Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Палестина! Палестина- Израил гарәп илләренә карата геноцид политикасы үткәрә. (Газеталардан.) Палестина! Палестина! Диннәр бишеге. Милләтләрнең халыкара гауга ишеге. Бу җирләрдәге вәхшәткә, Дөнья, ни дисең? Палестина! Палестина! Язмышың — гыйбрәт. Палестина! Палестина! Изгеләр җире. Кая изгелек? — таралгач үтерү чире... Аллалар күп чыккан җирдә хаксызлык күбрәк... Палестина! Палестина! Көрәш учагы. Палестина! Палестина! Шигъри исем. Гарәпләрнең берләшергә ант эчәр чагы.
Колонизатор әлифбасы
Куа да
бүтән ыру адәмнәрен җиреннән-суыннан, үз хатыны, балалары алдында хозурланып әйтә тиран: «Җиңдем!..» — диеп.
Бераз вакыт үткәч, оныкларына тукый: «Бу җирләрне азат иттем!..»
Соңрак —
иске зират урыннарын абзар иткәч, оныкларының балалары:
«Ватаным!..» — дип шигырь яза.
Җәлилләр. Кәримнәр истәлегенә
Җирдә гөлләр-чәчәкләр күп!..
Каның тамып үскәне генә синең халкың данын зурлый.
Корбан була алсаң гына — тибрәнер исемең Мәңгелекнең рәшәсендә.
Җыерчыклар, бу ак чәчләр...
Маңгайдагы җыерчыклар?
Дәрьяларны ерып йөзгән чакта дулкыннардан калган эзләр ул!..
Бу ак чәчләр?
Тупыл мамык очырган чакта яланбаш озак торган идем бер...
Кагынырга онытканмын!
Иясез шатлык
(МОҢСЦ җыр)
Уйный-оча күбәләкләр, җанлы чәчкәләрмени! Урманнарга, болыннарга шатлык чәчкәннәрмени!
Күбәләк кунган чәчкәләр матур да, горурлар да.
Кемгәдер кирәк булуың — бәхет икән дөньяда!
...Мин дә куна алыр идем кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып!..
Бүлмәләр
Чибәр бер ханым сүз катты: иң матур бүлмә кайда?
Мин әйттем: матур бүлмәләр бик күптер ул дөньяда.
Ул әйтте: иҗат итәргә иң җайлы бүлмә — миндә!
Мин — кунак, әйттем җай гына: бәлки, чыннан да синдә?
Никтер шулчак уйга килде шыксыз бүтән бүлмәләр. Бөекләр шул бүлмәләрдә җан нурларын биргәннәр.
Баздай җирне дә үлемсез итәр җаннар була бит! Күз алдыма Җәлил килде. Тынчу бүлмә — Моабит.
һәм тагын килде күңелгә Тукай. Кырыгынчы бүлмә. Нинди бүлмәгә эләксәң дә, Рухыңны икән бирмә!
Үзем уйлыйм. Күзем, барыбер, төшә бүлмә яменә. Бәллүрләргә, сүзләремне йотар келәмнәренә.
Киттем чыгып Казан буйлап — «Болгарилар тирәсенә.
Ак кар күмә яшел уҗымнарны...
Үтә яшьлек! Үтә гомер! Үрсәләнми кем генә! Карлар кереп оялыйлар уҗымнарның төбенә.
Суык — яшелне өнәми. Картлыкка — дәрт төс түгел.
Изрәгән тән ятьмәсендә тыпырчына яшь күңел!
...Уҗымнар суыктан көләр язларын яңарганда.
Ә без яшьле өмет белән карыйбыз балаларга.
Кояш бер әйләнгән арада...
Табут читен иртән яшь юды.
Җирләп кайткач халык өй юды.
Кичкә таба яңгыр җир юды.
...Ямансу төн бик кыска булды.
(Июнь)
Сабантуйлы яңа таң туды. Агач башларына нур тулды. Берәүләрнең сабые туды. Дөньяга янә ямь тулды.
Шатлык артып, кайгы онытылды.
Быел соңгы күк күкрәү кайчан булды? Кем белә!.. Ә язгы тәүге гөрелте? — ансы һаман күңелдә!
...Менә кабат без очраштык. Бу — бәлки, соңгысыдыр? Мәхәббәттә кавышу да, аерылу да, барыбер, җыр!
Иделдә. Теплоходта
Бөтерелә акчарлаклар! Әйтерсең лә, җанлы әләм!
Кемдер суга аткан гөлләр Каспийларга булыр сәлам!
Ярда — сылу кызлар! Безгә әллә хәрам, әллә хәләл...
...Оялырлык рәхәт иде хуҗаның бүлмәсендә.
Яраттым!
Мин түгелме зифа каеннарны яшен эчә-эчә яраткан!
Мин түгелме ярны җелегемә үтеп төшкән өчен яраткан! Мин түгелме, ярдәм кулым сузгач,
күпме заттан җанны кыйнаткан! Мин түгелме, күпме алданып, ялган матурлыкка җан аткан!..
Тик үкенмим: һәр нәрсәне ихлас, ышанып һәм чынлап яраттым!
Яшьлек дустым килде көтмәгәндә...
Буран эчләреннән килеп керде.
Йөзе карлы Карлы киеме..
Күреште дә өй алдына чыкты, кая әле, дип, кагынып керим!
Сабакташ ул Күп ел күрешкән юк. Керде. Күрәм: шактый чаларган!.. Карларны ул кагып кергән керүен, ә елларын кага алмаган...
Утырабыз Сораштырып чыктык бергә йөргән шәриктәшләрне. Яшьлек шуклыкларын искә алдык, һәм...
сөйләшер сүз бетте бер мәлне.
Тынып калдык Тышта буран котыра. Бокалларда шәраб җемелди
Сизәм: икебезнең дә җанда ялгыз уй күшеккән кош кебек дерелди.
Киткән икән алтын яшьлек еллар! Кайтмаска дип киткән саф чаклар! Күренеп килә бураннар аша күңел генә күргән шәфәкълар. .
һәм, әлбәттә, янә сүз башладык. Бүгенге көн... һава хәлләре...
Кызыксызланганбыз... Безгә карап, авыз ачып песи иснәп куйды. Ахры, ул да безне жәлләде.
Буран котыра! Үткәннәрне күмә... Булсын иде чыгыл туктатып!
Безне котырткандай, урам буйлап яшьләр узды гармун уйнатып.
Юктыр димсез...
Куе томанлы күкләрдә юктыр димсез адашкан, яралы бер-бер кош җаны?
...Кояшлар уйнаган чалт аяз күземдә юктыр димсез сагышларның куе томаны?..
Си минор
Октябрьда, көз төс ташлаганда, алтынлыгы беткәч дөньяның, китми калган кошлар дөньясында булып ала бер төр җанлану.
Шәрә куакларда чыркылдаша чыпчыкларның соры көтүе. Ала каргалар да өер-өер түбән төшеп очып үтәләр. Хәтта йорт казының бүтәнчәрәк капка алдында канат җилпүе.
Киткәннәр язмышын көнләүме бу? Сер бирмәүме? Эчтән сызумы? Әллә суык кышлар алдыннан сынау кебек ыгы-зыгымы?
Оча кошлар, оча... Өзелеп төшкән яфраклар белән бергәләп. Җилли-җилли яңгыр явып ала, юеш ояларга бәргәләп...
Талпыналар кошлар! Безнең кошлар...
Канатлары җиргә бик якын.
«Җиргә тугрылар!» дип фараз
итик...
Ә кем аклар гали Күк хакын?
...Кошлар төркеменә карап торам. Алларында — томан, буп-буш кыр... Күңелемдә — моңсу бер уй-җыр: бәлки, безнең күтәрелүләр дә шушындый бер көзге очыштыр?..
Икебана
(Әнием портретына штрих)
һәм берничә чәчәк урыны (берсе бөредә үк корыган бугай...) Өмет дигән көмеш савытта.
Җан тынлыгым бозып, дау булдым. Үзәннәрдә торып, тау булдым. ...Килде көн: Син яннан үткәндә, иелеп калыр өчен, тал булдым.
Бәхет
Бер кочак бала! Ун кочак бала! Йөз кочак бәла!..
Шуңа да чиксез куана ата!
Куана ана!
Без — ишле бала!
Мин шул кочактан бер бөртек бала!
Инде зур бала: чал чәчле бала, балалы бала, һавалы бала, яралы бала...
Шулай да минем сөенеч җанда: шушы тынгысыз кискен заманда әтием исән! Әнием исән! Туганнар исән! Менә мин нинди бәхетле бала!
Гомер букетында нужалы эш яфраклары, хәсрәт-кайгы кыяклары,
Карадагта кызыл җыйганда
Безнең якның чияләре кебек якут җимеш сарган ботакны!
Ул кушбөртек каян килгән дисәм,— Синең иреннәрең икән!
Күктүбә комлыгында
Һәр дулкынның үз исеме бардыр кебек.
Ә бу дулкын Синең исемдәдер!
...Дулкынныкы кебек ак яллы атта Сине урлап очтым төшемдә бер!
Дәү әнине җирләп кайттык. Озатып калды таллар... Саубуллашырга кайтканнар балалар, оныклар да.
Җыелыштык моңсу гына өйалды болдырына — Газиз Дәү әниебезнең яраткан урынында — яд итәбез төрле телдә, кем ничек булдыра ала!
Оныклар туган телләрен әй сындыра, әй вата.. Матәм көнне ят авазлар ямьсез тойгы кузгата! Диварлар өнсез калган күк. Тирәкләр аптыраган.
Тәрәзгә кунган шөпшә дә бызламый — тынып калган.
Мархүм Т ихталегена
Моңарчы алар ишеткән гел туган телне генә. Алар шул телдә туганнар. Алар шул телне белә!
Телләрне бутап сөйләүдән авазларга оят кебек.
Бер карасаң, бу туганнар бер-берсенә ят кебек...
Шунда аңладым: мәңгелеккә, Дәү әни белән бергә, Туган телнең дә бер моңын күмгәнбез икән җиргә.
...Дөрес, һәммәбезнең дә Дәү әни рухы истә.
Шулай да бер изге аһәң җитмәде шушы кичтә. Безгә кул селтәгән кебек, җил исеп китте