Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР Язучылар союзының яңа әгъзалары


Фәрит Хатипов
1930 елда Актаныш районының Пучы авылында туган.
Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире
Фәрит Хатипов илленче елларның урталарыннан алып, бүгенге көнгәчә
әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшләп килде. Ф. Хатипов бигрәк тә
прозаны яратып өйрәнә, аның үсешенә бәйле җитди теоретик мәсьәләләр
күтәрә.
Тәнкыйтьченең «Мирсәй Әмир» исемле монографиясе (1964), «Эпик
жанрлар» (1973), рус телендә басылган «Геройның рухи дөньясы» (1981)
кебек китаплары дөнья күрде.
Рахмай Хисмәтуллин
1934 елда Актаныш районы Әнәк авылында туган. Казан дәүләт университетының физика-математика бүлеген
тәмамлагач, инженер, район газеталарында әдәби хезмәткәр, «Со-
циалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама постында үз хәбәрчесе
булып эшли. Күп еллар дәвамында шул ук шәһәрдәге «Кама таңнары»
әдәби берләшмәсен җитәкли.
Р. Хисмәтуллинның «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967),
«Үземне таптым» (1980) исемле хикәя һәм очерк китаплары дөнья күрде.
Фоат Садриев
1941 елда Мөслим районында туган. Озак еллар буе Ф. Садриев Мөслим район газетасы редакторы булып
эшли. Беренче драма әсәре — «Оҗмах ишеге төбендә» комедиясе 1969 елда «Идел» альманахында дөнья
күрә. Аннары ул «Их сез, егетләр», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодача»
исемле комедияләрен язды — алар Әлмәт драма театры сәхнәсендә
куелдылар.
Зиннур Мансуров
1949 елда Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында туган. Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдә бияты бүлеген тәмамлагач,
берничә ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Бүгенге көндә ул —
«Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге
корреспонденты. Яшь шагыйрьнең «Кул бирәм» (1979), рус телендә
Мәскәүдә «Меңъяфрак» (1983) исемле китаплары дөнья күрде.