Логотип Казан Утлары
Публицистика

..ҺӘМ БАШЛАНДЫ ЯҢА КӨРӘШ

атарстан җирендә илебезнең мактанычы саналырдай яшь калалар бар. Аларның даны ерак-еракларда шаулый. Әл- мәт һәм Лениногорск, Түбән Кама һәм колачының киңлеге, үсеш темпларының тизлеге белән тиңдәше булмаган КамАЗлы Брежнев шәһәре. Аларның язмышы Татарстан һәм туган илебез үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән. Соңгы вакытта, илнең энергетика базасын ныгыту юнәлешендә, Татарстанда тагын бер зур төзелешкә нигез салына башлады. Ул — Татарстан атом электр станциясе, төзүчеләр һәм атом энергетикасы куәтләрен файдаланучылар шәһәре булып күтәреләчәк. Хәзергә әле шәһәрнең исеме юк, әмма озак та үтмәс, борынгы Чулман елгасының биек
яр башында заманча бизәлгән, ак ташларга һәм мәрмәргә төренгән шәһәр калкып чыгар. Бәлки аңа яңа төзелеш янындагы борынгы Кама Аланы авылының исемен үк бирелер. Хикмәт анда түгел. Монда атом көчен тыныч хезмәткә җигә торган реакторларны төзүчеләр һәм станция хезмәткәрләренең туган йорты барлыкка килер. Утыз-утыз биш еллар элек, Татарстан нефтен үзләштерә башлаганда, һөҗүмгә баручылар өчен терәк булырдай бердәнбер Бөгелмә тимер юл станциясе бар иде. Әлмәт һәм Лениногорск, Азнакай һәм Җәлил, Зәй, аннары Түбән Кама нефть химиясе гигантлары, аның янәшәсендәге КамАЗ һәм Брежнев шәһәренә бара торган йөкләрнең иң күп өлеше Бөгелмә аша узды. Дөрес, бераз соңгарак калып булса да, борынгы Бөгелмә үзе дә яңарды, икенче яшьлегенә керде.
Ә менә Татарстан атомчыларының туган йорты берсеннән-берсе куәтлерәк туган абыйлары, иң яңа төзелеш индустриясе базасына ия булган Түбән Кама һәм Брежнев шәһәрләренә таяна. Яңа каланың нигезен алар сала, йортларын алар күтәрә. Атом электр станциясен алар кора. Чөнки аларның партия һәм совет хөкүмәте билгеләгән зур бурычларны намус белән үтәп чыккан һөнәр ияләре, энтузиазмы, яңа көрәшләргә омтылышы бар.
Партиянең XXVI съездында атом энергетикасын тизләтелгән темплар белән үстерү турында яңа программа кабул ителеп, унберенче бишьеллыкта Татарстан атом электр станциясен төзи башлау турында сүз чыккач, бу җаваплы эшне зур төзелешләрдә чыныккан «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенә тапшырдылар. Әле кайчан гына КамАЗның икенче чираты сафка кертелде — җиңүләрнең җиңүе яуланды. Инде шул төзүчеләр коллективы яңа бурычны шатланып кабул итте.
Шушы уңай белән берләшмә җитәкчесе, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты. Социалистик Хезмәт Герое Евгений Никонорович Батенчук: «Безнең төзүчеләр гүзәл шәһәр һәм автогигант кордылар, аларга дан һәм шөһрәт! Алар белән без Татарстан атом электр станциясен дә, һичшиксез, корырбыз, барлык
бурычларны намус белән һәм партия куйган вакытка үтәп чыгарбыз'• — диде.
КамАЗны, Түбән Камадагы нефть химиясе корылмаларын хыялдан бар иткән төзүчеләр булачак Атом электр станциясе белән чын-чынлап кызыксындылар, бик күпләр анда барырга теләк белдерделәр. Зур төзелешләр сулышы белән, андагы киеренкелекне тоеп яшәргә өйрәнгән кешеләр өчен бу — хәтта табигый нәрсә иде.
Кама буенда башланып киткән яңа төзелеш биографиясеннән берничә өзек ♦ китерик. з
1982 ел. Беренче февральдә Татарстан атом электр станциясенең төзелеш мәй- ? данына Брежнев шәһәреннән КПССның XXVI съезды исемендәге. Өметгәрәй Наур- ® биев җитәкләгән механикалаштырылгаи комплекс килеп төште, һәм шушы ук көн- < ие Түбән Кама районының Кама Аланы авылы янында АЭСнең беренчел таяны 5 чы булырлык корылмаларны салу башланып китте. Монда аларны пионер базасы з дип йөртәләр. Төзелеш эшләре тиз арада үз эзенә төште. Ел башыннан алып бил- S геләнгәндәгегә караганда ике тапкыр күбрәк капитал салу үзләштерелде. Торак - төзелеше башланды. «Атомэнергострой» исемле яңа төзелеш идарәсе булдырылды. 3 Аның участоклары оештырылды, вагоннар куелды. Кама Аланына Зәй шәһәрен- ю нән һәм Ширәмәт авылыннан бетон юл салырга тотындылар.
1982 ел. Октябрь. АЭСнең пионер базасында измә-бетон узелындагы өч җай- - ланманың беренчесе сафка басты. Ул сәгать саен 30 кубометр измә чыгара. «Атомэнергострой» төзелеш идарәсенең Л. Салецкий төзүчеләре, берләшмәнең электр ▼ челтәре предприятиесеннән килгән Н. Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге участок я монтажчылары аеруча зур фидакарьлек күрсәттеләр.
1982 ел. Беренче сентябрь көнне АЭСнең пионер базасын төзүчеләр беренче < өч катлы йортны салып бетереп, аның бер өлешен мәктәп итеп җиһазладылар. 3 Яңа мәктәпнең унсигез бүлмәсендә кырык биш бала укый башлады. Аларның ун- ж бишесе — АЭС төзүчеләрнең балалары. м
Татарстан атом электр станциясен һәм Кама буендагы яңа шәһәрне кору өчен = көрәш менә шулай башланып китте.
ы
Тарихи белешмә
• Каманың сул як ярында. Чишмә елгасы тамагыннан 20 чакрымда. 2500 кешесе һәм 500 мең пот ашлык, утын озата торган пристане булган Алан (Полянки) авылы урнашкан. Авыл янында гына Камага Уратма елгасы килеп кушыла. Ул елга буенда. Алан авылыннан 5 чакрым чамасында Нератов фамилияле алпавытның 6500 дисәтинә җире һәм Пановка авылы бар. Нератовларның Анатолий Иванович дигәне балачагын һәм яшүсмер елларын шушы авылда уздырган, ул кре-стьяннарны азат итү буенча шактый эшләр алып барган, сенатор дәрәҗәсенә күтәрелеп үлгән. Пановкадан 2 чакрым җир киткәч. Уратма, яки Ширәмәт, яки Богородское дип т» атала торган тагын бер авыл бар. ХУП гасырда бу җирләр Үркәев фамилияле татар морзасының биләмәсе булган, ә инде ХУШ гасыр урталарында граф Шереметов тарафыннан сатып алынган. Ширәмәт авылында 5 мең кеше яши. бу авыл губернаның промышленность белән шөгыльләнүче иң бай авылыннан санала. Биредәге кешеләр иген игүдән тыш. тире эшкәртә дә беләләр. Мондагы 53 тире эшкәртү заводы һәм 70 дирбияләр ясау остаханәсе. аяк киеме тегү, олтан, кызыл һәм ак йомшак күн. бозау күне, бияләйләр, йөгәннәр кебек товарларны елына 100 мең сумлык җитештерәләр. Авылда волость идарәсе, чиркәү, больница, ссуда бирүсаклык кассасы, базар, 20 мең сумга кадәр товар сата торган Ивановка ярминкәсе бар»... («Очерки по родиноаедению. Казанская губерния». Казан университеты типографиясе. 1912 ел. Төзүчесе — И. Спасский).
«Тормыш юлы...»
Бу яклардагы кешеләр элек-электән юлга чыгуны әҗәл белән очрашуга тиң күреп яшәгән. Чөнки алда коточкыч Ширәмәт тавы тора Аңа җәя үлеләр кеч-
хәл белән күтәрелгән, атлылар күпме арба-чана ваттырган, тәртә бавы өздергән, күпме атның аягы сынган, соңрак биредә күпме машина ауган, фаҗигалар булган... Берничә ел элек, әле АЭС кору турында сүз дә чыкмаган чакта. Түбән Кама районы җитәкчеләре Ширәмәт тавына беренче һөҗүмне оештырдылар. Дөрес, башта әллә ни майтара алмадылар, ләкин күпмедер тәҗрибә тупладылар, аз-маз көч белән генә бу тауны җиңеп булмасын ачыкладылар. Ярдәмгә нефтехимиклар һәм шинчылар, төзүчеләр дә кушылды. Куәтле техника көндезләрен дә, төннәрен дә бөтен көчкә эшләде, Ширәмәт тавының таш катламнарына үтеп керделәр. Борын- борыннан кешеләрнең җиңелүен күреп килгән тау акрынлап бирешә башлады. Меңләгән кубометр таш чыгарылды, тау сөзәгәйтелде, өстенә асфальт та түшәргә исәпләделәр. Шулай итеп. Ширәмәт тавы җиңелде. Кешеләр иркен сулап куйдылар. Ниһаять, юл ачык, теләсә кайсы якка чык та кит! — дип уйладылар. Озак та үтмәде партиянең XXVI съезды трибунасыннан бөтен илгә «Татарстан атом электр станциясен төзи башларга!» дигән күрсәтмә яңгырады... Аннары Ширәмәт тавы ягыннан моңарчы күренмәгән кораллар белән эзләнүчеләр килеп чыкты. Алар артыннан скреперлар һәм тагын әллә нәрсәләр уза башлады. Ширәмәт авылының үзәк урамына да асфальт түши башладылар, аннары Кама Аланы ягына таба юл өяргә керештеләр.
Юл салу... Безнең борынгы бабаларыбыздан. юл азабы — гүр газабы, дигән сүз калган. Ширәмәт тавы кебек җирләрне кичкән кешеләр чыгаргандыр аны... Хәзерге техника заманында, бер-бер артлы гигант заводлар калкып чыккан, шәһәрләр күтәрелгән чорда да юл узу кыенлыгы үзенең мәгънәсен саклый әле. Нинди генә куәтле булмасын, яхшы юлың юк икән, техника озак йөри алмый: бата, чума, ватыла...
Ширәмәт белән Кама Аланы авыллары арасы болай караганда әллә ни ерак җир дә түгел, нибары ун чакрым. Тик язын-көзен бу араны исән-имин үтүләре ай-һай авыр. АЭС төзүчеләр өчен бигрәк тә. Чөнки аларга бар нәрсәне дә Түбән Камадан. Зәйдән, Брежнев шәһәреннән ташырга туры килә. Шулай булгач... Хәер. төзүчеләр — кыенлыкларны кичерергә өйрәнгән халык, алар әлеге арага «Тормыш юлы» дип исем дә кушып өлгергәннәр.
Билгеле, тагын берничә елдан Татарстан атом электр станциясенә, аның янында калкып чыгачак шәһәргә асфальт-бетон юл гына түгел, тимер юл да тоташыр, елга порты да барлыкка килер, бәлки әле үзенең аэропорты да салыныр. Ләкин болар барысы да соңрак булыр, һәм аларны ясауда менә шушы беренче бетон юлның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. АЭС төзүчеләрнең беренче терәк базасын сала башлаган көннәрдә барлык йөкне читтән китерергә кирәк. Димәк, бирегә йөзлә- гән-меңләгән тонна йөк агыла башлаячак.
Хәзер бу җиде метр киңлектәге асфальт-бетон юл әзер инде, аннан байтак кына машиналар узып өлгергән. Ләкин аны салган көннәр. АЭСне кора башлаучылар күңелендә озак сакланыр, чөнки аларның бик күп кыенлыклары, АЭС тарихының беренче елында кичергәннәре шушы юл булмауга бәйле иде.
1982 нче елның сыкы суык февраль ае. Без, бер төркем журналистлар. Татарстан атом электр станциясенең пионер базасы төзелешенә, Өметгәрәй Наурбиев җитәкчелегендәге скреперчылар бригадасы барасын ишеткәч, озын-озак уйлап тормыйча. юлга кузгалдык. Ширәмәт авылын чыгып, беркадәр баргач та. үр башында тупланган тракторлар, грейдерлар, автомашиналарны күреп, туктарга булдык.
Машинадан чыгып басарга өлгермәдек, чатлама суык битләрне чеметә дә башлады. Шәһәр эчендә, урманда яисә үзәнлек урыннарда утыз градуслы салкынны җиңел кичерергә була, әмма биредә. Ширәмәт янындагы үр башында ул суык икеләтә суыграк иде. Без этешә-төртешә вагон эченә керергә ашыктык. Бер төркем ир-атлар арасында юл салучылар бригадиры Валерий Чумаков та бар иде. Без аның белән берничә ел элек, авыр йөк автомобильләре берләшмәсенең кою заводындагы җайланмалар нигезен салган вакытта танышкан идек. Хәл-әхвәл сорашабыз. Дөрес, безнең хәл-әхвәл сорашуыбыз урында яткан авыру кешедән саулыгын сораган кебегрәк килеп чыкты. Чөнки болай да аңлашыла — эшчеләрнең кәефе шәптән түгел.
— Менә бүген әлегә кадәр бер генә машина да килмәде, бетон юк,— диде Ва
лерий. Иптәшләренә, туктап торыгыз, дип, кул изәде.— Түбән Камадан китерәләр безгә бетонны. Бернинди график, бернинди тәртип юк әлегә. Башта, билгеле, андагы төзелешләр канәгатьлэндерелә, аннары гына, артык калса, безгә... Күрәсең, андагы кайбер иптәшләр озакламый яз киләсен. АЭС төзүчеләрнең кыен хәлдә калачагын аңлап бетермиләрдер...
Ул көннәрдән соң яз җитте, җәй көннәре үтеп китте. Икенче тапкыр юл салу- ♦ чылар белән Бөек Октябрьның 65 еллыгы җитеп килгәндә очраштык. Алар инде = байтак үрләрне үтеп, менә дигән соңгы үргә менәләр. Кама Аланы янында зур- ? зур хәрефләр белән «ТатАЭС» дип язылган билгегә җитеп киләләр, нибары 900 ® метр бетон түшисе калган иде. <
Үч иткәндәй, көннәр бозылып, бөтен тирә-юнь пычракка күмелгән. Пионер ба- = засына бары тик куәтле «вездеходлар» гына үтә ала, 900 метр юлсыз арада алар- з ны да тракторлар тартып бара. Төзү материаллары — тимер-бетон конструкцияләр. 3 эре панельләр, төрле җиһазлар төягән машиналар, шушы араны узалмыйча, кире борылып та киткәлиләр. Чөнки пионер базасына җитәргә башка бер генә чара Э да юк... я
Валерий Чумаков бригадасында. КамАЗда чыныгу алган кешеләр белән бер- £ гә. үзләренең беренче төзелешләрен башлаган яшьләр дә байтак. Көнне төнгә ~ ялгап, башка бригадалар белән янып-көеп. юлны ничек кенә булса да Октябрь бәйрәменә кадәр тоташтырырга тырышып эшли иде. Бетон төягән машиналар да ♦ чиратка тезелеп торалар шикелле, әмма Валерий барыбер канәгать түгел. а
— Ул менә гел шулай килеп торса, тәүлек әйләнә эшләр идек. Булыр-булмас ° бер чакрым җирне ике, ахыр чиге, өч-дүрт көндә узар идек, юлның бер ягын < булса да тоташтырыр идек,— диде ул, аннары бездән гафу үтенде.— Булмый, егет- Э ләр, булмый сөйләшеп. Ике-өч көннән, юлны салып бетергәч, рәхим итегез, күп- * ме кирәк шуның хәтле сөйләшербез. п
1982 елның 6 ноябренда Кама Аланына килүче машиналар яңа гына түшәлгән — юлдан, пычракка чуммыйча, батып ятмыйча, җилдереп кенә уздылар.
Татарстан атом электр станциясенең пионер базасын һәм яңа шәһәрнең иң u беренче йортларын торгызучыларның бик күп мәсьәләләре әнә шулай хәл ителде, нәтиҗәле эшләр башкаручыларга аяк чалучы юлсызлык чоры бетте!
Пионер — «беренче» дигән сүз
Яңа төзелеш кайчан, кайсы мизгелдән яисә нәрсәдән башлана соң? Бу сорауга төрле кеше төрле җавап кайтара алыр иде. Миңа калса, яңа төзелеш ул кытыршы робалар кигән, арган-талган кешеләр вагоннарга кайтып тулып, сәндерәләргә егылган мизгелләрдән, мастер-прорабларның әдәби телдә йөрми торган сүзләр белән ачулана-ачулана төзү материаллары табарга ашыккан көннәрдән, читтән килгән кешегә баш җитмәслек ыгы-зыгы, хаос сыман тоелган тәртипсез тәртиптән башлана. Мин белом: дөньякүләм төзелешләрдә катнашкан кешеләр дә, еллар үткәч, әнә шул тәртипсез тәртип хөкем сөргән көннәрне сагынып искә төшерәләр. Чөнки нәкъ шул чорда төзүчеләрнең романтик күңелендә тыныч хезмәттәге бер генә кешегә дә кичерергә туры килми торган киеренкелек туа.
Хәзер Татарстан атом электр станциясе төзелешендә — шундый көннәр. Аны кемнәр төзи, аның беренчел терәк базасын кемнәр сала, алдагы һөҗүмнәрне кемнәр хәзерли соң?
Курбатов
Виктор Иванович, «Атомэнергострой» идарәсенең баш инженер урынбасары. 1967 елда Куйбышев төзүче инженерлар институтын бетергән һәм Волга автомобиль заводын. Зәй ГРЭСен. КамАЗның көпчәк заводын салуда катнашкан. Халыклар дуслыгы ордены кавалеры. Мәһабәт гәүдәле, көч гайрәте ташып тора, чынык-
кан йөзле, киң маңгайлы, коңгырт чәчле, эре адымлы кеше. Коммунист.
Без аның белән • Атомэнергострой» идарәсе партия комитеты секретаре Рифкат Кәшифович Кәтиев бүлмәсендә таныштык. Отчет-сайлау җыелышы башланырга тиеш иде. Виктор Иванович яңарак кына Кама Аланындагы төзелеш мәйданыннан кайткан.
— Барлык эш тоткарлана шул әле, әлеге дә баягы, юлга терәлә бөтен нәрсә, юлга... Шушы җиде-сигез йөз метр ара аяк чала. Дөрес, юл төзүчеләргә дәгъвабыз юк безнең. Чөнки алар көнне — көн. төнне төн димичә эшлиләр. Алар тырышлыгына сокланып узабыз, югыйсә, җил-яңгырлар аларга да комачаулап торалар...
Төзелеш идарәсе коммунистларының отчет җыелышында төп сүз партия һәм хөкүмәт ышанып тапшырган бу олы бурычны үтәп чыгардай коллектив туплау турында булды. Виктор Иванович Курбатов та чыгыш ясады. Аңа турыдан-туры АЭС төзелеше мәйданында яшәп эшләргә туры килә, шуңа күрә барлык коммунистлар да игътибар белән тыңладылар.
— Коллектив туплау — катлаулы нәрсә. Безгә, коммунистларга, кешеләрнең аңында бердәм теләк һәм бер максат белән яшәүгә омтылыш уятырга кирәк,— диде Виктор Иванович.— Без Зәй ГРЭСен, Чаллыдагы җылылык-энергия үзәген төзү чорында кешеләрнең бер-берсенә якынлыгы, иптәшләргә мөнәсәбәте, тапшырылган эш өчен җаваплылык тоюлары, җаваплы бурычны үтәгәндә, никадәр әһәмиятле икәнен яхшы аңладык.
Икенче көнне, иртүк, Виктор Ивановичның ярыйсы ук таушалган бәләкәй автобусы белән АЭС төзелешенә таба кузгалдык. Сүз кичәге җыелыштан башланып китте.
— Турысын әйткәндә,— диде Виктор Иванович,— быел без коллектив туплау белән чынлап шөгыльләнмәдек әле. Чөнки кешеләрне урнаштыру мәсьәләсе ту- лысынча хәл ителмәгән. Ләкин озакламый бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә тиеш булачакбыз. Әлегә яңа кешеләрне күпләп кабул итүдән тыелып торабыз. Килергә теләүчеләр күп. Бигрәк тә яшьләр күп килә. Хәзер инде төзелеш мәйданындагы вагоннарда өч йөзләп кеше яши. Зәй, Брежнев шәһәрләреннән килеп эшләүчеләр дә бар. Алар атнага бер-ике тапкыр кайтып йөриләр. Су, җылылык мәсьәләләрен тизрәк хәл итәсе иде...
Виктор Иванович хаклы, аның борчылулары урынлы. Төзелеш идарәсе коллективлары алдына елдан-ел катлаулырак бурычлар куела, капитал салу арта бара. Пионер базасын салуны төгәлләгәч, төзүчеләр станциянең төп мәйданына күчәргә тиеш. Шуңа кадәр торак мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.
Көзге салкыннар башланган вакыт иде. Тизрәк котельныйларны эшләтә башларга кирәк. Соңгы вакытта андагы эшләр кызу темплар белән башланып киткән. Кама ягыннан салкын җил исә. Ул да. котельныйны эшкә җибәрү — иң мөһим мәсьәлә, дип кисәтә сыман...
ИСКӘРМӘ: Төзүчеләр үзләренә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үтәп чыктылар Бөек Октябрь социалистик революциясенә 65 ел тулган көнне ике пар казаны эшкә җибәрелде һәм төзүчеләр яши торган вагоннарга, беренче торак йортка җылы бирелде
Гасырлар буена тыныч бер төрлелектә яткан Кама Аланы авылы бу көннәрдә туздырып ташланган кырмыска оясыдай кайный. Бульдозерлар, скреперлар, экскаваторлар җирне актара, тегендә дә, монда да кран манаралары калкып чыга, куәтле «КамАЗ»лар, «БелАЗ»лар, «Шкода»лар, «КрАЗ»лар үкерешә. Төзелештәге иң мөһим урынны ачыклавы да шактый кыен.
Виктор Ивановичтан калышмаска тырышам, ул кая барса, шунда атлыйм, һәм... ялгышмыйм. Виктор Иванович биредәге һәр кешене, һәр блок-панель, торба һәм тагын әллә нәрсәләрне биш бармагыдай белә. Биредәге һәр кеше һәм һәрбер нәрсә, иртәме-соңмы. Виктор Иванович Курбатовкз килеп төртелә. Аңардан башка биредә бер генә мәсьәлә дә хәл ителми. Ул — генподрядчының биредәге иң җаваплы вәкиле.
Бәхеткә каршы, төзелеш штабында резин итекләр бар икән. Виктор Иванович ниндидер оешмага шалтыратып, аңлашкан арада, шушы итекләрне киеп алам да бәхәснең сәбәбен белергә тырышам. Виктор Иванович та минем кызыксынуымны сизгән икән.
— Меиә ечеиче көн инде кирпеч китермиләр,— дип тезеп китте.— Брежневта гыларның әйтүенә караганда, машиналар борылып кайтырга мәҗбүр булалар икән. Кичә дә шулай иткәннәр. Без кичә коне буена юл өзегендә ике трактор тоттык. Ә шоферлар алар янына килеп тә җитмәгәннәр, җайлы урыннан борылып киткәннәр. Өйрәнгәннәр, асфальттан йөгертергә...
Котельныйны сафка керткәннән соң төзүчеләр бетон измәсен әзерләү җанлан- ф масын көйләп бетерергә тиешләр. Югыйсә измәне Түбән Камадан яисә Зәйдән ташыйлар. Бу хәл эшне тоткарлый, чөнки, беренчедән, айдагы оешмалар иң баш- <? лап үз кирәкләрен кайгырта, икенчедән, кырык биш-илле километр килгәнче, из- ® мә куера, аңа өстәмә су кирәк була...
Су исә — пионер базасын төзүчеләрне шактый бимазалаган мәсьәлә. Кама суын тау башына менгезү өчен тиешле корылмалар кирәк. Аларны коралар, эш 2 туктап тормый, ләкин мәсьәлә шунда ки, аларны корган чакта да су кирәк... S
Пионер базасында кое борауларга булдылар. Виктор Иванович шундый тәкъ- < дим кертте. Хәзер, 140 метрны тишеп үткәннән соң да. тиешле күләмдә су кил- 5 мәгәнне белгәч, кайберәүләр әлеге эшне артык эш, файдасызга көч һәм вакыт са- * рыф итү диебрәк карый башлаган. Сәгатькә 20 кубометр, нибары 20 генә кубо- S метр су кирәк, олегә 5—6 дан узмый. Виктор Иванович хәзер шунда юнәлә. Мин л аның артыннан барам.
Бораулаучылар янына киләбез. Алар беравыздан: «Тагын унбиш-егерме метр- ♦ дан да чыкмаса...» — диләр. Димәк, Виктор Иванович, йомшаграк итеп әйткәндә, а бик күңелсез хәлдә калачак. Мин аның йөзенә карыйм. Каушау галәмәтләрен ° табалмыйм, аның бер генә мускулы да селкенми. «Бораулагыз, егетләр, дәвам < итегез эшне!»—дип, алга таба атлый. Адымнары электәгечә ышанычлы, хәрә- В кәте җитез.
ИСКӘРМӘ: Тагын бер атнадан пионер базасындагы коедан сәгать саен егерме биш кубометр су бәрә башлаганын мин *Камгзсзнергострой» берләшмәсендәге ки- " ңәшмә вакытында ишеттем... “
Кнчкырын без Виктор Иванович белән атом станциясенә беренчел кирәк ба- < заны төзүчеләрнең торак поселогындагы вагоннарны карап йөрдек. Ул вагоннар и Брежневтан китерелгәннәр, аларда моннан ун еллар элек автоград төзергә алынган яшьләр рухы яшәгәндәй тоела. Виктор Иванович та шул хакта уйлап бара икән.
— Бу вагоннар игелекле вагоннар үзе,— дип сөйли башлый ул,— КамАЗны торгызыштылар, инде менә АЭСне коруга хезмәт итәләр.
Вагоннарның күбесендә монтажчы-тоэүчеләр яши, калганнарына төзелеш штабы, ашханә, элемтә челтәре, кызыл почмак урнашкан.
Болар барысы да күптән түгел генә булдырылган. Тиздән мондагы төзелешнең колачы киңәячәк. Чөнки 1984 елда Атом электр станциясенең төп корылмаларын корырга киләчәкләр.
Хәер, Виктор Иванович Курбатов төп корылмаларны салучылар арасында да булачагына мин үзем бер генә минутка да шикләнмим. Бу тынгысыз кеше — яшәү мәгънәсен бары тнк шушындый киеренке хезмәттә генә таба торганнар токымыннан.
Сәләхов
Рәис элек «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең Брежневтагы йортлар төзү ком бннаты бригадиры нде. Коммунист. Кайчандыр чем-кара чәчләренә сизелер-сизел- мәс кенә чал керә башлаган. Бераз гына моңсу күзләре белән кешеләргә туры карый, тыйнак, кирәк чакта, таләпчән, күңелләргә юл табарга сәләтле. Оештыру талантына ия. Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр һәм аннары аны файдаланучы атомчы энергетиклар шәһәрен коручы Брежнев йортлар төзү ком бннптының 63 төәү-монтаж идарәсенең 7 нче участогы начальнигы ул.
Ширәмәт ягыннан килгәндә Кама Аланы авылы күз алдында кинәт пайда була. Үр артыннан үр менәсең, менәсең дә. ниһаять, соңгы үзәнлектә бербер
артлы тезелешеп тсрган таза агач йортлар күренә башлый. Ллар озын-озын ике урамны тәшкил итәләр. Тагын бераз баргач, ике үр арасыннан Каманың киң, якты йозе ачыла. Гасырлардан гасырларга күчеп килгән бу күрепеш соңгы елда яңа тесмерләр алды, танымаслык булып үзгәрде.
Без, авылның киң урамыннан узып, уртадагы үзәнлеккә тешәбез. Моннан Кама өсте аерата матур, сокландыргыч булып күренә. Нәкъ шушында озын-озын борыннарын күккә чөйгән кран манаралары утыра. Алар янәшәсендә булачак шәһәрнең беренче йортлары күтәрелә. Куәтле машиналар һәм тракторлар изеп бетергән, күптән түгел генә Кама Аланы авылының мәктәп бинасы торган урыннан төзүчеләр куйган вагоннарга узабыз. Каршыда — яңа гына салынып беткән ике йорт. Менә-менә өлгерергә торганнары тирәсендә краннар әйләнә.
Таныш күренеш. Дөрес, Брежневтагы төзелеш панорамаларына күнеккән кешеләр өчен, биредә торгызыла торган биш-алты катлы йорт әллә ни искитәрлек тә түгелдер. Тик мондагылар яңа шәһәр тууын хәбәр итүләре белән кадерле. Ул нинди булырга тиеш соң?
— Атомчы энергетиклар шәһәрен коруның берничә проекты каралды,— дип сүзен башлады күптән түгел генә республика телевидениесе күрсәткән бер тапшыруда Брежнев йортлар төзү комбинаты начальнигы Марат Шакирович Биби- шев.— Аларның берсендә шәһәрне әлеге үрләр күкрәгендә торгызырга планлаштырганнар иде. Матурмы? — Матур! Елга ягыннан караганда, бигрәк тә матур шикелле. Ләкин бит шәһәрне болай корган очракта бу яктагы барлык усзл җилләр шушы йортларга килеп бәреләчәк. Кулай вариант түгеллеге аермачык күренеп тора моның. Аннары яңа шәһәрне хәзерге авылның чокырдагы өлешеннән башларга, табигый үзәнлекне, үрләрне файдаланырга кирәк дигән фикергә килделәр. Билгеле, төзүчеләрнең эш шартлары биредә беркадәр катлаулана, әмма киләчәктә бу шәһәрдә яшәргә килүчеләр безгә — хыялны чынга ашыручыларга — рәхмәт әйтерләр.
Хыялны чынга ашыручыларның берсе күптәнге танышым Рәис Сәләхов булып чыкты. Мин ул төзегән шәһәрдә, Брежневтагы ул салган йортта яшим, аның хыялы аша чынлыкка әверелгән урамнардан йөрим, киң һәм матур проспектларга сокланып туя алмыйм.
Яңа шәһәрнең торак йортларын төзүчеләр штабына кергәндә, иртәнге киңәшмәнең кызган чагы иде. Гадәттә сабыр, тыйнак күренгән Рәис ярыйсы ук кызган. Сүзнең асылына төшмәкче булып барлык игътибарымны туплыйм, бәхәснең очын эләктереп алам: салына торган йортлар арасында эчке юллар юк икән. Шуның аркасында гаять киеренке хәлләр килеп чыккалый. Брежневтан, комбинатның эре панельләр ясый торган заводыннан, берьюлы диярлек егерме өч машина җибәргәннәр. КрАЗларның тәгәрмәче күмелерлек пычрак, өстәвенә, әлегә сүтелеп бетмәгән иске йортлар комачаулый, панельләрне уздырып булмый. Машиналарны тартып-тартып чыгарырга тиешле тракторларның берсе соңга калган... Рәис Сәләхов киләчәктә мондый нәрсәнең кабатланмаска тиешлеген аңлата. Ашыгыч чакта, кайдан, нинди тракторларны алырга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Бу, билгеле, ярым-йорты чара гына иде. Рәис тә, аның тирәсенә тупланган прораб-мастерлар, бригадирлар да моны аңлый, шуңа күрә мәсьәләне тиешле җитәкчеләр алдында таләпчәнрәк куярга кирәк дигән фикергә киләләр.
Ул арада сүз җылылык бирүгә әйләнеп кайта. Монтажланган йортларны бизәргә керешергә кирәк — җылылык юк, эштән кайткач, рәхәтләнеп юынырлар иде — җылылык юк, эш арасында Брежневка йөрергә туры килә...
Киңәшмәдән соң Рәис белән булачак шәһәрнең беренче йортларын карап йөрибез. Менә мәктәп, шул ук өйдә — почта, саклык кассасы, телефон, телеграф, милиция бүлеге.
Рәис үзе минем белән булса да, уйлары узган киңәшмәне дәвам итә лкән. Ул барган көйгә: «Булмый болай, озакламый мунча салырга кирәк!—дип куйды.— Котельный эшли башлагач, су да, мунча да булса, күпчелек монда яши башлаячак».
Рәиснең, күпчелек, дигәне — Брежнев һәм КамАЗ төзелешләрендә чыныккан кешеләр. Дөрес, яңалар да күп килә, ләкин хәзергә әйдәп баручылар — тәҗрибәле
төзүчеләр. Мәсәлән, Өлфәт Гайнуллин. Менә дигән монтажчы иде, аннан бригадир булды. Биредә дә сынатмый. Коммунистлар аны парторг итеп сайладылар. Сылаучы Люция Шәмсетдннова да КамАЗ төзелеше сынавын узды, аннары тынгысыз күңеле аны «Атоммаш» төзүчеләр янына. Волгодонск шәһәренә алып китте. Туган якларда АЭС төзелә башлагач. Брежневка яңадан кайтырга булдым, ди. Александр Киселев. 1971 елдан бирле Брежнев шәһәре төзелешендә техник ♦ инспекциядә эшли иде. Инде АЭС төзелешенә прораб итеп күчерүләрен сораган, з
Рәис Сәләхов үзе — Брежнев һәм КамАЗ төзелешендә чыпыгу алган кеше. ? Аның кешеләрне җитәкләргә сәләтле икәнлеге дә шул төзелешләрдә ачылган. Ул үзе җитәкләгән комплекслы агымда злобинчылар ысулын кертүдә гаять зур роль < уйнады. Хәер, Сәләхов һәм ул җитәкләгән коллектив турында хәзер кабатлап S торуның кирәге юк кебек, чөнки алар турында илебезнең иң күренекле журна- ~ листлары яздылар. Минемчә, Кама буйларындагы төзелешнең иң кызган һәм иң S киеренке бер чорында Рәис Сәләховиың гигант төзелештә эшләүчеләр исеменнән беренче тапкыр СССР Верховный Советы депутаты итеп сайлануын әйтү дә = җитә. Брежнев шәһәре төзелеше әле дә киң колач белән дәвам итә. Рәис Сәләхов -а кына анда түгел инде. Җаен табып, аның Брежневтан ничек китүен сорарга бул- < дым. -
— Бик табигый килеп чыкты ул,— диде Рәис гадәтенчә тыныч кына.— Көн
нәрдән бер көнне йортлар төзү комбинаты начальнигы Марат Шакирович Биби- “ шев мине чакырып алды да: «Рәис, син — безнең торак төзелеше буенча белге- ° чебез. Сиңа, кем әйтмешли, җае чыгып тора»,— диде. Мин инде безнең комби- 2 натныц АЭС төзүчеләре өчен яңа шәһәр салырга алынганын ишеткән идем. < •Шунда җибәрәсезме»,— дип сорадым. Марат Шакирович — утны-суны кичкән Э җитәкче, кирәкмәсә, җибәрмәс иде. «Үзебезнең коллектив беләнме?» — дип кенә ж сорадым. «Юк,— ди,— кайбер кешеләрне алырсың алуын, ләкин син анда участок п начальнигы булып китәсең, торак төзүне башлап җибәрәсең...» s
Башлап җибәрүчеләргә һәрвакыт кыен. Рәис Сәләхов ул кыенлыкларны " КамАЗ һәм Брежнев шәһәре төзелешләрендә җиңеп чыккан. Әмма һәр төзелеш- u нең үзенә генә хас үзенчәлекләре, кыенлыклары була.
Рәис белән атомчы энергетикларның булачак шәһәрендәге иң беренче йортларны карап йөрибез. Алар әле бизәлмәгән, төзелешләрдә була торган ыгы-зыгы, тәртипсезлек эченнән калкып кына киләләр. Ләкин Рәис инде аларны гүзәлләрнең гүзәле итеп күрә. Аларны гынамы соң?! Рәис инде гаҗәеп матур яңа шәһәрне дә күрә. Хыялында күрә, ул хыялның озакламый чынлыкка әвереләчәгенә шикләнми.
— Хәзергә ул шәһәрнең барлык сыйфатларын төгәл атап булмый,— ди Рәис Сәләхов.— Быел торак комплекслар проектлаштыручы Үзәк фәнни-тикшеренү һәм экспериментлар институты шәһәрнең генеральный планын төгәлләргә тиеш. Бу — Брежнев шәһәрен проектлаштырган коллектив. Яңа шәһәр дә аңардан кайтыш булмас дип уйлыйбыз, чөнки архитекторлар тәҗрибәсе елдан-ел арта бара бит. Иң беренче эскизлар белән таныштык, генпланның нигезендә шушы эскизлар ятачак, яңа шәһәрнең гүзәллеген чамалап була. Беренчедән, яңа шәһәр өчен сайланган урын бик матур, уңайлы...
Мин дә булачак шәһәрне күз алдына китерергә тырышам. Бу әллә ни кыен түгел, чөнки Рәис һәр нәрсәне күрсәтеп, аңлатып тора.
— Әгәр дә Кама ягыннан карасак.— дип сөйли ул. үзе ике үр арасыннан ерактагы офыкка таба атлый.— Өченче үрне күрәсеңме?! Анысы яр читеннән үк түгел, эчтәнрәк башлана. Булачак шәһәрнең төп ике магистрале менә шушы өченче үр сыртыннан түбәнгә, үзәнлеккә таба баш ала. Аның үзәк өлешен Җәяү- лоләр проспекты тәшкил итәчәк. Монда иң матур биналар салынырга тиеш. Икенчесе — транспорт өчен. Ул магистраль торак йортларны, культура көнкүреш биналарын промышленность коммуналь хуҗалыклар зонасыннан аерып торзчак. Үрнең түбәсеннән. Камага агып төшә торган бәләкәй елгалар уртасындагы шәһәр уч төбендәге сыман күренәчәк. Текә тау ягындагы, урман арасында шәһәр кеше ләренец ял базалары, профилакторийлар, пионер лагерьлары булачак. Җәяүлеләр проспектында, нигездә, биш һәм тугыз катлы йортлар салыначак, 12 һәм 14 кат
лы йортлар да каралган. Уртадагы үрнең үзәгендә шәһәрнең теп мәйданы, адми- нистратив-культура үзәге калкып чыгачак...
Рәис Сәлэхов булачак шәһәр турында онытылып, хыялга бирелеп сөйли дә сөйли. Шушы берничә минутта ул хәтта үзенең тавык чүпләп бетермәслек мошә- . катьләрен дә онытты бугай. Ул биредәге һәр карыш җирне йөреп чыгарга, өйрәнергә өлгергән. Генпланда булырга тиешле биналарны вак-төягенә кадәр күз алдына китерә.
— Менә монда,— ди ул,— шәһәр корыла торган үрнең көньяк битендә, нке- өч катлы гына, бик матур йортлар салыначак... Кама яр буе аерата матур булыр кебек: елга порты, стадион, парк, комлыклар...
Рәис Сәлэховның сүзләренә ышанмый мөмкин түгел.
Булыр, әлбәттә, барысы да булыр!
Беренче концерт
Брежнев шәһәрендә яшәүчеләр белә инде* төзелешләрдә һәрчак җыр-музыка яңгырап тора, чөнки монда күпчелекне яшьләр тәшкил итә. Яшьлек исә музыка, җыр, шигърияткә тартылучан. Бу бик табигый хәл.
Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр әлегә тупланып кына киләләр, аларның театрлары, мәһабәт Культура сарайлары юк эле Әмма төзелештә җыр өзлексез яңгырый, яшьләр дә, олыраклар да җырлын-җырлый эшли. Борынгыларның «җырлап ачыла күңел» дигәне шулдыр, мөгаен.
Төзелешкә акрын-акрын Брежнев. Зәй, Түбән Кама һәвәскәрләре дә килгәли башлады. Концертлар вагоннарда, кызыл почмакларда була иде. Аларга иң күбе илле-алтмыш кеше сыя.
Бөек Октябрьның 65 еллыгына әзерлек көннәрендә исә төзүчеләр, пионер базасын торгызучы монтажчылар, «тормыш юлын» түшәүчеләр, причал эстакадаларын коручылар арасында «Казан артистлары килгән!» — дигән хәбәр таралды. Күп тә үтмәде, Кама Аланы авылының иске клубына халык җыела башлады. Иң җитезләре — торак төзүче кызлар булып чыкты: эш киемнәрен затлы күлмәкләргә дә алыштырып өлгергәннәр. Алар янәшәсендә үк төзүчеләр робасы кигән ир-егетләр тупланган. Кызларның, атнага, дип әйтмик, соңгы берничә айда беренче тапкыр кигән аллы-гөлле киемнәре егетләрне дә сагындырганлыгы әллә каян сизелеп тора...
— Бүген безнең алдыбызда, Татарстан атом электр станциясенең иң беренче объектлары салына башлаганнан алып иң беренче тапкыр Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясаячак! — диде «Атомэнергострой» төзелеш идарәсенең 3 нче төзелеш участогының цехком председателе Равил Хәлиуллин. Аның соңгы сүзләрен берәү дә ишетмәде, иске клубның тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып, бердәм алкышлар яңгырады...
Ә бу вакытта танылган артистларыбыз ашыга-ашыга киемнәрен алыштыралар. сәхнәгә чыгарга әзерләнәләр иде. Хәер, сәхнәгә дигәннән, бу клубта махсус бүлмәләр, грим ясау, киенү бүлмәләре юк. шуның өчен артистлар сәхнәдә бизәнәләр иде.
Ниһаять, салмак кына пәрдә ачылды.
Рус, татар, украин һәм башка милләт халыклары вәкилләреннән тупланган төзүче-тамашачылар тын да алмый музыка-җыр тыңладылар, биюләр карадылар.
Татарстанның атказанган артисты 3. Нурмөхәммәтов, Татарстанның халык артисткасы Ә. Заһидуллина, Р. Снбгатуллина, биючеләр К. Сираҗ тдииова, Р. Габдрахманова, «Тантана» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышлары һәркемгә тансык иде.
Бу күренештә дәүләткүләм .мөһим эшләрне башкаручы совет кешеләренең бердәмлеге дә, хезмәтчәннәрнең сәнгатькэ-культурага тартылулары да аерым-ачык чагыла иде. Әлегә Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр янында Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең беренче вәкилләре генә булып китте.
Тезелешнең киләчәге шактый зур. Димәк ки, республикабызның культура работниклары, сәнгать осталары һәм, әлбәттә, язучылары алдында нинди җаваплы бурыч торганлыгын чамалавы авыр түгел. Бүгенге тезүче — белемле, югары культуралы кеше. Аның рухи ихтыяҗлары да шактый мул һәм нечкә. Шунлыктан олегә торак һәм конкүреш шартлары җитенкерәмәгән бер вакытта да төзелештәге яшьләр халык җырларын һәм комлозпторларыбызның әсәрләрен, Муса Җәлилнең һәм Пабло Неруданың үлемсез шигырьләрен ишетергә телиләр. Хәзерге шартларда, тезелеш мәйданнарындагы вагоннарда, күтәрелеп килә торган яңа йортларның түшәмсез бүлмәләрендә, куәтле «КамАЗ» һәм «БелАЗ» машиналарының әрҗәләрендә яңгыраучы ул җырлар һәм үлемсез шигырьләр энтузиастларны яңа җиңүләргә әйдәргә тиешләр...
Фидакарь хезмәт еллары үтәр. Кама буенда тагын бер яңа шәһәр калкып чыгар. аның янәшәсендә атомның иксез-чиксез көчләрен авызлыклаган реакторлар нлгә энергия бирә башлар.
Шул чагында Кама ярларына сыенып яшәүче гүзәл шәһәр кешеләре яңа буын вәкилләренә: бу урында беренче төзүчеләрнең беренче вагоны куелган иде. монда беренче урамның иң беренче йорты салынды, диярләр. Үр башында, шоп-шома булып сузылган юлның алты җиде йөз метрлык арасын, «тормыш юлы», дип, олылап телгә алганлыгы хакында да сөйләрләр. Шат күңелле кызлар һәм егет-ләр елга портының мәрмәр баскычлары буйлап күңел ачып йөрерләр, урам чатларындагы автоматлардан ширбәт эчеп, сусынларын басарлар, паркларда очрашырлар. комлыкларда су керерләр, ләкин шул вакытта алар: менә бу урында тирән сазлык булган, ә эшчеләр килеп, шушы сазлык аша унбиш метр биеклегендәге дамбаны, аның янында елга порты причалларын салганнар, төзүчеләргә су булмаганга күрә, беренче коены казыганда, төн йокыларын онытып эшләгәннәр, дип искә төшерерләр, һәм үз чорларының тагын да олырак, колачлырак, масштаблырак яңа төзелешләрен башларлар. Алар арасында яңа буынның үз Курбатовлары. Сәләховлары. Кәтиевлары һәм бик күп бүтән каһарманнары булыр.