Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨЗЕК КАШЫНА НИ ЯЗЫЛГАН?


илгеле булганча, теге яки бу халыкның килеп чыгышы, сәяси тарихы, этник составы һәм теле проблемалары язма истәлекләр белән тыгыз бәйләнештә ейрәнелә. Идел болгарларының теп өлеше читтән килгән герле этник төркемнәрдән оешуын искә алсак, әлеге проблемаларның тагын да катлаулырак икәнлеге ачыклана.
Традиция буенча Идел болгарстаны тарихи өч чорга — 1) әүвәлге болгар, 2) монгол яуларына кадәрге һәм 3) Алтын Урда чорларына бүлеп карала. X йөздән XV йөзнең башларына кадәрге вакытны эченә алган соңгы ике дәвер шактый җентекле өйрәнелгән. Монгол яуларына кадәрге чорга сөяк язу кораллары берән-сәрән очраштыргалаган язмалар, мәсәлән, Әбү-Бәкернең 1147 елда йозакка гарәпчә язган язуы, Биләрдә табылган чүлмәкләрдәге тамгалар һ. б карый Алтын Урда чоры истәлекләреннән һ. Иосыпов, Ф Хәкимҗанов һ б тарафыннан шактый яхшы өйрәнелгән күп санлы каберташ язмалары билгеле. Болгар шәһәрлекләрендә бер-ничә мәртәбә китапларның металл тышлыклары да табылды.
Әүвәлге болгар чоры моңарчы археологик яктан иң аз өйрәнелгәне иде. Соңгы егерме ел эчендә ачылган һәм чагыштырмача яхшы өйрәнелгән каберлекләрдән (мәсәлән, Олы Тархан, Кайбель, Танкеевка, Тәтеш, Олы Тигәнәле һ. 6.) һәм аерым төбәкләрдән шушы чорның (ягъни VIII гасырның икенче яртысыннан X гасырга кадәр вакытның) үзенчәлеген билгеләргә мөмкинлек биргән бай материал тупланды. Бу, нигездә, мәҗүсилеккә һәм күчмә тормышка корылган дәүләт төзелү алды чоры, шушы вакытта Урта Идел буйларына күчеп килгән төрле кабиләләрнең үзара аралашуы нәтиҗәсендә яңа этнос — Идел болгарлары формалашкан
Әүвәлге болгар чорын өч этапка бүлеп карарга мөмкин. Беренче этапта (VIII гасырның икенче яртысы — IX гасырның беренче яртысы) болгар-салтау (Кайбель, Олы Тархан һ. б. каберлекләр) белән кушнаренко культурасы (Олы Тигәнәле Нем- чаика һ. б. каберлекләр) этник төркемнәре үзара аралаша Аннары (IX гасырның икенче яртысы — X гасырның беренче чирегендә) алар арасына Урал-Чулман якларыннан ломоватов-стәрлетамак культурасы кабиләләренең көчле агымы килеп керә Соңгы этапта (X гасыр тулысынча диярлек) утрак яшәү урыннары салына дәүләт институтлары ныгытыла, ислам дине мәҗүсилекне кысрыклап чыгара һ б
Иң әүвәлге болгар заманындагы төрле зтник төркемнәр (ә соңрак шулардай Идел болгарлары формалаша), күрәсең, төрле телләрдә, асылда борынгы терки һәм угыр телләрендә сейләшкәннәрдер. Аларның, бигрәк тә болгар-салтау төркемнәренең, рун (чөй) язуы белән таныш булулары бик ихтимал Мари һәм Удмуртия АССР җирләрендә табылган рун (чәй) язуларының да болгарларга бәйле булуы мөмкин Олы Тархан каберлегендәге салтау савытлары төбендә күренгәләгән кайбер тамгалар да рун хәрефләрен хәтерләтәләр. Урта Иделдә Дон һәм Дунай буйларында табылган төрле тамгаларны чагыштырып тикшергәннән соң, С А Плетнева аларның уртак билгеләрен табып, болгарларныкы икәнлеген раслады
' Птсткспа С А От кочгпнй к городам М, 196Г. |П Оит
Б
Әүвәлге болгар чорының беренче этабына Олы Тархан каберлегендә табылган коелма йезек карый. Аның турыпочмаклы кашында латинча «т» хәрефенә охшаш билге ясалган.
Илебездәге иң зур каберлекләрдән саналган Танкеевка каберлегендәге (IX—X гасырлар) билгеләр һәм язулар исә бу чорның икенче этабын характерлыйлар. X гасырга караган бер кабердәге савытның тебенә көпчәк сыман тамга сугылган, ә икенчесендә — бөтенләй бүтән төрле тамга (рәсемдә — 6). Шул ук чорга караган чүлмәккә боларга охшамаган ниндидер катлаулы билге тырналган (7).
Танкеевка каберлегендәге эзләнүләр безнең археология фәнен бик үзенчәлекле табылдык белән баетты. Танкеевкага хас йола буенча, баш очына сыерның калак сөяге, бер тоткычлы түгәрәк чүлмәк салынган, уң кул ягына бронза колак чистарткыч белән агач кынлы пычак куелган комплекс игътибарны җәлеп итте. Биредә түгәрәк кашлы көмеш йөзек, без белән түгәрәк савыт китегеннән эшләнгән орчыкбаш табылды. Баш сөягенең йөз ягында ефәккә төрелгән көмеш битлек белән маңгай буенда көмеш тәңкәләр тегелгән ефәк тасма бар иде.
Чүлмәкнең борынгы заманда ук ватылган тоткычы астында хәрефкә охшаш билге барлыгы ачыкланды (8). Ә йөзек кашына өч билгедән торган язу чокып язылган иде (3). Билгеле, аларның асылына төшенәсе бар әле, чыгышлары ягыннан бу билгеләрнең рун язмалары белән бәйләнеше булуы да бик ихтимал.
Битлегенә карап, мәрхүмәнең Урал-Чулман тирәләреннән икәнлеген билгеләргә мөмкин. Әмма чүлмәк белән колак чистарткыч болгар-салтау дөньясына хас әйберләрдән саналалар. Бу хәл мәҗүсилек вакытындагы болгарлар культурасының Урта Идел буена күченгән төрле культуралар нигезендә формалашуы турында сөйли.
Табылдыкларның характеры һәм каберлектәге урыны тикшерелгән комплексны һәм шулай ук язуларны да IX гасырның икенче яртысына карый дияргә мөмкинлек бирә.
Танкеевка каберлегеннән тагын бер кызыклы табылдык чыкты. Бу — ахак кашлы борынгы йөзек (рәсемдә — 4). Тикшеренүче Н. Гәрәева уйлавынча, йөзек кашына гарәпчә «Бисмиллаһ» («Алла исеме белән») дип язылган. Язудан тыш, анда кар тәң-