Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ НИЯТ


лдымда яңа китап ята «Энҗеләр балкьңиы». Авторы — яшь язучы Нурислам Хәсәнэв '
Н. Хәсәнов совет кешесенең фидакарь хезмәтен һәм советча яшәү рәвешен күрсәтүне. әнә шул якты мисаллар аша яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертүне үз алдына изге бурыч итеп алган. Зур бер за-водта металл коючы булып эшләүче Мөстәкыйм Җаббаров образы җыентыкны бизәп тора дип әйтергә мөмкин. Чын эшче кеше үз хезмәтенең нәтиҗәсе белән горурлана. осталыкта ирешелгән дәрәҗәсэн- нән чигенүне мөмкин булмаган эш дип карый. Мөстәкыйм дә үз эшен биш бармагы кебек белә һәм бик нык ярата Ул тормышта нинди дә булса карьера эзләми. Осталыгын камилләштерү, эшенең бик нечкә серләренә төшенү аның өчен хезмәт баскычыннан күтәрелүгә бәрабәр Завод капкасыннан чыгу белән генә ул үзенең эшче икәнен онытмый, эш процессы аның уйларында дәвам итә Металл эретү технологиясенең хикмәтле закончалыклары аның баш миенә язылган, шул белемгә ул үз практикасында булган төрле очракларны китереп ялгый Уйланып йери-йөри. бер көнне, йокларга яткан җирдән, ул көндез эштә булган җнтешсеэпекиең сәбәбен ача
Иҗат белән яшәүчеләр 1адөтте кайберәүләр ечен сәеррәк тоела Мөстәкыймне дә хатыны «лунатик» дил атый. Нихәл итәсең. игенче ечен яңа гына борын төрткән зәгыйфь шытым яки каерылып уңган бо-
> Х*с»нов Нурислам Энҗелар Салмышы Хи мялор Казак. Татарстан китап иашрияты. I9M дай кырлары якын булган кебек, Мөстәкыйм өчен дә эрегән металларның энҗедәй балкышын күрү гаять сөенечле. Шул рәвешле, автор бүгенге эшчеләрнең рухм дөньясына үтеп керүгә омтылыш ясый.
«Биеклек» хикәясендә исә коллектив һәм җитәкче мәсьәләсе күтәрелә Элекке мастер Александр Артомонов белән бу эшкә яңа гына билгеләнгән Шәрипнең эш стиле әсәрдә контраст итеп куела. Язучы Александрны акыллы, эшлекле, эшчеләр белән аралашкала итагатьле итеп бирсә, Шәрип- не исә дорфалыкта гаепли. Ә эшче Мансур бу ике җитәкчегә бәя бирүче сыйфатында гәүдәләнә. Биредә Н. Хәсәнов, үзе дә сизмәстән. кешеләр мөнәсәбәтендә четерекле психологик моментка кагыла. Еш кына шулай була бит: көннәрдән бер көнне эшчеләр арасыннан берсен җитәкче итеп күтәрәләр. Бу кеше хәзер вазифасы буенча элеккеге хезмәттәшләренә баш булырга тиешле. Әмма кайберәүләр шушы психологик киртәне атлап чыга алмыйлар, яңа җитәкчене санга сукмау юлына баса-лар Әлеге хикәядә дә мастер белән эшче арасындагы конфликт шул нигездә килеп чыга. Мансур яңа мастер Шәрипнең үтенечен кырыс ител кире кага һәм үзе дә аңардан төртмәле җавап алырга мәҗбүр була Биредә авторның да яңа мастерга өстәнрәк каравы сизелми калмый Эшчене хермәт белән әтисе исемендә кушып атасалар. мастерны исә тулы исеме белән дә әйтүче юк Әсәрде аңа сөйкемсез сеяк игеп карау әллә каян күренеп тора. Ә шул ук Мансур үз күз алдында яшь эшче Шамилнең техника хәеофсезлеге кагыйдәле-
Я
рен бозуга юл куя. Кыскасы, автор бу хикәядә нәрсәне яклавын, нәрсәне тәнкыйть итүен үзе дә төгәл ачыклап бетерә алмаган. Нәтиҗәдә, характер бөтенлегенә зыян килә, һәм очы очка ялганмау хасыйл була. Әйе. эшчеләр турында әсәр язу өчен производствоны яхшы белү генә җитми. Аның өчен эшче кешенең күңел дөньясын тирән ачу да, эш-хәрәкәтләрне бәяләүдә төгәл ачыкланган кредоң булу да. әйтергә теләгән сүзеңнең анык булуы да мөһим. Производство темасына язучы авторлар завод-фабрикларда һәм төзелешләрдә эшләүчеләр хезмәтенең шигъриятен ачып бирү, хезмәт процессын сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләү осталыгына ия булырга тиешләр. Шуннан башка схематик образлар һәм коры вакыйгалар гына барлыкка килә, әсәрнең теле авырлаша.
Эчтәлекне үзенә генә хас формада бирүгә дә игътибар йомшармаска тиеш. Яшь язучының «Кыңгыраулы сәгать» хикәясен генә алыйк. Аның нигезендә юмористик ситуация ята. Бишенче разрядлы фрезерчы Гата әрлән кебек заводтан нәрсә генә ташымаган! Фотокарточка рамнарына ка-дәр шуннан ясап алып кайткан ул. Бер көнне цех начальнигы өстәленнән будильник чәлдерә бу! Моңа кадәр ташыган әйберләре проходнойдан үткәндә кесәдә тын гына ята торган иде, ә бу юлы (кирәк бит!) нәкъ вахтер кыз яныннан үткәндә генә будильник шалтырый башламасынмы? Карак Гата, шул рәвешле, тотыла һәм тиешле җәзасын ала. Күрәбез, вакыйга Гата өчен драматик, ә укучы өчен көлкеле. Әмма автор шушы көлкегә ачкыч ярата белмәгән. аны авыр, салмак итеп сурәтләп бирү юлыннан киткән. Ләкин Н. Хәсән ое Гатаның ачкүзлелеген, туймас табигатен үтемле буяулар белән шактый ачып бирә алган. Бусы инде автор файдасына сөйли.
Шулай да шәхси-интим тормыш гәүдәләнгән хикәяләрдә яшь язучының каләме ышанычлырак эш итә. Биредә сүзләр дә урынлы кулланыла, персонажлар да таби- гыйрәк хәрәкәт итә. Бу — авторның геройлар «кабыгына» керә белүе, теге яки бу ситуациядә кешенең үзен ничек тотуын, ничек сөйләшүен ялгышмыйча тоя белүе нәтиҗәсе. Менә «Кичеккән күке моңы» хикәясендәге Илгизәр. Ул гомер буе әтисенә үпкәләп яшәгән. Сәбәбе: өч бала белән тол калган әтисенең икенче бер хатынга өйләнүе. Илгизәр «миңа бүтән әни кирәкми» дип авылдан ук чыгып китә. Бик күп еллардан соң, Казанга кайткач, ул әтисен күреп чыгарга тели. Әле бу юлы да туп- туры әтисе йортына юнәлми, башта кунакханәгә урнаша. Шуннан соң гына әтисен эзләп китә. Ләкин ата инде үлгән. Илгизәр күңелендә соңарып булса да әтисенә, үги әңисенә карата миһербанлык уяна... Әйе. бик кирәкле теманы кузгаткан, күпләрне уйланырга мәҗбүр итә торган тормыш материалы бу. Язучы аны кеше күңелен дулкынландырырлык итеп сурәтләп тә бирә алган.
Бу яктан «Фаҗигадан соң» хикәясе дә авторның уңышы дип санала ала. Яшь эшчеләр Камил, Чыңгыз. Дилбәр образлары үзләренең чын, табигый халәтләре белән бирелгәннәр. Камилнең фаҗигасен үз максатында файдаланырга теләүче Мирзаның чирканыч образы да күңелгә тәэсир итә. «Танышу» хикәясе исә геройның күңел монологы буларак үзенчәлекле. Оригиналь вакыйгасы һәм сурәтләү формасы белән ул игътибарны тарта. Хикәя бүгенге яшьләрнең матур күңел дөньясын ачып бирүе белән дә якты тәэсир калдыра.
Язучының нәсерләре дә күңелдә сафлык, оптимизм уяталар. Туган якның табигатенә, сайрар кошларына, гаять игелекле кешеләренә гашыйк ул. Бу илаһилык укучы күңеленә дә күчә. Игенченең, эшченең дөньяны матурлавы, илгә бәрәкәт бирүе шагыйранә итеп әйтеп бирелгән. «Сайра син. сайра, илһам көчем. Син килеп сайраган тәрәзәләр аша мин бу тыныч дөньяны, заводымны тагын да яктырак күрәм. Яшисе килә. Көрәшеп, җиңеп яшисем килә»,— ди автор. Күрәбез, илһамланып яшәү завод тормышында да шигърият күрергә ярдәм итә. Яшәү мәгънәлерәк булып әве-
Китапка кергән хикәяләрнең берсендә болай ди: «... тезелә барган уйларымны, сабыр эшче намусы, эшче фидакарьлеге турындагы фикерләремне үземчә әйтеп бирәсе килә минем».
Әйдәгез, языгыз, яшь язучы иптәш? Ниятегез изге!