булмый — тилегә санарлар дип к>р- - касың. Шәһәр тормышында атка урын юк. Диңгездә ат — бөтенләй ки- < рәксез хайван. Ә атка тиешле ярату йөрәктә исраф булып, коргаксып u ята
Уйсу җирләрдә бодай басулары Көзгә кадәр саф яшеллеген сак- ? лаган арча куаклары, әрем баскан борынгы, бик борынгы хәрабәләр, шуларга бик озак сокланып карап тордым Күздән югалганчы ялгыз атны, кан дустымны, рухи сердәшемне күзәттем. Сау бул. бахбаем!
Яр буена дачалар сала башлаганнар Сөзәк аксыл ком ярлар, сыек фирүзәгә охшашлы тыныч зәңгәр култыклар Су коенучылар кереп кеше күзеннән яшеренсен өчен салынган җнңелчә таш корылмалар һәм мөселманнар яраткан агач — арча куаклары Ялгыз мәчет Авыл мәчете: гади. боек, әдәпле корылма Бәлки аның эченә кереп, җомга намазы укучы да калмагандыр инде. Үткән гомер истәлеге, һәйкәле булып утыра бирә. Ата-баба салган йорт ул Аның эчендә узган буыннардан калган эзләр, аларның догалары яши.
Ата-баба мирасыннан мәхрүм калган кеше — туып үскән күлен, камышлыгын югалткан ялгыз торнаны хәтерләтә Үткәннән мирасы, тарихы, тамыры булмаганның — киләчәге дә юк Киләчәккә сузылган юлны узган заманда яшәгән буыннар тәҗрибәсе генә күрсәтә ала Ә киләчәксез бүгенге көн юк. Тау кабыргасындагы яшел чирәм җирләргә, басуларга, чикләвек агачыннан торган куе әрәмәлекләргә карап, шушы турыда уйлап бардым.
Чынык каладан өч-дүрт чакрым читтә, тау кабыргасында, бер ялгыз утар бар. Элекке сәяхәтләрдә мин аны үткән саен карап уза идем. Кулга бинокль алам, карыйм Порт түбәсендә ялгыз кара кош утыра Тәрәзә капкачларын ябып, тышкы яктан аркылыга такта кадаклап куйганнар. Өй кырыендагы ике моңсу кипарис, ботакларын еракка җәеп, иркенләп үскән йөз еллык зур чинар, тау итәгенә сирпелгән җимеш агачлары Аларның барысы да үз урыннарында Ләкин һәр үлән бөртеге. һәр яфрак утарның ятим калуы турында зарланып утыра кебек
1968 елның җәендә бу утарда күзгә күренеп тормыш кайный иде. Яннарында кеше яшәгән чакта агачлар да ничектер ышанычлырак үсәләр Бер үтүдә, нечкә муенлы озынча чүлмәк күтәреп, чишмәдән утарга су алып кайтучы яшь кызны, бакчада эшләп йөрүче хатынны күргән идем Ләкин йорт хуҗасы, нишләптер, бер дә күзгә чалынмаган
иде. Әллә ул хуҗасыз калган утар идеме икән? Юк, хуҗасыз булмагандыр Ихаталар төзек, җир-бакчалары эшкәртелгән, җимеш агачлары пөхтә итеп кыркылганнар иде Утарга ирләр кулы тигәнлеге ярылып ята иде ул чакта Аннан соң, төрек хатыннары ялгыз яшәргә, үзләре хуҗалык карарга өйрәнмәгәннәр. Минем күзәтүем буенча, ялгыз яшәү югары белемле хатыннар арасында ешрак очрый.
Без үткән чакларда йорт хуҗасы бәлки эштә булгандыр?
Кырда, яисә Чынык кала шәһәрендә берәр вазифа башкаргандыр? Ә хәзер утарны ташлап киткәннәр. Ул ташландыкка әйләнгән, йорт хуҗасы берәр Европа иленә, Көнбатыш Германиягә, яисә Швециягә киткәндер, бәлки Эшкә урнашып, бераз акча җыйгач, гаиләсен дә чакыртып алгандыр. Читтә йөреп тамак туйдыру — авырлыклар, бәхетсез- лекләр тудыручы йола — Төркнядә дә очрый икән Патша заманында безнең халыктан да шулай читтә нужа күреп йөрүчеләр күп булган.
Бәхет эзләүчеләрнең тәкъдире һәрвакыт кызганыч Туган җирдән еракта табылган бәхет беркайчан да куаныч китерә алмый Читтәге бәхет бары тик туклык, мал табу белән чикләнеп кала. Читтә йөрүче үзенең туган җирен, ата-баба нигезен югалта.
Европа илләрендә, Кувәйттә, Ливиядә. Гыйракта, Сәгуд Гарәбстанын- да эшләп йөрүче төрекләрне еш очратам мин. Иң авыр, иң кара эш алар җилкәсендә. Акча җыйгач кайтырбыз дип туган туфракларыннан аерылып китүчеләрнең күбесе гадәттә чит җирдә бөтенләйгә кала. Балалары — туган җирдән, милли гореф-гадәтләрдән бизә, туган телен онытып, әкеренләп ят милләткә әйләнә. Андый кешеләрнең тамырлары корый, кешене бизәп, матурлап торган нәсел сурәте сүнә.
Бәхет эзләп китәргә җыенучылар баеп кайтучылар турында сөйләп юанырга яраталар Кара диңгез ярындагы Самсун шәһәреннән бер чемодан тәмәке күтәреп Америкага киткән Төркия грекы Аристотель Онассис җир шарының иң бай миллиардерына әверелә. Әмма туган җирне хәтта шундый зур байлык бәрабәренә дә алыштырып булмыйдыр.
Мин әле һаман хуҗасыз йорт турында уйлыйм. Ул инде артта калды, күздән югалды Минем йортым да озак еллар күздән югалып торган иде Хәзер ул һаман ешрак күз алдыма килә.
Пенсиягә чыккач, тәрәзәләре диңгезгә караган аулак авыл йортында яшисем килә минем Төннәрен дулкыннар сөйләшкәнен тыңлап, томан төшкән чакларда пароход гудокларын ишетеп, дөнья гизәргә китүче кораблар артыннан калган яшькелт юлларны күреп яшәү турында хыялланам Кайвакыт, киресенчә, диңгездән качып, урман эчендәге ялгыз йортта яшәү теләге туа. Кояшлы ялан Кошлар сайрый Өй артында чылтырап салкын чишмә ага. Төннәрен, йокы качкан чакларда, агач яфраклары шаулавын тыңлап ятасың . Хыялым шундый, һәм бе- ләм — }л хыял, тормышка ашмый, шул килеш калачак.
Диңгезгә мәхәббәт бер уянса, мәңге сүнми. Диңгез сине нык тота, җибәрми. Диңгез үз сүзле, иркә, кәнтәй хатынга охшаган. Ул чибәр, назлы Диңгез синең кайнар мәхәббәтеңне уяткан, үзе яратуы белән уртаклашмый Вәгъдә бирә — вәгъдәсендә тормый. Сине сихерләп үзенә караткан алсу мираж ул диңгез. Мәңгелеккә сине тырнагына эләктергән сәмруг-кош.
Аның фаҗигале икәнлеген картайгач кына аңлый башлыйсың. Кем белә, бәлки яшәүнең иң дөресе нәкъ шушыдыр? Тормышның кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнлеген безгә беркем аңлата алмый. Бәлки аңлауның кирәге дә юктыр?
Дарданелл ярлары тыныч кына артка таба шуыша Чынык кала да күздән югалды. Ярлар тәбәнәкләнде Ерактагы яшел калкулыклар тагын да ямьләнә, матурлана төште.
Шушы ярлар, үткән саен, мине бер сәбәпсез дулкынландыра баш-
лый Ярга чыгып, туры көньяк-көнчыгышка таба егерме чакрым чамасы баргач, Гомернең «Илиада»сында җырланган бөек Троя шәһәрен очратасың. Трояның хәрабәләрен күрү өчен, мачтага мендем. Бинокльдән карыйм Иркен басулар Шул басулар арасында Хнсарлык авылы һәм шуның янындагы сөрми калдырылган түгәрәк калкулык. Жил- яңгыр һәм кояш нурлары шомарткан соргылт ташлар җирне кочаклап, тыныч кына ята бирәләр Бу ташлар, хәрабә тирәсендә үскән бу әрем- ; нәр — илле гасыр элек булып узган канлы сугышның моңсу шаһитлә- ре. Илле гасыр эчендә йөздән артык буын алышынган... <
Троя каласы, безнең Шәһри Болгар шикелле, каберлеккә әйләнгән £ Хәрабәләр тирәсендә — сарык көтүе, күктә — ялгыз тилгән әйләнә. *
Трояны Шәһри Болгар белән чагыштыргангамы, Татарстан искә 5 төшә. Исергәп авылы турында уйлыйм. Гаҗәп хәл гомер буе ындыр 5 артына да чыкмыйча яшәгән авыл карчыклары Истамбулны бездән яхшырак беләләр иде Аларның үзләре чыгарган үзгә география фәне ♦ дә бар иде. Югары Як-Шалты, Абдулла, Каргалы авыллары, «Урын- о бур», Сәмәрканд, Бохара, ниһаять, Исламгол. Югары якта ишаннар та- 3 рихы, авылыбыздан киткән кардәшләр, өрек, йөзем җимешләре, ишәк- 2 ләр, бөркәнчек астына яшеренеп йөрүче үзбәк хатыннары, дин, кытлык килгәндә шунда китеп, исән калу мөмкинлеге. Түбән якта: Бөгел- * мә, Чаллы, Казан һәм Мәскәү. Бу яктан салым кәгазьләре, хәрби no- s весткалар, күмелгән ашлыкларны эзләп йөрүче «полнамучлар» килә. ” Корыч чыбык булып сузылган күзгә күренмәс идарә итү җепләре дә u безнең авылга түбән як юнәлешеннән сузылган иде. Безнең төбәк элек, * ни сәбәптер, Казан ягыннан игелек көтми иде Сабый чакның бер сурә- s те күз алдымда, сазлык җиргә урнашкан Печән базары, уртада хөкүмәтнең кызгылт кирпеченнән салынган кәҗүннәй йорт, шуның түбәсеннән дагалы күн итек кигән юан аякларын асылындырып, «гөбернатор» утыра Казанның бала чактагы сурәте шушындый иде. Мәктәпкә йөри башлагач, сурәт үзгәрде. «Камил Якуб» исемендәге китап фабрикасы, «Чаткы» һәм «Ватан» кинотеатрлары, еш кына авылга килеп, концерт биреп китүче җырчы Рәшит Ваһапов һәм авыл советы йортының кәрнизендәге кара репродуктордан урамга сирпелгән «Тыңлагыз, Казан сөйли». Истамбул яныннан үткәндә, нигәдер шушы сурәтләр яңарып китәләр Бала чакның керсез, беркатлы ышанулары да яңара Күзаллау чылбырының башында Исергәп авылы, очында — Истамбул каласы Бу ассоциациянең каян барлыкка килүен аңлатуы кыен. Ни сәбәптер, безнең төбәк элек Уфа һәм дала ягына карап яшәгән.
Кояш Гөлиболу таулары артына кереп батты. Алда Эгей диңгезе.
Ун сәгать Мәрмәр диңгезеннән йөздек. Бу юлы да аны игътибарсыз узып киткәнбез. Мәрмәр диңгезен искә алган, аның турында сөйләгән диңгезчене очратканым юк минем. Сабыр табигатьле, тыныч диңгез. Күпме үтеп йөреп, Мәрмәр диңгезенең дулавын кергәнем булмады минем Кара диңгез штормнарыннан, Урта диңгез давылларыннан соң Мәрмәрдә ярты тәүлек ял итәсең. Бу диңгез юаш, тыныч холыклы татар хатыннарын хәтерләтә Тормыш безне юаш кешенең кадерен белергә, аны санга сугарга өйрәтмәгән. Бу сыйфатны ни сәбәптер өнәп бетермиләр бездә. Юашлык дөнья көтү өчен кулай булмаган, күрәсең.
Инде без Эгей диңгезе буйлап барабыз. Тирә-якны санап бетергесез вак атаулар урап алган. Төньяк Спорада, Киклада һәм Көньяк Спорада архипелагларына кергән кечкенә утраулар. Аларның каян барлыкка килүен аңлаткан борынгы грек мифы искә төшә. Алла Элладаны салыр өчен материал эзләгәндә, диңгезнең матурлыгына сокланып, кулындагы ташларын диңгезгә коеп төшергән, имеш Шул ташлардан утраулар барлыкка килгән, янәсе
Эгей - Арголида патшасының исеме. Арголндадан ел саен унике
яшь егетне сайлап, Крит атавындагы адәм ите белән тукланып яшәү* че куркыныч мннотаврга җибәрә торган булганнар. Бу елны Эгей патшаның улы Тесей шул җәнлекне үтерергә ниятләгән. Крит атавына киткәндә, ул әтисенә әйткән: «Минотаврны җиңсәм, кайтканда, ак җилкән күтәрермен, җиңелсәм — матрослар караны күтәрерләр», дигән. Крит патшасының кызы гүзәл Ариадна ярдәме белән Тесей минотаврны үтергән Кайтканда җиңү хөрмәтенә ярыйсы гына бәйрәм иткәннәр һәм ярыйсы гына «салганнар». Матрослар Арголидага җитәрәк, исерек баштан ялгышып, ак урынына кара җилкән күтәргәннәр Кыя өстендә улы кайтканны көтеп торучы Эгей патша, офыкта кара җилкән күренү белән, кайгысыннан диңгезгә ташланган.
Бу миф шәраб эчүнең безгә кадәр дүрт-биш мең ел элек тә кешеләргә зур казалар китерүе турында сөйли. Шул чорларда ук алкогольный зыянын белгәннәр, аның белән көрәшеп килгәннәр.
Төн диңгездә үтте. Таң атканда, без Карпатос һәм Крит атаулары арасыннан Урта диңгезнең көньяк-көнчыгыш өлешенә чыгып килә идек.
Диңгез тыныч. Йөзү рәхәт. Дөнья тигез. Рәхәтлекнең иң татлысы — җан тынычлыгындадыр, бәлки? Еракта — Крит атавының таулары күренә. Анда минем ике мәртәбә булганым бар. Беренче баруда мифик патша Миносның сараен казып азапланалар иде. Ул чакта әкия- ти минотавр яшәгән лабиринтны да күреп кайттык без.
Борынгы грек дәүләте җимерелгәннән соң инде егерме дүрт гасыр вакыт үткән. Ә мифлары һаман яши. Яши һәм безне сокландыра. Аларда чиста самимилек, акыл, табигыйлек, яшәү серен аңлау һәм яшәү дәрте гаҗәп матур булып сурәтләнеп калган. Миф тудыру өчен халыкның рухи иҗат көче, яшәү тәҗрибәсенең югары дәрәҗәдә булуы һәм шул тәҗрибәне сәнгать кануннарына әйләндерә белү осталыгы кирәк булган күрәсең...
Үз халкымның миф тудырырга көче җитүе горурландыра мине. ■Чулпан, Тимер Казык, Зөһрә йолдызлары, үги ана золымыннан котылу өчен айга менгән көянтәле космонавт кыз. Алып, Алтынчәч турындагы мифларны тыңлап туймаслык.
Дүртенче тәүлектә Африка ярлары күренде. Соргылт томанга охшашлы тоныклык, куера-тыгызлана торгач, яр сызыгына әйләнде. Яр буендагы саргылт комлыктан бөдрә пальмалар калкып чыкты, Африка материгын ак дулкыннар кыйный иде. Материк ыңгыраша шикелле. Монда күпме аһ-зар, күпме жәбер-михнәтләр тупланган!
Александриянең тышкы рейдына кораблар җыелган. Шулар янына килеп, без дә якорь салдык.
Искәндәрия
Гарәпләрнең Искәндәриясен өч яктан диңгез урап алган. Шунлыктанмы. бу шәһәрне Африка җиренә урнашкан итеп күз алдына китерәсе килми һава шартлары чүлдәгечә кырыс түгел монда Кыш көне җылылык унбиш градустан түбән төшми, җәен аның утыздан артканы сирәк була. Җил көндез—материк ягыннан, төннәрен диңгездән исә. Шәһәр салучыларны шушы җиләслек кызыктырган булса кирәк. Моннан ике мең биш йөз ел элек шушы урында зур шәһәр булган.
Без портка кереп киләбез. Алда — мавритан ысулындагы патша сарае. Сарай каршында шәмдәй төз, очларына яшел җилпәзә беркетелгән сылу пальмалар. Җир йөзендә шундый агачлар булуына ышанасы килми. Пальма пластмасстан ясаган уенчыкны хәтерләтә Сарайның урта гөмбәзе өстендә әләм җилферди. Баскычның як-ягында
мылтык тоткан ике солдат Сарай каршына җиңел машиналар килеп туктыйлар Ишек ачыла Хәрбиләр, машинадан чыгып, атылып сарайга кереп китәләр.
Күп илләрдә шулай: иң зур, иң гүзәл сарайларны хәрбиләр яулап алган була Сарайлар гына түгел, иң затлы яшәү шартлары да алар кулында. Израиль сугышы туктагач, бу илдә яңгырдан соң шытып * чыккан гөмбә шикелле булып генераллар үрчи башлаган. Кая кара- < ма анда — симез тәнле, тәкәббер, ясалма дәрәҗәләрен көчкә күтәреп > йөрүче җиз маңгайлы генераллар. Алар саранча көтүедәй хезмәт хал- = кының җилкәсенә ябырылып кунганнар, шулар әзерләгән ризыкны £ ашап, эшче һәм игенче балаларын үлемгә хәзерлиләр. Мисыр ише * илләрнең язмышы хәрбиләр кулында. Власть хәрбиләр кулында бул- ~ ганда, кешелек дөньясы беркайчан тынычлыкка ирешә алмаячак. 5
Сарайның уң ягында биек ныгытма Аны борынгыларның «Җиде могҗиза»сының берсе Фарос маягы урынына салганнар. Ныгытмага ♦ янәшә — мәчет, бакча, урам, тагын йортлар, сарайлар, манаралар, за- и вод бинасына охшаш корылмалар, коттеджлар, кетәкләр, эчү һәм - азыну урыннарА. £
Шәрык бу. Европага аңлашылмый торган җир. Безнең халык башка төрле күзаллау мохитында тәрбияләнгән, шунлыктан шәрыкны ~ без дә аңлый алмыйбыз. Аңларга тырышып карыйм акылым көчсез, х фикерләремә таш аскан шикелле. Без шәрыкка читтән, ят мохиттан ” карыйбыз. Мондагы тормышны безнеке белән чагыштырып булмый, и Яхшылык та, начарлык та икенче төрле монда. Сыйфатлар кискенрәк. * Изгелек һәм азгынлык, юмартлык һәм комсызлык, көч һәм көчсез- х лек — барысы да икенче төстә. Икенче төрле, мул һәм башка буяуларга буялган. Без уртачылыкка күнеккәнбез, шунлыктан, шәрыкка караганда, күз чагыла.
Урам почмакларына посып утырган йортларның баскычлары өстендә төннәрен кызыл утлар кабына. Ачык тәрәзәләрдән, ишек ярыкларыннан Европа кешесенә төче һәм озын тоелган тылсымлы музыка агыла. Мелодия синең тойгыларыңа сырыша, чорный, кинәт теләкләрең сулкылдый башлый. Моңа кадәр мөһим тоелган мәҗбүрилекләр кинәт юкка чыга. Шушы көйләрне тыңлаганда, яшәүнең әле син татыма! ан яңа мәгънәсе ачылып китә шикелле
Искәндәриянец күләгәле урамнарында йөргәндә, аяк астында кат- кат түшәлгән тарих ятканын тоеп аласың. «Бәлки шушы шома ташларда Клеопатра яисә Юлий Цезарьның эзләре калгандыр?» — дип уйлап куясың. Шушы ташларга басып йөргәндә алар нәрсә уйлаганнар? Тарихчылар сүзенә яртылаш кына ышанам мин, ә Клеопатра белән Юлий турында язылган калын китаплардан: «Әйтегез, сездә хакыйкать бармы?» —дип сорап булмый. Мина шунысы ачык үзләре исән чакта Клеопатра һәм Цезарь болан язарга рөхсәт итмәсләр иде.
Шәһәрдә ике миллион ярым адәм баласы яши. Синеке шикелле үк шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре, куанычлары, аянычлары белән яшиләр. Ә син үз кайгың, үз шатлыгың эченә бикләнгәнсең Шунлыктан, син аларны юньләп аңлый да алмыйсың.
Тукталдым Каршымдагы йортның икенче кат тәрәзәләренә карап торам. Юка пәрдә аша бүлмә эчендә кыймылдап йөргән хатын-кыз сыны шәүләләнә. Кем икән ул? Нинди икән? Нәрсә эшли, ниләр тели икән? Ара — биш адым һәм йөз гасыр. Үлсәң дә якыная алмыйсың. Безне тарих аерган.
Ә гомер кыска. Аның кыска икәнлеген шушы шәһәрнең бер мәйданы аша узганда тоеп алдым. Мәйдан уртасында кызгылт көрән лабрадордан ясалган дүрт кырлы биек монумент тора. Монументның һәр кырына борынгы мисыр иероглифлары белән ниндидер сүзләр язылган, һәйкәлне моннан дүрт мең ярым ел элек яшәгән фнр-
з «к ь .»»
33
гавен хөрмәтенә куйган булганнар. Монументка карап торганда мидә кабынып киткән фикернең берсе: «Нилектән һәйкәлне гел фиргавен- нәргә генә куялар икән? Бит, шушы фиргавен чорында да искиткеч акыллы, сәләтле даһи шәхесләр булган. Оста көмешчеләр, бөек шагыйрьләр, матур кызлар, гадел һәм изге ирләр. Аларның берсенә дә һәйкәл куймаганнар. Игенче үстергән икмәкне ашап, коллар тапкан малны туздырып тәхеттә кәеф-сафа корып гомерен уздырган әрәмтамак фиргавен үзенә һәйкәл куйдырткан. Аның фиргавен токымыннан булып, тәхеттә утырганлыгы өчен калдырганнар бу истәлекне. Фиргавен үлгәннән соң кырык биш гасыр вакыт үткән, ә без әле һаман һәйкәлгә кем лаеклы икәнен белмибез».
Шушы фикер белән кайту юлына чыктым. Портка керер алдыннан кораллы төнге патруль туктатты. Пропуск суздым. Төрлечә әйләндереп карады. Язу танымаганы күренеп тора.
— Американо?
— Но, руси,— дим инглизчә.
Тагын бер көн туды.
Эшемне тәмамлагач, янә шәһәргә юнәлдем. Бу юлы капкадан чыгу белән төньяк-көнбатышка борылдым. Ярлылар яши торган урам. Пычрак. Урам тулы бала. Пешкән карта, эчәге, кер, канализация исе аңкып тора. Төтенгә ысланган таш диварлар. Ишекләрнең күбесе ачык. Ишек яныннан үткәндә, борынга бала чүпрәгеннән чыккан әчкелт ис килеп бәрелә. Бу исләрне күмер һәм кайнар тимер исе алыштырды. Күрек белән өрдертелгән һава күмерне дөрләтеп яндыра. Корымга баткан ике таза негр зур чүкеч белән кайнар тимерне кыйныйлар. Алачык эчендә берничә шәрә бала кайнашып йөри.
Нәрсә генә ясамыйлар Мисыр осталары? Күз явын алырлык җиздән тукыган бизәкләр, бакыр комганнар, койма челтәрләре, хәйран калырлык матур шәмдәлләр, чаң белән ачыла торган бизәкле сандыклар, булат хәнҗәрләр — әллә нәрсәләр. Алачык яныннан узып киткәч тә, бик озак авызда тимер тәме тора.
Бездә дә оста тимерчеләр булгандыр дип уйлыйм мин. Грозный заманында безнең кешегә тимерче булып эшләргә рөхсәт ителмәгән. Шул сәбәпле, борынгыдан килгән милли осталыкка ифрат зур зыян китерелгән.
1965 елда энем Александриядә эшләгәндә мин аларга кунакка барган идем Шул йортны эзләп киттем. Яр буе. Бакча эчендә утырган җыйнак коттеджлар. Бу урамда интеллигенция адвокатлар, врачлар, укытучылар, журналистлар яши. йортны таптым. Челтәрле койма аша ишек алдына карыйм. Диңгез ягындагы ачык верандада ак джинси чалбар, зәңгәрсу кисея блузка кигән күзлекле хатын китап укып утыра. Чәчләре аксыл. Кояшта уңганга охшашлы зәңгәрсу күзләр. Гайрәтле юу порошогы салган күбекле суда бик озак чайкалганнар диярсең — тоташ төссезлек. Әфлисун агачлары шәүләсендә ике кыз бала бер-берсенә оча торган тәлинкә җибәреп уйныйлар. Төссез хатын аларга нәрсәдер әйтте. Кызлар, уеннарын ташлап, веранда янына килеп туктадылар:
— Лэнч вакыты, кулларыгызны юыгыз.
Хатын Америка диалектында сөйләшә иде. Шәһәрдә адым саен Америка солдатлары очрый. Әнвәр Садат идарә итү штурвалын Америка фарватерына таба борды. Әлеге машиналар бездән киләләр. Па-роходчылыкның утыз биш мең тонна керешле ике балкеры 1 без салып биргән металлургия комбинатына шихта3 4 ташый. Ә дәүләт тәртәсе АКШ ягына борылган.
3 Руда ташый торган кораб
4 Корыч койганда кулланыла торган чимал.
Бусы байлар яши торган урам. Көзнең соңгы ае. Кыш якынлашып килүгә карамастан, бакчалар чәчәккә күмелеп утыра. Орхидея, бугенвелия, роза, әллә нинди мин белми торган купшы чәчәкләр челтәрле койма өстеннән тротуарга бүселеп төшәргә торалар. Яллап эшләткән бакчачыга буйсынып, байлар тормышын бизәү өчен үскән куштан чәчәкләр. Матур алар, ләкин аларны мин кыр чәчәкләрен ярат- ♦ кан шикелле ихлас ярата алмыйм. -
Җәй айларында шушы кыйммәтле виллаларга Сөгуд Гарәбстаны, > Күвәйт илләренең байлары ялга киләләр. Акча түгүгә, кәеф-сафага < көйләнгән астыртын төнге яшәү хәрәкәткә килә. Көндез урамнар буш. Тыныч. Беркем юк. Кыйммәтле коттеджлар, чәчәкләргә күмелеп, төн- * ге «эшләреннән» соң ял итәләр.
Караңгы төшә. Урам уяна, квартал мыштым гына хәрәкәткә килә. 2 Кыйммәтле спектакль — гомер яндыру уены башлана. Байлар урамы- * ның чәчәк исенә баткан һавасы ясалма тоелды миңа. Үзәккә таба юл тоттым. и
Әле ун гына минут элек мин җәннәтне күзәтеп йөри идем. Бусы х мәхшәр. Машиналар каядыр ашыгалар. Катафалкка охшашлы кыйм- S мәтле кара «Ролле ройс», бүксәсен киереп, алга шуыша. Америка х бизнесменына охшашлы нахал «фордмустанг». Ул үзенең көчле бу- к луын, кыйммәткә төшүен яшерми, башка машиналарны тәкәббер генә = як-якка эшереп, юл әрчеп бара Космик ракетага охшашлы спортив < «Ягуар», кәләш эзләп йөрүче спай әтәчкә охшашлы «Пэжо», интелли- £ гент кыяфәтле «Альфа-ромео» һәм күргәзмәләр чемпионы — чыдам х «Мерседес».
Бер тын машиналарның күплегенә, аларның мең төрле кыяфәтенә хәйран калып, тораташтай катып торасың. Ярты сәгать агымны күзәткәннән соң җир йөзендә ничә төрле машина булуын махсус өйрәнүнең кирәге калмый. Генри Фордның беренче «Фордзон»ыннан башлап, иң соңгы модификацияле япон «Датсун»ына кадәр булган барлык машиналар синең күз алдыннан үтә.
Машиналар арасыннан ике көпчәкле зур арбага җигелгән соры ишәк кына юыртып бара. Ишәк ябык, баш зур, гәүдә кечкенә, аяклар нечкә. Дилбегә сигез-тугыз яшьлек малай кулында. Ишәкне зәңгәр «Шевроле» урап узмакчы була. Горур ишәк, юл бирмичә, юыртуын дәвам итә. «Шевроле» сигнал бирә, ашыга, ләкин ишәкне урап уза алмый. Ишәк хуҗасының өстендәге киндер күлмәкнең уч төбе зурлыгы гына да исән урыны юк. Ямау өстендә ямау. Ә малай үзе шундый шат, шундый канәгать. Ул бәхетле. Аның йөзендә саф, ләззәтле, самими елмаю. Морадына ирешкән бала кулында арба>а җиккән ишәк дилбегәсе. Әтисе рөхсәт итеп, ишәккә утыртып җибәргәнгә куанамы, әллә аның сигез яшьлек саф балачак гомере шулай балкыймы3 Күздән югалганчы, малайның йөзеннән күземне ала алмыйча, сокланып карап тордым.
Ишәк борылма артына кереп югалды. Мин машиналар арасыннан баручы җиңел кабриолетка җиккән гарәп атына күз салдым. Мондый атның рәсемен генә күрәсең дә, дөньяңны онытып, озак, бик озак карап торасың. Дугаланып торган аккош муен. Сыл> гәүдә. Кырып эшләгән орчыкка охшаш озын матур аяклар Киң горур күкрәк һәм ут янып торган акыллы күзләр. Сулыш алганда, атның танау ти-шекләре киңәеп китә, тояк астыннан чаткы чәчри. Көмеш тәңкә тезгән кара каеш йөгән, чуклы пастромка, көмеш бизәкле ыңгырчак ак юргага шул кадәр килешә. Атның маңгаена бер бәйләм тавис каурыеннан ясаган чук беркеткәннәр. Аргамакны күрү белән, минем өчен машиналар юкка чыкты. Бу минем балачак хыялымдагы тылсымлы дөлдөл иде. Әгәр шушы бахбайны сатсалар, минем ат сатып алырлык
акчам, аны тотар урыным булса, соңгы күлмәгемне, фатирымдагы соңгы өстәлемне биреп, алыр идем. Ачлы-туклы яшәргә риза булыр идем...
Машиналар шашынып гудок бирәләр. Мәхшәр көне, яәэҗүҗ-мәэ- җүҗ купкан чактагы авазлар. Атлар, өркеп, аягурә басалар. Машиналар юл эзләп як-якка ташланалар. Ишәк халкы гына шушы мәш- хәргә төкереп, тыныч кына атлый бирә. Ишәкләрнең сабыр уйчан күзләрендә дөнья тарихы <Без күп гасырлар кешеләрнең йөкләрен ташыдык. Авыр йөк өстенә алар үзләре атланып йөрде. Яшәү авыр булды. бик авыр. Күп вакыт безне ач тоттылар. Без зарланмадык. Кешеләр безгә ялган яла ягып, «аңгыра, юләр, тинтәк» дип нахакка көлделәр. Йөкне машинага төяп йөртә башлагач, хәлебез бераз җи-ңеләйгәндәй булган иде. Без сизенәбез, машинага салырга бензин беткәч, кешеләр тагын безгә атланып йөри башлаячаклар».
Урамдагы атны, ишәкне, машинаны адәм баласы белән бер тормыш агымы, тәкъдир берләштерә. Шәһәрдә егерменче белән янәшә урта гасыр, шул чордагы ышанулар, дин, шәригать яши. Алар үзара буталышып беткәннәр, һәм яңалыкны искелектән аерып булмый.
Ишекләре тротуарга ачылган һәр бинаның беренче катында кибетләр. Анда шәрыкка хас кайнар алыш-биреш, сәүдә. Сәүдә, кибетләргә сыя алмыйча, урам чатларына, базарларга агып чыккан, тартмачылар муенындагы әрҗәләргә сирпелгән.
Әнә бер яшь чибәр егет, товарны ике тәгәрмәчле арбага төяп, урам буйлап алучы эзләп йөри. Җиде яшьлек сабый муенындагы тартмада, төймә, тарак, сәдәфләр Дүрт мең ел элек кәрван юлларында яралган шәрык сәүдәсе һаман яши. Сәүдә — кәсеп, сәүдә — юаныч, сәүдә — көрәш һәм сәүдә — өмет. Баета торган сәүдә, бөлдерә торган сәүдә, үләргә ирек бирмичә, ачлыктан саклый торган сәүдә. Күземне йомып, тыңланып торам: төрле яктан сәүдәгәрләр тавышы чорнап алган.
Тәкәббер байлык белән ачы ярлылыкның бергә яшәвен тик шәрык тормышы аша гына аңлый аласың.
Шәрык әле һаман йокыдан уянып җитмәгән. Шәрык хатыннары белән аның сәясәте, мәдәнияте әлегә бөркәнчек астында. Шәрыктәге хисләрнең кайнарлыгын, андагы утлы мәхәббәтне без тышкы яктан гына беләбез. Хафиз, Гомәр Хәйям, Сәгъди. Әл-Фәраби, Әл-Кинди, Ибне-Рөшд. Җәләлетдин Руми һәм Шиһабетдин Мәрҗәниләр турында башка телдә сөйләп аңлатып булмый. Аларның фикерләрен тапшыру өчен сүзләр җитми.
Без Александрия портында өч атна тордык. Мин, һәр кичне шәһәргә чыгып, гарәпләр тормышын күзәтеп йөрдем. Бәлки күзәтү белән артык мавыгырга да кирәк түгелдер? Соңгы чиктә барыбер күзаллау сәләте, акыл көче җиткән нәрсәне генә аңлый аласың. Ә яшәү акылга гына көйләнмәгән.
Порт
Сәяхәт порттай башлана, портта тәмамлана. Корабларны аерым бер портка даими беркетүдә тирән бер мәгънә бар. Кораб туган җирнең бер кыйпылчыгы. Ул, читтә йөргәндә, башка илләрнең җиренә кушыла алмыйча, туган җиреннән аерылган кеше шикелле, җәфа чигә. Чит ил портларында торганда безнең корабка күтәрелгән һәрбер чит ил кешесе безнең законга буйсынырга тиеш. Кайларда гына йөрсәк тә. кораб эчендә ватанның үз законнары идарә итә.
Азов диңгезе кораблары Жданов портына беркетелгән. Шуңа күрә
ул безнең туган порт санала. Ул чыннан да туган порт, анда экипаж әгъзаларының гаиләләре яши.
Әле без чит ил портына кереп азапланабыз. Чит булса да. порт безгә таныш. Озак еллар диңгез эше белән шөгыльләнгән кеше жир шарының күл портлары белән танышып өлгерә.
Александриядә безгә килгән көнне үк урын таптылар. Торасы урын порт капкасыннан ерак, ярым җимерек, пычрак причалда булып чык- ; ты. Шәрыкка хас әчкелтем-төчкелтем исләр борыч, канәфер, ванил, 5 гөлбадран, чери башлаган жимеш һәм ашка сала торган үлән исе. Ко- = раб тирәсендә хужасыз этләр чуалып йөри. Алар безгә ниндидер g кискен, ач өмет белән карап торалар да капылт кына юкка чыгалар. 'л Төннәрен биек багана башына аскан прожекторлар причалга якты- 5 лык сибә. 5
Тирә-якта тартма өемнәре, мичкәләр, металл конструкцияләр. х Ватык әржә эченнән ак суыткыч күренеп тора Сытылган мичкә. ♦ Эченнән вареньега охшаш саргылт сыеклык агыл чыккан Мичкә тирә- о сендә бал кортлары гөжли, товар өемнәре өстенә брезент каплаган- * нар. Тирә-юньгә жир чикләвеге, кофе, какао, сарымсак тырнаклары g коелып калган. Тагын өем, коелып калган ашамлык бөртекләре, кокос чикләвеге, хна, индиго, өем-өем сүс, мамык, такталар Хуҗаларына = тапшыруны көтеп алҗып беткән җиңел машиналар, өеп куйган х сарык тиреләре Шуларның барысын да соргылт тузан каплаган - « вак, йомшак шәрык тузаны u
Товарлар арасында ниндидер яшерен хәрәкәт барлыгы сизелә. * Берни селкенми, тавыш юк, ә өемнәр арасында ниндидер астыртын f хәрәкәт барлыгын тәнең белән тоясың Мыштым күңелгә шом сала торган сизгер кыймылдау. Мин аны һәр әгъзам белән сизеп торам «Әллә жен-албастылар бармы икән монда?»- дип, шикләнеп куям Булуы да мөмкин
Шәһәр йоклый. Ә порт туктаусыз эшли. Еракта пароход пошкырып ала. Кораблар янында чуалып йөрүче ялгыз буксир адашкан болан тавышы белән гудок бирә Вагон буферлары шакылдап ала. Теплоход янында су чапылдап куя Причал астындагы юеш, лайлалы свайларга ябышкан хәшәрәтләр күз алдына килә. Трап саклаучы матрос, йоклап китүдән куркынып, дөп-дөп басып йөри Аның дагалы ботинкасы тимер палубага бәрелгәндә, тәннәрне чымырдата торган ямьсез тавыш чыга
Мисыр күгендә самовар җизеннән ясалган ярым ай эленеп тора. Ул нигәдер чалкан яткан Айның мөгезләре өскә, күккә карап тырпаен торалар Мондагы мәчет манараларына беркетелгән айларның да мөгезләре нәкъ шушы рәвештә күккә төбәлгән «Дингә дә чынбарлыктан читкә тайпылырга ирек бирмиләр».— дип уйлап куйдым мин, һәм шулчак брашпиль артыннан бер шәүлә чыкканын күрдем Тимер палубага яланаяк баскан тавыш ишетелеп китте Шәүлә фальшборт өстендә күренде дә эреп юкка чыкты йөгереп, бакка килеп җиткәндә, ике кеше утырган җиңел көймә, безнең пароходтан аерылып, эква- ториягә таба шуышып бара иде. Көймәдәге шәүләләргә ияреп, кораб ның җитмеш метрлы нейлон арканы да ычкынып өлгергән иде
Вахтада торучы матроска боцманны уятырга куштым Вакытсыз уянудан һәм аркансыз калудан боцманның кәефе кырылды Боцман теленә эләгүдән алла сакласын Корылманың тимер стеналары дер селкенә иде Кем ярыша ала икән рус боцманнары белән? Иң башта гарәпләрнең дине исламга эләкте Аннан соң аллаһе тәгаләнең үзенә, мәчетләргә. Әнвәр Салатка, Александриядә порт салган борынгы грекларга, Мисырның байларына, ярлыларына, аркан урлаучы балалар тудырган хатыннарга, аларның кретин ирләренә. Борыч һәм дегет тәме килә иде боцманның авызыннан чыккан сүзләрдән
Сүгенүнең гайрәте тан атуны туктатырга, якты көнне караңгылатырга житәрлек иде Шулай да аның моннан тизрәк китеп, татлы йокысын дәвам иттерәсе килде булса кирәк:
— Эчәгеләрең атылып чыгарлык итеп түбәңә берне кундырыр идем дә инде, ярый, бәхетең, беренче ярдәмче тора, дип, боцман сүзен йомгаклады һәм ботын кашып куйды
Боцманның сүзләреннән соң, каютама кереп, авызымны чайкадым һәм йокларга яттым Башка бер телдә дә андый «гайрәтле» сүзләр юк шикелле Безнең боцманның сүзе килеп тигән җирдә тимер палуба яньчелеп чыга иде. v
Дөрес, сүгенү гарәп көймәчеләре урлаган арканны кире кайтара алмады, әмма боцманның беркадәр эче бушады шикелле.
Гарәпләр йөкне ике атна буе бушаттылар. Ике атна буе боцман аркан урлаучыларны көн саен искә алды.
План-наряд буенча без Италия порты Тарантада зур диаметрлы газ үткәрү торбалары төяргә тиеш идек, йөк бушату озаккарак сузылганга күрә, график бозылды, безнең урынга Тарантага бүтән пароходны жибәрделәр.
йөк бушатылып беткән көнне пароходчылыктан радиограмма килде: «Александрия портыннан жиде мең тонна әфлисун төягез». Әфлисун төяргә кораб әзер түгел иде.
Юлга чыгар алдыннан без торба төягәндә кирәк булачак агач чөйләрне, чылбыр һәм тимер арканнарны алдан әзерләп куйган идек. Юкка вакыт уздырганбыз икән. Алар хәзер кирәксезгә калдылар.
Күргәнегез бардыр: әфлисун тартмасы юка дранчадан гына әмәл- ләнгән була Тартмаларны берсе өстенә икенчесен утыртып төягәндә, астагылары сытыла башлый. Сытылмасын өчен аларның араларына такта куеп калдырырга кирәк. Диңгезчеләр телендә бу такталарны «сепарация» дип атыйлар
Корабта сепарациягә ярарлык такта юк иде. Аны, билгеле, сатып алырга да була. Әмма Мисыр илендә такта әфлисуннан кыйммәтрәк тора Чит ил белән сәүдә итү дәүләткә табыш бирергә тиеш. Мисырда әфлисун арзан, такта кыйммәт. Кыйммәт хак белән сепарациягә такта алсак, дәүләткә керәчәк табыш бермә-бер кимиячәк иде. Без тактаны, сатып алмыйча, башка юл белән табарга булдык. Башта тышкы рейдта торучы үзебезнең ил корабларына мөрәжәгать иттек. Сепарациягә яраклы такта аларда да юк иде. Бәлки булгандыр да, кем белә. Корабта тактаның һәрвакыт кирәге чыга.
Пароходчылыкка ашыгыч радиограмма җибәрергә туры килде. Җавап көтә башладык Җавап юк иде. Радиотелефонга күчтек. Сөйләштек. Безгә: «Полтава» теплоходында сепарациягә житәрлек такта бар, шуннан алыгыз»,—диделәр. «Полтава»га мөрәжәгать иттек. Капитан Меленчук: «Сепарация бар, бәлки сезгә жнтәр дә, әмма такта минем үземнеке т\гел. Кисәтеп куям, пароходчылыктан фәрман килмичә, бирә алмыйм. Гафу итегез»,— дип җавап бирде.
Ждановка тагын бер радиограмма очты. Радиограмма эш көне тә-мамлангач кына барып җиткән күрәсең — җавап килмәде Пароход-чылыкның йөз егерме корабы туктаусыз радиограмма җибәреп тора Аларга вакытында җавап бирергә кирәк. Эш көне сигез генә сәгать Радиограмма җомга көн китте Җомгадан соң — шимбә, аннан якшәмбе. Пароходчылык идарәсендә эшләүчеләр атнасына ике көн ял итәләр Җимеш хуҗалары безне ашыктыралар Әфлисун — нәзберек җимеш. Ул озак көтәргә яратмый, бозыла башлый
Ниһаять, дүшәмбе җитте. Көтәбез Төш вакытында җавап килде: «Шушы радиограмманы алу белән, «Полтава» сезгә ашыгыч рәвештә такталарны тапшырырга тиеш».
Җавап килгәндә, диңгездә тугыз баллы шторм башланганга,
«Полтава», якорь чылбыры өзелүдән куркып, дрейфка ятып өлгергән иде. Безнең капитан УКВ 1 аша «Полтава» капитанына никадәр генә ялынмасын, капитан Меленчук гел бер сүзне кабатлады. «Сине такталы итәм дип, унбиш миллион сумлык корабны челпәрәмә китерәсем юк»
Шторм вакытында портка керү шактый куркыныч эш. Аның өчен зур тәвәккәллек кирәк. Меленчук үз корабының иминлеген кайгырт- < ты. «Ул Булат Жамаловичтан көнләшә Аның өчен өстенә җаваплылык алмаячак»,— диделәр элек Меленчук белән бергә эшләгән диң- = гезчеләр. Аларның сүзе дөрес булып чыкты.
«Полтава»ның портка кермәячәген аңлагач, Булат Җамаловнч >• кавказлылар кайнарлыгы белән эче бушаганчы чәпчеде
— Трус! Капитанмыни ул Меленчук! Ул...— Эчкерсез, изге кабы- 5 ну, нәфрәт Насыйрбашевның фикер йөртү сәләтен җуйган иде —Әгәр штормга сылтап, башка корабка ярдәм итүдән баш тартканымны ♦ күрсәгез, килеп битемә төкерегез. Төкерегез битемә берәр нәрсәдән и курыкканымны күрү белән!
Ә штормның туктарга исәбе юк иде. Чүл ягыннан искән коры җил £ диңгезгә тузан ташый. Офык тонык. Басым һаман төшә. Дулкын- _ нар һаман үкереп тәгәриләр. ~
Булат Жамалович бер тын уйланып торды да. фуражкасын башына х чәпәп, портка чыгып китте.
Төш вакыты җиткәндә, без күреп алдык. Капитаныбызны ике як- u тан ике кораллы полицейский саклап каядыр алып бара иде.
— Комиссар!—дип кычкырды ул миңа.— Төрмәгә япсалар, бала- ? ларымны ач калдырма Ярдәм итәргә тырыш!
йөгереп причалга төштем. Капитанга иярдем Полицейскийлар миңа таба борылдылар.
— Ычкын тизрәк,— диде капитан.— Сине дә алсалар, кем кайгыртыр экипажны, кем кайгыртыр корабтагы эшләрне? Йөкне төйи башларга кирәк. Вакыт бушка уза.
Мин агентлыкка, аннан соң Александриядә эшләүче Министрлык вәкиленә шалтыратып карадым. Аларның катнашасылары килми иде. Консулга хәбәр итәргә ашыкмадым Аларга барып җитсә, гауга куптарып. тизрәк. Мәскәүгә хәбәр итәчәкләр Анда тикшеренеп торырга яратмыйлар, турыдан-туры эшеннән алалар
Ике сәгатьтән такта төягән машинага утырып, Насыйрбашев үзе кайтып килде Машинадн төшү белән кычкырды
— Сепарация әзер йөкне төйи башларга кирәк:
Чыгырлар хәрәкәткә килде. Докерлар эшкә кереште Корабны әфлисун исе чорнап алды
Кичке чәй вакытында кают-компаниядә утырганда. Булат Жама- лович такта маҗараларын безгә сөйли иде.
Ул портта торучы корабларның капитаннарыннан такта турында сорашып бара торгач, Польша пароходына барып җиткән Польша капитаны сепарация бирергә булган Килешкәннәр Тактаны нәрсәгәдер төяп, «Матвей Муранов»ка китерергә кирәк. Насыйрбашев үз акчасына йөк машинасы яллаган. Сепарацияне төягәннәр. Кузгалып китү белән такта төягән машинаны эләктереп алганнар
һәр йөккә төяләсе һәм бушатыласы әйбер таможня аша үтәргә тиеш Таможняның рәсми рөхсәтенән соң гына әйбер урыннан күчерелә. Безнең капитан, такта табу сөенеченнән, гарәп таможнясы белән сөйләшеп, рөхсәт алырга оныткан. Булат Жамаловичны контрабандистка санап, полиция кулга алган Аны участокка алып киткәннәр
Ультракыска дулкынлы радиостанция
Бәхетенә каршы, участокта Насыйрбашевның таныш начальнигы, аның дусты туры килгән.
Традициядә корабка кергән кешене ашатып-эчертеп чыгару гадәте бар. Капитан Насыйрбашев шушы гадәтне гаҗәп искиткеч гадел үти иде. Александриядә торганда капитанның туган көне килеп җитте. Ул шушы бәйрәмгә алдан әзерләнә башлаган икән. Сәгать дүртләр тирәсендә капитан каютасына кунаклар җыела башлады. Консуллык һәм сәүдә вәкиллегендә эшләүчеләр, диңгез флоты министрлыгының Александриядәге вәкилләре — боларның барысы да чакырылган иде. Чит илләрдә эшләүче совет кешеләре, гомумән, корабка килергә яраталар. Берәүләр борщ сагынып, икенчеләре туйганчы русча сөйләшәсе килеп, өченчеләре... Кунакны нинди көч куып китергәнне әйтеп буламыни?
Тормыш шартлары үзгәргән саен, кунак җыюның сәбәбе һәм максаты үзгәреп тора. Элек туган-тумача кадерле кунак саналган, хәзер— кирәклерәк кешеләр...
Портта торган совет корабларының капитаннары килде. Экипаж әгъзалары да бу бәйрәмгә «актив» катнашкан иде. Сәгать биштә мәҗлес башланды. Аш-су әйбәт, шәраб дигәнең елга булып ага.
Кунаклар киткәч, Насыйрбашев командирларны сыйлады. Алардан соң рядовой составны. Иртәнге җидедә физзарядкага чыкканда, капитан каютасында идәнне дер селкетеп аш пешерүче, табак-савыт юучы кызлар бии иде.
Бәйрәм әнә шулай күңелле, матур узды. Эш хакы түләргә пароход-чылыктан ведомость килгәч, Булат Җамалович әҗәткә алган акчаларына кул куйды. «Алган әҗәтләремнең яртысы түләнде, киләсе айга бәлки бөтенләй түләп бетерермен?»—дип, ул тагын бер кат шатланып йөрде. Юмарт кешеләрнең хәләл җефетләренә алла ярдәм бирсен! Юк. барыбер Насыйрбашев шикелле әйбәт кеше белән яшәве рәхәт! Акча барыбер кешегә бәхет бирә алмый. Булат Җамалович- ның бәхетле чаклары шактый еш була иде.
Яшьлек белән очрашу
Алтмыш өченче ел. Без «Чолым» пароходы белән Александрия портына бодай алып килдек. Гарәп докерлары трюм эчендә, янып- пешеп, капчыкларга бодай тутыралар Капчыкларны йөк төйи торган ук белән өскә күтәрәләр дә машиналарга төйиләр. Ач-ялангач булсалар да, гарәпләр тырышып эшлиләр. Башкача булмый — әкрен кыймылдаучыларны икенче көнне ялламыйлар. Эш эзләүче күп. Ялкау эшсез кала.
Докерлар белән җитәкчелек итүче стивидор — үзе рәис, үзе профком, үзе халык контроле. Алай гына да түгел, докерлар өчен ул— конституция Надан докерлар илдә конституция барлыгын, төп законның стивидордан, хәтта президентның үзеннән дә өстен икәнлеген аңламыйлар Аңласалар да инде Җир йөзендә законны кулланып, гамәлгә ашырып булмый торган илләр бар.
Шул чакта докерлар арасында тугыз-ун яшьлек бер малай эшли иде Малай капчык авызын тегеп тора иде. Барлык илләрнең дә сабыйлары бер төрле Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Адәм балаларын үзара аера торган милли, сәяси, социаль сыйфатлар өлкәнәю чорында гына барлыкка килә. Гарәп малае минем бала чакта уйнап үскән дусларыма охшаган иде. Докерлар ялга туктагач, трюмда шул малай белән таныштым Атнага якын аның белән очрашып, аралашып яшәдем Диңгезгә чыккач та нигәдер шул малайны сагына
идем. Сагыну гарәп малае турында «Тимер фил» исемле хикәя язарга мәҗбүр итте — үз гомеремдә язган беренче хикәям. Белмим, нинди дуамаллык беләндер, хикәяне Одесса шәһәрендә чыга торган «Моряк» газетасына (ул газетада вакытында Константин Паустовский. Валентин Катаев эшләгән) конкурска җибәргәнмен. Конкурска катнашып, җицү, бүләк алу турындагы уй башыма да килеп караганы юк иде. һәм, ни сәбәптер, миңа беренче урынны биргәннәр. Мине шул берен- < че урын харап итте, мине тыныч, рәхәт яшәүдән яздырды... Язучы- £ лыкның газапларын алдан белгән булсам, язу эшенә тотыныр идем- 5 мени? §
Шушы юлларны язганда, порт краны белән трюмга әфлисун тө- * шергәннәрен күзәтеп торам Әрҗәләр юка. Төшергәндә үк күбесе сы- § тыла Аларны төзәтеп торырга аерым бер кеше куйганнар Урта яшь- 5 ләрдәге сыңар аяклы бер гарәп Үзе җәһәт эшли. Бер хәрәкәт — әрҗәнең сынган тактасы каерылып ташлана, икенчесендә — яңа такта ♦ беркетелә, өченче хәрәкәт — төзәтелгән әрҗә йөккә кереп урнаша и
Гарәпнең шундый өлгер, шундый әсәрләнеп эшләвенә мин озаграк 5 сокланып торганмын булса кирәк, ул миңа таба борылып елмайды. g Елмаю хәтернең ерак почмагында вакыт тузанына әверелгән бер вакыйганы актарып чыгарды. “
— Исемегез ничек сезнең?— дип сорадым әржә төзәтүчедән. х
— Багра. £
Теге малайның да исеме Багра иде. u
— Моннан ундүрт ел элек совет пароходыннан бодай бушатканы- *
гыз булмадымы сезнең?—дип сорыйм. з?
— Бәлки булгандыр? Кем белгән Тәпи йөри башлаганнан бирле тамагымны порт туйдыра
— Мең тугыз йөз алтмыш өченче елны портта торганда мин бер Багра исемле малай белән дуслашкан идем. Истәлек итеп бер күлмәк белән бер бөтен икмәк тә биреп калдырган идем
— Күлмәк хәтеремдә,— диде ул шатланып — Мамык тукымадан тегелгән зәңгәр күлмәк иде. Әни аны кечерәйтеп, апама кигергән иде,— әрҗә төзәтүче миңа текәлеп карады — Ул чакта син күзлексез идең бит Яшьрәк тә идең. Картайгансың
Уңайсызлык туды Ни әйтергә белмичә бер тын югалып тордым. Җир шары зур. Планетада ничә миллиард кеше яши Ә мин башка континент кешесен гомеремдә икенче тапкыр очратам. Ә күзем һаман гарәпнең өзелгән аягында
— Күптәнме?
Әрҗә төзәтүченең күзләрендә нәфрәт очкыннары күренде
— Яһүдләрне Сүәсш каналыннан куганда.
— Пенсия түлиләрме?
— Унбиш фунт. Көненә илле пиастр. Биш бала Хатыным авыру Габдел Насыр чорында ашамлык арзан иде Хәзер күтәрелде Ачка үлмәс өчен көненә уникешәр сәгать тир түгәргә т>ры килә Башкача яшәп булмый
«Мәңгелек көрәш,—дип уйладым мин.— Ачлыкка, ялангачлыкка, изүгә, гаделсезлеккә каршы. Гасырлар буе тукталмыйча, буыннан буынга тапшырылып килгән көрәш».
Инде күптән ачлык күргәнебез, аны татып караганыбыз юк. Белмибез, аңламыйбыз без ачлыкның каһәрле якларын Көне буе дияр лек мин шушы турыда борчылып йөрдем Яныңда ач кеше барында яшәүнең рәхәте, мәгънәсе югала Бернинди шатлыгың, куанычың калмый
Эш көне тәмамлангач, телевизор карарга утырабыз Мисыр президенты Әнвәр Садат Израильнең премьер-министры Бегин белән капма-каршы утырган, көнбатыштан килгән журналистларга интервью
бирә. Садат янында — сул күзен кара чүпрәк белән оәйләгән Израильнең чит ил эшләре министры Моше Даян. Ике юлбашчы сугыш кырында түгелгән халык каны, яшь буынның язмышы белән сәүдә итә. Сыңар аяклы Багра шушы вакыйганы күрдеме икән? Ул ничек түзде икән шушы хыянәткә?
Икенче бүлек
Сатлык җан да. палач та, шымчы да тыныч кына йолдызлар астында яши бирә. Килмешәкләр таптаган ватанын өзелеп сөйгән көрәшчегә генә монда урын юк...
Сгльиоторе Квазимодо
Күңел сызлаганда
Тәрәзәдән төнге шәһәр күренә. Тау кабыргасына ябырылган тынгысыз утлар. Аста, тау итәгендә, алар куерып, бер-берсенә сырышып җемелдиләр Өскә күтәрелгән саен, утлар сирәгәя, сыеклана бара. Алар түземсез дерелдиләр. Бәлки, бу сәер хәрәкәт аларның үзара киңәшүе, нәрсәнедер аңларга теләп серләшүедер?
Утлар, яр белән генә канәгатьләнмичә, Цемес култыгының суына ук кереп урнашканнар. Су астында балкып торган тагын бер зур шәһәр күренә. Көндез ул каядыр поса, яшеренеп, караңгы төшкәнен көтә. Тау кабыргасында утлар кабыну белән, су асты шәһәре тагын уянып, әкияттәгечә балкый башлый.
Мин «Бригантина» исемле кунак йортына тукталдым. Диңгезчеләр өчен салынган унике катлы гостиница. Монда кораблары сәяхәттән кайтканын көтүче моряклар яши. Илнең бер төбәгеннән икенче төбәгенә, шәһәрдән шәһәргә командировкага йөрүче тынгысыз, шома халык та җитәрлек монда.
Мин дә «Академик Арцимович» исемле корабның ерак сәяхәттән кайтуын көтәм. Шул кораб турында уйларга, аның туган илгә ашыгуын күз алдыма китерергә тырышам. Мин аны күрмәгән әле, аңа утырганым да юк, андагы кешеләрне дә белмим. Шунлыктанмы, кораб турында уйлыйсы урынга авылымны искә төшереп утырам. Ярда5 вакытта диңгездәге давыллар, штормнар, тәнеңне- көйдергән аяусыз тропик кояшы, тропикның тынчу юеш һавасы онытыла. Җирдә яшәгәндә, диңгезнең көләч елмаюы, рәхәте, китергән бәхете генә кала.
Сәер халык ул диңгезчеләр: өйдә дә, сәяхәттә дә һич тынгы белмиләр. Сәяхәттә йөргәндә, туган җирне, кардәш-туганнарын, сөйгән ярларын сагыналар, өйләренә кайткач, диңгезне уйлап җирсенә башлыйлар. Тынгысызлык яши диңгезче йөрәгендә, тормыш, көнкүреш өчен уңайсыз тынгысызлык.
Бүлмә буш. Почмакта агач карават. Карават өстендә еш юудан төссезләнеп калган зәңгәр җәймә. Вакытлы кешеләрнең башлары таптап таушалдырган сыек мендәр. Тәрәзә янында аяклары какшап беткән бәләкәй өстәл. Өстәл читен эт кимергән диярсең — буеннан- буена теш эзләренә охшаш җәрәхәт сузылып киткән. Сыра бөкесен ачудан барлыкка килгән җәрәхәтләр бу. Мин өстәл кырына карамаска тырышам. Бүлмәдә сыңар урындык һәм мин. һәрнәрсә ялгыз монда: карават та, өстәл дә, урындык та, мин үзем дә. Күңелсез уйлар килә буш гостиница бүлмәсендә ялгыз утырганда. Адәм баласына сердәш кирәк.
5 Диңгезчеләр жирдә яшәүне шулай атыйлар.
Ике кешелек бүлмәгә урнашсам, туктаусыз тәмәке көйрәтүчегә, аракы эчеп, былагайланып йөрүчегә юлыгырмын дип курыктым. Элек алай түгел идем. Олыгая башлагач, төннәрен гырылдап йоклаучы ешрак очрый башлады Ирләрдәге ике сыйфат пычаксыз суя мине: исерек баштан сырышу һәм гырылдап йоклау. Шуңа күрә гостиницадан көч-хәл белән бер кешелек аерым номер алдым, һәм хәзер менә * шуңа үкенеп, ялгызым күңелсез уйларга батып утырам 5
Япония һәм Куба, Урта Азия һәм Кавказ. Чукотка һәм Сахалин, £ Днепр яры. Одесса һәм башкала Җирдә, күктә, океан дулкыннары = арасындагы озын юллар. Артта калганнары һаман озая, алдагысы, £ киресенчә—кыскара. Юлларга чәчелеп калган гомер. Шулармын ба- > рысын да күз алдыма китерергә тырышам. Кайда ул минем узган гомерем? Бала чак. яшьлегем кайда? Фән матдә һәм энергия югалмый. £ тик рәвешен генә үзгәртә дип аңлата. Хәзер нинди рәвештә ул минем үткән гомер? ♦
Гел бер урында, гел бер генә авылда яшәгән булсам, узган гомер- и не күреп булыр идеме икән? Белмим. Беркем җавап бирә алмый бу з сорауга.
Яңа корабка билгеләнер алдыннан мин авылыма кайтып килдем Кайткач, ничектер Урындык тавына менәргә онытканмын Бишенче = класста укыганда, шул тауга менеп, игәү белән кыяга ике исем язын s куйган идем. Берсе үз исемем... Балачакның көләч ваемсызлыгы шул « кыядагы хәрефләргә йогып калмадымы икән? Шуны нигә карама- u дым?.. *
Авылга кайткач, мин мәктәп балалары белән очраштым
«Сез тауга менәсезме? Тау түбәсеннән офыкларга, зәңгәр күктәге агылма болытларга карыйсызмы?»—дип сорарга онытканмын Тау түбәләре, офык артына яшеренгән ерак урманнар, зәңгәр бушлыкта йөзгән ак болытлар белән мавыкмаган яшьлек нинди була икән? Шуны беләсем килә.
Сәяхәт турында сөйләгәндә, балалар күңел биреп тыңлыйлар. Хикмәт тыңлауда гына да түгел Яшь кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да биек тауга менәргә, урман эчендәге аулак ялан чирәменә чалкан авып, биеклектә йөзгән болытларга карап, уйланып ятарга тиеш.
Ләкин тауларга менеп, елгалар кичеп, болытларны күзәтеп йөрүнең уңайсыз ягы шул: ул гадәт сине гомер буе төзәлмәс сәяхлек хастасына сабыштыра.
Күз алдымда — бала чакта җир шарының иң зур. иң матур елгасы тоелган Ык. иң биек тоелган Урындык тау һәм кайчандыр ип матур күренгән Исергәп авылы. Бала чакта башка авыл кешесе миңа башка планета бәндәсе булып тоела иде. Исергәптән башка җирдә җан иясе булуга, аларның Исергәп тормышыннан үзгә шартларда яши алуларына ихлас гаҗәпләнә идем Тәҗрибә миңа киресен исбатлады Адәм баласы теләсә нинди шартларда да яши ала Аңардагы күнегү, җайлашу сәләте иксез-чиксез. Әмма ул фәкать бер урында — туган җирендә генә бәхетле. Мин шул хакыйкатьне ничә еллар буе җир шарының төрле почмакларыннан эзләп йөрдем
«Академик Арцимович» моннан ике тәүлек элек Новороссийск портына кайтып җитәргә тиеш иде. Инде ике тәүлек көтәм. Ә кораб һаман юк. һава торышы турында прогноз бирүчеләр һинд океаныннан тайфун үткәнен әйткәннәр иде Кораб ул тирәдән исән-имин килеш үз вакытында узган. Мин юлга чыкканда, ул Дардансллга җитеп килергә тиеш иде. Сигез сәгатьтә Мәрмәр диңгезен, унҗиде сәгатьтә Кара диңгезне үтсә, хәзер инде Новоросснйскнда булырга тиеш дигән сүз. Ә ул менә юк та юк
Ахырда ачыкланды: «Академик Арцимович»ны йөк төяр өчен Истамбулда тоткарлаганнар булып чыкты.
Сукбайлыктан качу
Бер атна элек мин торган кунак йорты тәрәзәсеннән Казанның Бауман урамы күренә иде. Тәрәзә каршына ыңгырашып троллейбус килеп туктый. Ишекләре ачылып китә дә, троллейбусның тыгыз карыныннан тротуарга халык коела.
Кая карама анда тыз-быз җәяүлеләр атлый. Туктаусыз. Берәүләр— унга, Кремль ягына, икенчеләр — Кольцога таба Халык көне-төне туктаусыз хәрәкәттә. Кешеләрнең кулларына карыйм. Әйберсез, буш йөрүче юк диярлек. Ирләр портфель тоткан. Ун ирнең сигезендә портфель. Хатын-кыз кулында—хуҗалык сумкасы, редикюль, целлофан капчык, азык-төлек җәтмәсе. Берьюлы өчәр сумка күтәргәннәре бар. Мин бәләкәй чакта шәһәр хатыннары көзге һәм пудра сыя торган редикюль генә тотып йөриләр иде. Сугыштан соң — җәтмә, соңрак хуҗалык сумкасы өстәлде. Хәзер, шуңа өстәп, портфель кушылды.
Казанга киткәндә, минем ике атна ялым бар иде. Шул вакыт эчендә туган республикамның башкаласын туйганчы карап йөрермен, дусларым белән туйганчы сөйләшермен дип өметләнеп барган идем. Корылган планым буенча Кремль коймасыннан таң атканны күзәтергә, Кабан күлен җәяү әйләнеп чыгарга. Тукай һәйкәленә чәчәк куярга, Такташ, Җәлил, Галимҗан Ибраһимов яшәгән йортларны күрергә, Камал театрын карарга, Шиһабетдин Мәрҗәнинең каберенә зыярәт кылырга тиеш идем. Төн кунуга, эшемнән ашыгыч телеграмма килеп төште Мин эшлисе кораб сәяхәттән кайта, шуңа өлгерергә кушылган иде. Ашыгып аэропортка киттем. Дусларым белән саубуллаша да алмадым хәтта.
Казаннан Ждановка очышлый өйгә сугылганда, мин булган бөтен вакытымны диярлек сәяхәткә алып китәсе әйберләрне сайлауга сарыф иттем. Чемодан, капкачын киереп ачып, бүлмә уртасында ята. Инде күлмәк-чалбар, костюм, кулъяулыклар, оекбашлар күптән салынган. Аяк киеменең кайсыларын алырга? Иң авыры — аяк киеме сайлау. Тышкы кием сайлавы да җиңел түгел: диңгезче юлга чыкканда, берсе өстенә икенчесен кияргә ярарлык юкарак кием алырга тырыша. Тышта сентябрь. Агач яфраклары саргайган. Көз. Озакламый яфраклар коела башлаячак. Көзге шәфкатьсез җил салкын яңгыр ташый. Кошлар көньякка очарга җыеналар. Мин дә җыенам, безнең язмышлар бер. Диңгезче тәкъдире очар кошларныкы кебек... Аерма тик шунда — кошлар сәфәргә иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрне генә алалар: чыдам мускул, җылы мамык, каты, нык каурый һәм алдагы юлның имин булуына ихлас ышану. Кошларның бар йөкләре шул.
Ә мин чемоданыма кирәксез әйберләр тулса, аларның кайсын кайда ташлап китәрмен икән дип баш ватам Акыл көзге кием алырга куша. Әмма, Босфорны үтү белән, җәй. Урта диңгездә көзге кием кирәксез йөккә, өстәмә бәлагә әйләнә. Өйдән алган әйберне ташлап калдыруы кызганыч Аны сатып алыр өчен син шактый бил бөккәнсең.
Сүәеш каналын узгач, кайнар мунча эсселеге башлана. Кызыл диңгездә җәйге киемнең дә кирәге калмый. Тропикларда йөзгәндә, иң кулае—кыска чалбар, җитен яисә мамык җепле күлмәк (синтетика ярамый), ачык башлы сандали. Кояш кыздырганда кию өчен юка йон күлмәк тә әйбәт. Ион эсселекне үткәрми. Тропикларда шулар җиткән. Ә инде экватор аша узып, Кәҗә мөгезе тропигына чыккач, аны да артта калдырып, «үкереп торган кырыгынчы» параллельгә җиткәч, кышкы кием кирәк була.
Сәяхәткә кием сайлауның тагын бер катлаулы ягы бар өйдән җәен китсәң, кышын урап кайтасың Кыш киткәндә, киресенчә, җәй кайтыла. һәрвакыт шулай. Берьюлы өч сезон киемен күтәреп йөрүе ифрат авыр. Берьюлы ике чемодан кием-салым күтәреп йөрмәс өчен, мин әйберләремне Керчь, Херсон, Туапсе портларында бүлеп калдырган идем. Инде менә өченче ел кигге мин йөзгән кораблар ул порт- * ларга кермиләр. Әйберләрем исәнме-юкмы—анысын да белгән юк. Узган 5 елны алты ай һиндстанда, гарәп илләрендә йөреп пароходтан Одес- £ сага төшкәч, Мәскәүгә кайтырга туры килде Өйдән июньдә чыгып = киткән идек, январьда кайтылды Өстә — дүрт кат күлмәк, свитер, g аякта — өч кат оекбаш. Бүрек юк иде Башыма да оекбаш киеп кант- * тым. Көлүен көлделәр. Әзмени ахмак кешеләр. Иң кыйммәте — өше- § мәдем, салкын тиюдән сакланып калдым, хәтта томау да төшмәде. § Сәяхәткә йөрү үзе берни түгел, аның менә шушындый вак мәшәкатьләре, уңайсызлыклары бимазалый. ♦
Киенүнең өченче катлаулы ягы бар Бусы — хатынның күңелен u күрү. Рәисәнең миңа затлы костюм кигертеп, тәти галстук тактырып 5 йөртәсе килә. Аның бу теләге тиктомалдан гына түгел: хатын чамалап Q йөри — өстенә соңгы модада тегелгән кыйммәтле костюм, кулына _ атташе-кейс тотып йөрүчеләр тормыш киртәләрен җиңел атлап үтә- £ ләр Мин үзем дә ензәм — андыйлар күп вакыт теләкләренә ирешә- = ләр Ә диңгез кануннары икенче төрле Диңгездә очраган авырлык- < ларны, аның каршылыкларын тәти галстук, атташе-кейс белән генә и җиңеп булмый. Диңгез чыдамлык һәм түземлек таләп итә Авырлык-лар очраганда тайпылмыйча юлыңны дәвам итүне, ихтыяр көчен, тут- s рылыкны таләп итә.
Кызымның да миңа булышасы килә: «Әти,— ди ул,— чит илдә күпме йөреп, үзеңә джииси чалбар алып кияргә дә кулыңнан килмәде Хәзер вельвет модага кереп бара. «Ли», «Рой-Роджерс», «Леви Страусс», «Вранглер» — шушы фирмаларныкын алырга тырыш». Сүз көрәштереп торырга вакыт юк, мин ал арның икесенең дә киңәшләре белән килешкән булам Ә эшләвен — үземчә эшлим Шәрык ысулы бу.
Күлмәкләр өстенә Габдулла Тукайның «Сайланма әсәрләр»ен салам Бу китап минем белән ничә тапкыр экватор аша үтте Без аның белән бергә Антарктикада кораб күкрәгенә дөбердәп бозлар бәрелгәнен тыңладык. Китап дүрт материкны, барлык океаннарны гизеп чыкты Ул хәзер сердәш кенә дә түгел, үзенә бер талисманга, нәзер китабына әйләнде.
«Татар халык җырлары»н да алмыйча булмый Аның кирәк чаклары еш була. Сагыну газабы йөрәкне сыкрандыра башлагач, тәмле аш та, затлы зчемлек тә хозурын югалта. Хәтта якын дусларны да күрәсе килми башлый Шушындый чакларда борынгы җырлар, халык моңы — алҗыган йөрәккә бердәнбер шифа, туйдырмый торган дәвалы юаныч
Корабларда русча китапны табып була Алар җитәрлек Дөрес, күбрәк Бабаевскнйлар очрый Андыйлар корабта ифрат күп булучан. Шуңа күрә чемоданыма татар китапларын тутырырга тырышам «Җырлар» янына татар әдипләре кереп утыра. Чемодан тулды Аны ябып биклим. Мин әзер. Чемоданны күтәреп карыйм,— әйтерсең тимер-томыр тутырганнар, кузгалмый да
Үгет башлана. Хатыным «Врачларның кисәтүен оныттыңмыни? Дүрт-биш килодан артык күтәрсәң, ревматизм атакасы башланачак дип колагыңа киртеп куйдылар бит»,— ди. Үзе юкса әле генә варенье ал дип каныма тоз салган иде. Кызым исә миңа юлга бал әзерләп куйган Врачлар тәкъдим иткән шифалы ашамлык Алар чын күңелдән
яратуларын исбатлау өчен, әнә шулай янып-лешеп, миңа варенье һәм бал тагарга тырышалар. Калган вакытны бәхәс ашап бетерә. Нәтиҗәдә— хатыным әзерләгән тәмле токмач ашы да өстәлдә утырып кала. Кайчан гаилә белән бергәләп ашыкмыйча гына ризык җыеп булыр икән? Кайчан?
Ишегалдына чыккач тагын бер бәхәс хатыным белән кызымның мине таксига утыртып озатасылары килә. Мин метрога юнәләм. Мәс- кәүдә хәзер метро поезды таксидан тизрәк йөри. «Электрозавод» станциясеннән «Юго-3ападная»га кадәр төгәл илле минут. Шунысы начар — вагонда кысынкы, һава җитми, аягүрә басып барырга туры килә. Шуңа карамастан, мин метрода барырга телим Хәтта кыенлыкларга да риза. Метрода мин Мәскәү халкын һәм башкалага килгән барлык республика вәкилләрен күреп китәм. Суга чумар алдыннан, үпкәңне тутырып, сулыш аласың бит. Бу шуңа охшаш халәт. Озакламый өч дистә экипаж әгъзасыннан башка бүтән беркем белән дә күреп сөйләшеп булмый торган ялгызак тормыш башланачак. Шуңа күрә минем вагон эченә шыгрым тулган халыкны туйганчы, күңелем булганчы карап каласым килә.
Күп тә үтми, ТУ-134 безне һавага алып менеп китте Гаиләм, җылы почмагым, тыныч тормышым, яшәү дәверендә барлыкка килгән элемтәләрем — барысы да түбәндә калды. Нинди төп максат өчен яши бу дөньяда адәм баласы? Кем җавап бирә ала шушы сорауга? Бүгенге көндә минем өчен иң кыйммәт нәрсә — тынычлык, гаилә иминлеге, туган ил иминлеге. Ә мин шуларны ташлап сәяхәткә чыгып китәм.
Сәгать икедә мин пароходчылыкның кадрлар бүлегендә идем инде.
Кадрлар бүлегендә минем вакытында килеп җитә алуыма шатландылар
— Өлгерә алмассың дип курыккан идек, молодец!—диделәр — Сез мең километрдан килеп өлгергәнне, моннан биш йөз метрда яшәүче өлкән механикны әле дә таба алмадык. Квартиры бикле, кайдадыр йөри
Кулга приказ тоттырдылар. Минем «Академик Арцимович» теплоходына билгеләнүемне раслап, кадрлар бүлеге начальнигы, партком секретаре, профсоюз председателе, чит илгә йөзүче моряклар белән эш итү бүлеге һәм бүлек начальниклары, инглиз теле өйрәнү кабинетының директоры һәм пароходчылык начальнигы кул куярга тиеш. Мин шуларныц имзаларын җыярга керештем. Автографларны җыеп бетергәч, порт капитанының конторына кереп, моряк паспортына яңа корабның исемен яздырып, мөһер суктырдым.
Кабинетлар арасында юыртып йөрүнең бер уңайсыз ягы бар: җиде кешенең берсе каядыр чыгып киткән була. Командировкага киткән начальник урынына гадәттә ярдәмче кала, һәм приказга да ул кул куя. Әгәр начальник эш белән бер генә минутка чыгып киткән булса (бер минутка киткән начальникның бишәр сәгать йөреп кергән чаклары еш очрый), ярдәмче приказыңа егылып үлсәң дә кул куймый.
Бу юлы. бәхеткә каршы, бер генә бүлектә дә тоткарлык булмады. Эш артык шома эшләнгән чакларда мин нигәдер шомлана, курка башлыйм Уңышлыкның һәр граммына бер грамм комачаулык әзерләп утыручы фәрештә юкмы икән җиденче кат күктә? Башкача ничек аңлатыр идең приказ нөсхәсен кадрлар бүлегенә тапшырганнан соң булган вакыйганы5
— Әллә әйләнеп тә чыктыгыз инде? Ут икәнсез, Миргазиян Заки-рович,— дип мактады мине кадрлар бүлеге начальнигы.— Медицина кенәгәсен өегездә онытып калдырмадыгызмы?
— Юк, алып килдем,—дидем мин, пиджак кесәсен капшап.
— Медкомиссияне кайсы айда үттегез?
Чигә тамырларым тибә башлады. Каушавымны яшерер өчен елмайган булдым. Агач маска, таш сын елмаюы иде бу. Кул калтыравын яшерер өчен, кесәмә тыгылдым Кулъяулык чыгарып, борынга кагылган булдым.
— Әйе...— Комиссия., комиссиягә... комиссияне... Үтеп була
аны... Ул... ни... ул... *
Авиациядә хезмәт иткән чакта ук врачлар минем йөрәккә бәйләнә £ башлаганнар иде инде. Унбер ел очып йөреп, авариягә эләккән- £ нән соң мине эшкә яраксыз итеп пенсиягә чыгардылар Врачларны иң = куркыта торган авыру — йөрәк. Пенсиядән соң уналты ел диңгездә § йөздем Бу юлы медкомиссияне үтә алсам, тагын бер ел йөзеп була- * чак. Медкомиссия! Әбием миңа кечкенә чагымда сират күпере кур- § кынычларын сөйли торган иде. Ул күпердән мин хәзер һич курык- ? мыйм. Бихисап медицина комиссияләре үтә-үтә мин сират күпере аша “ хәтәрсез чыгарга җитәрлек тәҗрибә туплаган идем инде. ♦
Таң калырлык чыдам икән ул адәм йөрәге и
Моннан дүрт ел элек йөрәк авыруы белән больницада ятканда 2 врачлар йөрәккә ясалма клапан куярга тәкъдим ясадылар Йокысыз g озын төннәрдә мин йөрәгем белән серләшеп яттым Мин аны болай үгетләдем: «йөрәк, бирешмик яме? Тырышыйк Тагын бер тапкыр = тырышып карыйк. Зинһар өчен! Тагын бер мәртәбә Босфор таңын. - Анатолия ярлары өстеннән кояш калыкканын күрик' Неапольның " Санта Лючия ярында кояшлы көләч көндә яшь җырчылар ярышка- u нын тыңлыйк Бискай култыгында тәгәрәгән дәһшәтле дулкыннарны. * аларның үкереп корабка ташланганнарын күрә алмыйбыз микәнни’ J Син бит гаҗәп әйбәт, чыдам, йөрәк! Мин юләргә хезмәт итеп, күпме интектең, күпме авырлыклар кичердең! Сахалиннан Котыпка очканда, боз өстенә утыргач, иң таза малайлар арыдык дип зарланганда, бер сүзсез эшләвеңне дәвам иттең. Җиргә бәрелеп сытылган самолет эчендә канга батып ятканда да, хыянәт итмичә, һаман эшли бирдең Син илле ел барлык әгъзаларыма, тәнемнең һәр күзәнәгенә җан биреп тордың. Тагын сафка басыйк' Сынатмыйк. Сер бирмик, яме! Тын бетү, хәлсезлек вакытлы гына ул Без тереләчәкбез. Мин ышанам - син сынатмассың, соңгы мәртәбә! Мин сине авырлыклардан сакларга тырышырмын, көчәндермәм! Соңгы мәртәбә, яме? Шуннан соң ял итәрбез.»
Әгәр аның кешенеке шикелле хәтере калу гадәте булса, йөрәк миңа: «Синең дуамаллыгың аркасында һаман нужа күрәсем юк. Син мине кызганмыйсың. Тагын җикмәкче, тагын кумакчы буласыңмы’ Җитте! Шабаш! Миңа ял кирәк. Ял бирмәсәң, туктыйм»,— дип әйтер иде Кеше йөрәге — даһи Ул аңлады Аңлады һәм тагын тырышты
Мин тагын йөзәм. Босфорда таң атканын, Везувий кратерыннан сыек төтен күтәрелгәнен күрәм Диңгезгә куе томан төшкән чакларда пароходларның кызганыч тавыш белән гудок бирүләрен тыңлап йөрим Боларның барысы да йөрәкнең күндәмлеге, аның тырышлыгы, миһырбанлыгы аркасында
Еллар үткән саен, тазалык кими Тәҗрибә исә һаман арта бара Нигә ул карт кешегә тәҗрибә? Теләкләрне эшкә ашырырга барыбер вакыт юк, барыбер егәрлек калмаган Тәҗрибәне эшкә җигәрлек көч калмый картлык көнендә Шушы хакыйкатьне белеп, табигать бер даһи канун чыгарган ул тәҗрибәле картларга кирәкле гайрәтне яшьләр кулына тоттырган Яшьләргә кирәкле тәҗрибәне картларга биргән Ике буынны шушы бөек җайланыш берләштереп, бер-берсенә беркетеп тора Картларга - көч, егәрлек, яшьләргә тәҗрибә кирәк Ә бит җәмгыятьтә тәҗрибә белән көч бергә кушылган очракта гына алга китеш, тәрәкъкыять барлыкка килә
Бу—фәлсәфә. Ә миңа ничек кенә булса да комиссия үтәргә кирәк

иде. йөзү эшенә яраклы дия раслап комиссия рәисе кенәгәмә кул куймыйча мине «Академик Арцимович» теплоходына җибәрмәячәкләр Сират күпере артта калды Мин — җәннәт урнашкан яр ягында.
Алда озын сәяхәтләр, ачы һәм татлы авырлыклар, саф һава, океаннар киңлеге.
Хирург минем тәндәге җөйләрнең тарихын сораштыра, иелергә ♦ куша, арт якка карый һәм ул да «таза» ди-п яза. кул куя! Ура! Калган- ь нары җиңел генә уздырып җибәрәләр. ч
Менә мин — медкомиссия председателе каршында. Баш врач баш- = ка докторларның имзаларына таянып «Капитанның беренче ярдәмчесе булып эшләргә рөхсәт ителә йөзү районнары чикләнми»,— дигт >, яза һәм янә имзасын төшерә. $
Кенәгәмне тизрәк кулыма алдым Баш врачның секретаре мөһер § сукты Аве, цезарь, Моретури те салютант!
Кадрлар бүлегенә төшәм Аванс сорап язган гаризама кул куй- дыртам йөрәк ярсып тибә, ул да шатлана. Юләр йөрәк Нигә шатланасың? Медкомиссияне үтә алмасам, сиңа җиңеллек килә иде ләба- х са! Эчемнән генә апа рәхмәт укыйм S
Алда — Новороссийск порты, кораб. Хәзер ничек кенә булса да шунда барып җитәргә кирәк. к
«Академик Арцимович» — «ро-ро» тибындагы яңа теплоход Ул = портта әз тора Иртәгә сәгать уникегә кадәр барып җитә алмасам, < кораб китәчәк Ә мин төп башына утырып калачакмын
Аванс гаризасына имзалар җыеп бетердем виза салдырып, хи- - сапчы бухгалтерга кердем һәм — акча алу миражы юкка чыкты s Бүген тапшырган ведомостька акчаны иртәгә төштән соң гына түлиләр икән
Сау бул, акча, сау бул. мираж! Элек, бухгалтер апалар шак-шок итеп счет төймәләре тартып утырганда, аванс акчасын сәгатендә ала идек Электрон-хнсап машиналары эшне бер тәүлеккә озайттылар Гаҗәп кызык яклары бар фәнни-техник революциянең!
Әҗәткә акча эзләргә туры килде. Әҗәт—киләчәгеңне ашау. Әмма нишләмәк, аласың, ашыйсың. Чемодан — таш тутырган кебек. Авыр күтәрмәскә кушып, врачлар ничә мәртәбә кисәттеләр Өйдән алган китапларыма өстәп, пароходчылыктан тагы бер кочак күрсәтмә кәгазьләре бирделәр
«Нәрсә җиңел бу дөньяда?»—дип юанмакчы булам Эшләмичә, ашап тик яту җиңел Баш иеп, нәрсә кушсалар, шуны эшләп йөрү җиңел һәм теләкләреңнән ваз кичеп, берни теләмичә, максатсыз яшәү җиңел. Әмма бу җиңеллек ышанычсыз Алай яшәү рухны ялкаулан- дыра өметләр сүрелә, ихтыяр сүлпәнләнә. Тере килеш мәеткә әйләнә башлыйсың. Кулдан килгән кадәр, җиңеллектән сакланырга кирәк
Түзәргә өйрәнү
Күзәткәнем бар озак читтә йөреп, кире авылга кайткан кеше шак тый озак авылдашларына кушыла алмый интегә. Беренче көннәрне ул бөтенләй чит кеше әле Аның авылдашлыгы хәтердә генә сакланып калган Кайткан кеше үзе моны аңламый Ул шушы очрашуны түземсезлек белән көткән, авылын уйлап, йокысыз төннәр үткәргән һәм шул чакта кайту белән авылдашларыма кушылып, нәкъ туларча яши башлармын дип өметләнгән Дөрес, аны якты йөз белән каршы алалар, сораштыралар, кызыксынган булалар, ә үзләрендә — көндәлек эш кайгысы Берсе түбә яба. икенчесе базга бәрәңге сала, өченчесе кызына пальто алырга йөри Ә читтән кайткан кешегә - бәйрәм
49
Әлегә аның эше дә, көнкүреш турында кайгыртасы да юк. Бәйрәмнең иң каты дошманы — көндәлек вак мәшәкать Шунлыктан, читтән кайтучының бәйрәме авылдашларының көнкүреше белән кушыла- яраша алмый. Бу хакыйкатьне диңгезчеләр бик яхшы беләләр
Диңгездә йөзгәндә, айлар буе кайту, очрашу турында уйлап йөрисең. Эш авыр — тырышасың, көнкүреш кырыс — башка чара юк— түзәсең Ниһаять, очрашу. Синең кайтуыңа шатланалар Гаиләң синең турыда уйлап йөргән, көткән, сагынган. Алар да шатлана Шундый шатлыклы бәйрәм булырга тиеш. Куанычның иге-чиге юк, төне буе, таңнар атканчы сөйләшеп туя алмыйсың. Сигез тула, хатының эшкә ашыга Кызың мәктәпкә җыена. Син тагын ялгыз. Тагын көтәсең, һәм бу—сәяхәт вакытындагы моңаеп көтү түгел. Бу — үпкә, хәтер калу Синең бәйрәм итүгә көйләнгән кәефең хатыныңның хезмәткә береккән күңеле белән ботка пешерә алмый. Диңгезчене шушы интектерә, аның канына шушы нәрсә учлап тоз сала.
«Академик Арцимович» портка кергәндә, мин трансфлот бүлмәсендә утыра идем. Трансфлот—кораб белән элемтә тоту, экипажның йомышларын үтәү өчен төзелгән оешма Бүген мин оешманың эшен күзәтәм. Трансфлот диспетчеры ирләрен каршыларга килгән диңгезче хатыннарын залга урнаштырды, корабны причалга кую турында порт белән сөйләште, погранпостка һәм таможняга шалтыратып, «Академик Арцимовичжы каршы алырга, аңа чик ачарга кирәклекне әйтеп, сөйләшеп куйды Мин эшлисе корабны Либерия ролкеры1 «Си мерчант» («Диңгез сәүдәгәре») киткәч, шуның урынына куярга тиешләр иде «Си мерчант»ның кайчан төялеп бетәчәген миңа беркем әйтә алмады «Бәлки төштән соң, бәлки кич белән, я булмаса иртәгә иртән»,—диделәр. Төгәл әйтеп тә булырлык түгел иде шул. Либерия корабына төяләсе машиналар тимер юл белән килә. Ә вагоннарның вакытында килеп җитәме-житмнме икәнен тимер юлчылар үзләре дә белми иде.
Ниһаять, төш вакыты житте. «Си мерчант» эшен бетерде. Аны юлга озаттылар Причалда урын бушады Урын бушады, әмма «Академик Арцимовичжы портка алып керәсе лоцман тышкы рейдта чират көтеп торган инглиз танкерен алырга киткән иде Инглиз танкерының машинасы кабынмый икән, лоцман шуны көтеп утыра. Ниһаять, инглиз танкеры да портка керде. Лоцман бушады, ә «Академик Арцимовичжка швартовка вакытында ярдәм итәргә билгеләнгән буксирны ниндидер бер супертанкерга җибәргәннәр булып чыкты Бу киртәне дә җиңделәр: капитан портка буксирсыз керергә риза булды, һәм, нәкъ шушы минутта таможенникларның башка корабны тикшерергә керешүләре ачыкланды Алар ике-өч сәгать актарынырга тиешләр иде әле Чит илләрдән йөреп кайткан корабны таможенниклар һәм пограничниклар тикшермичә, аңа чикне ачмыйлар Законы шундый.
Мин ирләрен каршы алырга килгән хатыннарны күзәтәм. Аларның да инде түзәр хәлләре калмаган Дулкынланалар. Диспетчерны бимазалыйлар Кыбырсыну, киеренке, кырыс тынгысызлык Шушы тынгысыз мохитта бары тик сабыйлар гына үзләрен тыныч тота. Әнә биш- алты яшьлек бер кыз курчагын киендерә. Курчак — чит илдә ясалган булса кирәк өстендә зәңгәр нейлон күлмәк, аягында укалы башмак. Ун яшь тирәсендәге ир бала уенчык автоматтан әниләренә атып йөри Малай берүзе ун кешелек ыгы-зыгы тудыра Диңгезче хатыннары тәмам алҗыганнар Төнге йокы калудан гына да түгел бу. Аларның йөзләрендә ирсез яшәүнең рәхимсез авырлыгы, ялгызлык, таянычсыз тормыш газабы чагыла. Тыштан үзләре яшьләр, чибәрләр. Алар-
БУ 1’°раб й’кнс '“V
ның өсләрендә кыйммәтле дефицит кием Ирле була торып ялгыз яшәү михнәтен тәти кием куанычы белән генә алдап булмый шул.
Башка төрле кораб сәяхәттән кайткач, портта бишәр тәүлек тора. Ә кайберләре берничә атна, хәтта айга кадәр дә торалар «Академик Арцимович» — «ро-ро>. аңа йөк төяве жиңел Миңа: «Кораб иң күбе бер тәүлек тора алыр. Без аны дүрт-биш сәгатьтә төяп бетерербез»,— диделәр. Ә безнең хатыннарыбыз, балаларыбыз? Шушы чиксез £ кадерле кавышу вакытын без күпме көттек. Ә корабка төрле тнкше- £ ренүчеләр ябырылып килә башлады... Килсеннәр иде алар барысы бергә Юк. берсе китүгә, икенчесе килә. §
«Академик Арцимович» әле һаман тышкы рейдта. Ул лоцман * көтә. Лоцманның нигә килмәвен экипаж белми Хатыннар да ни сә- § бәпле корабны портка кертми торуларын аңламыйлар Беркем бер- 5 нәрсә белми. Күзәтүне дәвам итәм
Түрдә утыручы ханым башкалардан кайсы ягы беләндер аерылып * тора. Аның белән киңәшәләр, аңа юл бирәләр «Капитан хатыны £ булса кирәк»,— дип куйдым мин. Урта яшьләрдә, күзе кысынкырак = Биттә жәлпәклек тә сизелә, һәм иң күзгә ташланып торганы—мул. Q канәгать чырай Вакыйгалар гел аның тирәсендә әйләнә Башкалар _ аның күңелен күрергә, ошарга тырышалар к
Ханым үзенең юлбашчы икәнлеген тыштан сиздермәскә тырыша. - эченнән — канәгать, һәм акыллы, хәйләкәр булырга тиеш <
Диңгезчегә акыллы хатын кирәк. Юк. акыллылан да бигрәк ха- £ тынның иманлысы кирәк. Хәер, нинди иргә кирәкми ул андый хатын? х
Күзәтүемне һаман дәвам итәм Семья дилбегәсе моның кулында s булырга тиеш. «Син булмасаң, мин ни эшләр идем?» — дип назланса да, үзе астыртын гына, сиздермичә генә ирен биетеп тота торгандыр
Тукта, нигә күзәтәм әле мин бу хатынны? Әйе. капитан жефете булганга кызыксынам. Шуннан? Хатында эшем юк. Минем аның иренең кем икәнен беләсем килә Чөнки минем эшемнең нәтнжәс.-. сыйфаты башлыкның да нинди кеше булуына бәйле Аянычлы нәтижә ясыйм: мондый хатынның ире кыю. жаваплылыкны берсүзсез үз өстенә алырга яратучы түгел кебек тоела. Шушы юрау кәефемне бозып жибәрде. «Ярый, күз күрер.— дип юанырга тырышам.— Мин бит күрәзәче түгел алдан белергә»
Тагын бер хатын башкалардан шактый аерылып тора - бусы автоматтан атып йөрүче малайның әнисе. Гажәп чибәр үзе Өстендә джинсн күлмәк, аягында кыйммәтле туфли Чәче һәр хәрәкәтенә дулкынланып тора. Ләкин аның елмайганда күренеп киткән тешләре мина ошамый. Әрлән кыяфәте бар бу ханымда Хатынның биле нечкә, күкрәге килешле, гәүдәсе кырып ясаган орчык кебек төз-знфа. Тешләре! Шайтан алгыры — шул теш табигать нжат иткән матурлыкка бер мичкә балга салган бер кашык дегет булып кушыла Бу ханым жан-фәрман башкалардан өстен булырга тырыша Димәк, аның ире өлкән командир булмаска тиеш Хатыннар минем дикъкать белән күзәтеп торуымны сизеп алдылар. Әрлән хатын яныма килде
— Сез дә «Арцимовнч»ны көтәсезме?
— Шулайрак иде.
— Кем урынына?
— Капитанның беренче ярдәмчесе.
Бераздан инде хатыннарның өлгер күзләре миңа текәлгән иде. Кайнар кызыксыну, минем кем икәнлегемне капшау, чамалау, тикшерү башланды Мин моны тәнемнең бөтен күзәнәкләре белән диярлек сизеп тордым Түзәр хәл калмады Мин. хәйлә табып, тизрәк чыгып сызу ягын карадым
Мин портка юнәлдем. Ике сәгатьтән чикне ачтылар.
Танышу
Каютамда рапорт язып утырам Шушы көннән мин «Академик Арцимович» теплоходында яшәргә тиешмен. Эшләргә, ял итәргә һәм тагын эшләргә. Мин алыштырган беренче ярдәмче, ялын тәмамлап эшкә чыккач, мине башка корабка күчерәчәкләр.
Эшкә урнашканда, даими бер корабка билгеләнү, гел шунда эшләү мөмкинлеге бар иде Үзем теләп, ялга китүчеләрне алыштырып торырга риза булдым, һәр яңа кораб, андагы экипаж — үзе бер галәм, һәр пароходның үз юлы. үз юнәлеше бар, үз гадәтләре, холыклары һәм үзгәлекләре бар. Яңа кешеләр арасында яшисем, күбрәк яңа илләр, яңа диңгезләр күрәсем килде. Комсызлык түгелме бу? Үзеңне аңлау ифрат кыен.
Диңгезгә кире кайтканнан соң инде дүртенче корабта йөзәм. һәр корабта утыздан артык кеше. Инде йөз утыз кеше белән якыннан таныш, димәк. Кирәк нәрсә ул тәҗрибә. Ләкин артык комсыз булырга ярамый. Вазифа — бер, таләп тә шул ук, ә эш ысулы дүрт корабта дүрт төрле. Ысул гына да түгел, вазифаны аңлау, аны эшкә ашыру, аның нәтиҗәсе дә дүрт урында дүрт төрле.
«Матвей Муранов» теплоходындагы минем коллегам кораб эчен наглядная агитация белән тутырган иде. Кызыл почмакта, кают-ком- паниядә, салоннарда, коридорларда бармак очы кадәр дә буш урын юк; стеналар күренми, кораб эче кызыл чүпрәккә язылган лозунглар диаграммалар, стендлар, күрсәтмәләр белән капланган иде. «Академик Арцимович»та эшләүче беренче ярдәмче отчет төзергә оста булып чыкты. Ул корабтагы җәмәгать эшенең һәр бөртеген, һәр вакыйганы кәгазьгә теркәп барган. Эшнең һәр тармагы буенча аерым кенәгә, алдан төзеп куелган планнар, аларның үтәлүен тикшерергә көйләнгән графиклар. Экипаж тормышының һәр сулышы баштанаяк кәгазьгә беркетелгән, һәр эшләнгән эш турында пароходчылык белән алдан киңәшеп-белешеп куелган. Бу мин күтәрә алырлык ысул түгел иде. Эш турында отчет язу белән мавыгу еш кына файдадан тыш зыян да китерә. Отчет язучы һәр очракта үз эшен яхшырак сурәтләргә тырыша, шомарта, буйый һәм эшнең күләмен шактый гына зурайтып күрсәтә. Кәгазьгә бер күнегеп киткәч, башкарылмаган эшне дә матур гына итеп эшләнгән итеп сурәтләп куясың. Шушындый осталык белән зур уңышларга ирешкән, берни эшләмичә, гел отчет язу белән шөгыльләнеп, абруйга лаек булган кешеләрне мин еш кына очраткалыйм.
Мин каютамда «эшне нәрсәдән башлап җибәрим икән?»—дип, маңгаемны кашып утырам. Каютам зур, иркен. Мине «Матвей Муранов» теплоходындагы каюта хәйран калдырган иде. Бу каюта андагыдан да затлырак — француз мебеле белән җиһазланган иде. Барысыннан да бигрәк миңа стенага элгән рәсем ошады. Франция — рәссамнар иле бит.
«Матвей Муранов»та минем каютамда Айвазовскийның «Вал» исемле картинасы эленеп тора иде. Бер атнадан соң мин аны. әйләндереп, стена ягына каратып элдем. Тышта да диңгез, эчтә дә. Күз башка күренеш эзли. Ә французлар каютага бикләнеп яшәүче диңгезчегә нәрсә кирәклеген аңлаганнар Яшел болыннан боргаланып көмеш елга ага. Елга ярында — тегермән, тегермәнченең унҗиде-унси- гез яшьлек кызы елгада кер чайкый. Кайбер ахмаклар каюталарына ярым шәрә реклама-кызларын асып куялар. Тегермәнче кызының күлмәге үкчәсенә тиеп тора, бите һәм беләкләреннән тыш шәрә җире күренми Вәсвәсә юк Рәхмәт рәссамга!
Минем коллега Ждановка оча торган самолетка ашыга иде. Шуңа
күрә эшне тапшыру кабул итү өстән-өстән генә булды Ул киткәч, мин корабны кабат карап, тикшереп чыгарга ниятләдем Навигация приборларын — радарны, гирокомпасны, радиопеленгаторны, эхолотны, «Лоран» системасын, якорь күтәрү механизмнарын, авторулевойны — һәммәсен клотиктан алып кильгә кадәр җентекләп карап чыктым Бу эшкә ике сәгать вакыт китте. Механизмнар барысы да төзек иде. Хәзер иң мөһим эшкә - экипаж әгъзаларын, сәяхәткә бергә чыгасы % юлдашларымны өйрәнә башларга кирәк. Бу — эшнең иң катлаулы 5 өлеше. 5
Без космоска кораблар күтәрә беләбез, йөз мең километр ерак- g лыктан шул кораблар белән идарә итү — безнең өчен берни түгел. >» Атом төшен, күзәнәкләр төзелешен, нәсел саклану серен — барысын § ачтык, ачыкладык. Ә менә янәшә утырган адәм баласының ни сәбәптән тегеләй я болай булуын аңлый да, аңлата да алмыйбыз. Тәмәкенең сәламәтлеккә зарары безгә билгеле, ә улыбызның нигә тәмәке ♦ тарта башлавын аңлатырга көчебез җитми. Начар гадәтләрнең каян о барлыкка килүен, аларның ничек саклануын кем аңлата ала? Ә үз- f ара мөнәсәбәтләр? Кеше турындагы гыйлемне без әлегә начар сука- £ лыйбыз
Кара диңгез пароходчылыгында эшләгәндә, беренче ярдәмчеләр “ арасында иң яше мин идем. Хәзер миннән өлкәнрәк коллега сирәк s очрый Матрослар, мотористлар турында сөйлән тә торасы юк Флот- ” ка яшьләр килә. Без соңгы сәяхәткә чыгар алдыннан тормыш дилбс- u гәсен яшьләр кулына тапшырып өлгерергә тиешбез. Безнең кулдан байракны ниндирәкләр алыр икән дип. яшьләргә игътибар белән ка- 5- рыйм. Аларны аңларга тырышам
Сугыштан соң туып үскән тәрбияле буын бу. Тазалар, көр күңел- леләр Бәхетле яшәүләре әллә каян күренеп тора. Затлы кием киеп, акча туздырып яшәргә омтылалар Сугыш авырлыкларын җиңгәннән соң «комфорт» сүзе барлыкка килде. Яшьләр комфорт ярата.
Болар телевизор һәм магнитофон тәрбияләп үстергән балалар Аларның кесәләрендә вуз дипломы Күнне, бик күпне беләләр Хәтерләрендә шыгрым тулы информация Матур киенә, теләсә нинди машинаны эшләтә беләләр. Каннарында фән-техника революциясе шаукымы
Бу юлы да экипаж исемлеген өйрәнүдән башладым Иң беренче - капитан Грязевский Константин Николаевич. 1938 елны туган, рус. югары белемле, партияле, хатыны бар, балалары юк Ни сәбәп балалары булмаганны теге транефлот бүлмәсендә очраткан ак куллы. тулы күкрәкле хатынның эт ияртеп капитан каютасына кереп киткәнен күргәч аңладым Эш хакы түләргә ведомость килгәч, тагы да ачыкланды: алимент түли икән.
Икенче урында — үз исемем. Бу бәндәнең дә кем икәнлеген белмим мин. «Мин» атлы кеше белән илле ел таныш. Кай чакта мин аны аңламыйм, ул миңа ничектер ят-чнт тоела «Минэгә үзем читтән ка рыи алмыйм Аның начар якларын, кимчелекләрен күрмәскә тырышуымны сизәм. Бу бәндәнең һәр кимчелеге миңа газап китерә. «Мнн>- нең кире яклары белән көрәшеп тә карыйм — җиңеп булмый. Аларны күп вакыт, астыртын инстинкт җибәреп тора. Өч катлы ул «мин» атлы кеше. Аның акылы — бер якка, тәне — икенче, гадәт-холкы өченче якка тарта. Шушы бер берсенә дошман өч көч арасында инде менә илле ел яшим Каты көрәш бара алар арасында. Өчесе дә исән һәм һаман үзара кнлешә алмыйлар Алар өчәүләп, «миңа» ияреп, гүргә керәчәкләр.
Күзем бер мәзәк фамилияне эләктерде Иеречепидорога Владимир Иванович, моторист электрогазосварщик. 1938 елда Ждановта туган, белеме ун класс, партиясез, хатыны, ике баласы бар. флотта унике
ел эшли. Элек шоферлыкта йөргән. Адресына караганда, үз йортында яши (адресында йорт номеры гына, фатир номеры юк). Үзе коммунистик хезмәт ударнигы, судовой комитет әгъзасы. Рәттән карап, тикшереп барам: исемлектә ударник булмаган диңгезче очрамады. Димәк. бу исемне экипаж әгъзаларына рәттән тагып өлгергәннәр: башта иң яхшы эшләүчеләргә, аннан соң яхшыларга, бераздан урта кулга, һәм, ниһаять, калганнарына. Уравниловка аркасында, һичшиксез, начар эшләүчеләр откан, яхшылар — оттырган.
һаман укыйм, һаман тырышам: һәр кеше турында бер үк шаблон сүзләр: фамилия, исем, атасының исеме, вазифасы, туган елы, пар- тиялеме-түгелме икәнлеге, белеме, адресы һәм җәмгыять эшенә катнашуы. Шуның белән бетте, һәм барысының диярлек сыйфатлары бер тигез — ударниклар. Аерма да бар икән — утыз дүрт кешенең уналтысы югары белемле, уникесе ун класс бетергән, алты кеше — училище. Бу кенәгәдә рәсми тышкы сыйфатлары гына язылган. Ә миңа тәрбия эше өчен экипаж әгъзаларының эчке сыйфатлары кирәк. Кешенең эчке сыйфатын таный, бәяли белү ифрат авыр, ә минем эштә ансыз булмый.
Моторист-электрогазосварщик Перечепидороганы тирәнрәк өйрәнү теләге белән сейфтан аның «Диңгезче паспорты»н алам. Беренче биттә фоторәсем. Урта яшьләрдәге бер кеше, боеграк чырай белән миңа карап утыра. Күз карашында бераз курку да бар шикелле. Хәер, документ өчен эшләнгән фоторәсемнәрдә бу табигый хәл. Башка паспортларны актарып карыйм. Барысының да күз карашлары бер төрлерәк. Тетрәнеп киттем: өсләрендә соры пиджак, һәммәсе кара галстук таккан. Исемә төште: бит мин үзем дә рәсемгә гел шул соры төстәге пиджак киеп төшәм. Документлар әзерләгәндә кадрлар бүлегендә: «Ак күлмәк, кара галстук, соры пиджак киеп төшәргә тиешсең»,— дип алдан кисәтеп куялар. Паспортка баскан мөһер рәсемдәге пиджак өстенә туры килә. Кара пиджакка басылса, ул күренми икән...
Башлап экипаж әгъзаларының бер мөһим сыйфатын өйрәнүдән башларга ниятләдем: һәркемнең вәгъдәсе белән гамәле арасындагы аерма бармы? Зурмы ул аерма? Аңа коллектив нинди бәя бирә, һәм ул үзен кемгә саный?
Шундый мәшәкатьле уйлар эчендә баш ватып утырган арада «Академик Арцимович»ны төяп тә бетергәннәр. Бераздан пограничниклар һәм таможенниклар килеп, чикне «ябып» куйдылар. Без чикнең «теге ягында» калдык. Туган ил белән турыдан-туры элемтә бетте. Әнә, ирләрен алты гына сәгать күреп калган диңгезче хатыннары безгә кул болгыйлар. Арада — бушлык. Шул бушлык аша бары тик радио дулкыннары гына үтеп чыга ала.
Без яңадан сәяхәттә. Бусында юл тагын да озынрак. Алда — Кара диңгез, Урта, Кызыл, Гарәп диңгезләре, һинд океаны. Фарсы култыгы һәм Тигр белән Ефрат кушылудан барлыкка килгән Шатт-ел-Га- рәб елгасы. Без шул елга ярындагы шәһәргә диңгезче Синдбад каласы Басрага йөк машиналары төяп барабыз.
Сау бул, туган ил! Көт безне!
Ролкер
Җилкәнле флот заманында кораб төрләре аз булган. Мачта санына, җилкән рәвешенә карап, бриг, бригантина, барк, баркентина, шхуна, галеон, клипер һәм тагын берничә төрле кораб. Алар бер үк төрле эш башкарганнар. Корабларны хәрби һәм сәүдә флотына бүлеп
тору да булмаган. Ул чорда ерак диңгезләрдә йөрү куркыныч тоелган. Юлда пиратлар очрап торган. Шунлыктан, һәр кораб туплар һәм мылтыклар белән коралланган булган.
Мин хәзер «ро-ро» корабында эшлим. Пароходчылыктагы иң яңа, иң катлаулы автоматика куелган, иң кыйммәтле теплоход бу. «Академик Арцимович»ны моннан өч ел элек Марсель белән Монте-Карло ♦ арасындагы «Ля Сейне сю Мер» исемле кораб верфендә төзегәннәр. Корабның тизлеге — сәгатенә унтугыз миль. Юлда очраган күп паро- § ходларны җиңел генә узып китәбез без. Адәм баласының канында = ярышу дәрте яши булса кирәк. Ярышта җиңү шатлык китерә. Ләкин g тизлекнең бер начар ягы бар: тиз йөрешле корабта юл да тиз үтелә. >■ Бүген Кызыл диңгездә барасың, һава эссе. Икенче көнне кораб Урта 5 диңгезгә чыга. Монда җылы. Өченче көнне «ро-ро» инде Кара диңгез- ? дә. Монда кыш. Тән шушындый капыл үзгәрешләргә өлгерә алмый,— 2 салкын тия Күзәтеп йөрим — диңгезчеләрнең күбесендә томау. ♦
«Ро-ро»га күнегеп булмый әле. Минем элек эшләгән корабларым- « да йөкне трюмга төйиләр иде. Трюм—базга охшашлы палуба астын- ~ дагы чокыр. Аның өсте капкач белән ябыла. Зур корабларда җиде- g сигез, урта тоннажлыда—дүрт трюм була. «Ро-ро»ның эче — тоташ _ бер трюм, бер бина. Завод цехын, гигант гаражны хәтерләтә ул. Па- £ лубада мачта да, трюм капкачлары да, чыгырлар да юк. Палуба s ачык, киң, иркен, авианосецныкына охшаган, йөксез йөзгәндә палу- ” бада футбол уйныйбыз. и
«Ро-ро»пың коерыгына (ахтерштивеньгә) рампа беркетелгән Ko- s раб причалга арты белән килеп туктый. Рампа ярга төшерелә, һәм яр s белән кораб арасында күпер хасил була. Койрыкта зур тишек (аппарель) уелган. Рампа ярда, аппарель — ачык, хәзер кораб төяргә әзер. Ярдан судно эченә машина агымы ургыла. Трюм тулгач, машиналар агымы твиидекка, ниһаять, кардекка юл тота. Кардек тулгач, агым өске ачык палубага күтәрелә башлый. Матрослар кораб эченә кергән һәр машинаны палубага чылбыр белән беркетеп торалар. Беркетмә- сәң, алар шторм вакытында үзара бәрелешеп, челпәрәмә килеп бетәр иде. Алай гына да түгел: көчле штормда урыныннан купкан машина корабның бер як бортына килеп бәрелә дә бортны тишеп чыга Кораб бата Диңгезгә чыкканда, кораб эчендәге һәр нәрсә үз урынына беркетелгән булырга тиеш. Кораб эчендә йөргәнегез булса, күргәнсездер: каютадагы урындыкларга кадәр идәнгә беркетелгән була Коридор стеналарында чайкалу вакытында тотынып йөрү өчен махсус тотка — култыксалар сузылган. Андый тоткалар — култыксалар ванна бүлмәсенә, һәр трапка, хәтта гальюннарга да куелган
Мондый кораблар бары тик җитмешенче елларда гына барлыкка килде һәм алар докерларның эшләрен җиңеләйтте. Гади пароходка йөк төягәндә көчәнеп эшләргә туры килә иде. «Ро-ро»га дүрт-биш сәгать эчендә бөтен йөк җиңел генә төялеп бетә.
«Академик Арцимович» зурлыгындагы гади пароходны төягән арада без Кубага барып кайта алабыз. Ләкин отыш оттырышсыз булмый. «Ро-ро» су үтми торган аерым отсекларга бүленмәгән, корпусы тишелү белән, ул бата Шунлыктан мондый корабта йөзү күпкә җаваплырак.
йөк ташыган өчен кораб хуҗасына акча (фрахт) түлиләр. Советлар Союзындагы һәр пароходның хуҗасы — дәүләт. Без дәүләткә зур табыш китереп торабыз Мәсәлән. «Академик Арцимович* чит ил акчасы (валюта) белән хисаплаганда елына миллион ярым табыш бирә Аны Франциядән җиде миллионга сатып алганнар Димәк, кораб үз хакын дүрт-биш ел эчендә кайтара да калган гомерендә гел файдага эшли
Дәүләт безгә жиде миллион сумлык кораб тоттырган — өстә зур җаваплылык.
«Шангрела»
Траптан өскә күтәрелгәндә, «Академик Арцимович»ның палубасында тыз-быз машиналар йөри иде. Шул чак беренче тапкыр авианосец күрүем исемә төште.
Ул чакта без экспедициядән кайтып килә идек. Атлантик океан аша хәвеф-хәтәрсез үтсәк тә, Бискай култыгында каты штормга эләгеп, өч тәүлек буе үлем белән көрәшә-көрәшә тәмам хәлдән тайган идек. Азык-төлек тә бетеп килә. Азык сатып алыр өчен без Мальта атавындагы Ла Валетта портына тукталдык.
Ул чакта Мальта Британиягә буйсына, Ла Валетта — инглиз хәрби флоты торган база иде.
Тоташ таш каплаган таулы утрау. Биек кыялар чорнаган тыныч бухтада хәрби кораблар тезелгән.
Моннан өч мең ел чамасы элек Мальтага финикиялеләр килеп утыр-ганнар. Алардан соң — борынгы греклар, римлеләр, гарәпләр, төрекләр, испаннар, Венеция республикасы кешеләре, ниһаять, инглизләр. Килмешәкләр атау халкы белән аралаша, аңа кушыла торганнар. Нә-тиҗәдә, гажәп үзенчәлекле мальта халкы барлыкка килгән Мальта- лыларның хәзер нинди этник группага керүен ачыклавы шактый катлаулы. Алар монда яшәгән һәр милләткә бераз охшаганнар, һәм, шул ук вакытта, үзләренә генә хас сыйфатлары да бар. Хатын-кызлары чегәнгә тартым. Аларда темперамент һәм ут чәчрәтеп торган җенси көч барлыгы сизелә. Яннарыннан узганда кайнар дулкын бәрелгәнен сизеп үтәсең. Галәмне хәйран калдырырлык батырлык күрсәтәсең килеп китә.
Атауда күп гасырлар дини оешма—Мальта ордены яшәгән. Аның тәэсире әле һаман сизелә: Ла Валеттаның урамнарында йөргәндә минут саен көрән йон чикмән киеп, билен кылдан ишкән бау белән буган капуцин монахлары очрый. Квартал саен — собор, һәр юл чатында — Иисус Христос сыны. Ябык тәнле шәрә ир, шуның аяк-кулларына кадак кагып, зур тәрегә беркетеп куйганнар. Кадак кергән җирләрдән кан саркып тора Шундый сыннарны күрү белән тәнем чымырдый, кәефем кырыла Иисусның интегеп үлүе белән сәүдә итү түгелме соң бу? Канлы җәза күрсәтеп, кешеләрнең исләренә төшереп тормаска иде. Бу дөньяда кан кою, җәбер болай да җитәрлек бит.
Шәһәрдән чыгып, тауга күтәрелә башладым. Ташны чокып ясалган юл. Ул электропоезд өчен салынган монорельс юлын хәтерләтә. Көпчәкләр ташта тирән эз калдырганнар Нигә кирәк булган бу юл? Нәрсә җигеп йөргәннәр борынгылар атмы, ишәкме, үгезме? Мин, юл буена утырып, бик озак тояк эзләре табарга тырыштым. Юк иде тояк эзләре. Таш көпчәкле гигант арбаны бәлки коллар йөрткәндер? Я булмаса — җил, кояш, су көче? Борынгыларның яшәү серләрен гасырлар каплап киткән. Дөрес, эзләре калган аларның. Алар яккан учакларның көлләре, тузанга әйләнгән сөякләре калган.
Шулар турында уйланып кайтып киләм. Ла Валетта шәһәренең үзәк урамы. Киң асфальт юл. Юлны аркылыга үтеп чыга башладым. Урам аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга карыйсың. Мин дә шулай эшләдем һәм уңга карау белән очып килгән гигант автобусны күреп алдым. Алга омтылдым һәм аяк таюдан гөрселдәп юлга капландым. Очып килгән автобусның җиле битемә килеп бәрелде. «Менә кайда икән әҗәлем . » — дип, шелтә һәм үкенү аша уйлап өлгерүгә,
тормоз сызгырды, чәлпәрәмә килеп, пыяла ватылган тавыш ишетелде. Пассажирлар чыелдап алды. «Хәзер мине сытып китәчәк...» Автобус көпчәге минем кабыргама килеп терәлде һәм туктады
Күлмәгемне автобус тәгәрмәче астыннан суыра башладым. Тукыма ертылды, уч төбе зурлыгы ситса көпчәк астында калды *
Ул арада пассажирлар автобус ишегеннән юл читенә коела баш- ь ладылар. Кемдер изүемнән эләктереп алды — шофер икән. Өстендә < зәңгәрсу униформа, күзләрендә нәфрәт очкыны Елмаеп, инглизчә * рәхмәт әйткән булам Каяндыр полисмен калкып чыкты, кесәсеннән < блокнот чыгарып, язарга кереште. Ә мин һаман шоферга рәхмәт укыйм, с Шофер сүгенә. Ниһаять, ул куллары канга буялган ике хатынны жи- * тәкләп алып килде. Салон белән шофер кабинасы арасындагы пыяла =х ватылган, ике пассажирның куллары яраланган Мине полиция уча- § стогына алып киттеләр Иркен генә бүлмә, дерматин тышлы йомшак . диван. Тәмәке исе һәм шушы йортка эләккән кешеләрдән чыгып кал- * ган бәхетсезлек сулышы. £
Берничә минуттан полиция участогында судья һәм адвокат бар- х лыкка килде. Автобус астыннан чыгуыма ярты сәгать үттеме икән, ми- 2 ңа суд ясап өлгергәннәр иде инде. Ике мең биш йөз фунт штраф. Бу х суммага куллары яраланган ике пассажирның эшсез калу бәһасе дә « кушылган иде Кесәмдә ике ‘ай эшләп алган төгәл унөч фунт валюта. “ Суд карарына кул куярга туры килде Штрафны түләү өчен өч ел эш- < ләргә тиеш идем мин Экспедициядән кайткач, рөхсәтсез автобус ас- £ тына кергән өчен ел буена утыз процент эш хакымны басып торды- х лар Утыз проценттан күбрәк басарга ярамый икән Закон гадел бит гУЛ
Юлга егылуымның сәбәбен соңыннан ачыкладым: беренчедән, шәһәргә чыкканда, аягыма яңа туфли кигән идем, икенчедән, инглиз машиналары, инглизләргә хас тискәрелек белән, юлның уң ягыннан йөриләр. Урам аркылы чыкканда башта уң, аннан сон гына сул якка карарга кирәк булган. Без киресенчә эшләргә күнеккәнбез. Ике мең биш йөз фунт штраф миңа аң кертте: инглизләр җирендә аларның законнарын сакларга кирәк.
Автобус астына кереп чыкканнан соң төне буе машиналар күреп саташтым Уянуга, безнең корабка янәшә АКШ авианосецы «Шан- грела»ны куйганнар иде. Урта гасырларда Тибет тауларында Шанге- ре-Ла исемле әкияти бер ил бар икән дип ышанып йөргәннәр. Янки- лар корабларына шул ил исемен кушканнар
Корабның күккә төзәлгән ракеталары бездән унбиш-егерме метр ераклыкта гына тырпаешып торалар иде Палубага тезелгән самолетлар арасында кораллы солдатлар йөри
Авианосец янында безнең кораб балалар уенчыгы хәтле генә булып калды. Бу йөзә торган металл аэродромның кораб булуына ышанасы да килми иде
Көн кичкә авышты. Авианосецның корылмасында неон утлар кабынды. Янкилар атау халкын банкетка чакырдылар Гадәттә, хәрби корабларны кеше күзеннән яшеребрәк тоталар аның эченә теләсә кемне кертмиләр. Күп илләрдә шулай Америкалылар, үзләренең көчле булулары белән масаепмы, үзләре үк чакырып алалар Янәсе: «Күрегез әйдә, безнең әнә нинди дәһшәтле коралларыбыз бар! Без гайрәтле Без бай Җир йөзендә безгә каршы тора алырлык ил юк » Масаю гына да түгел бу Америка ысулында үзләренең кораллы көчләренә реклама ясау һәм без җиңелмәслек дип халыкларны ышандырырга тырышу иде Тарих гадел Җир шарын яулап алырга теләгән һәр милләт юкка чыга килгән. Кораллану, яулап алу белән мавыгуларын дәвам итсәләр, америкалыларны да шул ук язмыш көтә.
Караңгы төшкәндә авианосецның палубасында гөрләтеп оркестр уйный иде инде. Атау халкы «Шангрела» янына жыела башлады. Шуларга ияреп, без дә тамаша карарга киттек.
Палубага өстәлләр тезеп куйганнар. Өстәлләрдә төрле эчемлекләр, кока-кола, сэндвич, чәйни торган резинка. Оркестр Америка гимнын уйный Мачталарда төрле төстәге утлар яна. Хәрби матрос авианосец карарга килгән кешеләрне каршы алып тора: биш кешене бергә җыеп, кулындагы бауга тотындыра да авианосец эченә алып кереп китә. Сукыр кеше шикелле, матрос кулындагы бауга тотынып ияреп барасың.
Без авианосец эчендә ярты сәгать чамасы йөреп чыктык. Корабның эче тулы самолет, корал һәм бомба иде. Очарга тиешле самолетны лифт белән өске палубага менгерәләр, ул шуннан һавага күтәрелә. Бомба ташлап кайткач, кире палубага куна. Пентагон шушындый кораблар белән үлемне җир шарының теләсә нинди почмагына ташый ала.
Аңламыйм мин. Үлем белән уйнау елдан-ел кыйммәтләнә. Шул кыйммәткә төшкән уенга кешелек дөньясының көче тотылып тора. Борынгы заманда кылыч, ук, сөңге белән сугышканнар. Хәзерге көн сугышчысы кулында ун миллион доллар торган дәһшәтле самолет- истребитель. Борынгы сугышчы бер атуда бер кеше үтерә алган булса, хәзерге америка хәрбие кнопкага гына басып, миллионлаган кешене юкка чыгара ала. Кешелек тарихында моннан да зур вәхшилек булганы юк иде әле.
«Аллага шөкер, сугыш юк, без тынычлыкта яшибез»,— дип юана- быз без. Җир йөзендә икенче бөтендөнья сугышы беткәннән соң гына илле миллионга якын кеше үтерелде. Кан коюның тукталып торганы юк. Сугыш һаман бара Тынычлык өчен көрәштә без төрле оешмалар төзибез, конференцияләр җыябыз, тынычлыкны яклап, кайнар нотыклар сөйлибез. Ә сугыш һаман дәвам итә.
Чит ил портларында торганда, мин АКШта чыккан газеталарны укыйм. АКШ хөкүмәте дә үзенең «тынычлык өчен көрәшүе» турында шапырынырга ярата. Корал ясарга фәрман биреп, җир шарының төрле почмакларына кораллы гаскәрләр җибәрүче чиновниклар тынычлык турында ләчтит саталар. Әгәр гади кеше алдаса, аны ялганчы диләр. Хөкүмәт ялганлавы политика дип атала.
Төрек балалары
Инде икенче тәүлек «Академик Арцимович» диңгездә бара. Октябрь азагы. Сәяхәттә йөргәндә, ел алышынуын сизми каласың. Узган китүдә яз якынлашып килә иде. Без диңгездә чакта кар эрегән, алмагачлар чәчәк аткан. Без диңгездә чакта җәй үткән, чәчәкләр коелган, көз килгән. Сәяхәттә йөреп, матур җәй көннәрен күрмәгәнбез, яшел үлән үскән җылы җирдә яланаяк йөри алмаганбыз, агач яфраклары без югында коелган. Бер яз, бер җәй бездән башка үткән.
Бу юлы без киткәндә төньяк җиле исә, карлы яңгыр ява иде. Җепшек кар бөртекләре иллюминаторга килеп бәрелә. Кар эри, суга әйләнә, күз яше булып, иллюминатор пыяласы буйлап тәгәрәп төшә. Кораб елый Горизонт тонык Тирә-якта шомлы караңгылык. Кораб дерелди, яңгырга чыланган ат шикелле, өстенә коелган суны селкеп ыргытырга тырыша Мачталарда юеш җил улый.
Көчле давыл вакытында дулкын юклыгы шомландыра башлады. Карлы яңгыр җил кузгаткан дулкыннарны сүндереп тора иде. Кораб
һаман алга бара Аның зур максаты бар. Кеше дә шулай: максаты булганда, ул туктамый, бара Егылса — тора, тагын атлый. Безнең максатлар— шул ук маршрут, теләкләр — алга куучы шул ук мотор. Максатлар бар чакта, теләкләр көчле чакта без бәхетле
Язмыш безнең үз кулыбызда дип ышанып юанырга тырышабыз без Чыннан да шулаймы икән? Ә сугыш? Туган жиреңне яулап алу- * чыларның дагалы итекләре таптавы? Язмыш — катлаулы мәсьәлә. 5 Сәяхәтнең карлы яңгырдан башлануы — менә нәрсә борчый мине. §
Яктырганда Босфорга килеп җиттек. Бугаз эченә ничәнче мәртәбә 5 керүем икән? Диңгезләрне тоташтырып торучы су юлы һәр килүдә яңа § чырай белән каршы ала. Күренешләрнең моңа кадәр кабатланганнары =» юк әле. §
Эчкә керә башлагач, чайкалу сүнде Бугаз эчендә безне тынлык ко- 5 чаклап алды Сабыр, көзге канәгатьлек хөкем итә иде Босфорда. Кы- ~ рымда һәм Анатолия ярларында гына очрый торган әбиләр чуагы ♦
Анатолия ягындагы яшел таулар өстеннән кояш күтәрелеп килә, и Галәм сыек алсулыкка буялган. Тау сыртлары сыек алсу Торакларны. ® су көзгесен, һавадагы кошларны без килүгә алсуга буяп куйганнар. 2 «Алъяпкычың алсу-алсу.» искә төште. «Таңның алсуланып атуы — кодрәте яңару түгелме икән?» — дип уйлап куйдым.
Босфор аша мин кимендә йөз мәртәбә үткәнмендер. Аның шушын- х дый булуын беренче күрүем иде. Мондагы таң — үзе бер могҗиза £
Офык артыннан йортлар йөгерешеп каршыбызга чыга башладылар, u Зур һәм кечкенә, җыйнак һәм тупас, күркәм һәм ямьсез, көләч һәм £ җимерек кашлы йортлар Нилектән һәр эштә кешенең эчке һәм тыш- Ё кы кыяфәте сурәтләнеп кала икән? йорт үзенең хуҗаларына охшаган була.
Тау кабыргасындагы яшел чирәмлектә балалар уйнап йөри Төрек балалары. Тауга каршы йөгерешеп менәләр дә аска таба, мәтәлчек атып, тәгәрәшеп төшәләр. Аларның гөж килеп шатланып кычкыруыннан кораб артыннан ияреп очкан акчарлаклар, шикләнеп, чнткәрәк тайпылалар
Чирәмлектә уйнаучы балаларның ач-ялангач булулары ихтимал, һәрхәлдә, бинокльдән караганда шулай тоела Тез башлары, җиңнәре ямаулы. ярлылык таныклыгы ул ямаулы кием Ә нигә алар шулай тәмле, шулкадәр шат уйный беләләр? Бай балаларының шулай ләззәтләнеп уйнаганнарын күргәнем юк минем. Әллә байлыкны балаларга тиешле шатлык бәрабәренә алыштырып алалармы икән?
Минем балачак утызынчы елларның уртасына туры килде. Кибеттә ситсы сатылганын озак еллар хәтерли идек. Әтигә яңа тун тектеләр. Аның иске туны абыема, абыйның туны миңа күчте. Шул. бнш-алты ел киелгән кайры тун икенчедән алтынчы класска китереп җиткерде Алтынчыда язгы сабан вакытына кадәр генә укырга туры килде Дөресен әйткәндә, бишенчегә дә ел буе йөреп булмаган иде. Сүз тун турында бит Әйбәт тун иде ул. Яңа каткан көзге юка боз өстендә чаңгы шуганда суга батсаң, өйгә кайту белән, әни күргәнче тунны мич башына ыргытасың Икенче көнне мәктәпкә киеп барырга ул әзер Тунны чана итеп таудан шуарга да була иде. Чаңгыда йөргәндә, бер мәртәбә тимер ыргак белән йөк машинасына ябыштым Аяк карга батты Үзем егылып калдым, тунымның җиңе, умырылып чыгып, ыргакка эләгеп, китеп барды
Безнең балачак, балдак кашындагы асылташ шикелле, хәтер түрендә ялтырап күренеп тора Шул күренешнең иң затлы бизәкләре — уеннар Туплы, качышлы уйнау, шар сугу, авыл башындагы чирәмлектә кичләрен сыер саклау, урманга бару Кышкы озын төннәрдә тан атканчы әкият тыңлау Уенның иң куанычлысы инеш аръягындагы тауларның кары эреп, чирәмлек ачылгач, шунда казан асып, «карга бот
касы» пешерү. Зур казанда ысланып, тирә-якка көйгән ис таратып, ботка пешә. Без кар астыннан яңа ачылган хәтфә чирәмлектә тәгәрәшеп уйнап йөрибез. Өлкәннәрдән шул уеннарны оештырып йөрүчеләр дә була иде.
Тәпи йөри башлаганнан алып, армиягә киткәнче дәвам иткән уен- ярыш, уен-чыныгу, уен-акыл җыю, уен-кеше булырга өйрәнү — безнең буынны менә кем тәрбияләде. Балык тоту, баллы көпшә, балтырган, какы, кузгалак, җиләк, колмак, чия, чикләвек, балан җыюлар да яртылаш уеннан тора иде. Бәләкәй арба белән утын, печән ташу да, кәрзин үрү, чабата ясаулар да уенның дәвамы иде. һәм әлеге сирәк эләгә торган бәхетле көннәр шул ук балачак уеннарның дәвамы.
Мәскәүдә министрлар дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең курслары бар. Аларны җитәкчелек итүгә уен аша өйрәтәләр. Менә нинди җитди нәрсә ул уен!
Мәскәүдәге мин торган йортта фатир биләүчеләр арасында урта белемле кеше юк диярлек. Инженер-конструкторлар, галимнәр, жур-налистлар яши ул йортта Аларның күбесе — фән кандидаты, докторлык диссертациясе яклаган кешеләр. Шул югары белемле кешеләрнең тәти киенгән, көр, тәрбияле балаларын күзәтергә яратам мин Дәрес әзерләп бетергән балаларны әти-әниләре ишек алдына һава суларга куып чыгаралар Шул тәрбияле балалар чыгу белән эскәмиягә җәелеп утыралар да, керергә рөхсәт көтеп, тилмереп, тәрәзәләренә текәлеп каталар. Аларның уенда — җиңеп чыгу, йөгергәндә — хәрәкәт, мускул ару ләззәтен тоймаулары миңа шулкадәр кызганыч тоела.
Босфор ярында шат күңелле, ут чәчеп торган ярлы балалары. Би-ноклемне рубка өстәленә куям Ярга чыгып, шуларга катнашасым — туйганчы уйныйсым килә минем.
Балалардан өстәрәк, таш койманың эчке ягында, төрек хатыны керләр элеп йөри. Таш коймага аркаларын терәп өч карт сөйләшеп утыра. Нәрсә турында сөйләшәләр икән төрек картлары? Салымнарның һаман үсә торуы, базарда ит кыйммәтләнүе, түбә ябарга калай табып булмавы, әллә картлыкның аяусыз ашыгып килүе, гомернең аяусыз тиз узуы турындамы? Белә алмыйбыз без картларның нәрсә турында сөйләшүләрен. Төркиянең премьер-министры соңгы чыгышында нәрсә әйтүен без икенче көнне үк газеталардан укып беләбез, ә картларның таш койма буенда ни турыда сөйләшүләрен, нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп утыруларын белә алмыйбыз.
Койма янындагы куаклыктан ак кәҗә килеп чыкты. Бер тын муенын сузып, картларга карап торды да үлән чемченергә кереште. Балачакның кәҗә эзләп йөргән чакларын сагыну бәгырьне ачыттырып узды.
Өченче бүлек
Если б нам служить на сише Да только б ленточки носить..
Булат Окуджава
Икария
Кара диңгездәге карлы яңгырлардан соң Эгей диңгезенең җылы кояшы нур сибә башлауга, экипаж әгъзалары, ябырылып, палубага чыктылар
Кок Бандура белән ипи пешерүче Нина бәрәңге әрчиләр. Боцман
Марчук Новороссийск портында торганда өзелгән швартов бавын ялгап азаплана Моторист Перечепидорога, баббит белән ышкып, двигательнең клапанын шомарта Саф һава, тыныч диңгез һәм җылы кояш аларның кәефләрен күтәреп җибәргән. Диңгезчеләрнең кояш җылысында шулай ләззәтләнеп, салмак кына эшләп утырулары авыл җирендә яшәүче игенчеләрнең көндәлек тормыш ыгы-зыгысын хә- * терләтә иде. £
— Нина. яучы, җибәрсәләр, әнә теге атау патшасының малаена £ кияүгә чыгар идеңме? — дип сорады боцман ипи пешерүче кыздан =
— Нишләп мин чит ил кешесенә кияүгә чыгыйм ди. Анда бит ка- £
питалистлар. *
Кок Бандура кызның җавабыннан гаеп тапты булса кирәк, кет- - келдәп көлде, тәмәке кабызды.
- Нина, сиңа ничек виза биргәннәрдер? Политграмотаны белмисең икән син. Каян ул атауда капиталистлар булсын? Анда монахлар гы- ♦ на яши. и
— Шундый шыр атауда ничек яши ала торганнардыр, исем китә. 3 Анда бит таштан башка бернәрсә юк,— диде өлкән моторист, сүзгә ку- g шылып
Перечепидорога тәмәке көйрәтергә кереште
— Монахларга нәрсә кирәк дип беләсең? — диде Бандура.—Алар -
бит ач та яши алалар Ашыйсы килдеме, дога укыйлар да вәссәлам « Дога белән тукланып яшиләр диюем u
— Нина, әйдә без дә экипажны дога белән тукланып яшәргә өй- ~
рәтик әле,—диде кок Бандура. %
— Кимерергә сөяк бирмәсәң, боцман шундый «дога» укый башлар, аның ул «дога»сын ишетмәс өчен, көненә өч мәртәбә пешереп ашатырга да риза булырсың.
Эгей диңгезеннән калкып чыккан көрәнсу соры таулар, торган саен зурая барын, корабка таба якынлашалар Яныбыздан узгач, тагын офык артына кереп, күздән югалалар
Әнә Икария утравы. Бер-берсенә сырышып утырган көрән таулар. Көзен шытып чыккан үләннәр тауның көрән киеменә салган яшел ямаулык булып күренә. Шул ямаулыклар өстендә соры таплар — таш кыялар, валуннар төсмерләнә. Тау кабыргасында кәҗә көтүе йөри. Әнә көтүчесе дә: яшь кенә бер малай, тезләрен кочаклап, таш өстендә утыра
Борынгы греклар атауга Икар дигән бер малай хөрмәтенә Икария дип исем кушканнар Мин борынгы грек мифын сөйләргә керештем
«Икарның әтисе Дедал Крит патшасы Миноска лабиринт төзеп биргән Эшен тәмамлагач, останы туган җире Пелопоннсска кайтарып җибәрергә тиеш булса да, Мннос патша аны җибәрмәгән, үз янында тотып калган Патшалар һәр заманны шулай акыл ияләрен - акыллары өчен, осталарны — осталыклары өчен, шагыйрьләрне шагыйрьлекләре өчен үзләре янында мәҗбүри рәвештә тота торган булганнар Патшалар әнә шул осталар төзегән зур. матур сарайларда яшәгәннәр, исән чакта ук үзләренә гүзәл һәйкәлләр кундыртып калдырганнар»
— Мин узган елны Ленинградта патша сараен карап йөрдем. - диде Нина Шул сарайны ваклап бүлсәң, пароходчылыкта эшләүче һәммә диңгезчегә фатир биреп булыр иде Ә патша ул сарайда берүзе яшәгән.
— Берүзе түгел, семьясы белән,— дип төзәтте боцман.— Аның семьясында кнм дигәндә илле-алтмыш сорыкорт булган
«Туган җирен сагынып, түзәр хәле калмагач,—днп дәвам иттем мин,— Дедал бер көнне үзенең малае Икарга әйткән «Мннос көчле Атау аның кулында, әмма күк йөзе аныкы түгел» һәм шул көнне үк Дедал канат ясарга керешкән Каурыйны балавызга катырып, ике пар
канат ясаган. Ата белән малай очарга әзерләнә башлаганнар «Диңгез өстеннән очу бик хәтәр, улым,—дигән Дедал,—Зинһар, сүземне тыңла миңа гына ияреп оч. Биеккә, кояшка таба оча күрмә»
Дедал белән Икар һавага күтәрелгәннәр. Ләкин Икар, әтисенең кисәтүен онытып, югарыга, туп-туры кояшка таба очып менә башлаган. Кояшка якынлашу белән, аның канатларындагы каурыйларны беркетеп торган балавыз эрегән дә канат таралып төшкән. Икар шулай егылып төшеп һәлак булган .»
— Бу әкияттә бер ялгыш нәрсә бар,— диде кок Бандура.— Пардон, малайның канаты эрергә тиеш түгел иде. Өскә күтәрелгән саен һава салкыная Шуңа күрә, канатлар, киресенчә, туңып, ныгырга гына тиешләр иде.
— Әкият әкият инде ул, аңа ышанырга кирәк Безне бит шулай өй-рәтәләр,— дип төзәтте боцман аш пешерүчене
Мин борынгы грекларның өскә күтәрелгән саен һаваның салкыная баруын белмәүләре турында аңлатып тормадым
Бу миф адәм баласының кайчаннан бирле күккә менү турында хы-ялланып яшәвен сурәтли Борынгы греклар бездән ике мең ярым ел элек эшәгәннәр. Миф аларга кадәр тагын меңгә якын ел элек туган булса, күккә күтәрелү хыялы утыз биш гасыр тирәсе кешеләрнең теләкләрендә яшәгән дигән сүз.
Дедал белән Икар турындагы мифның тагы бер ягы игътибарга лаек: читтә яшәүчеләр шул чорда ук туган җирне сагынып җирсенгәннәр. Сагыну көчле булмаса, алар шулай, канат ясап, һавага күтәрелү турында уйларлар идемени? Сагыну, ярату, көнләшү, дөреслеккә омтылу — бу сыйфатлар борынгы грек мифларында бик калку рәвештә сурәтләнә Димәк, бездән ике мең ярым ел элек яшәгән кешеләрнең тойгылары, эчке кичерешләре нәкъ безнеке шикелле булган.
Борынгы грек мифларын укыгач, өлкән һәм яшь буын арасындагы үзара авыр аңлашу шул вакытлардан бирле яшәп килүен беләсең Икар әтисенең гадел кисәтүенә колак салмаган Унбиш-уналты яшьләрдә без дә бит нәкъ шундый булабыз. Көч күп, теләкләр ашкынулы, өлкәннәрнең киңәше, үгете безне берничек тә тыеп тора алмый. Үсмер чакта бер омтылуда бөтен дөньяны яулыйсы килә
Дедал һәм Икар турындагы миф минем бала чакта ишеткән әкият-ләремне тернәкләндереп җибәрде. Ул чакта бар авылда кич утырып әкият сөйләү гадәте бар иде. Кызганычка каршы хәзер әкият сөйләү онытылып бара Әкият хыялдан, өметтән туа Ерак бабаларыбызның хыяллары, аларның өметләре әкият белән безнең чорга ук килеп җиткән Ә без шул кыйммәтле мираска тиешле игътибар белән карарга әле һаман өйрәнеп җитә алмыйбыз.
Кичке чәй вакытында Крит атавы күренде. Ул курстан уңда калырга тиеш иде. Сулда — Карпатос утравы Без шул ике атау арасыннан Урта диңгезнең ачык өлешенә чыктык. Озакламый Африка ярлары күренәчәк. Тирә-якта иксез-чиксез су сахрасы.
Шәрык
Чит илгә беренче тапкыр чыгучы яшь диңгезчеләр белән мин бер тәҗрибә үткәрергә яратам Сәяхәт алдыннан мин аларның һәрберсен аерым-аерым чакырып, сөйләшеп алам. Шәрык ягына барганда: «Без барасы илдә нинди кешеләр яши?» —дип сорыйм. Сорауны мин бераз читләтеп, җавапка зыян китермәслек итеп бирәм. Алар миңа шәрык җирендә нинди бәндәләр яшәгәнен сөйләп бирәләр. Диңгезчеләрнең әйтүенә караганда, ул якта артта калган, ялкау, хатын-кызга хайван-
ча караучы халык яши. «Бу турыда сез каян беләсез?> дип сорыйм мин. Күбесе шул якта яшәгән кешедән ишеттек дип, икенчеләре — үзебез күрдек дип җавап бирәләр.
Ниһаять, без шәрыкның бер портына кереп, якорь салабыз. Анда берничә көн торабыз, андагы тормышны үз күзебез белән күзәтәбез Сәяхәттән кайткач, мин шул ук егетләрдән «Сез анда нәрсәләр күр- * дегез?»— дип сорыйм Диңгезчеләр сәяхәт алдыннан әйткән сүзләрен 5 чәчми-түкми кабатлыйлар Аермасы шул гына — бу юлы алар фикер- g ләрен сәяхәттә очраткан күренешләр белән дәлиллиләр. 5
Әйбәтләр үзләре. Безнең совет чынбарлыгында интернациональ | тәрбия алган егетләр. Күбесе югары белемле. Күзәтә, күзаллый, фикер * йөртә беләләр Шәркыйләргә карата бернинди ачулары, үчләре юк. Ни § сәбәп алар шулай ялгышалар? Нигә инглиз колонизаторларының шә- > рыкка яккан яласын кабатлыйлар?
Бу хәлгә мин әкренләп төшенә башладым Милли хорафәт гаҗәп ♦ озак саклана торган йогышлы нәрсә икән ул Ул стереотип рәвештә о әзер килеш килеп керә һәм, йогышлы авыру шикелле, кешене тиз ге- з нә агулап өлгерә Югары культурага, аңга ирешә алучылар гына шу- g шы хорафатка каршы тора алалар Пиджак культурасы, диплом белеме бу йогышлы авыруны җиңә алмый. ~
Кораб Порт-Сәидкә килеп җитте. Без Сүәеш каналына керергә = әзерләнәбез. Тышкы рейдка җыелган кораблардан кәрван төзи баш- ~ ладылар. Алга пассажир лайнерларын куйдылар, алар артына—«Ро- u ро» корабларын, аннан — контейнеровозларны, танкерларны Танкер- t лар артына рефрежираторлар, балкерлар һәм коры йөк йөртүче ко- г раблар тезелде. Кәрван әзер
Өлкән штурман дневальный кыз Иринаны өйрәгә
— Каналны үткәнче, буфетың бикле торсын. Бикләмәсәң, бар нәрсәңне урлап бетерәчәкләр. Хәтта үзеңне дә йозаклан тот. Алар хатын кызны урлап китәләр. Бикләп тотмасаң, бер нәрсәң калмаячак Гарәп чебенен күргәнең бармы?
— Бар. Сүриядә Тартуе портында торганда, талап тәмам интектереп бетергәннәр иде.
— Гарәп көймәчеләре дә нәкъ шул чебеннәр шикелле Куып торасың — күзеңә кереп торалар. Бернинди чара юк, берничек котылып булмый алардан
Ирина мәш килеп, савыт-сабаны, ашханә әйберләрен шкафка тутырып, бикләп йөри. Өлкән штурман, китешли, янә кисәтеп куйды
Үзең дә сак бул. Кызларны момент урлап китәләр алар Синең шикелле яшь кызны монда ун баш сарыкка, яисә бер дөягә алыштырып була.
Өлкән штурман шаярып сөйләде. Дневальный йөзендә нхлас ышану
Беренче күрүдә Иринаны әтисен каршыларга килгән бер үсмер кыздыр дип уйлаган идем мин Саф. эчкерсез, мөлаем күзләр Утыз дүртенче размерлы тәпиләр Бармак белән урап тотарлык нечкә бил һәм метр ярым озынлыгы гәүдә. Карап торырга шундый әдәпле, нәзберек безнең Ирннушка Әйе. читтән карап торганда
Узган рейста бер-бер артлы гауга куба башлагач, егетләрнең үзара ызгышуын аңлый алмыйча, шактый баш ваттым мин Ызгышуның сәбәбен. аның төп чыганагын эзләп карадым — тавыш кузгатырлык бер сәбәп, бернинди бәхәсле нәрсә дә юк иде шикелле
Комсостав салонындагы телевизорны кемдер төнгә каршы сүндермичә чыгып киткән. Телевизор иртәнгә кадәр эшләп торган Бәхеткә каршы, янгын чыкмый калды Бары тик трансформатор гына янган иде Телевизор хакында ике буйдак — өченче штурман белән дүртенче механик чәкешеп алдылар «Салонда син телевизор карап калдың»,— дип аклана иде өченче штурман «Мин синнән алданрак чыгып киттем
Соңгы вакытта син төннәрен йоклый алмыйча интегеп йөрисен»,— дип дустының канына тоз сибә иде дүртенче механик. Аларны тыңлап утыручы радиостанция начальнигы кинәт кабынып китте:
— Юкка тырышасыз, егетләр,— диде ул.— Ирина берегезгә дә эләкми Аның ярда өч йөргән егете бар Шуларның өчесен берьюлы кызган табага бастыргандай, табаннарын кайнарлап тора.
Шушы вакыйгадан соң дневальный кызны дикъкать белән күзәтергә керештем. Ул чыннан да буйдакларның икесенә дә сырпаланыбрак йөри торган кыз булып чыкты. Өченче штурман яныннан: «Син, ачык авыз, мине үзеңнеке итәргә кыюлыгың җитми»,—дигән кыяфәттә озын керфекләрен тибрәтеп уза. Дүртенче механикны очратканда- «Әгәр кыюрак кылансаң, син теләгеңә ирешер идең».— дигән мәгънәдә тирән итеп көрсенә, оялып кызарган була. Шул ук вакытта, шайтан токымы, ике балалы электромеханикның юрганы астына чумып чыгарга да өлгерә иде Көн аралаш өч егеткә радиограмма җибәреп, эфир аша аларны кайнарлап торуны искә алмаганда да. унга якын диңгезчегә Ирина: «Сез миңа ошыйсыз, мин сезнеке булырга риза һәм әзер»,— дип әйтергә җыенгандай янбашларын уйнатып, киная ясап тора иде. Шушы чәнчә бармак зурлыгы кызның кай җиренә сыеп беткәндер шундый азгын, шундый тынгысыз мәхәббәт? Сәяхәт тәмамланганчы кыз егетләрне җир тетрәнү алдыннан була торган шомлы бер халәттә тотты
Урламадылар гарәпләр безнең Иринушканы Сәяхәт тәмамлангач, ярда аның кайтканын көтеп торучы өч егетнең берсенә кияүгә чыгып, мескенне бәхеткә ирештерде.
Боцман белән матрос Алейников гарәп чебене кермәсен өчен ишек- тәрәзәләргә челтәр беркетеп йөриләр Аларга боцманның эте Жулька ияргән Эт минут саен башын күтәреп, хуҗасының күзләренә карый. Мул. ихлас ярату балкый этнең күз карашында. Эт тик бер кешене — боцман Марчукны гына ярата Ул аңа соңгы тамчы канын, газиз гомерен бирергә әзер.
Сәяхәтнең берсеннән кайткач. Марчук санаторийга китте. Путевка биргәндә санаторийга эт белән барырга ярамый дип аны кисәтеп куйганнар. Боцман Жульканы корабта калдырды. Мескен эт инде икенче атнада ук, сагынуга түзә алмыйча, чиргә сабышты. Жульканың кан басымы күтәрелде, күзләре тоныкланды, ашамас булды Яныннан узганда диңгезчеләр: «Жулька. боцман сине ташлап киттемени?»—дип сорыйлар иде. Мескен эт. «боцман» сүзен ишетү белән, палубаны тыр- ный-тырный улап елый башлый Доктор аңа резерпин һәм валерианка эчереп кенә торды Хәзер Жулька көне буе боцманнан бер карыш калмыйча, тагылып йөри. Хуҗасы белән янәшә булуга ул чиксез горурлана. куана, минут саен Марчукның аягына сырыша Диңгезчеләр боцманга ачуланып кычкырган булалар Жулька хуҗасының «дошманына» һөҗүмгә ташлана Янында эте булганда боцманга кырын карарга да базмыйлар иде
Марчук — диңгез флоты боцманы. Башка боцманнар шикелле, мөмкин булганда зур стакан белән аракы чөмерергә, эче бушаганчы ләззәтләнеп сүгенергә ярата һөнәр безнең холыкта, гадәтләребездә тирән эз калдыра. Минем төрле боцманнарны очратканым бар Аракыдан баш тартучы, сүгенмәүче боцман күргәнем булмады. Марчук сүгенүне фәнни-техник революциясе казанышларына җайлап үзгәрткән, камилләштергән «Мин сине космик орбитага чыгарып фәлән иттем!»—дип кычкырды ул, мәсәлән, кагыйдә бозып, юлны аркылыга кисүче бер корабка, «Алкоголик» урынына ул «алконавт». «кораб»ны ннглизчәрәк итеп «шипайло» дип йөртә иде. Узган атнаны аның авызыннан аракы исе килгәнен сизгәч: «Бу юлы кемнең туган көнен юдыгыз?» дип сорадым. «Кичә русның калын стаканының ике йөз еллык юбилее иде»,— дип җавап бирде Марчук.
Кайчакта Жульканың чиктән тыш эчкерсез мәхәббәте хуҗасының «җинаятенә ачарга ярдәм итә. Эт эчтән бикләнгән ишеккә күзләрен мөлдерәтеп карап утырса, каютада «алконавтлар» бәйрәменең кызган чагы була.
Сүәеш каналын үтү — авыр һәм жаваплы эш турында диңгезчеләрнең пафос белән сөйләгәннәрен ишеткәнем юк минем. Алар эшнең авырлыгын юмор белән жиңеләйтергә тырышалар. Каналны үткәндә бер тәүлек күперчектән төшмичә, зур дикъкать белән карап барырга кирәк Як-якка тайпылырга, алга китәргә һәм артка калырга ярамый Шушы җаваплылыкны боцман «итәккә тагылып йөрү» дип атый «Эшебез шундый жаваплы безнең, аны уңышлы башкару өчен, чыдам һәм батыр булырга кирәк»,— дип аңлатканны ишетсәләр, диңгезчеләр сине көлкегә күтәрерләр иде. Каналга керер алдыннан кораб борынына прожектор астылар Про-жекторны карап бару өчен ике гарәп электригы утырды Безнең эки
пажда ике электромеханик һәм ике электрик бар Алар, билгеле, бер « прожекторны гына көйләп бара алырлар иде. Гарәпләргә эш кирәк. = Шунлыктан алар мәҗбүри рәвештә корабка үз электрикларын утыр- g талар Электриклардан тыш, каналны үткәндә, швартов бауларын яр- _ дагы тумбаларга илтү өчен көймәчеләр кирәк була Аларны да Мисыр ж кешеләре башкара. s
Корабка күтәрелү белән, гарәп электриклары безгә таләпләрен бел- < дерделәр: алар көймәчеләрдән аерым яшәргә, аерым өстәлдә ашарга >- тиешләр Көймәчеләр — кара халыктан, электриклар исә югарырак^ катламнан Феодаллык чорыннан калган ак һәм кара сөяккә бүлү га- £ дәте белән без менә шулай очраштык
Электрикларга аерым каюта табып бирдек Алар көймәчеләргә кадәр ашарга риза булдылар. «Инженер катламыннан» булган электрикларга һәр ике сәгать саен кофе әзерләп бирергә вәгъдә иттек Ниһаять, рубкага ике лоцман күтәрелде. Болары да зәңгәр канлы аксөякләр токымыннан иде Аларның икесенә нке аерым каюта, үзләре теләгән ашамлык Бу мәсьәлә дә хәл ителде Ниһаять, якорь күтәрдек
Порт-Сәид каласында эңгер-меңгер вакыты иде Портларның тәрәзәләре безгә карап калалар, түбәләрдә төрле төскә буялган неон утлар яна «Марлборо», «Кэмл», «Мерседес-бенц», «Сони». «Колгейт», «Датсун», «Грюндиг», «һнлтон*—тагын әллә нинди гарәп теленә ят, сәер Европа, Америка сүзләре. Алар ничек Африка җирендәге гарәп каласына килеп кунаклаганнар? Неон хәрефләрдән теркәлгән жор, нахал сүзләр синең күзеңә керергә торалар Акча эзләүче сүзләр Акчалы кешене сагалап йөри торгач, алар кеше аягы тимәгән джунглнләргә үтеп керәләр Неон сүзләр черки шикелле бызылдыйлар, күзеңә сукыр чебен булып керергә торалар Алар ихтыярыңны буып тоталар да. сатып алырга кыстап, бер генә минут та тыныч яшәргә ирек бирмичә, котырталар, вәсвәсәлиләр, әйбер сатып алмыйча яшәп булмый дип ышандырырга теләп, көне-төне бимазалыйлар
Ниһаять, реклама сүзенә буйсынып, син ул тәкъдим иткән әйберне сатып аласың Хәзер бәхетлеме син? Түгел Сиңа тагын нәрсәдер кирәк Реклама тагын кыстый Син тагын реклама кушкан әйберне алырга тиешсең.
Буржуаз чынбарлыкта реклама «Менә бу әйберне сатып ала алма- саң, бәхет юк сиңа»,— дип акыра, сиңа шуны ышандырырга тырыша Реклама ялгыз түгел, аның кулдашлары бар әйбер кирәклегенә инанып өлгергән күршең, хатының, балаларың Ул шулар аша да кыса Башка чара калмагач, әйбер алырга, мал жыярга керешәсең Реклама сүзен тыңлап алган ашамлыклар сине симертә — йөрәгең начар эшлн башлый Кием-салым күплеге сине колга әйләндерә йорт җиһазлары, фатирындагы урынны биләп, синең үзеңне кысрыклаганнан кысрык-
s. «К у.» М S 65
ЮЛДА УЙЛАНУЛАР
лый бара. Завод-фабрикалар көне-төне әйбер ясый. Магазин аны сата. Заводлар син сулыйсы һаваны йотып торалар. Сиңа күләгә бирергә тиешле агач бүлмәңдәге урындыкка, син укыган газетага әйләнә. Синең чишмәңнең суын завод эчеп бетергән. Урамны машиналар яулап алган Анда сиңа урын юк. Табигать тапталган, сытылган. Син йоткан һава—завод торбасыннан күтәрелгән төтен, машиналар карыныннан чыккан газ ул. Химик ашлама белән ашланып үскән бодай бөртеге белән тәнеңә агу үтеп керә.
Шушы хакыйкатьне Европа илләрен, АКШны, Японияне күргәч кенә аңлый башлыйсың. Ләкин аңлау сиңа бернинди куаныч китерми. Син — көчсез. Тәракъкыятькә каршы торырга бернинди чараң юк. Фән, техника казанышлары тудырган индустриаль комсызлык бу.
Исем кушу
Каналдан Урта диңгезгә чыгып, юлларын дәвам итүче корабларга карап торам Янымнан егерме дүртенчесе уза. Кызыл диңгездән бу якка чыгучы кәрванда кырык өч кораб булырга тиеш. Аларның чыгып бетүләрен инде утыз минут көтәбез. Тагын бер кораб узды.
Янымнан узган һәр кораб эчендә әллә нинди серләр бар шикелле тоела. Корылмага тезелгән түгәрәк иллюминаторлардан тонык, басынкы утлар күренә. Эчтә ниндидер шәүләләр кыймылдый Хатын-кыз, балачага йөргәне күренеп кала. Болары, һичшиксез, хатыннары, балалары белән бергәләп сәяхәткә чыккан диңгезчеләр булырга тиеш. Аларны күргәч; «Их, мин дә шулай гаиләмә дөнья күрсәтеп йөрсәм иде!» — дип уйлап куям Ләкин безгә семьяны йөзүгә алырга рөхсәт ителми, ярамый Иллюминаторларга карамаска тырышам Кораб исемнәрен укырга керешәм «Давыл көрәшчесе»—Нью-Йорк. «Океан сәүдәгәре»— Балтимор. «Техасның алтын йолдызы»—Сан-Диего — болары Америка кораблары Исем кушучыларга әдәплелек җитеп бетми Исемнәр кирәгеннән артык яңгыравык һәм бераз шапырынуга көйләнгән. «Зәңгәр йөгерек дулкын»—Тулон, «Рамана Рашель»—Гавр, «Сөйкемле дустым»— Сен-Назер: болары француз кораблары Француз пароходларын иркәлисе, назлап аркаларыннан сыпырасы килеп китә «Изге Пантелеймон»— Пирей, «Тәүратчы Матвей»—Салоники, «Спнрус Паподмит- риу»— Пирей: греклар изге пигамбәрләр, дин әһелләре исемен яраталар «Дмитрий Жлоба»—Новороссийск, «Вытегралес»—Архангельск, «Украина компартиясенең XXIV съезды»—Одесса — болары безнең илнеке, тугандаш кораблар.
Босфорга керер алдЫннан өлкән штурман Кара диңгез пароходчылыгы корабы «Зоя Космодемьянская» белән радиотелефоннан сөйләшеп алды.
— Зоечка Космодемьянская, мин — Леня Арцимович, ишетәсеңме?
— Ишетэм, Ленечка Нәрсә кирәк сиңа?
— Чүпрәм бетте Ипи пешерергә йөз грамм чүпрә кирәк иде.
— Шлюпка җибәр, бирербез.
Мәшһүр галим белән герой-партизан кызның диңгездә чүпрә турында сөйләшүе мәзәк тоела. Аларның исән кеше шикелле үзара сөйләшә алулары да гаҗәп.
Безнең ил корабларына, кагыйдә буларак, тарихта эз калдырган күренекле шәхесләр, революцион-тарихи вакыйгалар, шәһәр, елга, бөек төзелешләрнең исемнәрен куялар. Канчакта әйтер өчен авыр исемнәр дә очраштыргалый Генуя агенты бер мәртәбә «Вытегралес» сүзен әйтә алмыйча, ярты сәгать чамасы газапланды. Артык көчәнүдән мескеннең кан тамырлары бүртеп чыкты, күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Безнең экипаж академик Лев Андреевич Арцимовичның гаиләсе һәм СССР фәннәр академиясе белән даими элемтә тота 25 февральдә Арцимовичның туган көнендә аның кичәсен үткәрергә төрле илләрдән галимнәр жыела Бер мәртәбә шундый очрашуга мине дә чакырдылар Анда Лев Андреевичның шәкерте академик Роальд Зиннурович Сәгь- диев тә бар иде.
Корабка исем куюда аерым бер максат истә тотыла. Хосусый флот < биләүчеләр корабларына хатыннарының, әти-әниләренең, балаларының 5 исемнәрен кушалар. Зур пассажир лайнерларына ил, халык исемнәре ; кушыла. Җилкәнле көймә белән ялгызы жир шарын урап чыккан алтмыш өч яшьлек герой диңгезче Френсис Чечестер яхтасына «Картлык— * комачауламый» дигән исем биргән. Әйбәт исем бит
Порт-Сәид артта калды.
Инде өч сәгать каналда барабыз. Ниһаять Синай чүле ягыннан кояш калкып чыга башлады. Хәзер чүлдә яңа тормыш башланачак. Ко.м өс- ♦ тендә яшәүче җан иясе, эсседән качып, жир астына кереп посачак u Үсемлекләр, бөрешеп, кояштан яшеренү юлын эзләячәкләр Синай ягында — соргылт ком сахрасы Бернинди торак йортлары күренми. g
Офыктан офыкка җәелгән жансыз ком океаны. Соңгы тапкыр үткән сәмум жиле дулкыннар калдырып киткән Күтәрелеп килгән кояшның £ көрәнсу-кызгылт нурлары чүл өстендәге бер жөйне яктыртты Шул жөй- х гә бинокльне төбим — кеше эзе Кайнар ком өстеннән жәяү үтәргә ” кемнеңдер батырлыгы җиткән икән? Әллә миражмы дип торам бар- u хан артыцнан бер сабый килеп чыкты Кыз бала Бер ялгызы, алты- ~ жиде яшьләр тирәсе. Артыннан эт ияреп килә. Кояшка таба турылап s бара Кояш зур, сабый — кечкенә, чүл — мәкерле Кояш югарырак күтәрелгәч, чүл өсте күмергә утырткан табадай кызачак һәм мескен баланы куыра башлаячак. Шомланып куйдым: «Кая бара бу мескен сабый? Ул монда ничек килеп эләккән? Әти әнисе бармы икән?» Нинди генә хикмәтләр юк бу дөньяда
Уңда, Африка ягында, ярга янәшә асфальт юл сузылган Юлның теге ягында тар гына бер канал Нил суын мондагы авылларга өләшә. Чакрым саен пальма күләгәсенә сырышкан саман йортлар Казыкка кыска бау белән бәйләп куйган тәбәнәк соры сыер җәймә зурлыгы чирәмлекне кыркып йөри йорт каршында бер ябык хатын киледә нәрсәдер төя Төйгечнең дөпелдәп агач төпкә бәрелгәне корабка кадәр ишетелә. Сөяк белән сеңердән генә оешкан чандыр икенче бер кеше кояшка кибеп яргаланган җирне китмән белән кыйный Җир мәйданы кеч-кенә: ком өеменә төртелеп туктаган Элегрәк ул бәлки зуррак та булгандыр Ләкин ком өеме аны басып алып, яртылаш киметкән Өемне сугыш баплыкка китергән Аның өстендә — окоп Окоп эченнән танк башнясы һәм җитмеш өч миллиметрлы туп көпшәсе каналга таба муенын сузып карап тора
Җирне танк белән эшкәртүе, билгеле, җиңелрәк булыр иде Ләкин танкның вазифасы жир сөрү түгел. Ул — кеше үтерү өчен ясалган машина Җирне эшкәртергә трактор кирәк. Ә трактор алырга акча юк. Акча танк һәм башка кораллар ясауга кереп беткән Сугыш ком өеме генә түгел, башка җәрәхәтләр дә калдырып киткән Фәллах җиренең нәкъ уртасында снаряд чокыры Порт янында үскән хөрмә агачы ның ботагын снаряд умырып ташлаган Сынган ботак утынлыкта аунап ята. Агач төбендә вакытлыча казылган траншеялар Абзар артында ташландык БМП (пехотаның сугышчан машинасы) мәете тутыгын яга Ызан буенда бер төргәк чәнечкеле тимер чыбык Тимер чыбык та фәллахның чәчүлек җирен киметкән Чәнечкегә эләгеп калган төссез чүпрәк кисәге, әрнүле хисләр уятып, җилдә җилферди
Сугыштан калган эзләр бу Израиль сугышыннан калган эзләр Җимерек йортлар, җәрәхәтләнгән жир, каберлекләр
йөрәк ярасы никадәр сызласа да, ярчыгын алсалар, бер заман төзәлә. Кеше тәнендәге ярага ит үсә, аны кием канлый. Җир җәрәхәте озак еллар төзәлмичә, сыкранып җәйрәп яга икән. Ул сугыш эшләгән җинаятьләрне искә төшереп тора.
Мисыр белән Израиль арасындагы сугыш тукталганга инде унбер ел Җиргә түгелгән кан инде сеңеп, беткән. Сугыш вакытында түгелгән күз яшьләре кипкән, сугыш хатирәләре онытылган. Ә мескен җир һаман елый Аның тәне һаман әрни булса кирәк.
Мисыр җирендә Сүәеш каналын төзегән чакта да кан һәм күз яше мул коелган — илле градус эсседә җир казу, сусаулар, йогышлы авырулар ике йөз меңнән артык канал казучыны дөньядан алып киткән. Канал казуда һәлак булган гарәпләрнең сөякләрен өеп куйсаң, тирә- яктагы ком барханнарыннан биегрәк булыр иде.
Ябылып торган чакта Сүәеш каналын ком басып киткән иде Ком бураны үткән саен, канал саегая бара. Аны туктаусыз чистартып, тирәнәйтеп торырга кирәк.
Канал идарәсе Сүәеш каналын яңартып азаплана. Элек аның киңлеге— алтмыш, тирәнлеге унбер метр булган. Яңартканнан соң каналның киңлеге йөз ун, тирәнлеге унсигез метрга җитәчәк. Мисырның үзенең кулыннан килмәгән эшне японнар башкара Кайда гына эшләмиләр японнар! Африкада, гарәп илләрендә, Тын океан киңлегендә югалган аулак атауларда — кая карама японнар эшли. Нәрсәдер төзиләр, яңарталар, үзгәртеп коралар. Бу халыкның бер күркәм ягы бар: ул патриотлыгын эш белән күрсәтә
Егерме биш ел күзәтеп, минем японнар арасында якасы пычранган, яисә күлмәгенә тап төшкән кеше очратканым булмады. Җыйнак һәм чиста яши, җиңел һәм пөхтә эшли беләләр японнар
Каналның урта өлешендә зур күл бар. Без хәзер шуңа якынлашып киләбез. Шул күл ярына Исмәгыйлия шәһәре урнашкан. Кызыл диңгез ягыннан безгә каршы килүче кәрван шушы күлгә туктап якорь ташлый да безнең үткәнне көтеп тора.
Исмәгыйлия тирәсендә сугыш эзләре тагын да ешрак очрый, шәһәр читендә җимерек йортлар, ватык кирпеч өемнәре, имгәнгән агачлар тырпаеп утыра. Әнә, яр кырыендагы бер йортның түбәсе, сытылып, эчкә баткан, диварлары таралып төшкән Бары тик кыса — бетон, матчалар, баганалар гына тырпаеп калган, йорт — җирдә озак яткән мәет скелетын хәтерләтә.
Я алла! Бу дөньяда сугыштан да ләгънәтле нәрсә бармы икән? Юктыр! Аннан да яман, аннан да ләгънәтле хәл булмый торгандыр!
Хәрабәләре астыннан сабый балалар үксеп елаган тавыш ишетелгән шикелле тоела Тыңлыйм. Җимерек биналарга бәрелеп, җил улый, шуның тавышы икән.
Исмәгыйлия — мисырлыларның курорт каласы. Сугышка кадәр монда күңел ачу йортлары, төнге барлар, пляжлар тупланган булган Сугышка ияреп шәһәргә ком һөҗүм иткән. Кала читендәге яшел чирәмнәрне, чәчәк атып утырган бакчаларны ком баскан. Ачлык, йогышлы авырулар, комсызлык, әхлаксызлык шушы ком шикелле сугышка ияреп йөри.
Шулай да күл буенда Урта диңгез һәм Американың Атлантик океан ярларындагы бай курортларны хәтерләткән кыйммәтле коттеджларны әле хәзер дә еш очратасың. Вак кызыл кирпеч, алсу чәчәкле бугенве- лия, саф яшел чирәм, зәңгәр су. һәр төс җете ачык, затлы, килешле. Чиста ак ком өстендә буржуй балалары кояшта кызына Шау-шу, йөгерешеп. куышып уйнау юк монда. Су чәчрәтеп чуму, кычкырып көлү дә ишетелми. Җиде-сигез яшьлек бала әкрен генә урыныннан торып, ашыкмыйча гына суга керә Балаларның шулай кыланулары күңелдә
шөбһә уята. «Пенсиягә чыккан картлар түгелме икән?»—дип, су коенучыларга кабат карыйм Юк, бала-чага Ә нигә алар үзләрен шулай табигый тоталар икән?
Биек тимер койма белән уратып алынган бакча эчендә көрәнсу кирпечтән салынган ике зур вилла күренә Виллалар тирәсендә жете яшел чирәмлек, тәрбия күреп үскән затлы, көр агачлар. Виллаларны кораллы * солдатлар саклый. Аларның берсе — Әнвәр Садатныкы. икенчесе чит < илдән килгән хөкүмәт кунаклары өчен салынган. Моннан өч ай элек > Әнвәр Садат Израильнең премьер министры Бегин белән шушында оч- 5 рашты Ул чакта һәр агач төбендә кораллы сакчы тора иде. Безнең ко- 5 рабка да Порт-Сәидтән берничә сакчы солдат утырттылар
Күлне үттек, тагын каналга кердек. Ун миль тизлек белән көньякка § таба шуышабыз Әл-Кантара исемле авылга килеп життек Монда ка- 5 нал аша Берләшкән Милләтләрнең гаскәри частьләре чыгып бара Барысы да соргылт-зәңгәр киемнән, башларында соры берет, кокарда ♦ урынына артыш ботагы — тынычлык эмблемасы Скандинавия иллә- и реннән ялланган сары чәчле таза егетләр Берсе чегәнгә охшашлы сылу f яшь кыз житәкләгәи.
Кыз чибәр, колагында ат дагасы зурлыгы алтын алкалар, калын кара чәченә кызыл чәчәк кадап куйган Грим да ягып торасы юк, тот “ та Кармен роленә билгелә Ә нигә солдатларга ияргән икән ахмак х кыз? Тормыш корыр өчен иң ышанычсыз, яраксыз кеше бит ул чит ил £ солдаты Берләшкән Милләтләр гаскәрендә хезмәт итүчеләргә күп тү- u лиләр. Эш анда түгел, кызыгырга ярамый солдат акчасына.
Караңгы төште. Алда Сүәеш шәһәренең утлары жемелдәп күренде, х Корабтагы гарәпләр төшәргә жыена башладылар Көймәчеләр, базар өчен алып килгән күн дөя, тәсбих, талисман итеп эшләнгән коръән, Жиз Нефертити һәм башка вак-төяк әйберләрен палубага тезеп куйган җирдән җыеп алып, сумкаларына тутырдылар. Юк, булмады алыш- биреш Тәҗрибәле көймәчеләр беләләр Андыйлар совет пароходына товарсыз киләләр. Без гарәпләргә күнегеп өлгердек инде Алар да күнектеләр Шәфкать җылылыгы, туганлык хисе барлыкка килде
Шәрык вәкилләре белән аерылышабыз Гарәпләр безнең белән тәүлек буе ашны бер казаннан ашап яшәделәр Кыска гына вакыт эчендә без бер-беребезгә тәмам күнегеп өлгердек Ниндирәкләр соң алар? Наданнармы? Әйе, лоцманнан тыш аларның берсе дә укый-яза белми иде Культура ягы ничек? Артта калган кара кешеләрме? Дөрес, артта калганлык бар Әмма аларны кара, культурасыз дип әйтергә ничектер тел әйләнми Угрылармы? Юк Ялкаулармы? Түгел. Ут чәчрәтеп, тырышып эшлиләр Хатын-кызга хайванча мөгамәләдәге кешеләрме? Юк, безнең корабта эшләгән гарәпләр бик әдәплеләр иде. Алай булгач, шәрык кешеләре алар карак, ялкау, хатын-кызга хайванча карыйлар дигән уйдырма каян туган? Гарәпләрне якыннан күреп белмәгән озын телле наданнар сөйләвеннән туган ул караш Шовинистлыктан, карагруһчылыктан Без мондый хәлләрне искә алырга, бу турыда уйланырга яратмыйбыз. Бу феноменның ничек барлыкка килүен фәнни яктан тикшермибез дә Ә бит милләтләр арасын пычратып торган андый нахак сүзләр, ялган ялалар карагруһлар теленнән еш кына әдәби әсәрләргә, хәтта тарих китапларына да саркып керә.
Кайнар диңгез
Новороссийскидан чыкканга биш тәүлек. Көн шундый эссе — сулыш алганда, һава тын юлын көйдерә Сәяхәт башында кояш салкын болытлар артына яшеренгән иде Босфордан соң безне мәрхәмәтле, җылы
кояш озата барды. Хәзер түзеп булгысыз эссе, бөркү Тропик кояшының нурлары энә очы шикелле авырттырып биткә кадала. Тәннең кояш нуры тигән жире шундук кызарып чыга һәм ачыта башлый.
Тропик кояшының батуы да бездәгечә түгел. Әле берничә минут кына элек ул биектә иде, ә хәзер, карыйсың, ул инде офык артына чумып бара. Туп-туры диңгезгә төшеп батканда да кояшның кайнарлыгы сүрелми, тик һавада бөркүлек кенә арта һәрнәрсә дымга манчыла. Эчке күлмәк, чалбар — һәммәсе юеш. Кораб өстеннән яңгыр явып узгандай, палубага су җыела. Сулыш алганда үпкәгә су парлары тула. Кайнар су парлары тамакка тыгыла Бирешмәскә тырышам: «Мәскәү- дә әйбәтрәк мунчага эләгү өчен иртәнге сигездән чират торырга кирәк иде»,— дип үземне юатам.
Күктә Әл-Таһир йолдызы калтырана, бии. йолдызлар шул кадәр күп, алар күк түшәменә ябыштырган алтын тәңкәгә охшап җемелдиләр Бу калтырану — галәмнең хәрәкәте. Моннан бер секунд элек секстан ярдәмендә Әл-Таһир йолдызының биеклеген үлчәдем һәм үлчәгән мизгелне билгеләү өчен секундомерның төймәсенә бастым, ә секундомер, текелдәп, вакыт агымын санап бирә. Миңа секундның уннан бер өлешенә дә ялгышырга ярамый һәр секунд йолдызлар хәрәкәтендә йөзләгән, меңләгән миль араны күрсәтә. Шушы хакыйкатьне аңлау — галәмнең очсыз-кырыйсыз,. андагы хәрәкәтнең чиксез һәм катлаулы икәнлеген искә төшерә
Мәсьәләне чишеп, корабның барган урынын тапкач, координатларны картага күчердем. Тропикка җитәргә өч йөз кырык ике миль калган. Шушы санны кораб тизлегенә бүләм: унсигез сәгатьтән экипажга шәраб бирә башларга тиешбез. Күмәк договорда шулай язылган: «Диңгезчеләрнең сәламәтлекләрен саклау максаты белән тропик киңлекләрендә йөзгәндә тәүлегенә өч йөз грамм әчкелт шәраб бирергә». Капитан шәрабны су белән сыеклап өләшергә дип артелыцикны алдан кисәтеп куйган иде. Сизеп торам, ризасызлык башланачак.
Рубкадан чыгып, бакка юнәләм Фальшбортка ятып, кораб борынының су өстен ертып баруын карыйм Форштевень астыннан оча торган балыклар күтәрелә. Алар, канат кагып, су өстеннән очып баралар. Балык канаты тигән җирдә яшькелт фосфорлы яктылык кабынып кала. Форштевень гигант сабанга охшап суны актарып ташлый. Судагы фосфор уты шундый көчле, диңгез яшькелт ут чыгарып пыскый, яна сыман. Диңгездәге балыклар һәм планктон чәчкән ут бу
Кораб астында берничә километр калынлыгы су катламы — салкын, караңгы упкын. Анда әллә нинди балыклар, әллә нинди куркыныч су җәнлекләре яши Мин пеленгатор палубасына күтәреләм Палубага йолдызлар нуры — ялтыравыклы тере җепләр сузылган. Алар, караң-гылыкны тишеп чыгып, палубаны алтынга буяганнар.
Бәрхеттәй йомшак, нәзберек кара төндә диңгезнең тирәнлеге, күк йөзенең чиксезлеге аеруча тәэсирле. Астагы тирәнлек, өстәге чиксезлек нигәдер куркыта. Галәм каршында син үзеңне кечкенә, катрә бер тере нокта гына итеп тоясың. Катрәлек тойгысыннан аң, акыл коткара Галәм синең күкрәгеңә, баш миеңә сыйган. Син аңа турыдан-туры тоташкансың. йолдызлар, океаннар, чүлләр синең белән бергә сулыш ала. Алар синдә. Шушы бөек, бетмәс-төкәнмәс байлык сиңа мәңгелеккә бирелгән. Иксез-чиксез байлыкның хуҗасы булу өчен син беркемгә баш имәдең, ялагайланып, тез чүкмәдең. Аны үзеңнеке итәр өчен ришвәт тә кирәк булмады. Шушы байлыкка ирешер өчен, сиңа галәмне аңлау, аның бөеклеген ихлас тою җитте. Хәзер син шушы иксез-чиксез байлыкның хуҗасы. Баеганга кадәр акчаң аз, фатирың тар, урының түбән иде. Галәмне акыл коча алу бәхетенә ирешкәч, син зурайдың, ихтыяҗларың кимеде. Галәмне ярата алу үзе бер бәхет. Синең яратуың, ма
турлык тоюың сиңа чын бәхет китерде. Тартып ала. киметеп бирә алмаслык рухи бәхет
Кораб, юлындагы караңгылыкны умырып, һаман алга бара. Мачта очлары йолдызларны аралап килә Койрыктан артка таба кильватер агымы йөгерә. Судагы яшькелт утлар һаман куера Хакыйкать мизгеле бу. Рухи яшәүнең көндәлек мәшәкатьне, дөньяви ваклыкларны жиңгән чагы. <
Төнге вахта алышынган чак иде. Бишенче унбиш минут. Ашханәгә 5 кердем. Икенче механик Шевердин белән моторист Коноваленко табын ; әзерләп йөриләр. Таң беленеп килә Күктәге яктылык снзелер-сизелмәс § кенә сыеклана. Төнге вахтадан алышынучыларның кашлары жимерек. *
— Нәрсә булды, егетләр? Әллә берәр начар хәбәр алдыгызмы?— -
дип сорыйм 5
— Иртәнге чәйгә тагын «братская могила»,—диде Шевердин,—Тагын ач корсактан йокларга ятарга туры килә. *
Вак диңгез маймычларын каешланганчы кайнатып ясаган балык о консервасын диңгезчеләр «туганнар кабере» дип атап йөртәләр. Бу 5 консерва тәмсез һәм карап торырга да шөкәтсез Кайнатканда маймыч- £ ларның ите таралып бетеп, кылчыклы ябык скелетлары гына торып кала Өстәвенә, консервага сыек сары соус салганнар Ике төр ашам- * лыкны яратмыйлар диңгезчеләр: шушы консерваиы һәм флотча пеше- s релгән макаронны. Соңгысын алар «макароны с мусором» дип ” йөртәләр.
— Юрко канда йөри?—дип сорадым
— Ул бәрәңге эзләргә китте,— диде Коноваленко
«Братская могила»ны дүрткә бүлеп ашарга гына керешкәннәр иде, ашханәгә матрос Юрко килеп керде
— Ашамагыз шул үләксәне, хәзер бәрәңге пешерәм,— диде ул
— Җыелышта кисәткәннәрен оныттыңмыни? Илтеп урынына сал бәрәңгеңне,— диде икенче механик Шевердин.
Юрко сукрана башлады Бәрәңге пешерү тыелмаган чакта, ул бу эштән һәрвакыт баш тарта иде Кушканны эшләргә яратмый Кирегә эшләп тик йөри Бу юлы, сукранып кына булса да, бәрәңгене рефрежи- раторның яшелчә камерасына кире илтеп салгач. Юрко мыгырданып, чыгып ук китте.
Төнге вахтада торучылар юньләп ял итә алмыйлар. Сәгать иртәнге биштә алар йокларга яталар Җидедә экипаж тора Көндәлек эш башлана Чүкеч белән бәргәләп, палубаны тутыктан әрчү. Кычкырып сөйләшүләр Корабта кычкырып сөйләшү, сызгыру, тавышланып йөрү тыела, ләкин һәр коллективта берме-икеме шундый әдәп саклый белмәгән пырдымсыз кеше була.
Туйганчы ял итә алмыйлар төнге вахтада торучылар Диңгездә чакта әле түзеп була. Портта торганда яшьрәк диңгезчеләр ярты төн йөрен, арып кайткач, вахтага басалар Ифрат озын тоела төнге вахта Диңгезчеләр телендә бу вахтаны «эт шатлыгы» дип атап йөриләр
Таң алдыннан Ассаб портының тышкы рейдына якорь ташладык Бу тирәнең тәбәнәк ярларын локатор тота алмый Яр буенда су асты кыялары, мәржән рифләре күп. йөзү шактый хәтәр
Хәбәш иленең ярларын күзәтәм Кораб белән материк арасына шлемга охшаш кызгылт-көрән төстәге Сана-Бор атавы урнашкан. Әйтерсең шлем кигән сугышчының аягы су эчендәге тозакка эләккән дә, ул шунда туктап калган Аның баш киеме генә өскә калкып тора Революциягә кадәр караңгы төннәрдә контрабандистлар Җиддә һәм Җибутндән ташыган товарларын шунда яшерәләр иде Хәзер анда хәрби пост куелган.
Ассаб порты вулкан кратерыннан агып чыккан каткан магма өстен дә утыра Ташка әйләнгән магманы жил. яңгыр, кояш нурлары гасыр-
лар буе ашый килгәннәр. Әкренләп вак кызгылт тузан хасил булган. Шәһәр тирәсендә шундый тузан ята. Тузан асты да шул ук базальт ташы Диңгез ярыннан утыз-кырык чакрым чамасы ераклыкта түбәләрен кар каплаган таулар күренә. Көнбатышта печән кибәнен хәтерләткән Селла тавы. Көнчыгыштагы Атбаргули-Кәбир тавы йоклап яткан арслан киекне хәтерләтә.
Бу портта мин беренче мәртәбә 1958 елда булган идем Ул чакта без Ассабка нефть куа торган завод төзү өчен җиһаз ташыдык. Зөлхижжә аеның унынчы көне җитеп килә иде. Кайтышлый, хаж кылучыларга илтер өчен Ассаб портыннан сарыклар төяп Җиддә портына юнәлдек.
Нефть куу заводы төзелә башлагач, бу портка еш йөрелде. Заводта эшләргә тиешле хәбәш инженерлары Башкортстаида практикада бул-дылар. Шуларның берсе практика вакытында Сәлимә исемле татар кызына өйләнгән иде. Бер мәртәбә мин Сәлимәләрдә кунакта да булдым Үз якташың белән чит илдә очрашу — онытылмас вакыйга. Исәнме икән әле Хәбәшстанда яшәүче ул татар кызы?
Тышкы рейдта ике тәүлек көттек. Ниһаять, портка керттеләр. Алып килгән машиналарны бушатырга керештек.
Супервайзердан VI Сәлимәнең ире турында сораштырам.
— Ул бик озак завод директоры булып эшләде. Аны күптән түгел Әдис-Әбибәгә алдылар. Министрмы, әллә министр ярдәмчесеме. Сезнең танышыгыз хәзер зур кеше,— диде ул.
Кайларда, нинди генә урыннарда очрамый безнең як кешесе. Төр- киядә, АКШта, Көнбатыш Германиядә, Финляндиядә, хәтта Согуд Га- рәбстанының Даһлак атавында очратканым бар мин якташларымны. Илендә чакта үзенең кем икәнлеген белмичә яшәгән кеше, чит илгә эләгү белән, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен сагына башлый.
1977 елның көзендә бу портта тагын булырга туры килде. Сомали гаскәрләре Огаден чүлен басып алган чак иде. Эретрия — сепаратистлар кулында. Төньяк-көнбатышта монархистлар баш күтәргән чак.
Диңгез портларында барлык илләргә хас бер интернациональ уртаклык бар Шунлыктан бу тормышка карап илдәге гореф-гадәтләрне, халыкның яшәү ысулын аңлавы читен. Мин якын-тирәдәге авылларны, анда яшәүче кешеләрне карап йөрергә яратам. Корабны бушаткан арада супервайзер Менелик миңа хәбәш авылларын күрсәтмәкче булды.
Менеликның җиңел машинасына утырып Ассабтан чыктык та, көн-батышка борылып, тауларга таба юл тоттык. Җил асфальт юлга ком ташыган. Көпчәкләр астында пычак кайраганда чыккан тавыш. Тавыш тешкә тиеп теңкәне корыта. Ярты сәгатьтән тау итәгенә килеп җиттек. Юл. боргаланып, өскә, тау кабыргасына күтәрелә башлады. Машина көпчәкләре упкын читеннән генә баралар. Бездән берничә йөз метр биеклектә, ычкынып китеп, өстебезгә төшәргә Әзерләнеп, кызгылт кыялар асылынып тора Алар астыннан узганда, йөрәк кысылып куя. Җир кайнар, коры. Бу җирнең исе икенче төрле. Тимерче алачыгы исе килә мондагы ташлардан. Тауларның кыяфәте шундый ят, шундый сәер, әйтерсең алар әле яңа гына утлы лава хәленнән арынып, суына гына башлаганнар. Әйтерсең, син айдагы тауларда.
— Инде ун ай бер тамчы яңгыр төшкәне юк,— дип зарлана супервай-зер.— Бездә яңгыр бик сирәк ява. Бары тик кыш урталарында океан ягыннан искән муссон җиле болыт алып килгәли. Яңгыр, җиргә төшеп өлгергәнче, парга әйләнеп бетә.
Без һаман өскә күтәреләбез. Ташлар арасыннан сарык көтүе килеп чыкты. Мескеннәрнең сарык затыннан икәнен аңлавы да кыен, йоннары көрәнсу сары, әйтерсең учакта тотып ыслап җибәргәннәр. Үләнле
VI Йөк бушату белән җитәкчелек итуче.
жир эзләп йөриләр. Үләннең әсәре дә юк монда. Белмим, нәрсә ашап, ничек жан саклап йөриләрдер ул мескен сарыклар?
— Берәр кирәксез кәгазегез юкмы?—дип сорады юлдашым, минем күңелдәге уйларны аңлап алгандай.
Мин ана ярты газета суздым. Менелик шоферга сарыклар янына барып туктарга кушты Б^з көтүгә таба борылдык Сарыклар өркеп, ♦ читкә тайпылдылар да, өерелешеп, безгә карап тора башладылар Су- * первайзер газетаны йомарлап көтү өстенә ыргытты. Сарыклар, бер-бер- ч сен таптап, кәгазьгә ташландылар Мизгел эчендә газета юкка чыкты. =
Күз алдымда 1944 ел, резерв батальонда хезмәт иткән чагым. Без ч летный норма ашаучы инструкторлар өстәлендә калган ашамлыкларга >. нәкъ менә шулай ташлана торган идек. Җиңел оныттык без ачлык ел- < ларын. Кораб камбузында пешерелгән ашның өчтән бер өлеше диңгез- ч гә түгелә. Сугыштан соң туып, муллыкта үскән акселератлар телемнән 2 бер кабымлык тешләп алалар да калганын шулпага батырып калды» ♦ ралар Дөге боткасына тәмәке төпчеге төртеп китәләр Шушы жина- u ятьләрне күргәндә жан рәнжи Юк, ачлык теләмим мин аларга. Ач- з лык — жир йөзендәге иң зур, иң каһәрле афәт Ашыйсы килүгә, эчнең £ борып-борып ачытуына күнегеп була Ашыйсы килү — ачлыкның бер билгесе генә. Ачлыкның иң әшәке нәтиҗәсе--шәхестәге кешелек сый- = фатлары югалу. Ачлык, вөҗданны тар-мар итеп, иманны, намусны зә- = гыйфьләндереп, кешене хайванга әйләндерә Тамагы ач кешене бер- « нәрсә белән дә куандырып булмый *
Азия. Африка илләре өстендә гасырлар буе кара канатын жәеп ач- 2; лык көн яктысын, яшәү куанычын каплап тора Бай илләр, ачларга S ярдәм итү урынына, корал ясап, аларның хөкүмәтләренә китереп сата- ' лар Хәбәшләрдә дә шушы хәл Гасырлар буе ачлы-туклы яшәү бу илнең халкын вагайтып бетергән. Хәбәшләр ябык, тәбәнәк буйлылар
Үзләре алар чиктән тыш тыйнак, әдәпле, чыдам халык. Пышылдап кына сөйләшәләр. Русның милли горурлыгы булган Александр Пушкинны бүләк иткән токым бит бу Африканың бары тик бер нлен, бары тик Хәбәшстанны гына колонизаторлар яулый, буйсындыра алмаганнар Империалистларга баш бирмәгәннәр хәбәшләр Бу илнең жирен колонизаторларның дагалы итеге таптый алмады.
Тау кабыргасындагы кыяларга сырышып утырган авыл күренде Йортлар үзләре дә шушы кыялардан ватып алынган кызгылт таштан салынган Түбәләре дә шул ук таштан. Яссыракларын сайлап, тезеп куйганнар.
Авылга керер алдыннан, машина кинәт читкә тайпылды Юл уртасына ике мәетне чалкан яткырып куйганнар иде. Икесе дә яланаяк, кара майкадан гына. Ябык, ит кунмаган нечкә ботлар агач ботагы шикелле безнең якка таба тырпасп катканнар Мәетләрнең битләрен чебен сарган. Аларны саклап утыручы өч козгын машинадан куркып, жирдән күтәрелде дә читкәрәк барып кунды
Күз алларым караңгыланып китте Курку түгел иде бу Фаразлап, үлемнең кирәк нәрсә икәнлеген аңлыйм мин. Үлем — бөек хакыйкать. Аның каршында хәерче дә, миллиардер да тигез. Үлем булмаса, тәхеттә мәңге тиран утырыр, власть мәңге картлар кулында булыр иде Мәетләрне күргәч, дөнья үзенең кызыгын югалтты хәбәшләрнең тораклары, аларның яшәү рәвешләре кинәт кирәксезгә әйләнде, аларны күрәсе килү сүнде, юкка чыкты
— Борылыйк, Менелик Рәхмәт, авылга кереп торасым килми инде,— дидем мин.
— Әллә мәет күреп кәефегез киттеме? Алар контрреволюционерлар бит Император властен кире кайтару турында коткы таратып йөрүчеләр
Юлда аунап яткан мәетләрнең үлем җәзасына лаеклы булуларына
шигем юк иде. Ләкин ни сәбәптер, үлгән кешене гаепли алмыйм мин. Мәеткә әйләнгән бәндәне гаепләп булмый. Ул инде фани дөнья хәлләренә битараф Ул хәзер уңай һәм кире сыйфатларын югалтып, гомуми категориягә әйләнгән.
Без әйләнеп кайтканда корабның Ассабта калдырасы йөген бушатып бетергәннәр иде. йөк документларына кул куйгач, якорь күтәрдек.
Су эченнән башын чыгарып карап торган Сана-Бор атавы яныннан узганда Шарль Бодлерның русча тәржемәдәге бер шигыре исемә төште:
Горька и бесплодна наука дальних странствий.
Сегодня как вчера, до гробовой доски
Все одно и то же лицо встречается в пространстве...
Безнең ерак бабаларыбыз сәяхәтне туйганчы татыганнар булса кирәк. Алар француз шагыйренең фикерен гажәп акыллы бер җөмләгә сыйдыра алганнар: «Кая барсаң да, кара сакалың артыңнан калмас...»
Юлда аунап яткан ике мәет сурәте бик озак төшемә кереп, саташтырып интектерде.
Җиңү шатлыгы
Кораб двигательләренең эшләвең күзәтә торгач, бер мәзәк фикергә килдек двигатель никадәр затлы, автоматикасы никадәр югары сыйфатлы булса, аның белән эш итү шулкадәр авыр һәм катлаулырак икән. Кагыйдә буенча, автоматлаштыру кешенең эшен җиңеләйтергә тиеш бит Чынлыкта исә автоматикалы корабларда эш арта, вазифа катлаулана механиклар двигательнең үзеннән тыш, аның автоматларын туктаусыз тикшереп, көйләп, төзәтеп торырга тиешләр.
«Академик Арцимович»ка Франциядә ясалган «Пилстик» двигателен куйганнар. Гадәттә, кораб двигателе өч катлы йорт биеклеге була. Бу двигатель—кечкенә һәм җыйнак, кораб эченә кергән күп кеше: «Ә кайда аның двигателе?»—дип сорый. Унсигез мең ат көче тудыручы машинаны җиңел генә трюм астындагы аралыкка яшереп куйганнар
«Пилстик»ның эш режимын автомат күзәтә. Цилиндрлар даими тем-пература режимында эшләргә тиеш. Аларга чиктән тыш кызарга да, артык суынырга да ярамый. Бу двигательгә ягулыкның да иң яхшысы, майның да бары тик «Шелл» заводларында эшкәртелгәне генә ярый. Әгәр шул тиешле ягулык, тиешле май, тиешле температура, тиешле көчәнү режимы бозыла башласа, двигатель, сигнал биреп, янына механикны чакыра, һәм, ярдәм вакытында килеп өлгермәсә, эштән туктый.
Машина бүлегенә кереп китәр алдыннан механик пульттәге бер кнопкага басып куя. Әгәр ул вакытында килмәсә, автомат тревога уйный башлый. Механикларның, кулларын кесәләренә тыгып, тик йөрергә вакытлары юк: алар көне-төне, майга батып, машина тирәсендә кайнашалар Озак йөреп, туган илгә кайткач та алар, машинаны калдырып. ял итәргә өйләренә кайтып китә алмыйлар. Айлар буе ирен сагынып яшәгән механик хатыны күз яшен йотып аны тагын көтә. Түзәр хәле калмаган хатыннар кайчакта тәвәккәлләп. «Я минем белән, я шушы, дөмегеп киткере машинаң белән яшәргә тиеш син, кайсыбызны сайлыйсың?»— дип, мәсьәләне кабыргасы белән куялар. Мондый очракта механикка нишләргә? Диңгезчеләрнең күбесе эшен дә, хатынын да ярата Тойгы-мәхәббәт аларның икесенә дә җитә. Әмма аларда эш тәртибе үзгәрәк. Бездә эш вакытында — ял, ял вакытында — эш Күп эшли диңгезче-механик, һәм техника алга барган, яңарган, яхшырган саен аңа эш өстәлә генә тора
Баб-ел-Мәндәб бугазының иң тар, пароходларның иң еш йөргән җи
рендә двигатель ярдәм сорап үкерә башлады. Юньсез сыер вакытсыз чакта бозаулый диләрме әле? Бу урында туктарга ярамый иде. Тирә- яктан берөзлексез кораблар узып тора. Су артык тирән — якорь да салып булмый.
Капитан Грязевский яна буын вәкиле буларак «Нишләп машинагыз иң хәтәр жирдә ватылды? Саботажниклар!» — дип кычкыруны ки- ♦ рәк тапмады. Машина бүлегенә шалтыратып, өлкән механикны күпер- * чеккә чакыртты да, җаваплылыкны үз өстеннән төшерер өчен, рапорт ч яздыртты Рәсми кәгазь кулына кергәч, ул тыныч кына =
— Машинаны төзәтергә сезгә күпме вакыт кирәк?—дип сорады g
— Икс сәгать,—диде өлкән механик боек кына
Рапортны капитан кулына тапшырганнан сон туктап торуның һәр < минуты өчен хәзер ул жавап бирә иде
— Руль сулга,— дип боерды капитан
Кораб сулга борылды Зөбәер атавының көньяк-көнбатышына ке- ♦ pen, бер тыныч кына култыкка якорь салдык и
Механиклар жиң сызганып эшкә керештеләр Вахтадан соң ял итү- з че матрослар, штурманнар, ябырылып, палубага чыктылар
Атау судан калкып торган гигант мунча ташын хәтерләтә Тау итәгенең фәкать бер генә урынында тар гына комлык күренә. Шунда дис- s тәдән артык соргылт таш йортлар бер-берсенә терәлеп утырганнар да, * диңгез ягына карап, нәрсәдер көтәләр, йортлар арасында ялгыз мага- * зин һәм берничә карсак пальма күренә. Якын-тирәдә жәймә зурлыгы да * эшкәртелгән жир юк Ирексездән. мондагы халык нәрсә ашап тора икән “■ дигән уй килә башка
Атауда яшәүчеләрнең нәрсә ашап торуларын боцман Марчук әйтеп бирде.
— Егетләр, карагыз әле, кораб янында нинди зур балыклар йөзә?— дип кычкырды ул.
Техник революция тәэсиреннән читтә калган балыклар, кешедән курыкмыйча, тыныч кына кораб тирәсендә йөзеп йөриләр иде Аларны күрү белән диңгезчеләр каюталарына ташландылар Минут эчендә экипаж коралланып өлгерде
Зөбәер атавының тыныч култыгында яшәгән эре балыкларны диңгезчеләр палубага сөйрәп менгерә башладылар Балыклар шундый аңгыралар иле ки, кармак суга тию белән җимне эләктереп алалар да, икенче мизгелдә, кояшта ялтырап, палубага шапылдап төшәләр
Кармакка өч төрле балык каба эре скумбрия, шамбыдан юанрак тәңкәсез балык һәм диңгез алабугасы.
Аучылык безнең канга сеңеп калган, күрәсең Балык тоту егетләрне исертеп җибәрде. Алар тәмам кыздылар. Хәзергесе минутта балык ка мохтаҗлык бармы-юкмы, ул сиңа кирәкме-түгелме — бу турыда уйлап торырга вакыт та, теләк тә юк иде Балык тоту — әсәрләнүгә, азартлы бер уенга әйләнде
Диңгезчеләрнең кармакларын күзәтәм Капитан кыйммәтле, матур әйбер ярата Аның кармак таягы бамбуктан, мельхиор һәм җиз белән инкрустацияләп эшләнгән Капитанның балык тоту рәвеше дә башкаларныкына охшамаган Ул кармагын суга: «Балык, мин сиңа шушы кармакка килеп эләгергә боерык бирәм!»— дигән катгыйлык белән ыргыта Менә ул. башын күтәреп, вахтада торучы штурманга кычкырды
— Эхолот белән үлчә әле. тирәнлек ничә метр икән?
— Унҗиде метр,- диде штурман
Капитан кармак җебен кыскартты һәм шөгылен дәвам итте. Аңа балыкның эресе, затлысы каба иде Әллә җиденче кат күктә кешенең дәрәҗәсенә карап әйберне сайлап бирә торган фәрештә бармы икән?
Капитан янында матрос Корбут кайнаша Аның да кармагы әйбәт
Ләкин ул капитан шикелле ашыкмыйча, җайлап кына сала белми. Ашыга, кабалана, иптәшләренең кармагына балык капканга көнләшүдәнме, егетнең куллары калтырана, һәм аңа балык та юньләп эләкми иде. Шушы гаделсезлекне Митрофан Степанович авыр кичерә.
— Кармагым гел капитанныкы шикелле. Җимем дә бер төсле. Аңа каба, миңа — юк. Гел шулай. Бәхетем юк минем. Кая соң гаделлек?
һәм шундый кызганыч күренә матрос Корбут. Башкаларда булган әйбер аның үзендә булмаса, ул үлеп көнләшә, хасталана, төннәрен йоклый алмый газаплана. Корбут егерме биш ел диңгездә эшли. Ун- унбнш ел соң эшли башлаган яшьләр, сары томшыклар, инде әллә кайчан капитанлыкта. Ә ул — һаман матрос, һаман вахтада, һаман швартов бауларын сөйри, һаман кемгәдер буйсына. Корбут боцманлыкка да күтәрелә алмаган. Ә үзе эшне яхшы белә. Тырышлыгы да бар Нигә аны күтәрмиләр, яратмыйлар соң? Сәбәбе шунда — аңа кешелеклелек, киң күңеллелек, юмартлык җитми. Бу турыда аның үзенә дә әйтә торалар — аңламый Ул вахтада чакта башка диңгезчеләр шәһәргә чыгып китсә, көнләшүдән Корбутның бавыры сызларга тотына. Яшәү тәмен, аның рәхәтлеген тоя алмый яши. михнәт чигә ул.
Тагын бер кызык сыйфаты бар Митрофан Степановичның: мал исраф булуы аны үтереп газаплый. Бер тапкыр мин аның шырпы сызганын карап тордым. Сызды, ут кабызды. Шырпының бары тик күкерте генә янып өлгергән иде. Степанычның кулында сыңар шырпы — тиеннең илледән бер өлеше. Ул исән диярлек. Шуны ташларга кызганып, Корбут бик озак газапланып торды. Ташлады, һәм шундук аның кәефе кырылды. Ачуыннан төкерде. «Мал исраф була»,— дип уйлый иде ул шушы мизгелдә.
Корбут бер салган чәйне өч тапкыр кайнатып эчә. Җебе беткән кәтүкләрне дә ташламый җыя. Хуҗалыкта ул да кирәк була, янәсе Мал бар. Акча җитәрлек. Ихтирам гына юк.
Моторист Николай Иванович Цуриков балык тотучылар тирәсендә таптанып йөри. Үзе туктаусыз сүгенә. ^Аонысы кешедән шикләнүчән һәм кыйбласызрак бәндә. Көенә килгәндә үзе әйбәт кенә эшли дә, яши дә белә. Тик бер сәер ягы бар: тиктомалдан аның сәяси «уяулыгы» көчәеп китә. Шул чакта Николай Иванович «хакыйкать» өчен көрәшә башлый...
— Хосусый милек кортлары!—дип кычкырды ул, бераз таптанып йөргәч.— Кулаклар! Машина турында кайгырту юк. Балык тоталар, бирәннәр!..
— Шаулама, Николай Иванович, балыкларны куркытасың,— диде капитан Грязевский — Я, кармак табып, безгә кушыл, яисә машина бүлегенә төшеп, иптәшләреңә ярдәм ит.
— Сез дә корсак коллары яклы икәнсез, Константин Николаевич,— диде моторист Цуриков үпкә белән.— Белми идем. Сез дә аларны як-лыйсыз..
Цуриковның балык ашыйсы килә иде. Ул балык шулпасы ашарга чакырмаслар дип курка иде. Үзенең балык тоту әсбаплары булмаган- лыктан, Николай Иванович шулай өркетеп берәрсеннән кармак алырга өметләнә иде.
Өркетү юлы белән Николай Ивановичның ничәмә-ничә мәртәбәләр үз теләгенә ирешкәне бар. Әмма бу юлы, ни сәбәптер, өркетүнең файдасы тимәде. Кармак бирмәделәр аңа. Тагып бер тын бәйләнеп йөргәч, Цуриков каядыр китеп югалды һәм бераздан, кулына кармак тотып, янә палубага чыкты. Ул кармагын ит элә торган ыргактан ясаган иде. Җеп урынына тимерчыбык куйган һәм аңа зур бер калҗа ит саплаган. Ниһаять, кармагын диңгезгә томырды. Көтә башлады.
— Николай Иванович, син кармагыңа җим итеп сыер боты куйган
сың түгелме соң?—диде матрос Юрко — Суда сөяк ашый торган балык юктыр бит?
— Бу тирәдә су бүреләре булуы мөмкин,—дип елмайды капитан.
Тимер чыбык кинәт тартылып куйды һәм балыкчыны сөйри башлады. Бәхетенә каршы, Николай Иванович кармак жебен релннгка урап өлгергән иде. ♦
— Нигә авызыгызны ачып, карап каттыгыз, ярдәм итегез! Балык * мине диңгезгә сөйрәп төшерә ич!— дип разбой салып кычкырды мо- ч тор ист.
Диңгезчеләр ярдәмгә ташландылар Тимерчыбыкны тиз генә чы- ч гырга урадылар. Чыгыр хәрәкәткә килде. Койрыгын болгый-болгый > судан зур бер акула килеп чыкты Аны көч-хәл белән палубага тартып < менгерделәр. Акула чәбәләнә, койрыгы белән палубага бәрә, кораб § дер селкенеп тора иде. 2
Балыкчылар, эшләрен ташлап, акуланы әйләндереп алдылар Ба- ♦ лык тотуның кызыгы бетте. Дошман! «Сак булыгыз, дошман!» и
Акула авызын киереп ачкан, һава йота. Күзләрендә — ачы нәфрәт з Ул сизә, шәфкать булмаячак Инстинкт әйтеп тора аның да каршын- “ да — дошман. Бирешмә! 2
Югалып калып, акуланың зәһәрләнеп чәбәләнүен күзәтеп торган * диңгезчеләр кинәт, дәррәү урыннарыннан кубып, корылмага таба таш- х ландылар Икенче караганда алар акулага таба кире йөгереп киләләр ” иде инде. Кулларында пожар инвентаре лом, балта, көрәк Кораллар u хәрәкәткә килде Дөмбәсләү башланды
— Бәр башына! Тондыр!—дип төкерекләрен чәчеп кычкырды Цу- s риков.— Үтер каһәр суккырыны! Сыт! Изеп ташла!
— Бәр!
— Үтер!
— Тапта!
Минут эчендә палуба канга батты. Акула башын палубага бәрә, чәбәләнә, тешләре белән брашпиль тимерен кимерә. Тешләре шытырдап сыналар. Мин чыдый алмадым:
— Туктагыз!—дип кычкырам, егетләрне як-якка этәреп ташлыйм Колакларына да элмиләр. Баш юк хәзер аларда Хисләр туңган Шәфкать хисен үч агуы алыштырган Күсәк, лом, үтмәс балта, лап-лоп, лап- лоп... Күз алдымда ерак тарих эчләрендә калган әллә нинди вәхшилекләр кабат гәүдәләнеп күренгәндәй булды. Түзмәдем, яннарыннан китеп, каютама кереп бикләндем, караватыма капландым да, тавышлары тынмасмы дип, башымны мендәр астына тыктым Юк, кая ул!
— Туктагыз, тешен әрәм итәсез Яңакларын кисеп алырга кирәк!— Монысы матрос Юрко тавышы
— Давай кис! Умырып ал! Давай үзем кисәм — Бусы моторист Цуриковның акыруы
Үтмәс балтаның тонык, тупас тавышы акуланың тәненә аяусыз бәрелгәне ишетелә Ниһаять, балтаның йөзе тимергә тиде Кистеләр. Акуланың башы юк хәзер, ә үзе һаман тере: койрыгы лап-лоп палубаны кыйный Диңгезчеләрнең кан баскан күзләре, күм-күмгәк булып каткан иреннәре күз алдыма килеп баса
Машинаны төзәттеләр Зыңгылдап якорь күтәрелгәне ишетелде Винт әйләнә башлады Кораб урыныннан кузгалды Артыбыздан кильватер агымы калды Җинаятьне винт астыннан кайнап чыккан су каплады Палубага аккан канны юдылар
Иллюминатор каршыннан бер төркем моряклар үтеп китте
— Теше нинди үткен, диде матрос Юрко
— Ерткыч,— дип аңлатты Николай Иванович.— Моның тешенә эләксәң
Хәзер алар үзләрен тыныч, әдәпле тоталар иде.
Бераздан мине балык шулпасы ашарга чакырдылар
— Рәхмәт,— днде.м мин.— Ашыйсым килми.
Күз алдымда башы киселгән акуланың чәбәләнүе кызыл шәүлә булып күренеп тора иде.
Махаулылар
Диңгездә, сирәк кенә булса да, җилкәнле кораблар очрап куя. Башларын күккә таба сузган озын, төз мачталар. Аккош канатыдай ак, киеренке, барабан карындыгы тавышы чыгарып жуылдаган тыгыз җилкәннәр. Җил белән дәгъвалашып, зәңгәр дулкыннар өстеннән йөгереп баручан шундый кораб офык артыннан калкып чыгу белән, син үсмер чакның пакь татлы хыялларына әйләнеп кайтасың. Йөрәгең ашкынып тибә башлый. Күзләреңне зәңгәрсу томан пәрдәсе каплап китә.
Нигә кызыктыра икән ул җилкәнле кораб? Без бит югыйсә егерменче гасырның иң зур казанышы саналган яңа ролкерда йөзәбез.. Кораб көчле, тиз йөрешле, аның эчендәге көнкүреш шартлары шундый әйбәт, шулкадәр уңайлы.
«Академик Арцимович» Баб-ел-Мәндәб бугазыннан чыгып килә. Алда — океан. «Баб-ел-Мәндәб» — гарәпчә «күз яше» дигән сүз. Сәер исем биргәннәр гарәпләр бу бугазга.
Күп гасырлар элек, әле Европада кораб йөртү гыйльмен белмәгән чакларда, бу төбәктә яшәүче гарәпләр җилкәнле кораб белән Мадагаскар атавына, һиндстанга, хәтта Кытайга ук барып йөргәннәр, һинд- стан юлын ачучы португал диңгезчесе Васко да Гаманың корабында гарәп лоцманы булган Кайбер галимнәр Колумб та үзенең мәшһүр сәяхәтенә чыкканга кадәр Америкага бару юлын гарәпләр картасы буенча чамалаган дигән фикердә торалар
Шәрык культурасының кайчандыр көчле булуы, гарәпләрнең Урта гасыр казанышларына зур өлеш кертүләре турында Европа илләрендә искә алырга яратмыйлар. Кытайлылар уйлап чыгарган компасны, дарыны һәм кәгазьне Европага алып килүче һәм аларны кулланырга өйрәтүчеләр гарәп галимнәре булган. Антик чорның фәлсәфәсе һәм башка казанышлары белән Европаны иң башлап гарәпләр таныштырган.
Баб-ел-Мәндәб бугазыннан караңгы төшкәндә чыгып җиттек. Таңда офык читендә җилкәнле ко^аб күренде. Бинокльдән карыйм. Бу тирәдә еш очрый торган сыңар җилкәнле самбук. Моннан мең ел элек тә диңгез буенда яшәгән гарәпләр нәкъ шушындый көймәләргә утырып йөзгәннәр. Көймәнең буе — ун-унбиш, киңлеге дүрт-биш адым. Экипажы биш-алты кешедән тора. Чүлмәк белән су, сохари, кипкән хөрмә алып, меңәр чакрым океан юлына чыгып китәләр чалмалы матрослар. Безнең унбиш мең тонналы корабны йомычкадай очыртып йөрткән давыл аларны да кыйный, гигант дулкын, тау шикелле тәгәрәп килеп аларны да баш өсләреннән каплап китә. Мескеннәрнең язмышлары җил, давыл кулында. Нинди кодрәт бирә аларга шундый зур тәвәккәллекне? Шушындый кечкенә көймәгә утырып океанга чыккан батырларның күп- месе генә кире әйләнеп кайта икән? Гарәп диңгезчеләренең тол калган хатыннары, ятим балаларын ияртеп, шушы бугазның кыялы ярларына килә һәм күз яше түгә торган булганнар. Гасырлар буе күз яшенә сугарылган бугазны гарәпләр соңыннан әнә шулай «Күз яше» — Баб-ел- Мәндәб дип атаганнар да инде.
Без океанда — йөз миллион, миллиард еллар яшәгән булса да, бер тамчыда картаймаган илаһи киңлектә йөзеп барабыз. Маршрут— көньяк-көнчыгышка таба. Бер тәүлектән алда Сокотра атавы күренәчәк. Шунда җиткәч төньяк-көнчыгышка борылырга тиешбез. Борылган-
нан соң Минекәй исемле атауга якынлашасын. Анда проказа — махау авырулы кешеләрне сөрәләр. Мескеннәр, үлгәнче шунда яшиләр. Өйләнешәләр. Балалар үстерәләр. Билгеле, аларның да куанычлары юк түгелдер Адәм баласы куанычсыз яши алмый. Кеше затының иң зур казанышы — нинди генә шартларда да куаныч таба белүдә. Махаулыларга Минекәйдән чыгарга рөхсәт ителми. Концлагерь шикелле атау бу. ♦ Җир йөзендә концлагерьга әйләнгән илләр дә бар. Андый илләрдән ; шулай ук читкә чыгарга рөхсәт ителми. Анда да махаулылар атавын- § дагы шикелле бикле яшиләр. =
Нигәдер ямансу бүген. Сәбәпсез ямансу. Күңелдә ниндидер рухи р бушлык, эчке юксыну. «Нигә кирәк мина бу затлы кораб? Диңгез ги- R зү, туктаусыз бару-йөзү нигә кирәк?» — дип берәр авыл картына зар- ц ланасым килә. Умарталыкта эшләгән, көтү көткән, гомерен каравылда | үткәргән татар картын очратып, шуның белән эчем бушаганчы сөйләшәсем килә. *
Пассат алышынган вакыт Су һәм бушлык. Океан тыныч. Ниндидер мәкерле, дәһшәтле тынлык. Су чүле нәрсәдер көтә шикелле. Күктә — х галәмгә битараф, бары тик кайнарлык өчен генә янган тропик кояшы. 2 Кояш бата. Тропикның юеш. караңгы төнен тишеп, салкын йолдызлар _ калкып чыга. Шушы йолдызлар, шушы кояш астында безнең гомере- £ без кими, кыскара. Гомер аяусыз кими — туктатырга бернинди чара = юк. Без океаннар, диңгезләр аша туп-туры картлык көненә якынлаша- < быз. £
Юлга чыкканга инде икенче атна китте. Семья да юк, рәхәтләнеп = басып йөрергә каты жир дә юк. Ярый әле дуслар бар. Авыр эш баш 5 каручылар арасында гына була торган чын дуслык бар Илдә яна вакыйгалар, үзгәрешләр туып тора, синең әйләнә-тирәңдә — фәкать су сахрасы. Бүген дә, иртәгә дә, киләсе айда да һаман бер үк су. Тәүлегенә өч мәртәбә ходовой рубкада штурман һәм рулевой матрос алышына. Тәүлегенә өч тапкыр машина бүлегендә механик һәм моторист алышына. Көненә өч тапкыр кают-компаннягә кереп ашап чыгасын. Кичке тугызынчы яртыда кызыл почмакта кинофильм башлана Кинодан соң яшьрәк диңгезчеләр (моряклар телендә — «очистная команда»), камбузга кереп, калган ашамлыкларны «себереп» чыгалар. Сәгать төнге унбердә — отбой. Атналар, айлар, еллар буе, пенсиягә чыкканчы шулай.
Гарәпләрнең җилкәнле көймәләрендәге тормыш белән чагыштырганда без җәннәт шартларында яшибез. Радио туктаусыз хәбәрләр ташып тора. Көн саен кино. Телевизор эшли Ярга якынрак йөзгәндә күп илләрнең телепрограммаларын карап барабыз. Теләгән чакта радиотелефон аша хатының, балаларыңның тавышын ишетә аласын. Ләкин нигәдер мондый элемтә сине канәгатьләндерми. Радио китергән хәбәрләр— син югында, синең катнашыңнан тыш туганнар. Син читтә калгансың— гаиләң, дусларың, туганнарың сннсез яшиләр. . Менә шушы хакыйкать ачыттыра күңелне. Сагынудан, җирсенүдән дә көчлерәк ачыттыра.
Өч-дүрт ай сәяхәттә үткәч, шушы бертөрлелек, сак-соклык хисе сине гарык итә башлый Гарык булу—сәбәпсез бер газап ул. Үзе кичермәгән, татымаган кеше аны аңлый да, аңлата да алмый Сагыну газабын бәгыреңне туктаусыз черки талагандагы халәт белән чагыштырып булыр иде Юк, алай да түгел. Бу турыда сөйләргә дә оят. Мәсәлән, сәяхәткә чыкканда синең яныңда утырган егет шундый сөйкемле, культуралы иде. Айлар буе аның белән бер ана баласыдай яшисен. Өч-дүрт айдан кинәт сизә башлыйсың ул авызын чапылдатып ашый Өстәвенә көн саен кичке чәй вакытында хатынының тәти күлмәге белән мактана. Хәләл җефетенең күлмәген ул шулкадәр югары куя ки. әйтерсең ул бө ек кешеләргә бәхетле яшәү юлын күрсәткән Мактануы бишенче айга
киткәч, башка чара калмый: муеныңа таш асып океанга чуму сиңа зур бәхет булыр кебек тоела башлый.
Кают-компаниядә мин капитан белән радиостанция начальнигы ара-сында утырам Радиостанция начальнигы да туктаусыз мактана. Хатынын мактый. Имеш ул матур, уңган, акыллы. Мин бу егетне яратыр, ихтирам итәр идем. Ул әйбәт кеше, югары квалификацияле радист. Туасы ихтирамымны аның мактануы үтереп тора.
Мактану йогышлы, ул грипп шикелле тиз тарала икән. Менә бүген дә кают-компаниядә ашаучы командирлар пыр тузып хатыннарын мактарга керештеләр. Өлкән механикның хатыны гаҗәп тәмле итеп кыяр тозлый белә, янәсе. Икенче штурманның хатынының биле нечкә, Украинада аныкыннан да нечкә бил юк, имеш. Дүртенче механикның хатыны Эдита Пьехага охшатып җырлый белә, докторның хәләл жефете искиткеч хәтерле икән. Иң даһи хатын капитанныкы булып чыкты: капитан хатыны җиңел машина йөртә, мәрмәр ташка охшаш токымлы дог тәрбияләп үстерә, җир йөзендәге барлык асыл ташларның исемнәрен белә икән.
Башкалардан калышмас өчен, мин дә хатынымның лаеклы сыйфат-ларын эзли башлаган идем, шул чак өлкән штурман минем сүземне бүлде:
— Минем хатын да төшеп калганнардан түгел, ләкин мин аны мак-тамыйм.— диде ул. — Хатыннар, мактамыйча да, муеныңа менеп атланырга торалар. Запорожьеда Әхмәт исемле бер нугай күршем яши иде. «Урта мактанчык атын мактар, чын мактанчык хатынын мактар. Атны үр менгәч, хатыныңны үлгәч макта»,— дип әйтә торган иде. Аның белән килешәм.
Без айныбрак киттек. Мактануга сабышу сагына башлау шаукымы иде. Безнең татарда да бар ул андый гадәт. Без үзебезне кешегә санауны. ихтирам итүне көткәнбез. Озак көтеп тә, ихтирамга ирешә алмагач, әкренләп мактанып, юанырга өйрәнгәнбез.
Без мактану турында сөйләшеп утырган арада кают-компания ишеге яныннан кемнәрдер йөгереп уздылар. Палубада кычкырган тавышлар ишетелде. Дәррәү кузгалып, палубага чыктык.
— Әнә, әнә, маңгае күренә,— дип, боцман океан киңлегенә төртеп күрсәтте.
Диңгезчеләр, муеннарын сузып, нәрсәдер күзәтәләр иде. Мин дә шул юнәлешкә карадым. Курстан уңдарак, бер көрән нәрсә диңгез өстен ертып, дулкын кузгатып бара. Кинәт һавага фонтан чөелде. Тыгыз су тасмасы утыз-кырык метрга күтәрелеп, кире диңгезгә коелып төште. Ниһаять, төшендек кит балыгы йөзеп бара икән. Ниндидер кодрәт белән аулаучылардан котылып, исән калган зәңгәр кит балыгы! Алар- ны ике гасыр аяусыз эзәрлекләделәр. Бәлки бу исән калган бердәнбер экземплярыдыр аларның? Зәңгәр кит — җйр йөзендә иң зур, иң көчле хайван.
Кит һава йотканчы су өстендә йөзеп барды да тирәнгә чумды. Бераздан диңгез өстендә тагын бер фонтан күренде. Бусы ким дигәндә биш алты миль ераклыкта иде инде. Өченче фонтанны күрергә насыйп булмады безгә: кит күздән югалды.
Кают-компаниягә кире кереп, чәй эчә башлаганда, күршемнең лач- лоч чәйнәве алан нервага тими иде инде. Рәхмәт сиңа, кит балыгы! Син безгә ниндидер рухи юаныч калдырып киттең. Кит аулау флотилиясенең гарпунлы тупларыннан котыла алуңа горурланам мин. Яшәргә, нәселеңне сакларга тырыш! Син табигатьнең «Кызыл китабы»на кертелгәнсең Закон буенча сиңа тимәскә тиешләр Әмма син кешеләр чыгарган законнарга бик үк ышанып бетмә. Алар үзара сугышмау, атом, водород бомбасын кулланмау, корал санын арттырмау турында күпме закон чыгарып, ничә тонна кәгазь исраф иттеләр. Ә сугыш һаман ка- 80
бына тора. Сез генә бетмисез, җир йөзендә кырылып бетеп, токымнары юкка чыккан халыклар, милләтләр дә бар Америка җирендә яшәгән индеецлар, австралия аборигеннары, Канар атауларында матур, күркәм табигатьле гуанчылар, тагын... Юк, санап тормыйк, кирәкми. Җир йөзендә башка халыкларны буйсындырып торучы империалистик дәүләтләр бар чагында, алар кулы астында буйсынып яшәүче халыклар- нын язмышлары кит балыкларыныкы шикелле. <
х
Пәйгамбәрләр җире |
Климатор әйбәт эшли. Ходовой рубкада егерме дүрт градус Рәхәт. 5 Рубканың ишеген ачып, күперчеккә атлыйм Кайнар һава битемә бә- х релә, тын юлын көйдереп ала Кояш баткан чак. Кояшның диңгезгә ф керә башлаганын көтеп торып, гирокомпасның күрсәтүен дөреслим дә u тизрәк рубкага чумам, һава торышы әйбәт. Каршы килүче кораблар з сирәк очрый. Су тирән Якын-тирәдә су асты кыялары, рифлар юк Ты- х ныч, рәхәт йөзүдән файдаланып калырга кирәк. «Кызыл диңгез һәм 2 Аден култыгы лоция»сенең 417 битен ачып укырга керешәм: х
«Гарәп диңгезенең төньяк-көнбатыш ярларында үсемлек аз очрый. ® Кайнар һава, чүлдән искән көчле коры җил үсемлекләрне көйдереп, <п юкка чыгарып тора Хәтта монда вак куаклыклар, карсак хөрмә агач- * лары да сирәк үсә. Су буенда тамырлары җир өстендә яткан мангр о. агачлары очравы мөмкин Мангр агачы астында җир кипсә, ул үзен- - нән-үзе хәрәкәткә килеп, су кырындагы дымлы җиргә күчеп утыра. '' Мангр шундый гаҗәп агач
Шушындый шәрә, шыксыз җирдә Җәбел әл-Самхан тавын каплаган мәһабәт наратлар һәм шул агачлар арасында үскән куе үләнлек — табигатьтә сирәк очрый торган бер могҗиза...»
Чыннан да табигатьнең могҗизалы урыннары була. Лоциягә язган сүзләр журналист булып эшләгәндә күргән бер төбәкне искә төшерде. «Наука и религия» журналына бер хат килгән иде ул чакта. «Әнди- җан өлкәсендә Балыклы исемле бер чишмә бар. Шунда дингә ышанучылар гыйбадәт кылырга җыелалар Чишмә янына сырхаулар килә Райбашкарма комитеты бу җинаятькә бармак аша карый Чара күрегез, Балыклы чишмәсе янындагы дини пропаганданы туктатыгыз», — дип язганнар иде шунда яшәүче дәһриләр. Хатны кесәмә салып. Урта Азиягә очтым
Август ае иде. Азиягә хас континенталь коры кайнарлык. Машина көпчәге асфальтка ябыша, әйләнгәндә, көпчәк табада кызган сызык тавышы чыгарып чыжлый Яланнар өстеннән, күзгә күренеп, күкшел рәшә дулкыны ага. Озак карап торганда, каннар һава агымы барлыкка килүен һәм өскә күтәрелеп эрүен күреп аласың.
Шофер газны киметте дә, асфальттан чыгып, арба юлына керде. Алда шаулап үсеп утырган оазис күренде. Колакка кошлар сайраган тавыш килеп бәрелде. Оазисның салкынча, хуш нс аңкытып торган, шифалы һавасы тын юлларын ачып җибәрде. Меңәр яшьлек чинар агачлары, җылы як наратлары, карагачлар, артыш куаклары көр һәм иркен сулыш алып үсеп утыралар Мин күзәтеп килдем бу төбәктә яфраклары самолеттан сипкән агу белән көйдерелгән мамык сабакла рыннан тыш агач заты күренми иде. Нинди кодрәтле көч ү тергән бу агачларны?
Оазис уртасындагы чокыр төбеннән чылтырап чишмә чыгып ята Мул, чиста сулы бай чыганак. Иелеп чишмә суына карагач, тагын хәйран калдым су төбе эреле-ваклы балык көтүеннән мыж килә иде Шофер чишмәгә учлап бодай сибә башлады. Балыклар судан атылып
81
чыгып, шоферның кулына сикерәләр. Алар кешедән курыкмыйлар иде. Теләсәң, кулыңны тык та, койрыкларыннан эләктереп ал.
Командировкамның максаты — бу урынга гыйбадәт кылуны туктатырга, Балыклы оазисның «изге» түгел икәнлеген, андагы балыкларның җәннәттән чыкмавын фаш итеп мәкалә язу иде. Муллалар һәм ишаннар, шушындагы агачны киссәң, кулың корый, чишмәдәге балыкны ашасаң агуланып үләсең дип, кара халыкны шушы көнгә кадәр ышандырып киләләр икән. Минем вазифам —шушы ышануны юкка чыгару иде. ■
Мин кире Әндижанга кайтып, Балыклы оазисына врачлар һәм химик анализ ясый белгән галимнәр алып килдем. Мондагы һавага химик анализ ясадылар, чишмә суын тикшерделәр. Балыклы оазисының һавасында үпкә авыруына, тын бетүгә (астма, сердечная недостаточность) каршы шифалы фетонцидлар күп, чишмә суы ашказанына файдалы минерал тозларга бай дигән нәтиҗә чыгардылар галимнәр.
Дин әһелләре табигатьнең гүзәл серләреннән оста файдалана бел-гәннәр. Бу турыда күп язылды. Мин дингә әллә ни әһәмият бирмичә яшәгән гади авыл картларының зирәклекләренә сокланам. Алар агачларның «изге» икәнлеген инкяр итәргә ашыкмаганнар. Оазистагы мәһабәт карагачларның гади агач икәнлеген фаш итү белән, аларныәллә кайчан кисеп бетергән булырлар иде. Балыклы чишмәсендә үрчегән балыклар да күптән кырылып беткән булыр иде. Балык андагы бөҗәкләрне ашап чишмә суын чистарта. Балык — чишмәне, чишмә — тирә- якта үскән агачларны, агачлар исә — якын-тирәдәге кёшеләрнең сәламәтлеген саклый. Авыл картлары, шуны аңлаганга күрә. Балыклы оазисын «изге» дип игълан иткәннәр.
Балыклы оазисында чылтырап чишмә акканын, кошлар сайраганын тыңлап утырганда күңелемне бер кызык сорау тырнап үтте элекке заманда әллә ышану шулай көчле булдымы икән? Бәлки, ышанырга остарак өйрәтә белгәннәрдер?
Бу дөньяда ышанусыз яшәп булмый. Әхлак кануннарын саклап яшәү ышануны инануга әйләндерә. Яхшылык эшләргә омтылышы көндәлек рухи ихтыяҗга әйләнгән кешене без иманлы дип атыйбыз. Бернәрсәгә дә ышанмаган, бернәрсәгә дә ихтирамы булмаган кеше теләсә нинди изге кануннарны да таптап, җимереп йөрергә сәләтле. Андый кеше агачларны сындырып, чишмәләрне пычрату белән генә чикләнми, әхлак кануннарын да вата, җимерә. Без әхлак кануннарын үзләштерү юлында гына Кеше дигән бөек исемгә ирешә алабыз.
Лоция китабын укуны дәвам итәм
«. Бу урында егерме метрлы изобата 1 яр кырыена ук килеп җитә. Диңгезчеләр өчен иң куркыныч урыннар Куриа-Муриа һәм Масира атаулары тирәсе. Гарәп диңгезенең төньяк-көнбатышында май аеннан алып сентябрьгә кадәр еш кына ком бураннары кузгалып китә. Кай чакта кискен көчле җил комлы яңгыр алып килә. Күктән коелган эре пычрак тамчылар, горизонтны томалап, диңгездә йөзүне куркыныч әфәткә әйләндерә. Ноябрь-декабрь айларында Гарәп диңгезенең шушы өлешендә көчле дулкын кузгатучы төньяк-көнчыгыш җиле исә. Декабрьдән мартка кадәр яр ягыннан искән белаат җиленнән сак булырга кирәк. Белаат җиле гаҗәп мәкерле...»
Лоциянең матур йөгерек теленә Константин Паустовский сокланып туя алмаган Бу китапны әз генә сүзгә зур, тирән эчтәлек сыйдыра белүчеләр язган. Лоция төзүчеләрнең культуралы, укымышлы кеше булулары күзгә бәрелеп тора Бу китапны унтугызынчы гасыр азагында хезмәт иткән диңгезче офицерлар язган.
Ж,әбел-әл-Самхан траверсын узгач, рубкадан төштем дә политза-
Бертигез сайлыктагы урыннар
нятиегә әзерләнә башладым. Ленинның «Дәүләт һәм революция» дигән эше буенча семинар булырга тиеш иде. Мин Владимир Ильичның шушы әсәр өстендә эшләгәндә язган хатларын укырга керештем һәм, туктала алмыйча, кичке ашка кадәр укыдым Хатлардагы тел лоциянекеннән дә матур, тыгыз, камил иде. Бер генә дә артык, урынсыз кулланылган сүз юк. Төгәллек, зур тирән мәгънә сыйдырган кыскалык. Биг- * рәк тә Ленинның әнисенә язган хатлары сокландырды. Хатлардагы һәр 5 сүз ихтирамга сугарылган чын ярату, әдәп, кешелеклелек белән яктыр- § тылган иде. Россия самодержавиесе чынбарлыгында, исправниклар, = жандармнар идарә иткәндә, һәр кешедән солдат ясау максаты белән оештырылган чынбарлыкта менә шушындый кеше тәрбияләнгән.
Политзанятиедән соң кичке сигездә чәйне эчтек Кызыл почмакта $ кинофильм әзерли башладылар. Диңгездә һәр кичне экипаж кино ка- | рый. Елына өч йөз алтмыш биш фильм карагач, экранга чыккан кинофильмнарның нинди икәнлекләрен аңлый башлыйсың Шуннан соң ♦ кино карау бер газаплы тамашага әверелә. Мин һава суларга палуба- и га чыктым
Океанда муссон җиле алышынган чак. Кышкы көньяк көнбатыш Q муссоны тукталган, төньяк-көнбатыштан исәргә тиешле жәйге муссон әле кузгалмаган һава хәрәкәтсез тора. Атмосфера электр зарядлары ж белән сугарылган, һавадагы электр кырының чиктән тыш көчле бу- = луын бөтен хәләтең белән сизәсең. Тәндә хәлсезлек Баш авырта. Бо- < лытсыз, аяз төннең тыныч һавасында капыл гына яшен ялтырап куя. u Күнелдә шом. Эч нәрсәдер сизә шикелле. Тынгысызлык күзәнәкләргә - таралган. s
Каютага кереп, йокларга ятам
Төнге икеләр тирәсендә кинәт уянып киттем. Двигатель туктаган — шуңа уянганмын икән. Хәрәкәтсез калган теплоходның кабыргасына гөжләп дулкын бәрелә Сикереп тордым, ашыгып күперчеккә күтәрел’- дем. Төнге вахтада икенче штурман тора иде. Икенче штурман Крумм белән матрос Юрко тыныч кына кофе чөмереп утыралар йөзләрендә гамьсезлек. Мине күрү белән, матрос Юрко буш чынаякка кофе агы зырга кереште
— Миргазиян Закирович. Басрада дөя йоны табып буламы икән? — дип сорады ул.
— Нигә туктаттылар двигательне? — дидем мин сүгенеп жибәрүдән көчкә генә тыелып.
— Гребной валның подшипниклары кызды, механиклар суыту системасын көйлиләр,— диде Крумм
— Хатынымның дөя йоныннан бәйләгән кофта киеп йөрисе килә иде, Басрадан соң Күвәйт портына керербезме икән, Миргазиян Закирович? — дип кабат сорады Юрко.
Бу юлы мин әдәп саклап тормадым инде. Диңгез бүреләре чорлар дәвамында эшкәрткән «тозлы» сүзләр Юрко маңгаена барып бәрелде Двигательнең туктавы механикларны йокыдан уятты Алар бишектә имчәк баласы булган ана йокысы белән йоклыйлар. Двигательнең әйләнүе үзгәрү белән алар сикереп торып, машина бүлегенә төшәләр
Рубкага кереп, картага күз салдым курстан уңдарак, төгәл дүрт миль читтә Куриа-Муриа атавы жәйрәп ята иде
— Дрейфне хисаплап чыгардыңмы?—дидем Круммга
— Сәгатенә дүрт миль ярым
— Юнәлеше?
— Бераз атауга таба алып бара
— Штурманнар телендә «бераз»сүзе юк. Ничә градус?
Агым һәм жил безне туп-туры төньяк көнбатышка атауның таш кыя ларына таба алып бара иде
— Ничә минуттан двигательне җибәрәсез? — дип сорадым машина бүлегеннән.
— Ярты сәгать чамасы вакыт кирәк булачак, диде өлкән механик.
— Ярты сәгатьтән безгә берни кирәк булмаячак. Ярты сәгатьтән без утрау ярындагы кыялар астында ыштырларыбызны киптерә баш-лаячакбыз,— дидем мин.
Унике минуттан двигатель яңадан эшли башлады Корабка җан керде Шундый куанычлы мизгел ул корабның җанланып китүе. Балачага шикелле, кул чабып чырылдыйсы, шатланып көләсе килә мондый чакларда. Шушы куанычлар аша: «Безнең яшәү күбрәк кыл өстендә тора. Двигатель кабынмаса, нишләр идек икән?» — дигән шөбһәле уй килеп китә.
Диңгез эшендә бу турыда уйламаска әһәмият бирмәскә өйрәнәсең.
Безнең корабны унсигез мең ат көче алга сөйри. Утыз диңгезчегә шул унсигез мең атны ышанып тапшырганнар. Экипажның һәр әгъзасы алты йөз атка атланган. Безнең кулда искиткеч зур кодрәт Ләкин шушы көч, кодрәт белән артык масаерга ярамый. Техниканың бер уңайсыз ягы шунда: ул синең ихтыяҗларыңны аңламый, иң вакытсыз чакта туктый да синең ялынуыңа, күз яше түгеп ялваруыңа колагын да салмый. Тимер җанлы, кансыз, аяусыз ул машина.
Каютама төшкәндә, кораб өстендә бер яшькелт ут кабынып сүнгәнен күреп алдым. Туктап, бер тын карап тордым. Мачта очларын, антенна чыбыгын, флаг күтәрү өчен куелган гафельны яшькелт чаткылар чорнап алган иде. Алар, кабына-сүнә. бер тын биеп тордылар. Аннан корабны тагын караңгылык чорнап алды. Әйтерсең, күктән аждаһа төшкән дә, авызыннан утлы ялкын өреп, мачталарда үрмәләп йөри. Нәрсә бу? Йөрәкне шом кысып тотты.
Кичә кич кинодан соң кызыл почмакта бик озак диңгездә очрый торган төрле гаҗәп хәлләр турында сөйләшеп утырган идек. Кайчакларда ачык океанда баручы корабның экипажы юкка чыга. Җил юк. дулкын кузгалмаган, тирә-якта тынычлык. Корабның бар җире төзек. Ягулык, азык-төлек, эчә торган су — барысы җитәрлек. Кораб сызылган маршруты буенча юлын дәвам иттерә Тик эчендә генә беркем юк. Өстәлдәге аш-сулар суынып җитмәгән, судовой журналдагы язманың карасы да кибеп өлгермәгән, ә пароходта җан иясе калмаган. Кайда кешеләр?..
Диңгезчелек тарихында мондый сәер хәлләр шактый еш булган, кү-рәсең. Кайбер куркыныч легендалар шушы фикерне дәлиллиләр, «ко- раб-пәри», «очып йөрүче голландлы», «гигант диңгез еланы», «үч эзләүче диңгез өрәге». Шушындый куркыныч, шомлы ышанулар бүгенге көнгә кадәр яши диңгезчеләр арасында.
Бу хәлне фән бары тик соңгы елларда гына ачыклый, аңлата алды: тайфун кузгалыр алдыннан диңгез өстеннән инфратавыш дулкыннары үтә икән. Шул тавыш дулкыннары зонасына эләккән кешенең йөрәк тибүе дулкын белән резонанска кереп, чиксез көчәя, кан тамырларын чатнатырлык хәлгә җитә икән. Куркудан, шушы газапка түзә алмыйча, диңгезчеләр суга сикерә торган булганнардыр дип аңлата фән корабның экипажсыз калуын. Бәлки аның сәбәбе башкадыр? Шушындый афәттән исән калып, башкаларга үз авызы белән сөйләгән кеше юк бит әле.
Мачталар очында биегән яшел чаткыларны күргәч, мин шушы турыда уйлап куйдым Безнең пароход өстендә «изге эльм» утлары уйный иде Тропик һавасы электр кырына чиктән тыш мул сугарылган чакта барлыкка килә торган утлар.
Диңгезче Синдбад каласы
«Юлны хәрәкәт буйсындыра» ди шәрык мәкале. Инде менә ярты ай көне-төне, жил-яңгырга карамыйча, ял, бәйрәм көннәре белән исәпләш- мәстән, туктаусыз барабыз да барабыз. Көне-төне винт әйләнә. Унсигез ♦ мең ат җиккән гигант тимер көймә һаман алга ашкына. Инде Мисыр, о. Судан, Согуд Гарәбстаны, Хәбәшстан, Сомали, йәмән, Оман, Маскат, * Катар, Күвәйт, Иран ярлары, йөгереп, яныбыздан үтеп китте Алар х офык артына кереп югалдылар. Без юлыбызны дәвам итәбез. Кыялар- * ны. су асты рифләрен урап узабыз, ярлардан ераграк торырга тыры 5 шабыз. Әлегә юнәлешебез дөрес, юлны һавадагы йолдызларга карап < беләбез. Ярлар ачылган чакта, андагы маякларга карап, маршрутны 5 дөресләп алабыз Радио дулкыннары бездән меңәр чакрым ераклыкта 2 урнашкан радиомаякларның позывнойларын китерә, шушы дулкыннар ф ярдәме белән барасы юнәлешне аныклыйбыз о
Без юлда. Күңелгә Экклезиаста язылган бер гыйбрәтле фикер килеп з төшә: =
«Ыруг китә һәм ыруг килә, ә Җир мәңге яшәвен дәвам итә. Кояш 2 калка һәм кояш бата, һәм ул үзенең калыккан жиренә ашыга. Көньяк- 1 ка таба искән жил төньякка борыла, әйләнә-әйләнә дә үзенең хәрәкә- ” тендә кире әүвәлге юлына кайта Барча елгалар диңгезләргә коялар, ә <*> диңгез, тулып, ярларыннан ташып чыкмый Урыннарына, ага башлаган * жирләренә кире әйләнеп кайтыр өчен, мәңгелек хәрәкәтләрен дәвам °- итәләр барча дәрьялар...»
Без сәяхәткә чыкканда, җирдә кар ята иде, хәзер безнең өстебезгә кайнар тамчылы яңгырлар ява. Күп диңгезләр аша, артыбыздан очып, безне акчарлаклар озатып калды Берничә мәртәбә кит балыгын, океан өстендә адашып очкан мәһабәт альбатросны очраттык Экваторның теге ягында, кырыгынчы параллельләрдә гомер итүче бу гигант кош — горур альбатрос ничек безнең юлга килеп чыкты икән? Бәлки, ул адашкандыр? Я бул м аса, туган иленнән куылгандыр?
Альбатрос гомерен туктаусыз хәрәкәттә, очышта уздыра Даими искән көнбатыш пассат жилләре агымына ияреп, ул ел тәүлегендә жнр шарын әйләнеп чыга. Атлантик океандагы Көньяк Каролина атавына җиткәч, алар, туктап, йомырка салалар һәм бала чыгаралар. Балалары очарга өйрәнгәч, альбатрос тагын һавага күтәрелә һәм, океан киплеген кочып, юлын дәвам иттерә. Үлгәнче шулай
Менә шундый гаҗәп кош ул диңгез альбатросы Ул — ирек һәм биеклек каһарманы. Альбатрос очмыйча яши алмый. Аны читлеккә ябып бикләп куйсаң ничек кенә тәрбияләп тотма — ирекне сагынуга түзә алмыйча ул сулып үлә Ирек һәм киңлек кирәк аңа Давыл кошы альбатроска «Сиңа ике мөмкинлекнең берсен сайларга рөхсәт итәбез: я буйсынып яшә. яисә үл»,—дисәләр, ул бер мизгел дә икеләнеп тормыйча, үлемне сайлар иде Адәми зат өчен нинди гыйбрәтле үрнәк!
Сокотра атавы янында очраган альбатросны без көне буе күзәтеп бардык. Ул, ике метрдан арткан җәенке канатлары белән киңлекне кочаклап, бер генә каурыен да кыймылдатмыйча, сәгатьләр буе зәңгәр күктә асылынып торды Караңгы төшәр вакыт җиткәч, альбатрос ба шын як-якка боргалап, нәрсәдер күзәтә, эзли башлады Ара тирә моңлы итеп кычкырып ала, кемнедер чакыра Ул кинәт өскә күтәрелде, артка таба борылды һәм мизгел эчендә офык эченә кереп юкка чыкты
Мең тугыз йөз алтмыш җиденче елны бер инглиз корабының өлкән штурманы Австралиядән Плимутка кайтканда һавада очып барган альбатросны атып үтергән. Портка кайту белән, экипаж корабны ташлап киткән. Капитан яңа команда яллап караган. Шушы кораб кешесенең альбатрос үтерүен ишетү белән, яңа ялланган диңгезчеләр дә бу паро-
ходта эшләүдән Ваш тартканнар Өч ай экипаж яллый алмыйча портта эшсез торганнан соң, капитан корабның исемен алыштырып караган— файдасы тимәгән Ахырда кораб хужасы пароходны арзан хакка сатып җибәрергә мәҗбүр булган.
Дөньяда шушы кош шикелле ирек һәм киңлек өчен генә яшисе иде! һәм альбатрос шикелле гомер буе горурлык саклый беләсе иде!
Уналтынчы көндә, ниһаять, суның төсе үзгәрә башлады Мона кадәр безнең корабны саф зәңгәрлек чорнап алган иде. Бүген су тоныкланган, көрәнсу-соргылт төскә кергән. Кильватер агымы кар катнаш яшел ахакка охшап бөтерелеп кайнамый инде. Аңлап алдым: без Фарсы култыгының елга суы тупланган җиренә якынлашып киләбез. Иртәнге чәй вакытында чират көтеп торучы кораблар күренде. Шулар янына килеп, уңайрак урын сайладык та якорь салдык.
Чират көтүче пароходлар арасында сыек ягулык — нефть ташыр өчен көйләнгән танкерлар күп иде. Япониягә, Америка материгына, Европага нефть ташучы йөз илле — өчәр йөз мең тонна сыешлы супергигант танкерлар. Алар Сүәеш каналы ябылып торган чорда барлыкка килделәр.
Әнә тышкы рейдка танкерлар туктый торган жиргә, трубопровод үткәреп, швартов баулары беркетергә махсус мичкәләр куйганнар. Шунда берничә танкер Ирак җиренең, борынгы Месопотамиянең майлы канын суыралар. Ун-унбиш сәгать үтүгә, танкер — тагын юлда. Ул Европа материгына әйләнеп кайтуга, аның соңгы мәртәбә калдырып киткән йөз мең тонна ягулыгын миллионлаган җиңел машиналар эчеп, төтенгә әйләндереп бетергән булалар. Җирнең мае һаман суырыла, һаман яндырыла. Елдан-ел җир карынындагы нефть хәзинәсе кими, һәм нефтькә ихтыяҗ елдан-ел арта тора.
Фарсы култыгының Фау исемле тышкы рейдына Басрага, Умм- Каср, Иранның Абадан портына юл тотучы кораблар туктый. Алар портка керү өчен лоцман көтәләр. Безгә янәшә Ирак флагы астында йөзүче «Румәйлә» исемле танкер тора иде, шул корабтан суга шлюпка төшерә башладылар. «Ярга чыгарга исәпләделәр булса кирәк»,— дип күзәтеп тора идек, шлюпка безнең якка борылды. Ниһаять, ул безнең янга килеп туктады. Өч диңгезче палубага күтәрелде:
— Кайсы порттан килдегез? Диңгезгә чыкканыгызга күптәнме? — дип сорады диңгезчеләрнең берсе рус телендә.
— Одессадан. Моннан уналты тәүлек элек чыккан идек,— диде вахтада торучы матрос.
Диңгезченең берсе капитанның беренче ярдәмчесен сорады. Мин аны үз каютама алып кердем. Минем коллегам иде бу. Сөйләшеп киттек,
— Нишләп йөрисез сез чит ил корабында?
— Гарәпләрне диңгезчелек эшенә өйрәтәбез,—диде минем коллегам.
— Авырмы эше?
— Фарсы култыгыннан Европага нефть ташыйбыз. Туган илне күр-мәгәнгә инде тугыз ай. — Беренче ярдәмче сагынуын басар өчен мин салган аракыны каплап куйды. — Корабта ике экипаж, тыгын, һәр диңгезче үз һөнәренә гарәп диңгезчесен өйрәтә. Тагын берничә айдан, эшне аларга тапшырып, туган илгә кайтып китәргә җыенабыз.
Сөйләшә торгач, уртак танышларыбыз булуын да ачыкладык. Илленче елларда Кара диңгез пароходчылыгында, Одессада мин дә танкерларда эшләгән идем. 1965 елны Кара диңгез пароходчылыгын бүлгәләп, Азов диңгезе, Новороссийск һәм Грузия пароходчылыкларын оештырдылар.
Диңгез министрлыгында эшләгәндә «Румәйлә» дә эшләүче экипаж-
ни Гыйракка җибәрү турында ГКЭС VII белән үзем сөйләшеп йөрдем ләбаса Ул чакта язмыш «Румәйлә» экипажы белән фарсы култыгында очраштырыр дисәләр, ышанмас идем. Әңгәмәнең азагында ачыкланды: 1955 елда «Кремль» исемле танкерда бергә эшләгәнбез икән. Саубуллаша башлагач, тагын сорау бирәм
— Чит ил корабында эшләүнең нинди үзенчәлекле яклары бар? ♦
— Бездәге шикелле бергәләп, күмәк яшәү юк һәркем, йомран шикелле, үз каютасына бикләнеп яши. Җыелыш дигән нәрсә ярты елга j бер генә була. Чит ил корабында эшләүнең уңай ягы да бар анда бер- = нинди отчет язу юк. Безнең корабларда йөзгәндә рейс азагында бер g кочак отчет язып тапшырырга кирәк бит. Анда ул юк
Коллегамны озаткач, мин чыннан да отчет язарга утырдым. Безнең корабта биш язу машинкасы. Сәяхәттән әйләнеп кайтып, портка керер 5 алдыннан ашыгып отчет кәгазьләрен суктыртканда шрифтлар ут кебек кыза. *
Төнне тышкы рейдта үткәрдек. Таң атып, яктыргач, «Академик Ар- « цимович» янына лоцман көймәсе килеп туктады. Якорь күтәрдек Куз- га лып киттек Алда иксез-чиксез ком сахрасы. Аны су сахрасыннан тә- Q бәнәк ярлар гына аерып тора. Ярга якынлашкан саен, суның төсе үз- х гәрә, көрәнлек куера. Ниһаять, без ярлары офыкта югалган киң елга ж тамагына керә башладык. =
Шатт-әл-Гарәб дәрьясы иде бу. Тигр белән Евфрат бергә кушылган- < нан соң барлыкка килгән елга тамагы Шатт-әл-Гарәб елгасы Фарсы £ култыгына ләм ташый. Ярлар елдан-ел диңгезгә таба үсә торалар. х
Бу елга Месопотамияне башка илләр белән тоташтырып торучы г үзәк магистраль. Елга өстендә хисапсыз күп жилкәнле көймәләр, моторлы катерлар, баржалар, саллар кайнаша. Алар ашыгалар, үзара куышып бер-берсен узарга тырышалар, көймәләрнең кайберләре кораб астына ук керә язып кала. Монда яшәүче гарәпләрнең күбесе көймәдә туып үсә, елгада йөреп, гомер уздыра, ишкәген кулыннан ычкындырмыйча, картаеп үлә. Аларның тамакларын елга туйдыра. Балык тоталар, йөк ташыйлар, агым китергән такта кыйпылчыкларын, буш әрҗәләрне, шешәләрне жыеп, шуны сатып көн күрәләр
Өскәрәк күтәрелгән саен, ярлар бер-берсенә таба кысыла төшә Хә зер без ике як ярны да күреп барабыз. Уң якта — саманнан салынган тәбәнәк йортлар. Бинокльдән карыйм. Саман йортның нигезендә аунап яткан пальма агачы кәүсәсендә өч хатын-кыз кояшта кызынып утыра Берсе карт, кибеп, мумиягә әйләнеп беткән. Куллары агач тамырын хәтерләтә. Бите, беркәнчеге, астына җәйгән җәймәсе — барысы да иске, тирә-юньдәге комнар, шушы елга, йорт нигезендәге пальма кәүсәсе шикелле үк борынгы. Елмаюына кадәр борынгы елмаю. Үлә алмыйча, әкрен генә пыскып, гомер кичерүче мондый карчыклар шәрык жирендә еш очрыйлар Алар инде үзләренең күпме яшьтә икәнлекләрен дә оныт каннар. Дөньяга бернинди дәгъвалары калмаган аларның. Тамак ягын кайгыртудан туктаганнар, эссегә-салкынга да әһәмият бирмиләр. Вакыт агымыннан төшеп калган әкияти пәриләрне хәтерләтәләр алар Җен нәр, пәриләр, албастылар турындагы әкиятләрнең тууына бәлки менә шушындый карчыклар сәбәп булгандыр?
Янәшәдә утырган икенче хатын утызлар тирәсендә Зифа буйлы, өс тендә кара ефәк тукымадан теккән озын күлмәк. «Теккән» дип ялгыш әйтәм. Гарәп хатыннары тоташ бер тукыманы күлмәк итеп тә. бөркәнчек итеп тә — кыскасы, теләсә нинди формадагы кием итеп тәннәренә урый беләләр Шул тоташ тукыма аларга эшләгәндә — хәрәкәтләнергә, урамда йөргәндә — ят күздән йөзләрен, сыннарын яшерергә, салкын
VII ГКЭС — Государственный комитет по внешним экономическим связям (Тышкы экономик алемтшюр буенча дәүләт комитеты)
да — тәннең җылылыгын сакларга, эссе чакта җиләсләндерергә ярдәм итә.
Өченчесе — яшь, безнеңчә, үсмер кыз. Безнеңчә үсмер, ә мондагы гадәтләр үлчәве белән — кияүгә бирерлек җиткән кыз. Өченчесенең дә битләре бөркәнчек астында, тик күз турылары гына ачык. Елгага карап утыралар. Күз карашлары утыру рәвешләре шундый сабыр, түзем, аларның беркая ашыгасы, көтәсе, бернәрсәгә катнашасы юк шикелле. Хатын-кызларның шушы сабыр кыяфәтләре күңелдә мәңгелек хисе уята иде. Гүя, алар Наву-ходоносор, Һарун әр Рәшид, Бөек Моголлар чорыннан бирле шушылай йортка аркаларын терәп, шушы пальма кәүсәсе өстендә кымшанмыйча утыралар. Елга да бит шул чорлардан бирле туктамыйча тын гына ага бирә. Аерым шәхес язмышы, токым, ыруглар, халыклар язмышы мәңгелек күзлегеннән караганда нәкъ шушы елганың агымы шикелле түгелмени?
Мин саман йорт янында утыручы хатыннарның гамьсез халәтенә кызыгып куям. Алар ярым ач, ярым ялангач. Кытлыкта яшәү — бәхәсләшмим—зур михнәт. Мин моны аңлыйм һәм, шуңа карамастан, хатыннарның көннәр .буе бернинди ваемсыз килеш елгага каршы утыруларына ихлас кызыгам. Җир йөзендә тук яшәр өчен вакытларын кы- рып-себереп уптым сатучылар бар. Акчаны күбрәк алу өчен иманнарын, хәтта ирекләрен өстәп бирүчеләр дә бар бу дөньяда...
Без тук, безнең өстебез бөтен, әмма без, шушы хатыннар шикелле, көннәр буе гамьсез, тигез сабырлык белән елга агымына карап утыра алмыйбыз. Кыбырсыну — безнең каныбызда.
Өскә күтәрелгән саен пальма агачлары күбәя бара. Сулда, елганың уң як ярында, тоташ пальма урманы башланды.
Пальма кәүсәсендә утыручы хатыннар күздән югалгач, тагын бер мәртәбә исәпләп куйдым: ярлы яшиләр, әмма алар бай — вакытка бай кешеләр. Ә вакыт — гомер, гомер — без үзебез. Әллә нинди зиһен җитмәслек парадокс бу.
Хөрмә бакчалары
Шатт-әл-Гарәбнең ярлары тәбәнәк. Портлар яр кырына ук сыенып утырганнар. «Ничек боларны ташу суы юып алып китми икән? — дип гаҗәпләнеп барам. — Яз көне, боз киткәндә, елга суы әллә кайларга тарала торгандыр?» һәм исемә төшә: монда ташу булмый. Тигр һәм Евфрат елгалары Төркия тауларының бозлыкларыннан башланалар. Суның иң мул вакыты — җәй уртасы. Кышын, боз эремәгән чакта, елгалар саега.
Яр буенда — пальма плантацияләре. Алар шундый төз, биек, матурлар. Очларындагы гигант каурыйга охшаш яфраклары җилпәзә сыман як-якка җәелеп тора. Җир шарының башка бер җирендә дә мондагы шикелле пальмалар юк. Аларны Европа илләрендә зур агач мичкәләргә утыртып, бина эчендә үстереп карыйлар. Данлыкны кунакханәләрдә, патша сарайларында да матурлык өчен утыртылган шундый пальмалар очратырга мөмкин. Ләкин, туган җиреннән башка урында пальма әкрен үсә, зәгыйфь була.
Финик (хөрмә) пальмалары — Гыйракның горурлыгы. Монда биш йөз төрле хөрмә агачы үсә. Дөнья базарына чыккан хөрмәнең дүрттән өч өлеше шушы илнеке. Елга буенда үскән плантацияләрне, ашлык басуларын сугарып тору өчен табигать үзе кайгырткан. Кырларга, бакчаларга су җибәрергә насос та кирәк түгел. Тәүлегенә ике тапкыр күтәрелгән диңгез суы елга тамагын вакытлыча буып тора, тәүлегенә ике мәртәбә басуларга су тарала. Мондагы һәр хөрмә, суган кыягы, бодай
бөртеге, үлән Шатт-әл-Гарәбнең ашламага бай шифалы суын эчеп үсә. Иң борынгы чорлардан бирле халыклар шушы елга буена урнашырга тырышканнар. Шатт-әл-Гарәб елгасы көчле ил-дәүләтләрне, гүзәл ка-лаларны, зур сарайларда яшәгән тираннарны хәтерли. Елга күпне белә. Белә, хәтерли һәм дәшми. Сабыр, түзем ул Шатт-әл-Гарәб елгасы. ф Кичә төнлә Күвәйт радиостанциясе инглиз телендә Вавилон турын
да бер җыр тапшырды. Язып алырга өлгерә алмадым. Хәтеремдә кал- < ганы:
Вавилон елгалары—коллар моны. Кайтарыгыз азатлыкны, бирегез ирекне Вавилон елгалары — жир ыңгырашуы. Измәгез халкымны, эчмәгез канымны Вавилон елгалары — аналар елавы. Таптамагыз җиремне, пычратмагыз динемне. Ләгънәтлим коллыкны, тәбриклим үлемне.
Без Һаман агымга каршы күтәреләбез. Пальма агачлары арасында о пөхтә коттеджлар, сарайлар, алачыклар, пальма яфракларыннан әмәл- з ләнгән кетәкләр күренеп кала
Портта эшләрен бетереп, диңгезгә таба юл алган кораблар ешрак очрый башлады. Аларның күбесе бу илгә машина төяп килгән, моннан = хөрмә җимеше, тары, күн, мамык төяп китә Танкерлар нефть төягән- “ нәр. Кайбер кораблар, елгага якорь ташлап, йөкләрен шунда, елга ур- » тасында ук плашкаутларга 1 бушатып маташалар Югары менгән саен, * алар күбәя баралар иде. Ниһаять, алда Басра шәһәре күренде.
Көн кичкә авышып килә иде. Шәһәр өстеннән азан тавышы янгы- pan узды: «Лә-ә-ә ила-аһа и-ил-л-ла-а-а a » Якындагы мәчет манарасыннан күгәрченнәр өерелеп һавага күтәрелде. Азан тавышына канат тавышы килеп кушылды Яр буендагы корабларда эшләүче докерлар, тәһарәтләрен яңартып, палубага намазлык җәйделәр «Илаһым, ният кылдым синең тарафларыңа...»
Докерлар, эшләрен тәмамлап, өйләренә таралдылар Кала өстеннән йолдызлар калкып чыкты. Күк йөзе алтын гөмбәзгә әйләнде
Җиргә тынычлык, кешеләргә юаныч китерә торган шәрык төне туды. Бу төн әчкелтем өметкә, татлы моңга сугарылган иде һәм мин, караңгылыкка карап, Вавилон. Шумер чорларында кылычка-кылыч бәрелеп корыч чыңлавын, яралылар ыңгырашуын, коллар зарын ишеткәндәй булдым
Урамда кайнашып йөргән машиналар әкеренләп тындылар. Кәрваннар юлга чыкты. Якында кыңгырау тавышы ишетелә иде. Үсмер чакта төи кунып ат саклаган чаклар искә төшеп куйды
Җир өстен «Мең дә бер кичә> төне каплаган Көне буе авыр йөк ташып арыган карт ишәк әкрен генә печән чәйни Җарияләрнең кайнар куеннарына ярлар чакырып, духанда сорнай елый. Елга ягыннан сирпелгән җиләслек чәчәк исе алып килде. Бер-бер артлы утлар сүнә башлады. Шәһәр өстеннән мәзиннең төнге азаны яңгырап узды. Синдбад каласы татлы йокыга-талды.
Әл-Гүрнә
Тимер койма эчендә сыек кына бакча Асфальт мәйданчык. Сынар манаралы ак мәчет. Автобус җыйнак бер катлы турист бюросы каршы- сына килеп туктады. Дәррәү кубып, җиргә сикердек Моторист Цури- ков, чалбар сәдәфләрен ычкындыра-ычкындыра. шул бина янына йөгереп барды да изге җирне сугарырга кереште Бинадан ун гына адымда туалет та бар икән ләбаса.
1 Пароходтан бушатылган йвкне ярга чыгарыр ечен ясалган көйма
Без җир йөзендәге беренче кешеләр — атабыз Адәм белән анабыз һава яшәгән урында, әл-Гүрнәдә басып торабыз. Дүрт сәгатьлек юл аякларны оеткан. Шофер турист бюросыннан ак чалмалы бер яшь егет алып чыкты. Егет безгә инглиз, француз, немец һәм испан телләрендә мөрәҗәгать итеп карады. Без күп телләр белән ваклашырга яратмый идек, бер тын сатулашып торганнан соң, аралашу коралы итеп инглизчәне сайладык.
Чалмалы гид безне зәңгәр челтәрле койма белән әйләндерелгән ал-магач янына алып килде. Анабыз һава, шушы алмагачның ботагын сындырып, җимешен өзеп алганга җәннәттән куылган икән. Шушы сүзне ишетү белән кайсыдыр: «Оҗмахтагы тәртип нәкъ диңгез флотындагы шикелле булган икән»,— дип искәрмә ясап куйды.
Гади генә алмагач. Биеклеге дүрт метр чамасы бардыр. Агач төбендә череп беткән әллә кайчангы кәүсә аунап ята. Гид бу кәүсәнең атабыз Адәм чорыннан саклануы турында сөйли. Диңгезчеләр көлемсерәп тыңлыйлар, ышанмыйлар. Телевизор тәрбияләп үстергән егерменче гасыр егетләре бит. Алар диннән көчлерәк нәрсәләргә дә ышанмыйлар. Гомумән, аларда ышанмау батырлык санала. Алар шуның белән мактанырга яраталар. Өлкән буынның өметен инкяр итү аларга ләззәт бирә. Ә үзләре әйбәт егетләр. Ил чакырса, кулларына корал тотып, берсүзсез үлемгә барачакларына мин чын күңелдән ышанам.
— Аллаһы тәгалә җәннәт төзү өчен юньлерәк урын таба алмаган микәнни? — дип сорый боцман.
— Алма-Ата шәһәре тирәсендә үскән алмагачны китереп утырткан булсалар, җәннәтнеке дип ышаныр идең,— ди Казахстанда туып үскән электромеханик Богданов.
Койма эчендәге гранит ташка инглиз һәм гарәп телләрендә атабыз Адәм һәм анабыз һаваның тарихын язганнар. Шушы язуны да укып карыйбыз — ышанасы килми. Көндәлек тормышта бу егетләр, кирәк чакта, шушы легендадан да пүчтәк нәрсәләргә ихлас ышаналар, әмма аларның Коръән һәм Библиядә язылган риваятькә ышанасылары килми.
Алмагачны карап туйгач, гид безне елга ярына алып китте. Алда җир карыныннан чыккан басынкы гына тавыш ишетелә. Без текә ярга килеп туктадык. Аста елга ага. Тантаналы, илаһи күренеш—Тигр белән Евфрат елгаларының бергә кушылган җире. Бөек Вавилон елгалары, ургылып, бер-берсенә ташланалар. Дулкыннар бәрелешкән җирдә көчле ыңгырашу барлыкка килә. «Вавилон дәрьялары — коллар моңы. .»— дигән җыр тагын искә төшеп китә.
Ике бөек елга бер-берсенә баш бирергә теләмичә, бер тын янәшә агалар. Агым ике суны бөтерелдереп болгата, кушылырга, берләшергә өнди. Ике мең җиде йөз километр ара узган Евфрат, мең җиде йөз чакрым юл үткән Тигр үзара кушылырга теләмиләр, даулашалар, бер- берсенә баш бирмиләр. Аларның икесе дә горур, икесенең дә бөек тарихы, гореф-гадәтләре бар. Уртак ярларга эләккәч берни эшли алмыйлар. Агым аларның суларын үзара бутап бетерә. Яна елга — Шатт-әл- Гарәб барлыкка килә.
Мин яр астына төштем. Эземнән балчык коелып калды. Битемә елга суының салкын дымы килеп бәрелде. Исергәп авылы аша аккан инештән дә нәкъ шушы ис килә иде: ләм, бака ефәге һәм юешлек исе. Колакка дулкыннарның, бер-берсенә баш бирергә теләмичә, астыртын гына ызгышулары ишетелде. Йөрәк леп-леп тибә. Елга түгел бу — мин мең еллык тарих каршында басып торам. Канымда нидер эшләп, истәлек калдырып китү теләге уянды. Бу очракта минем ерак бабаларым корбан чала торган булганнар. Без андый йолалардан баш тарттык. Корбанның бары бер төрен — ватан өчен үлүне генә саклап калдык без.
Иптәшләрем ашыктыралар. Елгаларның кушылуы йөрәккә тетрәнү
бүләк итте, күңелгә тарихның яшерен серен ачты. Мин хак түләргә тиешмен. Хисне бушлай алырга ярамый. Талау була ул бушлай алу. Күп тапкыр сынаганым бар талап алганны язмыш һәрвакыт каза белән түләтә. Нәрсә бирергә? Кесәмне актарырга керештем. Янчыгым буш: акчамның соңгы тиененә кадәр таможенниклар, декларациягә теркәп, сейфка бикләп киттеләр. Кулъяулык. Тарак. Газета кисәге —«Яшь * ленинчы» газетасының ярты бите. Баулыга кайткач сатып алган идем, 5 саклап йөртәм. Пәке. 5
Минем бабаларым ат һәм корал яратканнар. Ир-егетлекнең соңгы = тамчысын югалтудан куркып, без кесәбездә коралны хәтерләткән пәке g йөртәбез Пәкем Исергәп авылының сельмагыннан сатып алынган иде. * Исергәп белән Әл-Гүрнә арасында бәләкәй генә булса да йола уртак- § лыгы булсын әле. Шушы төбәк кешесе Ибне-Фадлаи Идел буена килеп, 5 минем бабаларымны дин тотарга өйрәтеп киткән. Минем бабаларым да бу ярларга килеп йөргәннәрдер — без тарихны начар беләбез. ♦
Пәкемне әйбәтләп кулъяулыкка төрдем. Төйнәдем. Кизәнеп ике бөек о елга кушылган җиргә ыргыттым. Елга кабул итте корбанны. Минем з пәкем бер тын агым белән көрәшеп, бөтерелеп барды да елга төбендәге ләмгә әйбәтләп ятты. Шумер колларының сынык ишкәкләре, Вавилон сугышчыларының калканнары, татар-монгол гаскәрләренең ук- = лары арасында пәкем калды.
Автобуска кереп утырдык. Гид белән саубуллаштык. Моторист Цу- « риковның пышылдап кына күршесе Юркога әйткәнен ишетеп алдым £
— Яр астына төшеп азапланган булды Алмагач төбенә чүгәләдең— * эше бетте китте.
Автобус урыныннан кузгалды. Юл тасмасы төньякка, Багдадка таба ага башлады. Николай Иванович Цуриков Әл-Гүрнә ягына карап, кулындагы кечкенә агач ботагын селкеп куйды
— Сау бул, маймылларның агачтан төшеп җирдә йөри башлаган җире
— Каян алдың бу ботакны, Цуриков?
— Алмагачтан сындырып алдым. — Моторист куанып елмайды. Ел-майганда, аның күзе кечерәеп, бөтенләй югала. Танау тишекләре киңәя, җәнлекнекенә охшаш сирәк, вак тешләре күренә — Вакыт уздырып йөрисе дә калмаган икән. Алмагачмыни бу? Барахло. Минем бакчамдагы агачлар Перечспидороганың йодрыгы зурлыгы алма бирәләр. Кәбестәгә кушып, тозлап куйсаң, һи! Артыннан шуны кабып җибәрсәң, күкерт кислотасы эчәргә була
Җир йөзенә балалар сулышыдай чиста, нәзберек төн төшеп килә иде. йолдызлар кабына башлады. Дала утлары автобуска бер тын ияреп киләләр дә, артта калып, күздән югалалар. Ямансу иде нигәдер. Дөнья матур, миң, иркен. Автобусның радиоалгычы соңгы хәбәрләр тапшыра. Израиль Ливанның көньяк шәһәрләрен тупка тоткан. АКШ- тан Иран студентларын куганнар Без моннан төгәл ике ай элек, нәкъ шушылай автобуска утырып, Ливанның Триполи исемле каласыннан Бәйрутка экскурсиягә барган идек. Шул без йөргән җирләрдә бүген снарядлар шартлый. Җир шарында матур, киң елгалар, киң сахралар бар. Адәм балаларының хәтерләрендә җәннәт турындагы легендалар, гүзәл риваятьләр бар. Җирдә тынычлык кына юк. Сугышларны, кан коюларны ничек туктатырга?
Корабка кайткач, ике генә сәгать йоклап алдым. Төшемә ак чатыр, сарык көтүе, күмер өстендә пешкән тәмле көлчә керде Җилкәсенә озын муенлы чүлмәк утыртып, «Сагыну» көен җырлап судан кайтучы шәрык кызы, имеш, минем ярым икән.
Иртәнге дүрттә кораб урыннан кузгалды Артыбыздан янә кильватер агымы сузылып кала башлады. Су өстендә сузылып калган ул яшькелт-ак юл кильватер агымы түгел — ул безнең газиз гомеребез.
Җирдә яшәүчеләр гомерләрен бер таңнан икенче таңга сузылган тәүлек белән үлчиләр, ә без гомеребезне сәяхәт озынлыгы итеп кисеп ташлыйбыз. Инде туктыйсы, тын аласы, ял итәсе килә. Ниндидер каһәрле көч, туктарга ирек бирмичә, һаман алга куа. Туган илгә кайтып очрашу өмете булмаса, түзеп булыр идеме икән?
Әнә, Басра каласының мәһабәт манаралары да ерагая. Синдбад каласының шау-шулы базарлары, фәхешханәләре, үзәк мәйданындагы сузылып яткан шәрә хатын өстенә басып торган арслан-киек һәйкәле дә һаман ерагая. Нефть сатып баеган гарәп илләре берни сатмыйлар, алалар гына Без туган илгә балласт VIII белән кайтабыз. Диңгездә якын- тирәдәге портларга радиограмма биреп, төяргә йөз эзләргә керештек. Буш кайту — бер файдасыз ягулык яндыру. «Академик Арцимович» тәүлегенә егерме дүрт тонна солярка яндыра. Хәбәшстан һәм Гыйрак түләгән табышны илебез өчен саклап калырга кирәк.
...Иртән торуга, чүл белән диңгез очрашкан җирдә Күвәйт күренде. Башлап өч гигант конус-манара күзгә ташланды. Манараларның иң биеге, ике пыяла шарны уртасыннан үтәли тишеп чыгып, гәүдәсенә беркеткән. Икенче манараның уртасында бер генә шар, өченчесе — җирдән болытларга сузылган шома конус кына. Каланың берничә җирендә биек колонналар өстенә утырткан «оча торган космик тәлинкәләргә» охшаш ак гигант савытлар күренеп тора. Атом көче белән диңгез суын тоздан арындырып, шәһәр йортларына таратырга көйләнгән установканың резервуарлары иде бу — Күвәйт каласының горурлыгы.
Гадәттә, һәр шәрык каласында сине манаралар җәлеп итә. Манарадан биек, аннан матур, үзенчәлекле корылма булмый гарәп шәһәрләрендә. Күвәйт каласының мондый булуын көтмәгән идем, мин югалып калдым. Бу — егерме беренче гасыр шәһәре иде.
Монда мин беренче тапкыр 1960 елда булдым. Ул чакта Күвәйт җиреннән нефть суыру көйләнеп килә иде. Галәмнең һәр молекуласын алыш-бирешкә, файдага көйли белүче бизнесменнар, акча исе сизеп, бу төбәккә әле яңа ябырыла башлаганнар иде. Саман йортлар, ак чатырлар, пальма яфракларыннан әмәлләнгән кетәкләр исән иде әле. Дөяләр, ишәкләр, кыйммәтле «Роллс-ройс»лар белән бер хокукта, бергә йөриләр иде. Хәзер шәһәрне модерн ысулында салынган йортлар басып киткән. Мин беренче килгәндә бер берсеннән унар чакрымда яткан Шуайба, Бен-әл-Әхмәди портлары Күвәйткә тоташканнар.
Шәһәргә шлюпкага утырып кына чыгарга була. Диңгездә отлив вакыты иде. Портны дага рәвешендә урап алган кара кыялар судан калкып чыгып, күренеп торалар. Иртәнге сигезләрдә прилив башланды. Уннар тирәсендә кыялар күмеләчәк. Шул чакта портка үтеп кереп була. Шлюпканы суга төшерергә хәзерләп куйдык та каланы күзәтергә керештек.
Моннан унсигез ел элек калада агач заты юк иде. Шәһәргә су җибәргәч, агачлар да калкып чыкканнар. Бакчага күмелеп утырган виллалар, матур коттеджлар барлыкка килгән, йорт салдыручылар, арзанлыкка төшсен дип, акча кызганып тормаганнар Шәһәрдә әллә нинди фантастик биналар бар Әнә, ярга килеп терәлгән егерме биш катлы гигант аккордеонга охшаган бина. Хатын-кызлар редикюленә, каплап куйган рюмкага охшаганнары — тагын әллә нинди мәзәк кыяфәтле йортлар бар монда. Бу калага да шәрыктәге бер гадәт көчле тәэсир иткән урамда бер төрле ике йорт булмаска тиеш, һәм шәһәрдә бер төрле ике йорт таба алмыйсың.
Нефть чыгару файдасына үскән шәһәрләрне күрү белән мин үземнең туган җирем Баулы турында уйлыйм, һәрвакыт Баулымны матуррак, отышлырак итеп күрәсем килә.
VIII Буш йвргәндә кораб винты су өстенә калкып чыкмасын өчен балласт танкларына су тутырыла
Сәгать тугызда суга шлюпка төшерә башладык. Юлны бикләп торган кара кыяларга бер сәгать барыла. Яннарына җиткәнче, диңгез суы иң югары ноктада булачак. Портта бикләнеп калмас өчен, кайту юлына да кыялар су астына күмелеп торган арада чыгарга кирәк булачак.

Әл-Күвәйт |
— Шлюпканы суга! 5
Шушы боерыкка күнегә алмам шикелле. «Чолым» пароходында эш- £ ләгән чакта без бер мәртәбә суга баттык. Шул вакыйганың шаукымы < әле һаман күңелдә тора, һәм «Шлюпканы суга!»— дигән боерыкны Н ишетү белән, касыгымны ачыттырып, ниндидер тынгысыз курку биләп 2 ала. ' ф
Унбиш минут үтүгә, шлюпка кораб янында суда чайкалып тора иде у инде. Без, штормтрапка асылынып, көймәгә төшәбез. Көймәгә кереп з утыргач кына зур корабның сине диңгездән еракта тотканлыгын аңлый = башлыйсың. Кораб эчендә яшәгәндә, су синнән ун-унбиш метрга аста- 2 рак. Син аңа өстән генә карап йөрисең. Шлюпкадан үрелеп, кулын бе- х лән диңгезне тотып була. Су исе синең борыныңа бөркелеп керә Янәшә * йөгергән дулкыннар көймәнең эченә үк чәчрәп керәләр
Авариягә очрап, кораб бата башласа, экипаж шлюпкага утырып * котылырга тиеш. Авариягә юлыккан танкердан нефть агып чыга. Су а өстен ялкын чорнап ала Шлюпкага утырган диңгезчеләр ялкын аша = үтә алмыйча янып үләләр. Янгын аша үтеп булсын өчен, коткару шлюп- s каларын соңгы елларда герметик рәвештә ябылмалы итеп ясый башладылар. Ябык шлюпка эчендә тынчу: бензин, машина мае, буяу исләре бергә кушылып, тын юлына килеп тыгыла. Өстәвенә, диңгезчеләр тәмәке көйрәтәләр. Тәмәке тартырга рөхсәт итмәскә дә булыр иде. мин тыелам моряклар тыюны ифрат яратмыйлар. «Тартырга рөхсәт итмим»,— дип кычкыру белән тартасы килү көче бермә-бер артыр иде.
Шәһәргә чыгучыларның күбесе — яшьләр. Әйбәт егетләр. Яшьләрнең миңа бер яклары ошый аларда куштанлык, икейөзлелек сирәк очрый Тез чүгүне яратмыйлар алар Әлегә аларда ике зур кимчелек бар авырлыкка түзмәү һәм материаль якка артык зур әһәмият бирү Тәрбия эше дөрес куелган очракта бу ике кимчелек тә вакытында юкка чыгарга тиеш. Яшьләрне тәрбияләүгә мин ж.аваплы һәм изге эш дип карыйм
Портка кердек. Причалга килеп туктадык. Көймә сакларга бер матрос белән бер мотористны калдырдык та проходнойга таба юнәлдек.
— Шәһәргә аракы алып чыкмыйсызмы? — дип сорады полицейский.
— Юк, чыкмыйбыз.
Монда — «коры закон». Аларны башка нәрсә кызыксындырмый да.
Пропуск язып бирделәр Без, проходной аша үтеп, шәһәргә чыктык
Кояш рәхимсез кыздыра, һавада кайнар асфальт сулышы. Урамда шыгрым тулы машиналар. Башка гарәп илләрендә аларның төрлесе очрый искесе, яңасы, кечкенәсе, зурысы, төрле илләрдә ясалганнары Монда күбрәк Америка машиналары. Зурлар. Көчлеләр. Тәкәбберләр
Борылмада машина борыны күренә. Ул үсә, озыная башлый «Моның койрыгы кайчан күренер икән?—дип, син һаман көтәсең. Ниһаять, машинаның койрыгы күренә хәйран калырлык зур, озын машина Мондагы машиналарны күргәч капитанның горурлыгы булган «Лада»- сы шактый шиңде. Аның өч горурлыгыннан икесе — эте белән хатыны гына калды.
Европа илләрендә акчалы кешеләр дә зур машинага утырып йөрер гә яратмыйлар Тантана вакытларында, яисә контракт төзегәндә генә
президентлар йөри торган («Роллс-ройс», «Бьюик») машиналары ходка җибәрелә Башка чакта миллионерлар да уңайлы, бензинны аз яндыра торган машинага утырып йөриләр. Ә монда һәр байгыш кулында патшалар йөри торган машина. Күвәйт гражданнарында акча бар— анысы аңлашыла. Аларга нефть сатудан кергән өстәмә табыш хисабыннан, Күвәйт гражданы булган өчен, акча түлиләр. Төрек, Пакистан, һиндстан илләреннән монда эшкә килгән ач-ялангачлар да, эшли башлагач, машина сатып алалар. Билгеле, яңаны алырга аларның акчалары җитми. Кара эштә бил бөгүче чит ил эшчеләре дә машинаның зуррагын алырга тырышалар. Аларга нигә зур машина кирәк икәнлеген мин соңыннанрак аңладым. Монда фатир хакы кыйммәт. Квартирга түләргә мескеннәрнең акчалары җитми. Алар машина эчендә йоклыйлар, бар җиһазларын шунда тоталар.
Без тротуардан үзәккә таба атлыйбыз. Кибет витриналары, каршы төшеп, туктарга, эчкә керергә, янчыгыңны ачарга өндиләр. Вәсвәсәгә бирелмичә, бик озак бардык. Түзәр хәл калмады — кердек.
Башка гарәп илләрендә кибет хуҗасы сине сөйрәп кертә, көчли, сатулаша, товарын куеныңа тыга. Монда алай түгел. Күвәйт кибетләрендә ясалма климат. Салкынча. Хуҗа, сиңа күз кыры белән генә карап, кофе эчеп утыра. Сатулашырга яратмый. Сатулаша башлаган кешене ярлыга санап, елмаеп кына читкә борыла. Шәрыкның төп гадәте— тәмләп, әллә нинди тапкыр, көлке, татлы сүзләр әйтеп сатулашу монда әкеренләп юкка чыгып бара.
Товарлар күп. Кирәгеннән артык күп. Магазиннарны АКШ, Көнбатыш Германия, Япония товарлары басып киткән. Монда пошлина түбән, шунлыктан бөтен дөнья маллары Күвәйткә ташкындай агыла. Бигрәк тә Япония, бигрәк тә аның радиотоварлары күп. Төрле зурлыктагы транзисторлар, әллә нинди катлаулы радиокомбайннар — арзанлысы, кыйммәтлесе — акчаң гына булсын. Кием-салым, йорт җиһазлары, парфюмерия, савыт-саба, кызыл мал, көнкүреш машиналары, әллә ниләр. Күзгә бәрелеп торганы — алтын-көмеш һәм асыл ташлардан ясалган бизәнү әйберләре. Алар күп, күзеңнең явын алырлык, һәм шунда, синең күз алдында, көмешчеләр эшләп утыра. Шәрык җирендә генә очрый торган җитез, йөгерек куллар синең күз алдыңда һушыңны алырлык могҗизалы матурлык тудырганда, түзә алмыйсың — кулларың кесәңә тыгыла, ләкин...
Комсызлык, чама белмәү җыйган шушы кадәр әйберне. Сәүдәгәрләрнең күбесе, кайтарткан товар кибетенә сыймый башлагач, тротуарга өеп куйган. Сатыламы-юкмы — белми ул аны. Товарларның күбесе кайнар кояш астында, тузанда аунап ятып, искерәчәк, турыдан-туры чүплеккә юл тотачак.
Без кайчакта әйбер юклыкка зарланабыз. Әйбер кирәгеннән артык булганда да кыен икән ул. Әйбер, әйбер, әйбер. Әйбер синең вакытыңны, рухи тормышка тотылырга тиешле егәрлегеңне суыра. Ул сине әсир итеп ала, колга әйләндерә. Акчасы булып, сатып алырга әйбере булмауны кеше җиңелрәк кичерә. Сатып алырга бар нәрсә булып, кесәңдә акчаң булмау—кимсетә, рәнҗетә икән. Күвәйт шикелле җирдә мин яши алмас идем.
Нефть тапканга кадәр бу җирләрдә бәдәви-күчмә кабиләләр яшәгән. Мал асраганнар, кәрван йөрткәннәр. Яр буенда яшәүчеләре балык тотканнар. Аларның көнкүреше Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан бирле үзгәрмичә даими саклана килгән. Нефть чыгару, бигрәк тә нефть сатудан елга булып акча агып керү мондагы тормышны танымаслык итеп үзгәрткән. Ил кечкенә. Күвәйтнең халкы тугыз йөз мен генә. Илдә эш эзләп килгән ике миллионнан артык чит ил кешесе яши. Күвәйт гарәпләренең бары тик унҗиде проценты гына эшли. Алары да әле дәүләт аппаратында һәм төрле рәис булып утыра торган җирләрдә
генә. Эшне чит илләрдән җыелган кешеләр башкара. Бу илнең сиксән өч процент халкы соры корт булып яши. Күвәйт гражданы булган өчен аларга акча түлиләр. Гаделлек белән, тигезләп бүлү юк, билгеле. Гади халык бер өлеш алса, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән саналган Сәетләргә — күп өлеш, ә кабилә юлбашчылары шәехләргә гади халыкка ф карагайда йөз мәртәбә артык түләнә. Күвәйт әмире үзе аена унбер ь миллион алып тора. <
Шәһәр карап йөри торгач, без читкәрәк тайпылганбыз. Бервакыт > машиналар зиратына килеп чыктык. Ташландык машиналар, җыела < торгач, чакрымнан артыкка сузылган тимер мәетләр өемен хасил е иткән. Машиналарның күбесе, череп, тутыкка әйләнеп беткән. Күптән * түгел ыргытылганнары әле исән. Техника яныннан тыныч кына узып £ китә алмый торган егерменче гасыр балалары, безнең егетләр, шулар- 2 ны тикшерергә керештеләр. .
— Кара әле, менә бу «Форд»ның бар җире исән. Хәтта багында
бензины да бар...— Моторист Перечепидорога капотны ачып, мотор £ эчендә чокынып карады — Шайтан алгыры, аккумуляторы утырган. х Аккумуляторы утырмаган булса, йөртеп карарга да була иде. 2
Матрос Корбут ак «Мерседес-бенц» янында кайнаша. Ул аны хуҗа- = ларча җентекләп карап чыкты. Сакланып кына, тап төшерүдән, сыды- « рылдырудан куркып кына ишеген ачып карады.
— Мал кадерен белмиләр, вәхшиләр,—диде ул, ихлас рәнҗеп,— < Мин бу машинаны ике көннән эшкә иңдерер идем
Моторист Цуриков машиналар өеменә таш томырды
— Рәхәтләнеп тәрәзәләрен дә ватып китә белмәгәннәр, маймыл лар!—диде ул, сүгенеп.— Китереп ыргытыр-алдыннан мин боларны рәхәтләнеп «эшкәртер» идем.
Ташландык машиналар темасы портка кайтып җиткәнче, диңгезчеләрнең телләрендә булды.
Бәхәс
Без шәһәрдән урап кайтуга бункеровщик рейдка килеп кирәк кадәр ягулык биреп өлгергән иде. Әйткәнемчә, Франциядә ясалган «Пилстик» двигателенә безнең май ярамын. «Шелл» заводларында чистартылган май китергәннәрен көтәбез. Инде корабка документлар хәзерләү өчен диңгез агентының клеркы килгән Ул минем каютамда көтеп утыра иде. Таныштык.
Агентның клеркы (диңгез агенты, Күвәйт кешесе буларак, үзе эшләми, аның бар эшен клерклар башкара) Ибраһим Фазыл Төркиядән килеп эшли. Истамбул университетын бетергән. Семьясы — Истамбул- да, үзе монда яши. Төркиядә контора ачып җибәрерлек акча туплагач та кайтып китәргә җыена.
Өстәлгә коньяк утырттым, закуска куйдым. Ибраһим бер рюмканы тәмләп йотты, кабатлаудан баш тартты
— «Коры» закон монда,— диде ул.— Авызыңнан исе килгәнен сизеп алсалар, алла сакласын. Эш кешесе бит мин.
Чәй куйдым. Куе итеп ясап, Ибраһимны чәй эчердем Чәй ярату — төрки халыкларга хас бер уртак сыйфат булса кирәк. Агентның ярдәмчесе мине тәмам ярата башлады. Теле ачылып китте.
— Сез менә социализм төзедегез, коммунизм төзергә җыенасыз. Ә Күвәйттә революция ясамыйча һәм күмәкләштерүләрсез генә социализм төзиләр,— диде клерк.
— Мин әле генә шәһәрдә йөреп кайттым, социализм дигән нәрсә күзгә чалынмады. Кайда икән аларның социализмы? — дидем мин.
— Сез бит түләүсез уку. дәвалану, түләүле ял белән мактанасыз. Уку монда да түләүсез. Өстәвенә, баласын югары уку йортына бнргән
өчен әтисенә стипендия түлиләр. Дәвалану да буш. Аермасы шунда, Күвәйт гражданы үзе теләгән илгә барып дәваланып кайта ала. Расходын тулысынча дәүләт түли.
— Ә хокук, тигезлек мәсьәләсе ничек монда? — дип сорадым мин тыныч кына.
— Хокук тигез. Кирәк нәрсәне гади фәллах та, әсир дә бер үк хак түләп ала. Патша акчасымы бу, хәерченекеме дип карап тормыйлар. Алырга әйбер булмаганда гына акчаның власть башындагы кешеләр кулындагысы кыйммәт, хезмәт ияләре кулындагы арзанрак йөри. Ә бездә акча кешеләрне тигезли.
Ибраһимның бу дәлиле миңа көлке тоелды. Карл Марксны укыма-ганлыгы әллә каян күренеп тора.
— Әйтик, син — Төркия кешесе һәм Күвәйт үз гражданы икегез дә бер төрле эш башкарасыз икән, ди. Сезнең икегезгә дә тигез түлиләрме соң? — дип сорадым мин.
— Юк, Күвәйт гражданына күбрәк түлиләр. Ике тапкыр артыграк дияргә мөмкин.
— Шулай булгач, нинди тигезлек турында сөйләп азапланырга? Тагын бер сорау: агент фермасының рәисе үзе эшкә йөриме?
— Без аны сирәк күрәбез.
— Үзе эш хакын сезнең белән тигез ала торгандыр бит?
— Ферманың табышы аның кесәсендә кала инде.
— Ә нигә соң аны эшеннән чыгарып, үзегез генә эшләмисез?
— Контора ачып җибәрү өчен, Күвәйт гражданы булу кирәк. Бары тик аларга гына рөхсәт ителә.
— Шулай булгач, нинди тигезлек булсын бу чынбарлыкта? Бан буыннан-буынга бай булып, ярлы ярлы булып эшли.
Ибраһим минем дәлил белән килешмичә, өстәде:
— Ярлылар белән байлар арасын ислам дине тигезли, һәр мөселман өммәте байлыгының уннан бер өлешен ярлыларга өләшә.
— Ул мал ярлылар кулына барып керәме соң?
— Анысы инде имамнар эше. Алар күзәтеп тора.
Дин турында фәлсәфә сату Ибраһимның иң яраткан эше иде. Бу темага күчкәч, ул миңа әңгәмәгә катнашырга да ирек бирмичә:
— Динне бетерү сезнең нң зур ялгышлыгыгыз булды,— дип сөйләп китте. Мин аның сүзен бүлдем:
— Без аны бетермәдек. Аң-белем үскәнлектән, ул үзеннән-үзе юкка чыкты.
— Белемнең дингә зыяны юк, киресенчә, ул динне көчәйтә генә. Сез данлыклы инглиз галиме Арнольд Джозеф Тойнбинең «Цивилизация төбәкләре тарихы»н укыганыгыз бардыр бит?...
Агент ярдәмчесенең тиз генә туктарга исәбе юк иде. Мин аны бүлдем:
— Күвәйт әмире ни сәбәп шәригатьне тотмый соң? Нигә ул мил-лионлаган акча сарыф итә? Ни сәбәп ул үзе белән төп уздырган һол- ливуд җарияләренә виллалар бүләк итә?
— Безнең әмир бәйрәм көннәрендә ярлы кешеләргә миллионлаган динар хәер өләшә. Ул туган җирләреннән куылган Палестина Мөһа-җирләрен туйдырып тора,— диде Ибраһим, әмирне яклап.
Кинәт бу кеше миңа кызганыч булып китте. Патшаңны мактамыйча булмый. Гади халыкны шуңа өйрәтәләр. Үз-үзсңне саклау, имин яшәргә тырышу кагыйдәсе мактарга мәҗбүр итә. Ибраһим чит ил патшасын мактый иде. Мин аның тиранга мәдхия укуының сәбәбенә төшендем: мескен клерк, мактамасам, эшемнән чыгарырлар, дип курка иде. Яратуны көчләп ихтыяҗга яраштыру — иман өчен иң куркыныч нәрсә. Тәлинкә ялауны акларлык сәбәп юк бу дөньяда. Мин бәхәсне туктатырга мәҗбүр булдым.
Корабка машина мае китерделәр. Ибраһим документларга кул куеп, үзен алырга килгән катерга таба юнәлде. Саубуллашканда мина кул бирүе шактый салкын иде. һәр дәлилен инкяр итеп тору ана ошамады. Әнгәмә болай тәмамланыр дип көтмәгән иде ул
«Академик Арцимович» якорь күтәрде.
Көн кичкә авышып килә иде Телевизорны кабызып җибәрдек Күвәйт телецентры тапшыруны коръән укудан башлады Коръәнха- физ япь-яшь чибәр егет. Тавышы бай тембрлы, яңгыравыклы Безнең Илһам Шакировка тартым. «Бездә яшәсә, бу бәндә данлыклы җырчы булыр иде»,—дип уйлап куйдым. Егетнең алдында — тышы ташлар белән бизәлгән коръән. Ул аңа карамый да Кайвакыт, бигрәк тә озын итеп сузганда, нигәдер учы белән колагын каплый. Коръән сүзләренең тәэсирен көчәйтү өчен, телевизор экраныннан чылтырап чишмәләр акканын, кызарып кояш чыгуын, җимеш агачларының чәчәк атуын күрсәтеп алалар.
Коръән укыганнан соң соңгы хәбәрләр тапшыру башланды. Соңгы хәбәрләрдән соң —реклама, товарларны мактау, аны кешегә сылау. Реклама нәкъ Америка ысулында оештырылган. Бер чибәр яшь кыз белән яшь егет яхтага утырып диңгездә баралар. Алар к\пгән өйләнешергә тиешләр, һәм кинәт егет кызга карамый башлый. Кыз елый, өзгәләнә, егетнең ни сәбәп мәхәббәте сүнгәнен белмичә газаплана. Шундый авырлыклар кичергән чакта, кыз бер магазинда култык асты тирләгәндә сөртә торган лосьон күрә һәм шуны сөртә Шул минуттан башлап, егет аны тагын ярата башлый, һәм алар өйләнешәләр Реклама телевизор караучыларны: «Әгәр үзегезне яраттырасыгыз килсә, нәкъ шушы лосьонны сатып алыгыз, дип ышандырырга тырыша иде
Кичләрен Күвәйт телевидениесе һолливудта төшерелгән кино күр сәтә. Кино, телевидение, магнитофон, төрле машиналар аркылы гарәп илләрендә мең өч йөз илле җиде ел сакланган торгынлыкка көнбатыш иың яшәү ысулы саркып керә. Ислам — көнкүреш кануннарына нигезләнгән дин. Капиталистик илләрдән килгән товарлар шәригать, динне әкренләп кимерә торалар. Шәрыкта Көнбатыш илләрендә төшерелгән порнография фильмнарын күрсәтмиләр әле. Аралашу шушылай барган очракта, аларының да үтеп керәчәгенә шик юк
Ниһаять, кораб портка керә. Җиргә чыгу мизгеле шундый татлы, шундый тантаналы Морадка ирешү мизгеле бу һәм синең иллюзияләреңнең челпәрәмә килеп ватылу минуты Күпме еллар шундый өметләргә бирешмәскә тырышып карадым. Булмый. Донкихотлык җнңә. Дон Кихот булып яралгач, үлгәнче «хәсрәтле рыцарь» булып яшәргә тиеш, күрәсең.
• •
Инде Фарсы култыгы да артта калды Без океанга чыктык. Озакла мый Кызыл диңгез, Сүәеш каналы. Урта диңгез, Босфор. Алар бер-бер артлы күренеп үтәчәк, һәм бер таңда туган илнең ярлары ачылачак. Озакламый — кавышу һәм тагын аерылышу, тагын сәяхәт
Кара диңгезгә җиткәч, радиограмма алдык: Жданов портында йөк төяп. Испаниянең Барселона һәм Валенсия портларына юл тотарга тиешбез. Безне яңа сәяхәт көтә.
Диңгезчеләр гомере хәрәкәттә.
Беренче китап тәмам 1977-1981