Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ХӘЗИНӘЛӘРЕН АЧКАНДА


1 омәр Бәширов иҗаты совет кешеләренең рухи тормышында хөрмәтле урын биләп тора. Инде менә күпме еллар буена аның әсәрләре әдәбиятыбызның җитди казанышларын, югары үрләрен раслап килә. Ул татар совет әдәбиятын якты образлар, тирән уй-фикерләр, хис-тойгылар белән баетты, проза өлкәсендә сәнгатьчә фикерләүне яңа баскычка күтәрде. Аның иҗаты — чынбарлыкка актив мөнәсәбәт үрнәге, ул турыдан-туры көрәшкә булыша, укучыларны тәрбияләүгә ярдәм итә. Әдипнең әсәрләре тормышны тирәнрәк аңларга өйрәтәләр. Шуңа күрә дә аның иң яхшы әсәрләре дөньядагы күп телләргә тәрҗемә ителде, классик әсәрләр рәтеннән урын алды.
Г. Бәширов иҗаты үзендә социалистик реализм методының иң көчле сыйфатларын, уңай тенденцияләрен туплаган.
Ә шулай да бу иҗатның аеруча мөһим үзенчәлеге нәрсәдә соң? Моны бәлки бер генә сүз белән әйтеп бетереп тә булмый торгандыр... Соңгы елларда миңа әдипләребезнең иҗатын күңел дөньясының яктыртылышы ягыннан күзәтеп чыгарга туры килде. Г. Бәширов геройлары арасына кереп киткәч, язучы иҗатының бу җәһәттән шактый тирән мәгънәле булганлыгы күренде. Шуңа күрә бу мәкаләдә сүзне дә башлыча рухи хәзинәләрнең чагылышы турында йөртмәкче булам.
Г. Бәширов әдәбиятка, өлкән буын язучыларының күпчелеге кебек, шактый озын тормыш юлы үтеп, буразнада тир түгеп, утлар-сулар кичеп килде. Ул гражданнар сугышы фронтларында революция казанышларын яклап көрәште, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү хәрәкәтенә катнашты, халык язмышын хәл итә торган вакыйгаларның үзәгендә кайнады. Кыскасы, күпләр белән бергә ул илебезнең яңа революцион тарихын тудыручы да, шуны сәнгатьтә чагылдыручы да булды. Чынбарлыктан алган сабак, тәэсирләр аның каләменә реалистик ышандыру көче, бизәкләр төгәллеге, романтик күтәренкелек бирде.
Бай тормыш тәҗрибәсенә караш үткенлеге, зирәк акыл, әдәби сәләт, зур тырышлык, эш сөючәнлек килеп кушылды. Әдип халык тормышын, кешеләр характерын бөтен барлыгы, катлаулылыгы, каршылыклары, матурлыклары белән күрергә тырышты. тирә-юньдәге төсләр балкышын күңеленә беркетә барды. Аның бер герое, ссч- гать кешесенә дәшеп, болай ди: «Син бит музыкант кеше, яхшылабрак тыңлап кара әле, туган илеңнең йөрәге ничек тибә икән?» («Намус- Татарстан китап нәшрияты, 1952 ел, 31 бит.) Бу таләпне Г Бәширов барыннан да бигрәк үзенә куйды Ул халыкның рухи йөзен, күңел хәзинәләрен төпкә төшеп өйрәнде, аларның һәр тармагын гүя кулы белән тотып, капшап карады Нәкый Исәнбәт кебек, күп санлы фольклор экспедицияләренә катнашты, авыз иҗаты әсәрләрен беренче чыганактан — җанлы сөйләмнән язып алды, шунда халык иҗатының чын поэзиясен, гүзәллеген, тылсымлы көчен тойды. Ул әкият җыентыкларын туплап чыгаруда катнашты, «Туксан тугыз мәзәк», «Мең дә бер мәзәк» китапларын бастырды. Н. Исәнбәт, А, Әхмәтләр белән бергә хэлык тапкырлыгын, шаянлыгын, күңел көрлеген җыйнады һәм иясенә кайтарып бирде.
Бер ук вакытта ул халыкның рухи байлыгын фәнни тикшерү, аның тарихын, фәл
Г

Социаль-экономик тигезсезлек, хезмәт кешеләренең моңа ризасызлыгы повестьта реаль картиналар булып чагыла.
Үткәнне тасвирлаганда Г. Бәширов чама хисен дә истән чыгармый. Мәгълүм ки, билгеле бер авторлар, элекке белән хәзергенең контрастын ачыграк сиздерер өчен, узган тормышта гел ямьсезлек, караңгылык, кыргыйлык кына күрәләр, борынгы кешеләрне ничектер томанарак, булдыксыз, мәгънәсезрәк итеп тасвирлыйлар. Социаль изүгә, экономик тигезсезлеккә, эксплуатациягә нигезләнгән тәртипләрнең нәрсә икәнен, хезмәт кешесен даими басып, кысып торуын, намусын таптавын Г. Бәширов та яхшы хәтерли Тормыш авырлыгын ул үз җилкәсендә татып үскән, әмма шулай да аның бу автобиографик повесте тоташ кара җепләрдән генә тукылмаган. Рухи традицияләрне бәяләүдә Г. Бәширов үз концепциясен китереп куя. Китапта ул хезмәт ияләре фәлсәфәсе турында суз йөртә. Хезмәт кешесе — ул иң дөрес, нормаль яшәүче, рухи һәм материаль байлыкларны, сәламәт әхлак нормаларын тудыручы. Гореф- гадәтләргә мөнәсәбәттә Г. Бәширов В И. Ленинның ике культура турындагы өйрәтүенә таяна Социаль, экономик, дини, рухи изүгә корылган йолаларны кире кага, хезмәт җирлегендә шытып чыкканнары, ягъни демократик, сәламәт гореф-гадәтләр бүгенге яшәешебезне тагын да мәгънәлерәк, тагын да матуррак итәргә булыша дип саный. «Совет илендә яшәүче халыкларның гасырлар буена камилләшә һәм тормышка ямь кертә килгән күп кенә гореф-гадәтләре һәм күркәм традицияләре бар. Алар безнең заманда да яраклы булып чыгар һәм кешеләрне коммунизм рухында тәрбияләргә, һичшиксез, ярдәм итәр иде»,— ди әдип «Бүген дә, иртәгә дә» дигән китабында (13 б). ә икенче урында ул болай дәвам итә: «һәр халык киләчәккә үзенең иң якты йолдызын, гасырлар буена тупланып килгән зирәк акылын, иң кадерле рухи байлыгын алып барырга омтыла» (42 б.). Аның рухи, этик мирас турындагы карашлары Ә. Еникинең «Җиз кыңгырау», «Әйтелмәгән васыять», А. Расихның «Сынау»,
A. Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән». Р Гамзатовның «Минем Дагыстаным»,
B. Распутинның «Соңгы срок», Ч. Айтматовның «Гасырлардан озын көн», М. Кәримнең «Озын, озак балачак» әсәрләрендәге фикерләр белән аваздаш яңгырый.
Чын матурлыкны Г. Бәширов беренче нәүбәттә игенчеләрнең эшкә мөнәсәбәтендә, басу, болын эшләрен җиңел, дәртләнеп башкаруында, чыдам, булдыклы булуларында, туган туфракка ихлас мәхәббәтендә, әхлак критерийларының ныклыгында һәм сафлыгында, туганлык җепләренең саклануында, олыны олы. кечене кече итә белүендә, күңел байлыгында, күркәм кешелек сыйфатларында күрә, гади күренешләрнең үз поэзиясен, үз хикмәтен тойдыра. Аны «имәндергеч тормыш сазлыгында яшәп тә, рухын гарипләндермичә, күңел сафлыгын саклап калучылар» сокландыра («Бүген дә, иртәгә дә». 132 б.), ә физик хезмәттән аерылу, аңа теләкне һәм сәләтне югалта бару әдип күңелендә моңсу кичерешләр уята.
Г. Бәширов. Ә. Еники, М. Кәрим әсәрләреннән күренгәнчә, ата-бабаларыбыз беренче карашка шактый гади тормыш белән яшәгәннәр, фәнне белмәгәннәр, алар- ның эш кораллары примитив булган, хәзерге көнкүреш уңайлыклары төшләренә дә кереп чыкмаган. Әмма язучылар рухи байлыкны тышкы уңайлыклар һәм информация суммасы рәвешендә генә күз алдына китермиләр. Алар үз геройларының тормышчан зирәклеген, фәлсәфи, эстетик, этик карашларының тирәнлеген басым ясап күрсәтәләр. Бу тирәнлек хезмәткә нигезләнеп, күп гасырлар буена катлаулы табигать белән бәйләнештә яшәгәнгә, аның сулышын, серләрен зирәк тою нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дип раслыйлар. Тормыш шартлары борынгылардан күп һөнәр белүне таләп иткән Ә һәр яңа һөнәрне үзләштерү кешене рухи баета килгән. Хезмәт активлыгы, аларның үзләренә дә сиздермичә, интеллектуаль активлык китереп чыгарган.
«Туган ягым — яшел бишек», гәрчә автобиографик повесть булса да, аны укып чыккач, безнең күз алдына халык тормышы, авыл кешеләренең күп кенә үзенчәлекле характерлары, драматик язмышлары килеп баса. Алар арасында авыл юлларын, чишмәләрне караштырып, төзәтеп, чистартып йөрүче, сабан туена бүләкләр җыючы, анда тәртип саклаучы Гыйбаш абзый, моңлы итеп, өздереп җырлаучы ялчы Әхмәт, врачлар күрмичә сыза баручы авыру Фаэулла, ачык фикерле Мөхәммәтҗан солдатлар бар. Әсәрне хикәяләүче персонаж өнисе турында бик җылы итеп сөйли, аның үтә йомшак табигатьле, киң күңелле, бик тә бала җанлы, сабыр холыклы булуын күрсәтә. Апасы Өммикамал, әтисе Бәшир агай аз гына кыркурак холыклы, әмма саф

югары художестволы итеп, сәнгатьче үтемле итеп гәүдәләндергән әсәрләрнең бер-е булды.
Автор халык күңеленең киңлеген, сафлыгын, уйларының масштаблылыгын, хисләренең кайнарлыгын чагылдыра. Романның бөтен тукымасына ягымлы лиризм, музыкаль аһәң хас. Аның лирик моңын көчәйтүдә бигрәк тә матур сурәтләнгән интим кичерешләрнең роле зур. Биредә күңел дөньясын тирән, җентекле яктырту белән җитез, җыйнак психологизм органик үрелеп бара. Бу мәгьнәдә роман Л. Толстой казанышларын да, А. Чехов, М. Шолохов традицияләрен дә уңышлы дәвам иттерә, аларны үзендә берләштерә, эретә. Әдипнең геройлары әсәрдә эчтәлекле, мәгънәле тормыш белән яшиләр. Бу романда Г. Бәширов совет власте елларында үсеп чыккан, ил тормышында үзенең лаеклы урынын тапкан, халыкның җылы карашын яулап алган татар хатын-кызының масштаблы образын зур художество көче белән гәүдәләндерде. Роман безнең прозабыздагы образлы фикерләү эволюциясенең югары нокталарыннан берсен тәшкил итә. Ул дөнья классикасы ирешкән художестволы фикерләү дәрәҗәсендә иҗат ителгән һәм әле дә әдәбиятыбызны югары сәнгать биеклекләренә дәшеп тора.
Моннан соң байтак еллар буена Г Бәширов «Җидегән чишмә» дилогиясен язды. Яңа романны укырга керешү белән, үзеннән-үзе күңелгә шундый сорау килә: автор «Намус»та яулап алган сәнгать позицияләреннән чигенмәгәнме? Прозабызга нинди яңалык өстәгән? Дилогиянең үзендә үк әлеге сорауга җавап та табабыз. Монда бик күркәм холыклы, халыкның ихлас хөрмәтен казанган язучы Камил Дусаев образы бар. Бу персонажның үзенчәлеге шунда ки, ул шушы әсәрне язу процессында үз геройлары белән аралашып яшәүче әдип буларак тәкъдим ителә. Шуңа күрә роман сюжетында бер-берсенә бик якын торган ике план — автор исеменнән сөйләү һәм Камил Дусаев позициясеннән карап хикәяләү аралашып бара, һәр ике план да бердәм сюжетны дәвам иттерә, үстерә. Шушы юл белән язучы хезмәтенең нечкәлекләре. тормыш белән бәйләнеше, китапчың туу, характерларның кристаллашу про-цессы ачыла. Г. Бәширов әсәрдә тасвирганган хәлләрнең реальлегенә, турыдан-туры тормышның үзеннән алынганлыгына басы* ясый.
Камил Дусаев, автор сурәтләвенчә, әдәбиятка, сәнгатькә һәм гомумән иҗат эшенә бик җаваплы, таләпчән карый торган художник. Әптелгани Хисмәти ишеләрнең әдәбият мәйданына «ел саен бер уфалла әдәби продукция» китереп аударулары, әштер- өштер әтмәлләгән чиле-пешле язмаларның тоткарлыксыз басылып чыга торуы аңа бик сәер тоела. Аның уз әсәрен ничек язуы турычда Г. Бәширов болай ди: «Бу әсәренә ул биниһая көч салды. Халкына җиткерәсе ии, мөкатдәс, иң кадерле уйларын ул, тиен оясына чикләвек ташыгандай, шушы әсәренә ташыды, аларны халкына булган мәхәббәте белән җылытып, бер бөтен итәргә тырышты» (52 б.). Бу бәя тулаем «Җидегән чишмә»нең үзенә дә бик туры килә. Г. Бәширов заман рухына аваздаш, өлгергән фикерле, интеллектуаль яктан бай. эмоциональ аһәңле кыю китап иҗат итте. Сигезенче дистәне тутырып барганда әнә шундый; яшьләрчә лирик яңгырашлы, өлкәннәрчә тирән мәгънәле ике китаптан торган роман тудыру, аны кат-кат эшкәртү — үзе үк зур иҗади батырлык ул. Биредә фәлсәфилек белән төсләр муллыгы органик рәвештә бергә үрелеп бара. Бу уңайдан бер детальне искә төшереп үтәсе килә. Әсәрнең беренче китабы басылып чыгу белән үк, композиторлар Сара Садыйкова һәм Әнвәр Бакиров, һәрберсе аерым-аерым, Г. Бәширов сүзләренә матур музыка яздылар, озак та үтмәде Зөһрә Сәхәбиева, Нәфисә Василова башкаруында «Җидегән чишмә» җыры яңгырый башлады. Шуңа күрә, ахрысы, тулаем «Җидегән чишмә» романы үзе дә укучы аңына лирик җыр кебегрәк барып җитте.
Әсәрнең үзәгендә — хәзерге авыл кешеләре, аларның уй-хисләре. Биредә шактый кыю һәм тирән рәвештә илебез табигатен киләчәк буыннар өчен саклау мәсьәләсе куела, аны саклауның күп кенә яклары яктыртыла. Табигать әсәр сюжетына геройлар белән бер рәттән катнашып бара. Аның үз язмышы бар — кешенең кеше- леклелегенә, мәхәббәтенә, рәхим-шәфкатенә бәйле язмыш. Биредә табигать юмарт, риясыз, ләкин үзен саклау мөмкинлекләреннән мәхрүм булган, кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган яшәү нигезе, матурлык һәм рухи байлык чыганагы итеп карала. Шуңа күрә персонажларның табигатькә мөнәсәбәте бер үк вакытта аларның гомумән яшәешкә мөнәсәбәтен дә билгели, мораль-этик, интеллектуаль йөзен чагылдыра.
3 I t ¥ f » X И ? t 5SS i
UHVwdAh
ФӘРИТ ХЛТИПОВ ф КҮҢЕЛ ХӘЗИНӘЛӘРЕН АЧКАНДА ф
хас Ул үзен җирнең, үз язмышының, киләчәкнең хуҗасы итеп тоя. Аның рухи йөзен әхлак критерийларының ныклыгы бизи.
Табигатьнең бөтенлеге, сәламәтлеге, матурлыгы турында кайгырту — ул, автор карашынча. гомумән кешенең үз яшәеше, җәмгыять тормышы хакында хәстәрлек күрү, киләчәк турында ваем чигү дигән сүз. Менә шушы хәстәрлек, авылларны төзек, ямьле, яшел итү, йорт-җирне зәвык белән салу, тирә-юньдәге чишмә-инешләрне карап, тәрбияләп тору, ил байлыгын исраф итмәү хакындагы фикерләре язучының публицистик мәкаләләрендә дә чагыла.
Әйе, Г Бәширов иҗатының иң көчле сыйфаты да әнә шунда — тормышның әһәмиятле проблемаларын, мәгънәле күренешләрен алып сурәтләүдә. Тагын бер күркәм ягы — әсәрләренең сәнгатьчә камиллегендә, җиренә җиткереп эшләнгән булуында. Икенче төрле әйткәндә. Г. Бәширов иҗатында без идеялелек белән гүзәллекнең бергә кушылуын, эчтәлек белән форманың сәнгатьчә матур бердәмлек алуын, әсәрләренең эстетик тәэсирле булуын күрдек. Аның иҗат эшчәнлеге тагын бер тапкыр бик ачык хакыйкатьне раслый: сәнгать әсәрен камилләштерүгә салган көч, сәләт, рухи киеренкелек бер вакытта да әрәмгә китми, һәрчак үзен аклый. Алар әсәрне озын гомерле итә. Г. Бәширов иҗаты үзенең абруе белән татар совет әдәбияты үсешенә уңай йогынты ясый, аны яңа иҗат биеклекләренә өнди