Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИОН КӨРӘШ СЕРЛӘРЕ


еволюциягә кадәрге алдынгы иҗтимагый-политик фикернең, революцион азатлык хәрәкәтенең үсү юллары катлаулы һәм каршылыклы. А. Н. Радищевның крепостной җәмгыятькә каршы чыккан ендәмәсе елларыннан башлап Россиядә марксизмның тарала башлавына хәтле алдынгы фикерле кешеләрне барлау, мәгърифәтчелек һәм революцион демократизм, илебез халыкларының милли үзаңы формалашу үзе бер чор булып тора.
Иҗтимагый-политик фикернең үсеш мәсьәләләрен, халыкларның революцион хәрәкәтен чынбарлыктан килгән фәнни, идеяле, тәрбияви менәсәбәттә гомуммилли һәм региональ киңлекләрдә тикшерү за-рури. һәм әйтергә кирәк: Р. Нәфиковның бу елкәдә бай тәҗрибәсе бар. Моңа аның «Алдынгы татар иҗтимагый-политик фикере» (1964), «XIX—XX йеэ башында Идел буенда иҗтимагый-политик фикер» (1977), «Революциягә беренче адым» (1970) кебек китаплары матур мисал булып торалар. Авторның махсус белгечләр һем киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә торган яңа китабыX үзенең проблемалары буенча алдагы җыентыклары белән тыгыз бәйлә-нештә. Ул теоретик-методологик тирәнлеге һәм чыганаклар байлыгы белән кыйммәтле. Мәкаләләрнең күбесе фәнни кулланышка беренче тапкыр тәкъдим ителә. Аларда Идел. Урал буе, Казахстан, Кавказ халыкларының милли үзаңы ныгуның, аларның фән-культура биеклекләренә тар-тылуының яңа катламнары, революцион хәрәкәттә катнашу формалары һәм алымнары ачыла.
Монографиянең композициясе дә бик уңышлы тезелгән. Автор бер хезмәттә ке- рэшчелернең буыннан-буынга күче килү мәсьәләсенең гаять әһәмиятле аспектлары- на һәм күренекле революционерларның, демократларның конкрет характеристикасына багышланган бүлекләрне бәйләп алып бара. Шушы багланыш зур социаль яңгырашлы фактларга һәм вакыйгаларга бай тарих киңлеге фонында аларны ачыклауның конкрет мемкиилеген тудыра.
Фәнни тикшеренүче шулай ук В. И. Ульянов-Ленин, А. И. Ульянова, А. И. Ульянова-Елизарова, Н. Е. Федосеев, А. И. Веретенникова (В. И. Ульяновның
X Нафнгов Р И «ТвПиы революционного под пол»»- Изд во КГУ, 1981
туганнан туганы), Н. Э. Бауман, Н. Нариманов һәм башкаларның биографияләрендәге шактый кызыклы һәм әһәмиятле яңалыкларны да тапкан.
Хесәен Ямашев турында монографик тикшеренүләр булса да, РСДРП байрагы астында күпмилләтле хезмәт ияләренең интернациональ оешуы ечен кәрәшкә үзенең бетен гомерен багышлаган күренекле татар революционеры, социал-демократының күпкырлы эшчәнлеге тулысымча як-тыртылып бетмәгән әле. В- И. Ленин ре-дакциясендәге «Пролетарий» исемле большевистик газетада X. Ямашев шәхесенә югары бәя биргән мәгълүм бер билгеләмә бар. Шуңа күрә профессор Р. И Нәфиковның моңа кадәр билгеле булмаган ма-териал чыганагын фәнни кулланышка тәкъдим итүе тагын да зуррак игътибарга лаек. Бу материал безне X. Ямашевның эшчәнлеге һем тормышы, аның укучы яшьләргә, гомумән. Идел-Урал буе. Казахстан, Кавказ интеллигенциясенә булган чиксез зур йогынтысы турындагы яңа мәгълүматлар белән баета. Монографиядә большевик Ямашевны чолгап алган мохит: Ф. Әмирхан. Г. Колахметое, Р. Маликов, И. Котлыбаеа һ. б шәхесләре мәсьәләсе аерым урын алган.
Татар демократларының Л. Н. Толстой белән элемтәдә булулары. Казаи университетының китапханәсе язмышы, Габдулла Тукай һем аның дуслары РСДРПның Казан
Р
комитеты максатлары ечен акча җыешулары турындагы китап битләрен шулай ук ассыэыклап билгеләп үтәргә кирәк.
Биредә тагын фән тарафыннан җитәрлек дәргҗәдә өйрәнелмәгән кызыклы бер бүлек бар. Анда прогрессив эшлеклеләр- нең, демократларның магистраль көрәш юлы булган әдәбият, музыка һәм театр өлкәсендә үзләренең йогынтысын тарату эше чагылдырыла. Автор азатлык хәрәкәтенең революцион-демократик һәм пролетар этапларында халыкларны агартуда Казан университетының тоткан урыны зурлыгын да ныклы дәлилләр белән раслый. Бу бүлек тулысынча шул чор көндәлек матбугаты һәм архивларның материаллары нигезендә язылган.
Конкретлык, шул ук вакытта олы гомумиләштерүләр. аерым бүлекләр һәм бөтен хезмәт буенча ясалган ахыргы чиккәчә ачык, аңлаешлы нәтиҗәләр Р. Нәфиков монографиясенең һичшиксез зур уңышы дип санарга мөмкинлек бирә. Бу нәтиҗәләр әлеге хезмәтнең төп эчтәлеген чагылдыралар, авторның хәл-күреиешләргә гомумкарашларын. фәнни тикшеренү эшендәге күп көч һәм тәҗрибә таләп ит-кән эзләнүләрен төптән аңларга ярдәм итәләр.
Авторның уз темасына нык бирелгәнлеге бик күп материаллар эзләүдәге төрле авырлыкларны җиңәргә булышуын да билгеләп үтәргә кирәктер. Ул. ихлас бер мавыгу белән, үз халкының һәммә проб-лемалары. шатлык-кайгылары уртасында кайнаган алдынгы фикерле кешеләрнең эшчәнлеге царизмның акылга сыймаслык авыр шартларында дәвам итүен ачып бирә. Шул рәвешчә, фәнни яктан бик әһәмиятле бу китапның тәрбияви роле дә зур. Ул, шушы яктан караганда, укучылар күңелендә күпмилләтле илебез тарихына кызыксыну һәм мәхәббәтне үстерү эшендә юл күрсәтүчеләрнең берсе, дияргә тулы хакыбыз бар.
Китапны укып чыкканнан соң, аны язган галим кулы аша рус, татар һ. б. телләрдәге төрледән-төрле йөзләрчә материал узуын турыдан-туры. арттырусыз-иисез әйтеп була. Аларда моңа кадәр галимнәр күзенә чалынмаган яисә күптән онытылып беткән мәгълүматлар да бар Хәзер алар яңадан «терелеп», төгәл эшләнгән бер системага килеп бастылар. Яңа китапның менә шушы ягы. укучыны кызыксындырып, яңа эзләнүләр һәм уйланулар дөньясына чакыра. Авторның әдәби осталыгы булмаса, мондый фикер һәм хис тирәнлегенә ирешү мөмкин түгелдер, мөгаен. Ләкин шулай да китапның төгәл идея һәм методологик юнәлештә булуы — аның төп уңышы. Автор революцион подпольеның ничек барлыкка килүен, үсүен һәм көрәштәшләр-нең— рус. татар, башкорт, казах, әзер- бәйҗан һ. б. халык вәкилләренең иңгә-иң торып алга баруларын, барган саен, дуслык хисенең кулларны кулга ныграк кысуын тарихның серле пәрдәсен күтәреп, ачып күрсәтә.
Яңа хезмәт югары профессиональлеге, фәнни намуслылыгы, чын мәгънәсендә марксистик-ленинчыл тирән анализы, нәтиҗә һәм гомумиләштерүләре белән яңача уйлануларга, тырыш эзләнүләргә этәрә. Болар барысы һәм тикшерелгән аспектларның киңлеге бүгенге көн белән тыгыз багланышка кереп, Коммунизм төзү бу-рычларына бәйле рәвештә, профессор Р. И Нәфиков хезмәтен идеологии яктан чагыштыргысыз дәрәҗәдә файдалы һәм әһәмиятле итә.
ГРИГОРИЙ ВУЛЬФСОН, тарих фәннәре докторы.
СӘВИЯ МИХАЙЛОВА, тарих фәннәре кандидаты.